Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫСКА ШИГЫРЬЛӘР


Хат
Җирне, илне сөеп янган йөрәгемә Өметсезлек булып берүк килеп кермә. Тамчы булып тамма син хет елга бер дә, Өметем бул — чәчәк атам декабрьдә.
Сугыш
Канлы көннәр артта калган... Кырыс ирләр Байрак тотып дошманнарны җиңеп кайта. Ә бер ана белми әле, учак яккан... һәлак булган баласына аш кайната.
Шатлык
Чияләргә төшкән шатлык төсе...
Яртысы ал, ә соң яртысы?
Бөтенләйгә алсу булыр өчен Җәй үткәнен көтә, ахрысы.
Кем үпкәли?..
Кем үпкәли һаман яшел үләнгә — Күңеленең тәрәзәсен күмгәнгә. Исәннәргә күпме әйтте үлгәннәр: «Үсә инде, күмә инде үләннәр».
Сабырлар
Сабырсызның казанында яшь кайный, Ә башкалар сабыр итә—саргаймый. Сабырлар сагына белеп сагына — һәм баралар кавышыр көн ягына.
Шакыма әле...
Мин бүген ярым янында, Борчыма әле, дөнья!
Борчыма! Я бер дэ ачмам, Ишекне ябармын да...
Күзәтсәң
Күзәтсәң, күрерсең — офыкта Ни генә кабынмый ут булып. Ни генә гаҗәпкә калдырмый, Бер минут эчендә юк булып.
Тавыш
Уяныгыз, уяныгыз, Яшәмибез — янабыз!
Йоклар өчен тудырмаган Җиргә безне анабыз!
Этюд
Канат чыкты... Оясыннан очты, Күтәрелде бөркет баласы.
Җилләр очрашты — давыл купты, һәм кушылды аңа... яңасы.
Тугры булды
Сөю миңа тугры булды — Беркайчан да алдамады.
Булды өмет өзелгән чак — Ялгамады.
Гөл үстердем
Таш өстендә гөл үстердем илдә, Күз яшьләрем тамды шул гөлгә.
Кайда да мин шушы гөлләремне Тилмерермен кебек күрергә.
Бүленмим
Күп тә бит шатлыклар йөрәктә — Кайгылы дөньяның яртысы. Бүленмим — кайгыны таратсын Гомернең бар булган яктысы.
Әзер бул син...
Һәрнәрсәгә әзер бул син, күңел, Синең дә бар очар кошларың... Кем әйтәлә, кошлар булмаган дип, Диңгезнең бу чуерташларын?!
Диңгез ярында
Кеше балык түгел ласа, ■
Ә батармын димәгән...
Кешедән түгелдер, диңгез
Үч алгандыр көймәдән —
Ярга бәргән...
Кем?
Кем чорнарга тели мине Үзенең карасына?
Ышанып килсен яныма...
Утларда янасына.
Гүзәл чор
Иртә кабынмасаң да син, Илеңдә кабын икән. Яшьлегеңнең гүзәл чоры Әнә шул чагың икән.
Тамчы
Соңгы тамчы су саркыды Җир астына— тамырга, һәм шул җитте язга кадәр Яшәргә... сау калырга.
Сагыну
Һәрбер сүзем бер матурлык сорый, Мин фәкыйрьмен— алыйм кайлардан?.. Ярый килдең син: кояштан тамдың, Шигыремә төштең айлардан.
Оча
Иртән үләр күбәләктә — Мәңгелек биргән канат.
Кайгырмый, оча... иртәгә Туам, ди, гүя кабат.
Гомерлерәк икән...
Очрыйлар да, шамаилләр укыйм. Анда Тукай язган шигырьләр.
■ Аллалардан гомерлерәк икән. Кадерлерәк икән шагыйрьләр.
Вакыт
Уятыйм әле талларым сезне, Вакыт, бик вакыт яфрак ярырга. Сандугач килеп кунар чак җитте Җир астындагы һәрбер тамырга.
Шуңа күрә
Куркаклыкның хурлыкларын куркак күрде, Батыр булып яшәү җирдә, я, җиңелме?! Шуңа күрә мәхәббәттән туган көндә Нәфрәт белән буып куйдым мин билемне.
Узып бара
Узып бара егерменче гасыр. Эзләгәнем — тарих эзләре. Байрак тотып барыйк гасырларга, Эзләп йөрер, юкса, үзләре.
Сандугачлар
Сандугачлар диңгезләрдән түгел, Чишмәләргә килеп су эчә. Тагын сайрап үзәк өзәр өчен, Моң эчәләр алар, минемчә.
Яу кузгалса...
Яудан алда кузгалалар байраклар.
Күтәр аны... Кылычыңны кайрап ал.
Каберең булу мөмкин дошман җирендә. Тик дошманнар йөрмәсеннәр илеңдә.
Безнең батыр
Соңгы сүзе — фашист аткан чакта: «Күзләремне минем бәйләмәгез!» Шул карашны эзләп, без Җир белән Көн дә бер кат галәм әйләнәбез. .
в. «к. У.» J* 5