Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ РЕЦЕНЗИЯЛӘР

Татар иҗтимагый фихере тарихыннан. Коллектив хезмәт (Рус телендә) Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. Татар иҗтимагый фикере тарихын ейренү кзпында соңгы елларда сизелерлек казанышларга ирешелде. Әгәр элек игътибар конкрет мәсьәләләргә, аерым шәхесләрнең эшчәнлеген тикшерүгә юнәлгән булса, хәзер иҗтимагый фикеребез үсешен киң планда һәм әтрафлы рәвештә өйрәнергә омтылу сизелә. Мәсәлән, Я. Абдуллин, Р. Нәфиков К. Фасеев һәм С. Михайловаларның билгеле монографияләре шундыйлардан. Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында иҗтимагый фикер үсешен өйрәнү буенча махсус бүлек ачылгач, мондый киңлеккә омтылуның реаль мөмкинлекләре артты. Шуның бер мисалы рәвешендә «Татар иҗтимагый фикере тарихыннан» дигән яңа җыентыкны күрсәтергә мөмкин. Китап Я. Абдуллин һәм Ф. Гаффарованың революциягә кадәр татар телендә чыккан марксистик әдәбиятка багышланган зур мәкаләсе белән ачыла. Анализланган материаллардан татарлар арасында марксистик тәгълиматның кайчан, ничек тарала башлавы, ничек үсүе һәм камилләшү үзенчәлекләре хакында шактый мәгълүмат алабыз. Татар иҗтимагый фикерендә социалистик идеяләрнең формалашу үзен* әтегенә багышланган Р счирханов мәкаләсе дә шушы өлкәдәге белемебезне арттыруга хезмәт итә. М. Фасеев мәкаләсендә исә 20 еллардагы татар иҗтимагый фикерендәге материалистик диалектика мәсьәләләре каралып, революциядән соң ирешелгән казанышлар күзәтелә. Моннан соң килд торган өч мәкалә — Г. Дәүләтшин, Ш. Абилов, Р Шәрипов хезмәтләре*—безне татар иҗтимагый фикеренең борынгырак чорына алып керә. Аларның беренчесендә монгол яулап алуларына кадәрге бабаларыбызның кайбер космогоник (күк җисемнәренең килеп чыгышлары хакындагы) карашлары күзәтелсә, калган икесендә урта гасыр татар шагыйрьләре, беренче чиратта бөек фикер иясе Мөхәммәдьяр мирасындагы төп моментлар анализлана. Ә. Хәйруллинның Габденнасыйр Курсави эшчәнлеге- нә, М. Йосыловның Шиһап Мәрҗани һәм Хөсәен Фәез- ханов арасындагы хезмәттәшлеккә багышланган мәкаләләре укучыны бирерәк дәвергә — иҗтимагый фикеребез яңара башлау чорына алып килә. «Җәдитчелек, аның социаль т'абигате һәм эволюциясе» дигән зур мәкалә философия фәннәре докторы Я. Абдуллинның катлаулы, шул ук вакытта гаять мактаулы эшкә тотынуын күрсәтә Җәдитчелек турында моңарчы да төрле фикерләр әйтелде, әмма атама һ-м төшенчәләргә карата кайбер кызыклы тәкъдимнәр ясалса да мәсьәләне төгәл хәл кылынган дип булмый әле Я. Абдуллин да үз хезмәтен соңгы ноктаны кую максатыннан чыгып язмаган, киресенчә, ул әлеге мәсьәләне өйрәнү юлында яңа этап башлауны күздә тота. Игътибарны барыннан да элек җәлеп иткән нәрсә шуннан гыйбарәт: әгәр моңарчы бу мәсьәләгә кагылган авторларның күпчелеге җәдитчелек хәрәкәтен төрле чорлар һәм илләр өчен уртак ител карасалар, яисә аны буржуаз күренешләр белән бутап, әллә нинди «гомуммөселман» хәрәкәте сыйфатында бәяләсәләр, Я. Абдуллин, өйрәнү объектына конкрет тарихилык принцибы белән якын килеп. аның бары Россия җирлегенә генә хас күренеш икәнлеген исбатлый. Шул ук вакытта татар җәдитчелеге белән Урта, Азия җәдитчелеге арасындагы аерманы да автор бик дөрес билгели. Гомумән, беренчел документларга таяну, фактларның тормышчан логикаларын марксистик-ленинчыл тәгълимат югарылыгыннан аңларга омтылу — барысы бергә хезмәткә киң колач һәм фәнни тирәнлек бирәләр. Әлбәттә, бу тема бер мәкалә белән генә чикләнмичә, махсус китап язуны сорый, һәм бу бурычны Я Абдуллин тиешле югарылыкта башкарып чыга алыр иде. Филология фәннәре докторы Ә. Кәримуллинның милли китап төшенчәсенә багышланган мәкаләсе материалга байлыгы, «милли китап» дигән төшенчәне фәлсәфи планда хәл кылуы белән игътибарга лаек. Профессор К. Фасеев җыентыкта халкыбызның иҗтимагый фикерен өйрәнү юлындагы кайбер актуаль мәсьәләләргә багышланган хезмәте белән катнаша. Мәкалә беркадәре историографик планда язылган, ләкин анда моңарчы нинди казанышларга ирешүләрне билгеләү белән бергә, киләчәктә җентекләп тикшерәсе проблемалар да билгеләнә. Җыеп әйткәндә, яңа чыккан китап иҗтимагый фикер тарихыбыз буенча өйрәнү- 10 «К. У » М II яәрнең активлаша качая баруына, проблематиканың «иңея төшүенә шаһитлык итв. Иң сөенечлесе шул: бу җыентыкта без иҗтимагый фикер тарихыбызны вйрвнү эшенең оеша башлавын да, аның яшь кеч- лер исәбенә ныгый баруын да ачык күрәбез. МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ. ХӘСӘН ХӘЯРН. Ятучы һәм тормыш. Кнан, Татарстан ки тап нәшрияты, 1979. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри исеме киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Менә инде дүрт дистә еллар чамасы ул татар совет әдәбиятының үзәгендә кайнап, актив рәвештә иҗат итеп килә. Өлкән әдипнең «Язучы һәм тормыш» дип исемләнгән күләмле яңа җыентыгы, аерым алганда, шул озын һәм бай иҗат юлының үзенчәлекле бер чагылышын, сеземтә- сен хәтерләтә. Китап биш бүлектән тора. Дәрес, «Театр тарихына зур enedj» дип исемләнгән соңгы рецензияне махсус бүлеккә аерып куюның нигә кирәк булуын һич аңлап булмый. Ә инде калган дүрт бүлек чын-чынлап олы һәм әһәмиятле проблемаларга багышланып, әдәбиятыбыз барышының үзенчәлекле елъязмасын хәтерләтәләр дисәк тә арттыру булмас. «Социалистик реализм юлы — киң иҗат юлы» исемле беренче бүлек, үзенең характеры белән өлкән тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече иҗатына аеруча хас. X. Хәйри социалистик реализм иҗат методы белән коралланган татар совет әдәбиятын озак еллдр дәвамында тәрле аспектлардан килеп, заманча актуаль һәм принципиаль мәсьәләләр күтәреп өйрәнеп килгән автор. Шуңа күрә тәҗрибәле тәнкыйтьченең теоретик принциплары һәм практик күзәтүләре нәтиҗәсе булган әлеге бүлеккә битараф калу мөмкин түгел. Бигрәк тә авторның даһи юлбашчыбыз В И. Ленин образының рус һәм татар әдәбиятларында чагылышы, М. Горький мирасының социалистик реализм әдәбиятының нигезләнүе һәм үсешендәге роле хакындагы бай һәм кызыклы күзәтүләре үзгә бер җитдилек белән укыла. Әдәбиятыбызның тәрле жанрларын кайгыртып яшәгән тәнкыйтьченең прозага һәм бигрәк тә роман жанрына махсус игътибары бар Ул соңгы елларда роман жанрының үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләренә, татар совет романы үткән юлга аерым мөнәсәбәттә булды. Шул күзлектән китапның «Романнар дөньясында» дип исемләнгән бүлеге җанлы кызыксыну уята. Өченче бүлектә сүз — күпмилләтле совет әдәбиятының актуаль мәсьәләләреннән халыклар дуслыгы темасы һәм интернациональ бәйләнешләр, әдәби багланышлар хакында. Әдип татар әдәбиятының, барыннан да элек, үз җирлегендәге прогрессив традицияләргә нигезләнеп үсүен күрсәтү белән бергә, аның элек-электән бөек рус һәм башка тугандаш халыклар әдәбиятлары белән «тел вә лөгать алмашып», аралашып яшөвен конкрет иҗатлар мисалында чагылдыруга ирешкән. Аны укып чыккач, халыклар дуслыгы һәм интернационализм идеяләре татар совет әдәбиятының төп юнәлешен билгельп килә икән дигән нәтиҗә тагын бер кат ясала. И. Гази, Н. Баян, Г. Ху- җиев, С. Урайский, Ә. Ерикәй. Г. Минский кебек язучы һәм шагыйрьләрнең күпкырлы әдәби зшчәнле- ген өйрәнүгә багышланган иҗат портретлары һәм мәкаләләр дә китапны тулыландырып торалар, аңарга булган кызыксынуны бермә- бер үстерәләр. Гомумән, китапка сүз башы язган Флорид Әгъзәмовка кушылып әйткәндә, Хәсән Хәйринең «бетен иҗаты татар әдәбиятында социалистик реализм методының үсүен тәрле җәһәттән тикшеренүгә багышланган Бу иҗат әлеге методның партиялелек, халыкчанлык, гумаи- лык, интернационализм, тормыш белән элемтә ке бек асыл принципларының сафлыГы өчен көрәш хисе, аларны үстерүгә омтылу рухы белән сугарылган». ИЛДАР НИЗАМОВ. Ул кабызган утлар. Казан. Татарстан кнтал нәшрияты. I960 Ленин. Бу исем безнең күңелләргә ана сөте белән үк кереп йөрәкнең иң түрендә җылы урын алган. Шуңа күрә даһи юлбашчыбыз В. И. Ленин тормышы һәм биографиясенә нинди дә булса мөнәсәбәте булган һәр хезмәт һәм язма үзенә бер игътибар һәм, әлбәттә, таләпчәнлек белән кабул ителә. Моны аңлап әлеге изге темага мерәҗөгать итүче язучы һәм шагыйрьләребез. публицистларыбыз үзләре де. кагыйдә буларак, икелетә-өчләтә җаваплылык белән килергә омтылалар, һәрхәлдә тема шуны таләп Мәгълүм булганча, безнең якларда — Иде" буе шәһәрләрендә һәм республикабыз башкаласы Казанда Владимир Ильич Ленин исеме, аның революцион һем тормыш биографиясе белән бәйләнешле урыннар аеруча күп. һәм куанып әйтергә мөмкин, бу хакта әдәбиятта һәм вакытлы матбугатта аз язылмаган. Шулай да әле бу көнгәчә махсус игътибар ителмәгән, язучы һәм публицистларыбызның кулы җитмәгән фактлар да байтак. Әйтик, 1900 нче елның җәендә В И. Ленин пароход белән Нижний Новгородтан Уфага сәяхәт итә Аның максаты юл буендагы эре шәһәрләрдә тукталып марксизм идеяләрен пропагандалау һем, беренче чиратта, «Искра» газетасына хәбәрчеләр туплау була. Әлеге китап авторын юлбашчыбыз биографиясеннән шул әһәмиятле вакыйга дулкынландырган һем юлга чакырган. Публицист Илдар Низамов шул эзләрдән сәяхәт я an, юлъязма характерындагы яңа хезмәтендә беек Ленин идеяләренең Идел. Кама, Агыйдел буйларында пар145 тиябез һәм халкыбыз тарафыннан ничек тормышка ашырылуын тасвирлый. Китап конкрет факт һәм вакыйгалар эзеннән язылуга да карамастан, чын әдәби формага салынып, форма һәм эчтәлеге белән бер бөтен камил әсәр буларак кабул ителә, мавыктыргыч. Авторның Горький. Чебак- сар, Казан, Чаллы, Уфа кебек индустриаль үзәкләр автономияле республика һәм өлкәләрнең экономик җегәре, культурасы хакындагы бай фактик материалга нигезләнгән уйланулары, тулаем бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй югарылыкта язылган. Алар укучыны кызыксындырган күп кенә актуаль мәсьәләләргә җавап бирер дип ышаныр урын бар. Гомумән, соңгы елларда очерк жанрында аеруча нәтиҗәле эшләп килгән кагыйдә буларак, үз язмаларында җитди проблемалар күтәргән тынгысыз һәм сәләтле публицист Илдар Низамовның яңа китабы укучы эчен гыйбрәтле һәм шатлыклы очрашулар алып килә. Р. САФИН. ♦ДИЛ ШӘФНГУЛЛИН. Ая яклы аргамаклар. Новее 1ь. хнкая- лар. Казан. Татарстан хитап нашрияты. 1980 Фаил Шәфигуллинның «Ак яллы аргамаклар» дип исемләнгән яңа китабы урта яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Җыентыкка бер повесть һәм дистәдән артык хикәя тупланган. Әсәрләр әйтерсең, бер-берсен тулыландырып торалар, китапка җеп» ачык төсләр өстәп аны тагын да кызыклырак итәләр, баеталар. Чыннан да. шул яктан караганда, нәкъ менә шушы әсәрләрнең бергә тупланып, бер бәйләм кебек итеп бирелүе уңышлет* чыккан. Әсәрләрдәге геройлар, гадәттә, шигъри-романтик күңелле, хыялланырга яра- тучан, шул ук вакытта алар игелекле, ярдәмчел, сизгер җанлылар. Нинди генә катлаулы хәлләргә тарысалар да, коелып төшә, сер бирә торганнардан түгел. Бала чаклары сугыш чорына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән малайлар, кызларның һәм бүгенге көн сабыйларының да күңелләрен еракта җемелдәгән хыял йолдызлары, төшләргә кереп йөдәтүче ак яллы аргамаклар оптимизм нуры бөркеп, яктыртып тора. «Бер малай, өч аргамак» повестенда сугыштан соң әле яңа тернәкләнеп килгән авыл тормышы, аның ачлы-туклы яшәүче, хәлсез, ләкин эш яратучы, тырыш кешеләре, бишенче класска гына күчкән Рәсимнәре. Хәбирләре, аларның уй-хы- яллары тасвирлана. Алар җәмәгать милкенә кул сузарга да күп сорап тормаучы таш бәгырьле Борһаннар- га каршы барырга хәлләреннән килгән, әтиләренә алмашка үскән эур малайлар инде. Повестьның эчтәлегенә. рухына шулай ук түбәндәге юллар да хас: «Әни сәке читендә яткан җитен тастымалны'ачыл җибәрде: кырыйлары кызарып килгән, йөзе алсуланып яргаланган... Татлы исе борыныма килеп тә керде, күзләремнән яшь атылып чыгып, яңакларым буенча агып китте. — Ипи, — дип шатланып типте йөрәгем. Бу кадерле аваз тәрәзә артындагы тубылгы куаклары аша. әти төшләреннән минем хыялларыма күчкән ак яллы аргамаклар эзе буйлап, тын басулар өстендә җемелдәшкән көмеш йолдызларга кадәр менде дә кичке җыр булып җиргә әйләнеп кайтты, кайтаваз булып яңадан йөрәгемә килеп керде: — Ипи1» Ф. Шәфигуллин повестьхикәяләрендәге геройлар — туган җиргә, аның тылсымлы табигатенә гашыйк балалар. Алар, нигездә, яшьтән эшкә өйрәнеп үскән авыл балалары. «Миңа уйларга кирәк», «Ерык авызлы энекәшем», «Солдатлар кайта» кебек хикәяләр әнә шул хакта сөйли. «Хыянәт», «Акмөгез», «Верочка», «Бал» хикәяләре хис-кичерешләр киеренкелегенең тулы сурәтләнүе белән аерылып торалар, алардагы бер-берсенә капма-каршы булган образларның портретлары барлык йөз сызыклары, холык-фигыльлөрендәге һәммә нечкәлекләре белән күз алдына килеп баса. Әсәргә килеп кергән һәр нәрсә җанлана, кырмыска да, хәтта Ландыш исемле кызның җансыз курчагы да фикер йөртә, сөйләшә башлый. Әсәрнең җанлы теле моңа шул хәтле ышандыра ки. хәтта әлеге кырмыска яки курчакның бөтенләй сөйләшә белмәвен дә оныткандай буласың. һәрхәлдә, «Ак яллы аргамаклар»ның яшь укучыга куаныч һәм яңа очрашулар шатлыгы алып киләсене ышаныч эурC. ФӘННУР.