Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ЭЗ


(1909—1976)
әриф Камалның канәфер тышлы калын томын без. илленче елларның яшүсмерләре, беренче тапкыр бишенче класста укыганда кулга алдык. Егерме елдан артык вакыт үтсә дә, ул көннәр әле дә хәтеремдә. Тәрәзә төбенә куеп китап актарганда рам ярыкларыннан кышның салкын әче җиле өрә иде Әмма минем тәнне тыштан бәрелгән түгел, китаптагы рәсемнәр чымырдатты алай гына да түгел, бөтен җанны өшетте.
Түшәктә йөзе сүнгән, кыяфәтендә тереклек әсәре сизелмәгән хәрәкәтсез гәүдә Аның башыннан саркыган кан суалчан төсле мендәр буйлап сузылган. Шәрә стена пәрдәсез тәрәзә — өй эче шыр ялангачлыгы, бер төрле караңгылыгы белән фәкыйрьлек күңелсез хәят хакында сөйли иде. Тик алгы пландагы ач яңаклы шашкан кыяфәттәге ир тагын да үзәк өзгечрәк тәэсир калдыра: аның күзләре атылып чыгар дәрәҗәгә җитеп ялтырый, карашы өметсез, хәрәкәте кискен. Күренеп тора: язмыш рәхимсез кыйнаган, ихтыяр көчен сындырган, үз-үзенө хисап бирмәслек дәрәҗәгә җиткергән бәхетсез кеше бу. Күңел дөньясы чайпалган, акылы томаланган шушы мизгелдә ул тагын берәр мәгънәсезлек, үзенә яңа һәлакәт китерерлек тилелек эшләп ташлар кебек Сискәндерә, куркыта торган күренеш.
«Уяну» хикәясенең каһарманнары Гафифә белән Муса гәүдәләндерелгән бу рәсемне без ул чакта тыныч кына карый алмый идек. Шул вакыттагы тәэсир кичә генә булган төсле әле дә кайнар, әле дә дулкынландырырлык!
«Бәхет эзләгәндә» хикәясенә ясалган рәсем дә күз алдымда. Бер уйлаганда, мәһабәт күренеш: биек күк, калку таулар, шулар итәгендә төзелеп киткән баһадир нефть манаралары. Тауларга таба атлаучы ике юлаучы да гәүдәгә ярыйсы, эре сөякле күренә. Әмма үзләре таякка таянганнар, аркалары бөкрәйгән, чабата кигән аяклары теләр-те- ләмәс кенә сөйрәлә сыман. Биштәрләр буш, йодрык хәтле генә калдырып төйнәлгән, хәрәкәтләре дәртсез. Уйлары да күңелсез, кайгылы булса кирәк. Еракка сузылып киткән кара күләгәләре дә нәкъ менә шуңа ишарә ясый шикелле. Күпме бичаралык, мескенлек бу күренештә!
Малай чакта әсәрне укый башлардан элек рәсемнәренә күз төшә. Безнең буын да менә шулай Шәриф Камал каһарманнары белән башта Байназар Әлменов ясаган сурәтләр аркылы танышты. Билгеле, ул чакта рәссамның исеменә әллә ни игътибар итмәгәнбез. Әмма язучының караңгы тормыш сәхифәләрен яктырткан әсәрләре, рәссамның тирән тәэсирле, төгәл рәсемнәре белән бергә, онытылмаслык булып хәтердә калган. Тормыш тәҗрибәсе тупларга, дөньяны танып-белергә өлгермәгән бала, язучы барлыкка китергән хәятне күзаллаганда, рәссам ярдәменә аеруча мохтаҗ икән
Байназар Әлменовның бер дә күз алдыннан китми торган бүтән рәсемнәре төшерелгән ике китапны мин инде улым белән бергәләп карадым. Г. Тукайның «Шурәле»- сен гәүдәләндергән сурәтләр баланың хыялын кузгатып, бай табигать дөньясына, халкыбызның тапкыр, батыр улларына мәхәббәт уятса, мине рәссамның осталыгы, яшел, зәңгәр, фирәзә тесләр уены сокландырды Якты акварель буяулар белән эшләнгән ул рәсемнәр әле бүген дә күңелне үзенә тарта
Ш
Мене ул иркен хәтфә яланнар уртасына утырган Кырлай авылы, аның артындагы зәңгәрләнеп торган урман, җир җиләге, чәчкәләр үсеп утырган су буйлары. Зифа каеннардай сылу кызлар җиләк җыеп йөргән аллы-гөлле алан, сунарчыдан өркегән пошилар, аучыны бер кырыйдан күзәтеп торган хәйләкәр төлке... Ниһаять, менә ул — Кырлайның чая егете Былтыр—кояш батып, урманда серле күләгәләр ишәйгәндә, бүреләр төнге кәсепкә китәргә җыенганда утынга бара. Офыкка тәгәрәгән кояш, аның кызгылт нурлары төшкән җыйнак гәүдәле, дәртле хәрәкәтле ыспай егет һәм сөлектәй акбүз юртак гаҗәеп шагыйранә су-рәтләнә. Ә Шүрәле исә әкияти каһарманга хас рәвештә сагаю уятырлык җан иясе итеп тасвирлана, озын буйлы, йонлач, көчле, әмма беркатлырак дивана... Рәсемнәр төрле җан ияләре арасында кешенең иң акыллы, иң кодрәтле зат булуын раслый, табигать гармониясен образлы, матур чагылдыра.
Г. Тукайның «Су анасы» китабына ясаган сурәтләр дә табигать күренешләрен ачык, якты акварель буяулар аша күз алдына бастыра. Зәңгәрсу-яшькелт таллар, таҗ яфракчыклары ачылган сары төнбоеклар, куе үлән каплаган яр буйлары җанны иркәли. Су анасының тәне балыкныкы кебек тәңкәләр белән капланган. Ул бака тотып торган көзге алдында чәч арасына төнбоеклар кыстырып көязләнә, икенче рәсемдә үз-үзеннән канәгать төстә басмага утырып алтын тарагы белән озын чәчләрен тарый, өченчесендә— тарагы югалуга кайгыра. Малай су анасын күреп шакката, уаракны кулга төшерүенә сөенеп өенә йөгерә, әнисе орышканда таракка орынуына үкенә... Бу рәсемнәр Тукай әсәрләренең тылсымын, сихри шигъриятен тагын да нечкәрәк тоярга булыша.
Тукайның «Таз» шигыренә ясалган рәсемне дә сез хәтерли торгансыздыр: аркасына поднос куйган шәкерт, аның хәйләсен тоткан казый, мәзәк хәлгә исләре киткән балалар гәүдәләндерелә сурәттә. Бала чагыбызда җуелмас эз калдырган бу рәсемне дә Байназар Әлменов иҗат иткән. Күпләргә мәгълүм «Кәҗә белән сарык» әкиятен бизәүче дә Әлменов. Безгә яхшы билгеле «Нәни Габдулла Кырлай авылына килгәч», «Тукай Троицк далаларында» рәсеменең авторы да ул. Байназар аганың иҗатында, гомумән, Тукай темасы үзәк урынны били. Аның татар китабын бизәү эше Тукай әсәрләрен сурәтләүдән башлана. Беренче чорда ул тышлык, башлам һәм ахырымнар, аннары текст эченә яртышар битле сурәтләр ясый. Тәҗрибә туплагач инде тушь һәм акварель белән тулы канлы күләмлерәк рәсемнәр барлыкка кигерә. Менә шулай итеп, 1939, 1944 елларда «Шүрәле», «Су анасы»ның беренче сурәтләре туа.
Б. Әлменовның графикадагы эшчәнлеге киң колачлы һәм төрле-төрле. Аның беренче рәсемнәре тушь белән иҗат ителә. Рәссамның каләме һәр сурәтне җентекләп эшкәртә, еш кына алар агачка төшерелгән гравюраны хәтерләтә. Шул ук вакытта ул төрле дәрәҗәдә сыекландырылган кара акварельне дә куллана, кайвакыт аңа ак- сыл-сары төсне дә өсти. Башта аерым каһарманнарны гына сурәтләсә, тора-бара ул мөстәкыйль композицияләр, сюжетлар иҗат итәргә тотына. Аның иң яхшы әсәрләренә психологик тирәнлек, социаль-тарихи җирлекнең аныклыгы, хәрәкәтне баета торган табигать күренешләренең отышлы бирелүе хас. Бу җәһәттәй «Шүрәле», «Су анасы» рәсемнәренең аеруча дәртләнеп, илһамланып иҗат ителүен әйтергә кирәк. Бу рәсемнәр техник эшләнеше, композицион тезелеше ягыннан Б. Әлменов иҗатының иң югары казанышы, татар китап бизәү сәнгатенең матур бер табышы булып тора.
Оренбург өлкәсенең Кызыл Мәчет авылында туган Байназар Мостафа улы Әлменов татар культурасының күренекле эшлеклеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Кутуй, X. Якуповларның портретларын ясады, үзенең хезмәтләре белән республика, зона, РСФСР күргәзмәләрендә катнашты, татар рәсем сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды.
Т. РАМАЗАНОВ.