Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАШКҮМЕР ҖЫРЫ

Кузбасс энҗесе әфәр шактый ерак: Урал тауларын үтел. Көнбатыш Себер иңкүлеге аша Кузбасска кадар. Поезд иксез-чиксез дала һәм урман эченнән туктаусыз алга чаба. Меңнәрчә еллар буена җир куенында яшеренеп яткан алтын һәм алмаз хәзинәләре, ташкүмер һәм тимер рудалары белән тулы ятмалары, нефть һәм газ чыганаклары, затлы мехлары белән дан тоткан тайгаларга күз салып. Себерне., байлыгына сокланып үтәбез. ...Поезд Прокопьеяскига таң беленер-беленмәстә килеп туктады. Утлары җемелдәп янган күп катлы биналарның күбесе — чыршы-наратлар арасында. «Америкада теш вакыты җиткәндә. Себердә — тен уртасы. Прокопьевск һәм Чикаго бер ук меридианда капма-каршы килеп төртеләсең». А. М. Горький тәкъдиме белән иҗат ителгән «Фабрикалар һәм заводлар тарихы» китабы авторларының берсе Александр Бек әнә шулай яза. Уя чакта Прокопьевск авылына килү ечен юл да булмый. Беренче шахтадан кәйлә һәм көрәк белән ташкүмер чыгара башлаучылар А. Бек сүзләренең мәгънәсен аңламаган әле, чөнки аларның беркайчан да глобусны күргәннәре булмаган, укырга-язарга да өйрәнмәгәннәр. Прокопьевск тирәсендә күмергә бай ятмаларның зур мәйданнары барлыгы беленгәч. биредә шахталар һәм шәһәр төзәргә керешәләр. Хәзерге күмер чыгару индустриясенең барлыкка килүе шахталар коруда могҗизалар күрсәткән Андрей Давыдович Туманов исеме белән бәйле Ул беренче пот күмерне көрәк белән чыгара. 1922 елда Андреи Давыдович Тумановны шахтерлар Мәскәугә В И. Ленин янына җибәрәләр. Юлбашчы аны бик җылы кабул итә. Прокопьевск халкының тормышы белән кызыксына, шахтерларга бүләк итеп динамомашина бирә. Бүгенге Дзержинский исемендәге шахтаның оешуы менә шушы вакыйгадан башлана. Шәһәр һәм шахталар белән бергә. Совет властена чын күңелдән бирелгән көчле рухлы кешеләр дә үсә. Аларның иң данпыклысы Татарстаннан килгән Шәйхи Зәинет- динов була. 1935 елда шахта файдалануга тапшырылгач, күмер чабучы якташыбыз: торалар Озын инә белән глобусны Прокопьевскидан үтәли тишсәң нәкъ Чикагога оСтахановча эшләргә!» — дигән хәрәкәт кузгата. Шул ук елны ул. сменага 981 тонна күмер чабып, даны бетен илгә таралган Алексей Стаханов рекордын кабатлый. Шәйхи Зәйнетдиновка. Кузбасста беренче булып. Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Зур бүләкне аңв Мәскәугә чакырып — олылап һәм хөрмәтләп тапшыралар. Мине шәһәр һәм шахталарның корылу тарихы, бүгенге көне, аның хезмәт батырлары белән «Прокольеаскуголь» берләшмәсенең күмер чыгару директоры Юлий Алексеевич Волхов таныштыра. Ул Баек Ватан сугышыннан соң бераз Казанда яшәгән. Бу бассейнда эшләүче якташларыбызны яхшы беле. Аларны мактау суэлэре белән генә телгә ала. Дзержинский исемендәге шахтада эшләүчеләрнең 40 проценты татар- лар икәнен, һәммәсенең дә Прокопьевскнда гына түгел, бетен Кузбасста тырыш эшче- ләр булып танылулары хакында горурланып сөйли. Бу турыда соңрак... — Прокопьевск — өч районнан торган хәзерге заман шәһәре, бакча шәһәр, индустриаль шәһәр,— ди Юлий Алексеевич.— Безнең калада биш культура сарае, ун клуб, драма театры, йөзү бассейны, һәр шахтаның тайгада профилакторие һәм туристлар базасы бар. Ике спорт сарае салдык, культура яп парклары булдырылды. Безгә Казан артистлары да еш килә. Әле бер генә атна элек Г. Камал исемендәге Татар дәүпәт академия театры коллективы гастрольләре тәмамланды. Шахтерлар якташларын бик җылы каршыладылар. Тамаша залы һәр спектакльдә шыгрым тулы иде... Берләшмәбез үзе исә 20 шахтаны эченә ала. Алар илгә ел саен 20—25 миллион тонна «промышленность икмәге» бирәләр. 10 миллион тоннасы кокслый торган күмер. Мондый ягулык безнең илдә шулай күпләп Прокопьевск шахталарында гына чыгарыла. Ул югары сыйфатлы металларны эшләү өчен кирәк. 5 миллион тонна чамасын хәтта Донбассның үзенә дә җибәрәбез. Менә шуңа күрә Прокопьевск бассейнын «Кузбасс энҗесе» дип кертәләр. Г ыйльметдин Шәһәрнең Тынычлык урамындагы Җиңү мәйданы. Аның уртасында — Себер гранитыннан эшләнгән мәһабәт һәйкәл. Аңа алтын хәрефләр белән «Прокопьевскуголь» берләшмәсендәге Социалистик Хезмәт Геройларының исемнәре уелган. Беренче булып Шәйхи Зәйнетдинов исеме, аннары Гыйльметдин Идрисов... Барлыгы 11 шахтер. Берләшмәнең кадрлар бүлегендә: «Идрисов — сезнең якташ, Кукмара районының Мә- мәшир авылында 1927 епда туган. Ленин орденлы «Коксовая» шахтасында эшли. Бүген ял итә, мөгаен, өйдәдер», — диделәр миңа һәм өй адресын да әйттеләр. Сал-сары нарат бүрәнәләрдән коттеджга охшатып салынган йорт матур рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Стенага мәрмәр мемориаль такта кадаклап куелган: «Бу йортта Кузбассның атаклы бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое Гыйльметдин Гайфетдинович Идрисов тора». Уртача буйлы пәһлеван кебек киң җилкәле, чәчләренә көмеш бөртекләре сибелә башлаган — бу шахтер әнә нинди икән. Кунакчыл, киң нүңелле, сүзгә җор. Хатыны Гафбанү апа (ул да ире туган авылдан|, кызлары Зөлфирә дә өйдә иде. Танышың хәл-әхвәл сорашып өлгергәнче, өстәлгә самовар да килеп утырды. Чәй янында гомумән шахтерлар тормышы, рудникларда эшләүче башка якташларыбыз турында да гәпләштек. Берләшмәнең Бөтенсоюз һәм бассейн рекордлары куйган бригада җитәкчеләренең эш күрсәткечләре теркәлгән китабында рекордлар исәбен Шәйхи Зайнетдинрр ачып җибәргән булып чыкты. Анда бүгенге көндә 160 рекорд теркәлгән. Шулардрн Гыйльметдин Идрисов, Сәетҗан Хуҗин, Зиннур Халиков, Наил Гыйлаҗев, БәДретдин Казаков. Әһлимулла Хәйруллин, Мәрдән Халиков — һәммәсе Татарстаннан икән. ...Икенче көнне Юлий Алексеевич: — Әйдәгез, Гыйльметдинне утыртабыз да, «Коксовая»га китәбез. Шахтага төшмичә, анда эшләүчеләр турында язып булмый,— диде. Инструкция таләбемчә киемнәрне алыштырабыз, каскада шахтер фонаре, бил каешында аны яктыртучы аккумулятор. Лифтка утырып тормадык. Вертикаль баскычлардан 300 метрга түбән төшеп киттек. Минем кебек күнекмәгән кешегә җир куенлы- ■ на тирәнрәк төшкән саен бу маршрут кыенлаша бара. Ә шахтерлар өйрәнгән, андый авырлыкны сизмиләр дә кебек. Юлий Алексеевич утызынчы еллар ахырында үзе дә гади забойщиктан башлаган. Аннан бригадир, читтән торып политехника институтын тәмамлый. Сугыштан соң участок начальнигы, шахта директоры. Хәзер инде зур бёрләшмә җитәкчеләренең берсе. — Башта ren шулай таша һәм менә идек, хәзер лифтка утырып йөрибез, — дип аңлатты ул. Ниһаять, без кумер чыгаручылар янында. Төрле якка берничә километрга сузылган «урамнар», штреклар, суүткәргечләр— Тимер юллар белән кумер ташыган кечерәй вагоннар, поездлар. Телефоны да, радиосы да шунда. Хәтта ашханәсе дә бар. Көнозын йөздек без анда. Юлий Алексеевич, шахта директоры Николай Иосифович ♦ Яковлев һәм кумер чыгаручылар сөйләвеннән мин аларның авыр да, мактаулы да бул- 3 ган хезмәтенең күп серләренә төшендем. Герой шахтерлар Гыйльметдин Идрисов 3 һәм Сәетҗан Хуҗинның бөтен шахтерлык биографиясен күңелемнән үткәрергә тырыштым. —Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган шахтеры Гыйльметдин Идрисов < Ленин орденлы «Коксовая» шахтасында утыз елдан артык эшли. Идрисов — оста. Идрисов — бригадир. Бу ике сүз никадәр тирән мәгънәне эченә ала. Оста... Һәр эшнең остасы бар, алар кеше акылы һәм көче белән башкарылырга * тиеш эшләрнең чикләрен киңәйтәләр, киләчәккә юл салалар. Оста... Болай дип олыларны, зур коллектив белән гадел һәм акыллы җитәкчелек о итә белүчеләрне атыйлар. Ул — яшь эшченең беренче остазы. Табигый сәләте белән генә түгел, хезмәттә тоткан урыны белән дә. Бригадир Идрисов нәкъ менә шундый 7 оста инде. Ул хезмәттәшләренең һәркайсы белән тыгыз элемтәдә тора, аларга даими u рәвештә йогынты ясый белә. Гыйльметдин йогынтысының көче шахтерларның кәефен, тормыш ихтыяҗларын һәм фикерләрен белүдә, аның хезмәткә карашында. башкаларга үрнәк булуында чагылыш таба. Мәсәлән, Идрисов белән Подбереэнын 5 кайчандыр бер бригадада эшләгәннәр: беренчесе бригадир, икенчесе — проходчы. Хәзер Николай Подберезный узе бер зур коллектив җитәкчесе. Шахтада хөрмәтле кеше һәм танылган бригадир дәрәҗәсенә күтәрелү аңа үзеинән-узе генә килмәгән. Ул бик күп нәрсәгә өйрәнүдә Гыйльметдин Идрисовка бурычлы булуын яхшы аңлый. — Бригадирыбызның семсере коелып йөргән көннәрне бүгенгедәй хәтерлим.— ди Николай Адамович.—Минем белән эш турында гына сөйләшә, өйдәге хәлләр хакында ләм-мим. Күңелемә: «Шахта җитәкчеләре белән бәхәскә кергәнме әллә!» — дигән ят уй килде. Шуны белергә теләдем. «Юк. Коля, эшем тәртиптә, гаиләмдә тынычлык. — ди бригадир.— Синең өчен борчыдып йөрим. Болай._ әйбәт кенә егет син. Үз улым шикелле якын күрәм. Эштә дә, ял иткәндә дә йеэгә кызыллык китермисең». «Нәрсә булган соң, Гыйльметдин Гайфетдинович!» — «Сиңа яхшырак билгеледер. Өйдә үз- үзеңне ничек тотуың турында кызыксынган идем, әтәчләнәсең икән. Беләм, синдә көч җитәрлек-.— Бригадир миңа җитди итеп карады да бер генә сүз әйтте.— Рыцарь-.» Эсселе-суыклы булып китте. Инде буйга җитеп килә торган балалар үстерүче Подберезный миңа бу хәлне сүз бөтенләй икенче кеше хакында барган шикелле итеп сөйләде. Ул чакта яшь ирне акылга китерү өчен бригадир Идрисовка педагогик һәм кешелек таланты кирәк була. Моны тик узе зур тормыш мәктәбе үткән тәҗрибәле остаз, инде өч бала үстереп, аларны олы тормышка аяк бастырган әдәпле ата гына шулай эшли ала. —Сугыштан соңгы авыр еллар. Донбасс шахталары җимерелгән. Илнең төп ягулык базасы — Кузбасс. Беләкләрендә көч, йөрәкләрендә дәрт булган егетләр Себергө ашкына. Егерме яшь тулыртулмас чакта Гыйльметдин генә яшьтәшләреннән калышсынмыни!! Тәвәккәлли. Себер ягына юл тота. Прокопьевскнда егетләрне җылы каршылыйлар, шахтерлар арасында бик күп белгечлекләр барлыгын аңлаталар. Төп һөнәр ике — проходчы һәм забойчы. Беренчесе күмер чыгаручыларга эш мәйданы әзерли, җир астында юл сала; икенчесе, шул тар сукмаклардан барып, калын-калыи катламнарны ваттыра да бөтен запасны җир өстене чыгару өчен хәстәрләп куя. Про- ходчыдан башка забойщик — ике кулсыз. Гыйльметдин беренчесен һәм иң авырын сайлый. ФЗӨ мәктәбенең тау промышленносте проходчылары бүлеген тәмамлый. Себергә килүенә инде ай тулды дигәндә, өйрәнчек булып шахтага тешә. SO—60 көн чамасы хәзерге шахтада директоры Николай Иосифович Яковлевның булышчысы булып, механизмнарны өйрәнеп йөри. Эш чиктән тыш авыр. Күтәру-тешерү җиһазлары бик аз, шахтадан чыккач, кул-аяклар йөрәкне чәнчеп диярлек сызлый. Ләкин Гыйль> метдиннең кире кайтып китү турындагы ун башына да килми. Николай Иосифович Гыйльметдиннән чын шахтер чыгасын яхшы аңлый. Яшьтәшләре Идрисовны тырышлыгы. ярдәмчеллеге ечен яраталар, староста итеп сайлыйлар. Күнеккәч, эш җиңеләйгәндәй тоела. Шахтага яңадан-яңа машиналар кайта, бу аның сайлаган һөнәрен яратуын бермә-бер арттырып җибәрә. Кышкы салкын кеннәрнең берсе. Уноченче участок проходчылары иртән гадәттәге нарядка җыелалар. Шахтага тешәр вакыт җитеп килә. — Бераз сабыр итегез әле, егетләр,— ди участок начальнигы Яковлев.— Сөйләшеп аласы бар. ФЗӨдан тагын унике егет килде. Ун кен инде кайсы кайда эшләп йери, күңелләре суына Бригадирлары зарлана. Җитәкче кирәк үзләренә. Бүлмә бер мәлгә тып-тыи кала. Проходчылар бер-берләренә карашып алалар. — Тотыйк та Идрисовны куйыйк! Менә дигән лроходчы. Сменадан соң Николай Иосифович Гыйльметдинне шахта алдында көтеп ала. Кайтырга бергә чыгалар. Шактый ара сүзсез узыла. — Нигәдер үзгәреп киттең. Авырмый торгансың ич! — дип суз ката башлык. — Юк. сәламәтлегем әйбәт... Миннән нинди бригадир чыксын ди, уз эшем дә җиткән, булдыра алмам мин. Кайтып җиткәч тә алар урамда бик озак сөйләшеп торалар. Николай Иосифович киңәшләреннән соң Идрисов егетләрне җитәкләп барырга тәвәккәлләвен белдерә. Эш шома гына китми әлбәттә. Ике атналап тегендә-монда буталып йөргән егетләр санга сугарга теләми бригадирны. Исрафил Шәрифуллнн бигрәк тә чәпчи. Бер атна чамасы түзә Идрисов, эндәшми. Ялкаулар ечен дә үзе икенче сменада эшли. Әмма түзәр хәле калмый. — Кем намус белән эшләргә теләми, бүген үк бригададан элдертсен, калганнар белән өч сменада булса да бурычны үтәп чыгарбыз... Бригададан берәү дә китми. Бригада бер йодрык булып нык туплана. Шахта җитәкчеләре дә. коллектив кешеләре дә ара-тирә Идрисов турында җылы сүзләр әйтә башлыйлар. Бригадир булып эшләвенең өченче елында аның проходчылары вКоксовая'.да беренче урынны яулап ала. Шахтерлар арасында шундый тәртип бар: әгәр син ярышта җиңүче икәнсең, тизләтелгән ысул белән эшләүгә күчәсең, башкаларга үрнәк күрсәтәсең, шуның белән осталыгыңны раслыйсың. Бу хакыйкать Идрисов проходчыларын да читләтеп үтми. Бригадирның моңа карата үз фикере яңара. Унбиш кешедән торган коллективка җитәкчелек итү авыр түгел. Әгәр коллективка 60—65 кеше берләштерсәң! Хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелергә тиеш. Күпме хезмәт хакы янга калачак. Экономистлар бу фикергә каршы төшәләр. Илдәге шахтерлар арасында эрегә андый бригада юк. Идрисов, бригада членнарын дүртләтә арттырып, рекорд куймак- чы була, имеш. Шахтада бу тәкьдим үтми. Ул үз фикеренең акланачагына шикләнми-чигенми. Киңәшкә «Прокопьевснуголь» бассейны директоры Анатолий Иванович Петров янына китә. Күп еллар буена шахталарда җитәкче эшләрдә эшләгән директор үзенә мондый фикер белән мөрәҗәгать итүчене хәтерләми. Идрисов тәкъдиме Петровта кызыксыну уята. — Иртәгә шахта җитәкчеләренең киңәшмәсе була, сине дә чакырам. Шунда уй- фикерләреңне әйтерсең, — ди ул. Киңәшмәдә каршы төшүчеләр күп булса да, директор новаторны яклап чыга. Идрисов 65 кешедән бригада төзи һәм алтмышынчы еллар уртасында шахта күләмендә рекорд кую ечен ярышка чыга. 35 эш конендә, 305 метр проходка биреп, максатына ирешә. Бу чын хезмәт батырлыгы була! Идрисовларның эш ысулы бөтен Кузбасска тарала. Июньдә тагын бер биеклек яулана. 35 эш конендә 481 метр! Ярты ел эчендә ике рекорд! Илебез шахтерларының мондый тизлекне әле ишеткәннәре булмый. Новатор-бригадирның эш алымнарын оирәнү өчен Кузбасс. Донбасс. Казагыстан шахтерлары килә, тәҗрибә мәктәбе оештырыла. Чөнки аны өйрәнмәскә момкин түгел. Бригаданың тизләтелгән ысул белән эшләве билгеләнгән вакыттан ике ел алдан 4 миллион тонна күмер чыгарырлык мәйдан ача, 30 мең сум чыгымны янга калдыра. СССР күмер җитештерү промышленносте министры Б. Братченко котлау очен Гыйльметдин Идрисовны Мәскәүгә чакырыл ала. Күкрәгенә «Шахтер даны» билгесенең беренче дәрәҗәлесен тагып җибәрә. Алтмышынчы елларны илебезнең ташкүмер чыгару промышленностенда Идрисов еллары дияргә тулы нигез бар. 1965 елда ул Бөтенсоюз рекордларын штурмлауга керешә. Февраль урталарында идрисовлылар каты токымнарда проходка эшләрен җәелдерәләр. Бер үк вакытта параллель ике юл ♦ салалар. 31 кон дигәндә 302 метр проходка бирелә. Бу сан СССР министрлыгында з Ботеисоюз рекорды итеп теркәлә. Ноябрьда яңа рекорд өчен көрәш барган кон- 3 нәрдә, Гыйльметдин Идрисов Мәскәүгә СССР профсоюзларының XIII съездына де- * легат булып китә. Үзе башкалада, ә күңеле — шахтада. Егетләр сынатмаслармы дип борчыла ул. > — Тыныч бул. Гыйльметдин Гайфетдинович, съезд президимуына яңа рекорд i турында рапорт бирербез. — дип озата аны бригада членнары һәм сүзләрендә тора- < лар. Кичен кунакханәгә ике генә сүз язылган телеграмма килеп тешә: «390 метр!» Идрисов үз бригадасының уңышлары турында съезд трибунасыннан сойли, бөтен зал _ шушы коллективның хезмәт җиңүләренә сокланып кул чаба. Шул көннәрдә «Трудп “ газетасы болай дип яза: «Хәзер ботеи ил проходчыпары Г. Идрисов бригадасына га тигезләнергә омтылырлык итеп эшли. Коммунист-новатор Г. Идрисов бригадасы Куз- л басс шахталары бригадаларыннан биш мәртәбә тизрәк эшләүгә иреште». u Съездда Г. Идрисов ВЦСПС члены итеп сайлана. £ ...«Коксовая»да аны ул конне бөтен шахта коллективы шатланып, чәчәк бәйләм- ' нәре белән кетә. һәр кеше бригадирны кочакларга, котлап кулын кысарга, күккә чөяргә тели. Бу котлаулар Гыйльметдин Гайфетдин улы Идрисовна Социалистик ~ Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан иде. Ә ул үзенә генә хас тыйнаклык белән: ? ■Ватаныбызның олы бүләгенә без бергә эшләп лаек булдык. Ул минеке генә түгел, барыбызныкы да. Мең-мең рәхмәт сезгә!» — ди. Прокольевскидан киткәндә Юлий Алексеевич Волков миңа берләшмәнең Почет тактасын күрсәтте. Анда Василий Кулик. Михаил Козлени. Александр Архаров. Николай Адамович Подберезкин рәсемнәре бар иде. — Идрисов шәкертләре, аның кул астында эшләп, бассейн күләмендә танылган бригадирлар дәрәҗәсенә ирештеләр. Сәетҗан Шахтада эш иртән сигездә башлана. Бригадир Хуҗин ярты сәгать алдан килә. Аңа бүгенге көн тәртибен билгеләп, эш коралларын барлап чыгасы бар. Шахтага төшәргә биш минут калганда бригадирлар кызыл почмакка җыела. Кыскача һәм төгәл сөйләшеп алырга өлгерәләр: кичә ничек эшләгәннәр! Кем кайсы операциядә вакытны әрәм иткән! Бүгенге бурычлар нидән гыйбарәт! Техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре ничек тора! Аннан алар үз шахтерлары белән эш урыннарына юнәләләр. Юлда һәр кеше җитәкчесеннән тиешле күрсәтмә ала, үз фикерен әйтә. Кызыл почмакта сөйләнгән сүзләр һәммәсенә барып җитә. Сәетҗан Хуҗин белән бергә аның бригадасындагы берсеннән-берсе таза 27 ир-егет атлый. Мин — егерме тугызынчы. Сәетҗан сүзне икенчегә бора: — Биш минутлык сойләшу җырның башы гына әле. якташ, — ди ул миңа карап. — Җыр көнозын шахтада дәвам итә. Күңелле дә соң ташкүмер җырын тыңлау. Ирексездән үзең дә кушылып китәсең. ■Кузбасс шахталары — тирән шахта...» Мәңге китмәс бу җыр йөрәктән Ундүрт тулар-тулмас бу җыр безне Үзе белән бергә иярткән. Иярткән дә авыл кырларыннан Алып киткән Кузбасс куенына Шахтер иткән. Хәзер Кузбасс миңа Үз ягымдай якын тоела. Төинэреи дә эзләп торганым юк Маяк булып янган утларын Күзне йомган килеш таба алам, Забойларның һәрбер сукмагын. Егерме биш ел инде Сәетҗан җыры, аның шахтерлары җыры, ташкүмер җыры белән бергә яңгырын. Бүген мин шуп күмәк җырда Сәетҗанның тормыш юлын күрәм. Ул бик кыска: 1933 елда Азнакай районының Кәкре Елга авылында туган, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Аннан Прокопьевск, шахтада грузчик, ФЗӨ мәктәбе, күмер чабучы һәм бригадир... Кузбасстагы 32 еллык гомере бер җәмләгә сыя. Ә аның хезмәт батырлыгы турында озын, хәтта роман язарга була. «Прокопьевск шахталарында яңа рекорд! Сәетҗан Хуҗин бригадасы мехаиикалаштырылмаган лавадан 31 эш көнендә 27 мең тоннадан артык күмер чыгарды. Дан сезгә, кен батырлары!» 1970 елның 1S февралендә Хуҗин егетләрен хөрмәтләү тантанасында Дзержинский исемендәге шахтаның бетен эшчеләрен шушы плакатлар каршылый. Музыка уйный. Күмер чыгару батырларын президиумга утырталар. Беренче булып Хуҗин егетләрен атаклы бригадир Миңлегали Алдакаев котлый. — Егет икәнсең, Сәетҗан! Минем бригада рекорды шулай кыска гомерле булыр дип һич уйламаган идем. Бер ай дигәндә мең тоннага уздырдың. Шундый көчле бригада белән ярышуы үзе зур бәхет ул. Әйдә, рекорд өчен ярышны тагын да көчәйтик! — дип, шатлыгын яшерми сөйли Миңлегали. Шахта директоры Михаил Васильевич Тихонов Хуҗинга Социалистик Хезмәт Герое Шәйхи Зәйнетдинов исемендәге призны тапшыра. Пионерлар (арада Сәетҗан Сәетҗан Xi/җин (уртада) Г/ри.-ада членнар'- аршынди улы Рәшит тә бар) шахтерларны данлап чәчәкләргә күмәләр. Сәетҗанның чыгышы гадәттәгечә кыска һәм төгәл: — Рәхмәт, мең рәхмәт, дусларым! Бер генә ел элек 1S мең тонна турында хыялланган идек. Анысына ярышташыбыз Алдакаев бригадасы иреште. Аннары ул 20 меңгә якынлашты. Бүген без 30 мең бусагасында Болай тырышып эшләгәндә бездән дә уздыручылар булыр... Хуҗин җитмешенче елларда стахановчылык хәрәкәтенең эчтәлеге үзгәрүен вхшы белә. Хәтта бүген зур рекорд куйган коллективның да ажыр чиктә «рышта җиңеп чыкмавы ижтнмалына тешенә, һәрчак уңышка ирешүнең шарты бер: бригададагы һәр кешенең бетен операцивләрне белүе, жезмәткә иҗади каравы зарури, бригаданың бурычы катлаулана тешә; ул планнарны үтәү һәм арттырып үтәүгә генә кайтып калмый. Бригадир үз кул астындагы кешеләрне тәрбивләргә тиеш. Кон тәртибенә бригададагы һәр кешенең киң профильле шахтер булу мәсьәләсе килеп баса. Моңа ирешкәндә, кем дә булса чираттагы алга китсә висә авыру сәбәпле эшкә чыга алмаса, бригаданың жезмәт җмтештерүчәнлеге барыбер кимемәскә тиеш. Хуҗин аңа педагогик ысулы уйлап чыгармый, әлбәттә. Кондез — эш. кичен — уку. Ул бригадирларның осталыгын күтәрү курсларына йери, анда үзләштергән алдынгы ысулларны шажтерпарына ейрәтә. Беренче карашка мәсьәлә жәл ителгән кебек. Эш агыннан шулай. Ә бригадир үзе тешенгән культура дәрәҗәсе үсеше кайда! Бергәләп уйлаша, киңәшә торгач, рационализаторлык тәкъдиме береләнеп җитә: ал коннәреи гаиләләрне бергә җыеп үткәрергә дигән уртак карарга киләләр. Күмәкләп киноларга, театрларга бару, табигать кочагына чыгу коллективның терпе вктаи усешенә этәргеч була. Сәетҗан нәкъ шушы эштән буш вакытларда Павел Баяров. Николай Руденко. Тәлгать Шәмсетдинов, Шәмси Исламовның оештыру сәләтләрен күрә. 31 эш коиендә 30210 тонна ташкүмер чыгарып. Кузбасста яңа рекорд куйгач. Хуҗин алариың дүртесен дә бригадирлыкка тәкъдим итә Шажта җитәкчеләре моны хуплап каршылый. 1970 елның август ажыры. Прокопьевскиның бер торкем алдынгы шахтерларын Мәскәүгә бәйрәмгә дәшеп алалар. Дзержинский исемендәге шахтадан берьюлы җиде кеше: Сәетҗан Хуҗин. Миңлегали Алдакаев, Леонид Соловьев, Франц Мельхиор, Геннадий Воробьев. Юрий Маркелов. Анатолий Бозии — барысы дә ил күләмендә танылган бригадирлар. Башкалага Кузбассның бер шахтасыннан да берьюлы бу хәтле иешенең чакырылганы булмый әле. Шахтерлар тормышында бик матур гадәт яши. Аларның профессиональ бәйрәме конендә жекүмәт бүләкләре. «Шахтер даныя билгеләре тапшырыла, мактаулы исемнәр бирелә. Ул елгы бәйрәм тантанасы СССР Күмәр промышленносте министрлыгының утырышлар залында үткәрелә. Анда лаеклыларның да иң лаеклылары җыелган. Министр Б. Брвтченко атаклы шахтерларны бәйрәм белән котлагач, бүләкләү башлана. Беренче булып Хуҗинны чакыралар. Аның күкрәгенә министр үзе Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары янына Ватаныбызның иң олы бүләге — Ленин орденын тага. Хуҗинны «Шахтер даны* билгесенең еченчесе белән бүләкләнүе һәм РСФСРның атказанган шахтеры дигән исем бирелүе уңаеннан кайнар котлый. Бетенесе алдында аңа якалары һәм җиңнәре ука белән чигелгән мактаулы шахтер костюмы кидерәләр. Зал гер килеп кул чаба. Сәетҗан Хуҗин зур бүләкләрне үз хезмәтенә, үзе җитәкләгән коллектив эшена бирел ген бәя итеп ала. — Осталыкка хәрмәт зур бездә. — ди эалдагылврның берсе күршесенә. Хуҗин күкрәгендәге орденнарга күз салып. — Хикмәт бер кешенең осталыгында гына түгел, — дип каршы тешә тегесе.— Ул үз осталыгына бетен бригадасын ейрәтиәи. Кузбасста беренчелекне тота икәи ич. Өч мәртәбә рекорд куюын министр үзе билгеләп үтте... В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу елын Сәетҗан Хуҗин җитәкләгән бригада коллективы рекордлар белән башлаган иде. Ун елда дәвамында атаклы бригадир Кузбасс шахтерлары арасында социалистик врыш инициаторы булып килде. Даһи юлбашчыбызның тууына 110 ел тулган кенгә 500 мең тонна ташкүмер чыгарыл, унынчы бишьеллык планын тутырды. Хәзер Сәетҗан Хуҗин һәм Миңлегали Алдакаев җитәкләгән коллективлар елына 200 мең тоннадан күбрәк ягулык чыгаралар. Дзержинский исемендәге шахтада Шәйхи Зәйнетдиновиың Алексей Стаханов рекордын кабатлаган 1935 елдагы бетен шах айда биргән күмер хәтле, бу — КПССның чираттагы XXVI съездына шахтерларның лаеклы бүләге.