Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Йокысыз төн
Тышта буран акылыннан язган, Атна була бугай кимендә...
Авылымнан китә алмый ятам...
Роберт Миңнуллкн.
Буран йөрде Сөн буенда —
авылда;
Тәрәзәмә кар куллары кагыла...
Бер юл язалмаган моңсыз
чагымда
Кешнәү тавышы ишеттем мин
урамда.
...Әллә Пегас калган бүген
буранда?
Әллә аранын ватып ул чыкканмы?
Күктә Ай күренми — шуннан
куркамы?
Кешнәү тынды, ни өркетте
Пегасны?
...Кем сызгыра? Ул аны урлап
суймасмы?
Атның ал канымы тышта? —
...Таң атты
Әнкәй торып бик иртәдән мич якты.
Өшәнгәндер, алып керик Пегасны!
Урта кеше фәлсәфәсе
Юаш булсаң басарлар. Усал булсаң асарлар Урта гына кеше булсаң. Ил агасы ясарлар.
Халык к^ыры.
Әллү, дөнья, бәллү, дөнья.
Тирбәт мине, яшәт...
Әлегә мин риза синнән:
Биргәнеңә —
Рәхмәт!
Әйтә алмыйм кан койдым дип, Тир түктем дип рәтләп.
Даным да, медалем дә юк, (Салкында туңганым да юк!) Ә бик рәхәт... Рәхмәт!
Кем көрәште — көне узды
Ыгы-зыгы белән яшәп:
Тапты шан, я нәфрәт...
Акыл белән гомер кичтем — Алдым бары рәхмәт.
Янды берәү, батты берәү...
Мөхәммәт я Әхмәт.
Минем хәл шәп: тапкан анам, Рәхмәт сиңа, рәхмәт!
...Әллү, дөнья, бәллү, дөнья, Тирбәт, озак яшәт.
Бар да матур, бар да әйбәт: Җылы, бәхет, рәхәт.
Рәхмәт! Рәхмәт!
Йокла
Йоклыйсыңмы, ә, илһамым? Син, шигырем?
Йокла!
Тирә-юнең тып-тын ласа, Шау-шу, тавыш юк ла. —
Йокла!
Йокы — иске, изге бер эш, Бабайлардан йола.
Шагыйребез кабатлаган: «Йокы, йокы...»
— Йокла!
Дөньясыңда ни бар, анда Кемнәр ялкын-утта, Сизмә берни, белмә, каләм, Кыймылдама, йокла! Бул бөек бер битараф син, Борчу, гамең юк ла. Төшең матур: кызлар иле, Гөлләр туе...
Йокла!
Йокла, илһам!
...Әй, карәле, Мәрткә үк син китмәдеңме? Исәнме син, тукта!
...Тәнкыйтьтән соң ял итәмсең?!
Алай гына булса Ярый, туган, йокла!
Йокла!