Логотип Казан Утлары
Повесть

НӘЗЕР


се кысрыклап җәфалаган уйлардан башы чатный, күзе алдында саргылт түгәрәкләр бии. Киемнәренә капкан ялкынын йөгереп сүндерергә азапланган бәхетсездәй шул бәйләнчек уйларыннан арынырга исәбе. Тик яшькелт төстәге киндер кожанының төймәләрен ычкындырып, тау киртләчләренә таба кызулаган саен уйлары да кызулый, тәмам котыра. Аптырагач, ул өметсезлеккә бирелеп туктап кала:
— Җә, мин синнән кайчан котылырмын?
— Беркайчан да! — ди хатын-кыз тавышы.
— Кеше гомере мәңгелек түгел.
— Ә мин синең гомерең белән генә яшәмим.
Җамали ярсып күзләрен уа. Чөнки әлеге хатын-кызның кара-кучкыл йөзе аның күз алдында ук. Какча кыяфәтендә буйсынмас көлемсерәү.
Җамалиның йөрәге тимер читлеккә эләккән бичара коштай тарсыл
тәмеш кыясы үткен киртләчләре белән салынкы болытларны ерткан да күккә үрләгән. Кичке эңгердәге болытларның сәләмә ертыгында кызгылт кан саркыгандай. Тирә-юньдә йөрәкләрне че- мердәтерлек тынлык. Бу өнсезлектә зиһен я бөтенләй туарыла, тынып кала, я, бәйгегә чыккан аргамактай, ярсып чабарга тотына. Тынгысыз уйлар бер бәйдән ычкындымы, тиз генә йөгәнлим димә: андый халәттә тауның салкын сыртына аркаңны |терәп утыру да, башыңны ташка бәрү дә тынычлык китерми. Сабырлык иңми кешегә.
Җамалиның хәле бүген дә шулай. Берсен-бер-
дарга тотына.
— Шул чаклы да мәрхәмәтсез булырсың икән...
Хатын коңгырт күзләрен кыса төшеп тавыш-тынсыз көлә:
— Булдыра алсаң куып җибәр. Мин бит сиңа үзем килмим. Теләгем дә юк.
— Элек тә каты бәгырьле идең син.
Ә син боламык идең... Арыш боламыгы. Чак кына оешкан булсаң...
Җамали чәбәләнә:
— Хатын-кызга шул тикле кансыз булу килешми. Хатын жаны наз була.
— Ә мин наз күрсәтмәдеммени оиңа?.. Мин бит син тилене яраткан идем... Ишетәсеңме, яраткан идем!..
— Ә мин яратмадыммыни?.
— Сөю-ярату шулай буламы? ♦
— Ничек була?.. Әйт, ничек була?!. £
— Бичара... Әйт әле, сиңа ничә яшь хәзер? j
— Ул чакны егерме биштә идем... =
— Ә хәзер алтмышны узгансың. Миннән ике тапкыр өлкән. Тик ф шул тикле дә яшәп мине аңларлык кодрәт җыймагансың. я
— Сине аңлап буламыни? °
— Нишләп булмасын, мин дә кеше. Тик минем ниләр күргәнем < хакында уеңда бармы? £
— Бар кебек. Тик аңлый алмыйм... ш
— Ә син яхшылап хәтерлә. Зиһенеңне җыеп. и
'Җамали кашларын жыера, йөзен чыта, аннары киреләнергә тоты- н
«а: 5
— Кирәкми! Башым катты. Чатный, ух, чатный! <
— Тыпырчынма, тиле. Гүргә кергәнче чуалган йомгакны жыярга кирәк!
— Җыеп ни мәгънә?
— Кеше җирдә кылганнарын чуалган килеш калдырырга тиеш түгел.
— Мин ул чаклы пи кылдым сон, ни?..
— Димәк, кылмаганнарынны да...
— Булдыра алмыйм... '
— Булышырмын. Утыр таш өстенә. Аяк өсте арырсың.
— Таш салкын... өшетә...
— Гүр аннан да салкынрак та... Утыр, утыр.
Җамали буйсына. Эчке кирелеген җиңә торган ниндидер миһербансыз көч әйтерсең күзгә чалынмас тимердәй куллары белән аны зәмһәрир суыгы иңгән ташка кадаклый. Ул шунда сеңә, кечерәя, күләгә төсле булып кала. Гәүдәсе буйлап әледән-әле йөгереп үткән вак дерелдәү дулкынын баса алмаудан гаҗизләнеп, ыңгыраша-шыңшый ялварырга тотына:
— Зинһар, берәр сәгатькә генә бер үземне калдырып тор, ә? Тәмам беттем бит инде, кешелектән чыктым...
— Минем белән булганда—син кеше. Чөнки мин синең уянган вөҗданың.
— Соңгы вакытта әрсезләндең, чат ябышып ятасың...
— Бу яхшыга. Кешелегең кайта.
— Син минем кешелегемме?
— Кешелегең дә. кешелексезлегең дә. Икесе бергә.
— Барыбер каты бәгырьле син.
Бер мизгелгә дә Җамалиның күз алдыннан китеп тормаган какча гәүдәле утыз яшь тирәләрендәге хатын аның каршына ук килеп, мүкләнеп беткән яшькелт ташка чүгәли. Күксел томан аша коңгырт күзләре белән аның күзләренә бага. Карашы чәнечкеле — бәгырьнең иң сизгер җиренә чаклы үтә. Сикереп торасы да, әллә кайларга йөгерәсе, шашып-томырылып тау киртләчләренә үрлисе килә. Ләкин үрләп нишлисең — барыбер шуышып түбән төшәсе...
— Я, бераз тынычландыңмы инде?
— Тынычланмый ни кыласың...
Хатын тагы көләргә тотына:
— Бигрәк тә йомшак шул, син. Ярый, хәзер генә катыланмассың инде. Үләргә вакыт җиткәч кенә...
— Үләргә?.. —Жамали кубарылып урыныннан сикереп тора — Жук, жук. үләргә җыенмадым мин... Җук. җук, син нәрсә?..
— Курыкма, тиле... Үлем — бары истәлеккә күчү.
— Ярый ла сиңа ансат.
— Шулай да әҗәлдән куркасың.
— Әҗәлдән түгел, яман истәлек кала... Ә чуалганны, чияләнгәнне сүтәрлек дәрман юк!
Хатынның түземлеге төкәнә. Ул капыл гына Җамалиның кожа» изүеннән умырып ала да, ачу белән тотып селки:
— Җебемә, ир бул!
— Ах, бугазны шул тикле буасың, тын алыр әмәл юк... Бушат азрак...
Хатынның куллары теләр-теләмәс языла. Кожан изүе кошның каерылган канаты кебек...
— Рәхмәт... уф, тәмам тирләп чыктым...
Хатын янә Җамалиның каршындагы ташка елыша:
— Я, рәткә килдеңме бераз? Йомгакны җыя башларга вакыт...
— һай, каты бәгырьле син!
— Ташла! Син менә минем Уразмәткә ничек килеп чыгуымны хәтерлә...
— Авыр хәтерләве. Бик тә авыр!.. Нинди вакыт иде бит... Егерме беренче ачлык елы...
I
...Нәрсә соң бу? Җамалиның бөтен тәне чуен кабыкка салынган кебек. Чуен кабык каты, кытыршы. Селкенгән саен бүлтәеп торган чыгынтылары сөяккә тикле батып керә. Кымшанмаска иде дә... Кемдер аны юри бер яктан икенче якка авыштыра... Уф! Шул чаклы да инде... Чуен тырнаклар әллә ничә җиргә берьюлы батып, җелекләрне суыргандай итте. «Җибәрегез!» дип кычкырасы килде Җамалиның. Никтер тавышы чыкмады. Ә... Иреннәр дә чуен келәшчә белән кысып алынган икән... «Уф, уф!» Бу аның үз тавышымы соң?.. Җамали ыңгырашмаска тырышты. Тик әлеге кызганыч ыңгырашу авазы якында гына ишетелде. Тамак чатнап кипкән. Бер йотым гына су булсачы. «Бер йотым су!» Сукыр әнисе ишеткән, ахры. Суны тамчылап-тамчылап иренгә тамыза. Өйдә су юктыр шул. Сукыр килеш ничек су алып кайтсын соң?.. «Әни, әни, дим!» Дәшми. Ә үзе барыбер ишетте, ахры. Тамчыларны күбрәк тамыза ич. Ә тамчылар пешереп ала.
Кинәт нидер дөбердәп ауды. Ялгыш сөртенеп самаварны идәнгә төшереп җибәрдеме әни? Ялт итте, ут чыкты, ахры. «Әни, әни, нишләдең?»
Җамали көч-хәл белән күзләрен ачып, як-якка карады. Дөм-караң- гы, берни күренми. Бары орып яңгыр ява. «Кайда соң мин?» Яткан урыны бигрәк каты... Тукта, арба ич бу... Ат арбасы?.. Яңгыр? Кайдан килгән яңгыр?..
Арба кинәт янтаеп чокырга төшеп алды. Тирә-юньгә су чәчрәде. «Уф... Эссе»...
Яңгыр да юк... Бу кадәр кызуда яңгыр кайдан килсен... Әнә саргая башлаган арышлар җил килеп орынган саен кыштыр-кыштыр килә. Бар дөнья, авызын ачып, өмет белән күккә баккан. Мәрхәмәт иңеп чиләк-чиләк яңгыр орса да, эх тә дими чөмердәтеп эчәр җир дымны. Җир генә түгел, кешеләр эчәр күк суын, убылып яуган яңгырга битен, кулын куяр, тузанда шыпырдап биешкән эре тамчыларга карап сөенеченнән шаркылдар.
Җамали кытыршы теле белән кипшенгән иренен ялый... «Тамчымы сон бу? Юк, юк. Бу саташу гына. Тукта, ни өчен арбада гамьсез
генә ятам сон мин? Атны ашыктырырга кирәк ич. Тизрәк барып жи- тәргә... Мине көтә торганнардыр. Ләкин кымшанып та булмый. Ни булган сон миңа?» Җамали хәтерен киереп барысын да искә төшерер- ♦ тә тырыша. Әйе, атка почта йөге төяп юлга чыкты. Юлдашы да бар £ иде. Сакчы егет... Ул кайда?
— Әй!.. Әй, дим!..
Беркем берни дәшми. Нәрсә соң бу?
...Әллә юлга чыкмадымы икән алар?.. Өендә авырып ятамы Җамали? Юк, юк, атны үзе җигеп капкадан дөбердәтеп чыгып китте ләбаса. Аннары нәрсә?.. Юл... тез тиңентен тузан... Сары бия шул тузанны ла- пыр-лапыр ера бирә.
Тәгәрмәч астыннан куерып, бөтерелеп чыккан тузан бер җәелеп, бер сирәгәя төшеп, кире кайта, кызудан әлсерәгән үсентеләргә, юлчыларның кара-кучкыл йөзенә куна, борынга тулып тамакны әчеттерә, теш арасында чатыр-чытыр килә.
Урман янында — агачлар кыштырдавы, кигәвенныр зеңгелдәве...
Кешеләрнең, атларның теңкәләренә тия кигәвеннәр. Атлар тибенә, колакларын шаңкайта, койрыклары белән әле уңга, әле сулган селтәнеп, үзен тинтерәткән кигәвеннәрдән котылмакчы... Ә кигәвеннәр әрсез... Аларның җан саклау өчен көрәше — яшәү белән үлем арасы... Ачтан кипшенеп үлгәнче сытылып һәлак булуың артыграк, күрәсең.
Карауҗа тавын менеп, Би кет ягына таба борылгач та юл түбәнәя Юлчылар атларны юыртырга тырышалар.
— На, хайван!
Каеш чыбыркы ачулы еландай бөтерелә: «чаж-чож!» Атның тузанлы сыртында аркылы-торкылы сызыклар. Сызыклар ишәя, пәрәвез җәтмәсенә охшаш челтәр хасил була.
— На!..
Сары бия тузан болыты белән ярыша-ярыша алга ыргыла. Ә тузан өере калышмаска теләп әрсезләнә: соры канатын салындырып арба өстенә кунмакчы. Ләкин, җиңелеп, юлга чалкан төшә.
Биткә килеп бәрелгән салкынча урман җиленә изүләрен ачып кинәнә кешеләр.
Ат юыртудан туктауга тирә-юнь тагын өнсезләнеп кала. Чәч толымнарын як-якка үреп төшергән аксыл киемле каеннар... Тып-тын усак лар... Хәвефле матурлык... һәр агач ышыгына куыш-куыш куркыныч яшеренгән төсле...
«Саташам, ахры... Ә шулай да, нәрсәдер булды бит, булды!..»
Кем әйтте әле шул куе чытырманлыкта куыш әмәлләп юлбасарлар яши дип? Сакчы егет бугай. Әйе, ул. Ә аннары юраганнары юш килде: юкәләр куелыгыннан күләгәләр төсле мыштым гына сузаеп биш кеше чыкты да, Җамалилар юлына аркылы төште..
Нишләргә? Алга баруны дәвам итәргәме, әллә атны борып алып, бар көчкә килгән якка куаларгамы? Ләкин соң инде. Озын буйлы. йөзен керпе энәләредәй сакал баскан адәм йөк янына якынлашты. Тәмәке сорады.
Җамали тәмәке янчыгын куенынан тартып чыгарган арада, калган
ябыштырып. „
— Бирегә генә. Бякеткә без, —диде Җамали. Аннары хәйләгә керешеп өстәп куйды: - Менә артка калган юлчыларны көтә-көтә бара
Озын буйлы кеше ашыкмый гына тәмәкесен кабызды да. янаулы мәгънә биреп, каешланып беткән кара бәрхет кәләпүшен алга этеп куйды.
АЗАТ ВЕРГАЗОВ
дүртесенең күзләре комсызланып йөккә салган капчыкларны капшады Ә анда хатлар, кыйммәтле әйберләр, акчалар...
— Кая барыш? - дип сорады озын буйлысы тәмәкесен теле белән
— һе. яп-яшь башың белән алдап торасың тагы... Җәле, арбадан төш! Төш диләр сиңа!
Җамалиның аркасы буйлап жанын куыра торган суык йөгерде.
Ә сакчы егет капыл гына мылтыгын тегеләргә төзәп кычкырып җибәрде:
— Не смей, атам!
Тик ул атарга өлгермәде, аю хәтле дүрт ир дәррәү кубып сакчы егеткә ябырылды.
Түзеп калыр чакмы — бөтен тәнен оеткан әшәке салкынлыкны җиңеп. Җамали да тегеләргә ташланды. Ул әле берсенә, әле икенчесенә йодрыгы белән кизәнде, аяклары белән тибенде. Аның үзенә дә суктылар: чигә буйлап кискен авырту телеп үтте. Җен ачуын чыгарган бу авырту әллә ниткән йөгәнсез, кыргый ярсу уятып, әлеге хәрәкәтен тоткарлаган йөрәк өшүен кысып чыгарды, бөтен барлыгын биләп, тоеп булмас көчкә әйләнде. Җамали хәтта бар дөньясын онытты, күз алдында явызланып кыйшайган йөзләр, буталып әүмәкләшкән котсыз гәүдәләрдән гайре берни күрмәде. Шушы кызулыкта берсенең арт ягына чыгуын да сизми калды. Ә анысы, арттан килеп, Җамалиның якасыннан каерып алды да, колак төбенә шундый тондырды, ул, куакларга сыдырылып, черек агач өстенә үк барып төште.
«Кара, бу Чимай Мәләге генә түгел икән... Баш белән берне утыртып Мәләкнең борынын кара кан иткән идем дә бит...» Мокыт кына күренсә дә, сакчы егетнең үзендә дә көч бар мин сиңа әйтим, ничә албасты ябышса да. тәки мылтыкны тегеләргә бирмәгән. Ике кулы белән шуңа ябышкан да, башына сугуга да, тибүгә дә карамый, тартыла, тырмаша... Талкына-йолкына торгач, тегеләр кулыннан ыкчынып, мыл- тыгы-ние белән канауга мәтәлеп китмәсенме... Ә ана шул гына кирәк тә: сикереп торды да «шарт» итеп тегеләрнең берсенә атып та җибәрде. Ядрә эләккәне эчен тотып җиргә ауган арада, Җамали да аптырап калган озын буйлыны сугып екты. Ә анысы, җиң эченнән ялтырап торган хәнҗәр чыгарып, яман сүгенә-сүгенә Җамалига ташланды.
«Бугазга гына кадый күрмәсен».
Җамали үзенә якын килгәнче үк аны аягы белән тибеп очырмакчы иде, ләкин тегенең хәнҗәре чабатасын үтә тишеп аяк табанына кадалды. Ул да булмады, уң чигәсенә ниндидер каты әйбер белән китереп ордылар... Дөнья бер якка авышып китте, нарат кәүсәләре каядыр югары очты. Шул чак башында: «Әгәр үтерсәләр?» дигән шомлы уй җемелдәп үтте. Шул уеннан коты очып, бөтен барлыгын җыеп иңкүлеккә таба тәгәрәргә ашыкты. Шул рәвешле ул юлбасарлардан котылмакчы иде. Ләкин әлеге хәнҗәр белән кадаганы аны болай гына ычкындырырга теләмәде, күрәсең, артыннан килеп ярсый-ярсый итекләре белән типкәләде. Инде Җамалиның башында бары бер уй чәбәләнде: «Ничек булса да исән калырга... исән калырга... исән калырга...» Ул пиджә- генең якасын күтәреп башын сакларга тырышты. Ләкин кайсыдыр килеп башына дагалы итеге белән типте.
«Бер дә жәлләп тормыйлар инде». Томаланган аңы аша ул ату тавышларын да абайлады бугай... Ә аннан соң берни хәтерләми...
...Янәшәдә генә сакчы егет ыңгырашып куйды.
Җамалига аң кайта башлады:«Кыйнаганнар, кыйнаганнар да икебезне дә арбага салып җибәргәннәр икән... — Ләкин кая барабыз соң без. Торырга иде... Ай, бар тән үтереп сызлый. Кузгалыр хәл юк Җитмәсә, өс-баш манма су... Янгыр яуган икән шул... Каты яуган...»
Ул яткан көе капшанып капчыкларын эзләде. Менә берсе, икенчесе... кискәләнеп беткән. Ертыкларыннан өчпочмаклы кәгазьләр тырпаен тора.. Хатлар... Арба төбе тулы... юешләнеп, изелеп беткән хатлар... Ьүтән капчыклар кая? Җамалиның эче жу итеп китте. Акча һәм 58
әйберләр тутырган капчыклардан жилләр искән. Ул ярсып егетне йолкырга тотынды:
— Тор, тор, капчыклар жук!
Егет ыңгырашты гына. *
«Тизрәк кайтып җитәргә кирәк!.. Бәлки талаучыларны куа чыгарлар!..» и
Кинәт ат туктап калды. Кызганыч кешнәп тояклары белән жирне 5 тырнады.
— На, на, бахбай! *
Җамалиның тавышы бик зәгыйфь чыккангамы, бия тыңламады. =
— На, диләр сиңа! п
Ат кузгалмый да. *
«Кай жир соң бу?» а.
Җамали ыңгырыша-ыңгыраша көч-хәл белән торып утырды. Янгыр “
туктаган. Бары яшен яктысы гына офыктагы төн пәрдәсен ертып бар дөньяны яктыртып ала. £
«Кара, Кирәмәт тегермәне түгелме сон бу? Кайтып житкәнбез икән т ләбаса». *
— На, на!
Бия янә кешнәп бер яктан бер якка тайпылса да, барыбер алга кузгалмады.
«Ни булган соң?... Әллә каршында бүре бармы?»
Җамали авырлык белән аягын арбадан салындырып җиргә басмак- чы иде, ләкин булдыра алмады... Үзәк өзгеч авыртудан аңы томаланды аның...
Бераз хәл алгач, сызлануын жиңеп әкрен генә дымланган җиргә чүгәләде дә, үрмәләп-шуышып атның алгы ягына чыкты. Нинди йомры карамчык соң бу? Калфагы, күлмәге... хатын-кыз ич бу. йөзтүбән яткан, узе жып-жылы. Тере, ахры.
Җамали көч-хәл белән аны чалкан әйләндерде. Помры күкрәге янына колагын куеп йөрәк тибешен тыңламакчы иде, кыз торып утырды
— Ә, нишләвең бу? Кем син?
Кызның капыл торып утыруыннан Җамали башта үзе дә сискәнеп китте. Беравык ни әйтергә белми аптырап торды. Аннары шактый тупас итеп:
— Котың чыкмасын сана!.. Ашамам,—дип куйды.
— Синдиләрне беләбез... Кагылма миңа! Юлыңда бул!
— Син... син бу былчыракта нишләп ятасың соң?
— Анысы синең эшең түгел. Бар, бар!
Кыз яшь болан җитезлеге белән сикереп торды да, никтер чайкала- чайкала, әрәмәлеккә тайпылды.
— Качма әле, кыргый тәре! Лүтче менә арбага утырырга булыш миңа.
Кыз туктап калды.
— Алдыйсың.
— Валлаһи газнм алдамыйм... Менеп утырыр хәлем жук.
Кыз шикләнә-шикләиә Җамалнга якынлашты Шул чак арбадагы егет ыңгырашырга тотынды. Кыз тагы шып туктады.
— Котың чыкмасын дим ич инде... Безне’эт итеп кыйнап ташладылар... Күлмәкләрне дә аерып бетергәннәр...
Кыз бераз тынычлана төште, ахры, курка-курка гына басып Җамали янына килеп чүгәләде. Егет болытлар арасыннан баккан саран ай яктысында таныш түгел кызның түгәрәк, матур йөзен төсмерләде. Аның кайнар сулышы егеткә көч өстәгәндәй булды.
— Авыртамы? — дип сорады кыз егетнең шешеп чыккан битләренә бармаклары белән кагылыр-кагылмас.
— Авыртмас сиңа...
— Явызлар...
— Әйдә булыш әле... Җәтерәк бул!
Җамали бар көчен жыеп жирдән күтәрелә башлады. Кыз ана хәленнән килгәнчә булышты. Җамали аның йомшак иңнәренә таянган хәлдә, сыгылма гәүдәсенең дерелдәвен. артык көч куюдан калку күкрәгенең бер күтәрелеп, бер төшеп талпынуын тойды.
Ниһаять, Җамали арбага менеп утырды.
— Әйдә, утыр арбага, — диде ул кызга, — тизрәк кайтып житии әле. анда күз күрер. — Ул атка чөңгереп алды. — На, бахбай!
Сары бия шуны гына көткән кебек кызу алдырып китте. Авылга житүен сизептер инде, юырта ук башлады. Арба дыңгырдаудан Җамалиның бар жире сыкрый — түзәр чама юк... Җитмәсә, авылга кергәндә юл түбәнгә китеп бия тагын да кызулый төште. Ниһаять, Җамалиның тәкате калмады:
— Тр-р-р, хайван. тр--тр-р-р! Үтерәсең!
Ат бөтенләй туктап калды. Җамали хәлсез тавышы белән кызга дәште:
— Ни... Кем дип әйтим соң сиңа?
— Сәгадәт диген.
— Сәгадәт, менә нәрсә, мин шушында гына торам... Ике йорт калдырып өченчесе безнеке... Хәлең ярыйсы булса, син Минайларга бар...
— Минайларга? Кем соң алар?
— Табарсың... Авылда иң бай кеше ул.
— Иң бай? Юк, бармыйм!
— Зинһар, тыңла сүземне... Үзем барыр идем, рәтем жук шул...
— Соң?
— Бар да әйт: почтаны талаганнар, диген. Мин капка төбендә көтәрмен.
— Ә теге кешең? Хәле мөшкелдер аның.
— һай, тушыны!.. Бар инде җәтерәк!
Сәгадәт бүтән карышмады. Арбадан жиңел генә төште дә төн караңгылыгына кереп чумды.
Кыз киткәч, Җамали сакчы егетне капшап карады, һаман аңына килми әле. Каты эләккән шул. Үзе болай сулый да кебек.
«Кеше тел тибрәтә алганда сөйләшеп кал икән...»
Ләкин Җамалиның күз алдында әле бер-ике генә сәгать элек булып үткән канлы вакыйга яңара башлагандай булды: юлбасарларның явызланып кыйшайган йөзләре, усал ялтыраган күз бәбәкләре... Җа- малига чытырдатып ябышкан озын буйлының авыр итеп еш-еш сулавы... Кара, бу юлбасар да түгел икән ич. Ул бары Җамали белән бил алышырга чыккан көрәшче. Ә аяк астында ямь-яшел чирәмлек... теге Урәзмәт инеше буендагы кебек... Тирә-юньдә кешеләр... Гөр киләләр... Сабан туе ла бу... Аның биленнән алышкан егетнең кулында пычак түгел, бары сөлге... Ләкин бик нык итеп кысып алган ул Җамалиның билен. Тик Җамалиның да бирешергә исәбе юк. Беләкләрендә көч ташып торган чакта... Менә ул әлеге егетнең биленнән чытырдатып кысып үзенә таба тартып китерде дә баш аркылы бер кырыйга томырды. Сабан туенда Җамалиның аста ятканы булмады бит. Юк! Анда көндәшенең кулында хәнжәр түгел, сөлге... сөлге генә. Ә монда... Монда сөлге түгел. Шуңа пинжәгенең якасы белән башын яшереп ятты Җамали. «Үтерә генә күрмәсеннәр..» Ә сакчы егет?.. Җамали, өстенә пычрак су түгелгәндәй, калтыранып куйды. Их, әле көче бар иде ләбаса аның! Сикереп торып ялгыз калган сакчы егет янына атылып барыр чамасы бар иде!.. Ник шулай итмәде Җамали? Ник?! «Ничек тә исән каласы иде»... Ә Җамалины барыбер типкәләделәр... Үлгән кеше төсле селкенмичә ятса да типкәләделәр.
Әле генә Җамали, ансыз көе ыңгырашып яткан сакчы егеткә карап: «Кеше тел тибрәтә алганда сөйләшеп кал икән», — дип уйлаган иде. Ә хәзер юлдашының ыңгырашуы берәр төрле сүзгә охшап куйганда бөтен тәне белән тетрәнеп: «Әгәр ул телгә килсә?» дип коты алынды. Ул бу коточкыч уйны башыннан куарга тырышты. Ләкин күз алдына тагы кыйшайган йөзләр, явызланып елтыраган хәнҗәрдәй караш- * лар пәйда булды... «Ә теге ниткән кыз булды соң әле ул? Коңгырт х күзле, ябык кына... Бигрәк ябык инде. Көзге яфрактай очып китәр £ төсле. Үзе безнең як кызына охшамаган. Бездә аныңча киенмиләр. Ка- 2 ян килгән диген... Өстенә ат баса язгач та кымшанып бакмый. Юеш җирдә ятуын белә. Нәрсә булды икән соң аңа? Авырганмы әллә? Я з бер-бер хәл булганмы?.. Хәлсез көе йомыш куштым тагы. Минай о дөнья кубарыр инде. Барысын аякка бастырыр. Үзең куа чык дип бәй- « ләнмәсә ярый ла...»
Минайга ни, теләсә нәрсә әйтсә дә килешә, авылда бер бай, тупыр- u да шып торган дистәләгән аты, абзар тулы сыер-сарыгы... Өстәвенә. ® Кирәмәт тау башындагы җил тегермәне дә аныкы... Ә бит ничә ел гы- ь на элек Минай үзе дә гади почта йөртүче иде. Тәбәнәк кенә алмачуар * алашадан гайре берничә сарыгы, икеме-өчме шунда мүкләк кәҗәсе < бар иде аның. Ә бер елны, бүрткән арыш ашап, әлеге алмачуары да күбенеп җан бирде.
Шуннан соң Минай бер атна чамасы бөтен дөньясын утка ягардай •булып бәрелә-сугыла йөрде дә, эшләп кем баеган, беткән баш беткән дип, Шәкүр караклар компаниясе белән аралаша башлады. Гөнаһысына кермик, ул үзе беркайчан да урларга бармады. Әмма тегеләр урлап кайткан атларны сатарга, әвеш-тәвеш китерергә үтә дә хирес булды. Минайның бу эшен Җамали гаепкә санамады. Ала-сата икән, нәрсәсе бар. Урламый ич. Акчасы булса Җамали үзе дә бер бик әйбәт ат юнәтеп җибәрер иде әле. Ә Минай өчен бу кәсепнең әҗере ярыйсы гына иде, ахры, алланың бирмеш бер көнендә ул менә дигән атка тиенде. Башта бергә, аннары икегә, өчкә... Шуннан китте баеп Минай... Хәтта хезмәтчеләр дә тота башлады. Хәер, иген чәчкән-урган чакларны гына көнлекләп яллый иде аларны Минай. Шулай да аның тирәсендә гел кайнашып йөргән җирән мыеклы, җемелдәп торган яшькелт күзле Мәләк атлы берәү бар иде... Җамалиның яшьтәше... Тик үзен аңламассың — итәк астыннан ут йөртер1ә бик оста иде. Минайга шундый кеше кулай булган, күрәсең... Аннары Минайның Кирәмәт тау өстенә тегермән салдырып йөргән көннәре. Үзе әле дә почта йөртүче булып исәпләнсә дә. инде ул эшне башта әлеге бөдрә чәчле малаена, соңрак бүтәннәргә куша башлаган чагы...
Җамали шул бүтәннәрнең берсе була инде. Калага тикле әллә ничә почта тукталышы бар. Җамали мари ягыннан килгән почтаны кабул итеп ала да, йөкне сакларга куелган сакчыны ияртеп, Карауҗа аркылы Бикеткә китә. Ә Бикеттә Җамалилар китергән капчык-капчык хатларны, акчаларны һәм бүтән почта әйберен икенче берәүләр үз йөгенә күчереп Казан ягына юл тоталар...
Урмандагы коточкыч күренешләр яңадан Җамалиның күз алдында яңара башлады. Кинәт Җамалиның үз-үзенә ачуы чыкты: «Нәрсә соң мин җук белән саташам?.. Җанымны сакларга тырышканмын, имеш Булса ни, минем урында һәркем шулай эшләр иде... Талаучылар белән әллә якалашмадыммы? Юкка шуның тикле кыйнаганнармы алар мине?.. Егетне дә кыйнаганнар, мине дә... Икебезгә дә тигез эләккән. Аның миннән сыеграк булуына әйтерсең мин гаепле...»
Җамали шулай үз-үзен тынычландырып азапланганда, төн пәрәнҗәсен икегә аерып, башта Сәгадәт, ә аннары Мәләк пәйда булды
— Кайда Минай абзый?.. Нәрсә диде?..
Җамалиның калтыранган иреннәреннән бүселеп чыккан беренче соравы ШУШЫ иде.
— М-.мннай абзый килә алмады шул, тфү,тфү...
Мәләк гел шулай: үзе бик мөһим дип санаган хәбәр әйткәндә, га-җәпләнгәндә. яисә ярсыган чагында еш-еш мышкылдап тора да, сүзен тытылдатып бетергәч, монысы да калмасын дигән шикелле төкеренеп куя.
Ә Җамалиның үз кайгысы кайгы: «Мөгаен, чаптар атлары белән талаучыларны куа чыгаргадыр нияте.
Тапмасалар ни нәрсә була инде миңа? Ни нәрсә?».
Мәләк Җамалиның йөзенә якын ук килеп карады да башын чайкап куйды:
— Тфү. тфү. бигрәк яман бизәгәннәр үзеңне, агайне.
Ул озак кына телен шартлатып торды. Аннары талаучыларның ата- бабаларын астын-өскә китереп сүгә башлады. Җамали Мәләкнең кем икәнен яхшы белгәнгә, аның сүзен чынга алмады, билгеле. Тик Мәләкнең тел төбендә нинди мәкер ятканын белә алмады ул. Хәер, бөтен тәне ут янып әрнегәндә шул идемени егетнең кайгысы?
Капка төбендә кешеләр сөйләшкән тавышны ишетеп булса кирәк, әнисе Хөббениса кабалана-кабалана өй баскычыннан төшә башлады. Карчык шактый вакыт капка келәсен таба алмый изаланды, аннары шыңгырдатып капканы ачты да куллары белән капшанып урамга чыкты.
— Улым, син кайттыңмы соң, бәбкәм?
Карчык улының авызыннан сызланып чыккан бу өнгә шикләнә биреп, акрын тавыш белән:
— Кайткансың икән шул... Ник дип өйгә кермисең соң? Бер-бер хәл булмагандыр бит? — дип сорап куйды.
«Ни дияргә? Барысын да сөйләп бирсәң әни карчык тәмам вәсвә- сәгә төшәр... Сөйләмәсәң, барыбер беләчәк бит... Калтыранган куллары белән капка баганасын бертуктаусыз капшавы әле дә тикмәгә түгел... Әйтерсең үзенең шик-шөбһәләренә иң дөрес җавапны гомерендә ничаклы ачы хәбәрне үзе аркылы үткәргән пар капка баганасы әйтә ала?..» Тамырлары бүртеп-бүртеп чыккан сөякчел кулларга, кулларга гына түгел, карчыкның какчыл тәненә имән багана бәлки ныклык, чыдамлык өсти торгандыр!..
Япон сугышында ире үлеп калгач, бу кайгылы хәбәрне шушы капка баганасына сөялеп эченә йоткан иде Хөббениса. Шул чакта күкрәген авырттырып көйдергән хәсрәт утын шушы имән баганага кысып сүндергән иде... Пыскып калган соңгы шаукымы тол калган чибәр хатынның йөрәген тагы ничә айлар сыкратса сыкратты, әмма кешеләр алдында «уф!» дип аһ ормады ул. Хәер, шушы имән баганадай нык, тупылдап торган чагы иде аның. Шулай да җиңел булдымыни... Әле ныгып җитмәгән кызы Җәмилә белән улы Җамалидан әллә ни игелек көтеп булмый, тормыш арбасының төбенә Хөббенисаның үзенә җигелергә туры килде. Ирләр урынына да калгач, барысын да эшлисең шул: чыгын ат җигеп сука сукалау дисеңме, бишәр потлы капчык күтәрү дисеңме— берсе дә калмый. Тик авыр күтәрү хатын-кыз заты өчен бер дә эзсез генә узмый икән. Башы бик каты сызлап күзе күрмәс булды Хөббенисаның. Әле ярый балалары исән-сау булды. Тик алар үсеп җитте дигәндә генә башта Җәмиләсе күрше авыл егетенә ябышып чыкты, инде малае — Җамали...
И. ходаем, ни генә булды үзеңә, бәбкәм. Сулу алуларыңа тикле гыжлап тора ләбаса.
Шик-шөбһә катыш өмет белән ялварган ана җаны улының: «Җук, бернәстә булмады, әнием, бары бераз арылган гына», дип назлап-
юаткан жавабын көтте. Тик ул җавап урынына нәкъ аның каршында гына бер кыз баланың мөлаем авазы ишетелде.
— Ул-бу юк, анакаем... Яшь ит төзәлер...
Ана кеше мондый юатуның ни икәнен яхшы белә. Шуңа да ул:
— Балакаем, балакаем, — дип, калтыранган ике кулын улы ягына ф сузып, төнге бушлыкка таба атлады. а
Сакчы егет тәки аңына килә алмыйча икенче көнне дөнья куйды. _ Аны Урәзмәт зиратына алып барып җирләделәр. Җамалиның да хәле £ шәптән түгел иде. Өйгә кереп сәке өстенә хәзерләгән мамык түшәккә « аву белән ул ялкыннары ыжгырып торган коточкыч упкынга убылган- * дай булды. Бу упкын әллә ниткән төпсез — төшәсен-төшәсен — чиге- юк. Ялкыны кара-кучкыл күләгәләр төсле. Бу шомлы күләгәләр сал- й кын боздай салынкы канатлары белән уттай янган тәнне ике яклап н шундый каты кысалар, сулавы авыр була башлый, тын җитми. Бөтен < гәүдә дерелди. Бу хәлдән ычкынмак булып талпынсаң, төпсезлеккә та- ” ба кызурак очасың. Шул чаклы кызу — йөрәк парә-парә килеп оеп китә. Аннары кара-сары түгәрәкләр бергә буталып, бар дөнья әйләнергә тотына.
Дөнья бизәкләрен гомерлек төн белән алыштырган карчык үзенең газиз баласын тәрбияли дә, дәвалый да алмасын белә. Шуңа ул Сәгадәткә ялвара:
— Кызым, зинһар безне шушы хәлдә ташлап китә күрмә инде... Җамалием бераз аякка басканчы гына булса да бездә торып торсаң- чы... Алла үзеңне рәхмәтләреннән ташламас...
Сәгадәт күнде. Дөресен әйткәндә, кызның аяк атлап керер бүтән бусагасы да юк иде бит. Аннары, һәр хатын-кызга хас булганча, көчсезләргә, бәлага юлыкканнарга шәфкать күрсәтү теләге Сәгадәт өчен дә ят түгел иде ич...
Беренче көннәрне кыз авыру яныннан бөтенләй диярлек китмәде. Әледән-әле аңа куе чәй эчерде, ут кебек янган маңгаена юеш чүпрәк куеп торды.
Ә егетнең хәле һаман авырайды. Тәнендәге әллә ни чаклы яралары әрнеп сызлау өстенә, табанына талаучылар хәнҗәре кадалган аягы гөбедәй булып шешеп чыкты.
Сәгадәт кырыйлары кызарган яраларга каз мае сөртеп, Җамали- ның шешенгән аягын үги ана яфраклары белән урап бәйләп куйды.
Боларның барысы Җамали өчен ерак төш кебек.
— Хәлең ничек соң, улым?.. Кара җимеш кабып бакмыйсыңмы? Салкын әйрән эчермикме?
Әнисенең тавышы.
Җамалиның иреннәре селкенә.
Озак та үтми, Җамали кысылган иреннәренә сак кына орынган агач җамыякны тоя.
Сәгадәт авыру егет янында тәүлекләр буе керфек какмый утырды.
Хөббениса әби Сәгадәткә авыр икәнен сизә. Шуңа ул «Бар. кызым, бераз ял итеп ал», — дип улы янына капшана-капшана үзе килә Ләкин кыз мамык мендәргә башын төртергә өлгерми, Җамали сызланып ыңгырашырга тотына, я чатнаган иреннәрен ялап су сорый. Мондый чакта карчык егет сораган нәрсәне ялт кына табып’ бирә аламыни? Ул урыныннан кузгалганчы, Сәгадәт атылып торып, эх дигәнче авыру сораганнарны табып та китерә.
Өченче көн дигәндә Җамалиның хәле аеруча начарланды. Ул еш- еш сулын, үзе авыз эченнән һаман нидер сөйләгәндәй итә. Сүзләре аңлаешсыз... Өзек-өзек...
Нидер эшләргә кирәк... Бәлки доктор чакыртыргадыр. Тик Ураз- мәттә доктор юк. Доктор өчен биш-алты чакрымлап барасы. Ә тышта төн. Җитмәсә, ничә тәүлек инде бер өзлексез яңгыр коя. Күкнең төбе төшкән диярсең. Сәгадәт бу якларны белсә икән әле... Бармый да ярамый. Күрәләтә пәһлевандай егетне харап иттермәссең бит.
Җам ал и саташты да саташты. Ул инде Сәгадәтнең кара төндә тез тиңентен пычрак ерып, абына-сөртенә доктор эзләп китүен дә, юлда адашып йөрүен дә, әнисенең аның өстенә иелеп үкси-үкси кан-яшь түгүен дә белмәде. Урта яшьләрдәге доктор ирнең аны тыңлап караганнан соң башын чайкап бер мәл нишләргә белми утыруы, аннары, дарулар каптырып, төрле киңәшләр бирүе кайдадыр еракта калган аң- лаешсыз төш сымак кына...
Таң беленеп килә иде. Хуш исле мәтрүшкә салып кайнаткан чәйне авызына бал кашыгы белән берничә кат салганнан соң, егет тирән йокыга чумган. Төнге пычракта арып-алҗып. тәмам кешелектән чыгып беткән Сәгадәт тә стенага башын сөяп, ничектер черем итеп җибәргән. Кыштырдаган тавышка кыз кинәт уянып китсә, ни күрсен, егет күзләрен тутырып аңа карап тора. Сәгадәт егетнең бу сәер карашыннан әллә нишләп китте.
Ә егет көлемсерәгәндәй итте дә, акрын гына:
— Ник курыктың?.. Мин шулай кеше куркытырлыкмыни? — дип сорады.
— Юк, юк, — дияргә ашыкты кыз. Ә үзе егетнең шардай ачылган ■күзләренә гаҗәпләнеп карады. Кара тутлы булгач, егетнең күзләре дә чем-кара, я коңгырттыр дип уйлаган иде ул... Күр, күзләре зәп-зәң- тәр икән...
— Ай-Һай, озак йоклаганмын! — дип, тәмле генә итеп киерелеп куйды Җамали. Ә син гел шулай стенага сөялеп утырдыңмы?
— Гел түгел... Кайчагында гына... Ә син йокла, йокла, сиңа йокларга кирәк, — диде кыз беркатлы итеп.
Егет кызның коңгырт күзләренә карап торды да, ни әйтергә белмичә:
— Абау, күзләрең, — дип уфтанып ук куйды.
— Зур, иеме?
Кызның бу сүзләреннән егет көлеп җибәрмәкче иде, ләкин шундук чыраен сытып ыңгырашырга тотынды.
Сәгадәт ашыга-ашыга кашык белән аңа су эчерде, ә үзе:
— Сиңа сөйләшергә ярамый, тыныч кына ятарга кирәк, — дип сөйләнде.
Җамали кызга каш астыннан гына карады.
— Әллә яралары сызлаганга гына ыңгыраша бу дип уйлыйсыңмы? Йөрәк авыртканга ыңгырашам мин белсәң!
Егет авыртудан, ахры, чыраен сыта төшеп күз кабакларын йомды.
Сәгадәт яңадан тынлык белән йөзгә-йөз калды. Бу өйдәге кешеләр өчен ул һаман әле томанлы билгесезлек. Кем ул? Кайдан килгән? Ни өчен килгән? Эчендә ниләр яна? Кем белсен. Күзләр күңелнең тәрәзәсе дибез дә... Укып кара син шул серле билгесезлекне бу тәрәзәләр аша. Әйе, анда моң, хәсрәт шәүләсе күрерсең... Бәлки күз яшьләре дә. Ә нидән ул, кем рәнҗеткән бу мөлаем кызны — кем әйтеп бирер? Беркем дә әйтмәс. Хәтта Сәгадәт үзе дә. Хәер, кыздан бу хакта кемнең сораганы бар сон әле? Бу өй эчендә бүтән борчу, бүтән кайгы...
Үзара сөйләшкән тавышка Хөббениса әби дә уянган иде. Ул, улы ягына борылып:
— Улым, син дәштеңме соң? — дип сорады.
— Мин, әни, мин...
Карчык кабалана-кабалана урыныннан торды:
— Хәлең ничек соң, улым?
— Ярыйсы, әни.
— Шулай гына була күрсен, балам. Тизрәк савыгырга язсыв.
...Җамали, аңына килеп, хәле бераз җиңеләя төшкәч тә әлеге почта акчалары белән җенләнде.
— Их, саклый алмадым бит, алмадым... Нишләтәләр инде хәзер мине?
Хөббениса әби: *
— Балам, кайгырма, сыерны сатып булса да түләрбез, башың гы- ы на исән булсын,—дип юатырга тырышса да, Җамали кулын гына се- g лекте:
— Сыер, дисең син, әни, бөтен йорт-җирең дә җитмәячәк бит аны а
түләргә... о
Җитмәсә, өйдәгеләрне тагы да шөбһәгә төшереп, ниндидер кырыс « йөзле кеше иярткән Минай килеп чыкты. Өстенә солдат шинеле, башы- u на йолдызлы фуражка кигән утыз яшьләрендәге ят кунак ишектән кү- £ ренүгә, Җамалиның бөтен тәне бизгәк тоткандагыдай калтыранып а куйды. ь
Сәгадәт җил-җил килеп өй эшләрен эшләп йөри иде. Тегеләр Җа- * малмдан хәл-әхвәл сорашкан арада, ул җәһәт кенә Хөббениса әби яны- < на килеп, аның,колагына нидер пышылдады. Карчыкның шунда ук чырае бозылды. Ул ашыга-кабалана сәкедән төште дә, Сәгадәт ярдәмендә, кече якка үтте. Борынын еш-еш тартуыннан, каны качкан иренен мимылдатуыннан менә-менә елап җибәрер төсле иде ул.
Минайны да алыштырып куйганнармыни. Башка вакытта керүенә гөлдерәп торган тавышы белән бөтен өйне тутырыр иде. Бүген авызына су капкан диярсең: тикшерүче сораганда да җавабы «әйе», «юк»тан узмый. Өстәвенә, кулларын кая куярга белмәгән кебек әле ак күлмәге өстеннән кигән казакиенең чабуларын тарткалый, әле сирәк җирән сакалын угалый. Бу хәл Җамалиның шөбһәсен тагын да арттырды: «Минай булып Минай шулай җебеп калгач...»
Менә әлеге кеше Җамали яткан сәке кырына килеп утырды. Фуражкасын бер кырыйга салып куйды да, хәрәкәтсез зәңгәр күзләрен ' Җамалиның агарынып калган йөзенә төбәп, тонык тавышы белән булып узган хәлләрне сораштыра башлады. Җамали тотлыкты, сүзләрен бутады... Ә тикшерүче, чыраен бераз сыта төшеп, аның һәр сүзен күңеленә сеңдерә бара иде. Кайвакыт ул аскы иренен тешләп нидер чамалап тора. Аннары урыныннан торып кулын артка куя да, идән такталарын «шыгырдата-шыгырдата, салмак хәрәкәт белән арлы-бирле йөри башлый. Беркем бер сүз дәшми. Шушы тирән тынлыкта идән шыгырдавы, ят кешенең дулкынланып торган саргылт чәчләрендә коршау сыман фуражка эзе төшеп калган башын вакыт-вакыт күтәреп, нидер белгәндәй эзәрлекле карашы белән өйдәгеләргә карап алуы хәвефле серлелекне тагы да арттыра. Җамалига инде күптән тикшерүче аның язмышын хәл итеп куйгандыр, бары капкынга ныграк эләктерү өчен генә тырышадыр кебек тоела башлый. Шуңа ул элеккедән дә битәр каушый, чәбәләнә... Мондый чакта тикшерүче, менә бит нинди мәгънәсез егет, дигәндәй, Минайга борылып карый. Җамали мич буенда утырган Минайның кызгылт чыраена, явызланып киткәндәй тоелган яшькелт күзләренә ялварып бага: эттән алып эткә салып тиргәсә тиргәсен, тик бар гаепне аңа өеп, батыра гына күрмәсен.
Минай аны эттән алып эткә салып та сүкмәде.
— Егетләрне ачуланып нн кыласың. Алар куркып качып китмәгәннәр ләбаса, үз җаннарын жәлләмичә малны сакларга тырышканнар әнә, — дип егетләрне яклап маташты. Аннары енрәк мыегын сыпырга- лап: — Нишлисең, миңа килгән каза икән, зыянның бер өлешен үзем каплармын инде, — дип өстәп куйды.
Алар кнткәч, Хөббениса әби:
65
— Әнә бит, Минай бөтенләй үк миһербансыз түгел икән, үзем түлим, дип тора, алла боерса, — дип авыз ачкан иде, Җамали:
— Бер өлешен генә ди бит... Ә калганын бездән түләтәләр инде болай булгач,— дип карчыкның гайрәтен сүндерде. Тик шулай да өйдә элеккечә үк кара кайгы куермый иде инде.
Аның сөреме сыегайгандай булды. Хөббениса әби дә:
— Җан биргәнгә җүн бирер ходай теләсә, — дип, түр сәке өстендә сабыр гына чайкалып утыра бирде.
3
Җамали бәлага тарыган көннән бирле бер айлап вакыт узып китте. Аның битендәге, шулай ук тәнендәге яралары савыкты. Бары тик хәнҗәр кадалган аяк табаны гына һаман төзәлеп бетми әле. Шулай да егет инде аксаклап булса да йөри, йорт-каралты тирәсендә дә нидер кайнаштыра.
Сәгадәт күбрәк өй эшләрен карый. Бу соңгы көннәрдә ул таңнан торып Җамалиларның арышын урырга ашыга иде. Ә аннары бодай урырга тотынасы. Җиргә кичке эңгер кунаклагач кына өчәү бергә табын янында җыйнала алар. Менә шунда инде Җамали белән Сәгадәтнең күзләре очраша. Ике кайнар карашта һаман шул ук әйтелмәгән сер. Хәер, инде сүзләр кирәк микән?.. Кайчагында күзләр бер-беренә белдерәсе теләкне телләргә караганда яхшырак әйтә беләләр ич. Кайчакта сөю турында иң сайланган сүзләр әйтелсә дә, анда чемердәп йөрәккә үтәрлек назлы караш булмаса, ул яфраксыз агач шикелле мәгънәсез, шыр булып кала...
«Шулай гына була күрмәсен».
Бу — Хөббениса әбинең дә теләге. Чөнки авыр көннәрендә мәрхәмәт кулы сузган игелекле кыз белән улы арасындагы җылы мөнәсә- бәтнё ул да сизә, бу дуслыкның үсә баруына куана, кызны үзенең булачак килене итеп күрәсе килә иде. Ләкин ни өчен ул һаман ачылмый? Мөлаем тавышында нинди бер дә җуелмас сагыш соң аның? Сирәк кенә көлеп куйганда да эреми ич бу моңсулык. Карчык үзенең күпьеллык тәҗрибәсе белән нидер чамалый, нидер сизенә. Улының язмышына соры күләгә булып төшәрлек ниндидер күңелсезлек булыр сыман.
Шулай да Сәгадәтнең бүгенгечә сүз башлавын һич көтмәгән иде Хөббениса әби.
Гадәттә, бусагадан атлауга, Сәгадәт барысының хәлен сораштыра иде, бүген ул никтер тавыш-тынсыз гына кайтып керде. Сүзсез генә чәй әзерләде. Кызның шулай эченә бикләнүенә Җамали да пошаманга төшкән иде.
— Ни булды, Сәгадәт?
— Берни булмады.
— Булмады сиңа... Күзем җукмы?..
Сәгадәт бераз дәшми утырды да, болай дип сүз катты.
— Мина бүтән җиргә күчәргә кирәк. Ни әйтсәң дә, кыз балага егетле йортта яшәү килешми.
Хөббениса әби капшана-капшана Сәгадәт янына елышты.
— Син үз кызыбыз шикелле ләбаса.
— Әнә кеше әллә ниләр сөйли. Мине сезнең... Әй лә, әйтүе дә уңайсыз...
— Нәрсәсе уңайсыз дн аның... Ие. мин дә ишеттем... Сине безнең килен дип сөйлиләр икән...
Сәгадәт оялып тәрәзәгә борылды:
— Минем әти-әнием дә юк...
Менә кайчан жай чыкты. Җамали каушый-каушый инде кайчаннан тел очында йөрткән сүзләрне әйтеп калырга ашыкты.
— Минем әнием синен әни булыр... Кал син бездә, Сәгадәт, кал! Зурдан купмасак та, хәлебездән килгәнчә туй ясарбыз!..
Сәгадәт шашкын ярсулык белән тәрәзәдән купты
— Минем... Минем балам бар ие бит!.. ♦
Жамали яшен суккандай авызын ачып катып калды. Әйтәм, узган а. тормышы хакында сораша башласаң. Сәгадәт сүзне икенчегә бора. я я, берәр эш тапкан булып, чыгып китә иде... Менә эш нәрсәдә икән... = Җамали ни дияргә дә белмәде. Бары Хөббениса әби генә ничектер үз- ф гәреп киткән тавышы белән сорап куйды. а
— Кайда соң ул балаң?
— Зинһар сорамагыз! Гаеп итеп тә калмагыз! <
Ул шулай диде дә, елап җибәрмәс өчен яулык читен тешләп, ишек- - кә ташланды.
4 н
Сәгадәт китте. Җамалиның йөрәк түрендәге иң нечкә кылы авырт- < тырып чыңлап калды. Ни әйтсәң дә, ул бу каратутлы, мөлаем карашлы кызыйга ияләшеп беткән иде бит.
Шул көннәрдә Җамалины Минай үзенә чакыртты. Җамали. аягы төзәлеп җитмәү сәбәпле, урамга әллә ни чыгып йөрми иде әле. Хәер, хаҗәте дә булмады моңарчы.
— Ник чакырды икән? — дип борчылды Җамали.— Шул таланган акча хакындадыр әле. Сыерны сатмый булмас... Ярый әле, йорты да китмәсә...
— Әй, ходаем, ярдәмеңнән ташлама, бәндәләреңнең күңеленә мәрхәмәт сал, — дип сөйләнә-сөйләнә, Хөббениса әби улын өй баскычына басып озатып калды.
Таякка таянып аксый-аксый урамнан үткәнен Сәгадәт тә күрми калмагандыр. Нәрсә уйлады икән?
Җирән сакаллы кызгылт йөзендә һәр вакыт елмаю балкыган Минай Җамалины колачын җәеп каршы алды.
— Әйдүк, Җамали, әйдүк!
Минайның күңеле җиде кат күк катында иде.
— Котылдык бит, энекәем, тәки котылдык. Эшне яптылар. Акчасы югалган инде, чурт с ним... Менә бик кирәкле хатларны саклап калгансың икән син... Малатчнна, энекәем, малатчина!
Җамали эчтән генә мыскыллы елмаеп куйды. «Саклап калган, имеш Талаучыларга рәхмәт диген... Кирәкле хатларыңны исән калдырганнар...!»
Минай шул ара хатыны Бибикамал абыстайны чакыртып табын әзерләргә кушты.
— Бу куанычлы хәл уңае белән утырып алмый ярамас... Сыйла әле егетне бер... Әгәренки ул булмаса...
— Син нәрсә. Минай абзый?.. Килешмәгәнне...
— Җә, җә, кыланма!.. Утыр өстәл янына, ризыктан да өстен түгелсен...
Табынны кече якта гына әзерләделәр. Тулы гына гәүдәле Бибикамал абыстай. кин идән сайгакларын дерелдәтә-дерелдәтә басып, табынга калай табак белән итле аш китереп куйды. Җәһәт кенә ашны куштан кашык белән таш тәлинкәләргә бүлеп чыкты. Ул да булмады, кояштай көлеп өстәлгә чәйнеге белән ачы бал килеп кунаклады. Минай абзый кара түбәтәйле башын бер якка кыегайтып, нечкә иренен көлкеле мнмылдата-мнмылдата балны чәчәкле бокалларга агыза башлады. Аның бөтен кыяфәтендә бу бит шактый серле һәм четрекле
эш, моның эчке мәгънәсенә төшенү һәркемнең зиһененә килмәс дигән төсмер чагыла иде.
Балны шулай барча нечкәлеген белеп кенә бүлеп бетергәч, ул лым-тулы бокалларны янәшә куйды да, бер күзен кыса төшеп, һәр икесенә салынган эчемлекнең тигезлеген чамалады. Аннары үз эшеннән бик тә канәгать булып учын-учка ышкый-ышкый:
— Җәле, энекәем, тотып җибәр кайнар килеш, хи-хи-хи, — дип кеткелдәп алды.
Җамали мөлдерәмә тулы бокалын төбенә чаклы эчеп куйды да, авызын пешерә-пешерә, кайнар ит шулпасын ашый башлады.
Аннары «кәүсәр суын» тагын бер-ике мәртәбә күтәрделәр. Эссе булып китте. Маңгайларга бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ә Минай абзый бертуктаусыз Җамалины мактады: имеш, ул сынатмаган, имеш, ул талаучыларга үзенең кем икәнен таныткан. Аннары Минай җиңсез казакиеның эчке кесәләрен актарып, аннан кәгазь акчалар тартып чыгарды.
— Ал, энекәем, миңа эшләгән игелекләреңне буш итәмме соң!..
— Минай абзый...
— Ал, ал, ал... Алмасаң, ризалыгым юк!
Ул берничә кисәк кәгазь акчаны көчләп диярлек Җамалиның кесәсенә тыкты.
— Рәхмәт, Минай абзый.
— Үзеңә рәхмәт, энекәем...
Менә сиңа мә, Җамали Минайларга барганда бар малымнан Коры калырмын инде дип, кан калтырап барган иде ләбаса. Күктән төшкән бәхетне кара син... Әйбәт тә кеше инде Минай абзый... Кеше белән кешене аера белә...
Шундый сөенечле уйлар белән кайтып килгәндә, кинәт ул Сәгадәт белән йөзгә-йөз очрашты. Бу аның өчен шул чаклы көтелмәгән хәл булды, башта сүз әйтә алмый тотлыгып калды.
— Ни... ни... Сәгадәт?.. Исәнме, Сәгадәт?
— Ярыйсы гына әле, Җамали.
— Ничек яшәп ятасың?
— Әйбәт кенә...
Җамалнлардан киткәч, Сәгадәт югары очтагы Мәстүрәләрдә тора башлаган иде. Инде унҗиде яшь белән барса да, сипкелле йөзеннән әле һаман сабыйлыгы чыгып бетмәгән зәңгәр күзле, чандыр Мәстүрә белән Җамалиларның арышын урган чакта танышкан иде ул. Чөнки җирләре янәшә булып, кишәрлекләрен урып бетергән арада ызанга утырып гәпләшеп алгалый иделәр. Мәстүрә әнисе белән генә тора. Әтиләре кызыллар ягында сугышып йөргән. Чехлар Казанга кергән елларны Үтәмеш урманында кыйнап үтергәннәр. Бу эштә уразмәтләр дә катнашкан икән дип сөйлиләр сөйләвен, әмма Мәстүрә бу кешеләрнең кемнәр икәнен тәгаен генә белә алмый. Бу канлы вакыйганың шаһитлары серне чишәргә шикләнә булса кирәк, сорашсаң: «Без күрмәдек. без белмәдек», дип кенә җавап бирәләр. Мәстүрәнең әнисе Фәтхия апа шул хәсрәттән урынга ук егылган. Менә шушы көнгә чаклы тернәкләнә алмый икән әле. Фәтхия апа Сәгадәтне якты йөз белән каршы алды:
— Әйдә, кызым, әйдә, бер дә тартынып торма, өебез зур булмаса да сыешырбыз, алла боерса.
Сәгадәт шул көннән башлап Мәстүрәләрнең бар эшен эшләште. Урылган көлтәләрне кул арбасына төяп, өй артына ташып чабагач белән сугу дисеңме, өй эшләрен карашу дисеңме...
— Яна җиргә ияләшеп буламы соң? — дип сорады Җамали.
— Ияләшми нишлисең...
— Киттең дә югалдың... Килеп тә бакмыйсың...
— Кешедән яхшы түгел. Үзең ничек яшисең соң? Аягың төзәлеп җитәме инде?
— Әйбәт, Сәгадәт, әйбәт. Менә Минай абзыйлардан кайтып килешем... Теге бәладән котылганбыз икән... Сөенечтән бераз... ниткән идек... Гаеп итмә инде...
Сәгадәтнең күзендәге көләчлек кинәт юкка чыкты, алсу иреннәре ♦ тартышып куйды. а
— Алай икән... Ләкин белмим, бай кеше сине тикмәгә сыйлады 3 микән? Алар бит... =
— Китсәнә, Сәгадәт. Булмаганны... Безнең Минай абзый әйбәт ♦ кеше ул...а
— Ышанмыйм. °
— Син нәрсә, Сәгадәт, белмисең әле син аны... <
— Аны булмаса, бүтәннәренә юлыкканым бар... Ярый, китим, юл о. уртасында ир заты белән озак тору килешмәс.
— Китмә әле, мин сине сагындым бит, Сәгадәт...
— Кирәкмәс, Җамали... £
— Сәгадәт, мин бит ихлас күңелдән... «
— Хуш, Җамали, гаеп итмә...
Сәгадәт йөгерә-йөгерә китеп барды. Җамали таягына таянган килеш Мәстүрәләр капкасына кереп югалганчы аның артыннан карап калды.
Әле өенә кайтып сәкегә утыргач та Сәгадәт күз алдыннан китмәде, икедән үреп салган куе толымына таккан көмеш чулпылары колагында чыңлап торгандай булды. Әйе, яраткан икән шул аны Җамали, бик нык яраткан икән. Балам бар ие диде дә кңсте дә салды. Кайда икән соң аның баласы? Берәр туганнарында калды микәнни? Ничек аны күрмичә түзеп яши ала икән соң? Шулай каты бәгырьле түгелдер лә ул. Әллә... Хәер, юрап кына нәрсә беләсең... Үзеннән сорашырга иде, белергә иде... Бәлки аңлашып та куярбыз... Сәгадәткә тиң яр Уразмәттә тагы бармыни!.. Баласы булса соң! «Сөйләшәм, бүген кичтән калмый сөйләшәм Сәгадәт белән* дип, күңеленә беркетте Җамали. Ләкин теләгенә ирешә алмады. Чөнки Сәгадәт кичен чыгып күренмәде.
Ә алдагы көннәрдә өй мәшәкатьләре килеп чыкты. Җыелган игенне әвен итеп коясы, сугасы, тегермәнгә алып барып тарттырасы... Ат- сыерга да печән җитәрлек түгел әле... Явымнар киткәнче солы саламын. урып алган бәрәңге сабагын кышка әзерләп куясы бар...
Шул эшләр белән мәш килеп, йөргәндә Җамали бөтен җанын актарып салырлык хәбәр ишетте: Сәгадәт тирәсендә Мәләк чуала икән... «Ну. Мәләк, — диде Җамали үз-үзенә, — тәки миңа каршы төшәсең дә торасың, ә!»
Шул кичне үк Җамали ак тула оек өстеннән яңа гына үзе үргән чабатасын киеп, күк сатин күлмәгенең яка сәдәфләрен төймәләмичә генә су буена юл тотты. «Сәгадәт су юлына төшми калмас* дип уйлады ул.
Авыл читеннән үк башланып киткән кара-каршы ярдагы имәнлекләргә эңгер сыенырга өлгергән. Тик боргалана-сыргалана үткән инеш сукмагы гына тирә-юньдәге кичке караңгылыктан аерылып агарып ята. Ничәмә-ничә гашыйклар узган шул тап-такыр сукмактан атлап баруы рәхәт. Әнә таныш авыл көе яңгырый. Су буендагы егетләр җырлый аны.
Капка тебеидә торасын.
Нечкә билен борасын;
Нечкә билләренме борып
Кемне кызыктырасын?
Сәгадәтне әллә кайдан күреп алды Җамали. «Үзе генә икән. Каршы төшәргә кирәк... Аулакта сөйләшү әйбәтрәк булыр». Җамалины күрүгә, Сәгадәт адымнарын акрынайтты.
— Ник килдең, Җамали?
— Килергә дә җарамый мәллә, Сәгадәт?
— Ярый, ник ярамасын... Тик...
-- Ни әйтмәкче буласың?
— Сиңа кызлар беткәнме?
— Мина син кирәк.
— Мин бит...
— Беләм лә. Сәгадәт, беләм...
— Белеп бетермисең шул. Җамали...
— Соң үзең әйттең лә. балам бар ие, дидең...
— И, шулай гына булса!.. '
— Тагы нәрсә соң?
- Сорама. Җамали, мин аны беркемгә дә сөйли алмыйм! Миңа дамы?
■ — Ие.
— Әй, булмагае тагы... Мин барсына да риза, Сәгадәт!
— Кирәкмәс, Җамали. бүтәннәрне тап...
— Әллә халыкта жөргән хәбәр дөресме?
Нинди хәбәр ул тагы?
• Синең янда Мәләк чуала диләр.
- Тирәмдә йөрү генә йөрәгемә хужа булу дигән сүз түгел лә!
- Мин аны, койрыксыз шайтанны! Иманын суырам, билләһи!
— Җүләрләнеп йөр тагы...
— Китмә. Сәгадәт!
— Юк. тотма мине. Җамали. Әнә. кызлар судан кайта...
Шулай диде дә сыгылма көянтәсенә аскан пар чиләген сайрата- сайрата китеп барды Сәгадәт. Җамали беравыкмы нишләргә белмичә яр кырыендагы тәбәнәк буйлы имәннәр арасына кереп оялаган эңгергә таба күзен төбәп торды. Әйтерсең шул соры томандай кичке караңгылыктан үзенең шик-шөбһәләренә җавап эзли иде ул.
«Әйтеп бетерми... Мәләк белән алыш-бирешем жук дигән була... Җук сина!»
Җамали кинәт урыныннан купты да тез тиңентен кыяк үләнне чаштыр-чыштыр ерып, гаять зур ерткычның комсыз авызыдай караеп күренгән Әпермәй чокырына таба атлады. Халык арасында Мәләк Сәгадәтне шул чокырда сагалый икән дип сөйлиләр иде.
«Җамалины алдый алмассың!..»
бәләккә генә бирешә торган егет түгел Җамали. Аның көч чамасын яхшы белә ул. Белмәскә, кече-кечедән Уразмәт үзәнендә бил алышып, ә еш кына сугышып-тукмашып үскән малайлар бит алар. Көче белән Җамалидан күпкә калышса да. ну үҗәтлеккә дигәндә Мәләккә җиткәне булмагандыр. Көрәшеп китеп үзен үлән өстенә чалкан бәргән саен: «Әйдә, тагы көрәшәбез!» — дип җанына тия торган иде ул аның. Ни хәл итсен Җамали, инде ничәнче кат булдыра алган чаклы тү-бән иелә дә. Мәләкнең билдән югары сыдырылган күлмәк чабуына ябышып янә алыша башлый. Читтән үзләрен күзәтеп торучы булса җәлләп үләр иде: чеби чыккан аяклары канап беткән, муеннан инештәй боргаланып тир ага, чиксез көчәнүдән Мәләкнең борын өстендәге эшлия жизе хәтле сипкелләре менә-меиә атылып чыгар төсле... Тик жиз сипкелләр атылып чыгарга өлгерми, Җамали бичара Мәләкне күтәреп тә ала, дынгылдатып аркасы белән җиргә дә сала. Эчендә нидер өзелеп киткәнме — <кых» итеп куя Мәләк. Ләкин берние өзелмәгән икән. Мәләк аягына баскач бик эшлекле итеп жиргә бер төкереп куя да: «Тагы көрәшәбез!» — ди. Шуннан соң икенең бере кала я
авыз-борыннар канаганчы тукмашып алырга, я чукынсак чукын инде дип. үзең җиргә егылырга. Шунсыз күңеле булмый Мәләкнең.
Егет булып җиткәч. Мәләк тә, Җамали да Минайнын уртанчы кы зы Гөлбикәгә күз атып йөрделәр. Озын толымлы, чем кара күзле бу кызый Җамалины кулайрак күрде күрәсең — очраша башладылар. Бер очраштылар. Ике очраштылар. Өченче тапкыр Гөлбикәсен күрергә дип барды Җамали. Җанашы өй артындагы карт тирәккә сөялгән дә егеткә борылып та карамый.
— Үпкәләдеңме әллә, җаным? — дип сорый Җамали. Теге дәшми. 2
— Бер кәлимә сүз генә әйт инде. Гөлбикә? —дип ялына Җамали. Кыз тагы дәшми. Аптырагач, Җамали кызның биленнән кочып ала да, кыяфәтен күрмәк булып йөзенә үрелә. Үрелүе була, шәльяулык ® эченнән «әү, бәгърем!» дип җирән мыеклары белән Мәләк килә дә чыга. Җамали чак һушыннан язмый. Ә Мәләккә нәрсә — бӨтен урам- * ны яңгыратып хихылдавын белә. Тагы күпме шулай хихылдар иде °- икән — алла белсен, әмма Җамалиның шактый саллы йодрыгы салма савытына менеп төшкәч кенә шып була Мәләгең. Шуның белән вәс- сәлләм. Җамали Гөлбикә катына бүтән аяк та атламый.
... Җамали Әпермәйгә якынлашкан саен чокырның кап-кара авызы X акрынлап соры төскә кереп зурайганнан-зурая барды. Әйтерсең ниндидер коточкыч җанвар Җамалины йотарга әзерләнә иде... Хәер. Җамалины гынамы... Ул аның бәхете, күнел куанычы булган Сәгадәтне дә суырып алыр... Кара-каршы бәрелешкән һәр мәлдә Җамали көч ягыннан Мәләктән өстен чыкса да. аңарда нидер җиңелмәгән, аска төшмәгән килеш кала- хәйләкәрлегеме, үҗәтлегеме, әллә серенә төшеп булмаслык яшькелт күз карашымы?
Менә хәзер дә, үзе булмаган чакта да, каяндыр камышлар ара сыннан шул җелтер күзләр бага төсле... Багып кына калмый, җанын оета, зиһенне томалый, аяк-кулның тотрыгын киметә...
Мәләкнең шул сихерле карашына, үҗәтлегенә каршы тора алмас, алданыр Сәгадәт... Үзенең беркатлы самимилеге аркасында алданыр...
Кинәт Җамали үзенең артында гына аяк тавышлары ишетте. Ялт борылып караса... Юк, бу Мәләк түгел, иңенә аскан сулы чиләкләрен салмак тирбәлдереп, чишмә юлыннан Сәгадәт кайтып килә... Җамали, су җыелып торган сазламыкны чыштырдатып ера-ера, Сәгадәтнең каршына ашыкты.
— Җамали?,. Син кайтып китмәдеңмени әле?
Җамали җилкәләрен җыерды.
— Җамали, юл бир. узып кнтимче...
— Җарар инде, Сәгадәт... Китмә инде... Печтик кенә сөйләшеп утырыйк инде?..
Сәгадәт кичке тынлыкны чыңлатып көлеп җибәрде. Җамалиның шулай мескенләнеп кенә үзенә ялынуы көлке дә, әллә ничек якын да тоелды аңа.
— Ни сөйләшмәкче буласың. Җамали?
— Сүз беткәнме?.. Тормыш хәлләрен.
Җамали Сәгадәтнең кулыннан тотып алды да. аны үзенә табарак тартып китерде.
— Тукта әле. Җамали, тукта... Кайтырга ие лә... Күр. ничек караңгы төшә.
— Кайтырсың, кунып калмассың...
— һай. Җамали...
Алар бер-берсенә шул чаклы якын басып торалар, бер-берсенең сулу алуларын, хәтта йөрәк тибешләрен ишетеп тоялар. Инде үзләре дә аерым-аерым җан түгел, ә татлы газапта эрегән бер бөтен кайнарлык кебек. .
Шушы халәт Сәгадәтне куркытты, ахры, ул Җамалидан читкәрәк тайпылды. Уфтанып куйды.
— Ә Фәтхия апа миңа әкиятләр сөйли... Әкиятләре дә үзе төсле... Буйсынмас, горур. Бер кыз хакында сөйләгән иде Фәтхия апа. Канатлы атка атланып яуга чыккан кыз хакында.
— Кыз баламы? Чыгар сиңа!
— Чыккан шул менә. Дошманнарны пыр туздырган.
— Булмаганны...
— Их, син... беләсең килсә, шул кыз шикелле ярсу атка атланып, дошманыма каршы мин дә барыр ием әле!
Җамали исе китеп Сәгадәткә күтәрелеп карады. Күз карашын күр- мәсә дә, бөтен йөзе кырысланып, усалланып киткәндәй, сылу гәүдәсе атылып китәргә әзер яңа бөгелгән көянтә кебек.
— Синең нинди дошманың булсын, Сәгадәт!
— Булмаган кая!.. Дошманым булмаса, мин бу көнгә калыр ием- мени?! ,
һич уйламаганда, Сәгадәт үксеп елап жибәрде. Ул шул чаклы рия- сез итеп, сабыйларча, бөтен иңен калтыратып үкси иде. Җамали аны әллә ничек, үз-үзенә буйсынмас күңел ташуы белән кочып алды.
— Сәгадәт, жылама, зинһар дим, жылама!
Сәгадәт тамагына килеп бөялгән йөрәк үксүенә буыла-буыла:
— Мин... мин... улымны сагынам ич, һай, ничек сагынам улымны!..— дип ярсып әйтте дә, чиләк-көянтәләрен алып, сукмак буйлап йөгерә- атлый китеп барды.
Соңгы мәртәбәсендә Җамали Сәгадәтне өйләреннән чакырып чыгарды.
Сәгадәт коңгырт күзләре белән Җамалиның йөрәк бәгыренә үтәрлек итеп карап алды да:
— Я инде, тагы ник килдең? — дип сорады.
— Минем синнән каласым жук, Сәгадәт!
— Ник шул тикле дә газаплыйсың мине, Җамали? Булырлык булса, теге чакны ук риза дияр ием бит...
— Күзеңә бигрәк шыксыз күренәм икән...
— Их, шулай булса!..
— Эш нидә соң. Сәгадәт, ник күнмисең?
— Сәбәбен сорама дип бер әйттем ләбаса...
— Сәбәбен дә сорамыйм, бары кулыңны бир дә, бергә-бергә тора башлыйк!
— һай, Җамали, сине дә, үземне дә бәхетсез итәр хәлем юк... Кит, зинһар бүтән киләсе итмә!..
Җамали, нишләргә белмичә, инде жил капкадан кереп баручы Сәгадәт артыннан ташланды:
— Сәгадәт! Сәгадәт дим!..
— Сүзем бетте, Җамали!.. Хуш!
Җамали баскан урынында тораташтай катты да калды.
«Шул тикле дә газаплыйсың ди. Мин аны бер күрергә зар-интизар булып жөрим. Ә аңа минем килүем газап кына икән...»
Җамалиның дөньясы асты-өскә килде. Күкрәген авырттырып эче тулы ялкын дөрләде. Төтене ургылып авызыннан чыгар төсле иде. «Инде нишләргә соң, нишләргә? Аны күргән саен йөрәгемне яндырып, айлар- еллар буе ут йотып яшәргәме? Җук, каядыр китәргә кирәк мина! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән тарафка барып олагырга кирәк!»
Кыр эшләре беткәч. Җамали күрше авылдан Җәмилә апасы белән сөйләшеп кайтты да, Хөббениса әбине сыеры, аты, өйдәге вак-төяк әйберләре белән бергә шуларга илтте. Ә үзе, өй тәрәзәләренә такта кадаклап, бүтән беркем белән дә сөйләшмичә, Уразмәттән чыгып китте.
5
Үрсәләнгән җанның гадәте ташу суыдай: ярларыннан ашыр да, кая баруына исәп-хисап бирмичә, күз күрмәгән тарафка томырылыр. Ярсуы ничаклы чикләнмәгән булса, ашкынган юлы да шул тикле еракка- рак. Шушы халәттәге адәмнең жил-давылдай омтылышына чик куярга ♦ тырышу — файдасыз. Күзенә ак-кара күренмәс чагы бу анын. Ташу бер £ чакны ярына төшеп тынычланып калгандай, ул да бер заман тынып g калыр, тирә-ягына күз ташлап, исәп җыяр чагы килер. Вакытның шу- = шы арасы озын булырмы, юкмы — анысы кешесенә карап. Җамали ♦ өчен шактый озын булды бу ара. Сигез елга якын. Хәер, монда барысы а бергә: йөрәгенең давыллануын басмак булып Уразмәтне ташлап китүе ° дә, Астрахань якларында кыдырып йөргәннән соң, казакъ далаларына « барып чыгуы да... Бусы инде — гомеренең тотрыклырак, салмаграк ча- £ гы... йөрәк кушуы буенча гына түгел, баш белән фикерләп дөнья кутан ы көннәр... Ә Сәгадәт? Күңеленнән жуя алдымы соң аны Җамали? Юк и шул, юк... йөрәккә тирән уелганны җәһәннәм тишегенә олаксаң да ь чыгарып ташлап булмый икән аны. Сәгадәт үзе, ул басып йөргән чиш- * мә сукмагы каядыр еракта калса да, күңел кыллары сузылып әллә < кая — мең чакрым ары урнашкан туган якка барып кайта, сөйгәненең эзләренә моң булып төшә. Бигрәк тә Сәгадәтнең үзләрендә көн иткән чагы өзелеп искә килә, авырып ятканда баш очында утырган минутлары, коңгырт күзләрен тутырып-тутырып карап алулары... Очып кына кайтып, читтән генә булса да бәгырь кисәгенең зифа гәүдәсен күрәсе килгән минутлары аз булдымы Җамалинын. Бу теләк кайчагында шул чаклы да куәтле була, Җамали үзен көч-хәл белән генә тыеп кала иде.
6
... Тик үз-үзеңне йөгәнләп торуның 'да чиге була икән. Менә Җамали авыл башындагы Кирәмәт тегермәне янында басып тора. Бераз тын алу исәбе. Баксаң, ул үзе дә шул тегермәнгә охшаган икән: як-якка тырпаеп торган куллары жил исеп җибәрсә, тегермән канатыдай әйләнеп китәр төсле. Хәер, жил исмәсә дә. баскан урынында чайкалып- чайкалып куя Җамали. Бик арыгангамы, әллә йөрәгенең парә-парә булып теленеп китүеннәнме бу? Кирәмәт тегермәне... Азмы әнисе белән шул тегермән сукмагын таптаган аның аяклары... Инде әнисенең каберенә баш куеп аһ орырга гына кала... Җамали әллә ничек ашыгып- дерелдәп, инде ничә кабат укый-укый бөгәрләнеп беткән хатны кесәсеннән алып, ак кәгазьгә кәкре-бөкре хәрефләр белән Җәмилә апасы язган юлларга текәлде: «Әни үлде». Ләкин күңел моңа ышанмый, күңел киреләнә. Каяндыр тегермән артыннан ап-ак яулыгын җилфердәтеп әнисе чыгар күк. Чыгар да, бер авыз сүз әйтә алмыйча, еллар моңсу- латкан күз карашын улына төбәп торыр... Күз төбеннән бер бөртек яше тәгәрәр. Аннары шул күз яшен яшерергә теләгән төсле генә битен улының күкрәгенә яшерер... Ә Җамали әнисенең үксеп елавын аның арык җилкәсенең талпынып-талпынып куюыннан гына сизәр... Юк бит, юк! Дөньядагы иң якын, иң мөлаем кешенең моңсу карашын, газиз тәненең җылысын моннан соң бер вакытта да тоймас ул!
Туып-үскән йортка якынлашкан саен дулкынлана барды Җамали. Менә бала чактан бирле бик-бик таныш булган коймалар, койма буенда кычытканлык.
Ә йорт тузган. Җиргә ныграк сеңгәндер, күрәсең, тәбәнәкләнеп калган. Коймалар да искергән икән: баганалары череп эчке якка авышкан.
Сигез ел шактый гомер шул... Җамали тәрәзәгә кадакланган такталарны шыкырдатып суырып алды да, ишекнең йозагын каерып өйгә керде. Өй эче шып-шыр... Ә кайчандыр тормыш кайнаган бит шунда... Әнисе килен булып төшкән. Шау итеп туй ясаганнар... Апасы Җәмилә, ә ике елдан Җамали дөньяга килгән... Ялан аяк кына тупылдап чабып йөрүдән идән сайгаклары шомарып беткән...
Капыл гына Җамалига шундый уй килде: «Минай абзыйга барып килергә кирәк. Ни кырып ята икән? Ул мине элек якын итә иде бит».
Җамали капкадан чыкты да, түбән якка борылды. Инеш сукмагы буйлатып үзалдына нидер уйланып барганда, әрәмәлек арасыннан кинәт кенә Мәстүрә белән Сәгадәт килеп чыкмасынмы! Йөрәге убылып төштемени Җамалиның. Сәгадәт тә бер мәлгә әллә ничек каушап-үзгә- pen китте.
— Җамали? — дип сорады ул, үз күзләренә ышанмыйча.
— Мин шул... Кайттым әле менә...
— Югалган кеше дә кайтып күренер икән...
— Тәкъдирең шундый булгач... Күрешик булмаса.
. Җамали ике кулын сузып башта Сәгадәт, аннары Мәстүрә белән күреште. Ә үзе күзләрен сөйгәненнән алмады. Үзгәргән, Сәгадәт, үзгәргән... Юк, картаймаган, бары йөзендәге самимилек урынына җитдилек, ул гына да түгел, кырыслык иңгән. Күзләрендә буйсынмас горурлык, үзенә чакырып торган көләч дәртлелек. Томырылып бер караса, теләсә нинди егетне телсез калдырырлык.
— Әниеңнең җеназасына гына кайтып җитмәдең.
— Очар кош булсам кана...
— Адәмнең канаты — тынмас җанында.
__ ?
— Сигез елга бер кайтмый чыдар икән кеше...
Җамали, гаҗәпләнеп, Сәгадәтнең йөзенә күтәрелеп карады. Коңгырт күзләрендә йөрәк бәгыренә үтәрлек үпкә. «Онытмаган икән».
— Инде нишләмәк буласың?
— Башта йортны бер җайга китерергә исәп... Эт баш, сыер аяк әле анда.
— Бәлки өмә ясаргадыр?
— Зыяны тимәс иде.
— Бүген кичкә үк өмә ясап алабыз, шулай бит, Мәстүрә?
— Була ул!
— Без килешкә әзер булып тор!
Кызлар шулай шаулаша-шаулаша китеп тә бардылар.
Минай аның килүенә бик сөенде. Хәтта җыерчыклана башлаган күз тирәсе бераз юешләнде дә.
«Бирешкән карт, — дип уйлап алды аның турында Җамали. —Чәчләренә чал кунган икән, үзе бераз бөкрәя дә төшкән...»
Минай егетнең уйларын чамалады, ахры:
— Мине күреп гаҗәпкә калгансың, мөгаен... Калырсың кем... Әле дә ничек акылын җуймый бу карт дип шаккат, энекәем... Бетештек, тәмам кешелектәй чыгардылар... Таладылар, ыштансыз калдырдылар...
Җамали карт сүзләренең мәгънәсенә төшенә башлады. Әйе, монда колхоз төзелеп ята икән... Димәк, җиле Минай абзыйга да кагылган...
— Әллә сезне дә?..
— Ничек кенә әле, энекәем, тәмам бугаздан буып алдылар.. Сулар әмәл юк... Тегермәнне таладылар, кибетемне таладылар...
— Әллә кибет тә салган идегезме?
Салдырган идем шул, гөнаһ шомлыгына каршы... Болай буласын белгән булсам... Ник шунда ипи-тозсыз кырылып бетмиләр... Ә алар игелекнең кадерен белмәделәр әнә...
Җамали эченнән Минамны кызганып куйса да, анын бу чаклы аһ оруын өнәп бетерми иде. Күле тирән бит әле анын... Әллә ничаклы яшергән малы бардыр.
— И, Минай абзый, ул тикле дә кайгырма әле, мал казасы баш казасы түгел. Мал табыла, баш табылмый.
— һе, энекәем, бушка килдеме мина ул мал. Күз алдыңда лабаса.
күпме тир агызып таптым бит мин аларны... Юкка бөкрем чыккан дип ♦ беләсеңме? о.
— Соң. нишлисен инде, заманасы шундый булгач...
— Заманасы, заманасы... Безгә генә гел артын күрсәтә ул. Әнә =
хәерчеләр түрә булды хәзер. Ф
•— Кемнәр соң алар? а
— Кем булсын, югары оч Исмае авыл советында хужа булып уты- о
ра... Анысына түзәр дә идең... Ник дисәң, ул властьлар кушканны эш- £ ли. Ә менә син юлдан табып кайткан хәерче хатын бөтенләй акылдан •язды! ш
— Сәгадәтме? ш
— Шул иманы качкан нәрсә... н
— Булмаганны... *
— Ниткән булмаган ди.Тегермәнне дә, кибетне дә шул алдыртты. <
— Ни сөйлисең син, Минай абзый?
— Нәрсә бар, шуны сөйлим... Җанында Иблис асраган булган икән... Башта Мәстүрә дигән кыз белән йөреп грамотага өйрәнгән ди... Аннары советта әктиф булып йөри башлаган...
— Кем булып?
— Әктиф... Ягъни куштан... Власть эшенә тыгылырга аннан беркем сорамый да... Котыра бит... Бер Иблискә әйләнгәч, шулай була торгандыр инде... Җитмәсә, шул тиле хатынның сүзенә ышаналар, аның әйткәнен тыңлыйлар бит әле... Нинди дөнья бу. ә? Әле Мәләге каяндыр ишетеп кайткан, Сәгадәт әйтә ди, Минайның жиде яры күмгән .хәзинә байлыгын беләм... Казытып алдырмый калдырмыйм дип әйтә ди.. Казы тыр, билләһи, бөтен дөньяңны казытыр, чыбыктан чыбыркы булган ул хатыннан барысын да көтәргә була!
— Алай...
— Менә син авылга сөйрәп кайттың ул бәдбәхетне!.. Син! Күпме яхшылык кылдым үзеңә... Ни белән кайтардың, ә!.
— Минай абзый, мин бит...
— Акланма, энекәем, акланма... Сез барыгыз да игелекне явызлык белән түлисез!
Җамали үзалдына сөйләнгәндәй мыгырданып куйды
— Сәгадәт, Сәгадәт... Мин шул кызыйны чын күңелдән яратып йөрдем тагы... Чүт кенә өйләнмәдем бит аңа
Минай кинәт кенә кара түбәтәй кигән башын калкытып Җамалига акылдан язгандай карап торды:
— Өйләнергә жөрдең?
— Белмим, Минай абзый, хәзер ни әйтергә дә белмим! Шундый да явыз, игелексез булгач...
Минай вак адымнар белән Җамалига якынлашты, калтыранган кулларын аның таза иңенә салды.
— Тукта, өйләнмәкче булдым дисеңме?
— Куй әле, Минай абзый! Зинһар башымны катырма!.
— Син, энекәем, алай итмә әле. Барса, ал син аны
— Мин сине аңламый башладым. Минай абзый. Үзең әйт ц ң..
— Мин ни әйтмәм. Әйе, алып жибәр. Шаулатып тун ясарсын
— Нием белән шаулатыйм мин?
— Үзем бирәм. Иң яраткан энекәемә жәл түгел.
. — Минай абзый...
— Бетте, бетте, бетте. Аңлаштык. Өйлән, энекәем. Аннары ипләп
кенә үзе белән сөйләшерсең. Минай абзыйга тияргә ярамый диярсең. Ир — баш, хатын’— муен, үзең беләсең. _
Минайлардан Җамалиның кәефе кырылып кайтты. Кара син Сәгадәтне. Ниләр кыйратып ята икән. Хатын-кыз башы белән ирләр эшенә тыгылу аңа нигә кирәккәндер.
Сәгадәт белән Мәстүрә сүзләрендә тордылар. Кичкырын шау-гөр килеп тә җиттеләр.
— Я, себеркең кайда, суың кайда?
— И-и, бер нәрсә дә әзерләмәдеңмени?
— Әллә авырып киттеңме, төсең үзгәргән?
Җамалиның, чынлап та, һаман күңеле төшенке иде. Шулай да сынатмаска булды.
— Җук ла, юлдан кайтканга бераз арылгандыр...
— И-и, егет кешегә нинди ару ди ул?
— Әйтмә дә...
— Минай абзый сезгә рәнҗи анда.
Сәгадәтнең көлеп торган күзләре кинәт сүрелгәндәй булды
— Минай абзый?.. Әллә шунда бардыңмы?
— Хәлен белешкән идем шул.
Сәгадәт дөнья бетереп өйне рәткә кертергә тотынган иде. Җамалиның шул сүзләрен ишеткәч, ул кулындагы әрем себеркесен бер читкә куйды да, аның каршына ук килеп басты:
— Чит җирдә дөнья гизеп йөргән кеше ачылып, дөньяның кая таба барганын яхшырак төшенеп кайта дисәм... Күзеңне йомып йөргәнсең, ахры, син, Җамали!
— Сәгадәт, мин бит...
— Китсәнә!
Шулай диде дә Сәгадәт, тәмам дуамалланып, өйдәге чүп-чарны тышка себереп чыгара башлады. Әйтерсең ул шулай кубарылып егет әйткән сүзләрне дә каядыр чыгарып ата, җилгә очырып җибәрә иде.
«Менә сиңа холык, — дип шаккатты Җамали, — ул мондый кызу канлы, усал түгел иде бит. Нишләп бу чаклы да үзгәрде икән Сәгадәт?»
Җамали аны тынычландырырга, әйткән сүзләренең мәгънәсен йом-шартырга тырышты:
— Соң, Сәгадәт, мин бит сезгә каршы килеп түгел.
— Тел төбең кая барганы аңлашыла.
— Соң алар да кеше ләбаса!
Сәгадәт яңадан чәчрәп чыкты:
— Ә без кеше түгелме? Көнне төнгә ялгап җиткерә алмаучылар кеше түгелме?
Сүзгә Мәстүрә дә катнашты:
— Колхоз төзибез бит, Җамали.
— Беләм.
, — Соң колхоз төзегәч, бөтен авыл файдалана торган тегермән, кибет ише нәрсәләр бар кешенеке дә була ич...
Ә Минайның, диде Сәгадәт, — кешечә яшәргә исәбендә дә юк. Караклардан һаман аерыла алмый.
Җамали бу хакта ник сүз кузгатуына үкенә башлады. Ничек булса да сүзне икенчегә борырга, бу күңелсез әңгәмәне туктатырга теләде
Җарыи, җитәр булмаса. Җә бер дә җукка талашып китәрбез.
— Анысы да файдага.
Кирәкмәс, Сәгадәт, мин сезне сагынып кайттым. Зинһар сүзгә килешмик. г 1
— Шулай итик,—диде, ниһаять, Сәгадәт тә Җамалига чая караш ташлап. — Әйдә, тот әле чиләкне. Син су кертеп-чыгарып торырсың.
Шуннан соң алар өчесе дә уен-көлке сүзләре сөйләшә-сөйләшә баш та күтәрми эшләделәр. Берәр сәгатьтән өй сап-сары итеп юылган, бар нәрсә тәртипкә китерелгән иде. Җамали кызларны озата чыкты. Инде тышта эңгер куерган иде. Күк йө$е йолдызлар белән бизәлгән. Мәстү- ф рә алгарак китте. Сәгадәт белән Җамали арткарак калдылар.
Җамали Сәгадәтнең кулыннан тотып алды. Кыз кулын тартып ал- ы мады. 2
— Мин оине оныта алмадым, Сәгадәт.
— Ә үзең юкка чыктың.
— йөрәккә чыдый алмасаң нишләрсең... “
— Тик мин ул чакта әйткән сүземнән кире кайтмадым бит, <•>
Җамали. *
— Моны ничек аңларга? “■
— Бер сүз белән генә аңлатып булмый аны. £
— Нинди аңлатып бирмәслек сүз соң ул?
— Нишләп алай булсын. Теге чакны адәм рәтле сөйләп бирә алмас < идем, ие. Йөрәкнең ярасы бигрәк өр-яңа иде шул. Аннан соң сөйләү ” куәсем дә ярым-йорты. Хәзер була, Җамали... Укырга-язарга өйрәнгәч, сигез ел гомердә әллә ничаклы китап укылган. Кеше арасында йөрелгән. Мина ни, очар коштай ялгыз башым.
— Сөйлә, Сәгадәт!
— Сөйләве әле дә ансат түгел, Җамали.
— Сөйлә, йөрәгеңдә саклама, тышка чыгар. Җиңеләеп калырсың.
— Тагы алҗытасың мине, Җамали. Ярый, сөйләсәм, ичмасам, артымнан йөрмәссең. Икебез дә тынычланып калырбыз.
— Алай икән...
— Түгел, түгел... Син уйлаганча түгел! — Сәгадәт Җамалига әллә ничек йөрәкне әрнетерлек итеп карап куйды. — Сине якын итмәсәм, бә- хетсезлегем хакында сөйләргә дә җыенмас идем.
— Сәгадәт!
— Әйдә, инеш буена төшик.
Алар икәү генә калганнар иде. Акрын гына атлап, түбән оч инеш буена юл тоттылар. Таллыклар буена җиткәч, Сәгадәт чирәмгә утырды. Җамали аңа таба елышты.
— Күпне күрдем мин, Җамали, җәберне дә, хәсрәтне дә.
Ул бермәлгә тезләрен ике кулы белән кочаклап, Үтәмеш кыясын урап алган кызгылт рәшәгә карап торды. Коңгырт күзләрендә бетмәс- төкәнмәс сагыш иде аның.
— Мин күргәнне бүтәнгә күрергә язмасын, — дип дәвам итте ул.— Биш яшемнән әтисез калдым. Ә тагы бер елдан әнием дә үлеп китте. Апам тәрбиясендә үстем мин. Җизни бик коры кеше иде. Юк кына сәбәп өчен дә таяк белән тотып ярган чаклары аз булмады. Аларның алты баласы өстенә мин җиденче булганга, тормышлары да такы-токы иде шул.
Уналты тулар-тулмаста апамнар мине авылның бер егетенә кияүгә бирмәкчеләр иде. Тартыштым, тырмаштым, ләкин чыкмадым. Яратма- ганмындыр, күрәсең. Үз бәхетемне көткәнмендер. Ә ул озак көттермәде—килде. Бәхетеңне зарыгып чакыру яшенә кергәч, килә икән ул. Тик кыска булды ул бәхет. Бер елга да тулмады. Сугыш чыгып, шунда алдылар иремне. Җиңел килгән бәхет җиңел китә диләр. Дөрес түгел ул сүз. Авыр килде, җиңел китте. Апамнардан күпме тиргәү, күпме каргыш ишеткән нем мин алар теләгән кешегә чыкмаган өчен Алар- дан качып егетем янына ашыккан көннәрем аз булдымыни. Очрашу урыныбыз —тау башындагы имәнлектә челтерәп аккан чишмә чны. Бүтән гашыйклар кичен очрашкандыр. Без таңнарын очраша иек.
Чөнки кичен апам мине беркая да чыгармас ие. Ә тан безнеке. Ирт\к яңгыраган сандугач жыры да. кояш чыкканчы ук офыкка сузылып менгән кызгылт нурлар да безнеке. Тик чишмә суында тирбәлүче безнең шәүләләрне кояш күрмәс. Ул ялкынга төренеп офыктан күтәрелгәндә бу шәүләләр уйнаклаган урында чуер ташлар гына ялтырап калыр...
Ирем улын күрә алмады. Ул киткәч туды малаем. Ә ни тикле зарыгып көткән ие ул аны. Эчемдә тере жан талпынуын тойган минутларда сөенеченнән үз-үзен белештерми мине кочып ала, битләремнән, чәчемнән үбә. Ә үзе бертуктаусыз туачак малай хакында сөйли. Нәрсә генә юрап бетерми ул: «Малай бик акыллы булыр, галим булыр».— ди торган ие. Шуңа улыма Галим дип исем куштым да. Шундый сөйкемле иде малай: йёзе түм-түгәрәк, бит уртасы көлгәндә батып китә. Күзләре нәкъ атасыныкы—зәп-зәңгәр ие. Унике яшь тулган булыр ие инде хәзер...
Сәгадәтнең күзләренә яшь тулды, тавышы калтыранды. Бераздан ул. аскы иренен тешләп, күкрәге эченнән күтәрелеп килгән кайнар дулкынны жиңде һәм сүзен дәвам иттерде
— Егерме беренче елгы илдәге корылык бездә үтә зәхмәтле булды шул. Ә безнең ише ярлы-ябагайның кара көнгә жыеп куйганы буламыни аның. Без ил өстенә калдык. Ә ул елны бездә булмаганны, илдә дә булмады бит. Комбед дигәннәре булышмады түгел, булышты анысы. Тик шул тикле ач халыкка ул кайдан азык житкерсен? Үзем алабута икмәге ашап, кычыткан шулпасы эчеп тә чыдар ием әле. Бала бар бит, бала. Күреп торам — көннән-көн улымның йөзе зәгъфыран төсенә керә бара. Күз кабаклары, бит алмалары шешенеп китте. Күтәрелеп караган саен йөрәгем тетрәнеп куя. Инде ни хәл итим соң, кемгә барып егылыйм? Авылда Мөстәкыйм атлы бер бай кеше бар барын. Тик ул безнең күк хәерчеләрнең барысына икмәк өләшер димсең? Ләкин бүтән чара да юк, күрәләтә улымны ачтан үтеримме?.. Бардым Мөстәкыймгә. Бизәкләп эшләнгән капкалары эчке яктан бикле ие. Дөбердәтүемә, ике яктан ике эте абайлап өрергә тотынды. Кире борылып китәм дигәндә генә бай чыкты. Мине күргәч, киң итеп елмайды.
— Әйдүк, Сәгадәт, әйдүк, рәхим ит, — дия-дия, өенә үк алып керде.
Өйләре шундый киң, якты. Зиннәтле паласлар белән бизәлгән. Түрдә идәннән түшәмгә чаклы көзге. Яхшы комодлар, комод тулы алтын иөгертелгән чынаяк-чәйнекләр. Югалдым да калдым. Ә Мөстәкыйм шул ара асравыннан тәмле-тәмле ризыклар китертте. Нәрсә генә юк иде анда калжа-калжа ит дисеңме, бәлеш-гөбәдия дисеңме...
Мөстәкыйм үтереп мине кыстый башлады
— Утыр, Сәгадәт, — ди. — Кунак булып килгәнсең икән, чәй эчми китмисең инде, — ди.
— Минем өс-башым әйбәт түгел бит, — дим.
— Өс-башыңны да карарбыз, — ди бай. — Бер авыл кешесе — бер кардәш кебек. Бу авыр заманда бер-береңә ярдәм кулы сузмау гөнаһ булыр. Әйдә, элек өстәл янына утыр, сүземне тыңла,—дип, кулымнан житәкләп табын янына китерде.
Тамагым ач ие, түзә алмадым, ризыкларын ашыгып-ашыгып бер-ике каптым. Ә үзем:
— Мөстәкыйм абый. дим. зинһар, бер-ике сыныгын балама гына алып кайтыймчы, балам тук булса, мин тук, — дим.
— Ник сорап торасың аны, бер-ике сынык кына түгел, мә, бөтенесен ал, — дип, өстәлдәге барча ризыкны ашъяулыгына төреп бирде бу.
Ә мин рәхмәтләр әйтеп кайтырга ашыктым.
— Кичләтеп кил, мин сиңа дүрт-биш кадак он биреп җибәрермен,— дип калды.
Кайтып җиттем. Сабыем нишләргә белми: әле ит калҗасына тотына, әле гөбәдияне кабып карый... Сөенечтәндер инде, үзе әллә ниткән сәер тавышлар чыгара. Ә күзләрендә яшь бөртекләре... Түзмәдем, почмакка сыендым да үксеп елап жибәрдем. Сабыем моны үзенчә аңлаган
— Елама, әнием, сиңа да калды, күп калды, — ди.
Ә мин аның саен елый бирәм. Тамагы туйгач, бала урамга чыгып ф китте. Бишташ уйнарга һәвәс ие ул.
Мин өйдә үзем генә калдым. «Бала шул, бала, — дим эчемнән,— “ бүген тамагы туйгач, дөньясы түгәрәкләнде мескеннең. Иртәгә нишләр- £ без? Алгы көннәрдә ничек яшәрбез? — дип баш ватам. — Мөстәкыйм ф дүрт-биш кадак бирәм, диде дә бит... Бирәм дигәч, сүзендә торыр _ анысы. Тик ни өчен тиктомалга юмартланды әле ул?» о
Кич булгач, курка-курка бай катына киттем. Көткән икән, капка « төбендә үк каршы алды мине. *
— Килеп яхшы иткәнсең, — ди. — Әйдә, мин сиңа дигәнне әзерләп -
куйдым, —ДИ. 2
Аның артыннан кереп киттем. Бакча ягыннан бер амбарга алып кнл- де бу. Чылтыратып йозагын ачты да, без амбарга кердек...
— Менә, — ди Мөстәкыйм. — Сиңа он. ә менә монысы миннән ' бүләк..'
Шулай дия-дия, ул мина әйберләр төрелгән төргәк тоттыра.
— Кирәкми, Мөстәкыйм абый. — мин әйтәм, — биргән ризыкларың өчен дә рәхмәт яусын. Әжәткә булыр, түләми калмам, — дим.
— Нинди түләү, — ди. — ал, ал, Сәгадәт, барысын ал. Мин бит сине үз итеп, яратып. — Шулай дип, ул миңа сузыла башламасынмы, йөрәгем алынды.
— Нишлисең, Мөстәкыйм абый? — дип, читкә атылуымны үзем дә сизми калдым. Ә ул тәмам шашынган. Артымнан чабып чыкты да, мине кочмакчы була, ә үзе бертуктаусыз колак төбемдә пышылдый
— Берүк тавышланма, гөнаһсыз кыз түгелсең лә, нигә карышасың? Күптән күз атып йөрим үзеңә, җаным, җаен гына туры китерә алганым юк ие! —ди.
Ә мин тартылам-йолкынам, көч тә икән үзендә, мир үгеземени, җибәрми генә бит!
— Җүләр булма, —ди бу, — мин сиңа тагын бирермен, капчыгы белән бирермен! Әнә бүген үк алып китәрсең.
— Их! — дип. бар куәтемә йолкынган нем. күлмәгем шатырдап аерылып та китте, мин Мөстәкыйм кулыннан ычкынып капкага ташландым. Ул. башы бетксре, капкасын бикләп кергән, имеш. Тотынды этләре өрергә. Өскә үк ыргыла. Менә-менә өзгәләп ташлар төсле.
Мөстәкыйм килеп җитте.
— Ярар, мәйлек, — ди бу, — алай бик кырку икәнсең, ят шунда үлән суы суырып... — Капканы ачып мине чыгарып җибәрде. Ә үзе артымнан : — Акылыңа килсәң, шулай кичләтеп килеп чык. — дип авызын ера. — Тик аң бул. хатын өйдә чакта юлыкма!
АчуЪшнан, гарьлегемнән битенә төкердем дә. өйгә йөгердем. Кайтып кердем. Галимем бусагадан атлавыма зур зәңгәр күзләрен миңа текәде. Тел белән берни дә сорамый. Ә карашында өмет, йөрәк бәгыренә үтәрлек. Баламны кочакладым да. тагы үксеп-үксеп еладым.
— Елама, әнием, —ди мескенем. — Мин ашарга сорамыйм ич.
— Түз, балам, түз. хәзер ашарга пешерәм, — дип юаткан булам үзен.
— Коймак пешерәсеңме, әнием?
— Ие, коймак, үскәнем.
Алабута уып пешергән коймакны бала авызына да алмады Икенче көнне дә, анЫн алгысында да. Үзе тагын да суырылды. Кабыргалары бүлтәеп тора, аяклары неп-нечкә. Битләре шеш кенә. Кайчандыр кын-
гырау чәчәгедәй балкып янган күзләре эчкә баткан, чнгә янында зәп- зәңгәр тамырлар.
Көчкә сөйрәлеп, түр сәкегә үрмәләп менә дә, аякларын аркылы-торкылы чалмаштырып утыра бирә. Ә соңгы көннәрдә сәкегә дә менә алмас булды.
— Урамга чыгар иең, улым.
— Урамда салкын, туңам мин.
Жәйге эссе бит кана. Икмәк сорап та борчымый, урынга ята да, моңсуланып калган күз карашын мин кая барсам, шул якка йөртә.
— Ашап багар иең, улым.
— Ашыйсым килми, әни.
— Эчәсең дә килмиме?
— Юк.
Бигрәк таралып төште бала. Ә мин елыйм.
— Елама, әнием, мин сине борчымам, менә шулай карап кына ятармын! — ди бала.
— Улым, бәгърем!
Юк, түзәр чамам юк!..
— Син шулай ятып кына тор. Мин хәзер кайтам...
Җаны бөтен барлыгы белән карышып чәбәләнгән, тәне чирканып тартышкан эшкә бара әниең... Аяклар атларга теләми. Бертуктаусыз сөртенәм. Күз алдымда Мөстәкыймнең үз-үзеннән бик тә канәгать йөзе пәйда була.
«Юк, юк!»
Капыл борылам да, кире өйгә атлыйм. Ә анда нарасыем бит. Сәләмә чүпрәкләргә сеңеп ятучы күз нурым! Тәнендәге тиресе сөякләр өстеннән тартып куйган юп-юка карынчыктай. Үзе сары, үзе салкын... Кайтам. Ләкин сабыемның тилмереп миннән нәрсә булса да өмет иткән күзләренә ничек карармын?
Гажизләнеп ике кулым белән чәчләремә ябышам: «Ах, нишлим соң, нишлим?! Бүтән бер генә дә чара юкмыни?.. «Каяндыр өстән коточкыч аваз килгәндәй була: «Юк шул, юк. юк, юк!!!»
Гүя ачлыктан юлда үлеп калган шыр сөяктәй кешеләр күккә иңгән дә. дөньяны иңрәтеп аваз сала: «Юк, юк, юк!»
Аңыма килеп тузгыган чәчләремне, яулыгымны рәтлим дә, үз-үзем- не көч-хәл белән җиңеп, тәвәккәлләгән сукмагыма тагын борылам. Үзем дерелдим, тешем тешкә бәрелә. Бу — чиксез чирканудан.
Ләкин баламны үлемнең салкын тырнагыннан коткару өчен мин барысына да барам!.. Сабыема булган мәхәббәт Мөстәкыймгә карата туган нәфрәттән көчлерәк! Шуңа үз-үзем белән тартышам...
Уемнан кире кайтканчы ашыгырга кирәк, ашыгырга! Йодрыкларым белән капкаларына ябырылам. Этләр дөнья кубара. Аяк тавышлары...
— Килдеңме, җаным?
— Юк, юк,— дим, ни әйткәнемә хисап бирмичә.— Узып кына барышым...
— Узып кына түгел инде. Син акыллы хатын ич. Әйдә, каралты ягыннан гйна...
Ник мин элекке килүемдәге шикелле йолкынмыйм, ник аңа буйсынып. язмышым упкынына шуам соң? Ни булды миңа? Ә, әйе, ул... сабыем үлем алдында... Бары шулай гына аны коткарырга була...
... Ләкин улымны коткарырга соң иде инде. Мин кайтып кергәндә йөрәк бәгырем мәңгегә күзен йомган иде. Мин үз-үземпе белештерми аңа ташландым:
— Улым!
Улымны җирләгәч, каберенә башымны куйдым да тынсыз калдым. Хәзер миңа йорты да, шул йортка коточкыч хурлык бәрабәренә килеп
кунаклаган бер капчык оны да кирәкми. Мин үзем дә кемгә кирәк со» хәзер? Кемгә?!
Күз алдымны томан пәрдәсе каплады, аңым томаланды. Зираттан чыккач, кая таба киткәнмен, үзем дә белмим. Бар теләгем — бу дөньядан югалу, туфракка әйләнү. Шул теләк белән агым суга кереп киттем. Тик үзем чыкканмынмы, мине кемнәрдер сөйрәп чыгарганмы — аңымда ♦ юк. Тимер дагалы ат тояклары астына ташландым, ул хайван да таптап үтмәде. Ул синең сары бия иде.
... Сәгадәт сөйләп бетергәч тә инде кызыллыгын жуеп соргылт төскә керә барган шәфәкъ ягына карап торды. Ул Жамалига бер мәртәбә дә борылып бакмады. Чөнки инде әйтеләсе әйтелгән, сөйләнәсе сөйләнгән.
— Хуш,-Жамали...
— Сәгадәт...
Сәгадәт, һаман шулай үзалдына караган килеш, урыныннан купты һәм, акрын гына атлап, кичке эңгергә кереп эреде.
7
Шул көннән соң Жамали сәер бер хәлдә калды: әйтерсең бөтен барлыгы шыксыз кисәкләргә аерылган да, пыскып әрнеп, күгелҗем сөрем белән эретелгән бушлыкта асылынып тора. Шул кисәкләрнең талымсыз төшендә Сәгадәткә булган хис әле дә баш калкытып куя. хәтта сузаеп каядыр өскә үрләмәкче: «Ул вөҗданлы, игелекле... Хатын-кыз нарасые хакына нигә бармас...» Ләкин шунда ук ирлек горурлыгы үрсәләнеп чыга һәм тупас төстә әлеге нечкәрәк, изгерәк хисне- таптап, изеп үтә: «Ни әйтсәң дә ул сиңа тиң түгел...»
Жамали бу соңгысын акылы белән куәтләргә тырыша: «Хатын кешегә бәйләнмәсәң соң... Кызлар беткәнме сиңа?..»
Әлеге талымсызы егетнең мондый ниятенә каршы күсәк күтәрә: «Алай дияргә иртә әле. Сабыр төбе сары алтын».
Сары алтын икән, сары алтын. Онытылыр өчен көннәр буе йорт эшендә кайнаша, күрше-күләнгә чана ясый, көянтә бөгә Жамали. Ә кичләрен күзенә тәмам йокы эленгәнче чабата үрә.
Соңгы көннәрдә аны колхозга язылырга димлиләр. Белгән юк, ннш- ләсе? Анда кереп югалтасы нәрсәсе юк та. Сары биясе, теге чакны апаларына калдырып торган сыеры бар барын, тик инде бик картайганнар, үзләрен көч-хәл белән сөйрәп йөртәләр. Ә шулай да киңәшми- нитми генә мондый эшкә бару ярамастыр. Ләкин кем белән киңәшергә? Минай беләнме? Аның сүзенә ышануы да кыен. Бөтен дөньясына каш җыерган ул хәзер. Сәгадәтнең ни әйтере билгеле инде. Өстәвенә, шаркылдап көләр үзеңнән, һаман йокылы-уяулы йөрисең икән дияр. Ник сораганыңа үкенерсең. Иң яхшысы — ашыкмаска кирәк. Ашыккан ашка пешәр...
Ләкин Жамали ашыкмаса да, дөнья ашыкты. Дөньяның умарта иледәй гөжләгән, кайнаган чагы иде шул.
Бер көнне аның янына авыл советы председателе Исмай килде. Әле бер ел элек кенә солдаттан кайтып советка җитәкчелек итә башлаган кызгылт чырайлы, куе кара чәчле бу егет, керә-керешкә калку маңгае белән тулы битләре арасына урнашкан чем-кара күзләрен жел- терәтеп, өй эчен күздән кичерде. Ә үзе калын иреннәрен суза төшеп:
— Йорт тузып бара икән, тузып... — дип куйды. Аннары өйнең чит- чатларын, түшәмнәрен карап йөргәннән соң сәке читенә барып утырды да, Жамалиның күз карашы белән очрашырга теләмәгәндәй, әледән- әле тәрәзәгә күз салгалап, колхоз хакында сөйләп китте.
в. «К У » М 6,
АЗАТ ВЕРГАЗОВ^ НӘЗЕР

«һаман шул ук Исмай, —дип уйлады аның турында Җамалн.— Бер җире дә үзгәрмәгән: тартык, юаш. Бу эшенә ияләшмәгәне дә күренеп тора: тотлыга-тотлыга сөйли, сүзен көтеп ала-ала тәкатең калмый...»
— Бө-бөтен авыл к* колхоз булып яшәп ятканда, көтүдән аерылган м-малдай берүзең аерылып калмассың, яшьти, — ди Исмай. һаман шулап тәрәзәгә караган килеш. Ә үзе дәү, кытыршы кулларын кая куярга белмичә аптырый.
Аннан ул авыр гына урыныннан тора да:
— Ярый, хуш иттек әлегә, — дип чайкала-чайкала ишеккә таба атлый. Тик ишектән чыгар алдыннан янә Җамалига борылып. — Ә син уйла, яшьти, уйла. — Юкса, колхозга кермәүчеләргә налог зур булачак. Сары бияңнән генә түгел, сыерыңнан ук колак какмагаең.
— Нәрсә?!
Жамали сәке өстеннән кубарылып сикереп торганың үзе дә сизми калды. Атылып чыгып Исмайның якасыннан эләктереп үк алды:
— Нәрсә дидең? Сыерны да, атны да дидеңме? Бу үзеңчә мине өр-кетүеңме, ә?!
Исмай каушамады. Дәү куллары беләк ашыкмыйча гына Җамалн- нын кыскычтай бармакларын якасыннан ычкындырды да, сабыр гына
— Сине өркетеп ни мәгънә? Аң булып тор. Соңыннан үпкәләштән булмасын диюем.— дип әйтеп куйды.
Ул шулай диде дә. авыр-авыр атлап, өйалды баскычыннан төшеп китте.
Жамали ни дияргә белми авызын ачып калды.
«Менә сиңа юаш Исмай! Атыңнан да, сыерыңнан да колак кагуың бар, янәсе. Ул хайваннарны Җәмилә апаларымнан алып кайтып ашык тым бугай, ашыктым, — дип уйлады Җамалн өйгә керешли. — Хәер, анда калдырып та ни кырасың. Тәртибе бөтен җирдә бер үктер инде».
Жамали читлеккә эләккән ерткыч җәнлектәй ншекле-түрле йөрергә тотынды.
«Нишләргә соң, нишләргә?» Алай да вай. болай да вай. Идән сайгакларын никадәр генә таптамасын, берәр юньле нәрсә уйлап тапмады Жамали. Аннары ат араныннан сары бияне ишегалдына алып чыкты. Иярләде, һәм. атланып, Үтәмешнең карлы юлы буйлап кырга чыгып китте. Ата-бабадан килгән имана җиренә җиткәч, атын туктатты, йөгәненнән тоткан килеш иярдән сикереп төшеп, ызан буена килде. Ни өчендер, ызан баганасын селкетеп карады. Аягы белән типкәләп, бер карыш җирне кардан чистартып азапланды.
Жамали үзен белә башлаганнан бирле һәр карышына тикле таныш бу җирнең тиздән кулдан ычкынасын. Кирәмәт ягыннан ук чекерәеп күренгән ызан баганасын суырып ыргытачакларын башына китергәч, бөтен тәне чемердәп китте, күңеле тулды.
Атына атланып кайтыр юлга чыккач, моңарчы сигез ел буена ничек итеп туган йортыннан читтә, шушы сары биядән ничәмә-ничә еллар үз кулында үскән карт сыерыннан башка яши алуына соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп. үзен-үзе битәрләп барды. Туган ягыңны, газиз анаңны, мал- туарыңны күрми тора алырлык нинди исәрлек кагылган иде икән Жа- малига? Бары да шушы Сәгадәт аркасындамы? Әллә шул тиле уйлардан кеше авышып та китә микәнни? Менә хәзер Жамали бу жүләрлекне һич тә эшли алмас иде.
Атын яңадан эчке аранга ябып куйгач, шундый ук йөрәк ташуы, шундый ук сизгерлек белән ул читән буенда кар ялап торган карт сыерга моңаеп карап торды. Сарайдан печән алып чыгып үз кулыннан аны ашата башлады. Сыер сәерсенгәндәй Җамалига зур, коңгырт күзләрен төбәде. Гүя: «Бер дә булмаганны нидән болай нечкәрдең әле, хуҗам?» дия иде кебек хайванның бу карашы. Нечкәрерсең, күз ка
расыдай карап үстергән ат-сыерыннан колак кагып кара әле. Төрле кеше төрлечә сөйли үзе... Кайсы әйтә: атларны гына берләштерәләр, сыерларга тимиләр, дигән була. Ә кайсы берсе сыерын да. сарыгын да бергә җыячаклар икән ди. Җитмәсә, Исмае да әнә ни ди бит... Тукта. Минай абзый белән киңәшеп карарга кирәк. Ул мал-туар белән әвеш-тәвеш килгән кеше. Менә ул берәр җаен тапмый калмый инде. ♦
... Минай бу юлы Җамалины әллә ни колачын җәеп каршы алмады, о. Үзенең дә кәефсез чагы иде, ахры. g
— Әй, Җамали энекәем, син дә миңа килеп егыласың, ичмасам... = Үзем кая керергә тишек тапмый җәфаланган чакта. Ни киңәш бирим ♦ соң мин сиңа? Атың ярый әле синең, шаять анысына урын табарбыз. и Ә бу карт сыерыңны... белмим инде, белмим Түбән авыл базарына о чыгарып карасаң да... Бәлки берәр тилесе табылып алып куймасмы? < Үзең беләсең, заманасы ышанычсыз аның, заманасы.
Иртәгесен аллага тапшырып Җамали атын җикте дә арба артына ш сыерны бау белән бәйләп юлга чыкты.
Тубән авыл башына ук җыйналган базар гөр килә.
Җамали, юкә чыпталардан ясалган, корымланып беткән күмер кап- « лары төялгән йөкләр яныннан әйләнеп үтеп, терлекләр бакырышкан * якка таба атын әйдәде.
Атның чөелдереген бушайтып, тәртәдән чишеп алган тезгенне дуга мөлдергәсенә бәйләп маташканда, Уразмәтнең Түбән авылга чыга торган башында яшәүче Хәсән агай килеп чыкты.
— Нихәл. Җамали. сыерыңны сатарга булдыңмыни?
— Шулайрак, Хәсән абзый...
Хәсән агай сыерны әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан караштырды:
— Сыерың болай ару гына күренә түгелме соң?..
Хәсән агай беренчеләрдән булып колхозга кергән иде. Үзе шикелле акрын кыймылдый торган алашасын көзлектә үк колхозга тапшырды . Менә хәзер сыерга тиенергә йөри икән. Анысын да колхозга алырлар дип шикләнми микәнни?..
Җамали базарда сыерын сата алмады. Шул көннән соң миен сорау арты сорау бораулады: «Инде бу сыер белән нишләргә? Кая куярга аны? Имеш-мимеш юкка булмас — колхозга алырлар да куярлар. Шул тикле олы малдан колак каксаң ни хәл итәрсең...»
«Әгәр суеп, итен калага илтеп сатсаң?»
Бу уйдан Җамали үзе дә калтыранып куйды. Дистәләгән еллар сине сөт-май белән сыйлаган, әле дә чиләк тутырып сөт саудыр! ан сыерны ничек суймак кирәк?
Җамалиның шушы яшенә җитеп мал суйганы юк иде. Үз хайваннарын суйганда янында да тормый иде ул. Бары суючы эшен бетергәч кенә тунашырга дип чыга торган иде...
Ләкин бу тикле олы малны югалтсаң... Мең тапкыр тиле булырсың...
Тавыклар көләр үзеңнән... Тәвәккәлләргә кирәк, тәвәккәлләргә...
Җамали өйдән пычак алып чыкты. Өйалды баскычына утырды да, күкрәгендә сыкраган еламсырауны басарга тырышып, елтырап торган пычагын кайрарга тотынды...
Пычакны үткерләгәч, аякларын көчкә сөйрәп, сарайдан сүс бау эзләп тапты, озак кына аны аралап маташты . Ләкин вакыт үткән саен Җамалиның күкрәгендә урнашкан еламсырау, инде ничә еллар ияләшеп беткән сыерны кызгану хисе җыйнала биреп бугазына ук елышты...
Шулай да ул йөрәген үксеткән мескенлекне ярсып куа куа кискен һәм тупас хәрәкәт белән сыерның арт аякларын бау белән уратып бергә җыеп китерде, аннары хайванның ал аякларына ташланды, бау элмәге боҗра булып бергә тоташты... кысылды
Җамали бауның башын тартып бар көчемә читкә тайпылуга сыер гөрселдәп җиргә ауды. Каты төшү сәбәпле, сыерның имчәкләреннән сөт сиптереп чыкты.
8
Җамали йокысыннан торып тышка чыкканда, тирә-юньгә таң алдыннан гына була торган куе караңгылык сыенган иде.
Ул ашыкмый гына ат аранына кереп, сары бияне җитәкли чыкты. Сыер итен төяп калага алып барып сатканнан бирле бия ике көн инде араннан чыкмый ял итте. Эшсез тик яту хайванны шактый зарыктырган, күрәсең, ул иреккә таба бик теләп атлады. Ишегалдына чыгу белән тәнен дерелдәтеп кагынгандай итте, борын тишекләрен киңәйтеп пошкырып куйды. Алда үзен ни көткәнен сизми иде хайван.
Җамали башта капкадан чыгып урам тынлыгына колак салды. Кайдадыр авыл башында елап-елап өргән эт тавышыннан гайре өн ишетелми иде... Җамали тынычланып яңадан ишегалдына керде, сарайдан ияр алып чыгып бияне иярләде дә, йөгәненнән җитәкләп урамга алып чыкты. Тагы бер мәл урамга текәлеп карап торды. Анда-санда тәрәзәләрдән төшкән сыек күләгәләрдән башка бернинди зат күренмәвенә тәмам инангач кына, ул атына атланып боламыкка әйләнгән карлы юл буйлата авылның мари ягына чыга торган башына таба атлатып китте.
Әйе, мари ягына илтеп, сары бияне «урнаштырып» кайту иде исәбе Җамалиның. Кичтән үк бу хакта Минай белән сөйләшеп тә куйган иде. Анысы алдан барып шул авылда Җамалины көтеп торырга тиеш.
Авылдан чыкканда, төн карасын ертып таң яктысы туып килә иде. Әнә элек Минайныкы булып, хәзер колхозга күчкән ат абзарлары да караеп күренә. Юл шул абзарлар яныннан үтәсе.
«Чү, абзарлар яныннан ике шәүлә калыкты түгелме? Кем йөрер бу вакытта атлар абзарында?.. Кем?.. Бирегә таба киләләр бит... Нишләргә соң?.. Юлдан түбәнрәк шәрәләнеп утырган каеннар ышыгында посып калсаң гына инде...»
Җамали шулай итте дә... Мамыктай тирән карны ерып, каеннар куелыгына керде дә үзе аттан төште.
«Узып китә генә күрсеннәр...»
Бу ике шәүлә Сәгадәт белән Исмай булып чыкты. Таң тишегеннән ат абзарларын тикшереп йөриләр>иде, күрәсең.
«Узып кына китә күрсеннәр...»
Җамали, тездән карга баткан килеш, бөтен гәүдәсе белән биягә сыенды. Сулаудан да туктаган кебек булды. Гөнаһ шомлыгына каршы, Сәгадәт белән Исмай үзләре яныннан узып барганда гына айгыр пошкырып куймасынмы?!
Тегеләр шып туктады.
— Кем ул анда?
— Мин лә.
— Ә. Җамали? Нишләп йөрисең таң беленер-беленмәстән?
— И-и, ни бит...
Җамали ык-мык итеп торганчы, Сәгадәт Җамалиның бу иртәнге сәфәрен үзенчә юрарга өлгерде:
— Сары бияңне колхозга илтәсеңме әллә, Җамали?
— Ни... колхозга дип...
Эчтән генә «Менә каптым», — дип куйды Җамали. Аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. «Тотыгыз менә!»—дип кычкырасы килде аның. Исмай үзе генә булса, шулай иткән дә булыр иде. Монда Сәгадәт тә бар бит, һәр күргәндә, йөрәген утка салып, үзен телсез- авызсыз калдыра торган Сәгадәт...
— Дөрес эшләгәнсең, Җамали, кеше-кара кузгалганчы дигәнсеңдер инде, — диде шул ара Сәгадәт, Җамалига авыз ачарга да бирмичә,— әйдә, әйдә, без дә илтешәбез атыңны.
Җамали: «Әллә бер сүз дә әйтмичә биягә атланырга да томырылып чабып китәргәме?» — дип тә уйлады. Ләкин ни өчендер ул моны да эшли алмады. Җиргә кагып куйган казыктай, тик басып торды. ♦
Ә Сәгадәт инде, сары бия янына килеп, аның ялларын сыйпый-нр- о. кәли башлады:
— Әйдә, малкай, әйдә. Синдәй малкайлар колхозга бик кирәк хәзер. х
Атның ялын сыйпаганда, хатынның каннар кулы Җамалнның би- ♦ тенә тиеп-тиеп китә иде. Рәхәт дулкын егетнең бөтен тәненә таралып, ® жанын парә-парә итте. °
— Әйдә, малкай... *
Җамалиның каршы сүз әйтерлек дәрманы юк. Томанда йөзгәндәй, а. ул иң арттан сөйрәлә бирә. Вакыт-вакыт атның алдына чыгып, аны £ тезгененнән тартып аласы, жан ачысы белән йолкып кирегә алып китәсе килсә дә, бу нияте тагы эреп юкка чыга. Хәтта хәзер атын Сәгадәт £ житәкләп колхоз абзарына илтүе, бу хәл шушы хатынга канәгатьлек « китерүе Җамали өчен дә сәер рәхәтлек бирә, һәм ул ат турында бөтен- * ләй онытып, Сәгадәтнең нечкә билле бишмәте аркылы беленеп торган сыгылмалы гәүдәсенә карап бара башлый.
... Буранлы төннәрнең берсендә Җамали Минай картның чираттагы зарын тыңлап, ул «ах» дигәндә «вах» дип утырганнан соң өенә кайтырга чыккан иде. Бермәлне каяндыр буран эченнән ялварулы хатын-кыз авазы колагына чалынып китмәсенме. Җамали бар игътибарын шул тавыш килгән якка юнәлтте.
Кинәт ерак та түгел: «Коткарыгыз!» дигән ачы тавыш колакны ярып керде.
«Сәгадәт бит бу!»
Ул шулай дип уйларга өлгермәде, янәшәдәге юлдан ыргылып чаналы ат килгәне, кемнеңдер ярсып-ярсып атны камчылавы ишетелде. Җамалиның бәгырен коточкыч уй телде. Шушы минутта ук ул нидер эшләмәсә, иң кадерле, иң изге кешесен мәңгегә югалтачак! Күп уйлап торырга вакыт тар иде. Җамали, тез тиңентен карга бата-бата, ат кар- шысына йөгерде. Юлга килеп тә чыкты, ярсып чапкан атның авызлыгыннан эләктереп тә алды.
— Трр!..
Ат шашынып башын өскә чөйде, ләкин килгән куәт белән алга ыргылуын дәвам итте.
— Трр!..
— Җибәр атны яхшы чакта! Тфү...
— Әһә, син икәнсең, Мәләк!
— Җибәр!
һәм Мәләк ярсып атны камчыларга тотынды. Җамали бар үжәтле- ген жыеп, тезгенне учына чытырдатып кысты. Ә ат, мескен, нишләргә белмичә пошкырды, тыпырчынды, бер яктан икенче якка тайпылды. Шул чакны Җамали кискен хәрәкәт белән тезгенне сул якка тартты. Ат юлдан чыгып тездән карга кереп батты.
— Җибәр атны!
— Хәзер жибәрәм мин сине!
Җамали чана янына атылып килде дә, Мәләкне толыпка төреп салынган Сәгадәт өстеннән йолкып төшерде. Ул сүгенә-сүгенә Мәләк өстенә яңадан ыргылганда, Сәгадәт толыптан араланып чыкты да. Мәләкне йодрыгы белән төяргә тотынды
— Мә. мә!.. Хатын кирәк булган икән! Шәкүр урлаган мал түгел мин сиңа!
Җамали да айканып торып Мәләккә бер-икене тамызмакчы иде, ләкин һәр вакыт язмышны алдыйм дип нидер кырырга маташкан, тик һәр очракта үзе чалкан әйләнеп төшкән бу кешегә карата капыл гына аның күңелендә аңлаешсыз кызгану хисе уянды, һәм сугарга дип күтәрелгән кулын кире төшерде.
Шул ара Мәләк көч-хәл белән Җамали һәм Сәгадәт арасыннан үрмәләп чыкты да бөтен әрсезлеге, үҗәтлеге белән Җамалига ябышты.
— Снн... син... Ннемә дип миңа аркылы төшәсең, ә? Ниемә, тфү. тфү?
Җамалинын бишмәт якасы чытырдап китте.
— Яканы!.. — дип хырылдады Җамали, Мәләкнең кыскычтай эләктереп алган кулын бар көченә каерырга тырышып.
— Каера алмассың! Тфү, тфү... Имансыз китим менә, каера алмассың!
Җамали. «Их!» дип бар куәтенә талпынып. Мәләкне читкә селтәп ыргытты, һәм күз ачып йомганчы Сәгадәтне чанага тибәреп, үзе дә шунда сикереп менде.
— На!!
Мәләк кинәт алдырып киткән ат артыннан ташланды. Йөгергән уңайга ул да чанага сикермәкче иде, тик Җамали аны терсәге белән бәреп җибәрде. Мәләк, барыбер үҗәтләнә биреп, ялангач куллары белән чананың артына ябышырга өлгерде. Карлы юлдан сөйрәлеп барган көе, кулына чыбыркы сабы белән сугуга да карамыйча:
— Җук, ычкынмассыз! Имансыз китим менә! Тфү-тфү, — дип гыжлый иде.
Җамали, аның суыктан кызарынып беткән бармакларын көч белән каера-каера, атка чыбыркы белән сыдырткан иде. Мәләк карлы юлга түше белән ятып калды. Ләкин шунда ук сикереп торып, томырылып чапкан ат артыннан:
— Эләгерсең, агайне! Танытырмын мин сиңа Мәләкнең кем икәнен! — дип кычкырып калды.
— Бар, бар, таныта бир!—дип җавап кайтарды аңа Җамали.
Мәләк күздән югалгач. Сәгадәт:
— Мине шушы ат белән генә өемә озатсаң икән? — дип үтенде. Җамали кинәт кубарылып Сәгадәтне кочаклап алды һәм, үз-үзен белештермичә. аның кайнарланган битләреннән үбә башлады.
— Нишлисең, Җамали, акылыңа кил!
Җамали аны ишетмәде дә. Сәгадәт дилбегәгә ябышты:
— Туктат атны! Тр-тр-тр, тр-р-р!..
Ат туктап җитмәс борын Сәгадәт чанадан читкә сикерде.
Җамали, үз-үзен белештермичә, Сәгадәт янына атылып килде.
— Хатыным бул!.. Бүген үк, хәзер үк!
Сәгадәтнең кинәт тыны кысылды. Бөтен гәүдәсе эсселе-суыклы булып китте. *
— Ничек шулай кинәт кенә? Җамали. чынлап әйтәсеңме моны?
— Чынлап, чынлап! Чын күңелемнән. Сәгадәт!
Ничә көннәр, көннәр генәме соң. ничәмә еллар үзен тыеп килгә» йөрәк ташкыны берьюлы ташып чыкты. Әйтерсең озак вакытлар буе бөялеп торган буаны күк күкрәп, яшен яшьнәп килгән яңгыр ерып атты!
— Сәгадәтем!
— Җамали. сон мин бит...
—1 Барын да беләм, барысы да минеке, бары да минеке!—дип кычкырды Җамали акылыннан язган кешедәй. — Утыр, утыр атка! Тиз бул, җаным!
Сәгадәт тагы нидер әйтмәкче иде, Жамали аның бу сүзен томалап, ярым ачык иреннәренә үзенең кайнар иреннәре белән сарылды.
9

Жамали туй уздырырга булды. Сәгадәт: «Бу мәшәкатьле заманда ?. ниткән туй ул», — дип карышып маташса да. ул аны ишетергә дә " теләмәде. ' =
— Зурдан купмыйча гына туйлап алырбыз. Заманча гына итеп. ♦ Шулай дигән иде дә, ләкин ул уйлаганча гына барып чыкмады. -
Сәгадәтне алып кайткан көннең иртәгесен Мәләк җиккән атны Минай- ° ларга илтә төшкән иде. Минай, Җамалиның өйләнгәнен белгәч, ду < купты:
— И, болай булгач, туйны бөтен Уразмәткә шаулатырлык итеп ш уздырабыз аны! Гомергә бер килә торган йоланы әвеш-тәвеш кенә уз- ° дырып җибәреп булмый, энекәем.
Жамали кашларын җыерды:
— Кирәкмәс иде, Минай абзый. Хәзерге кыен заманда кешедән дә < яхшы түгел.
— Ниткән яхшы булмаган ди, сез кемнән ким? Берегез минем тугандай энекәем, икенчегез дәрәҗәле кеше — әктифтә йөрүче.
Жамалига Минайның бу сөйләнүләре бер дә ошамый иде. «Хәйләли карт шайтан, — дип, үзалдына уй йөртте ул, — тугандай энекәем, имеш. Дәрәҗәле, әктифтә йөри, имеш. Ай-Һай, хәйләли, хәленнән килсә, әнә шул әктивта йөрүчесен тереләй ашар иде бит ул». Теле сөйләсә дә. Минай картның күз карашында әнә шул усаллык үзен сиздереп-сизде- реп куя шул. Әнә теге Мәләкнең Минай аты белән Сәгадәтне урларга баруы да...
Жамали усал елмайды да. капыл гына Минайдан сорап куйды
— Мәләкнең туен да шулай зурдан ясар идегезме. Минай абзый?
Минай бер дә көтмәгәндә бирелгән бу сораудан аптырап калды
— Мәләкнең туен? Аның ни катнашы бар ди монда?
— Җук сиңа! Туй аныкы булырга тиеш иде лә...
— Ничек аныкы? Нәрсә сөйлисең син?
Жамали Минайга сынап карап торды. «Бу шайтан карт юри шулай белмәгән булып кыланамы, әллә, чынлап та, бу эштән хәбәрдар түгелме?»
— Шаярма. Минай абзый, соң Сәгадәтне \рларга дип Мәләккә үзең иң яхшы атыңны биреп җибәргәнсең бит. Үзең җигеп йөри торганын.
Атны?.. Кайчан? Әллә... Әллә Сәгадәтне Мәләк урлаганмы?
•Минай Җамалиның каршына ук килеп басты. Яшькелт күзләрен челт-челт йомгалады. «Чынлап та белмиме? Әллә шул тикле дә оста итеп кәмит ясыймы карт?» — дип уйлады ул.
— Бик урлаган булыр иде дә...
Минай өстеннән тау төшкәндәй җиңел сулап куйды.
— Аллага шөкер икән, алайса, —диде ул. җиңсез сырмасы өстеннән күкрәгенең сул ягын угалап.—Ай. куркыттың, егет, тәмам котымны алдың. Аллага шөкер икән, алайса. Мин үзем дә инде... Атны син алып килгәнне күрә торып... Зиһенем бөтенләй юк. энекәем, башым эшләми хәзер. Уф, тәмам хәлем китте.
Минай, чайкала-чайкала барып, чнп-чиста итеп юылган ишегалды баскычына утырды.
— Беткәнмен мин, Жамали энекәем, тәмам эштән чыкканмын икән. Бер сүз дә ярамый хәзер йөрәккә. Син нәрсә дидең әле. теге койрыксыз шайтан Сәгадәткә кул салмакчы булган дидеңме? Ул башсызлан булыр
да. Үзе генә түгел, мине дә батырыр дене юк нәрсә. Болай да саламга тотынып яшәгәндә... Билләһи дип әйтәм, энекәем, минем бер гөнаһым да юк. Мин берни белмим. Ул, муены астына килгере, миңа сиздерми генә атны алып чыккан инде алай булгач. Моның өчен мин әле аны! Тукта, монда түгел микән үзе?
Минай баскычка таянып, көч-хәл белән аягына басты да, бөкрәя төшеп, сарайларга таба китте.
— Әй, Мәләк, син мондамы? Мәләк, пычак кергере! Мәләк дим! Иблискә әйләнгән нәрсә!
Ләкин Мәләк күренмәде.
«Юкка гына картны рәнҗеттем, ахры, юкка...»
— Ярар, Минай абзый, кирәкмәс... Миннән башка гына акыл өйрәтерсең үзенә.
Минай шунда ук Җамалиның сүзе белән килеште:
— Ә, ие шул. Хәзер синең шул кайгымыни, ие. Туктап тор, мин хәзер чыгам. Китеп калма, бак аны. Хәзер.
Минай үзенчә бик кызулагандай, вак-вак атлап, өенә кереп китте.
«Нәрсә эшләргә инде, — дип уйга калды Җамали,— бу картны туйга чакырсаң, Сәгадәт ду кубачак, чакырмасаң, яхшы түгел.»
Шул ара ниндидер төргәк тотып Минай чыкты.
— Менә, энекәем, сиңа туй расходларына ярап куяр.
Җамали ике куллап каршы төште.
— Кит аннан, Минай абзый, булмаганны... Җук, җук!..
Минай Җамалнга сүз әйтергә дә ирек бирмәде.
— Ал, ал, энекәем, алмасаң риза-бәхил түгел. Туганымдай энекәемә жәл түгел.
Шулай дия-дия, Минай төргәкне көчләп диярлек Җамалиның эчке кесәсенә тыкты.
— Менә шулай. Шундый чакта да бер-береңә булышмагач, кая китә ул. Мөселманлыгыңа оят булыр ие.
— Рәхмәт, Минай абзый, рәхмәт. Туй мәжлесенә рәхим итегез, абыстай белән. Чакыруым шушы булыр.
— Барырбыз, алла боерса, бармый калмабыз.
Җамали, капкадан чыккач, кытыршы учы белән эчке кесәсендә кабарып торган тыгыз төргәкне яньчергә тырышты. Шулай итсәң, ул күкрәген уңайсызлап, күңелен чуарлап торудан туктар кебек. Ләкин төргәк яньчелмәде, һаман шулай бүлтәеп торды.
«Ни дип алдым соң әле ул акчаны? Ни дип алдым?»
Кайткач та Җамали туры өйгә кермәде, ярамаган эш эшләп тотылган малай шикелле, башын якасы эченә жыерып, тал-чыбыктан үреп ясалган читән лапаска таба китте.
Ә өй эче туйга хәзерлек ыгы-зыгысы белән тулган иде: кайсы арыш оныннан кабартма ясый, кайсы казан астына ут тергезеп аш пешерә. Монда Мәстүрә, Җамалиның апасы Җәмилә, күрше-күлән... Мәш киләләр.
Киләсе кешеләр әллә ни күп булмаячак. Шуңа күрә табынны сәке өстенә генә әмәлләделәр. Уртага кызыл эскәтер жәелде, чит-читләргә кунаклар утырыр өчен чуар корамалар салынды. Карт-коры сөялеп утырыр дип, ян-якка берничә мендәр дә куйдылар. Зур туй булса, ирләрне. хатыннарны аерым-аерым жыйган булырлар иде. Мәжлес алай олыдан булмагач, хатыннар сәкенең бер ягында, ирләр икенче ягында утырасы.
Кичкә таба ризык-ашамлык пешкән-төшкән, табын әзерләнеп беткән иде. Берәм-сәрәм кунаклар да җыйнала башлады. Кунаклар дигәч тә, болар — Җамалиның күрше авылдагы туган-тумачалары, Сәгадәтнең таныш-белешләре...
Менә, хатынын ияртеп, авыл советы рәисе Исмай килеп керде. Кара пинжәк, ак күлмәк кигән, олы гәүдәле, кызыл чырайлы Исмай янында кечкенә буйлы, бик хәрәкәтчән хатыны әллә ничек көлке күренә. Җитмәсә, Исмай берүзе килгән төсле:
— Соңардым дип торам... Чат вакытында килеп басканмын икән,—
дип сөйләнеп куя. Аннары ул шау итеп сәкегә утырышкан кунаклар ♦ ■белән күрешеп чыга. £
— Туйлар сөенечле булсын. S
— Шулай язсын, амин.
Тышта тагы кыңгырау шалтыраган тавыш. *
— Бу кем тагы кыңгыраулар челтерәтеп килә? “
— Кыңгырау чыңламый туй буламы? п
Җамали ашыгып кунакны каршыларга чыга. Бераздан ишектә өс- *
тенә билле постау бишмәт, башына каракүл бүрек кигән Минай, ә а. аның артыннан оренбур шәленә төренгән хатыны Бибикамал абыстай “ күренә.
Артларыннан ябырылып кергән суык һавада бермәл йөзләре < төсмерләнми. "
— Туйлар мөбарәк булсын!
Иреннәр эченнән кысылып чыккан берничә тавыш:
— Амин! — дип куя.
Минай абзый белән хатыны инде өсләрен салып кунаклар белән күрешергә дип киләләр иде. Ләкин кешеләрнең күзләрендәге салкынлыкны күреп бермәлгә аптырап тордылар. Мәҗлес тынып калды. Керфекләр дерелдәп аска тәгәрәде. Исмай, бу нәрсә инде тагы, дигән сораулы караш белән Сәгадәткә борылды. Ә Сәгадәтнең йөзе җимерелгән, зур коңгырт күзләре аптыраудан һәм ачудан менә-менә атылып чыгып китәр төсле.
Ниһаять, Минай:
— Исәннәрмесез, кардәшләр? — дип кулын сузып исәнләшә башлады. Аның артыннан хатыны да иярде.
Кунакларның күбесе «шулай кирәктер, күрәсең» дигән шикелле, берни булмагандай, Минайга кул бирде. Ә Исмай, кайнар әйбергә кагылгандай, кулын тиз генә сузып алды да, кешеләргә бу ничегрәк тәэсир итте икән, дигән төсле күзләрен тирә-юньгә йөрткәләде.
Чират Сәгадәткә дә җитеп килә иде. Ул, нишләргә хәзер миңа, нишләргә, дигән кебек баскан урыныннан кузгалып-кузгалып куйды. Аның бөтен җаны чиксез киеренкелектән катып калгандай. «Дошманым икәнен белә торып, Җамали ннемә чакырган аларны? Шатлык бүләк итәсе көнне йөрәгеңә шулай пычак кадасын әле». Җамалнга нык рәнҗеде Сәгадәт. Бу рәнҗү" чиксёз ачуга әйләнеп йөрәген әрнетте. Бөтен дөньясын ярып, ачы итеп кычкырасы, бу мохиттан юк буласы килде аның. Көч-хәл белән йөгәнләп тора иде ул үзенең бу ниятен, ләкин күпме чыдап торырга була? Шул Минайлар белән бер мәҗлестә ничек күңел ачып утырмак кирәк?
Минай менә хәзер Сәгадәт янына килеп күрешергә кулын бирәчәк. Менә хәзер...
Исмай шикелле бәлки Сәгадәт тә кулын тиз генә утка тыккандай сузып алыр?
Юк! Монысын булдыра алмый Сәгадәт!
Ул кинәт урыныннан кубарылып ишеккә ташланды.
— Сәгадәт!
Җамали Сәгадәтнең йөзенә бәреп чыккан киеренке эчке көрәшне баядан бирле күзәтеп тора иде.
«Нәрсә була инде, нәрсә була?» —дип, күңел кыллары зыңлап- зыңлап куя иде аның.
Менә хәзер шул кыллар шартлап өзелгәндәй булды.
— Сәгадәт!
Аптыраудан шакмакланган күзләр, кайнарланган сүзләр ыргытырга дип ачылган иреннәр ишекнең эчке ягында калды. Алда—өерелеп яуган кар. капка төбеннән Мәстүрәләргә тикле көрткә күмелә язып сузылган сукмак, һәм шул эздән бата-чума йөгерүче Сәгадәт.
— Сәгадәт, тукта!
— Килмә арттан Җамали, килмә!
Килмиме соң? Кар түгел, таш яуса да, сукмакны көрт түгел, дәрья күмсә дә киләчәк бүген Җамали. Шашынып-ташып киләчәк!
Менә ул ап-ак күлмәктән, ак йолдызчыклар арасындагы әкият егете сыман бөтерелеп килде дә, кайнарланып, ярсып, Сәгадәтне кочаклап алды.
— Сәгадәтем, нишләвең бу?
Сәгадәт карышмады. Нечкә, сыгылмалы гәүдәсе белән талпынып, егетнең кочагына сеңде. Соң Җамалидан качмады лабаса ул. Икесе арасындагы кайнар рәхәтлекне киметергә, язмышларында билгесез төен төенләтерлек сәбәптән качты. Мондый чишелмәс төен беренче көннән үк йөрәккә шом салып бүлтәеп калмасын, алгы көннәре аңлаешлы, ачык булсын өчен качты. Шуңа да ул:
— Ни өчен инде шулай эшләдең. Җамали? — дип ачынып сорады. Бу сорауда Сәгадәткә генә хас мөлаемлык та, назлану да, рәнжү дә бар иде.
Җамали үзе дә болай эшләмәскә теләгән иде ләбаса. Ни өчен, кача-поса. үзенең иң кадерле кешесенең күңеленә яра салды ул? Ни өчен?
Аңа Минай тәкъдим иткән акча аркасындамы? Шуның өчен микәнни? Шул чаклы да комсызмыни Җамали? Юк. бу гына түгелдер сәбәп Җамалины шул Минайларга бәйләп торган җепләр әле дә өзелеп бетмәгән, күрәсең. Бу бәйләнешне Минай үзе төрле юллар белән янарта тора, әле акча тәкъдим итә, әле хәленә кергән булып киңәшләр бирә. Ә теге чакны, почта талангач, Минай булмаса, Җамали әллә кайчан төрмәдә черер иде бәлки... Шактый яхшылыклар эшләгән шул аңа Минай. Ә нинди начарлык эшләде соң ул аңа? Бер дә искә төшми. Шулай булгач, туй мәҗлесендә утырса ни зарары тияр иде икән? Әнә нинди зурлап бүләкләр алып килгән. Чын күңеленнән туйны котлады.
— Я, ник дәшмисең, Җамали?
— Әйдә, кире кайт, Сәгадәт, җыелган халыктан яхшы түгел, кайт син, тыңла сүземне!
Сәгадәт тыпырчынып Җамалиның кочагыннан тартыла башлады.
— Юк, Җамали. теләсә ни әйт. булдыра алмыйм.
— Соң шунда Минай абзый утырганнан гына ни була ди сиңа?
— Ни була? Болай булса, беркайчан да аңлашмабыз без. Җибәр мине!
— Җә инде, Сәгадәт, икенче чакырып җөрмәм, бүгенгә кайт инде.
— Юк, әйттем — бетТе... Җибәр!
— Сәгадәт!
— Җибәр дим!
— Сәгадәт, шулай итеп, тагы юлларыбыз аерыламыни? Бу көннәрне ничә еллар көткән идем бит мин!
— Ә мин соң, мин... көтмәдеммени?! — Сәгадәт сулыгып елап җибәрде. — Аңласаң, минем гомерем ике өлештән тора бит, Җамали. Берсен мин ташлап киткән нем инде. Бетте, дип уйлаган нем. Син очрадың. Синең мина, минем ярдәмгә мохтаҗ икәнеңне күргәч, үлә алмадым мин. Шуның белән син коткардың мине! Ничек якын итмим ди мин сине!!
Сәгадәт шушы сүзләрен, Җамалиның иңенә кайнар иреннәре белән орынган килеш, әрнеп-әрнеп әйтте. Бу сүзләр егетнең иңе аша рәхәт сулкылдап, йөрәгенә тикле барып җитә, тоташ эссе дулкын булып бар тәненә тарала иде. Җамали менә хәзер үзенең бөтен барлыгы газаплы да. әйтеп бетергесез сөенечле дә рәхәтлектән торганын тоеп, шул рәхәтлекне үзеннән җибәрмәскә теләп, тыелгысыз 5кан ташуы белән кайнарланып пышылдады: ' £
— Соң шулай булгач... Караңгыламыйк алгы көнебезне, Сәгадәт, о Ташлап китмә син мине. Нәрсә әйтсәң дә тыңлармын.
Сәгадәт Җамалига тынып карап торды. Ышаныргамы аңа. юкмы? ♦
— Ярый, алайса, соңгы сүзем шул: хәзер җибәр мине, булмаслыкка = кыстама. Ә иртәгә таңнан мин үзем синең янга килермен. Тик бер шарт белән: моннан соң Минай белән алыш-бирештән туктасаң.
/Камали бер мәлне Сәгадәтне кочагына кыскан килеш сүзсез торды. Z Тик бераздан гына күзләренә карап җавап көткән Сәгадәтнең битенә - иреннәре белән орынды: «Ярый, Сәгадәт, синеңчә булсын».
10 <
Авылдан чыгып бөдрә каенлык янына җиттеңме, нарат-чыршы агачыннан салынган ат абзарына килеп юлыгасын.
Капкадай киң ишекләрне ачып җибәрүгә борынга печән һәм юеш тирес исе бәрелә. Элек-электән ат карап үскән Җамали өчен бу нс таныш. Алай гына да түгел — җанга рәхәт талгынлык бирә бу ис. Монда ул үзен өендәге кебек хис итә. Чөнки бу аның дөньясы. Атларның ашыкмый гына шытырт-шытырт итеп печән чәйнәве дә. мут итеп баш чайкап пошкырып куюы да якын, үз аңа. Яз якынлашкан көннәрне яшь айгыр купшы ялын чөя-чөя дәртләнеп кешнәп җибәргәндәй. Җамалиның йөрәге әллә нишләп китә. Өстәвенә, аның сары биясе дә монда бит. Килгән саен Җамали аның хәлен белмичә узмас. Аркасыннан сөяр, куе ялын тарап җибәрер. Мондый чакта сары бия борынын Җамалиның күкрәгенә төртеп тик торыр. Сагынуын басуыдыр хайванның. Җамали да сагына шул аны. Муеныннан кочаклап, ак кашка маңгаен сөя.
Атларга булган мәхәббәте яңадан бирегә китерде Җамалины. Бу юлы хуҗа булып. Атлар караучы хезмәтенә дип. Сәгадәт тә монда эшләсе... Ул көянтә белән су ташып, атларга болгатма ясап торачак. Әнә абзар бусагасында ул үзе түгелме соң? Сәгадәт шул. Килеп тә җиткән. Иңендә — көянтә-чиләге.
Җамали аран ишегенә сөялгән дә хатынының төз аякларын мат\р итеп басып-басып килүеннән, иңендә тирбәлгән көянтә-чиләкләрд «н күзен алмый. Ә Сәгадәт Җамалига күтәрелеп карый да. башын яна дан аска ни Бит алмалары алсуланып китә.
Җамали Сәгадәтнең көянтәсенә асылынган чиләкләрне ычкындыра да. көмештәй суны атның улагына шаулатып сала.
— Хәзер, тагы китерәм, — ди Сәгадәт, күзләреннән түгелгән нурны керфекләре астына яшереп.
— Китерерсең. Сәгадәт, тик бераз ял итеп ал.
— Шулай бер-беребезгә карашып торыйкмы? һәр көянтә судан соң шулай итәрбезме?
— Булса сон? Кичкә чаклы бер беребезне сагынып җәфаланмас өчен бер төштә эшләргә булдык лабаса, Сәгадәт.
— Алай ук кирәкмәс. Үтә кызыл тиз уңа, диләр.
Җамали шаркылдап көлеп җибәрә
— Тормыш булгач гел кызыл да булып тормассың. Кояшлы чакта кызарып калырга кирәк.
Сәгадәт үпкәләп иренен суза:
— Соңыннан каралырбыз да, диюеңме инде бу, Җамали?
Җамали Сәгадәтнең янына ук атылып килә:
— Син нәрсә, Сәгадәт, авызыннан жил алсын!
Сәгадәт яңадан керфекләрен аска төшерә:
— Болай гына әйтүем...
Шулай башланып китте бу тормыш. Аларның мәхәббәте кайнар, дәртле иде. Әйтелгән сүзләренә караганда, әйтелмәгәне күбрәк калгандыр. Сөйләсе уйлар, канатланасы хыяллар йөрәктә ташып торып та, иреннәр аларны күңелгә ябып куйса, кешеләр бер-берсе өчен тагы да серлерәк була, шул сергә таба йөрәкләр көчлерәк тартыла икән. Хәер, көннәр елларга, еллар гасырларга торырлык бу чакта, бер-берең белән сокланышыр мизгелләр әллә нигә бер тигәндер. Шул бәхетле минутлар сирәк килгәнгә бик кадерле булгандыр бу ара.
Сәгадәт Җамалига чыккач та көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп батмады, элеккечә, колхоз төзүчеләрнең башлап йөрүчесе, әйдәүчесе булып калды. Муеннан эш иде аның: колхоз атларын ашат-эчерт, кулаклар белән йөзгә-йөз бәрелешеп, күмәк тормыш өчен якалаш. Хатын-кыз башы белән ирләр иңе сыгылырлык хезмәткә җигелде Сәгадәт. Үзе теләп, намусы кушканча.
Буш арада Сәгадәт өй эшләрен карады, Җамали элеккечә көянтәләр бөкте, чаналар ясады. Күрше-күлән баласы чана, я көянтә өлгермәде микән дип белешергә керсә, Сәгадәт аны башта кысып-кысып яратыр, аннары үзе пешергән тәмле-тәмле ризык белән сыйлар. Ә үзе:
— Аша, үскәнем, аша, оин тамак ялгап алганчы, Җамали абыең бәлки ясап та куяр,—дип сөйләнер.
Сәгадәт бала-чаганы үлеп ярата иде. Урамда уйнап йөргән балаларга карап тору аның иң ләззәтле, шул ук вакытта иң моңсу минутларыннан булгандыр.
Бигрәк тә күрше Фәсәхәт апаның кечкенә Габдулласына гашыйк иде Сәгадәт. Ул аны юлда очраткан саен сөеп-яратып кына калмый, жнтәкләп, өйгә үк алып керә. Башта нинди тәмле ашамлык бар, шуның белән сыйлый, аннары Җамалидан:
— Кечкенә Габдуллага бүген дә сыбызгы ясап бирәсеңме? — дип сорый.
Ә тегесе каш астыннан хәйләкәр елмаеп:
— Җук, бүген Габдуллага суда йөзә торган бик әйбәт көймә ясыйбыз. Ясыйбызмы, Габдулла?
— Ясыйбыз.
— Мине утыртып йөрерсеңме соң?
— Утылтып дөлелмен.
Сәгадәт, билгеле, түзә алмый. Нәни Габдулланы кайнар кочагына ала да:
— Әйбәт егет булырсың, наный, — дип, аркасыннан шап-шап сөя.
Кайчакта Сәгадәт кара тутлы, уймактай гына авызлы бу малайга кибеттән бүләкләр алып кайта. Ә чәчәк төшерелгән кәләпүшне аңа ул үзе чиккән иде.
Малай урамда очраган берсенә шул кәләпүшне күрсәтеп:
— Тәгадәт апа тикте, — дип мактанып йөрде.
Сабыйлар игътибарга, иркә-назга үтә дә сизгер халык бит ул. Алар өчен һәрчак көләч чырай, юмарт күңел булгангадыр инде, бу йорт бер көнне дә бала-чагасыз тормады.
...Көннәр кыр казлары шикелле тезелешеп бер-бер артлы үтә торды Ямансу моңнарын, ярсу күкрәүләрен ияртеп, яз да килеп җитте. Сусыл карны ерып, челтери-челтери гөрләвекләр тәгәрәде, олы яр, зәңгәр капкаларын шыр ачып, кодрәтле ташуны каршылады.
Беренче колхоз язы кергән көннәрдә кешеләрнең күңелләре дә олы ташу көткәндәй киеренке иде. Инде шактый эшләр кыйратылган: Уразмәтнең күпчелек халкы күмәк тормыш белән яши башлаган, сука- тырмалар әзер, атлар, яз җитүен тоеп кырга ашкынгандай, йөрәкләрне җилкетерлек итеп нечкә тавыш белән кешнәп куялар. Ф
Әйе, күмәк тормыш ташуы ярларыннан кузгалырга әзер кебек. Тик шул көннәрдә уразмәтлеләрнен бәгырьләрен хәнҗәр белән яралаган- и дай хәл булды. Язгы чәчүгә дип амбарга җыеп куелган бодай орлыгы 2 юкка чыкты. Авыл халкы — яше-карты — олы яр буендагы Минай ам- . барлары янына җыелган иде. Юан нарат агачыннан салынган, еллар җиле кагылудан зәңгәрсу төскә керә башлаган амбарлар үзләре дә ® ятим булып калган кебек. Исмай, Сәгадәт, тагы берничә кеше амбар « ишекләренең берсеннән чыгып, икенчесенә кереп нәрсәдер тикшереп * йөриләр. Чырайлары караңгы, кашлары җимерелгән.
Бала-чага чыр-чу килеп амбар астында үрмәләп йөри. Олылар да а башларын тыгып аскы яктан амбар идәнен карыйлар. Җамали, иелеп- к үрмәләп, амбар астына эчкә үк кереп китте. Амбар идәнен калын бо- < pay белән берничә җирдән тишкәләгәннәр. Шул тишекләрдән җиргә < аккан бодай бөртекләре әле дә сибелеп ята.
— Ай-Һай, бөтен колхоз бодае шул тишекләрдән генә агып бетәр микән?
— Амбарга ачкыч яратып шуннан капчыклап ташымадылар микән бодайны?
— Кем эше булырга мөмкин бу?
— Мәләкләр кулы уйнады микәнни?
— Ул үзе генә башкарып чыга алмас иде. Хәер, аның кешеләре азмыни.
— Күпме хәзинә юкка чыккан, ходаем!
— Шул чаклы малны ничек ташып бетермәк кирәк?
— Ну, бу Мәләкләрне!
— Тизрәк тотып алырга иде үзләрен!
— Мәләк, имеш... Тапканнар бөтен бәлане сыларга бер бәндә... Сыныкка сылтау гына ич бу!
— Тагы кем булсын?..
— И җаным, үзләре үк төнләтеп берәр жиргә урнаштырганнардыр әле.
— Бөтен халыкны ач калдырдылар менә!
Кешеләр, шау-гөр килеп, Сәгадәт белән Исмай басып торган җиргә үк якынлаштылар:
— Кая куйдыгыз безнең икмәкне? Табып бирегез хәзер!
— Караклар бораулаган, имеш! Хәйлә дә бар үзләрендә...
— Инде ничек яшәмәк кирәк? Я безгә ачтан үләргә, я?..
Исмай зәхмәт телле бу хатынның сүзен бүлде:
— Я, нишләтмәкче буласың, апай?
— Чарасын табарбыз, нәнәм, ник туганыңа үкенерсең!
Сәгадәт сүзгә кушылды:
— Чарасын табарбыз, апа кеше. Тапмый калмабыз!
— Син безгә сары май каптырма, кызый. Ач корсакка күңелне болгатыр ул.
— Сүзеңне уйлап кына сөйлә, апа.
— Бик уйлап сөйлим. Син ул килмешәк башың белән безне төп башына утырттың. Син җыйдың безнең орлыкка дигән бодайны. Син! Менә бу Исмай белән икегез!
Исмайның да ачуы чыкты:
— Булса, үзебезгә дип җыйдык мәллә?
— Кемгә дип? Кая бодай, ә? Бодай кая дим мин сиңа!
Җитмеш яшьләрендәге ак сакаллы агай карлыккан тавышы белән бөтен урамга сөрән салып, йодрыгын айкый-айкый, Исмай өстенә килә башлады. Ана тагы берничә кеше иярде.
— Тап дим бодайны, ату мин„сине!
Исмай артка чигеп куйды. Ул шактый нык шүрләгән иде, ахры. Шул чакны Сәгадәт кискен тәвәккәллек белән башын өскә күтәрде дә” әлеге агай каршына атлады:
— Кыйнарга киләсеңме? Яле, сук миңа! Сук абзый, хатын-кызга көчең җитәдер!
Агайның гайрәте сүрелә төште:
— Ач калабыз бит, ач!
— Ач калмассыз, агайлар, — диде Сәгадәт, — бодай табылачак, һичшиксез табылачак. Миңа ышаныгыз, үзем өстемә алам!
— Ай-Һай, булыр микән? Урлаганны, юллый белгәннәрдер.
Сәгадәт тагы да ышандырырлык тавыш белән әйтеп салды:
— Җир астына яшерсәләр дә, табарбыз!
Ш\л көннән башлап Сәгадәт башы-аягы белән орлыклык бодайны эзләү белән мәшгуль булды. Иртән таңнан чыгып китә, караңгы төшкәч кайтып керә. Үзе күзгә күренеп суырылды, ябыкты.
Монарчы Сәгадәтнең колхоз тирәсендәге эшләр белән гел кайнашып йөрүенә Җамали эчтән тынып булса да түзеп килә иде әле. Ә бу юлы:
— Сәгадәт, кайчанга чаклы көн дә чыгып югалырсың син, ә?—дия башлады.
Сәгадәт баштарак дәшмичә уздырса да, соңыннан әйтми булдыра алмады:
— Үзең күреп тордың, Җамали, мин кешеләргә сүз бирдем... Ә алар миңа ышандылар. Ышандылар, аңлыйсыңмы шуны?
Ләкин ышанып ук беттеләр микән? Сәгадәт бу кадәресен үзе дә белә алмый иде әле. Барыбер әйткән сүз — аткан ук, ди.
Тагы бер-ике көннән атларны ашатырга дип ат абзарына барганда, Җамали урамда Мәләкне очратты. Ул бер кулы белән билен тотып, бөкрәя төшеп атлый иде.
Моннан берничә ел элек мари авылыннан ат урлап кайтканда, ияләре куып җитеп, бик каты кыйнаганнар иде Мәләкне. Шуннан сон ул озак кына урында авырып ятты. Соңгы елларны шактый рәтләнеп, төз басып йөри башлаган иде. Хәтта аның турында Минайның әлеге уртанчы кызы Гөлбикә белән типтерә икән дигән сүзләр дә йөрде. Анысы булыр да, чөнки бу елларны Минайлариың ярыйсы ук рәте китеп, алар белән юньле кеше аралашмый башлаган иде шул. Ә Мәләккә нәрсә, үгез үлсә — ит, арба ватылса—утын. Ни әйтсәң дә, әле хәзер дә Минайлардан акмаса да, тама.
Җамали белән тигезләнгәч. Мәләк туктады. Бермәлгә яшькелт күзләрен челт-челт йомгалап, әйтәсе сүзләренең мәгънәсен үлчәп торды. Җамалиның үз янында туктап торырга исәбе юклыгын абайлагач, кулы белән ашыкмаска ишарә ясады:
— Сүзем бар.
— Нәрсә тагы?
— Синең белән, агайне, исәп-хисапны өзмәдек өзүен. Шулай да... тфү, тфү...
— Сүзеңне үлчәп сөйлә!
Үлчәп караганга әйтүём, теге озын чәчеңне каты аздырасын бугай. Ир башың белән тота белмисең, тфү!
— Ул нишләгән?
— Узына. Кичә сәкедә чирләп җата идем...
— Ат урлап җөрмиләр аны.
— Эш андамыни, тфү. Билем сызлауга тәкать тота алмый ыңгыра
шып жатканда. синең албастың керде дә, тор. урланган орлыкны яшереп жатасың. ди. Нинди орлык булсын, сәке астында каз басып жата, дим. Алдама дип. аягымнан сөйрәде дә төшерде. Билем сынды дип торам. Күрмәгәнен күрсәтә идем, тфү, тфү. жарый янында кешеләре булды. ♦
— Шул гынамы? а.
— Тагы ни кирәк? Икәүләп каныктыгыз мина! Тфү. . Кара аны! -
Мәләк янаулы төс биреп башын селкеп куйды. =
— Ж,анама! Күргән синең ишене... ♦
— Кисәтеп куюым, тфү. тфү... а
— Син кем соң ул чаклы?
— Менә сез таяктан кисәү булдыгыз, тфү. Яхшылыкны да белми- < сез, начарлыкны да!
Җамали кашын жыерды
— Нинди яхшылык кылганың бар?
— Мин булмасам... Минай абзый күпме ашатты сине? Ә сез... -
— Тагы ни булган?
— Ни булсын, хатының, орлыкны тап. син генә урлагансың, дип. < картның да тенкәсенә тия икән. Болай да инде мескенне талап бетердегез. Тфү, тфү. Җә, ник авызыңа су каптың? Әйтер сүзең беттемени?
— Жулында бул. кияү, имеш
— Ә шулаймы? Ә син игелекне оныткан нәрсә! Тфү. тфү.
Мәләк шулай диде дә. аксый-аксый китеп барды.
Жамалиның тәмам кәефе кырылды. Ул бу әдәмне сугып җибәрер хәлгә җиткән иде. Ләкин аның соңгы сүзләре эчендә туып килгән дуамал ярсуны бүтән тарафка күчерде. Сәгадәтне күрергә дип. өй юсыгы- на борылды ул. Ләкин хатыны өйдә юк, ә баскыч төбендә аны Минай карт көтеп утыра иде.
— Исәнме. Минай абзый!
Минай баскычтан торырга дип кузгалды, ләкин күтәрелеп бетә алмады. яңадан утырды.
— Менә килеп чыктым әле. Үзең бөтенләй оныттың карт кешене Санга да сугып бакмыйсын.
— Оныттың дип, эш күп. — дигән булды Жамали.
— Шулай инде, энекәем, зур эш кешеләре булып киттегез бит.
— Кая инде ул! *
— Менә хатыныңнан зарланырга дип килдем әле, энекәем. Ул миннән әллә ниткән бодай таптыра. Бер каныксалар каныгалар бит аны. Бер аягым җирдә, икенчесе гүрдә бит минем. Нишләп бодай урлап йөрим ди.
Минай әллә ничек кызганыч итеп елап җибәрде. Аның күз яшьләре җыерчыклы битләре буйлап саркылып сакалына агып төште. Күз кабаклары тагы да сәлперәя төшеп кызарып чыкты.
Жамали бер сүз дәшмичә Минайга карап торды. Инде бөтенләй кечерәеп калган, таякка таянып кына йөргән бу хәлсез картны чын күңеленнән кызганды ул. Ә Минай моны оизде булса кирәк
— Зинһар әйтче кәләшеңә, энекәем. Миңа Сер нәрсәләре дә кирәк түгел. Бары тынычлап үләргә генә ирек бирсен, — дип шыңшыды.
Аннары Минай, таягына таянып, көч хәл белән урыныннан күтәрелде.
— Шушы иде гозерем, энекәем. Чак кына мөселманлыгың калган булса, шул яхшылыкны гына булса да эшлә'
— Жарый. Минай абзый, сөйләшермен. Әйтми калмам
Минай киткәч. Жамали аның артыннан ук диярлек чыгып ат абза рына таба юл тотты. Ул абзарга килеп кергәндә, Сәгадәт атларга көрпә белән салам болгатып ята иде. Жамали дәшми генә түрдәге аран
нарга үтте. Шулай дәшми-тынмый тимер көрәге белән агач сайгактан ат тизәкләрен кырырга тотынды.
— Ни булды. Җамал и?
— Берни дә булмады, — диде, Җамали тупас итеп, һәм сайгакны тагы да үрсәләнеп кырырга ябышты.
Сәгадәт ире янына килде. Борчулы һәм сораулы карашы белән аңа
сугып карады.
— Сиңа, Сәгадәт, — диде Җамали, тамагының төбе белән сүзләрне суза төшеп, — ул кирәкмәгән эшләреңне ташларга вакыт. Беркемнең хатыны да ирләр башкара торган власть эшенә тыкшынып җөрми.
— Син нәрсә, Җамали?
— Тыңлап бетер. Сиңа ни җитмәгән? Торырга өең жукмы, ачтан интегәсеңме... Җә, ни җитми?
Сәгадәтнең күзләрендә хәтәр очкыннар кабынды:
— Кем сүзен сөйлисең син, Җамали?
— Кеше сүзен.
— Юк, ярлы халык сүзе түгел бу.
— Кем генә сүзе булмасын, ни пычагыма кирәк сиңа кеше саен кереп актарынып җөрергә? Моның өчен авыл советы җукмы, милиция жукмы?
Сәгадәт ярсыды:
— Язгы чәчү җитте бит! Ә орлык юк! Кешеләргә сүз бирдем ләбаса мин!
Җамали йодрыгы белән аран баганасына сукты:
Ник бу кадәр дә каның катты шул Минайга? Ни явызлыгы тиде соң аның сиңа?
— Кулакны яклыйсыңмы, Җамали?
Җаклыйм сиңа!.. Тик гел-гел бер кешене тинтерәтү буламы? Тегермәнен, кибетен алдыгыз. Атларын да алып бетердегез! Шул җитмәгәнме. Җарый, кайдадыр бер Мөстәкыйме сине рәнҗеткән ди. Ләкин бу Мөстәкыйм түгел ләбаса! Минай бу, Минай!
Алар барысы бер үк каннан! Кулакның намуслы кеше булуына ышанмыйм мин. Менә сез күпме бил бөгеп, ник байый алмадыгыз?
Бәхете булган баеган... Бәхете беткән — менә тагы ыштансыз калды. Алҗытмагыз тагы да шул картны!
— Кулаклар барыбер бетәчәк.
— Бетсә, син катышма!
карады.
— Эшең беттемени?—диде Җамали, хатынына күтәрелеп тә карамыйча. Аның киеренкелектән яңак итләре катып калгандай иде. Шуңамы, сүзләрне әйтерсең кисәк-кисәк турап чыгара иде ул.
— Абау, Җамали, бөтенләй төсең киткән ләбаса,— диде Сәгадәт гаять тә гаҗәпләнеп.
— Китәр, китмини...
— Ник шул тикле кабардың, Җамали? Нәкъ ата күркә булгансың.— Сәгадәт көләсе килмәсә дә көлгәндәй итте.
Җамали, эшеннән тукталып, сиземен югалта төшкән яңак итләрен капшап куйды. Күз кабакларын тартып торган нерв җепселләрен йомшартырга тырышыпмы, чигәләрен ышкыштырды. Ниһаять, калтыранган куллары белән көрәген аранның ырмавына сөяде дә авылга кайтканнан бирле тартмаса да, тәмәке эзләгәндәй, кесәләренә шап-шоп
— Бу да синең тыкшынып җөрүең бәласе, һаман шул үләргә вакыты җиткән Минай карт белән булышасың икән.
Сәгадәт бөтенләй үзгәреп китте.
—- Ә менә кем өчен йөрәгең авырткан икән синең. Бик үләргә җы- •енмый әле алар, җаный. Хәлләреннән килсә, бар дөньяны йотарлар «де.
— Катышмаска дисен. — Сәгадәтнен ирене тартышып куйды, кон-
гырт күзләре коточкыч ялтырый башлады. — Катышмаска?! Юк, /Камали. син миннән моны көтмә! Минем күз нурымдай сабыем шул кеше ашаучылар аркасында салкын гүрдә ятсын, мина катышмаскамы? Йөрәгем үлгән дип белдеңме әллә син минем?! Кешеләр ачтан \ лгән * чакта алар йөзләгән пот икмәкләрен яшереп ятканнар! 5
Сәгадәтнең бөтен йөрәге белән шулай ачыгыйланып кычкыруыннан S сон, Җамалн аран баганасына сөялеп тынып калды.
Аның хатынына каршы әйтер бүтән сүзе юк иде. *
а о
II <
— Габдулла, нәнәм, нәрсә эшлисен анда? “
— Токыл кызыйм.
—• Нинди чокыр? <
— Бик тәү, бик тилән токыл. <•»
— Үскәнем, нәрсәгә сиңа бик дәү, бик тирән чокыр?
— Токылга мин бодай тутылам.
— Нәрсә, нәрсә?
Сәгадәт кечкенә Габдулланың сакаулап сөйләшүен үзенә күрә бер мәзәк итеп тыңларга ярата иде. Шуннан тәм таба иде. ахры. Соңгы сүзләрне ишеткәч, аның йөзе шунда ук җитдиләнде, кызыксынуы бүтән төс алды. Ә сабыйга нәрсә, үзе сөйләгәннең олылар өчен атналар буе чишелә алмаган табышмакның җавабы икәнен кайдан белсен.
— Бодай тутылам. Би-и-ик күп итеп.
«Бик» сүзен Габдулла шул тикле тырышып әйтте, аның хәтта бөтен йөзе чытылды, тавышы карлыгып өзелде.
Сәгадәт, үз-үзен белештерми, Габдулланы җирдән күтәреп алды.
— Үскәнем, кем шулай тутыра? Кайдан күрдең?
Сәгадәтнең бу эш белән кызыксынуы Габдуллага ошады, күрәсең, ул беравык авызын бөреп, маңгаен җыерып, нидер исәпләгәндәй торды.
— Әйт инде, үскәнем?
— Ни... без-малайлал белән ут тагалга балган иек... Тыбыклал тыйдык та, ут тактык. Анналы күп итеп бәләңге пешелдек. Анналы...
Габдулла, сөйләвеннән тукталып, бик зур эш эшләп арган кеше кебек авыр сулап куйды. Шактый мәлне сүзләр оештыра алмый авызын чапылдатып торды.
— Я. я. үскәнем?
— Анналы... анналы...
— Сөйлә инде, нәнәм...
— Анналы без йоклаганбыз.
— Шуннан?
— Мине абый уятты.
— Шуннан, шуннан?
— Әй, калангы. калаңгы... туңдым...
— Караңгы булганга туңдыңмы?
— Тук. салкын булганга туңдым...
— Ничек итеп җылындың соң?
— Абый әйтә: нәнәм, ди. әйдә, йөгеләбез, дн. Әй. йөгелдек у зал ыштан...
— Җә. җә? Уздыңмы соң?
— Узып булмады тул.» Тилән-тилән токыл казыганнал... Ә токыл- да бодай, бодай!.. Менә моның таклы!.. — Малай колачы җиткәнче кулын җәеп күрсәтте.
— Үзең күрдеңме?
». «к. У • М 6.
97
— Күл дем виде.
— Бодай икәнен кайдан белдең?
— Абый әйтте.
— Кемнәр бар ие анда, акыллым?
— Анда Мәләк абый бал ие.
— Тагы кем бар ие?
— Тагы абыйлал. Алалын белмим.
— Сезне күрмәдеме соң алар?
— Тук, күлмәделәл. Без таш алтына касып толдык.
— Ярар, үскәнем, рәхмәт.
Үтәмеш тавының урман куелыгы башланган җирендә Пәри тарлавыгы дип йөртелгән чокыр бар. Бу тарлавык үтә алмаслык әрәмәлек белән уралган. Бодай әнә шул әрәмәлеккә күмелгән булып чыкты.
Тиздән монда авыл халкының олысыннан алып кечесенә хәтле җыелды. Мәләк өеннән чыгып качмакчы булган. Ләкин аны эләктереп алып Пәри тарлавыгына китерделәр. Сәгадәт аның каршына килде дә, кулына көрәк тоттырды:
— Я, үзең күмгәнсең, үзең казы! — диде.
Мәләк Сәгадәткә күзенең агы белән карап, авыз эченнән нидер мыгырданып алды. Көрәкне алмаска ниятләп читкә тибәрде.
— Кулыңны пешерәмени? — диде бер агай мыскыллы тавышы белән.— Җиргә бодай күмгәндә дә кайнар булгандыр, түзгәнсең алай да. Хәзер дә түзәрсең, шәт. Ал көрәкне!
— Тот яхшы чакта! — дип дәррәү сөрән салды берничә кеше.
Мәләк сукранса сукранды, сүгенсә сүгенде, көрәкне кулына алмый чарасы калмады.
Ул башта чокыр өстенә тип-тигез итеп салынган куен үләнле кәсләрне кубарып әрәмәлекнең аргы ягына ташыды. Аннары кәс астында парланып яткан кызыл балчыкны актарырга тотынды. Шул тикле зур чокырны берүзе казыганга, Мәләк янып-пешеп чыкты. Ләкин авылдашларыннан берсе дә аңа ярдәмгә ашыкмады.
— Махы бирмә, агайне, кияү кеше бит үзең. Кияү кеше гайрәтле була, —дип кенә җибәрделәр.
Әйе, авылдашларының «кияү» дип төрттереп әйтүләре юкка түгел. Мәләк Гөлбикәгә бәйләнеп йөри-йөри тәки үз дигәненә ирешкән иде. Моннан бер атна чамасы гына элек Минайның үз атына ук салып шул Гөлбикәне урлап кайткан иде ул. Минай соңыннан пыр тузып йөрсә дә, әллә ни майтара алмады. Мәләк тәки Гөлбикә белән яшәп калды.
Берәр сәгатьтән Мәләкнең кыяфәте кызганырлык иде. Муены-бите лычма су, күлмәге салып сыгарлык. Үзе, тауга менгән ат кебек, пош- кыра-ухылдый. Гөлбикә, чокырга төшеп, киявенә ярдәм итәсе урынга, тарлавык кырыендагы бөкре талга сөялгән дә балавыз сыга. Юк. ирен кызганып еламый Гөлбикә. Үзенең шул тикле мәсхәрәгә калуыннан хурланып елый. Әле ничә еллар гына элек асыл күлмәк, читек-кәвеш киеп Уразмәт урамы буйлап сагыз чатнатып кәс-кәс йөрүләрен сагынып елый яшь бикәч.
Ниһаять, сары балчык астыннан рәт-рәт салынган такталар калкып чыкты. Монда инде ирләр түзеп калмады — өр-яңа, идәнлеккә дип ярылган такталарны чокыр кырыена үзләре алып ыргытты. Ә чокырда гәрәбәдәй сап-сары бодай лым тулып парланып утыра иде. Менә ул дөньяның тоткасы, уразмәтләрнең өмете, хыялы. Шушы кадәр нигъмәттән башка яши алуларын күз алдына да китерә алмый лабаса Уразмәт халкы. Яна төзелеп килгән тормышта, бәлага очраган тәкъдирдә дә бүтәннәр, бөтенләй сине белмәгән кешеләр ярдәм кулы суза алуына ышанамыни алар.
Шуңа таудай икмәк алдында, аллага баш органдай тезләнеп, эре бодай бөртекләрен кызган учлары аша шыбырдатып үткәрә-үткәрэ
кинәнде кешеләр, тамакларына терәлгән авыр төенне йота алмыйча күзләреннән яшь бөртекләре сикереп чыкканын бер-берсеннән яшереп тә маташмадылар.
Мәләк, кешеләрнең аяктан егарлык карашыннан кая яшеренергә белмичә, яшькелт күзләрен ары бире йөрткәләде. җирән мыегын аяусыз чәйнәде. Ләкин аны бу коткара аламыни?.. Моннан котылу чарасы ф бармыни дөньяда?! а
Гөлбикә инде кычкырып ук елый. Аның тавышы калку күкрәген- м нән үксеп чыгып, бәгырьләргә үтә. Өскә күтәрелеп каядыр баш очын- 2 да тетрәнеп-шашынып тора да, талларны, сәрби агачларын сискәнде- . pen, еракларга китә. Ә Мәләк, көрәгенә таянган да. кечерәйгәннән- кечерәя бара. Үкенәме ул бу язык эше өчен? Әллә юкмы? Үкенсә, ни ® өчен күз карашында буйсыну, ялвару юк... Киресенчә, ниндидер явыз- « лык, алдагы көнгә калдырылган үч алу теләге? Ләкин кемнән? Ни * өчен? Кешеләрнең үзенә карата шул тикле түземлеге өченме? Ә бит ке- х шеләр мәрхәмәтсез дә була беләләр. Менә әлеге җирне казырга дип a ана боерган агай аның кулыннан көрәген тартып алды. и
— Бар кайт,— диде ул гөбедән чыккандай тавышы белән, — кал-<
ганы синең кайгың түгел. ”
Кешеләрне ерып Сәгадәт алга чыкты.
— Юк, кайтарып җибәрмәгез аны! — Аннары Исмайга кычкырды. — Председатель!
Авыр гәүдәсе белән чайкала-чайкала Исмай килеп житте.
— Әйе, бу жинаяте өчен жавап тотасы бар аның. Аннан соң күмелгән бодай да моның белән генә бетмәскә тиеш. Хәзер шуны күрсәтер ул безгә.
Ләкин Мәләк бүтән ишерелгән бодайны күрсәтүдән дә, бу эшне кем кушуы буенча эшләгәнен, аңа тагы кемнәр булышканын әйтүдән дә баш тартты. Бодай күмелгән җирдә бар эзләр дә юкка чыгарылган иде. Тик шул урынга бара торган юлдагы арба тәгәрмәчләре эзен үл* чәп-чагыштырып карагач, ат арбасы Минайныкы булуы ачыкланды. Аны да, кулга алып, идарә йортына китерделәр. Ләкин ул
— Мин күргән-белгән эш түгел,—дип, бу эшкә катнашы булуын инкарь итте.
Минай белән Мәләкне идарә йортына ябып төн кундырырга булдылар. Шуннан Мәләк:
— Алла хакы өчен дип әйтәм, бер үтенечемне генә үтәгезче? — дип ялварды.
— Я, әйтеп кара!
— Хатын мунчага яккан иде. Соңгы мәртәбә Гөлбикәм белән мунча чабынсам икән?..
Бик ялынгач, Мәләккә Гөлбикәсе белән мунча керергә рөхсәт иттеләр. Җамали белән бер абзый аның мунчадан чыкканын каравыллап торырга тиеш булды.
Гөлбикә мунчаны бик кызу итеп яккан, күрәсең, түбәдән сыек кына пар бөркелеп тора, тирә-юньгә юеш таш, каен себеркесе исе таралган иде.
Җамали мунча янындагы тәбәнәк эскәмиягә утырып та бакты, койма буйлап йөренгәләп тә алды, тик тегеләр чыгарга бик ашыкмадылар.
— Озак тора, озак...
Ниһаять, шыгырдап мунча ишеге ачылганы ишетелде. Такта ярыкларыннан, түбәдән өерелеп пар күтәрелде. Бераздан Гөлбикә ап-ак шәле белән ир-аттан йөзен каплап өенә таба юнәлде.
— Кара, — диде Җамали, хатынның артыннан күз атып, — бөтенләй беткән икән Гөлбикә, балтыр ите кәҗә сыйрагыдай гына булып калган. Әле бер ай да тормады ләбаса!
— Мәләк белән яшәсәң, теге дөньяга да бик тиз олагырсың...
Җамали әлеге абзый белән шулай гәпләшеп тора иде. Бер заман явызларын ачып өнсез калдылар. Ышансан — ышан, ышанмасаң — юк—мунчадан. Мәләк киемнәренә төренеп, Гөлбикә чыгып килә нде.
...Хатынының киемнәрен киеп качкан Мәләкне күпме эзләсәләр дә таба алмадылар.
Иртәгесен иртүк Мннайны калага озатырга дип килделәр.
Ишегалдында инде ат жигүле, арбасында олы кеше яртылаш күмелерлек печән.
Бар да Минайның әзерләнеп беткәнен көтә. Ә Минаи, өстенә куе көрән төстәге жиңле казакиен, башына өр-яңа кара бәрхет кәләпүшен киеп, кулларын терсәктән яртылаш бөккән килеш таркау хәрәкәтләр белән ишегалды буйлап әрле-бирле йөри. Йөрүе—яртыга ярган бүрәнәдән буралган абзар белән урам ягына кырынлатып салынган алты почмаклы мунча арасында.
Бер мәлне ул, нәрсәдер оныткан күк, ишегалдының кыл уртасында маңгаен кашып тора. Аннары, кинәт исенә төшкәндәй, вак-вак атлап яңадан абзарга кереп китә. Абзардан да берни алып чыкмый.
Җыйналган кешеләрдән кемдер учы белән авызын томалап көрсенеп куя, кемдер уфтанып ала. Беркем бер сүз дәшми.
Ниһаять, Минай карчыгына:
— Кая, Бибикамал, намазлыкны чыгар әле!—ди.
Бибикамал абыстай жир убылып китмәсен дигән кебек сакланып кына баса-баса өйгә кереп китә, аннан сары камыштан үреп ясалган намазлык төргәге алып чыга.
Минай, ни өчендер, озак кына намазлыкның тузанын кагып маташа. Кагып бетергәч өй нигезенә жәеп жибәрә. Читегенең бер галошын сала, икенчесе салынмый азаплый.
Намазлык өстендә аягын бөкләп озак утыра Минай. Кәләпүшле башын жиргә иеп. арык жилкәләрен калкыткангамы, бөтенләй кечерәеп калган төсле. Әллә дога кыла, әллә тик оеп утыра, белмәссең: шәмәхә төсенә кергән нечкә иреннәре әллә нигә бер генә селкенеп куя. Шул кеп-кечкенә карттан өскә сап-сары юан бүрәнәләрдән өелгән биек йорт күтәрелә. Аның өсте такта белән ябылган, тәрәзәләре зур, тәрәзә капкачларында матур сурәтләр. Алгы якта төрле галәмәттәге челтәрләр белән бизәп ясалган мәһабәт капка. Капка өстендә — нәфис кенә кечкенә мәчет.
Менә карт биленә тотынып аягына баса, читекләре белән кыштыр- кыштыр килеп, кешеләргә таба бармакчы. Тик намазлыгын онытканын исенә төшереп, янә өй түренә борыла. Әмма барып житми — Бибикамал абыстай намазлыкны жыеп өйгә алып кереп киткән икән. Минай тагы нәрсәнедер оныткан кебек сирәк сакалын учлап ишегалды уртасында кагаеп тора.
— Атка утыр,—ди аңа Исмай.
Үзенә нидер дәшкәннәрен Минай ишеткән ишетүен, тик кем, нәрсә әйткәнен төшенә алмыйча, авызын ача төшеп, яшькелт күзләрен бер кешедән икенчесенә йөртә-йөртә шуны чамаларга тырыша.
Янына сакчылар килеп житә.
— Әйдә утыр, карт, китәргә вакыт.
Кемдер шыңшып елап жибәрә. Бибикамал абыстай, абына-сөртенә Минай янына килеп, аның боздай кулларыннан тота. Мииай калтыранган бармакларын карчыгының беләге буйлап шудырып йомшак иңнәренә орына. Бик үз һәм жылы бу тәнне, озын гомерендә һәр вакыт янәшә булган шушы тулы гына аксыл йөзне инде югалта баруын төшенгәнгәме, йөрәге өшеп куя картның.
— Туңам мин. Бибикамал, бик туңам,—ди ул. Аның тешләре тешкә бәрелә, йөзе әллә ничек күгәреп китә,—Көн суытып җибәрде, ахры, кыска тунымны чыгарасың мәллә?
Бибикамал абыстай:
— Ди ходаем, көн эссе кана, ай ходаем, — дип тәкърарлый-тәкърар- лый өйгә таба кызулый. Тун алып чыгышлый өй баскычына кадаклаган ат дагасына сөртенеп чак кына егылмый кала.
— Карап җөрер идең, — ди аңа Минай.—Аягыңны имгәтерсең.
Бибикамал абыстайның йөзе сытылып китеп, күзеннән ике яшь бөр- ♦ теге атылып чыга. Әллә ничек ашыгып, җайсыз гына итләч куллары де- & релдәп күзләренә күтәрелә...
Минай кыска тунының бер җиңен киеп, икенчесен таба алмый азап- 1 ланганда, сакчы егетләр, ярдәмгә килеп, ялт кына каптырмаларны да ♦ эләктереп, картның үзен дә арба уртасына утыртып куялар. а
— Киттек, — ди берсе һәм арбага сикереп менеп тә утыра. — Ач °
капканы! <
Капка шыңгырдап ике якка ачылып китә. £
— Бибикамал, — ди Минай каяндыр мәгарәдән чыккандай тонык ы
тавыш белән. Үзе, башын бер яктан бер якка боргалап, томанланган “ күзләре белән кешеләр арасыннан карчыгын күрмәкче. — Бибикамал, £ син кайда? «
— Монда мин, Минай... <
— Күрмим лә. Кайда син?
Ләкин ул аны барыбер күрергә өлгерми, җигелгән көе сәгатьләр буе зарыгып торган айгыр җилдереп капкадан чыгып китә.
Әллә кайдан атылып килеп чыккан ялан аяклы биш яшьләр тирәсендәге малай ачы итеп кычкырып җибәрә:
— Дәү әти-и!
Капкадан чыгып баручы Сәгадәт шунда ук малайны тотып ала. йөрәк әрнеткеч бу тамашаны күрмәсен өчен, ул аның ялтыратып кырган башын күкрәгенә яшермәкче.
— Дәү әтине кая алып киттеләр? Кая алып киттеләр минем дәү әтине?
Башын Сәгадәтнең куеныннан алмак булып бар көченә тартыла, йолкына малай.
— Елама, нәнәм, елама.
12
Минайны калага озаткач, хатыны Бибикамал абыстай өй борынча йөреп коткы таратып йөргән: имеш, Сәгадәтнең нәсел-нәсебе бик шикле кешеләр, имеш, ул Уразмәт халкыннан җыелган байлыкны шул туганнары ярдәмендә төннәрен каядыр озаттыра икән. Ул гына да түгел, Мәләк белән бер булып, бодайны да чокырга ул күмдергән, янәсе, бу хакта сөйләшкәннәрен Гөлбикә ишетеп торган. Соңыннан, бодайның исе чыга башлагач, Сәгадәт үзе эзләп тапкан атлы булган, имеш. Әле тагы Сәгадәт Мәләкне мунчадан чыкканын сагалап торырга юкка үз Җамалиен куйдырмаган, ә анысы Мәләкне күрә торып качырган, янәсе. Хатын-кыз киеме киенеп качкан дигән сүз Сәгадәт белән Җамали уйдырмасы гына, имеш. Янәсе, Гөлбикә бу мәкерле эшнең серенә соңыннан гына төшенгән. Шуңа, Мәләк белән тормаска булып, әнисе йортына кайткан.
Минайны, янәсе, бер гаепсез көе, Сәгадәт үзенең шикле эшләрен яшерер өчен төрмәгә яптырган...
Җамали өенә кайтып кергәндә Сәгадәт юк иде әле. Почмак яктагы савыт-сабаны шалтыр-шылтыр китереп ашарга эзләп карады Җамали. Тапмагач, ачу белән ишекне деңгелдәтеп ябып, каралты ягына чыкты. Саранда сибелеп яткан иске такталарны тотып-тотып карады. Аларның
болай тәртипсез ятуы аның ачуын тагы көчәйтә төште. Тик бер читкә өеп куярга барыбер кулы бармады, бары тик аягы белән типкәләп, такта кисәкләрен бер кырыйга этте дә яңадан өйгә керде. Аңа йорт эче шыксызланып калгандай тоелды. Шул чак ишек ачылып китте һәм бусагадан арыган кыяфәтле Сәгадәт күренде. Аның талчыккан күзләрендә юатуга, назга сусау, иң якын кешесенең көчле иңнәренә таянып бер туйганчы ял итү теләге. Хатын-кызның бу мөлаем йомшаклыгы, көчсезлеге ирләрдә һәр вакыт үзенең сөйгәнен кочагына алып иркәләү омтылышы уята. Мондый тартылу кайвакыт шул чаклы тыелгысыз була, ир кешенең иң каты бәгырьлесе дә күңел жилкеткеч әлеге теләктән тукталып кала алмый...
Тик Җамалиның эчендә кайнаган ачуы әлеге кешелекле хиснең күтәрелеп китүенә ирек бирмәде. Ул хәтта хатынының карашындагы, бөтен тәнендәге иркә-назга зарыгуны сизмәде дә.
Сәгадәт Җамалиның җылы сүзен көтеп ала алмагач, әле сүрелергә өлгермәгән өмет белән:
— Менә кайттым, — дип карады.
Бу вакытта аның талчыккан күз карашында менә-менә кабынып китәргә торган чая очкын чагылып үтте.
Җамалига: «Кайттыңмыни, Сәгадәтем!», — дип хатынын кочып, үбеп аласы гына кана.
Ул чагында Сәгадәтнең күзендәге әлеге очкын кабынып китеп мөлаем балку булып җәелер иде. Бүген ул никадәр арган булмасын, волостьтай килгән вәкил белән авылда партячейка төзү турында план корулары, вәкилнең аңа ышануы хакында ачылып-чәчелеп сөйләр иде.
Юк шул, ире аны бүтән җавап белән каршылады:
— Кунып кайтасың калган соң.
Сәгадәтнең иреннәре дерелдәп китте:
— Их син!
Ә Җамалиның яңа ташып чыга башлавы гына.
— Нәрсә мин? Син ул нинди көнгә калдырдың мине! Нәрсәләр сөйлиләр бит хәзер безнең хакта, халык икмәген каядыр олактырып җатабыз, имеш. Мәләкне мин җүри качырганмын, җәнәсе! Болар бар да синең аркада. Сәгадәт! Бары да синең аркада!
— Кулак хатыны ни сөйләмәс.
— Кулак хатыны гына сиңа! Бөтен кешенең авызында шул сүз.
— Тик сөйләсеннәр. Бер туктарлар әле.
— Җук инде, Сәгадәт, теләсә ни әйт, мин болай яши алмыйм. Җә син кирәкмәгәнгә тыгылып җөрүдән туктыйсың, җә...
— Әйтеп бетер!
— Соң. Сәгадәт, кулакта ачуым бар, дидең. Инде үз дигәнеңә ирештең Минайны авылдан кудылар. Кудылар гына түгел, өтермәгә ябып куйдылар. Тагы ни нәрсә җитмәгән сиңа?
— Әйе, Җамали. Минайны авылдан кудык. Тик...
— Җә, тынычланырга вакыттыр бит инде сиңа. Чөкердәшеп кеше төсле тормыш итә башларга кирәктер ләбаса!
— Кирәк, анысы да кирәк.
— Сон, шулай булгач?
Сәгадәт, җавап кайтармыйча, сәке кырына барып елышты. Башын ике кулы белән учлап озак кына бер сүз дәшми торды.
— Җә, ник дәшмисен?
Сәгадәт, капыл гына башын күтәреп, Җамалига текәлеп карады.
— Җамали. син мине ахыргача түзеп тыңлый аласыңмы?
— Әйтеп кара.
Сәгадәт, иренен кыса төшеп, зиһен җыеп торды.
— Әйтеп карыйм, Җамали. Әйе, Минайларга шулай өермәдәй ябырылуым — минем нәфрәтемнең ташуы булды. Улыма булган мәхәббәт
тудырган нәфрәтемнең ташуы. Минайлар шул ярсу ташуның дулкынына юлыктылар. Ләкин шул дулкын белән бергә мин үзем дә бүтән дөньяга, моңарчы мин белмәгән дөньяга барып кергәнмен ләбаса. Анда бүтән кешеләр очратканмын. Моңарчы мин күрмәгән кешеләр. Син Нәгыйм абыйны яхшы беләсең. Колхозыбызны ул башлап төзергә тотынды. Ә хәзер урын өстендә ята. Әле кичә генә хәлен белергә барга- ♦ нием. Эше шәптән түгел аның. Шулай да уенда һаман колхоз. Ә нәр- “• сәләр генә күрмәгән ул: патша сөргенендә дә булган, революциядә j дә катнашкан. Миңа да күпме булышты ул. Акыллы киңәшләре белән = дә, үзенең мисалы белән дә. Ул булмаса, белмим, миндә кабат яшәр- ♦ гә теләк уяныр иде микән. Теге вакытта син мине коткарсаң да, икенче = яшәүне минд Нәгыйм абый бирде. Шыңшырга ирек куймады ул мина. ° Укуым да, тормышны аңлый башлавым да аның аркасында. Эчемдә < әйтелмәгән мең-мең рәхмәт бар аңа, беләсеңме шуны? Нәрсә белән £ кайтарып бетерим мин бу рәхмәтне! Тагы кем минем чаклы ҮК бурыч- ш лы аңа, ә? Тагы кем?! ' ' ®
Җамали тәрәзә кырына яны белән сөялеп ишегалды ягына карап £ тора иде. Тыңлый идеме ул хатыны сөйләгәнне, әллә юкмы, кинәт сүз <-> арасында гына әйткәндәй: <
— Исмай безгә кереп килә, — диде.
Сәгадәт тә башын калкытты.
— Керә бирсен...
Ул, сәкедән торып, ишеккә таба юнәлде. Ләкин барып жнтмәде, зур гәүдәсен ия төшеп, ишектән Исмай килеп тә керде.
— Менә, — диде Сәгадәт иренә карап, — синең сүзгә председатель ни дияр тагы?
Икесе арасында булган сөйләшүне чит кешегә сиздергәнгә Жамали- ның ачуы чыкты:
— Тагы нәрсә?
Исмай, берни аңламыйча, башын алга суза төшеп, күзләрен җелтерәтеп тора иде.
— Ирем миңа моннан ары сезнең эшкә тыгылып йөрмәскә куша.
— Ә-ә, — дип сузды Исмай сүзнең ни хакта булганына төшенеп,— анысы инде сезнең эш, теләсә нишләгез, минем үземнең хәлем хәл әле.
Ул көрәк чаклы кулларын күкрәге алдында кушырып, баскан урынында таптанып куйды.
— Ни булды тагын? — дип сорады Сәгадәт гаҗәпләнеп.
Исмай, муенын кыскан күлмәк якасын бушайтырга теләгәндәй, аны бармаклары белән як-якка тарткалый-тарткалый, авызын кыегайта төшеп, башын боргалады. Әйтерсең шул рәвешле үзен буып торган кысынкылыктан шуышып чыкмакчы.
— Мин... мин, — диде ул, ниһаять, күлмәгенең төймәләрен дә ычкындырып, — авылдан китәргә булдым, Сәгадәт.
Сәгадәт аптырап калды.
— Китәргә булдың? Ничек китәргә булдың?!
— Шулай. Карьерга китәм.
Сәгадәт беравык ни әйтергә белми Неманга карап гаҗизләнеп торды, аннары аның коңгырт күзләре ачудан тетрәнеп яна башлады.
— Качасың? Куркып качасың?!
Исмайның кабарып торган кызгылт яңаклары аксыл таплар белән капланып аска салынып төште, болай да эчкәре урнашкан кысык күзләре, Сәгадәтнең чәнечкеле карашыннан качып, тагы да түргәрәк яшеренгәндәй, чак кына җелтерәп калды.
— Жук, җук, Сәгадәт, — диде ул бөтен гәүдәсе белән җыерылып.
— Нәрсә юк? Китәм дисең бит!
— Ие, китәм. Әмма ләкин куркып түгел.
— Курыкмаган кая! Җыйналган халыкка батырып сүз әйтә алмыйсын. Минайны озаткан чакта тәмам югалып калдың.
Җамали башта, үзенә кагылмый дип уйлап, аларның икесе арасындагы сүзгә катышмый утырды. Хатыны, авызыннан ут чәчеп. Исмайга ябырылганда, үзенең ир башы белән дәшми утырырга мәҗбүр булуына хурланып, шул гарьлекне тышка чыгарырга теләгәндәй әледән-әле тамак кырып куйса да түзде. Инде менә хатыны малай чактан бергә уйнап үскән Исмайны куркаклыкта гаепли башлагач, Җамалнның да эчендә нидер кузгалып куйды. «Исмайны куркытырсың бар!» — ул моны авыз эченнән генә әйтте. Аннары бу фикерен кычкырып та әйтте:
— Куркыр сиңа Исмай!
Гомерендә шуның ише сүзгә катышмаган иренең бер дә уйламаганда Исмайны яклап чыгуына гаҗәпләнеп, Сәгадәт тынып калды.
— Белмим инде, белмим, — диде аннары, ни әйтергә дә белмичә,— ничек шушындый авыр вакытта бөтен авырлыкны минем өскә калдырып китмәкче буласың соң син?
— Бу эшне булдыра алмыйм бит мин, — диде Исмай башын түбән иеп. — волостьтан килгән вәкил урынлыга кыздырды бүген, һәммә эштә башлап син жөрисен, Сәгадәт. Ә мин? Шушы хәтле гәүдәм белән... жук инде, үзең уйлап кара, ничек җыен карт-коры, хатын-кыз белән сугышып жөрим ди мин? Кулым күтәрелми минем аларга.
— Ник сугышырга ди. Тел белән...
— М-менә шул каһәр төшкән тел жук шул миндә. Хәер, теле бар ла аның. Т-тик. үзем шикелле, а-авыр әйләнә. Ә т-телнең авыр әйләнүен м-мин шуннан күрәм: бу эш минекенә, ж-жанымның бер кисәгенә әйләнмәгән. М-мин үземә, эш үзенә, ягъни ике жары яшәгән күк. Ш-шул икенчесе әйтерсең, сабыйны җитәкләгәндәй, мине кулымнан тартып жөрткән. Ш-шуны аңлагач, миңа б-бик оят булып китте. Ш-шундый оят — хәтта мин кеше күзенә күренергә дә ояла башладым... Сезгә дә арт жактан гына килдем әле... Шулай булгач авылда калуны уйлыйсы да жук. Карьерга барсам, ичмасам, менә ш-шушы кулларым белән рәхәтләнеп таш ватармын. Ә болай ни илгә, ни миргә.
Шулай диде дә Исмай саубуллашып чыгып китте.
Бүлмә эчендә авыр тынлык урнашты. Әллә кайдан өйгә килеп кергән йонлач төклетура гына зең-зең итеп тәрәзә пыяласына килеп бәрелде.
Сәгадәт белән Исмай арасында булган сөйләшүдән соң Җамали хатынын яңа таный башлаган төсле шаккатып карап торды. Карар күзгә ябык кына, жип-жиңел хатында шул чаклы көч кайдан килгән? Күзләренең шашынып чаткынлануын күр син! Кинәт Җамалиның йөрәге кочакка сеңеп бетәрлек шушы нечкә генә хатынга тартылып сыкрый башлады. Аннан ике-өч адымда гына утырган Сәгадәтен кулыннан тотып алып күкрәгенә кысмаса, бу газаплы да, рәхәт тә сыкрау басылачак түгел. Шунсыз икесенең дә җанында бу әрнүнең авыртуы бетеп, бары татлы рәхәтлек кенә калмас.
... Җамали йокысыннан уянганда Сәгадәт күптән торып киткән иде. Урам шау-гөр килә. Кешеләрнең йөзләре ачулы. Кулларын бутый- бутый бер-берсенә нәрсәдер сөйлиләр.
Җамали ашап-эчеп тормады. Өстенә пинжәген, аягына чабатасын киде дә. урамга ашыкты. Хатын-кызлар аны күрү белән үзара пышылдашып алдылар. Җамали аларның ни сөйләгәннәрен төшенергә тырышса да, берни ишетмәде, бары усал елтыраган күзләреннән: өрелгән яңакларыннан ниндидер яңа бәла барлыгын чамалады.
«Ни булды, кая барасыз?» дип сораса да, аңа җавап кайтармады
лар. Акаеп бер карадылар да, аннан читләшергә ашыктылар. Җамали да аларга иярде.
Терлек абзарлары янында сабан туемыни: халык гөж килә. Монда ире дә, хатын-кызы да. Аның Сәгадәте, тагы берничә кеше арба өстенә менеп басканнар. Җыелган халыкның гөрләвен басарга теләп, әле берсе, әле икенчесе нидер кычкыра. Тик аларның тавышы кешеләр шау- ♦ шуында күмелеп кала. а.
Менә Сәгадәт алгарак чыкты. Аның кап-кара чәчләре, кызыл яулы- 3 гы эченнән чыгып, маңгаена таралып төшкән. Дулкынланудан һәм яр- = судан болай да каратутлы бите тагын да кара кучкылланып яна. ♦
— Кешеләр! — дип кычкырды ул, халык бераз тынгандай булгач.— а
Кешеләр, сезне кулаклар бутарга тырыша. Бөтен ачуларын бездән, ° сезне яклаучылардан алмакчы алар. ’ <
Халык арасыннан ярсулы тавышлар яңгырады: £
— Мәләкне кая качырдыгыз? ы
— Качыруыгыз гына җитмәгән, инде бүген атлар биреп җибәргән- “
сез! Без йоклаганда. £
«Әһә, менә нәрсә, төнлә атларны урлаганнар икән... Шуңа купкан ” бу яңа гау». — дип төшенә башлады Җамали.
Ә Сәгадәт кешеләрне тынычландырырга теләде:
— Ялган бу, чеп-чи ялган! Ышанмагыз! Атларыгыз табылачак. Колхоз атлары табылмый калмас... Бодайны да таптык бит.
— Телеңә салынганчы бодайның калганын тап син лутче!
— Көтеп ят, тапты ди сиңа! Әллә кайчан чыгарып саткандыр инде!
Сәгадәт үз өстенә шул чаклы оятсыз яла ягудан гаҗизләнеп:
— Ничек оялмыйсыз? Җир бит икәнсез!—дип әйтеп салды. Болай дип әйтүенә ул үзе дә үкенде.
Берничә кеше шунда ук гөлт итеп кабынды:
— Син үзең җир бит! Килмешәк!
— Безнең тормышны пыран-заран китереп ятканчы, кайдан килдең, шунда олак!
— Алдыңнан артың матур!
Кешеләр арасыннан Мәстүрәнең тавышы ишетелде:
— Кулак коткысына ияреп, үзегез өчен тырышкан кешегә ябышма- сагыз соң!
Мәстүрә янында торган озын буйлы ир аңа югарыдан карап:
— Син генә җитмәгән иде монда! —дип җикеренде.
— Җәмәгать, — дип сузды берсе, — шулай итеп, безнең мал арт яктан шуып бетәр микәнни? Шул хакта ни уйлыйсыз?
Халык тагын кабынып китәргә өлгермәде, Сәгадәт әйтеп калырга ашыкты:
— Ни сөйлисез соң сез? Сезнең мал —колхоз малы хәзер. Аңа кем кагылсын?!
— һе, бодай да колхоз малы иде дә.
— Ат-арбаларны да таратып бетерерләр болай булгач.
— Төп башына утырып калачакбыз без, җәмәгать!
Шуннан китте тавыш, ннтте тавыш. Бу тавышны Сәгадәт тә, бүтәннәр дә туктата алмады.
Шул вакыт халыкны икегә аерып зур гәүдәле, какча йөзле Шиһап исемле кеше алга чыкты. Ул калын тавыш белән умарта иледәй гөжләгән шауны басып:
— Сеңелем, син бәлкем хак әйтәсеңдер. Бибикамалның сүзе нахактыр. Ләкин без кайдан белик кайсы хак, кайсы нахак икәнлеген? Без. керәстиян халкы, каты җиргә ике аяклап басарга күнеккән. Ә сезнең эш әлегә ни тудый, ни судый. Шулай булгач, колхозга кереп ашыктык
бугай без. Кем ничек уйлый торгандыр, мин, мәсәлән, колхоздан чыгып торырга булдым.
Ул шулай диде дә, олы-олы атлап, терлек абзарларына таба юнәлде.
Бүтәннәр дә шаулаша-шаулаша ана иярде.
— И абзыйлар’— диде Сәгадәт гаҗизләнеп. — Яхшылыкны аңламыйсыз. Дусны дошманнан аера белмисез. Кулак хатыннарының сүзенә ышанасыз!
Ләкин аны инде беркем дә тыңламады. Халык дәррәү кубып терлек абзарына ябырылды. Шул ыгы-зыгы, талаш-кычкырыш арасында Җамали Сәгадәтне бөтенләй күздән югалтты. Аның кайгысы анда идемени... Бер-берсен этә-төртә шау итеп терлек абзарына ябырылган халык артыннан иярде ул.
Өенә кайтып җиткәндә Җамалиның башы кызган чуендай иде. Тирә-юньдә язгы ташкындай бөтерелгән чынбарлыкның асылына төшенерлекмени?! Колхоз диделәр, җирләрне куштылар, мал-туарны бергә жыеп әкәмәт ясадылар. Шуннан ни чыкты? Чәчәргә дигән бодай орлыгы пыран-заран килде. Ярый, бер өлешен таптылар да ди. Ә калганы кайда?.. Ни чәчәрләр? Хайваннар белән дә шулай булмасмыни? Әнә күпер башы Ясәви белән чыпчык Галәвинең атлары каядыр олаккан бит әле анда...
Хатын-кыз башы белән Сәгадәт тыз-быз чабып йөргән булды. Ж,ә, ни кырды? Колхозлары таралып бетте түгелме соң?
Шул чакта дөп-дөп итеп капка каккан тавыш ишетелде. Сәгадәт микән? Юктыр. Ул капка биген ача белә ич.
Җамали ялан аягына гына чабатасын сөйрәп ишегалдына чыкты. Капка бастырыгын бер якка эгәрде. Шыңгырдап капка ачылуга, кулына фонарь тоткан Мәстүрәне күрде. Тонык фонарь яктысында Мәстүрәнең куркынган күзләре чагылып китте.
«Әллә Сәгадәткә берәр хәл булганмы?» Җамалиның йөрәге авыртып кысылып куйды.
— Ни жаның белән йоклап ятасың, Җамали?
«Нәрсәдер булган икән...»
Җамалиның тыгызланып йомарланган жаны ычкынып урыныннан купты. «Сәгадәткә ни булды?!» дип кычкырасы килде аның. Ләкин шул ук секундта үзен кулга алып өлгерде, йодрыкланган кулларын як-як- ка жәеп киерелә-сузыла:
— Төн жокы өчен лә, — дип куйды.
— Их син! Сәгадәт бертуктаусыз елады да елады.
— Кем кушкан...
— Кем кушкан, имеш. Үзең, шашарга җитешеп, артыннан йөргән булдың.
— Мин нишләгән?
— Җебегән син. белдеңме шуны!
— Җитәр! Әйт. кайтсын. Җөрмәсен төн пәрие булып.
— Кайтмый ул.
— А-а-алай... һаман жылыймы?
— Юк.
— Бар әйт, тилереп жөрмәсен.
— Әйттем инде. Колагына да элми. Әллә нинди сәер ул. Бары бер сүзне әйтә «Мина ышанмадылар, кулак ялчыларына ышандылар».— ди. Шулай ди дә тора... Җамали, ул бер-бер хәл эшләмәгәе.
— Ни нәрсә кырсын соң ул?
— Алай димә. Җамали, зинһар, алай димә! Ул бит шулай сөйләнеп торды-торды да. халыкны ышандыру өчен нәрсә эшлим икән сон?—ди өзгәләнергә тотынды. Тынычлан, — дип карыйм, су эчертәм. Юк кына. Әйдә, мин әйтәм, волком кешеләрен чакырып кайтыйк. Бер
чара күрсеннәр шунда дим. Кирәкми, аларнын эше шул гына дип белдеңме, ди. Ни битең белән безнең кулыбыздан килми, булдырмыйбыз дип, алар каршына авыз күтәреп бармак кирәк, ди. Әйтмә дә, сөйләмә дә, үзебезгә юлын табарга кирәк, ди.
Беравыктан карыйм, минем янга елыша бу. Мәстүрә, ди, таптым бит мин ни эшләргә кирәген, ди. Бу әллә ни куркыныч булмаячак, ♦ көчем җитәр, ди. Үзе шундый шат, сандугач баласы тотканмыни. gj Ә күзләре... Әй, күзләре нинди аның Җамали! Котырып язгы ташу 2 кузгалганмыни! Ул нәрсәдер эшләргә җыена, кайтар син аны, Жамали! s Аның юлына аркылы төшәргә көчем җитмәс минем! ♦
— Артыннан жөри-жөри туйган инде. Бар әйт, ирең хәзер үк кай- a
тырга кушты, диген. °
— Син бармасаң, кайтмаячак ул. Әйдә, минем белән, Жамали. <
Әйдә, тизрәк! £
— Кайтасы килсә, үзе дә кайтыр. м
— Алай икән... — Мәстүрәнең тавышы калтырады. — Үкенмәссең® микән соңыннан, Жамали?
— Үкенмәм! *
— Таш бәгырле икәнсең! <
Мәстүрә чыгып китте. Ә аның соңгы сүзләре Җамалинын колак төбендә яңгырап торды: «Таш бәгырьле икәнсең... Таш бәгырьле икәнсең!..» Жамали башын селкеп торды-торды да җан ачуы белән өстен салып атты. Почмак яктагы урын-җирне берәм-берәм сәкегә тондырып аннан-моннан урын җәйде дә башыннан ук юрганын бөркәнеп ятып карады. Ләкин әлеге өн аның бөтен тәнен өшетеп һаман яңгырый иде: «Таш бәгырьле икәнсең... Таш бәгырьле икәнсең!..»
Ул әле уңга, әле сулга борылып ятып бакты, башын юрганның эче- нәрәк яшерде, әмма җанын оета торган аваздан барыбер котыла алмады. Шунда кинәт аның миен яндырып юлбасарлар белән булган хәл вакытында башын пинжәгенең якасына яшереп ятуы исенә төште.
Ул кубарылып юрганын өстеннән алып ыргытты да ике аягын сәке кырына салындырып торып утырды. Караңгылык куерганнан-куера бара иде. Тәрәзәләр әйтерсең даладагы ач бүре күзләре: күңелне әллә ничек оетып, шомландырып Жамалига төбәлгәннәр...
Бу төнне Сәгадәт ире янына кайтмады. Иртә белән Мәстүрәләргә хатынын белешергә баргач, аның Бибикамал абыстай белән калага чыгып киткәнлеген ишетеп, Җамалиның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте.
«Ничек инде ул алай — кан дошманы белән бергәләп шундый озын юлга?»
Җамали моны берничек тә аңлый алмады. Сәгадәт әллә, барысына да кул селтәп, шул Бибикамаллар белән дуслашырга телиме? Булмастыр. Әллә... Юк, юк, алай дип уйлавы да куркыныч. Өстәвенә. Мәстүрә дә киткән бит алар белән. Ләкин ни өчен шул Бибикамаллардан җыенып чыгып киткән алар?..
Тукта, Сәгадәт бервакыт, Бибикамаллар аша әлеге чуала барган серле йомгакның очына чыгып булмасмы, дигән иде шикелле. Ул моны нәрсәгә таянып әйтте соң? Әйе, Бибикамалның Минайдан бик үк риза булып яшәмәвеннән... Ник дисәң, Минай үз гомерендә карчыгына бихисап этлекләр кылган икән. Калага китеп тәтәйләр белән кәеф-сафа чигеп йөрүләр дисеңме, айлар буе хәләл җефетен ир куеныннан мәхрүм итү дисеңме. Хатын кызның хәлен хатын-кыз аңлый ләбаса Ачылып китмәсме Бибикамал? Әйе, әйе, шулайрак сөйләгәне бар иде Сәгадәтнең. Тик, ай-һай, нәрсә генә майтара алыр икән? Минай белән этле-мәчеле яшәсәләр дә, бер үк токымнан лабаса Бибикамал. Шул байбәтчә токымыннан. Шуны гына аңлый бит Сәгадәт. Ни өчен Мәстүрә, Сәгадәт бер-бер хәл эшләп куймагае, дип әйтте икән?
«Таш бәгырьле икәнсең...»
Тузанлы юлда эзләр ярылып ята. Менә чабаталы ике хатын-кыз эзе — Сәгадәт белән Мәстүрәнеке. Галош эзе — Бибикамал абыстайныкы. Читек-кәвеш кигән, күрәсең. Кирәмәт чокырыннан чыгып, тагы бер эз кушылган. Ир кеше эзе бу. Кем булыр икән? Таң тишегеннән Кирәмәт чокырында кем йөрер? Хәерлегә түгел бу. Җамали адымын тагы да кызулый төште. Кирәмәт тегермәнен узгач, шадра эзләр, ат юлыннан чыгып, бәбкә үләненә күмелә язган тар сукмакка борылды. Ә сукмак Олы Ярга төшеп китә.
«Үтәмеш урманына турыдан гына бәреп чыкмакчы болар.»
Җамали ашыккан көйгә кызыл балчыклы текә ярдан шуыша-тәгәри түбәнгә атылды.
Олы Ярның үзәгеннән инеш үтә. Җәен тараеп ага ул. Яз җиттеме. Олы Ярга ургылып ташу килеп төшә. Ул барча нәрсәне агыза, ташларны да, чыбык-чабыкны да, хәтта агач төпләрен дә. Ничә ел рәттән инешкә буа ясап карадылар. Әмма һәр мәртәбәсендә котырган ташу буаны ерып атты.
Җамали, аяк астындагы ташларны тәгәрәтә-тәгәрәтә, ярдан өскә күтәрелеп юлга чыкты.
Үтәмеш урманына житәрәк, авыл зираты... Әнә коймасы, капка буе... Чү. капка янында кемнәрдер бар түгелме? Хатын-кызлар. Сәгадәтләрдер, мөгаен... Юк, Сәгадәт күренми айда. Болар Мәстүрә белән Бибикамал абыстай. Абыстай зиратка таба карап тезләнеп утырган да кулын күтәреп дога укый.
— Сәгадәт кайда?
Бибикамал абыстай кымшанып та карамады. Дога кылуын белде. Мәстүрә каушап-агарып китте.
— Ул... ул хәзер чыга. Хәзер чакырам мин аны.
Бибикамал абыстай куллары белән авыз тирәсен тиз-тиз сыпырып алды.
— Сабыр ит, Мәстүрә, сабыр ит. Сүзләре бетмәгәндер.
Җамали тәмам ярсыды.
— Нинди сүзләре? Кем белән сөйләшә ул?!
Бибикамал абыстайның агарынып калган йөзенә күксел тимгелләр бәреп чыкты.
— Әстәгыфирулла, кем улым, алай итенмә. Минем бер катнашым да юк.
Мәстүрә сикереп торды.
— Әйдә, әйдә, Җамали, күрсәтәм. Монда гына ул...
Аннары ул ачы итеп кычкырып жибәрде:
— Сәгадәт! Сәгадәт дим. Әйдә чык инде!
Мәстүрәнең тавышы имән, юкә агачларына бәрелә-сугыла үтте дә, кайтаваз булып яңгырады.
Ләкин каршы жавап ишетелмәде.
— Кем белән ул анда?
— Мәләк белән.
— Мәләк?! Мәләк дисеңме?!.
Җамали үз-үзен белештерми урман эченә томырылды.
Имән ботагына эләгеп аның күлмәге аерылып чыкты, тагы бер-ике адым атлауга ниндидер түмгәккә абынып чытырманлыкка барып кадалды. Торды да. бернигә карамый, тагы йөгерде.
— Сәгадәт, Сәгадәт дим!
Шашынып чапкан көйгә ул чак аларның өстенә барып төшмәде.
Коточкыч тамаша иде монда: Мәләк, аякларын киң ерып, Сәгадәт янына тезләнгән дә. аңа бер-бер артлы хәнҗәр белән кадый иде.
Җамали бар куәткә чабаталы аягы белән Мәләккә тибеп җибәрде, Тегесе шунда ук әүмәләнеп бер читкә тәгәрәп китте.
Кызулык белән ул Мәләкнең хәнҗәрен алырга да онытты.
— Сәгадәт! Сәгадәтем!
Сәгадәт Җамалига карамады, аның карашы каядыр өскә юнәлгән иде. Кинәт бу сүрелә барган күз нурында хәвеф чагылып китте. Җа- мали капыл борылып карагайда аның баш очында котсыз үлем булып хәнжәр күтәрелгән иде. Ул, ерткыч җәнлектәй очып. Мәләккә ябышты ♦ да, аны җиргә бәреп пычагын тартып алды. Аннары җан ачуы белән ике колагыннан умырып тотып, башын имән төбенә бәргәләде. Үзе g яңадан Сәгадәткә иелде. 1
— Их, Сәгадәт, нишләдең син?! ♦
Сәгадәт һаман шулай өскә караган көе елмайгандай итте. ■
— Менә... менә ышанырлар хәзер... ы-ша-ныр-лар... °
Шунда ук аның йөзе күгәреп китте, борыны очлаеп калгандай и булды. £
Җамали акылын җуяр дәрәҗәгә җитеп шашынып кычкырды:
— Кирәкми. Сәгадәт, мине ташлап китмә! *
Сәгадәт инде аны ишетмәде. ►
Яфраклар шаштырдаган тавышка Җамаликинәт сикереп торды. *
Бу —Мәләк шулай качып бара иде. Җамали ярсу белән аның башын < шактый каты бәргәләгән. Хәзер, рәткә килеп, сыпыртырга уйлаган! «Качырмаска!» Жамали аның артыннан ташланды. Алда — урман куелыгында — канга буялган аксыл күлмәк, ул йомарлана, бөтерелә, Җа- малидан ераклаша, агачлар ышыгында югалып-югалып ала.
Ниһаять, Җамалиның каршысында Мәләкнең куркынып агарынган йөзе, кыйшайган авызы. Тамыры шартлап чыгарга җитешкән йодрык аңлаешсыз кыйшайган авызга төбәлә. Тик кыйшык авыз бер урында тормый, бер яктан икенче якка авыша... Бөтенләй эреп югалганчы... югалганчы... Чырк! йодрык сөяген кискәндәй авырту... Кыйшайган йөз томанлыкта эреп җиргә оча...
— Т-тукта, Җамали, тукта!
— Ә-ә... туктамы? Мә, мә, мә!..
Аяклар белән типкәләүдән җирдәге гәүдә гырылдап-ыңгырашып бер яктан бер якка тәгәри...
— Тукта дим! Бер сүз әйтәм, тфү!..
— Бер сүзме?.. Ә-ә... бер сүзме?.. Сүзең җук синең, җук!
— Бер-р-р сүз... тфү, тфү... Сиңа кирәкле сүз...
Җамали ухылдап туктап калды.
— Җә, ни әйтмәкче буласың, эт җан?.. Әйтеп кал җаныңны алганчы!.. Мәләк авыз-борынындагы канны тузанга буялып беткән куллары белән сөртеп алды.
— Тфү, тфү, син... син үтерәсең инде мине... үтерәсең...
— Сузма!..
— Үтерми тор... бер нәрсә әйтәм мин сиңа...
— Җә!..
Кинәт Мәләк үкереп елап җибәрде:
— Үз ирегем белән эшләмәдем мин моны!„ Эшләмәдем... Ух-ху-ху!.. Котырттылар, котырттылар... Ух-ху-ху... синең теге почта акчаларыңны да...
— Нәрсә?!
— Котырттылар бит, котырттылар!.. Ух-ху-ху... тфү. тфү...
— Әле син!..
— Җук. жук... Әҗере безгә тамды гына... Капчыклы акчаларны Минай...
— Минай?
— He. ул алды бар акчаны... Ә мин шыр тиле... Бодайны яшерергә дә Мннай кушты... Калганының канда икәнен әйтермен... Үтермичә түзеп кенә тор!..
— Бодай, бодай, син ни дип минем Сәгадәтемне...
Җамали тагы ярсып китеп Мәләккә типкәләп алды.
— Ух-ух, сөйлим, сөйлим, ух, сөйлим бит инде... тфү, тфү...
— Җә?!
— Бу... бу бер нәзер, тфү, тфү...
— Нәзер? Нинди нәзер?..
— Сәгадәтне бу дөньяда йөртмим дип нәзер әйткән идем... Ух-ху- ху, тфү, тфү...
— Кабәхәт!
*
* *
Җамали карт — Үтәмеш кыясына кадаклап куелгандай. Кыяның салкын сыртыннан кубарылып китәргә аның дәрманы юк. Таш стенага Җамалины терәп куйган кодрәт аның үзеннән көчлерәк. Бу — аның вөҗданы. Вөҗданы Сәгадәт йөзендә сүз алган, ул аның белән йөзгә- йөз. Җамали үзе дә көчсез, сүзләре дә.
— Мәләк шул нәзерен үтәмәкче булып...
— Юк, юк, ул үз-үзен алдаган. Бу аның нәзере түгел. Минайлар- ның нәзере. Менә мин үземнекен үтәдем. Йөрәк кушканын.
— Йөрәк кушканын гынамы?
— Әйе, шулай. Минем нәзер намуслы кешеләрнең гадел омтылышына туры килгән.
— Нинди көчле син, Сәгадәт!
— Син көчсез идең мәллә?
— Синең алда оят миңа.
— Менә монысы миңа ошамый.
— Миңа үләргә бйк авыр булыр, һай, авыр булыр.
— Миннән соң эшләгән эшең азмы?..
— Бу синнән качып тору өчен. Элегрәк синең күзеңнән югалу миңа җиңел иде. Көчем-егәрлегем буа буарлык, җитезлегем яшь боландай иде... Ә хәзер хәлсезләндем. Башны кая куяр әмәл юк. Шуңа син миңа чат ябыштың да...
— Тагы көч куеп кара. Бәлки...
— Җук, җук, мин көч куеп карадым инде. Булдыра алганча. Син биек идең. Мин сиңа якынаер өчен җирдә яхшылык эшләргә күп тырыштым: соңгы сугышта явызлыкка каршы корал күтәрдем, канымны агыздым, соңыннан күпме таш пулатлар төзедем. Ләкин вакыт үткән саен син тагы да биегрәк була бардың. Чөнки вакыт үтүе — син табынган дөньяның гүзәлләнүе иде. Ике араны кыскартырга, ай, ничек тырыштым мин. Ә син тагы да ерагайдың — биеклеккә таба.
Җамали карт томан эчендә кызгылт нурдай янган биеклеккә томырылып карады. Күз алдындагы Сәгадәтнең йөзе, тоныклана биреп, шул биеклектә ерагайды, ерагайды... Әнә инде ул илаһи йөз Үтәмеш кыясының иң очында алсу боҗраларга төренеп дөрли. Ә Сәгадәт, хыялга тиң колачын киң итеп җәйгән дә, дөньядагы бар кешене үз туганыдай якын күреп кочарга әзер. Әйе, бар кешене. Кеше булмаганнар ны түгел.