Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРЛЕСЕННӘН

КУШАМАТЛАР ТАРИХЫННАН

Кушамат — авыз иҗатының үзенчәлекле бер тармагы, аңарда халык акылының тирәнлеге, фикер һәм тел үткенлеге чагыла. Аның үз макса» ты, эчтәлеге, җыйнак формасы һәм үзенә күрә кыскача гына тарихы да бар. Фольклорның барлык жанрлары кебек үк, ул халкыбызның бай тормыш тәҗрибәсе, күзәтү җитезлеге, иҗади сәләте җирлегендә барлыкка килә. Кушаматларда халыкның борынгы һәм соңгырак заманнардагы тормышы, хәл- әхвәлләре, кешеләрнең теге яки бу затка мөнәсәбәте, кешенең үз-үзен тотышы һәм әхлакый йөзе үзенчәлекле кыска формалар аша яктыртыла. Аларның күпчелеге кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны, кешеләрнең үзара мөгамәләсендәге кимчелекләрне ачы тәнкыйть астына алулары белән, әхлакый бозыклыкны, начар гадәтләрне кисәтү үзлекләре белән әһәмиятле. Кушамат — табигате белән катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Шулай да кушаматларның элекке чорларга хас булганнары аркылы без хезмәт ияләренең революциягә кадәрге авыр тормышын, җәфалы кичерешләрен күрәбез, өстен катлауларның җәбере, руханилар, түрәләрнең әр-хуры астында сыкранып яшәүләрен күзаллыйбыз. Халкыбыз элек кушаматларга бай булган. Борынгы заманнарда кушаматсыз кешеләр бик сирәк очрагандыр. Бүгенге социалистик җәмгыятьтә исә кушаматларның активлыгы нык кими, чөнки аның социаль җирлеге тарая бара. Яңа шартларда алар нигездә теге яки бу шәхеснең характер үзенчәлекләрен ачыклауга, аның ялгызлык исемен тагын да калкурак итеп күрсәтүгә хезмәт итәләр. Кушаматлар шулай ук билгеле бер төбәктәге адаш кешеләрне бер-берсеннән аерып күрсәтү өчен дә кулланыла. Соңгы заман кушаматларының күбесе, әлбәттә, яңача, чорыбызга хас үзгәчә эчтәлектә барлыкка килә (Комсомол Рәхи, Партизан Сәлим, Комитет Гариф, Егерме- бишмеңче Сабир, Колхоз Левитаны һ. б.). Дөрес, алар арасында кешедән көлү, кемнедер кимсетү өчен генә кушылганнары да юк түгел, ләкин алар тормыш чынлыгы тудырган уңай эчтәлекле кушаматларга күләгә төшерә алмыйлар. Без биредә укучыларны кайбер кушаматларның тарихы, ничек һәм нинди шартларда килеп чыгулары белән таныштырып үтәргә уйлыйбыз. Алар кушаматларның көнкүрештә тоткан урыннарын тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итәр. Ата Хәерниса Революциягә кадәр безнең авыл бик ярлы, бик кечкенә иде. Анда хуҗалыклар саны да иллеалтмыштан артмагандыр. Безнең ише малай-шалайларга аларның һәрберсе таныш. Без һәркемнең исемен гене түгел, кушаматын да беләбез. Шунсыз мөмкин дә түгел. Авылда адашлар азмыни) Абайламый йөрсәң, ялгышуыңны көт тә тор. Мондый вакытта безгә адаш абзыйлар һәм адаш апайларның кушаматы ярдәм итә иде К Әниләребез берәр йомыш кушып, безне Түбән очтагы берәүгә (мәсәлән, Хәерниса абыстайга) җибәрә башласа, без аның кушаматын сорамый булдыра алмыйбыз. Авылыбызда Түбән оч бер генә булса да, анда Хәерниса апалар икәү бит! Аларның берсен Ата Хәерниса дип йөртәләр иде. Бу авыр кушамат аңа тикмәгә генә, кызык өчен генә бирелмәгән. Аның, кечкенә генә булса да, үзенә күрә «тарихы» бар. Хәерниса түтинең ире эшкә яраксыз авыру иде, солдат хезмәтен үтеп, шуннан чирләп — Чирле Шәрәфигә әйләнеп кайткан ул. Шуңа күрә тормышның бөтен авыо йөген Хәерниса түти гомере буе берүзе тарткан, бала-чага тәрбияләгән, иген иккән, терлек-туар асраган. Без бала чакта ул, шактый олы яшьтә булуына карамастан, ирләр белән беррәт- тән бөтен эшне башкара: француз яулыгы өстеннән иренең мескен бүреген киеп, биленә аның кызыл эзәрен бәйләп ала иде дә, тегермәнгә бара, җыенга чыга, базарга йөри иде. — Йөрми хәлем юк! Атабыз авырый бит, —ди торган иде ул. Бу бичара хатынны иске тормыш әнә шулай җәберләгән, аңа шул заманда ирләр генә башкара торган авыр эшләрне дә йөкләгән һәм, җитмәсә, әлеге хурлыклы кушаматны да тагып, яралы йөрәген әрнеткән. Билгеле булганча, ул заманда хатын-кызларга җыенга чыгу, базарга бару гаеп санала иде. Шуңа күрә авылның диндар картлары Хәерниса түтине дә ирләр эшен» катнашудан туктатырга тырышып караганнар: — Хатын-кыз башы белән мир эшенә тыгылмасын! — Базар буенда ирләр күңелен аздырып йөрмәсен! — дип ярсыганнар. Эшне муллага җиткергәннәр. Әмма ул ярсып кына эш барып чыкмаслыгын яхшы аңлаган, шуңа күрә, шәригатьчә итеп, бер хәйлә («хәйләи шәргый») корган: — Кушаматы ата булгач, кыяфәте дә ирләргә охшасын: башында—бүрек, билендә эзәр булсын! Шунсыз җыенга чыкмасын, базарга бармасын! — дип, дин хөкемен җиткергән Хәерниса абыстайга. Авыл фанатиклары мулланың бу фәтвасы белән килешкәннәр: — Башында — бүрек, билендә эзәр булгач, ирләрдән ни аермасы кала аның! Йөрсен шунда ни ир. ни хатын булып! — дигәннәр. Хәерниса түтигә, әлбәттә, мулла кушканга буйсынудан башка чара калмаган. Шушы вакыйгадан соң инде ул кушаматы белән генә түгел, кыяфәте белән дә Ата Хәернисага әверелгән һәм, авыр язмышын каргый-каргый, тирән сагыш эчендә гомер кичергән. Туры килсә килә бит: бу Хәерниса түтинең күршесе дә Хәерниса исемле иде. Шуңа күрә, беренчесе белән бутамас өчен, аңа да кушамат такканнар—Ана Хәерниса дип йөртә башлаганнар. Бу мескен хатын, җаны әрнегәнгә түзә алмыйча, күрше адашын тирги икән: — Минем башыма бәлагә син ата булгансың, — ди икән. Ата Хәерниса бүреген тагын да басыбрак кия икән дә: — Син миңа рәнҗемә, күрше, эзләп алган кушаматым түгел!—ди икән. Тегесе һаман сукрануыннан туктамаса, монысы, ачуын-мәзәген бергә кушып: — Атасы булгач, анасы да кирәк бит инде, күрше! — дип куя икән. «Күшәми» Күршебез Әкмәл абзый аз сүзле, авыр сөякле бер кеше иде. Аның яшьлек еллары ягада 1 үткән. Олыгая төшкәч, революция алды елларында гына, бөтенләйгә авылга кайтып, крестьян хезмәте белән көн итә башлаган. Хатыны да үзе төсле сүзгә саран иде, аяк өсли йокымсырап йөри иде. Шуңа күрәдер, Әкмәл абзыйны, Түбән очтагы Елгыр Әкмәл белән бутамас өчен. Үшән Әкмәл дип, ә хатынын Йомык Сәхия дип йөрделәр .Көнкүрешләре авыр иде, ничек кирәк алай бер мүкләк сыер асрадылар. 1 Ягада — читтә. Көннәрнең берендә Әкмәл абзый шул мүкләген сатып (бераз акча да естәптер инде), Яңа базардан үзе белән яшьтәш, үзе төсле үшән, чагыр күзле җирән алаша алып кайтты. (Кеше рәтенә кереп булмасмы, янәсе.) Ат алып кайткач, куанычы куенына сыймый Әкмәл абзыйның. Көне-төне алашасы янында чуала, хәлдә бары белән сыйлый ул аны: башагын да болгатып бирә, солысын, печәнен дә алдыннан өзми. ♦ Алаша юаш та, күндәм дә булып чыга. Тик аның кайбер гадәтләре генә сәер- = рәк тоела Әкмәл абзыйга. = Үзе болай азыкка да һәвәсле күренә: солысына да сузыла, печәнен дә авыз итеп - карый, әмма ләкин берсен дә кинәндереп ашамый, чемченә генә... «Азык талымлый = булса кирәк,— дип уйлый Әкмәл абзый,— назлы кунакмыни! Кыстаганны көтәдер < ахры...». а. Тагын бер сәер гадәте билгеле була алашаның: алдындагы азыкны, сөмсез сы- ” ер кебек, астынөскә китереп, айкал ташлый да, хуҗасының Йомык Сәхиясе төсле. 5 аяк өсли йокымсырап тик тора! Анысы гына бер хәл: күшәми дә икән әле ул! Әкмәл абзыйның күңеленә, барыннан да бигрәк, менә шул нәрсә шом сала Ни өчен күшәми соң әле ул? Чирлеме икән әллә? Хайван булсын да күшәмәсен имеш! Әнә аның мүкләк сыеры бар иде: бүселгәнче ашый да ята. ята да күши иде бит— Шулай да өмет өзәргә ашыкмый әле Әкмәл абзый. «Рәтләнеп китәр әле, шәт Хайван булса дә, җан иясе бит. Ятсына торгандыр. Ияләшә төшкәч күшәр әле», —дип «оана ул. Шулай эчтән генә сызланып йөри, шик-шөбһәләрен Сәхиясенә дә сиздерми Әкмәл абзый. «Үшән алаша кебек, йокымсырап йөри бирсен... Югыйсә, йокысыннан айнып, ярсып китүе бар. Аз булмады аның мондый чаклары... Сыер дуласа, аттан яман, диләр бит»,— дип уйлый. * Ләкин иртәгесен дә шул ук хәл: алашаның бер дә рәтләнер исәбе юк, ятмый да, күшәми дә! Чагыр күзләрен ачалак-йомалак иткәләп, йокымсырап тик тора! «Хәерлегә түгелдер бу!»—дип шомлана Әкмәл абзый һәм. күңеленә юшкын булып утырган бу хафадан арыну өмете белән, Гыйбуч карт янына киңәшкә керә. — Алашадан уңмадым, ахры,— ди Әкмәл абзый. — Нигә алай дисең? Начар ашыймы әллә? — Ашавын ашый да. — Алай булгач, нигә пошынасың? Ашаган малда өмет бар, диләр бит. —• Ашавын да ашый ул, Гыйбадулла абзый, әмма никтер бер дә күшәми, шул эчне пошыра. Чирлеме икән әллә дип куркам. — Әй, энем, энем. Ат күшимени! Шуны да белмисеңмени? Дөньяда лабаса син! Сыер түгел бит ул!—ди карт. Бер мәлгә аптырап кала Әкмәл абзый, аңын җыя алмыйча миңрәп тора. — Йөрмә кеше көлдереп! Берәүгә дә сөйли күрмә моны! Кеше ишетсә, адәм мәсхәрәсе булырсың, — ди Гыйбуч карт Бу күңесез хәлне Әкмәл абзый берәүгә дә сейләми. әлбәттә Кемнең, үзе теләп, адәм мәсхәрәсе буласы килсен, ди. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, бу хәбәр икенче көнне үк бөтен авылга тарала. — Үшән Әкмәлнең алашасы күшәми икән, ха-ха-ха! Соңыннан гына белә Әкмәл абзый: күрше килене Такылдык Сәрия тараткан икән бу хәсрәт хәбәрне. Әкмәл абзый Гыйбуч картка зарын сөйләгән чагында, почмак якта Сәрия дә булган, барысын да үз колагы белән ишетеп торган икән. Менә шулай искәрмәстән генә ике кушаматлы була да куя Әкмәл абзый! Берәүләр Үшән Әкмәл дисә, башкалары Күшәми Әкмәл диләр. Тора-бара бу күңелсез хәл кушамат кына булып калмый, мәзәккә әйләнеп китә. Җор телле кешеләр хәтта такмак та чыгарып өлгерәләр. ШОР II Ф С АЛКИН Әкмәл абзый алашасы Үшән дә, күшәми дә; Үшән Әкмәл кушаматы Әйләнде «Күшәмнягә. Әкмәл абзый баеды хәзер: Ике кушаматы бар. Җигим дисә, чагыр күзле Карт алаша аты бар. Бу вакыйгага күл еллар узды. Әкмәл абзый күптән гүр иясе инде. Үткән ел мин, авылга кайткач, Сәхия әбине очраттым. Ул озак еллар буе фермада алдынгы савучы булып эшләгән, аны бик олылап, лаеклы ялга озатканнар. Элекке Йомык Сәхия дигән авыр кушаматы инде күптән онытылган. Хәзер аны «Безнең Сәхия әбиебез» дип, «орденлы әбиебез» дип кенә йертәләр. Мин аның белән озак сөйләшеп утырдым. Үткән заманнарны искә тешердек. Мәрхүм Әкмәл абзый Такылдык Сәриягә гомере буе рәнҗегән: «Шул гына мине кеше арасында хур итте. Берьюлы ике кушамат күтәреп йөри-йери, бөкрем чыкты»,— дип сыкрана торган булган ул. Сәрияне дә искә алдык. Сәхия әби аның турында бер мәзәк сөйләп алды. Бер елны Сәриянең ире колхозда плугарь булып эшләгән. Хезмәт көне дә күп чыга икән. Сәриягә менә шул җитә калган, очраган берәүгә сөйләп, мактанып йөргән. — Умыра сутыйны минем Хәйбулла!—ди икән. Шулай мактанып йөри торгач, халык аның үз сүзен үзенә кушамат итеп таккан. Кем дә булса берәү: «Кайсы Сәрия?» — дип сораса, икенчесе аңа: «Такылдык Сәрия!»—дип җавап бирә, ө өченчесе: «Умырау Сәрия!»—дип өстәп куя икән. Сәхия әби, шушы мәзәкне сөйләп бетергәч, тагын картын искә төшереп алды: — Әкмәл абзаца икенче кушаматны менә шул Такылдык Сәрия таккан иде бит. Хәзер инде үзе дә ике кушамат күтәреп йөри... Мәрхүм картымның каргышы төште аңа!—дип куйды. ШӘРИФ САЙКИН,