Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА ОТЧЕТ-САЙЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ Татарстан Язучылар союзының партия оешмасында отчет-сайлау җыелышы булды. Аны партбюро члены. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачып җибәрде. Партоешма секретаре Туфан Миңнуллин доклад белән чыкты. Куп мәсьәләләр күтәрелде бу җыелышта. Татарстан язучыларынын, шагыйрьләренең, драматургларының коммунизм тезүче җәмгыять кешесен тәрбияләүдә партиябезгә ничек ярдәм күрсәтүләре турында сүз кызыл җеп булып сузылды Татарстан язучыларынын май аенда булып узган IX съездында татар совет әдәбиятының, социалистик реализм әдәбияты традицияләренә таянган хәлдә, ана үзеннән лаеклы өлеш кертүе, партиябез куйган бурычларны тулысынча башкарып чыгарга сәләтле булуы билгеләп үтелде. Соңгы бер ел эчендә үзенең идея юнәлеше һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан күп милләтле совет әдәбиятында лаеклы урын алырлык шактый әсәрләр иҗат ителде. Үзәк нәшриятның татар әдипләре китап ларын бастырып чыгаруга һаман күбрәк әһәмият бирүе юкка түгел. Отчет чорында язучыларыбызиың Казанда һәм үзәк нәшриятларда дөнья күргән йөздән артык басмасы үз укучыларына барып иреште. Аннан докладчы һәр жанрга тукталып, отчет чорындагы уңышлы һәм кимчелекле якларны барлады. Газета-журналлар- ның язучы сүзенә ышаныч белән каравын, ана урынны түрдән бирүен билгеләп үтте, шушы ышанычны акларга, вакытлы матбугат битләрендә тагын да актнврак чыгыш ясарга чакырды. Әлегә язучыларның, бигрәк тә яшьләрнең, публицистик мәкаләләр, очерклар язу белән җитәрлек шөгыльләнмәүләрен әйтте. Югары идеяле, художество эшләнеше ягыннан камил, замандашыбызга чын мәгънәсендә лаеклы әсәрләр иҗат итүдә төп таяну нокталарыннан язучының эрудициясе, ндеятеоретнк белеменә, җәмәгать активлыгы мәсьәләләренә дә докладта зур урын бирелде. Күпчелек язучы КПСС өлкә комитеты каршында даими эшләүче нжат интеллигенциясе семинарларында белемен күтәрде Иҗат союзы каршындагы <Фәнтехника революциясе һәм әдәбият» (җитәкчесе тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Рафаэль Мостафин) теоретик семинары шулай ук нәтиҗәле эшләде. Докладчы яшь язучыларның нҗтнма- гыйполитнк активлыгын күтәрергә, алар- ны җәмәгать эшләренә мөмкин кадәр күбрәк тартырга кирәклеге турында ассы- зыклап әйтте. Отчет чорында уздырылган зона конференцияләре, диде ул. талантларны барлау, үстерү белән беррәттән, аларда дөньяга коммунистик караш формалаштыруда зур роль уйнады. Чөнки әлеге конференцияләрдә әдәби осталыкны үстерү генә түгел, ә бәлки бик мөһим булган теоретик мәсьәләләр дә каралды. Фикер алышуларда катнашкан коммунистлар докладта әйтелгән фикерләрне тагын да тулыландырдылар, конкретлаштырдылар Өлкән шагыйрь Сибгат Хәким татар совет әдәбиятында В. И. Ленинның монументаль образын иҗат итү өчен җирлекнең гаять бай булуына тукталды. Геннадий Паушкнн Язучылар союзы партоешмасының республикабыздагы .әдәби берләшмәләр эше белән җитәкчелеге мәсьәләсен яктыртты. Отчет чорында драматургиябезнең үсеше, бу юнәлештә алдагы бурычлар, язучының иҗтимагый активлыгы. җәмәгать эшләрен башкаруы, әдәбиятта гражданлык мәсьәләсе, проза һәм поэзиябез, яшьләр һәм балалар әдәбияты алдында торган проблемалар, язучылар партоешмасын сан һәм сыйфат ягыннан тагын да үстерү мәсьәләсе буенча Риза Ишморат, Әхсән Баянов. Фәрваз Миңнул- лин. Хәкимҗан Халиков. Роза Хафизова. Рәфкать Кәрамн һәм башка язучылар чыгыш ясады. Җыелыш, доклад һәм фикер алышулардан чыгып, партоешманың эшен тагын да җанландыруга юнәлдерелгән карзр кабул итте. Партбюроның еллык эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде Туфан Миңнул- лнн (секретарь). Сибгат Хәким. Гариф Ахунов, Венера Ихсанова. Геннадий Паушкнн. Илдар Юзеев. Ринат Мөхәммәдиен иптәшләрдән партбюроның яка составы сайланды Партия оешмасының отчет-сайлау җыелышында КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин катнашты һәм чыгыш ясады. ИДЕОЛОГИЯ РАБОТНИКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕ КПСС өлкә комитетында партия өлкә комитетының идеология бүлекләре работникларының. КПССның Казан шәһәре район комитетлары һәм шәһәр тирәсе район комитетлары секретарьлары, республика газеталары, телевидение һәм радно- тапшырулар җитәкчеләренең киңәшмәләре булды. КПСС өлкә комитеты секретаре иптәш М Ф Вәлнев идеология работникларының Бөтенсоюз киңәшмәсе йомгаклары турында һәм КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карары һәм Бөтенсоюз киңәшмәсендә КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены, КПСС Үзәк Комитеты секретаре М. А. Суслов доклады яктылыгында партия оешмаларының, массовый информация һәм пропаганда сред- стволарының бурычлары турында сөйләде. ГОРЬКИИГА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ 24—25 октябрьда Казанда бөек пролетар язучы А. М. Горькийга багышланган XX фәнни конференция булды. Казанның М Горький музее, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты, ТАССР Язучылар союзы тарафыннан оештырылган бу традицион конференциядә әдәбият белгечләре, галимнәр, язучылар, студентлар һәм китап сөючеләр катнашты Конференция эшендә катнашу өчен Мәскәү шәһәреннән дә Горький иҗатын өйрәнүче галимнәр килде. Фәнни конференцияне кереш сүз белән Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм «тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы профессор М. К. Мөхәр- рәмов ачты. Конференциянең беренче көнендә филология фәннәре докторы профессор Б. А. Бя- ликнын (Мәскәү) «А. М. Горький мирасы һәм коммунистик тәрбия мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты Г С Мөхәммәдованыц (Казан) «20—30 нчы елларда Татарстанда әдәби хәрәкәтне оештыруда А М Горькийның роле», СССР Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Г. Б Бәшировның (Казан) «А. М. Горький һәм татар совет әдәбияты» (докладны тәнкыйтьче Р. Ә. Мостафин укыды), филология фәннәре кандидаты С. Д. Ос- тровскаяның (Мәскәү) «А. М. Горький шәхси китапханәсендәге совет прозаиклары китаплары җыелмасы», язучы Л Ф. Ихса- нованың (Казан) «А. М. Горький һәм татар балалар әдәбияты» дигән докладлары тыңланды. Икенче көнне конференция Казанның А М. Горький музеенда дәвам иттерелде һәм анда «А. М Горький тормышының Казан чорын өйрәнүдә мемуар чыганаклар», «СССР язучыларының I съездыннан соң татар халык иҗаты әсәрләрен жыю һәм бастырып чыгару», «М. Горький һәм С Найденов», «М. Горький һәм И. Бунин иҗатларында автобиографик хикәяләр», «Татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрдә М Горькийның художестволыпрозанк сөйләме», «1979—1985 елларга А. М. Горький музеен үстерүнең төп юнәлешләре» дигән докладлар белән филология фәннәре докторы профессор Е. Г. Бушканец, филология фәннәре кандидатлары X. Ш. Махмутов, Л. В. Пожилова, Т. Д. Фролова, И Б Бәшнрова (барысы да Казаннан), Казандагы А. М. Горький музее директоры Л Г Алексеева чыгыш ясады. Фәнни коференцня эшендә КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин катнашты. М. ГОРЬКИЙ МУЗЕЕ ФИЛИАЛЫ 10 октябрьда Кама тамагы районының Красновндово авылында М. Горький музее филиалы ачылды. Бәйрәм тантанасын ТАССР культура министры урынбасары М. Т. Низамнев ачты Красновндово кешеләрен музей ачылу белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов, КПССның Кама тамагы райкомы секретаре М. Г. За- һидуллнн, Казандагы М. Горький музее директоры Л. Г. Алексеева, Красновндово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы В А. Яшина һ. б. иптәшләр котладылар Аннан соң тантанага килгән кунаклар белән бергәләп музей белән янәшәдәге бакчага агачлар утырттылар. ШАГЫЙРЬНЕҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ Башкортстанның халык шагыйре, СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримгә 60 яшь тулу уңае белән Казанның Актерлар йортында әдипнең иҗат кичәсе булды. Анда Мостай Кәримнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары уйнавында «Ташлама утны, Прометей!» спектакленнән өзек күрсәтелде. Свердловск киностудиясендә иҗат ителгән «Ай тотылган төндә» исемле нәфис фильм да тамашачылар күңеленә хуш килде Соңыннан Татарстан Язучылар союзы һәм кичәдә катнашучылар исеменнән шагыйрьгә котлау телеграммасы җибәрелде. КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР Шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев Казан дәүләт университеты каршындагы «Әллүки» әдәби түгәрәге членнары белән очрашуда булдылар. Кичәдә сүз «Казан утлары» журналы турында барды. Соңыннан кунаклар да, студентлар да үзләренең яна шигырьләрен укыдылар. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының җәйге гастрольләре уңышлы тәмамланды. Коллектив И. Юзеевның «Бәхетемнән узып барышлый», «Кыр казлары артыннан». X. Вахитның «Беренче мәхәббәт», Т. Мнңнуллинның «Алай түгел, бо- лай ул», Ф Бурнашның «Яшь йөрәкләр» әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр белән Свердловск, Первоуральск, Пыжма, Кировоград. Чилэбе, Троицк, Куйбышев, Саратов, Әстерхан шәһәрләре тамашачылары алдында чыгышлар ясадылар Завод һәм фабрика эшчеләре, авыл хуҗалыгы алдынгылары, үзешчән сәнгать коллективлары белән кызыклы очрашуларда катнаштылар Гастроль дәвамында барлыгы 94 спектакль уйналып, 57 меннән артык тамашачыга культура хезмәте күрсәтелде. Тамашачылар һәм җәмәгатьчелек артистларның уенын, спектакльләрне бик жылы кабул итте һәм уңай бәяләде Коллективка Свердловск, Куйбышев, Әстерхан өлкәләре культура идарәләренең, Чиләбе, Саратов, Троицк, Первоуральск шәһәр культура бүлекләренең Мактау грамоталары тапшырылды. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет драматургиясе өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1979 ел, 3 октябрь Указы белән язучы Илдар Гафуровнч Юзеевка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. МӘРДЕХАНОВ Рәшит Мәрдеханович- ка — Мннзәлә татар дәүләт драма театры артисты. НУРУЛЛИНА Кәримә Әхмәтовнага — Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ШӘКҮРОВА һажәр Закировнага — Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы. «Волга» журналының быелгы 6 ичы саны тулаем татар әдәбиятына багышлап чыгарылды. Шушы уңайдан СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре, күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Юрий Суровцев журналның әлеге санын укыганда туган уйфикерләре белән уртаклаша. «Бу санда яхшы әсәрләр күп, — ди автор.— Публицистика саллы итеп бирелгән . «Волга» тарафыннан тәкъдим ителгән бүгенге заман татар лирикасы стиль һәм эмоциональлек ягыннан күп кырлы, һәм ул укучылар күңеленә хуш килә .» Мәкаләдә экономика һәм культура ягыннан күзгә күренеп үсүче Совет Татарстанының журналда әле тулысынча чагылып җитмәве’дә күрсәтеп үтелә. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Сания Нурга- лисвна Исмәгыйловага Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1979 ел. 10 октябрь Указы белән Татарстан АССРның халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелде Совет музыка сәнгатендәге хезмәтләре өчен Г Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада җырчысы Римма Мөбараковна Таишевага (Ибраһимо- ва) Татарстан АССР Верховный Сонеты Президиумының 1979 ел, 10 октябрь Указы белән Татарстан АССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгате өлкәсендәге хез- # м «тләре өчен Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1979 ел. 17 октябрь Указы белән түбәндәге иптәшләргә Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде: БӘДРИЕВА Илүсә Әхмәтовнага — Мннзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы ЗӘИНЕТДИНОВА Фәнисә Сәләховна га — Мннзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы. Казакъ совет музыкасына нигез салучыларның берсе композитор Латыйф Хә- мндн белән татар шагыйре Муса Җәлилнең ижади дуслыгы 1920 елның башларында Казанда башлана, һәм аларнын хезмәттәшлеге Мәскәү шәһәрендә дәвам итә. Алар бергәләп балалар өчен күп кенә җырлар иҗат итәләр Бу җырларның кайберләре «Октябрь баласы» журналында дз басылып чыга. Алма-Атада чыга торган «Ленинская смена» газетасында «Герой-шагыйрь тормышыннан яңа сәхифә» исеме белән дөнья күргән язма (авторы — А Ибраев) шагыйрь белән композитор арасындагы менә шушы иҗади дуслык турында сөйли. 1812 елгы Ватан сугышы герое Надежда Андреевна Дурова картлык көннәренә кадәр Алабуга шәһәрендә яшәгән Аның язучылык талантына үз вакытында А С Пушкин да югары бәя биргән «Правда» газетасы үз укучыларын Россиянең менә шушы легендар кызы — Н А Дурове белән таныштыра «Геройны истә тоталар» исемле мәкаләдә Татарстан китап нәшриятында Н А Дурованың «Кавалерист кыз язмалары» исемле китабы яңадан басылып чыгуы, Алабуга шәһәрендәге паркта аңа һәйкәл куелганлыгы һәм ул торган йортның кадерләп саклануы бәян ителә. «ЛӘЙСӘН» БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ Чаллы шәһәренең «Энергетик» культура сараенда «Ләйсән» әдәбият-сәнгать берләшмәсенең отчет-сайлау утырышы булды. Анда бюро председателе Равил Вәлнев берләшмәнең отчет чорындагы эше турында доклад белән чыкты. Фикер алышуларда Кадыйр Сибгатул- лнн. Нәжнп Мадьяров, Мәхмүт Газизов, Рәшит Юнысов, Фирая Хәлиуллина, Газиз Кашапов, Фаяз Дунай һәм башка иптәшләр катнашты. Берләшмәнең шеф-консуль- танты, прозаик Эдуард Касыймов йомгаклау сүзе белән чыкты. Алабуга районының «Батыр кул», Тукай исемендәге һәм «Кама» колхозы колхозчылары. өлкән класс укучылары Чаллыдагы «Ләйсән» әдәбият берләшмәсе членнары язучы Эдуард Касыймов. шагыйрьләр Кадыйр Снбгатуллин, Нәжнп Мадьяров, яшь шагыйрә Фирая Хәлиуллина һәм язучы Газиз Кашапов белән очраштылар. Очрашуда Чаллы азучыларының ижаты, матбугат һәм әдәбиятның бүгенге тормышта тоткан роле турында сүз барды. ЧИТ ТЕЛДӘ Җәвад Тәржемановның «Шуктуган» исемле әкият-повесте белән безнең укучылар күптән таныш. Халыкара балалар елы уңае белән, «Прогресс» нәшрияты «Шуктуган»ны инглиз телендә бастырып чыгарды. Китап зур форматта, төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Тиражы — йөз мең данә.