Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮГАЛГАН КЫЗ


әгыйлә авылда туса да, төрле сәбәпләр аркасында, шәһәрдә апасы квартирасында яшәп үсте. Баштарак ул әти-әнисе янына җәйге каникулларда гына кайткалый иде. Менә укулар тәмам. Апасы Фәгыйләне җитәкләп вокзалга алып төшә, билет алып автобуска кертеп утырткач, йө-гереп кенә кибеткә дә барып килә. Үзенең киңәшләрен дә әйтергә өлгерә.
— Фәгыйлә кызым, авылга кайткач юньле генә йөри күр инде!
— Ярый, апа.
— Ата-анаң сүзеннән чыкма!
— Чыкмыйм, апа.
— Берүк минем йөземә кызыллык китермә, балам!
— Юк, апа.
Шул вакыт автобус кузгала башлый. Фәгыйлә тәрәзәгә сарыла.
— Сау бул, апа!
— Хуш, хуш... .
Апа кеше инде түзми, кесәсеннән кулъяулыгын тартып чыгара. Фәгыйләнең күзләренә дә яшь тыгыла бу минутта. Ул, автобусны туктатып, янә апасының кочагына атылырга тели. «Апа, без бүтән беркайчан да аерылышмыйк, син мине яратасың, мин дә сине яра
там, өйдә кире өйгә кайтыйк», — диясе килә. Ләкин тора-бара авылга якынлаша башлау белән бу уйлар үзгәрәләр. Фәгыйләнең күз алдына апасы кебек үк мөлаем, изге күңелле өнисе килеп баса. «Ничек каршы алыр?» — дип уйлый ул.
Әлбәттә, ана кеше зарыгып көткән кызына кочагын җәеп ташлана. Исәнләшеп күрешкәч, гадәттәге сокланулар, хәл-әхвәл сорашулар китә.
— Сине, кызым, танырлык та түгел...
— Ник, әни?
— Үскәнсең, чибәрләнгәнсең...
Ә Фәгыйлә елмая гына. Әнисеннән мондый назлы сүзләр ишетү ана рәхәт. Шуннан соң. Фәгыйлә өчен тоташ бәйрәмгә әверелеп, көн арты көннәр үтә башлый. Иртән пәрәмәч, өйләдә йомырка тәбәсе, ө кич тагын әллә нәрсәләр... Хәтта шактый ук кырыс күренгән Вәли абзый да «кызым, кызым» дип үлеп тора: бер генә көн дә өйгә күчтәнәчсез кайтып кергәне юк. Ата-анасының күрсәткән сый-хөрмәтләре өстенә, авылның гаҗәеп табигате, урманы-болыны, елгасы-күле, саф һавасы — барысы бергә кызны үстереп кенә калмый, аны тазартып та җибәрә. Фәгыйлә һәр җәйне менә шулай үткәреп, үзгәреп китә иде авылдан. Ә киткәндә әнисе аны күзеннән яшьләрен мөлдерәтеп озатып кала иде. Фәгыйлә нигәдер әнисенең елап калуын теләми. Бер тапкыр ул аңа:
— Әнием, син мине озатканда елама! — диде. — Син елагач минем дә елыйсым килә, минем күңелем җәрәхәтләнә, син һаман шулай елап кына яшисеңдер төсле тоела миңа.
— Ярар, балам, еламам, — дигән иде аңа әнисе. Ләкин сүзендә тора алмады шул.
Кыз унны тәмамлаган ел иде ул. Җәйнең матур гына булып, яңгыры явасы килгәндә явып, кояшы кыздырасы килгәндә аяусыз кыздырып, тыныч кына, шау-шусыз гына үтеп барган чагы иде. Бер дә бер көнне Фәгыйлә атлыгып диярлек өйгә кайтып керде дә яшь кызларда гына була торган эчкерсез бер сөенү белән яңа хәбәр әйтеп ташлады:
— Апаем, матур апаем, мин Себергә эшкә китәм.
— Нәрсә? — диде апасы үз колагына үзе ышанмыйча. Аңлап алгач, артсыз урындыкка хәлсез кешедәй чүгеп, көрсенгәндәй итенде. — Булмаганны син дә...
— Ник, эшлиләр ич, мин дә эшләрмен...
— Сөйләмә юкны, атаңның холкы болай да начар, ишетсә — давыл куптарыр.
Фәгыйлә, апасына үпкәләп, иреннәрен турсайтты:
— һаман бер балык башын чәйнисең син дә, апа. Унике яшемдә дә авылга озатканда шул сүзне әйткән идең, инде хәзер унсигез тулганда да шул.
— Юк. ата белән киңәшләшми булмый, кызым...
— Әллә тагын кырыкка якынлашканда да ата сүзеннән чыкмас идемме?
— Анысын белмим, кызым, хәзер киңәшләшергә кирәк, ул ни әйтер бит. Әгәр дөреслек синең якта икән, соңыннан күз күрер әле.
— Ярый. — дип, апасы белән килешкәнен белгертте Фәгыйлә.' Ә кичен инде ул авылда табын янында утыра һәм астыртын гына ңуркынып атасына карап-карап куя иде. Бу куркыну юкка гына түгел: берәр артык сүз ычкындырсаң, Вәли абый коры дары кебек хәзер кабынырга гына тора. Күптән түгел әле Фәгыйләсе институтка имтихан тапшырып та, конкурстан уза алмагач, снаряд булып шартлый язган иде. «Әгәр шушында, кызының Себергә эшкә китәргә йөргәнен белсә, «атом бомбасы булып шартлавы бар», — дип уйлады
Фәгыйлә. Ләкин Вәли абзый атом бомбасын исенә дә алмый тыныч кына әйтеп салмасынмы шул чак:
— Сине Себергә китәргә йөри диләр, дөресме бу?
Фәгыйләнең койрыгына бастылармыни:
— Менә сиңа мә! Үзем кайтып әйткәнче ишеттергәннәр дә икән.
— Я әйт. Дөресме?
— Дөрес.
— Әй, җитешмәгән! Әй, уңмаган! — дип тузына-тузына өстәл буеннан торып ук китте әтисе. Соңыннан, ачуы бераз сүрелә төшкәч кенә, кызы каршына килеп:
— Әйт, Фәгыйлә, мин сине ни өчен үстердем? Туган җиреннән аерылган кош кебек, читтә каңгырып йөрер өченме? — диде.
Бу сүз Фәгыйләнең күңелен, өермәдәй бөтерә-бөтерә, давыл котырган диңгез өстенә алып барып ташлагандай итте. Ул гүя шул диңгездәге җәһәннәм эченә кермәс өчен теше-тырнагы белән каршы тора, шунда бирешмәскә теләп сугыша иде. Фәгыйлә еламаска тырышып берникадәр вакыт өнсез торгач кына, башын читкә борып, күзләрен агач рам эчендәге зур карточкага юнәлтте һәм, үткән вакыйгаларның кайнар эзләре буйлап бара-бара, татлы хискә чумды. Ах, бәхетле чаклары бар иде шул аның.
Әнә теге карточкадагы иптәш кызы Зөһрә белән ничек ашкынып тәмамлаганнар иде алар унынчы классны. Инженер булабыз дип, эчтән янып та, тыштан ваемсыз, шат булырга тырышып, җиләкләргә дә бергә йөргәннәр иде. Барып чыкмады бит. Бер бәхетсез билет аркасында, барча планнар чәркә-мәркә килде дә бетте. Ах, Зөһрә чибәр, Зөһрә чибәр, сиңа гына институтның баскычларын санарга язган икән шул. Фәгыйлә хисләреннән арынып карточкадан күзләрен алганда, Вәли абзый инде тынычланып мич каршында папирос көйрәтеп утыра иде. Нәфисә апа самавардан чокырга чәй агызып куйды да, зәңгәр күзләрен Фәгыйләгә төбәп, әйтеп салды:
— Хәсрәтләнмә, кызым! Атаң әйтә инде ул, холкы шундый, ә мин әйтәм — заводка кереп эшләсәң әйбәтрәк булыр.
— Заводка? — диде Фәгыйлә гаҗәпләнеп.— Ә кайсы заводка?
— Курчаклар ясый торганына. Хәтереңдәме? Син бәләкәй чакта курчакларны бик ярата идең.
— Ярата идем,— диде Фәгыйлә күңеле тулып.— Ләкин минем курчак фабрикасына урнашасым килми.
— Ә кая урнашырга телисең соң, кызым?
— Белмим әле, бу турыда уйлап карармын, әни.
— Уйлап карармын дисеңме? Хэ-хэ-хэ... Күп уйладың инде син, Себердә дә эшләп кайттың...
Бу баядан бирле сүзгә кысылмыйча утырган Вәли абзый тавышы иде. Фәгыйлә яңа бәла киләсен сизеп, тиз-тиз генә клубка чыгып китте.
Бу кич аны Әнәс исемле егет озата килде. Бакча янәшәсендәге бүрәнәләр өстенә утырып, байтак кына сөйләштеләр. Әнәс, авыл мәктәбен тәмамлаганлыктан, гел авыл турында, ә кыз исә гел шәһәр тормышы турында гына сөйләде. Сүз арасында егет: «Мин дә шәһәргә китәм,»— дип куйды.
— Кил шул,— диде кыз.— Кала, ни әйтсәң дә, кала инде.
Ул моны шундый кызык итеп әйтте, төнге һава салкыныннан аның тешләре тешкә тими иде кебек. Егет костюмын салып кызның иңенә япты.
— Юк. Фәгыйлә, шәһәргә бөтенләй үк күчмим әле мин, укып чыккач та авылга кайтырга исәп.
— Дөрес, Әнәс, бар кеше дә шәһәргә күчсә, авылда кем калыр!
МАНСУР Ш Аһ ИМӘРДӘНОВ ф ЮГАЛГАН КЫЗ ф
— Шәһәргә ашкынучылар күчә бирсен.
Әнәснең авыл табигатенә күңеле береккәнлеге кызга нык кына ошап куйды.
— Мин дә авыл хуҗалыгы институтына керәчәкмен әле,— диде ул.
— Бик әйбәт. Ә кайсы факультетка?
— Белмим әле...
— Минемчә, сиңа агрономия факультеты шәбрәк булыр.
— Ә син кайсына кердең? — дип пышылдады кыз. Егет әйтеп бирде. Икесе дә тынып тордылар. Әнәс күзләрен көнчыгыш яктан күк йөзенә җәелә барган шәфәкъ кызыллыгына төбәп уйга калды. Ул — үзенең менә җиде җәй колхоз малларын көтүен, эшен яратуын, малкайларның берәрсе яраланса-нитсә авыруга сабыша язуын,— барысын, барысын да кызга сөйләп бирмәкче булды. Ләкин бу турыда әйтергә авыз ачканда гына кәҗә Гайфиенең шпоры коелган карт әтәче бик ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде.
— Ой! — диде кыз сискәнеп һәм, тиз генә бүрәнә өстеннән төшеп, капкага ташланды.
— Фәгыйлә, бер генә минутка тукта инде,— диде егет, кызның шәһәрдәге адресын сорамый калуына эче пошып.
Фәгыйлә җавап бирмәде.
Иртәнге чәй янында Вәли абзый кызыннан ачулы гына сорап куйды:
— Көтүче Фәхри малае белән күптән йөрисеңме?
Фәгыйлә эчә башлаган чынаягын чак кына төшереп җибәрмәде, елардай булып, каш астыннан гына җавап бирде:
— Нинди Фәхри? Нинди көтүче? һич аңламыйм, әти.
— Аңламыйсыңмы? Бәлки син таң атканчы егет белән бүрәнә өстендә утырмадым дип тә әйтерсең, ә? — Фәгыйлә, атасының бу соравыннан хурланып, кызарынган йөзен аска иде. — Менә бит, — дип дәвам итте Вәли абзый сүзен. — Институтка керүне булдыра алмады, ә егет белән йөрүне белә, башсыз.
Фәгыйлә инде керфек очларында мөлдерәгән яшьләрен тыеп тора алмады, сулкылдап-сулкылдап үксергә үк кереште:
— Си-и-ин, сн-и-н... әти, мин кайткан саен тавыш күтәрәсең... Шул кадәрле күрә алмагач, нигә үстердең соң?..
— Эх, — дип авыр гына сулап куйды Вәли абзый. — Бердәнбер өметне дә аклый алмагач, нигә үстергәнмен, белмим. Үз башыма хәсрәт булсын диптер, мөгаен.
Фәгыйлә инде атасын тыңларлык хәлдә түгел иде. Ул күзләрен йомган килеш, битеннән бертуктамый аккан яшьләрен дә сөртергә онытып, өстәлгә капланды да: «Башка ка-айт-мыйм, ка-а-йт-мыйм»,— дип үкседе.
Баядан бирле тын гына табын янында утырган Нәфисә апа да күңеле борчылып:
— Җитәр, атасы, бердәнбер кызыбызны туган өеннән биздерәсең ич инде,— диде.
Вәли абзый аңа күтәрелеп тә карамады, борын эченнән генә мы гырданып:
— Юньле бала — озын гомер, юньсез бала — кара күмер,— дип куйды. Нәфисә апа кызының аркасыннан кагып юата юата ак өйгә җитәкләп кертә киткәч кенә, Вәли абзый ишегалдына чыгып папирос кабызды, ике-өч минут йөрәгенә урын таба алмый әрле-бирле атлап йөренде. Аннан бер утын бүкәне өстенә килеп утырды да, арттырыбрак җибәрдем, ахры, кыз кешегә алай ук әйтү кирәк түгел иде дә, ярый инде, шәһәргә озатканда юлына утыз сум акча бирермен, дип күңелен тынычландырып куйды. Шул тынычлыгын саклаган көе.
төпчеген сулы чиләккә ыргытып, эшкә китте. Ә кичен эштән кайтканда инде өйдә Фәгыйлә күренми иде. Өстәлдә бары тик: «Сагынсагыз, рәсемемне алып карарсыз», дигән язуы гына калган иде.
Кызларын ата белән ана бик озак көттеләр. Берөзлексез вак яңгырлар сибәләп торган көзләрдә дә, күз ачкысыз әче буранлы кышларда да, беренче сыерчыклары белән йөрәкләрне яшәртеп җибәргән ♦ язларда да, хуш исле үләннәре, чәчәкләре белән дөньяны матурлык ка төргән назлы җәйләрдә дә көттеләр. Кыз кайтмагач, хат ташучы газета белән бергә, һич югы, хат калдырыр, дип тә өмет иттеләр. Ләкин барысы да бушка булды. Теге чакны, авылдан күз яшьләрен агызып киткәч, Фәгыйләне шәһәрдәге җизнәсе дд өнәми генә каршы алган иде. «Салып» кайткан вакытларында, Вәли абзый кебек, ник укымыйсың дип, теңкәсенә тиеп бетте. Кыз бик хурланчык булганлыктан, бу мәсхәрәләүләрне күтәрә алмый, көннәрдән бер ңөнне каядыр китеп юГалды. Кая киткән, моны белмәделәр. Милициягә дә хәбәр итеп карадылар. Ләкин кыз суга төшкәндәй юкка чыккан иде. Вәли абзый әле һаман кызының табылуына өметен өзмәсә дә, Нәфисә апа инде кысыр сөенечләргә кулын селтәгән, Фәгыйләнең берәр нишләп һәлак булуына ышанган иде.
Шушы вакыйгалардан соң, җиде еллап вакыт үткәч, бер матур июль иртәсендә, Вәли абзый саусызланган йөрәген дәвалатыр өчен, санаторийга китәргә җыенды. Алмашка киясе күлмәк-штаннарны инде Нәфисә апа кичтән үк пөхтәләп чемоданга тутырып куйган иде.
Нәфисә апа ирен пристаньнан озатып калырга тиеш иде. Автобус белән райүзәккә килеп төшкәч үк, туры шунда юнәлделәр. Дебаркадер баскычын менгәндә, Вәли абзый сул яктагы коңгырт утыргычка ишарәләде
— Ял итә тор, Нәфисә! Мин хәзер, билет кына алам да...
— Бар, бар, Вәли!
Нәфисә апа ипләтг кенә урнашкач, күзләрен як-якка йөртеп каранырга кереште.
Борынгы Каманың мәһабәт ярлары, ташлы кыялары, яшеллеккә күмелгән вак вак утраулары тагын да матуррак, тагын да нәфисрәк булып күренде аңа бу иртәдә. Әнә еракта кояш нурлары белән җемелдәшкән дулкыннар арасыннан юл ярып, бирегә таба бер ак нәрсә йөзеп килә. Пароход бу. Озакламас, ул килеп җитәр дә, сөекле Вәлиен ерак җирләргә алып китәр. Ах! Нәфисә тагын ялгызы калыр...
Шул мизгелдә су өстенә акчарлаклар күтәрелде. Алар үзләренчә нидер кычкыра-кычкЫра якыннан гына очып үтеп, каядыр юкка чыктылар. Тик төркемнән аерылып калган бер акчарлак кына, Фәгыйләнең теге чактагы елавын хәтерләткән яшь һәм нечкә тавыш белән үзәкләрне өзеп, дулкыннарга ташлана-ташлана оча калды.
— И, балакаем, — дип уйлады ул. — Син дә шушы кош сыман рәхимсез дулкыннарга ташланып очасың микән! Әллә инде канатларың талып егылдыңмы? Шуңа эндәшмисеңме?...
Вәли абзый әйләнеп килгәндә, Нәфисәнең кап кайнар яшьләре юл- юл булып ага иде.
— Нәфисә, әйдә! Пароход килә, —дип Вәли абзый тиз генә чемоданына үрелгәндә, хатынының елаудан шешенгән йөзен күреп туктап калды.
— Чү! Ни булды сиңа! Әллә... — Абзый сүзен әйтеп бетерә алмады, кинәт кенә тирә-юньне тутырган көчле су шавы һәм нәрсәнеңдер дөп-дөп килеп гүелдәп эшли башлавы аны шул якка борылып карарга мәҗбүр итте. Дебаркадерга гәләмәт зур бер теплоход якынлашып килә икән. Менә инде ул яны белән дебаркадер бортына килеп орынды да. Дебаркадер палубасы, мондый зур көчкә каршы тора алмый
МАНСУР Ш Аһ ИМӘРДӘНОВ ф ЮГАЛГАН КЫЗ
ча, чайкалып куйды. Кешеләр дә йокыдан кисәк кенә уянгандай сискәнеп киттеләр һәм ашыга-кабалана дебаркадер капкасы янына килеп тезелделәр.
Өстенә елга хезмәткәре формасы кигән олы яшьтәге бер абзый капканы ачып җибәрүгә, теплоход палубасында торган кешеләр дә чыга башлады. Ике арада сөенечле кавышу, бәхетле очрашу авазлары китте. Вәли абзый боларга артык карап тормады, күңеле тулып бер почмакка барып басты да, кесәсеннән папирос алып кабыза-кабы- за көрсенеп куйды..
— Эх! Язмыш-язмыш... Уналты яшемнән читкә китеп азмы нужа күрдем. Унсигез яш&мне Ленинград фронтында ут эчендә каршыладым. Илле биш яшемне дә менә читтә, санаторийда каршыларга туры килә. Борынгылар: «Саулык — байлык», дигән. Дөрес икән шул...
Вәли абзый түбән иелгән башын күтәреп алга караса, бер мәлне үзенә якынлашып килгән ике хатын-кызның берсе Нәфисә, икенчесе Фәгыйләгә охшаш булуын күреп, урыныннан торып басты, һәм шул мизгелдә кыз тирә-юньне яңгыратып кычкырып җибәрмәсенме:
— Әти! Исәнме, әти!
Бу сүз Вәли абзыйның баш түбәсенә күсәк белән орган кебек итте. Ул шаккаткан җиреннән йөрәген учлап хәрәкәтсез калды да, сүнеп барган күз карашын әле зәңгәр чиксезлеккә, әле кояш нурлары белән каймаланган матур үзәнлекләргә төбәгән көе акрынлап-акрын- лап кына палуба идәненә чигә барды. Фәгыйлә:
— Әти, әти, нишләдең? — дип атасына барып ябышты. Ләкин Вәли абзый жавап бирмәде. Аның иреннәре кара көйгән, күзләре йомык, йөзендә нур әсәре дә калмаган, пульсы да бик зәгыйфь иде. Кызның башыннан яшен тизлегендә «приступ» дигән уй йөгереп узды. Мондый вакытта кеше гомерен секундлар хәл итә. Тизрәк, тизрәк!
Фәгыйлә, чемоданыннан тиз генә шприц алып, атасының беләгенә укол кадады. Укол үз эшен эшләдеме, әллә башка бер сәбәптәнме, Вәли абзыйның керфекләре кыймылдашып куйды һәм ул, күзләрен ачып бер мәл җыелган халыкка текәлеп торгач, кызының ярдәме белән урыныннан күтәрелде. •
— Беткән идең ич инде, Фәгыйлә булмаса,—диде хатыны яшь аралаш.
Вәли абзый шунда гына кызын күреп күкрәгенә кысты һәм чыланган яңагын аның чәченә орындырып:
— Бөтенләйгә кайтуыңмы, кызым? — диде.
— Бөтенләйгә, әти.
— Ә без сине югалткан идек инде. .
Фәгыйлә оялып күзләрен аска төбәде:
— Гаебемне таныйм мин, әти, гафу итегез.
— Ярый-ярый, ничава. Укыгансың, кеше булгансың, менә шунысы яхшы.
— Без дә укымагач, кем өчен сугыштыгыз соң сез, әти.
— Әлбәттә, сезнең өчен, кызым.
Әлегә хәтле сүзгә кысылмыйча түзеп торган Нәфисә апа, теплоход китәргә гудок биргәч, кузгалу турында иренең исенә төшерде.
— Ә, юк. — диде Вәли абзый. — Мин хәзер санаторийга китмәм инде. Врач үзебез белән. Әйдәгез, өйгә кайтыйк!
Бу сүзгә Фагыйләдән дә ныграк сөенүче булмагандыр. Менә, юл күрсәтүче маяк кебек, ул ярга алдан атлады. Бераз гына туктап, әтисе белән әнисен көтеп торды. Аннаи өчәүләшеп, сөенешә-сөенешә үргә менеп киттеләр. Озак та үтмәде, аларның күзләренә үзләре яши торган Юлга авылының яшелле-кызыллы өй түбәләре дә күренде.