Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЗАК ЯШӘҮНЕҢ СЕРЕ

Табигать Шәүкәт Галиевкә берьюлы ике зур бүләк биргән: беренчесе шагыйрьлек булса, икенчесе — юмор хисе! Юмор — тормышның иң четерекле, сикәлтәле урыннарында да үз канатларында күтәрә алган кодрәтле көч; бу «җиденче тойгы» кешеләргә шул кадәр юмарт итеп сирәк биреләдер. Шәүкәт Галиевнең «Шигырьләр, поэмалар» ' җыентыгын һәм, гомумән. бу шагыйрьне, иң элек юморга юмартлык характерлый. Юморны шагыйрьнең бөтен иҗатына, шул исәптән лирик шигырьләренә дә нур биреп торучы, аның иҗат индивидуальлеген, талант үзенчәлеген билгеләүче аерылгысыз сыйфаты дияр идем мин. Китап «Ут кабынгач» дип исемләнгән лирик шигырь белән башлана. Монтер егет авылдагы бер кызга гашыйк булган дигән фикерне әйтү өчен шигырь язып кара әле син! Язуын язарсың да — укучы булмас. Ә Ш. Галиевнең җылы юмор белән өртелгән. шаян очкыннар чәчеп торган шигыре җыр булып китте. Яисә мөлаем күренешләре белән авылда туып-үскән һәркемнең йөрәгенә якын булган «Челләдә» шигыренә тукталыйк. «Казык башларында, авыз ачып тик торучы әлсерәгән итек», кызу кояш астында «каралтыга сөялеп салкын кышны искә төшерүче чана» — болар җәйге авыл пейзажын тулыландыручы детальләр генә түгел, эссе көндә исеп куйган җил кебек рәхәтлек бирүче, бала чак истәлекләренә чумып моңсулана башлаган кешене ел- майтып җибәрүче «витамин»да. «Әткәйгә хат» поэмасы кебек җитди әсәрендә дә шагыйрь бала психологиясен бирүдә нечкә юмор куллана. Әтисе сугышка китүнең ни икәнен аңламыйча «җылы сохарилар» кимереп утырган ваемсыз сабын тора-бара аны кинодагы кебек «гел безнекеләр җырлап алга бара, гел 1 Шәүкәт Галие» Шигырьләр, поэмалар Каван. Татарстан китап нәшрияты. 1978. дошманнар гына егыла торган җир» итеп күз алдына кигерә башлый. Аннан 12 яшьлек малайның фронт өчен бодай ташыганда тыгыз капчыклар өстенә утырып, бәрәңгене мактап ашауларын искә алыйк — үзалдыңа да елмаеп куймый мөмкин түгел. Сугыш темасына, җитди-фәлсәфи темаларга язылган шигырьләрдә юмор булу мөмкин түгел кебек, әмма Ш. Галиев шигырьләрендә кычкырып торган юмор булмаганда да, киная, үткен итеп әйтә белү осталыгы бар. «Сапун гора — Сабын тавы икән» шигырендә: Җиргә сыенып елга үрмәләгән Солдатларны гүя күрәм мин Алар моннан шуышып үткәнгә дә Лврим бүген аягүрә мин... Шул ук вакытта, поэтик образ дәрәҗәсенә күтәрелгән үткен чагыштырулар, төгәл, көчле, тормышчан метафоралар шигырьләрдәге җитдилекне көчәйтә. Борын заман гаҗәп тыныч булган — лса булган су һәм җил шавы. алар озын Вакыт салмак аккан Галәмәт зур булган җир шары! Хәзер — үзгә. Шар да бик бәләкәй Бер хәл булса берәр ягында. Орынмыйча һич тә үтә алмый. Порәгскә килеп кагыла. Менә сиңа шаян шигырь! Тынычлык турындагы җанлы, йөгерек фәлсәфәдә шагыйрьнең күңел түрендәге иң якты уйлары бөреләнә. Шул ук темага багышланган тагы бер шигырьдән өзек китерми калу уңайсыз: Карточкага тешә хәзер монда Башкалага килгән кунаклар Кеше тынгач, бу борынгы тупка Күгәрченнәр килеп кунаклар Аяз квниәр нинди актылар да. Тыныч сулар ииили тоныклар... Агылмаган ракетаны шулай Күрсә иде безне* оныклар! Т Й Шәүкәт Галиев татар телен, Тукай телен шул кадәр яхшы белә, һәр сүзнең музыкаль яңгырашына шул кадәр игътибар итә ки, шигырьләренең һәр юлы үзен- нән-үзе җырлап тора, рифма, ритм уйнаклап бара, аерым сүзләр поэтик бизәккә әйләнә Шагыйрь гади, халыкчан әйтемнәрне дә үз иҗатында бик мул файдалана һәм аларга үзенең наянлыгын, җорлыгын, осталыгын өстәп, кабат халык сөйләменә күчәрлек тәгъбирләр ясый. Тел Шәүкәтнең төп коралы: сүзләр сайлауда ул искиткеч талымчан, гаҗәеп осталык белән аларның үз урыннарын таба белә, алар шигырьнең эчтәлегенә, мәгънәсенә карап, геройның характерын искә алып, хәтта үзләренә рифма булырдай сүзләргә кул изәп, тиешле урыннарга килеп кенә яталар. Мәсәлән: Каз кебек канатланып. Кайттым вйга шатланып. Әйтәм керәкерешкә: — Хатын, чыгар көмешкә! Хатын әйтә — Кем эчкән? Беткән монда көмедҗәң! ..Хатын әйтә: — Җүләр. дн. Әйтсәк кеше көләр, дн. Сылтамый тор казга, дн. Үзен йөрдек базда, ди. Әгәр шагыйрь ихтыяҗ сизеп башка телгә мөрәҗәгать итә икән, анда да ул туган телебезгә кереп, инде көндәлек кулланышта шомара барган, рифмага ятышып торган сүзләрне генә сайлый. Әйтик: Яшермъч > фактны Яздылар бит актны ...Салып куян беретын, Алып бира билетын. Шәүкәт тел белән виртуозларча эш итә, сүзләрне цирктагы жонглерлар кебек уйната. Аның сүзләргә булган талымчанлыгы балалар өчен язылган шигырьләрендә аеруча игътибарга лаек: карасана, «надан» сүзе кайсы яктан гына укысаң да надан була икән бит. Яисә икенче бер шигырьне искә төшерик. Яз җитте, йокы качты. Юкәләр күзен ачты. Гаҗәпләнгән бөреләр Ят бер җирне күрделәр. Урамнар тлп-тар кебек. Машина таптар кебек... Шәүкәт Галиев шигырьләре тел һәм әдәбият укытучылары өчен чын мәгънәсендә хәзинә. Класс сәгатьләрендә педа- гог-тәрбияче мисал итеп китерерлек фикерне ул ап-ачык кына яра да сала: — Ник таптадың бәрәңгене. Хәзер колагыңны борам. — Белмәдем бит. абзыкаем. Колхозныкы диеп торам. Яисә сугышуның ахмаклык, надан әтәчләргә генә хас күренеш икәнен тасвирлаучы «Сугыш чукмары» шигыре. Кемнең шундый хурлыкка төшәсе килер? Бу инде мәктәпкә, беренче класска укырга йөри башлаган «зур кеше» өчен бөтенләй оят. Хезмәт тәрбиясе бирүне максат итеп язылган «Камырша», «Бикмулла», «АлтЬ<н куллар», «Җир тәмлеме» һ. б. шигырьләр дә уңышлы. Табигатьне саклау темасы исә «Кеше урман кисә...», «Бер йортлы шәһәр», «Имән ни дигән?» «Көрәшәләр», «Керпе таптык» шигырьләрендә сабый күңелен сискәндерерлек һәм аның күңеленә кереп калырлык детальләр аша ачылган. Ә кечкенә генә лирик миниатюра — «Болында» шигырендә нинди нечкәлек һәм нәфислек белән кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш тасвирлана. Табигатькә карата шәфкатьле, игътибарлы булырга өйрәтү, гомумән, баланы нечкә күңелле, миһербанлы, кешелекле итеп тәрбияләү дигән сүз. Гомумән, шагыйрь — балалар өчен үзе бер тәрбия мәктәбе, ул аларны дөнья беләк дә таныштыра, табигатьне яратырга да, эш сөяргә дә. гадел булырга да, әдәпле булырга да өйрәтә. Табада пешеп тора. Табынга төшеп тора. Кайнар! — ялан кул тотма. Тәмле! — телеңне йотма. Снн телең йотсаң Нәбирә, Кем рәхмәт әйтер әбигә? Шәүкәт Галиев һаман шаярып кына тормый, әлбәттә. Тиешле урында бик җитди дә була белә. Аның шигырьләренә әле- дән-әле авыл темасы, җиргә, икмәккә, игенчегә мәхәббәт темасы килеп керә. Яңгырлар яумый торса, ул игеннәр өчен үзе сусый, өзелгән башак тузанда аунап ятканын күреп сызлана. Туган як күренешләрен, иген кырларын тасвирлаган юлларда моң сизелә. Басулар өстендә сагыну хисләре йөзә. Ул йөргән тузанлы юллар, көпчәк эзләре моң белән тулган. Әмма биредә дә Шәүкәт Шәүкәт булып кала, ул озаклап моңаерга, сагышларны сузарга яратмый — укучыны тиз генә яктыга, кояшка алып чыга — шигырьләрдә яңадан да оптимистик рух өстенлек ала. Сагыш, моң тулган иркен басулар кисәк кенә якты чыганакка әйләнә: . Тургайлар сузган Кылга кагылып Җил үтә көйләп. Җир очып чыгар Кебек пырылдап Арыштан кинәт. Яисә: ...Чыгамын да да иртән басуларга Шөкераиа кылып йөримен — Тургай өстендәге күк имни дә Тургай астындагы җир имин. Безнең халыкның борын-борынгыдан килгән күркәм сыйфатларының берсе ул — сабырлык һәм шөкерана хисләре. Бер генә строфа белән шушы олы, изге хисне (әйе, әйе, мул иген басуларына карап шөкерана итү, «ирнең, күкнең иминлеге өчен куану «исләре шулай аталырга хаклы) бирү осталык та, җитдилек тә таләп итә. Ш. Галиев тормышның төрле өлкәләренә актив үтеп керә торган әдип. Ул әдәбият, шигърият, аларның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында да уйлана. Китапта аның элек бер җыр язып та халык күңеленә кереп калган «зур шагыйрьләр» булуы, ә хәзер йөзәр җыр язып та кеше күңелен тибрәндерә алмаган «вак шагыйрьләр» очраштыргалауга пошынуын тасвирлаган парчалар бар. Бу темага ул кабаткабат кайта электән үк күңелдә берничә шигъри парчасы утырып калган: Тәүге җырларымның туган җире Басу юлы. арыш арасы. Кайбер елның хәзер игенен дә. Тургаен да күрми каласың... офтанып ала да, «булмаса бер миннән генә калмасын!» Күл кешеле юлга кушылдым мин. Жырлар машинага утырды Туктап уйланырга вакыт та юк. Мин оттыммы, җырмы оттырды? — дип төгәлләп куя. Биредә дә шагыйрь, күңеленә төшкән пошаманны киметү өчен, гадәтенчә үзенең сыналган һәм тугрылыклы юлдашы — юморга мөрәҗәгать итә. Нинди генә темага язса да. кай тирәләрдә йөрсә дә, шул рәвешчә ул үз сукмагына, үз юлына килеп чыга. Чөнки юмор аның табигатендә, ул җай гына көтеп тора, һәр уңай очракта бәреп чыгарга әзер. Ш. Галиев юморы тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә килеп кергәч үзен бигрәк тә иркен хис итә. Әйтик, гаилә тормышының гомер-гомергә килгән шактый четрек- ле мәсьәләсе—килен һәм каенана мөнәсәбәте. Өйдә тавыш чыга—мәхшәр куба: килөн-каенана бер-берсенә «колак камашырлык» сүзләр әйтешәләр. Каенананың улы дл — мин. Килененең ире дә — мин.— Нишли алам биредә — мнн?1 Менә сиңа «ике ут арасында» калган ир хәле. Монда инде хет көл. хет ела! Әмма уйланыр нәрсә бар: әгәр ана улын жәлләсә, хатын ирен хөрмәт итсә, үзен өзелеп яратучы ике кеше тарафыннан ут газабына ташланган ир бәхетле булачак. Юк, Ш. Галиев шигырьләрен юмор, лирика дип тө, олылар, балалар өчен дип тә кырт кисеп кенә аерып куеп булмый. Балалар өчен дип язылган шигырь олыларга ярап тора, олылар өчен язылганнары балаларга зарар итми. Лирика дип тотынсаң, юморга килеп чыгасың, көлке дип авыз ерып укый башласаң, тормышчан һәм җитди бер фикергә юлыгасың. Шәүкәт Галиев иҗаты бер бөтен, ул олы иҗат. Шагыйрьнең әйтер сүзен, күңелендәге уйларын, тормыштагы кайбер тискәре күренешләргә җаны әрнүен лирик әсәрләр генә сыйдырып бетерә алмый, ул юморга-са- тирага мөрәҗәгать итә. Вакыйганың мәзәк һәм тискәре якларын бер фокуска җыеп яктыртып күрсәтә дә — акыл да сатмый, үгеткиңәш тә бирми — дустанә елмаю, күз яше аша көлү, яисә ирония белән чикләнеп кала. Ә нәтиҗә ясау, уйлану — укучының үз ихтыяры. Көлү иң калын тиреле кешегә дә үтми калмас. Бигрәк тә кеше үзеннән көлгәнне яратмый — кеше үзен орышканга, кыйнаганга караганда да. адәм көлдерүдән күбрәк курка. Хикмәт шунда, көлү олы кешегә дә. бала психологиясенә дә бердәй тәэсир итә. Ә мәзәк, үткен сүз һәм киная белән әйтү бүгенге яшьләрне, бигрәк тә үсмерләрне, гомумән, әсир итә. Гомер-гомергә яшьләр арасында эшләгән кеше буларак, бүгенге яшь кеше юмор, тапкыр сүзгә мөкиббән китә дип авыз тутырып әйтә алам. Шуңа да урамда ишетеп отыл алынган анекдотлар урынына алар шигырьмәзәкләр укысалар, куен дәфтәрләренә шигырьләр, җырлар язып алсалар, файда, бәхәссез, күбрәк булыр иде. Ш. Галиев шигырьләрен иң күп укучы — балалар һәм яшьләр булу бик тә куанычлы. Сүз уңаенда Шәүкәт Галиев киләчәктә үсмерләр дөньясына да үтеп керсен, алар өчен дә язсын иде. дигән теләк белдерәсе килә. «Сөзгәк үгез» исән-аман торган булса, аның мөгезенә эләгер нәрсәләр дә табылачак яшүсмерләр арасында. Кояшлы, витаминлы, тирән мәгънәле шигырьләр тупланган бу китапка шагыйрьнең үз сүзләре белән үк бәя бирергә мөмкин булыр иде. әйтик: Кояш барда илһам якын йөри. Илһам барда шагыйрь үлми ул1 Яисә: Озак яшәүнең сере Шаянлыкта, кәнишие! Кыскасы. юморсыз Шәүкәт Шәүкәт була алмас иде. шагыйребез Хәсән (Шәүкәт Галиевнең) көләчлеге — уйчан», тәмамлыйсы килә.