Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙЧА ТӨГӘЛЛЕККӘ


итмның гүзәллек хасиятләрен киң төшенеп, шигъриятнең үз кануннары булуын тирән тойган бөек Тукай шигырь үлчәме тигезлеген, поэзиядә сүзнең музыкаль яңгырашын бервакытта да истән чыгармаган. Сүздәге һәр кисәкнең үзенчәлеген эчтәлекне аныклаучы, аңа эмоциональ төс бирүче деталь итеп караган. Шигырьнең ритмик төгәллегенә комачау иткән, мәгънәгә һичбер кимчелек китерми торган иҗекне төшереп калдыру (авылым урынына аулым, эләкми урынына ләкми), бәйлекне сүзгә кушып язу кебек күп төрле «операция»ләр бер дә икеләнмичә ясала шагыйрь тарафыннан. Тукайда, мәсәлән, көйләгәли, сорсалар, сабаны туйларын, җәмгатенә, торышалар һ. б. бар.
Уенчылар матур көйләр көйләгәли, Баш өстендә алтын зонтик күләгәли.
(«Я пон хикәяс еп).
Сөйләшеп, карашып, сорашып формаларын киң аңлаган Тукай «бер-берсенә карашып торалар» сүзләренең мәгънәсен «торышалар» дигән бер сүз белән бирү уңышына ирешкән:
Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып.
Әти белән өнисе торышалар шаккатып.
Ягъни шаккатып бер-бәрсенә карашып торалар дигән сүз ич бу.
Икенче бер әсәрендә шагыйрь:
Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәм—
Басма өстендә балурдәк,—
дип язып, «балүрдәк» сүзенә мондый аңлатма биреп үтә: «Җырлаганда «бала үрдәк» дип аерып әйтмичә, ике сүзне кушып җибәрәләр», — ди.
Шигъри әсәрнең идея-стилистик характерына комачау иткән, чагыштырмача артым еш очрамый торган ритмик төгәлсезлекләрдән текстны арындыру кыюлыгы шагыйрьләрнең үзләрендә дә. нәшрият работникларында да, кызганычка каршы, әлегә җитенкерәми. Әйтик, М. Җәлилнең 9-9 лы үлчәмендә язылган «Ана бәйрәмеиндә «тибеше» сүзе «тибше», «Алмаз кылычы» дигәндә «кылычы» түгел, «кылчы» булып басылырга тиеш иде. Ә менә «Кылыч» шигырендә исә һәр өч очракта да «кылычын» дип алу дөрес бирелгән.
Тагын бер мисал:
Күңел тоя, илнең көчле тавышы. Яңгырый һәрбер мылтык атуда.
10-9 үлчәмендәге «Окоптан хат» шигыренең шушы тезмәләрендә «тавышы» сүзеы «таушы», «яңгырый» сүзен «яңрый» дмл... «Моабит дәфтәре»ндә шагыйрь үзе язганча бирергә кирәк иде.
Р
Шигырьнең эчтәлеге һәм формасына бер үк дәрәҗәдә әһәмият биргән шагыйрьләр ритм таләпләренә игътибарсыз кала алмыйлар. Әйтик, ритмик төгәллекне күз алдында тотып: күңеле, бәхете, вакыты, тавышы, авылы, утырып... кебек сүзләрнең берәр иҗеген (икенче сузыкны) кыскартып: күнле, бәхте, в акты, аулы, утрып,— дип бирергә кирәк икән, һичшиксез, шулай эшләнергә тиеш тә. Бу күренеш Тукай поэзиясендә аеруча калку төс ала. һәм ул бу мәсьәләдә дә һәр шагыйрьгә үрнәк булырлык гаҗәеп кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән олы шагыйрь.
Әсәрнең төп идеясенә кимчелек килми икән, Тукай шигъри гармонияне өстен “ курган- g
3 Ләктереп булмас микән дип бер тагын. Бай чәчәргә башлый юк сүз борчагын.
Нигә соң сүзләрнең язылыш формасына бу кадәр игьтибар(?) диючеләр булыр. Мәсьәлә шунда ки, укучы язуда чагылыш тапкан авазларны, гадәттә, ничек язылган, * шулай укырга тырыша. Әгәр җырда, шигырьдә үлчәм тигезлеге сакланмый икән, уя, г югарыда әйтеп үткәнебезчә, котылгысыз ритмик төгәлсезлеккә китерә.
Ритмик төгәллеккә ирешүнең практик ягы теория белән дә бәйләнгән. Әдәбият — белгече Нил Юзиевның Тукай премиясенә лаек булган «Шигырь гармониясе» кита- S бында бу мәсьәлә шактый киң яктыртылган һәм олы әдәбият белгечләренең уй- S фикерләре белән дә дәлилле итеп исбатланган. «Известия» газетасында басылган ф (1977, № 78) «Телефонная грамматика» исемле мәкаләдә: «Тел нормаларын лингвистлар карарлаштырмый, алар аны тик бәян итә, классификацияли, ә нормалар алар объектив рәвештә урнашалар, тел практикасы процессында халыкның үзе тарафыннан тудырылалар», — диелгән, һәм моның белән килешәсе киле.
Сүз башында үзе генә дә ачык иҗек ясау сәләтенә ия булган э(ләктереп). ө(ләшеп), ы(шанып) кебек протеза ролендә килә торган сузыклар аерым очракларда бик җиңел төшеп калалар. Бу хәл шигырьдә ритмик төгәллеккә ирешүгә кирәкле шарт тудыра. Ул мөмкинлектән дә Тукай бик оста һәм киң файдаланган: ләктереп, ләкми, ләктерим, ләккән, ләкте формаларын уңышлы кулланган. Шагыйрь ритм Һәм рифма төзеклеген күз уңында тотып, «өчен» бәйлеген дә еш кына «ө» сузыгыннан башка куллануны мөмкин санаган. Ә бу исә шигъри әсәрнең музыкаль яңгырашына көч естәп җибәрә:
Кайгысы безнең песинең тик бары шул нәрсәмен. Күзләре булган тишәрлек һәр караган нәрсәсен.
Егерменче еллар татар шагыйрьләренең шигырь төзелеше турындагы уй-фикер- ләрен, бу юнәлештә эзләнү, бәхәсләшүләрен искә төшереп, шагыйрь Хәсән Туфан: нинди генә тәҗрибәләр ясасак та... ритм дигән нәрсәне ташлап китә алмадык.
Кайбер юлларның кыскартылган яки озынайтылган булуына карамастан, һәркайсының нигезендә билгеле бер ритм бар».— дип язды. Әйе, шигырь кануннарына буйсынып, ритмик төгәллеккә игътибарлы иҗат ителгән шигырьләрдә дә юлларның озынайтылган яки кыскартылганнары булгалый. Ләкин анда-санда очраган ул арттыру-киметүләр ритмлы шигырь системасын барыбер бозмый, җимермиләр.
Тукай томнарының яңа басмасын (1975—76) хәзерләгән иптәшләрнең бу юнәлештәге уңышлары аеруча куанычлы. Мәсәлән, элекке басмалардагы үзеңне үзең сүз тезмәсе хәзер, ритмик төгәллек таләбен искә алып, үзеңнүзең дип бирелгән. Исеме, бвкча эчендә сүзләре дә исеме, бакчачендә формасында языла. Эчтәлекнең шнгъри- аһәңенә куәт бирүче мондый мисалларны әле байтак китерергә мөмкин булыр иде. Әмма кайбер тегөлсезлекләргә дә әле урын калдырылган. Әйтик, нәрсәчән түгел, нәрсәчән кирәк иде. Тукайда тутасычен формасы бар бит инде.
Мәгънәгә кимчелек китерми, әйтелеш-ишетелешкә җайсызрак килгән артык иҗекне кыскарту белән генә чикләнмичә, җитешмәгән очракта берәр иҗек өстәү кебек кыюлыкларны да Тукай нигезле итеп, икеләнмичә эшләгән. Шагыйрьнең төрле әсәрләреннән берничә юлны гына искә алыйк:
Инде л ә к м ә м, җәйгә дә һәм кышка да_
Кайт әле монда ватанга, кайт әле. саргайтмәле»
Күп та үтми, бу бала куйды тәмамлап д ә р с е н е...
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйлары н_
Инде бүгенге татар поэзиясе үрнәкләренә игътибар итик (текст эчендәге җәя* ләрдә. безнең карашыбызча, мөмкин булган вариант китерелә):
Шигъриятнең лирик милләтеннән.
Бер каннандыр безнең бу җаннар...
Менә шулай сагына (сагна) бу айларда Хәсәнегез сезне, туганнар.
(X. Туфан).
Берлинда дуслык йортында
Уйлап-уйлап таң калдым.
Тагын да көчлерәк яңгырый |яңрый)
Җыры читтә татарның.
(С. X ә к и м).
Аптырады шагыйрь мескен.
Тема тапмый язар өчен.
Тәнкыйть диеп, фәлән диеп.
Инде борынын (борнын) кая төртсен!
(Г. А ф з а л).
Дан безнең кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар [яңрар) аларның
Безнең ил җырларында.
|Н. Исәнбәт).
Яңгырый күк әле дә |әл дә) Алатауның
Кар каплаган биек сыртлары:
Каршы алып бөек көрәш давылын (даулын)
Ачыла күп кыргыз йортлары.
(Н. Арсланов).
Җырны кирәк дәртле яңгыратырга (яңратырга)
Табыннарда һәм дә туйларда.
Җыр өйрәтә матур яратырга, Җыр өйрәтә матур уйларга.
13. Нури).
Мин ахры (ахрысы) сабыйлыктан —
Шигырьдән китә алмамдыр (китәлмәмдер).
Сине беркайчан да тулы
Бәхетле итә алмамдыр (итәлмәмдер).
(Р. Файзуллин).
Әйтергә теләгәнебез прогрессив процессны тану омтылышыннан бүтән нәрсә түгел. Шигърият закончалыкларына тәңгәл килешендә яңгырар, ыңгыраша сүзләре яңрар. ыңраша дип (М. Җәлил); Минзәлә, тәрәзә сүзләре Минзәл, тәрәз дип (X. Туфан); чөнки, әле дә. кадрен, барсын сүзләре чөн, әл дә, кадрене, барсыны дип (Г. Тукай) кулланылган икән, нигә бу шигъри принцип бүген онытылырга тиеш соң әле?
Әлбәттә, бер үк сүз төрле вариантта да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, М. Җәлилдә яңгырау сүзе, шигырь таләбе буенча яңгырау булып та, яңрау формасында да килә.
Яңгыра, җыр, хаклык байрагының
Утлы сүзе булып һавада. (>Ә й д ә. җыры м>|.
Бокалларның көмеш чыңы белән.
Табын җыры яңрар тагын да. |«С у г ы шта н со ңя).
Шагыйрь X. Туфанның «Кояшлыв циклына кергән шигырьләреннән «Онталма- сам нишләремя әсәре дә ритмик төзеклеге ягыннан игътибарга лаеклы:
Мин дә әйттем аңа сүзсез генә. Ул да әйтте сүзсез хисләрен: — Сине менә гомрем буйларына Онталмасам әгәр, нншләрем...
10-9 лы үлчәмгә корылган бу шигъри юлларда тулы ритмик төгәллек бар.
Г. Тукай иҗатында шактый киң урын тапкан әлеге шигъри чара татар поэзиясенә гомумән хас күренеш. Халык җырларына яисә әдәбиятыбыз тарихында урын алган шагыйрьләребезгә генә игътибар итик.
Ченки ярды ирсә балык карныни.
Тыңла, гакыйль, имди тәңере соңгыни . Хак зиядә кыйлыр аның малыни, Ахирәтдә хуш кыйлыр әхвалени.
(XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьярда н|.
Оер 2 юлдашиның анда йөзини. Чебен басмыш тәмам ике күзини. Ишетди Казый чөн аның сүзинн, Күреб рәхме әйләде чыкмыш күзини. [Һибәтулла Салиховтан, XIX йез башы).
Чагыштыру өчен Тукайдан да тагын бер строфа китерик
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим.
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин!1
Сәнгатьтәге каршылыклар — иске сыйфат торышыннан яңа сыйфат торышына күчү, күркәм традицияләрне дәвам итү — шагыйрьләрнең уз кыюлыкларына тапшырылган. Әйтик, кара урман, бардымы икән. Минзәлә миләше, ышанып, озатып, эләкми, әйтә алмадым, йөзә аласыңмы кебек сүз һәм сүз тезмәләрен шагыйрь кирәктә карурман, барды микән, Минзәл миләше, шанып. затып, ләкми, әйтелмәдем, йөәөлә- сеңме формасында бик иркен, бик хуш күреп яза ала. Чөнки поэзиядә һаман дәвам итеп килгән бу прогрессив процесс татар шигырь төзелешенең закончалыклы тенден циясе булып та яшәп килә. Мисал-фактлар белән расланган объектив закончалыклар исә тәнкыйтьчеләр тарафыннан да яклау табарга тиешләр. Закончалыклы тенденцияне белеп, аңлап, аңа җәмәгать фикерен җәлеп итү зарур.
Ритмик төгәллеккә омтылыш Тукайда гына түгел, замандаш шагыйрьләребез иҗатында да бик еш үзәнең чагылышын таба һәм шигърияттә ул нәфислек көчен ачыктан-ачык гәүдәләндерә. Югарыда китерелгән мисал-фактларда орфография кагыйдәләренә каршы килгән яки кагыйдәгә сыймаган бер генә очрак та юк бит Әлбәттә, бүген үз яңгырашын тулысынча канәгатьләндергән гайрәт, курыкмыйм сүзч ләрен, хәтта классик шагыйрьләрне күчергәндә дә. гъәйрәт, куркъмыйм формасында язу һични белән дә акланмый, яклана да алмый. Сүз мондый бозулар турында бармый.
Процесс дәвам итә, дидек. Шул уңайдан тагын берничә сүз.
1976 елның язында Р. Риановның «Агыйделгә бер сүзем» дип исемләнгән шигырен укыган идек. Анда мондый юллар бар:
Әгәр суы мул булмаса
Ул Идел — Иделмени!
Син дә Караиделдән башка Ак булыр идеңмениП
Әгәр монда Кариделдән дип кенә бирелгән булса, «Караиделдән» варианты безнең алга сикәлтә булып килеп басмас иде.
Күптән түгел басылып чыккан «Бер ананың биш улы» повестында исә («Казан утлары». 1977. № 9) Хәсән Сарьян башкача яза: «Каридел бик котыру елга икән Аны Каридел белән Агыйделнең һәр борылмасын белә дип сөйләделәр». Хәтта эпик әсәрдә дә, үз урынында килгәндә. «Каридел» матур яңгырый икән лә.
* Соцгыни — нечем
’ Оер — йоклаган
* Рзхмв әйляяде - - кывганжы