Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җир тормышының һәр сулышы миңа шигырь булып тоела.
Шигырьдә тормыш матурлыгы, көрәш матурлыгы җырлана. Поэзия шундый кодрәте белән сокландыра мине. Гомумән, поэзия тылсымлы — кеше күңелен мәңгегә үзенә тарта. Шигырьсез яшәү мөмкин түгел кебек.
Идел өсте күк томан, яннарыңда күп тормам.
Идел өсте күк томан.
Әллә китмәскә кунган?
Булса булыр, ул Иделгә иш туган.
Яннарыңда бар да, юк та, мин бит рәшә сыман.
Идел өсте күк томан...
Әни үлеменә
Үкенүләрнең, диләр, файдасы юк.
Шулайдыр, дөрестер бу.
Үкенүләрнең, диләр, чикләре юк.
Шулайдыр, дөрестер бу.
Үкенүләрнең, диләр, чамасы юк.
Шулайдыр, дөрестер бу.
Үкенүләрнең, диләр, чарасы юк.
Бусы да дөрестер шул.
Шаяру
Исле гөлләр сибәр идем алма бакчаларына.
Нинди бүләк бирим икән йөрәк сакчыларыңа?
Бүләгемне алсыннар, карап шаклар катсыннар, уяулыкларын җуеп, йөрәк бигең ачсыннар.
Йозаклары ачылды, ачкычлары кулымда. Бер киртә юк юлымда. Ә мин бераз шаярыйм, ачкычны алып качыйм — хәлеңне читтән карыйм.
Каберенә ал гөл салып, мин мәхәббәтне күмдем.
Тоташ аккан яшьне сибеп, мин мәхәббәтне күмдем.
Зифа буйны сыгылдырып, мин мәхәббәтне күмдем.
Каберенә тезләндем дә, мин мәхәббәтне күмдем.
Ташына башымны орып, мин мәхәббәтне күмдем.
Йөрәгемне ташка куеп, мин мәхәббәтне күмдем.
Мин мәхәббәтне күмдем...
Башкаларныкы яшәсен!