Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДОКУМЕНТЛАР, ЯҢА БУРЫЧЛАР

Беренче рус революциясе патша самодержавиесенә гаять куәтле удар ясады — шул удардан соң царизм инде тәмам терелеп, кабат үзенең элекке хәленә кайта алмады. Цензурадан азат булган матбугатның тууы һәм яшәве дә шуның тирән бер чагылышы иде Беренче газета-журналлар чыгу 1905 елга кадәр үз кендәлек матбугатын чыгара алмаган Россия халыклары эчен аеруча зур вакыйга була. Ченки матбугат милләтләрнең үзаңын, милли горурлыгын уята, халыкның иң алдынгы вәкилләренә пролетариатның гомумроссия күләмендә алып барган сыйнфый көрәшенә кушылырга ярдәм итә. Газета-журналлар марксизм- лениниэмны, халыклар дуслыгы, пролетар интернационализм, патриотизм идеяләрен киң пропагандалый, исемнәре моңарчы билгеле булмаган язучы һем шагыйрьләрне мәйданга чыгарып. уртак Ватанның әдәбият-сәнгать хәзинәсенә яңа куәтләр ести һәм аның гомумкешелек прогрессына керткән өлешен үстерә. Россия халыкларының яшь, ирекле матбугаты элек артта калган милләтләрнең алдынгы вәкилләре арасында революцион- дәмократик идеология формалашуга этәргеч бирде, демократик характердагы төрле оешма һәм институтлар барлыкка килүгә ярдәм итте, буржуаз милләтчелек Һәм шовинизмга каршы көрәштә милли демократик көчләрнең берләшүен тизләтте. Революцион демократлар хезмәт ияләренең социаль аңын үстерү, аларны самодержавиегә каршы көрәшкә туплауда матбугат биргән мөмкинлекләрдән оста файдаландылар. Аларның каләме төгәл һәм үтергеч итеп суга да, чәнчә дә белә иде. «Азат», «Азат халык» белән бергә, татар байлары һәм милләтчеләре өстене ерак Уральскида Г. Тукай чыгарышкан «Уклар* ява башлый. Аның дүртенче санында ук басылып чыккан «Татар байларына ачык хат*, мәсәлән, капкорсак байчураларны ■милләт микроблары» дип тамгалый. Бу тамга, бюрократия алдында дер калтырап, ялагайланып кон күрүче царизм ялчыларына тагылган «сатлык татар» кушаматы кебек үк, татар әдәбиятына, аның Фатих Әмирхан ке.бек иң алдынгы вәкилләре иҗатына анык бер фикер юнәлеше, социаль позиция билгесе буларак кереп урнаша. Большевик Г. Сәйфетдинов 1909 елда «Әлислах» газетасында басылган «АА. Сәйдәшевка ачык хат» исемле мәкаләсендә иң реакцион дини матбугат әһеле М. Сәйдешевке карата Г. Тукай һәм Ф Әмирхан биргән билгеләмәне кабатлый. Татар театр сәнгате эшлеклесе И. Кудашея-Ашказарский ачык хатны үзенең репертуарына кертә, аны граммофон пластинкасына да яза'. Көндәлек матбугат органнары, мәгълүм ки, күп шәһәрләрдә барлыкка киле. Казанда, Мәскәу дә— «Азат», «Азат халык», «Әлислах», «Таң йолдызы», «Тавыш», «Тәрбия- теләтфал» Петербургта һәм Оренбургта — «Урал», «Карчыга». «Чүкеч», «Фикер». «Уралец», «Уральский дневник», «Яңа тормыш», «Туплар», Ташкентта «Тәрәккый» һ. б. Беренче рус революциясе елларында гына да татар интеллигенциясенең алдынгы елеше тарафыннзн 19 исемде прогрессив һәм револю хиои-демократик юнәлешле матбугат органы —12 газета һем 7 журнал чыгарыла, шуларның икесе рус телендә басыла. 1>у чор татар матбугаты үсешенең иң зур казанышы большевистик «Урал» газетасын чыгару булды Ул газетаның бер үк вмыпа казакъ һем башкортлар арасында. Урта Азия һем Әзер- бәйҗанда да тарала башлавы күп иерсө турында сөйли. ' Кара «Граәкрфок һ»ч яатефон татар ки» лар« птастиккачарчиып ч«к»им>< ьата.югы» >*«|М.зар»« Кар»»он.’-т»»ың . »• аз Вор-ы машряя -н«ха < ,,»»C»pi Vе ул шул чордагы татар көндәлек матбугаты материалларыннан файдаланыл яза, үзеннән кайбер аңлатмалар да өсти *. Төгәлрәк әйткәндә. А. Пинкевич биредә «Казан мөхбире» газетасының 1908 елның 18 февралендә «Барлык илләрнең бай мөселманнары, берләшегез!» дигән саркастик исем астында Г. М. инициаллары белен басылып чыккан мәкаләгә таяна. (Бәзнең уебызча, Г. М-—X. Ямашевның якын дусты Гәбдрах- ман Моствфин булырга мамкин). Автор мөселман капиталистларын, панисламизм идеологларын үткен фаш ита. Ул мәкалә хакында «ВолжскоКамская речь» газетасы 1908 елның 27 февраль санында хәбәр иткән. Ьу мисаллардан X. Ямашев, Ф. Әмирхан, Г. Туканның җирле рус матбугатына булган йогынтысы күзаллана. Татар публицистикасының интернационализм идеяләре белән сугарылган иң яхшы үрнәкләре бөтенроссия укучысына барып ирешә. Алдынгы рус культурасының яшь татар зь ялыларына йогынтысы шулай ук зур булган. Моны реаль тормыш фактлары раслый. 1908 елның 8 мартында «Яңа клуб» бинасында демократик рус җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырылган «Халык университеты» инициативасы белән шәрык музыкасы кичәсе үткәрелә. Кичәнең беренче элешендә курайда һәм скрипкада халык көйләре башкарыла. Скрипкада шул чорның күренекле музыканты, татар кәйләрен махсус өйрәнгән виртуоз скрипкачы И. Козлов уйный. Мәкаләдә Россия халыкларының музыкасы матурлыгы ягыннан шул чорда бик модада булган Көнбатыш Европа һәм Америка көйләреннән һич калышмый. диелә. Кичәнең икенче өлешендә Бородин. Гла зунов, Кюн, Чайковский. Мусоргский, Римский Корсаков, Григ һәм башка атаклы композиторлар эшкәрткән шәрык көйләре тәкъдим ителә Татар һәм башкорт көйләрен башкаруы белән тамашачылар күңелендә Г. А. Трей- тер ханым аеруча тирән эз калдыра. Бу хакта «ВолжскоКамская речь»ның 1908 ел 11 март санында Г. Берг (Казан матбугатында даими язышып килүче Герман Тель- берг) мәкаләсендә әйтелә. «Волжско-Камская речьята басылган бу ике хәбәрнең мәгънәсе шушы ук кичә хакында газетаның 12 март санында урнаштырылган күмәк хат белән танышкач тагын да тирәнәя. Ул хатка кул куйган егерме дүрт кеше «җомга көнне «этнографик кичәдә» татар көйләрен башкаруы белән гаять зур рухи ләззәт бүләк итүе өчен» Гликерия Алексеевна Трейтерга рәхмәт белдерәләр. «Ул без инде үзебез онытып бетергән милли көйләрне яңартты, татар моңнарының рухын сәнгатьчә Камил җиткерә алды. Безнең моңарчы күңелебезгә якын ул көйләрне әнә шуның кебек матур ител хатын-кыз башкаруында ишетүгә ирешә алганыбыз юк иде. чөнки безнең хатын-кызларыбыз халык алдында җырламыйлар. Шу ңа күрә хөрмәтле Г. А. Трейтерга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез»’. Бу хат безгә иң күренекле татар шагыйрьләре һәм язучылары, публицистлары тормышының мөһим бер сәхифәсе белән танышырга мөмкинлек бирә. Рус культурасы вәкилләренең йогынтысы шифалы һәм дәрт ләндергеч була, халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә. Рус телендә язылган бу документка бе- • «ВилжскоКаыскаи речь». 153 сан ренчеләрдән булып Г. Тукай кул куйган. Рәттән үк Г. Камап. С. Рәмиев, Г. Кәрам, B. Апанаев, Ф. Агеев фамилияләрен. Г. Ко^ ләхметовның туганы С. Коләхметова һәм башка исемнәрне очратабыз. Шул ук газетаның 4 апрель санында «Әл- ислах» оештырган икенче бер кичә турында хәбәр ителә. «Г. Трейтер сәхнәгә чыгуга мөселманнарның шатлыгы иң югары ноктасына җитә... Аның тавышы матур, акценты ачык сизелеп торса да, көйне бик нечкә тотып апа. Аны бик каты кул чабып озаталар. Аннары ул хорга кушылып «Ашказар» көен башкара. Гаять тә моңлы көй... Ислахчылар чәчәк бәйләме, язулы альбом бүләк итәләр».— дип яза рус хәбәрчесе. Автор шулай ук кичәдә чыгыш ясаган шагыйрьләр Г. Тукай, С. Рәмиев исемнәрен атый, аларны «ихлас күңелдән алкышлыйлар» ди. Шунда ук үзбәк җырлары, рус биюләрен башкару хакында әйтелә. 1909 елның 20 мартында Казанда большевик В. А Александров җитәкчелегендә Н. В. Гогольнең тууына 100 ел тулуга багышланган әдәбимузыкаль кичә оештырыла. Кичә рус һәм татар телләрендә бик җанлы уза. Татарлардан анда шагыйрь C. Рәмиев чыгыш ясый '. Шушындый ук кичәләрдә Г. Тукай да катнаша. Мәсәлән, 1908 елның 27 мартында үткән әдәбимузыкаль кичәдә ул үзенең шигырьләрен укый2 . Татар матбугатына багышланган бер мәкалесендә большевик Г. Сәйфетдинов (әлбәттә, исем-фамилияләрен атамыйча) Г. Тукай. Ф. Әмирхан. Г. Камал, Г. Ибраһимов- ларның революцион эшчәнлеге, татарлар арасында караңгылык һәм наданлыкны бетерү, бөек рус культурасы казанышларын халыкка якынайту өчен кыю көрәшүләре хакында язды. Татар студентлары да азатлык хәрәкәтеннән читтә калмыйлар. Студентларның әдө- биполитик түгәрәкләре җитәкчеләреннән берсе большевик Хөсәен Ямашев була. Жандармнар аны әлеге түгәрәкнең эшенә социал-демократик эчтәлек кертә дип саныйлар. X. Ямашев татар яшьләре һәм интеллигенциясе арасында большевистик идеяләрне киң тарату максатын куеп эш итә, аның тырышлыгы белән студент юристлар түгәрәге оештырыла. X. Ямашев белән бергә түгәрәк ?шенә учитель Г. Коләхметов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, М. Дулат-Али, Г. Сәйфетдинов, Г. Хәсөнов һәм башкалар ярдәм күрсәтәләр. X. Ямашевның уя чорда большевиклардан В. А. Александров, В. В. Адоратский. Н. Е. Сапрыгин, А. И. Догадов, М. П. Жаков, М М. Зо- лина-Вилонова белән хезмәттәшлек итүе мәгълүм. Казан большевиклар оешмасы китапханәсе каршында, X. X. Хәсәноа сүзләре белән әйткәндә, «Хөсәен Ямашев- ның якыннан торып катнашуы һәм җитәкчелегендә 125 китаптан торган татарча әдәбият бүлеге оештырыла»VI Әмма архив материалларыннан без X. Ямашевка кагылышлы фактларны таба алмадык. Бу тема алга тЛа җитди тикшеренүче талап итә. Мәсьәләне, күрәсең киңрәк планда алып карарга кирәктер. РСДРПның Казан комитеты яшерен китапханәсе каршындагы әлеге бүлекне оештыруда М. Вахитов, Ф Әмирхан, Г. Тукайның катнашлыгы булмаганмы! Китапханәдә «беллетристика», «политэкономия». «философия» бүлекләрен аерыл алырга мемкин. Беренче бүлектә Горький, Андреев, Бунин, Вересаев, Короленко, Некрасов, Серафимович, И. Франко, Чириков һәм башка әдипләрнең әсәрләреннән тәрҗемәләр күрәбез. Икенче бүлектә, нигездә, Көнбатыш марксистлары һәм социал-демократларының хезмәтләре тупланган. Философия бүлегендә Коммунистлар партиясе манифестын, Ф Энгельсның «Анти-Дюринг», «Людвиг Фейербах» исемле хеэмәтлерен, Ф. Меринг, Лафарг әсәр- ларен, шулай ук рус социалдемократлары брошюраларын очратабыз. Татар китаплары арасында Г. Камал һәм Әхмәтгәрәй Хәсени басмалары күпчелекне тәшкил итә. Бу хәл шулай ук күп нэрсәге ишарә була ала: X. Ямашевның Г. Камал белән дуслыгы күптән мәгълүм. Бертуган Хәсәиов- лар — Әхмәтгәрәй һәм Бари да М. Вахитов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай белән арадаш булганнар Татар бүлегендәге әсәрләрнең күп әле ше— рус теленнән тәрҗемәләр. Ә тәрҗемәчеләре (С. Рахманкулов, И. Богданов, Г. Мостафин, Г. Кәрам, А. Гаэакаев) шулай ук X. Ямашев, М. Вахитов, Г. Тукайга якын торган кешеләр. Биредә Ә. Хөсәни тәрҗемәсендә Лункевичның «Күк һәм йолдызлар» китабы игътибарны җәлеп итә. Бу китап М. Вахитовның шәхси китапханәсендә дә булган һәм ул аны илтешләренә укырга биреп торган. Китапханәгә кергән басмалар арасында безгә шактый еллар элегрәк тә таныш булган бер брошюра очрады. Сүз 1907 елны басылып чыккан «Казакъ ахвалендан» дигән басма турында бара. Китапта казакъ халкының тормыш-яшәеше турында бик төгәл мәгълүмат бирелә, казакъ милли эпосының байлыгы күрсәтелә X. Ямашевның китапханәне оештыруга катнашлыгы хакында сөйләгәндә аның күп кенә басмалар авторы булуы нхтималын да* онытмаска кирәктер. «Казакъ ахвалендан» брошюрасы да шундый хезмәтләрнең берсе булуы мемкин. Китапханә исемлеге не теркәлгән аерым газета саннарын тәфсилле тикшереп чыгу да бик файдалы булыр иде. Әйтик, шуларның берсе — «Ва кыт» газетасының 1909 елның 5 декабре саны. Монда халыкара хәлгә, аерым ал- ' X Хәсәноа. Революционер-интернационалист Большевик Хоеаен Ямашевның тормышы һәм «ш ванлеге Татарстан кктав нәшрияты Казам. 1971 ел. 169 вит ганда, Якыи Көнчыгыш вакыйгаларына кү эәтү урнаштырылган. Гаэета-журналларның аерым саннарын китапханә фондына мәка лә авторлары үзләре тапшырган булуы да мөмкңн. «Әлгасрелҗедид»нең, мәсәлән, бары тик бер саны китапханәгә кергән, әмма Г. Тукайның бөтен Россиягә таралган «Со ры кортларга» исемле шигыре нәкъ менә шул санда донья күргән бит. VI Нәфиго» Р И 19П7 1914 елларда Катан со цнал демократлар оешмасы Рус телемдә Каза» дәүләт унмверсятеты нәшрияты 1961 ел. 90 Лнт ‘ Татарстан Узок дәүләт архивы. 1W фонд. 233? эш. 361 «агам Китапханәдә тупланган басмаларның даими төстә файдаланылган булуында шик юк Эшчеләргә, мәәлэн, махсус сайлап алынган матур әдәбият китаплары да бирелгән ' Приказчиклар арасында большевик В В. Адоратскийның эшләве билгеле В. А. Александров югарыда әйтелгән «Казан сәүдә хезмәткәрләре җәмгыяте» җитәкчесе булган. Комитет членнары В. И Ленин белән элемтә тотканнар2 . Китапханәдәге китаплар исемлегендә X. Ямашев һәм Г. Сәйфетдиновның [(псевдонимы Г. Баязитов)] тәрҗемәләре. . Урал» редакциясенең һәм Г Камалның басмалары булуы, әлбәттә, аны оештыруга X. Ямашевның да катнашканлыгы хакындагы фикерне куәтли. Китапханәдә икешәр данәдә Г. Тукай, С. Рәмиевнең шигырь җыентыклары, 3. Бигиев, Г. Камал, Ф Халидн әсәрләре дә булган. РСДРПның Казан комитеты членнары өязләрдә (мәсәлән, Чистай, Малмыж өязләрендә), төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр белән дә элемтә тотканнар Троицк шәһәрендә яшәгән Хәсән Имамбаев — әиә шуларның берсе. Аның белән бертуган А. И Имамбаев — Казандагы революцион подпольеда да актив эшләгән кеше. Г Ка- риее, Ф Әмирхан, Г. Ибраһнмовларның танышы. Казан университетыннан куылганнан соң, губернатор күрсәтмәсе буенча, ул анда кире кайта алмый. Амангельды Имановның якташы буларак, ул бәлки аның үзе белән дә таныш булгандыр? Әмма билгеле булган кадөресе дә Казан большевикларының милли азатлык хәрәкәте вәкилләре белән бәйләнеш тотканлыкла- рын исбатлау өчен Ныклы нигез бире Казан большевигы В. А. Александров фатирында тентү вакытында татар теленде язылган терле зурлыктагы кәгазь битләрә табыла. Жандармнар Чистайдан «Болгар» номерларында яшәүче Харрас Фәхретди ноака җибәрелгән бер хат та табып алалар Хатка «1908 елның 13 августы. Казандагы «Шәрык» клубы» дигән штемпель сугылган була. Менә бу фактларны X Ямашев аша Г. Тукай, Ф Әмирхан һем башка револю- цион-демократлар да белмичә калмвган- иардыр Большевикларның шәһәр комитеты кассасына акча кертү максаты белән әдәби-муэыкаль кичәләр оештыруда алар да катнашкан бит. Архив документларыннан күренгәнчә, шушындый юл белән табылган сумманың бер елеше бопьшевик- ларның үзәк газетасы «Звездаига, ә соңрак «Праадаига язылу ечен тотылганVII . Большевикларның Прагада үткән партия конференциясенә делегат итеп А. И. До- 'здовны да шундый ук акча хисабына җибәргәннәр. Патша жандармнары һәм поли- цёйскилары бернинди хәйлә белән дә большевистик подполье оештырган шушы эшләрнең төбенә төшә алмый кала... «Волжский листок» газетасы саннарының берсендә тарихчыларга да, әдәбият галимнәренә дә моңарчы таныш булмаган бер хат табып, безгә куанычлы хис кичерергә насыйп булды: Сүз «Әлислах» газетасы редакциясе исеменнән язылган «Редакциягә хат» турында бара. «Волжский листок» газетасы әлеге хатның «редакциядә уздырылган тентү вакытында конфискацияләнүе сәбәпле» бераз соңга калып басылуы хакында хәбәр итә’. һәм менә бүген без үзләрен хаклы рәвештә «Әлислахнның төп хезмәткәрләре дип санаган Ф Әмирхан, Г. Тукай, Г. Коләхметов, В Бәхтияров, К. Бэкер, Г. Мостафиннар- ның үз куллары белән язган юлларны укый алабыз. «Бәянелхак» газетасында язышып килгән Н. Ф Юшков атлы берәү, реакцион на- шир алдында ялагайланып, революцион демократларга яла якмакчы була. Әмма, Сәйдәшев ишеләргә кушылып, «Әлислах» театрны, аның файдасын танымый, дигән уйдырманы кабатлаудан уза алмый. Әлбәттә инде, «Әлислах» редакциясенең «төп хезмәткәрләре» үз урын-дәрәҗәләрен бик белеп, артык вакланмыйча гына, Юшков әфәнденең «дәлилләрен» сүтеп ташлыйлар, аның «тел төбен» чишәләр. «Татар яшьләренең прогрессив-демокра- тик өлешенә караган һәм, Юшков әфәнденең белдерүенә капма-каршы, мөселман халкының милли театрга ихтыяҗы үсә баруын һәм аның файдасын берсүзсез таныган кешеләр буларак, без, әлбәттә, татар җәмгыятенең Сәйдәшев әфәнде газетасы хезмәт күрсәткән даирәләре хөрмәтенә дәгъва кылмадык һәм беркайчан дәгъва кылмабыз да. Без шулай ук әлеге газета хезмәткәрләренең хөрмәтенә лаек булырга да тырышмыйбыз... Татар җәмәгатьчелегенең консерватив элементлары белән мәгълүм прогрессив тенденцияләрне алга сөрүче орган булган «Әлислах» арасында инде күптән антагонизм хөкем сөрә». — дип язалар ислахчылар һәм болай дәвам иттерәләр: — «Бәянелхак» газетасын консерватив тенденцияләрне яклауда гаепләүгә каршы ни дә булса җавап итәргә хәленнән килмәгәч, Юшков әфәнде үткән елда, янәсе, «Әлислах» хезмәткәрләре ул газетаны прогрессив орган дип саныйлар иде, ә хәзер консерватив дип исәплиләр...» Хат авторлары «Әлислах»ның, хәлбуки, нибарысы биш ай яшәгәнлеген күрсәткәннән соң, Сәйдәшев әфәнденең «мактаулы» органына беркайчан да мөнәсәбәтләре бул- маганлыгын» әйтеп үтәләр. «Редакциягә хат» демократлар белән милләтчеләр арасында упкын ятуын, берберсенә капма-каршы булган бу агымнарны якынайту, килештерергә тырышуның файдасыз икәнлеген күрсәтә. «Әлислах» хезмәткәрләре менә шушы хакыйкатьне патша нүзәтчеләреннән дә, беркемнән дә курыкмыйча рус һәм татар укучылары алдында ачыктан-ачык ярып салалар. VII Каря «Волжске Камская речь». «06 сан. 1910 ел. 7 ноябрь Макала «Татарский юбилейны* спектакль» дип атала Тагын 1910 ел. 19 декабрь саны. «Татарская драма» дяган махала Димәк ки, без Ф. Әмирхан һәм Г. Тукайның тоткан мәсләкләрен, аларның фикер сөрешен, шул чор татар дөньясындагы идея юнәлешләренә мөнәсәбәтләрен аларның үз сүзләреннән чыгып бәяли алабыз. Әлбәттә, болар әлеге хат табылганчы ук билгеле иде. Тик шулай да ул, рус һәм татар жәмөгатьчелеге алдында революцион- демократларның үзүзләренә биргән бәясе һәм таныклыгы буларак, чиксез әһәмиятле документ. Әле бүген дә безне көндәлек эшчәнлегендә Ф. Әмирхан кискен социаль бәя бирүләрне, контрастлыкны өнәмәгән, Г. Тукай исә политик платформа эзләү белән генә мәшгуль булган дип ышандырырга тырышучы кайбер тикшеренүчеләр, шушы хат бблән танышып, үзләренең хаклы- мы-түгелме икәнлекләрен тагын бер кат күрә алалар. Хат ахырында авторлар сәнгать мәсьәләләрендә үзен зур белгеч санап, һавалы һәм катгый тон белән «Әлислах»ка сабак бирергә тотынган Юшков әфәндегә тиешле җавабын бирәләр. Алар татар иҗтимагый хәрәкәтләре турында дөрес фикер йөртү ечен шул халыкның тормыш-яшәешеннән, җәмәгатьчелек фикереннән хәбәрдар булырга, аның матбугатын һәм телен өйрәнергә тиешлекне искәртәләр. Буржуазия ялчылары халыкның иң алдынгы улларына яла ягарга, аларның намусын тапларга тырышканда, татар демократларына җирле рус демократик матбугаты һәм интеллигенциясе вәкилләре, Әзербәй- җанда чыга торган «Мулла Насретдин» журналы ярдәмгә килә. Тикшеренүләрдән ачыкланганча, рус матбугатында «Татарин-театрал» псевдонимы белән татар театры, татар һәм әзербәйҗан халыклары арасында культура багланышлары. Лев Николаевич Толстой иҗаты хакында әледән-әле чыгып килгән мәкаләләрнең авторы X. Ямашевның якын кешеләреннән берсе Р. Меликов булып чыкты1 . Шул ук автор «Байгыш» кушаматы белән Казаннан «Мулла Наёретдинига да материаллар җибәреп торган. «Волжский листок» газетасы «Мөселман тормышыннан» дигән даими рубрика ача, татарларның мәдәни тормышы, театр түгәрәкләре, Шәрык» клубындагы яңа спектакльләр хакында хәбәрләр биреп бара, реакцион руханилар белән прогрессив интеллигенция арасында барган керәшне яктырта. «Болгар» номерларында, — дил яэа газе tt, — тыйнак кына мөселман клубы урнашкан. Шапырынусыэ-нисез, рекламалар чәчмичә. клуб үзенең культура эшен башкара һем, күрәсең, ул инде меселманнарның гына түгел, рус кешеләренең күңелен яулый килә» ' Каты авырудан җәфаланып, соңгы көн керен яшәгән Г Тукайга үзенең җәмәгать зшчәнлеге белән горурланырга мөмкин иде: алар эше торган саен киңрәк колач ала, төрле милләтләрнең прогрессив көч- явре елдан ел ныграк берләшә Г. Тукай шигъриятендә тәрбияләнгән, большевик X. Ямашев тараткан идеяләрне үзләштергән яңа буын көрәшчеләр үсә. Остазларының үлеме фаҗигасе аларның бәгырен көйдереп алгзн һәм ул гали затларның кайберләре алдында алар халык бәхете өчен изге көрәшне дәвам иттерергә ант биргәннәр иде Шулар арасында Советлар власте, пролетариат диктатурасы өчен кораллы көрәшкә чыккан граж- < «Волжско-Камская речь». 1913 ел. 9 январь даннар сугышы геройлары Камил Якуб. Хөсәен Мавлютов, Якуб Чанышев, Хәсән Ризвановлар бар. Йомгак итеп, шуны аерып әйтәсе килә алдынгы интеллигенция вәкилләре укучы яшьләр ул елларда сан ягыннан бик ишле булмаса да. аларның киң җәмәгатьчелеккә ясаган идея йогынтысы ифрат та көчле була. Гомерләрен бер максатка багышлаган кешеләр, алар милләтнең йөзек кашлары. Фактларны барлаудан туган тагын бер нәтиҗә шул: яшьләрнең демократик өлеше социал демократлар ягына нык тартыла, аның рухи йогынтысын тоеп үсә, монархия һәм буржуаз милләтчелеккә каршы көрәштә ышанычлы таяныч була. Г. Тукай, Ф Әмирхан. Г. Камал, Г Кари- ев. Н. Сакаев һәм башка олы әдипләребез сәнгать эшлеклеләребезиең гомумроссия вакыйгаларына катнашлыгы хакында. 1912 елда Прагада үткән партия конференциясенә Казаннан большевик делегатны җибәрүгә ярдәм итүләре турында сөйли торган яңадан-яңа мәгълүматлар тапканда һәм тикшергәндә хаклы рәаешгә бер горурлык хисе кичерәсең