Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЕМНӘРЕБЕЗ БАКЧАСЫНДА


арлык төр ялгызлык исемнәре, мәгълүм булуынча, җәмгыять төзелеше һәм аның тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Совет властеның алтмыш елы дәвамында татар теленең барлык тармаклары да киң колачлы, тирән һәм катлаулы үсеш процессын кичерде. Социалистик тормыш, яңарыш торак пунктлар (шәһәр, авыл, поселок һ. б.) топонимиясенә һәм антропонимиягә (бигрәк тә исем-фамилияләргә, псевдонимнарга) тәэсир ясамый калмады. Телебезнең ялгызлык исемнәре (ономастика) тармагында да яңа сыйфатлар барлыкка килде, үзгәрү- үсү процессы барды һәм ул хәзер дә дәвам итә.
Башта шуны әйтеп үтәргә кирәк: Һәрбер телнең ономастик лексикасына күмәклек исемнәренә кадаганда киңрәк дәрәҗәдә, зуррак күләмдә сайланмалылык сыйфаты хас. Хәзерге гомумтатар милли әдәби теленең бик ерак гасырлардан килә торган җир, су, таш, яшен, ут, үлән, тамчы, ак, кызыл, ике, өч, җиде. көн. төн һ 6. сүзләре аерым бер җәмгыять, буын, коллектив яки шәхес зәвыгына карап башка сүз белән алмаштырыла алмый. Болар барлык иҗтимагый җәмгыятькә һәм буыннарга да шул мәгънәләрендә даими хезмәт итәләр. Хан, чура, ишан, мулла, мөрит, морза, мәдрәсә, азан, сука, тәпәч, калдырча кебек титуллар, дини терминнар, иске җитештерү коралларының социалистик җәмгыять шартларында кулланыллыштан төшеп, исемнәренең архаизмнарга әверелүе күмәклек исемнәре сферасында сайланмалылык процессының үзенчәлекле чагылышына мисал була ала.
Антропонимиядә һәм топонимиядә лексик сайланмалылык бер үк дәрәҗәдә түгел. Антропонимик сайланмалылык топонимик сайланмалылыктан шактый киң һәм хәрәкәтчән. Ул тормыш агышы, кеше гомере диалектикасы, көн саен кемнеңдер тууы һәм кемнеңдер дөньядан китүе белән бәйле. Антропонимик сайланмалылык гаиләдә яңа туган ир яки кыз балага традицион яки җәмгыятьнең туктаусыз үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килә торган яңа предмет, билге һәм күренешләрне белдерүче күмәклек сүзләрдән ясалган заманча исемнәрне сайлап* зәвыкка туры килгәнен кушу мөмкинлеге белән аңлатыла.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, татар антропонимиясендә баю, тулылану, яңару процессы, нигездә, дүрт төрле юл белән бара.
Борынгы исемнәрне традицион рәвештә яшь буынга бирү дәвам итә. Ерак гасырлардан килә торган, чыгышлары белән төрле гореф-гадәтләр, мәҗүси йолалар белән бәйләнешле төрки-татар исемнәре (мәсәлән, Тимер. Алтын. Булат. Миңлегөл, Арыслан. Карлыгач, Аяз, Үлмәс. Айсылу. Айтуган, Айдар. Алмаз. Чулпан. Тансык, Таңсылу, Илбарис, Сөендек, Миңсылу һ. б.) активлаша X гасырдан башлап болгар- татарларга ислам дине аша керә башлаган гарәп һәм фарсы исемнәренең җыйиак- җиңел әйтелешкә (күбесенчә, ике иҗеккә корылып), матур яңгырашка һәм дөньяви мәгънәгә ия булганнары да кулланылышта кала. Мәсәлән Фәрит. Фәридә, Хәмит, Гомәр, Галия, Халит, Халидә. Мансур. Вахит, Сания, Гадил. Наил. Наилә һ. б
Борынгы дини ышанулар (тотемизм һәм анимизм), ислам дине йолалары, туганлык терминнары, колбиләүчелек һәм феодализм чоры сословие титуллары, кә- сеп-һөнәр атамалары белән мөнәсәбәтле кеше исемнәренең күбесе, аерата социалистик җәмгыять кешесенең югары әхлак сыйфатларына, аңы һәм культурасы дәрәҗәсенә, эстетик зәвыгына туры килми торганнары. Октябрьдан соң кулланылыштан төшеп кала бардылар. Чыннан да. хәзерге яшь буынга караган исемнәр арасында Балтабай. Бишбалта. Байбүре. Бүрехан, Котбай, Котлыби. Кочкар. Җанбай. Көбәк (иске татар телендә көбәк — «эт»), Ташбай. Чалбай (Идел болгарлары телендә чал_____ таш, шуннан «Чаллы» исеме), Ташбикә, Таштимер, Байбакты. Байкилде. Хан
килде, Бикмулла. Мәүләкол Мәүләбай, Балабәй (шуннан Бәләбәй шәһәре атамасы) Балаәмир (шуннан Идел болгарлары шәһәре Балымер атамасы). Булгарслан («Үгеэарс-
Б
лано), Бабахан. Колчура. Чурабай. Биккол, Аллагол, Сәеткол, Коләхмәт, Колгали, Морзахан, Чураман. Чурмантай, Чакмак, Чакмагыш, Үтәмеш. Әлдермеш. Тозак. Дин- мәхәммәт, Ихразетдин, Гыйбадулла, Сәетхуҗа, Сәрвәретдин, Мөхетдин, Сәйфелмөлек һ. б. бик күп исемнәрне очратмыйбыз диярлек.
Телебездә гарәп һәм фарсы исемнәренең һәм кушма төзелешле гибрид исемнәрнең таралышы һәм кулланылышы төрле дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Идел-Кама Болгариясендә 922 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң алына башласалар да, XIX йөзгә кадәр халыкта киң таралышка, кулланышка һәм популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга кадәр татарларда борынгы төрки-татар исемнәре күбрәк кушылган. Болгар-татар кабер ташларындагы, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи чыганаклардагы кеше исемнәре нәкъ менә шуны раслыйлар- XIX йөздә бу хәл бик нык үзгәрә. Татарлар арасында ислам дине белән гарәп һәм фарсы исемнәре киң тарала. Алар, башлыча, ислам динен, Мөхәммәт Һәм башка пәйгамбәрләрне, алланы олылауга, аларның илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгән (Нәбиулла, Рәсулулла, Мостафа, Гыйсмәтулла, Сафиулла, Әхмәдулла. Халикъ, Хәлиулла, Хәйбулла. Сөббух, Җәббар һ. б. кебек) исемнәр иде.
Татар балаларына исем кушуда әлеге дини-реакцион тенденцияне Бохараның схоластик мәдрәсәләрендә укып кайткан һәм барлык изүче көчләрнең милли-рухи терәге булып әверелгән мулла-мөдәррисләр алга сөрә һәм Октябрьга чаклы яңа туган сабыйга исем бирү, аны рәсми теркәү эшенең татарларда муллалар кулында булуы шуңа китерә.
Дин әһелләре мондый исемнәрне махсус рәвештә пропагандалап, аларны туплап, аерым китапчыклар, циркулярлар бастырып чыгарганнар. 1848 елда Казанда «Исме алаһе тәгалә әл-хәсәни«, 1865 елда «Аврадия Фәтхия», 1899—1900 елларда ахун Бендуковның «Исем. Балага күркәм исем бирергә киңәш һәм укучы сабыйларга Һәдия кылырга муафикъ китап», 1914 елда Кәримовларның »Унбер Әхмәт исемнәре» Һ. б. китаплар бастырып таратыла. Бу китапларда исемнәрнең дини ягы макталып, аларның шәригатькә туры килүе таләп ителә. Аллаһе тәгаләнең туксан-тугыэ күркәм исеме санал чыгыла һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирелә.
Татар һәм башкорт байлары һәм муллалары, имештер. 1897 елгы перепись вакытында мөселманнарны православныйлар итеп язачаклар, чукындырачаклар һәм аларга рус исемнәре бирәчәкләр дигән ялган хәбәрләр таратканнар (бу турыда карагыз: К Ф. Фасеев- На путях пролетарского интернационализма. Казань, 1971 ел, 33 бит).
Шуңа да карамастан, XX гасыр башында. Беренче рус революциясе йогынтысында, татар антропонимиясендә демократик, прогрессив тенденция барлыкка килә һәм үсеш ала. Аның асылы халык арасында традицион саф төрки-татар исемнәрен кушу гадәтен яңартудан һәм шулай ук дөньяви эчтәлекле гарәп һәм фарсы исемнәрен пропагандалаудан гыйбарәт була.
Беренче рус революциясеннән соң татар антропонимиясендә фанатик руханилар. муллалар җитәкли торган реакцион агым белән демократик агым арасындагы көрәш тагын да кискенләшә. Татар демократик антропонимии хәрәкәтен Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич кебек күренекле әдипләр һәм халкыбызның башка прогрессив җәмәгать эшлеклеләре җитәкли.
Г. Тукай «Исемнәребез хакында» («Ялт-йолт» журналы, 1911 ел, 4 июнь саны) дигән махсус мәкаләсендә татар халкына: «һәр нәрсәнең гүзәлен яратабыз бит. Бәс. мин телимен ки, Бохара муллаларының бөтен черек нәрсәләренә безнең арада бәһа беткән кеби, киләчәктә ул әфиун башлар уйлап чыгарган ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын», — дигән ялкынлы өндәмә белән мөрәҗәгать итә. Г. Тукайның ихлас күңелдән әйтелгән бу олы теләгенә халык шул елларда ук колак сала. Күренекле татар язучысы Ф. Әмирханның «Исемнәрне татарчалаштыру мөнәсәбәте белән» («Мәктәп» журналы, 1914 ел, 5 сан) дигән оптимистик мәкаләсе әнә шул турыда бик ачык сөйли. Совет чынбарлыгы исә Г. Тукайның әлеге изге теләкләренең тормышка ашуы өчен барлык шартларны тудырды. Халыкның диннән, исламның төрле хорафатларыннан арынуы — шул шартларның берсе һәм гаять мөһиме.
Беек Октябрьдан соң татар антропонимиясендә бөтенләй яңа исемнәр барлыкка килде.
Тамыр сүзне тамыр сүзгә кушып суз ясау төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә. бик борынгы заманнарда ук актив чара булган. Шушы юл белән хәзерге татар телендә күп кенә кеше исемнәре ясала яки элек ясалган исемнәре актив кулланышка алына. Мондый кушма исемнәрнең бер компоненты булып ил. гөл, ай. нур, ал. фән сүзләре аеруча еш катнаша. Мәсәлән: Илсөя, Илсөяр. Илдус, Дусил, Илшат. Илүс. Илүсә. Илгиз Илгизәр. Илдар. Илсур, Илнур, Илтөзәр. Илбизәр, Илдан; Гөлгенә. Гөлшат, Гөлсинә. Гөлнур, Гөлүсә. Гөлүсәр, Гөлчәчәк. Гөлзирәк, Гөлназ, Гөлнәзек, Гөлсөяр. Гөлшаян. Гөлйөзем, Гөлнара, Гөлҗәүһәр; Айнур, Айназ, Айзат. Айкаш. Айшат, Айгөл, Айзирәк; Нурбәхет, Нурзирәк, Нурсинә. Алсинә. Алгөл; Таңнур. Таңчулпан. Таңгөл. Таңсылу; Фәнзаман, Фәндүс, Фәндүсә. Фәнзил, Фәнзилә, Фәнзирәк, Фәннур, Фәнсөя һ. б.
Күрүебезчә, хатын-кыз исемнәре кушма тамырдан гыйбарәт ирләр исемнәренә хатын-кыз җенесен белдерә торган -а, -ә, -ия кушымчалары ялгану юлы белән барлыкка килгән. Берничә исемнең әлеге кушымчалар ялгану юлы белән вариантлары, төрдәшләре пәйда булды: Гөлнар-Гөлнара. Нәркиэ-Нәркизә, Дилбәр-Дилбәрә Дилбәрия, Раушан- Раушания, Гүзәл-Гүзәлия, Ләйсән Ләйсәнә-Ләйсәния һ. 6.
Тамыр сүзгә иркәләү-кечерәйтү һәм башка кушымчалар ялгану юлы белән дә яңа исемнәр ясала: Гөлкәй, Гөлдәй, Гөлгенә, Гөлем. Гөлгенәм, Гөлия, Нурлан, Нуркай, Алсу. Татлы, Татлыкай, Назлы, Назлым, Көлемсәр һ. б.
Гамәлдәге исемнәрнең структур төзелешенә һәм әйтелеш-яңгырашына охшату, иярү, чагыштыру юлы белән яңа исемнәр ясау — киң таралган күренеш Татар антропонимия сендә гарәп һәм фарсы телләреннән алынган күп кенә бер үк мәгънәдәге сүзләр ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә исем булып йөри. Аларда гарәп һәм фарсы телләренә хас булган род категориясе чагылыш таба: Сабир-Сабира, Хәлим-Хәлимә, Зәки- Зәкия һ. б. Менә шуңа аналогия ясау, охшату нигезендә күп кенә яңа исемнәр барлыкка килде. Мәсәлән: Алмаз-Алмазия, Дулкын-Дулкыния, Азат-Аэадия, Наз-Наза, Руф-Руфа, Бәйрәм-Бәйрәмия. Эльмер-Эльмера, Эльвир-Эльвира. Эльфир-Эльфира һ. б. Бу мисалларда шулай ук рус теленең йогынтысы шактый нык сиземләнә.
Г. И. Богин «Лингвистик күренешләрнең психологик аспекты» («Вопросы общего и германского языкознания» җыентыгы, Уфа. 1964 ел. 15 бит) дигән мәкаләсендә Октя брьдан соң татарлар һәм башкортлар арасында -ра, -са. -за. -рә. -сә, -зә иҗегенә беткән яңа хатын-кыз исемнәренең киң кулланылышка кереп баруы (мәсәлән, Венера, Луи за һ. б.) һәм моңа әйтелеш-яңгыраш ягыннан иске һәм яңа исем арасында охшашлыкның кеше психологиясенә зур йогынты ясавы турында язган иде. Моңа өстәл, татар гаиләләрендә ир һәм кыз балаларга башлыча әтисе, әнисе яисә иң өлкән абыйсы, апасы исеменә рифмадаш исем бирү гадәте булуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, элек Әхмәтша- Җиһанша-Гаделша-Мөбәрәкша-Дәүләтша,- Маһинур-Шәмсенур-Бибинур-Җиһаннур дип кушкан булсалар, хәзер шул рәвешне саклап: Сибгать-Тәлгать-Рифгать; Самат-Марат- Ренат; Гөлфинур-Гөлнур-Чәчкәнур; Әлфия-Зәлфия-Гөлфия; Рәмэия-Фәнэия-Фәрэия Рауза-Луиза-Лениза һ б. кебек исемнәр бирәләр. Менә шуның тәэсирендә, мәсәлән Рауза, Фәйрүзә. Фирәзә, Фәнүзә кебек -за, -зә иҗегенә рифмадаш яңгырый торган Луиза, Эльза, Лиэа, Лениза. Ленуза һ. б. яңа исемнәр таралыш алды.
Октябрьдан соң татарлар арасында кайбер кеше исемнәренең аерата киң таралу, по-пулярлашуына телдән тыш факторларның сәбәпче булуын да күрсәтеп үтәргә кирәк. Илсөяр һәм Кадрия исемнәренең киң таралуына, популярлашуына Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (1936 ел), Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» (1938 ел) повестьларының героинялары бу әсәрләрне укучының яратуы, әлеге образларга тирән симпатия белән каравы сәбәп булды дисәк, ялгышмабыз шикелле.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай хөрмәтенә борынгыТукай исеменең яшь буын вәкилләренә бирелүе дә күп нәрсә турында сейли. Тугандаш башкорт халкының баһадир улы Салават Юлаев, герой шагыйребез Муса Җәлил. Бөек Ватан сугышында һәлак булган Фатих Кәрим, Гадел Кутуй хөрмәтенә ир балаларга Салават, Җәлил, Фатих. Гадел исемнәрен кушу да күркәм гадәткә әверелде. Галиябану. Зөбәрҗәт. Әнисә. Зәйтүнә, Нурия, Зөләйха, Раушания. Резеда, Рәйхан. Фазыл. Сәрия, Фирдәвес, Әлфия. Рәмзия. Сания, Мәдинә һ. 6. исемнәрнең киң таралуында шул исемдәге татар халык җырларының тәэсире сизелә.
ГОМӘР САТТАРОВ ф ИСЕМНӘРЕБЕЗ БАКЧАСЫНДА
Табигатьтәге, тормыштагы, күркәм күренешләрне яки социаль-политик төшенчәләрне белдерүче атамалар да кеше исемнәре итеп бик күптәннән кулланыла, туктаусыз байый, тулылана. Совет власте елларында Ирек, Азат, Бүләк, Очкын, Ялкын, Ләйсән, Ләззәт, Зәвык. Тырыш. Тамчы, Йөзем, Йолдыз. Алма, Якут, Хөррият, Дулкын, Ташкын, Таң. Нур. Байрак, Туфан һәм башка исемнәр барлыкка килде яисә активлашты.
Октябрь революциясеннән соң татар ономастикасына рус теленнән һәм рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән байтак кына исемнәр алынды. Аларның бертөрлеләре тамыр һәм яки нигез сүздән гыйбарәт: Лена, Марат, Марс. Венера, Идеал, Идея, Лариса. Эльмира, Эльза, Люзия, Октябрина, Роберт, Альберт, Розалия, Розалина. Марсель. Аида, Спартак. Фрунзе, Рафаэль. Альбина, Земфира һ. б. Икенчеләре исә аббревиатур, ягъни кыскартылган кушма исемнәр. Аларның күбесе яңа һәм революцион төшенчәләрне белдерүче сүзләрдән, атаклы кешеләрнең исемнәреннән кыскартылып ясалганнар: Вил-Вилен-Вилена (Владимир Ильич Ленин), Владлен-Владлена (Владимир Ленин), Марлен (Маркс, Ленин), Изил (исполнитель заветов Ильича), Ким (Коммунистический интернациональ молодежи), Ленуза (Ленин-Ульянов заветлары), Лениз-Лениза (Ленинские заветы). Ленар-Ленара (Ленинская Армия), Дамир-Дамира (Да здравствует мир).
Хезмәт халкына азатлык китергән революция сүзен икегә бүлү юлы белән Рева һәм Люция дигән исемнәр барлыкка килде. Аббревиатур исемнәрнең Вил, Ким, Изил. Дамир, Дамира, Люция, Ленар, Ленара, Лениза кебек тирән эчтәлекле һәм матур яңгырашлы берничәсе хәзер дә — татар антропонимиясенең популяр лексемалары.
Антропонимиябездә аббревиатур исемнәрнең, топонимиябездә аббревиатур атамаларның таралуы Бөек Октябрьдан соң сүзлек хәзинәбезнең үсүенә рус теленең зур йогынты ясавын күрсәтә. Совет чорында рус телендә төрле типтагы бик күп кыскартылган кушма сүзләр барлыкка килде. Телнең гомуми системасына хас булган бу күренеш ялгызлык исемнәре тармагына да үтеп керде. Аларның байтагы татар теленә, аның антропонимия һәм топонимиясенә кабул ителде.
Телебезгә рус теленнән һәм рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән исемнәрнең кайберләре хәзерге вакытта, әйткәнебезчә, аерата киң таралышка ия. Күренекле совет ономасты, ЮНЕСКО каршындагы Ономастик фәннәр халыкара комитетының почетлы члены В. А. Никонов «Төрки халыкларда кеше исемнәре» (карагыз: В. А. Никонов. Имя и общество. «Наука» нәшрияты. Мәскәү, 1974 ел. 85—130 битләр) дигән мәкаләсендә. 1967 елда татарлар арасында ир балаларга Альберт, Роберт һәм Марсель кыз балаларга Лилия, Роза, Резеда, Эльмира, Венера, Лена исемнәренең бик күп бирелүен (Татарстанда, мәсәлән, 1967 елда өч йөз малайга Альберт исеме кушылган) хәбәр итә. Бу хәл исемнәребезнең интернациональләшә баруы тенденциясен дәвам итүе хакында сөйли.
Октябрь революциясеннән соң, шактый гына географик атамалар, кеше исемнәре итеп бирелү аркасында, топонимнан антропонимга әверелделәр. Мәсәлән: Идел, Урал, Казбек. Һиндия, Алтай, Байкал. Рейн, Рим, Лена, Марсель, Дунай, Иргиз, Ашказар һ. 6. Кеше исемнәре белән географик атамалар арасында электән дә үзара күчешү булган. Мәсәлән, Килдеураз, Миңлебай, Әлмәт (Әлмөхәммәттән кыскарган), Акъегет, Күккүз, Пәрәү, Балтач, Азнакай һәм башкалар. М. Болгари, Әл-Казани, Г. Кандалый, Г. Курсави, Г. Мокрый. Г. Утыз-Имәни, Ш. Мәрҗани һәм башка нисбә фамилияләр үрнәгендә әдәби псевдонимнарны топонимга нигезләп алу күренеше совет чорында тагын да активлаша төште. Мәсәлән, Г. Иделле, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фатих Сәйфи-Уфалы, М. Сөндекле, С. Урайский, Г. Болгарская, Г. Кайбицкая, Г. Камская һ. б.
Бөек Октябрьдан соң татар исемнәренең үсеш-үзгәрешендәге кайбер тенденцияләрдән чыгып, СССР халыкларының тугандаш семьясында яшәгән татар халкының социаль- экономик, политик һәм культура казанышлары антропонимиябездә дә киң чагылыш таба дип нәтиҗә ясый алабыз.
Соңгы елларда рус, украин, белорус, молдаван, латыш, казакъ, үзбәк, башкорт һәм башка халыкларда кеше исемнәре сүзлекләре аерым китап булып басылып чыкты. Якын киләчәктә бездә дә шундый сүзлекнең басылып чыгуы зарури. Ул ата-аналар, паспорт өстәле һәм ЗАГС хезмәткәрләре өчен бик кирәкле кулланма булачак.