Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Гаҗәпсенмәгез, тапсалар Айда гамәл дәфтәре, Чыккалый кунып бурычка Анда Галләм яшьләре.
1978
Галәмдә йөзгән корабль Карны ярып бара күк, Корабльдәге космонавт Карындагы бала күк.
1978
Текәлеп карап торганда Рифма эзләп «йөрәкякә, Әнкәсе охшатты кызын Мыскалдагы ефәккә. Мин инде ачтым дигәндә Сүзләрнең тирән серен, Ул әйтеп салды яңадан «Кунмаган балга чебен».
1979
Яшьлек, хезмәт, эштә тырышлык — Бик күп нәрсә бизи ватанны, Матур картлар бетте авылда Көрәк сакал, горур, вәкарьле.
1978
Кайда җыр— кереп шул якка Китәм онытылган кебек, Җырлый егетләр авылда Китап укыган кебек.
1978
Борчый, газаплый күңелне Үтәлмәгән вәгъдәләр, Шуңадыр туган якларда Томанлы тәрәзәләр.
1979
Иске тегермән таллары Таныр күк, абайлар күк; Тегермән чираты көтеп Утырган агайлар күк.
1979
Кулымда чәнчә бармакта Эзе бар урагымның, Бик ерактагы очы күк Ул шигырь юлларының. Кемлегем онытып җибәрсәм, Карыйм шул чәнчәгә мин, Хезмәттән, халыктан башка Бу җирдә нәрсәгә мин.
1979
Акбай
Зират коймасы буенда Тау-тау тимер-томырлар, Шоферлар артык-пыртыкның Барын шунда тондырган. Кайберсе эшкә ярарлык Төзәткәләп бакканда;
Шунда иске мичкәләр дә, Шунда иске баклар да. Дөньясы муен тиентен Тимергә баткан кебек, Ә Акбай? Кышкы тын кояш Карый күк бактан көлеп. Ә балалары? Аларның Җырлары җырланмаган, Әйтерсең тормыш шул баклар Эчендә йомарланган.
Ап-аклар, йодрык-йодрык кар, Йомшак кар, юеш карлар, Туктаусыз бураннар уйный, Бураннан елышканнар. Агыла моң Акбай күзеннән, Тилмергән карашыннан, Танавы гына елтырый Тимерләр арасыннан.
Елтыр-елтыр утлар яна. Бездә тугел, конторда. Безнең күңел зурда түгел, Бер кечкенә матурда.
Халык җыры.
Ялгыз кабер. Кабере аның үрдә. Үрне төшкәч, чеби болыны, Иксез-чиксез оркестрга охшап, Үз-үзеннән чыңлый болыны. Чебиләрен очратмадым никтер, Бала чакта җыйдым кузгалак. Хәзер дә мин ялга кайткан саен Шул тирәдән йөрим узгалап.
Кай яклардан килеп чыккандыр ул, Контордагы кызны яраткан.
Яратканы өчен нигә әле Кабре аның читтә зираттан? Үзенә кул салган, мордар' киткән, Азмы җирдә корбан-мордарлар, Хыянәтне беркайчан да гафу Итми торган кырыс моңнар бар. Хыянәткә протест кебек ята, Миңа шуннан матур урын юк; Көтүчеләр шунда, шәфәкъ шунда, Мәңгелек ут төсле горурлык.
1979
Гаҗәп сәер төшләр керә кайчак, Авылым кыры, авылым зираты, Зират яны, кырда бодай утыра, Иренеп кар ява, җир каты. Бодай кыры. Әнкәй каберенә Бик күп булса шуннан ун адым, Үпкә белән авылдашларына, Алып әнкәй элгән урагын, Зәһәрләнеп урып китәр төсле...
Бөтен якны каплап, ягалап, Ак кар ява, зират коймасына Ябалак кар ява, ябалак.
1978
1 Мордар киткән — дин-шәригать законнары буенча үлмәгән кеше. Динсез кит- кәй. шуаа зиратка күммәгәннәр С. X.
Урман, төпләр, төп өстендә Казан, Әйтерсең лә гудрон Казаны, Солдатка аш пешә, бераз читтә Үз Казаным, гомрем Казаны. Ике иңдә ике калын такта, Ак такталар — ап-ак канатлар Басып иңне, җиргә салынып төшкән, Урман, төпләр, солдат, бараклар. Урман шәрә, язмышым дә шәрә, Килдем үтеп мин күп җирләрне, Фронт — ерак, бер кырыйга посып, Карый күзгә тик мүк җиләге. Карый күзгә сугыш ятиме күк, Казан белән Йошкар-Оланың Уртасында солдатларым белән Таптыйм көн дә яшь кар аланын, һич каргамыйм авыр язмышымны, Миңа барыбер якын шушы җир, Көзге урман һәм наратлар шавы, Мүк җиләге үскән Суслонгер.
1978
Рәшидә сукмагы
Кочаклап алырдай булам Берьюлы яшел ямен, Бар безнең авылда үзенең Сукмагы Рәшидәнең. Сукмак һәм инеш... Икесе Ике ахирәт кебек, Рәшидә инештә үскән Озын ак тирәк кебек.
Эзеннән, артыннан аның Язгы су, карлы суда Шушы сукмак буйлап килгән Сугышның кайгысы да. Кадерле, якты хисләрен Батист яулыкка төйнәп, Юеш, тын инеш читеннән Фермага атлый тирәк. Өй белән ферма арасы...
Узмаган зря гомер, Ул тоя: шушы сукмакта Җылысы йөрәгенең.
24 январь. 1979