Логотип Казан Утлары
Мәсәл

ЛАФОНТЕН МӘСӘЛЛӘРЕ


Лафонтен (1621—1695) — француз шагыйре, француз академиясе члены. 1657
елда Парижга килеп, поэмалар (•Адонис» һ. б.). драматик эклогалар (•Климена»),
мадригаллар, балладалар, багышлаулар яза башлый. Нахак бәла тагып төрмәгә
ябылган остазына теләктәшлек белдереп әсәр язганы өчен 1663 елда сөргенгә
куыла. Шуннан соң классицизм стилендә поэма да. повесть та язып карый.
Шигырь белән язылган күңелле, шук әкиятләре, хикәятләр китабы һәм атаклы
»Мәсәлләр» җыентыгы белән исә үзен ирекле фикер иясе һәм күренекле сатирик
итеп- таныта.
Ишәк һәм караклар
Бер ишәкне урлый да ике карак: «Ул минеке!» диеп берсе дәгъва итә.
Икенчесе «юк, минеке» диеп раслый...
Эш кыйнашка кадәр барып җитә: Берсен берсе әүмәкләп шаулаша алар.
Берсен берсе рәхимсез тукмаклый.
Шул чакны исә өченче бур килеп Ишәкне ала да урманга атлый.
Көчле дәүләтләр дә бит, нәкъ шуның кебек, Көчсез илләр өстенә ташлана
— Үтереш һәм кырыш башлана.
Дөнья шаулатып кычкырышалар...
Кыскасы, бер дә юкка тырышалар, һәм алар коры кул белән кала: Өченче
берәү, һич көч куймыйча, Малны үзенә ала.
Тау тудыру
Бала тудырып азаплана зур тау, Тирә-юньдә хәтта
җирләр тетрәп тора. Сыкрана бичара, иелә...
Ниһаять, Тау хәтле биек тау... бер тычкан тудыра.
Бу хикмәт, әлбәттә, гадәти бер мәзәк. Мин менә
язамын булган хәл турында:
Бер шагыйрь, ай буе көчәнеп, үзенә «Яз син! Яз!»
дигән мораль сүзе тукый, Аннары күпләгән
дусларын җыя да
Ф Шәп-шәрә, мәгънәсез бер шарада 1 укый.
Төлке һәм бюст
Бөеклек дигәнең кайчак гади шәхес кенә була.
Сәбәбе шул: ул бик тә вак, бик кечкенә була.
Лаеклыны олыларга кайчак тик коры сүз кала.
Тик, бәхеткә каршы, белгеч затлар да сүз ала.
Төлкене әйтик, мәсәлән. Ул, идолны 2 күрми торып, Күңел карашлары белән
җаннарына керми торып, Тыңламый торып сулуын, әйтмәс аның кем булуын.
Данлымы ул, дансызмы ул, санлымы ул, сансызмы ул — һич әйтмәс, түзәр,
ашыкмас, Сүзләр кәсасен ташытмас.
... Бер чакны бакчада төлке бер батырның бюстын күрә, Бөтен яктан иснәп
чыгып, аңа гүя сәлам бирә.
Аннары уйланып кала һәм сүзен ярып сала ул:
«Чырайларың әйбәт бик тә!
Матурлыгың салмый шиккә!
Күрдем, рәхмәт! Ярый, хуш! — ди.
— Тик, кызганыч, башың буш!» — ди.
Бу уңайдан әйтеп була шуңа күрә:
Ошбу бюстка охшый әле бик күп түрә.
ЗӘКИ НУРИ таржемасе