Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛГИЗ КӘЛИМУЛЛИНГА 50 яшь


Шагыйрь Илгиз Кәлимуллинны мин һәр вакыт ашкынып, җилкенеп алга атлаучы. бураннарда да. давылларда да үз юлыннан читка борылмаучы юлчы итеп күз алдына китерәм. Бер уйлаганда *юлчы* сүзен гомер йомгагының җебе коляска тәгәрмәчләренә уралган кешегә карата куллану дөрес тә түгел кебек. Әйе. Илгиз Кәлимуллинга гамьсез балалык сукмакла-рыннан зәңгәр офыкларның читенә барып җитәргә теләп озак йөгерергә, агачларның иң биегенә менеп шәфәкъ нурларына сокланырга туры килми. Каты авыру яшьли үк аның аякларына богау булып урала.
Әмма Илгиз юлыннан туктамый. Ул бара. Ул шигърият канатларында үзенең югалган бала чагына, яшьлегенә бара. Ул бара. Аның артыннан матур-матур юллар сузылып кала. Бу гадэти юллар гына
Илгиз Кәлимуллинның узган ел Мәскэүдә басылган китабы •Кешеләргә юл* дип атала. Кешеләргә юл! Кешеләр күңеленә юл — иң авыр эш. Моның өчен күпме түземлек һәм тырышлык, күпме йокысыз төннәр һәм җиңелү ачылары татырга кирәк. Минем Илгиз Кэлимуллиннарда булганым бар. Ул туктаусыз эштә, үзен аямый, көннең һәр минутын файдалы итеп үткәрергә тырыша. Аның китап шкафларында бөтендөнья классикасы да, илебезнең атаклы язучыларыннан башлап бүгенге көн әдипләренең әсәрләре дә күп Шагыйрь һәр вакыт шуларга мөрәҗә-гать итә. күңелен баета, осталыкка өйрәнә.
Илгиз Кәлимуллинга хәзер 50 яшь. Шуның егерме елдан артыгын ул иҗатка биргән. Аның 1956 елда чыккан беренче китабы *һаман сафта* дип аталган иде. Аннан соң инде ул рус телендә иҗат ителгән дистәгә якын китап чыгарып өлгерде. Аны татар укучылары яхшы белә, уз итә. ярата — чөнки шигырьләрен күренекле шагыйрьләр тәрҗемә итәләр. Узган ел Казанда чыккан •Җиргә мәдхия» исемле җыентыгы аны татар укучыларына тагын да якынайта төште.
Әйе. ул замандашларыннан калышмыйча, алар белән гел бергә атлый. Ул һаман сафта, ул һаман юлда.