Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

Ялкынлы революционер, күренекле партия һем дәүләт эшлеклесе, дипломат, галим, казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Сабир Шәрипое гаять катлаулы һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтә. Ул 1882 елны Вятка губернасы. Алабуга еязе, Салагыш волосте Барҗы авылында бурлак һәм чыптачы Шәрип абзый гаиләсендә туа. (Хәзер Татарстанның Әгерҗе районы.) Сабирга унике яшь тулганда үпкә авыруыннан әнисе үлеп китә, ике елдан, суык тидереп, әтисе дә вафат була. Унөч яшьлек малай ике сеңелесе белән ятим кала. Сабир өчен авыр еллар башлана. Бер сәүдәгәргә ияреп, малай каэакъ далаларына барып чыга һәм шул вакыттан алып Казагыстан аның язмышына әверелә. Зирәк һәм тырыш үсмер 1903 елны Павлодар шәһәренең авыл хуҗалыгы интер- нат-мөктәбеи тәмамлый. Биредә сөргенгә җибәрелгән студентлар белән танышып китә, аларның ышанычын казана, дөньяга күзләре ачыла. Сәяси ышанычсы?лыкта гаепләнеп төрмәдә утырып чыккач, аңа кабат балалар укытырга рөхсәт ителми. Ул берничә ел буе төрле эшләрдә йөреп тамагын туйдыра. Егетнең ятимлектә үткән үсмер еллары эзсез генә калмаган күрәсең, аның күптән яшеренеп яткан үпкә авыруы ачыла. Сабирга шәһәрдән далага күчеп китәргә киңәш итәләр, һәм ул Атбасар волостена пнсарь-тылмач булып урнаша. Хәленнән килгәнчә халыкка ярдәм итә. Шушында үзенең беренче иҗат тәҗрибәләрен ясый. Патшаны бәреп төшергәч, С. Шәрипов тулысынча революцион эшкә чума. Хәтәр юллар, төрле маҗаралар аны сагалап кына тора, тиф белән авырый, берничә талкыр үлемнән кала. 1922 елны ул инде Акмолла каласында губерна азык-төлек комиссары, аннан губерна башкарма комитеты председателе. Шул ук вакытта Казагыстан партия Үзәк Комитеты һәм Казагыстан хөкүмәте члены да Шушы елларны С. Шәрипов иҗат эшенә керешә. Губерна һәм республика вак»<<- лы матбугатында да актив язып тора. 1926 елны аның «Алтыбасар» исемле хикәяләр җыентыгы чыга. Бу җыентык казакъ әдәбиятында крестьян тормышына багышланган беренче китап була. Соңрак аны Мәскәүгә чакырып алалар, иң җаваплы эшләрнең берсенә — яшь Совет хөкүмәте нефтькә мохтаҗ вакытта «Эмбанефть» трестына башлык итеп куялар. Бу эшкә С. Шәрипов унбиш ел гомерен бирә, нефть өлкәсендә фәнни хезмәтләр яза. Шулай итеп С. Шәрипов күңеле тарткан әдәби хезмәт белен ял вакытларында гына шөгыльләнә ала. әмма, шуңа да карамастан, «Алтыбасар* повестенең тулыландырылган вариантын бастыра, бер-бер артлы «Бикбулат* повестен, яратыл укыла торган «Сәлия» романын, шәрык дөньясына багышланган «Ләйлә» һәм «Ру?“ ^пан» әсәрләрен, күп санлы хикәяләрен, очеркларын иҗат итә. Казакъ халкы якташыбыз С. Шәрнпоаның революцион эшчәнлелөгенә, совет хөкүмәтенә күрсәткән хезмәтләренә һәм әдәби иҗатына югары бәя бирде. 1959 елмы Хазагыстанда аның ике томлык әсәрләре дөнья күрде, ул әсәрләр бүген дә кәт- кат басылып тора, төрле телләргә тәрҗемә ителә. Түбәндә Сабир Шәрнпоаның ике хикәясе тәкъдим ителә