Логотип Казан Утлары
Очерк

ШАМИЛ БАТЫР

 

 

Искиткеч кечпе кешеләр. Аларның исеме — көрәшче, һәм Шуның белән бөтенесе әйтелгән. Эрнест Хемингуэй, ренерлар советы ике сәгатьтән артык киңәшә инде. СССР җыелма командасына кандидатларның һәммәсенә аерым тукталалар, аларның халыкара аренада ирешкән уңышлары турында сөйлиләр. Рөстәм Казаков, Валерий Резанцев, Анатолий Рощин, Николай Яковенко, Анатолий Назаренко, Җамал Мегре- лишвили исемнәре аталуга, атлетларның бөтен спорт биографияләре күз алдына килеп баса. Икешәр-өчәр мәртәбә Европа һәм дөнья чемпионнары, Мехико Олимпиадасында катнашканнар. Тренерлары аларның Мюнхенда сынатмаячагына ышандыра. Шамилнең тренеры Николай Николаевич Пархоменконың әллә ни әйтер сүзе юк. яшендә, ике тапкыр СССР чемпионы. Халыкара ярышларда да онытмаска кирәк. Шамил дә, Роман да бер категориядә — 68 килограммга кадәр үлчәүдә чыгыш ясый. Романның күкрәге Европа һәм дөнья чемпионатлары алтын медальләре белән тулы. Шундый данлы спортчыны калдырып, дөнья пәһлеваннарын бөтенләй күрмәгән Шамилне алырга ярыймы соң? Сөйләшә, бәхәсләшә төргач, көрәшчеләрне келәмгә чакыралар. Шамил бер ай чамасы гына элек Роман белән Ульяновскида СССР чемпионатында көрәшә. Ул очрашуның нәтиҗәсе илебез беренчелегенең алтын медале язмышын хәл итә. Зур бүләкне баллар исәбе белән Хисаметдинов ала. Бу юлы келәмгә чыгуның характеры бөтенләй башка: судьялар ролендә — тренерлар советы членнары, залда тамашачылар юк. Келәмнең бер ягында — бай тәҗрибә,. катнашканы юк. Олимпиада йөге авырлыгын үз җилкәләрендә татыган тәҗрибәле тренерлар сагаеп кала. Бәхәс башлана. — Бик яшь. Келәм батырларын күрүгә коелып төшәр. — Мехикода безнең командада бердәнбер алтын медаль откан Роман Руруаны — Хисаметдинов 21 икенчесендә — яшьлек. Шамил дүрт тапкыр денья чемпионы, Токио Олимпиадасының — көмеш, Мехиконың алтын призеры белен бил алыша. Ни әйтсәң дә, Роман бик көчле, классик көрәш алымнарын ашыкмыйча, кабаланмыйча гына куллана. Хисамет- динов та чын холкын, бөтен осталыгын, ихтыяр көчен күрсәтә. Титуллы көндәшен баллар исәбе белән тренерларның барысын да ышандырып ота. Икеләнергә урын калмый. Мюнхен Олимпиадасына путевканы аңа бирәләр. ф Бу XX Олимпия уеннарының беренче һәм иң кечкенә имтиханы гына әле. Алда _ яшь көрәшчене драматизм һәм сенсацияләр белән тулы Олимпиада турниры көтә. 2 Зәп-зәңгәр спорт костюмнарына СССР Дәүләт гербы төшерелгән совет олимпия- < челәре Мюнхенга уеннар башланырга бер атна калганда килә. Олимпиада авылы рухы- _ на күнегергә кирәк. Шамил чит илдә беренче генә тапкыр. Бавария башкаласының Н XX Олимпиада үзәге ител сайлануы миллионнарча кешеләрнең күңелендә каршылык- < лар дулкыны уятуын Шамил яхшы белә. Мюнхен — сыраханәләр белән тулы шәһәр. “ Аның «Пена» дип аталган сыраханәсенең залы берьюлы 5 мең кеше сыйдыра. Янын- ♦ да шау-шу. а Җир шарының төрле якларыннан җыелган олимпиячеләрне мондый арзан күңел “ ачулар кызыксындырмый. Олимпиаданы халыклар арасында дуслык уеннарына әве- о. релдерергә килгән төрле илләр яшьләре мондый «сарайларны» читләтеп үтәләр. ™ Мюнхен — алар өчен эшчеләр шәһәре, пролетариатның данлы традицияләре булган _ шәһәр. 1919 елда, революцион бәрелешләр чорында, Мюнхенда Бавария совет республи- и касы игълан ителә. Озак та үтми, кораллы реакция аны тар-мар игеп ташлый. Хәзер монда реакцион Штраус партиясе — христиан-социалистлар союзы хаким- п лек итә. Мюнхен промышленностеның хуҗалары илнең төп реакцион көчләрен тәш- * кил итә. Штраус партиясе Баварияне ультралар, реваншистлар һәм неонацистлардан торган реакциянең сыену урынына әверелдергән. Әлбәттә, вакыт үтү белән чор үзгәрә бара. Бу көчләр, 50 нче һәм 60 нчы еллар башындагы кебек. Көнбатыш Германия политикасында беренче скрипка ролен үтәмиләр инде. Шулай да аларның чыгышлары, таләпләре һәм пропагандалары Бавария башкаласы тарихындагы кара сәхифәләрне искә төшерергә мәҗбүр итә. Моның шулай икәнен Шамил үз күзләре белән күрә. XX Олимпиада иле һәм башкаласы белән якыннанрак танышырга омтылу бик табигый иде. Хисаметдинов, көрәшчеләр командасының комсоргы буларак. Мюнхенда 0. И. Ленин исеме белән бәйле урыннарга барырга тәкъдим итә. Ләкин совет олимпиячеләренә тапшырылган юллар белешмәсе китабында Мюнхенда Владимир Ильич яшәгән һәм революцион эш алып барган йорт та, аның урамы да күрсәтелмәгән. Көрәшчеләр Бавария башкаласы үзәгендә олимпиячеләргә хезмәт күрсәтү өчен оештырылган copay-белешү бюросына киләләр. Монда да истәлекле йортның кайдалыгын әйтә алмыйлар. Безнең делегациягә Мюнхенның эшче-ветераннары ярдәм итә. Алар В. И. Ленин яшәгән йортның төгәл адресын атыйлар: Кайзерштрассе. 46. Шамил, командадашлары кебек үк. тарихи йорт янына горурлык хисләре белән бара һәм күл нәрсә белеп китә. Прогрессив җәмәгатьчелекнең зур тырышлыгы белән 1968 елның 29 апрелендә 46 нчы йорт янына Мюнхенның йөзләрчә эшчеләре җыелган. Анда Ленин барельефы төшерелгән мемориаль такта ачуга багышланган митинг үткәрелә. Мәрмәр тактаны ясау өчен акчаны эшчеләр җыя. Аның авторы — танылган скульптор Карл Опенридер. Хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы барельефы астына рус һәм немец телләрендә болай дип языла: «Бу йортта 1900 ел сентябреннән 1901 ел апреленә кадәр Совет дәүләтенә нигез салучы Владимир Ильич Ленин-Ульянов торды» Шул истәлекле көннән соң монда һәрвакыт кызыл канәфер чәчәкләре балкып тора. Ләкин хәзер Кайзерштрасседагы 46 нчы йортта мемориаль такта юк. 1970 елның 9 нчы декабрь таңында фашист элементлары йорт янында бомба шартлаталар... Истәлекле йорт янына совет олимпиячеләренең килүен белгәч, бирегә эшчеләр җыела. Алар мемориаль тактаны яңадан булдыру өчен Мюнхен властьлары алдына иләп куюларын сөйлиләр... Тантаналы төстә XX Олимпия уеннары ачыла. Олимпия паркында биш боҗра үреп тешерелгән ак, яшел һәм зәңгәр флаглар җилферди Зарыгып көткән минутлар. Мең тапкыр көчәйтелгән динамиклардан тантананың Шамил (сулда) Олимпиада келәмендә. башлануы турындагы сигнал яңгырый. Стадион уртасыннан «Альп мөгезе» дип аталган алтышар метрлы агач уен коралларында уйнап, музыкантлар үтә. Күптәнге гадәт белән стадионга беренче булып Олимпия уеннары иле вәкилләре— Эллада командасы чыга. Аннан соң латин алфавиты тәртибендә колонна артыннан колонна агыла. Капкадан Советлар иленең зур кызыл флагы күренүгә, тамашачылар СССР олимпиячеләрен алкышларга күмә. Илебезнең иң көчле, иң җитез һәм иң оста егетләре һәм кызлары арасында спорттагы язмышларын Татарстанда башлаган көрәшчеләр Шамил Хисаметдинов һәм Виталий Кузнецов, футболчылар Виктор Колотов һәм Геннадий Еврюжихин да бар. .. «Рингер-Халл» залындагы дүрт келәмдә классик көрәшнең Олимпия турниры гаять кайнар башланып китә. Әле Шамилгә чират җитмәгән. Ярым җиңел үлчәүдә көрәшүче татар егете Рөстәм Казаков беренче очрашуына әзерләнә. Ул дөнья берен- челегенә ике ярышта ике алтын медаль алды, чемпионатның иң оста көрәшчесе дип танылды. Әфганстаннан Алам Мирны Рөстәм уенчык кебек кенә йөртә. Ә алтын медальгә кайвакыт бер мизгел җитеп бетми. Рөстәм булып Рөстәм дә чемпион исеменнән колак кага язды. Болгар Христо Трайков белән очрашуда соңгы ун секундта бер балл оттырды, Трайков җиңде. Калган очрашуларда Рөстәм келәмдә ут уйнатты. Поляк Юзеф Липенны һәм грек Отон Мосхидисны аркаларына салды. Япон Икуа Ямамота һәм венгр Янош Варгны баллар белән отты. Ә Шамил күзәтә дә күзәтә. Рөстәм финалда үзен ничек тотар? Көндәше Германия Федератив Республикасыннан Ханс-Юрген Вайльне трибуналардагы меңләгән ватандашы яклап тора. Тик Вайль келәмдә аркасы белән ятып кала. Рөстәм Казаков — Олимпиада чемпионы! Тагын биш минуттан Шамилне келәмгә Олимпиададагы беренче очрашуына чакырачаклар. Ул тренеры Пархоменко белән чишенү бүлмәсенә үтә. Икесе дә борчыла, дулкынлана. Николай Николаевич моны шәкертенә белдерергә теләми, аны тынычландырып: — Үзеңне тыныч тот. Сак бул, — ди. Шамил тренерның зәгыйфь тавышыннан һәм бераз калтыранган кулыннан моны үзен тынычландыру өчен әйтүен аңлый. Шамил үзәк келәмгә атлый. Аягына зәңгәр тасма бәйләр алдыннан ул остазына «арады. — Борчылмагыз, Николай Николаевич. Күңелендә бер уй: тренерлар, иптәшләр, спорт данын саклауны ышанып тапшыр* ган Ватан алдындагы җаваплылык. Төрек Сәет Хисирли белән көрәшә башлавының беренче минутларыннан ук Хиса- * метдинов кабаланмый гына баллар җыя, сабыр гына йөри. Тактика. Беренче әйләнеш— сынау гына. Баллары унсигезгә җитә — бәхәссез өстенлек. Тамашачылар безнең атлетны ошата, аның келәмгә чыгуын түземсезлек белән < көтеп ала. Спортчының елмаюы, тынычлыгы, ачык холкы, көрәш алымнары һәм көче _ били аларны. Беренче җиңү егеткә көч һәм рух өсти. Башка очрашуларга ул күтәренке күңел, < тагын да күбрәк җаваплылык хисе тоеп чыга. Алтын медальгә төп кандидатларның ~ берсе дөньяның экс-чемпионы румын Симьон Попескуга тын алырга да ирек бирми ♦ безнең атлет. Судьялар Румыния спортчысына әкрен көрәшкәне өчен оттырыш яза. о Аны җиңү вакытыннан элек яулана. Совет баһадирының көндәшләре сагая төшә: Хисаш метдиновны җиңү — авыр эш. Ул бер генә юлны сайлый— алга, һаман алга, һөҗүмгә! о. Егет шул һөҗүме белән калган җиңүләргә дә ачкыч таба. Мисыр көрәшчесе Габер п Мөхәммәтне Хисаметдинов алты минут ярым дигәндә аркасына сала, поляк Анджей Супрон белән очрашуда саф җиңүгә ирешә. Олимпиадада бишенче очрашуы иң авыр һәм кыен очрашуларның берсе була, и Болгар Стоян Апостолов, Шамил кебек, келәмгә бер штраф очко белән чыга. Апосто- £ лов, беренче чиратта Хисаметдиновны үзе аша ыргытып, кыйммәтле балл ала. Пархо- го менконың төсе китеп кала. S — Шүрләп куйдым. Салкын тир бәреп чыкты, — дип искә ала ул минутларны Николай Николаевич. — Шамил борчылуымны сизенде шикелле. Келәм уртасына атылып чыкты да, Апостолов алымын кабатлап, балларны тигезләде. Хисаметдинов бу очрашу турында үзе болай сөйли: — Апостолов — кыю көрәшче, техникасы әйбәт. Гонг тавышы яңгырарга минут ярым калгач, алга чыктым. Көчем беткән иде инде: томан эчендә йөргән төсле, һөҗүмгә ташландым. Күкрәккә күкрәк терәлдек. Ахырда икебез дә егылдык, келәмдә ятабыз. Стоянны күтәреп алып киттеләр, мин ял бүлмәсенә көч-хәл белән генә чыгып җиттем. Җиңү тренерларның күңелен күтәреп җибәрә. Соңгы очрашуга чыгар алдыннан зур тәҗрибәле Пархоменко: — Кабынып китәсе түгел. Күп көч түкмә, сиңа балларда отыш та җитә, — дип киңәш итә. Ә Шамил беренче тапкыр остазы белән килешмәскә була. — Юк, мин итальян Джан-Маттео Ранцины аркасына салырга тиеш. Олимпиадага очраклы рәвештә генә барды дип уйламасыннар... һәм Шамил сүзендә тора — Ранцины җиңә. Мюнхенга җыелган көрәш «йолдызларыннан» 23 кеше арасында Хисаметдинов үз үлчәвендә «дөньяның җыелма командасын» җиңел, ленинградлы Анатолий Рощин кебек, финалда көрәшмичә үк XX Олимпия уеннары чемпионы дигән мактаулы исемгә лаек була. Ш- Хисаметдинов илебез җыелма командасы составына зур җиңүләрсез һәм зур титулларсыз гына, данга күмелмәгән билгесез көрәшче буларак кергән иде. Мюнхендагы уңышыннан соң яшь чемпион коллективта нык һәм хаклы урын ала. Мәскәү өлкәсе спартакчысы 1973 елда бер генә халыкара турнирдан да читтә калмый. Олимпиада бүләге янына Европа чемпионаты, бөтендөнья уньрерсиадасы һәм, ниһаять, дөнья беренчелеге алтын медальләрен өсти. 22 яшендә көрәшчеләрнең дөнья күләмендәге ярышларында Шамил алмаган иң югары бүләк капмый инде. Җыелма команда ветераны, авыр үлчәүдә Олимпия уеннарының кырык яшьлек чемпионы Анатолий Рощин, келәм белән саубуллашкач, тренерлар уйга калалар: коллективны яңа җиңүләргә кем туплар, остазларның ышанычлы ярдәмчесе кем булыр! Иптәшләре лидерлык роленә иң яшь чемпион Хисаметдиновны тәкьдим итәләр. Көрәшчеләр комсоргы Шамил Валерий Резанцев һәм Рөстәм Казаков белән бергә ветераннар советы төзи. Бу абруйлы совет яшь атлетларга җыелма команданың данлы традицияләрен өйрәнүгә, тәртипне ныгытуга ярдәм итә. Җыелма команданың баш тренеры В. М. Игуменов: — Хисаметдинов һәркемгә карата таләпчән һәм гадел. Иптәшләрен беркайчан кыен ситуациядә калдырмас. 1975 елгы дөнья чемпионаты алдыннан ул җәрәхәтләрен дәвалый иде. Ярышларга бара алмады. Үзе урынына Нельсон Давидянны тәкъдим итте. Дөрес күрә белгән. Давидян Польшадан алтын медаль белән кайтты. Ш. Хисаметдинов, авыру сәбәпле. XXI Олимпия уеннарына бара алмый калды. Әмма тренерлар һәм көрәшчеләр ерак Монреальдә аның ярдәмен тоеп яшәделәр. Олимпиада командасын әзерләгәндә комсорг турыдан-туры катнашкан иде. Безнең классик көрәш осталарыбызның унысы да Канададан Олимпиада бүләкләре белән кайтты. Алексей Шумаков, Виталий Константинов, Сурен Налбандян, Анатолий Быков, Валерий Резанцев, Николай Балбошин, Александр Колчинский — алтын, Владимир Че- боксаров һәм Нельсон Давидян — көмеш, Фәрхәт Мостафин бронза медаль алды. Шамил җыелма командага тәкъдим иткән Нельсон Олимпиадада бер очрашуны да оттырмады. Тик поляк Казимеж Липенның бер штраф очкосы ким булу нәтиҗәсендә Давидян чемпион исемен ала алмады. Спортта буыннар алышынган кебек, җыелма командада тренерлар да гомергә тормый. Монреальдән соң безнең классик стильдә көрәшүчеләребез халыкара аренада яулаган урыннарын югалта төштеләр. Командага заман рухы кертергә кирРк иде. Бу яңа тренер билгеләү белән эшләнә. Шундый кыен чорда 26 яшьлек Ш. Хисамет- диновка классик көрәшнең СССР җыелма командасы баш тренеры урынын тәкъдим итәләр. Илнең җыелма командасы дилбегәсен гадәттә яшен яшәгән, дөнья күргән аксакалга бирәләр. Өч дистә дә тутырмаган Шамил иң атаклы, үзеннән өч-дүрт яшькә олырак көрәшчеләрнең остазы була алырмы? СССРның зур спорт тарихында мондый яшь баш тренерның булганы юк ич әле. Команданы туплый алырмы? Хисаметдинов алдына тагын әллә никадәр сорау килеп баса. Атаклы хоккейчылар — Евгений һәм Борис Майоровлар, Вячеслав Старшинов үзләре чыгыш ясаган «Спартакпта уенны җайга сала алмадылар. Өлкән тренер булудан баш тарттылар. Икеләнеп торды- торды да — тәвәккәлләде Шамил. Әмма аның эшләре дә ал да гөл китмәде. 1977 елда, баш тренер булып эшли башлавының беренче елында, совет көрәшчеләре Ослода Европа чемпионатында оттыралар, командалар арасында чемпион исемен ала алмыйлар. Хисаметдинов үзе сайлаган юлдан, сынаулар юлыннан читкә китәргә ярамавын, көрәшчеләр дружинасына яңа яшь көчләр тартырга кирәклеген яхшы аңлый. Мәскәу Олимпиадасына әзерлек барышының дөреслеген тормышта сынау зарури. Осло чемпионаты тәмамлангач, безнең тренер янына Швециядән, Болгариядән, Румыниядән, Чехословакиядән коллегалары килә. Алар аптырашта калган. «Классик көрәшне хәзер ничек оештырырга? Кая тәгәри ул? Кемнән үрнәк алырга?» Хисаметдиновка шундый сораулар ява. Чыннан да, Ослода сәер хәл хөкем сөрә: 260 очрашуның 107 сендә судьялар, пассивлык күрсәткән өчен, берәр көрәшчене ярышта сызып ташлыйлар. Классик көрәш көч һәм алымнарсыз була бара. Әмма илебез җыелма командасы тренеры үз позициясеннән чигенми, көрәш техникасын камилләштерү өстендә эшли. Бер ел дигәндә моның уңай нәтиҗәләре Мехикода дөнья чемпионатында ачык күренә. 1978 елның августында Ш. Хисаметдинов шәкертләренең унысы да Мексика башкаласында почет пьедесталына күтәрелә. Аларга алты алтын, бер көмеш һәм өч бронза медаль тапшырыла. Жюри баш тренер Шамил Хисаметдиновны да пьедесталга чакыра. Аның кулына команда беренчелегендә откан өчен көрәшчеләрнең бронзадан коелган фигуралары сурәтләнгән гаять зур приз тоттыралар. Шул тантаналы минутларда журналистларга биргән интервьюсында Шамил болай ди: — Европа чемпионатында оттыргач, өметне өзмәдек. Без ялгышларыбызны искә алдык, дөнья беренчелегенә әзерлекне элек төзегән план нигезендә дәвам иттек. Җиңү — сайлаган юлыбызның дөреслеген раслаучы дәлил. Мәскәү Олимпиадасы келәменә чыгачак совет олимпиячеләренең рухы бай, көче нык булырга тиеш. Ш. Хисаметдиновка бу хакыйкать бик яхшы билгеле. Ул җыелма командага ярдәмчеләре итеп Мюнхен Олимпиадасындагы дуслары Рөстәм Казаков. Николай Яковенко һәм Анатолий Назаренконы чакыра. Көрәшчеләр сайлаганда элекке олимпиячеләрнең фикерләре тәңгәл килә. Ш. Хисаметдинов җитәкчелегендә тренерлар командага үзләре кебек көчле ихтыярлы атлетларны сайларга тырышалар. Алма-Атадан Шамил Сериков, Ростовтан Борис Краморенко һәм көрәш биографиясен Бакуда башлаган Гариф Нифтулаев та—Хисаметдинов ачышлары. Аларның өчесен дә урта кул көрәшчеләр рәтендә йөртәләр. Баш тренер һич икеләнмичә егетләргә Мехикода дөнья чемпионатында көчләрен сынарга, сәләтләрен һәм характерларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ялгышмый. Өчесе дә остазларын чемпион исеменә лаек булып куандыралар. Өстәвенә Гариф дөнья чемпионатының иң техникалы көрәшчесенә билгеләнгән махсус призга ия була. Тренерны туры сүзле, гадел булуы өчен яраталар. Быел март аенда Минскида Иван Поддубный турниры була. Бу ярышларны классик көрәш буенча дөньяның рәсми булмаган чемпионаты дип йөртәләр. Чөнки анда планетаның иң көчле атлетлары җыела. Мәскәү Олимпиадасына әзерлекнең чираттагы этабы булган бу турнирга безнең атаклы көрәшчеләребез дә, яшьләр дә чакырыла. Арада Казаннан Европа беренче- легеиең көмеш призеры халыкара класслы мастер Анатолий Бозин да бар иде. Шамил якташының чыгышын җентекләп күзәтә. Толя Минскида призерлар сафына чык- маса да, белгечләрдә әйбәт тәэсир калдыра. — Бозин үлчәвендә (48 килограмм) командада лидер юк, — дип сөйли соңыннан атказанган спорт мастеры Хисаметдинов. — Без Казан егетенә ышаныч баглыйбыз, Европа чемпионатына да алып бардык. Континент беренчелегенә ярышларга тагын барачак. Толя, хәзер Олимпиада-80 командасына кандидат буларак, кара эшне гаять зур күләмдә башкара. Аңа әлегә тизлек, һөҗүмнәрнең кискенлеге җитеп бетми. Хәзер аның белән җыелма командадагы минем ярдәмчелөремнең берсе — атказанган спорт мастеры Владимир Зубков шөгыльләнә. Олимпия уеннарына кадәр Толя^а үзен күрсәтү өчен вакыт та, халыкара турнирлар да җитәрлек. Аны Болгариядә, Германия Федератив Республикасында һәм Финляндиядә үтәчәк ярышларда үз үлчәвендә беренче номер итеп куябыз. Хисаметдиновның ялкауларны җене сөйми. Ул үзе яшьтән үк җиңүнең гаять зур физик көч, хезмәт кую нәтиҗәсендә генә яулануын аңлап үсә. Көрәш талантының айлар, еллар буе келәмгә ябышып ятканда гына тулысынча ачылуын яхшы белә иде. Шуның нәтиҗәсендә үзен, тренерын, совет спортын данга күмде. — һөҗүм, һөҗүм һәм җиңү, тик җиңү генә! Көрәшчеләр күп, ә алтын медаль бер генә,—дия иде ул ярышларга керешкәнче. Иван Поддубный мемориалы тәмамлангач, баш тренер ярышларга йомгак ясый. Ул элек үзе чыгыш ясаган үлчәүдә Монреаль Олимпиадасы чемпионы Сурен Нал- бандяннан һич канәгать түгел. Шамил, Мюнхенда алтын медаль алганнан соң, келәмдә бер мәртәбә дә җиңелүне белмәде. Алтын медальләрнең барысын да алып бетерде. Суренга нәрсә булган соң? Элекке дан белән алдырмакчы була. Көндәшләр йоклап ятмый, һаман көрәшә, өйрәнә тора. — Налбандян талантлы атлетны югары класслы көрәшче дәрәҗәсенә зур хезмәт кенә күтәрүен оныткан. Болай булса, аңа җыелма командада да урын юк. — ди Хисаметдинов. Бу Сурен өчен ачы сабак була. Ул хәзер көне-төне келәмдә. Бөтен көчен куеп, үз үлчәвендә элекке данын, лидерлык ролен кайтару өчен тырыша — Менә шундый киң күңелле, туры сүзле ул безнең якташыбыз — Чүпрәле районының Каракитә авылында туган Шамил батыр — чемпион, тренер. Якташыбыз кешеләр йөрәгенә үтеп керә, ачкыч таба белә. Келәмгә чыгучы шәкертләренә аның теләге бер генә һәм ул бик изге: бер вакытта да үзеңне көндәшләреңнән түбән куйма, көчеңә ышан) Шул чакта гына бәхәссез җиңүгә ирешерсең. Аның бүгенге яшь шәкертләре, шушы киңәшне күңел түренә салып, Олимпиада-80 гә яңа көч белән, осталыкларына һөм мөмкинлекләренә тулы ышанган хәлдә әзерләнәләр Баш тренер Шамил Хисаметдинов классик көрәш баһадирларыбызның Мәскәү келәмендә совет спортын яңа баскычка күтәрүдә һәм данга күмүдә көчләрен кыэганмаячакларь.на тулысынча ышана.