Логотип Казан Утлары
Юмореска

МЫШТЫМ ГАЙСӘ

 Гайсә ишектән килеп керүгә котлаулар ява башлады. Иң беренче булып башка вакытларда авызыннан бер сүз алу өчен ике сәгать көттерергә ярата торган Ишмөхәммәтов котлады аны. — Молодец, молодец. Булдыргансың! Гайсә: «Нәрсә булдырдым икән соң мин», — дип уйларга да өлгермәде, кабалана-кабалана профорг килеп басты. — Мә бишне, туганкай, ун булсын, — дип Гайсәнең кулын кысты УЛ. Әнә шулай котлау арты котлаулар яуды. Кемдер дусларча гына җилкәсеннән кагып узды, кемдер күңелне күтәрерлек матур сүз әйтте, кемдер серле генә күз кысты. Ә иң гаҗәбе, бер карауда биш егетне аягыннан егарлык чибәр секретарь кыз Флюра һуштан яздырырдай серле күзләре белән сокланып Гайсәгә карап торды. Башка вакытта ул Гайсә кебек ир-атны үзенең тырнак шомарта торган игәве кадәр дә күрми иде. Гайсә иңенә ишелеп төшкән мондый бәхеттән бөтенләй аптырады. Аңа идән каядыр читкә шуышадыр кебек тоелды. Ә Флюра яздырган-яздырган моны бөтенләй акылыннан яздырыйм дидеме, кызыл тырнаклы, әптик мамыгыдай ап-ак, йомшак кулын Гайсәнең учына салды. — Котлыйм, Гайсә абый, ихлас күңелемнән котлыйм! Бу минутта, бу сүзләрне әйткәндә Флюраның күзләре диңгездән тирән, карурманнан серле, таулардан мәһабәтрәк иде. Гайсә мондый игътибарны, мондый бәхетне нәрсәгә юрарга да белмәде. «Әллә соң Сафа Сафыч урынына директор итеп куйдылар микән», — дип игъланнар һәм приказлар эленә торган такта яныннан да урап килде. Тик анда сөенерлек нәрсә күренмәде: әллә кайчандагы саргаеп беткән кәгазьләрдән башка һични юк иде. Хезмәттәшләренең котлауларын нәрсәгә юрарга белмичә ул үзе эшли торган лабораториягә китте. Ләкин аңа бүген тынгылык бирмәделәр. Әле берсе, әле икенчесе килеп котлады. Ә бераздан аны Сафа Сафыч үз кабинетына чакыртты. «Мөгаен, теге вакыт «Техника» журналына җибәргән мәкаләмне басканнардыр», — дигән нәтиҗәгә килде Гайсә, директорга керешли. Г — О, Гайсә туган, — дип кочаклап ук алды директор һәм менә син нинди икән дигән күк баштан-аяк Гайсәне карап чыкты... Безнең институтны бөтен илгә шаулаттым диген, ә? Молодец, молодец! — Сез инде бигрәк, — дигән булды Гайсә. — Кара инде моны, — диде директор, үзе янына кереп килүче местком председателенә ишарәләп. — Тыйнакланып маташа. Гайсә аңа каршы нидер әйтмәкче иде, тик ул авызын ачарга өлгергәнче директор: — Ярый, ярый, тыйнаклык кемгә дә килешә ул, — дип Гайсәгә сүз әйтергә ирек бирмәде. Аннары ул местком председателенә карап:— Ну, нәрсә синең анда, барып чыгамы? — диде. — Чыга, Сафа Сафыч. Йорт өлгереп җиткән. Менә-менә квартиралар бирә башлаячаклар. Тиешле кешеләрегезгә документлар тутыра башлагыз диделәр. — Әйбәт, әйбәт. Местком председателе белән директор серле итеп бер-берләренә карашып алдылар. Соңыннан Сафа Сафыч Гайсәгә борылды. — Фатир мәсьәләсе ничегрәк әле синең? — Өченче ел гариза биргән идем дә... — Алайса бигрәк шәп. Әнә яңа микрорайонда сиксән фатирлы йорт өлгертеп бетергәннәр, шуннан дүрт бүлмәле бер фатирны сиңа бирсәк каршы түгелдерсең бит? Гайсә бу сүзләрне ишеткәч дерт итеп куйды. Аның әле бервакытта да бу кадәре нәрсә хакында хыялланганы юк иде. Директор шаярганга ошамый. Шулай да Гайсә бик ышанып җитмәде. — Миңа ике бүлмәлесе дә бик җитәр иде, — диде ул көрсенеп. — Ярар-ярар, артыгын кыланма. Бирәләр икән — ал. Ил шаулатырлык эш эшлә дә ике бүлмә дип тор, имеш. Тегенди-мондый делегация килеп керсә, кем эшчесе дигәндә шундый-шундый тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре диярлек булсын. Бәлки әле... Хәер, ансы соңыннан. Ә ордерны кесәңдә дип уйла. Гайсә директор кабинетыннан гел иләсләнеп чыкты. Үзен ниндидер зур белгеч, дәүләт премиясе лауреаты итеп тоя башлады. Шулчак аның янына икенче бүлектә эшләүче тел бистәсе Нургали килеп керде. — Ну, малай, егет икәнсең. Дөнья шаулаттың бит. Мыштым гына йөргән була тагын. Әйтми дә... — Нәрсә инде ул кадәр. Бер мәкалә өчен шаулап йөрергәме? — Бер мәкалә, имеш, — дип кызып китте Нургали. — Эш мәкаләдәмени? Дүртәү бит, дүртәү. Җитмәсә ниндиләр әле: һәрберсе өчәр килограммлы. Нургали менә кара дигәндәй, кулына тотып кергән газетасын Гайсә каршысына җәеп салды. Анда дүрт игезәк малай табучы бер хатын — аның моннан биш ай элек аерган хатыны ике кулына да икешәр бала тотып елмаеп басып тора иде. Шул вакыт Гайсәнең күз алдына мыштым гына өйдән чыгып киткән чаклары һәм мыштым гына башкалар белән йөри башлавы исенә төште. Ә хәзер ул ничек кенә шулай кире кайтып керү турында уйланып утыра иде.