Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең сафка

МӘХМҮТ ГАЗИЗОВ

Мәхмүт Газизовның исеме шигырь укучыларга инде күптән билгеле: ул өч-дүрт китап авторы. Чаллы зонасы яшь язучылары конференциясен уздырганда без аның соңгы елларда язган шигырьләре белән дә таныштык. Бездә хезмәт турында шигырьләр куп языла. Шулар арасында Мәхмүт Газизовныкылар табигый, тормышчан, уйхисле булулары белән аерылып торалар. Аларга буш риторика, гомумилек ят. Шигырьләрдә — конкрет фикер, конкрет хис. Эшнең ритмын, гармониясен заманча бирергә омтылыш көчле. Чаллы якларындагы зур үзгәреш, яңарыш Мәхмүт Газизов шигырьләрендә дә үзенчә, яңа образларда ачыла. Автор күп кенә шигырьләрендә төзелеш панорамасын гына түгел, шул төзелешләрне барлыкка китерүче төзүченең рухи халәтен тасвирлауга ирешә. Яшь шагыйрь ашыкмый, шулай да иҗатында актив. КамАЗ заводларының берсен карап йөргәндә, Мәхмүт шул корылманы төзи башлаганда геодезист булып эшләгәнен әйтте. Ул әле һаман да КамАЗ төзүчеләр арасында. Шагыйрь буларак үсә. эзләнә. Поэзиядә инде аның табышлары һәм ачышлары бар.

ИЛДАР ЮЗЕЕВ,

Муса Җәлил премиясе лауреаты.

РАВИЛ ВӘЛИЕВ

Равил Вәлиев язучылык эшен үзенең биографиясен иҗат итүдән башлап җибәрде. Совет Армиясендә хезмәт итү, КамАЗ төзелешендә ташчы, бетончы, монтажчы һөнәрләрен үзләштерү һәм эшләү аның өчен университет биргән белемне актив көчкә әверелдерүче бай тәҗрибә мәктәбе булдылар. Художестволы эшкәртү өчен аңа материалны уйлап чыгарасы юк — сюжетлар һәм конфликтларны, характерларны тормыш аңа үзе әзерләп бирде, хәтта жанрны да алдан ук билгеләп куйды — очерк, документаль проза. Р. Вәлиевнең беренче очерклары ук укучыны вакыйгалар чынлыгы, аларның табигый- леге белән җәлеп итте. «Казан утлары» журналында 1972 елда басылып чыккан «Каурыйлар чыныкканда» исемле очерклар циклыннан соң «Шәһәр булсын бүләгем» дигән документаль повесть язып, автор тормыш материалын сәнгать фактына әйләндерә алу сәләтен күрсәтте. Заманның иҗади пафосы, хезмәт батырлыгы конкрет, документаль сурәтләрдә гәүдәләнде. Өлешчә «Казан утларывнда басылган һәм китап булып берләшкән «Таяну ноктасы» исемле цикл — шушы зур эшнең дәвамы. Р. Вәлиев документаль жанрда яңа әсәрләр иҗат итә. Чаллы якларының үткәне һм бүгенгесе хакында уйланып, тагын да киңрәк масштаблы очерклар җыентыгы әзерли. Шуның белән бергә, художестволы әсәр — повесть тегәлли. Мин аның киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә ышанам.

ӘХСӘН БАЯНОВ.

ШАМИЛ МАННАПОВ

һәр язучының иҗади үсеше тәрлечә, үзенчә. Шамил Маннапов тыйнак үсештәге, дәвамлы үсештәге шагыйрь. Ләкин әдәбият эчен шагыйрьнең нинди манерада үсүе әһәмиятле түгел, ә үсүнең факт булуы, китаптан-китапка ачыла, яңара, сәнгатен үстерә баруы әһәмиятле. Шамил Маннапов дүрт китап авторы. Шушы дүрт китапта аның иҗаты күзгә күренеп җитлегә, яңа күренешләргә байый бара. Аның беренче китабы 1967 елда чыккан, чираттагысы 1976 елда. Ике елга бер китап биреп бару язучының иҗат активлыгын раслый. Соңгы шигырьләрендә автор тагын да яңа ягы белән ачылган — шигъри формасы камилләшкән, фикере тирәнәйгән. Аның «Хәят көндәлеге», «Тамырлар», «Тугрылык алиһәсе» дигән китапларында беркемнекенә дө охшамаган, Шамил Маинаповныкы гына булган әсәрләр байтак. Шуны да әйтергә кирәк, Шамил Маннапов проза өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Быел аның «Әти урманы» исемле хикәяләр, парчалар һәм нәсерләр җыентыгы дөнья күрде.

ГӘРӘЙ РӘХИМ