Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗ ДӘФТӘРЕННӘН


Мәхәббәт
Аның серен хәтта фән дә белми...
Аяз көндер, якты таңдыр ул.
Көтмәгәндә килеп ява торган Ап-ак кар ул, ләйсән яңгыр ул.
Мәхәббәт ул — яшен ялтыравы, Аңа җыр тиң, аңа тиң буран...
Мәхәббәт ул — зур юл1 — Безне таңга Алып бара торган киң урам.
1976
Ераклардан кайткан җыр-
Ничек матур сибелә әнә Еракта кыш үткәргән җыр. Шул зур йөкне канатларың, Кошкай, ничек күтәргәндер?!
Яз сулышы. Тамчы чыңы.
Җиләс җил һәм бере исе...
Шундый җыр ул —туган якны Яратуның тере хисе.
Чү, куакка кунып нинди
Кара шәүлә ялтырады?
Чү, анда нинди гөсләнең
Нечкә кылы калтырады?
Тукта, бу бит... бу — сыерчык!
Килгән икән, кайткан икән. Биеп-биеп сайрый әнә — Үз оясын тапкан икән!
Кырларга карап
Яз кояшы алып килгән Кызу көннәр башлана. Самолетлар кырга оча, Кырга ява ашлама.
Бүленә озын төннәрнең Кышкы әкият сөйләве. Тынгысыз җырларны көйли Инде мотор гүләве.
«Өлгерәм инде, кибәм!» дип Җир гүя антлар итә — Җылы куенына тук бөртек Аласы чаклар җитә.
Җитә, яшь бөре, елмаеп Ачылыр вакытларың. Куанып котлый йөрәкләр Мул уңыш походларын.
1977
Бөрене котлау
Куанып котларга
тиешсең син, күңел, Нәп-нәни, йом-йомшак бу бөре эчендә
Яфраклар шавын да,
чәчәкләр ямен дә, Көзнең мул сыен да,
күкрәүләр көчен дә.
ул — бәбкә мамыклы.
Ул —елтыр соры күз.
Карашын юнәлтә гел кояш ягына.
Ул — тере:
тылсымлы көйләрен тын көйли, Җир көчле булсын дип күкләргә табына.
Әйт, күңел, бөрегә:
— Кодрәтең кадерен бел, һәр вакыт бул кыю,
һәркайчан — мул, эре!..
Җырыңа исә әйт:
— Бул син дә бөредәй — Көч тудыр, нур балкыт,
ил буйлап юл йөре!
. 1978
Күрендең шомырт булып
Яраттым шомырт чәчәген —
Әмерне йөрәк бирде.
Балкып аткан шул ак чәчәк
Кап-кара җиләк бирде.
Күрендең син ап-ак шәлле
Шул шомырт булып миңа.
Бетмә син, чәчәк, бетмә син
Шиңеп тә сулып кына.
Ак чәчәкне койган җилләр
Өзделәр үзәгемне.
Ә көзләр җиткәч куандым
Хәтерләп күзләреңне.
Әйтерсең алар теп-тере,
Кап-кара җиләк иде.
Күрәсең, миңа шомырттан
Шул гына кирәк иде.
1977.
Гашыйклар дуэты
— Ал яулыкка аксыл җеп белән Исемемне минем ник чиктең?
— Йөрәгемә сүнмәс ут ягып Тәрәзәмне минем ник чирттең?
— Йолдыз булып күңел күгемдә Син ул, син ул балкып кабындың.
— Таң җилләре булып истең дә Минем җанга син ул кагылдың.
— Булыр иде юлым маяксыз Күзләреңне синең күрмәсәм.
— Куандырмас иде мине таң Төшләремә төнлә кермәсәң...
— Бергә би 1 җирне чәчәкләр.
— Ә йолдызлар күктә ярәшә.
— И мәхәббәт! Якты юлыңда Ике йөрәк типсен янәшә!
1978
Тәрәзәңдә синең ак пәрдә
Тәрәзәңдә синең ак пәрдә.
Мин торган йорт яшел түбәле.
Язын гына әле очраштык,
Без җырлыйсы җырлар күп әле.
Минем шәүләм — синең күзеңдә, Минем кулда — синең кайнар кул. Өстә әнә тургай талпына, Безнең өчен бары сайрар ул.
Минем яктан җилләр иссен дә, Пәрдәләрең куйсын тирбәлеп. Ай балкымый күктә Чулпансыз — Шундый булсын безнең бергәлек
Серле юл ул, җырлы юл икән Йөрәк белән йөрәк арасы. Без узасы юллар ераклар, — Барасы да бергә, барасы.
1978
Үзбәк кызлары
Биек баскычларга менеп
Алар виноград бәйлиләр.
— Әле апрель. Ләкин бу эш — Безнең көз, безнең җәй! — диләр.
Куе яфрак, татлы җимеш Булачак бу куакларда... Шулай куела безнең сый Сезгә, дуслар— кунакларга.
1975
Атла, түз син, җиңелмә!
Тау башына алып менгән юлның Бер нәрсәсе авыр, катлаулы Биеккәрәк үрмәләгән саен Кыенайта синең атлауны...
Кем дә булса шулай дисә, әйтәм:
— Тик шул юлны сана җиңелгә!
Ул җиңүгә сине күтәрә бит, Ә син атла! Туз син! Җиңелмә!
1976
Кичә, бүген, иртәгә
Диалог
— Нигә миңа алга ашыгырга?
Каршыма бит килә бүтәннәр!
Мин ышанам, киләчәккә юлны Сала бары безнең үткәннәр.
— Йолдызлары көн дә атыла торып Кимемәсен дисәң күгеңнең, Күңел күзен син еракка төбә. Адымын син тизләт бүгеннең!
1978
Ышан, иркәм
Кизләүләрдә тонык су бар, Җир астында йомык су бар, Тау-таш ишкән шаулы су бар, Диңгездә чал яллы су бар, Уй-давылдан көчле су бар, Хәтта алтын төпле су бар, Шифалы-сихәтле су бар... Кыскасы, нихәтле су бар — Барсы бергә җыелса да, Өстебезгә коелса да, Аера алмас безне сулар! — Ышан, иркәм, мәңге шуңар!
1978
Игезәкләр җыры
Күз дә кара, каш та кара, Буй да тигез, чәч тә бер — Без икәү — игез туганбыз, Язмыш та бер, яшь тә бер.
Барча дусларыбыз уртак: Мин танышка — ул таныш. Тик көн саен чыга тора Кызык хәл, я буталыш.
Бала чакта безне бергә Дәваларга алдылар, һәм шунда аның уколын Көн дә миңа салдылар.
Бәхетне көт тә, көтмә дә, Теләмә дә, телә дә: Мин бер начарлык эшләсәм, Каеш аңа эләгә.
Мин дәресләр хәзерләдем Тырышып та, шәпләп тә. Ә миңа дигән бишлене Гел ул алды мәктәптә.
Мин дә шактый шук Вәлимен, Ул да шактый шук Кәли. Ул көткән сәламне кызлар Миңа биреп киткәли.
Мин атна саен хат язам — Чамага чама килә.
Ә кызның җавабы исә Еш кына аңа килә.
Бер кичне хәтта шундый бер Зур бәхеткә тарган ул: Мине көткән кыз янына Очрашуга барган ул.
Бер җырны икәү җырлыйбыз: «Юлны кыю сызып бар!» ...Сагынып сөйләргә калды Инде безнең кызыклар.
Бер төрле путевка белән Килсәк тә бергә эшкә, Ул көнчыгыш БАМга китте, Мин калдым—көнбатышта.
1977