Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРЕК-ХОКУКЛАР: ЧЫН ҺӘМ ЯЛГАН

Уйдырмалар кемгә кирәк? әзерге империалистик дәүләтләрнең информация чаралары турында сүз йөрткәндә, классик драматургыбыз Галиәсгар Камалга ияреп, болай әйтәсе килә: Бу дөньяда тәкый гаҗәп хәлләр булгай, Матбугатта төрле-төрле гайбәт тулгай. КПСС Үзәк Комитетының «Идеологии, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карарында әйтелгәнчә, империалистик пропаганда кешеләр аңына ярсулы һөҗүмне өзлексез алып бара, алар- ны совет чынбарлыгына яла ягу белән агуларга, социализмны яманлап, пычратып күрсәтергә тырыша. «Бозып күрсәтелгән информация, фактларны тенденциоз яктырту, әйтмичә яшереп калдыру, ярымдө- реслек Һәм әдәпсез ялган — барысы да эшкә җигелә». Социалистик җәмгыятькә каршы идеология һөҗүме тормышның бик күп якларына кагыла. Беренче планга исә демократия азатлыгы, кеше хокуклары мәсьәләсе күтәрелә. Дәүләтебезнең яңа Конституциясендә законлаштырып беркетелгән реаль демократик ирекләрне һәм хокукларны инкарь итеп, «СССРда гражданлык хокуклары таптала» дигән уйдырма тараталар. Бу хәл совет кешеләрен шаккаттыра гына түгел, җитди борчый, яла ягучыларга карата нәфрәт көчәйтә. Әле күптән түгел генә булган ике вакыйганы иске төшерик. Американың Мәскөүдәге дипломатия хезмәткәре Дж. Мэндел Дагыстанның Буйнак шәһәрендәге мәчеткә килә һәм андагы картлар арасында Совет власте белән канәгать булмаучы кешеләрне эзләп маташа. «Без, — ди ул, — беләбез, монда сезне җәберлиләр, кысалар, иркенләп дин тотарга. милли телегездә сөйләшергә мөмкинлек бирмиләр». Мәчет янында җыелган мөселманнар моңа гаҗәпләнеп, «әфәнде шаярта бугай», дип көлешеп таралалар, АКШ дипломатын кәкре каенга терәтеп калдыралар. Инде Нью-Иорк аэропортында АКШ властьлары оештырган кабахәт фарсны алыйк. Акылга сыймаслык хәл булды: таланты белән американнарны шатландыру өчен чакырып китерелгән совет балеринасын үз иленә, өенә кайту хокукыннан мәхрүм итәргә тырыштылар. Аны мәсхәрәле сорау алуга тартып, куркытып һәм алдап Ватанына хыянәт иттерергә маташтылар. Син СССРга кайтма, анда сиңа ихтирам һәм иҗат иреге юк, ә монда, Америкада, син чын ирек һәм бәхет табарсың,— АКШ разведчиклары совет гражданкасын өнә шулай үгетли. Ул мондый шантажга бирешмәгәч, салонында 112 кеше, шулар арасында 13 бала булган самолетны оч тәүлектән артык полиция кардоны эчендә тоткарлап, очарга рөхсәт бирми тордылар. Гангстерларга, пиратларга гына хас явызлык бит бу! Моны намус, гуманизм, гаделлек һәм элементар әдәплелек төшенчәләрен тәмам оныткан бәндәләр генә эшли Моңа ошашлы фактларны тагын бик күп китерергә мөмкин булыр иде. Шәхес ирекләре һәм хокуклары мәсьәләсе социализм белән капитализм арасында кискен идеологии көрәшнең мөһим объектына әйләнде. Капиталистик җәмгыятьне «азатлык дөньясы» дип атап, имеш, шәхес иреге анда гына тәэмин ителгән дип шапырынып, империализм ялчылары «совет кешеләре барча ирекхокуклардан мәхрүм» дип лаф оралар. 1978 елның март аенда Вашингтонда «Кеше хокуклары турында» махсус «симпозиум» үткәрелде. Сүз АКШның үзендә бүген гаять кискен төс алган проблемалар тирәсендә — раса дискриминациясе, бернинди гаебе булмаган кешеләрне үтерү, кулга алу, төрмәгә ябып кую, сүз һәм иҗат ире ген кысу, индеецлар, негрлар, пуэрториканХ лылар, мексикалыларның хокуксыэлыгы. миллионлаган кешеләрнең эш таба алмыйча ачлыктан интегүе һ. 6. турында барыр дип уйларга мөмкин иде. Ләкин АКШның мах сус вәкилләре һәм социалистик илләрдән куылган яки качып киткән җинаятьче элементлар Совет дәүләтенә, башка социалис тик илләргә каршы агу чәчтеләр Бу антикоммунистик оркестрның баш дирижеры да бар: ул — АКШ президенты Картер иде. Җаваплы постта торучы бу җавапсыз кеше: «гражданлык хокукларын ихтирам итү турында Советлар Союзына басым ясарга кирәк» дип чыга. Аның кушуын үтәп, Европа илләре вәкилләренең Белградта очрашуында АКШ делегациясе башлыгы А. Голдберг хәтта «кеше хокуклары буенча комиссар» билгеләп, аңа Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европада чикләнмәгән контроль хокуклары бирергә кирәк, дигән дәгъва күтәрде. 1978 елның җәендә Англия парламенты депутатлары да бер айга якын «СССРда кеше хокуклары кысыламы, юкмы» дигән демагогия белән шөгыльләнделәр. СССРга каршы юнәлтелгән бик күп мәкерле чаралар рәтендә, анда «шәхеснең кадере юкка чыгу», «кешенең иреге һәм хокуклары тапталу» турында уйдырмалар таратуны да алар үзләре өчен файдалы кәсеп дип саныйлар. Бу инде АКШ администрациясенең официаль политикасы төсен алды. Колумбия университеты профессоры Маршал Шульман әйткәнчә, АКШның йогынтылы политик даирәләре «кеше хокуклары проблемасын хәрби куәтне тизләтеп үстерү эчен беррәттән Советлар Союзына каршы яңа идеологии һөҗүмнең состав өлеше итеп кулланалар». АКШның җитәкче даирәләре шуңа барып җиттеләр ки, Ва шингтонда, Конгресс китапханәсендә СССРга каршы юнәлтелгән махсус күргәзмә оештырдылар. Андый күргәзмәне әмәлләү кыен түгел инде анысы. Мөгаен, Америка корреспонденты безнең берәр авылда яки шәһәрдә иске йортларны күреп төшереп алган да, совет кешеләренең һәммәсе шундый харә- бәләрдә яши, аларның яхшы торак урынына хокуклары юк дип язып, стенага элеп куйгандыр. Безнең урамнарда әле очрый торган берәр исерекбаш та бәлки аның объективына эләккәндер һәм моңа «СССРда хезмәт хокукыннан мәхрүм кеше әнә шулай урамда аунап ятарга мәҗбүр» дип аңлатма бирелгәндер. Безнең хәтердә шикле махинацияләр корып, яман аты чык кан Никсон әфәнде, әле АКШның вице-президенты булган чагында, Мәскәү урамын да бер малайга 25 центлык акча суза, һәм шул күренешне аның иярчене фотога төшереп ала да, газеталарда «Мәскәүнең ач балалары хәер сорашып йери» дип игълан мтә. Бу фото һәм шуңа охшашлы башка күп «материаллар» әлоге күргәзмәдә, ихтимал, бардыр. Совет дәүләте яшәгән елларда империа листик пропаганданың мондый мәкерле методларын без инде меңнәрчә тапкыр күрдек. Моның максаты — социализмга карата ышанмаучылык һәм дошманлык тарату «Советлар Союзы турында аудиториянең җитәрлек хәбәрдар булмавына, тиз ышану чан укучы, тыңлаучы һәм тамашачыларга исәпләнгән шаблон уйдырмалар, оятсыз фальсификация һәм чеп-чи ялган әнә шуннан килә», — диде Л. И. Брежнев. К. Маркс һәм Ф. Энгельс 1848 елда: «Европада шәүлә йөри — коммунизм шәүләсе» дип белдереп, шул чакта ук инде бу шәүләгә каршы иске җәмгыятьнең барча кара көчләре берләшеп сугыш ачуын әйткәннәр иде. Җир шарындагы халыкның өчтән бере бүген социалистик җәмгыятьтә яши. Империализм исә тирән һәм ерып чыга алмаслык кризис кичерә. Хәзер коммунизм идеяләренең таралмаган, коммунистик хәрәкәт йогынтысын белмәгән бер генә ил дә юк. Моны коммунизм дошманнары да танырга мәҗбүр. Мәсәлән, шулерның берсе Йозеф Бохемский: «Практикада коммунизм бүген һәркем өчен, аерата мөстәкыйль фикер йөртә белә торган кеше өчен, тормышчан әһәмияткә ия булды», — дип яза. Социализмның кешеләргә чын мәгънәсендә азатлык, тулы хокуклар, ирекле хезмәт, бәхет, тынычлык, иминлек китерүен аңлаучылар һәм шуңа омтылучылар саны һаман арта бара. Менә шушы хәл империализм реакциясенең ачуын күпертә дә. Социализмны корал кече белән җиңеп булмавын тормыш бик ачык раслады. Димәк, аның авторитетын төшерү, халыкларның бу якты җәмгыятькә омтылышын туктату өчен башка чарага — социалистик илләргә яла ягу. фактларны бозып күрсәтү чарасына ябышырга кала. АКШның «Политик информация комитеты» председателе генерал Джексон туп-туры әйтә. «Безгә' дерзс- лек кирәк түгел, ә корткычлык хәрәкәте кирәк, ягъни советча яшәү рәвешен, иҗтимагый стройны пычрата торган провокацион хәбәрләрне — аеруча яшьләр һәм интеллигенция арасында — тарату кирәк, совет җитәкчеләренә, галимнәренә, язучыларына, хәрби хезмәткәрләренә, производство алдынгыларына яла ягу кирәк». Гаеп ззләүче бозык күңеллеләр менә шундый махсус күрсәтмәдән чыгыл эш итәләр. «Лондонда яшәгәндә, — дип яза «Правда» газетасының андагы корреспонденты 8 Овчинников, — көн саен җирле газеталарны укыгач һәм телевидение тапшыруларын карагач, беренчедән, массакүлем информация каналлары буенча Англия халкына ургылган ташкынның антисоветизм белән сугарылган булуына, икенчедән. Советлар Союзына каршы өзлексез кампанияләрнең җентекләп координацияләнүенә, аларның билгеле бер моментка төгәл яраштырылуына шаккатасың». Хормейстрлары хаким даирәләр булган әнә шул хор «социалистик дәүләтләрдә демократик ирекләр юклыгы» турында такмаклар көйли, ә үз илендә, Британия утравында һәм Ольстерда кеше хокукларының рәхимсез тапталуын бернинди гөнаһсыз кешеләрнең төрмелердә черетелүен, газаплануын. үтерелүен яшереп кала. Көнбатыш Германия язучысы Петер Шютт, безнең илдә булып кайткач, «Себерсә» дигән китап чыгарды. Анда ул СССР халыклары тормышын дәрес тасвирлый, ГФР кешеләренең антикоммунистик пропаганда белән томаланган күзләрен ачарга тырыша. Шул уңайдан Петер Шютт ГФРда антисоветизмның тирән тамырлар җибәрүен әйтә. «Мәсәлән, «Себер» төшенчәсе күбәүләр өчен һаман әле әсирлек, хәерчелек, башбаштаклык синонимы булып кала. Советлар Союзы күп милләтле дәүләт, анда йөздән артык милләт кешеләре бердәм семья булып яшиләр дигәч, кешеләр шаккаталар, СССР гражданы дәвалану, шифаханә, уку өчен үз кесәсеннән бер тиен дә бирми, киләчәктә пенсия алыр өчен регуляр взнос кертми дисәң, якташларым хәйран калалар. Советлар Союзында эшсезлек юк, рационализация эшчеләр интересына сукмый, реаль хезмәт хакы кимү юк дигән хакыйкать аларның башына да сыймый. «Күз алдыма китерә алмыйм» дигән сүзләрне миңа еш ишетергә туры килә». Бу дезинформация нигә кирәк? П. Шютт моңа болай җавап бирә: «Күп кешеләр реаль социализм илләрендә ачлык, рухи бушлык, хәрби муштра һәм хәлдән тайдыргыч эш системасы булуына ышаналар икән, алар үз илендә җитди үзгәрешләр турында, социализмга бару юллары турында уйланырга сәләтсез булып калалар» Империалистик реакция нәкъ менә шуңа ирешү өчен акылга сыймаслык мәкерлек эшләргә әзер. СССРга һәм башка социалистик дәүләтләргә каршы провокацион пропаганданы Мюнхендагы «Азат Европа» һәм «Азатлык» дип аталган радиостанцияләр бик тырышып алып бара АКШ хөкүмәте аларның пычрак эшен көчәйтү турында аеруча кайгырта. «Көнчыгыш Европа блогы эчендә фетнәләр кабынуга ярдәм итү, анда социалистик стройны җимерү, совет җәмгыятенең «неокапитализм»- га күчүенә булышу» — әйтелгән радиостанцияләрнең уставында әнә шундый максат куелган. «Совет халкының коммунизмга баруда һәр адымын бозып, ямьсезләп күрсәтергә тырышу һаман искечә дәвам итә,— дип яза Англия-СССР дуслыгы җәмгыяте Президенты Эидро Ротштейн — Ләкин бернинди, хәтта бик шомартылган ялган да кешеләрнең аңын хәзерге заманның искиткеч контрастларыннан, социализмның гуманистик асылы белән капиталистик стройның кешелексезлеген чагыштырып караудан читкә юнәлтә алмый». Мәгълүм булганча, «салкын сугыш» бозлары эреп. СССР белән АКШ арасында мөнәсәбәтләр җайлаша башлаган иде кебек. Соңгы вакытта исә АКШның җитәкче даирәләре яңадан боз катырырга керештеләр. Моның сәбәбе нәрсәдә? Әйтергә кирәк АКШның да, башка империалистик дәүләтләрнең дә безгә каршы һөҗүмне беркайчан да туктатканнары юк. Алардан мондый мәрхәмәт көтү мөмкин түгел. Экономик, сәүдә, политик мөнәсәбәтләр өлкәсендәге разрядка социализм белән капитализм орасындагы килешмәүчән антагонизмны Юкка чыгара дигән, идеологии көрәшне туктата дигән мәгънәне аңлатмый. Сүз, иҗтимагый стройның, идеологиянең капма-каршы булуына карамастан, кешелек дөньясы язмышы, җирдә тынычлык урнаштыру, халыкларның ирекләрен, законлы хокукларын, иминлеген тәэмин итү кебек гомуми мәсьәләләрне дәүләтләрнең тыныч сөйлә- шеп-килешеп хәл кылулары турында бара Бу өлкәдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинме? һичшиксез мөмкин. Тигез хокуклы партерлар буларак, барлык дәүләтләр актуаль экономик һәм социаль-политик проблемаларны сугыш кырында түгел, та- лашып-ызгышып түгел, түгәрәк өстәл янында сөйләшеп хәл итәргә тиешләр Халыкара мөнәсәбәтләрнең чын гадел, ленинчыл принцибы шундый. Моңа ачык мисал — Европа дәүләтләренең АКШ һәм Канада катнашы белән уздырылган киңәшмәсе һәм Хельсинкида кабул ителгән йомгаклау акты. Империалистик дәүләтләр исә бу хакыйкатьне сүздә таныган булып кылансалар да. чынында киресен эшлиләр. Хельсинки киңәшмәсендә кабул ителгән документта барлык илләрдә кешеләрнең хокукларын аңлау турында махсус пункт бар. Бу очракта киңәшмәдә катнашучыларның күпчелеге нәрсәдән чыгып эш итте соң? Алар, әлбәттә, империалистик дәүләтләрдә, капитал йогынтысы астындагы илләрдә хезмәт ияләренең хокуксызлыгын, эшсезлеи, ачлык, хәерчелек, җинаятьчелек, т^лау, үтерү, гөнаһсыз кешеләрне рәнҗетү- кысу, демократик азатлык һәм гражданлык хокуклары өчен көрәшүчеләрне төрмәгә ябу һәм ерткычларча җәзалау, милли изү, раса дискриминациясе, баскаклык кебек коточкыч хәлләрне күздә тоттылар, шуларга чик куюны таләп иттеләр. Бу документка АКШ хөкүмәте дә кул куярга мәҗбүр булды. Ләкин аны гамәлгә ашырырга һич тә ашыкмый, үз илендә*е аяныч хәлләрне ничек тә булса «яшереп калып», социалистик илләрнең эчке тормышына тыкшына. Тагын шуны искә төшерик: кешенең гражданлык һәм политик хокуклары турында Берләшкән Милләтләр Оешмасы да пакт кабул иткән иде. Ул барлык социалистик илләр һәм башка күп кенә дәүләтләр тарафыннан расланды. АКШ исә әле моны бүгенгә кадәр эшләгәне юк. Кеше хокуклары турында барлыгы 19 халыкара килешү кабул ителде. АКШ шулерның бишесенә генә кул куйды һәм аларның да өчесен генә ратификацияләде. Үэеннән-үзе сорау туа: кеше хокукларының, буш декларация килеш кенә калмыйча, һәр илдә тулысынча гамәлгә ашуына кем тоткарлык ясый? Җавапны эзләп торасы юк: Америка империализмы һәм аңа иярүче илләрнең реакцион даирәләре. Бу — бөтен дөньяга билгеле һәм бәхәссез факт. Франциядәге «Пари матч» дигән атналык газета күптән түгел генә чыккан бер санында дөнья картасын урнаштырган. Анда «кеше тулы ирекләр һәм хокуклар белән тәэмин ителгән дәүләтләр» — акка, ә «хокукларны һәм ирекләрне бик зур күләмдә бозучы» дәүләтләр карага буялган. Гражданлык хокуклары өчен көрәш ерткычларча бастырыла торган АКШ та, төрмәләрдә азатлык өчен көрәшчеләрне җәзалау коточкыч киң күләм алган Төньяк Ирландия д», раса дискриминациясе дәүләт политикасына әйләнгән, бик күп гарәпләрне азатлыктан мәхрүм иткән Израиль дә акка буялган. Родезия, Көньяк Африка республикасы, Парагвай сыэыклаиган, ягъни «хокуклар аз-маз гына бозылгалый» дип күрсәтелгән. Ә инде Советлар Союзы ечен газета кара буяуны кызганмаган... Искиткеч әшәкелек шунда: ирек һәм хокук, гуманизм һәм кешегә ихтирам мәсьәләсен шул ук ирек һәм хокукларны аяк астына салып таптаучы, гуманизм идеясеннән күптән баш тарткан империалистик реакция күтәреп чыга. Винтовкадан, пистолеттан атып үзләренә ошап бетмәгән президентны, галимне, сенаторны, гаделсезлеккә һәм явызлыкка каршы сүз кузгаткан негрлар лидерын, прогрессив язучыны, журналистны, хокуклар таләп итеп демонстрациядә катнашкан эшчене, яшүсмерне, хатынкызны, мәктәп ишеген атлап керергә батырчылык иткән негр баласын, гомумән теләсә кемне теге дөньяга озатып торучы бәндәләр «кеше хокукларын яклап», Тукай әйтмешли, күзләрен төкерек белән чылатыл, яшь түккән булып кыланалар. «Артык дәрәҗәдә гуманлы» буржуаз политикларның фарисейлыгын фаш итеп, АКШ Компартиясе генеральный секретаре Гэс Холл болай яза. «Үзләре мораль принципларын сакламаучылар бетен дөньяга мораль өйрәтәләр, һәрвакыт кеше хокукларын таптаучылар бетен дөньяга кеше хокуклары турында әхлак кагыйдәләре укыталар. Иң рәхимсез, иң кешелексез соци- аль-экономик система вәкилләре, икейөз- ләнеп һәм күперенеп, гуманлылык турында сейлиләр. Бөтен кешелек тарихында иң рәхимсез раса коллыгын гәүдәләндерүчеләр, тәкъва булып, тигезлек турында сөйләргә батырчылык итәләр»... Шушы икейөзлелек һәм алдашу Америка империализмының бөтен эчке һәм тышкы политикасын билгели. Ул бүген үзен «дөнья цивилизациясен коткаручы», «демократия вчен көрәшче» итеп күрсәтмәкче була. Ләкин безнең хәтердә: кешеләрне тереләй яндыру өчен Освенцим, Майданек, Бухенвальд крематорийларын корган палач Гитлер да «Россия халыкларын азат итәм», ■демократияне коткарам» дип кычкырынган иде бит! АКШның реакцион даирәләре бүген шул эзгә бастылар. 1977 елның 13 августында «Нью-Йорк тайме» газетасы Вашингтондагы политик тикшеренүләр институты сотруднигы М. Клэр мәкаләсен басып чыгарды. Бу мәкалә АКШ- тагы империалистик даирәләрнең «кеше хокуклары» турындагы ялганын фаш итә. Үз естенә бөтен дөньяның баш судьясы ролен йөкләп, диелә мәкаләдә, президент Дж. Картер күп кенә чит илләрдә котырынган репрессияләргә һич тә имеш катнашы юк дип ышандырмакчы була. Хәлбуки, АКШ хекүмәте 1973 елдан 1977 елга кадәр Чили, Таиланд, Кеньяк Корея, Уругвай кәбек уи реакцион режимга 4,3 миллиард доллар акча, 17.5 миллиард долларлык корал биргән. «Чилидәге демократик хөкүмәтне бәреп төшерү өчен, кешенең элементар хокукларын һәм ирекләрен басып таптаучы Пиночет диктатурасын урнаштыру ечен төп җаваплылык Кушма Штатлар естенә төшә. — дип белдерде сенатор Э. Кеннеди 1978 елның 7 маенда.— Алай гына да түгел, АКШ бу илдә террор һәм җәзалау режимын ныгытырга булыша». Америка империализмының кеше азатлыгына каршы җимергеч эшләре санап бетергесез. Ул мөмкин булган һәр җирдә реакцион көчләрне өстереп тора, демократик азатлык хәрәкәтен бастырырга тырыша. Аның турыдан-туры ярдәме белән Израиль баскаклары бик күп гарәп халкын элементар тормыш хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Көньяк Африка халкын коллыкта тотучы расистлар да, Ливанның прогрессив социалистик партиясе председателе Камал Жумблатны һәм Конго Халык Республикасы президенты Мариан Нгуабины үтерүчеләр дә. Латин Америкасы илләрендәге шәфкатьсез диктаторлар да Кампучия, Вьетнам, Лаос, Әфганстан һәм Иран евлкы- на каршы агрессия оештыручылар да АКШ хөкүмәтенең ачыктаи-ачык булышлыгына таяналар. Буржуаз матбугатта чеп-чи ялган язып чыгучылар социалистик җәмгыять турында дәреслекне белми түгел, беләләр. Тик дөреслек аларга ошамый. алар дөреслекнең киң массалар аңына барып җитүеннән курка. Шуңа күрә СССР турында, башка социалистик дәүләтләр турында күрәләтә уйдырма тараталар. Антикоммунизмның асылы — социалистик җәмгыятьне бозып күрсәтеп һәм хурлап, капиталистик стройны аклап калырга тырышу да. Антикоммунизмның бер тәре — антисоветизм. Аны таратучылар «советология» дигән төшенчә астына яшеренеп эш итә. Сүзнең яңгырашына карасаң,- Советлар Союзын ейрәнә, советча тормыш рәвешен тикшерә-ачьжлый торган фән дип уйларга мөмкин. Ләкин аның фән белән һичнинди уртаклыгы юк, киресенчә, ул — социология фәнен пычрату, мәсхәрәләү Советология — яла ягуга, акны кара итеп, чынбарлыкны бозып сурәтләүгә корылган, реаль таянычы булмаган, хакыйкатькә дошман идеология ул. Социалистик җәмгыятьтә гамәлгә ашырылган чын демократия ирекләре һәм хокуклары— совет кешеләренең генә түгел, бетен дәнья демократик җәмәгатьчелегенең горурлыгы, чәнки без узган юл — барлык илләр хезмәт ияләре узачак юл ул. Әнә шулай, тарихи процесс үзенекен эшли, империализм ялчыларын оятка калдыра. Ләкин алар «туктатырга һич мемкин булмаган хәрәкәт кече» каршында объектив хакыйкатьне танып куйсалар да. социализмны гаепләү, пычратып күрсәтү максатыннан темам баш тартканнары юк әле. ӘДӘБИ тәнкыйть Нил Юзиев «АЧ, ШИГЪРИЯТ,