Логотип Казан Утлары
Публицистика

«НУЖА КАЛАЧ АШАТА»


ер уйлаганда нужа сүзенә тукталуның хаҗәте дә юк шикелле. Гадәттә, бу сүз татар теленә рус теленнән килеп кергән дип санала. Бәлкем ул шулайдыр да. тик бу очракта без сүзнең беренче мәгънәсен ачыкламакчы булабыз. Татарча-русча сүзлектә нужа сүзенә карата аңлатма бирелгәннән соң «Нужа калач ашата» дигән мәкаль дә китерелә. Тик ничек итеп нужа калач ашата икән conf Элекке заманда берәү авыр тормыш кичерсә, «Әй. нужа чмгә лә» диләр иде. Менә бу «нужа чигә» сүзе астында бер-бер яшерен мәгънә ятмый микән? 1407 елгы рус елъязмасында без «...христиан ведящь с нужею повязавший» дигән гыйбарә очраттык. Менә моннан инде «нужапның башта нинди мәгънәдә кулланылуы аңлашыла төшә. Нужа башкача — бау, аркан дигән сүз. Элек Идел, Ока, Кама, Сура, Дон, Урал елгалары буйлап бурлаклар »нужа»га бәйләп көймәләр тартып йөргәннәр, «нужа чиккәннәр». Барып җитә алганнары, получка алгач, «калач ашаганнар». Менә кайдан килә икән ул — «Нужа калач ашата».
Нужа сүзе кала исемендә дә очрый. Археологлар әйтүенчә, Сура елгасы буенда борынгы заманнарда Нужавар исемле калачык булган. Бу исем нужа һәм вар сүзләреннән барлыкка килгән. (■ Вар» кисәкчәсе элекке кала исемнәрендә һәм хәзерге Венгрия шәһәрләре исемнәрендә еш очрый. Безгә мәгълүм X йөз Болгар патшасы Әл- мушның ләкабе Билгевар булган. Күрәсең, нужа сүзе бик ерак гасырлардан килә. Нужавар да, ихтимал, Идел. Ока, Сура буйлап мал-товар ташучы көймәләрнең торак урыны, пристане булгандыр. Көймә хуҗалары тирә-яктагы халыкның малын, угыл-кыз- ларын су буйлап ерак илләргә сатарга алып киткәннәрдер, һәм шуңа күрә бу урын көймәчеләр, лямка тартучылар, нужа чигүчеләр, «калач ашаучылар» атамасын кабул иткәндер.
Күренә ки. бер сүз күпме юл үткән, күпме мәгънәдә йөргән һәм халыкның үткән тарихыннан күпме нәрсәне аңларга ярдәм итә.
ӘХМӘД БУЛАТОВ.
ЧӨЙГӘНЕ ШОҢКАР БУЛГАН...
әрдмәнд читтән сүз алырга яраткан дип язалар кайбер галимнә𧧧. Телгә колорит бирер өчен шагыйрьгә, ихтимал, ятрак сүзләр дә кирәк булгандыр. Әмма җентекләбрәк күз салганда, шагыйрь әсәрләрендә очрый торган шундый күп кенә сүзләр онытыла төшкән татар һәм гомум төрки сүзләре бүлып чыга. Берничә мисал китерик.
Дәрдмәнднең бер шигырендә шундый юлларны укыйбыз:
Менгәне толпар икән, ди, Чөйгәне шоңкар булган.
§§§ Дәрдмәнд Сайланма әсәрләр. Кереш сүз. Казан, 1959 ел.
Б
Д
Бер карасаң, бу юллар борынгы чорларга, ата-бабаларыбызның ат менеп, өйрәтелгән беркет яки лачын белән киек-җәнлек аулап йөргән заманнарга алып китә сыман. Чыннан да, Идел белән Урал якларында инде хәзер шоңкар чөймиләр, сунарның бу төрен дә очратып булмый. Шоңкар сузе үзе дә актив кулланылыштан төшеп, тарих истәлекләре сәхифәләрендә генә калган дияргә мөмкин. Ә шулай да кайсы дәверләргә кадәр килгән соң бу сунар кошларын асрау, өйрәтү гадәте? һәм, хосусан, шагыйрь Дәрдмәнд ул сүзне кайдан алган һәм шоңкар чөюгә аның нинди катнашы булган? Булган икән шул.
С. Кириков дигән рус натуралисты шагыйрь яшәгән Юлык авылы хакында ф 1928 елга карата менә ни дип яза: .
«...Кананикольскига ’ тәүге килүемдә үк Михаил Степанович һәм Әпсәләмнән u татар авылы Юлыкта кышын зур ярминкә булуын, анда сунар кошлары сатылган- £ ны ишеткән идем.
— Ярминкә үтмәдеме әле? — дип сорадым мин юлда Әпсәләмнең.
— Юк әле. Ун көннән ачыла. Ә нигә сорыйсың?
— Барып күрергә телим. Нинди кошлар саталар икән?
— Бөркет саталар. Лачын, карчыга, әтәлге була. Элек кошны күп китерәләр £
иде. Хәзер өз. Бөркет, лачын өйрәтүне халык онытып бара». =£
«...Юлык, Эткол шикелле үк, Урал артында урманлы далада ята. Тирә-якта 5 сырт, үрләрдә каен кулкалары3 аралаш болынлык, игенлек. Юлыкта бөтен ихаталар m сатарга китергән печән, мал-терлек белән тулган, һәр өйдә — килгән кеше. Кунар u урын көчкә табылды. Иртән ярминкә шаулый башлады. Күбрәк башкортча сөйлә- ф шәләр. Ләкин шунда ук руслар, татарлар, мордва, казакълар сөйләше ишетелә.
Кошлар сатылган урамда хәтта үзбәкләр, төркмәннәр бар
Бик ерактан, үзбәкләр — Әндиҗаннан, казакълар — Әмба елгасы башыннан, төркмәннәр — Ургенечтән Юлыкка баулы кош алырга килгәннәр
Юлдашым, кош хакын игенгә әйләндереп, аңлатып бирде. «Ике беркет — бер йек бодай. Лачын, карчыга — берәр капчык он»
Ул чакта кошларның кыйммәтлегенә гаҗәпләнгән идем, соңыннан нигә бик ерактан Юлыкка кош алырга килүне аңладым. Төркмәннәр яхшы бөркеткә дөя биргәннәр икән» ♦.
Димәк, Юлыкта — Дәрдмәнд өч яшәр бала чакта килеп, өч дистә елдан артык торган татар авылында — ау-сунар кошларын яхшы белгәннәр. Шагыйрьнең кордашлары, аны күргән кешеләр, мәсәлән, Әдһәм ага Чанышев \ Дәрдмәнднең әтисе Садыйк картның һәм Закирның кулбашка, ияр кашына, күн бияләйгә кош кундырып ауга чыгуларын да беләләр. Бәс, шулай булгач, «шоңкар чөю»не шагыйрь яхшы белгән һәм бу сүзне ул «читтән» алмаган.
Казакъ, кыргыз, башкортмы әйткән дә юк. шоңкар сүзен уйгурлар, үзбәкләр, төркмәннәр һ. б. да белә. Алар аны сунгур диләр. Белми ни, күктән төшкән түгел лә ул. Ак лачынның иркәге. Ана кош икән —әтәлге булыр. Юлыкта әтәлге дә булганын әйтә бит Әпсәләм карт.
Көн кызды, кызды һава моиарпанып, Сагымлап кыр белән дала чобарланып. һауа тымык — шылт итмик Кысылды тын: Яңгыр көтә җирнең йөзе комарланып... Күренде күк йөзендә кара болыт. Болганып гайрәт белән ужарланып.
Кайбер тикшеренүчеләр бу шнгмр.де парадокс бар дно yйлы»лap• Имеш, татарча ламлса да. татар аны аңлап бетер»». Д.р.с, «онда, буганга «үзле.,.» карасаң. аграк тоелган сузаер к>« түгел. Ленин «ене номерлану суза татарда еле де кулланыла. Ул сүзлекләргә кергән. Элек-электән халык телендә яши. Әдәби телдә хан заманнан бирле йөри, «Әйтик. үткән йөздә шундый мәҗлесләр корырга бер бик комар кеше үз заманының берничә шагыйрен чакырган», дип яза Н. Исәнбәт *. Академик В Радлов аның байтак төрки телләрдә булуын әйтә2. Әлеге шигырьдә ул «бик теләп», «сабырсызланып», «азартланып» мәгънәсендә килә.
Зоогеограф язмалары Мәекәү.
. 42 бит
177
Сагымлап, сагым (чагым)да бер Көньяк Урал сүзе генә түгел. Казакъ, кыргызда да ул сагым рәвешендә кулланыла. Төркмәндә — салгым, кумыкта — салгын булып, рәшә, томса һава дигәнне белдерә Мираж булган төбәкләрдә шул мәгънәне дә үз эченә ала.
Тымык та тымызык формасында татар 'телендә актив кулланыла торган сүз. Монар сүзен башкортныкы дип әйтергә мөмкин. Ләкин Оренбург татарлары аны әллә кайчан үзенеке иткән. Ужарланып — гомум төрки сүз. Башкорт әдәби телендә ажарлану формасы кабул ителгән. Төректә бу сүз ажар калыбында күренә. Бу «Яңгыр» исемле шигырьдә астарак янә ике чит сүз бар :«Күк селкенеп украна». «Мал чулашып уртага алып балаларын...» ди классик.
Укрананы башкорт Һәм татар сүзлекләреннән табып булмый. Шагыйрьнең җыентыгында «борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата» диелгән. Уйгур телендә уакъыраш — аваз салу, елау, кычкыруны белдерә. Кыргызда окурануу — акрын гына ат кешнәү була. Димәк, бу сүз безгә бик яхшы таныш булган акыру-бакыру (уакыру-уакырыну) тамырыннан булып чыкмыймы соң? Шагыйрь бу сүз аша күкнең яшеннән чыңлап китүен, күк күкрәвен әйтә.
Чулашу сүзе төрки телләрдәге сүзлекләрнең берсендә дә юк бугай. Ләкин, һәркемгә билгеле, бер тел дә сүзлеккә сыймый. Ниндидер сөйләштә ул, мөгаен, ■куркышып» дияр төштә булгандыр. Бу сүзгә охшаш кыргыз сүзе «чогулуу» бергә җыйналу-туплану дигәнне аңлата.
Иң ахырдан әйтик инде, бу шигырьдә парадокс юк. Үз вакытында ул яхшы аңлашылган. Әмма аңарда хәзер башкорт та, татар да аңламаган, искергән сүзләр бар. Бу — шигырьнең кыйммәтен киметми, чөнки «укымастан элек барып җитү», бик җиңел аңлашылу — әсәрнең бердәнбер кыйммәте түгел.
ЙОСЫФ ГӘРӘЙ.