Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Курчак елый Уяндым мин бүген Бик иртән. Күрәм: курчак елый... Ник икән? — Матур апам, кулым Сынды бит... Элек ничек иде, Шундый ит! — Абау, нәнәм, абау, Сылуым, Чынлап икән кулың Сынуы. Елама син юкка, Елама. Ремонт ясыйм хәзер Мин аңа! ...Җилем серттем һәм ... кул Ялганды. — Менә,— дидем,— эшең Җайланды. Зоопаркта Зоопаркка барган идем, Кайттым үкенеп менә: Бары да бар җанварларга, Фәкать юк ирек кенә. Нинди яхшы булыр иде, Булсалар ирекле дә! Ташкент.