Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ЖАНРЫНЫҢ ТӨЗЕЛЕШЕ

Сөнгатьнең мөстәкыйль күренеше буларак, җыр жанры да үз закончалыкларына буйсынып яши. Барлык дүртьюллыклар ечен уртак булган сыйфатларны, строфа ларны төркемнәргә берләштерүче үзен челекләрне белгәннән соң гына җырны халык иҗатының башка жанрларыннан ае рып өйрәнергә мөмкинлек туачак. Бу мә чаләдә шундый тар, әмма мөһим мәсьәләне күзәтү максат итеп куела. Тикшерү материалы сыйфатында СССР Фәннәр академиясенең Казан филйалы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты хәзерләгән «Татар халык иҗаты» сериясеннән «Кыска җырлар» томы алынды ' Моңа кадәр дөнья күргән җыр җыентыкларын да эченә алган бу китап тулылыгы һәм фәнни яктан эшкәртелүе белен анализ өчен уңайлы һәм күләме ягыннан гомумиләштерүгә нигез бирерлек дип исәплибез. Китерелгән мисаллар шул томнан алына, ә чыганак урынына китапта гы строфа номеры куела. ИҢ ВАК БЕРӘМЛЕК Татар халык җырларының иң вак берәм леге булып дүрт юллык строфа исәпләнә Ләкин бу иң вак берәмлекнең үзен тагын да ваграк өлешкә — сурәт метафора һәм тел мәгънә әйтелгән икешәр юлга бүлер гә мөмкин. Ике җирән пар кашка, Басып баралар ташка. Кенен хәсрәт, тенен сагыш. Ниләр булды бу башка! (202) * Тезүчесе һам эшкэртүчеег И Надиров Ка зяп. 1976 мисалында баштагы ике юлда сүз ат турында бара. Соңгы икесендә исә кешенең хәсрәте турында әйтелә. Ташка басып бара торган атлар кайгының сәбәбе дә. нәтиҗәсе дә, вакыйгасы да түгел. Соңгы ике юл белән алдагыларының мәгънәви уртаклыклары да, бәйләнешләре дә абайланмый Шул ук вакытта бу ике өлешне мөстәкыйль кисәкләр дип тә исәпли алмыйбыз. Кешенең кайгысы турында сөйләнгән өлештә мәгънә ярылып ята, ә менә кемнеңдер җирән кашкасының ташка басып килүе нинди дә булса төгәл бер мәгънәгә ия дип әйУеп булмый. Табигать сурәте белән кеше турында сөйләгән юллар арасында мәгънәви тәңгәл лек күл кенә җырларда ачык сиземләнә. Бу күренеш психологик параллелизм дип йөртелә Ай яктылары бик якты. Көн яктысы күк түгел. Башка дусларым юк түгел. Син дускаем күк түгел. (2414) мисалында, мәсәлән, мондый охшашлык җиңел абайлана. Ләкин бу строфада да алдагы ике юл, күп дигәндә, үзеннән соң килгән мәгънәне көчәйтә, тирәнәйтә, яңа төсмерләр белән баета ала. ә местәкыйль рәвештә яши алмый. Бер строфада нинди дә булса фикер төгәлләнә кебек. Шуннан чыгып булса к^ рәк, ул аерым җыр рәвешендә ейрәнелә Аның төрле яклары — параллелизмы, риф ма һәм ритмикасы, эчтәлеге галимнәр тарафыннан шактый җентекле тикшерелгән Әмма бу дүрт юллы берәмлекнең б. ай да кысан калыбы «тиешле» мәгънә эчен генә файдаланылмавы аптырашта калд.-ра Чыннан да. егәр дә строфа җырның бетен бер берәмлеге итеп санала икән, ни ечен ул үз калыбын күл очракта бөтенләй дияр лек кирәкмәгән нәрсәләр белән тутыра?! һәм, гомумән, җыр үзенең бик чикле мөм кинлеге белән халык тормышы кебек кат лаулы чынбарлыкны ничек чагылдыра ала? Халык җырларының шундый үзенчәлеге нә Габдулла Тукай да игътибар иткән. Ул татар халык җырларын яраткан. Аларда тышкы гадилек астында күзгә күренмәгән, әмма күңел белән бик яхшы сиземләгән эчке тирәнлек ятканын тойган. Шагыйрь дөрестән дә дүртьюллыкларның каршылык лы табигате турында күп уйланган булса кирәк. 1910 елда халык әдәбияты турында укыган мәшһүр лекциясен ул башлыча халык җырларына багышлый. Анда җырларга зур бәя бирә, аларны җәүһәр белән якут тан да кыйммәтрәк, ди. Строфалардагы беренче ике юлның, яңа мәгънә өстәмәсе дә, әһәмиятле мәгънә өлешен көттерү ке бек мөһим вазифа үтәгәнлеген әйтә. Татар халык җырларын халык күңеленең тутыкмас саф көзгесенә тиңләп Тукай жанрның төп сыйфатларыннан берсен ачкан Көзге буларак җыр күңелне төрле яклап, барлык ваклыклары һәм хәрәкәте белән чагылдырырга тиеш. Ә бу эшне бер-берләренә үзара бәйләнмәгән строфалар башкара алмый. Димәк, дүртьюллыкта) ы гади мәгънә башка мәгънәләр белән тулыландырылырга. баерга тиеш була Шундый нәтиҗә чыгардык исә. ялгыз дүртьюллыкның гамәлдәге бербөтен берәмлек булуын шик астына алырга туры килә. Чөнки строфа бөтенлеккә үзе кебек үк башка дүртьюллыклар белән янәшә килгәндә генә ирешә ала. Ә нинди строфалар белән? Нинди тәртиптә? Бу сорауларга җавапны дүртьюллыкларга анализ ясап табабыз. КАЙГЫНЫҢ ДӘРӘҖӘСЕНӘ БӘЯ БИРҮ ТӨРКЕМЕ Иң элек кайбер дүртьюллыкларның танып белү объектын билгелик, ягъни Габдулла Тукайның «күңел көзгесе» төшенчәсен киңрәк җәеп, таркатып карыйк. Кара болыт киләдер. Яңгыр микән, кар микән? Минем кебек хәсрәт күргән Бу дөньяда бар микән? дүртьюллыгының алдагы ике юлы, югарыда әйтелгәнчә, мөстәкыйль мәгънә аңлатмый. Күп дигәндә төп өлешне баетып кына килә ала Төп өлештә исә геройның үзе турында сүз бара. Лирик герой хәсрәт кичерә, ул кайгылы, һәм кайгысының зурлыгын, күплеген чагыштырып күрсәтә: ү5ен дөньядагы иң кайгылы кешеләр рәтенә куя. Әлеге дүртьюллыкта кешенең башка яклары турында да. чынбарлык күренешләре турында да ул-бу әйтелми. Әмма герой хәсрәтенең зурлыгы икеле уйланырга урын калдырмый. Кайгының ни дәрәҗәдә авыр булуы туоындагы барлык дүртьюллыкларны аерым бер төркемгә җыйсак, биш йөздән артык строфаны эченә алган төркем килеп чыга. Алар барысы да кайгы дәрәҗәсе турында сөйлиләр, ләкин кабатланмыйлар: аның бик күп баскычларына тукталалар. Мисал өчен кайбер дүртьюллыкларның төп мәгънәләрен генә китерик. Күкрәгемдә бер төен бар. Хәсрәт микән, уй микән? (367) Әллә айның да нурларын Безнең кайгы күмгәнме? (527) Уйсу җирдә күл булырлык Минем түккән яшьләрем. (241) Күренгәнчә, бу юлларда кайгының башлануы, зурлыгы, нәтиҗәсе бәяләнә Димәк, бу төркемдә сүз кеше кайгысын танып белү, ягъни аңа бәя бирү турында бара. Кайгы — кешенең чынбарлык күренешләренә эмоциональ бәя бирү нәтиҗәсе ул. Кеше ниндидер күренешне ихтыяҗлары күзлегеннән чыгып бәяли. Аның ихтыяҗларын канәгатьләндермәгән чынбарлык күренеше кире эмоция тудыра. Кайгы шул’ тойгыларның аеруча тотрыклы- сы. көчлесе. Әмма без төркем итеп җыйган строфаларда кешенең нинди дә булса күренешкә бәя бирү моменты гәүдәләнми, ә бәлки бәянең аң тарафыннан инде танылган. кайгы, хәсрәт төшенчәсе рәвешендә формалашкан нәтиҗәсе аерыл алына. Биредә кешенең эмоциональ бәядән соңгы рухи халәте факт итеп китерелә дә аның үзенә кабат бәя бирелә. Җырчы кеше, әйтерсең лә. үзенең кайгылы рухи халәтенә читтән торып карый, үз-үзен читтән торып белергә тырыша. Кеше үзенең кичерешләрен танып белә, аларга эмоциональ бәя бирә булып чыга. Бу төркемгә кергән җырларда кеше үз хәсрәтенең төрле дәрәҗәләрен кичерә дип нәтиҗә ясасак, ике сорауга җавап бирергә тиеш булабыз: беренче төркемдәге дүртьюллыклар (шартлы рәвештә без аларны «А» төркеме дип атыйк) берберләре белән үзара якын бәйләнешчә керә алалармы? «А» төркеменә кег ләгән строфаларда да кешенең үз-үзен таныл белүе мөмкинме7 Кайгы-хәсрәтнең төрле дәрәҗәләрен күрсәткән дүртьюллыклар берсе артыннан икенчесе җырланса, алар үзара капшылык- ка килерләр иде. «Агач булсам янар чдем эчемдәге ялкынга» дигән ике юлда, мәсәлән, кайгының соң дәрәҗәсе турында сөйләнелә, ә «уйнар да идем, көләр идем,' әллә нигә күңелем шат түгел» мисалында башлангыч чоры турында гына белешмә бирелә. Алар янәшә килгәндә бер үк кешедә бер үк вакытта кайгы зур да, аз да булып чыгар иде. Ә инде иң югары дәрәҗә кайгыны гәүдәләндергәннәрен « янәшә куйсак, әледән-әле кабатланырга ” тиеш булыр идек Димәк, «А» төркемендәге дүртьюллыклар башка эчтәлекле строфалар белән янәшә килергә һәм алар да ниндидер бер уртак нигездә аерым төркемгә җыелырга тиешләр. КАЙГЫНЫҢ СЫЙФАТЫН КҮРСӘТҮЧЕ ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР Без бу мәкаләбездә биш мең ярымнан артык строфага ясалган анализның һәм гомумиләштерүнең кыскама нәтиҗәләренә генә тукталып үтәбез. Кайгының сәбәбен күрсәтүче строфалар меңгә якын. Эчтәлекләренең уртаклыгын нигез итеп алып, аларны да аерым төркемгә (шартлыча «В» төркеменә) җыярга мөмкин Мал кайгысы безгә кайгы түгел. Баш кайгысы бездә күбрәк. (139) Ялгыз башым, юк ярдәмчем, Йөрим язмыш буенча. (184) Бу юллар кешене чынбарлык белән ту- рыдантуры бәйли кебек. Алар шәхесне нинди дә булса вакыйга эчендә күрсәтәләр: туган илдәй якын кешеңнән аерылу, мал-мөлкәтсез калу турында сөйлиләр. Башка дүртьюллыкларда вакыйгаларның яшь гомер узу, атадан яшь калу, сөйгән яр белән кавыша алмау кебекләре дә очрый. Шулай итеп, меңгә якын строфа үз теркеме эчендә дә төрләргә бүленә. Ләкин бу төркемгә кергән дүртьюллыклар башлыча кешенең кемнәндер яки нәрсәдәндер аерылуына багышланганнар. Фәкыйрьлек, ятимлек, яшь гомернең узуы кебек күренешләр дә күбрәк аерылуга китергән сәбәпләр яки аерылуның нәтиҗәләре булып тора. Шуннан чыгыл аерылуны бу төркемгә кеогән дүртьюллыкларның төп эчтәлеге итеп .карый алабыз. Мал-мөлкәтсезлек турында китапта нибары унөч строфа булып, алар арасында да бер-берсен кабатлаганнары бар: Ай, зиһенсез кеше түгел идем. Зиһеннәрем китте малсыздан. (98) Әй, гакылсыз кеше түгел идем. Гакылларым бетте малсыздан. (25) Дивана да түгел, бик гакыллы, Малсыз йөреп кенә ябыккан. (36) Аерылу турындагы строфаларда гомуми- лектән конкретлыкка күчү тәртибе күзгә ташлана. Югарыда китерелгән мисалларда сүз гомумән аерылу турында бара «Сез торасыз туган илдә...» ди җыр һәм туган илнең авылмы, шәһәрме, Ватанмы икәнлеген әйтми. Сагындыручы якын кешеләр турында да мәгълүмат бик гомуми: «сез», «безнең», «азаккы күрүләрем», дип эндәшә. Бик тә гомуми бу төшенчәләр мәгънәсенә сөйгән ярны һәм авылдашларны Да, ата-ананы һәм балаларны да, туганнарны һәм дусларны да, картларны һәм яшьләрне дә кертергә мөмкин. Татар телендә «род» дигән грамматик категория Тулмаганлыктан, кыз кеше егете турында да. егет кеше кызы турында да уйлап тырлый ала. «8» төркемендәге аерылу турындагы дүртьюллыклар гомумилекне өч төрле юл — аерылуның сәбәбен, кемнән, нәрсәдән аерылуны һәм аның төрле фазаларын белдерү юлы белән ачыклый. Күрүебезчә сәбәпләр күп түгел. Аларга, нигездә, мал-мөлкәт эзләп китү турында строфалар керә: Авылдагы авыр тормыш Чыгарды чит илләргә. (802) Дөнья малы — дуңгыз каны. Шчл кайтармый башларны. (820) Чит илләрдә йөри-йөри Туйдырабыз тамакны (830) Аерылуның сәбәбен әйткән дүртьюллыклар арасында солдатка алыну турындагы стоофалар да очрый: Нарасый ла чакта үлгән булсам. Китмәс идем быел солдатка. (947) Кызларның, кияүгә чыгып, төп йортларыннан китүе менә мондыйрак җырларда гәүдәләнә. Кыз баланың яткан урны Караватта бер такта; Шул бер тактаны кызганып. Озаталар ят якка. (1391) Лирик герой туган иленнән, ата-анасын- нан, сөйгән ярыннан, дусларыннан аерыла. Аерылу исә китәргә җыену, китү, читтә яшәү һәм әйләнеп кайту кебек фазалар белән ачыклана: Чит илдә бик күп йөргәнгә Сары калды битемдә. (814) Мин китәмен, син каласың. Бәхиллеккә кулың бир (1045) Азаккы көн, азаккы көн. Азаккы күрүләрем. (3125) «8» төркемендәге җырларның төрләре шактый күп булып тоелса да алар уртак эчтәлеккә ия. Ул төрләр нибары гомуми төшенчәне ачыклап кына киләләр, бу төркемгә кергән дүртьюллыкларда кайгының зурлыгына игътибар ителми, аның сәбәбе һәм аны тудыручы вакыйгалар туоында сөйләнелә. Икенче төркемдәге строфалар да кичерешләрне аңлау, аларның сыйфатын күрсәтү вазифаларын үтиләр, дип әйтә алабыз. Алар кичерешләрне сагыну, юксыну, ялгызлык, нужа күрү, аннары кемне, нәрсәне сагыну, ни өчен «ут эчендә яну», саргаю кебек тагын да ваграк сыйфатларга бүләләр. «8» төркеменә тупланган җырлар да мөстәкыйль җырлана алмыйлар, чөнки алар вакыйганы белдерү белән генә чикләнә. аңа бәя дә бирми, дәвамын да әйтми. Ә менә Бик күп йөрдем, бик күп йөрдем, Бик күп йердем чит илдә; Чит илдә бик күп йөргәнгә Сары халды битемдә (814) биек тауның башларыннан Күренә Уфа флагы; Сагындыра да саргайта. Их, араның ерагы. (3129) кебек дүртьюллыкларда кичерешнең дәрәҗәсе дә сәбәбе дә әйтелгән. Аларда строфаның баштагы ике юлы параллелизм вазифасын үтәми. Ул төп мәгънәгә тиңләштерелгән. Шуңа күрә мондый строфаларны «А» һәм «В» төркемнәре үрнәкләренең кушылмасы дип карау дөрес булыр кебек. • В» төркеменә җыйналган строфаларның берберләре белән янәшә килүләре шулай ук шик тудыра. Болай эшләгәндә оер үк вакытта бер үк кешенең кайгысын төрле сәбәпләргә нигезләргә, яисә: Илдән китеп җиһан гизә Газиз ата баласы; Ялгыз башым, юк ярдәмчем Йөрим язмыш буенча, — рәвешендәге бер үк сыйфатларны кабатларга тиеш булыр идек. Беренче төркемгә кергән җырлар икенче төркемдәге җырлар белән логик бәйләнештә торалар. Кайгының дәрәҗәсен күрсәткән җырлар белән янәшә « «пәйдә, соңгылары аның сыйфатын ачыклыйлар гомуми төшенчә рәвешендә анык, ан «кайгы», «хәсрәт», «эчем яна» кебек төшенчәләрне мәгънә ягыннан баеталар һәм алар шул вазифаны үтәү өчен иҗат ителгәннәр дә. «А» төркеме кайгы дәрәҗәләренә бай. әмма аларда кичерешләрнең сыйфаты турында әйтелми, «В» төркеме җырларында исә кичерешләрнең дәрәҗәсе турында сөйләнми, аның каравы, ул төркем сыйфат төрләренә ифрат бай. Янәшә килгәндә ике төркемдәге җырлар кеше- иең рухи халәтен ике төрле яктан ача. КАЙГЫДАН КАЧУ ЮЛЛАРЫ • ЭЗЛӘҮ ҺӘМ ЧИШЕЛЕШ ТӨРКЕМНӘРЕ Татар халык дүртьюллыклары ике төркемгә генә җыелып бетми. Аларның җиде йөзгә якын өлеше, эчтәлекләренең охшашлыгыннан чыгып, кайгыдан китү, юл эзләү төркеменә җыела. Тагы да ниләр булыр икән Бу бәхетсез балага? (181) Бер елыймын, бер уйлыймын, һич белмимен нихәл итәргә. (20) Әллә кайгыларым авыр. Әллә үзем сабырсыз, (488) — кебек, кешенең үз-үзенә биргән сорауларын, әлбәттә мөстәкыйль берәмлек дип булмый. Аларның танып белү объектын да кешедән читтә эзләү ялгышлык булыр иде Бу төркем строфалары («С» төркеме) кешенең канәгатьсезлек тойгысыннан китү юлларының төрләрен чагылдыралар һәм «А», «В» төркемнәренең дәвамы буларак кына карала алалар. Шуңа күрә аларның төркем эчендәге төрләре дә алдагы төркемнәрдәге үзенчәлекләрнең чыгарылмасы булырга тиеш. «С» төркемендә дә гомуми төр бар. Югарыдагы мисалларны, мәсәлән, кайгының теләсә нинди сыйфатлысына, теләсә кемне сагынуга, теләсә нинди яшьтәге кешегә яраштырып була. Рәсеме бар кулларымда, Телләре юк — сеиләшми, (2992) — кебек ачыклана төшкәне, ягъни сагынган кешесен атаганы да. Замананың авырлыгы Безгә генә микәнни, (349) — кебек, замана авырлыгына караганы да, солдат тормышыннан котылу юллары, шахтерның авыр эшенә түземе калмау турын- дагылары да бар. Җыр жанрын өйрәнүчеләр, гадәттә, бу төркем җырларга тукталмыйлар, җиде йез дүртьюллыкны бөтенләй күрмәгәндәй, дәшми генә үтеп китәләр. Чөнки арада аеруча мәгълүмат бирмәгәне, буйсынып кына яши ала торганы, чынбарлыкны чагылдыру планына караганда, аңлашылмаганы да бар. Бер бөтеннең өлеше итеп алганда, бу төркем дә эчтәлегенең әһәмияте ягыннан үзеннән алда килгәннәрен- нән калышмый. Ул аларның дәвамы, чишелешкә китерүче өлеше, кешедәге рухи конфликтның иң югары ноктасы булып тора. Соңгы зур төркемне чишелеш төркеме дип атап булыр иде. Анда кергән д^отьюллыклар лирик геройның уз кайгысыннан качу юлы, яхшымы, яманмы, ләкин тынычлану рәвеше турында сөйлиләр. Беренче төркемдәге текст кеше кайгысын күпме генә зурайтып күрсәтмәсен, аС» төркемендәге текст аннан китү мөмкин түгеллеген ничек кенә өзгәләнеп эй'мэсен, соңгы төркем тексты («Д» төркеме дип атыйк) барыбер тынычлану әмәлен таба: — Дуслар кирәк дөнья көтәргә, — ди. Айга карап, кошлар сайравын тыңлап тынычлануын әйтә. Герой, бер дә булмаса, бәхетсезлеген язмышында язылган, дигән фикергә килә, замана авырлыгы бар кешегә дә төшкәнгә, ил кайгысы булганга, сабыр итәргә карар кыла. ҖЫРНЫҢ ЭЧКЕ ТӨЗЕЛЕШЕ Алдагы бүлекләрдә күренгәнчә, дүртьюллык бер ялгызы гына чын мәгънәсендә җыр була алмый. Ул башка төркем вәкилләре белән янәшә килеп кенә эзлекле сюжет төзи һәм җырга әверелә. Бер үк төркем вәкилләре бер-берләре белән янәшә килгәндә эчтәлек я кабатлана, я каршылыкка әйләнә. Димәк, җыр берәмлеге дүрт төркем вәкилләре кушылганда гына туа. «А» төркеме вәкиле кайгының теләсә нинди дәрәҗәсен күрсәтсә дә, җырның өлеше булуыннан уза алмый, үз төркеменең төп сыйфатын — кичереш дәрәҗәсен күрсәтү белән чикләнә. «В» төркеме вәкиле кайгының теләсә нинди сәбәбен, лгъни сыйфатын күрсәтә ала, ләкин бары- бео үз төркеменең чикләренә чыга алмый кайгы сыйфатын белдерүче булып кала. «С» һәм «Д» төркеме вәкилләре аяныч хәлдән китү өчен теләсә нинди газап белән теләсә нинди юл эзлиләр һәм нәтиҗәгә киләләр. Ләкин аларның мәгънәсе барыбер алдагы ике төркем вәкилләре белән янәшә килгәндә генә аңлашыла ала. Меңләгән строфаны бик аз санлы төркемнәргә җыя алу җырларны өйрәнү эшен шактый җиңеләйтә. Уртак мәгънә нигезендә җыелган төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтен, нисбәтен, бәйләнешен табу җырның эчке закончалыгын абайлауга китерергә тиеш. Җырның закончалыгын табу өчен безгә төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклысын, тышкы үзгәрешләргә бирелми торганнарын аерып алырга кирәк Аерым җыр төзегән дүртьюллыклар даими түгелләр—алар үзгәреп, алмашынып тора. Бу алмашыну һәркемнең үз рухи халәтенә ярашлы комбинация сайлавы белән генә дә чикләнми. Вакыт үтү белән, төрле сәбәпләр аркасында кешенең рухи халәте шулай ук үзгәрә. Шундый үзгәреш нәтиҗәсендә элеккеге җыры аны канәгатьләндерми башлый. Хәзер аңарга үзенең яңа рухи халәтенә ярашлы яңа комбинация төзәргә кирәк була. Тарихи планда алганда, кичерешләрнең кайбер сәбәпләре, ягъни сыйфатлары югала, яңалары туа. Дүртьюллыклар үзләре онытылып, яңарып торалар. Җырның дүрт төркеме шундый өч баскычлы үзгәрешләргә җай-» лашкан. Алардан теләсә кемнең рухи халәтен чагылдырырлык комбинацияләр оештырырга мөмкин. Тарихи җирлеге югалган теләсә нинди дүртьюллыкны башкасы алыштыра һәм шул ук төркемгә урнаша. Чиксез төсмерле рухи халәтнең бөтен байлыгын чагылдыру өчен иң экономияле төзелеш— җыр төзелеше. Ләкин дүртьюллыклар җыр эчендә күпме генә үзгәрмәсеннәр, алар фәкать үз төркемендәге вәкил белән генә алмашына алалар. Бер дәрәҗә — башкага, бер төрле сәбәп — бүтәнгә, бер нәтиҗә икенче нәтиҗәгә генә үзгәрергә мөмкин. Шулай бул- маса, югарыда әйтелгәнчә, җыр үз эчендә * каршылыкка килергә, я кабатланырга тиеш була Аның сюжет кысасы барыбер тотрыклы булып кала: кайгы дәрәҗәсе — сәбәбе — юл эзләү — нәтиҗә. Бик гадиләштереп әйткәндә, рухи конфликт һәм аны хәл итү сюжеты җырның тотрыклы кысасы, бу кыса эчендәге аерым дүртьюллыклар — шул сюжетны төзүче өлешләр. Шуның өчен алар арасындагы мөнәсәбәтне дәвамлылык, бөтен һәм өлеш нисбәте дип әйтергә хакыбыз бар. Бу мөнәсәбәт Җырның логик яктан дөрес комбинациясендә дә сакланып кала Шулай булгач, > Дүрт төркем вәкиле бөтенлеген һәм аның өлешләргә ваклануын жанрның эчке закончалыгы дип әйтә алабыз. Дүрт төркем шул закончалыкны чагылдыра, шуңа буй- сынган сыйфатларны гомуми планда күрҖыр төзелеше кайсы төркем вәкиле белән башлана? Җырда дүрт строфа булу мәҗбүриме? Казан дәүләт университетының . кырык биш студентыннан үзе яраткан һәм үзе өчен генә җырларлык дүртьюллыклар язып бирүен сорадык. Язмалар күрсәтүенчә. фәкать нәтиҗә төркеме (Д) генә «үз урынында», ягъни ахырда булып чыкты, ә калганнары арасында тәртип табуы кыен иде. Җиде студент өч строфа гына язды, ләкин бер үк төркемнән ике строфа кабатлаучы булмады. Күпчелек сөйгән яодан һәм туган авылыннан аерылу комбинацияләрен корган Җырга дүрт төркем вәкилен кертергә омтылу жанрның тотрыклы принцибы икәнлеге тагын бер кат расланды. Әйткәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясый алабыз: җырның гамәлдәге бөтенлеген, хис дәрәҗәсен, сыйфатын, конфликттан китү юлын эзләгән һәм нәтиҗә ясаган строфалар тезмәсе тәшкил итә Аның дә- вамлылыгы — өлешнең бөтенгә буйсынган мөнәсәбәте — жанрның эчке закончалыгы ягъни, тотрыклы асыл сыйфаты Җырның поэтик үзенчәлеген шул бөтенлек эчендә генә өйрәнергә мөмкин Аның хәрәкәтчән асылы хиснең бик күп дәрәҗәләрен һәм сыйфатларын җыйган төркемнәрне тулаем күзаллауны таләп итә. Аерым строфа, иң кечкенә берәмлек булса да, мөстәкыйль җыр булып яши алмый Татар халкының аерым көйгә салынган тотрыклы җырла рыннан нибары «Гөлҗамал» гына бер строфа, бер кушымта белән чикләнә, Ләкин, беренчедән, анда кушымта да «А» һәм «В» төркемнәре вазифасын башкара Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавь Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы. Бу юлларда хиснең дәрәҗәсе — авырлы гы һәм сыйфаты — җан сөйгәннең булмавы әйтелгән. Нинди генә егеткә барырбыз, дип Гөлҗәмал. Колактан колакка алар сөйлиләр. — дигән юлларда күңелгә ярашлы егет эзләү конфликтын чишү кыенлыгы строфаның өченче төркем вәкиле икәнлеген әйтеп тора. Икенчедән, бу җырның ахыры булган «Гөлҗамалоны беренче мәртәбә 1929 елларда Хива шәһәрендә язып алучы Г Та- һирова сүзләренә караганда — строфасы (дүртенче төркем — кияү бу ласы егетнең яшенә тукталу) төшереп кал дырылган. Җырдагы һәр төркем — кеше кичерешенең бер фазасы Психологлар эмоциональ бәя күренешен процесс хәрәкәт итеп ейрәнәләр. Эмоциональ бәя кичереш аша күренә. Кичерешнең кече бәяләнүче объектның кеше ихтыяҗын канәгатьләндерү яки, киресенчә. зыян ясау дәрәҗәсенә бәйле Объектның кешегә файдалы (фай дасыз)лыгы кичерешнең сыйфатын билгели. Эмоциональ бәя кирәкмәгән объекттан качу. кирәклесен үзләштерү өчен акылга этәргеч ясый. Акыл, шартларны анализлап, качу яки үзләштерү юлларын таба — нәтиҗәгә килә. Бу ике процесс үзара тыгыз бәйләнештә булып, фәкать бергә генә яшиләр. Татар халык җырларындагы дүрт төркем кешедәге эмоциональ бәя хәрәкәтенең шундый эзлеклелеген чагылдыра. Психология фәне нәтиҗәләреннән чыгып караганда, җырның дүрт төркеме бик табигый күренеш икәнлеге чагыла. Шул ук вакытта дүрт төркем вәкиленең кушылмасы гына тәмамланган бер бөтен процесс икәнлеге тагын бер тапкыр — әмма инде башка яктан — раслана. ҖЫР ТӨЗЕЛЕШЕНЕҢ ЮГАРЫ БАСКЫЧЫ Моңа кадәр сүз канәгатьсезлектән туучы кире хисләрне һәм уңышсыз мәхәббәт кичерешен чагылдыручы җырлар турында гына барды Мәхәббәт тудырган уңай, хис, шаян җыр, зимагурлар җыры дип йөртелгән дүртьюллыклар телгә махсус алынмады. Кеше, әлбәттә, үзенең кайгысы турында җырлаганда, хисен, тонын кинәт үзгәртеп: Оренбургтан кайтып киләм Туры атым атлатып; Сөйләгән дошман сөйләсен. Йөрик бармак шартлатып, — дүртьюллыгын кушып җибәрә алмый Бу иш строфалар шул ук кеше тарафыннан башка шартларда, башка вакытта гына җырланырга мөмкин. Димәк, алар безнең система төзелешенә берничек тә керә алмыйлар. Шундый нәтиҗә чыгардык исә: бу типтагы дүртьюллыкларның үз тәртипләре бармы соң? Алар җыр жанрына керәме? — кебегрәк сорау туа. Мәҗлесләрдә, аулак өйләрдә, туйларда җырлана торган дүртьюллыклар лирик геройның үзен чагылдырмыйлар: әйтештә (җырда) катнашучы кешегә яки ул әйткән строфаның мәгънәсенә җавап рәвешендә киләләр. Күпчелекне тәшкил иткән дүртьюллыклардан алар танып-белү объектының башка булуы белән аерылып торалар Үзенең мәшһүр лекциясендә Габдулла Тукай бу төр текстларны «бер-берсенә каршы җырлашу» текстлары дип, җыр жанрыннан бик хаклы рәвештә аерып куйган. Анализ күрсәтүенчә, бу типтагы строфалар да дүрт төркемгә җыелалар Мәхәббәткә караганнары а) герой хисенең дәрәҗәсен әйтә; 6) сәбәп итеп кызның яки егетнең матурлыгы, уңганлыгы турында сөйли; в) кавышу юлын эзли; д) кавышу, уртак тел табу, очрашу бәхете хакында белдерә. Зимагурлар турындагы шаян җырларда кайгы юкка чыгарыла: Кайгырсалар кайгыралар Тәмәкеләре юкка. (851) Читтә йөрү алар өчен уен гына: Брискийда эрәт беткәч. Ычкыналар Кучкарга. (859) Кыенлыктан китү юллары көлкегә әйләндерелә: Әйттер-типтер булмаса, Закускага колбаса; Илгә кайтып булмас инде, Әткәй акча салмаса. (843) Нәтиҗәләре күптән хәл ителеп куелган: Безнең башлар китми катор. Китсә дә әйләнеп кайтыр. (1040) Мисаллардан күренгәнчә, шаян җырлар кайгы җырларына капма-каршы мәгънә белән төзелгәннәр. Алар канәгатьсезлек тойгысын, ягъни кайгыны я дөньяга кул селтәү я лирик геройның бәясен күтәрү белән юкка чыгаралар. Шуның өчен бу типтагы җырларны кайгы җырларына җавап рәвешендә, аны кире кагу һәм уңайга үзгәртү яки башка тойгыга алмаштыру өчен иҗат ителгәннәр дип әйтергә хакыбыз бар. Шулай итеп, дүрт төркем вәкиле монда да аерылмас берәмлек төзи, ягъни кайгы җырларының киресен кабатлап килә һәм шул ук тәртипкә буйсына. Бер үк объектны чагылдырып, бер үк тәртиптә төзелгән кайгы һәм уңай хис җырлары үзара тыгыз бәйләнештә торалар, берсе икенчесенең дәвамы, аңарга җавап рәвешендә киләләр. Алар жанрның ике өлешен тәшкил итә, шуңа күрә гомумиләштерүнең тагын да югарырак баскычында бер бөтен итеп каралырга тиеш. Җырларның бу ике классы кешенең рухи диалектикасын колачлый, алар фәкать икесе бергә генә кеше күңеленең катлаулы байлыгын, хәрәкәтен нечкәләп һәм тулы итеп чагылдыра алалар. Уңай эмоцияле җырлар сан ягыннан күп түгел, дөресрәге, фольклористлар тарафыннан аз теркәлгәннәр. Бу күренешне кеше психикасының үзенчәлеге белән аңлатырга мөмкин. Психология фәне кире эмоцияләрнең кешедә тотрыклы булуын раслый, уңай хискә кеше тиз ияләнә, шул сәбәпле хиснең уңайлыгы күпкә бармый. Тиз сүнүчән уңай тойгыга бәя бирүче җырлар вакытында туып та. хаҗәте калмаганга, тиз онытыла дип фараз итәргә нигез бар Димәк, алар да күп туганнар, хәзер дә күп иҗат ителәләр, ләкин хәтердә озак сакланмыйлар. Уңай, җырларны да күп дип исәпләсәк, андагы дүртьюллыклар да кире эмоциянең бик күл төрле төсмерен чагылдырган комбинацияләргә җавап бирерлек байлыкка ия дип әйтә алабыз. Шулай итеп, жанрны система итеп алсак, кире һәм уңай эмоцияләрне чагылдырган җырлар аның ике ассистемасын, диалектик бәйләнештә һәм каршылыкта торган ике компонентын тәшкил итәләр Алар, тулаем, бербөтен итеп алганда, кешенең үз-үзен җиңүен, үзенә охшамаган чынбарлык күренешләреннән өстен була алу тантанасын күрсәтәләр.