Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛМАЕП ТА, КӨЛЕП ТӘ...


ИҢ ЯХШЫ СЫЙ
— Сиңа бик таныш башлыгым килә.
Бүген каршылыйм кичен мин аны.
Ни белән сыйлау яхшырак булыр?
— Иң яхшы сый шул: макта син аны!
ЕГЕРМЕ БИШ ЯШЕ ТУЛГАН КӨНДӘ
— Күп алдыңмы котлау сәламнәрен?
— Шалтыратты бары кичә әнкәм:
Бер тиен акча ләкин сала алмый...
Ә хәмергә калды... тик биш тәңкәм.
СЫРАГА ЧИРАТ
Сатучыны бер бик Калын тавыш:
«Ник тутырып салмый?!» дип орыша.
Берәү яклый: «Соңгы мичкә бит бу!., һәммәбезгә җитсен дип
тырыша!»
АЧЫК АВЫЗНЫ ТИРГӘҮ
— Я беттеме, егетләр? — дип килде
Бригадир бит эшне санарга.
«Бер савыт бар әле...» — дип ник, тинтәк, Ачып салдың серне
аңарга?!
ИКЕ ШӘҺӘРНЕҢ БЕР УЛЫ
Сугыш бара. Ул Казанда — итче.
Шигырь яза: «Даешь Берлин!» — дип.
Мәскәүләрдә сыра сата хәзер.
Инде яза: «БАМда тирлим!» — дип.
КИТАП КИБЕТЕНДӘ
— Тик Бәйрәмнәр календарь! гына
ьСорап керде безгә балагыз:
Ел буена ничә көн икән без
Дәрескә,— ди,— бармый калабыз?!
КИСӘТҮ
—Сак бул, улым, инде бу никахка
Барган юлда таеп егылма!
— Минем өчен, әни, борчылма син, Казан түгел бит бу,
Бөгелмә...
ТҮРӘЛЕК ЧИРЕ
Түрдә утыра Тычкан түрә булып,—
Мактауга һәм мактанырга әзер:
— Күсе инде пенсиягә чыкты,
Аның эшен мин башкарам хәзер!
ӘЛЛӘ, әллә...
— Әллә инде мин акылсыз,
Әллә инде тәнкыйть юләр:
Мин бер нәрсә дә эшләмим...
һаман мине тәнкыйтьлиләр?!
МАКТАЛУЛАР КОРБАНЫ
— Йокым качты. Хәл юк. Аптырата Маңгаема салкын тир
бәреп...
— Күп яттың шул төче мәдхияләр Бишегендә, кордаш,
тирбәлеп!
КИРӘКЛЕ ТӨШЛӘР
— Төшемдә миңа мамык шәл алдың.
Өнемдә кайчан алырсың икән?
— Син моның өчен тагын бер йоклап
Төшеңдә йөз сум акча күр, иркәм!
КАТ-КАТ БҮЛЕНГӘН СТАЖ
— Ник алтын туй үткәрмибез, картым,— Кушылганга илле ел
инде?
— Кушылганнан соңгы стажыбыз
Нәкъ... дүрт тапкыр чөнки бүленде...
ПИЛМӘН КӨТКӘНДӘ
— Ник аш килми һәм ник талон алдык?
Хәтта чыгып качарлык түгел...
— Көттерәләр! Димәк, ач булмасаң Пилмәннәре ашарлык
түгел.
КОСМИК КОЛАЧЛЫ ЯЛГАН
— Куян атып йөрим, имеш, айда!..— Шушы бер төш өч төн
рәттән керә.
— Кит лә! Айда нинди куян булсын?!
— Алай булгач эт ник айга өрә?
ЗАРЛАНА ИКӘН БЕР ИШӘК...
Минем тиремнән барабан Ясап кемнәр какмыйлар!
Культура әһеле итеп Нигә медаль такмыйлар?
ТАШЫМЫЙ КАРА...
Никахлашты ике яшь Арслан, Биш ай инде бергә яшиләр.
Урмандагы барча җәнлек-җанвар Бүләк ташый, ризык
ташыйлар.
ТАВЫШЛЫ РЕКЛАМА
Кытаклыйлар кайбер яшь Тавыклар Йомырка да салмас
борын хәтта, Әйтеп гүя: «Гәзит һәм журналлар,
Мактау язмый нигә безнең хакта?!»
НИҺАЯТЬ... АЛДАНДЫ БИТ
Әйтте Төлке: «Карга ата башлыйм, Миндә хәзер мылтык
бар!» — диде. Авызындагы сыр кисәген онытып Шунда
тагын карга «Кар-р-р!» диде.
ЮЛГА ОЗАТКАНДА
— Бик чиста ю, картым, күлмәгеңне, Хатыны ялкау икән
димәсеннәр!
Ир зәвыгын, ир-ат пөхтәлеген
Белеп була хәтта төймәсеннән...
АПТЫРАГАЧ...
Бер яшь Ишәк көне-төне даулый:
«Китап бир дә, калын китап бир!» Аптырагач лото
тоттыралар: «Мә, булмаса, шуны бутап бир...»