Логотип Казан Утлары
Роман

СЫНАУ


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
бала диван-караватта no- зур бүлмәдә бер үзе ты-нычсызланып йоклый иде. Юрганы идәнгә төшеп киткәнгә, ул бик туңгандыр, ахры, куллары белән кечкенә тар күкрәген кочкан, тезчекләрен шәрә тәненә кыскан, ара-тирә тартышып куя.
— Сары чебием минем, — дип пышылдады,— тагы кайтмады бит, жүнсез...
Карт бары үзенең йөрүен генә белгән түгәрәк циферблатлы стена сәгатенә карап алды. Көн яктырып килә иде инде. Бишенче ярты. Баланың йөзен каплаган тузгак, йомшак чәчен дә сыпырып куймакчы иде ул. Тик әллә ни тагы уятырмын дип, бу уеннан кире кайтты, иелгән жиреннән турайды, борчымаска булып, әйбәт жиһазландырылган иркен бүлмәдә оныгын тагы япа-ялгыз калдырган хәлдә, үз бүлмәсенә таба юнәлде.
Ул күршедәге тар гына бүлмәгә керде. Монда электр лампасы кабызылган, бик якты иде. Ишектән кергәч тә сул якта затлы агач карават. карават каршында, уңда, көзгедәй ялтырап торган эш өстәле, аның ике ягында түшәмгә кадәр күтәрелгән китап киштәләре. Бу — аның йокы һәм эш бүлмәсе. Агай күптән уянган иде инде. Ә, дөресрәге. йоклады микән әле ул бүген? Авыр хәсрәт чигеп, куертыбрак әйткәндә, жан газаплары кичереп яши иде бу олы яшьтәге кеше. Ба-рысына да сәбәп кызы Сафура белән уртак тел тапмау булды. Моннан бер ел элек Сафура, әнисе Мәгъмүрә үлгәч, Казанга кайтты. Чит шәһәрдә, Ростовта, яшәде моңарчы. Бер яшь лейтенантка кияүгә чыгып, шунда киткән иде. Күрәсең, ире белән тату яшәмәгәннәрдер. Их-
Саргылт чәчле нәни кыз марланып яткан килеш
..........................................
Буй-буй зәңгәрсу төстәге пижама кигән зур башлы, төз гәүдәле карт кеше бүлмәгә кереп, ба' ' ‘ла янына килде, сак кына хәрәкәтләр белән аның өстенә юрганын япты, шыпырт кына, яратып:
тимал, әнисенең үлүе һәм атасының япа-ялгыз килеш өч бүлмәле квартирада калуы да сәбәп булгандыр, ул озын-озак уйлап тормыйча, ирен ташлап, баласы Лиана белән әтисе янына бөтенләйгә Казанга кайтты. Кайткач, алар бер ай чамасы тату гына ата белән кызга хас мөнәсәбәтләргә ригая саклап яшәделәр. Ләкин, кызганычка каршы, бу хәл бер ай гына дәвам итте. Дәгъва Сафураның хезмәт * иткән урынына карата башланды. Атасы, аңа яхшылык эшлим дип, < аны үзенчә бик әйбәт, тырышканда үсү мөмкинлекләре күренеп тор- § ган эшкә, фәнни-тикшеренү институтларының берсенә, урнаштырган иде. Янәсе, тырышып эшләсә, диссертация дә язар, гыйльми дәрәжә ♦ дә алыр. х
Тик ул көткәнчә булмады. Карт юкка гына абруен саткан икән. = Сафура бер атна чамасы эшләгәч тә юньлерәк эшкә урнаштырмауда, < бердәнбер кызын кеше мәсхәрәсе итеп гади лаборанткалык хезмәте- °- нә тыгуда әтисен гаепләп үпкә белдерде. Аһ. ата кеше кызының үсеп < буйга житү белән аның үзен санламый башлавын, үзен генә түгел, ч хәтта мәрхүмә әнисен дә еш-еш кимсетүен яхшы белә иде бит! Үз- х гәргәндер, үзен сөеп, иркәләп, булганның берсен дә кызганмыйча үс- £ тергән кызы хәзер үзгәргәндер, аны дөнья күрү, кияүдә булу, үзенен дә ана сыйфатында кызы Лиананы тәрбияләве үзгәрткәндер дип уйлаган иде. Күрәсең, ул кызының артык эгоистлыгын, артык үзсүзлелеген онытып жибәргән...
Менә шуннан китте. Сафура институтны ташлап икенче эшкә күчте, анысып да ошатмады, өченче урынга китте. Ниһаять, үзенә хуш килгән ниндидер дуслары киңәшен тотып, ул, югары белемле булуына карамастан, бер министрлыкка секретарь-машинистка булып урнашты. Әмма Сафура бу соңгы хезмәтеннән дә разый түгел иде. Хәзер эшендә килеп чыккан һәрбер уңайсызлык өчен, үзен кимсетү булып тоелган һәр сүз өчен, әтисен гаепли башлады. \л бераздан пенсио-нер әтисен гомумән исеменә, дәрәжәсенә лаек бер кешегә дә санамас булды. Сафураның фикеремчә. карт ашын ашаган, яшен яшәгән, хәзер инде фани дөнья белән араны кисәргә тиеш, бары бердәнбер эш белән шөгыльләнергә, ул да булса, кызын һәм оныгын карарга, алар- га хезмәт итәргә тиеш дип карын иде. Сафура Лиананың барлык мәшәкатьләрен бабасына йөкләде. Ул аны бакчага илтергә, бакчадан алып кайтырга, вакытында ашатырга, уйнатырга, күңелен ачарга, циркка, курчак театрына алып барырга һәм башка эшләрне башкарырга тиеш.
Юк, хәзер бабакай кызының рөхсәтеннән тыш өйдән чыгарга да хаклы түгел иде. Хәтта шулай" әгәр өй эшен карт үзе башкармаса, беркем дә моны эшләмәячәк. Әгәр карт кибеттән азык-төлек алып кайтмаса. беркем дә анда бармаячак. Алай гына да түгел, ачык ярага тоз сипкәндәгедәй. күңелне сыкрата торган хәкарәтләү сүзләре ява- чак әле картка. Ничек инде оялмый ул! Пенсионер бит! Бер эше дә юк! Аның кызы министр приемныенда ат урынына эшли, капризлы начальникларның теләсә нинди йомышларын үтәп интегә. Бу кадәр дә намуссыз, рәхимсез кеше булыр икән безнең әти!
Менә шулай. Хәер. Сафура ике атнага бер идән юа. дөресрәге, юган булып маташа. Чөнки көяз, купшы кулы белән идән чүпрәген чеметеп тота һәм идәнне бары бер кулы белән ышкый.
Булдыра алмый икән, анысы инде, әйдә ярар, һәркем һәрнәрсәне булдыра ала димәгән. Бәла бары шунда ул бит булдырырга да теләми. Менә ничек! Инде тормыш иткәндә беренче нхтыяж булып алга баскан эшләрне өйрәнү, булдыра алмасан, булдырырга тырышу, ул бит, жаным. көн итүнең беренче бис.милласы.
1 in еш Сафура үзенә тиң дни тапкан дусларын өйгә алып кайта. Алар төнге берләргә кадәр шаулашып олы бүлмәдә утыралар Вино
эчәләр — бары сухойны, марочныйны! Радиолада модалы көнбатыш музыкасын үкертәләр, кул-аякларын, күкрәкләрен, арт саннарын оятсыз чалыш-чолыш уйнатып, муеннарын паралитикларча алга-арт- ка котсыз селкетеп бииләр. Анысы да ярый, әйдә, теләсә нишләсеннәр, модасы шул икән, аны кемдер үзгәртә алмый, әлбәттә. Ләкин ни өчен алар пычратканнан соң савыт-сабаны үзләре юып китми? Ни өчен моны Сафураның картайган әтисе эшләргә тиеш? Әйтсәң, син бит буш кеше, ни эшең бар, шуны да эшләмәгәч, диелә. Син борынгы карашларыңда кристаллашып, катып калгансың, әти. Син һаман үзеңнең феодал законнарыңны миңа такмакчы буласың! Барып чыкмас! Кеше бул. Син әти икәнлегеңне онытма!
Ичмаса, пенсиягә китмәгән булсачы! Әйттеләр дуслар. Юкка дуамалланасың, диделәр. Тыңламады. Янәсе, принципиаль кеше ул. Китте, һәм нәрсә? Хатыны белән соңгы картлык көннәрен тыныч кына уздырырбыз, моңарчы вакыт булмау аркасында һаман киләчәккә калдырып киленгән үзебез теләгән эшләрне рәхәтләнеп эшләрбез дигәндә, менә хәзер кызыңның, ахмак һәм кешелексез кызыңның, колы, хезмәтчесе булып яшә!
Менә шундый шартларда ул инде бер елдан бирле көн итә иде. Ләкин артык мөмкин түгел. Ул бүген үк китәргә карар Кылды. Бу өйне ташлап, тинтәк Сафураны калдырып, үз иркенә куеп, әйдә, миннән башка гына яшәп карасын әле, бәлки кадеремне белер, дип...
Ул Әлфия янына китәчәк. Әлфия исә шулай ук аның кызы, ләкин үренеке түгел, асрамага алынган кызы. Әмма үз кызыннан да якынрак, мәрхәмәтле, хәлим, кешегә хөрмәт күрсәтә белә торган кыз ул.
Карт, бүлмәсенә керү белән, кабаланып язу өстәленең уң яктагы өске тартмасын ачты. Барлык документлары шунда саклана аның. Исәбе шуларны иртәдән үк барлап, киткәндә алырга тиешлеләрен аерып кую иде. Кечкенә өстәл тартмасы документлар һәм башка кадерле истәлекле әйберләр белән шыплап тутырылган. Карт аларны күзләрне чагылдырып ялтыраган өстәл өстенә берәм-берәм, ашыкмыйча гына куя башлады. Кулына полиэтилин капка пөхтәләп салын-ган каты, кызыл тышлы дипломнары эләккәч, ул ирексездән тукталып калды. Баштагы максатын беразга онытып, үзе дә сәбәбен аңламастан, шул катыргы документларны шытырдавык кабыннан тартып чыгарды. Карт хәзер, күзләре белән генә елмайган хәлдә, дипломнарын актарып, күңел түрендә сакланган җылы истәлекләренә чумды. Дипломнар дүртәү иде. Аларның берсендә Галиәкбәр Хафиз улы Максу- довның мең тугыз йөз илленче елның июнендә уңышлы рәвештә диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алганлыгы расланган. Икенче диплом исә аңа доцент дигән исем бирелү турында. Кандидатлык дәрәҗәсен яклаганнан соң сигез ел узмады, Галиәкбәр абзац докторлык диссертациясен дә әзерләп өлгерде. Ә мең тугыз йөз алтмыш беренче елның язында ВАК1 аңа бирелгән профессор исемен раслады. Галиәкбәр бу кадерле, истәлекле документларын тәмам онытылып, беренче тапкыр күргәндәй ләззәтләнеп, тәмләп тикшереп укырга кереште.
Бар иде дәртле, янып эшләгән чаклар. Барысы да, барысы да гыйльми эш башкаруга бирелде ул вакыт. Мәрхүмә Мәгъмүрә аңа барлык шартларны тудырырга тырышты, иренең эшендәге һәрбер омтылышы аның өчен дә бик-бик кадерле иде.
Галиәкбәр, күзләрен кыса төшеп, үзенең язу өстәле түренә куелган Мәгъмүрә портретына карап торды. Путалы калын пыяла кыса аша
В А К — (русча) югары аттестация комиссиясе.
хәзер инде бөтенләй картайган иренә мөлаем бер караш белән текәлгән иде хатын.
Иң күркәм чагында, әле кырык яше дә тулмаган вакытта, алдырган иде бит ул бу рәсемне. Хас иренең үтенүе буенча, истәлек итеп, һәр вакыт кесәдә, бумажникта йөртү өчен...
Түгәрәк йөз, озын керфекле нурлы күзләр. Арттан өеп, шомартып ♦ таралган чәч. Мәрхүмәнең портреты аша узган көннәрен ерактан күр- > гәндәй, Галиәкбәр үзенең кандидатлык диссертациясен яклавын хәтер- х ләде. Оппонентларның берсе диссертант остазының дошманы иде. Ул о хезмәтне юкка чыгарырга бар көченә тырышты, юк-барга бәйләнеп * маташты. Тирләп-пешеп чыкты. Пенсне күзлеген әле киде, әле салды. х Мәгәр әллә ни майтара алмады. Чөнки эш методик яктан да, башкару х җәһәтеннән дә бик камил. Әйе, оппонент, хәзер инде мәрхүм профессор, гыйльми совет членнарын ышандыра алмады, һәм ахырда о. бары бер үзе генә аңа каршы шар салучы булып калды. Ул җиңелде. < Галиәкбәр, ул чагында тырыш — тапкыр аспирант, тантана итте. Лә- * кин бу тантана арзанга төшмәде. Каны җитәрлек бозылды аның бу s гыйльми совет утырышында. Ә өйдә, өйдә? Мәгъмүрә аны ут йотып н көткән иде бит. Галиәкбәр, диссертациясен уңышлы яклап, бу хәбәрне * телефоннан әйткәч, ул, һич тыела алмастан, шатлыгыннан кычкырып елап җибәрде.
Ә докторлык диссертациясен Галиәкбәр Мәскәүдә үзе укыган институтта яклады. Бусы өчен дә аның Мәгъмүрәсе аз янмады, аз көймәде.
Әмма шулай да шатлыклы, бәхетле чаклар иде бу. Кайтарасы иде шул көннәрне!
Галиәкбәр өстәл тартмасыннан кызыл төстәге катыргы тартмалар чыгара башлады. Алар икәү иде. Ачып карамый булдырмады. Тартмаларда аның орденнары, медальләре саклана. Аларның күбесе әле өр-яңа, күз явыңны алып алтын һәм кызыл эмальләрен елкылдатып торалар, кайберләре исә, фронтта алынганнары, инде шактый тоныкланган, аларның муар тасмалары искерә төшкән. Галиәкбәргә Өченче Дәрәҗәдәге Дан һәм Кызыл Йолдыз орденнары, Батырлык һәм Германияне Җиңү медальләре биргәннәр иде. Ул аларның һәрберсен учына салып карап утырды. Уйлары аны моннан инде күп еллар элек булып узган, ә бер караганда әле кичә генә кичерелгәндәй хәтердә нык сакланган көннәргә алып китте. Ул тагы онытылды. Әйе. сугышта ул үзенең иң гүзәл, иң матур яшьлек елларын калдырып кайткан иде. Каһәр суккан сугыш, илнең, кешенең нинди гүзәл омтылышларын җимермәде ул. Сугыш, дуамалланып, тәнгә генә түгел, күңелгә, калебка тирән канлы яралар ясап узгач та, әле һаман артыңда гына посып торган карачкыдай күңелне шомландырып интектерде бит. Галиәкбәр ачы кычкырып атакага ташлануларын төшләрендә күреп ничә ел азапланмады?! Ничә ел буена аны бастырылулар, саташып уянулар эзәрлекләмәде шул сугыш аркасында!
Тартмаларның нкенчесендәге орден-медальләрне Галиәкбәргә сугыштан соң, инде гыйльми хезмәткәр булып шактый эш күрсәткәч бирделәр. Анда ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләрнең Ленинның йөз еллыгына чыкканы, аннары әле моннан ике ел элек кенә тапшырылганы—пенсиягә киткәндә бирелә торганы иде. Галиәкбәр шул урак-чүкеч сурәте төшерелгән һәм «Хезмәт ветераны» дип язылган көмеш медальгә озак карап утырды. Бу — институт белән, үзе яратып, бирелеп җигелгән авыр, ләкин татлы хезмәте белән, мәңгегә саубуллашу, аерылышу билгесе. Галиәкбәр аксыл кашларын җыерып, күңелсезләнеп утыра башлады. Ул кайта-кайта шул медальгә карап уйланды. Авыр көннәрнең билгесе иде бу. Бөтен гомереңнең төп максаты булган куанычлар чыганагы белән аерылышу билгесе.
Ниһаять, күңелсез тойгыларын җиңде карт, аңарда хәтта бер наян теләк туды: ул булган барлык орден-медальләрен күкрәгенә тагып карарга булды. Юри, кызык итеп, бәйрәм көннәрен искә төшереп... Җәһәт кенә урыныннан торды, пижамасын салып ташлады, карават янындагы шифоньердан пинжәген алды һәм шунда икеләнеп тукталып калды. Ничектер оялта иде, кемдер карап торыр һәм Галиәкбәрнең балалануыннан мыскыллап көләр сыман иде. Ләкин теләк шул кадәр көчле иде ки, Галиәкбәр, һич тә тыела алмастан, кеше күрмиме дигәндәй ишеккә карап алды да, пинжәген киеп, орденнарын күкрәгенә тага башлады.
Барысы да тагылып беткәч, ул шифоньер ишегенә беркетелгән бөтен буй-сынны күрсәтмәле көзге алдына килеп басты. Картның каршында хәзер ябык чырайлы, агара башлаган куе кашлы һәм ап- ак кыска мыеклы, сирәк чәчле, җәенкерәк борынлы, буйчан, ябык бер олы кеше басып тора иде. Күкрәген бизәгән купшы орден-медальләргә һич тәңгәл түгел иде кебек көзгедә күренгән картның кыяфәте. Төссезләнгән күзләрендә рәнҗү, төшенкелек, буй-сынында мескенлек чагыла иде аның.
— һи-и,— дип куйды Галиәкбәр,— килешмәгәнне!
Ул гәүдәсен турайта төште, тәртипсез чуалган чәчләрен сыпырып куйды, үзен елмаерга мәҗбүр итеп:
— 10-у-к, аллам сакласын, китәм дигәч китәм,— диде.— Ахмак, юләр! Сафура капризларына буйсынып торырга әллә теге мин! Тапкан бичара корбан тәкәсен.— Ул орден-медальләрен чыңлатып нык адымнар белән бүлмәне бер әйләнде дә, бүләкләрен тартмаларга ашыга- ашыга кире тутыра башлады. Алып китәсе документларын бумаж- нигына салды. Инде пинжәген элеп кую өчен шифоньерга таба атларга өлгермәде — күрше бүлмәдән яңгыравык бер тавыш ишетелде. Лиана: «Давати. давати».— дип кычкыра иде. Ул «дәү әти» диясен шулай бозып әйтә. Галиәкбәрнең кинәт күзләре йомылды, йөзенә татлы, җыерчыклы елмаю билгеләре чыкты. Пинжәген караватына куйды да:
— Әү, минем сары песнәгем, әү, күгәрченем,— дип сөйләнеп олы- бүлмәгә таба атлады. Анда Лиана уянган, үзе йоклаган җыелмалы диван-караватка торып баскан, кыскара төшкән ал чәчәкле фланель пижамадан, ак нәни трусиктан корсагын киергән килеш кулларын сузган хәлдә бабасының үзен күтәреп алуын көтеп тора иде.
— Давати. кушать хочу,— диде ул, әле йокысы качмаган соры күзләрен кыскалап, авызын очландырып. Аннар%1 нәни авызын ачып, иснәп куйды. Ана телен белми иде бала. Сафура өйрәтмәгән, барыбер бетә, кирәксез нәрсә ул дип санаган. Казанда баланын бу житешсез- леген бабасы төзәтергә тырышты. Мәгәр ирешкәне шул: «давати» дигән сүздән ары китмәде. Галиәкбәр бу кадәресенә дә, әлбәттә, шат иде.
Ул баланы күтәреп алды:
Бигрәк иртә уяндың, кызым, әле йокың туймагандыр ич? — диде.
Я кушать хочу,— дип кабатлады Лиана, тагы нәни авызын очландырып.
Алар кухняга чыктылар. Бераз тамак ялгап алгач, Лиана әле яна гына уянып киткәндәй бик җитди рәвештә:
Мама вернулась?—дип сорады. Галиәкбәр йөрәгенең чәнчешеп авырта башлавын тойды. Оныкны күкрәгенә тагы да ныграк кысты, һәм кинәт шул чак әле генә орденнарын тагып китәргә сүз бирүе- исенә төште. «Я. хода, рәхимсез Сафурага ачудан бу гөнаһсыз сабыйны ничек ташлап китәргә була?!»-дип куйды.
Теге көнне Галиәкбәр нәни онык-кызчыгы аркасында беркая да китә алмады, һәм, бик ихтимал, көтелмәгән хәл килеп чыкмаса, ул ф беркайчан да теләгенә ирешмәс иде. Ләкин уйламаганда-сизмәгәндә балалар бакчасында Лиананың кулына кадалган пирке пробасы тубер- | кулезга уңай реакция күрсәтте. Тиз генә чарасына керергә кушылды, з Озакка сузмастан, шундый балалар өчен оештырылган санаторий тибындагы махсус балалар бакчасына путевка бирделәр. Ул бакча * Казаннан читтә, Мәскәү юлы өстендә, матур нарат урманында. Лиана шунда урнаштырылды. Хәзер аны якшәмбе көннәрендә генә барып и күрергә мөмкин, чөнки башка көннәрдә ата-аналарыннан аерылган * балаларны борчып йөрергә рөхсәт юк. <
Бу хәл Сафураны гына түгел, Галиәкбәрне дә бәйдән ычкындырды, с? Сафура .хәзер бөтенләй туарылды. Күрәсең, ни генә әйтмә, нәни кыз- ч чык ана үзе теләгәнчә кыйланырга ирек бирмәгән булса кирәк. Лиана “ Займищега киткәч, Сафураның читтә кунып калулары һәм өйдә мәҗ- < лес уздырулары тагы да ешайды. Инде әтисен бар дип тә белми сыман. Галиәкбәргә исә хәзер күптәнге ниятен гамәлгә ашырырга мөмкинлек туды. Ул, кызына язу гына калдырып, самолетта Әлфия янына, Татарстанның төнъяк-көнчыгышына очты.
Язуында ул Сафурага болай мөрәҗәгать иткән иде: «Кызым, мин Әлфия янына барып кайтам. Өйне яхшы кара, әниеңнең төсе буларак саклана торган бик кадерле әйберләрне-ватма-кыйратма. Савыт-сабаны үзенә юарга туры киләчәк. Акча калдыра алмыйм. Үз тапканыңа торып кара әле. Мине борчыма, үз вакытым белән кайтырмын».
Юлда ул Әлфия турында уйланып барды. Галиәкбәр өчен, дөресен генә әйткәндә, хәзер Әлфиядән дә якынрак кеше юк иде.
Мәрхүмә хатыны белән алар Әлфияне икәүләп бер яшьлек вакытыннан алып тәрбияләделәр. Мәгъмүрә Сафураны зур газаплар кичереп тапканнан соң, бала табу Шәрәфеннән мәхрүм бер хатын булып калды. Әле монысыннан исән калуыңа шатлан, икенчесен таба алмассың, үләрсең, диделәр. Ләкин бер бала баламыни ул?! Кимендә икәү кирәк дип уйлаштылар яшьләр, һәм тормыш көйләнә төшеп бер эзгә баскач, алар бәбиләр йортыннан ташландык бала — бер яшьлек Әлфияне алып кайттылар. Әлфия җиде класс бетергәнгә кадәр Галиәк бәр белән Мәгъмүрәнең үз әти-әнисе булмавын белмичә үсте. Ләкин безне капчыкта яшереп буламы соң?! Ниндидер үзара ызгыш чыкканда серне ничектер белеп алган Сафура, сеңелен кимсетү максаты белән, ана барын да әйтеп салган. Шуннан соң инде Әлфиянең кемлеген яшереп торуның кирәге дә, мөмкинлеге дә калмады.
Авыр кичерде кыз бала әти-әнисен бер мизгелдә югалтуын. Тик аның әти-әнисенә хөрмәте, хәтта мәхәббәте шул көенчә сакланды. Әйе, бик акыллы иде шул Әлфия ул вакытта ук. Акыллылыгы аның яхшылыкны начарлыктан аера алуда, яхшылыкның кадерен белүдә иде.
Уку, фәннәрне үзләштерү җәһәтеннән Сафура кебек ярылып яткан сәләт иясе түгел иде Әлфия. Ләкин аның көчле ягы үзен эшкә җигә белү булды. Бу исә, Галиәкбәр фикеренчә, яшь кеше өчен барыннан да кадерлерәк үзенчәлек иде. Хәтта ул сәләтнең бер төре, һәм хәтта сирәгрәк очрый торганыдыр әле. Әлфия урта мәктәпне дә, институтны да уңышлы тәмамлады.
Ул үзе теләп Галиәкбәр юлыннан китәргә булды. Сафураның авыл хуҗалыгы фәнен гомумән фәнгә санамавына, җае чыккан саен әтисенең белгечлеген кимсетүенә карамастан, ул терлекчелек институтын бетерде һәм менә дүрт ел инде районда, соңгы вакытта кошчылык фабрикасында лаборатория мөдире булып эшли. Хатлар язып тора.
һәр вакыт чакыра, күчтәнәч җибәрергә дә онытмый. Әйе, тагы барыннан да кадерлерәге шул, «әти» дип якын күреп дәшә, аһ итеп тора.
Галиәкбәр Сафура белән үзенең арасында булган котсыз, ата-баба белмәгән мәгънәсез мөнәсәбәтне Әлфиядән яшерергә мәҗбүр. Ничектер уңайсыз, ничектер үз каныңны хурлау кебек килеп чыга. Ләкин Әлфия кебек нечкә калебле кешеләр бу авыр күренешне сизмимени соң?! Сизенә, тәгаен сизенә Әлфия, тик сер сынатмый, әтисен борчырга теләми, шуңа күрә белмәмешкә салыша.
Мәгъмүрәне җирләргә баручы кешеләр арасында беркем дә бу югалтуны Әлфиядәй авыр кичермәгәндер. Ни өчен шулай? Бер үк тәрбия алып үскән балалар лабаса. Сафура бу кайгылы көннәрдә әнисен югалту газаплары белән әз генә дә җәфаланмады, еласа да — Галиәкбәрнең күзенә бу бик ачык чалынды — кеше елый дип, уңайсызланып кына елады. Ә Әлфия исә, у!
Галиәкбәр самолетта бер сәгать очканда шулар турында уйланды һәм тизрәк үзен якын иткән кадерле кызы янына барып җитәргә ашыкты. Ул ярты сәгать автобуста барды һәм Кама буена, куе урман арасына урнашкан кош фабрикасына якынлашты.
Көн аяз, матур иде. Епшетергә чамалый, ак кар катлавы күгелҗем төс алган. Әйе, март башы үзен сиздерә, язгы уяну шатлыгы күңелдә гүзәл көй булып яңгырый. Авыр киеренкелектән котылып, тынычлык бишегенә эләккәннән соң гына була торган күңел көрлегенә табигать гүзәллеге өстәлгәч, Галиәкбәр яшәреп, җиңеләеп киткәндәй булды. Ул автобустан кай турыда төшеп калырга кирәклеген Әлфия язган хатлардан белә иде. Тиешле урында төште, күкрәп торган нарат урманы аша сузылган юл буйлап җил-җил атлап алга китте. Бераздан урман артындагы поселок та күренде.
Фабриканың ике катлы ак таш торак биналары нарат урманы эчендә үк икән. Алар артындагы вак корылмалардан ук куе агачлык башлана. Галиәкбәр таш өйләрнең кыяфәтеннән аларның әле күптән түгел генә салынганлыгын һәм бик бай оешманың химаясендә эшләнгәнлеген чамалады, йортлар әйбәт, байсымак, бөтен җире камил җитешлектә иде. Тротуарлар, урам юллары әле хәзергә кар астында булсалар да, сизелә, асфальт белән түшәлгән. Өй ишекләренә кадәр фасонлы. Аларның өлгеләренә калын фигуралы пыялалар куелган. Ә тышкы баскычлар исә нык, ясалма мәрмәрдән, хәтта баскыч мәйданчыкларының идәннәре дә матур бизәкле плиталардан ясалган. Кыскасы, биредә Татарстанның гына түгел, бөтен илнең горурлыгы булган Кама автомобильләр заводының ярдәме, ә, дөресрәге, шуның кулы, стиле ачык тоела иде.
Кош фабрикасы моннан ярты ел элек кенә эшли башлады. Бу өйләр салынганга да елдан артмастыр, ә Әлфиянең Бөгелмә кош фабрикасыннан бирегә күчеп килүенә сигез ай гына әле. Галиәкбәр бу фабрика эшли башлаганда институттан киткән иде инде. Шуңа күрә ул аның өчен бөтенләй ят, яңа нәрсә. Галиәкбәр чаттан икенче таш өйнең шома таянсасына тотына-тотына өске катка менгәндә: «Әле эштән кайтуын кайтмагандыр да, ярый инде, берәр яры китеп бармаган булса»,— дип уйланды. Ул телеграмма сукмавына бераз үкенә төште, тик шунда ук үзен тынычландырды. Тәгаен биредә, шушындый зур кош фабрикасында, үзенең берәр шәкерте бардыр әле. Булмый калмас дигән ышаныч, аңа, Әлфия читкә китеп барган хәлдә дә, кунып чыгарга урын, сыйланырга ризык вәгъдә итә иде. Ул хәзер хөрмәткә, игътибарга мохтаҗ. Аны Сафураның түбәнсетүләре, хәкарәтләүләре бөтенләй кешелектән чыгарды, әз генә булса да элеккедәй хөрмәткә ашкыну аның күңелендә дөрләп кабынмаса да, көйрәп тора иде хәзер.
Икенче кат белән беренче кат арасындагы баскыч мәйданчыгында тукталып, күкрәк кесәсеннән блокнотын чыгарды карт, болан да хәтерендә булуына карамастан, тагы бер тапкыр квартир номерын аныклады һәм шактый җитез адымнар белән, уфылдап, тирән-тирән сулаган хәлдә, өскә менеп китте.
Галиәкбәрне Әлфия үзе каршы алды. Эштән әле яңа гына кайтып ♦ кереше икән. Әтисен ишек төбендә күрү белән анын коңгырт нурлы * күзләре зур булып ачылды. Ул әтисен шатлык белән муеныннан кинәт = кочып алды. Галиәкбәр кызының бик якын, үз булып беткән тавышын 5 ишетте, хуш ис, яшьлек, арулык исе аңкыткан тыгыз тәнен, шулай ук ф күптән таныш гөнаһсыз, кайнар, йомшак иреннәрен тойды. Кыз шат- х лыгыннан онытылып чыркылдап көлә: «Әтием, бәгырем»,— дип Галиәк- = бәрнең битен, чигәсен өзлексез үбә иде. Картның күзләрен яшь элпәсе “ каплады. Ул куанычтан елмая биреп, буш кулы белән Әлфиянең о. аркасын сыйпап торды. <
— И, әти-и! — диде Әлфия алсуланып киткән йөзен күтәреп, үз күзләренә үзе ышанмагандай.— Нинди әйбәт иткәнсең киле-еп!
Галиәкбәр кулындагы торт тартмасын Әлфиягә сузды.
— Монда, авыл җирендә, юктыр бәлки. Хас синең өчен заказ би- * pen эшләттем. «Казан» торты,— диде карлыгып киткән тавыш белән. Ул кергәч тә ишек янына куйган чемоданына күрсәтте.
— Монда минем үз кирәк-яракларым, кирәк җиргә урнаштыр, кызым.
Әлфия чемоданны һәм зур ак тартмадагы тортны кулларында тоткан килеш сорады:
— Исән-саулыкмы сон? Апа, Лиана нишләп калдылар?..
— Гомумән бары да тәртиптә. Әле ул турыда сөйләшербез, кызым.— Карт пальтосын салып чөйгә элде, ишек янындагы табуреткага утырып ботинкаларын сала башлады.
— Салмасаң да ярый, идән юылмаган,— диде Әлфия ашыгып.
Галиәкбәр аның сүзенә карамады.
— Салыйм әле. Аякларым ял итсен. Син, кызым, минем чемоданнан чүәкләр алып бирче.
Карт постау чүәкләрен киеп аякка басты һәм авыр атлап уң яктагы олы бүлмәгә узды.
Квартира бер бүлмәле генә булса да, бик иркен һәм җайлы иде. Галиәкбәр зәвык белән җыештырылган бүлмәгә кергәч, кулларын башта аерып, аннан кушырып:
— Сине бик зурлаганнар икән, кызы-ым,— диде.
— Нигә, әти? — диде Әлфия, урманга караган зур тәрәзәнең штора- сын тартып.
— Нигә ди, бик шикарный квартира биргәннәр, диюем.
— И,— диде Әлфия, «алай гына нәрсә ул» дигәндәй кул селтәп.
Кухня якка чыгып кергәч, ул тагы әтисе янына ук килде. Галиәкбәр йомшак диванда утыра иде инде.
— Әти, әйт дөресен, син ачыктыңмы?
— Юк. Юлга чыгар алдыннан гына аэропорт ресторанында бик ныклап ашадым.
— Ярый, алайса. Чәй генә эчәрбез хәзергә.
Чыннан да, артык берни дә кирәкми иде Галиәкбәргә. Ул бүлмәдә ялгызы озак утыра алмады, кул юарга дип, Әлфия янына кухняга чыкты. Әлфия газ плнтәсендә нәрсәдер пешереп маташа иде. «Шәһәрдән бер җире дә кнм түгел: газ. җылы батареяләр» дип уйлап алды Галнәкбәр. Плитә җылысында йөзе кызарып киткән Әлфия үзенең якты елмаюы белән әтисенә карады.
— Әй, вакытын белеп кенә килгәнсең дә. әти. Син миңа бик,-бик кирәк идең.
1 <к v. м 7.
— Нәрсә, эшеңдә бер-бер нәрсә булдымы әллә?
— Юк. юк. әйтермен әле. Үзем белеп, вакыты житкәч. әйтермен.
Кухнядагы чисталыкка күз төшерү белән игътибар итте карт. Нинди тәртип! Хәер, аның салыныр кешесе юк шул. Ул үз квартирасындагы тәртипсезлекне. Галиәкбәр жыймаса. беркайчан да җыелмый яткан урын-җирләрне, карт әтисе юмаса. атналар буе юылмый яткан савыт-сабаны күз алдына китерде. Әйе. әйе, соңгы тапкыр кисәтеп әйткәч нинди җавап бирде әле Сафура? «Мин синең прислугаң түгел, тик ятасың, ю, җыештыр үзең»,— диде.
Бераздан Әлфия бик матур итеп табын әзерләде. Өстәлгә парлар бөркеп торган никель чәйнеген, табасында әле генә куырылган колбасалы тәбәсен китерде. Чәй ясап, чынаякны әтисе алдына куйгач, нидер исенә төшереп:
— Әти, аракы эчәсеңме? — дип сорады. Галиәкбәр бераз сәерсенде. Чөнки ул Әлфиянең өендә аракы сакланыр дип һич уйлаганы юк иде.
— Юк, кызым.— диде. Аның инде аракы эчмәгәненә елга якын иде. Узган ел Җиңү бәйрәмендә үзе кебек ветераннар арасында ул ничектер юләрләнеп бер нык кына эчкән иде. Шунда бер атна авырып, йөрәк, бавыр белән газап чиккәннән соң. авызына алмас булды.
— Юк, кызым, андый нәрсәләрне хәзер...— ул тынып калды. Күрәсең, интонациясеннәндер, я булмаса күз карашыннанмы, Әлфия әтисенең икеләнебрәк җавап бирүен тойгач:
— Бәлки бераз кабарсың, минем бар,— диде. Галиәкбәр кул селтәде дә елмая төшеп: — Ярый, алайса, бары бер стопка гына, күңел көр булгач, йөрәк аны гына бәлки күтәрер әле,— диде.
Әлфия җыйнак кына куе көрән төстәге көзгеле һәм полировкалы серванттан этикеткасына «Петровская водка» дип алтын хәрефләр белән язылган, башланган ярты литрлы аракы шешәсен китереп куйды. Тагы бер сәерсендергән нәрсә аракының башланган булуы иде. Хәер, дип тынычланды карт, кунак-фәлән җыйгандыр. Әлфия бит инде үсмер түгел. Мин генә аңа һаман элекке нәни Әлфиягә караган кебек карыйм.
Кыз закускага дип тозлы кәбестә дә китереп куйды. Әтисенә аракыны стопкага салды, үзенә салмады.
Эчеп тәмләп ашый башлагач, Галиәкбәргә бөтенләй күңелле булып китте. Күптән инде аның мондый рәхәт тынычлыкны татыганы юк иде.
— Молодец, кызым,— диде ул, аракының җиле бераз башка менә башлагач.— әтиеңне бик әйбәт каршы алдың. Матур гына тормыш та коргансың икән. Инде мин синең әйбәт кенә егет табып, гаилә корып җибәрүеңне генә теләр идем.
— Рәхмәт, әти. үз вакыты белән барысы да булыр әле.
Галиәкбәр Әлфиянең ничектер хәйләле елмаюына игътибар итте. Ләкин сиздермәде.
—Гомер ул, кызым, искән җилдәй, уза да китә. Җимешнең өлгергәч өзелгәне яхшы,— диде.
— Булыр, булыр.— диде Әлфия, тагы матур очкынлы күзләре белән генә елмаеп.
— Тик апаңныкы кебек ямьсез чыкмасын инде, Әлфия.
— Ничек?
— Ничек ди. чыкты, дүрт ел торды, аннан баласын ятим калдырып, кайтып керде. Бу әйбәт түгел.
— Каян беләсең соң аны ничек булып бетәсен, әти. Бу инде бәхет эше.
— Шулай, бәхет эше. Тик тормыш иткәндә кайчак түзә белергә дә, гафу итә белергә дә кирәк.
Бераз дәшми-тынмый ашагач, сүзне икенчегә борып Галиәкбәр яңадан башлады.
— Бик әйбәт итеп тормышыңны коргансың, кызым. Әйе, әйбәт. Минем бернинди ярдәмемнән тыш, үзең...
Ул күңелсезләнә төшеп тынып калды. Барлык игътибарны һәм ф ярдәмне башлыча Сафурага күрсәткәнлеген хәтерләде. Ләкин Әлфия > эшлекле генә түгел, артык нечкә калебле, үтә сизгер, акыллы кыз = да иде.
— Сез мине мәрхүмә әни белән кеше иттердегез, әти,— диде ул.— ф
Моннан да зур ярдәм була аламы дөньяда? Мин сезгә рәхмәтләремне * беркайчан да әйтеп бетерә алмам, ахры, әти. s
Галиәкбәрнең борыны йомшарып китте. Күзләрен тагы яшь элпәсе “ каплады. Ул бары: әй, кызы-ым!— дип кенә сузып әйтә алды. Кем- а. нендер ишектә звонок шалтыратканы ишетелде.
Әлфия урыныннан сикереп торды һәм, серле көлемсерәп, әтисенә: 2
— Хәзер мин сине бер кеше белән таныштырам,— диде. s
«Таныштырам» дигән кеше ишектән бик шаулап килеп керсә дә. £
Әлфия аңа әтисе килгәнлеген әйтте булса кирәк, кинәт тынып калды. Аның кыз белән ни турыдадыр шыпырт кына сөйләшкәне колакка чалынды. Аннан соң ул Галиәкбәр янына керде һәм шул вакыт кына егетнең кыяфәт-килбәтенә карт игътибар итте. Ул жыйнак гәүдәле, кояшта янган көрән йөзле утызлар тирәсендәге бер егет иде.
Коридордагы пышылдашудан ук Галиәкбәр нидер сизенгән иде. Ул шунда ук, шул үзе. аның язмышы түгелме икән, дип уйлап алган иде. Инде егет бүлмәгә кереп, житез хәрәкәтләр белән картның кулын кыскач, һәм үзен «Фәрит» дип таныткач, Галиәкбәр ана аерата дикъкать белән текәлде. Чибәр, күпереп, дулкынланып торган куе чәч, киң маңгай, чигәдән колак йомшагына хәтле төшкән бакенбардлар...
— Бик әйбәт,— диде карт. Әлфиягә мәгънәле генә итеп карап алды.— Кызым, синең таныштырам дигән кешең бит инде? Шул үземе?
— Әйе, әти. Безнең фабриканың баш белгече була. Фәрит Еникеев.
Әлфия бүлмәдән чыгып китте.
— Яхшы, яхшы,— дип куйды Галиәкбәр, артык әйтер сүз таба алмыйча, дулкынлана төшеп. Аның йөзен күзәтеп егеткә карата туган тойгыны хәзер һич чамаларга мөмкин түгел иде. Хәер, ул үзе дә анык белми иде әле. Тик акылга буйсынмый торган бер сәер хис туганын гыңа чамалады ул. Шул икән аның сөйгән егете дигән уй картның күңелендә ниндидер килбәтсез бер бушлык тудырды.
— Әйдәгез табынга, рәхим итегез,— диде Галиәкбәр егеткә, әлеге ямьсез хисне томаларга тырышкандай ашыгып.
— Рәхмәт,— диде егет яңгыравык ягымлы тавыш белән. Ул өстәл янындагы утыргычны читкәрәк куеп утырды.
Ишектән савыт-саба, чәнечке-кашык күтәреп Әлфия килеп керде. Егетенә:
— Әйдә, Фәрит, якынрак утыр,— диде жылы бер караш ташлап, үз итеп. Егет алдына кирәк-яраклар куйды һәм Фәрит утыргычын яңадан өстәлгә якынрак тартып җайлап утыргач, чәй ясарга кереште. Тагы якын итеп, нурлы күзләре белән егетнең йөзен сыйпап алды «И, боларның эшләр бик тирәнгә киткән, ахры,—дип уйлап алды карт,— хәерле булсын».
— Таныштырырга теләгән кешем менә шул була, әти,— диде Әлфия, бер тапкыр әйтелгәнне тагы кабатлап.—Минем сезне бик күрештерәсем килгән иде.
— Әйе, аңладык,— диде карт бик мәгънәле елмаеп.— Чибәр белгеч кул астында эшлисең икән. Мин бик риза.
Яшьләр уңайсызлыкны атлап узу өчен көлешеп куйдылар. Сүзне Фәрит башлады. Ул Галиәкбәрне ишетеп тә, профессорның хезмәтләрен укып та белгәнлеген, аның турында Әлфиянең күп тапкыр сөйләгәнлеген хәбәр итте. Сез озак еллар буе Казан терлекчелек институтында укыткансыз икән диде, үзенең Оренбургта укыганлыгын әйтте.
— Әйе, булды андый хәл,—диде карт артык туарылмыйча.
Әлфия сүзгә кушылды:
— Фәрит Зарипович ул Башкортстан егете, әти.
— Бакалыдан, Татарстан белән чиктәш районнан,— дип өстәде Фәрит.
— Институтны күптән тәмамлаган идегезме?
— Шактый инде,— диде егет.— Монда килгәнче Оренбург өлкәсендә биш ел эшләдем.
— Кошчылык буенчадыр инде?
— Әйе, кошчылык буенча.
— Мин дә соңгы елларда гел шул өлкә белән кызыксындым.
— Беләм, беләм. Мин сезнед белән танышуыма бик-бик шат, гомумән таныш булуым өчен дә шат, эшкә файдалы киңәшләр алып калырмын дигән өмет аркасында да шат.
Галиәкбәр кул селтәп куйды.
— Юк, мин хәзер пенсиядәге кеше. Ике елдан бирле инде кулыма гыйльми хезмәт тотканым юк. Хәтта оппонент итеп институтка чакырсалар да бармас булдым.
— Сезнең кафедрада ниндидер күңелсезлекләр булган, ахры? — Егет, шундый сорау бирү әдәпсезлек булмасмы дигәндәй, Әлфиягә карап куйды.
Әлфия үзгәрешсез калды. Бары аның ашарга кыставы гына сүзне икенче темага борырга кирәк дигәнне аңлата иде.
Әлфия егеткә дә, әтисенә дә аракы салды.
— Юк. мин артык эчә алмыйм,— диде карт кырт кисеп. Егет тә кулында бераз әйләндергәннән соң стопкасын өстәлгә куйды.
— Бәлки безнең танышу хөрмәтенә, ә? — диде ул кара күзләре белән генә елмаеп. Аннан тагын үтенеч белдереп, Әлфиягә күз ташлады.— Мин синең дә бераз авыз итүеңне теләр идем, Әлфия.— Хәер, минем әти боларның берсен дә өнәми, безнең халык өчен хас түгел, ди. Тик шулай да...
Әлфия егетнең сүзен тыңлап серванттан әле бөтенләй ачылмаган яхшы маркалы кызыл вино чыгарды:
— Мә, алайса, үзең ачып бир,— диде.
Фәрит шешәне ачты да Әлфия куйган рюмкага чия суыдай кызыл, ләкин саф. үтәли күренмәле вино салды.
— Инде менә, Галиәкбәр Хафизович, мондый хәлдә баш тартып булмый, минемчә.
— Әйе. китереп кыстыгыз сез мине,—диде карт мыек астыннан гына елмаеп.— Тик иртәгә көне буе авырып ятсам, үзегез җавап бирерсез.
— Бирәбез,— диде Фәрит,— безнең монда һава әйбәт, берни дә булмас.
— Ә нәрсә өчен эчәбез соң,— дип сорады Әлфия бик беркатлыланып.
Аның әтисеннән «сезнең бергә булуыгыз өчен, сезнең гүзәл киләчәгегез, бәхетле тормышыгыз өчен» дигән сүзләрне әйттерәсе килгән иде. Ләкин карт алай ук димәде: — Сезнең өчен,— диде,— сезнең дөрес атлап, сөртенми-егылмыйча гына гомер юлын кичүегез өчен.
Әлфия моны үзенчә уңай яктан аңлады. Күзләрен уйнатып, йөзен юрамалы чытты да эчеп җибәрде. Галиәкбәр әле үзенә салганны эчмәгән иде. Ул стопканы кулында тоткан килеш ирексездән Әлфия-
нең Фәрит килеп кергәч үзгәрүе турында уйлап алды. Кыз хәзер балаларча шат көләргә, елмаерга гына тора иде кебек. Шунда кызының бизәнә башлавына да, кашларының нечкәртеп, төзәтелгән булуына да, хәтта модасын саклап өске кабакларына чак сизелерлек зәңгәр буяу йөгерткәнлегенә дә игътибар итте карт. Шулай инде, мәхәббәт кешене үзгәртә, ул кешене үзе белмәгән, хәтта теләмәгән нәрсәләрне v дә эшләтә ала, дип куйды. Эчеп алып бераз ашаганнан соң алар тагы < сүзгә керештеләр. з
— Миңа Әлфия хатлары аша да, болай да билгеле,— диде Галиәк- °
бәр.— Монда яңа бройлер фабрикасы сафка баскан икән. Ничек сок, ♦ эш мантыймы? *
Әлфия эченнән генә: «Кара, әти бу эштән бөтенләй киттем дисә = дә, бөтенләй үк оныта алмый икән әле», дип уйлап куйды. <
— Әйе, бөтен хикмәт тә шунда. Бройлер! Йомырка салыр өчен “■ тавыкны асрау бездә ярыйсы көйләнгән, тик менә бройлер чебиләре < симертү шактый тырышлык сорый торган, авыррак өлкә әле.
— Ә КамАЗга ит кирәк, тавык ите,— диде Галиәкбәр хәйләкәр s
генә көлемсерәп. <
Фәрит, әйтәсе сүзенең бик мөһим икәнлеген аңлатырга теләгәндәй, чәнечкесен тәлинкә кырына Сөяп куйды да еллык планның нинди күләмдә икәнен, фабриканың аена ничә тонна кош ите тапшырырга тиешлеген сөйли башлады.
— Әле без производствоны тулысынча үзләштермәдек. Хәтта төзелеш тә бетмәгән,— диде.— һәм менә шундый шартларда эшләргә туры килә.
— Бик табигый —диде Галиәкбәр.—һәр җирдә шундый хәл, урбанизация, гигант төзелешләр...
Ул яңа ясалган чәенә шикәр салды да, егетне тыңлый-тыңлый, чәен балкашыгы белән бик озак болгатып утырды. Аннан бер паузадан файдаланып сорап куйды.
— Ничек үстерәсез чебешләрне?
— Хәзергә идәндә асрап.
— Нигә «хәзергә»? Әллә читлеккә күчү ниятегез дә бармы?
Егет, теше сызлап киткәндәй, бер яңагын җыерып башын чайкап куйды:
— Бар шул. Бер корпуста ике рәткә батареялар урнаштырылды. Менә киләсе атна башында инкубациядән чыккан гибридларның бер өлешен шул читлекләргә утыртабыз. Ә фәнни һәм популяр әдәбияттан башка бернинди җитәкчел материал юк.
— Инструкцияләр бардыр бит?
Фәрит елмаеп кул селтәде.
— Анысы җитәрлек.
— Алдынгы бройлер фабрикасына барып эшнең технологиясе белән танышырга мөмкинлек булмадымыни?
— Булды. Мин үзем Кырымда бер ай булдым. Минем белән тагы бер оператор да барды. Таныштык.
— Соң?
— Сезгә сөйләп торуның кирәге юк инде, Галиәкбәр Хафизович, үзегез белгеч,— диде Фәрит күңелсезләнеп.— Безнең эштә бит һәр яңа урын үзенчәлекле ысуллар куллануны сорый.
— Анысына ышанам.— диде профессор килешеп. Ул нидер әйтмәкче иде, ахры. Ләкин Фәритнең сүзе бетмәгән, аның иң кызып дәлилләр чагы иде.
— Менә гибридлар мәсьәләсен генә алыгыз. Анда ул, Кырымда, көйләнгән мәгълүм кросс, мәгълүм линия. Ә бездәге гибрид читлектә
асраганда шундый ук нәтиҗә бирәме? Әле идәндә үстереп тә артык күп азык ашатабыз, ә артым тиешенчә түгел. Аннан, азык дигәннән, тегендәге комбикорм рецептларга тиешенчә туры китерелеп эшләнә. Ә бездә? Әле аксым тулы бәяле түгел, әле микроэлементлар тиешле дозадан ким, я булмаса тигез таратылмаган, бер карасаң витаминнары җитешми. Ә бит бу эштә миллиграмнар, ювелир төгәллек хәл итә.
Әлфия, күрәсең, артык җитдиләнеп киткән әңгәмәгә бераз җиңеллек кертү өчен:
— Тирпанхолникпербифо,— дип куйды.
Галиәкбәр көлемсерәде, Фәрит аптырап сорау белән Әлфиягә текәлде.
— Студентка чагымда әтигә витамин исемнәре истә калмый дип бер зарлангач, ул миңа ятлау ысулын өйрәтте,— диде Әлфия Фәриткә генә карап.— Тирпанхолникпербифо ул: тиамин, рибофлавин, пантотеновая кислота, холин, никотиновая кислота, перидоксин, фолиевая...— Әлфия, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, рәхәтләнеп көлә башлады. Ирексездән тегеләр дә көләргә тотынды.
— Менә шулай, Галиәкбәр Хафизович,— диде Фәрит бераздан, тагы җитдиләнеп,— тоеп торам — авыр булачак.
— Авыр гынамы? Сезнең шартларда реальмы соң әле ул?
— Тырышырга кушалар.
— Ничек инде «кушалар», булмастай эш икән, ни пычагыма андый волюнтаризмга барырга, баш тартырга кирәк, трестка аңлатма, нигезләнгән аңлатма язарга... Төшенерләр.
— Соң инде.
— Фәрит трестта бу эшне булдырам дип сүз биреп кайткан,—дип шәрехләде Әлфия.
— Бу нинди эш инде! — диде Галиәкбәр ризасызлыгын белдереп.
— Шулай килеп чыкты шул. Минем башка чарам юк иде.— диде Фәрит.
Карт төшенмичә җилкәләрен күтәргәләп кунды. Байтак вакыт тынып тордылар. Аннан Әлфия башлап җибәргән сүз Казан вакыйгаларына, өйдәге хәлләргә, Сафурага, күбрәк Лианага кагылып, шулар турында куертылды да, яңадан кош фабрикасы, андагы эшләргә әйләнеп кайтты.
Китәр алдыннан Фәрит Галиәкбәрдән тагы бер тапкыр үтенеп карады.
— Мин шулай да сезнең ярдәм итүегезне теләр идем,— диде.— Сезнең киңәшләрегез безнең өчен эшне башлап җибәргәндә бик кирәк булачак. Безнең фабрика өчен читлектә асрауга күчү җитди сынау ул.
— Юк,— диде профессор кырт кисеп,— мин бирегә бөтенләй башка максат белән килдем. Аннан, әйткәнемчә, мин бу эштән артка да калдым инде.— Ул бөтенләй күңелсезләнеп өстәде: — Яшьләр булышсын иде сезгә. Әгәр телисез икән, мин институтка хат яза алам. Бәлки ректоратның сезгә консультант җибәрүенә ирешеп булыр...
Фәрит кирәкми дигәндәй өметсезләнеп кул селтәде. Саубуллашып чыгып китте.
— Бу егет кеше микән, кызым? — диде Галиәкбәр Фәрит чыгып китү белән.
Әлфия көлеп кугйды.
— Бу шул дәрәҗәдә мөһиммени, әти?
— Ничек инде, кызым,— диде карт аптырый төшеп.
Әлфия дәшмәде, эчтән генә уйлап куйды: «Кызык бу олыларның карашы. Ахыр чиктә мәхәббәтнең, бары саф мәхәббәтнең хәл итүе» аңламыйлар».
Фәрит үзенең егетме, ирме икәнлеге турында Әлфиягә, чыннан да, моңарчы дөресен сөйләмәде. Хәзер исә аның барлык фажигасе, кичерешләре шуның аркасында. Оренбург өлкәсендә ул хатынын һәм ике баласын ташлап китәргә мәҗбүр иде. Монда килеп урнашкач көтмә- * гәндә-уйламагаида Әлфияне очратып, аңа гашыйк булды. <
Галиәкбәр белән танышканда ул ике ут арасында янып яшәүче 5 бер кеше иде. Чөнки эшләр артык тирәнгә китте, чөнки хәзер Әлфия - белән үзе арасында булган мөнәсәбәт гади бер мавыгу гына түгел, ә ♦ көннән-көн артып, куерып бара торган, моңарчы әле Фәрит татыма- * ган чын мәхәббәт иде.
Башта Фәрит үзенең өйләнгән кеше булуын Әлфия белән якыннан- * рак танышу максаты белән әйтмәде. Ә аннан соң инде Әлфияне югалтудан куркып яшерде. • ч
Ул үзенең Әлфия каршында бик зур җинаять эшләвен тиз анлады. ~ Ләкин үзен бетеп сөйгән, шул мәхәббәте аркасында олы бәхеткә иреш- ~ кән шат, гүзәл кызны хәсрәт дәрьяларына ташлаудан куркып ачылмый < яши бирде. Мәгәр эшләр зурга киткән саен бу җәрәхәт тә тирәнәйде. Хәзер инде бу яшеренү, хаиннәрчә алдашу аны буганнан-буа барды һәм көннән-көн катлауланган газаплы бер чиргә әйләнде.
Фәрит ташлап качкан хатынына яратмыйча өйләнгәнлеген бик соң аңлады. Аңлагач, үзенең яратмаган кеше белән гомер итүен зур ханжалык санап, яшьлек тәҗрибәсезлеге аркасында эшләнгән бу ахмаклыгын төзәтү юлларын эзләргә кереште. Балалар жәл диде. Алар ата химаясенә мохтаҗ иде. Әлбәттә, Фәрит балаларына ярдәм итеп торачак. Әйе, монысы таш яуса да, җир тетрәсә дә шулай булыр, башы сау чагында балаларын ташламас, ул аларны ярата. Ләкин балалар дип, бөтенләй читләшкән, үзе тупас, үзе ни тән. ни жан җылысыннан мәхрүм ят, салкын хатын белән газап чигү табигать законнарына каршы килә торган бер нәрсә түгелмени?! Ни өчен ул гомерен җәфаланып, үзен газаплап уздырырга тиеш?
Ни хикмәттер, яши башлауларының икенче елында ук Фәһимәнең табигатендә көтелмәгән үзгәрешләр күренә башлады Аның элекке чаялыгы, үткенлеге усаллыкка әйләнде, Фәритне һич нигезсез рәвештә үзенә хыянәт итүдә, өстәвенә, булдыксызлыкта, хуҗасызлыкта. җилкуарлыкта гаепләп, үзәгенә үтә башлады. Ул хәзер төннәрен. Фәрит йоклады дип уйлап, иренең кесәләрен, бумажникларын актара, дус-иш, туган-тумачаларыннан килгән хатларын рөхсәтсез укый, үзенең вакчыллыгы. нидәндер сырхау шикләнүләре белән ирен рәнҗетә иде.
Юк. юк. Фәһимә уенча, Фәрит мөстәкыйль яшәүгә сәләтле кеше түгел. Ул бүтән кеше ирләренә әз генә дә охшамаган, ул бары Фәһимә җитәкчелегендә генә ирләр рәтеннән йөрсә йөри алыр. Фәрит һәр адымын хатыны рөхсәте белән генә атларга тиеш. Айлык эш хакы соңгы тиененә кадәр Фәһимәгә тапшырылсын. Фәрит берәр читтән килгән якын кешесен өйгә чакырырга уйласа, башта хатыны белән киңәшсен.
Көннән-көн ямьсезрәк төс ала барган шундый кимсетүләр Фәритне башта куркулы аптырашка төшерде, тора-бара төзәлмәс ярадай аның үзәкләренә үтеп авырттырды. Соңыннан кискен авырту узды, тонык кына сызлау аша ул хатынына карата бик тирәндә көйрәп торган нәфрәт күмеренә әйләнде.
Бу хәлдән котылу юлларын чамалый һәм Фәһимә кебек каты бәгырьле кеше була алмады Фәрит. Кискен чарага баруда иң мөһим киртә, ни әйтсәң дә. үзе бик ярата торган нәниләре иде' Әтиләре өчен берсеннән-берсе матур, газиз, дөньядагы барлык кешедән дә якынрак
иде алар. Шулар бәхете-шатлыгы өчен барысына да түзәргә әзер ул.
Әйе, Фәритнең шундый бала жанлы кеше икәнлеген Фәһимә тиз сизде һәм муенчагын тагы да ныграк кысты. Ә Фәрит исә тешләрен кысып булса’да балалар хакына түзде. Бик озак түзде, биш ел түзде. Әле моңарчы аның беркайчан да бу хәлдә мәсхәрәләнгәне юк иде. Аның ирлек горурлыгы, кешелек горурлыгы бу дәрәҗәдә беркем тарафыннан да бу кадәр үк тапталмады моңарчы.
Фәрит хатынына күп тапкырлар ипләп, дусларча аңлатырга, мондый тормышның нормаль булмавын, алар я аерым яши башларга яки Фәһимә үзгәрергә тиешлелеген төшендерергә тырышты. Тик мондый сөйләшүләр гадәттә тиргәшү, хурлау һәм истерика белән генә бетә иде.
«Ах, син мине ике бала белән ташлап китмәк булдыңмыни әле? Миннән яшьрәкне таптыңмыни? Юк, барып чыкмас, мин сиңа барыбер көн бирмәячәкмен. Бөтен тамырыңны корытам мин синең, оятсыз».
Булмады! Фәритнең ярсуы соңгы ноктасына җитте. Ә көннәрдән бер көнне күңелдә нәрсәдер чатнап сынгандай булды, яңа паспорт алуыннан һәм ул паспортта кайбер мәгълүматларның язылмый - калуыннан файдаланып, ул, үзе дә тоймастан, чемоданын эләктерде дә, хатыныннан качып, беренче поезд белән читкә китеп барды.
Поезд Казанга җиткәндә Фәрит үз акылында иде инде. Ул вокзалда «нишләргә миңа?» дип озак кына уйланып торды. Көче җитте» кире китмәде.
Казанда Фәритнең бер шәп дусты — Птицепром трестының баш- лыкларыннан берсе яши иде. Алар Оренбургта бергә укыдылар, бер- бүлмәдә яшәделәр. Якын дус белән Фәрит сирәк кенә булса да — башлыча бәйрәм открыткалары аша — соңгы көннәргәчә хәбәрләшеп, хат алышып тора иде әле. Казанда шуны эзләп тапкач, Фәрит аңа барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирде. Дуслар арасында бүтәнчә була- да алмый!
— Ярый, мин сиңа булдыра алганча ярдәм итәрмен,— диде дусты.— Уйлашырбыз, жае чыгар, тик син башта миндә кунак бул әле.
Фәритнең исә әле Казанда беренме тапкыр булуы иде. Ул барысы белән дә кызыксынды, республика башкаласының барлык күңелгә хуш килерлек урыннарын гизде. Кремльдә дә. университетта да, циркта да, академия һәм опера театрларында да булды. Идел буйларына төштеләр алар. Ослан таулары күренеп торган аргы якның бөдрә яшеллекләренә, җәйрәп яткан бөек елга дулкыннарына карап хозурландылар. Алай гына да түгел, дусты Закирҗановның Идел буенда'гы бәләкәй дачасына барып моторкада су өсләрендә гизделәр, балык тоттылар.
Инде килүенә бер атна үткәч, Закирҗанов ипле хәбәр белән кайтты.
— Кама буенда, КамАЗдан түбәнрәк бройлер фабрикасы эшли^ башлаячак,—диде ул,—шунда бер белгеч кирәк. Алынасыңмы? Син бит институт бетергәннән бирле кошчылык буенча эшлисең?
Фәрит озын-озак уйланып тормастан: «Алынам»,—диде. Фабриканың продукция күләме, эшнең куелышы белән кызыксынды. Зур, бик зур перспективалы иде бу фабрика. Мондый предприятиеләрдә әле эшләгәне булмаса да, үз көченә ышанды, хәер, сайланып маташырга аның мөмкинлеге дә юк иде, кабатлап «алынам» диде.
— Тик бер шарты бар,—диде Закирҗанов хәйләкәр генә көлемсерәп.—Андагы белгеч консерватор булып чыкты, чебешләрне идәндә асрап үстерүне генә мөмкин дип таба. Шуңа күрә без аны эшеннән азат итәргә тиешбез.
— Димәк?
— Димәк, шул: син бройлерларны читлектә үстерү технологиясенi
әкренләп кертергә тиеш буласын. Чөнки фабриканың проект куәте шуна исәпләнгән.
Фәрит уйланып торырга мәҗбүр булды. Чөнки бу ысулның торак мәйданны экономияләү һәм җитештерүчәнлекне арттыру күзлегеннән караганда бик шәп ысул икәнлеген белү белән бергә, аның четерекле ф булып, бик зур төгәллек һәм белем таләп итүен дә яхшы аңлый .иде. * Бармы соң андый мөмкинлек әле яңа аякка басып килә торган фаб- 5 рикада? Закирҗанов көлеп куйды. 3
— Нәрсә, шүрләдеңме? .
— Юк, шүрләвен шүрләмәдем, тик ни өчен теге белгеч баш тарта,
шуны аңламыйм. *
— Консерватор, курка. Гибридлар сыйфатлы булмас, азык мәсьә- j
ләсе, зоогигиена шартлары тиешенчә хәл ителмәс дип шүрли. Юкса, * биналар автоматлаштырылган. Фәннең соңгы сүзе буенча дип әйтергә < була. ч
Закирҗанов яшькелт-сары күзләрен сорау белән Фәриткә текәде. ч
— Лаборатория шәп җиһазландырылганмы? Югары квалифика- “ цияле кешеләр җитәрлекме? — дип сорады Фәрит.
— Беренче класслы,— диде дусты, елмаеп баш бармагын тырпайтып куйды.— Во, менә дигән кешеләр. Тик аларны өйрәтергә кирәк. Анысы синең эш.
Фәрит ирексездән йөзен чытты.
— Алай булгач, ай-хай ла...
— Бер дә алай түгел, агайне. Менә барсаң, күрерсең.
— Ну, ярар,— диде Фәрит җитдиләнеп,— тиешле ярдәмне вәгъдә итәсеңме, Шәйхи дус?
— Борчылма, бары да булыр. Монысын эшләгәнне башкасын эшләмимме соң синең өчен.
— Булды, алайса, мин риза,— диде Фәрит, чигәсен кашыштырып.
— Әмма кара аны, мине уңайсыз хәлдә калдырма. Мин башлыкка <ручаюсь!» дидем. Белдеңме?
Фәрит шул ук көнне самолетта бройлер фабрикасына очты, һәм шул ук көнне ул Әлфияне күреп аның кыяфәт-чыраен күңеленә теркәде. Ап-ак йөзле, коңгырт зур күзле, зифа, җитез кыз икән ул Фәрит танышып чыгу өчен кергән лаборатория мөдире. Була бит шундый якты чырайлы, беренче күрүдә үк игътибарны үзләренә тарта торган кешеләр. Менә шундыйлардан иде бу кыз. Әйе, шуннан инде фабриканы элекке белгечтән кабул итеп алгач. Фәрит Әлфия белән якыннан- рак эш арасында танышты. Холкы, табигате дә һич Фәрит көтмәгәнчә әйбәт иде аның. Профессор кызы. Әйтүе генә ансат. Фәрит аны капризлы аристократкадыр дип уйлаган иде. Ялгышкан. Ифрат тыйнак һәм беркайчан да кешеләрне этеп-төртеп үзен күрсәтергә акшынучы лардан түгел. Ләкин шулай да кызый үзенең бәясен белә, һич чытлыкланмый. Артык якын җибәрми. Әйе, нәкъ менә Фәритнең күңел түрендә сакланган идеал.
Алар бер-ике айдан соң бөтенләй дуслаштылар, ә тагы бераздан алар арасында, һич сиздермәстән, көтелмәгән мәхәббәт шатлыгы ба- лыкты. Очар кошлар канат яргач нинди җиңеллек тойса, болар да хәзер шуңа охшаш тойгылар рәхәтен кичереп, мәхәббәт ләззәтен татып яши башладылар. Мондый бәхетне Фәритнең дә. Әлфиянең дә әле беркайчан татыганы юк иде. Алар бәхетле иде. Тик Фәрит кенә мәхәббәт исереклегеннән айныган араларда үзенең сөйгәненә дөреслекне әйтә алмавына сыкрана, вөҗдан газаплары кичерә иде.
Шулай, бүгенге шактый җаваплы көн дә килеп җитте инкубатор бүлегеннән чебешләрнең дөнья бетереп чиелдаулары, күкәй кабыгын тишеп, якты дөньяга чыккан меңләгән сап-сары, йом-йомшак җан ияләренең яшәү хокукларын даулаулары ишетелде. Сай, агач тартма
ларга тутырып аларны инкубатор эшчеләре батареялар куелган бүлеккә ашыга-ашыга ташын башладылар. Өч көн эчендә чебиләр берсе өстенә берсе куелган тимер читлекләргә тутырылды.
4
Фәрит лабораториягә килеп кергәндә Әлфия бик бирелеп аналитик үлчәүдә капкачлы уймактай кечкенә пыяла стаканнар үлчи иде. Фәритнең ашыгып килеп керүен күргәч, кыз башын күтәрде. Әллә бербер хәл булдымы, дип шомланып, баш белгечкә таба борылды.
— Чебешләрне утыртып бетердек, корпуста һава режимы да, дым да, яктылык та нормаль,—диде Фәрит дәртле күтәренкелек белән,— Эш хәзер азыкның югары сыйфатлы булуында. Әгәр бары да җиренә җиткерелеп, артым башта үк тиешенчә булса, эш барып чыгачак.
— Эремчек пробалары тикшерелде. Стандартча. Комбикорм да
җибәрелгән составына караганда югарырак сыйфатлы,— диде Әлфия. Ул урыныннан торды да җитез адымнар белән ишек янындагы үзенең язу өстәленә таба юнәлде. Кәгазьләр өеменнән берничәсен алып, Фәриткә китереп бирде. *
— Менә кара.
Фәритнең куе кара кашлары җыерылды. Ул җитди бер кыяфәт белән кәгазьдә язылганнар белән таныша башлады.
Әле укып чыкканчы ук кәгазьдән аерылып:
— Аңламыйм мин ул кешеләрне, — дип куйды көрсенеп.—Вәгъдәлә-рендә тормыйлар. Кичә кич белән генә килде бит азык. Чеби, вакыты җиткәч тә, күкәй эченнән чыкмыйча, аларны көтеп утыра дип уйлыйлар, ахры.
— Ярый әле, шулай да өлгерде. Тагын соңгарса да берни эшли алмас идең.
Фәрит тагы күзләрен кәгазьдән аерды. Хәйләкәр генә елмаеп:
— Анысы шашып калмас идек инде калуын,— диде. Әлфия бу сүзләрнең мәгънәсен аңлый иде. әлбәттә. Фәрит һәр ихтималга каршы дип калдырылган азык турында сүз алып бара иде. Ул запас азыкны алар башта ук лабораториядә тикшерделәр, тиешеннән азрак булган витаминнарны һәм микроэлементлар өстәделәр. Алай-болай азык заводтан вакытында килеп җитмәсә, шуны файдаланырга җыендылар. Ләкин завод, бераз соңгарып булса да. азыкны җибәргән иде. Күрәсең, югарыдан да тикшерәләрдер. Инде хәзер азыкның тиешле микъдарын бункерларга вакытында сала барырга кирәк иде. Ә чебиләргә ул автоматик рәвештә улак буйлап агачак. Фәрит кәгазеннән аерылып:
— Сынап карыйк, чебешләр ни әйтер,— дип куйды. Әлфия, үлчәү тоткаларыннан аерылмаган хәлдә, эшен дәвам иттереп:
— Органолептик1 анализ әйбәт, юкса,— диде.
— Эх, ул безнең тою әгъзалары! Барын да сизеп бетермиләр шул. Менә хәзер үк иснәп карау белән әйтеп булсын иде ул: җитәрлекме бу азыкта лизин, глицин, кобальт, марганец, тиамин...
Фәрит әйләнмәле, кирәгендә биегәйтеп һәм түбәнәйтеп була торган винтлы ак утыргычта утырган килеш, һаман әле пыяла читлек эчендәге аналитик үлчәүдә быокслар үлчәп маташкан Әлфиягә мут ялтыраган күзләрен текәде. Бик ихтимал, лабораториядә эшләүче кыз якында гына басып тормаса. ул үрелеп Әлфиянең ап-ак матур муеныннан үбеп тә алыр иде. Тик болай да Фәрит килеп керү белән лаборантка кызның йөзеннән шикле хәйләкәр бер елмаю узды. Әллә Фәриткә генә шулай күрендеме? Һәр хәлдә, эш вакыты бит, ярамый, яхшы түгел.
' Орггнолептнк— тою әгъзалары ярдәмендә бәяләү.
Фәрит лабораториядә озак тоткарланмады. Әлфиягә анализлар әзер булгач та телефоннан хәбәр итәргә кушты да, каударланып, тар баскычтан азык әзерләү цехына төшеп китте.
Ул, баш белгеч буларак, барлык корпус-кетәкләр өчен жаваплы. Кайбер абыну-сөртенүл»р булгаласа да, әлеге идәндә үстерелә торган чебиләр хәле дә ярыйсы иде. Чебиләрне батареяларда үстерү эшен * булдырам дип, Закирҗановка сүз биргәч. Фәрит бу эшне кемгәдер башка кешегә йөкләргә җөрьәт итмәде, аны өстәмә бер эш итеп үз кулына алды. Инде ул көйләнеп китсә, ул эшнең барышын күзәтүне бүтән берәр белгечкә тапшырырга булыр.
Фәрит бүген корпусларның үзе керергә тиешлеләрендә булмаган иде әле. Таш коймалы ишегалдындагы, тезеп куйган шырпы тартмаларыдай, кирпечтән салынган корпуслар арасына кереп китте ул. Пинҗәк өстеннән халат кына кигән иде. алай да суык тоелмады аңа. Яз сулышын сизенгән тавыкларның җырлавы маточннклар корпусының ишегеннән аңа бик ачык булып ишетелде. Ул да булмады, шунда ук бер-бер артлы өч әтәч тә кычкырып алды. Ни өчендер бала чак, җәйге көн, туган авыл, туган өй искә төшеп куйды. Рәхәт булып китте Фәриткә. Әлфияне күргәч тә һәр вакыт шулай рәхәт минутлар кичерә иде ул.
Фәрит әле генә килеп кергән тәрәзәсез корпус электр лампалары белән әйбәт яктыртылган биек һәм иркен бер бина иде. Тышкы ишектән кергәч тә пыяла стена белән аерып алынган операционный. Монда операторлар кетәкнең буеннан-буена сузылган транспортерларның эш- ләвен тикшереп, аларны моторга тоташтырып, кирәгендә туктатып торалар. Бункер авызыннан сигнал буенча агарга тиешле комбиазыкның тигез төшүен тикшерәләр, эчергечләрдәге суның тиешенчә җибәрелүен тәэмин итәләр. Озын өстәл алдында табло, шунда ук телефон, үзгәрешләрне тоеп хәбәр итү күрсәткечләре. Оператор шулар ярдәмендә кетәктәге режимны, андагы яктылыкны, җылылыкны, һаваның сафлыгын өзлексез тикшереп торырга, кирәгендә, дежур слесарьне. я монтерны дәшеп, аварияне бетерергә тиеш.
Фәрит җирән чәчле сузан оператор кыз белән исәнләште дә барысы да тәртиптә икәнлеген белгәч, резин итекләрен лизоллы саламга бик нык ышкып, үстерелә торган чебиләр торган якка чыкты. Бу яландай иркен бер зал корпусның яртысын алып тора иде. Ике якта да. түнкәртелгән гигант буранкалар кебек, брудергаузлар бер-бер артлы тезелеп киткән. Алар астына җылыга чебиләр җыелган. Аларның күбесе зонтның җылырак урынына, уртагарак сыенганнар. Цех уртасыннан әледән-әле тирбәлеп тора торган азык йөрткеч улак-транспор- терлар үтә. Брудерлар тирәсендә су эчергеч автоматлар, минераль азыклар савыты, эре ком тагараклары.
һава Фәриткә шулай да тынчурак тоелды. Ул киштәләрдәге тыныч кына гөрләп торган вентиляторларга күз салды. Бер урында тукталып приборларга карап һаваның дымлылыгы. температурасы белән кызыксынды. Биредәге чебешләргә әле ун көн дә тулмаган. Фәрит игътибар белән аларның кыяфәтенә, терелекләренә игътибар итте. Аннан цехны әйләнгәч, кош караучы оператор кыз янына килде. Кыз иң читтәге брудергауз янында чүгәләгән хәлдә, йөгерешеп йөргән чебиләрне күзәтә иде.
— Нәрсә күрдең. Әллә...? — диде Фәрит.
— Юк икән. Болай гына икән... әнә йөгереп китте.
Шулай да әледән-әле марганцовка эретмәсе бирергә кирәк,— диде Фәрит. Оператор дәшмәде, икенче брудерга юнәлде.
— Син ничек уйлыйсың. Марфа, һава бераз бөркү түгелме?
— 11. каян бөркү булсын! — диде кош караучы тыныч елмаю белән.— Сезгә ул урамнан яңа кергәнгә күрә шулай тоела.
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
— Шулай да микроклимат установкасын карыйк әле.
Алар уң як почмакта түшәмгә кадәр күтәрелгән һава алыштыргыч янына килделәр. Моторның эше, һаваның ничә кубометр алыштыры- луы белән кызыксындылар.
— Шулай да бөркүрәк. Углекислота күбрәк, ахры, көйләргә кирәк,— диде Фәрит.
— Үзегезнең борын шәп сизә, Фәрит Зарнпович,— диде Марфа,— чыннан да, мотор әкренрәк эшли икән шул.
— һо, минем борын.— диде Фәрит, баш чөеп,— законный ул!
Фәрит канәгать иде. Әле бик күптән эшләмәсә дә, аның кәефен сиздергән чалымнарын белеп бетергәннәр иде инде.
— Сезнең зоотехник кайда соң? — дип сорады Фәрит китәр алдыннан. Белгечнең башка корпусларга чыгып киткәнен белгәч, ул, операторга һава алыштыруны көчәйтергә кушып, икенче корпуска таба юнәлде, һәр корпуска кергәндә табанын лизоллы саламга сөртте, ак халатын төймәләде.
Гомумән ул эшнең барышыннан әлегә канәгать иде. һәрбер кетәктә чебиләр үз яшьләренә карата нормада дип әйтерлек үлчәү артымы бирәләр. Аерым бәрелеп-сугылып имгәнү очракларыннан тыш, бернинди дә куркыныч чиргә, инфекциягә охшаш нәрсә күренми.
Соңгы корпустагы чебиләрнең яше сигез атна иде инде. Димәк, аларны озакламый тота башларга' да вакыт. Әмма җитлеккән бройлер чебиләрне идәндә асраганда тотып алу шактый катлаулы эш: имгәнүләр, стресслар була. Фәрит шуның турында уйлап алды, һәм кинәт аңа бик авыр булып китте. Күрәсең, стресс сүзенә бәйләнештәдер, үзенең моннан бер ел элек өзлексез шул стресс хәлендә, тетрәнү, авыр кичерешләр газабында яшәвен хәтерләде. Ирексездән ул йөзен чытты, йөрәге сыкранып кысылгандай булды. Бу уйларына бәйләнештә аның исенә хатыны Фәһимә һәм ике баласы — Ләйлә белән Марат төште. Ул бер мәл онытылып уйларына батты. Әмма бераздан аның күз алдына. ни сәбәптәндер, кинәт килеп баскан Әлфия барысын да үзгәр-теп куйды. Ул Фәритнең караңгыланган күңел күген сихри үз балкышы белән бизәде, ачып, яктыртып җибәрде. Юк. Фәрит Әлфиясез хәзер яши алмас иде. Ак йөзле, зифа буйлы тыйнак кыз — аның соңгы юанычы, шатлыгы һәм бәхете. Күптән инде ул Әлфияне югалту дәһшәте астында яши иде. Тик ни эшли ала соң ул? Тезләнеп Әлфиягә барлык дөреслекне бәян итсенме? Булмаслык бер эш бу. Ни булса шул. тик ул үзе ирке белән Әлфиягә бернәрсә дә әйтмәячәк. Менә шул!
Фәрит, үз кабинетына кергәч, әле бернинди эшкә дә кулы бармаган хәлдә креслосында кулларын салындырып, үзе артка авып, бер ноктага караган килеш уйланып утырды. Тик бүген эшләнәсе эшләр күп иде. Фәрит анысын да хәтерләде һәм үзен мәҗбүр итеп кулына каләм алды. Бераздан, языласы квартал отчеты белән мавыгып, барысын да онытты. Дөньяда отчет һәм Фәрит Еникеев кенә калды.
5
Әлфия һәр көн иртә белән эшкә китәр алдыннан Галиәкбәргә нәрсәләр ашарга, ашны ничек җылытырга, кирәгендә ничек телевизор тоташтырырга, ничек магнитофон белән эш итәргә, ниндирәк китап укырга, урманда йөреп кайтырга онытмаска һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлата торган булды. Карт Әлфияне көлемсерәп тыңлый: — Ярар, ярар, барын да эшләрмен, кызым, эшеңә соңга кала күрмә,— дип озатып, ялгызлыкта кала. Аның өчен мондый игътибар бик сәер тоела. Чөнки Мәгъмүрә үлеп, өендә хуҗабикә сыйфатында Сафура калгач, мондый хәлләрнең булганы юк, һәм булуы да мөмкин түгел
иде. Күпме кирәк соң карт кешенең күңелен табу өчен! Әлфиянең кадерләп бер жылы сүз әйтүе дә картка җитә кала — күзләренә яшь йөгертә, тамак төбенә төер утырта иде.
— И, кызым, ник шул хәтле өтәләнәсең. Мин бит аяксыз калган мескен бер гарип түгел,— ди ул.
— Шаулама,— дия Әлфия авызын очландырып, ә күзләрендә — дустанә шуклык очкыннары.— Син минем кадерле кунагым, әти. Менә әле иртәгә — ял көне итеп! — әни өйрәткән башкорт кулламасы пешерербез. Ит бар.
Ләкин гомере буена эшләп өйрәнгән кеше тик тора аламы инде! Ашыкмыйча гына тәмләп иртәнге чәен эчкәч, Галиәкбәр колонкада җылынган су белән шулай ук тәмләп савыт-саба юа, аннан аларны урнаштыргач, шулай ук ашыкмыйча гына, кечкенә тузан суырткыч белән идән себерергә керешә.
Гажәп хәл, Казанда, өйдә, мондый эшләр ана бернинди дә ләззәт бирмиләр иде. Чөнки, син эшләргә тиеш моны, син башкага лаек түгел дигән фәрман — Сафура фәрманы карт күңелне телгәли иде. Ә монда исә эш бөтенләй башкача. Рәхәт. Аһ итеп торган кеше өчен Галиәкбәр барысын да, хәтта булдыра алмаслыгын да, эшләргә әзер. Галиәкбәргә Әлфия менә ничә тапкыр инде, бернәрсә дә эшләмә, барысына да үзем өлгерәм бит, дисә дә ата үзенчә итте, һәр көнне савыт-табагын юып, идәнен себереп йөри торган булды. Шуннан соң ул фабрика поселогының артыннан ук башланып киткән урманга чыга. Саф һавада баштан кичкәннәрне искә төшереп, күңелдә төенләнеп калган рәнжү, кимсенү кебек хәлләрне хыялында, җиңүче буларак, юкка чыгарулар, шатлыклы узган яшьлек көннәрен тагы бер тапкыр күңел түреннән уздырып, рәхәтлек тоюлар карлы урман юлларыннан ялгыз килеш барганда була. Яз галәмәтләрен урман ачык тоя иде инде. Кошлар, моңарчы тавыш-тыннарын чыгармыйча җан саклап яшәгән кошлар, инде уянганнар. Көртлекләр гөрләгәне, мәче башлы ябалакның тамак төбе белән урман яңгыратуы ишетелә. Ылыслы агачлар арасында шактый еш очраган усакларның кәүсәсенә яшеллек йөгерә, тирә-юньнәрендәге нарат-чыршыларны узып китәр өчен ярышка әзерләнгән зифа каеннарныкы исә күз камаштырырлык булып агарган.
Бүген шунда Галиәкбәр Брянск урманнарын хәтерләде. Ул аны беренче тапкыр кырык өченче елның җәендә Курск дугасыннан башланган мәшһүр һөҗүмнән соң күрде. Галиәкбәргә шул урман ешкынлыгында үз взводы белән адашып шактый күп михнәтләр чигеп йөрергә туры килде ул чакта. Искиткеч иде ул урман анда көндезләрен дә караңгы, андагы юллар — эссе көннәрдә дә сазлы, пычрак. Галиәкбәр взводын дошман турында мәгълүмат алып кайту өчен җибәрделәр. Бәхетсезлеккә каршы, взвод адашты. Тирә-юньдәге нәрсәләрнең берсе дә топографик картада юк иде. Компас һәм сизенүгә таянып барырга туры килде, һич билгесез юлларга килеп чыктылар. Ниһаять, шулай ук картада күрсәтелмәгән бер урман алачыгында сугыштан качып ятучы, инде тәмам кыргыйланып беткән бер дезертирга тап булдылар. Ул хаиннең йөзен куе кара төк баскан, өсте-башы тетелеп беткән, үзе адәм рәтле сөйләшүне дә оныта башлаган. Өзек-өзек җөмләләр белән аңлатуына караганда, ул инде шунда сугыш башланганнан бирле яткан. Ул барлык кешеләрдән качып гомер иткән безнең гаскәрләрдән дә, немец баскыннарыннан да, партизаннардан да. хәтта авыл кешеләреннән дә. Ә менә Галиәкбәрләргә ярдәме дә тиде. Ул урман юлларын ерткычтан да шәбрәк белә икән. Тиз арада олы юлга — взводка кирәкле, картада төшерелгән юлга алып чыкты ул. Үзен кулларын каеш белән арттан бәйләп, полк штабына кайтарып тапшырдылар...
Галиәкбәр хәзер дә менә урман кочагында. Ул юлда очраган һәр
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
агачны диярлек күзеннән кнчерә-кичерә,- һәр тавышка колак салырга тырышып атлый. „
Артыграк кызулады, ахры, йөрәк үзен сиздереп куйды. Иркенләп бер сулау өчен Галиәкбәр тукталып торды. Колагына бик ерактан, күрәсең сөйгән ярын бик өзелеп сагынган ябалак тавышы ишетелде. Үзенчә мәхәббәт җырын, янәсе серенада, башкара дип уйлады Галиәкбәр. Безнең дә бар иде ул мәхәббәттән чытырдап янарга әзер торган яшь чаклар. Күз алдына Мәгъмүрә, яшь, әле яңа гына Казанга авылдан килгән Мәгъмүрә, килеп басты. Шулай килеп чыкты ки. алар икесе дә — Әгерже ягыннан килгән Галиәкбәр һәм Мөслимнән Мәгъмүрә—утыз беренче елның көзендә институтның хәзерлек курсына бергә эләктеләр. Дөрес. Мәгъмүрә анда озак укый алмады — русча бер авыз сүз белмәгән авыл кызына курсны ташларга туры килде. Ләкин бер тулай торакта, бер группада узган ике ай гомер яшьләргә бер- берсенә гашыйк булу өчен җитте. Әле моңарчы Галиәкбәрнең чынлап торып кызлар сөйгәне дә юк иде. Ә менә, күрәчәгең булса дигәндәй, Әгерже егете Казанга килеп Мөслим кызына гашыйк булды. Гашыйк булмаслык түгел иде шул Мәгъмүрә: тыйнак табигатьле чибәр кыз иде ул. Күзләре дисеңме, авыз-борыннары, икегә чак кына аерылып торган матур ияге, хәтта колакка таба киткән ягында нәзек кыйгач кашларының өскәрәк күтәрелеп торуы да. барысы да. барысы да искиткеч гүзәл тоелды Галиәкбәргә. Кием-салым бик затлыдан булмаса да. бар кадәресен кыз үзенә килештереп, ару-пакь итеп кия белә иде. Кызыл чәчәк сурәте белән бизәлгән зәп-зәңгәр бала итәкле күлмәге, аягындагы шактый таушалган булса да һәр вакыт чистартылган ботинкалары әле дә исендә Галиәкбәрнең. Тукта, башына нәрсә бәйли иде соң? Шәле бар иде. Искерәк мамык шәл. Галиәкбәр Мәгъмүрәнең башъяулыгын да хәтерләргә тырышты. Аннан: «Ул ялан баш йөри иде. Кем белә, бәлки юньле яулыгы бөтенләй булмагандыр да ул ятим кызның. Куе чәчен бик шомартып тарар иде. толымнарының берсен алга, калку матур күкрәгенә төшерер, ә икенчесен артка салындырыр иде. Галиәкбәрнең шул чәч толымнарын учына салганы булды. Хәтта үпкәндә иснәп тә карады соңрак. Ниндидер хуш ис аңкый иде шул кызыйдан.
Мәгъмүрә институттан китеп фельдшер-акушерлык курсына керде. Монда ул үзен шактый кыю тотты. Күрәсең, күбрәк хәрәкәтләнергә, эш күрсәтә белергә кирәк булгандыр. Бу исә Мәгъмүрә өчен куркыныч нәрсә түгел. Башка торакка күчкәч, байтак вакытлар аның хәбәре булмыйча торды. Бу көннәрнең газабын Галиәкбәр гомере буена онытмас. Ниһаять, аның түземе калмады, ул, Казанны белер-белмәс килеш, кызын эзли чыкты. Дәрес бетү белән торактан китеп, кара кичкә кадәр Мәгъмүрәне өч көн буе эзләде һәм тапты. Баксаң-күрсәң, тулай торакта яшәми икән кыз. аларны аерым квартираларга таратканнар.
Урман юлыннан барган шәпкә яшь Мәгъмүрә Галиәкбәрнең күз алдына үзенең җуелмас матурлыгы белән шулай килеп басты. Кара күзләр, озын керфекле, ышанып, бераз сәерсенеп карый торган нурлы күзләр...
Галиәкбәр шундук ни өчендер Сафураның бораулап карый торган соргылт усал күзләрен хәтерләде. Кем күзләре соң Сафурада? Анасының күзләре бөтенләй мондый рәхимсез түгел иде бит. Әйе, Сафураның күзләре минекен хәтерләтә, ләкин мин дә шулай усал карашлы микәнни?
Инде таныш иркен аланга житәм дигәндә генә Галиәкбәр каршы- сына унбер-унике яшьлек малай килеп чыкты. Тәгаен күрше авылдан поселокка мәктәпкә килә иде ул. Башында колаклары тырпайган йөнтәс бүрек, бишмәт изүләре ычкындырылган. Кулындагы портфелен болгый-болгый тирә-юненә карангалап эленке-салынкы гына атлый.
Галиәкбәрне күргәч, тукталып ук калды. Бу ят кеше анык өчен бик сәер күренеш иде, ахры. «Тик ни өчен бала болай соңгарган» дип уйланды карт. Аралары якынлашкач, сорамый булдыра алмады. Ә малай башына соры биек каракүл бүрек, өстенә шундый ук якалы кара драп пальто кигән бу бабай белән шул кадәр онытылып мавыккан иде ки, хәтта картның ни әйткәнен ишетмәде дә.
— Укытучыңнан эләкмәсме соң? Сабагыңны әзерләмәгәнсеңдер әле? <
— Ә? — дип куйды малай, аннан дустанә сөйләшүне тоеп: — Бүген = минем баш авырта,— дип өстәде.
— Баш авырткач шулай җилбәгәй генә йөриләрме? ♦
Малай монысына игътибар итмәгән иде, күрәсең, агчырап тагы *
Галиәкбәргә текәлде.
— Бар тизрәк өенә кайт та мич башына менеп ят,— диде карт. < Малай мич башының нәрсә икәнен шулай да белә иде, ахры, зур а
авызын ерып: «Безнең мичебез юк.— дип куйды — Газ.» *
Бу сөйләшү картның хәтеренә онык кызы Лиананы төшерде. Га- ч лиәкбәрнең аннан аерылганына — китәр алдыннан Займищега барып х Лиананы күреп кайткан иде — әле бик аз ара үткән булса да. ул < инде чынлап торып сары песнәген сагына башлаган иде. Юлның калган өлеше бәләкәче, үзе өчен бик-бик кадерле кешесе белән булашып узды. Баланы юньсез анасы кайчакларда бабасына каршы котырта иде, коточкыч мәгънәсезлекләргә барып, бичара сабыйны, инде әтисез калуы гына җитмәгән, үзен өзелеп яраткан бабасыннан да мәхрүм итәргә тели иде. Ләкин, шуңа да. карамастан, бала өчен бабасы вакытлы рәвештә генә сөйкемсез булып тоела. Ул бик тиз арада ана әйткән авыр сүзләрен оныта, аның муенына сарыла, үбә, гафу үтенә. Галиәкбәрне күзләренә яшь килү дәрәҗәсенә җиткереп эретә. Картның фикеремчә, бала бик акыллы, бик зирәк, барысын да белеп, дөреслекне күреп, тоеп тора. Күз алдыннан китә алмыйча, әле көлемсерәп, әле бабасының муенына атланган хәлдә, яки тәмам мәз бетеп, үзалдына сөйләнә-сөйләнә уенчыклары белән мавыккан хәлдә җанлана. Галиәкбәр әле күптән түгел үзенең Казаннан, инде кайтмас өчен, китәргә әзер булуын хәтерләде. Ә хәзер аны Лиана Казанга чакыра иде. Нәрсә бу, картлык йомшаклыгымы? дип сорады ул үзеннән. Ләкин җавап таба алмады. Юк, картаерга исәбе юк иде әле аның. Сафура гына аны тиражга чыккан кеше дип исәпли.
Галиәкбәр юллар чатында тукталып калды. Гадәттә ул шушы турыда сул якка, фабрикадан арырак урман артындагы авылга таба борыла иде. Ә уң яктагы юл буйлап бер тапкыр да йөрергә туры килмәде аңа. Анда. Әлфиянең әйтүенә караганда, кош фабрикасы урнашкан. Бу юлы ул. кызыксынып, уңга киткән юл буйлап атлады. Катнаш урман монда да куе иде. Галиәкбәр әле һаман күңеле белән онык- кызы янында булган хәлдә, тирә-юнен күзәтеп, саф урман һавасын ничектер ачылып киткән иркен сулыш юллары аша уздыра. Ул байтак вакыт шулай барды. Лиана бер якынлашты, бер ераклашты Арага башка хатирәләр, башка күренешләр килеп кысылгалады. .Хатыны. Сугыш. Институт. Кызы Сафура. Аның белән артык катлахланган мөнәсәбәт. Тик бары бер нәрсәне генә карт хәтерләмәскә тырышты. Ул да булса — Галиәкбәрне кафедрасын ташлап китәргә мәҗбүр иткән бәхәс, ызгыш.
6
Ә институтта моннан ике ел элек булган хәл түбәндәгедәг. тора иде. Көннәрдән бер көнне Галиәкбәр җитәкләгән кафедраның чираттагы киңәшмәсендә профессор сотрудникларының артык йөгәнсез, үзенә карата хәтта дорфа тотуларына игътибар итте. Гадәттә институтка килгән диссертацияләрне, темасына, белгечлегенә карап, танышып
чыгу өчен тиешле кафедрага бирәләр. Кафедра, шул гыйльми хезмәт белән танышканнан соң, аның совет алдында якларга яраклымы-ярак- сызмы икәнлеген хәл итә. Яраса, булачак оппонентларның кандидатурасын билгели. Шундый әзерлектән соң диссертация гыйльми советка тагын куела һәм, совет кафедра фикере белән килешсә, кафедра сүзе карар буларак рәсми төс ала.
Галиәкбәрне сагайткан бу кафедра киңәшмәсендә сүз нәкъ бер диссертация турында барды. Мөдир ул диссертация белән башта ук танышкан иде инде. Ул бу фәнни хезмәтнең саерак икәнлеген шундук күреп алды. Мондый хезмәт белән гыйльми совет алдына чыгып, дәрәҗә дәгъва итү ярый торган эш түгел иде аныңча. Ләкин шулай да, хезмәтнең авторы производство вәкиле икәнлеген искә алып, үз тәҗрибәсе буенча, мондый категория диссертантларга, гадәттә, кайбер ташламалар ясалуын аңлаган хәлдә, Галиәкбәр диссертацияне бөтенләй үк тибәрмичә, авторын тагы бераз эшләтеп хезмәтен тулыландыру өчен үзенә кайтарырга кирәк дигән фикергә килде. Ул, шундый карашын куәтләү һәм нигезләү өчен, диссертацияне ныклап тикшерү вазифасын үзенең доценты, соңгы вакытларда аерата актив эшләүче Эльвира Хәкимовнага тапшырды. Ул доцентының гадел хөкем чыгарачагына әз генә дә шикләнми иде. Мәгәр хәл һич уйламаганча, көтмәгәнчә килеп чыкты. Эльвира киңәшмәдә авыз суларын корытып диссертацияне мактарга тотынды. Хезмәттән ниндидер алмаз бөртек-ләре тапты. Авторның производствода эшләүче икәнлегенә аерата басым ясап, хезмәтнең кимчелекләренә күз йомып узды. Галиәкбәр бу хәлгә хәйран калып, колакларына, күзләренә ышанмыйча утырды. Үкенечкә каршы, ул диссертацияне укыганда аның бит кырыйларына билгеләр ясап бармаган иде. Хәзер исә үзенең шул искәрмәләренә нигезләнеп ул Эльвирага үз фикерләрен исбатлау мөмкинлегеннән мәхрүм иде. Шуңа күрәдер, аның әйткәннәре кафедра әгъзаларына тиешле тәэсир ясамады. Киресенчә, хезмәтне укып кына чыккан, Эльвира кебек үк. аны җентекләп тикшермәгән ассистентлар да доцентны якларга керештеләр. Әйтергә кирәк, Галиәкбәрнең беркайчан да кул астындагы кешеләрне кысу, мәҗбүр итү юлларын кулланганы булмады. Ул һәркемгә ирек бирә, һәркем үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә хаклы, чын гыйльми дөреслекне бары бәхәсләр аша гына табып була дигән карашта яши иде. Бу юлы да, күп тапкырлар кабатланганча, кулларны җәеп, елмайган хәлдә: «Әйдәгез алайса, сезнеңчә булсын, диссертацияне оппонентларга биреп карыйк, советка куйыйк, дөреслек шунда тантана итсен»,— диясе дә куясы иде бит инде. Ләкин ул алай эшли алмады. Чөнки профессорга кафедрадагы сотрудниклар яңа сыйфатлары белән күреңделәр. Бу — фетнә иде. Бу кафедра җитәкчесенә каршы үзенә күрә баш күтәрү иде, бу — профессорны инкарь итү, аны санга сукмый башлау иде. Хезмәтнең кимчелекләренә күрәләтә күз йомып сөйләү, ул профессорча булмасын, дигән ахмак бер үзсүзлелек, дуамаллык иде. Әле мондый хәлнең кафедрада бер тапкыр да булганы юк. Галиәкбәргә шулай тоелды. Ул үзе тәрбияләп үстергән коллектив фикере белән килешмәсә дә, киңәшмәдә артык бер сүз дә әйтмәде. Диссертациягә, профессорның катнашыннан башка, оппонентлар кандидатурасын билгеләделәр. Күпчелек тавыш белән диссертацияне гыйльми советка «бара» дип тәкъдим итәргә булдылар. Дилбегә хәзер Эльвира Хакимовна кулында иде.
Бу Галиәкбәргә карата эшләнгән коточкыч бер хыянәт иде. Профессор бу эшне шулай гына бәяләде дә. Эш нәрсәдә? Нинди ялгышлар ясады соң ул? Ни өчен аның, шундый тәҗрибәле профессорның шәкертләре алдында кинәт кадере бетте? Галиәкбәр булып узган эшен-гамәлен бер җепкә тезеп башыннан уздырды, һәр сотрудникка карата булган мөгамәләсен барлык нечкәлекләренә кадәр хәтерләргә 32
тырышты. Ләкин ул аңларлык, төртеп күрсәтерлек берни дә юк иде. Ул беркайчан да кафедра сотрудникларының дәртләнеп, теләп керешкән эшләренә аяк чалмады. Хәтта, киресенчә, аларга бу очракта төрлечә ярдәм итәргә тырышты. Инде аерым кеше ялгышса, ул аны батыру түгел, ректорат һәм башка җитәкчеләр каршында акларга ашыкты. Инде нинди дә булса киңәш яки методик ярдәм кирәк икән, ул ♦ булганның барын-барын да кызганмыйча, яшермичә чыгарып ау- * дара торган булды. Яхшылык, яхшылык, яхшылык. Аның эшләгәне х бары шул булды. Инде нинди нәтиҗә килеп чыкты шуннан? Галиәк- 3 бәр аптырашта калды. Ул үзеннән-үзе кафедра әгъзаларыннан чит- ф тәрәк була башлады. Берәр йомыш белән мөрәҗәгать итсәләр. Эль- х вира Хәкимовнага җибәрә торган булды. Бәлки бу көннәрдә Мәгъ- = мүрә каты авырый башламаган булса, аның үзен кулга алырга, ка- < федра белән уртак тел табарга көче дә җиткән булыр иде. Тик нәкъ а. «пул көннәрдә хатыны аяктан егылды. Өлкән кызы читтә. Ростовта < яши, Әлфия исә шулай ук читтә, елга якын инде район ветбаклабо- раториясендә эшли. Ул хезмәтеннән бик разый, аны Казанга кайта- 5 ру һич килешмәгән бер эш. Кыскасы, Мәгъмүрәне карау башлыча •- (туганнар килгәләп торсалар да) Галиәкбәргә төште. Татулыкта го- * мер иткән, яратып алган хатынының хәзер кузгала алмыйча ятакта аунавы, котылгысыз катастрофаның күзгә күренеп якынлашуы Галиәкбәрнең канатларын бөтенләй каерып ташлады. Ул кафедрада-гы күңелсез бер сөйләшүдән соң, бәлки минем эштән китүем Мәгъмүрәнең гомерен озынайту булып чыгар, дигән фикер белән үзен тынычландырып. пенсиягә чыгарга булды. Ректоратта да, партия оешмасында да аптырап калдылар. Мәгәр Галиәкбәр китүенең төп сәбәбен яшерде. Хатынының һәм үзенең дә сәламәтсезлеген, инде лекцияләр укуның артык авыр бер эшкә әйләнүен сылтау итеп күрсәтте. Аннан, яшьләргә дә юл ачылырга тиеш бит кебек гомуми һәм бу очракта җитәрлек нигез була алмаган сәбәпләр тапты. Хәер, ректор: бәлки атнага бер-ике килеп консультант сыйфатында эшләрсез, дигәч, күңел түрен бераз ачып күрсәтми булдыра алмады. Юк инде, диде, минем консультацияләремә мохтаҗ кеше калмады кафедрада.
Ул шулай эшеннән китте. Хәзер аның өчен бары Мәгъмүрәсе һәм читтәге кызлары гына калды. Галиәкбәр хатыны өчен булдыра алганның барысын да эшләде. Мәгәр хатынның бавыры да. йөрәге дә артык таушалган иде шул. бернинди дару, бернинди режим апа ярдәм итә алмады. Көзге күңелсез яңгырлы көннәрнең берсендә ул бавыр чиреннән үлеп китте. Сафура Лиананы ияртеп Ростовтан иреннән аерылып кайтты. Яна борчулар, яңа күңелсезлекләр башланды. Әйе, тормыш ул. Ул бик катлаулы дип авыз ачсаң бик гади кебек, ә ул гади бит дип карасаң — артык катлаулы.
Галиәкбәр институт белән араны бөтенләй өзәргә булды. Гыйльми совет члены булуына карамастан, утырышларга да чакырганда гына барды. Шулай аңа тынычрак тоела иде. һәрхәлдә, институт еракта калган саен хәтер ярасы бетәшә баргандай һәм ул институт хәлләрен мөмкин кадәр искә алмаска тырышты. Әлбәттә, булдыра алганча...
Менә бу юлы да истәклекләр кино тасмасыдай сузылып бара-ба- ра, ниһаять, кафедра хәлләренә җиткәч, кинәт өзелгәндәй тоелды. Дөресрәге, Галиәкбәр үзе өзде аны.
Хәлбуки, Казанда, үзе эшләгән кафедрада менә шушы минутларда нинди эшләр килеп чыгуын белсә, карт өчен бәлки шактый күңелле булыр иде. Моннан ике ел элек Галиәкбәр төзәттерергә теләгән, ә кафедра сотрудниклары исә. Эльвира Хәкимовнага ияреп, аны яхшы дин тапкан’диссертация ВАК карамагында байтак вакытлар ятканнан соң. яраксыз табылып, кире кайтарылды. ВАКта диссертант-
з. «к. У • М 7. 33
ны алдынгы кош фабрикасының директоры да дни тормаганнар, берничә тапкыр орден белән бүләкләнүен дә искә алмаганнар, хезмәтенең сыйфатыннан чыгып, бу кеше авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә әле лаек түгел дигән нәтиҗәгә килгәннәр, һәм барыннан да сәеррәге шул — хезмәтнең кимчелекләрен кайчандыр нәкъ Галиәкбәр күрсәткәнчә язганнар. Бу хәлне белү белән башта Эльвира Хәкнмовна «тәгаен бу эштә безнең бабайның кулы уйнагандыр» дигән фикергә килде. Ләкин бу уй доцентны озак биләмәде. Чөнки моның булуы һич тә мөмкин түгел’ иде. Галиәкбәр беркайчан да эшне астыртын йөртә торган кеше булмады. Моңа Эльвираның вөжданы каршы. Аннан Эльвира үзе дә диссертацияне укыганда шул ук кимчелекләрен шәйләмәдемени? Ләкин ул чагында аның күзләрен профессорга карата булган тәнкыйтьчәнлеге, дөресрәге, ачуы, аны өнәми башлавы томалады. Ни өчен ачулы иде ул профессорга? Әйе, ул үзе генә түгел, башка иптәшләр дә аның яклы булды. Чөнки, аларча, профессор үзенең артык яхшылыгы аркасында кафедраны бөтенләй таркатуга илтә иде. Әгәр кафедра каты кулларда булмаса, җитәкче төгәл ритм, шәп куелган тәртип буенча эшне алып бармаса, ничек итеп гыйльми эш, укыту, производствога ярдәм планнарын үтәргә мөмкин булсын, ди. Кафедра сотрудниклары, техник персоналдан зарланып еш кына үзара сөйләшкәндә, аларның хезмәтка салкын каравы профессорның артык юаш булуыннан килә дип картны күптән гаеплиләр иде инде.
Ләкин эш кешесенең кадерен ул үзе киткәннән соң гына тиешенчә белеп була. ахры. Галиәкбәр пенсиягә чыккан шәпкә барысы да үз урынына утыргандай тоелса да. бераздан кафедрага нидер җитмәгәнлеге. һәм бу нидер, баксац-күрсәң, профессор икәнлеге сизелә башлады. Кафедра хезмәткәрләренең күпчелеге хәзер Галиәкбәргә булган карашларын йөз дә сиксән градуска үзгәртте: ул кешелекле, вөҗданлы. һәркемгә ачык йөзле иде. Ул һәркемнең хәл-әхвәле белән кызыксына иде. һәркемне аталарча якын күреп, кирәгендә яклый, кирәгендә, авыр сүз әйтмичә генә, эшләтә дә белә...
Кафедра сотрудниклары хәзер аерата бер игътибар белән яна мөдирне. Эльвира Хәкимовнаны, күзәтә башладылар, һа. карасана! Бер дә моңарчы игътибар ителмәгән ләбаса! Яна себерке булып артыграк тырышлык күрсәтмиме соң? Әле берәүне, әле икенчене бүлмәсенә чакырып «акылга утырта» бит. Китче, бу инде бөтенләй югары мәктәп алымнары түгел. Болан булса...
Эльвира да иптәшләренең үзенә карата суынганлыгын, ниндидер ирония белән карауларын, хәтта ачу саклап йөри башлауларын сизде. Ләкин аныңча бу шулай булырга тиеш тә иде. Җитәкче белән җитәкләнүче арасында һәр вакыт билгеле бер ара булырга тиеш, рәсмилек булырга тиеш, бернинди агай-энелеккә, панибратствога юл куелмасын. Әгәр хезмәт интереслары таләп итә икән, җитәкче тегесен дә, монысын да алып ташларга хаклы, тегесенә дә. монысына да каты куллы, нык бәгырьле булырга тиеш, һәм моның өчен аның вөҗданы беркайчан да азапланмасын. Ничек диләр әле? Әйе, революцияне ак перчатка киеп ясамыйлар.
Ләкин Эльвира соңгы вакытларда Галиәкбәрне үз ихтыяҗларыннан чыгып юксына башлады. Ул инде күптән докторлык диссертациясе өстендә эшли. Шактый җитди экспериментлар уздырды — лаборатория шартларында да. производство шартларында да. Инде караланмада диссертация язылган да иде. Тик нәрсәдер җитми кебек, я булмаса инде аңа шулай тоела иде. ахры, һәрхәлдә, тыныч рәвештә, аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп киңәш бирүче кешенең үз янында булуы кирәк иде. Ул күптән инде Мәскәү белән элемтә урнаштырды. Андагы абруйлы галимнәр — аның консультанты. Ләкин ул гына җит
ми иде. Андый кешенең Эльвира янында булуы да зарури иде. Менә утырсын иде ул. әйтик, шушы кабинетта, берәр төергә килеп төртелдеңме, кер дә киңәш ит. Ә андый кеше бар иде бит. Соңгы елларда кафедрада «бабай» дип аталган Галиәкбәр иде бит ул.
Эльвира Бабайга ихтыяҗ артканын көннән-көн күбрәк тоя барды. Ләкин аның кафедрадан китүендә үзенең дә гаебе барлыгын чамалап, ♦ ул профессорның өенә барырга батырчылык итми иде. Әле ВАКтан * килгән кәгазь белән танышкач, ул ирексездән тагы бер тапкыр Га- = лиәкбәрне хәтерләде. 5
Өч көн икеләнеп йөрде. Аннан, ниһаять, батырлыгын җыеп, иелгән ф башны кылыч кисми дигән кагыйдә буенча, Галиәкбәрнең үзенә шал- х тыратырга булды. Сылтау бик әйбәт иде. Инде бу юлы да Эльвира = аңа мөрәҗәгать итмәсә, тагы кайчан мондый мөмкинлек туачак!? <
Ул мөдир кабинетында, юан аяклы, өсте яшел постау белән тыш- °- ланган яландай зур борынгы язу өстәле янында утыра иде. Бу өстәл < тирәсендә революциягә кадәр үк эшләгән профессорлар да утырган. Ак халаттан, күпереп торган кара куе чәчле, шактый кырыс, ләкин х матур йөзле, кылыч борынлы, ихтыяр көчен чагылдырып торган матур £ авызлы Эльвира, үзен мәҗбүр итеп, тиз-тиз генә номерлар җыйды да озын гудокларны тыңлый-тыңлый телефоннан таныш аваз көтә башлады.
7
Телефон трубкасын Сафура алды.
— Тыңлыйм мин сезне, — диде гадәттәге гамьсезлек чагылган тон белән.
— Гафу итегез,— диде Эльвира, — миңа Галиәкбәр Хафизович кирәк иде.
— Ә,— дип куйды Сафура, буш кулының тырнаклары маникюрлы һәм берничә алтын йөзекле ак озын тулы бармакларын илтифатсыз, җиңелчә генә селкеп. — Ул өйдә юк.
Сафураның озаклап сөйләшеп торырга һич вакыты да, теләге дә юк иде. Олы якта кунаклар көтә. Әллә кайчаннан бирле җыела алмый тәмам сагындырган дус-иш. Әле моннан унбиш минут элек кенә очраштылар. Сафура шатланып очына-очына табын әзерли башлаган иде. Кырыкка ярылырлык шундый чакта кемдер аны телефонга бәйләсен, имеш. Ул трубкадан котылу өчен аны сапфир кашлы алка тагылган матур ак колагыннан аера башлады. Ләкин Эльвираның тагы әйтер сүзе бар икән
— Гафу итегез, миңа ул бик-бик кирәк иде. Аның кайда икәнен һәм канчан кайтачагын әйтегезсәнә.
Сафура җитдиләнә төште.
— Кем сорый аны?
— Бу ул эшләгән кафедрадан. Эльвира Хәкнмовна Нуриева. Ә сез кем буласыз?
Сафура үзенең кем икәнлеген әйтмәде.
— Ул юк. Мин аның кая киткәнен дә анык белмим.
— Ничек инде алай? — диде Эльвира аптырый төшеп,—сез аның кызымы?
— Әйе, — диде теләмичә генә Сафура. — Калдырган язуында ул үзенең кайда китүен әйтмәгән
— Сез аның кызы Сафура ханыммы?
Сафура тагы бер сүз дә әйтмәде, бары ишек якка җитез бер караш ташлап карандаш белән сызылган нәзек кашларын гына җыерды. Эльвираның сүзе һаман бетмәде.
— Кая китүе ихтимал соц аның?—дип сорады.
— Кая китүе.— дип кайтадан сорады Сафура, тәмам ачуы кабынган хәлдә.— Әйтә алмыйм. Гафу итегез, мине көтәләр. — диде һәм тагы берәр сүз әйтмәгәе дигәндәй кабаланып, трубканы куйды.
Аны залда иптәшләре көтәләр иде. Табын тирәсен тутырып утырышканнар. рюмкаларга винолар салынган, бары хуҗабикәнең беренче тостны әйтүе генә кирәк. Кримплен тар макси юбкасын бармак очлары белән генә чеметеп тоткан хәлдә, Сафура ашыгып кунаклары янына чыкты.
— Кем шалтыратты, Светланочка түгелдер бит? — дип сорадылар кунаклар. Ни өчендер вәгъдә бирүенә карамастан, Светлана күрен ми иде.
— Юк.— диде Сафура, телефон турында сөйләшеп торуның кирәге дә юк дигәндәй, гадәтенчә сул кул бармакларын хәлсез генә селтәп алып. —Атай картны эзлиләр. Әйдәгез, күтәрик бокалларны. Хәзер бик оригиналь тост әйтәм.
Ләкин Сафураның иҗат җимеше кунакларның исләрен әллә ни китәрмәде. Ул мәңгелек яшьлек өчен, тормышның рәхәтен даулашып, киреләнеп маташса, балта белән ишеген каерып ачып кулга эләктерү өчен тост тәкъдим итте. Мондый тостлар күп кабатланган иде инде.
— Әти-әниләрнең газап чигүе дә җиткән, без бер кешечә яшик, ичмаса. — диде Сафура тостын төгәлләп. Ул матур йөзен тантаналы һәм ничектер моңсурак рәвештә югары күтәрде.
Тост әллә ни оригиналь булмавы өстенә бераз минор тондарак булып чыкты, мәҗлеснең программасына тәңгәл килмичә артык акыл сатуга тартымрак иде. Шулай булса да. Сафураның күңеле булсын өчен, кунаклар тостны хуплап рюмкаларын күтәрделәр. Сүзне уенга бора төшеп, берсе яңа гына ишетелгән «сакалсыз» анекдот сөйләп алды. Икенчесе мәҗлес күрке өчен тагын бер анекдот сөйләп көлдерде. Сафураның тосты тудыра язган күңелсезлек эссез-нисез юкка чыкты. Табында күтәренкелек хөкем сөрә башлады.
Сафураның кунаклары ул үзе якын күргән, серләре килешә торган яшь кешеләр иде. Арада аның элек-электән, хәтта балалар бакчасыннан бирле аралашкан дуслары, инде иреннән аерылып Казанга кайтканнан соң танышкан якыннары һәм соңгы вакытларда гына очрашып арада дуслык җепләре сузылган ахирәтләр дә бар. Шулай ук ялгызак, әле өйләнмәгән, я кияүгә чыкмаганнары да, өйләнешкән, семьялы, мәҗлескә парлашып килгәннәре дә бар иде. Бу ниндидер зур тантана уңае белән җыелган мәҗлес түгел. Болай гына. ял көне алды итеп кенә күңел ачып бер утырышу, кагыйдәгә әйләнә башлаган бер очрашу иде инде. Бер җомгада берсендә, икенчесендә бүтәнендә күңелле итеп бер сыйланып күңел ачу.
Бүген исә чират буенча мәҗлес Светланада булырга тиеш иде. Ул кыз картайган әнисе белән генә тора. Кечкенә бер бүлмә, тыгыз, кы сан. Шуңа күрә аулак өй иркен, тыныч дип, шул мәҗлесне Сафураларда уздырырга булдылар. Светлана кичә үк салкын закускага һәм чәйгә кирәк ризыкларны, кайнар ашка дип күкәен, итен калдырып киткән иде. Ә эчемлекне, йола буенча, кунаклар үзләре китерергә тиеш. Шулай җайлы, арзанга төшә.
Кунакларның күпчелеге бик күңелле, җор, тапкыр кешеләр, өстәвенә, яшь булсалар да, институт бетергәч шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплаганнары да бар. Араларында бары берсе, Димка дигәне, тәҗрибәгә фәкыйрьрәк, әле күптән түгел институт бетереп, дип лом яклаган инженер.
Сафура табигате белән аралашырга яратучан, хәзергечә әйткәндә.
коммуникабель сыйфатларга ия кеше. Анын һәркайчан дус-ишләре күп һәм бу дуслар арасында берсе аерата якын була. Бу хәл Сафура кияүгә чыкканга кадәр дә шулай иде, аерылып кайткач та дәвам итә. Моны яшь хатын логик яктан аклый да нде. Анын ышануынча, хатын- кыз берәр химаячесез яши алмый. Әгәр шундый яклаучысы булмаса. төрле ловеласлар* аңа көн бирмәячәк. Димәк, бу яклаучы ир анышун- * дый бозык әхлаклы донжуаннардан сакларга тиеш. Ләкин, кызганыч- £ ка каршы, Сафураның яклаучысы белән булган мөнәсәбәт һәр вакыт ? артык тирәнгә китә, һәм ул, яшь лейтенант белән узган вакытын исәп- “ ләмәгәндә, һәр очракта больницада ятып чыгу белән чикләнә торган ♦ булды. Бу Сафура сигезенче класста укыган көннәрдән башланды. х Сафура әнисе тәрбиясендәге кыз иде. Аның «иптәш кызымда кундым» = сылтавы белән югалып торуларыннан, әлбәттә, әнисе кайда булу ихти- < малын әйтмәсә дә сизенә, кызына рәнҗи, аның өчен ут йота, кайча- °- гында ләгънәтли дә иде. Әмма Сафура әтисе белән генә тора башла- < гач, бу яктан эшләр җайланды. Бичара әти карт мондый эшнең булу 22 ихтималы турында уйламый да иде... х
Бераздан Светланочка да килде. Ул әйбәт торт күтәреп керде. Ан- < латуына караганда, тортка заказ өченче көн үк бирелсә дә, аны әле яңа гына эшләп биргәннәр икән. Светлана шуны көтеп соңгарган.
Ул килгәндә мәҗлес кыза төшкән, вино шактый эчелгән һәм кунаклар туарылып, кызарынып киткәннәр иде. Бүгенге кунаклар арасында да Сафураның яклаучысы бар. Бу — әлеге Дима исемле аксыл чәчле буйчан атлет егет. Аның Сафура кунаклары арасында әле беренче утыруы. Аңа Сафура урынны үз яныннан бирде. Ул Дима белән моннан ике атна элек кенә танышкан иде. Гадәтенчә, ул егет белән бик тиз дуслашып китте һәм аны шундук үзенең чираттагы химаячесе итеп сайлады. Дима армиядән кайткач кына институтка эләгә алуы аркасында үзенең Шәрикләреннән олы булды. Ә монда исә. кунакта, ул күпчелек ир-аттан яше белән артык аерылмаса да. тоткан дәрәҗәсе, тәҗрибәсе белән түбәнрәк иде. Сафура таныштырганда мәҗлестә ике фән кандидаты, калганнары институт бетергәннән соң тәҗрибә туплап шактый күтәрелгән кешеләр булуын әйткән иде аңа. Кү- рЬсең, шуңадыр, Дима бу яңа даирәдә үзен шактый югала төшкән хәлдә, берникадәр кыюсыз тота иде. Мондый уңайсыз хәлдән коткару өчен Сафура егетенә карата аерата игътибарлы булды. Кайнар аш белән чәй арасында көнбатышның модалы көйләренә әрсез боргаланып биегәндә ул гел аның белән иде. Сафура торт аркасында соңгарып калган Светланага мәҗлес дилбегәсен тоттырган иде инде. Биегән арада аның Диманы кинәт тәкатьсез каты кочып үбәсе килде. Бу. ихтимал, хәмер тәэсиреннәндер, ә бәлки каршында кулларын тирбән- дереп, күкрәк мускулларын уйнатып биегән яшь. матур, тыгыз тәнле егетнең, аның якты күзләренең, елмайган тулы иреннәренең тәэсире дә булмый калмагандыр. Сафура рәхәт бер изрәү белән башта аның киң иңбашына маңгаен терәде, аннан егетен бармак очларыннан тотып әтисенең бүлмәсенә әкрен генә тартты.
Бүлмәдә беркем дә юк. Яшьләр утның өстәл өстендәгесен. сыек яшел төстәге абажур астындагысын калдырып, түшәмгә асылганнарын сүндерделәр. Аулак, тыныч булып китте. Яшьләр туйганчы, сулышлары беткәнче, үбештеләр. Аннан алар кочаклашкан килеш хәлсезләнеп диванга утырдылар. Сафура егетнең куенына ук кереп беткән иде. Дима исә аны бер кулы белән кочаклаган хәлдә, икенче кулы белән яңакларын сыйпый, иркәләү сүзләре әйтеп һаман ирененә таба үрелә нде. Бераздан алар өстәлдә яткан сигарет тартмасына су-
1 Ловелас — хатын кызлар аздыручы кеше.
зылдылар. Дима ашыгып шырпы кабызды. Икесе дә хәзер иркенләп диванга ярым яткан килеш ял итеп тәмәке тарталар иде.
— Син мәҗлесне ачканда тостыңда ни өчендер әтн-әниләреңне искә алып сөйләдең. Күрәсең, син әтиеңнең китүен шулай да авыр кичерәсең булса кирәк, — диде, ниһаять. Дима.
Сафура ярым елмайган хәлдә төтенне авыз читеннән генә өреп чыгарды да:
— Рәхмәт игътибарың өчен, — дип куйды. — Ә әти мине, чыннан да, уңайсыз бер хәлдә калдырды.
— Нигә, син кичә генә аның мыжгуларыннан котылдым дип куанган идең бит?
— И тел ни сөйләмәс! Әгәр дә ул миңа акча калдырып киткән булса... Тик картлар бит, үзең беләсең, коточкыч саран булалар. Бер тиеннәре өчен калтыранып торалар, җаннары чыга.
— Ну, Софа, кирәкми! Ташла!
— Ник, дөрес түгелмени? — диде Сафура, Димага сынап карады.— Әллә синекеләр башка камырданмы?
— Син артыграк гомумиләштерәсең, минемчә. — Ул сүзен әйтеп бетермәде. Сафура аны бүлдерде.
— Ихтимал, шулайдыр да. Ихтимал, минем өлешемә чыккан бәхет кенәдер бу. — Ул. үрелеп, өстәлдә торган пепельннцага сигаретның көлен төшерде. — Миңа хәзер материально бик авыр. Дима. Менә син шундый хәлдә, әле яңа аякка басып, эштә ныклап үзен күрсәтмәгән хәлдә булган кызыңны, туган кызыңны ташлап, аннан качып. качканда да ничек әле—куркакларча качып китәр идеңме? Ярый, ул мине гомере буена яратмады. Ә минем кызымны өзелеп яратам дигән була. Шуның өчен, Лиана өчен, ичмаса... Я, ничек синеңчә?
— Әйе. ул картларны аңламассың, — дип куйды Дима. Сафура үз алдына сөйләнгәндәй уйчанланып дәвам иттерде.
— Бала чактан ук без ташландык бер хәлдә тәрбияләндек. Әти, әни тәрбиясе булмады. Башта яслегә, аннан балалар бакчасына илтеп ташладылар. Янәсе, алар эшли. Аларга карьера кирәк. Менә нәтиҗә! Синнән яшермим, әниемә карата да, әтигә карата да миндә тырнак очы кадәр генә дә хөрмәт юк. Ә бит баланың аңы өч яшькә кадәр формалаша.
— Шулаймыни? Ул кадәресен белми идем. Өч яшькә кадәр...
— Әйе. өч яшькә кадәр генә, — диде Сафура катгый рәвештә. Аннан ул тирән хәсрәт кичерүче буларак уфтанып куйды.
Егеткә кыз кызганыч булып тоелды.
— Син юкка үз-үзеңне бетерәсең,— диде ул.— Нигә кирәк ул уфтанулар! Исең киткән икән, әтиеңнән башка яшәп булмыймы?
— Акча кирәк, акча, Дима, аңлыйсыңмы?
Сафура сигаретын көл савытына ташлады да Диманың дулкынланып торган куе аксыл чәчен учлап селкеде.
— Их син, Дима, белмисең син тормышның нинди рәхимсез икәнен!
— Юк. минемчә, син шуЛ’ай да, Софа, бераз утрировать итәсең.
— Утрировать итмим. Без югалган буын.
Сафураның күзләренә яшь тулды.
Куркынган Дима аны тагы кочаклап алды.
— Ташласана, җанкисәгем. Ташла. Шулай үзеңне һич нигезсез газапларга ярыймы?!
Бу вакыт Диманың күкрәгенә башын куйган хәлдә Сафура тагы әтисе турында уйланды. «Мөгаен, ул Әлфия янына киткәндер, юкка теге хатынга шуның адресын бирмәдем».
Бераздан ул урыныннан торып чәчләрен тәртипкә китерде дә
— Әйдә, Димочка, кунаклардан яхшы түгел, теге якка чыгыйк, — диде.
Залда мәхшәр иде.
f 8 ♦
Бройлер чебешләрен читлекләргә япканга ун көн узып китте. Фә- з рит бу көннәрдә тетрәнеп яшәде. Үзе өчен генә түгел, бөтен фабрика ~ өчен җитди бер сынау иде бу. Директордан алып контроль капкада ♦ торучы абзыйларга кадәр, тәҗрибә барып чыкса, фабрика өчен зур * яңалык буласын, корпусларда мәйдан артмаган хәлдә дә продукция- - не фабрика күбрәк җитештерә алачагын беләләр иде. Әмма бу ысул < эш башкаручылардан бик зур игътибар һәм белем таләп итә. Хәтта ~ кечкенә генә чатаклыкның да фабрикага бик кыйммәткә төшүе мөм- * кии. Монысын исә күп кеше белми әле. Шуна күрә Фәрит, башка бар =; лык эшләрне читкә ташлап, бары читлектәге кошлар белән генә шө- = гыльләнде. <
Гадәттә гибрид чебешләрне биредә ун атна үстерәләр. Менә шул санаулы ун атнаның ун көне узды. Беренче көннәрдә үлем-җитем әз мәз булса да, әйтерлек куркыныч хәл күренмәде. Чебешләр тиешле температура һәм һава режимында тотылалар. Фәрит операторлар янына өзлексез кереп тора — режим үзгәрешләрен күзәтеп, кирәк чагында тиешенчә аны төзәтеп тору кирәклеген тукый. Чебешләр беренче ай рецепты буенча төзелгән комбиазыкта хәзер. Ничек, тиешен чә ашаламы азык? Ашалса, ул азык иткә әйләнәме? Чебиләрнең берничә читлектәгесе контроль өчен тотыла. Аларны биш көн саен үлчи торалар. Шуларның авырлык үзгәрешенә карап, сынауның барышы билгеләнә.
Ун көн узды. Үлчәнгән контроль чебиләр өметле нәтиҗә бирде Мондый уңышка ирешкәч, Фәритнең күңеле күтәрелеп китте. Әйе, ул хәзер эшнең барышы белән Закнрҗановка сүз биргәне өчен генә кызыксынмый. Яна тәҗрибә аны үзе шулай мавыктырды. Аның бу эшне барысыннан битәр үзенең эчке ихтыяҗы канәгатьләнсен өчен дә эшлисе килә башлады. Әйтергә кирәк, үзенең шул дәрте белән ул цехның башка эшчеләрен дә кузгатып җибәрде. Ул «авырган чир» эшче-ләргә дә йокты.
Ләкин ул артыграк мавыга иде булса кирәк. Директор бүген гадәттә уздырыла торган көндәлек планеркада бик мәгънәле генә итеп аңа әйтеп куйды: «Сынаулар яхшы старт алган. Ярый. Ә башка цехларның эше ничек, онытылдымы?» — диде.
— Онытылмады, — диде Фәрит кинәт кызарга чамалап. — Бик җитди эш башладык бит. Көйли алсак...
— Ни әйттең иде дә, — диде директор, — тик син үз вазифаларыңны истән чыгармасаң тагы да шәбрәк булыр иде.
Бу сүзләрдән соң планеркага җыелган кешеләр ни өчендер тавыш ланып ук көлеш/еләр.
Әлфия сынауның беренче көннәрендә үк Фәрит өчен борчыла башлаган иде инде. Бүген иртән эшкә килгәндә алтынчы цехта эшләрнең начарлана башлавы турында ишеткәч, ул бөтенләй пошаманга калды. Фәрит белән сөйләшергә кирәк, һич югында, үзем икенче сменага күчеп, аңа булышырмын дигән фикергә килде. Әле тавышланып, үз шатлыгын уртаклашырга Әлфия янына лабораториягә Фәрит килеп кергәндә, кыз рефрактометрII шкаласын көйлн-көйли, нәкъ шул турыда план кора башлаган иде.
II Рефрактометр — эремә аша узган яктылыкның сыну микъдарын үлчәү приборы.
■— Мине котлый аласың, — диде Фәрит ашыгып.
Әлфия башын күтәрде.
— Нәрсә белән?
— Контроль группаны үлчәдек, артым уртачадан ким түгел.
__ Оһо _ диде'Әлфия. Аның аксыл йөзен елмаю һәм шәфәкъ кы- зыллыгы бизәп алды, —Тәбрик птәм. Тик шуннан чыгып кына, бары да яхшы булыр дпп. әйтергә нртәдер бит әле, Фәрит?
Фәрит үзенең нп дәрәжәдә арганлыгын әле генә сизде. Ул тирән сулап утыргычка чүкте. Бераз вакыт Әлфиянең бюреткадан химик стаканга селте эремәсе тамызып, әледән-әле стаканны селкеткәләп, ара-тирә яктыга куеп карап утыруын күзәтте. Аннан кинәт нидер хәтерләп чәчрәп урыныннан торды.
— Шалтыратырга кирәк бит! Менә си-ин...
Әлфия эшеннән аерылып аның борчулы йөзенә күз ташлады.
— Кемгә?
Фәритнең, мөгаен, кызга якын ук килеп, һич югында, аның матур эшчән кулын кысасы, үзенең ана булган мәхәббәтен белдерәсе килә иде. Ләкин эш вакытында бу мөмкин нәрсә түгел икәнлеген ул шундук абайлап алды, һәм әйтерсең гаепле эштә тотылгандай, тирә-юненә кыюсыз гына күз ташлады. Шулай да Әлфия яныннан узышлый ул шыпырт кына, «бүген кичен сугылырмын» дип әйтергә батырчылык итте.
— Син минем соравыма җавап бирмәдең әле, Фәрит, — диде Әлфия.
— Нинди соравыңа?
— Кемгә шулай ашыгыч телефон шалтыратырга булдың?
— Закирҗановка.
Фәритнең ышануынча. Казанда Закирҗанов түземсезлек белән сынауларның хәлен белергә тели. Фәрит дустына сынау башланган көнне үк бер шалтыраткан иде инде. Закирҗанов аңа: «Әйдә, уңыш телим. Бу эш безнең өчен бик мөһим, сынатма», —диде. Ә менә бүген беренче нәтиҗә турында дусын тынычландырырлык хәбәр әйтергә була.
Фәрит үз бүлмәсенә керде дә өстәлендәге аппаратка үрелде. Бәлки бәхеткә каршыдыр, трестта баш белгечнең командировкага киткәнен әйттеләр. Фәрит исә трест директорына ук хәбәр итәргә кыймады. Инде бу очракта ашыкмаска кирәк Дип уйлады.
һәм бу очраклылык баш белгечне бик зур күңелсезлекләрдән коткарды. Чөнки уңыш турындагы хәбәрне Казанга җиткерергә әле ир- тә икәнлеген Фәрит икенче көнне үк аңлады.
Әйе, икенче көнне эшкә килеп үз бүлмәсенә керергә өлгермәде, контора коридорында фабриканың баш ветеринары, исәнләшмәстән- нитмәстәи, «читлектәге чебиләрең кырыла бит», дип шомлы хәбәр салды. Ветврач тыштан үзен тыныч тота иде, ләкин аның куркынган һәм ачулы күзләрен күрү белән Фәрит карт белгечнең ни дәрәжәдә тетрәнгәнен тиз аңлады, ул чын хакыйкатьне әйтә иде. Шулай да Фәрит сорады:
— Ничек инде кырыла? Мин бит кичә генә...
Син аны кирәгеннән артык тыгыз утырткансың. Алариың күбесе азык тагарагына якын да килә алмый.
Бу кадәресен белгеч арттырыбрак сөйли иде. Фәрит югалып калды.
Барысы да инструкция буенча эшләнде!
Алар артык сөйләшеп тормадылар. Фәрит бүлмәсенә кереп ак халатын алды да, алар ашыгып арткы ишектән корпуслар территориясенә йөгерделәр. r г
Чыннан да, ветврачның әйткәннәре хак иде. Дүрт катлы батареяләрнең һәр читлегеннән кимендә бер-ике чеби үләксәсе алынды. Ләкин эш шулай да тыгызлыктан түгел иде, Фәритчә.
Ап-ак чәчле, чандыр, сузан ветеринар тәнбиһ белән Фәриткә әйтеп куйды.
— Мин кайчаннан бирле чебиләрне тыгыз утыртмаска кирәк дип ♦
зар жылыйм! ’ *
Фәрит берни дә әйтмәде. Ул бары инструкция кагыйдәсе төгәл = үтәлгән, ләкин эш нәрсәдә соң, дип баш вата иде. Кара инде син аны! 3 Оят, билләһи, үзенә ышанып эшне тапшырган дустыннан оят. Аннан ф гына да түгел, фабрикада эшләүчеләрнең барысы алдында оят. Ул х бит эшнең барып чыгачагына шул кадәр ышанган иде!
Ярып карау өчен ветврач үләксәләр сайлый башлады. <
— Зинһар, бакпосевка да, Степан Илларионович, — диде Фәрит. а.
— Минемчә, бары алиментар* җитешсезлек.
— Шулай да... — дип үтенде Фәрит.
Ветеринар, каршылык күрсәтмәстән, иңбашларын сикертеп куйды. = Фабрикада ике лаборатория: берсе азыкныкы, икенчесе ветеринар *- лаборатория. Фәритнең әле ветеринарга бакпосев турында әйт\е бәл- * ки үлем-җитем берәр йогышлы авыру аркасындадыр дип уйлаудан иде. Инфекция булган тәкъдирдә уздырыла торган сынау барып чык- маса да, хөкем ителмәячәк, чөнки сәбәп бар.
Степан Иллариоиовичның җилкәләрен җыерыбрак иронияле елмаюы Фәритне йокысыннан уяткандай булды. Аның башына: «Мине, күрәсең, куркак бер эгоист дип уйлый»,— дигән фикер килде. Ул үзе дә тоймастан ветеринар каршында акланырга теләде. Әйтерсең аның ялангачланган эчке сыйфатын карт белгеч шунда ук күреп алды.
— Карагыз әле, — диде Фәрит, — контроль группада бөтенләй үлем-җитем юк бит. Алар нәкъ башкалар кадәр үк мәйданда үстереләләр.*
— Азыкның төрлечә эләгүе мөмкин.
Фәрит дәшмәде, бәлки чЫннан да премиксIII тигез таратылмагандыр дип кенә уйлый алды.
Хәбәре барып ирешкән, ахры, тиздән Әлфия дә килеп җитте. Фәрит аның белән ияк кагып кына исәнләште. Хәзер кыз Фәриткә: «Кичә мин сиңа ашыкма дип әйттем бит. Алдан кычкырган күкенең башы авырта», дияр кебек иде. Ләкин алай булмады. Әлфиянең йөзенә. кыяфәтенә караганда, ул да бу күнелсезлекне Фәриттән ким кичерми иде. Гадәттә ниндидер сәбәпләр аркасында үлеп калган че-бешләрне кош караучылар үзләре җыеп алалар һәм, артык күп бул- масалар, шундук утильцехка тапшыралар. Ләкин ул чебиләрне гадә- ти ысул белән пычкы чүбе түшәлгән идәндә үстергәндә шулай. Ә инде читлеккә килгәндә, монда һәрбер яңалык тирәитен уйланып бәяләнергә тиеш, һәм, кирәк икән, үтә ашыгыч чаралар күрелергә тиеш. Әлфиянең үзен аңлавы һәм кайгысын уртаклашуы аркасында ничектер тынычлана төшкән Фәрит
— Менә эшләр ни формалай китте, — дип күңеленнән генә елмаеп куйды.
•Әлфия:
— Бавырын, эчәгеләрсн тикшерәсездер бит? — диде.
— Тикшерәбез, и бик җентекләп. — Фәрит яңа исенә төшкәндәй өстәде. — Бүксәдәге азыкны да тикшерик әле. яме. Белмәссең, бәлки азык юлда селкенү аркасында аерым өлешләрдә тиешле составын үзгәрткәндер.
1 Алиментар — туклануга бәйләнешле.
1 Премикс — азыкка естэлә торган файдалы матдәләр.
— Яхшы.— диде Әлфия. Фәрит хәзер инде бөтенләй тынычланып сорау бирде.
— Галиәкбәр абзый китәргә җыенмыймы әле?
Бу юлы ул Әлфиянең йөзендә аптырау билгеләре күрде.
— Юк, — диде кыз. — нигә?
— Болай гына, —диде Фәрит, — ничектер аны безгә ярдәм иттерәсе иде.
— Мондый ЧПдан соң бәлки ул үзе дә түзмәс.
9
Ул көнне Фәрит фабрикада шактый озак вакыт тоткарланды. Җитди эш бит. Моңарчы да ул шулай уйлады һәм эшләде. Лаборатория анализлары чебешләрнең, чыннан да, азыкта кирәкле матдәләр җитешмәү сәбәпле хәлсезләнеп, агуланып, соңыннан шуның аркасында тапталып үлүләре турында сөйләде. Бүксәдәге азыкның да составы репептагыча түгел, димәк, комбиазыкны машинада алып килгәндә ул тирбәлә-тирбәлә үзенең дөрес нисбәтен югалткан, авыррак бөртекләр аска төшеп, җиңелрәкләре өстә калган. Димәк, кайбер чебешләргә төрле-төрле азык эләккән, туклыклы матдәләр тигез таратылганы түгел. Әйе, азыкны, читлекләр янындагы тагаракта шуышканда, әледән-әле төрле урыннан алып тикшерә торырга кирәк. Юкса, барлык чебине агулап харап итәргә күп кирәкми. Ветебаклаборатория әле өзеп кенә бернинди дә җавап бирмәгән иде. Чөнки тикшеренү тәмамланмаган.
Кыскасы, читлекләр янында өзлексез утырырга кирәк. Фәрит, вакытлыча гына булса да, баш зоотехник эшен кемгәдер тапшырырга тиеш. Башкача мөмкин түгел. Үзенең бу карарын ул фабрика директоры Гатауллинга да әйтте. Күрәсең, чебешләрне читлеккә күчерү мәсьәләсе буенча трестта директорның колак итен җитәрлек ашаганнар иде инде. Ул. хәлнең торышын ишеткәч тә, бүген уздырылачак планеркада моның турында ныклап сөйләшергә булган. Аның кара тутлы киң йөзе Фәритне күрү белән кырысланып китте. Ул каршы- сында утырган урынбасарына әйтәсе сүзен йотып, Фәриткә текәлде.
— Я. нәрсә кыйраттыгыз анда?
— Исәпләгәнчә барып чыкмый, — диде Фәрит, кепкасын өстәлгә ташлап. Яшел постау ябылган озын өстәл янына борчулы кыяфәттә утырды. Ул үзенең вакытлыча бары читлектәге чебиләр белән шөгыльләнергә тиешлелеген әйткәч, директорның чырае бөтенләй караңгыланып китте.
— Син нәрсә, безнең' планны бөтенләй өзәргә үк җыенасыңмыни? Безгә бит читлектәге чебиләр өчен план бирмиләр... Бу фикерең батмый. Берәрсенә тапшыр ул эшне, цех мөдире дә җаваплылыкны күбрәк тойсын, аңлат.
— Алай гына булмый. Аның эше болай да җитәрлек. Махсус бер кеше куярга кирәк.
— Я. кемне куябыз соң? Болай да белгечләр җитмеш процентка гына укомплектован.
Фәрит тирән итеп сулады да: «Белмим инде», — дип куйды.
Сүзгә тәбәнәк буйлы, пләш башлы урынбасар кысылды.
Бүген миңа КамАЗдан шалтыраттылар.—диде, — зоотехник кирәкмиме, дип сорадылар.
Икесе дә кызыксынып урынбасарга текәлде.
— КамАЗ "шулап зоотехниклар да әзерлимени?—диде директор.
Күрәсең, шулайдыр. — диде урынбасар көлемсерәп, — Кадрлар бүлегенең әйтүенә караганда, анда бер зоотехник моңарчы сле
сарь булып эшләгән. Но аны фаш иткәннәр. Ә колхозга кире кайтмыйм, дип әйтә ди.
— Да? Бу як кешесеме үзе?
— Әйе, колхоз стипендиаты булган. Бераз гына колхозда эшләгән дә КамАЗга кыяклаган.
— Ну, ул егетне чакыртырга кирәк, — диде директор. *
— Мин сезнең белән сөйләшми торып ул кадәресен эшли алма- <
дым. §
Директор Фәриткә карап әйтте:
— Менә сңңа ярдәмче. Алыгыз шул егетне. Башта ул синең кул ♦ астында теге читлектәге бройлерлар белән маташсын. Соңыннан, рәт * чыгарлык булса, штатный урын бирербез.
Фәрит ышанычсыз гына җилкәләрен җыерды.
— Кем белә бит әле аның нинди кеше икәнен! Бер тапкыр үз һөнәрен ташлап качкан кеше кабат качмас дип уйлыйсызмы? -
— Әйтәм ич, сынап карарга кирәк дип, — диде директор ачула-5
на төшеп. й
Фәрит планеркага кадәр тамак ялгап алу өчен территориядәге аш- < ханәгә төшеп китте.
Атналык планерка беткәндә вакыт бик соң иде инде. Фәрит үзенең тәҗрибәдәге чебиләре янына кереп барлык күрсәткечләрне тикшерде дә, кетәк ишеген бикләп, ачкычын кош караучы гына белә торган җиргә яшереп, территориядән чыгып китте. Ул үз бүлмәсенә кайту белән ашап та тормады, тиз генә чишенеп, караватына ауды. Башы мендәргә тию белән сау-сәламәт яшь кешегә хас булганча тирән йокыга да талды.
Фәрит ишек звоногы шалтыравына уянды. Кемдер моңарчы һич күрелмәгән әрсезлек белән, өзми-куймый звонок төймәсен басып тора иде. Чебиләр белән бер-бер хәл булдымы әллә дип куркынып, Фәрит аякка басты.
— Хәзер, хәзер!
Чалбар балакларында бутала-бутала ул киенә башлады. Иңенә пижамасын гына салып, ишеккә таба йөгерде. Ишекне ачып җибәрүгә ул ирексездән тетрәнеп артка чигенде. Ишек төбендә торучы кеше аның әтисе Зариф иде.
— Ә, эләктеңме, малай актыгы, — диде Зариф, улын тану белән,— коерыгыңа бастым бит тәки!
Зариф тавышланып көлеп җибәрде. Фәрит, күршеләр ишетмәсен тагын дигәндәй, әтисен тартып диярлек ишекнең эчке ягына кертте. Зарифның кулында кечкенә генә саквояж, өстендә мутон якалы кыска тун өстеннән киелгән кара яңгырлык, аякларында кирза итекләр иде. Өйгә керү белән ул, саквояжын стена кырына куеп, башындагы боярка бүреген салды. Кесәсеннән зур ак яулык алып битен, маңгай түбәсен сөртте.
— Фу чорт, син эшкә киткәнче барып җитим дип, мышкылдыгым чыкты. Исәнме. — Ул нишләргә белмичә аптырап торган Фәритнең кулын кысты.
Фәрит, ниһаять, өнен җыйды.
— Әйдә, эзләп килгәнсең икән, өстеңне сал, чишен, эчкә уз, әти,— диде.
Фәрит әтисенең монда ни сәбәпле килүен сизенеп, бик нык сагайган хәлдә, аның киемнәр элгече янында маташуын күзәтте. Ул әле ниндирәк мөгамәлә булачагын юрап бетерә алмый нде. Шуңа күрә әтисенең сүз башлавын көтте. Ирексездән әтисенең, дөньяда алтмыш биш ел яшәвенә карамастан, һаман әле имәндәй нык булуына, дөнья
мәшәкатьләренә дә, картлыкка да артык бирешмәвенә игътибар итте. Зариф, чишенеп, киемнәрен элгәч, аягындагы итекләрен салып почмакка кунды, ак ион оекбашчан гына кухня якка таба атлады.
— Кая, берәр чынаяк калган чәен юкмы? Бик сусатты...
Фәрит шундук итагатьле рәвештә әтисенә термостан чәй салып бирде, һаман көтте. Карт исә чәйне пешә-пешә, ах-вах килеп комсызланып эчкәч, иркен бер сулады да, күрәсең, әле яңа гына күзләренә ул-бу чагылырлык хәл кергәндер, тирә-юнен карап чыкты.
— Әйбәт кухнә. — дип куйды ул.— Тик бик алама яшисең икән. Ашагач тәлинкә-кашыкны шулай пычрак килеш калдыралармыни?!
Өстәл, чыннан да, өсте-өстенә өелгән юылмаган савыт-саба белән тулы иде. Әтисенең кирәкмәс, үзенә бер дә катнашы булмаган нәрсәләрне күреп, оп-олы улын баласытып акыл сатуына Фәритнең ачуы килде. Тик дәшмәде. Тешен кысып түзде. Никельле чәйнеккә шарлатып краннан су агызды, газ плитәсен яндырып, чәй куйды.
— Шаулама, әти, — диде Фәрит киеренке җитдилекне йомшарту теләге белән шаярта төшеп.— Бераздан барысы да тәртиптә булыр. Бер минутлык эш ул.
Зариф җавап бирмәде.
— Кая, шунда утырышабызмы? — дип кенә сорады.
— Кухняда утырмыйбыз, теге якка чыгабыз.
Фәрит әтисен ияртеп зур бүлмәгә керде. Тпз-тиз урынын җыйды. Утыргычларда аунап яткан кием-салымны алып, көзгеле шифоньерга тыкты. Зариф бу вакытны кечкенә генә җыелма өстәл янына утырган килеш бик җитди кыяфәт белән улын күзәтә иде. Фәрит, иртәнге эшләрен төгәлләп, аның каршысына барып утырды.
— Я, ни хәлләр бар сон, әти? Әнинең сәламәтлеге ничек?
Бу сораудан соң Зарифның төсе күзгә күренеп үзгәрде, уңа башлаган коңгырт күзләреннән явыз бер шәүлә узды.
— Ничек икәнлеге сиңа аңлашыла торгандыр инде, Фәрит. Аннан башка җаны уч төбендәге әниеңне нинди хәсрәт упкыннарына ташлавыңны тоя торгансыңдыр. Ә минем килеш өйдән түгел бит әле, Фәһимәләрдән.
Фәрит шундук сүзнең гаиләсеннән качып китүе турында барачагын аңлады. «Димәк, әти карт Оренбург ягына барып чыккан, минекеләрне күргән», — дип уйлап алды ул. Тик тиз генә ачылмады.
— Мин әнине яхшы беләм, — диде. — Ул минем бәхетле кеше бу- луымны тели. Әгәр Фәһимә минем бәхетемне...
Ул әйтеп бетермәде. Зариф, йөзен чытып, кул селтәде.
— Бәхет, бәхет! Куй әле, пожалысты, шул сафсатаңны! — Ул, нык дәлилле сүз көрәшенә әзер булуын ачыктан-ачык аңлатып, утыргычына ипләбрәк утырды да улына таба иелде.
— Фәһимә бит синең бу дезертирлыгыңны бик авыр кичерә.
— Бер дә әйтә алмыйм. Җаның сөймәгән кеше яныңнан киткән икән...
— Ә-ә, тагы сафсата! Мәхәббәттәмени эш, тормыш авырлыгын сөйрәргә кирәк. Әллә кеше сөешеп яшәү өчен генә өйләнә, кияүгә чыгамы?!
— Шулай да...
— Юкны сөйләмә. Инде балаларың турында ни уйлыйсын син? Аларны ятимлек кимсетүләренә дучар итүеңне беләсеңме?
— Балалар өчен борчылма, аларның өлеше төгәл килеш саклана. Синеңчә, мин ике йөзле кеше булырга тиеш? Үзем яратмаган хатын белән яшәргә, аны иркәләргә, сөяргә, мин сине яратам дип, күрәләтә алдап яшәргә... Шулаймы?
— Нәрсә карадың соң өйләнгәндә? Мин, яратасынмы сон. ул кыз
белән тормыш көтә алырсыңмы, дигәч, «жан фида» дип ант эчүләреңне оныттыңмыни. Яле. исеңә төшер. Мин сиңа: ашыкма, улым, бу вак-төяк эш түгел, дигәч, нәрсә дип жавап бирүләреңне хәтерләмисеңме? Инде яратмыйм, имеш. ф
Фәрит хатынының үзенә кабарынган күркәдәй ташлануын, ин сон- х гы хурлау сүзләре белән үзен хәкарәтләүләрен исенә төшерде. 1
■— Теләсәң нәрсә сөйлә, әти, мин яңадан ул хатын янына кайта- з чак кеше түгел. Ә балалар турында борчылма, мин аларны ятим итмәм.
—* Син инде, элек мин Фәһимәне ярата идем, соңыннан яратмый башладым, дип барасың.
— Әйе. шулай дим. Кешенең ялгышуы бер дә мөмкин түгелмени?
Карт зәһәрле бер елмаю белән йөзен җыерды.
— һа! Өйрәнгән сип юкны бушка аударып судан коры чыгарга. Синеңчә, ярату яратмауга күчә ала. Шулаймы?
— Алай гына түгел, шулай булган инде, әти.
— Ә менә яратмау яратуга күчә аламы соң?
Фәрит .соң дәрәҗәдә ачуы кабарган хәлдә урыныннан торды. Чәйнек кайнап чыккан булырга тиеш иде. Ишеккә таба юнәлгәндә улы әтисен соңгы тапкыр кисәтергә тиеш тапты.
— Бу темага нокта куйыйк, әти. Мин беркемгә дә үземнең эчке эшләремә тыгылырга рөхсәт итмәячәкмен. Хәтта сина да.
Фәрит кухня якка таба китте. Әтисепен башын чайкап, һаман әле мыскыллы елмайган хәлдә:
— һо, подумаешь, суверенный государство, — дип мыгырданганын гына ишетте.
Өстәлгә чәйнекләр, стаканнар, суык тавык ите. атланмай, күмәч һәм башка чәй кирәкләре куелгач. Фәрит сүзне тыныч агымга күчерергә теләп:
— Әйдә, әти, башта, үзең әйтмешли, булганына шөкер әйтеп чәйлик әле, — диде. Әтисенә куе итеп чәй агызды, аның алдындагы тәлинкәгә итнең иң әйбәт калҗаларын салды.
Алар бераз вакыт тынып чәй белән булаштылар.
— Шулай да кызык. — диде Фәрит елмая төшеп. — син ничек минем биредә икәнлегемне белдең?
— Анысы минем эш.
— Шулай да?
Зариф ашыга-ашыга чәен чөмерде дә:
— Миңа сине кире өенә алып кайтырга куштылар. — диде. — Давай без шуның турында ипләп кенә сөйләшик әле.
Фәритнең каракучкыл йөзенә кан йөгерде. Матур кара күзләре зәһәр чәчү аркасында тагы да нурлана, хәтта матурлана төштеләр.
— Әти!—диде ул. сулышы кысылып. — Мин бит сина «җитте» дидем. Минем личный тормышыма тыгыласы булма. Юкса...
Ул әйтеп бетермәде, калтыранган бармакларыннан стаканы ычкына башлавын тоеп, аны чынаяк табагына куйды.
Ул әйтәчәк сүзне сизгер әтисе башкарды:
— Нәрсә «юкса»? Әллә әтиеңне куып чыгарырга да намусың җитәр идеме?
Фәрит дәшмәде, ләкин нәкъ шул сүзләр әйтелергә тиешлеге анын йөз чалымнарына язылган ндр.
АТИЛЛА РАСИХ
10
Аркасына гитара аскан, кулына ясалма күн чемодан тоткан яшь егет фабрика алдындагы мәйданчыкка тукталган төрле маркадагы машиналар арасыннан узып, контораның таш, баскычына таба юнәлде. һава салкынча, җылы пальто киярлек булса да, аның өстендә * модалы куртка, ботларында джинс, башында колакчынлы ак куян бүрек. Егетнең чем кара чәчләре җилкәсенә төшеп тора, кара елтыр мыегы исә авыз читеннән түбән ияккә таба җибәреп үстерелгән. Аны татар малае диюдән битәр, француз язучысы Дюма романнарыннан сикереп төшкән мушкетчы дип атарга булыр иде. Хәлбуки, ул шушы якның татар малае. Шәрифуллин Рәмзи иде. Егет бераздан, бүреген салырга да онытып, фабриканың баш зоотехнигы бүлмәсенә барып керде. Фәрит азыкка ясалган анализ белешмәләре белән бу- лашып утыра иде. Рөхсәтсез-нисез килеп кергән яшь егетне беренче күрүдә үк яратмады. Егет аңа үзенең КамАЗдан килүче Рәмзи Шәрифуллин икәнлеген әйткәч, бирегә зоотехник буларак килгәнлеген дә аңлаткач, ул бөтенләй аптырап калды. Фәритнең болай да кәефе артык сүрән, читлектәге кошлар борчуы өстенә әтисе китергән «күчтәнәч» аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Ул Рәмзине тың-лаган вакытта ук үзе дөрес дип тапкан карарны чыгарды. Аныңча, фабриканы мондый озын яллы шалапайлар белән чүпләргә ярамый. Шулай да ул яшь зоотехникның кыяфәтен һич өнәмичә күзләреннәй кичергәч, сорамый булдыра алмады.
— Зоотехниклык эшенә теләк җитәрлекме сон?
Егет пи әйтергә дә белмәгәндәй җилкәләрен сикертеп кенә куйды.
— Бездә эшләүнең шактый үзенчәлекле икәнен сез чамалыйсыздыр инде, шулаймы? Ничегрәк, булдыра алырсызмы? — дип кабатлады Фәрит кычкыра төшеп.
— Бройлер фабрикасындамы?
— Әйе, менә бездә.
— Нпгә эшләмәскә! Мин техникумда укыганда практиканы нәкъ шундый фабрикада уздым.
Фәрит егет белән кызыксына төште. Рәмзинең кайда, ничек практикада булуын сорашты.
— Сез бик тәфсилләп, сүз бик яраткан эшегез турында барган- дагыдай, сөйләдегез. Ни өчен соң алайса зоотехниклык эшен ташлап КамАЗга тайдыгыз?
Рәмзи бик авыр итеп сулады да стена буенда торган утыргычка карап куйды.
— Утырыгыз, — диде Фәрит, — утырып иркенләп барысын да сөйләгез.
Рәмзи башта күпереп торгам йөнтәс куян бүреген салды. Аннан аркасындагы гитараны ычкындырып стена буена сөяде. Ниһаять, утыргычны өстәл янына китереп куйды да, утыргач әйтте.
Дөресен генә сөйләгәндә, абый, мин безнең колхоз председателе Нургали абый белән уртак тел таба алмадым.
Фәриткә егетнең үзенә «абый» дип дәшүе ошады. Ничектер болай эндәшү аның садә, эчкерсез булуын сиздергәндәй иде.
— Инициативаны буа идеме? —дип сорады ул, җылына төшеп.
Булды инде, барысы да булды. Мин колхоз стипендиаты бул- №Ма”Ги™ б?шл”адДы.КИТЭ а“аС Д""' аХрЫ' “Не Сер й°мыш™ малай'
— Ә сез тоттыгыз да КамАЗга ычкындыгыз?
ДИДе Рәмзи шУлай икәнлеген аңлатып. Фәрит «бу сүзне егет КамАЗда үзләштергән» дип теркәп куйды. Н У Ү
— Кем булып эшләдегез КамАЗда?
— Техникумда укуымны яшердем. Башта төрле эшләрдә. Аннары слесарь-сантехник булдым.
Фәрит «ә слесарьлеге безгә дә бата. Кирәге чыгуы бар» дип күне- ленә тагы монысын да теркәп куйдЫ.
— Сезне бераздан фаш иттеләр, шулаймы? —диде.
— Чуртым да итмиләр иде. Мин инде анда үз кеше идем. Акча- < ны бик шәп төшерә башладым, үземне Почет тактасына яздылар, з Эшне тагы Нургали абый бозды. Минем өстән язу җибәргән. Анда да ° әле арттырып язган. Колхоз стипендиаты булып укыды, үзе бер ел ♦ да эшләмәде, качты, хәзер фәлән җирдә слесарь булып эшли, ә без- * нең зоотехник юк, фәлән-төгән... Во-первых, мин ел ярым эшләдем, ~ аннан үзенә кешечә караш булмаса, ничек эшләмәк кирәк. То-то! Бу < бит дөрес түгел. Мин аны сельхозуправлениедә дә әйттем. Үтерсәгез “• дә, төрмәгә ябу белән генә чикләнсәгез дә, мин Нургали абый янына * кайтмыйм, дидем. Мин КамАЗда эшләгән дәвердә үземнең кеше икән- ч легемне белдем, анда ул председатель булганда кайтмыйм, дидем, х Кая барыр идең соң? дип сорадылар. Мин менә сезгә барыр идем, < дидем.
— Чөнки бройлер фабрикасында практикада булып, андагы хезмәтне яраттыгыз?
— Ну!
Хәзер инде бу егет Фәриткә тагы да ныграк ошый башлады. Аның хәтта борчулары-хәсрәтләре дә онытыла төште, күңеле күтәрелә барды.
— Менә нәрсә, Рәмзи дус,— диде ул егетне бөтенләй якын итеп.— Син практикада булган җирдә чебешләрне идәндә үстергәннәр. Ә менә безнең исәп читлектә асрауга күчү. Бу эшнең син уңайлыкларын да, кыенлыкларын да беләсеңдер инде.
Рәмзи эре ак тешләрен күрсәтеп, иркенләп бер елмаеп куйды.
— Күбесе онытылган инде, абын. Соңгы өч елда башта сантехника хикмәтләре генә булды.
— Шулайдыр. Тик теләк көчле булса, гитараны азрак уйнап күбрәк китапка ябышып ятсаң, булдырырсың.
Егет сүз дәшмәде, тагы «тырышырмын инде» дигәнне аңлатып кулларын аерып кына куйды. Фәрит аның озын чәчләренә карап әйтми кала алмады.
— Чәч хәтәр синең. Аңа тиешле тәрбия кирәктер бит. Вакыт җитәрлекме соң?
Рәмзинең йөзенә җитдилек йөгерде.
— Мин аны шулай йөртәчәкмен. Принцип өчем.
Фәрит кызыксынып аңа сораулы караш ташлады.
— Шулай, узган ел бер иптәш, үзебезнең төзелештәге иптәш белән авылга отпускага кайттым. Минем дусның чәч менә хәзер минеке ничек, нәкъ шундый иде. Ә мин үзем чәч үстерүгә каршы идем. Дөресрәге, ул, минемчә, бик личный эш иде. Менә шул, авылга кайтып кеше күзенә күренә башлавыбыз булды, тотындылар бит авылдашлар егеттән көләргә. Рәмзи, имеш, поп алып кайткан, аның дус егете поп икән. Фәлән-төгән. Аннары кыз алып кайткан Рәмзи дия башладылар. Минем бик ачу килде. Авылдашларымның ваклыкларына, кеше эшенә тыгылуларына ачуым килде. Аларча, барысы да по правилам, алар белгәнчә генә булырга тиеш. Шуннан КамАЗга кайту белән тоттым да юри, авылдашларга үч итеп, үзем дә чәч үстерә башладым. Мәшәкатьле, еш юарга, әйбәт тарарга кирәк, тик шулай да принцип өчен мин чәчне үстерәм.
Фәрит эчтән генә елмаю белән чикләнде, сүз дәшмәде.
Ләкин ул шуны сизде — егет аңа ошаганнан-ошый бара иде. Бу үз сүзле кеше әгәр «прннцип>ларына туры килә торган эшкә керешсә, әлбәттә, шактый эшләр майтара ала торгандай күренә.
Фәрит, ниһаять, катгый бер карарга килеп, Рәмзи Шәрифуллинны эшкә алма каршы булмавын директор урынбасарына телефоннан шалтыратырга булды’ Егеткә вазифаларының нидән гыйбарәт булачагын аңлатты. Бүген үк барлык формальностьларны узып, иртәгә иртүк эшкә килергә, менә шушында булырга кушты. Егеттән тагын бераз гаилә мәсьәләләрен сорашканнан соң, ул аны чыгарып җибәрде, һәм кинәт үзенең көчәя барган күңел сызлавы белән тагы япа- ялгыз калганлыгын аңлады. Әйе, эштәге бөреләнеп килә торган күңелсезлек җитмәгән, әтисенең көтмәгәндә килеп чыгуы тагы. Җаны сөймәгән хатыны яклы булып адвокатлануы, булмаган демагогия белән шөгыльләнүе, хәтта шантажга кадәр барып җитүе. Әлбәттә, Фәритнең аңлавынча, бу вакыйга бүген булмаса иртәгә Әлфиягә барын җитешәчәк һәм Фәритнең соңгы таянычы, соңгы шатлыгы гөрселдәп җимереләчәк. Ә аннан соң ниләр көтә Фәритне? Бушлык, караңгы лык? Фәрит, йөрәгенең януына түзә алмастан, аягүрә басты, кайда барып тукталырга белмичә бүлмә буйлап әрле-бирле йөренергә тотынды. Күңел түрендә аҗаган утларыдай ялтырап өмет яктылыгы чайкалып алды. Бәлки Әлфиягә бөтен хакыйкатьне һич яшермәстән сөйләп бирергәдер? Бәлки ул, әгәр мине чын күңелдән яратса, гафу итәр, элеккечә үк ярата бирер. Ләкин ничек, ничек беренче сүзне әйтергә? Ничек итеп аның якты, гөнаһсыз, балаларча беркатлы карый торган зур коңгырт күзләренә карарга. Ә ул кинәт?.. Фәрит артыгын уйларга да базмады. Чөнки күз алдына килеп басачак Әлфиянең рәнҗүле, мыскыл ителгән, ә бәлки әле рәхимсез нәфрәт чагылдырган йөзе артык дәһшәтле, үлемнән көчлерәк бер күренеш иде.
Фәрит нишләргә дә, нинди чаралар күреп, үзен хәсрәт утларыннан ничек коткарырга да белмичә, кемнеңдер җнңелчә ишек шакуы ишетелгәнгә кадәр йөренде. Шакуны абайлау белән ул тиз генә утыргычына барып утырды, коры гына «керегез» диде. Ишектә күренгән кеше Әлфия иде. Ул гадәттәгечә ачык чырайлы, матур, пөхтә. Фәрит аның йөзен шәйләгәнче шомлана төште, мәгәр кызның бик әйбәт, күтәренке күңел белән килеп кергәнлеге мәгълүм булгач, шундук тынычланды, 6aft очындагы караңгы яшен болытларының әле хәзергә читләтеп узганлыгын тойды.
— Син ялгыз гынамыни?—диде Әлфия. Фәрит аны каршы алу өчен урыныннан купты.
— Әле бухгалтериягә килешем иде, — диде Әлфия. — Хәлеңне белим дидем. Ничек?
— Бүген бераз кими төште. Күрәсең, азыкны болгаткыч аша уздыру ярдәм итте.
Фәрит кызның кулын кысты да озак вакыт ычкындырмый торды.
— Кыяфәтең бик борчулы, — диде Әлфия.
«Әтинең килүен әйтергәме, юкмы?» дип уйлап алды Фәрит. Аннан, Әлфия үзе башламыйча торып, ул турыда сүз катмаска булды. Кызга өстәл яныннан урып тәкъдим итеп, үзе дә өстәл артындагы утыргычына күчеп утырды.
— Галиәкбәр ага ни ди соң? — диде Фәрит. — Син, шәт, чебиләр хәлен сөйләгәнсеңдер?
— Сөйләштем. Аның җавабын сиңа җиткерү өчен керешем иде.
Фәритнең каракучкыл матур йөзенә чиксез кызыксыну һәм курку билгеләре бәреп чыкты.
— Я, нәрсә ди?
Кереп карарга кирәк, миңа бөтен анализларны әзерләп бире-
Фәритнең йөзен шатлыклы елмаю балкытты. Ул Әлфиянең өстәлдә яткан йомшак кулын үзенең учына алды.
— Рәхмәт сиңа, җанкисәгем, рәхмәт. — Фәритнең башына, әллә
өстәл аша гына булса да кызны үбим микән, дигән дуамал уй килде. Кыз, моны сизенгәндәй, артка чигенде, матур ак кулын да егетнең учыннан тартып чыгарды. Хәзер Фәрит үзе дә тынычланган иде * инде. Ул эшлекле бер кыяфәт белән профессорның кайчангарак фаб- $ рикага керү мөмкинлеге турында сораша башлады. Әлфия фикерен- 5 чә, картны Фәрит үзе алып керсә яхшырак буласы иде. Кинәт теле- “ фон шалтырады. Директор икән. ♦
— Ни хәл синең анда, теге читлектәге чебиләр хәлен сорыйм? — * диде директор шомлана төшеп.
— Бүген үлем-җитем кимрәк,—диде Фәрит, — тик шулай да юк- түгел. Ә алай булмаска тиеш...
— Алынгансың икән, барысы да синең җаваплылыкта, бел аны. *
— Нигә кирәк әле мондый читләтеп сөйләшү? — диде хәтере ка- ч ла төшеп Фәрит.
Әлфия урыныннан торды, мин китим әле, диде. <
— Тукта, тукта, әз генә сабыр ит. Әле бит әтиеңне кайчан барып алу турында, сөйләшмәдек, — дияргә чак өлгерде. Трубкада директорның «тресттан шалтыраттылар. Кызыксыналар. Эшкә керештегезме, диләр» дип әйткән сүзләре ишетелде. Фәрит Әлфиягә кулын жә- һәт-җәһәт селкеп «утыр әле» дигәнне аңлатты да, телефон трубкасына:
— Мин сезгә әйткән идем ич. Монда бит кызында кунак булып профессор Максудов ята. Светила!
— Ятса ни? — диде директор.
— Ул безгә эшне көйләп җибәрүдә ярдәм итәр дип уйлыйм.
— Соң ул бит пенсиядә. Нишләп синең чебиләрең белән маташып йөрсен!
— Анысын миңа калдырыгыз инде. Аннан менә нәрсә: бүген теге КамАЗда эшләп яткан зоотехник белән сөйләштем. Ярыйсы кебек.
— Аңламадым.
— Соң бит үзегез зоотехник алырга кирәк, вакытлыча гына булса да читлекләр корпусына шуны утыртырга кирәк, дидегез ич. Оныттыгызмыни?
— Аңладым. Эшләрлекме соң егет? Аркасына аскан гитарасына, попныкыдай чәченә караганда, безнең эшкә ябышып ятарлык белгечкә бик үк охшамаган.
— Анысы тышкы кабык кына. Модага иярү. Ә, гомумән, ул эшләр.
— Ну, кара, — диде директор.— Казанга ни дип җавап бирим соң? Әйт, тилмертмә, бу эшкә син җаваплы. — Фәритнең каш аралары тарайды. Йөзенә кырыслык чыкты, үзе еш-еш сулаган хәлдә:
— Казанга әйтегез, ничек тә булдырырбыз. Фәрит Еникеев сүз биреп алынган икән, булдырмый калмас, диегез.
— Оһо,—диде директор.—Шапырыну булмаса. бу җилле сүз!
Фәрит директорның селектор клавишына басканын аңлады да үзе дә трубканы куйды. Директор белән сөйләшкән арада Әлфиянең үзенә карап, теләктәшлек күрсәтеп, борчылып торуын ул абайламады. Әлфия Фәритнең күзләренә телефондагы сүз беткәч кенә чалынды. Кыз хәзер тынычланган иде. Фәрит, күңеле рәхәт бер нәрсәгә орынгандай, күзләре белән генә елмая башлады.
— Менә нинди бит ул кешеләр,—диде ул. — Эш уңышлы барса, берсе дә читкә тайпылмас иде. Ә хәзер беренче авырлык туу белән: «Син генә җаваплы...»
4. «к У • м 7.
49
Әлфия, ни әйтергә дә белмичә, Фәритнең туры борынлы, куе кара кашлы, колак йомшагы турысында кыек киселгән бакенбардлы йөзен тагын күзеннән кичерде. Аның бу минутта сөйгәнен тынычландырасы, дулкынланып торган ялтыр чәчләрен сыйпыйсы килеп китте. Ләкин’ шундук тыелды, мондый уйлары өчен хәтта үзеннән-үзе оялды да.
— Галиәкбәр абыйны кайчан алып килергә булыр соң? — дип сорады Фәрит.
Әлфия ак беләгендәге сәгатенә карап алды.
— Ул әле урманда, һәркөн шулай бу вакытта прогулкага чыгып китә. Берәр сәгатьтән өйдә булыр.
Яхшы, — диде Фәрит, —бер сәгатьтән мин синең бүлмәңдә булырмын.
— Сөйләштек, — диде Әлфия, урыныннан кубып. Фәрит кызның төз сынын күзәтеп торды. Әлфия чыгып китте һәм баягы албастыдай авыр хйлар егетнең күңелен тагын сыкрата башладылар. Нишләргә? Ничек' итеп, Әлфияне рәнҗетмәгән хәлдә, барлык дөреслекне әйтеп бирергә?
11
Нәкъ бер сәгатьтән Фәрит Әлфия квартирына килде. Ләкин ишек бикле икәнлеген күргәч, аптырап калды. Галиәкбәр урманга йөрергә чыгуыннан кайтмаган иде әле. Фәрит аны эзләп өй тирәсендә йөргән мизгелдә ул бик сүзчән юлдаш табып, шуның белән гәпкә чумган иде.
Очрашу һич уйламаганда булды. Галиәкбәр инде кайтырга кирәк дип кире борылганда, аның каршысына төптән юан, тупасрак йөзле бер карт кеше килеп басты, йөреш-кыяфәтенә караганда, бу кеше дә эш куып йөрүчеләрдән түгел иде. Мөгаен, ул да Галиәкбәр кебек урман һавасын сулар өчен генә чыккандыр, йөзенә карау белән Галиәкбәр аның татар икәнлеген чамалады. Якты чырай күрсәтеп:
— Нихәл, кордаш, сәйранга чыктыкмы?—диде. Кеше мутон якалы кыска туннан, кулларын артка куйган хәлдә, бик уйчан кыяфәттә. Галиәкбәрнең сүзләренә каршы ул, күптәнге танышын очраткандай, артык тәкәллефләнмәстән, корырак бер тон белән җавап кайтарды.
— Менә марш суктырып йөрим әле. Әйдә, бергә кайтыйк, алайса.— Алар акыртын гына кары тыгызланган урман юлы буйлап киттеләр.— Башыңдагы уйлар хәттин ашса, аякка да покой юк икән,— диде кеше. — Җанымны кая куярга белмичә чыгып киттем әле.
Бу Фәритнең әтисе Зариф иде. Әлбәттә, эч серләрен ул беренче минутта ук Галиәкбәргә актарып ташламады. Ләкин шулай да бирегә бала-чага хәсрәте белән килеп чыкканлыгын аңлатты. Күрәсең, аның бу турыда озаклап сөйләләсе килми иде. Ул сүзне шунда ук икенчегә борды. Кулларын артка куеп иркен урман юлыннан икесе дә бер якка, фабрика ягына таба атладылар. Гадәти сүзләр башлан-ды. Кыш, һавалар торышы, кар азлыгы турында... Башкортстан һәм Оренбург якларындагы, аннан Казандагы тормыш шартлары турында сүз булып алды. Кибетләрдә ниләр бар? Ит мәсьәләләре ничегрәк тора? Гәп бераз үрли төшкәч, якыннанрак танышу башланды. Зарифның, нинди сәбәпләр аркасында монда килдегез, дигән соравына Галиәкбәр, яшереп-батырып тормыйча, турысын әйтеп бирде. Үз чиратында:
— Ә сезне нинди җилләр китереп ташлады? — дип сорады.
Шул әйткәнемчә инде,—диде Зариф һаман әле артык ачылырга теләмичә, — шул бала кайгысы инде.
— Ни булды сон балагызга?
— Ни булды дип, үлгәнче шулар өчен ут йотып яшисен икән ин
де ул, кордаш. Улым бар минем. Ипле генә, жүнле генә кебек үзе. Шул алмадай ике баласын, бер дигән, арсландай хатынын ташлап качкан. Абдуллинода мәхшәр, Бакалыда, безнең өйдә инде значит, тоже мәхшәр. Хатын минем болай да чирле нәрсә. Инде бу хәл ки- « леп чыккач, йөрәгенә хәтәр приступ булып, айдан артык больницада $ ятты. Көне-төне жылый. Ятим калдылар дип, балаларны кызганып = жылый. Нишләргә кала миңа? Киттем Башкортстаннан Оренбург ё ягына. Андагы хәлләрне үз күзем белән күргәч, туктале, арт саба- « гын укытыйм әле шуның дип, малайны эзләргә чыгып киттем. х
— һәм шушында таптыгызмы?
— Әйе, менә шунда килеп урнашкан сафсата. <
— Шулай инде,—дип куйды Галиәкбәр, тирән сулап. — һәркем-“• нең үз хәсрәте. — Инде ничегрәк сон, ипкә килердәйме?
— Бу турыда миңа сүз катма. Фәһимә янына кире кайтмыйм и
баста, ди. s
— Ә балалары? £
Зариф ачуланган кыяфәттә кул селтәде.
— Әй, хәзерге яшьләрдә бала кайгысы бармы соң ул! Төкереп тә бирми. Мәхәббәт кирәк аңа. Имеш, сөймим.
Галиәкбәр Зарифның сүзләрен жөпләп сүзсез генә ияк кагып барды.
— Үзебез гаепле, — диде Зариф, — эгоистлар белән тутырдык дөньяны. Янәсе, без рәхәт күрмәдек. Барысы да аларга. Тәмле-том- w лысы да, затлы кием-күнчеге дә.
— Булды, булды шундый хата. Тик бит, кордаш, ул яшьләр бозылсын дип эшләнми.
— Беләм мин аның, яшьләр бозылсын әле дип эшләнмәгәнлеген, аларга әйбәт булсын дип эшләнә.
— Алай дип тә түгел. Үзебезгә шулай эшләү рәхәтлек биргәнгә к\рә эшләнә.
Зариф, берни дә аңламыйча, аптырап Галиәкбәргә текәлде.
— Шулай, кордаш. Якын, газиз кешеңә яхшылык эшләү, аның күңелен табу һәркемгә рәхәтлек бирә. Менә хикмәт шунда гына; минемчә.
— Бәлки шулайдыр да,—дип куйды Зариф, — сүз көрәштермим.
Бәлки шулайдыр да. •
— Шулай ул, шулай булган, шулай булачак. Монда безнең белән хисләр идарә итә, ә педагогия кагыйдәләре түгел.
— Педагогия фәне дигәннән, кордаш, балага тәрбия бирүчеләр: ата-ана, мәктәп, үсә төшкәч хезмәт урыны дип сөйләнә торгач, без тәрбияләнергә тиешле кешене бөтенләй чуттан чыгарып ташлый башладык. Шуңа күрә хәзер берәр яшь-жплбәзәк чатак эш ясап эләксә, мин гаепле түгел, мине шулай тәрбияләгәннәр, дип крокодил яшьләре агыза башлый.
— Була андый хәлләр дә. — диде Галиәкбәр көлемсерәп. Ул үзенең Сафурасын хәтерләде. Берәр житсшсезлеген күрсәтсәң, ул сез начар тәрбияләгәнсез дип әтисен гаепли башлый. — Мин монысы белән килешәм.
Зариф бераз вакыт ютәлләп барды. Аннан сүзне дәвам иттереп
— Килешми мөмкин түгел. Әгәр акны карадан аерырга теләми икән кеше, аның башына бу сәләтне шүре белән дә кертеп булмый. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, дип халык хак сөйли.
— Безнең шартлар өчен тәрбия фәне дә бит әле камил житеш бер хәлдә түгел,—дип кунды Галиәкбәр. — Ул әле туып кына килә.
— Аның нормалары туганчы кыран галәмәт килеп бетмәсәк ярый инде.
— Юк, анысы булмас, кордаш. Ни әйтсәң дә; күпчелек яхшылык, дөреслек юлыннан бара, дип беләм мин. Бер карасаң, безнең мыжгулар да таләпчәнлегебез артудан гынадыр әле. Начарга сизгерлек үсте. Димәк, безнең идеаль камиллеккә тизрәк ирешәсебез килә.
Зариф шундук каршы төште:
— Юк инде, монысы белән бер дә килешә алмыйм, — диде ул, башын селки-селки. — Бары да безнең күз алдында бит. Сугышка кадәр нинди иде безнең халык, ә? Ә хәзер? Хәзерге кебек егылып эчүләр күп идеме соң элек? Инде семья хәлләренә килик. Хәзер ныгракмы ул, әллә элек ныграк идеме? Ә инде комагайлыкны кая куясың син? Мал өчен хәзерге кебек җанын бирергә тора идеме соң безнең кеше?
Галиәкбәр дәшмәде. Моны Зариф үзе белән килешү дип аңлады булса кирәк:
— Менә шул-шул, — дип куйды. — Җәннәт ихаталары корганга кадәр безгә бик күп нәрсәне тәнкыйть күзеннән кичерергә кирәк. Күрәсең, барлык күләгәләр җыелып күзгә ташланырлык хәлгә килә башлады. Барысы да җыйналып галәмәт бер хәл килеп чыкмагае, кордаш. Әйтсәң сүз чыга дигәндәй, бармы менә я баласыннан, я килен- киявеннән рәнҗеш күрмәгән берәр танышың?
Галиәкбәр күңел иләге аша туган-тумача, дус-ишне уздырырга тырышты. Аннан Әлфиясен хәтерләп Зарифка каршы төшәргә булды, ләкин шул ук мизгелдә аның күз алдына үзенең цинк төсендәге зур ачулы күзләре белән Сафура килеп басты.
— Алай да, — дип куйды ул.
Күренүенчә, Зариф артык ярсыган иде. Аны шулай барсыннан да ваз кичүгә нинди сәбәпләр китергәнен Галиәкбәр, әлбәттә, аңламады. Улының шулай ата-бабада, нәселдә булмаганча гаиләсен ташлап, качып китүедер дип уйлады ул. Хәзер инде Бакалы кунагы моң-зарларын гаилә белән генә чикләмичә, республика, ил мәйданнарына күчерә башлады. Профессор ирексездән сагая төште, ак мыеклары астыннан гына елмайган хәлдә, аска карап, дәшмичә генә баруында булды. Әйе, мондый негатив карашлы кешеләрне күрмәде түгел ул. Кайчагында үзе дә ярсуга, тойгыга бирелеп киткәли иде. Тик ул һәр. вакыт мондый кызышуларның беркемгә дә, бер тиенгә дә хаҗәте булмавын, бары тик төп эшеңә сүлпәнлек китерү ихтималын тиз аң-лый һәм үзен шулай тәртәгә кертә иде. Зариф тумышы буенча Казан арты районнарының берсеннән икән. Әле сугышка кадәр үк, армия хезмәтеннән кайтып, Башкортстанга киткән булган. Шунда өйләнеп, төпләнеп калган. Инде сугыштан соң Татарстанга бары бер тапкыр гына кайткан, анысы да әнисен җирләү, мирас бүлешү өчен.
Сүздән-сүз чыгып, ул үзенең сугыштан кайткач берничә ел авыл районнарының берсендә район башкарма комитеты председателе булып эшләгәнлеген дә сөйләп алды. Галиәкбәр заманында зур совет эшендә хезмәт иткән Зарифның хәзер безнең чынбарлыкка шактый тискәре карашта булуына гаҗәпсенә төште. Үз тәҗрибәсенә таяйып, тәгаен, моның хәтерен калдырганнардыр, тәгаен, югарыга үрмәләгәндә, аска мәтәлдергәннәрдер, андыйлар да була, дип уйлады. Мәгәр Зарифның авыртырга тиешле җиренә сугылмады —ул турыда сүз катмады. Бары сүзне яңадан азгын улына таба борып:
— Инде нишләргә уйлыйсыз соң? —дип кенә сорады. Зариф аңлады:
— Сез минем малай турындадыр инде, — диде. — Юк, алай тиз генә чигенергә исәп юк.
Алар тагы сүзсез-өнсез, кышкы нарат урманының гүзәллеген күзә-
теп, ашыкмыйча гына алга баруларында булдылар. Ниһаять, өзелгән сүзне Зариф ялгап җибәрде.
— Инде бер дә малайны җайга китереп булмый икән, тотам да I хатынын, балаларын ияртеп киләм. Беркая китә алмас!
Галиәкбәр, ризасызлык белдереп, тамак кырып куйды.
— Кирәк микән соң шулай кеше гаиләсенең эчке эшләренә тыгы- ♦ лырга, кордаш? >
— Кирәк, — диде Зариф катгый рәвештә, — мин тапкан хатын = түгел бит ул. Үзе яратып алган хатын. Яратып алгансың икән инде, 3 җанекием, яшә. Кайбер сиңа ошамаган якларына да түз, балаларың ф өчен түз. Аларның бәхете өчен түз. Мин моны үземнең тәҗрибәдән х чыгып сөйлим. Булмады түгел, булды шундый* хәл. Берзаман яратып s алган хатыным җен булып күренә башлады. Биздем, вәссәләм. Аның холкын да, эшен-гамәлен дә яратмый башладым. Әйе, була икән ул. a Семья ишәйде* Килер ашарга да җитми. Булды бит шундый еллар. < Туклык ялаштыра, ачлык талаштыра, ди. Читләргә күз төшә башла- 4 ды. Яшерен батырын түгел, теләсәң күңел юаткычын табып булмый- 5 мыни! Булды шундый хәл дә. Инде эш аерылышуга барып җитте. Яз- »• дым абыйларга хат, киңәш сорап. Аерылышырга туры килә дим. сез * ’ нинди киңәш бирәсез дип сорыйм. Бу сугышка кадәр булган хәл инде. Ул чагында абыйларның бишесе дә исән иде әле. Хатымны алу белән, җавап хаты язу урынына, тотканнар да бишесе бердәй минем янга үзләре килгәннәр. Шаклар каттым, хәйраннар калдым. Утырыштык бер өстәл тирәсенә, ак эскәтер җәеп. Тотындылар болар мине сүгәргә. Барысы бер сүзне кабатлый. Җүләр син, ди. Безнең менә өчебез синең кебек тинтәкләнеп беренче хатыннарыбызны аерган идек. Әллә шуннан соң бәхеткә ирештекме?—диләр. Киресенчә, эшләгән хатабыз өчен гомер буе сыкранабыз. Болар мине шулай ике көн үгетләделәр. Бу вакыт хатын балалар белән әтиләренә кайтып киткән иде инде. Без утырабыз да сыра эчәбез, сыра эчәбез дә сүзгә керешәбез. Әңгәмә тагын дәвам итте. Тәки мине күндерделәр, минем кулда бер козырь да калмады, мин ' җиңелдем. Абыйлар әйткәнчә, икенче көнне юындым, кырындым, рәтлерәк киенеп киттем хатын, ба-лалар янына. Нәкъ абыйлар кушканча хатын каршысына барып тезләндем, түбәнчелек белән хатыннан гафу үтенә башладым. Абыйлар әйтеп җибәргәннәр иде: акыллы хатын иренең ихлас гафу үтенүен беркайчан да аяк астына салып таптамый, чөнки аның өчен ир бир- мәк, ул җан бирмәк, дигәннәр иде. Нәкъ шулай килеп чыкты да. Минем Бибисарам мине кичерде. Нәтиҗә нинди? Менә, әйтмәгәнем булсын, шул көннән бирле кеше арасында ким-хур булмаенча, әйбәт яшибез. Өч малай, ике кыз үстердек. Барысы да үсеп җитеп, тормышта үз урыннарын таптылар. Тик менә бу мәгънәсез генә... Менә шулай ул, кордаш. Бәхетнең алтын тәнкәдәй түм-түгәрәк булуын өмет иткән кеше гомергә бәхетен таба алмыйча каңгырып йөрер, дигән.
Урман юлы тып-тын. Ашыкмый гына атлаучы ике карт кешенең әңгәмәсен тыңлагандай, яз кояшы нурларында алтын кәүсәләрен ялтыратып, ылысларын кыймылдатмастан. төз, зифа пәһлеван наратлар торалар. Агач төпләрендә кар катламы эреп чокырланган. Галиәкбәр Зарифны тыңлый-тыңлый үзенең Мәгъмүрәсен хәтерләде. Юк, аларга беркайчан да бер-берсеннән гафу үтенергә туры килмәде. Беркайчан да, бу Зариф әйтмешли, алар бер-берсен җен кебек күрмәделәр. Һәр вакыт бер-берсен уйлап, бер-берсенә ашкынып яшәделәр. Әйе, әйе, шулай. Шулаймы соң? Галиәкбәр шул җирдә бераз шикле уйга калды. Хәтер сандыгын тагы актарды Хәер, дөнья ул үбешеп, ялашып яшәүдән генә тормый. Алар арасында да кайбер килешмәү- чәйлекләр булгандыр. Мәсәлән (Галиәкбәр үз алдына елмаеп куйды), Мәгъмүрәнең артык гарьчеллеген аңламый иде ул. Ләкин
нишләмәк кирәк, табигате шундый булгач, аны бик сак мөгамәлә белән генә үзгәртергә була. Каты бәрелеп холыкны төзәтеп булмый. Галиәкбәр шулай итте дә. һәм. әйтергә кирәк, хатынының соңгы елларда юкка-барга сөмсере коелмый торган булды. Бик ихтимал. Галиәкбәрнең дә кимчелекләре булгандыр. Әйе, булгандыр гына түгел, булды, булды. Мәгъмүрә аңа һәрдаим җайлап кына аңлата иде. Кешенең нинди икәнлеген анык белмичә торып, һәрбер очраган белән артык төчеләнмә ди торган иде. Бар сине аңлаучы кеше, бар моны мескенлеккә санаучы. Андыйлар, ә бу бер бичара әлләзи икән, дип уйлыйлар.
Пенсионерлар ашыкмыйча гына сөйләшеп бардылар. Сүз бау кебек үрелде. Ул. ниһаять, халыкара хәлләргә барып җитте. Алар илләргә, континентларга кагылышлы мәсьәләләрдә икесе дә уртак фикердә булдылар. Әңгәмә хәзер бер-берсенең сүзен хуплаудан һәм тулыландырудан гына торды.
Шулай алар урман авызына килеп чыкканнарын сизми дә калдылар. Алда фабрика поселогының ике катлы ак таш өйләре күренде.
12
Фәрит ишек төбендә бераз вакыт көткәннән сон, профессорны тиз генә күрә алудан өметен өзеп, баскыч буйлап түбән төшә башлады. Юравынча, карт урманга гына китмәгән, ераккарак юл тоткан. Ләкин Фәрит тәбәнәк чуен рәшәткә белән әйләндереп алынган тротуарга чыгарга өлгермәде, шатланып елмайган хәлдә туктап калды. Фабрика корпуслары ягыннан ашыгудан йөзе алсуланган Әлфия килә иде. Аның өстендә кеш якалы зәңгәр пальто, аягында йомшак кунычлы. биек үкчәле елтыр кара итекләр. Башындагы юка. челтәр шәле ашыгудан бөтенләй маңгай чәчләре өстеннән артка шуышкан. Ул шундук Фәритне күреп алды, аныд алсу йөзен елмаю тагы да матурлый төште. Якынлашкач, ул:
— Бетте дә мени сүзегез? Әти кайда? — диде. Фәритнең әйткәннәрен бик җитди кыяфәттә тыңлады.
— Озакламый кайтыр. — диде ул. егетне тынычландырырга тырышып.—Бераз тоткарлангандыр. — һәм Фәритне квартирына кире алып кереп китте.
— Чәй эчәрбез, сөйләшеп утырган арада кайтыр ул. Тозлы балык ашаган идем кичә. Көнозын сусап интектем. Булса булыр икән.
Кыз, өйгә керү белән, ашыгып киемнәрен салды, газ плитәсенә чәйнек куйды. Фәрит ботинкаларын салып маташканда ул инде кухнядан эшләрен бетереп чыгып килә иде. Үзенә якынлашкач. Фәрит аны кочаклап, татлы, рәхәт итеп иреннәреннән үпте, аннан алар култыклашып. көлешә-көлешә коридордан бүлмәгә уздылар. Урталыкка куелган канатлы өстәл янына җиткәч. Фәрит кискен рәвештә борылып кызны тагы күкрәгенә кысты. Күрәсең, Әлфия өчен бу көтелгән нәрсә иде. Ул әз генә дә каршылык күрсәтмәде, киресенчә, Фәриткә ныграк сыена гына төште.
— Сагынып беттем. — диде Фәрит пышылдап. Кыз дәшмәде. Ләкин аның да шундый кичерешләр белән яшәвен Фәрит ачык тойды. Әлфиянең йөзе Фәритнең күкрәгендә, шуңа күрә ул күренми иде. Пөзен күрергә тырышып, Фәрит аның кызган яңакларына учларын куйды.— Бер генә...—диде,—тагы бер генә.
Кызның көләч, якты, бик бәхетле икәнлеген чагылдырган күзләрен күргәч, ул тагы аның кайнар иреннәренә таба иелә башлады. Фәриткә сөйгән кешесенең йомшак иреннәрен үбү бик. бик рәхәт иде. Ул
аңа да шулай рәхәт булды микән дигәндәй, башын күтәрде һәм Әлфиянең елмайган йөзен, очкынланган күзләрен күрде.
— Тагы бер генә.
Әлфия имән бармагын күтәреп, һаман елмайган килеш, шуклык белән янап алды. Аның наянлыгын көчәйтеп сул кашы да бер сикереп куйды. ♦
— Җитәр, әтинең кайтып керүе бар,— диде ул кинәт җитдилә- *
иеп. =
— Мескен Таһир белән Зөһрә кебек инде без. Рәхәтләнеп аулакта ->
очраша да алмыйбыз, — диде Фәрит. ♦
Ул тагы Әлфияне кочып алды. Кызның тыгыз күкрәкләрен тою х аны бер мизгелдә әйтерсең миңгерәүләндереп җибәрде. Ниһаять, ул = үзен кулга алды. Ярамый. Әлфия бу вакытны, сабырсызланып, ычкы- < иырга талпына иде инде. “•
— Җитте, кадерлем. Әти менеп килә булса кирәк, әнә аяк тавыш- <
лары... ’
Фәрит ирексездән, читкә китеп, өстәл янындагы утыргычка чүкте, х Әлфия исә көзге янына ашыкты? Тик аяк тавышлары Галиәкбәрнеке £ булып чыкмады. Баскычтан менүче кеше күрше ишекнең звоногына басты.
Яшьләрдәге әле күптән түгел генә ялкынланып дөрләгән мәхәббәт дәрте сүрелә төшкән иде инде. Әлфия, төзәтенеп беткәч, кухня якка чыгып китте, Фәрит исә өстәлдә яткан «Азат хатын» журналына үрелде.
Әлфия бераздан чәйнек алып чыгып чәй ясый башлады. Шул чакны гына Фәрит, батырчылык итеп, әйтер сүзен Әлфиягә җиткерү өчен авызын ачты:
— Минем сиңа күптән әйтәсе сүзем бар, Әлфия.
Әлфия үзенчә аңлады.
— Әле иртә анысына. Сиңа шундый җаваплы эш тагылган чак. Аннан... өлгерербез. Түз. Син бит тәти егет.
Фәрит елмаеп куйды. Бик шат, бик бәхетле иде шул Әлфия! Фәрит аның мондый гүзәл, бәхетле вакытын ничек, ничек челпәрәмә китерсен! Ул бүген аерата бәхетле, шуңа күрә аерата гүзәл дә. Үзенең шул сабыйларча беркатлы, ләкин комга корылган куанычлары аркасында кинәт Фәриткә ифрат кызганыч булып тоелды. Менә ул чын дөреслекне ярып салачак һәм кыз дәһшәт упкыннарына чумачак.
Фәрит чарасызлык газабын кичереп, үзе дә сизмәстән, өстәл тактасында бармакларын тыпырдата башлады. Ниһаять, кирәгеннән дә бигрәк, котсыз тойгыларын басу өчен генә, Галиәкбәр ага бик озаклады, дип куйды ул.
— Хәзер кайтыр инде, көтик, — диде Әлфия гамьсез генә. Ул ни арададыр кечкенә таш чәйнегендәге чәйне дә кайнатып өлгергән, ни арададыр бәрәңге кыздырып алган, икмәген дә матур итеп тураган. Ләззәтле ис бөркеп торган кайнар ризыкны табасы белән өстәлгә китереп куйгач, Фәрит йокыдан уянып киткәндәй булды. Иртәнге ашын да юньләп ашамаган иде ул. Кинәт бөтен эче сулкылдап ашыйсы килгәнлеген тойды.
— Кичә калган токмачлы аш та бар. җылытыйммы? — диде Әлфия бик эшлекле кыяфәт белән.
— Ә? Юк, юк.
Әлфия егете алдына тәлинкә, чәнечке-кашык куйды да, утыргычны бик якын китереп, Фәриткә яны белән терәлеп диярлек утырды. Кызның кадерлесенә сыенып, бөтен гәүдәсе, җаны-тәне белән аның барлыгын, җылысын тоеп утырасы килә иде Бик көчле яратканда гына шулай була ала. Моны Фәрит аңлый, һәм бу аны отыры тетрәтә, әйтергә булган серен тагы да тирәнгәрәк яшерергә мәҗбүр итә иде.
Алар сөйләшмичә генә, ара-тирә бер-берсенә якты, җылы карашлар ташлап, тамак ялгарга керештеләр.
— Нидер булган сиңа,—диде Әлфия,—сынау шулай борчыймы? Бирешмә шул кадәр, Фәрнткәем. Мин синең ул эшне башкарып чыгуына . ышанам. Менә үлем-җитем кими башлады бит инде. Әти кайткач сөйләшербез, анализларны күрсәтербез. Ул файдалы киңәш бирер дип ышанам.
«Ах, шул гына булса иде», дип куйды Фәрит эчтән генә. Әмма үзен көчләп булса да елмайды, сүзне бөтенләй башкага борып, шушы көннәрдә генә укып чыккан фантастик бер әсәрнең эчтәлеген сөйли башлады.
Хикәянең иң кызык җиренә җиткәндә генә ишектә ачкыч борылганы ишетелде.
— Әти,— диде Әлфия елмаеп. Җитез генә сикереп торды да Галиәкбәрне каршылап бүлмә ишеген ачты.
— Озакладың, әти. Сине көтеп утырабыз.
Фәриткә картның авыр сулап кием салганы ишетелде.
— Урманда үзем кебек бер картны очраттым әле,—диде Галиәкбәр Әлфиягә. — Сөйләшеп йөрдек. Улы хатынын, балаларын ташлап качкан.
Фәрит агарынып артка чикте, тәмам утыргычына сеңеп сүзнең дәвамын көтте. Ләкин ни Әлфия, ни карт артык бу турыда сүз куертмадылар.
— Әйдә, чәйгә, әти, без Фәрит белән эчә идек әле,—диде Әлфия.
— Хәзер, кулымны гына юыйм да...
Әлфия әтисенә өстәл яныннан тиз генә урын әзерләде. Фәритнең хәзер куркынуы беткән, мәгәр ул авыр кичерештән соң тәмам хәлдән тайган иде.
13
Кошчылыкта бройлер җитештерү сәнгатенең үзенчәлеге шуннан тора: тиз җитлегә торган итләч тавык токымнары гибридын 4 тиешле шартларда үстерәләр. Табигатьтәге гетерозис 5 дигән күренеш законнары нигезендә тәннәрендә берничә токымның каны аккан бу чебиләр ай үсәсен көн үсәләр, искиткеч тиз арада җитлегеп, 7—8 атна дигәндә, бәләкәйрәк тавыкны куып җитәләр, сугым өчен камил үлчәүдә булалар. Аларның итләре йомшак, тәмле була. Җитмәсә гибрид чебиләрне үстерү өчен гади бер токымдагы чебиләрне үстерүгә тотылган азыкның яртысы да китми. Ләкин бу эш бик зур игътибар һәм төгәллек сорый. Монда инде «әйдә яра|)»га исәп тотып булмый. Ата-бабалары һәм әнн-әбиләре токым ягыннан әйбәт чыгышлы, асыл затлардан булсын, яшәү, үсү шартлары һәр яктан яшь организм таләпләренә туры килсен. Анда яктылык та, җылылык та, бинадагы дым да, һаваның сафлыгы да — барсы да норма буенча тотылсын. Инде тирәлек белән организмны аерата нык бәйли торган шарт, тукландыру шартлары, бик төгәл һәм фән кушканча булырга тиеш. Азыкта витаминнарның майда эри торганнары да, суда эри торганнары да — барысы да җитәрлек булсын. Алай гына да түгел, минераль элементларның һәр төрлесе, май да. аксым да, аксым бинасының «кирпечләре» — амин кислоталар да һәм, кирәк икән, төрле чирләргә каршы кулланыла торган дәвалар да, үсүне көчәйтүдә файдаланыла торган химик кушылмалар да, хәтта бик начар сеңешле булган салам-
4 Гибрид — төрле токым, яки төр вәкилләре кушылудан туган жан иясе.
’ Гете р о з и с —кушылдык организмнарның ата-аналарына караганда да тизрәк үсү. тәрәккый итү күренеше.
нын, кәгазьнең күпчелек өлешен тәшкил иткән клетчатка да, көндәлек рационның колориясе дә төгәл үлчәнеп, тиешле микъдарда бирелергә тиеш. Әгәр шундый тиешле шартлар тудырылмаса, итнең сыйфаты түбән — сусыл, тәмсез була.
Мондый төгәллекне булдыру өчен биналар тиешенчә салына, һава, яктылык, дым режимнарын күзәтү өчен төрле автоматлар куела, азык та, су да автоматик рәвештә бирелә. Галиәкбәр гыйльми хезмәт < юлына баскан көннән алып, пенсиягә чыкканга кадәр дип әйтерлек, § шул өлкәдә хезмәт күрсәткән кеше буларак, бройлер үстерү сәнгате- ° нең серләрен, әлбәттә, әйбәт белә иде. Хәер, моны белгеч, практик ♦ буларак Фәрит тә белми түгел. Ләкин белү бер, ә белгәнеңне тор- * мышка ашыру икенче нәрсә. Шуңа күрә Галиәкбәр, иң беренче чи- “ ратта, кызына һәм булачак киявенә ярдәм күрсәтү өчен яшьләрнең < үтенечен аяк астына салып таптый алмады, авырсыныбрак булса да, “■ ярдәм итәргә булды. *
Алар азыкның составына ясалган анализ белешмәләрен озак кы- ч на тикшереп утырдылар. Галиәкбәр, алдындагы кәгазьләргә шактый =
I вакыт текәлеп уйланганнан соң:
— Әйдәгез әле, бергәләп корпусларга чыгыйк. Нишлисен шунда аныкларбыз, — диде.
Алар контроль капкадан узышлый ак халатлар, резин итекләр киеп фабрика территориясенә керделәр. Борынга Галиәкбәр өчен бик күптән таныш тавык кетәге исе бәрелде. Бер уңайдан тавыклар урнашкан корпуска да сугылдылар, идәндә үстерелә торган чебиләр янында да булдылар. Яссы ягына яткырылган шырпы тартмалары дай тезелгән бер катлы таш биналар кырыкка якын. Аларны ашык пошык карап әйләнү өчен дә ике көн җитмәс. Галиәкбәр фабрика территориясенә керү белән үзендә ниндидер үзгәреш сизде. Ул контроль капка аша узу белән үзенә җаваплылык өстәлгәнен тонык кына булса да тойды. Корпусларда үзе күргән тәртипсезлекләр аның күңелен тырнап узалар иде. Мәгәр ул эшчеләр алдында белгечләргә бернинди дә искәрмә ясамады, соңыннан үзләренә генә әйтергә булды. Ниһаять, йөри торгач, алар бер почмакка рәт-рәт булып читлек батареялары тезелгән корпуска керделәр.
— Менә шул инде безнең тәҗрибә өчен үстерелә торган чебиләр! Профессор, бер сүз дә әйтмәстән, игътибар белән идәннән түшәмгә кадәр берсе өстенә икенчесе куелган дүрт катлы .тимер читлекләр рәтеннән алга китте. Читлекләр ике рәткә тезелгәннәр. Галиәкбәр аларның барысын да игътибар белән карап чыкты. Кайберләре янына тукталып, озаклап чебиләрне күзәтеп торгалады. Аннан, ягез әле, азык җибәреп карыйк, диде. Шундук читлекләр алдындагы азык тагарагы хәрәкәткә килде. Онга әверелдерелгән комбиазык тар тагарак буйлап ага башлады. Профессор берничә тапкыр тагарактагы азыкны учына алып карап торды. Аларны. аерым кәгазьләргә төрдереп, тикшерү өчен кызына бирде. Әлбәттә, хәзер үк ниндидер нәтиҗә ясап булмый иде. Ләкин шулай да карт белгеч үзенең күп еллык тәҗрибәсенә таянып эшне нидән башларга кирәклеген чамалый алган иде инде.
Алар тәҗрибә уздырыла торган корпуста бик озак йөрделәр. Ниһаять, Әлфияне хәзер үк алынган пробаларга химик анализ ясау өчен кайтарып җибәрделәр. Үзләре һаман читлекләр тирәсендә кайнашты. Бу минутларда Галиәкбәр эш белән шул кадәр мавыккан нде ки, ул хәтта артык озакка сузылган бу тикшеренүгә эче поша башлаган Фәритнең әле бүген башка бик күп эшләр башкарырга тиешле икәнлеген дә онытты. Сизелеп тора, үз белгечлеге буенча хезмәткә карт бик сусаган икән. Моны тойган Фәрит түзде, ара тирә үзе дә
профессорның хисләре җылылыгында дәртләнеп, бүген эшләнәчәк бик күп башка эшләрен оныткалады.
Сәгать икеләрдә барлык эш төгәлләнде ахры. Белгечләр неон эн- җе-утлар балкыган цехтан чыгып киттеләр. Аерым чебиләрнең ачы чиелдавы гына күңелгә сеңгән килеш колакларда яңгырап калды. Фәрит белән Галиәкбәр кабинетка керделәр. Сүзгә керештеләр. Әлфия алып киткән пробаларга анализны тиз ясап бетерергә тиеш иде. Чөнки ниндидер катлаулы химик анализларның кирәге юк. Максат бары улакта агып торган азык бер үк төрлеме икәнен генә белүдән гыйбарәт. Бу эшне исә Әлфия үзенең ярдәмчесе белән центрифугада6 бик тиз башкара алачак иде. һәм, чыннан да, белгечләр Фәрит бүлмәсендә элегрәк ясалган анализларны тагын бер тапкыр җентекләп тикшергән арада Әлфия килеп тә керде. Азыкта бернинди дә кимчелек юк иде.
Профессор, бу хәбәрне ишеткәч, уйланып Фәриткә карап торды.
— Димәк, болай инде, Фәрит туган,—диде ул бераздан, — безгә синең белән бәләкәй генә эксперимент уздырырга туры киләчәк.
Фәрит ризасызлык белдергәндәй йөзен җыерды.
— Ничек инде, тәҗрибә эчендә тәҗрибәме?
Галиәкбәр, картларча тыныч көлемсерәп, сүзен дәвам иттерде.
— Әйе, шулай, туган. Конкрет шартларның үзенчәлеген белү өчен читлектәге чебиләр белән сынаулар }'здырырга туры килә.
— Да-а, — дип куйды Фәрит, кинәт кызарып киткән киң маңгаен учы белән угалап.— мин болай булыр дип уйламаган идем.
— Сез бераз ашыккансыз. Эшне башта ук шул эксперименттан башларга кирәк булган.
— Кем белә бит аны.
Егетнең кара кайгыга батуын тоеп, карт аны тынычландырырга тырышты.
— Зарар юк, әле соң түгел. Югалтулар ул кадәр күп булмас, дип уйлыйм. Тик инде без сезнең белән ул эксперимент белән үзебезгә нигезле җирлек әзерләячәкбез.
Фәритнең эшләре, борчулары болай да хәттин ашкан. Шулай да ул, сабырлыгын җыеп, булдыра алганча тыныч кына сорау бирде:
— Бу эштә минем миссиям нидән гыйбарәт булачак инде?
— Сез — хуҗа. Сез бу сынауларның нәтиҗәсе белән иң нык кызыксынучы кеше.
— Ах, шундый эшләргә вакыт җиткерә алса идем мин, — дип авыр сулап куйды Фәрит. Ләкин эчтән бик тиз тынычланды.
— Мин методикасын төзеп бирәм,— диде профессор,— хәтта сы-науларның барышын вакытлыча күзәтеп тә тора алам. Миңа ышанычлы ярдәмче генә кирәк.
— Башта шунысын әйтегез әле, Галиәкбәр Хафизович. Ул экспе-риментларны ничегрәк күз алдына китерәсез соң?
Карт ашыкмыйча гына сүз башлады, һич көтелмәгән әйберләр сөйли иде ул. Әйткән һәр нәрсә белән соң дәрәҗәдә кызыксынып, Әлфия белән Фәрит тыңлап утырдылар.
— Минемчә, моны уздыру бездә реаль, — диде Фәрит. — Мин үзем, әлбәттә, техник эшләрне башкара алмыйм.
— Бәлки берәр эшчегә тапшырып булыр. Билгеле, ул ышанычлы, . төгәл һәм өлгер кеше булса диюем...
— Анысы да мөмкин түгел. Ышанычлы, булдыклы эшчеләр юк түгел. Ләкин аларның үз эшләре дә муеннан. Беләсез бит: производство! План, йөкләмәләр...
6 Центрифуга — бик кызу әйләндерү ларны бер-берсеннән аеру приборы.
ярдәмендә коры һәм сыек кушылма-
— Андый очракта үз эшегезне минем ярдәмемнән башка гына үтисез инде, — диде профессор Фәриткә кырыс бер караш ташлап.
Фәрит бу күңелсез хәлне төзәтергә теләп елмая башлады, ә Әлфия исә аның көлүен килештермичә матур кашларын җыерды:
— Туктале, — диде ул,—син бит, Фәрит, бая бер яшь зоотехникны эшкә алдык дигән идең. Шуны ярдәмче итеп куйсак сон?
Фәрит җитдиләнеп бераз уйланды да: <
— Аның аркасындагы гитарасы белән җилкәсенә кадәр төшкән 5 чәчләре куркытмасмы соң Галиәкбәр аганы?
— Сүз кем турында? — диде профессор. *
Фәрит аңа Рәмзи хакында сөйли башлады. Профессор Фәритне * тыныч кына тыңлаганнан сон:
— Таныштырыгыз әле үзе белән,— диде. — Гитара ул музыка ко- < ралы, чәч... ул да ходай биргән нәрсә. Мода бит. нишлисең.. ’
— Берәр яры чыгып китмәгән булса, мин аны сезнең белән хәзер ч үк таныштыра алам. Егеткә вакытлыча кызыл почмакта яшәргә ку- ч шылды. =
— Чакырыгыз, — диде профессор, — карап карыйк, нинди гита- * ралы зоотехник икән ул?!
Фәрит шундук торып каты адымнар белән бүлмәдән чыгып китте.
— Синең эшләрең беттемени, кызым? — диде Галиәкбәр Әлфиягә карап.
— Бәлки кирәгем чыгар дип утырам мин.
— Юк. кирәкми, хәзер миңа барысы да ачык, бер бәләкәй экспериментсыз булмый. Син үз эшеңдә бул.
Әлфия аягүрә басты. Аның нидер әйтәсе килгәнлеге сизелә иде. Тик ул, күрәсең, кыймады, бераз ише» янында таптанып торганнан соң, ишекне тавышсыз гына ябып коридорга чыгып китте.
Фәрит исә бу вакыт «кызыл почмак» дип аталган иркен бүлмәгә җиткән, тонык кына ишетелгән гитара авазларыннан Рәмзинең анда икәнлеген белгән иде.
Рәмзи, үзенә йоклар өчен бирелгән раскладушка янында кәнәфигә утырган килеш, кызыл почмакның аргы очында гитарасын чыңлатып ниндидер көй чыгарырга азаплана иде. Фәритне күрүгә артык исе китмәде. Урыныннан кузгалмыйча гитарасын уйный бирде.
— Ну, егет, нихәл соң? — диде Фәрит. — Туңмадыңмы төнлә?
— Түзәрлек, — диде Рәмзи, гитарасын газета өемнәре өстенә куеп. — Әллә эшкә дәшә килдегезме?
— Менә бөтен хикмәт тә шунда шул. Сиңа эшнең бик хәтәреннән башларга туры киләчәк.
Рәмзи, берни анламаганлыгын белдереп, хәйләкәр карый торган соргылт күзләрен Фәриткә текәде.
— Сиңа эшне, агайне, профессор кул астында башкарырга туры киләчәк. .
— Нинди профессор?
— Хәзер мин сине аның белән таныштырам, күрерсең.
— Миңа аванска бераз акча кирәк иде, — диде Рәмзи, сүлпән генә аягүрә басып.
— Булыр, — диде Фәрит, — барысы да син дигәнчә булыр, тик син без теләгәнне эшлә.
Рәмзи дәшмәде, очлары бөдрәләнеп килгән озын чәчләрен сыпыргалый-сыпыргалый, Фәрит артыннан китте. Алар бүлмәгә килеп кергәндә профессор зур тырышлык белән нидер язып утыра иде.
— Менә ул егет,— диде Фәрит. Галиәкбәр агара башлаган куе
кашлары астыннан Рәмзигә сынап караганнан сон, аны каршысына утыртып сүз башлады.
Анлату төгәлләнгәч, сүзен бүлдермичә игътибар белән тыңлаган Рәмзидән сорап куйды.
__ Я ничек, шул мин әйткәннәрне башкарып чыга алырбызмы?
— Башкарабыз,— диде Рәмзи җемелдек хәйләкәр елмаю белән. Егетнең интонациясе Фәриткә ничектер ошамады. Ул җавапны уй- ламыйчарак бирә иде кебек.
— Бу эшнең нинди җаваплы икәнлеген тоясыңмы сон син?
_ Ну.— диде Рәмзи. Галиәкбәр ирексездән елмаеп куйды.
— Инде сезгә барысы да аңлашыла икән. Рәмзи, —диде ул,— без эшне озын-озакка суза алмыйбыз. Иртәгә үк керешәбез. Мин монда кыскача эш планы яздым. Сез, аны күчереп алыгыз да, һәр вакыт яныгызда йөртегез. Ризамы?
— Аңлашыла, — диде егет. Ул Фәриткә текәлде.
— Ә аванс? Мин бүген соңгы егерме тиенемне столовойда* калдырдым.
Фәрит егетнең әрсезлеген дә яратмады. Ләкин аңа караңгы* чырай күрсәтмәде, каты бәрелмәде. Акчасыз яшәп булмый бит. Ярар, диде. Ярдәме өчен профессорга рәхмәт әйтеп, аның иртәгә фабрикага сәгать ннчәләргә киләчәген белеште.
Профессорны озату өчен Рәмзи дә коридорга чыккан иде. Карт коридор очындагы баскычтан таянсага тотынган хәлдә сак адымнар белән аска төшеп киткәч, Фәрит Рәмзигә таба борылды.
— Хәзер аванс мәсьәләсен кайгыртабыз, һәр эшнен үз урыны, үз вакыты бар, сэр.
Алар фабриканың бухгалуериясенә таба коридор буйлап киттеләр.
Инде шактый җитди эш башлануына фатиха хезмәтен үтәүче аванс Рәмзигә бирелгәндә, Галиәкбәр кызының квартирасына кайтып җиткән, ишекне ачкан һәм өске киемнәрен салып, чөйгә элгән иде.
Ул җылы ботинкаларын салып постау чүәктән генә бүлмәгә узгач. өстәлдә яткан газеталарга һәм күренсен өчен аларның өстенә куелган бер конвертка игътибар итте. Гаҗәпсенүенә каршы, хат үзенә адресланган булып чыкты. Язуына караганда, ул Сафурадан иде. Карт каударлана төшеп, берәр хәвефле хәл булмагае тагы дигән шомлы уй белән конвертны кулына алды, ертып аның эченнән кәгазь кисәге тартып чыгарды. Хат Сафурага хас булганча пәрвайсыз кеше кулы белән язылган иде. Галиәкбәр күкрәк кесәсеннән күзлеген алып киде дә, хат юлларыннан күзләрен йөгертергә тотынды:
«Әти. синең минем белән Лиананы ташлап, үзеңнең намус эшең булган безгә булышудан куркып качуыңны мин берничек тә гафу итә алмыйм, һич булмаса бераз экономик ярдәм күрсәтсәң дә үлмәгән булыр идең әле. Лиана һаман санаторийда, кәефе шәп түгел, аңа бара алмыйм, телефон аша гына сорашып торам, вакыт юк. Хәер, син инде аны кызганмыйсың, сиңа барыбер. Аннан синең эшләгән җиреңнән миңа шалтыратып үзәккә үтәләр. Эльвира Хәкимовнаның сине бик күрәсе килә. Менә шул. Сафура».
Рәхимсез хат тетрәтте Галиәкбәрне, йөрәгенә капты. Тик шулай да аның йөрәк парәсе Лиана бик-бик кызганыч иде. Аның бабасына карыи Т0Рган күзләре, кулларын сузып, мине күтәреп ал КҮ ЛЙ хәРәкәтләре. хәтта «давати» дип дәшүе ирексездән
к\з алдына килеп, тамак төбенә төер тыгылдырды. ’ И
14
Галиәкбәр кинәт бөтен тәнендә ачу китергеч хәлсезлек сизде. Хәлбуки, ул бит мондагы эш. мондагы кешеләр арасында тәмам яшәреп киткәндәй иде. Карт, тәкатьсез калып, күңел сыкравын кичерә башлады. Үзенең уе, зиһене белән ул ни кадәр генә нык каршылык күр- * сәтмәсен, ниндидер яшерен хисләр аны җәберлиләр, чыннан да, мин < Лианамны ташлап киттем бит, дигән уй салкын, чиркандыргыч җы- | ландай үрмәләп, күңел түренә менә һәм йөрәккә шом сала иде. Галиәкбәрнең кинәт балтыр итләре авыртып куйды, ул баскан урынын- ♦ да бераз тукталып хәл алганнан соң гына аксый-ту ксый яшел дерма- х тин белән тышланган диванга барып утыра алды. Чуалган уйларын = тәртипкә китерергә тырышты. Ләкин һәр очракта теләк «Лиана авыр < хәлдә» дигән диварга бәрелеп челпәрәмә килә, карт узен берничек тә °- аклый алмый иде. <
Кичке сәгать алтыларда Әлфия кайтты. Ул ишектән керү белән: г
— Сафура апаның хатын күрдеңме? — диде. Аннан диван таянса-= сында яткан ачык конвертка күз ташлагач, барын да аңлады. — Мин « аны иртәнге якта ук алган идем, тик сиңа биреп борчыйсым килмәде.
— Лиананың хәле бик авыр дип яза.
— Ни булган?
— Анысын әйтмәгән.
Әлфия Лиананың авыру балалар санаторийсында калганлыгын яхшы белә иде. Шулай да Галиәкбәр, хәлнең әйбәт булмау ихтима- лын анлату өчен, өстәде:
— Бала янына үзем бара алмыйм, хәлен телефоннан гына белешәм ди Сафура.
— Монысы инде бик начар. — дип куйды Әлфия. Ул кискен хәрәкәтләр белән җил-җил атлап кухняга чыгып китте. Ни сәбәптәндер бүген аның апасына карата ачуы аерата көчле иде. Галиәкбәр «күрәсең, мин сөйләгәннәрнең нәтиҗәседер», дип уйланды. Аны шундук артык туарылып, барысын да Әлфиягә сөйләгәне өчен үкенү хисе били башлады. Аныңча, үзе дөнья куйгач та. әле озак вакытлар туган-нарча яшәргә тиешле кешеләрнең арасын бозу әйбәт түгел иде. Ул кулына эләккән «Чаян» журналын һич кызыксынусыз күзләреннән кичергән хәлдә, шулай уйланды.
Бераздан эшләрен бетереп Әлфия яңадан әтисе янына керде. Хәзер инде ул шактый тынычланган, баягы ачуы сүрелгән иде. Үзе өчен бик мөһим, тик әйтүе генә шактый читен булган, бер сер җиткерергә җыенуы аның ак йөзенә шәүлә булып кунган. Чак кына икеләнү кичерешләре уздырганнан соң ул, утыргыч алып, әтисе каршысына урнашты.
— Әти. син килгәч тә, бик вакытлы килдең әле, синең белән киңәшәсем бар, дигән идем.
Галиәкбәр хәтерләде, «шулай шул» дигәнне белдереп, ияк кагып куйды.
— Синең белән бик җитди нәрсә турында киңәшмәкче булам, — диде Әлфия.
Галиәкбәр кәнәфиенә җайлабрак утырды.
— Тыңлыйм, кызым.
— Син бит, әти. Фәритне беләсең.
— Әйе. ул сезнең баш зоотехник.
— Ул миңа тәкъдим ясады.
Карт сәер генә елмаеп куйды.
— Күптәнме?..
— Күптән инде. Син килгәнче үк.
Карт агарган мыегын бармак очлары белән генә сыпырып куйды. Кинәт ул үзе үстергән һәм хәзер бердәнбер кадерле кешесе булган Әлфиядән мәхрүм калу дәһшәтен тойды. Ниндидер эчке бер каршылык туды аның күңелендә. Ләкин шул ук вакытта Әлфия кеше иде, кыз бала иде, ул үзенең бәхетен табарга, вакытында кияүгә чыгып гаилә корырга да тиеш иде. Уйлар белән хисләр бәрелешеп алдылар карт күңелендә.
— Ничек соң, кызым, — диде ул, ниһаять, — син аны үзең яратасыңмы сон? Күңеленә хуш киләме?
— Бик-бик яратам, әти.
— Шулай икән,— дип куйды Галиәкбәр, мыегын бармак очлары белән тагы сыпырып. — Ә соң табигатен-холкын, гадәтен яхшы беләсеңме, кызым?
— Миңа барысы да. барысы да ошый, әти.
— Карале, кызым Әлфия,— диде бераз уйланып торгач карт.— Кияүгә чыгу, минем фикеремчә, бик жнтди эш ул. Язмышыңны хәл итә торгаң иң мөһим факторларның берсе. Тагы бераз сынасаң пичек булыр соң егетне, ә?
Кыз уфтанып әтисенә таба иелә төште.
— И, әтием бәгырем, миңа бит инде егерме сигез яшь. Минем яшисем килә. Бары хезмәт ләззәтеннән генә авыз итеп яшәү, ул әле яшәү түгел. Үз янымда көчле, акыллы ир кешенең, үземне яраткан, авыр минутларда таяныч булырлык якын, кадерле кешенең булуын телим.
Әлфиянең күзләре дымланып китте, ул тиз генә җиң очыннан ак ефәк яулык чыгарып борынын каплады.
— Минем хәлемне син аңлыйсындыр инде, әти, — диде ул тынычлана төшеп. — Фәрит ул минем өлешемә чыккан көмешем.
— И кызым, аппагым минем, — диде Галиәкбәр, кызның маңгаеннан үбеп. — Син шундый сүзләр белән аңлатасың, әйтерсең мин синең бәхетеңә каршы килергә телим. Зинһар, бәхетле генә була күр. Мин барысын да аңлыйм. Миннән сиңа фатиха. Сүзем сиңа бары яхшылык теләүдән генә, акыллым. Башыңны югалтма, барысын да уйлап эшлә. Мин бары син ялгышмасын дип кенә тырышам бит, кызым.
— Ни өчендер Фәрит бу араларда бик тынычсыз әле,— дип куйды Әлфия. — Юкса, ике сүзнең берендә үзенең тәкъдимен кабатлый иде.
— Уйлана торгандыр. Аннан әнә эшендә дә бит нинди сынаулар кичерә кеше.
— Шулай шул, — дип куйды Әлфия риза булып.
— Мин ашыкма дип бары син ялгышмасын өчен әйтәм, — диде Галиәкбәр сүзне тагы шул ук мәсьәләгә борып. — Апаңның кияүгә китүе синең күз алдында булды бит. Киңәшү юк, нитү юк, очраган бер чибәр офицер, гашыйк булган, кияүгә чыгам, бетте китте вәссәләм. Нәрсә булып бетте? Аерылыштылар. Бала ятим. Кемгә кирәк мондый минутлык хисләргә кол булу. Анлыйм мин синең хәлеңне дә. Тик шуны исеңдә тот, мәхәббәттә тойгыларыңны бер кабат кына үлчәргә ярамый.
Әти. — диде кинәт Әлфия йөзен чытып, — син миңа бик гади аксиомалар аңлатасың. Берәү дә үзен бәхетсезлеккә дучар итәргә теләми. Тик бит, әти, хикмәт шунда: кеше мәхәббәт хисләренә буй- сынмаса, аны салкын расчет белән алыштырса, барыннан да күбрәген югалта. Шулай түгелме?
Галиәкбәр ирексездән үзенең яшь вакытын хәтерләде. Әйе, диде ул эченнән генә, шулай, үзенең Мәгъмүрәсенә, жан кисәгенә, гашыйк булгач, мәхәббәттән башка нәрсә калдымы соң аңарда сөйгән кызы-
на карата?! Шулай шул. мәхәббәт кешене сукырайта диләр, һәм аны үзгәртергә дә кирәкмидер. Чөнки мәхәббәт саф бриллиант кебек затлы хис. инде ана акыл гранитларын өстибез икән, гүзәл тойгы кыргый ташка әйләнә. Сөю — сәгадәт, дип белми әйтми олы әдип.
— Син минем рәхәтләнеп риза булуымны телисен, кызым, — диде карт, ниһаять. — Мин синен егетеңне белгеч буларак кына беләм, * ләкин аны кеше буларак бөтенләй белмим диярлек. Тик сиңа ыша- £ нам. Синең сизгерлегеңә, акны карадан аера белүеңә. Менә шул: мин § бик рәхәтләнеп риза, кызым.
— Инде туйны кайчангарак уздырырга синең исәп? — дип сора- ♦
ды ул бераздан. *
— Менә сынаулар башкарылып, Фәритнең эшләре бераз көйлән- =
сен инде. <
Бу, карт фикеренчә дә, дөрес иде. Ашыгуда файда юк. Әле аны - үрмәкүч пәрәвезедәй чорнаган хис — сөекле кызын югалту дәһшәте < һаман богаулап тора иде. Ул болай кичермәскә тиеш мин дип үзен к ни хәтле табаламасын, күңел түрен шул мәгънәсез тойгы өзлексез s тырнап газаплый иде. <
— Беләсеңме нәрсә, Әлфия, — диде ул башына әле генә килгән фикердән җанланып,— мин, бер җаен туры китереп, сезнең мөнәсәбәтләр турында Фәрит белән ирләрчә сөйләшеп карасам ничек?
— Нигә кирәк ул, әти, — диде Әлфия, аягүрә басып. Ул плитәдә- ге ашын хәтерләде. Галиәкбәрнең ялгызын зур бүлмәдә калдырып, кухняга чыгып китте.
Башта Галиәкбәр Фәрит белән сөйләшү турында уйланды, аннан аның күзенә диван таянсасында яткан хат чалынды. Кинәт күз алдына тагы сары песнәге — Лианасы килеп басты. Карт, күңел сыкравына түзә алмыйча, урныниан торып телевизорга таба атлады. Хоккей матчы күрсәтәләр. Карт телевизорны көйли башлады. Чөнки ул бу уенны ярата, уендагы яшендәй кызу хәрәкәт, көрәш аның хәзер инде йокымсырый башлаган егетлек хисләрен уятып җибәргәндәй мавыктыра иде. Бу уенга аның мәхәббәте Мәгъмүрәне җирләгәннән соң туды. Тик, гаҗәп хәл, нигәдер бу юлы ул һич элеккечә онытылып карый алмады матчны, әле Сафураның хаты, әле Әлфиянең әйткәннәре аны матчтан аерып үз якларына сөйриләр иде. Бераздан ул» борчулы уйларыннан качар өчен телевизорны сүндереп, кызы янына кухняга чыкты. Әлфия ашка токмач сала иде.
— Кызым, — диде Галиәкбәр.— Казанга барып кайтмый булмас ахры.
— Кирәкми, әти, азапланып йөрмә, ичмаса бераз гына тьй|ыч яшә.
— Лиана бик йөрәкне яндыра бит.
Әлфия, токмачын ашка шыбырдатып төшерде дә;
— Син сөйләгәннәрне ишеткәч, миндә Сафура апага карата тырнак очы кадәр дә хөрмәт калмады. — диде. — Просто сине борчу өчен генә шулай язганлыгын әллә каян белеп торам.
— Әйдә, Әлфия, ул кадәр каты хөкем итмик. Бәлки миндә дә хаталар булгандыр.
Әлфия әтисен кызганып, җиңелчә елмайган хәлдә, аның йөзенә карап торды. Чыннан да, аның әтисе чын мәгънәсендә бабай инде. Күп тә үтмәс, ул картлыкның югары баскычына менеп, бәлтерәгән бер мескенгә әйләнер. Күрәсең, картлык шулай кыюсызлык, нкеләнү- чәнлек белән янәшә атлый торгандыр. Әлфия шулай уйлады Мәгәр Галиәкбәр картлык алга барган саен кешедәге хикмәт иясе булу сә-ләте арта бара дигән бер карашта иде.
— Аннан синең Фәриткә биргән вәгъдәң дә бар, — диде Әлфия әтисен китмәскә күндерү өчен. — Теге яшь зоотехник нинди кешедер
бит әле? Ана ышанып шундый җаваплы моментта китәргә синен вөҗданын рөхсәт итмәс, әти. .
— Һе. аның турында ике төрле сүз була алмый инде. Барысын көйләгәч Казанга кайтып килү турында әйтәм мин.
Әлфия фабрика һәм поселок вакыйгаларын сөйли башлады. Ул арада аш пешеп чыкты. Әтиле-кызлы кухняда гына, дуслык-татулык рәхәтен тоеп сөйләшә-сөйләшә ашадылар.
— Нигәдер бу көннәрдә Фәрит кичләрен күренми башлады әле, — диде карт сүз арасында.
Чыннан да. дип уйланды Әлфия, ни кичә сугылмады, ни өченче көн. Әтисенең сүзләре кызның күңеленә борчу салды. Ул кияүгә чыгу турында зурдан кубып сүз ката. Мондый чакта егет кызның яныннан китмичә бөтерелеп йөрергә тиеш. Хәер, дип тынычландырды ул үзен, бу читлек чебешләре белән маташып, төп эшенә шактый зыян китерде бит ул. Йөридер цехлардан чыга алмыйча. Авыр аңа.
Кызның юраганы, әлбәттә, дөреслеккә туры килә иде. Ләкин бу дөреслекнең барысы да түгел иде. Фәритнең кыз янына кичләрен сугылуын тоткарлаган беренче сәбәп әтисе булды. Ул аны кичләрен япа-ялгыз өйдә калдырырга яхшысынмады.
Бүген кичен Фәритнең әтисе урманда бер картны очратуын һәм ул кешенең Казаннан килгән профессор икәнлеген әйткәч, Фәрит тәмам агарынып китте. Тотлыга төшеп сорады:
— Нинди гәп кордың соң шул профессор белән?
— Бик күңелле итеп уртак кайгыларыбызны бүлешеп йөрдек. Шул булды гәп.
Фәрит куркынып әтисенең күзләренә карады. Ниндидер хәйләкәр елмаю чалымнары күренә иде шешенке кабаклы ул кысык күзләрдә.
— Сөйләдеме соң профессор үзенең кызы турында,—дип сорады Фәрит агарынып.
— Сөйләмәгән кая. сөйләде! Хәзерге яшьләрдә бармени ул олыларга хөрмәт дигән нәрсә!
Фәрит иркен сулап куйды. Сүз Әлфиянең апасы Сафура турында барган икән.
Зариф тагы Фәритне гаиләсенә алып кайту өчен килгәнлеген тукый башлады.
— Инде дә кайтмыйсың икән, мин Фәһимәңне балалары белән ияртеп монда алып киләм,—диде ул ахырдан.
15
— Бүген миңа тулы порция токмачлы аш и ике второй — тавык ите бирәсең. — диде Рәмзи кассир хатынга. Кашларын җыерып бик җитди уйланды да. кулындагы көмеш акчаларны уйната биреп:—Тагы бер кесәл и өч телем ипи, — дип өстәде.
Ашханә кассиры, түм-түгәрәк битле, шук күзле яшь хатын, түзмәде, шактый мут елмаеп:
Баеган син бүген. Рәмзи,— диде. Егет, күз кысып, күкрәк кесәсенә сугып куйды. Кассир хатын белән алар беренче көнне үк таныштылар. Моңа сәбәп ханымның сүзчәнлеге. ачык йөзлелеге булды. Сүзне ул башлады. Ахырда күрше авыл кешеләре булып чыкканлык- лары беленде.
Рәмзи аванс алган көн дип сыйланырга булды. Подносына ашлар төяп буш өстәлгә таба китте, урнашып ашарга кереште. Тыштан ни кадәр тыныч күренсә дә. аңа бик күңелсез иде. Әле ялгызлыкта, сал- XW’M почмакта уздырган ике көн. ике төи эчендә ул төрлесен уйлады. Моннан ычкынырга микән әллә, дигән теләк тә тумады тү-
гел аның башында. Тик авылга гына кайтармагыз, теләсә кайда барам дип сүз биргән килеш, аның теләген үтәгән кешеләргә карата вәгъдә бозуны яхшысынмады. Аннан кайчандыр үзе практикада булып яратып калган эшне ташлавы да шәп түгел бит. Ничек тә түзәргә кирәк, бу эш рәтләнер әле бер. Белмәссең, бәлкем әйбәт булыр.
Кызыл почмакта ул күбрәк үзенең КамАЗдагы иптәшләре турын- ♦ да уйланды. Әйбәт кенә ияләшкән иде бит. Тәмам дуслашып беткән- * нәр иде. Анда да башта бик авыр булды ич. Шыксыз баракта яшәде. = Ул көзге пычраклар, сумаладай кара балчык боламыгында йөрүләр, - барак ашханәдәге чиратлар... Салынып ята торган биналарга торба- ♦ лар үткәрү, торбалар бөгү, аларга резьбалар кисү, муфталар, фля- х нецлар борып кертү җиңел түгел иде. Куллар салкында өшеп, бирчәеп = бетә, юештә күшегә, аннан чебиләп әчетә. Мәгәр акчасы җитәрлек < төшә, тамак тук, ә барыннан да битәр, монда эшләгән эшең күзгә күренеп тора, сине колхоздагы кебек юкка да, барга да табалаучы. < чурлаучы Нургали юк. Рәмзиләр башта кысан бүлмәдә тордылар, * аннан алар көпчәксез вагоннарга күчерелде, инде соңгы ел ярымын ул - Мәскәү эшчеләре салган шәп таш өйдә яшәде. Кыскасы. Рәмзиләр £ бригадасына өч бүлмәле квартира бирделәр. Алар шунда һәр бүлмәдә " дүртәр кеше, теге кем әйтмешли, патша кодасыдай рәхәтләнеп яшәделәр. Эшләре яхшы барды.
Рәмзинең әле үз гомерендә мондый әйбәт шартларда яшәгәне юк иде. Уты дисәң — уты, суы дисәң — суы, аның да әле теләсәң кайнары, теләсәң салкыны, кранны бору белән чаптырып ага. Хәтта чүп түгеп йөрисе дә юк. Баскыч мәйданчыгына чыгасың да өйнең өстеннән астына кадәр сузылган колачка сыймаслык тимер торбага түнкәрәсең чүп чиләгеңне.
Өйдә дә, эштә дә Рәмзиләр тату яшәделәр. Кайбер егет сирәк- мирәк «юлдан язгалый» икән, — анысы әллә ни бәла түгел, андый- ларны бергәләшеп бик тиз акылга утырталар иде. Барыннан да битәр, Рәмзи илнең төрле якларыннан килгән иптәшләреннән күп нәрсәгә өйрәнде, яшьләргә хас өлгерлек белән үзенә ошаган гореф-гадәтләрне үзләштереп алды. Хәтта бик күп мәсьәләләргә карашы да үзгәрде. Ул, белемле кеше буларак, эшнең серләренә дә тиз төшенде. Русчаны техникумда ук ярыйсы үзләштергән иде. Армиядә шомартты. Хәзер исә ул бөтенләй акцентсыз-нисез сөйләшә башлады. Русның төрле гыйбарәләргә бай телен үз теледәй күрә башлады. Гел русча сөйләшү аркасында, әйтергә кирәк, ул татарчасын оныта да төште. Авылга кайтып авылдашлары белән гәп кора башласа, еш-еш аңа русча сүзләрнең татарчасын әйтеп булышалар иде. Тик бу кытыршылыклар озакка сузылмый, отпусканың азагында Рәмзи тагы чыкылдаган авыл кешесенә әйләнеп бетә иде инде.
Ул һәр отпускасыи, колхоз башлыкларЬнын күзләренә артык чалынырга теләмәсә дә. үз авылында үткәрде. Моның бер сәбәбе дә бар авылда сигезенче класстан ук якын күргән, ә соңыннан инде үзе гыйшык тоткан кызы яши. Кыз ун класс бетерде дә шул ук авыл мәктәбендә пионер вожатые булып калды. Рәмзи аны үз янына КамАЗ- га ни чакырмасын, ул барасы итмәде, төрле сылтау табып, авылда яши бирде. Инде моннан ике ел элек Рәмзи авылга кайтып дәһшәтле бер хәбәр ишетте, аның Гөлфиясе әле язын гына институт бетереп шушы уку елында мәктәптә эшли башлаган бер укытучы егеткә кияүгә чыгып куйган. Кыз бу хыянәтен ни хат. ни кеше аша хәбәр җнбәрмәстән эшләгән.
Бу яңалыкны ишеткәч, егет башын кая куярга белмичә, шашып йөрде. Тизрәк Чаллысына кайтып китте, калган отпускасын болагайланып шумда уздырды. Иптәшләреннән бер олырагы: «Ник исен китте шул кадер. — диде ул вакыт. — кызлар алар иундый. Әгәр
5. «к. У.» м 7.
65
йоклап торсаң, егетлегеңне күрсәтеп, җиләкне вакытында өзмәсәң, гел шулай була ул, алар сиңа төкермиләр дә. Үзең гаепле».
Бу кагыйдә Рәмзинең күңеленә нык сеңде. Ул шул көннән башлап хатын-кызга карашын бөтенләй үзгәртте, аларга карата күңелендә утлы нәфрәт саклап йөртә башлады. Хәзер ул хатын-кызны кеше булудан да бигрәк, бүтән җенес вәкиле буларак кына бәяли башлады.
Бройлер фабрикасына килеп төшкән көнне үк егерме җиде яшьлек егетнең күзләренә беренче булып хатын-кыз арасыннан Әлфия чалынды. Рәмзи аның шактый сирәк очрый торган гүзәллеккә ия бер кыз икәнлеген шундук чамалады. Терлекчелек белгече хайванның тышкы кыяфәтен ничек бәяләсә, ул кызгада шул рәвештә баллар куеп чыкты. Бу кемсәнең экстерьеры ярый торган, элита-рекордка туры килә. Буй-сын килгән, баш әйбәт утыртылган, күзләр якты, нурлы, эре, күңелне хушландырып, үзләренә тартып, нидер вәгъдә итеп карыйлар. Борын сөяктән юнып ясалгандай, иреннәр тәмләп үбешү өчен әйбәт. Муен артык нечкә дә, артык юан да түгел, үзе шактый биек, җилкәләр нәкъ хатын-кыз өчен килешле, правила кебек туры сызылмаган, ә көянтә кебек җай гына төшеп тулы матур кулбашларына тоташкан, үзләре киң дә түгел. Арка төп-төз, ә күкрәкләр тыгызланып югарыга ашарга торгандай күренәләр. Инде килеп, билгә күз ташласак, һай- һай уйнаклап тора торган нечкә бил. Ә янбашлар арасы җилкәдән киңрәк, аякларның тездән югары турылары хәйран тамаша, ләкин котсыз юан түгел. Кызның ботлары, аяк балтырлары тыгыз, килешле, бары да пропорциональ. Әйе, бу «чебеш» — хәтәр «чебеш», дип уйланды Рәмзи. Ярый, ярый, элита-рекорд. Ул Әлфиянең татармы, русмы икәнлеген чамаламаган иде әле. Тик кызның тышкы кыяфәте белән кызыксыну аңарда Әлфияне күргән саен артканнан-арта барды.
Әле Рәмзи фабриканың ашханәсендә бик тәмләп ашап утырганда ишектән Әлфия килеп керде. Кыз туп-туры Рәмзигә таба килә иде. Бу хәл егетне бөтенләй аптырашка калдырды. Ул арада Әлфия Рәмзи янына ук килде дә татарча: «Әти сезне көтә, тизрәк булыгыз», диде. Кулындагы тавык ботын кая куярга белмичә, авызын ачкан килеш калган Рәмзигә ул салкын, ят бер караш ташлады.
— Нинди «әти?» — диде Рәмзи берни дә аңламыйча.
— Профессор, — диде Әлфия, — кичә сөйләштегез бит. Шул. Рәмзи «хәзер» дип әйтергә өлгермәде, кыз җәһәт атлап, ашханәдән чыгып та китте.
Рәмзи берничә минуттан конторада, баш зоотехник кабинетында, профессор алдында иде инде.
— Я, сез әзерме? — диде Галиәкбәр.
— Әзер как будто.
— Әйдә, утырыгыз әле, — диде карт. Ул бүлмәдә ялгызы гына
иде. Үзе Фәрит урнына утырды, Рәмзигә каршысыннан урын күрсәтте. .
Кичә уйланып яттым да сезгә аңлаткан методикага кайбер үзгәрешләр кертергә булдым, — диде ул. — Менә игътибар белән тыңлагыз.
Ул эшнең нидән торуын һәм нинди үзгәрешләр кертүен сөйли башлады.
Рәмзигә бу шактый кызык тоелды. Шуңа күрә үзенә ниләр эшләргә туры киләчәген әле аңламаган хәлдә дә ул түземсезлек белән бирелеп тыңлады, профессорның командасын көтә башлады. Тик шулай да ул сүз арасында: «Әти, диде чибәр нәрсә, әтисе белән кунакка килде микәнни?—дип уйлап алды. — Алай дисәң, ни өчен фабрика территориясенә кереп йөри?»
Ниһаять, бүлмәгә баш зоотехник килеп керде. Аның директор белән сүзе шактый житди булгандыр ахры, күз карашында һәм үзен тотышында аңа хас булмаган таркаулык сизелә иде.
— Ничек, — диде Галиәкбәр, — читлектәгеләр һаман кимиме?
— Читлектәгенә әле кул да җиткәне юк. Ул эшне инде менә сезнең икегезгә ышанып тапшырырга кала. *
Ул Рәмзигә мәгънәле бер караш ташлады: <
— Эш аслык материал юклыктан катлаулана, ни туралган салам, 5 ■ни пычкы чүбен кирәк хәтле табып булмый.
— Шулайдыр, — диде профессор, — Казандагы фабрикалар да ♦
интегәләр ул нәрсә аркасында. *
— Моңарчы артык газап чикмәгән идек. Тирә-юньдәге колхоз- =
совхозлар тәэмин итәләр иде. <
— Май белән эш ничегрәк тора? — дип сорады профессор. “•
— Хәзергә ярый. Технический майны Бөгелмә ит комбинатыннан * алабыз. Тик...
Ул сүзен әйтеп бетермәде, телефон шалтырады.
Инкубаторда инде күкәйдән чыккан чебиләрне ни өчендер җиден- £ че цех алмый иде. Фәрит, җиденче цех башлыгына хәзер үк эшкә керешергә фәрман биреп шалтыратты да карт белән Рәмзине читлектәге чебиләр урнашкан корпуска алып китте.
Рәмзинең фабрика территориясенә әле беренче тапкыр керүе иде. Ул ак кирпечтән салынган яссы түбәле тавык, чеби кетәкләренең күплегенә ихтыярсыз игътибар итте. Аларның һәрберсенә кызыл буяу белән номер сугылган. Юллар кардан арчыла башлаган инде, асфальт юллар зәңгәрсуланып ята. Кирпеч койма белән камалып алынган бу зур фабрика территориясенең аргы башында кызыл кирпечтән салынган ике катлы өй, аннан арырак җылыту үзәгенең морҗасы һәм уңдарак, шулай ук теге очта бетоннан эшләнгән силос, сенаж 'һәм үлән оны башнялары. һәр корпус янында азык бункерлары. Территориянең өч ягында да койма аша куе нарат урманы күренә. Хәер, корпуслар арасында да агачлар бар. Төрле урында биек булып үскән төз, зифа наратлардан тыш юл читләрендә әле күптән түгел генә утыртылган яфраклы агачлар да җитәрлек. Чәчәклекләр, түтәл-клум- ба өсләре кардан әрчелеп килә инде. Җәй көннәрендә биредә, мөгаен, бик матур була торгандыр.
Төркем алга барган саен үсә торды. Күрәсең, Фәрит алдан ук әйтеп куйган. Корпуслардан чыгып, кешеләр әле һаман өстәлә бара.
Бераздан алар, шактый зур төркем булып, тәҗрибә уздырылырга тиешле корпуска керделәр, һәм озакка сузмастан эшкә дә керештеләр. Тәҗрибәгә дигән чебиләр аерылды. Барысы да профессор күрсәткәнчә урнаштырылды. Бераздан барлык җаваплылыкны үз өсте- «ә алган Рәмзи сынауга утыртылган чебиләр белән корпуста япа-ялгызы калды. Ул чебиләрнең шау-шуын тыңлап башта бер урында басып торды. Аннан читлекләр буенча китте. Юк, ул ялгыз түгел икән әле. Читлекләр артыннан ана бер хатын якынлашты. Ул күптәнге кош караучы кызның алмаш операторы Елена Петровна икән
— Менә шулай, — диде хатын, — сез яңа кеше, андый-мондый уңайсызлык килеп чыга калса, миңа әйтегез. Үзем булышырмын.
Рәмзи дәшмәде. Ул аннан башка да нишләсен белә. Бу аксыл «ашлы тупас йөзле хатынның әле әйтер сүзе бетмәгән икән. Ул бик житди рәвештә Рәмзи янына ук килде дә аның җилкәсенә кадәр төшеп торган куе коңгырт-кара чәченә үрелде.
— Бүләк ит моны, юкса, минем чәч сирәкләнде, коела, каһәр.
— Нигә, була, — диде Рәмзи елмаеп,— тик аны мыек белән бергә генә бүләк итеп була бит.
Хатын көлеп җибәрде
— Андый нагрузка белән хаҗәте юк. Кибеттә дә җитәрлек ул, нагрузкалы дефицит товар.
Ул идарә пульты урнашкан алгы якка китте.
Рәмзи, бер' кулы белән бөеренә таянган килеш үз алдына: «Менә сиңа пәрәмәч!» дип куйды. Читлекләрдә чиелдап утырган кара күзле сары чебиләрне тагы бер карап чыкты, аларның кайберсе читлектән башларын чыгарып азыкка үреләләр, икенчеләре автомат су эчергеч янында чират көтәләр нде.
Рәмзи ни өчендер тагы Әлфияне күз алдына китерде. Елмаеп куйды. «Кәеф нәмәрсә, чукынган җан», диде.
16
Самолеттан төшеп, үзенең Космонавтлар урамындагы квартира ишеге төбенә кайтып җиткәч, сулыщы капкан Галиәкбәр бераз ял итеп алды. Өйдә беркем дә юк иде ахры. Профессор калтыранган бармакларын үзенә һич буйсындыра алмастан, юка әчкечне йозак ярыгына туры китерә алмый азапланды. Ахырда ишек ачылды һәм карт таныш, якын үз оясына килеп керде. Ишекнең уң ягындагы электр тоташтыргычка үрелде. Кабызгыч чакмасы шыртлап аска төшсә дә. ут кабынмады, лампасы янгандыр ахрысы. Картның моңа артык исе китмәде. Өске киемнәрен ярым караңгы коридорда салып металл аяклы элгечкә урнаштырды. Аннан туп-туры кухняга узды. Картны рәнҗетеп күзләренә ташланган беренче нәрсә кухня өстәлендәге юмаган савыт-саба булды. Аннары тешләп ташланган котлет кисәкләре, чынаяк-табаклардагы балык койрыклары... Әллә ничә көннән бирле юылмыйча, төбендә калдык чәе кибеп, каралып беткән, кыйммәтле, юка чынаяклар... Нәкъ өстәл уртасында кибеп, катып беткән башланмаган бер бөтен икмәк, ни өчендер кыл урталай киселгән, шулай ук катып беткән ак күмәч батоны. Кыскасы, өстәл пычрак тәлинкә, кашыклар һәм башка төрле-төрле кайчандыр Мәгъмүрә кадерләп кенә торган савыт-саба белән тулган иде.
Галиәкбәр газ плитәсенә күз ташлады, анда көйгән бәрәңге телемнәре тутырылган зур эмаль табадан башка берни дә юк иде. һәр көн чәй кайнатыла торган ялтыр ак чәйнек ни өчендер идәндә, аш калдыклары салына торган чиләк янында, үзе корымга баткан. Ә чиләк исә өеп тутырылган, эчендәге әйберләр бозылган, аннан авыр, сөрсегән ис анкып тора.
Галиәкбәр көн караңгысында ук директор машинасы белән аэродромга чыгып киткән иде. Хәзер исә исәбе Әлфия юлга биреп җибәргән ризыгын ашап, кухняда бер стакан чәй эчү иде. Юравынча. Сафура кайнаткан чәй әле суынмаган булырга тиеш. Тик чәйнек сап- салкын. җитмәсә кечкенә фарфор чәйнектән, күрәсең, беркем дә файдаланмаган. аның эчендәге чәй шулай ук кибеп, чәйнекнең төбенә ябышып каткан.
Картның күңеленә шөбһәле уй керде. Ул. Сафурага ул-бу булгандыр, юкса мондый ук тәртипсезлек хөкем сөрмәс иде, дип уйлады. Үзенең плитәгә чәй куярга ниятләнүен онытып, карт, аксый төшеп. олы бүлмәгә таба китте. Тик анда да кем дә юк. анда да җен аягын сындырырлык тәртипсезлек иде.
Кунаклар булганы күренеп тора. Аш өстәле бөтен зурлыгына ачылган. аның өстенә ак зур ашъяулык ябылган, ә өстәл өстендә исә савыт-саба. ашамлык калдыклары, тешләп ташланган торт һәм печенье кисәкләре, алма, груша...
Карт ун як стена буена куелган сервантка күз ташлады. Анын пыяла киштәләре буш иде. Димәк, Сафура савыт-саба юып азапланмаган, берсе пычранса, икенчесен алып кына файдаланган.
— Кеше түгелсеңдер лә син, кызый,— дип куйды Галиәкбәр, рән- жеп. Аның күзләренә идәндә яткан ике фужер һәм бер рюмка чалынды. Алар ватык иде. Пианино өстенә бер коньяк һәм биш озын муенлы вино шешәләре тезеп куелган.
Ул төнне өйдә ниләр булганын инде Галиәкбәр үз тәжрибәсеннән чыгып күз алдына китерә ала. Ул ачуыннан бөтенләй хәлсезләнеп калды, авыраеп киткән аякларын көчкә өстерәп үз бүлмәсенә юнәл- < де. Биредә дә тәртип Галиәкбәр киткәндәгечә түгел иде. Аның язу g өстәлендә ике фужер һәм конфет кәгазьләре ята. Кемдер аның китап- и ларын актарган, алар үз урынында түгел. Әмма барыннан да биг- ♦ рәк картның жанын әрнеткәне шул — аның ятагы туздырылган. Кем- * дер (ә бәлки кемнәрдер?) ятып аунаган. Карт бүлмәсен бикләп кит- = мәгәнгә үкенеп куйды. <
Галиәкбәр туздырылып ташланган урынын жыйды. өстәлдәге фужерларны зал якка чыгарып, вино һәм чәйгә буялып беткән эскәтер өстенә куйды. Үзе яңадан бүлмәсенә кереп, пальто кесәсеннән поли- ч этилен капчыкка Әлфия хасиятләп салган ризыкларын чыгарды. Га- = лиәкбәрнең тешләре хәзер элеккедәй нык түгел. Шуны исәпләптер, < Әлфия әтисенә итнең дә, икмәкнең дә иң йомшак жирләрен генә салган. Карт моңа игътибар итми кала алмады. Рәхмәт ана! Ул тамак ялгарга кереште.
Эшне нидән баг. ларга, дип уйланды ул. Хәзер үк Лианага китәргәме. әллә институтка сугылыргамы? Ләкин электричканы ике сәгать көтәсе бар иде әле. Димәк, башта институтка. Ул, ашагач, электробритва белән сакалын кырды, мыекларын төзәткәләде. пычрак керләр белән тулы юыну бүлмәсендә сукрана-сукрана авызын чайкады, кулларын юды. Соңыннан чиста сөлге тапмагач, кулъяулыгы белән сөртенеп шифоньердагы ару күлмәген киеп алды. Үзе аһ орып һаман Сафураның булдыксызлыгы турында уйланды. Прачечныйга гына илтеп бирәсе бит инде, аның өчен әллә ни азап та, вакыт та кирәкми, керләр барысы да тамгалы, прачечныйдагы кешеләр үз итеп, якын күреп торалар. Эх. егетләр! Булса да булыр икән!
Ул сукранса сукранды, мәгәр киенде, ясанды, галстугын такты, киемен щеткалады һәм, бүлмәсен тагы бикләргә онытып, өйдән чыгып китте. Баскычтан төшкәндә апа күрше хатыны очрады.
— Безнең кыз исәндер бит? — дип сорады карт.
— Исә-ә-н,— дип сузды олыгая башлаган юан хатын һәм көлеп жибәрде: — типтереп кенә яши кызыгыз. Молодец!
Галиәкбәр ачуын яшерү өчен тамак кырып куйды. Урамга чыгып трамвай тукталышына таба юнәлде.
Профессор Галиәкбәр Максудовны институтта, чыннан да. көтәләр иде. Ул вестибюльгә кергәч, сулыш яңарту өчен, бераз тукталып торды. Институтта тәнәфес вакыты иде. Бик күп еллардан бирде канга сеңгән таныш ыгы-зыгы хөкем сөрә монда. Исәнләшәләр. Кайберсен белә Галиәкбәр, кайберсе истә дә калмаган. Ә. менә болары бик якын үз кешеләр, мөгезле эре терлекләр кафедрасының мөдире, яшь профессор. Кайчандыр Галиәкбәр аның оппоненты булган иде. Ул ашыгып картка таба килә, ләкин ашыкканда да үз дәрәжәсен белеп, тиешенчә генә вәкарь саклый. Менә килеп кулны кыса, дустанә елмаеп хәл-әхвәлне сораша, күңел өчен, сезгә әле Галиәкбәр Хафизович. жигелеп эшләргә иде ди, картның институттан китүенә үкенеч белдерә. Ул кала, башкалар очрый, исәнләшәләр, тукталып хәл. сәламәтлек сорашалар. Әйе, монда Галиәкбәрнең туган йорты, монда аны беләләр, тәкъдир итәләр, монда ул барлык хокукларга ия, кирәкле кеше.
Киң мәрмәр баскычтан күтәрелә башлау белән аңа үзенең кор
дашы. РСФСРның атказанган фән эшлеклесе очрады. Ул Галиәкбәрне күрү белән үз итеп аның кулын кысты, иңбашына сугып алды.
— Юләрләрнең сүзен тыңладың, кордаш. Шулай ашыгып китәләрме соң, сине җигеп җир сөрергә була әле, — диде.
— Нишлисең,— диде карт шаяртуга шаярту белән җавап биреп, — җиһан юләрләр җилкәсендә тора ди бит, ничек аларны тыңламыйсың?!
__ Синең полкташлар синнән башка хөрт көнгә калдылар. Хәзер алар җыелышларда телдән төшми. — диде ул инде җитди тонга күчеп.
— Зарар юк, олыгая-олыгая акылга утырырлар әле,—диде Галиәкбәр елмаеп.
— Ну, ничек яшисең соң, ирекле казак? Рәхәт, тыныч булырга тиеш.
— Искиткеч! Пенсиягә чыгу бу кадәр дә әйбәт нәрсә дип һич уйламаган идем...
— Ну, бывай, — диде профессор. Аның кулында указка таягы, күрәсең, ул аскы каттагы аудиторияләрнең берсенә лекция укырга төшеп килә иде.
Галиәкбәргә монда бөтенләй җиңел булып китте. Ничектер аяклар да тизрәк йөргәндәй иде, гәүдә дә җиңеләеп киткәндәй. Ул, шау- шулы студентлар төркеме арасыннан узып, бик-бик таныш, әле моннан ике ел элек үзе җитәкләгән кафедраның ишекләренә якынлашты. Башта ассистентлар бүлмәсенә сугылырга булды. Килгән-килгән, барысын да күреп китәргә кирәк. Тик бүлмә бикле булып чыкты. Бәлки доцентлар бүлмәсендәдер алар? Ләкин ул бүлмә дә бикле иде. Хәзер картка барысы да аңлашылды. Димәк, кафедра халкы мөдир бүлмәсендә. Анда киңәшмә булырга тиеш.
Галиәкбәр ялгышмаган иде. Чыннан да, мөдир кабинетында чираттагы кафедра утырышы бара икән. Картның керми чарасы калмады. Чөнки ул поездга соңга кала алмый. Галиәкбәр ишек какты. Эльвира Хәкимовнаиың «керегез» дигәнен ишеткәч, эчкә үтте, АНЫҢ күренүе гомуми шатлык тудырды. Барысы да гүләп урыннарыннан куптылар. Юк, бу ясалма кылану түгел иде, бу ихлас күңелдән картка күрсәтелгән хөрмәт һәм бәлки әле, сагыну билгесе дә булгандыр. Ләкин ни булса да үзен болай якты чырай белән каршы алу Галиәкбәр өчен бик тә күңелле иде. Берәм-берәм кул кысып исәнләштеләр, урын тәкъдим иттеләр. Хәтта берсе: «Мин Галиәкбәр Хафизовичның түр башына утыруын теләр идем, ичмаса рәхәт чаклар искә төшеп китәр иде», —диде. Аңа каршы Эльвира Хәкимовна көлә-көлә: «Мин рәхәтләнеп һәм бөтенләйгә үз урынымны Галиәкбәр Хафизовичка бирергә риза», — диде. Бусы ихластан әйтелгәндерме, ләкин барыбер күңелгә май булып ягыла торган сүзләр иде.
— Сез мине, гафу итегез, — диде карт, — эшегезне бүлдердем булса кирәк.
— һич бүлдермәдегез! Утырыгыз, — диде Эльвира Хәкимовна.— Безнең тикшерәсе төп мәсьәлә нигездә хәл кылынды инде, хәзер киңәшмәне япсак та була. Мин сезне бик-бик көтә идем.
Өстәл кырыендагы утыргычка урнашкач, Галиәкбәр тирә-юньдәге сагындырган кешеләрне тагы бер тапкыр күзеннән кичерде. Ул арада Эльвира кулларын кресло таянсаларына куеп үзе креслосыннан күтәрелә төште.
Бүгенгә шуның белән туктатабыз, тагы кайчан җыеласын алдан әйтермен, — диде. —Сез китә аласыз. Мине гафу итегез, минем I алиәкбәр Хафизовичка конфеденииаль сүзләрем бар.
Мөдирәнең кыяфәте җитди, аның үзен хуҗа итеп сизүе ачык ярылып ята. Монысы Галиәкбәргә ошамады. Аныңча, башлык җитәкче
икәнлеген поза, тавыш белән сиздерергә тырыша икән, ул инде чын җитәкче түгел.
Сотрудникларның Галиәкбәрдән аерылып чыгып китәселәре килми иде. Алар хәл-әхвәл сораштыра башладылар. Ләкин, нишләмәк кирәк, Эльвираның әмерен башкармыйча булмый, алар, эленке-салын- ф кы гына булса да, Галиәкбәр янында туктала-туктал а чыгып * беттеләр.
Эльвира үзе барып ишекне бикләде. Комачауламасыннар әле, ди- з де һәм, яңадан урнына утырды да, мөлаем бер елмаю белән картка текәлеп, сүз башлады.
— Мин сезне көтә-көтә, Галиәкбәр Хафизович, көт булдым инде. - Өегезгә ничә тапкыр шалтыраттым. Сезнең кызыгызны да борчып бе- и тергәнмендер инде. Зинһар ул мина ачуланмасын, әйтегез. а.
Моңарчы Эльвира һәрвакыт Галиәкбәр белән русча сөйләште. Хәт- < та татарча дәшкәндә дә ул рус телендә җавап кайтара торган иде, Шуңа күрә профессор бу ханымны, татарча белми яки бик начар бе- - лә дип, үзе дә русча гына сөйләшә башлаган иде. Күрәсең, бу оч- “ ракта Галиәкбәргә аерата зур хөрмәт күрсәтүедер, аның белән ана телендә сөйләште.
— Мин әле генә кайтып төштем, — диде Галиәкбәр.— Кызымның хаты буенча кайттым. Ул хатында сезнең мине күрергә теләвегез турында да язган. Аның хатыннан сезгә карата алай ниндидер үпкәләү- фәлән тоймадым мин.
— Алайса бик әйбәт, — диде Эльвира житди бер кыяфәткә кереп. Аның йөз чалымнары шул дәрәжәдә кискен иде ки, ул бер халәттән икенчесенә күчкәндә бөтенләй үзгәрә иде. Көлсә артык көләч кыя фәткә керә, җитдиләнсә шулай ук артык житди бер төс ала. Аның киң маңгае, күпереп торган матур шевилюрасы, борыны өстендә кушылып киткән кап-кара кашлары, кылыч борыны, чак алгарак чыккан очлы ияге һәм хәтта колагындагы зур алкалары аны. гыйльми хезмәткәрдән бигрәк, чегән труппасының берәр солисткасына охшаталар иде. Галиәкбәр бер нәрсәгә игътибар итте. Бу ханым ашыгыч күзгә ташланганда гына сокланырлык матур икән, ә һәр йөз чалым сызыгына игътибар белән карап торсаң, гаҗәп хәл, ул әкренләп үзенең матурлыгын жуя башлый. Мондый кешеләр гадәттә сурәткә матур булып төшәләр. Аларны фотогеничный диләр.
— Мин үземне бу үтенечне әйтергә хаклы дип исәплим, — дип сүз башлады Эльвира, — чөнки мин сезнең оядан очып чыккан кош. Сезнең кул астында озак еллар эшләп аякка баскан кеше...
— Тыңлыйм сезне, Эльвира Хәкимовна, — диде Галиәкбәр сагая төшеп.
— Беләсезме нәрсә, — диде кинәт яңгыравык югары бер тонда доцент. Ул хәзер сүзне рус телендә алып бара башлады. —Мин бөтенләй ялгызлыкта калдым, Галиәкбәр Хафизович. Аңлыйсызмы, ялгызлыкта... ком чүлендә адашкан бер юлчыдай.
— Нигә алай дип уйлыйсыз? — диде карт йомшак кына.
— Шулай. Менә күз алдыгызга китерегез, докторскиемны тапшыру вакыты дәһшәтле бер кызулык белән якынлаша, ә мине шнк-шөб- һәләр зынҗыры көннән-көн ныграк буа. Беркем, беркем ярдәм кулы сузарга уйламый.
— Ничек инде ул алай? Сезнең бит Мәскәүдә консультантыгыз бар. Ул зур галим. Хәтеремдә, докторлыкны яклаганда ул минем оппонентым иде... Членкор.
— Әйе, ул минем эшемне карап чыкты. Үзенең искәрмәләрен дә ясады. Ләкин мин бит инде аны гел борчып йөри алмыйм, инде бул
ганмы. әйтегез, Георгий Спиридонович, дип абынган саен диссертациямне аның алдына куя алмыйм.
— Сезнең биредә кафедра бар. Коллектив. Алар акны карадан аералар.
— Алар миңа дөресен әйтмәячәкләр. — диде Эльвира өметсез бер кыяфәт белән.
— Ничек инде? — диде, бик аптырап, профессор.
— Безнең кафедрада хәзер болганчык чор башланды. Брожение.
— Бу ни дигән сүз? Мин аңламыйм, Эльвира Хәкимовна!
Эльвира урыныннан торды да өстәл артыннан чыгып Галиәкбәр янына барып басты. Кулын сак кына профессорның иңенә тидереп алды.
— Кайтыгыз кафедрага, Галиәкбәр Хафизович, алла хакы өчен кайтыгыз. Мин менә бүген үк сезгә урнымны бушатам, теләсәгез хәзер үк ректорга үтенеч язып кертәм. Бары бер нәрсәне генә үтенәм сездән- минем диссертациямне карап чыгыгыз. Үзегезнең әйбәт, акыллы бәйләнчеклегегез белән ярдәм итегез, миңа киңәшләр бирегез. Мин сезне шул үтенечемне әйтер өчен зарыгып көттем.
Карт башын селкеде.
— Бик теләгән хәлдә дә, мин сезнең бу үтенечегезне башкара алмам кебек, Эльвира Хәкимовна.
Хатынның кискен карашы тагы да кискенләшә төшкәндәй булды.
— Ни өчен?
Гафу итегез, мин онык кызым янына Займищега китәргә тиеш. Мин кузгалдым. Ә сезнең үтенеч турында мин уйлармын һәм үземнең карарымны иртәгә иртәнге сигезләрдә өй телефоныгызга шалтыратып хәбәр итәрмен. чөнки мин иртәгә өйләдән соң Кама буена очам.
— һич сезгә яхшылык эшләргә теләмәүдән түгел. Эш шунда, миңа хәзер гомумән җитди нәрсәләр уку бик авыр. Җөмләләр бутала, фикерләр чуала, бер үк абзацны кабат-кабат укырга туры килә,— Галиәкбәр көлеп куйды, тел шартлатты.— Менә шулай. Аннан тагы икенче бер сәбәбе дә бар, ул. хәзер буш вакытымның булмавы. Сезгә минем кызым Сафура әйткәндер, бәлки. Мин бит вакытлыча кече кызымда Кама буенда кунакта ятам. Шунда миңа эш йөкләнде. Дөресрәге, үзем йөкләдем yii эшне үземә.
Доцентның гаҗәпсенеп берни дә аңламый карап торганын күргәч, профессор шәрехләбрәк сүзен дәвам иттерде.
— Кызым минем Кама бройлер фабрикасында эшли. Хәтерегездә булса, мин бер вакыт бройлерлар өчен безнең конкрет шартлардан чыгып ашату нормалары, аларны асрау режимы нормалары эшкәртеп маташкан идем. Ул чакны бу оригиналь нормалар производство шартларында тикшерелмичә калды. Хәзер шул эшне гамәлгә ашырырга мөмкинлек таптым.
— Кызык ул, — дип куйды Эльвира күзләрен очкынландырып. — Мин сезнең институт шартларында уздырган тәҗрибәләрегезне хәтерлим. Тик шулай да, минемчә, болар әле сезнең мине кызганмыйча ялгызлыкта калдыруыгызны аклый алмаячак, кадерле Галиәкбәр Хафизович.
Профессор хатынның шаяртуын аңласа да артык туарылмады, доцентка җитди генә карап торды. Ул арада поездны хәтерләп, сәгатенә күз ташлады, вакытның аз калганын белгәч, кабаланып урыныннан торды. -71
17
Тау башындагы нарат урманына салынган ике катлы зур агач өйгә кергәч, Галиәкбәр балаларның әле аштан соңгы йокыдан уян- маганлыгын белде. Коридорлар кин, якты, идәннәргә линолеум җәелгән, стеналарга беркетелгән фаянс савытларда гөлләр чәчәк атып ♦ утыра. Стена буйларында кечкенә генә утыргычлар, һәр диварда > әкият каһарманнары ясалган сурәтләр. Бөтен тирә-юнь. әле беркем = күренмәсә дә, монда балалар йорты икәнлеген ачык сөйли иде. Би- 3 на эчендәге чисталык күзгә ташланып тора, һавасы — әйбәт һәм саф, . урман һавасы.
Галиәкбәр директор кабинетының кайда икәнлеген онытмаган иде. = Ул туп-туры шунда юнәлде. Яшь кенә, ләкин, күренүенчә, бик кыю “ һәм эшлекле хатыннан ул-, балалар белән очрашу көне булмавына в. карамастан, Лиана белән күрешергә рөхсәтне тиз алды.
Директор рөхсәт биреп кенә калмады, бүлмәсенә Лиана группа- * сының тәрбиячесен дә чакыртты. Тәрбияче хатын ничектер дорфарак х булып тоелды профессорга. Шулай да картларга хас сабырлык бе- £ лән ул ашыгыч нәтиҗәләр ясарга теләмәде. Лиана турында, аның ашавы, йокысы, сәламәтлеге турында сораша башлады. Алар ниндидер эш белән мәшгуль директорга комачауламас өчен коридорда бәләкәй утыргычларга утырып сөйләштеләр. Гомумән начар түгел иде биредә, өстәвенә, мөрәббиянең әйтүенә караганда. Лиананың, Сафура язганча, бер тапкыр да ятып авырганы булмаган. Ул көр. ярыйсы гына ашый, йокысы да зарланырлык түгел. Тик менә әнисен сагына. Әйе. ни өчен аның әнисе бер дә килми, узган ял көнне дә булмады ул, аннан элек тә.
Әйтерсең, моңа Галиәкбәр гаепле иде. Тәрбияче хатын батырып, җыерчыклы кабаклар эченә яшеренгән, сөзеп карый торган күзләре белән картка текәлде. Галиәкбәр ихтыярсыздан күзләрен яшерде, башта, ни әйтергә белмичә, тамак кырып куйды, аннан:
— Әнисе дә аның бик мәшгуль кеше бит, — дип мыгырданды,— иртәдән кичкәчә эштә, командировкаларга да...—Ул алдашуын дәвам иттерә алмады. Хатын аны бүлдерде.
— Сез бит әле менә оныгыгызны сагынып әллә кайлардан да кайткансыз.
— Мин бит ул, — диде Галиәкбәр ничектер кызганычрак рәвештә елмаеп.
— Менә шул шул. Яшь аналар..
Кинәт Галиәкбәр пышылдап кына кемнеңдер «давати» дип үзенә дәшкәнен ишетеп калды. Ярым ачык ишектән күп тапкырлар юылып искерә төшкән буй-буй саргылт пижама кигән, тузгыган чәчле Лиана карап тора иде. Галиәкбәр, онык-кызын күрү белән, чайкала чайкала тәбәнәк җайсыз урыныннан торды, ашыгып сары песнәгенә таба атлады. Лиананың бабасына шыпырт кына дәшүе, аның өстендәге иске пижамасы картта оныгына карата чиксез кызгану тойгысы уятты. Ул күзләрен яшь элпәсе каплау, тамагына төер тыгылу аркасында ачык берни дә әйтә алмады. Лиананы күтәреп күкрәгенә кысты, ап- ак битләреннән үбеп алды, бераздан сон гына тынычлана төшкәч телгә килде.
— Ай, минем Лианам, сары песнәгем, мысыр күгәрченем.
Лиана кыюлана төште, сорады
— Ә син үзең генә килдеңме, давати?
— Үзем генә, кызым.
— Әни килмәде, ийе?
— Ул килер әле, кызым, бүген бит эш көне, ул эштә.
Лиана артык бу турыда сүз катмады, күрәсең, хәсрәтен йотарга өйрәнгән иде* инде, сүзне икенчегә борды.
— Син мина нәрсә алып килдең соң? — дип сорады.
— Лиана, Лианочка, син башта пижамаңны салып өс киемнәреңне киеп чык, аннан соң бабаң белән булырсың, аңладыңмы? —диде тәрбияче.
— Шулай ит, кызым, шунда мин сиңа күчтәнәчләремне дә бирермен,—диде Галиәкбәр, кызчыкны сак кына идәнгә төшереп.
— Мин киенгәндә син китмә,— диде Лиана бик җитди үтенеп.
— Нишләп китим, кызым, мин синең яныңа килдем бит.
Апасы да әйтте:
— Син әйбәтләп киен дә бабаң белән кичке ашка кадәр бергә булырсың.
Көтелмәгән шатлык балага әле яңа гана барып җитте, ахры, ул көмеш кыңгыравыктай чыңлап бер көлде дә, йоклап яткан иптәшләре янына кереп китте.
— Әнисенә әйтегез, Лианага чана китерсен. Бездә әле кар әнә нык ята, — диде хатын. — Монда алар бик күңелле итеп тау шуып уйныйлар. Барлык баланың әти-әнисе чана китерде, ә Лианага китерүче юк. Иптәшләре таудан чанада шуганда, бу бичара чабуына утырып шуа, я читтә тик туңып тора.
— Әйтәм. әйтәм, — диде Галиәкбәр, — бәлки әле үзем китерергә дә өлгерермен.
— Шулай итегез.
— Ашау ярыйсы булса кирәк, менюны карадым,— диде Галиәкбәр.
— Ашау начар түгел. Бер иш баланы ашата алмый гаҗиз булабыз. Өйләрен сагыналар. Ностальгия.
— һәм шул аппетитка тәэсир итәме? Шулайдыр.
Тиздән өс киемнәрен күтәреп Лиана коридорга бабасы янына чыкты. Аларны киендереп, чәчләрен тарарга тиеш булган няня, балалар йоклаган арада, каядыр киткән иде. Шуңа күрә бу эшләрне тәрбияче үзе башкарды. Чәчен тарап, бантик бәйләде һәм Лианага мех киемен, мех башлыгын, киез итекләрен кидерткәч, аны бабасына тапшырды. Астагы тышкы ишеккә кадәр үзе озата төште. Баскыч астындагы чоланны ачып, җиңел, дюраль чана бирде.
— Моның хуҗасы әле кәефсезрәк, изоляторда. Сез хәзергә шул чанада шуыгыз, — диде.
Юк, Галиәкбәрнең беренче тойгысы хатарак булган, ахры, бу төксерәк күренгән хатын бик кешелекле, әйбәт булып хәтергә сеңде.
Карт бер кулына чана тоткан килеш, икенчесе белән Лиананы җитәкләп санаторийның ишегалдына чыкты.
Язгы кояш төшлектән шактый авышкан булса да, көн җылы, якты иде. Кызчык белән карт каршыдагы түгәрәк беседкага кереп утырдылар. Лиана ни өчен анда кергәнлекләрен сизенә иде ахры. Ул балаларча яшерен-батырынсыз дәү әтисенең уртадагы өстәлгә нинди мәмәйләр чыгарып саласын көтте. Галиәкбәр исә башта өстәлгә кызыл кикрикле әтәчләр, тавыклар сурәте төшерелгән зур шоколад плит- касы чыгарып салды. Лиана шатлыгын яшерә алмастан тагы кыңгыравын чылтыратып алды. Күрәсең, бала, әти-әниләре башкаларга тәмле әйберләр китергәндә шактый нәүмизләнеп кимсенә торган булгандыр. Ул шоколадны шатланып күкрәгенә кысты. Бабасы серле генә елмаеп күз кысты.
— Әле бетмәде, — диде, ике кесәсеннән ике түм-түгәрәк кызгылт- сары апельсин чыгарып салды. Казанда мондый нәрсә бик сирәк була. Бәхеткә каршы, апельсин Галиәкбәргә бүген самолетка утырыр алдыннан аэродром ресторанында очрады. Мондый да тәмле әйбер
ләрне күргәч. Лиана инде хәзер бәхетнең жиденче катында иде, ул рәхәтләнеп чыркылдап көлә башлады.
Лиана бик юмарт иде. Ул шоколадын ачты да аның берничә бү- лемтәсен сындырып башта бабасына сузды.
— Бусы сиңа, давати.
Күпме кирәк карт кешегә. Шул бәләкәй генә яхшылык та Галиәк- ♦ бәрнең тагы күзләрен яшь белән каплады. Лиананың күңеле өчен > шоколадны әз генә китеп капты, калганын кызының нәни авызына = сузды.
— Монысы здачасы. Ф
Алар күңелле итеп, дөньяларын онытып, шат һәм бәхетле кеше- х ләр булып, гөр-гөр сөйләшеп утырдылар. Лиана шоколадының яр- = тысын гына ашады, калганын дус кызы Фәридәгә калдырып, апельсинга кереште. Аның да ул яртысын ашады, калганын иптәшләренә о. күрсәтергә һәм иптәшләре белән бүлешеп ашарга булды.
Галиәкбәр ирексездән: «Кем өйрәткән аны шундый булырга», дип уйланды. Хәтерендә, әнисе нәкъ шундый чагында булса кирәк, артык = комагай иде. Тигез итеп бүлеп биргәндә дә Әлфиягә бирелгән өлеш £ аңа күбрәк булып күренә, аның хәтерен калдыра иде. Белмәссең, дип уйлады Галиәкбәр, кеше дигәнең катлаулы йомгак, очына чыгып жнт- мәслек серле тирәнлеккә ия нәрсә.
Алар беседкадан чыгып, капкага таба юнәлделәр. Ә алда, ап-ак кар белән өртелгән кояшта ялтырап яткан сөзәк таулар, урман һәм саф зәңгәр һава иде. Кояш кар өсләрен эретеп чәрдәкләндергән. Көне буе кояш нурларын йоткан нарат урманының жылы сулышы ерактан ук сизелә.
Капкадан чыгу белән Галиәкбәр кечкенә көрпәне чанага әйбәтләп жәеп куйды да, кызына: «Яле, утыр әле», диде. Лиананың хәзер куанычтан күзләре генә көлә иде. Ул, һаман шул күзләрен очкынландырган хәлдә, артлы чанага менеп утырды һәм рәхәт минутлар кичерәсең өметләнеп дәүәтнсенә текәлде. Я, хода, моны, сабыйның шатлыгын, куанычын тонмый идеме соң карт! Гомумән бала кешегә, ә аерата үз балаңның баласына, шатлык бүләк итүдән дә күңеллерәк нәрсә бар микән әле дөньяда?! Галиәкбәр, аяклары авыртуын да тонмыйча, элдертеп Лиананы ялтыр, шома юл буйлап урманга таба алып китте.
Ниһаять, тыны кысылудан карт артык бара алмас булды. Авызын көпшәкләндереп сулый-сулый туктап торды. Ләкин аның да йөзендә шатлык, көләчлек уйный иде. Рәхәт авырлык, шатлыклы газап иде болар барысы да.
— Хәзер таудан шуабыз, — диде ул кызына. — Шуабызмы?
— Шуабыз.
— Менә шушы таудан курыкмассыңмы?
Бала курыкмаячагын белдереп башын боргалады.
Алар барган юлдан уң яктарак аска таба чана эзләре сузылган, монда балаларның тау шуганлыклары ачык.
Галиәкбәр чана бавын Лианага тоттырды да аны шактый нык уелган эз буенча сак кына этеп, аска төшереп жибәрде. Лиана көлә-көлә таудан аска төшеп китте. Аңа бик рәхәт иде, ләкин Галиәкбәргә шулай да тау текәрәк булып күренде, бала егылып имгәнмәгәе дигән куркыныч уй узды башыннан. Ләкин барысы да әйбәт булып бетте. Лиана, аста, әллә кай ераклыкларга кадәр чанасында шуып барды да тукталгач төшеп, бабасын тагы чакыра башлады
— Әйдә, әйдә, мен. кызым, мен! — дип кычкырып карады карт. Ләкин Лиана тауга каршы ун адымнар чамасы гына барды, аннан туктап, бөтен көченә кычкыра кычкыра бабасын чакыра башлады.
Берәр жирен авырттырган ахры, балакай, дип уйлады Галиәкбәр, тайгак юлдан шуа-тая чатанлап аска таба китте.
Төшеп җиткәч белде: Лианага чана тартып менү авыр икән, шуңа күрә дә ул ярдәмгә бабасын чакыра.
— Болай булмый,—диде Галиәкбәр, — шуарга яратасың икән, чана сөйрәргә дә иренмә.
Алар икәүләп буш чананы көч-хәл белән өскә сөйрәп алып менеп киттеләр. Әйе. бу зур таудан шуып уйнауга караганда, ишегалдындагы, такталардан корылган, өстенә боз катырылган таудан шуу ку- лайрак иде. Алар санаторий ишегалдына кайтып калган вакытны шунда уздырдылар.
Галиәкбәр Казанга кичке поезд белән кайтты. Ул барыбер Сафураны өйдә очратмады. Кызый тагы берәр ахирәтендә кунып калгандыр, ахры, дип уйлады ул.
18
Ләкин карт ялгыша иде. Аның кызы Сафура бу юлы да, моңарчы бик күп тапкырлар булган кебек, үзенең Димкасында иде.
Ни өчен Сафура егетен аулак иркен квартирына чакырмады? Моның ике сәбәбе булды. Беренчесе: өйдә тәртип урнаштырылмаган, егет чакырырлык хәлгә китерү өчен савыт-саба юып, кием-салымны, урын-җирне урнаштырып, ким дигәндә, ярты көн маташырга кирәк. Ни әйтсәң дә, Сафура яхшыдан яманны аера белә. Аның кеше алдында яхшы булып күренергә теләве дә кешенекеннән ким түгел, артык ук булмаса...
Икенче сәбәп: күршеләр күзенә чагылудан курку. Ягымлы, ачык чырайлы Мәгъмүрә заманында күршеләр белән дуслашып, үз булып бетелде. Әле хәзер дә алар, иске гадәтләре буенча, бу сигезенче квартира бусагасын онытмыйлар, кирәкме, кирәкмиме, йомыш белән дә, йомышсыз, бары хәл белү өчен дә, киләләр дә керәләр, җитмәсә, җәелеп рәхәтләнеп сүзгә керешәләр.
Җене сөйми иде шундый ачык чырайлы, лыбырдык хатыннарны Сафура. Мәгәр караңгы чырай күрсәтергә дә, берәм-берәм хурлап куып чыгарырга да аның кодрәтеннән килми. Белмәссең, бер булмаса бер кирәкләре чыгуы ихтимал. Аннан кара гайбәтне дә өнәми Сафура.
Сәбәпләр җитди иде. Шуңа күрә ул, егете белән ятак бүлешергә ни кадәр генә теләмәсен, аулак өй була торып та, әтисе киткәннән бирле Диманы өйгә алып кайта алмады. Хәер, кунаклар арасында Дима булмый түгел. Сафура әтисе киткән көнне үк кунак җыйды. Аннан иптәш кызының туган көне мәҗлесен тагы Сафурада уздырырга туры килде. Анда да Дима булды. Тик башкалар белән бергә килде, башкалар белән бергә кайтып та китте. Сафура аңа стеналарның да колагы, күзе бар, мөмкин түгел, диде.
Инде Сафура белән аулакта кунар өчен Димага иптәшеннән күрше егетләрдә кунып торуын үтенергә туры килде. Иптәше эшнең серенә шундук төшенде.
— Тик бәйрәм ашы кара-каршы, аны бел, — диде.
Дима бер кулын өскә күтәрә төшеп, күз кысты.
— Бетте, нәкъ син теләгәнчә булачак!
Сафура эштән кайткач та аны Дима «Акчарлак» ресторанына алып китте. Анда варьете карап, артык исермичә генә, виноград шәрабыннан аз-маз авыз иткәләп утырдылар. Димка Дербышка поселогында яши иде. Автобустан төшкәч, язгы төннең исерткеч җылы һавасын тоеп, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә Дима яшәгән буйдаклар торагына юнәлделәр.
сак кына чыгарды да, ятакта утырган килеш, агачка әверелеп сиземен югалткан беләген уарга кереште. Бармакларга бераздан жан керә башлады, аларга хәзер чиксез күп вак инәләр кадалгандай иде. * Әкренләп ул да узды. Аннары ул тәрәзәдән тонык яктылык төшкән < Димканың аксыл чәчле зур, матур йөзен, ап-ак шома маңгаен, киң = ияген, сузынкы нык муенын елмаеп күзәтеп торды. Егетнең йөзе ге- и нә түгел, ачык күкрәк мускуллары, тыгыз атлет гәүдәсе дә һәйкәл ♦
Сафура т®8, матур аякларына оек кигәч, утырган урнында хәрәкәтсез калды. Кинәт үзен бурап алган караңгы, күңелсез уйларга чумды. Уйларының жеп очы оек алырлык та акчасы булмаудан башланды, ләкин бу болганчык уйлар дәрьясының субашы гына иде әле. Тора-бара ул тирәнәйде, киңәйде, тормышның бик күп якларын, ярны ашап агывып алып киткән су агымыдай, үзе белән барысын да бергә агыза башлады. Бераздан ул башындагы уйларын, үзе дә сиз-мәстән, пышылдап телдән сөйләргә кереште.
— Син Софа (ул үзен Сафура дигәнне яратмый иде), бу дөньяга вызов ташладың. Ни өчен? Чөнки син үзеңне аңардан көчлерәк итеп тойдың. Я нәрсә килеп чыкты соң инде? Матур егетләр сокланып карый торган матур аякларыңа лаеклы оек алырлык та акчаң юк. Менә шул булдымы нәтиҗә?
Ул үзеннән-үзе, нишләргә кирәк соң, дип сорады. Нәкъ бик күп мәхлуклар кебек бөкереңне чыгарып эшләргәме, яшьлекнең, инде озакламый шиңеп саргаячак яшьлекнең, соңгы көннәрендә матурлык, гүзәллек чорының бары бер генә тапкыр була торган рәхәтеннән ваз кичәргәме?
Юк. мондый юл да Сафурага кулай түгел иде. Ни өчен? Чөнки ул аны теләми. Менә ни өчен. Бу дөньяга килгән кеше үзе теләгән нәрсәсен эшләргә хаклыдыр бит! Әллә андый дөнья юкмы5 Әллә адәм баласы туганнан үлгәнгә кадәр «ни телим» формуласы белән түгел, «дөнья ни куша» формуласы белән яшәргә тиешме? Әйе. әгәр мин бу тирә-юнемдәге чынбарлыкка вызов ташлаганмын икән, ул бит бик табигый хәл. ул просто кешенең инстинктив рәвештә хөрлеккә ашкы-нуы. Идиот хөрлекнең нәрсә икәнен белми, ә чын кеше белә!
— Белүен белә.— дип куйды ул, уйларыннан тагы пышылдауга күчеп, — ә оек алырга акча юк.
Ул үз алдына ямьсез итеп, ачы итеп елмаеп к\йды. Юк. бары да җимерелде, хәзер артык начар иде аның кәефе. Ярым шаян, ярым
Төн шунда узды. Сафура уянып киткәндә көн яна гына яктыра башлаган иде. Сафура Димка муены астында калган кулының оюына түзмичә уянды. Ул, егетен уятмас өчен, кулын аның муен астыннан
матурлыгына тиң иде. х
Сафура рәхәт йокыда яткан Димкага шулай, һаман әле елмайган = кыяфәттә, сокланып карап торды да, ялан тәпи килеш кенә, пәрдәлә- < ре төшерелгән тәрәзә янына барды. Бәләкәй өстәл җыелмаган килеш =■ калган иде. Әйе, Сафура хәтерли, алар әле торакка кергәч тә рес- < тораннан алып кайткан виноны эчтеләр. Эзләп, әзләп кенә эчелсә дә. 5 шактый исерелгән иде шул. Сафура форточканы ачты. Бераз вакыт = тыштан бөркелеп кергән сәрин һаваны сулап торды. Суык һава ни- £ чектер чиркандырып җибәрде. Ни әйтсәң дә, әле март кына, шактый суык һавалы ай.
Сафура, иңенә йон кофточкасын салып, бераз кулбашларын, терсәкләрен угалап жылынганнан соң, оекларын кия башлады. Күзе капрон оегының сүтелеп киткән бер жиренә төште, йөрәге жу итеп китте. Кайчан булган бу хәл? Ничек сизми калган ул аны? Яна оек алырга кирәк. Ә акча юк. Димкадан сорарга? Бу эш тә мөмкин түгел. Әле дә инде бичара ничек зарплатага кадәр яшәр. Аның соңгы сумнарына алынды бит кичәге «Үгез каны» исемле вино.
зәһәрле бер тонда: «Ичмаса берәр баерак бәндә белән флирт оештырырга да туры килмәде бит, — дип куйды. — Мәсәлән, минем министр агай белән. Ха-ха-ха».
Ул һаман әле тирән йокыда яткан Димага тагын елмаеп карап кунды. Ул хәзер йөзен яктыга, Сафурага таба борган, авызын чак кына ачкан, мендәрендә тап. Сафура болай да артык өнәмичә караган иде егетенә. Инде Диманың селәгәй агызып йоклавын күргәч, бөтенләй җирәнеп борынын җыерды.
Сафура ашыга-ашыга күлмәген кия башлады. Стенадагы көзге янына килеп чәчен тарады. Кашларын-керфекләрен төзәтте, юынмаган булса да, гадәткә буйсынып, битенә пудра якты, иреннәренә саргылт помада сөртте. Барлык нәрсәсен барлап, итәгенә мех тоткан, кеш якалы көрән пальтосын өстенә кигәч, ул Дима янына килде.
— Әй, Димка! Күзеңне бер генә минутка ач әле. Мин китәм.
Дима борынын кысып тоткач кына, тыны бетүдән уянып китте. Алдында Сафураны күргәч, елмая башлады.
— Син нәрсә. Софа?
— Кайтам. Эшкә барасы бар.
Егетнең әле тагы сөеклесе куенында иркәләнәсе килгән иде, ул ризасызлык белдереп:
— Әле бит иртә, нәрсә шул кадәр ашыгасың, — диде.
— Хуш, — диде Сафура, егетнең мендәргә таралган аксыл тузгак чәчләрен учында дуылдатып. Аннары ишеккә таба китте.
— Вот жен, — диде Дмитрий үз алдына көлемсерәп. Борылып яктыга арты белән ятты һәм тагы гырлап йокыга китте.
Сафура иртә тордым дип уйласа да ялгышкан икән, урам эшкә баручылар белән тулы иде. Ул, завод, фабрика төтеннәре күрми яши торган, бер ягын ылыслы, икенче ягын яфраклы агачлар урманы әйләндереп алган гүзәл поселокның саф һавасын үзенә бер рәхәтлек тоеп сулый-сулый автобуслар тукталышына таба ашыкты. Анда халык күп иде. Сафура автобусның икенчесенә генә эләкте. Өйгә кайтып ишекне ачу белән, кухняда кемнеңдер кыштырдавын ишеткәч аптырап калды. Чишенгәнче үк кухня ишеген ачып карады. Әтисен күргәч, хатынның йөзенә шатлык билгесе чыкты. Карт краннан чәйнеккә су агызып маташа иде.
— Кайчан кайттың? — диде Сафура.
— Ә, исәнме. Кичә үк кайткан идем.
Сафура әтисенең өстәл өстендәге пычрак савыт-сабага күз ташлавын күрү белән контр удар әзерләргә жыенды. Тик өлгермәде, әтисе:
— Кая булдың? — дип сорады. — Лиана сине сагына, әнә шунда барып кайтырга кирәк иде. ичмаса.
— Нигә, синең өчен минем кайда кунуым барыбер түгелмени? Безнең нинди хәлдә яшәвебезне белә торып та Әлфиягә китеп барганда без барыбер идек ич.
Галиәкбәр кызының алымын яхшы белә иде. Андый-мондый хәвефле хәл көтелсә, ул шулай һөҗүмне үзе башлый. Ж,аен таба. Күрәсең, ул шулай акландым дип уйлый. Мәгәр карт барыбер савыт-саба турында әйтергә булды. Ләкин тагы Сафура беренче буларак ударны ясап өлгерде.
— Кичә кайттым дисең, әти. Ничек итеп, бер тиенлек эшең булмаган килеш, бу өстәлләрдәге тәртипсезлеккә түздең. Ичмаса, әкрен генә кыймылдасаң да бу посуданы бер көн эчендә юып бетергән булыр идең.
— Син пычраткансың, син ю инде, кызым. — Галиәкбәр әле кичә генә Лиана белән чана шуып уйнаганын хәтерләде. — Чана шуарга яратасың икән, чана өстерәүне дә өнә.
— Бу бик банально, эти. Мин синен урында хет әз генә шәфкать* лерәк, юмартрак булырга тырышыр идем.
Картның ачуы килде. Ләкин ул үзен кулында нык тотты.
— Минем бу темага синең белән артык сөйләшәсем килми, — ди
де. Ул газ плитәсенә ут кабызды, чәйнеген плитәгә утыртты. Үзе ашыкмыйча гына бүлмәсенә чыгып китте. ♦
Кичә дә үзе югында килгән газета-журналларны карап чыга ал- * мады. Аларны өстәл янындагы утыргычка тәртипсез рәвештә таш- х лаганпар иде. Галиәкбәр чәй кайнаганчы шуларны караштыра баш- 3 лады. Кызыклы, һичшиксез укылырга тиешлеләрен аерып өстәленә ф сала барды, әһәмиятле дип тапмаганнарын яки инде ана таныш нәр- х сәләр язылганын идәнгә ташлады. Газеталар арасыннан бер хат та ки- х леп чыкты. Бусын аның Ташкентта яшәүче энесе яза иде. Галиәкбәр- х нең күптән хат алганы юк иде Кәбирдән. а.
Карт үз алдына куанычлы гаҗәпсенү белән хатны ачты, тиз генә < күзлеген киеп алып укырга тотынды. Исәнлек-саулык яза иде эне- * се. Пенсиягә чыгарга җыена икән. Менә җәйге айларда, тәмам эшен- = нән бушап, хөр, лаеклы ялда булачак ул. Хат язуы да шул мөнәсә- к бәт белән икән. Инде эштән бушап үз вакытына үзе хуҗа булгач, * озаклап торырга кайту өчен туган якларга, ягъни Галиәкбәрләргә җыена икән. «Абый, син минем бу теләгемә ничегрәк карыйсың? Дөресен генә әйткәндә, минем исәпләр Наполеонныкыдай. Бик сагындырды. Әгәр да сездәге тормышлар күңелемә хуш килсә, минем исәп шунда бөтенләйгә күчеп кайту. Күңел каберемнең туган якларда булуын тели».
Әйе, моннан биш еллар элек ул бер кайтып киткән иде. Аның ике улы, бер кызы бар. Хатыныннан бик зарланды ул чакны. Холыксыз бер истеричка иде ул. сөйләвенә караганда. Күрәсең, энекәшнең монда кайтырга теләве һәм сүзне бары үзе турында гына алын баруы, хатыныннан, балаларыннан ни сәлам, ни амәнәт тапшырмавы ренең ялгызлыкта калуына ишарәдер.
Галиәкбәр энесеннән килгән хатны өстәлгә куеп уйга калды. Сафура кухняда гасабиланып ниләрдер җимерә, ниләрдер вата иде. Карт, яңа хәбәр җиткерүдән дә бигрәк, кызының нишләве белән кызыксынып, кухняга керде: Сафура тәлинкәләрне чиләк кырына кага- кага аш калдыкларын бушата.
— Кәбир абыеңнан хат бар. Кунакка киләм дип яза, — диде Галиәкбәр. Сафура кызарынган ачулы йөзен әтисенә төбәде.
— Шул гына җитмәгән иде шул!
— Ә син тәлинкәне алай бушатма, кашык белән кырып төшер. Аннан менә нәрсә. Мин бүген тагы Әлфия янына очам, Лиана янына бармый калма. Начальнигыңнан үтен, җибәрсен. Чана илт аңа. Андагы барлык баланың чанасы бар, безнең бичара гына чанасыз. Чана подвалда. Былтыр үзем сатып алган идем аңа.
— Нигә соң илтмәдең, илтергә иде.
— Әйтәм ич, мин бүген китәм дип. Ә анда барганда мин чананың кирәклеген белмн илем әле.
— Китми тор, бүгенгә кал. Сары песнәгем дә. мысыр күгәрченем дигән буласың бит үзең. Яратам дисең.
— Яратам, бик яратам. Ләкин мине анда эш көтә.
— Көтә пычак, — диде Сафура. Ул әтисенә бик ачы, үзәккә үтәрлек сүз әйтергә җыенды. Тик карттан ничек булса да акча алып калырга кирәклеген хәтерләп, тыелырга мәҗбүр булды.
— Менә шул. Чана илтергә онытма, — диде Галиәкбәр, кире үз бүлмәсенә юнәлеп.
Ул чәй кайнап чыкканчы эш өстәле янында газета һәм журнал укып утырды. Су кайнагач, кухняга чыгып, куе итеп чәй пешерде.
Кухнядагы шкафтан әле башланмаган печенье пакеты табып, бер чынаякны юып арулаганнан сон, үз бүлмәсенә чәй эчәргә кереп китте. Сафура бу вакытта башлаган эшен гадәтенчә ярты юлда калдырган килеш олы бүлмәдә ертылган оегы белән маташа иде.
Галиәкбәр бер чынаяк чәен тәмләп эчкәннән соң, икенчесен ясау өчен кухняга чыкканда кухня ишеге янында Сафураны очратты. Аптыравына каршы, бу юлы аның чырае ачык, ягымлы иде.
— Әлфия ничек яши соң? — дип сорады ул үтә яктырып. Аһ, әтисе белән гел шулай сөйләшсен иде бу кыз. Бу чырайның бары маска икәнлеген, аның астында ниндидер үз мәнфәгатен үтәргә тырышу ятуын белгән хәлдә дә карт эреде, әйтер сүзен онытып: .
— Әлфия бик әйбәт яши,—диде. — Кияүгә чыгарга җыена. Бик эшлекле чибәр бер егет тәкъдим ясаган. Кыскасы, Әлфия бик бәхетле. эшендә яраталар, абруе зур.
— Бик әйбәт, — диде Сафура ничектер уңайсызланып елмая-ел- мая.— мин аның өчен бик шат.
— Синең эшләр ничек соң?
— һәр вакыттагыча финансовый кризис кичерәм.
— Кунак-кунак уйнауны туктатырга кирәк. Барын-югын белмидер, бал телидер тамагым, дип тамакка буйсынып яшәп булмый ул. Юрганына карап аяк суз. Хезмәттән рәхәт табарга өйрәнергә кирәк.
— Башланды нотацияләр,—диде Сафура күңелсезләнеп. — Әгәр беләсең килсә, мин бу өстәл әзерләүгә үз кесәмнән бер тиен дә тотмадым.
Ул кинәт борылды да җилләнеп олы бүлмәгә кереп китте.
Галиәкбәр чәен эчкәннән соң, чынаягын кухняда чайкап торганда Сафура тагы аның янына килде.
— Син миңа, әти, зарплата алганга кадәр бераз акча биреп тора алмассыңмы?
Ул һәр вакыт әтисеннән акчаны бурычка дип сорый иде. Ала һәм бурычка алганлыгын «оныта» иде. Хәер, Галиәкбәр дә аңа беркайчан да акчаны бурычка дип бирмәде, булса, болай ярдәм йөзеннән генә, бирә килде.
— Күпме кирәк? — диде ул.
— Ну күпме? Хотя бы егерме биш сум.
Галиәкбәр бүлмәсенә кереп утыргыч аркасына эленгән пиджак кесәсендә кармаланды. Бумажнигыинан чыгарып кызына утыз сум акча сузды.
— Акча бирәм, сүзеңне тыңлыйм, тик син дә тыңла. Бүген үк Лианага чана илт.
— Кайчан?
— Ничек кайчан? Эштән соң. Бездә эш көне сигез сәгать кенә лә. Җиде сәгате йокыга, бер сәгате ашау-эчүгә, тагы сигез сәгате кала бит әле. Моннан да зуррак байлык була аламы?
— Тагы!..
Әйе тагы. Чана подвалда. Поездлар төнге уникегә кадәр йөри. Ишеттеңме? Әгәр сүземне тыңламасаң, мин дә икенче тыңламам.
Бу нинди обращение инде, әти! Мин бит сиңа кечкенә бала түгел.
— Син кечкенә баладан да болайрак.
Сафура әтисе юган чынаякка чәй ясап өстәлдә яткан коры-сарыны капкаларга кереште. Бераздан киенеп, эшкә китәргә җыенды.
Мин үз бүлмәмне бу юлы бикләп китәм, — диде карт кырыс кына. — Кем ул минем ятагымда кунды?
Мин лә Укып ятарга җайлы анда. Син бикләмә бүлмәне. Кем тисен синең әйберләреңә?
Карт китапларны кемдер туздырган димәкче иде, артык ваклану кебек тоеп, дәшмәде. Бары үҗәтләнеп
— Биклим, — дип кенә кабатлады.
— Ә телефон?
— Мин аны коридорга чыгарып калдырам.
Сафура нәфрәт тулы күзләре белән зәһәрләнеп әтисенә карап торды.
— Бөтенләй акылыннан язды инде бу картлыктан!
Әйе, хәзер ул карттан үзенә кирәген алган иде инде, теләсә ничек кыланса да була.
Галиәкбәр аның кыргый бер кыяфәткә кергән йөзен күрмәс өчен бүлмә ишеген ябып куйды.
Сафураның каты шапылдатып тышкы ишекне япканы ишетелде. Эшенә китүедер, дип уйлады Галиәкбәр. Ә шулай да бу акылсыз кыз Галиәкбәргә кызганыч иде. Шул иде бит аның кешелек дөньясына калдырасы үзенең дәвамы. «Нинди сәбәпләр аркасында син шундый булып чыктың, кызым, дип уйланды ул. Ни өчен синдә олыларга, хезмәткә әз генә дә хөрмәт юк. Ни өчен син шундый вульгар прагматизм кәсафәтенә бирелдең? Әниең дә. мин дә, мәктәп тә алай тәр-бияләмәде бит, югыйсә». Галиәкбәр өстәленә терсәге белән таянган хәлдә, маңгаен учына куеп бик озак утырды. Сорауларына бер генә дә төпле җавап таба алмады. Ахырда, тумыштан шундый холыксыз нәрсәдер инде ул, гомере буена үзе дә азапланачак, якыннарын да интектерәчәк дип уйланды.
Сәгать сигез тулгач ул, вәгъдәсен үтәп, Эльвира Хәкнмовнага телефон шалтыратты. Сәгать унбергә кадәр үзенең диссертациясен квартирага җибәрергә кушты. Чөнки ул нәкъ унбердә аэропортка, китәчәк иде.
Дәвамы бар