Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Туган ягым — гүзәл табигатьле Башкортстан җире. Туган авылым — Бакалы районының Бишкаен авылы.
Әни. 1962 елда кошлар кайтканда тудың, ди. Инде 17 ел кошлар кайтуын каршылыйм. .¥.»• зер үзем дә шул кошлар халәтендә — мәктәпне тәмамлап, нәкъ җиде юл чатында басып тор-ган, чагым.
Шигырьләрне 4—5 ел элек яза башладым. Этәргечләр авылым табигате һәм. әлбәттә, авы-лымның шигъри күңелле халкы булгандыр.
Остазларым — даһи Тукай, моңлы Туфан һәм ярсу 60 нчы еллар шагыйрьләре. Табын- масам да. алардан үрнәк алам.
Поэзия минем өчен якын дус. Киләчәктә дә аңа эч серемне сөйләргә телим. Кем белә, бәлки ул да үз итеп серләрен ачар...
«Бәй өченмени ат — бәйге өчен!» — Борынгыдан калган җыру ла. Чабыш даулый йөрәк — давыл аты Үрә басып алга ыргыла!
Дулап чапсын әйдә, дулап чапсын, Томырылсын ярып һаваны. Бабайларның җаны давыл булган, Шул давылның без бит дәвамы.
Давыл аты җиргә шундый сугар, Бер селкенер әле заман да! — Юкка гына, тиккә генәмени Давыл гүли безнең каннарда!
Давыл тынды диеп уйламагыз, Тояк авазлары тынса да.
— Давыл аты алга ыргыла ул Аяклары шартлап сынса да!
Шылтырап ук кипте печән, Тик офыкта болыт табы. — Каерылып очты күбә, Шартлап сынды сәнәк сабы!
Югарыдан кибәнче карт Улларын бик ашыктыра. Ңүлмәген ул салып аткан, Гүя көче ташып тора.Өрлек кебек таза уллар, Чуен тәннәре кызган — ут! Сәнәкне дә, беләкне дә Бер дә тормыйлар кызганып!
Нәни малай сәнәк сорый — Үзен зурга санатмакчы. Болытны ул күбә итеп Офык артына атмакчы!
Тиктомалдан егылам да Упкынга төшеп китәм.
Димәк, тиздән тәбикмәк мин, — Йөрәгем өшеп китә.
Тирә-ягым шундый тыныч, Ай, газаплы бу очыш.
Әйтерсең мин, күккә менгәч, Пар канаты сынган кош.
Инде күпме шул упкынга Егылып төшеп китәм. Ә төштәге упкыннарга Кем генә төшеп җиткән?..
Әллә киек каз кычкырды Төнлә ерак инештә...
Аны бабам ишеттем, ди, Гел саңгырау килеш тә.
Төнлә бабам ишеттем, ди, Өзгәләнгән каз җыры: «Туган илгә язны сөйри Киек казлар чылбыры.
Астан берәү мылтык төзи, Бәгыремне, ай, өзә.
... Бу мин — канлы су өстендә Яраланган каз йөзә.
Бер буынга кимдер чылбыр, Яз өзелеп калгандыр.
Канлы кулы белән бәндә, Бу миңа, дип алгандыр...»
Төнлә бабам тыңладым, ди, Авыр җырны җан кыйнап: «... Әни, коткар, кыйгак-кыйгак!
Әти, коткар, кыйга-а-ак!..»