Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛБАДРАН


нкшерү берничә атнага сузылды. Прокурор эшкә белгечләр советын жәлеп итте. Алар инде һәр кан тамырының нәрсәгә хезмәт иткәнен, кайсын нинди жеп белән, ничә минут, ничә секундта төенләргә тиешлеген беләләр һәм хирургның жинаяте ни дәрәжәдә икәнлеген төгәл әйтеп бирәчәкләр.
«Эш> хирург файдасына борыла башлаган иде инде, мәрхүмәнең командировкадан кайткан ире торып-торып жинаятьчене таптыра башлады.
Операция барышын жентекләп, кабат-кабат күздән кичергәч, ул өлкәдә гаеп таба алмадылар. Белгечләр фикеренчә, хирургның гаебе алдарак булган: авыруны ул илтифатсыз караган, башта ук дөрес диагноз куя алмаган. Диагноз билгеле булгач та әле операция ясауны сузган. Диагноз куелгач, ашыгыч операция ясамау — бу инде күренеп торган җинаять. Операциягә гинекология буенча белгеч чакырмау факты да хирург файдасына түгел: Аллаяров үз мөмкинлекләрен артыграк бәяли, белгечләр ёелән киңәшми. Шартлатып статья бирергә була. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә утыру, рәшәткә эченә ябып куймаган сурәттә дә, хирургның абруена каты сугачак. Бу фикерне аяк терәп яклаучыларның берсе Алкина иде.
Аллаяров хирургия бүлегендәге күп санлы авыру тарихларын актарыл, тикшерелгән очракка охшаш хәлләрне тапты, җиде сәгать кенә түгел, озаграк вакыт операция ясалмый торып та, исән калган авыруларны дәлил итеп китерде. Бу юлы исә фаҗигале финалның сәбәпләре берничә. Очракның типик булмавы. Авыруның артык симез, шуның нәтиҗәсендә йөрәгенең ялкау булуы. Диагноз буенча докторның шикләрен авыруның катгый кире кагуы да эшне катлауландырган. Гади кешегә бу төп сәбәпләрнең берсе булып күренсә дә, врачлар аны исәпкә алмый. Авыру ни сөйләмәс? Сүзгә түгел, фактка таянып эш итәргә кирәк иде...
Тикшерүнең ахыры күренми сыман, бер-ике көн чакырмый торсалар да, тагын кайчан башларлар дип, Аллаяров һаман көтеп йөрде.
Ахыры. Башы 2 санда.
Үлгән хатын өчен аның болай да жаны талкына, тулысынча аклану көтми. Кулы эшкә бармый шулай тинтерәп йөргәндә, Аллаяровны хирурглар советына чакырттылар, «Эш»нең прокуратурадан алар кулына күчүе турында әйттеләр. Гинеколог чакырмаган өчен Аллаяровка каты кисәтү ясадылар.
Алкина кужытып торган килеш хәлнең болай кинәт үзгәреп китүенә ф Аллаяров гаҗәпләнебрәк йөрде. Өстән берәрсе Аллаяров файдасына сүз әйткәнме әллә? Алай дисәң, ул үзе беркемгә дә мөрәҗәгать итмәде. Яңа күңелсезлекләр чыкмауның сәбәбен хирург соңыннан гына белде. Фәрханә мәрхүмәнең ире янына барган, аның операция өстәленә ни сәбәпле барып эләккәнен сөйләгән. Әгәр хирургка суд була калса, медицина заключениесе укылачагын, хатынның ире юкта кылган гөна- һысы бөтен шәһәр алдында фаш ителәчәген аңлаткан. Алданган ир шәфкать туташының сүзләренә болай ышангандырмы, прокуратурага барып тикшергәндерме, һәрхәлдә, эшне судка чыгармауларын сорап, гариза илтеп биргән. Фәрханә, әлбәттә, медицина серләрен ир кешегә ачмаска тиеш иде, әмма моның өчен аны җавапка тартучы булмады.
Бибиса
1
Бибиса ел буе, көн саен ике рольнең берсе белән сәхнәгә чыкты. Бе-ренчесе—актрисага дан, Бибисага күңел канәгатьләнүе биргән разведчица. Икенчесе — йөз еллар буе тамашачының күңелен суытмаган классик әсәр героинясы. Бибисаның иң бәхетле елы. Иң яратып уйнаган рольләре. Үсмер чагыннан татарның Галиябануы, Мәйсәрәсе белән хыялланды. Күңел кичерешләрен татар кызлары моң аша аңлаталар Кысанлыкка, чикләнгәнлеккә каршы жыр белән көрәшәләр. Бибисага алар шуның белән якын. Ләкин театрда төп милли героиня Сәйарә. Карлыган күзле, карлыгач кашлы дигәндәй. Бибисага көнбатыш классикасын һәм заман геройларын теләбрәк бирәләр. Быелгы бәхетле рольләре дә шулардай.
Училищега керә алмыйча, беренче тапкыр театрга килгәч, Бибиса- ны Сакмарова бик куркыткан иде. «Үзеңне онытырга, гаилә бәхетен нән баш тартырга. Эт итеп сүксәләр дә, баш иеп тор. «Мин», «үзем» дигән сүзләр юк. Режиссер дигән кеше синең аллаң, ул ни боерса, шуны эшлә. Ул ничек әйтсә, шулай дөрес. Булдыра алырсыңмы?» — Кызның ризалык биреп, баш кагуын күргәч, Сакмарова бераз тынып то ра. Текәлеп карый. Аннары тагын да куркынычрак сүзләр сөйли башлый. «Сәхнә данына ирешим дисәң, кайбер шәхесләр алдында юха ланырга туры килер. Бусы ничек?» Бибиса. үз колакларына ышанмаган төсле, режиссерга рәнҗүле караш ташлап ала. аның өттергеч күз карашын күтәрә алмый, башын түбән ия. Режиссер карарга куркыныч чибәр ханым. Аның матурлыгын Бибиса тел белән сөйләп аңлата алмас иде. Шомырт кара күзләре кешенең аңың томалый торган нурлар бөрки. Баш түбәсенә өелгән дулкын-дулкын кара чәче арасында әллә нинди сихерләр бар сыман.
— Тырышырмын, — ди кызый, пышылдап. Сакмарова. сигарет көлен озын, нечкә бармагы белән кага-кага, кычкырып көлә.
— Бер мәгънә чыгар синнән, кызый.
Бү сөйләшү җырлап, биеп, шигырь сөйләп күрсәткәч булды Тәр җемән хәлен дә Бибиса төгәл сөйләп бирде.
— Сөйгән ярың белән үпкәләттегезмени? Ул ташладымы, синме?
САҖИДӘ СӨЛӘП МАНОВ А. ф ГӨЛБАДРАН
Режиссерның сүзен раслап, Бибиса дәшми генә баш какты, сорауның икенче өлешен гүя ишетмәде. Сакмарова сигаретын көл савытына басып сүндерде,
— Ташлаштыгыз, димәк. Күрәм, син аны үзең ташлагансың... (Кыз бу юлы күтәрелеп карамады, җавап та бирмәде.) Шулай итеп, Бибиса үзенең хыял дөньясына килеп керде. Ул чакта әле Сакмарова режиссер түгел, гади артист, дөрес, атказанган артист булган. Бер режиссер киткән, икенчесе килеп өлгермәгән чакта, әлеге вазифаны вакытлыча үтәгән вакыты булган икән. Ә режиссерларның ниндиләрен генә күрмәде Бибиса. «Авыл мужигы! Агач тел!» дип кычкырганнары да яшь талантларны тәрбияләде. «Үскәнем, сине егет кочканы бармы? Әйт, бармы? Мин синең яраткан егетең ди, сине кочаклап үбәргә те- ли.м ди. Син нишлисең шул чакта? Я. күрсәт әле, нишлисең?» — дип, җанны кыерсытучылары да булды. Шәһәрнең бер очыннан икенче очына сажень адымнары белән җәяү йөреп, спектакльдәге һәр рольне үзе уйнарга сәләтлесе дә очрады. Соңгысыннан Бибиса сәхнә осталыгына ныклап өйрәнде. Аңарчы ул сол беләнрәк уйный иде. Ул режиссерлар Казаннан килделәр дә. Яшьләрне иҗат лабораториясе урынына файдаланып, кабат киттеләр. Бибиса сүз тыңлаучан булды, шулай Да һәрберсенә яраклашырга тырышмады. Нигездә үз сиземенә таянып, роль артыннан роль эшли торды. Аны артык пафослануда, артык хисләнүдә гаепләделәр, табигыйлек җитми диделәр. Сәхнәгә менгәч, Бибиса- ның бөтен дөньяны үзенчә әйләндереп куясы килә. Тыныч кына, гади генә яшәргә ярамың дигән уй аның күңеленә нык кереп урнашкан. Ш\л уй аны сәхнәгә алып килде дә. Медеяләр, Жанна д’Арклар биләде Бибисаның күңелен. Тыенкы хисләрне ул көчлеләр сыйфаты итеп таный алмый азапланды. Ж,әйге гастрольләрдә артистканың яңа рольләре турында Казан тамашачысы, республика газеталары җылы гына сүзләр әйттеләр. «Темпераментлы. Тавыш диапазоны киң» дигән югары бәяләрне дә кызганмадылар.
Быелгы ялын Бибиса Әскәр мәшәкатьләре белән уздырды.
Күчмә театр артистының теңкәсенә тигән нәрсә — кышкы бураннар, көзге пычраклар, ягылмаган клублардан бигрәк — бала тәрбияләү. Мәктәпкә кергәнче ул нарасыйлар әти-әниләре белән авылдан- авылга. өйдән-өйгә йөреп, бер йончыйлар. Әнисе сәхнәдә Шәмсекамәрне уйнаса, ят ир аны кыйнаганда, сабыйкай залда сулыгып-сулыгып елап утыра. Әнисе партизанка булып, әтисен пистолеттан атса, гәрчә ул фашист офицеры формасыннан булса да, спектакльдән соң бала әнисенә борылып та карамый, ә әтисен кызгана, кочаклый, үбә. Я булмаса: «Нигә син Әхияр абый белән чишендең?» — дип, әнисенә бәйләнә. Үстереп кара шуннан инде бала. Мәктәпкә кергәч, иң бәхет- леләре — әби-бабай тәрбиясендә. Бүтәннәре — якын-ерак туганнары кулында. Шулай иза чигә торгач, Бибисаның Әскәре дә уналты яшен тутырды Утызга якынлашып та. актрисаның кияүгә чыкмавы дөньяның кайбер четерекле якларына бәйле. Әтисенең бердәнбер сеңлесе икенче бәбиен таба алмый үлгәч, ятим калган Әскәрне Бибиса авылга, әнисе янына кайтарып куйган иде. Башта вакытлыча, җизнәсе баш- күз алганчы дип. Бераздан кечкенә малай Бибисада торып калды, чөнки Гөлчирә түти дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән икән... Театрда бу хакта белгәне белә, белмәгәне юк, Бибисаның Әскәре — вәссәлам. Әнә, бер артистканың кызы әтисе булып та, әнисенә исеме белән эндәшә. чөнки ана «әни» дигән кеше юк. Күңелендәге назын кеше кемгәдер бирергә тиеш, табигать аны шулай яраткан. Мәхәббәте багланышсыз калган кеше сөйкемсез, ахыр чиктә кирәксез булып чыга. Авылда кияүгә барып кайткан дигән исеме чыккач, Бибисада бала тудыру теләге туды. Әскәрне ул үзенеке итеп тәрбияләде.
Урта мәктәп тәмамлаган Әскәрнең ул соңгы көнгә чаклы нинди
ментларын җибәрде. Башта медицина комиссиясен үтте, аннары имтиханнар биреп кайтты. Бибиса хәрби эшкә күңеле белән риза түгел иде, әмма бер каршы сүз дә әйтмәде. Үзе дә бит әнисен тыңламый артистлыкка киткән иде. Кеше үз юлын үзе сайларга тиеш. Малайның спорт белән шөгыльләнүе дә, пионер лагеренда эшләп уңай характе- ♦ ристика алуы да файдага булды. Әзерлекнең бу якларын хәстәрләүдә = малай төшеп калганнардан түгел икән. Ә менә Бибиса сынатты, Әскәр £ имтиханнар тапшырган чакта бөтенләй бөгелеп төште. Керә алмаса? 5 Беренче омтылышлары челпәрәмә килеп сибеләчәк. Ярый, эшкә дә § урнашыр. Хезмәт хакы да килеп торыр, һәр получканы юа башласа- - лар? Мәктәптә чакта укытучылар, тәрбиячеләр бар иде, баланың һәр ♦ адымын күзәтеп торалар иде. Ә хәзер? Унҗиде яше тулмаган үсмер « нинди юлга кермәс? Шундый уйлар белән үзен кая куярга белмәде “ Бибиса. Егет имтиханнарны уңышлы тапшырып кайткач та тынычлана алмады. Чакыру кәгазе килеп, курсантны Казанга илтешеп кайткач. кинәт хәле беткәндәй булды. Киеренке булды Бибиса өчен бу ел. Ирешелгән уңышларны күтәрүе дә җиңел түгел икән.
рольгә кереп китте, кич җиттеме, тәне кызыша.
— Градуснигыгыз юкмы, апа?
— Үзем дә карап торам аны. бит алмаларың ут кебек яна.
Бераз югалып торганнан соң хуҗабикә градусник табып кайтты.
— йөрмәскә иде. үзегездә булмагач...
— һи, нәрсәсе бар аның?
Терекөмеш утыз сигездән узып китте. Салкын тидергән, күрәсең. Спектакльне өзеп булмый, алыштырыр кеше юк. Сәхнәдә Бибиса төшендә йөргәндәй йөрде. Соңгы пәрдә ябылгач, Сәйарәнең сүзләре дә төштәге сыман ишетелде:
— Уйнавы шул чаклы авыр булды бүген. Борһан абый сәхнә артында кама бүреген таба алмый. Зөфәрнең сынар итеген кемдер алыштырып кигән дә, чолгавын өстерәп, итек таптырып йөри . Бибисаның шуларга ачуы килде бугай, сәхнәгә чыга да, тамак төбе белән кычкы
ра...
Утырган урынында гына калыр иде Бибиса. кузгалып кайтырлык хәле юк. Кешеләрне болан газапларга ярамас. Сакмарованы чакырып алсан Бу рольне УЛ УЙНЫЙ ала. Иртәгә үк дирекциягә телеграмма бирергә, яки шалтыратырга...
Сакмарова Мәскәүгә. иҗат командировкасына киткән, кайту белән җибәрербез, спектакльләрне өзмәгез, финанс планын үтәгез, дип хәбәр иткәннәр театрдан. Авыл саен иртәле-кичле стрептомицин, пени ниллин уколлары ала-ала. тагын ун көнләп йөрделәр. Сакмарова, мө
һөнәр сайларын белмәде. Егет исә Казандагы хәрби мәктәпкә доку-
Яна сезонда баш режиссер Бибисага сугышта улларын, ирен югалт- ф кан көчле ихтыярлы ана ролен бирде. Режиссер карт булса, бу роль v өчен Бибиса аңа артык яшь күренер иде. Артистка башта куркып кал- п гандай булды. Хыялында йөрткән Медеясе түгелме соң бу? Хыялга ч ирешер көн дә була микәнни? Артистканың элекке рольләрендә үк режиссер иҗтимагый аһәң ишеткән иде. <
Җир шары һәм Ана. Балаларына килгән хәсрәт һәр икесенең күк- - рәгенә китереп суга. Җир һәм Ана. Алар кешегә гомер бирәләр һәм ул гомернең тереклеккә хезмәт итүен телиләр, кешелекне шуңа чакы ралар. Сыгылып торган нәфис гәүдәсе белән Бибиса Сабанаева бу юлы йөкне күтәрә алырмы?
Гастрольдә йөргәндә рольдән чыкмас өчен Бибиса квартирага да ялгыз төшә торган булды. Бүтәннәр белән бергә төшсә, чит нәрсәләр турында сөйләшергә туры килә. Авыл өенә урнашып, чәй эчкәч, бераз ял итәм, яисә башым авыртып тора дип, сөйләшүдән читләште, һич булмаса. диванга баш төртте. Шулай йөри торгач, әллә, чыннан да.
гаеп, юри килмәгән. Теге вакытта Бибиса сәхнәгә үз белдеге белән ялан аяк чыккач, Хөснә аны танымый ук башлады. Сәламен ала, әмма ят кешедән алган кебек. Ни тели ул Бибисадан? Хөснә Сакмарова- нын Бибиса Сабанаевада кабатлануынмы? Режиссер өчен ачыш булмый бит бу, үткәнне кабатлау була. Үзе өчен күп нәрсә эшләгән режиссерның салкын карашын Бибиса авыр кичерә. Ләкин араны ничек якынайтырга белми. Гафу үтенергәме? Нәрсә өчен? Хәзер инде теләсә дә, Хөснә туфлиен киеп бии алмый ул.
Бибиса уттан суга, судан кыяга бәрелеп, чыныгасы урында йомшара башлады бугай. Артистка өчен иң куркыныч нәрсә —тавышы өзе- леп-өзелеп куя. Бу юлы спектакльләрне өзми йөреп кайта алса, докторга күренергә кирәк. Әлегә чи йомырка эчеп, тамагын сода белән чайкатып йөри бирә. Үз урынына дублер әзерләргә кирәк. Миннән яхшы башкаручы юк дип йөрү ярамас, Бибиса. үзеңнең беренче елларыңны хәтерлә. Яшьләрне күтәрү мәсьәләсендә Сакмаровадан өйрәнергә кирәк. Авылда уйнаганда бит ул костюмерша булып эшләүче Сәйарәне үз урынына, яшь кыз роленә кертеп җибәргән. Әлеге дә бая-гы. авыл халкы өстендә сынау уздыралар. Бәлки бу яхшыдыр да: беренче самими хисләр, беренче дулкынлану... Яз көне яшь үлән баш төртүен, яна ай тууын күргән сыман, яшь артистның җан тетрәнүен авыл тамашачысы беренче булып күрә.
2
Бибисаны тын юллары ялкынсынудан дәваладылар, өч көн саен канын алып тикшерделәр, гәүдәсен рентген нурлары белән яктыртып карадылар. Өч атна чамасы шифаханә юлын таптагач, кулына язу тоттырдылар. Бүген үк стационарга кереп ятарга куштылар. Бибиса язуның диагноз турысын карады «Острый лейкоз». Юл уңаеннан, китапханәгә кереп, медицина сүзлеге алды, үзенә куелган диагнозны табып укырга тотынды. «Авыруның башлангыч чоры аз гына күтәренке температура бирә, баш әйләнү, хәлсезлек, сөякләр сызлау—атналар, хәтта айлар буе дәвам итәргә мөмкин. Кеше, гадәттә, шул хәлдә үз хезмәтен башкарып йөри. Күпмедер вакыт узгач, югарыда әйтелгән билгеләр кинәт кискенләшә, температура күтәрелә, борын, теш уртлары каный. Тамак ялкынсына, үпкә шешә». Барысы да мина туры килә дип уйлый Бибиса. Артабан ничек дәвалау турында язылган. Белешмәнең ахыргы җөмләсенә җиткәч, Бибисаның өстенә бозлы су койгандай булды «Прогноз өметсез, авыруның хәлен вакытлыча гына яхшыртырга мөмкин».
Бибиса ул көнне больницага кереп ятмады. Аннан тиз генә чыга алмаячак. Бая телгә алынган чир белән кеше ике елдан биш елга чаклы яши диелгән Исәпләсәң. Бибиса күтәренке температура белән ике ед яши инде. Гел ангинага юрап йөрде. Еш кына больницага бармый үзе генә дәваланды. Димәк, ике елы үтеп киткән Тагын күпме яшисе калган? Бер елмы? Бер аймы? Бибиса урындыкта хәрәкәтсез утыра. Башына бер уй да килми. Кинәт аның мие кызу-кызу эшли башлады. Ашыгырга кирәк. Театрга барырга. Урынына кеше әзерлә-сеннәр. Бусын Бибисаның үзенә кушачаклар, чөнки баш режиссер ко-мандировкада, ә Сакмарова авырый. Хатлар, көндәлекләр, китапханәдән алган китаплар... һәммәсен тәртипкә китерергә, ягасын утка ягарга. Юылмаган кер җыелган, аларны сабынлап суга салырга, идәнне сөртеп алырга, бар да чиста калсын... Хәзер инде дүрт-биш көн берни дә хәл итми. «Ике елдан биш елга чаклы яши...»
Бибиса бөтен көчен бер йодрыкка туплады Күңеленнән барлага» эшләрен ул сабырлык белән башкарырга тотынды. «Кабалансаң, гаса-
билаисаң, берсен дә үти алмый калуың бар», дип уйлады ул. Врач биргән сөйкемсез сары кәгазьне яңадан алып карады. Диагноз сүзләреннән соң зур сорау билгесе күрде. Башта ничек искә алмаган? Диагноз бит әле сорау астында! Бөтенләй бүтән чир булуы мөмкин. Аннары, дәваламаган очракта гына авыру кешенең гомере 2—5 ел белән чикләнәдер. дәвалансаң, нәтижә, мөгаен, башкача буладыр. Шул фикер > ләрдән куәт алып, Бибиса атна буе үзен чыбыркылады, өлгерергә ты- _ рышты. Әле анда, әле монда өзелеп яткан жеп очларын ялгагач, теге 5 шомлы кәгазьне тотып, шифаханәгә китте. <
Күккә баккан дини кешедәй, Бибиса аның, соры күзләренә сөзелеп ф карың. Күк уртасында нәни кояш сыман күз каралары яна, анда шом- ч лы күләгәләр уйный. “
— Элегрәк күренгәнегез булмадымыни? 2
Сорау бирүче жавап көтми, бары үкенечле бер хәлне хәбәр итә. < Нәни кояштагы шәүләләр гажиз калгандай чайкалып торалар. Авыру- * ның анатомиясе белән шөгыльләнгән хәлдә, хирург үзенең карарын э әйтә: ' ч
— Операция кирәк, һич кичектермичә.
Бер мизгелгә шәүләләр ут артына посалар, әмма шунда ук ак жәй- п мәле сәкедә ятучы өстенә сикереп төшәргә теләгәндәй, дәррәү калкы- ч налар
— Элегрәк кирәк иде... *
Элегрәк... Ләкин бит элегрәк Бибисага беркем дә мондый тәкъдим о ясамады. Күпме грмер күтәренке температура белән йөрде, шул килеш эшләде, врачларга күренде. Организмыгыз йомшак, чыныктырырга кирәк, диделәр. Тимераякка басып, боз күлләрен әйләнде Бибиса. Тәне VT янып, урын өстенә ауды, үз йомшаклыгына үч итеп, чаңгыда жил ләр кочагына ыргылды Бугазыннан буып, ютәл жиргә бөкте. Күл буеның бәрхет жилләреннән йөзләрен сыйпатты, зәңгәр дулкыннарында тирбәлде. Файдасы тимәде Шулай йөри торгач, әкренләп сулды, йөзенә яңа янып беткән учакның кайнар көлен хәтерләткән төс иңде. Җитди чир һаман табылмады. Ниһаять, үткен карашлы хирург бер сыйпап карауга бар да ачыкланды. Зәгыйфьләнә барган яшәү теләген гүя өргетеп жибәрделәр. Бибисаның хәле ничек кенә аяныч булмасын, хәзер нишләргә кирәклеге билгеле.
Күкрәгенә чаклы өскә кайтарылган ак күлмәк итәген ул түбән сыдырып, тезләрен каплаттырды, «смотровой» дип аталган бүлмәдәге биек сәкедән жиңел генә шуып төште. Аягы белән капшап, чүәкләрен элдерде, күтәрелеп карамый гына, ишектәге кадактан чәчәкле халатын алын киде. Ак халатлылар аңар тамчы да игътибар итмәделәр, әле генә игълан ителгән карар турында да авыруның фикерен сорамадылар. Чөнки аның житди мәсьәләләр тикшерерлек көче дә. ихтыяры да юклыгы врачларга мәгълүм булса кирәк. Бибиса хәзер тулысыңча алар күлында, нишләтсәләр дә риза. Әйтерсең ул жил дә жилфердәп торган шәүлә, шым гына, ищвк ярыгыннан гына диярлек чыкты да. терапия бүлегендәге үз палатасына кереп, ятагына сеңде. Ике атнадан артык инде, ул монда төртте яклап тикшерелү-күзәтү астында.
Бибиса алдында тагын бер житди сынау. Бәлки соңгысыдыр. Шыбыр тиргә батып уянган шомлы төннәрдә ул үткәннәре хакында күп уйланды. Шатлыклар белән борчулар бәрелеште, уңышлар белән аянычлар чәкәләште. Соңгы айда ул киләчәгенә үрелеп карарга базмый башлады, әйтерсең аяк очлары белән төпсез упкын ярына килеп терәлде. Бүген исә Бибисаның сөремле төтен эчендә калган тормышында бер ачыклык пәйда булды. Ул ачыклык — болытлар арасыннан күрен-гән күк сыман якты күзләр. Хирург күзләре. Бибисаның аны моңарчы
якыннан очратканы юк иде. Халык телендә Аллаяровның исеме еш кабатлана. Ныклап кызыксынганы булмады, эше төшмәде. Аллаяровка бер күз салуга Бнбиса аның гадәти кеше булмавын сизде. Күзләрендәге илһам чаткысы аны бүтән табиплардан аерып тора. Кулы белән үл йомшак кына сыйпый, ә күзләре белән гүя дошман яшеренгән кара урманга разведкага кереп бара, һәр куак, һәр түмгәк аны сагайта һәр мизгелдә ул куркыныч өстенә ташланырга әзер һәм җиңүче булып чыгачагына шик тотмый. Хирург күзләрендәге әнә шул чаткы Биби- саның сүнеп барган өметен уятты. Гүя хирургның ихтыяр көче аны да үз артыннан ияртте.
Гомере буена кеше идеалга омтыла, үзе табынырдай көчле затка тартыла. Очрата алмаса, андый затны үзе уйлап чыгара. Моңдый омтылыш бигрәк тә хатын-кызга хас. Күңелендә йөрткән илаһи сыйфат ларны ул сайлаган кешесенә бирә. Хирургның очкынлы күзләрендәге үтлы шәүләләргә карап, көчле затка тап булганын сиземләде Бнбиса. Яшәү белән үлемне хәл итүче буларак, хирург үзенең күңелен хәзер Би- биса гомере белән бәйләде. Утлы шәүләләр арасындагы якты ачыклык актрисаның күз алдыннан китмәде. Бнбиса яшәсә генә хирург сәнгатьтә яшәячәк. Мондый фикер Бибисада минуты белән тулаем өлгерде дию ялгыш булыр иде. Тәүдә тынгысыз бер теләк һавада йөзеп йөрде, яшәргә! Исән калырга!
Терапиядә яткан килеш, Бибисага операция көне билгеләнде, әзерлек башланды. Яна анализлар, рентген нурлары белән яктырту... Бер көнне бүлек мөдире Диние Сәлимович авыруны үз бүлмәсенә чакырып алды. Бибисага өстәл каршысындагы урындыкны тәкъдим итте.
— Ничек хәл кылдыгыз, операциягә монда каласыңмы, әллә Казанга барасыңмы?
Докторның кырыслыгыннан Бнбиса югалып калды. Нишләп әле ул Казан турында сөйли? Бнбиса бит ул турыда сүз чыгарганы юк.
Бнбиса, үзенең йомшаклыгын җиңәргә тырышып, докторның соравына кыска җавап бирде.
— Сөйләшкән идек бит инде, Диние Сәлимович.
— Монда калырга булдыңмы?
— Минем башкача уйлаганым да юк.
— Ә менә сезнең хезмәт урынында бүтәнчәрәк уйлыйлар.—диде Диние, кырыслана барып. — Шәһәр советы председателе баш врачка шалтыраткан, авыру тарихыгызны баш врач сорап алды.
Доктор. Бибисага шелтәле караш ташлап, бераз тынып торды да дәвам итте:
— Безнең эшкә администрация кысыла башласа, бик кыенга туры килә. Алар бит эшнең асылын белмиләр. Авыруның язмышын ахыр чиктә без хәл итәбез.—Диние Сәлимович өстәл янында түрдә, күз явын алырлык ак башлык, ак халаттан, Бибиса ишек катындагы артлы урындыкта, кат-кат юылудан төсе китә башлаган ситсы халаттан, мескен кыяфәттә утыра. Бәхәсләшер-әрләшер өчен көчләр тигез түгел. Доктор электән таныш, театрал, сау-сәламәт чагында Бибиса аңа Диние дип кенә дәшә. Актриса сәламәт чаклары дәрәҗәсендә калырга тырышып, тамагына килгән яшь төерен йотты да үз сүзен әйтте.
— Казанга барырга бер теләгем дә юк. Хөснә апа да (скысылып йөрүче>иеи Сакмарова икәнлегенә Бибиса шикләнми) махсус бу мәсьәлә буенча шәһәр советына кермәгәндер, очраклы сөйләшү булгандыр. Аннары ул нишләп әле миннән башка хәл итәргә тиеш?
— Кәгазьләрегез баш врачта, ул ни кушса, шулай булачак
Бибисанын тамагына тагын каһәр төшкән төер тыгылды. Бу юлы ул аны авырлык белән йотты, тавышы да калтырап чыкты.
— Операцияне мин монда ясатам. — Аның хәтеренә хирургның раэ-
ведчикныкы кебек тәвәккәл күз карашы килде. Тынычлана төште, Диниенең дә йомшара башлавын тоеп, өстәде:
— Борчылмагыз, Диние Сәлимович, бар да яхшы булыр.
Соңгы сүзләрне докторның мин-минлегенә суктырып әйтте Бибиса. Диние Сәлимовичның ирен читенә елмаю әсәре кунды.
— Режиссерыгыз килсә, мине күрсен әле. ♦
Бибиса борылып карамый гына чыгын китте. Бу сөйләшүдән соң х ул үзенең бөтенләй төшеп калган бәндә түгеллеген сизде. Аңа үпкә £ сүзләре әйтәләр, аны орышалар, димәк, каршы торырлык көч күрәләр. < Димәк, көрәшергә мөмкин әле. ч
Ай башына билгеләнгән операция 8 нче Марттан соңга кичектерел- ® де. Авыруга өенә кайтып, юынып килергә рөхсәт иттеләр. Атакага ф кергәндәге сыман бар да чиста булырга тиеш. <
Әледән-әле телефон шалтырап бимазалады. Хезмәттәшләре, дусла- ® ры Бибисаның хәлен сорашалар, бәйрәм белән котлыйлар, кыстап- 2 кыстап кунакка дәшәләр, телефоннан булса да әңгәмә коралар. Була- < чак операция турында алар ишетеп өлгергәннәр, юатырга, киңәшләр * бирергә телиләр, күрәсең. Бибисаның исә кемнәр беләндер әңгәмә ко- m рырга хәле дә, теләге дә юк. Аның гәүдәсе генә монда, күңеле тормыш ч белән үлем арасында, әле бер якка, әле икенче якка бәрелеп очып ® йөри. Телефон артында бәйрәмле, мәҗлесле тормыш барлыгын белү „ үз хәленең аянычлыгын тагын да ныграк сиздерә. Хирург күзендәге а кара шәүләләр аңын томалагандай итә. Элегрәк кирәк иде... хәзер соң * инде, соң... Тизрәк үз ятагыма китәргә кирәк, дип уйлый Бибиса. Ан- * да барысы да тулы канлы тормыштан өзелеп киткән халык. Ул дөнья и белән уртак тел табу хәзер җиңелрәк.
Китәр алдыннан Бибисаның күңеленә <Бу өйгә кире әйләнеп кайтмавым да бар», дигән уй килде. «Декабрина» дип аталган көньяк гөле беренче тапкыр чәчкәгә йомарланган. Ул декабрь аенда чәчәк атарга тиеш булган да, вакытын саташтырып, март аенда ачылырга әзерләнә. Ничә ел көтеп алган чәчкә бөресе дә Бибисаны хисләндермәде, бу сөенечләрнең берсе дә минем өчен түгел, дип уйлады ул. Үзенең гамьсезләнә баруына да ул читтән карап торган кебек. Шулдй да: «Әйләнеп кайтмавым бар», дигән уй күңелен кузгатыя куйды Юк, юк. ничек кенә булса да кайтырга кирәк. Кире кайтырга сәбәп калсын өчен беркем белән дә хушлашмады, васыятьләр язмады. Әскәргә дә хәбәр итмәде. Хисләнергә, җебергә ярамый. Көчне операция өчен сакларга кирәк. Өзелгән эшләрне кире әйләнеп кайткач дәвам итәргә язсын дигән уй белән Бибиса өеннән чыгып китте.
Иртәгә операция буласы көнне авылдан энесе Әсаф килде. Бибиса аңа йомыш кушып җибәрде. Җәрәхәт төзәлә төшеп, аякка баскач, теккән җөйләр сүтелеп китмәсен өчен, эчне кысып бәйләргә яулык рәве- шендәрәк ситсы кисәге кирәк булачак иде. шул үтенечен Әсафка әйтте. Аңлаешлырак сөйләргә тырышты, чөнки чүпрәк турында сүз чыкса, ирләр берни аңламаска әвереләләр. Өендә искедән дә, яңадан да ситсылар күп күбен, ләкин алар арасында Әсаф адашып калачак. Ки-беттән бер метр ситсы аның өчен җиңелрәк булыр. Ашыкмый гына карап, үз җае белән ала торсын, бер атнадан аякка басачакмын, дип уй йөртте Бибиса. Боларның түбәнге ишек катында сөйләшеп торуларын күргән хирург Әсафның кабинетына кереп чыгуын үтенде. Бибиса үз палатасына күтәрелде, Әсафка батист ише юкарак ситсы ал дип әйтеп калды. Өч-дүрт сәгать үтүгә, Әсаф яңадан шифаханәгә килеп җиткән, апасын чакыртып чыгарды. Сораган әйбереңне китердем дип Бибисага зур гына төргәк сузды. Апасы төргәкне алып, сүтеп караса, баштанаяк уранып ятарлык ак ситсы. Бер чите сүтелгән, җеп кисәкләре тырпаеп тора, икенче чите чачакланып ертылган. Апасының гаҗәпләнүен күргәч, Әсаф аклангандай итте
— Кибеттә юка ситсы юк, пододеяльник алып сүттем...
И ходаем, бу ир-атка ни әйтәсең инде дигән мәгънә белән, Бибиса энесенә карап озак кына баш чайкап торды. Кайнатып юудан юкарып беткән җәймәләр өйдә дә аз түгел, югыйсә. Бүген үк алмаса. бүтән көн беткәнмени? Уйлаганын Бибиса әйтеп тормады, кәфенлеккә җитәрлек төргәкне кире биреп җибәрде. Әсаф җилкәсен бөгеп кайтып китте. Бибисага ул кызганыч булып калды. ’
Операция буласы көнне Әсаф иртүк килде. Бибисаның беркемне дә күрәсе килми иде, энесе килүгә шатланмады. Аның хәзер һәр кылы киерелгән, ул кылларны бушатып, яңадан киерү өчен өстәмә көчләр таләп ителәчәк. Дөресрәге, ул үзе бер нечкә кыл сыман өзелер дә яңадан ялгана алмас сыман.
— Йөрмә инде, кайтып китап укы... — Бибиса бу сүзләрне ниндидер ризасызлык белән әйтте. Әсафның йөзенә рәнҗү билгеләре чыккандай булды. Моны күргән Бибиса үзен йомшартырга, елмаерга мәҗбүр итте:
— Беткәч килерсең...
Тәгәрмәчле биек ятакка салып, Сабанаеваны операция бүлмәсенә алып киттеләр. Ш\ндый ук биек (операция ясаучының биленнән булыр) икенче ятакка очыртып кына күчереп куйдылар. Озын буйлы, куе кашлы анестезиолог килде. Ул инде Бибисага бераз таныш, кичә кереп авыруның пенициллин, стрептомицин ише антибиотикларны кабул итә алу-алмавы хакында сорашып чыккан иде.
— Курку хисе юкмы? — дип сорады авыру янына килү белән. Сорау Бибисага урыйсыз кебек тоелды. «Юк» дип җавап бирде катгый гына, нәкъ докторны кызыксындырган хисне куарга тырышып.
— Бераз кислород иснәгез әле, — диде Варис Русланович (анес-тезиологның исеме шулай икән), микрофонга охшаган кара нәрсәне авыруның авызына китереп.
Андый-мондый ят ис юк, Бибиса сулый бирә. Онытылыбрак киткәндәй булды. Варис авыруның сул беләгендә нидер кисте, кан юлына озаклап резин көпшә кертеп маташты. Даруларны һәм кирәк очракта өстәмә канны шуннан гына җибәрәбез дип, Бибисаны никтер кисәтеп куйган иде. Веносекция дип аталган бу җайланманы урнаштыру гадәттәгедән озаккарак сузылды, ахрысы, шәфкать туташы ризасыз уфтану авазлары чыгаргалап куйды. Бибисаның да күңеле сабырсызлана башлады Ниһаять, монысыннан котылдылар. Авыруның бугазына кара пластмасса көпшә керттеләр, авызның буш калган урыннарына марля кисәкләре тутырдылар. Боларны Бибиса төшендәге кебегрәк сизеп ятты. Вак-төяк әзерлекләр Бибисаның сабырлыгын шактый какшатты. Ул, түземсезләнеп, хирургны көтә башлады. Янында ул торса, куркыныч кимер төсле. Ниһаять, шәфкать туташы кемгәдер боерды:
— Баязит Алмасовичка әйтегез, наркоз бирә башлыйбыз!
Бибиса бер заман җанны кимерә торган сабырсызлык белән айнып китте. Беренче ишеткән сүзе:
— Яман шеш.
Бу сүзне Аллаяров әйтте, һич кызганусыз, үкенүсез, салкын тавыш белән әйтте. Бибиса шушы коточкыч сүздән уянды бугай, чөнки «мин кайда, нишлим?» дигән сораулар башына килмәде. Операция барышында уянуын аңлады. Хирург, кемдә дә булса шик калмагае дигәндәй. тагын теге коточкыч сүзне кабатлады.
— Әйе. рак. •
Хирургка карата рәнҗү хисе Бибисаның бөтен барлыгын ачыттырып үтте. Тавышының битарафлыгына, шул сүзне игълан итүенә рән-
жеде. Хирургка, аның янәшәсендә торган бөтен ярдәмчеләренә ачу итеп, күңеленнән ни өчендер русчалап кычкырды: «Юк, юк, мин яшим!.. Күрерсез менә, яшәячәкмен!»
Әйтерсең ул кылыч болгап, җан ачуы белән дошман өстенә ташланды, утлы шәүләләр эченә кереп, һушын югалтты.
Хирург тавышыннан Бибиса тагын бер уянды, нәрсәнедер кисә _ башлавы турында хәбәр итте теге. Хатын-кыз тавышы: <
— Бәлки калдырырсыз... — Үтә ягымлы, бик шәфкатьле булып 5 ишетелде ул тавыш Бибисага, тәненә җылы йөгергәндәй булды. *
— Юк! — диде пычаклы кеше. — кире әйләнеп кайтырлык булма- ®
сын. — Хирург нәрсәнедер кисте, берьюлы Бибисаның аңын да суырып . алды... ‘ *
Бибиса өченче тапкыр уянганда да операция тәмамланмаган иде әле. Әйләнәсендә кемнәрдер кайнашалар, сөйләшәләр. Уянганын белдерер- ° гә теләп, Бибиса күзен ачарга, кулын күтәрергә тырыша, ләкин керфе- * ген дә күтәрә алмый, бармагы да селкенми. Исән икәнлеген күрсәтер- г гә тырыша торгач, ниһаять, башын чайкап алды. Тагын баягы хатын- с кыз тавышы: *
— Уянды! Башын чайкый... Ф
Куркып та, кызганып та әйткән бу сузгә каршы берәү гади генә и җавап бирде: "
— Ятып арыгандыр, шуңа башын чайкый.
Аллаяров сүзгә кушылды: *
— Арырлык та булды, биш сәгать буе...
Бү юлы хирургның тавышы йомшак, Бибисаның хәленә кергән кебек.
— Баязит Алмасович, сезгә анда чәй китерделәр, эчәсезме?
Шүл ук ягымлы хатын-кыз тавышы. Ул, җаныем, хирургның да хәленә керә, дип уйлый Бибиса. >
Ул арада сулышына кабына язып, икенче хатын килеп керде, ашыгып сорады:
— Ничек, Баязит Алмасович?
Хирург эшеннән канәгать кеше кебек әйтеп куйды
— Менә чистарттык.
— Нәрсә иде соң?
— Яман шеш.
Әйтерсең башкача булуын хирург көтмәгән дә, хәзер үзенең фикере раслануга канәгатьтер. Аллаяровның сүзләре Бибисага шулай ишетелде. Авыруның хәлен белергә кергән хатын өстәл янында бик авыр итеп, көрсенеп куйды. Бибиса аны тавышыннан танып алды: рентгенолог. бер йортта яшиләр. Туктап сөйләшкәннәре булмаса да. исәнләшеп йөриләр. Бибисаны рентген аша тикшергәндә, борчылуын яшерә алмыйча, йөзенә карамаска тырышты. Бер нәтиҗәгә риза булмыйча, кабат-кабат тикшерде. Аллаяров ул чакта ук рентгенсыз да диагнозны белүенә ишарә ясаган иде. Күрәсең, сүзенең раслануына канәгать булып чыгып китте. Операция өстәлендә яткан авыруның үтә нечкәргән күңеленә шулай тоелды. Хирург чыгып китте, ә Бибисаның эче тегелмәгән икән ләбаса! Хатын-кыз тавышы
— Уянды бит, авыртыр, ничек тегәбез хәзер?
Бусы шәфкать туташыдыр, баягысы Бибиса янында юк иде.
- Авыртса-авыртмаса, текми калдырып булмый бит!
Рентгенологның боерулы тавышы.
Бибиса үзенең эЗендә кышкы бәкедә кер чайкаган кебек нидер чай- калгансыман тойды Мышный-мышный, берсе тегә башлады. Ж.ан өзгеч авырту сизелмәде. Чөнки баягы коточкыч сүзләрдән дә ныграк әрнетер нәрсәнең булуы мөмкин түгел.
Аллаяровның үз практикасында мондый операция ясаганы юк иде. Мондый очракта кире ябып куялар. Шундый күрсәтмә бар. Операциягә чаклы Сабанаева турында сүз күп булды. Аллаяров куйган диагнозны якламадылар. Аныңча булса, авыруның бер ай, күп булса, ай ярым гомере калган. Операция файдасыз, тотынсаң, өстәлдә үк җан бирүе мөмкин. Шәһәрдә билгеле кеше, актриса... Аллаяров аның үз пычагы астында үлүен теләмәс иде. Терапевт Диние үтенде. Ачып кара, зинһар, бәлки ялгышасындыр, диде. Диагнозың дөрес булса, авыру бу чиктә аяк өсте йөри алмас иде, диде. Югыйсә, баш врач Казанга жи- бәрү ягында иде. Операцияне аның күзәтчелеге астында ясарга туры килде. Баштан ахырга чаклы Камилла Асадовна авыруның аяк очында торды. Хирургка киңәшләр дә биргәләде. Аллаяровның ачуы килде: бик оста булгач, ник үзе алынмый...
Операция барышында ике тапкыр туктап, ял иттеләр. Чөнки авыруның пульсы югалды, аяк-куллары суынды. Кулында гәрәбә кашлы йөзек, тырнагында маникюр... Хатын-кыз үлгәндә дә хатын-кыз булып кала. Ярый әле, маникюры сыек алсу, куе кызыл булса, сөртеп ташларга туры килә иде. Тырнакның күгәрү-күгәрмәвен хирург күреп торырга тиеш.
Наркозны Варис Русланович кызганып кына бирде бугай, чөнки операция озакка сузылды, ә авыруның наркозны күтәрә алмау куркынычы бар. Җәрәхәтнең тышкы каты тегелмәгән иде әле, авыру уянды. Актрисаның төпсез күл сыман карашын күтәрер хәле калмады Аллаяровның, тегүне ассистент төгәлләде.
3
Бибисанын көннәре һәм төннәре буталды. Тамак төбенә яры каплана, тыны бетеп, шыбыр суга батып уяна. Сулышын рәткә китерә алмыйча бик озак газапланып ята. Башын суга манып алган диярсең, чәч очлары тамчылап тора, «йокламаска, йокламаска! Үлеп киткәнеңне сизми дә калырсың...» Шулай үз-үзен кабатлап, ут эчендә бәргәләнеп ятты Бибиса. Караватта тәгәрәп-тәгәрәп ауныйсы килә аның, ләкин сүл беләген тешләп тоткан веносекция, җан сакчысыдай, янәшәсендә басып тора, беркая җибәрми. Бибисаның бөтен тәне, җаны бөгәрләп кыскан сиртмә кебек, беләгенә сөлек булып кадалган кызыл көпшәне суырып алып, мәтәлчек атып китәсе килә. Әмма яшәү теләге бүтән теләкләрне жиңә: венага ялгыш һава керсә, кеше шундук үлә дия ишеткәне бар. Ә «җан сакчысы» үзенең нечкә көпшәләреннән Би- бнеага берөзлексез ниндидер дарулар тамызып тора. Аһ, шул тамчының өчесен генә иренгә тамызсалар! Нигә шулчаклы кызганалар суларын? Бибиса уң ягындагы тумбочкага үрелә. Юк, буе җитәрлек түгел. Анда, чәйник сыман борынлы савытта су. Савыт эчендә бал калагы, калакның башына марля уралган. Шәфкать туташы үзе теләгән вакытта марляле калакны судан алып, Бибисаның иреннәрен чылата, ләкин ул бәхет шул чаклы сирәк тия...
— Эчәсегез киләме?
Фәрештә бит ул актан киенгән кыз, өзелеп кирәк чакта килеп тә житкән. Бибиса мул чыланган калакны иреннәре белән кыстырып ала да, тартып алуларыннан куркып, йотлыга-йотлыга суыра башлый. Дөньяда ин шәфкатьле,_ иң әйбәт кеше булса, ул шушы кыздыр дип уйлый.
— Рәхмәт, акыллым, рәхмәт...
Бибисаның авыз ачып әйткән беренче сүзләре. Ул үзенең тавышын ишетмәде. Тавышы юк, бары иреннәре генә кыймылдый. Дөньядагы барлык нигъмәтләрне тезеп куеп, «сайла!» дисәләр, шушы бер йотым
суны сайлар иде. Бибисанын бөтен барлыгы утта кызган ук сыман бер нәрсәгә төбәлгән: яшәргә!
Ун як стенаны иңләп торган тәрәзәләргә сыек караңгылык төште Тирә-якта ыгы-зыгы тукталды. Ак халатлылардан бары бер генә кыз калды. Ул баядан бирле ялгызы бөтерелә. Кинәт Бибиса аңлап алды бу икенче кич, икенче төн. Бары бер төн, бер көн узган. Ә тамак чат ♦ ный, янып-янып чатный. Бибиса тагын уң кулын сузып кармалана х башлады. Шәфкать туташы килде, шифалы бал калагы иреннәрне чы- £ латты, кипкән тамакка татлы су йөгерде.
— Тумбочканы яныгызга куям, теләгән чакта үзегез үрелеп алыр- |
сыз, — диде ягымлы кыз, — тик карагыз аны, эчә күрмәгез, иренегез-- не генә чылатыгыз. ♦
— Рәхмәт яусын, акыллым, рәхмәт яусын. — дип пышылдый Биби- <
са үз тавышын тагын ишетми. Әллә колакка зарар килгәнме? Алай ® дисәң, сестраның сүзләрен ишетә бит. Ярый, хәзергә тавышсыз яшәп s торырга була, баш исән булсын. Тавыш турындагы мәсьәләне хәл итү * киләчәккә калды. Иң мөһиме — тылсымлы бал калагы янында гына. күпме теләсәң, шул кадәр суыр. Шәфкать туташы да күз алдында тор- « мый, сүз әйтүче юк... *
Бөтен тәнен өттереп торган хәсрәт — су хәсрәте беткәч. Бибиса әйләнә-тирәгә игътибар итә башлады. Тәрәзә янындагы уң як карават о буш. Сул якта берәү ята. Аны күптән түгел кертеп салдылар, ахрысы. Бибисаның онытылып киткән чагы булгандыр. Иркен палатада бүтән ~ беркем юк. Каршыда капка чаклы киң ишек, аның ак чаршавы ян-якка * сыдырылып куелган. Алгы якта дежур сестра өстәле. Ә арырак шу- - шындый ук киң ишекле тагын бер палата, анысының да чаршавы ачык Ишек турысындагы караватта, Бибисаның нәкъ каршысында ир кеше өзлексез ыңгырашып ята. Кичә төнлә кычкырган тавышлар колагына кереп калган иде. Шул ир булган, күрәсең. Шәфкать туташы уртадан ике якны да күзәтеп, әле бер бүлмәгә, әле икенче бүлмәгә йөгергәләп йөри. Бибисаның әйләнә-тирәне өйрәнүе шуннан ары китә алмады, тә нен кыздырып, фикерен гүя утлы игәү белән игәүли башладылар. Бердәнбер юаныч—сулы бал калагы, аның да шифасы озакка житми. Чәчтән тир белән борынны яра торган ис чыга, наркоз шулай чыга ми кән, дип уйлый Бибиса. Уң кулының бармаклары белән тактаусыз чәчен тараштыра. Башында зеңләгән кыңгырауларны шулай туктатмак чы була. Күпмегә сузылыр бу төн, айгамы, елгамы?
Төннең кайсы сәгате булгандыр, бер заман кыңгырау тавышы тә рәзәгә якынлаша башлады. Ул ара булмый, ак бураннар туздырып аты-арбасы белән Бибисаның әтисе килеп туктады. Бер кулы белән дилбегәсен тоткан килеш, икенче кулын изәп, Бибисаны чакыра. Атын көчкә тыеп тора, ашыктыра. Урманнан кайткан, хәзер яңадан китә икән. Бибисаны алырга гына сугылган. Чыгарга ярамый бит, нишләр гә? Бибиса йөзен мендәр белән каплады да, караватка сеңде. Карават буш дип уйласын. Кыңгырау тавышы ераклашты Ә менә мендәрне һич кире алып булмый, уң кулы кыймылдамый, сул кулга сөлек кадал ган. Тын бетә, тын бетә... Аһ, нигә әткәсен алдады, шуның өчен жәза бу...
Тын ала алмый җәфалана торгач, Бибиса уянып китте. Тамагына утырган төерне авырлык белән йотып жибәрдс Сулыш юлларын ярып һава керде, һава! Яшәү өчен барыннан да элек һава кирәк Сулавы нинди рәхәт! Ярый, урамга чыкмадым, дип уйлый Бибиса. Әткәсе бит күптән үлде. Аның белән китмәвенә кабат-кабат сөенде ул. Хәзер инде бервакытта да йокламам дип, үзенә сүз бирде. Китеп барганыңны сизми лә калырсың...
Зарыктырып кына таң беленә башлады Кояш әле чыкмаган, ә нурлары өй кыекларына, тирәк башларына кагылып, кошларны \ята.
Чыпчыклар, песнәкләр, «йоклап кала язганбыз бит!» дигәндәй, чыркылдашып бер-берсенә дәштеләр. Кошларны сайраткан таң тәрәзәләргә үрелеп карый, эчтән корылган пәрдә араларыннан бүлмәләргә үтеп керә. Эшкә иртә барасы кешеләрне барлап чыга. Табигать патшасы кояш алтын тажын киеп, тәхетенә менеп утырганчы, бар да үз урыннарында булырга тиеш, менә шунда инде ул кешеләрнең эшләрен як тыртып, күзәтеп йөри: яхшыларын балкытып, яманнарын көйдереп күрсәтә. Өлешләренә тигән эшләрен төнлә башкарганлыктан, төн йокылары калган кешеләрне жылытып, изрәтеп йоклатып ала. Җан һәм тән газабыннан сызланганнар янына да ул төн пәрдәләрен ертып керә, шифалы нурлары белән сыйпап, аларга да бераз ял бирә.
Бибиса көн яктысын күрүенә сөенде, аргы бүлмәдәге ир кешенең ыңгырашуы басылудан бераз ял алгандай булды. Менә шәфкать туташы градусниклар куярга керер, иртәнге ыгы-зыгы башланыр. Ялгызлыкта. караңгылыкта кичергән газаплар онытыла төшәр.
Өстәлгә башын салып черем итеп алган сестра кузгалды, авыруларның хәл-әхвәлләрен белде, форточкаларын ачып, палаталарны җилләтте. Сестра янына ак халат кигән бер хатын керде, төнлә яман каты ыңгырашкан ир хакында гәпләштеләр. Бибиса боларның сүзләренә колак салды, ыңгырашкан кешенең хатыны килгәнен чамалады. Врачлар килгәнче дип. сестра аңа керергә рөхсәт иткән. Югыйсә, реанимация бүлегенә авыруларның туганнарын кертмиләр. Хатынны сестра палаталарны юып. жыештырып чыгу шарты белән кертте. Чөнки санитаркалары авырып эшкә чыкмады, эшче куллар җитешми икән.
Аз гына тынып ятканнан сон. теге ир тагын ухылдый, ыңгыраша, бәргәләнә башлады, беләгендә веносекция булганлыктан, караватыннан ары китә алмады. Хатыны исә аның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан килеп карады, ярдәме тимәде. Сестра куйган шартны үтәргә дә кулы бармады, кич килергә вәгъдә биреп, кайтып китте. Сестра янына кабаланып тагын бер кыз керде. Кызның колагына сестра нидер пышылдады, тегесе коты очып Бибисага карап алды да тиз генә чыгып китте. «Минем чирне әйтте», дип уйлап куйды Бибиса, йөрәге чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады.
Эш сәгате жнтте. Беренче булып өлкән сестра килде. Ул башта ирләр бүлеменә, аннары хатыннар бүлеменә керде. Аның артыннан ук ишектә Аллаяров күренде. Өлкән сестра, Аллаяровны күрмичә, дежур сестрага жәймәләрне алыштырырга кирәклеге турында кисәтеп маташа иде.
— Хәерле иртә. — диде Бибиса өлкән сестрага, моңарчы тавышы
булмаганын онытып. Үз тавышын ишеткәч, чиксез сөенде, хәтта көлеп куйды. '
— Ә-ә... исәнмесез...
Сестра уңайсызланып елмайды. Ул арада Бибиса янына Аллаяров килде.
— Хәерле иртә! Сез инде көлә дә башлагансыз, күрәм. — Бибиса янындагы урындыкка утырып, хирург сүзен дәвам итте. — Операция ясадык. Уңышлы чыкты.
— Рәхмәт...
Сезнең белән бүтән сөйләшер сүзем юк дигәндәй, Бибиса башын читкә борды. Нилектән Аллаяровка ачулы ул? Җәрәхәтен текмичә китеп баруы өченме? Әллә теге чирнең коточкыч исемен бөтенесе алдында әйткәнгәме?
Хирургның авыру белән шәхси мөнәсәбәтләрне ачыкларга вакыты юк иде. үз эшендә булды.
— Түбән төшеп беткәнсез бит. арка өлешегез югарырак торырга тиеш. — дип, сестралар ярдәменнән башка гына Бибисаны өскәрәк күтәреп салды. Авыруның ана ачык йөз күрсәтмәгәнен сизде, әлбәттә,
нинди дарулар бирергә кирәклеген сестрага әйтеп яздырды да сул яктагы авыру янына китте. Авыруны Бибисадан жиңелчә ак ширма белән аерып куйганнар. Сирәк-мирәк зәгыйфь кенә ыңгырашып куюдан башка аның бер тавышы да чыкмый. Докторлар да аның янында акрын сөйләшәләр. «Ә мин нәрсәгә өметләнәм?» дип уйлады Бибиса үзе турында. Хирургның үз авызыннан ишетте, иртән кергән кызның кур- ♦ кынган карашын күрде. Ләкин Бибисада яшәү өмете ныгый барды. Аның өметләнер нигезе бар. Медицина белмәгән бер дару белә ул. Кеше аягы басмаган урман-тауларда үсә. Әбугалисина заманында ук белгәннәр икән ул шифалы дәва турында. Әбугалисинаның язмалары калган. Дөрес, ракны дәвалавы турында бер китапта да язылмаган. Ләкин Бибиса өметләнә Бик нык ышана. Терелеп кенә чыксын, ул туган якларына кайтыр, кара урманга төнлә ялгыз барыр, таң сызылганын көтәр һәм табар ул тылсымлы үләнне. Чиргә дәва табылмавы мөмкин түгел. Мөгаен, Гыйлфан да беләдер аны Нигә теге вакытта Бибиса Гыйлфанның үләннәренә көлеп карады? Менә кайчан кирәге чыкты. Кешеләрне рәнҗетергә ярамый, алар һәр вакыт бер-берсенә кирәк булып торалар. Терелеп чыгу белән Бибиса Гыйлфанны эзләп табачак. Больницадан чыгу белән Бибиса урманга китәчәк. Әйдә, кемнәрдер, үлә инде бу кыз, дип уйлый бирсеннәр. Ә ул, әнә, елмаеп ята...
— Кунак егете. Исеме Гыйлфан. Сезнең концертны карарга килде...— Бибисаның кардәш абыйсы китапханә бүлмәсендәге кызларга шулай тәкъдим итмәсә, ак куян, бүрекле, боек карашлы чандыр малайга бәлки игътибар бирмәсләр дә иде. Ниндидер датага багышланган бу концертта Бибиса ялгыз да биеде, күмәк биюдә дә катнашты, җырлады да. Кайтканда юл уңай туры килеп, баягы куян бүрек белән бергә киттеләр. Кунак егете булгач, Бибиса аны куып җибәрергә кыенсынды. Авылныкыларга якты йөз күрсәтсәң, кич саен озата йөри башлыйлар. Күрше авыл егете бүген озатыр да, иртәгә кайтып тд китәр. Бер кич озаттырудан бер җире дә кителеп калмас әле. Кара кашы астыннан сөзеп кенә карый, үзе шундый тыйнак. Авылныкылар кебек беләген дә иңгә салмый, кулдан да тотмый... Чана юлының ике эзе буйлап атлыйлар. Берсе бер дәшми. Әле күктәге айга карыйлар, әле җирдәге карга күз салалар.
— Минем сезнең авылга киләсем 6a|f әле, — диде егет, Бибисалар- ның өй турыларына җиткәч, — тагын шулай капка‘төбенә чаклы килергә рөхсәт итәрсезме?
— Юл иркен, йөргән кешегә ирек, — ди кыз, аз гына кыланчыклангандай итеп. Сүзне озайтырга уйлапмы, егет бүгенге концертны исенә
I төшерә
— Ничек шулай бармак очында биергә өйрәндең?
Бу мәсьәлә аны бик нык кызыксындырган кебек итеп, ихлас сорады егет, хәтта «син»гә күчте.
— Телевизорда күрдем дә. ^зем дә шулай аяк бармагына басып карадым. — диде Бибиса. андый вак-төяккә әһәмият бирмәгәндәй генә.
— Бер карауда өйрәндеңме?
— Башта бер минут кына тора ала идем, соңыннан озаграк тора башладым.
Бию турында сөйләшеп бетерделәр. «Инде жыр турында сөйләшәбезме?» — диясе килгән иде Бибисаның, кунакны рәнҗетүдән куркынып тыелып калды.
— Мин сезнең авылга тагын киләм әле, — диде егет. Сүзендә торды. Бер дә килде, ике дә... Алты чакрымны көн саен икешәр тапкыр узган чаклары да булды Икенче тапкыр килгәндә рәтләп сөйләшә алмадылар. Бибиса фермадан кәефсезрәк кайткан иде, идарәгә чакы
САҖИДӘ СӨЛӘПМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
ралар дип, дәшеп алдылар. Идарәдә аны көткән кеше табылмады, кыз юл унаеннан китапханәгә сугылды. Куян бүрекле кунак егетен күргәч, эшнең нндә икәнлеген сизенде. Сәлам бирде, ары-бире журнал актар- галады да, кайтырга чыкты. Кунак егете дә аның артыннан иярде. Аны-моны сөйләшеп кайттылар да, Бибиса өйләренә кереп китте. Ә менә өченче килүендә озын кышкы кичне бергә уздырдылар. Икәүдән- икәү, генә түгел, әлбәттә. Авыл егетләреннән ул кичне Гыйлфанга бераз «өлеш» тә эләкте.
Өлкән яшьтәге савымчыны ял йортына җибәргәннәр иде, йорт-ку- расына күз-колак булырга Бибисага әйтеп калдырды. Көннәрнең берендә савымчы кызлар ялгыз өйдә кич утырырга җыелдылар. Кызлар булган җирдән егетләр каламы соң, аулак өй дип аталган кичә оешып китте. Нәкъ шул кичне кунак егете килгән иде. Аулак кичә аның хөрмәтенә җыйналмады микән әле? «Кул эше эшләрбез, яңа җырлар өй- рәнербезэдән гайре сүз әйтелмәгән иде, югыйсә. Егетләр чакырырбыз дип булмый бит инде. Аларны атап чакырмыйлар да. Фәлән өйдә фәлән кызларның кич утырачагын берсе ялгыш кына ычкындырып ташлый да, калганын егетләр үзләре белә. Аулак кичә ничаклы яшерен җыйналмасын, күңеле тарткан кеше аны эзләп таба. Уеннары да кемнең кемгә күңеле төшкәнлеген белер өчен уйлап чыгарылган. Каешлы уенны гына ал... Ян сәкегә тезелеп утырдылар. Кунак егете Бибиса белән янәшә. Бүтәннәр дә шулай парлы-парлы. Аяк өсте калган егет белән кыз үзләренә яна пар сайлыйлар. Егет кулында каеш. Ул туры Гыйлфан каршына килеп, Бибисаны сорый.
— Бирәсеңме?
— Бирмим.
Каешлы егет үз янында торган кабартма битле кызга мөрәҗәгать итә: *
—■ Ничәне?
Кызның кунак егете янына утырасы килгәндер, җәзаны жәлләми бирә:
— Унны.
Гыйлфан кулын алга суза, икегә бөкләнгән каеш кунак егетнең уч төбенә ун тапкыр чатнап төшә.
—• Хәзер ничек, бирәсеңме?
— Юк.
Нишләгән бу авылдаш, тагын ун каеш әйтә. Хәзер инде Гыйлфан усаллашып, үз парын бүтәнгә бирми. Кунакка егерме каеш төшергәннән соң. каешлы егет бүтән кызны сорарга китә. Ул кызның пары биш каеш алып котыла. Каешлы егет күзен бәгырәйтеп, кабат Бибисаны сорап килә. Шунда сынала егетнең кызга булган мөнәсәбәте. Авыл егете каешын селтәп-селтәп, чажлатып суга. Бибиса җәзаны бүлеп алырга тели, Гыйлфан риза түгел. Кыз аңа сыеныбрак утыра, һәр суккан саен Гыйлфанның тәне тертләп куйганы сизелә.
Ул көнне Гыйлфан кырык каеш алды. Күңел хисләрен сүз белән белдерүнең кирәге бөтенләй калмады. Кара-каршы җырлашканда Бибиса кунак егетенә керфек сирпеп бер жыр җырлаган иде:
Чәчләремне, чәчләремне Сибелдереп таратам. Уйларынны белмим әле. Буйларымны яратам.
Бибисанын җырына Гыйлфанның җавабы иде бу. Алты чакрым араны тәүлегенә икешәр урау күрше авыл егетенең гадәтенә кереп китте. Кичке караңгыда килә дә. иртәнге караңгыда кайтып китә. Бибиса исә. монтер егет йокысыз төннән соң электр баганасыннан башы әйләнеп, егылып төшмәсэ ярар иде, дигән теләктә яши. Авылда сагаешын
калдылар. Чышы-пышы китте. «Куян бүрек» нинди әфсенен тапкандыр, кызның күзе юлда гына. Сагынышып очрашулар шул дәрәҗәгә барып җитте. кунак егет бергә булу хакында сүз кузгата башлады. Бибиса бу хакта ишетергә дә теләми. Энесен, сенелесен аякка бастырасы бар, аннары үзенә укырга кирәк булачак. Техникумгамы, инсти ф туткамы китәсе килә... Биш елсыз бергә булу турында уйларга да яра- _ мый, ди. Гыйлфан гажәпләнүеннән сызгырып җибәрә:
— Ьуу-уу-уу... Биш ел буе ике авыл арасын таптап, мин күпме юл 5 узарга тиеш... Сузып салсаң, җирдән йолдызга чаклы...
— Шуңа әйтәм бит мин сиңа, көн дә килмә димен, атнага бер кил- ® сән җитәр.
— Ә ул атна арасында сине бүтәннәр сугып алса!
«Авызыңнан җил алсын» диясе калган бит шул чакта. Алай димә- о де шул Бибиса, «кемгә хаҗәтем бар минем», диде. Вакыйгалар терлек- 2 челәрнең район киңәшмәсеннән куерып китте. Башта Бибиса биек < трибуна артыннан халыкка башын гына күрсәтеп, үз эшләре турында ? сөйләде. Без шундый да, без мондый, үтибез, арттырып үтәргә сүз би- £ рәбез.. Сөйләгән чакта үзенең бик хәтәр мактануын шәйләмирәк кал- ч ды, чөнки кеше язып биргән кәгазьне укыды. Сүзләре кешенеке түгел- ® түгелен. Комсомолның район комитеты секретаре сорашты, савымчы u кыз сөйләде, теге язгалап утырды. Шул язганнарын Бибисага тоттыр- £ ды, шуның буенча чыгыш ясарсың, диде... Тәнәфес вакытында бөтен - халык, урман җәнлеге күргәндәй, Бибисага борылып карый. Килеп кү- * решә, таныша башладылар. Бигрәк тә үзе ише кыз-кыркын. Шуннан * гына савымчы кызның эченә җылы керде: гаепләп түгел, үз итеп карыйлар икән. Киңәшмәдән соң терлекчеләр көче белән концерт оештырдылар. Бибиса чыгып җырлады.
— Те-йе-лейе-гее-раам ба-а һа-га-һа-на-һа-сын...
Күбәләктәй җиңел кыз баладан шундый тирән моң чыгуына хәйран калырсың. Моңлы бала бәхетсез була дигән сүз бар халыкта. Хак микән бу сүз? Әллә, киресенчә, хәсрәте күпкә димик инде, башында уй күпкә моңлы буламы ул? Баскан урынында очынып торучы уналты- унҗиде яшьлек кыз балада нинди хәсрәт, нинди уй дисезме? Өйләнешү хакында сүз кузгаткан Гыйлфанга да ул һәммәсен әйтеп бетермәде. Сынар канат белән тормыш алып бару җиңел түгелдер, әнисе күз ал-дында сыза. Бала-чага сизмәгәнгә салышып йөрсә дә. барын да күрә, күңеленә жыя ул, тормыш авырлыгын анасының хәсрәтле күз карашыннан тоя. Исәпләрендә уен-көлке генә дип уйлый күрмәгез.
Залда утыручылар бу хакта уйландылармы-юкмы, әМма барысы бердәй күңелне күз күрмәгән якларга алып киткән моң иркенә бирелгәннәр иде.
Күз керфекләрем талганчы - ы ый Ка-һа-рыйсым ка-һалга-аһаан икән...
Якыннарның, дусларның кадерен белерлек. Соңыннан үкенечкә «алмасын... Тыңлаучылар, мөгаен, шундый хис кичереп утырдылар.
Бибиса сәхнәдән чыккач, арткы рәттә утырган сөт ташучы ике егет арасында әңгәмә булып алды.
— Ниндәйрәк кыз бу?
— Нинддй икәнен күреп торабыз ич, алдынгы сыер савучы дип HI ьлан иттеләр.
— Ата-анасы кем димен.
— Атасы юк. анасы әлегә исән, бер энесе, бер сеңелесе бар. Ж.ит- теме?
— Егете бармы?
— Авыл егетләре белән эре бәрәңге ашап чыккач кына сөйләшә Ул.
— Кыз минеке булачак.
Берәүгә җирдән йолдызга чаклы тоелган ара сөт ташучы өчен ике- өч көн эчендә хәл ителде. ’
Бер онытылып, бер уянып, тирә-юньне күзәтеп, сестраларның мәш килүләренә игътибар салып ята торгач, көн үтеп китте. Төнгелеккә зәңгәр күзле, кара кашлы чуваш кызы Лена калды. Бибисаның уң якка авыштырып кына аркасына банка салырга әзерләнгән иде, тегесе утырам ди башлады. Биш кенә минут утырып торам ди. Ленаның кулына тотынып, торды да утырды. Әйдә, утырып карасын. Лена авы-руның аркасына банкалар тезде. Озак ятудан пневмония булырга мөмкин. банка исә канны тарата. Ул арада Ленаны кемдер чакырып алды. Бибисаның башында бер генә уй ничек кенә булса да биш минут түзәргә. Банкалы арка белән ятып булмый бит.
— Лена, булгандыр инде...
Сестра ширма артында гына икән.
— Хәзер, хәзер, тагын бер генә минут түзегез.
Мендәргә яткач, Бибиса иркен сулап куйды. Утырып аргач, яту тансыкланган.
Утта янып, суга төшеп тагын бер тәүлек узды. Кич тагын банка салдылар. Бу юлы Бибиса ун минут утырды.
Бүген ул ярыйсы гына йоклап алды, йокы аралаш ниндидер тавышлар ишетте. Шәфкать туташы кемнәр беләндер бәхәсләште, ниндидер авыруларны үз бүлегенә алмаска тырышты, нәрсәдер исбат итеп маташты. Яктыра төшкәч, Бибиса каршы бүлмәдә яңа авырулар барлыгын белде. Ишек каршысында башсыз биек караватта ятучы ир-атны Бибисага күренгән уң як караваттан нәни ак пәрдә белән бүлеп куй-ганнар. Менә бер заман пәрдә артыннан озын коңгырт* чәчләрен таратып салган, ак күлмәкле, ялан аяклы кыз пәйда булды. Нәкъ су кызы. Бүлмәдә сестра күренми Су кызы каршылыкка очрамыйча, йөзеп кенә ишектән чыгып та китте. Кичә ыңгырашкан ир гаҗәпләнүдән шар булган күзләре белән аны озатып калды. Бу күренешнең өнме-төшме икәнен аңларга тырышып, уң кулы белән йөзен сыпырып алды. Бибиса аның бернәрсә дә акламаган кыяфәтен күрде. Теге ир тагын бер тап-кыр йөзен м.аңгаеннан иягенә чаклы сыпырып төшерде. Ул да булмады. икенче пәрдә артыннан беренчесенә ике тамчы су кебек охшаган бүтән кыз килеп чыкты. Шундый ук озын чәчле, ак күлмәкле, ялан аяклы. «Су кызлары» урта ишек янында кара-каршы очраштылар, бер- берсенә баш игәндәй иттеләр дә, берсе су юлына (Бибиса хәзер алар- ның кая чыкканнарын аңлады), икенчесе үз караватына юнәлде. Яман ыңгырашучы ирнең исә ике күзе шар булган, әле уңга, әле сулга тәгәриләр. Бу тамашаны карап яткан Бибиса кычкырып көлеп җибәрә язды, янында каты авыру ятуын уйлап кына тыелып калды. Эх, бүлмәдә уяу җан иясе булса, рәхәтләнеп бер көләр иде. Шундый кызык хәлне кеше белән уртаклаша алмавына үкенеп куйды. Көлкеле кинода ялгызы утырган сыман хис итте үзен. Озын чәчле кызлар кереп урнашуга. Ленага ияреп, теге ирнең хатыны керде. Хатын йомшак кына итеп иренә дәште:
— Бүген хәлең әйбәтләнгәндәй булган.
Ир дәшмичәрәк ятты да, канын туктаусыз суырып торучы веносек- циягә карап әйтеп куйды:
— Белмим, ахыры ни белән бетәр...
Ире янында хатын озак юана алмады, Лена кушуы буенча, Бибиса яткан палатаны җыештыра, сөртә-юа башлады. Эш арасында сестра белән алар гәпләшеп алдылар. Хатын ире ягына ымлап:
Оҗмахка эләккән ич бу, ике ягында ике хур кызы утыра...
Лена күңелле итеп көлеп куйды.
— Әййе, оҗмах юлы нәкъ шушыннан башлана.
— Нәрсә белән кергәннәр?
— Берсе серкә эчкән, егете ташлаганмы шунда... Икенчесе тагын «идер капкан.
— Агу эчкәнгә охшамаганнар үзләре.
— Күп эләкмәгәндер. Без кеше саулыгы өчен көн-төн тырышабыз, ә алар тормышны чүпкә дә санамыйлар.
Реанимация бүлеге мөдире Варис Русланович килде.
— Хәлләр ничек? —дип сорады ул Бибисадан.
— Бик шәп!
— Шулай укмыни? Әйбәт, әйбәт. Сезне кичә утырып торды диләр. Алай да артык шәпләнеп китмәгез, өзлегү дигән нәрсә бар бит, ишеткәнегез бармы?
Варис Русланович янәшә карават янына китте. Үзе һаман Биби сага мөрәҗәгать итә:
— Менә, күршегезгә дә җан керде бит. Терелер дип уйламаган идек.
Ике арадагы пәрдәне алганнар.
— Тереләм мин, тереләм, — диде хатын, иреннәрен ялый-ялый,— менә күрерсез.
Хатынның эче тау кебек. Варис Русланович исә, хәйран калгандай, әле Бибисага, әле аның күршесенә карап торды. Шул арада Аллая- ров кереп, әлеге хатын янына килеп басты. Варис Русланович та шул якка борылды. Авыруның йөзенә иелеп хәлен сораштылар.
— Тереләм мин...
Бибисаның күршесе карлыккан тавыш белән һаман шул сүзен кабатлый. Аллаяров нишләптер аңа җавап бирми. Хәтта авырхның сүзенә ышанмаган төсле. Шул кыяфәттә хирург Бибиса янына килде.
— Сез инде сират күперен кичтегез, артка юл юк сезгә, — диде ул бик ышанычлы итеп. Бибисаның уң кулын алып пульсын санады. — Йөрәк ярыйсы. Ничек йоклыйсыз? Авырткан җирегез бармы?
Бибиса зарларын сөйләп тормады Аяклары гөбе кебек шешенгән иле. аларны да әйтмәскә булды. Әкренләп узар әле.
— Чагыштырмача яхшы, — диде ул, Аллаяровка карамыйча гына.
Хирургка ул һаман ачылып китә алмый. Шулай булмыйча, ничаклы газапларга дучар итте бит ул Бибисаны.
Хирург Варис Руслановичка карап сорады
— Бүген бишенче тәүлекме?
Тегесе хирургның сүзен раслап, баш какты. Хәер, хирург моны үзе дә яхшы белә, болай гына сорый. Алгы бүлмәгә чыгып, авыру тарихына нидер яздылар, дарулар турында киңәштеләр.
Аллаяровны озаткач. Варис каршы як бүлмәгә керде. Докторны күрүгә «хур кызларымның берсе кайтырга сорый башлады.
— Биш яшьлек энем өйдә берүзе, өстеннән бикләп киттем.
— Энең жәл булгач, нишләп агу эчтең соң?
— Ул югалган иде, шуңа куркып эчтем.
— Ничек югалган иде?
— Апам белән җизни кунакка китте. Мин аларның малайларын карап өйләрендә калдым.
— Шуннан?
САҖИДӘ СӨЛ ӘЙМ AHOBA ф ГӨЛБАДРАН
— Ул малай чыгып китте дә юк булды. Көне буе шуны эзләп чаптым. табылмаган кайгыдан агуланырга уйладым.
— Ә каян килеп ул хәзер бикле өйдә утыра инде?
— Мин агулануга ул үзе кайтып керде...
Варис Русланович аптырап бот чабып куйды:
— Менә бит, исәрне '«әчеп үстермиләр, үзе үсә ди.
Кыз елый ук башлады.
— Кайтарыгыз инде, абый, ул хәзер уяныр да ялгызы куркыр, я тәрәзәдән чыгып качар...
Варис йомшара төште:
— Ярый, каныгызны тикшерсеннәр дә, зарарлы булмаса, кайтырсың.
Врач китәргә кузгалгач, кыз үз-үзенә сыктап алды:
— Башта кабул итми газапладылар, хәзер чыгармыйлар...
Кызның икенчесе белән ни турында сөйләшкәннәре ишетелмәде. Агуланганнар белән эшен бетергәч, Варис яңадан Бибисалар бүлеменә керде. Бибисага карап сөйләнеп алды:
— Якшәмбе булса, бәйрәм булса, больница ишеге ябылмый. Кешегә эш кирәк, эшсез тәмам рәттән чыгачак ул.
Кичә якшәмбе булган икән дип искәреп алды Бибиса, врачларның озак күренми торуларын хәтеренә төшереп. Алардан башка вакыт бик акрын уза.
— Хирург сезгә башыгызны югарырак салып ятарга кушты, ә сез түбән төшеп беткәнсез.
Варис, Бибисага булышмакчы булып, ике кулын аның аркасы астына шудырып кертте. Дәрәжәле кунакларны кабул иткәндә, ак сөлгегә салып, ак күмәч күтәргән шикелле генә күтәрергә уйлыймы? Бибиса врачның ипсезлегеннән көлеп куйды:
— Юк, юк, алай түгел, сезнең сестралар менә болай күтәрәләр: Бибиса уң кулын анестезиологның иелгән җилкәсенә салды. — Хәзер уң кулыгызны өскә алыгыз, — дип өйрәтте ул врачны,—хәзер күтәрегез.
— Сестралар алар өйрәнгәннәр шүл, — диде Варис, гади генә ЫСУЛНЫ да белмәвеннән гафу үтенгән сыман.
Көндез Бибисага кан салдылар, ниндидер яңа уколлар бирделәр. Иртәдән бирле акрынлап сыкрый башлаган умыртка сөяге бер урыннан чүкеч белән төйгән сыман авырта башлады. Авырту тиз арада бөтен аркага, күкрәк читлегенә таралды. Күз аллары караңгыланды, укшыта башлады. Көндез ашаган аш шул килеш кире чыкты Аз гына тыны җиңеләйгәндәй булды. Күз аллары караңгыланып яңадан кшыта башлады. Мен газап белән ашказанын сыекчадан бушаткач, анда йодрык чаклы таш утырып калды. Бибиса, тамагына ике бар-магын тыгып, шул ташны чыгармакчы була. Шәфкать туташы моны күреп ачуланырга тотынды:
— Алай ярамый бит, сез бәләкәй баламыни?
— Лена, косарга ярдәм ит...
— Сезнең анда бер ризык та калмады инде, барысы чыгып бетте бит.
— Кичә иртән ашаганы калды әле анда...
Сестра мондый сабыйлыктан көлеп җибәрде:
— һа-һа, уйлап та чыгаралар соң безнең авырулар!
Ләкин Бибиса берни аңларлык хәлдә түгел иде, юдырып чыгармасмы дип. бер стакан боржом салып эчте. Хикмәт, эч авыртуы шундук басылды. Ләкин үтереп аркасы сызлый башлады. Бибиса иртән үк инде сестрадан карават башына дилбегә сыман итеп бинт бәйләткән иде, сынар кулы белән шуңа тотынып, торып утырды. Утыруы, булды, эче пычкы белән телгәләгәндәй авыртырга тотынды. Ятты'— аркасына чыдар әмәл юк. Тагын торды, тагын ятты
— Ванька-встанька булды бит бу чистый, — дип сөйләнә-сөйләнә .
сестра веносекиияДәге савытка дарулар китереп салды, — хәзер тынычланырсыз.
Бер-ике минут узуга, авыру, чыннан да, тынычлангандай итте. Ләкин бу тынычлану озакка сузылмады, Бибиса яр өстенә ташланган балык сыман бәргәләнә башлады.
Ашыгып Аллаяров килеп керде (чакырып алдылар, ахрысы). Ул _ кергәч. Бибиса тешен кысып түзәргә, тыпырчынмаска тырышты 5
— Ни булды? — дип сорады хирург кырыс тавыш белән, әллә Би- = бисадан, әллә сестрадан.
Бибисаның сүзләре ыңгырашу булып чыкты:
— Арка авырта, эч... Кычкырырлык булып авырта..
Хирург ялт итеп сестра ягына борылды; ♦
— Прамедол бирегез, демидрол!
— Бирдем инде, Баязит Алмасович.
— Тагын бирегез!—диде Аллаяров, ни өчендер сёстрага ачула- = нып. Шулай кәефе кырылган хәлдә чыгып китте.
Доктор кушкан даруларны кабатладылар.
Бибиса манма су эчендә бераз онытылып ятты. Арка сызлавы ба- ’ сылмады. «Дилбегә»сенә тотынып, тагын торып утырды. Суга манып : алгандай юеш күлмәген салырга азапланды. Китәргә җыенган өлкән сестра моны күреп, ярдәмгә ашыкты. «Сөлек»не ычкындырып, күлмәкне салдырдылар. Ләкин алмаш күлмәк юк икән. Эш сәгате бетеп. . хуҗа-сестра кайтып киткән. Бибисаның җилкәсенә япма салдылар, -> сестра юеш күлмәкне киптерергә алып китте.
— Үлеп арка авырта, — диде Бибиса, артына каеша төшеп — массаж ясасаң икән...
Сестра бармаклары тиюгә. Бибисаның сызлаулары басыла төш кән кебек булды. Аһ, нинди шифалы куллар... һич үз яныннан җибәр мәс иде кызны. Ә аның күптән эш сәгате беткән, кайтырга ашыга
— Тагын аз гына, тагын аз гына..
Үтенсәң, сестра һаман арка сылавын дәвам итәр иде, ләкин оят кирәк бит, кайтсын инде, дип уйлады Бибиса. Сызлавы да кимеде ахрысы, бая оят турында уйларлык хәле юк иде. Бибиса чалкан ятып күзен йомды. Ерактан-ерактан кыңгырау тавышы ишетелә. Менә тә рәзә каршысына кар бураннары туздырып, җигүле ат килеп туктады Атны тыеп тотарлык түгел, бер урында тыпырдап тора. Бибисага чы гарга ярамый, аның монда аяк киеме дә, өс киеме дә юк Күренми калырга кирәк, яшеренергә. Ләкин кая? Тәрәзәләр шундый зур, бөтен нәрсә уч төбендәгедәй. Мендәр астына качсаң, кире чыгып б\л мае... Әһә. җәймәне башка капларга кирәк, менә шулай... Әнә, кың гырау тавышы ераклаша да инде. Бөтенләй тынды. Тып-тын Әмма әтисе китмәгән икән әле. дугаларын, тәртәләрен ташлап, ап-ак и тәрәзәдән очып керде. Бибисаның өстендә бии башлады. Караватка кеше юк дип уйлады, ахрысы Бибиса бит җәймә астында. Сизде, ке ше барып сизде. Тоягы белән йөрәкне чокып чыгармакчы Әнә. йөрәк чыкты да инде, ак ат аны ике тоягы белән кыстырып алып китмәкче Шул чак палатага кемдер керде. Ат йөрәкне кире ташлады да тәрәзәдән тышка сикерде. Ә йөрәк тыпырчынды да тынды Тып-тын
Бибиса бик тырышып күзен ачты. Ана хирургның соры күзләре карап тора. Соры күктә кара болытлар йөзә Бар да таралды. Пол- дызлы күк кенә калды. Бибиса күзен йомып, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышты. Ә ул «нәрсәдер» баш өстендә зеңләп очып йөри
Бибиса кабат күзен ачканда хирург юк иде инде.
Яман шеш канны агулый, кешенең бөтен барлыгын тарката торган матдә бүлеп чыгара. Күп мәйданны яулап алган шешне кисеп таш-
« «к У.» J* J. 4S,
лаг-ач, чирле чакта гадәтигә әйләнгән хәл кинәт үзгәрә, организмда стресс башлана Шул тетрәүне күтәрә алмыйча, кеше тиз арада вафат була. Сабанеева х5зер шул чорны кичерә. Канны сугаручы дарулар белән фаҗигане кичектерергә тырышалар. Операциядән соң авыру икенче шокны үткәреп җибәрде. Аның торып утыруын ремиссиягәI юрадылар. Димәк, тәүлек эчендә гомере өзелергә мөмкин. Сабанае- вадагы кебек очрак белән аякка баскан кеше юктыр да... Андый очракларда операция ясамаска дигән күрсәтмә булса да, кире ябып куярга хирургның кулы бармады. Актрисаның күзләре хирургка шундый тирән өмет белән бактылар, андый карашны хирург үз гомерендә хәтерләми. Дәрья-күлдә сәламәт, гүзәл килеш күрмәгән булса, бәлки ябып та куяр иде.
Аллаяровның ни уйлаганын Бибиса белә. «Прамедол, демидрол»! — дип. хирург бая ни өчен ачуланды? Үлә.дип ачуланды. Бибиса сизмәсен өчен булса да, ачуланмаска тиеш иде. Сабырлыгы сынды, кабынып китте Ачуландырмаска кирәк хирургны, ул үзенең көченә ышанырга тиеш. Хирург та ышанычын югалтса, йомшак табигатьле авыруларда яшәү өмете югалачак. Хирург Бибисаның яшәвен тели, авыр операция ясавының әҗерен күрәсе килә. Бибиса хакына шулай тырышканы өчен аны сөендерергә кирәк. Бибиса шундый уйларны үз-үзенә тәкърарлап ятты.
Сызланулары кузгалудан куркып, Бибиса хәрәкәтсез ята. Ишектән бер төркем ак халатлы халык керде. Варис Русланович Бибисалар бүлеменә узды, тегеләргә нидер аңлата «Рәхим итегез, биредә онко авырулар да бар...» Шөкәтсез Варис, шул каһәрләнгән сүзне әйт- мәсә. кеше белән сөйләшергә бүтән сүз юк микән? Бибисаның ак ха- латлылар беләң күзгә-күз очрашасы килми. Шулай да арттарак торган зур кара күзлеклесенә карашы төшә. Килеш-килбәте... Аркылы сызык төшкән киң маңгае... Гыйлфан! Бибиса ак җәймә белән йөзен капларга уйлый, ләкин бер генә бармагын да кыймылдата алмый, ике күзен дә кара күзлектән ала алмый...
Ял итүчеләр күмәкләшеп, «Изге чишмә» дип аталган чыганакка баралар. Үзәнлек. Калкулык. Урман сукмагы. Ат юлы Берара Гыйлфан Бибиса белән янәшә атлый. Кулында берничә төрле үлән.
— Бусы — скөтүче биштәре», бөер ише әйберләргә дәва, бусы — гөлбадран.
Хатыннар чая да сон, тыңлашып кына йөриләр, Гыйлфанны шундук уратып алдылар:
— Кая. кая, бусы нидән файдалы?
— Монысы ни исемле?..
Читкә кысрыкланып чыккан Бибиса аларны калдырып, ары китте. Бүлмәдәшләре барын да күреп торганнар икән, яшь дусларының хәленә кергәндәй, икесе ике яктан сөйләнеп баралар -
— «Үләннәреңнең рәхәтен үзең күр, үскәнем» диясең калган.
— Нишләп «үскәнем» булсын, Бибисадан шактый өлкән бит ул, ике бите буйлап буразна сызылып төшкән.
— Елмайганда бит уртасындагы чокыры шулай сызылып китә аның.
Кешене алар шулай нечкәләп өйрәнәләр. Җитен чәчкәй дә кем белән танышканын алдан белеп торсын:
I Р е иясси я — үләр алдыннан авыруның вакытлыча хәле җиңеләю.
— Авыл малае. Сырхау карчыкның хәстә төпчегедер, үлән белән тәмам саташкан.
— Кара, кара, Бибиса, сиңа караем диеп, муены кәкрәеп кала бит анауның...
Кримплен күлмәкленең икенчесе пырхылдап көлеп жибәрде, аның өчен кызарып, Бибиса түбән карап барды. Хатыннар мәгълүматларны бирә тордылар:
— Оясыннан егылып төшкән чәүкә баласы сыман муенын кысып китте, бахыркай...
Бибиса шунда гына башын калкытып карады. Алда, каеннар арасында. якташының аклы күлмәге балкып-балкып кала.
Җәйнең соңгы ае. Табигатькә сизелеп сары инә. Кичкырын гармунга кушылып, урман буйларын яңгыраткан егетләрнең жырларында да сагыш ишетелә:
Утыр алдагысына...
Ул сила булыр яр түгел, Син алданасын гына.
Ир кешеләрдә кайдан шул чаклы моң була? Авыл халкы беренче булып кызлар моңын түгел, егетләр җырын ишетә. Үсмерлектән чыгып тавыш утырткан егетләр җырлап урам әйләнәләр. Армиягә киткәндә алар яшеиле-күкрәүле малай чакларын, сизелер-сизелмәс кабынган мәхәббәт чаткыларын җырга салалар.
Агыйделнең аръягында
Калды каеш дилбегәм.
Озак тормам бу илләрдә.
Калсын тавышым билгегә...
Күңелдә дулаган хисләр, әйтеләсе сүзләр, языласы хатлар—һәм- мәсе-һәммәсе жыр белән, моң белән ургыла. Әнә бит, бүген дә ничек өздерә егетләр, кемнәр .беләндер аерылышалар:
Ка һа ралы күлмәккәен лә, ка-һа-ралы яулыккаен шул, та-һа-гын бер кат ныклап уйлап ка-һа-рале, жаныкаем...
Бибисалар бүлмәсендә дә жыр тыңлыйлар. Күрәсең, җырның бер сүзе дә игътибарсыз калмый, Бибисаны шаяртып алалар:
— Тәмам үзәгенә үткәнсең бичараның...
— Ул җырлаганын каян беләсең?
— Әһә. тотылдыңмы? Кем турында әйткәнне каян белдең? Үзеңнең дә бәгыреңә корт төшә башладымы әллә?
Чыннан да, бу көннәрдә Бибисаның колак төбендә таныш исем яңгырап торды:
— Гыйлфан, туп уйнарга чык!
— Гыйлфан-ааннн... фан... фаанн!
Яфракларына сары иңгән каеннарны аралап, тар сукмак сузыла. Сукмак буйлап икәү бер-берсенә каршы атлый. Каеннар арасыннан аларны кояш күзәтә. Бүген генә түгел, кояш аларны туган көннәреннән бирле күзәтә. Кызның толымнарын алтынсу нурга мана, күзләренә йөз төрле төс өсти. Гомерләр узу белән кояш сүрәнрәк карыймы — чәчләргә коңгырт, күзләргә соры төс иңгән. Бу үзгәрешне бүген генә күргәндәй, кояш каен артына посып, карап тора. Тегеләр акрын гына бер-берсенә каршы киләләр. Бер-берсенә карашып, тукталып калалар. Кыз. хәлсезләнгәндәй, янындагы каенга таяна. Егет кызның чәчләрен, битен сыйпый, керфеген, маңгаен үбә. Күз карашы белән генә, күңе- с 51
САҖИДӘ СӨЛӘЛМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
ле белән генә үбә. Кояш үпкәнен күреп, көнләшүдән анарда шундый теләк туа. Теләк әле ул чынбарлык түгел. Әмма чынбарлыкка бик якын. Африка ярларыдай кипкән иреннәрен кузгатырга гына куркып тора егет. Кузгата калса, чәчрәп кан чыгар төсле. Алар сихерләнгәндәй бер-беренә карашып, хәрәкәтсез торалар. Ике күзләре талганчы... Кыз карашын читкә ала. Тирә-якта алтын тәңкәдәй сары чәчәкләр. Янәшә китсәң, табигатьнең бу зиннәтләре тапталачак. Кыз кире борылырга уйлады, ахры, сындай торган җиреннән хәрәкәткә килде. Юк. борылмады, ике кулы белән егетнең яңакларына орынды. Кайнар, кызган авыл миче кебек. Кызга салкын Куллары чак кына дерелди. Тыштан туңып кергәч, кулны, битне мич яңагына тидереп тору нинди рәхәт була...
— Мич янында эссе, китик...
— Әйдә...
— Кулын нинди көчле...
— Ә синең кулың йомшак... Мин аларны гомергә шулай нәфис килеш саклармын.
— Мин дә... Тәрәзәдән кеше күрер, китик...
— Ут сүнгән бит.
— Барыбер... Җил өрә... Егет кызны күтәреп ала.
— Сулышың кайнар.
— Синен дә.
— Мин гомергә сине генә яратырмын...
— Мин дә...
— Безнең бәләкәй генә өебез булыр.
... Әллә кайда, бик еракта, хыялда калган сөйләшү... Хыялның үткәндә калганы да була. Киләчәкне көтеп, үткәндә яши ул Алтынга манчылган каенлыкта очраштырган сукмак буйлап, шул хыялның бу икәүне эзләп килүе түгелме? Кояш сурәтенә кереп, читтән күзәтеп торган була.
Каенга таянган кулын кире алганда, Бибиса килгән ягына борыл- макчы иде. Хуҗасын тыңламастан. кул Гыйлфанның кибеп купшакланган ирене тирәсендә тукталды. Гыйлфан иренен сак кына кыймылдатып. Бибисаның бармак очларын үпте. Тагын бер секунд шул рәвештә калсаң, соң булачак. Бибиса кискен борылды.
— Китик... '
Гыйлфан. юлын югалткандай, аяк астындагы сукмакка карап, Бибиса артыннан атлый. Юл торак бинасы ягына борылгач. Гыйлфан читкә суклыгып1 калды. Бибиса артына әйләнеп карамады.
Ял сезоны тәмамланып килгәндә белдерүләр тактасына зур хәрефләр белән язылган игълан элделәр: «Лекция. Медицина фәннәре кандидаты Г. С. Кылычбаев. » Темасына да. лекторның исеменә дә әллә ни игътибар бирмәделәр. Иң мөһиме: фәннәр кандидаты, сәламәтлек саклауга кагылышлы.
Кичке җидедә кино залы халык белән тулды. Тел бистәсе массовик трибуна артына басып, ни булачагы турында кабат белдерү ясады. Аннары Бибисаның якташы чыгып, микрофонга өреп карады Бүлмәдәшләре Бнбисага ым кактылар, төрткәләп тә алдылар
— Безнең «Фан-Фан» микрофонда разбираться итә икән, монтер, мөгаен.
«Монтер» көр тавыш белән сөйләп тә китте Бибиса аның сүзләренең мәгънәсен аңларлык хәлдә түгел иде. башы «чёңң» итеп куйды
Суклыгып (диалект) — кереп, тайпылып.
да, туктаусыз зеңләп тора башлады. Ни күргәнен, ни ишеткәнен белештерми шактый утыргач, сөйләүченең сүзен-сүзгә ялгап, мәгънәсенә төшенгәндәй итте.
Гыйлфанны һәм аны иптәшләрен ерак илгә җибәрер өчен институтның икенче курсыннан ук әзерли башлаганнар. Чит телләр өйрәнү. Гарәп телен үзләштерү. Спорт. Төрле шартларга чыдарлык итеп чы * ныктырганнар үзләрен. Шуңа да карамастан, Африка табигатенә яра- 5 шып китә алмаганнар. Эсселек хәлне алган. Ул илнең табигать шарт- = ларына гына түгел, ашау-эчүенә дә озаклап күнегү кирәк. Пешкән 5 икмәк, ит ризыгы турында хыялланырга гына кала. Җирле халык ме- 5 дицинаның көченә ышанмый, хәтта курка. Бәндәне җиргә ходай ва- “ кытлыча җибәргән, вакыты чыккач, кире чакыртып ала дип фикер ♦ йөртәләр. Аларча, авыруны терелтергә азаплану ходай кодрәтенә < каршы килү була. Авыруга бүтән кешенең канын бирү олы гөнаһ исәп- ® ләнә. Бәндәләрнең каннарын буташтырырга ярамый. Кан биргән бән- = дәнең җаны бүлгәләнә, кан алган бәндәгә төрле кеше сыйфатлары * керә, ул сыйфатлар үзара сугышып яшиләр. Ә сырхау бәндә бары с тик сугыш-ызгыш мәйданы булып җан асрый...
Фәйнәр кандидаты Гыйлфан Кылычбаев. өстәл янында әңгәмә ® коргандай, җай гына сөйли. Залдагы халык аны Бибиса кебек үк хәй- - ран калып тынлый. Таныш булмаган илдәге гаҗәп хәлләр турында о сөйләгән өчен генә дә түгел. Сөйләүче алар өчен гүя күз алдында j бүтән сурәткә кергән тылсым иясе. Туп тибеп йөрүче «Фан-Фан» менә кем булып чыкты. <
Гыйлфан ерак илдән алган тәэсирләре белән бүлешүендә дәвам итә.
Кырык-илле яшьлек бай гарәпләр унбер-унике яшьлек кызларны дүртенче, бишенче хатынлыкка алалар икән ул илдә. Бу кыз балалар бик авыр бәбәйли, үлем чигендә булсалар да. аларны ир-ат врачка күрсәтмиләр. Шуны искә алып, чит илгә чыккан совет врачлары арасында хатын-кызлар да була.
Бер заман бәби көтүче гаиләдән совет врачларын чакырып киләләр. Авыр очрак булырга тиеш, анда халык юкка-барга врачка мөрәҗәгать итми. Акушерканы алып. Гыйлфан шофер сыйфатында бара. Институтны яна тәмамлаган яшь врач ханым балчык өй эченә кереп китә. Гыйлфан машина янында кала, ир-атка анда керергә ярамын Утыра көтеп. Ярты сәгать уза. бер сәгать — кереп киткән врач юк. Тәвәккәлләп. Гыйлфан да эчкә керә. Ни күрсен, ишек янында акушеркасы һуштан язып ята. игътибар итүче дә юк Уколлар биреп. Гыйлфан аны көч-хәл белән һушына китерә. Исенә килгән врач түр якка, чаршау артына ымлый. Доктор чаршауны ачып караса, анда бер кыз асылынган. Көтелмәгән хәлдән доктор бер мәлгә хәрәкәтсез кала, ул арада асылынган гәүдәнең аяклары тыпырчынып ала Тере! Гыйлфан ярдәмгә ташлана, әмма ике хатын аның юлын бүлә. Бигрәк тә берсе докторга ана арысландай ташлана. Икенчесе асылынган кызның ике аяГыннан тарта башлый. Шунда гына Гыйлфан эшнең нидә икәнлеген аңлап ала. Бәби табучыны култык астыннан асып куйганнар, аеруча авыр очракларда бәби таптыруның бер ысулы икән бу. Әкәмәт күренешнең ахырын Гыйлфан күрә алмады, җирле халыкның ихтыярына каршы килергә ярамый, чыгарга туры килде. Ул арада акушерка да үзен кулга алып, эшкә тотынды. Гыйлфан ишек яныннан читкә китми, әледән-әле чаршау артындагыларның хәлләрен белеп тора. Эчтә яна туган кеше зәгыйфь кенә итеп аваз бирә, бераздан аның тавышы кв- p.«я. Доктор җиңел сулап, машинасы янына китә. Акушерканың хәлен Гыйлфан бик аңлый, үткән атнада гына коллегаларын җирләделәр Врач ханым өчен ул коллега гына түгел, тормыш иптәше дә иде Мәрхүмне туган туфракка кайтарып җиткерергә күпме тырышсалар
да. булмады. Үзләре яшәгән дәүләттән рөхсәт алуга ирештеләр, самолет очып үтәчәк күрше дәүләт үз күгеннән уздырырга ризалык бирмәде. Баш өстеннән мәет очыру дин буенча катгый тыела икән.
Безнең ватандашлар бу илдә бигрәк тә бөер, бавыр авыруларыннан җәфа чигәләр Яман чебен тешләсә, канда микроблар барлыкка килә, бөер эштән чыга, буыннарның тотрыгы бетә. Җирле халыкның бу чиргә азмы-күпме иммунитеты бар. Безнекеләрне көчле дарулар белән дә коткарып калып булмый...
Гыйлфанның нинди һөнәр иясе булуы турында Бибиса элек тә белә иде. Армиядән соң медицинскийга укырга китүен ишеткәч, бераз гаҗәпләнсә дә. әллә ни искитәрлек нәрсә күрмәде. Азмыни врачлар: йөрәкне тыңлыйлар, пульсны саныйлар, микстура язып бирәләр... Шуннан арысын Бибиса күз алдына китерми дә. кызыксынмый да иде. Нишләп әле ул бүген гажәп-гаҗиз булып утыра? Гыйлфан үзе белән булган кызыклы очрак турында сөйли.
Чит илгә чыгачак белгечләр студент чакларыннан ук үзләре барачак җирнең табигате, үсемлек дөньясы турында мәгълүмат алганнар. Ананас дигән җимешне һәркем татып карамаган, ләкин барысы да диярлек укыган, яисә ишеткән. Африкага килүенә ел тула, Гыйлфанның ШУЛ җимешне күргәне юк. һәр очраган куактан ананас эзли, таба алмый. Кайда үсә ул дип, кешедәй сорар иде, аңгыра урыс диюләреннән курка. Бер көн шулай ике гарәп белән елан ауларга чыгалар. Елан агуы белән сәүдә итүче гарәпләр була болар. Эре яфраклы биек үсемлекләр арасыннан баралар. Гыйлфан шунда үзе кызыксын-ган әйбер турында сорый. Гарәп көлә, без хәзер шул ананасны таптап барабыз, ди. Иелә дә. комда үскән үсемлекне йолкып ала. Ананас дигәннәре шикәр чөгендере төсле тамыразык икән. Доктор аны агач башыннан эзләп йөргән. Халык көлешеп алды.
Тыңлаучылар лектор белән бергә ерак Африка илләренә сәяхәт кылдылар. Ул сүзен тәмамлагач. Бибиса да. туган иленә кайтып төшкән мөсафир кебек, җиңел сулап куйды.
Уң ятакка авыру китерделәр. Шундук аның тирәсендә ыгы-зыгы башланды, бибиса белән ике арага ак пәрдә тарттылар. Кемнедер ашыктырдылар, кемнедер таптырдылар, бүлмәдәге аппаратларны урыннан-урынга дөбердәтеп күчерделәр. Беравык барысы да хәрәкәтсез торды. Әле генә тыз-быз килүче ак халатлылар акрын гына таралышты.
Бибиса онытылып яткан җиреннән кинәт уянып китте. Караңгы. Теге бүлмәдә шыпырт кына кемнедер орышалар.
— Үз аягы белән йөргән авыруларны без монда тотмыйбыз.
Баш врач урынбасары. Урта ишек каршына басып торган сестрага дәшә:
— Хәзер үк кайтып китсен.
Егете өчен агуланган кыз тавышы:
— Минем киемнәрем юк...
— Телефоннан соратыгыз.
— Өйдә телефон юк.
— Тәрәзә янына кем килгән иде, кем белән сөйләштегез?
— Бер егет...
— Өегезне беләме?
— Белә...
— Лена! (Сестрага эндәшә.) Егете китмәгәндер әле, бар чыгып әйт, килеп алсыннар кызларын!
Врач чыгып китте. Тирә-як тынып калды.
Агуланган кызның егете тәрәзәгә килгән, димәк, татулашканнар дип, Бибиса сөенеп куйды.
Көтмәгәндә сул як күршесенең телгә килүеннән Бибиса дертләп китте:
— Шул шифалы суыгызны бер генә йотыйммы...
Хатынның стаканнан су эчкәне бар, димәк, рөхсәт итәләр. ♦ — Эчә генә күрегез, хет шешәсе белән. =
Ләкин ничек бирергә, караватлар арасы шактый ерак, Бибисаның = сул кулын «хан сакчысы» тоткан. Сул кабыргасына борылып, күр- * шесенә Бибиса сулы шешә сузды. Хатын караваттан төшәргә жите- | шеп үрелә, әмма уңышсыз. Ярдәмгә чакырып карыйлар, сестра чы- ~ гып киткән...
— Тукта, хәзер болай итәбез..
Шешә авызын Бибиса пластмасс бөке белән ябып маташканда, күрше хатын кипшенгән иреннәрен ялап-ялап ала. Хәзер шешәнең төбеннән тотып сузарга була. Ара шактый якыная. Тагын аз гына үрелсә... Булды. Хатын шешә авызыннан голт-голт итеп шифалы су эчә. ‘
— Аһ, рәхмәт... Сез эчкәндә кулыгыздан тартып алырдай булып яттым...
Әлеге эшне башкарып чыгу Бибисаны бик арытты. Аның бер жире дә авыртмый, «жан сакчысы» сызлатмый торган даруларны туктаусыз тамыза. Бик нык арудан кан белән тәнне аеру читенләшә.
Бибиса өшеп уянды. Уң яктан чаршауны алганнар, карават буш. Ак чаршау хәзер сул якта. Салкын тынлык. Караңгы Урта бүлемнән тонык кына электр яктысы төшә. Өстәлгә башын салып, сестра черем итә. Бибисаның тәне шыбыр су, күлмәге юеш, шуңа күрә туңз. Төнлә, әлбәттә, алмаш күлмәк табалмаслар, салып киптерәсе иде. Шәфкать туташы кызганыч, аз гына "ял итсен инде Кеше уянганны ишетте, ахрысы, күзен сөрткәләп, улда кузгалды. Чакырмаган килеш, Бибиса янына килде.
— Туңасызмыни? Хәзер тагын бер юрган ябам..
Бибиса юеш күлмәк хакында сүз чыгармады. Ике кат юрган ас тында тән жылысы белән кибәр әле. Күлмәкне салдырыр өчен вено секцияне ычкындырырга кирәк, энәсен кабат кан юлына кадарга, мәшәкать .
, _ Сез тыныч кына ял итегез, мин хәзер санитарканы чакырып
киләм... ■
Сестра чыгып югалды. Нишләп шул чаклы озак йөри? Пәрдә ар тындагы күршесе йоклый микән? Хәле авырайгандыр, югыйсә, арага чаршау кормаслар иде. Шулай уйлавы булды, санитарка чакыру белән пәрдә артындагы тынлык арасында бәйләнеш барлыгын абайлады. Салкын аның сөякләренә чаклы үтеп керде.
Халат өстеннән сырма кигән, башына чуклы шәл бөркәнгән санитарканы ияртеп. Лена керде. Тегесенең йокысы бүленгәндер, кәефсез.
— Кая бүтәннәр?
— Хәзер килерләр.
Санитарка белән сестра урта бүлемдә утыралар, көткән кешеләре юк. Ниһаять, шулай ук жылы киенгән тагын берсе керде. Ул да шул ук сорауны бирде. Көттереп өченче хатын керде дә, кемнедер ачулана башлады:
— Төнлә моргка барырга куркам ди. килми
— Яктырганчырак ятсын иде, мин дә куркам .
Сестра килешми:
— Юк, калдырырга ярамый, болай да ике сәгатьтән артык ята.
С А X II Д Ә СӨЛӘЯМАНОВА
Палатада ут яндырмый гына, Бибисаның сул як күршесе янына килделәр. Нәрсәдер лапылдады. Иске одеалның дүрт почмагын ө« итеп тоткан килеш, санитаркалар гәүдәне кадерсез генә күтәреп чы гып киттеләр.
Бнбнса таң атканчы күзен йоммады, дерелдәп, туңып чыкты
4
Бибисаны өзеп ташлаган бәрәңге шытымы хәлендә күрү Гыйлфан- ны миңгерәйтеп җибәргәндәй булды. Ни өчен аның иң якын кешеләренә бәйләнде бу чир? Гыйлфан аңа каршы көрәшкә чыккан өченме? Җиңүче булып, тантана итәргәме? Рак — күзәнәкләр фетнәсе. Тыелып торган күзәнәкләр бер заман ни сәбәптәндер үзләренең хуҗаларына каршы баш күтәрәләр. Буйсынудан чыккан фетнәчеләр позиция артын нан позиция яулыйлар. Хирург аларны кисеп атса да, яшәү белән үлем арасында көрәш дәвам итә генә түгел, тагын да кискенләшә. Чөнки анда бер. монда бер фетнәче качып кала, яңабаштан көч туплый. Р1омшарган организм аларга тиз бирешә. Кеше әгәр якын арада аяк тан егылмаган икән, димәк, качкын фетнәчеләр көч туплый алмаган
Гыйлфан кайда гына йөрмәсен, Бибиса аның өчен югалмаска тиеш иде. һәм югалмаган да. Эзләп тапкач, күз алдында югалуы мөмкин дигән уй белән Гыйлфанның килешәсе килми. Хыялында алып киткән авыл кызына ул солдат походлары, диңгез арты кыйтгалары аша якынайды. Дәрья-күлдә очраткач, мәңгелеккә тапкан шикелле- булды. Дөрес, элегрәк, Амур буенда сакта торган чакларын исәпләмәгәндә, Бибиса турында еш уйламаган сыман иде. Баксаң, яшьлек мәхәббәте бервакытта да аның күңеленнән чыгып тормаган икән. Фәнни эш дип тә, дәвалау практикасы дип тә түгел, «Яшьләргә» ул Бибиса янына дип килде. Фән үзәгеннән качып, фәнни эшкә киләләр ме? Гистология1 биредә үткәрелми, авыруның зарарланган урыныннан тукыма кисәкчеге алып, Казанга җибәрәләр. Анализ әйләнеп кайтканчы кадерле вакыт уза Шәһәрнең үзендә лаборатория эшен җайга салмыйча, мәкерле чир белән көрәштә уңышка ирешү кыек булачак.
Бибисаны реанимация бүлегеннән югары катка, хирургия бүлегенә мендерделәр. Операциядән соң бүген сигезенче тәүлек, авыру инде аягына басты. Аллаяров дежур сестра өстәле янында утыра иде. үз күзләренә ышанмады. Ал бумази халат кигән, ак яулык бәйләгән таныш сыман кыз яна йөрергә өйрәнгән бала кебек бу якка атлый. Өстәл янына килеп җиткәч кенә таныды Сабанаева бит бу! Юка гына, кечкенә генә калган Операциягә чаклы авырлыгы кырык, сигез килограмм иде, хәзер кырыктан артык түгелдер. Маңгаена, борын очына сәйлән кебек бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан, атлавы бик җиңел түгелдер. Аллаяровның беренче теләге — авыруны күтәреп, караватка илтеп салу булды, ләкин урыныннан кузгалмады. Сорауны да җайсыз бирде сыман:
— Башыгыз бик әйләнмиме?
— Юк. Бөтенләй әйләнми.
Сабанаеваның кулында сөлге, йөзе чиксез шат. әйтерсең сабан туйда жинеп алган. Башы, чыннан да, тамчы да әйләнми, тик аяк табанына йөзләрчә энә кадалган кебек. Анарда хәзер бер генә теләк, урыныңа барып җитәргә дә. тизрәк караватка сузылып ятарга. Артын-
Г исто л огня (лат) — тән тукымасы анализы.
нан Аллаяров карап тора. Бибисаның хирург алдында сынатасы килми, стенага тотынмый гына барып җитәсе килә. Иреште теләгенә, караватына барып җитте. Хәзер ял итәргә була. Аягына баса алуга ышану кыйммәт аңа, калганы акрынлап яуланыр. Каршы стена ягында яткан хатын Бибисаның исән-имин йөреп кайтуына сөенде
— Киттең дә югалдың, башы әйләнеп егылмады микән дип кай- * гырыплар ятам, үземнең торырга җай юк... Ялгызың киттең бит, берәрсен ияртмәдең иптәшкә... <
— Палатада кеше юк бит, апа. J
— Әйе шул, үч иткәндәй, әллә кая качышып беттеләр.
Нигә качышканнарын Бибиса белә. Палаталарына яман авыру £ кергәнгә курыкканнар. Операциягә чаклы ул шушы бүлмәдә ятты. . Элекке авырулардан берәү генә калган, бүтәннәре яна. Каталка бе- _ лән кемне алып килгәннәрен, әлбәттә, теге иске таныш әйткән. Биби- а саны кертеп яткырганда, күрше караватта бер кыз утыра иде. Бибиса £ аны үзе белән юынгычка барырга чакырыл карады. Мин сиңа тотын- ; мам, янәшә генә барырсың, диде. Кызның йөзе агарынып, бүлмәдән s чыгып ук китте. Бибиса аңа рәнҗемәде. Куркыр да шул, яшь бит әле. с Ә менә операциягә чаклы ук таныш хатынга рәнҗегәндәй итте. Аңа ч да нык ачуланмады. Тора-йөри алмас, палатаның һавасын бозып ятыр ® дип курыккандыр. Үзенең андый түгеллеген исбат итәргә теләп то- ' ,рып китте Бибиса. ’
£
Аның каравы, Аллаяров үтә игътибарлы. Баштарак Бибисаның аңа * кечтек кенә үпкәсе бар иде, анысы да күптән онытылды. Аягына басу шатлыгына ирешкәч, Аллаяровны ул алла итеп күрә башлады. Бугазыннан газраил килеп буган иде бит, котылыр әмәл юк иде, шушы ак халатлы кеше аралап калды.
Дежур врач бүген Гыйлфан. Кич белән, коридорлар тынып калгач, яшь белгеч Бибисалар палатасына керде. Бер очрашырга кирәк ләбаса. Икесе дә үзләрен күптән түгел очрашкан сыман тоттылар. Бибиса Гыйлфанның биредә икәнен белә, палатаның ачык ишеге каршыннан узып йөргәнен әллә ничә күрде. Реанимация бүлегенә кергән кара күзлекле доктор, әлбәттә, ул булган.
— Терелеп буламы, Бибиса?
— Тереләм, Гыйлфан. Сезнең ярдәм белән.
Бибисаның шундый шат чагын моңарчы кем күргән икән? Булмагандыр андый хәл. йөзе балкып, бит алмалары алсуланып киткән. Гыйлфан аңа карап, тәэсирләнеп тора.
— Кызганычка каршы, минем ярдәм тия алмады.
— Медицинаның ярдәме тиде.
— Шулай дисәң инде.
Гыйлфан Бибисаның аяк очына, караватка утыра. Болай иркен ләбрәк сөйләшергә була.
— Салихҗан абзый исәнме? Синең агаең? Исән-саумы?
Гыйлфанның йөзеннән кан качкандай булды. Нигә сораша Бибиса аның турында, берәр нәрсә ишеткәнме? Гыйлфанның җавапсыз уты руын Бибиса әллә уңайга юрады, әллә күңелсезлек булганын сизде, бүтән сорашмады, үз сүзен дәвам итте:
__ ул бит мине теге вакытта Кашкар малае кебек чанага салып алып китмәнче иде. Син кулдан тоттың, ул аяктан... Чәбәләнә торгач, нык кына типкәнмен, борыны канады.— Бибиса авызын тотып кына көлеп куйды. — Миңа ачуланасын абыең сиңа ачуланды, кыз кирәксә. үзен алып кайт, диде дә, кулын селтәп китте...
Бибисага ияреп. Гыйлфан да елмая. Ул вакыйгалар әйтерсең ку- гңелле сабын чак уены гына булган. Бибиса хәзер бөтен нәрсәне матур
итеп күрә. Канчандыр ике арада булган аңлашылмаучылык та сабыйлык галәмәте генә, андый әкәмәтләр булмаса, ни турында көлеп сөйләр идең? Гыйлфан да, ачылып китеп, бер-ике мәзәк сөйләп алды. Бнбнсаның акрын гына сөйләвен тыңлыйсылары килепме, авырулар тынып калган иде, икесе арасында бернинди сер юклыгын сиздерер өчен, доктор һәммәсенә ишетелерлек итеп сөйләп китте:
— Авырулар кызык икән монда, операцияне чүпкә дә санамыйлар. Кичә ике авыруга операция ясарга тиеш идем, берсе белән эшне бетердем, икенчесе юк та юк. Палаталардан, коридорлардан эзлиләр, таба алмыйлар. Ә миңа ярты сәгатьтән поликлиникага приемга барырга кирәк. Чишенеп ташлар идең, авыру табылыр да, операциягә яңабаштан әзерләнәсе булыр. Аллеяләр буйлап гулять итеп йөргән җиреннән тотып китерделәр. Син аны дерелдәп караватында утырадыр дип уйлыйсың, ә ул хозурланып бакчада йөри. Ә үткән дежурство- да ике көн элек кенә аппендиксын кискән авыру юкка чыкты. Дару бирергә эзлибез, таба алмыйбыз. Больница киеме белән хатыны янына кайтып киткән, төн уртасында өеннән алып килдек, мультфильм карап утыра.
Палатадагы авырулар сызланудан түгел, көлүдән җәфа чигәләр. Менә әле дә кичә генә операциядән чыккан кыз, эчен тотып, үксегән сыман итте:
— Ай, ой, уфф... Үләм, көлдермәгез зинһар!..
— Бетте, бетте! Мин алай көлке булыр дип уйламаган идем.
Доктор Бңбиса яныннан китеп, бик җитди кыяфәт белән авыруларны карый башлады. һә*рберсенең җанына кереп сөйләшә. Кайсының пульсын саный, кайсының юрганын ачып, операция урынын тикшерә. «Ә минем пульсны санамады», дип уйлап куйды Бибиса, көнләшәсе килеп. Ләкин көнләшмәскә булды, докторның бу кыланышын үзе өчен яхшыга юрады: димәк, бүтәннәр белән бер рәткә куймый.
Бибиса инде фойега чыгып, кәнәфидә утыра, юынгычка барып, кул-аяклары белән гимнастика ясый. Аны хәзер әллә нинди каты авыру дип исәпләүче дә юк. Узган-барганда хәл белергә кергән Варис Руслановичның сынап һәм гаҗәпсенеп каравы гына Бибисаны сагайткандай итә. Әмма куркытмый. Гыйлфан да монда булгач, терелә дә терелә инде Бибиса. Гыйлфан бит табигатьнең әллә нинди серләрен белә. Кичә Сакмарова кереп утырган иде. Вак-төякне зурга әйләндерүче, ул да Бибисаның савыгуына шикләнүен сиздермәде. Ә артистларда сизелде. Тормышта уйный белмиләр алар. Сәхнәдә уйнаган да җиткән диләр, ахры.
Өч атна дигәндә Сабанаеваны шифаханәдән чыгарып, Казанга дәваларга җибәрергә булдылар. Анда махсус клиника, зур белгечләр... Казанга икән. Казанга. Бибиса Әскәрне күрәчәк. Операция турында ул бала әле берни белми. Бибисаның авырып больницага керүе турында гына белә.-
Апрель. Урамда гөрләвекләр аккан эзләр. Нинди якты бу дөнья, нинди саф! Кайтырга ике кварталдан ары түгел, ярый әле, җәяү чыккан. Апасын барып алырга җыенган Әсаф өй баскычыннан төшеп . килә иде. аптырашта калды. Кояшлы көнне кышкы пальто кигән, мамык шәл бөркәнгән Бибиса жиңелчә киенгән күрше хатын белән култыклашып, кайтып та җиткәннәр. Күршеләре хәл белергә барган икән. Өйгә кереп, әлеге күрше күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Үз аягы белән үз өенә кайту сөенечен онытасы юк Бибисаның. Әсаф еллык ялын алып килгән, шүрлектән ала да китап укый.
— Әйбәт ял булды бу миңа, — ди пошынмас тавышы белән, бөтен китапханәңне укып чыктым.
Яшьтән үк Әсаф укырга һәвәс булды, мәктәптә яхшы укыды. Аның ун сыйныф белән чикләнеп калганын белгәч, сабакташы бнк гаҗәпләнгән иде. Чөнки үзе хәзер математика фәннәре кандидаты, ә мәктәптә алгебра, геометрияне Әсафтан күчерә торган булган. Аның ка * равы, Әсафның өч баласы, уңган хатыны бар. Урман хуҗалыгында = тракторчы-механик. Тормышыннан зарланмый, шәһәрнең бозык һа- 5 васын иснәп яшәмәвенә шат. 2
Шомырт чәчәк атканда
I
Берничә көннән Казанга җыенып чыгасы иттеләр. Бибисаның як- « ташы Мәмдүзә күршеләре белән «Жигули» турында сөйләшкән икән. _■ иртәнге алтыда урамны аркылы чыгып, билгеләнгән урынга килеп 7 бастылар. Машина юк иде әле. Берәмләп тә. төркемләп тә эшкә ба- о ручылар уза. Ун, унбиш минут үтте, ярты сәгать тә узды, машина юк. «Жигули» хуҗасының телефон ИЬмерын әйтеп, Мәмдүзә эшкә ~ йөгерде, Әсаф шалтыратырга кереп китте. Урам себерүчеләр, печән < чапкан кебек, себеркеләрен каерып-каерып селтиләр. Берсе Бибиса ° утырган эскәмиягә якынлашты. Юл сумкаларын калдырып, Бибиса шактый читтәге бүтән эскәмиягә күчте. Ярый сумкалар эскәмия өстендә иде, күтәреп куясы булмады Әсаф һаман юк. Бибисаның аякларына салкын үтә башлады. Әсафка ни булганын кереп белешер иде, тыкрык ягыннан китсәң, аның урам капкасыннан чыгуы бар, аймылыш булырлар. Әйберләрне дә юл өстендә калдырып китеп булмый, ничаклы батырайса да. Бибиса сумка күтәрә алмый әле. Урам себерүчеләр дә эшләрен бетереп киттеләр. Ниһаять, артык кабаланмый гы-на Әсаф килеп чыкты
— Хатыны һаман көттерде, гаражга китте, хәзер кайта, чәй дә эчмәгән, ди.
— Сон?
— Шул киткәннән кайтмады, ди.
— Ә мин инде сиңа йөрәк приступы-мазар булгандыр дип торам...
Уйлаштылар да, Бибисаны әйберләре белән өйгә кертеп. Әсаф такси тотарга автовокзалга йөгерде. Сигез-ун минут дигәндә шакмак лы машина белән выжт итеп ишек төбенә килеп тә туктады. Кузгалдылар. Бибисаның йөрәге әрнеп куйды: башта ук шулай итмичә, кешегә ялынып .. Алдан белеп булмый шул. буш таксиларның очрамавы да мөмкин. Башта запас белән чыкканнар иде чыгуын, байтак вакыт узды, самолетка өлгерә алмаслардыр.
Үз рейсларына соңладылар. Артык зыянлы булмады, больница кәгазе тәэсир итте, бәйләнми нитми, икенче рейс белән очырдылар Өйдә озак торган өчен Әсафка үпкә сүзләре әйтел мәсә, тагын да яхшырак буласы икән.
Казан аэропортына килеп җиткәч, троллейбуска утырдылар Аннан соң да шактый ара бар иде. клиникага барып җитү Бнбисага шактый авырга туры килде. Әсафка сиздермәскә тырышты. Болай да әллә нишләп, югалып калган кебек. Урман арасыннан килгән кешегә шәһәр ыгы-зыгысы ят. анда-монда йөгереп, такси тота белми Акчасы да исәптә, аның әле кайтасы бар. Бибиса исә үз җаена атлый торырга риза, артык борчу гына чыкмасын.
Кремль калкулыгына күтәрелделәр. Бибисаның сулышы киңәеп киткәндәй булды Бу үрдә ничәмә-ничә гасыр сугыш-ызгыш барган, дәрья-дәрья кан коелган. Ә ул, әнә, кунак көткән сыман, манараларын акшарлаган да, язгы кояшта балкып утыра. Җиргә салган хезмәте яшәгәндә Кеше мәнге яшәр. Чал манаралар гүя борынгыларның сыны — ак беләкләрен күккә сузып, тереклеккә мәдхия укый. Зур талантлар, күп корбаннар күргән мәйданга шагыйрь Муса кайтып, һәйкәл булып баскан җаныңны богаулатма, Кеше, җиңгәнче көрәш!
Кайберәүләр ни хакына, ничек көрәшергә белмиләр Авыл кызы Бибиса мәйдан эзләп, сәхнәгә менде. Сәнгать ысуллары белән корал ланып, битарафлыкка, гайбәткә, ялагайлыкка каршы көрәш ачты. Нәтиҗәсен күрмичә китәргә ярыймы соң...
Кыш башында, гастрольгә чыкмый калган атналарның берсендә, ул Казанга, иҗат командировкасына кнлгән иде. Яшь драматург белән Кремль тирәли сөйләшеп йөрделәр. Бибиса бүгенге көн героинясын уйныйсы килүе турында әйтте. Юлдашы хәзерге заманда конфликтлар табуның авырлыгын искә алды. Актрисаның ризалашасы килмәде:
— Тормыш, югыйсә, гел каршылыклардан тора. Мәсәлән, минем бер эшем дә шома гына бармый, әллә үзем уңмаган.
— Көндәлек ыгы-зыгы күп тә бит...
— Зур тормыш көндәлек вак-төяктән төзелмимени?
Бүген, тарих сакчысы булып баскан мәһаАәт манаралар яныннан узганда. Бибиса шул әңгәмәне исенә төшерде. Язучы үзе белмәгән! ' салыныбрак актрисаның бүгенге сәхнә турындагы уйларын сөйләтерг-.- тырышты.
Караңгы төшкән иде инде, карлы юлда алардан башка кеше күренми. .
Акрын йөрүдән Бибиса туңа башлагандай булды, җитди генә сөйләшеп барган җиреннән кинәт кызулап китте, дилбегә кагып, ат куган хәрәкәтләр белән, кычкырып жырлап җибәрде:
Сүс дилбегә, юка чана. Алып булмый акчага. Сырхауларга дарулар бар, Сагнуларга юк чара, Сагнуларга юк чара, Бнбнсара-а-а...
Юлдашы да аңардан калышмый, кар ерып, янәшә бара. Аркаларыннан жил этә, кар бөртекләре һавада бөтерелә. Язучы җырнын дәвамын көтә.
— Хәтерләмим бугай. Бәләкәй чакта әти мине атка утыртып йөрт ■ иде. Урманга керсә, шушы җырны башлый.
— Хәтерегезгә төшерегез инде...
— Мин бит ул чакта биш-алты гына яшьтә идем.
Бибиса тагын кызурак китте. Авылда чакта кызының шулай кинәт алмашынуына әнисе гаҗәпләнә, бераз исәррәктер син дия иде. Ядучы хәзер аның турында ни уйлыйдыр. Уйламагае.. Бераз мөңгерәп бар* гач, артыннан килгән юлдашына Бибиса кинәт йөзе белән борылды
— Шулайрак иде бугай, кайбер сүзләрен үзем уйлап чыгардым:
Яна күмер, уза гомер. Узган гомер бичара Узган гомер дә ничава. Бәхетең жуйсан. ни чара, Бәхетең жуйсан, ни чара, Бибисара-а-а...
Язучы көлеп җибәрде.
— Нигә көләсез?
Тегесе ниндидер ачыш ясагандай, әйтеп салды:
— Мин сезнең өчен роль язачакмын! Сөембикә манарасы шаһит булсын!
Яннарына кеше сукмагы өзелмәгән меңъяшәр таш коймалар ике _ генәкүңелгә кагылышлы вәгъдәләргә дә шаһит булганнардыр, тарих < борылышын хәл итәрдәй антлар да ишеткәннәрдер. Ул чакта Бибиса каләм остасының сүзләрен сәхнә кешесенә сокланучыларның бер жы- = лы сүзе дип кабул итте. Таш коймалар эченнән бүген ул өн кабат » ишетелгәндәй булды. Сөембикә шаһит... Ул өн актриса гомеренең дә- . вамын вәгъдә итә...
КирмәннеңII арткы урамына төшеп, онкология клиникасына килсәләр, мөсафирларны аянычлы хәбәр каршы алды: районнан җибәрелгәннәрне монда кабул итмиләр, республика больницасы яңа бинага, шәһәр читенә күчкән. Савыгып чыгу шатлыгыннан ныклап белешеп килмәгәннәр. Андый-мондый тоткарлык булса, туп-туры Яшьләрдә булып киткән докторга мөрәҗәгать итегез, сезнең хакта ул белә, үзе шулай кушты, дигән иде Аллаяров. Аның исемен дә әйтеп карады Бибиса. Республика клиникасында эшли ул диделәр. Ярый әле, регистратурадагы кыз игътибарлы сөйләште, югыйсә, Бибиса елап җибәрү чигенә җиткән иде.
Бу урамда таксилар бөтенләй йөрмиләр бугай, шома машиналар выжылдап узып кына китәләр. Шулай үрә катып бару Бибисага яхшырактыр да, җиңел машина эченә бөгелеп керәсе була, эче өзелеп авырта башлады. Пычкы белән урталайга кискән сыман. «Эчем өзелә» дип, үзләре кичереп караган кешеләр әйткәндер. Казанның таш урамнары буйлап бик озак баргач, трамвайга керделәр. Халык күп түгел иде, утырыр урыны җайлы. Трамвайдан соң тимер юл аркылы үтәсе булды. Түмгәкләр, чокырлар... Бибисаның маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Җитмәсә, юлда ниндидер таныш очрады. Бибиса аны хәтерләми, аның каравы, теге таный, хәл-әхвәл сораша. Бибисаның сөйләшерлек хәле юк. Ул тирәкләр артында күренгән саргылт бинага барып җитү турында гына хыяллана. Бердәнбер теләге шул. Таныш лары ник алдына килеп егылмыйлар, ул аларга тел әйләндереп бер сүз әйтә алмас.
Регистратура тәрәзәсе янында кеше юк иде, тоткарлык булмады Икенче катка менделәр. Бибиса чират көткән кешеләр рәтенә, ип ахыргы урындыкка терәлде. Теләкнең берсенә ирешкәч, икенчесенә, зуррагына ирешәсе килде. Аякларны сузып ятарга иде хәзер... Кайсы игелекле бәндәнең эше булгандыр, Бибисаны чиратсыз чакырып алдылар. Өстәл артында яшь кенә хатын-кыз утыра, башлыгыннан чыккан чал чәче ап-ак киеменә ятышып тора. Врач ханым ассистентны чакырырга кушты. Ир-ат керде, Сабанаеванын кәгазьләре белән танышты.
— Үзегезне шул дәрәҗәгә җиткергәнсез, ә?
Яратып кына әрләве. Каты бәрелми. Бибисаның хәтта көче арткан дай булды. Тагын бер ак халатлы мөлаем хатын керде. Бусы Бибисаны биредә күрүенә чиктән тыш бәхетле сыман елмая.
— Сезне якыннан күрер көн дә бар икән!
Бибиса аны танымыйрак карый. Мондый шифаханәләрдә эшләүче халыкның ачык чырайлы булуына ул баягы клиникага кергәч үк нгъ тибар иткән иде.
II К н р м ә н — крепость.
А Җ II Д ә СӨЛӘПМАНОВА
— Сез уйнаган спектакльләрне калдырмый карап барам мин Ка
занга сирәк киләсез. Кызым сезнен өчен үлә инде, бер спектаклегезне икешәр-өчәр кат карый. ’
Кызы быел тугызынчыда укый икән. Балалар турында сөйЛәшеп киттеләр. Бибиса үзенең сырхау икәнлеген оныта язды.
— Ике урынлы бер генә бүлмәбез бар. сезне шунда урнаштырабыз. Тыныч булыр. Энегез яныгызга тоткарлыксыз керер. Ул яктан бездә иркенлек, шәһәр чите. Бераз хәл алгач, һавага чыгарсыз, шомыртларыбыз чәчәккә бөреләнгән, быел яз иртә килде, шомырт иртә чәчәк атачак.
Зөбәйдә Вәлиевна күптәнге танышын очраткан сыман култыклап алып, сөйләнә-сөйләнә Бибисаны кием алыштыру бүлмәсенә озатты. Бөтен больницага бер дорфа кеше булса, ул — авыруларны кабул иткәндә анкета тутыручы хатын. Гаиләсендә бәхетсездер-бу, дип уйлады Бибиса. ана ияреп ярсып китмәде. Ачуы килсә дә. хәзер кая барсын?
Әсаф Әскәрне эзли китте. Аңа күренгәнче Бибисаның бераз хәл аласы килә иде. бүген килеп йөрмәскә кушты.
Билгеләнгән палатага кереп, караватка ятуга ук галәмәт авырттыра торган укол кададылар. Бу көнне Бибиса әллә уяу булды, әллә саташты Аркасының нәкъ үзәге кыздырылган тимер баскан кебек янып сызлый башлый да. юан тимер келәшчә белән күкрәк читлеген кыстырып ала. Кычкырсак, үкерсәң дә ул келәшчәдән котылып булмый. Кипмедер газаплангач, беразга җибәрә. Аннары тагын җәзалау башлана.
Янәшә караватта бүген генә операциядән чыккан авыру ята. Янында ак халатлы ир-ат утыра. Ире булыр. Бибиса аларны журнал битләрендә күргәндәй генә күреп кала Ыңгырашмаска иде. ак мендәргә ташланып чалкан ятучы хатынга.тынычлык кирәк.
Икенче көнне дә Бибиса саф һавага чыга алмады. Арка-күкрәге сызлау кимемәде, укшытты. Энеләре килгәндә Бибиса бераз гына тынычланып. караватта утырып тора иде. Ак халаты астыннан Әскәрнең курсант формасы күренеп тора. Ул аңарга оялгандай итеп, капларга тырыша. Бибиса аның укуы, тулай торак хәлләре турында сораша. Әскәр исә монда нинди азык бирүләре белән кызыксына, ни алып килергә дип сорый. Әсаф иртәгә Казаннан туры авылга ук кайтып китәчәк иле. хушлаштылар. Бибиса әйтеп калды:
— Май бәйрәменә Әскәр белән кайтырбыз, бу арада гына мәшәкатьләнеп. килеп йөрмәгез.
— Әскәрне кайтармасалар, хәбәр итегез. Әсфирә килер.
Сеңелләре Әсфирәнең үз гаиләсе, йорт-жире, хуҗалыгы бар. Май аенда бакча эше башлана. Гомумән, авыл җирендә тавык чүпләсә дә эш бетәрлек түгел. Килер җае булмаса, Әсфирәне дә бик кыстамаска кушты Бибиса. «Кемгә игелек күрсәткәнем бар. ә кешегә ничаклы борчу салдым», дип уйлады үзе турында. Тагын да күбрәк мәшәкать ясамас өчен савыгырга кирәк.
2
КылыЧбаев Яшьләрдән үк шалтыратып Бибисаның хәле турында дәвалаучы врачтан сорашты, дәвалауның беренче курсы тәмамланганын белде. Казанга килгәч, авыруның соңгы рентген күрсәткечләре, кан анализлары белән танышты. Кан күренеше аны сөендермәде. Иң хәвефлесе — бавыр бераз шешенке, үт юлы ачык күренми, ни белән- дер капланган. Шундый операциядән соң ни белән икәнлеген чамаларга була Гомумән, күрсәткечләрдә күңелле әйбер аз. Зәгыйфь организмны химиотерапия белән агуларга күңеленнән Гыйлфан башта ук кар-
шы иде. әмма бүтән сыналган ысул тәкъдим итә аямаганлыктан, дәшми калды. Чит илдә чагында ул күңеленә кереп калган бер ысулны белә сыман, ләкин ныклап сынап карамаган, кеше өстендә тәҗрибә ясарга аңа беркем дә рөхсәт итмәс, үзе дә андый юлга басмаячак. Үз абыйсында сынап карарга да тәвәккәлли алмады, сыналган химиотерапия белән дәвалап, абыйсының гомерен шактый озайтты. Бибиса ф исә Аллаяровның авыруы. Хәтта Аллаяровныкы гына да түгел. Яшь- _ ләргә онкологлар киңәшмәсенә баргач, республика клиникасының дә- < рәҗәле һәм тәҗрибәле белгече Сабанаеваның авыру тарихы белән та- § нышты, теккән җәрәхәте төзәлү белән үз больницасына җибәрергә = кушты. Менә хәзер шул дәвалауның нәтиҗәсе. Алда ни буласын әлегә ® төгәл әйтүе кыеп. Канга үт таралу әйбәт фал түгел... Ф
Килгән чагында Бибиса бу бинадан исән чыгуына бик үк өметлән- < мәгән иде. Бүген аны каршы алырга бәйрәмчә киенеп килгәннәр. Күз а агы саргаюның хәтәр нәрсә икәнлеген ул врачларның карашларыннан ° сизә, әмма төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Менә алар зәңгәр күктә < ак болытлар өстеннән очалар. Түгәрәк тәрәзә артында күз камаштыр- s гыч кояш. И, якты дөнья, нинди кадерле син! Үпкәләшү, әрләшүләр, дан, дәрәҗә, байлык — синең бөеклеген алдында тузан бөртеге чаклы R да юк. Гомерең беткәннән соң яңадан бер ай яшәвең дә бәхет... Само- ® лет җиргә кунды. Тирә-як ямь-яшел. И. зифа каен, сиңа таянып бер ' кычкырып җырлар өчен әллә ниләр бирерлек!..
Җиңел машина Бибисалар өе янына килеп туктагач. Гыйлфан, х хушлашып, ары китте. Бибиса аны өйгә керергә кыстамады, моңа чак- * лы дөньяда барын-югын да сизмәгәндәй йөреп, авыргач кына чакыра * башлауны килештермәде. Бераз ямансу булып китте. Дөньяның яме Гыйлфан киткәннән генә тоныкланмагандыр ла? Аның шушы шәһәрдә яшәвенә, теләсә кайчан очрашырга мөмкин булуына Бибиса әле булса күнегеп җитә алмый.
Җиңү көнендә Бибиса зур кара күзлек киеп, мәйданга чыкты. Күргән-белгән кеше бу килеш аны танымый.
Ленин һәйкәле яныннан сафка тезелеп, сугыш ветераннары уза. Күкрәкләре тулы орден-мелальләр. Иң алда хатын-кызлар. Унсигез яшьләрендә фронтка киткәннәр... Мәктәп балалары ветераннарга кызыл чәчәкләр бүләк итә. Яклап, саклап калуыгыз өчен рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Хатыннарның барысы да диярлек киң түшлеләр, гәүдәгә калыннар. Алда, сул яктагысы зифа гәүдәле. Яшел гимнастерка түшендә медальләр... Баш түбәсенә өелгән куе кара чәче... Бибиса аның Сакмарова икәнлеген абайлады, танымасын дип, кещеләр артына посты.
Ветераннардан соң призывниклар артык яшь, сабый булып күренәләр. Ә бит бүгенге карт солдатлар да нәкъ шушы яшьләрендә утлы мәхшәргә барып кергәннәр. Кичәге үсмерләр иртәгә ил сакчылары. Ил язмышын халык шуларга ышанып тапшыра. Командага атлаганда алар әле буталып куялар, аяк белән кулны бергә күтәрүчеләр дә бар. Көлмәгез, ирләр, көлмәгез, хәлиткеч минутта ялгыш адым ясамаслар
Хәрби часть узганда мәйдандагы һәр кешенең тәне чымырдап куйгандыр. Адымнар тигез, миллиметрына чаклы исәпләнгән. Буйлары кыркып кискән кебек. Күн итекләр таш юлга сәгать секунды сыман төгәл төшә: чек-чек... Ирексездән алда узган үсмерләрне уйлыйсың: мондый төгәллеккә ирешер өчен күпме күнегү үтәселәре бар . Ә ветераннар... Алар да кайчандыр шушындый корыч ташкын булганнар. Хәзер исә хәрби комиссарның сәламләвенә бер авыздан җавап әйтә ал-мыйлар, гүя һәрберсе аерым җавап кайтара.
Бибиса Әскәрне уйлап, горурланып куйды. Берне булса да, нл сакчысы үстерде. Бнбисаның сакчысы бар. Ул да бүген үз сафы белән бергә атлыйдыр.
Халык билгесез солдат һәйкәле янына агылды. Дәррәү дулкынга Бибиса иярә алмады, арыган иде. һәйкәл янына ул соңыннан, мәйдан бушагач барачак. Солдат истәлегенә куячак гөле тәрәзә төбендә чәчәк атып утыра.
Иртән тору белән Бибиса көзгегә карый. Көн саен шулай. Күзендә- йөзендә сары кимеми, хәтта арткан кебек. Кич эштән кайтышлый Мәм- дүзә кереп йөри, якташы өчен азык-төлек хәстәрли. Аның үз эше дә жнтәрлек. шәһәр читендә бакчасы бар. атнага бер кереп, хәл белсәң, шул жятәр, ди аңа Бибиса.
— Шулай итәргә туры килер әле. Гыйлфанны күргән идем, сине үзе килеп дәваламакчы. Ймче карт кебек сөйләшә, шифалы дарулар тап тым ди. Аның дәү әнисе мәрхүмә шифалы үләннәр белән дәваларые. йөзәр чакрымнан эзләп килерләрме үзен.
— Шулай да кызын савыктыралмаган. Гынлфанның әнисен әйтәм. бик яшьлн вафат булган бит.
— Ирен урман караклары кыйнагач, сарыга сабышты диләр аны. Үз каныма шифам ярамый дип әйткән ди анасы мәрхүмә. Оныгын да үләннәр белән генә алып калган бит. бәләкәй чагында Гыйлфан бик каты чирләгән икән.
Кухня өстәле янында утырган Бибиса, башын учына салып, уйга батты. Мәмдүзәнең кулында савыт-саба шылтыравы тынгач, сорап куйды:
— Безнекеләр күренмиме?
— Директорыгызны очраткан идем. Артистлар өч айга Чиләбе ягына чыгып киткәннәр. Сине сораша, кайчан эшкә чыга, ди.
— Алай сорашкач, рәхмәт инде...
Директорның да хәленә керергә кирәк. План куып, артистларга ял бирми икән, моны бит ул үз мәнфәгате өчен эшләми, аның өстеннән дә житәкчеләр бар, таләп итәләр.
Шәһәрдә ялгыз калуына Бибиса шат. Хәстә килеш иптәшләренә күренәсе килми. Ул хәзер киерелгән кыл сыман, аз гына чиртсәләр дә. сыкрау тавышы чыгарыр сыман. Хәсрәтен кешегә күрсәтмичә, көч жыя- сы килә Бибнсаның.
3
Мәйданга жыелган халык арасында Хөснә берара Бнбисаны шәйләп алды. Кара күзлек, йон берет, шундый ук ак йоннан бәйләгән жилетлы чалбар кигән. Хөснә аны әллә кайдан таныды, чалбарлы костюмын гастрольдә йөргәндә Бибиса үзе бәйләгән иде. Ят киемнәр кисә дә таныр иде, чөнки ун елдан артык гомер эчендә актрисаның Хөснәгә таныш булмаган бер чалымы да калмагандыр. Бибиса Казан нан кайткан, димәк. Мәктәп балалары халык арасыннан йөгереп чыгып. ветераннарга кызыл тюльпаннар бирделәр. Нәкъ кырык бишенченең маендагыча... Ул чакта Хөснә Польша җирендә иде. ана нибары егерме ике яшь иде. Җиңү шатлыгыннан, кайту көне якынлашу шат-лыгыннан йөрәге җилкенүенә әмәл тапмаган чагы иде. Ә бүген? Яшь лек тә. кайту шатлыгы да күптән үткән, ә йөрәге һаман тасырдый. Нигә дисәң, баш өстендә зәңгәр күк. кулда ал чәчәкләр, күз алдында 1өлдерәшеп килгән балаларның бәхетле елмаюлары...
Хөснә Бнбисаны халык арасыннан эзләп караса да. яңадан күрә алмады. Тюльпаннарын билгесез солдат һәйкәленә куеп, кайтып килгәндә. таныш түгел яшь кызлар очрап. Хөснәгә өч бөртек чәчәк бирделәр дә, артларына борылып карый-карый китеп бардылар. Тюльпан-
нарның һәрберсенә Хөснә исем бирде өскә карап, тажларын тырпайтканы «Берәү». Башын ия төшкәне — «Хөснә». Арада нәзегрәге «Икенче берәү». Чәчәкләрне сабакларыннан тотып, кемгәдер бирергә теләгәндәй, алга сузды. «Хөснә» белән «Икенче берәү» парлап янтайдылар. «Берәү» ялгызы бүтән якка бөгелде. Чәчәкләрнең хуҗасына бу ошамады, күрәсең, «Хөснә»не «Берәү» ягына борып куйды. Өенә кайтып чә ♦ чәкләрне сулы вазага утырткач та. тыңлаусызларны үзе теләгән рә- г вешкә күчерде. Бу юлы ул «үзе»н ялгыз калдырып, тегеләрне икенче £ якка каратты. Ялгызы гына уйлыйсы уйлары бар <
Өстәлдә ике телеграмма ята.
«Тормышыбызда иң якты көн белән котлыйм. Шатлыкның сиңа иң <олысын телим, ләкин андый корбаннар белән яуланганы булмасын...» ф Полкташы. Ветераннар советы ярдәмендә Хөснә аны узган ел хат аша эзләп тапты. Ул да бүген Хөснә сыман япа-ялгызы яшәп ята икән...
«Җиңүең көне белән тәбриклим. Күңелемнән бөтен дөньяның ирләрен синең алдында баш идерәм. Унсигез яшеңнән үзең теләп фронтка киткән фидакарь кыз буларак, син ул хөрмәткә лаек..»
Ничаклы нәзакәтле булмасын, сабакташының телеграммасы Хәенәме шатландырмады. Бөтен ирләрне баш идерә, янәсе. Ә үзе?..
Ялгызлык шушындый тантаналарда үзен сиздерә. Башка көннәр эш белән уза. Хөснә кинәт мәйданда Бибисаны күрүен исенә төшерде, телефон трубкасын алып, номер җыйды. Озын гудоклар. Авырган чакта ялгызлык бигрәк тә ямандыр. Яшь артистка алдында Хөснә үзен гаепле сизә. Үз тормышы мисалында ул аны иргә чыгудан биздермәде микән! Хөснә бөтенләй чыкмады түгел, хәтта икегә чыкты. Беренчесе җаны белән сәнгатькә тартылучы, йомшак күңелле кеше иде. Хөснәнең партнерларыннан көнләде, янына килеп иркәләнсә:
— Уйнама... Тормышта уйнаган кешене яратмыйм, — диде.
Читләшебрәк йөрсә:
— Сәхнәдә үбешеп туйдыңменн? — дип җанын әрнетте. Хөснә. Казанны ташлап, Күчмә театрга китте. Икенче ире артист иде. Хөснәнең талантыннан көнләште. Хөснә белән уйнарлык партнер була алмаган ачуын агу итеп чыгарды. Сакмарова, аны ташлап, яна оешкан театрга күчеп китте. Шуннан соң тормышын беркем белән дә бәйләмәде. Сәйа- рә белән Бибисаны сәхнә өчен югалтудан куркып, үз тормышын мисал итеп китерә иде.
Сакмарова сигаретын сүндерде дә. баягы номерны кабат җыйды. Кайтмаган. Кемгә дә булса кергәндер. Түбән катта почта ящигы шылтыраганга колагын торгызды. Чыгып, газета-журналлар күтәреп керде. Ниһаять, күптән көткән хат. Шәмәхә каралы адреска, конверттагы чәчәкләргә карап. Хөснә озак утырды. Үзенең соңгы хатына бик ягымлы җавап көтми иде. Телеграммасыннан ук билгеле: бөтен ирләрне баш идерә... Соңгы айларда аларның хат ташулары дипломатик сугыш төсендәрәк бара. Сугышны, әлбәттә, Хөснә ачты. Сабакташның абруйлы дәрәҗәсе, пенсиягә чыккан ипле хатыны белән рәхәт гомер сөргәне өчен ачу итеп... Бер-берсен алар дүрт ел элек туган авылларында, сабакташлар очрашуында таптылар. Бер фронтта сугышканнар, көнбатыш шәһәрләрнең берсенә бер көнне барып кергәннәр. Сабакташ шунда госпитальдә ятып калган. Хөснә ары киткән. Сабакташ, гаилә корып. чик буе шәһәрендә бөтенләйгә калган. Ничә еллардан соң туган якларына кайтып, табыштылар. Хатлаша башладылар. Сүз куешып, елына бер-нке тапкыр очраша торган булып киттеләр. Сабакташның көтеп алынган хатлары актрисаның чын назга сусаган җанына әллә күпме илһам бирделәр. «Кадерлем... Бердәнберем... Үткәнем һәм киләчәгем...» Хөснә гомергә ишетмәгән назлы сүзләр ишетте.. Ничек кенә «азлы булмасыннар, алар шул бары тик сүзләр генә. Читтән торып гыйшык тотудан Хөснә арыды. Сөекле кешеңнең бүтән берәүнең куе-
I. «К V • J* э
САҖИДӘ СӨЛӘЯМАНОВА
85
нында ятуын белеп яшәү җиңел түгел. Ул анда хатын рәхәтен күрсен, син монда бер елдан очрашуга өметләнеп, илһамланып яшә... Янәсе, ялгыз дәрвиш булып яшәгән өчен мә сина сәдака...
Хөснә кайчы алды, конвертның бер кырыен пөхтә итеп кисте. Бит тутырып язылган хатны күз йөгертеп, укып чыкты Әһәмиятлерәк тоелган урыннарына озаграк тукталып, кабат укыды. «...Зинһар ярсыма, үзеңне кулга алырга тырыш... Язмышыбызның аймылыш булу сәбәпләре бик күп, бу хакта үзен дә беләсең... Саксыз сүзләр ычкындырып. бер беребезне җәберләмик. Ж.әй айларында сабакташлар белән очрашу билгеләп, сабыр гына сөйләшик, кайбер нәрсәләрне ачыкларга тырышыйк...»
Хат язган кешегә карата йөрәгендә ачу кайныймы, әллә мәхәббәт утымы, Хөснә моны аеры^ дәрәҗәдә түгел. Хат адресаттан бер баш югары торып язылган. Бу деталь үзе үк Хөснәне чыгырыннан чыгарды. Элегрәк Хөснәнең өстенлеге хәреф саен сизелә иде. Бу юлы хөрмәтле сабакташ үзенең җитәкче иптәш икәнлеген исеннән чыгармыйча язган.
Актриса сигарет кабын чүп савытына ыргытты да, ларекка чыгып, тартырга алып керде. Дүртенче каттан йөгереп төшү, йөгереп менү аны бераз тынычландыргандай итте. Хатны ул тагын бер тапкыр җентекләп укыды. Акыллы, суз әйтерлек түгел. Соңгы.вакытта Хөснә, чыннан да. ямьсезләнеп китте. Баш режиссерны читтән чакырасы түгел иде дә бит. Сакмарова олыгаеп бара. Өстәвенә, югары белеме юк. Ә ни сәбәптән • юк’ Театр студиясен ташлап, медсестралар курсына, аннары фронтка китәргә туры килде. Сугышны бетереп кайткач, укырга сон кебек тоелды, тамакны туйдырырга, өс-башны карарга кирәк иде. Кем гаепле?.. Бу сорауларга сабакташ, әлбәттә, дөрес җавап бирә ала. Хөснә- гә исә «лаеклы ялга» китүдән гайре берни калмый, дирекция эшне шул юнәлештә алып бара. «...Аймылыш булуның сәбәпләре күп...» Ачыклар кара хәзер аларны. Ачыклау белән генә төзәтеп булса икән...
Бүлмә буйлап йөренә торгач. Хөснә телефон яйында тукталып. Би- бнеага шалтыратты. Теге якта эндәшмәделәр.
Ай гөле
Фәннәр кандидатының үз бүлегенә килүен Аллаяров хуплый, әмма бу эшнең ахыры ни белән бетәчәген күз алдына китерә алмый. Яшь белгечнең төп максаты хирургия бүлегрн лаборатория итеп, тикшеренүләр үткәрүме, әллә авыруларны дәвалаумы? Беренчесе аның өчен мөһимрәк булуы мөмкин. Яна дәрәжә, яңа исем... Алардан беркем баш тарта алмый. Аллаяров узе диссертация язарлык вакытын авыруларга бирде. Этләр белән тәҗрибәләр үткәреп маташты, нейрохирургия буенча китмәкче иде. Тормыш аңа бөтенләй башканы тәкъдим итте. Хирургиянең бер генә тармагы белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмады. Тора-бара нейрохирургия бөтенләе белән травмотологларга күчте. Аллая- ровка ашказаны, бавыр, бөер ише әйберләр торып калды. Үпкәгә, йөрәккә операция кирәккәндә. Казандагы махсус клиникаларга мөрәҗәгать итәргә тиеш булсалар да. Аллаяровка андыилардан да өлеш тия. Кеше гомерен коткару өчен минуты кадерле очраклар еш чыгып тора. Казан ерак, ә Аллаяров янәшәдә генә. Театрга барып, спектакльне ахы- рынача караганы сирәк Аллаяровнын. Соңгы вакытта андый җирләргә бөтенләй бармас булды. Телевизор коткара. Чакырсалар, ул мәхлукның колагын борып куясың да. чыгып китәсең.
Бүлектә онкология буенча белгеч кирәклеге бик сизелә. Яхшы белгеч кирәк, практик. Операция ясаучы кирәк. Рак белән көрәшнен ин ышанычлы юлы — хәзергә хирургия Аллаяровтан фәнни эш сорамыйлар. сәламәт кешеләр таләп итәләр. Бүлектә монарчы эшләгән онколог пычак тота белми.
Гыйлфан Кылычбаевнын кулы житез. нык. Аллаяров күңеленнән сизенгән нәрсәләрне фәнни нигезләп бирмәсме? Квартира юлларга кирәк. Гаиләсен алып килсә, төпләнеп калыр. Алып килмәсә— монда вакытлы кеше икәнлеге алдан ук күренеп тора. Андыйларның үзләре монда, уйлары тегендә була.
Изоляторда авыр хәлдә бер кыз ята. Тире дә сөяк. Егерме дүрт яшендә, кырык алты килограмм. Озак-озак бюллетеньдә йөргән, тагын эшкә чыккан, тагын бюллетеньдә. Күршебез Дип. аны санитарка алып килгән иде. Анализлар үтте. Рентгенологлар берни күреп булмый диләр. эчәк элмәкләренә газ тулган. Мондый күренеш эчәге яки ашказаны тишелгән чакта була. Кичекмәстән операция өстәленә салырга кирәк дигән сүз. Аллаяров ашыкмаска булды. Авыруның сулыш алуы тыныч, маңгаенда, тәнендә, перитонит очрагындагы кебек, салкын тир сизелми. Бер тәүлек ятты, хәле кискен үзгәрми. Ашавы юк дәрәжәдә. гемоглобины аз. Рентгенны кабатладылар. Эчәк элмәкләре сыекча белән кабарган. Диафрагма астында тар гына буй газ жыелган. Төгәл диагноз куеп булмый. Эчәгедә шеш булырга тиеш, шуның аркасында азык-төлек үтми. Озак күзәтеп, соңга калырга да ярамый. Баш хирург аны Кылычбаевка тапшырды. Очрак аның һөнәре буенча булырга охшый. Аллаяров үзе поликлиникага китте, бүген аның кабул итү көне.
Чиратта ничаклы халык... һәммәсен яхшылап карыйм дисәң, өч көн кирәк. Бүлмәгә керү белән Аллаяров сестрага әйтте
— Врачлар тарафыннан стационарга дәваланырга жибәрелгәннәрев генә кабул итәбез. Калганнары урологка күренсеннәр.
Аллаяров ишеге янында һәр вакыт халык күп була. Иңенә челтәрле ак шәл салган пациент керде. Юка ак күлмәктән, йөзе сап-сары. Кулында зур кара күзлек. Сабанаева ич бу. Хәл-әхвал сорашу. Бар да яхшы икән, тик менә сары... Хирург көлә:
— Ә нигә сез сарыга каршы? Шундый расалар яши бит жирдә. бер дә зарланмыйлар.
— Аларның күзләре сары түгел бит...
— Кара күзлек астыннан сезнеке дә күренми.
Бибиса сагышлы елмая. Аллаяров авыруның Казаннан кайткан язуларын карый, житдиләнә.
— Боткин авыруы 1 буенча тикшерелергә туры килер.
— Тегендә тикшерделәр, юк. Акрынлап бетәр, дигәннәр иде.
— Монда да тикшереп карыйк.
Аллаяров һаман елмая. Үзе елмая, эче сыкрый. Нигә кешене азаплап йөртергә, сарының нидән икәнлеге билгеле түгелмени? Тикшермичә барыбер ярамый. Операциядән соң яман шеш хәзер үз позицияләрен кире ала булыр. Үт юлын каплаган, үт хәзер кан юлына юнәлгән. Бавыр кабарынкы, кулга ук сизелә.
— Йогышлы сары булмаса. без дәваларбыз, барып кайтыгыз.
Хирургка вакытны сузарга кирәк. Күп яшисе калмаганга охшый... Операниядәң сон күпме вакыт узды әле? Монда бер ай, тегендә бер ай. Күзе янган пыяла кебек. Бибиса алдында Баязит үзенең көчсезлеген сизде. Пыскып янган күз карашында ул рәнжү күрде. Гүя ул караш!
'Боткин авыруы — йогышлы сары.
САЖИДӘ СӨЛЭЯМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
«Сезнең пычактан да өстен нәрсәләр бар бу дөньяда», ди, хирурги» мыскыллап көлә. Авыру каршында мескен хәлендә калдыңмы—бетте...
йогышлы авырулар бүлеге шәһәрнең теге очында, анда ничек бара инде ул? Машина белән илтергә иде, ашыгыч ярдәм машинасы белән. Ә ашыгып ни файда? Киресенчә, вакытны сузарга тели түгелме? Карарын үзгәртергә дә, икеләнеп, уйланып утырырга да хирургның вакыты юк, ишек катында —чираттагы пациент.
— Узыгыз, утырыгыз. Нәрсәдән зарланасыз?
1£арангы төшкәнче шулай. Ә больницада, хирургның хөкемен көтеп. яралы лейтенант ята. Күрше район егете, ялга кайткан. Хулиганнардан, үсмер малайны яклыйм дип, җәрәхәт алган. Каны күп киткән. Казаннан ашыгыч ярдәм чакырганнар. Яшьләрдән Аллаяровны дәшегез, ул тизрәк барып җитәр, дигәннәр. Медиклар көне, бәйрәм, андый чакта Аллаяровны гына борчырга мөмкин. Баязит эченнән генә шулай сукранып маташса да, башкала белгечләре белән бер рәткә куюларына күңеле канәгать. Авыруга урында кан бирделәр. Аллаяров аны үз больницасына алып килде. Операция ясарга ашыкмады. Әгәр үпкәне киссәң, операция уңышлы чыкканда да, хәрби хезмәткә егет кире кайта алмый Кан агу тукталды, консерватив ысуллар белән аякка бастырып булмасмы. Бүген Касыймов дежур тора, бер мөгез чыгармагае, өйгә кайтканчы, анда сугылырга кирәк.
Аллаяров кузгалырга өлгерми калды, терапия бүлеге мөдире бер авыруны ияртеп керде. Озын буйлы, яшь кенә ир кеше, төсе качкан, йөзенә күз ташлау белән «өмет юк монда» дип уйлады хирург. Беренче ямьсез уйны куарга тырышты. Беренче туган фикерләренә ябышып, күпме врачлар ялгыша.
— Аллаяр, кара әле минем егетне.
Утыз өч яшьтә. Инженер. Өйләнгән, баласы бар. Бер ай терапия бүлегендә яткан, гастриттан дәваланган. Билендә җылыткыч билбау. Димәк, бөердә. Точно, сул бөер шактый зурайган. Култык аслары, муен тирәләре ничек? Җилкә бизләре төерле.
Авыруны коридорга чыгаралар.
— Бөер рагы.
Терапевт чайкалып киткәндәй була.
— Операциягә алынасыңмы?
— Булмый. Динислам, метастазалар * башланган.
Карашын бер ноктага текәп утырган коллегасын Баязит кызганып куйды.
— Ачып карарга була, гарантия бирә алмыйм.
Терапевт, бөкрәя төшеп, чыгып китте. Баязит ашыгып киенә башлады, тагын тотып калулары мөмкин.
Аллаяров, кешенең күзенә карап, чирне белә дип сөйлиләр. Күзенә үк карап белмәсә дә, авыруның яшәрме, үләрме икәнен ул алдан сизенә. Ни өчен Сабанаевага операция ясый башлады. Шешнең зурлыгына караганда, ул дәрәҗәдән узган иде. Яшәренә ышандымы? Бу сорауга хирург үзе дә җавап бирә алмый. Сиземләү мәсьәләсендә данлыклы врачлар турында төрле мәзәкләр сөйлиләр. Имеш, профессор Н. ны бер авыру янына чакырганнар, квартирасына. Дәрәҗәле кеше, ютәлдән буыла, врачлар бер чир дә тапмыйлар. Профессор авыруның йөзенә карый да. тирә-якка күз йөгертә. Тәрәзә кашагаларыиа текәлеп тора.
— Сез, туганкай, жиз тузаны сулыйсыз, тәрәзә чаршаулары эленгән җиз таякларны да, жиз боҗраларны да алып ыргытыгыз, — ди.
Шул ук профессорга Кавказдан бер ханым кызын алып килә. Алдан хатлашып, кабул итү вакытын белешкән булалар. Самолет вакы-
Метастаза — ракныи бүтән әгъзаларга таралуы.
тында очмау сәбәпле, сәфәрчеләр билгеләнгән вакытка килеп өлгермиләр. Хат аша ундүрт яшьлек кыз баланын эч авырту белән интеккәнен хәбәр иткән булганнар. Соңлаган пациентларны профессор шелтәле сүзләр белән каршылый:
— Мин сезне сәгать буе көтеп утырам, сез күнел ачып йөрисез. . Бу вакыт
эчендә мин ун авыруны кабул итәр идем. Күземә күренмәгез, югалыгыз күз алдымнан!
Ана белән кыз елап чыгып китәләр. Профессор һаман тынычлана алмый, артларыннан чыгып, кычкырып кала
— Ишетәсезме, башка мине борчып йөрмәгез! Ә кызыйга бандаж кидерегез, бөере төшкән кызыгызның?
Мондый мәзәкләрдә күпмедер дәрәжәдә дөреслек булырга тиеш, чөнки озак еллар эшләгән һәр һөнәр иясендә күзәтүчәнлек, сиземләү көчәя. Фән кешеләре аны интуиция диләр.
Нәкъ менә шул сиземләү аркасында Аллаяров яралы лейтенантка операция' ясамый торырга булды. Әгәр хәрбигә тиз арада бер-бер хәл булса, хирург операцияне тоткарлау сәбәпләрен аңлатырдай дәлилләр китерә алмаячак.
Хирургия бүлегенә юнәлгәндә, Аллаяров шулармы уйлап барды. Түбәндә аны кызыл чәчәкле кара кәшемир яулык бәйләгән ханым каршы алды. Хәрбинең әнисе. Улының хәле? Әлегә ярыйсы. Операция? Операциянең бәлки кирәге дә булмас. Кем әйтә хәле авырайган дип? Хирург бүген аның янында булды, хәзер дә шунда баруы.
— Керерсез. Улыгыз янына хәзергә ярамас, минем янга керерсез.
Сөйләшүне Аллаяров сузмаска тырышты, өске катка менеп китте. Авыруның анасына Касыймов нидер әйткән булырга тиеш. Шулай булып чыкты да. Касыймов үзе үк кабинетка чәчрәп килеп керде:
— Мин, хирург була торып, күз алдында кеше һәлак булганын карап тора алмыйм!
— Тукта әле, коллега, аңлатканны көт...
— Мин үзем дә кайбер нәрсәләрне аңлыйм. Хәзер операция өстәле әзерлиләр, сез курыксагыз, мин алынам! Бөтен җаваплылыкмы үз өсте- мә алам!
Касыймов, мөгаен, баш врач белән киңәшкән, бу чаклы усаллашмас иде. Авыру яткан палатага Аллаяров белән бергә Касыймов та кермәкче иде. баш хирург ана торып торырга кушты
Авыру яныннан хирург үз-үзенә ышанган кыяфәттә чыкты.
— Төнле тыныч кына үткәрсен, иртәгә консилиум жыярбыз. — диде Аллаяров, Касыймовка каты бәрелми генә. — Әгәр сез шуны теләсәгез,— дип өстәде. Аннары дежур сестрага әмерен әйтте:
— Миннән башка авыруга кагылмаска!
Баш хирургның әмере Касыймовка да кагыла иде, тегесе ирен чите белән елмаеп куйды. Мин үз фикеремне әйттем, янәсе, калганы синең вөҗданында.
Касыймовның хәлен баш хирург аңлый. Хәтта аны кызганып та КУЯ. Аллаяров үзенең авторитеты белән аны бастырып тора, күрәсең. Бүлек белән җитәкчелек итәсе иде аңа, шуңа омтыла да ул. Бүтәннәр сыман җаваплы операцияләрдән качмый. Бәгъзеләр бит, катлаулырак очрак булса, авыруны Казанга очыралар да — вәссәләм. Андыйларда үлем аз була, сүгелмиләр, шелтә алмыйлар.
Яралы лейтенант буенча Аллаяров консилиум җыймады. Күпчелек аны яклар дигән ышанычы юк иде. Кул кушырып торуга караганда, операцияне өстенрәк күрәчәкләр. Бер-нке көн үтсен, консерватив дәвалауның нәтиҗәсе бераз күренсен.
Тагын бер тәүлек зыянсыз узгач, операция кнрәкмәгәнлеккә Касыймов та ышанды бугай.
САҖИДӘ СӨЛӘПМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
Ыгы-зыгылы гадәти көннән соң өенә кайтканда Баязит аяклары сыгылып китүен, ун кулы сызлавын тонды. «Әллә авырыйм инде?» — дип уйлады үз-үзеннән көлгәндәй. Иртә белән әллә ниткән ямьсез жил чыгып, суытып жнбәргән иде. Баязит үтә җиңел киенеп чыккан икән, бөтен гәүдәсен ачы жил бөтереп алды. Шунда бераз салкын тиеп калмады микән? Хәзер бит жәй белән кыш буталды, жәй көне кар, кышын яңгыр ява. Кайткач, уәй эчте дә ятты. Градусник утыз сигез ярымны күрсәтә. Шул гына җитмәгән иде. Дәлия мәтрүшкә кайнатып, чәй эчерде, аспирин бирде. Иртәгәсен дә хирургның кәефе әйбәт түгел иде, бүлеккә барып, каты авыруларның хәлен белде, дәвалар билгеләде. Операциягә алынмады. Шулай да тиз генә кайтып китә алмады, бүлектә барлыгы өч хирург калган. Кайсы ялда, кайсы киңәшмәдә. Төнлә эшләгән хирургны'икенче көнне алыштырыр кеше юк. Артык эш сәгатьләре өчен түләү мәсьәләсендә баш врач белән тагын конфликт. Төнге дежурны эш сәгате исәбенә билгеләгез, ди, түләргә акчалары юк. Ә эш сәгате өчен хирургны каян алырга? Авыруларны көндез дә караучысыз калдырып булмый бит. Төнге хезмәт өчен өстәмә түләү мәсьәләсен профсоюз җыелышына куеп, карар күчермәсен баш врачка җиткерергә хәл кылдылар. Күчермәне Касыймов тапшырырга булды, ул үзенекен алмый калмас.
Аллаяров эштән кайтып, урынга ятуга, телефон шалтырады. Трубканы Дәлия алды балалар больницасыннан, Аллаяровны сорыйлар. Үтә авыр очрак бар икән, консультациягә чакыралар. Дәлия: «Баязит Алмасович үзе югары температура белән ята», — диде. Уңайсыз тынлык. Шалтырау кабатлана. Дәлия үзе ышандыра алмагач, трубканы Баязитка бирә. Бала үлем куркынычы алдында. Ялынып сорыйлар. Барырга кирәк. Кемдер хәл эчендә ятканда врачның авырырга хакы юк. Баязит институтта укыганда шундый хәл булды. Профессор авырып, лекциягә килмәде. Шул ук төнне үлгән. Машинада. Инфаркт. Авыру янына ала килгәннәр икән, баш тартырга кыймаган. Вөҗданы саф килеш үлгән. Ашыгыч ярдәм машинасына утырганда Баязит шул хәлне күңеленнән кичерде.
Ике яшьлек малай. Врачның үз баласы икән. Аллаяровның диагнозы: шонлейнгеноха* нигезендә перитонит. Сирәк очрый торган авыру, балалар авыруы. Гадәттә аны операциясез дәвалыйлар. Бу очракта кай урыннандыр эчәге тишелгән, ашыгыч операция кирәк. Кичектерсәң, сон булачак. Баланы өстәлгә салалар һәм коткарып калалар. Киеренкелек хирургка хәл кертә, уңышлы башкарылган эш аңа куәт өсти.
Бүлектә хәвеф-хәтәр юк, лейтенантның хәле әйбәтләнә. Хәтта сөенче алдылар: төнге дежурство өчен түләргә дигән приказ чыккан. Элеп куймаганнар әле, әмма кемдер ишеткән, кемдер күргән.
2
— Яхшы артист син.
Бибиса Гыилфанга шулай диде. Гыйлфан кире какмады, 'акланмады. Бөтенләй дәшмәде.
— Мин бит барын да беләм. Ачыктан-ачык сөйләшсәң, яхшырак булмасмы?
Гыйлфан аның нәрсә белүе турында да сорашмый. Бибисаның нинди дарулар эчүе белән кызыксынган иде. Аллаяров язып биргән ни- кодин, колодиннарны күргәч, йөзенә ризасызлык чыкты. Бер мизгел*
1 Ш о н л ей н-гено х а — сирәк очрый торган авыру, балаларда ашкайнату әгъзаларында була.
гә генә. Бибиса шуны сизеп алган. Бу дарулар канны үттән чистартырга ярдәм итәләр, әмма үт килүнең төп сәбәбен бетермиләр. Төп чыганакны дәваларлык дару юк булып чыга. Бибиса шуны аялады. Даруга ышанычны какшатырга тиеш түгел иде Гыйлфан. Аллаяровка Бибиса аллага ышангандай ышана. Гыйлфан да үзен Бибиса өчен . бер куркыныч нәрсә дә юк сыман тотты. Аллаяровның даруларын _ шик. астына куйган икән, хәзер ул Бибисаны үзенә ышандырырга < тиеш булып чыга. , ч
Әйе, Гыйлфанның үзен тотышына караганда Бибисага бер нинди S куркыныч янамый сыман. Бибиса бүген аның бер мизгелдә генә роль- $ дән чыгуын күрде. Акыллы тамашачы фальшьны тиз тота. Чыннан “ да. күпме дару эчсә дә, йөзендә, күзендә сары кимеми. Аллаяровка * чиратка торганда бер хатын аңа: *
— Өй эчендә дә кара күзлек кигән булып, кыланып утырма ин- с де. — дигән иде. Якын итеп, турысын әйткән кешегә Бибисаның да х ачык җавап бирәсе килде, күзлеген салып, әлеге хатынга тутырып g
Гыйлфан Бибисаның кышкы тәрәзә пыяласына охшап калган күзләренә карый, Бибисаның карашы карлы-бозлы, берни күрешле түгел. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән коф!а. кулдан бәйләнгән озын йон чалбар кигәң, ак мамык яулык бөркәнгән Караватта аягын юрган эченә яшереп утыра. Шул киемнәре белән йоклый, туна, күрәсең, дип уйлый Гыйлфан. Бибисаның аяк очына утыра, аның нәни кулын учына ала. Гүя араларында еллар ятмый, әйтерсең Гыйлфан беренче тапкыр кызлар кулы тота... Кышкы авыл өе...
— ... Кулың нинди йомшак...
— ... Ә синең кулың көчле..
— ... Мин сине гомер буе яратырмын.
Шушы минутта, мөгаен, алар икесе дә әллә кайда, еракта калган кышкы кичне күз алларына китерделәр. Туң тәрәзәнең бозы дымлангандай булды. Гыйлфан җитдиләнде.
— Дәвасы бар. Тереләсең.
— Тагын чегәнлеккә керештеңме?
Гыйлфан үз учындагы кулга карап, йомшак кына елмайды, чөнки аның әйтәчәк сүзе чегәнчәрәк булачак, тик тискәре ягы белән
— Тик бер шарт белән син мина бер нәрсә дә яшермичә сөйләп бир. Кай жирен авырта... Иртән, төнлә, кич?
Бибиса кулын Гыйлфан учыннан сак кына тартып ала, хәйләкәр елмая:
— Бер җирем дә авыртмый. Хәлем генә юк.
Гыйлфан «нишләргә синең белән?» дигән кебек, озак итеп Бибисага текәлеп тора Дәрья-күлдә очрашканда ук аның күз карашында җан әрнеткеч сүлпәнлек бар иде. Зур кайгы кичереп, өметсезлеккә бирелгән кешенеке кебек Үзе дә анлашмастаи. Гыйлфан аны шифалы үләннәр белән таныштырырга тырышып йөрде. «Син авырыйсың, чарасын күр».—дип. тиктомалга ничек әйтәсең?.. Кайбер кешеләрдә күрәзәлек аннан алдарак йөри.
Нәрсәгә дип омтылды Гыйлфан Яшьләргә? Анализларны Казанда ясатып, монда әзер нәтиҗәләр алу фәнни эшенә әллә ни өстәмәячәк.
карады. Хатын өркеп, чигенгәндәй итте Е
— И, бәбекәем... *
— Беләктә сизелмиме әллә? Ф
— Кояшта янган кебек кенә... Кара сары булмасын тагын...
Шул сөйләшүне исенә төшерде Бибиса. Кара сарының ачык са- » рыдан яманрак булуын да чамалады. ?
— Нәрсә ул кара сары? £
— Бавыр авыруы. <
— Беләм. Дәвасы бармы?
Бибисаның сүнеп барганын күреп торып, каберенә туфрак салыр өчен килмәгәндер бит? Нидер эшләргә кирәктер ләбаса. Табигатьнең үзендә бөтен авыруларга дәва бар. табарга, файдалана белергә генә кирәк. Алай гына да түгел, һәр чиргә дәва кешенең үз организмында, үз күзәнәгендә эшләнә. Дару бүлеп чыгаручы күзәнәкләргә ярдәмче көчләр кирәк...
Урман буе. Алтынсу-сары чәчәкләр... Тәлгәш-тәлгәш... Тәңкә-тәң- кә... Гыйлфанның кечкенә чагы. Чәчәк өзеп ала, яшел сабактан кызыл тамчы тама.
•— Инәй, чичкәдә кан...
— Чичкәләр, улым, бәндәләр кебек, кирәкмәгәнгә өзәргә ярамый, яшь ага. кан тама. Чичкә каны —бәндә каны. Чичкә орлыгы туфракка төшеп, тамыр җибәргәндә кеше җаны яралса, алар игезәк булалар. Игезәкнең каны игезәккә шифалы. Кеше каны бозылса, чичкә аңа үз канын бирә. Кирәкмәгәнгә өзәргә ярамый чичкәне...
— Ә син нигә өзәсең?
— Чир кышлы-язлы килүчән, ә чичкәне кар астыннан табып булмый. Без аны, улым, киптереп куярбыз. Изге чишмә суына салып парландырсаң, кипкән кан терелә. Хәстәләнгән кешегә парландырып бирербез без аны.
— Ә бү чичкәнен каны да, яше дә юк, аны нигә өзәсең?
— Гөлбадран... Сабыр чичкә ул, ай гөЛе. Бүтәннәр арасында күз- гә-башка ташланмас, яшен дә күрсәтмәс, канын да чыгармас. Каны бар аның, нинди суга салып эретергә белергә кирәк. БәдерIII көнне өзәргә кирәк аны, чичкәсе айга карап ачылган көнне. Шунда гына шифасы була.
— Кыш туган кешенең чичкәсе булмыймы?
— Була, балам, була. Кар астында аның орлыгы тамыр җибәрергә әзерләнеп, үзенең игезәге яралганны көтеп ята.
— Инәй. минем чичкәм кайсы?
— Синең чичкәңме?
Гыйлфанның дәү инәсе, мөнгерәп кенә көй көйләп, болын буйлап китте. Гыйлфан ана иярде.
Су буенда гөлбадран.
бөгеләдер җилләрдән...
Нидер алырга иелгән җиреннән инәсе кинәт тураеп, артка сикерде. Үлән арасында соры өтер сикергәли. Кәлтә еланы... Койрыгын өзеп качкан. Шуннан Гыйлфан үз чичкәсен сорамас булды. Дәү инәсе оныгының соравын оныттымы, болын сукмагыннан кайтканда бүтән риваять сөйләргә тотынды.
— Зәңгәр миләүшәләрне күрәсеңме? Күрмәссең шул. көндез йомылалар алар. •
Гыйлфан дәү инәсенең сүзләрен яхшырак ишетергә теләп, аның итәгенә тотынган да. башын өскә күтәреп бара.
... Борын заманда ул зәңгәр чичкәләр бүтәннәр белән беррәттән кояшка карап, хозурланып үскәннәр. Үз тиңнәрен көткәннәр, көтә- көтә күзләре күгәргән. Көткән ишләре бер заман килгән, әмма бо- ларга карамый, ал-кызыл чичкәләргә үрелә. Миләүшәләр моны күрмәс өчен күзләрен йомганнар. Хәзер алар яктыда ачылмыйлар, караңгы төндә генә зәңгәр күккә багып,-тирә-якка хуш ис тараталар. Көткән кешеләренә чичкә исе жил белән барып ирешсә, һәм ул кеше караңгы төндә боларны эзләп тапса, шунда гына ачылабыз дигәннәр...
III Бэдер (г а р ) — ай тулган көн.
Каенлы тауны биленнән кочып алган сукмак буйлап, урман-болын чәчәкләре күтәреп кайтучы Гыйлфан дәү инәсенең серле һәм шомлы риваятьләрен исенә төшерде. Күпме кешене савыктырды карт инәсе, ә менә үз кызына, ягъни Гыйлфан әнисенә, кирәкле үләнне таба алмады. Үз ишеңне бер югалтсаң, аны кабат табуы кыендыр, күрәсең. Исән чагында әнисе урман тереклеген атасы төсе итеп күрер, яфрак- * ларын сыйпап, сөеп йөрерие. Кешенең серле рухка ышануында матди ; нигез ята. Эчке әгъзаларның эшчәнлеге психологик халәткә бәйле. 5 Йөрәк сүлпәнләнсә, кан йөреше акрыная, бу исә бүтән әгъзаларга S тискәре йогынты ясый. Баш миенә азык вакытында килеп житмн, кан ® юлларына тоз, бавырга таш утыра. Рак авыруы да кешенең эчке ха- u ләтеннән туа. Авыр жан жәрәхәте, психиканың тетрәнүе.. Кеше тә- ♦ нендә бер генә рак вирусы табылса да, аңа каршы чара табу жнңеләер иде. Болай исә билгесезлеккә каршы көрәшү булып чыга. Химиотерапия авыру күзәнәкләр белән бергә сәламәт күзәнәкләрне дә жимерә, авыруның төрле чирләргә каршы көрәшү сәләте йомшара.
Чит илдә чагында Гыйлфан кулдан-кулга йөргән бер медицина журналына тап булды. «Фән һәм техника» журналларының берсендә рак авыруына каршы үткәрелгән уңышлы дәвалау тәжрибәләре турында кызыксынып укыды, аерым урыннарын куен дәфтәренә язып ’ алды. Әлеге язмаларның сөземтәсе түбәндәгедән гыйбарәт.
Өнко-авырулар белән аралашкан кайбер кешеләрнең канында ракка каршы көрәшердәй матдәләр барлыкка килә, һәм мондый кеше донор була ала. «Препарат»ны донорның каныннан аерып алалар да, авыруга кертәләр. «ТФ» дип исемләнгән бу препарат (трансферре) ракны турыдан-туры үзе дәваламый, әлеге чиргә каршы иммунитет булдыручы күзәнәкләргә уңай тәэсир ясый. Шушындый иммунотерапия үткән рак авыруларының савыгу очраклары булган. Хирург скальпеле шешне кисеп ташлаганнан сон үткәрелгән дәвалау аеруча уңышлы чыккан.
Гыйлфан болында дәү инәсенең шифалы үләннәрен барлап йөргән шикелле булса да, шул тәжрибәләр турында уйланды. Шәһәр шау- шуыннан еракка китеп, ялгыз йөрисе килде.
Чит илгә жибәргәндә аларны киң профильле белгеч итеп әзерләделәр. Яшьләр үзәк больницасының өр-яна лабораториясендә тән тукымасы һәм күзәнәкләр өстендә тәжрибәләр үткәрү мөмкинлеге бар, гистология нәтижәләрен хәзер Казаннан көтеп ятмыйлар, урында тикшерәләр. Каннан ТФ ны аерып алырдай жайланмалар хәзергә юк югын. Аның каравы, Гыйлфан хәвефле авырулар белән аралашкан кеше, аңарда, әлбәттә, «көрәшче» күзәнәкләр бар. Иң мөһиме, Бибнса үзе төшенкелеккә бирелмәсен, үз күзәнәкләре каты көрәш алып барсын. Бөтен хикмәт— кешенең үз күзәнәкләрендә...
3
Яктырмаган иде әле, Гыйлфан кинәт уянды, йокыга киткәндә ул Бибиса турында уйлап ятты, уянгач та шул уйларның дәвамы башланды. Өендә Бибиса бөтенләй ялгыз. Казаннан кайткан мәлне ничә тапкыр телефоннан шалтыратты, ишегенә барып кагылды, өй эчендә жан иясе барлыгы сизелмәде. Ахыр чиктә Мәмдүзәне эзләп тапты Аның әйтүенә караганда, Бибнса беркемгә ишек ачмый икән, телефон чыбыгын өзеп үк куйган. Врач та чакыртмый, алар үз эшләрен .эшләделәр инде, ди икән. Гыйлфан теге вакытны Бибиса янына Мәмдүзәдән ачкыч алып керде. Бүген дә авыру янына барырга уйласа. Мәмдүзә эшкә киткәнче аңардан ачкыч алып калырга кирәк.
Кабат йоклап китә алмасын аңлап, Гыйлфан торды, киенде, алдан
САЖИДӘ СӨЛӘПМАНОВА
әзерләп куйган кирәк-яраклар салынган портфелен алды да, өченче каттан түбән төште. Тулай торак йокыга талган. Тимер келәләр шылтырауга, йокылы күзләрен йодрыгы белән угалап, дежур апа килеп чыкты.
— Кая болай, тан белән кубып...
— Барасы җирем бар, йокыңнан уятканга рәнҗемә инде.
— Нинди рәнҗү... Әйбәт кенә йөр.
Дежур хатынның соңгы сүзләреннән Гыйлфанның кәефе булды: бу шәһәрдә аның турында кайгыртучы бар. Урамда юкә яфраклары шыбырдашып каршы алды. Мотоцикл пытырдап үтте. Кайдадыр ма-’ шина елаталар. Шәһәр уянып килә. Каенлы тау артында таң кабынган. Ул якта күк төнлә дә кызгылт, газ факелларының шәүләсе төшә.
Ак ташлардан мәңгелек итеп салынган дүрт катлы йорт. Почмактан өченче, дүртенче тәрәзәләр Бибисаныкы Пәрдәсе төшерелмәгән тәрәзәдә ут күреп, Гыйлфан гаҗәпләнде. Ут эчтәрәк күренә, ванна тәрәзәсеннән төшә булыр. Бәлки кичтән сүндерергә онытканнардыр. Тар урамның асфальт тротуары буйлап Гыйлфан ары узды да бире килде. Агач ботакларына эленгән йолдызлар төсле чаган яфраклары җилферди. Алар да Бибисаның тәрәзәгә каравын көтәләр кебек. Көтеп арыганнары Гыйлфанның аяк очына килеп төшә. Тәрәзәдән күргәннәрен хәбәр итәргә телиләрме әллә? Өйдә ул, уяу, хәлен белми китмә, диләрме?
Электр кыңгыравы тынып, күпмедер вакыт узгач, йомшак кына басып килгән аяк тавышлары ишетелде. Шул ук мамык кофта, йон чалбар кигән Бибиса кунакны уздырып артка’атлады да, ике кулын кушырып, юка гәүдәсен кочаклады Дымсу күзләрендә газап катыш гаҗәпләнү. Гыйлфанны күрүгә ул сөенми, аның беркемне дә күрәсе килми.
— Ачуланма, Бибиса. бәлки берәр ярдәмем тияр.
Бибиса дәшми, бөкрәебрәк басып тора. Гыйлфан чакырганны көтми, чишенә. Портфелен алып, кухня ягына уза. Хуҗабикә кунак артыннан иярә. Гыйлфан кай арададыр ак халат киеп алган, юган кулын сөлгегә сөртә-сөртә, ванна бүлмәсеннән килеп чыкты.
— Кая, карыйм әле мин сине...
Бибиса алдында кыюсыз егет түгел, үзсүзле врач. Авыру бүлмәгә кереп, тахтага ятарга мәжбүр булды.
— Монда ничек?.. Ә монда?.. Кагылгач кына авыртамы? һәрвакыт... Туктамый сызлыймы, әллә вакыты-вакыты беләнме? Иртәнгә таба... Ничегрәк авырта?
Доктор авыруның өстенә юрган япты, кухняга юнәлде: «Мин хәзер».
Ниләрдер шылтырады, шыбырдап су акты. Бер мәл бүлмәгә болын исе. урман исе таралды. Ак халат җиңнәрен сызганган Гыйлфан тыңлаучан бала кебек яткан Бибиса янына чыкты.
— Мин кушканнарны эшләсәң, бар да әйбәт булыр.
.Доктор Бибисаны җилтерәтеп күтәрде дә, ванна бүлмәсенә китте. Аударган урындык өстендәге таста кызгылт сыекчадан пар бөркелеп тора. Авыру шушы парга утырырга тиеш.
— Ванна читенә тотын, авып китмә. Мин кухняда газет караштырам. кирәгем чыкса, аваз бирерсең.
Хатын-кызның уңайсызлануын сизмәгәнгә салышыр өчен, Гыйлфан туктаусыз сөйләшТе. Ванна ишеген ябып, кухняга чыкты, плнтә өстенә чәйнек куйды, түр бүлмәгә кереп, өстәлдән газета-журналлар алды. Пөхтә итеп җыештырылган бүлмә эченә күз йөгертеп, ихтыярсыз туктап калды Тәрәзә төбендә, идәндә төрле зурлыктагы чүлмәкләрдә гөлләр. Идәнгә кояш нурларына охшаган парчалы палас җәелгән. Тахтада сары-яшел чаган яфраклары төшкән җәймә. Менә ни өчен урам тротуарларында яткан чаган яфраклары таныш тоелган икән.
Тахта турысында, алсу акшарлы стенада шул ук акшарны зәңгәрлә- теп, көянтә-чиләкле Ай кызы сурәте төшерелгән, гүя ул шәфәкъ алсулыгында зәңгәр томан булып, эреп бара... Үткән килгәндә Бибисанын саргайган йөзенә карап, боларның берсенә дә игътибар ителмәгән. Китап шүрлегендә берничә агач сын. Урманда йөргәндә табып алган- _ нар да, жәнлек сурәтенә охшатып, бастырып куйганнар. Жираф ба- < ласы муенын сузып тора. Тәвә кошы башын аз гына кырын салган « да, сынар аягына басып, уйланып тора. Шүрлек кырыена төрле-төрле и мәржәнрәр эленгән. Гыйлфан шүрлек каршына басып, китапларга i күз төшерде. Тажи Гыйззәт... Кәрим Тинчурин... Чехов. Джон Рид, “ «Дөньяны тетрәткән ун көн»... Укырга алып торсаң, яхшы булыр иде, * бүген үк сорау уңайсыз. Плитә өстендәге чәйнекнең гөбердәп кайнавы * ишетелә. Газета-журналларын күтәреп, Гыйлфан кухняга юнәлә. о
Кәгазь кыштырдавы белән ишетелмәгән, ванна бүлмәсеннән ак- = рын гына Бибиса килеп чыкты. Туры карарга оялыпмы, башын түбән $ иеп тора. Гыйлфан аны алып килгәндәгечә күтәреп илтмәкче иде, Би- Е биса ике кулын докторның күкрәгенә терәде. "
— Үзем... Ф
Пациентканың иңеннән коскан килеш, доктор туктап калды. Бак- ° чада йөрүче егет белән кыз кебек, акрын гына атлап киттеләр. п
— Хәзер жылы гына төренеп ятарга... Бал бармы? Яхшы. 5
Бибисанын йөзе алсуланып киткәндәй булган, йөзенә сабыйларга £ елмаю кунган. • <
— Хәзер шифалы чәчәк белән парландырган чәй эчәсең...
Бибиса шифалы чәй эчкәндә, доктор тагын кухня ягына китте, анда шактый озак торып, төрле инструментлар күтәреп чыкты.
— Хәзер синең канына дөньядагы бөтен чирләрне егып сала торган дару бирәбез... Тере дару...
Тахта янына Бибисага таныш «жан сакчысы» басты. Тик бусы бик пөхтә һәм, күрәсең, жыелмалы, ишектән кергәндә докторның кулында озын әйбер күренмәгән иде.
... Дошман тылына төшкән десантчылар сыман, тере тамчылар бер-бер артлы Бибисанын кан юлына кереп югалдылар. Бергәләп көрәшер өчен аларның каннары кушылды. Гыйлфанның канында ракка каршы көрәшүче тылсымлы «ТФ», һичшиксез, булырга тиеш.
— Арыдым... йоклыйм хәзер...
Бибиса юрганын иягенә чаклы күтәрә дә, уң як яңагын мендәргә куя. Доктор яулык очы белән аның борын очына бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртә...
Гыйлфанның кулын дымлы кайнар нәрсә өттереп алгандай булды. Күзләрен йомган Бибиса, саташкан сыман, докторның кулын үбә... Гыйлфан иелгән килеш хәрәкәтсез калды. Аннары Бибисанын күкшел күз кабакларына, дерелдәгән керфекләренә сак кына нренев тидерде...
Ул көн төш кебек узды. Мәмдүзә килде, нидер кайнатты, Бибиса эчте. Тагын ятты, тагын төш күрде.
Биек ярның нәкъ читендә йөри Яр убылып китә, Бибиса шуып төшә. Елгага төшеп чумдым дигәндә, ниндидер үләнгә тотынып кала. Вак кына сары чәчәкле. «Гөлбадран ул. ычкындырма», ди бер тавыш. Башын калкытып караса, яр өстендә Гыйлфан басып тора. Бибиса чәчкәгә чатырдап тотына да, аска карый. Яр астында сары баткак, төшсәң, йөзеп чыгарлык түгел. Үкчәсе белән ташта киртләч ясап. Бн- биса шунда баскандай итә Инде шуып төшү куркынычы юк. Өскә карый текә яр, менеп житүе, ай-һай. авыр булачак. Тырнак очлары белән киртләчләр чокый-чокый, күтәрелергә кирәк...
Көннәрнең берендә Бибиса урамга чыгып, дөнья күреп керергә уйлады. Җылы башлык, җылы бишмәт киде. Күзендә сары бетсә дә, кара күзлеген дә калдырмады. Дөрес эшләде, чөнки очраган берсе ана текәлеп карый төсле. Ихатада үскән сәрби куагы янындагы эскәмиягә утырды. Озак та үтми, аның тирәсенә карчык-корчык җыелды. Кызгандылар, сораштылар. Бнбисаның бу темага сөйләшәсе килми иде, урамга чыкты. Искиткеч кояшлы көн. Чаган яфраклары алтынсу- сары. Әллә Бибисаның сарысын бүлешеп алганнармы? Бөтен авыруларга дәва — табигатьнең үзендә, ди Гыйлфан. Бибиса ике'кулын кесәсенә тыгып, тар урамның тротуары буйлап китте. Сырлап-сырлап үрелгән тимер капкага җитте. Ян капка ачык. Балалар бакчасы. Эчтә беркем юк, бүген якшәмбе. Аллеялар буйлап атлый. Кулын болгый- болгый. ишектән юан хатын чыкты;
— Кемне эзлисез монда?
— Эзләмим.
— Нишлисез монда?
— йөрим...
— Монда керергә ярамый, паркка барыгыз!
Бибиса капка ягына борыла. Хатын моның сүз тыңлаучан булуыннан батыраеп, кычкыра ук башлый:
— Тапкан гулять итәр җир, монда свидание урыны дип белдеңме?! Паркта гулять итегез!
Әрепләшергә, аңлатырга Бибисаның теләге юк, көчне сарыф итәргә ярамый, яшисе бар. Маҗаралы сәфәрдән соң арыганын сизде, чишенеп ятты.
Кыңгырау моңы. Бибиса йокыга киткән икән, күзен ачты. Электр кынгыравы белән Гыйлфан башта шулай аваз бирә, аннары ачкыч белән ишекне ачып керә.
Гыйлфан бик вакытлы килде. Бераз соңлады соңлавын. Шулай яхшыдыр да. Икенче тапкыр озак килми торуы икесе өчен дә файдагадыр. Иртәрәк килсә, тыелгысыз хисләр белән Бибиса сәхнәгә чыга алмас, халык алдында күңелен шәрран-яран ача алмас иде. Ниһаять, Гыйлфан аның йөрәк тавышын ишетте. Тылсымчы кебек килде дә, бәгырь ташын эретте.
— Гөлбадраным...
— Шундый озак көттем сине...
— Җирдән йолдызга чаклы ара якын түгел шул...
— Яшьләргә минем өчен килдеңме?
— Мин дөньяга ук синең өчен килдем...
Көянтә-чиләкле Ай кызы, хәйран булып, бу икәүгә карый. Бүген бәдер көне, ай тартуыннан гөлбадран чәчәге ачылган көн...
Чылбыр
1
Хирург тормышында операция кичергән авырулар чылбыр боҗралары сыман, берсе ычкынса, кабат ялгар өчен бөтен тормыш тәҗрибәңне, йөрәк көчеңне җыеп тупларга кирәк. Боҗраларны ясау һәм тезү эшенә китаптан өйрәнеп булмый, институт һәм дәреслекләр гомум юнәлеш кенә бирәләр. Бу һөнәргә Аллаяров үз маңгай тирен түгеп өйрәнде. Өченче курста укыганда ук ул операция өчен гади җайланмалар унлап чыгара башлаган иде. Ул чакта аны тиз күрделәр, мактадылар, шауладылар. Үзәктән китеп, практик эшкә күмелгәч, яшь врачның һәр яңалыгын күтәреп алучы булмады, Аллаяров үзе
дә шаулап йөрмәде, чөнки җайланмаларны ул күргәзмә өчен түгел, эш өчен ясады. Хирурглар җәмгыятендә әйттеләр, карале, коллега, эгоист булма, бүтәннәр дә файдасын күрсен. Шуннан соң яңалыкларның кайберләре республика һәм үзәк медицина журналларында басылып чыкты. Аллаяров практикага керткән кан тамырын тегү аппараты белән диссертация якларга була, диделәр шул ук хирурглар жәм- ф гыятендә. Аллаяров диссертация мәсьәләсендә хәтта талпынып та х карады, ләкин бу эшнең вак-төяк мәшәкате ерып чыга алмаслык күп £ икәнлегенә ышангач, ташлады. Жирле анестезия өчен ясаган шприц- 5 автомат хирурглар практикасында киң кулланыла торган ысул булып китте. Авыруның тәнендә операция урыны әзерләгәндә вак тамырлар- ® дан кан агуны тиз туктатыр өчен ясалган термо-пинцет хирургның ф эшен кызу тотарга мөмкинлек бирде. Зона буенча хирурглар жәм- гыятендә Аллаяровның исеме зур белгечләр рәтендә йөри. Хәзер ул й югары категорияле хирург. Мондый дәрәжә аисат кына бирелми: ° матбугатта чыккан хезмәтләрең, төрле өлкәләрдән катлаулы (һәм < уңышлы!) операцияләрең, җитәрлек хезмәт стажың һәм тагын кан- s бер сыйфатларың булырга тиеш, һәрхәлдә, монда саналганнарның £ беренче өчесе Аллаяровта бәхәссез. Авырулар’һәм коллегалары ара-ч сында абруе бар. Октябрь бәйрәме көнне демонстрация вакытында ® халык төркеме арасыннан ак сакаллы карт йөгереп чыгып, Аллая- ровным хәтта кулын үпте. Хирург аңа яңа бәвел куыгы куйган иде. ч «Сез минем аллам», диде, нәкъ трибуна каршында медиклар сафы ал- = дына чыккан карт. Шундыйрак рәхмәтләрне Аллаяров телдән дә, язма * рәвештә дә ала тора. Тик менә Камилла Асадовна Алкина гына хи- * рургның казанышларын танырга теләми. Белдерүләр тактасына күптән түгел тагын бер шелтә элеп куйды. Бусы таракан аркасында. Больницага чисталык комиссиясе килгән иде, барлык бүлекләрне тикшереп йөрделәр. Хирургия бүлеген дә читләтеп узмадылар. Читләтеп узмау гына түгел, сыйпап карамаган бер тәрәзә рамы да. бер гөл яфрагы да калмады. Аш тарату бүлмәсе янына килделәр. Нинди хикмәт килеп чыгар икән инде дип, бүлек мөдире сагаеп торганда, үзенең дәрәҗәсен белеп кенә, галәмәт олы таракан килеп чыкты. Озын өстәл буйлап, жай гына атлап бара бу. Кая ул ашыгу да, кая ул тизрәк берәр ярыкка кереп качу! Жыелган халыкның ана махсус игътибар күрсәтүен сизеп, урта бер җирдә тукталып ук калды. Мыегын селкетеп, ак халатлы адәмнәргә карап тора. «Мыегын да селкетми» дип әйтә алмыйсың инде бу очракта. Нәтиҗәдә, антисанитария өчен Аллаяровка шелтә.
Әйе, күңел рәнҗерлек күп җәфалар күрде Аллаяров баш врачтан. Шулай да шифаханәнең баш врачы Камилла Асадовна соңгы елларда моңсуланып китте. Башта ул моны олыгаюга юрады. Әле ул җирендә, әле бу төшендә авыртулар ешайгач, Казанга барып, профессорларга күренде. Алар исә беравыздан «операция кирәк» диделәр. Алкина операциягә ятарга тиеш! Бу хәбәр Яшьләр больницасына яшен тизлеге белән килеп җитте. Яшеннән соң күкрәү дә була бит әле. Больница хезмәткәрләрен иң нык тетрәткән нәрсә нәкъ әнә шул күкрәү иде. Алкина операцияне Аллаяровтан ясатачак!
Моңа чаклы больницада операция ясаткан врач булмады, сирәк- мирәк андый мохтаҗлык чыккан очракларда Казанга, профессорга баралар иде. Ә бит Алкина гади врач түгел, баш врач. Ни өчен операцияне ана Аллаяров ясарга тиеш? Бу хакта Камилланың үзеннән генә сорашып белергә буладыр. Ә ул үзенең эч серләрен теләсә кемгә ача торганнардан түгел, һәрхәлдә, Аллаяров тәгаен генә бер нәрсә дә әйтә алмый. Баш врач үз больницасының хирургына ышаныч күрсәтә, язмышын аның кулына тапшыра—вәссәләм.
Операция өстәлендә әйтерсең ак мәрмәр сын ята, пычак тидерергә кызганыч Мондый асыл сөякне еш күрергә туры килми. Хирург картына күбрәк ите сөяктән аерылган шәлперәйгән гәүдәләр килә. Шулай, Камилла ханым, син дә хирург алдында шыр ялангач. Татарча гына әйткәндә, тыпырчынма, Камиләкәй, хәзер без сине, профессор Алексеев әйтмешли, бик әйбәтләп кисәбез. Хирургия бүлегеннән анадан яңа туган кебек чыгып китәрсең.
Аллаяров үз хәрәкәтләренең җитезлегеннән ләззәт тапкандай, операция кырын җәһәт кенә ак япмалар белән әйләндереп алды. Жонглерларча матур селтәнеп, йод сөртелгән тәнне скальпель белән сызып төшерде. Аллаяров скальпеленнән кан кача дип сөйлиләр хирурглар. Хак сүздер, ассистент белән бергә, ике фокусник кебек нечкә тамыр очларын төенләп бетереп киләләр, кан акканы күренми. Ягез, карыйк, мәрмәр сынның эчендә нинди яшерен серләр бар?
Хирургның маңгаена мул булып тцр бәреп чыга. Янәшәсендәге интерн үрелеп сөртә, сөртеп бетерә алмый.
— Эчке яктан тәрәзәне ачыгыз...
— Ачык...
— Җылыткыч батареяләрен шул чаклы кыздырмасалар да ярар иде, алдан әйтеп куярга онытылган.
Операаионныйда халык күп булуга карамастан, гадәттән тыш тынлык. Ни күреп кереп тулганнар? Беркем кермәсен дип сөйләшкәннәр иде. Алкина Казаннан профессор чакыртуга да каршы булды.
Бүлмәгә өлкән сестра кереп, хирургның җилкәсе аша дәшә:
— Гинекология бүлегенә Казаннан профессор килгән, хәзер урынбасар бүлмәсендәләр, керергә рөхсәт сорыйлар.
Аллаяров интернның кулбашына маңгаен сөртеп ала. Урынбасар ханым тәки профессор чакырган икән. Андый-мондый хәл булса, кул кушырып утырмадылар, чарасын алдан күрделәр, янәсе.
— Керсеннәр...
Ике минут үтүгә баш врач урынбасары олы кунак ияртеп керде. Аллаяровның җилкәсе аша профессор өстәлгә үрелеп карый. Буйга ул хирургтан шактый тәбәнәк, карарга җайлы булсын өчен, аяк астына кечкенә эскәмия куялар. Артыграк үрелеп, авып китмәгәе дипме, интерн аны тотарга әзер тора. Иитернга бүтән шөгыль табылгач, хирург хәзер манган тирен «мәрмәр сын»ның аяк очындагы җәймәгә иелеп сөртә. Бөтен күзләр Аллаяров кулына текәлгән. Профессорның сузылган муенында зәңгәр кан тамыры бүртеп тора. Менә, хирург яшерен урыннан кечерәк кавынга охшаган түгәрәк нәрсә кисеп алды да, ярыл-масын дигән сыман, саклык белән генә идәндәге табакка салды. Шуны гына көткәндәй, профессор эскәмиядән ялт кына төште, табакны эләктереп алды да, читкә китте. Ак яу аның артыннан иярде. Операция өстәле янында хирург, ассистент, операция сестрасы калды. Хәтта • анестезиолог та наркоз өрдерүдән тукталып, табакка күз төшереп килде. Маңгаеннан, битеннән чишмә булып аккан тирен Баязит өстәлдәге ак җәймәгә сөрттереп алды.
Ассистентлык иткән Кылычбаев «ак яу» ягына күз салды. Профессор «кавын»ны кискәли, бүтәннәр ач күзләре белән табакка текәлгәннәр. Ике арада йөргән җыештыручы Нажия операция сестрасына карап. «кавын»га ымлый:
— Ошамый миңа...
Профессор тагын хирургның җилкәсе аша карый, үзенең фикерен җиткерә. Аныңча, кисеп аласы әйбер тагын бар. Сабанасвага операция ясаганда, профессор урынында Алкина торган иде. «Әллә кисмисезме сон?» — дигән иде. Хирург Алкинаны тыңламады. Бу юлы профессор
ны тыңламый. Кисүе кыен түгел, кисми калдыру җаваплырак. Табигать кешегә бер артык әйбер дә куймаган, бар да кешенең камиллеге өчен яратылган.
Профессор хирургның кетгут IV экономияләвенә игътибар итә. Ни ечен Аллаяров аның киңәшен тотмавы турында ул соңыннан җентекләбрәк уйланыр. Хәзергә аның игътибары хирургның кулында. Кырык сантиметр җеп белән хирург өч төен бәйли. Кетгутка кытлык еллардан калган гадәт. Яхшы гадәт. Укучыларын хирург саклыкка өйрәтә. Югыйсә, күпме хезмәт салынган әйбернең туксан тугыз проценты фай- дасызга чыга. Чит илдә салфетка, мамык, җеп ише әйберләрне экономияләргә мәҗбүр булган Кылычбаев та бу хәлгә башта гаҗәпләнгән нде. Аллаяров әнә, әрәм-шәрәмгә юл куелган җирдә муллык булмаячак, ди.
Бөтен халыкны гаҗәпкә калдырып, операция бүлмәсендә бер чебен очып йөри. Кирәк бит, профессор килгән көнне..
— Эчке тәрәзәне ачкан идек бит, тәрәзә арасыннан чыгып терелгән ул.
— Спирт белән исерт син аны, Нажия. •
— Ничек исертим соң?
— Тот та, авызына сал...
Аллаяровның теле ачылды, димәк, операция уңышлы тәмамлана. Башкалар да үзара сөйләшә, бер-берсенә карап елмаеша башладылар.
— Сәгать ярым!—диде анестезиолог, наркоз өрдерүне туктатып, беләгендәге сәгатенә карагач.
Фәрханә алгы яктагы стена сәгатенә карап, аны төзәтте
— Бер сәгать тә егерме җиде минут.
Баш врач урынбасары белән профессор күңелле генә сөйләшеп, чыгу ягына киттеләр. Урынбасар ханым, ике бит уртасында матур чокырлар ясап, «менә бездә нинди белгечләр бар!» дигән сыман елмая, тегесе разый булып баш кага. Хирург исә «мәрмәрэгә тегү энәсе белән соңгы бизәкләр төшерә.
3
Аллаяров театр афишаларына күз сала торган булып китте, таныш исем эзләде. Ниһаять, тапты Татарстанның атказанган артисткасы Бибиса Сабанаена. Кулында спектакльгә билетлар булса да күрәсе килгән исемне табалмам дип, хәвефләнебрәк эзләгән иде. Ни гомер шифаханәгә аяк басмаган Сабанаева. чакыру билеты төсендә килеп, хирургны гаҗиз калдырды. Афиша белән чагыштырып, билетларның чынлыгын дөресләгәч, хирург җил-жил атлап үз юлына китте. Саба- наевэның авыру тарихын сөйләсәң, бер хирург та ышанмый Яки Аллаяров шыттыра, яисә анализда хата киткән диләр. Ә Кылычбаев докторлык диссертациясе яза. Темасы бик хикмәтле: «Ракны дәвалауга уңай эмоцияләрнең тәэсире». Яшьләрдә ул шактый материал җыйган, төп козыре Сабанаева. Фәннәр кандидатының сайлаган темасы баш хирургның йөрәген чеметтереп куйды. Аллаяров эшли, башкалар нә-тиҗә ясый. Ә бит Аллаяровның скальпеле кичекмәстән эшкә тотынма- са, актрисаның, күп дигәндә, ай ярым гомере калган иде. Скальпель үз эшен эшләгәч, әлбәттә, химиотерапиянең ярдәме зур булды. Алан дисәң. Казаннан кайткач, авыруның бавыры нормадан зуррак иде. Аллаяров ул чакта кан юлы белән таралган фетнәче күзәнәкләр бавырда тукталып, «ныгытма» кора башлаганнар дип фараз кылды.
IV Кетгут —сарык эчлгссеннан ясалган жея. операция жейләре тегү нчен кулланыла.
САЖИДӘ СӨЛӘПМАНОВАф ГӨЛБАДРАН ф
Хәзер исә бавыр шештән түгел, ә химиотерапия биргән токсикоздан ялкынсынган дип уйларга кала. Гомумән, анамнез V серле, һәм Кылыч- баевның аны өйрәнергә алынуы мактауга лаек. Тире белән сөяккә калган авыру кыз да исән-сау, анысына операцияне Кылычбаев үзе ясады.
Жыеп кына әйткәндә, Кылычбаев талантлы доктор. Үз эшен әдәм рәтле итеп эшлим дигән һәр кешегә азмы-күпме талант кирәк. Кеше гомерен пычак очында тотучы чын талант иясе булырга тиеш.
Куелачак спектакль турында сестра кызлар таныш артисткаларыннан мәгълүматлар алып өлгергәннәр. Драматург бу пьесаны Бибисара Сабанаевага багышлап язган, бөтен артистлар алдында шулай дип әйткән. Язучы үзе премьерага киләчәк ди. өйләнмәгән егет икән, героинясына күңеле төшмәде микән?.. Шәфкать туташлары спектакльдәге жырны да өйрәнергә тырышып, мөңгерәп йөрделәр:
.. Сырхауларга дарулар бар, Сагнуларга юк чара, * Бибисара-а-а_
Аллаяровлар парлап, карлы юлдан шыгыр-шыгыр атлаганда, билгесез һәм таныш хисләр белән дулкынланып бардылар. Ашыксалар да. сонга калдылар, өс киемнәрен салып кергәндә залда ут сүнгән, сәхнә ягыннан музыка яңгырый. Иелә төшеп, үз урыннарына кереп утыруга пәрдә ачылды.
Антракт вакытында Аллаяровлар фойега чыкмадылар, башта да соңга калгач, бөтенесенең күзенә чүп булып керүләреннән кыенсындылар. Аннары, Баязит тартмый, медицина практикасына керешкәч тә ташлаган иде. «Хирурглар жәмгыятенең күчмә утырышын биредә уздырырга мөмкин икән» дип уйлады ул, үзалдына шукланып. Уңышлы узган катлаулы операцияләрне нигезләп, дәлилләп күрсәтер өчен жәмгыятьнең конференцияләренә пациентларның үзләрен чакыралар. Бер метр нечкә эчәк белән яшәүче Сәгыйтов, үпкәсенә пычак жәрәхәте алып, консерватив юл белән дәваланып чыккан лейтенант... һәм бик күп башкалар... Актриса өчен спектакльдән дә әйбәтрәк демонстрацияне уйлап табып булмый. Б\ хакта Баязит шаяру катыш. Дәлиягә әйткән иде. тегесе күтәреп үк алды:
— Соңгы спектакльләре түгелдер, обязательно алып кил хирургларыңны...
Сәхнә йолдызының Баязит өчен бары тик пациент булуы Дәлияне үстереп жибәргәндәй итте. Икенче бүлектә бүтәннәр кулъяулыкларын күз тирәсенә тидергәләгәндә. ул үзенең сөйкемле борынын жебетмәск» тырышып утырды.
Артистлар сәхнә алдына басып, кат-кат баш игәч, залдан авторны чакырдылар. Чем-кара чәчле, кара мыеклы егет дәррәү алкышлардан бераз югалып калды, киңәшче эзләгәндәй, як-ягына каранып алды. Сәхнә артыннан пәйда булган озын буйлы, шәм кебек төз гәүдәле режиссер аның кулын кыскач кына, нишләргә кирәклеген абайлап, артистларның кулларын кыса башлады. Героиняның кулын бик нәзакәтле итеп үпте... Дәлия антракттан соң залга кереп килүче Кылычбаев- ны күреп калган иде. ул утырган якка борылып карады. Яшь хирург бүтәннәр сыман артык кабынып китми, салмак кына учын учка тидерә...
4
— Бүген бәдер көне...
— Соң?
—• Ай тулган көн бүген, Бибисара, гөлбадран чәчәге ачылган көн...
— Кар өстендәме!
V Анамнез — авыру турында белешмәләр.
— Бөтен кыйммәте дә шунда,— Гыйлфан Бибисарага кипкән чәчәк сузды. — Кичәге җиңүең белән!
— Кичә... үзең күрдең бит, Гыйлфан... Мина... бәхетле булырга ярамый.
Гыйлфан аңлады бугай, гаҗәпләнмәде, тын гына утыра бирде. Кичә спектакльдән соң ул таныш тротуар буйлап байтак йөрде, Бибисараның тәрәзәләре караңгы калды. Урамның теге очыннан күнелле төркем бу якка якынлаша башлагач, тыкрыктан түбән төшеп китте, ерак тукталышка барып, троллейбуска утырды. Бибисаны күзәтеп йөриме әллә? Гыйлфан үз-үзенә ямьсез күренде. Артистларның премьераны билгеләп үтүләре табигый, автор үзе дә килгәч...
Бибиса утырган урыныннан торып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады.
— Бәхетсез кеше бәхетлене уйный икән, ул үзенең хыялын күз алдына китерә. Ә бәхетле... Бәхетсезне...
Гыйлфан Бибисаның сүзләрен чынга алмый бугай, һаман сынап карый, карашында ләкин шикләнү түгел, соклану чагыла. Аның карашыннан Бибиса үз сүзләренең чынлыгына үзе ышанмый. Ул, ахрысы, уйный, кичәге героинясы халәтеннән арынып җитә алмаган.. Шуны абайлап, йөргән җиреннән шып туктады, бүлмә уртасында басып калды. «Бусы да поза» дип уйлады үзе турында. «Менә мин нинди сәламәт, сылу» янәсе, шуны күрсәтәсең киләме? Сәхнә түгел бу, айны, ни- • һаять! Чит кеше сыман тахта читенә килеп утырды. Бусын да ошатмады. Нигә урындыкка түгел, тахтага? Янына Гыйлфан килеп утырсын өченме? Ялганы тотылгандай куркып, Гыйлфанга карап алды. Курыкканы сизелмәсен өчен, ашыгып әйтте:
— Айга бер ачыла торган чәчәкнең ни хаҗәте бар сиңа? — Кунагы һаман дәшмәгәч, авыр сулагГ, өстәде: — Мин режиссерлыкка укырга китәргә уйлыйм...
Гыйлфан, чыннан да, урындыктан тахтага күчеп^ Бибиса белән янәшә утырды. Актрисаның ни әйтергә теләгәнен Гыйлфан, әлбәттә, бик яхшы аңлады. Сәхнәдә үзен югалтудан курка ул. Чөнки Гыйлфан аны үз ихтыярына буйсындырды, бөтенләй яулап алды. Аларның каннары кушылды... Күп тапкыр... Гыйлфан Бибисаның ихлас сөйләмәвен дә сизми калмады.
— Миңа да бит чамадан тыш бәхетле булырга ярамый, —диде ул, ике тезенә таянып утырган җиреннән кызга борылып карап. — Югыйсә. кеше хәсрәтен аңламый башлармын.
Башларына уй төшкән ага белән сеңел сыман күпме шулай янәшә утырганнардыр, көянтә-чиләкле Ай кызы гына тәгаен белә. Хәер, нкәүдән-икәү генә артык озак юаналмаслар, икесен ике төбәктә юл чатына чыгып баскан язмышлар көтә.
1976—1978. Әлмәт.