Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Апрель бирде безгә Ленинны
Мең сигез йөз җитмешенче елның күкләрендә зәңгәр кош юлы.
Ал таңнарны бизәп йолдыз янды, ә җир иде һаман борчулы.
Себер киткәннәрне этап белән әйдәделәр ерак җирләргә.
Сәерерәк караш ташлады яз богау кидерелгән ирләргә:
Кошлар кайта туган якларына, оя корыр өчен яңадан; аерылып туган җирләреннән, болар кая китеп баралар?..
Чылдыр-чылдыр килә богау чыңы, шундый авыр куллар, аяклар.
Юл буенда каторжаннар җыры, атлы сакчы килә як-яктан.
Россиянең кырларында ул чак агач сука, агач тырмалар.
Елның-елы
еллар ябык килгән, елның-елы иген уңмаган.
Кая барсаң нужа, ач эт кебек, чинал-чинап арттан ияргән.
Бер сискәнеп куйгандыр бу дөнья, яңа аваз салган көйләрдән.
Якты күкрәү булып килде Ленин, апрель белән акты кар суы.
Онтылмас җыр булып керде җанга елгаларның тулып ташуы.
...Килә җырлар кошлар канатында, кояш нурларына төренеп, була язлар, була шундый язлар, төшләреңә синең керерлек.
Күге аяз, ә кояшы биек булгандыр бу язгы иртәнең.
Белде микән апрель бу минутта җиргә кемне бүләк