Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯШЬЛЕК УТРАВЫМ» ПОВЕСТЕН УКЫГАЧ...


Мин очраклы рәвештә язучы Әдип Маликовның «Яшьлек утравым» исемле русча чыккан китабын укып чыктым. Китап миңа бик ошады. Ул җиңел укыла, беренче битләреннән үк кызыксыну уята, мавыктыра. Повестьның геройлары — яшь солдатлар, разведчиклар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итәләр. Көньяк Сахалинны япон самурайларыннан азат итүдә катнашалар.
Китап күтәренке рухта, патриотик хисләр белән язылган. Аның геройлары бүгенге яшь буын өчен үрнәк булырлык. Бу китапны Донбасс заводларында һәм шахталарында эшләүче башка яшьләр дә яратып укыгандыр, мөгаен
Т. С. ЧАЙКА.
Донецк шәһәре
Мин Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны. Якташым Әдип Маликовның «Яшьлек утравым» исеМле повесть-истәлеген укып чыккач, әсәр турындагы фикерләремне язмыйча булдыра алмадым.
Мәскәүдә, Кызыл мәйданда Җиңү салюты яңгыраганга да утыз елдан артык вакыт үтте. Әмма Бөек Ватан сугышы темасы тарих булып кына калмады, искермәде. Батырлык бөеклеге һәм сугыш фаҗигасе куп милләтле совет әдәбиятының иң мөһим һәм үзәк темаларының берсенә әйләнеп бара. Сугыш темасы, аның мораль-этик тәҗрибәсен яңача аңлау, үзләштерү процессы күп кенә яхшы әсәрләрнең дөньяга килүенә булышлык итте.
, Фронтовик-язучы Әдип Маликовның үз тәҗрибәсе, кичерешләре аерым кешеләр 'язмышы аша киләчәк өчен көрәшүче бөтен бер халык язмышын, аның батырлыгын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Әсәрдәге Әхнәф Мәүлитов, аның иң якын дусты Миңнулла Миңлекәев, лейтенант Орлов һәм башкаларның образлары миңа бик якын да, таныш та. Аларның иң авыр очракларда да төшенкелеккә бирелмичә, авырлыкларны кыю җиңә белүләре, Ватанга бирелгәнлекләре белән һәр укучыга, бигрәк тә яшь буынга, батырлык үрнәге булып тора.
«Яшьлөк утравымпдагы күп кенә эпизодлар минем дә фронттагы авыр кичерешләремә, сугыштан соңгы тормышыма охшаш. Повестьтагы Әхнәф кебек, мин дә Бөек Ватан сугышында катнаштым Башкалабыз Мәскәүне саклаштым. Повестьтагы кебек мин дә авыр яраланып госпитальгә эләктем. Повестьтагы кебек мин дә сугыш бетеп куп еллар узгач, 1976 елда герой-шөһәр Мәскәүдә Кызыл Байраклы 5 иче армия ветераннарының очрашуында катнаштым - Шуңа микән, әлеге китапны мин бик яраттым. Аның дөреслегенә ышандым.
. Рәшит КӘРИМОВ,
• Башкортстаи, Югары Тәтешле авылы.