Логотип Казан Утлары
Юмореска

БОЛЬНИЦАГА ЭЛӘКТЕМ


Юмореска
ер якшәмбедә мунча кереп чыккач, сыра эчәргә туры
килде. Иртән торуга тамак шешеп чыккан, күкрәкне дә
кыса. Әллә ни зыян юк- югын, шулай да врачларга
күренергә кирәк, белеп булмый дөнья хәлен, көчәеп
китмәгәе.
Регистрация тәрәзәсе янында ике дистәгә якын кеше
бар. Чиратка мин дә бастым.
— Нихәл, кордаш?..
Борылып карасам, күрше авылның Әсгать. Апаларга
кунакка барганда, үзебезне ашка алалар иде.
— Авырып киттеңме әллә?
ярамаган, ахрысы.
— Шулай шул, сак йөрергә кирәк.
Безнең сүз шунда бүленде. Каршыбызда, ике кулын сузып, бергә өч ел солдат
шулпасы чөмергән дустым Хәмит тора иде. Улын күрсәтергә амбулаториягә
килгән. Хәл-әхвәл сорашкач:
— Агарынып киткәнсең, температураң да бар бугай, — дип, маңгайдан
тотып карады.
Аның тыштан өшеп кергән кулы миңа боздай тоелды. Салкын кулга җылы
маңгай, әлбәттә, кайнар кебек иде.
— Да, пожалуй, 39 градуслап бардыр, әй...
Регистрациядән үтеп, чиратымны җиткереп, врачны көтеп, аңа күренеп,
бюллетень алып чыкканчы, тагын да берничә таныш-белеш очрады. Барысы да
кызгандылар, киңәшләр бирделәр.
Больницадан кайтып, дарулар эчеп, бераз ял итәргә яттым. Бер ике сәгать
черем иттеме-юкмы, ишек шакыдылар. Кайнага белән хатыны икән.
— Авырып больницага барган, дигәннәр иде, хәлеңне белеп кайтыйк, дидек.
Ярый әле, больницага салмаганнар.
— Юк, зыянлы түгел, менә дару эчтем әле, шундук әйбәтләнеп китте.
Хатын ял йортында иде, кунакларга чәй куя башладым. Чәйне эчеп бетерүгә,
ах-ух килеп, ике улы белән туган апам килеп керде.
— Әсгать үзеңне күреп кайткан. Больницада дигәч, котыбыз оч ты.
Бердәнбер ир туганыбыз бит, авырый күрмә инде.
— Зыянлы түгел, мунча чыккач, салкын сыра эчкән идем, шул
Боларны чәй эчерүгә сеңелкәш белән кияве, баҗа белән хатыны, төпчек
җиңгәчәй белән кызы килеп керделәр. Алар да кемнәндер ишеткәннәр, белгәннәр.
Иң зур сумканы өстерәп, магазинга чыгып чаптым. Төшкә ябылган булып чыкты,
бераздан тагын бардым. Алары булгач, базарга иткә төштем, гөнаһ шомлыгына
каршы, акчаны аз алганмын, анысын да ике рәт урадым. Иң ахырдан тагын бер
сумка аракы алып кайттым. Соңгы мәртәбә баскычтан күтәрелгәндә, тез
буыннарым калтырый иде инде. Әмма үзем турында уйларга вакыт юк, килгән
кешене хөрмәт итә белергә кирәк. Казан тутырып аш салдым, табын әзерли
башладым.
Ә кунакларның кайсы шахмат уйный, кайсы кәрт суга. Отылган беренә рюмка
тутырып аракы тоттыралар.
Мәҗлес ахырында халык исереште. Баҗаны, кулбашка салып, өенә илтеп
куйдым. Сеңелкәшләр күрше авылдан иде, иртә таңнан эшкә, диләр. Аптырагач,
аларны унбиш чакрым җиргә мотоцикл белән илтә киттем. Кайтканда, яңгыр
явып, өс-баш лычма су булды. Теш-тешкә тими кайтып кердем. Тик ятарга вакыт
юк, ярты төнгә кадәр савыт-саба җыештырдым.
Ә иртәгесен мине, чыннан да, больницага салдылар. Агай-эне хәл белергә
тагын килде.
— Теге көнне бик матур идең, нишләп болай булды икән? — дип, барысы да
аптырашып утырдылар.