Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛБАДРАН


Карарбыз, күрербез...
алгып җилдә җилфердәгән тирәк яфраклары арасыннан шифаханә бинасы ак челтәр сыман күренә. Җиңелчә киенгән ир кеше салмак атлап, күләгәле сукмактан шул челтәргә карый бара. Челтәрнең бизәкләрен отарга теләгәндәй, бина ягын җентекләп күзәтә. Шәһәрнең баш хирургы Аллаяров Баязит бу. Ике дистә ел таптаган сукмактан көненә ничә килсә дә, монда аны һәрвакыт яңалык көтә. Бинага җитәрәк, Баязит туктап, ак киндер кепкасын салды, күксел чалбар кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаена, муенына тидергәләп алды. Көн бүген дә эссе булырдай, болыт әсәре күренми, күктә берүзе хакимлек итәргә кояш күтәрелеп килә. Әнә ул Каенлы тау түбәсенә менеп кунган да, нурлары белән яктырып, һәммә нәрсәне үтәли күрергә тырыша кебек. Баязит тау ягына бер карап алды да, кепкасын никтер батырыбрак киеп, ишектән кереп югалды. Тау итәгенә урнашкан кечкенә авыл гүя аңа хәер-фатиха биреп калды. Баязитның туган-үскән авылы ул. Кайчандыр өч мәхәлләле иске авылдан яшь гаиләләр аерылып чыккан да, тау куенына кереп урнашкан. Авылга «Яшьләр» дигән исем берегеп калган. Хәзер инде авыл янәшәсендә якты кала үсеп чыкты. Төзелеш шавы ерак яңгырады, авылдан читтә дөнья куучылар, аның кайтавазы булып, кайтып төштеләр. Авыл яңа калага төзүчеләр генә түгел, үз исемен дә бирде, шау-шулы төзелеш шәһри «Яшьләр»гә әверелде.
Баязит буйга җитеп, ярты дөньяны урап кайтканда, шәһәр салына башламаган, авылда картлар гына калган иде. Су буйларына төште егет, клуб тирәсендә урадды, ямь таба алмады. Тау кечерәйгән кебек, елга саеккандай, таллар да моңаеп калган. Утлы-төтенле калалар, янган далалар аша үтеп, җиңү алып кайткан Баязит бу тынлыктан тиз туйды, йорт-кураны карт әнисе белән тол апаСына калдырып, янә
җинеп кайтырга вәгъдә биреп, юлга чыкты. Бу юлы ул кулына автомат түгел, китап-каләм алды. Сугышка чаклы очучы булырга .хыяллана иде. Унынчыны тәмамлауга, унҗиде яшьлек егетләр класслары белән гариза биреп, фронтка киттеләр. Беренче мәртәбә кан күрделәр, җирдә яткан гәүдәләр аша утка ыргылдылар. Җиңү тантанасы белән оч-
. раштылар.
Бүгенгесе көндә Баязит Аллаяров яшен тизлеге белән галәм гизми. сәгатьләр буе бер ноктада басып тора. Бүген ял көне, ә операция өстәле янында ял юк.
Хирург, беренче чиратта, реанимация бүлегенә1 кагылды. Урамнан кергән киемнәрен алыштырмаганлыктан. авырулар янына узмады, алгы яктан шәфкать туташыннан сорашты:
— Кичә кич китергән егет ничек?
— Теге... мие янганмы?
— Әйе.
— Исән әле...
Андыйлар минутында үләләр, бу әле исән. Исәнлеге, әлбәттә, чагыштырмача. Яшенле яңгырда калып, югары көчәнешле электр чыбыклары төйнәлгән трансформатор будкасына кергәннәр. Егетләрнең икесе утырып торган, бусы аяк өсте. Күрәсең, стенага сөялгән, мие үтәдән-үтәгә ток белән тишелгән, пуля очып чыккан кебек. Аңына килә алмастыр. Медицинаның һәр очракта көче җитсә, беркем дә үлмәс иде.
Хирург ян баскычтан күтәрелеп, үз бүлмәсенә шым гына узарга теләсә дә. шәфкать туташлары очрады, авырулар күренде, һәммәсе елмаеп. башларын түбән иеп исәнләштеләр. Баязитның күз алдында түбәнге катта һушсыз ятучы пәһлеван егет. Елмаюлар хирургның ачуын китерә.
Аллаяров кабинетка керде, күлмәген салып, ак халат, башлык, җиңел башмак киде. Кием алыштырырлык кына вакыт биреп, ишек шакыдылар. Дежур врачның кыяфәтен күрү белән, Баязит үзенә яңа эш табылуын сизде.
— Анда бер авыруны китерделәр,— диде Идрисов,— хәле бик авыр. Карамассыз микән?
Ял башланды, дип уйлап куйды Баязит, бәхетсез очраклар ял көннәрендә күбрәк булучан.
Аллаяровның уйларын тыңлагандай. Идрисов элек әйткәннәренә өстәде:
— Направление белән. Тарсубайдан фельдшер үзе алып килгән.
Фельдшер үзе алып килгәч, җитди очрак, димәк. Хирург хәзер барачагын әйтте. Идрисов борылып чыгып китте. Аллаяров аның артыннан ук кабул итү бүлмәсенә төште.
Ак җәймә җәелгән сәкедә ятучы ир кешенең күзләре эчкә баткан, күз төпләре кара янган, сызлануы йөзенә чыккан. Фельдшер кыз кыс- кача гына авыру тарихын сөйләп бирде. Сәгыйтов Сабит, утыз алты яшендә, оператор булып эшли. Озак вакыт эч авыртуы белән интегә, саруы кайный, авыз тәме юк. соңгы көннәрдә еш коса. Температурасы югары түгел. Баязит башта авыруның пульсын санады. Пульс сирәк. Эченең ашказаныннан түбән өлеше каучук сыман-каты, тиресе күгәреп тора. Аллаяров авыруны операциягә салырга КУШТЫ.
— Ризамы?— дип сорады үзеннән.
Сәгыйтов берни белән кызыксынмады, сораулар бирмәде, ризалык белдереп баш кына какты. Аның карашы «Бу газаптан ничек котылсам да барыбер» дигәнне аңлата иде. Хәзер ул ‘бернинди Сә1 ыйтов та ту - гел. оператор да түгел, бары тик авыру.
Реанимация бүлеге — үтә авыр х.лдәгеләр өчен махсус, бүлек. Мөһим -• арнын зшч.ж теген тергезү аппаратлары белән җиһазланган.
Авыруны тәгәрмәчле биек сәкегә яткызып, лифт белән икенче катка күтәрделәр. Аллаяров дежур сестрадан өенә шалтыратуын үтенде. Теләге булса. Дәлия машиналы танышлары белән Дәрья-күлгә бара торсын, үзенен исә өйләдән сон гына бушаячагын әйтергә кушты. Шалтыратырга хәзер вакыты юк. дөресрәге, хатыны белән озаклап акланасы килми, авыруларның хәлләрен беләм дә кайтам дип киткән иде. « Шәфкать туташы баш кагып, йомышны үтәячәген белдерде. Хирург- - ның хатынына ул берничә тапкыр шалтыраткан булса да. үзен якын- £ нан белми. Медицина хезмәткәрләре өчен үткәрелгән тантаналы кичә- 2 ләрдә күргәне бар. Күзгә ташлана торган чибәр ханым. Иреннән = шактый яшь күренә. Чынмы-ялганмы. алар турында хирургия бүле- £ гендә төрле сүзләр йөри. Имештер. Аллаяров ординатурада хкыганда ф санитарка кыз белән шаярган. Эшләр зурга киткәч, үз хатыный таш- _ лап, әлеге кызкай белән яшь шәһәргә килгән. Җил исми агач селкен- а' ми ди, бәлки чындыр, кем аның төбен тикшереп йөргән. Сестра теле £ фон трубкасын алып, хирургның йомышын әйтте дә. җавап көтмичә үк ~ элрп тә куйды. Ни сәбәптәндер, хирургның хатынына аның күңеле ят- ? мый.
Баязит операциягә әзерләнеп, кулларын юганда. Дәлия турында уй- - ланды. Хатынының яшь гомере Аллаяровның эшкә йөргән юлын к\ г ләп узды дисәң дә була. Күңел ачулар тәтемәде аңа. Дөрес. Дәлия үзе - дә эшли, әмма аның эше тәүлеккә җиде сәгать белән чикләнә. Ялгыз ’ йөрүне килештерми, театр-киноларга да сирәк бара. Баязит исә тәү- = лекләр буе больницадан чыга алмый. Аның күңел салган эше шунда. < Җәй узып бара, су коенганнары юк. бүген уйланган сәфәр дә барын " чыкмады.
Баязит юынуын тәмамлап, операция халаты кигәндә, патол гоана- томныI ияртеп. Идрисов килде. Аллаяров ана юынырга кушты хирурглар телендә бу «ассистентлык итәрсең» дигән сүз.
Авыруның эчен кисеп, кан юлларының очларын төенләүгә. Идрисов та юынып беткән, күрешергә теләгән сыман, кулларын алга сузып килә, клеенка алъяпкычы идән буйлап өстерәлеп, чат-чот итә Па- танатом операция барышын кызыксынып карап тора. Ачып карагач, операция ясарлык булмаса, протоколга кул куярга чакырган аны Идрисов. Авыруның тышкы кыяфәтенә караганда өмет аз иде эчен ачып карагач, баштагы фикер расланды: эчәкләре карайган.
— Синең эш түгел бу, Аллаяр.
Морг докторы операциянең файдасыз икәнлегенә ишарәли.
— Карарбыз, күрербез, ди Аллаяров. Бу аның үтә җитди очрак ларда әйтелә торган сүзе. Карайган эчәкләрне кискәндә Баязит фронтта булган бер очракны хәтерләде. Яралыларны дыңгычлап тутырган брезент япмалы машинада кайсының кулы юк. кайсының аягы. Бер мең тугыз йөз кырык икенең август ае иде ул. Батарея Сталинград ягына хәрәкәт итә. Тирә-як шыр дала, кечерәк куаклык әсәре дә кү-ренми. Оруднедән-орудиегә ике йөз метр ара калдырып, ачык даладан баралар. Кинәт дошман самолетлары пәйда булды. Каршыдагы авылга чаклы өч чакрым чамасы ара уч төбендәге кебек ап-ачык Ору дне командиры сержант, дары исе иснәмәгән яшь егет, атларны куарга команда бирде. Солдатлар лафетка чатырдап ябышканнар, атлар чаба, күзгә ак-кара күренми. Янәшәсендәге сержантка Баязит киңәш йөзеннән, җиргә төшеп, чокыр-чакырга яшеренергә тәкъдим итте. Ат белән самолеттан качып булмаячагы һәркемгә билгеле. Сержант куш аяклап чапкан атларны чыбыркылавын дәвам нгге Ул арада самолетлар бомба коя башладылар. Күк йөзе чуарлануын күргәч. Баязит яшеллс-күкле тавыш белән кычкырды
I П а то л о го а н а то м — маетие тикшереп, авыру турында соңгы белешмаләр бирүче.
— Җиргә төшегез, егетләр, яшеренегез!
Кайсыларыдыр җиргә сикерде, кемнәрдер аттан төшми алга чапты. Баязит белән сикергән солдатлар төрле якка сибелделәр. Бераз йөгергәч. Баязит снаряд чокырына тап булып, шунда кереп сеңде. Әйләнә-тирәне саңгыраулатып, бомбалар ярыла башлады. Баязитның баш өстеннән снаряд ярчыклары сызгырып оча. Күпмедер вакыт узгач, шартлау тынгандай булды. Баязит башын күтәрде, үз пушкасын эзләп, юлга карады. Ерак түгел бер ат койрыгын болгап тора, ни алга, ни артка бармый. Лафет җимерекләре, җирдә яткан гәүдәләр... Берсе бер кыймылдамый. Үлеләрме, тереләрме? Баязит чокырдан чыкты, миңгерәүләнгән башын бераз селкеп торды да орудие янына китте. Туфрак белән катнашкан гәүдәләрнең йөзләрен өскә әйләндереп карады. Берсе дә исән түгел. Сержантның баш сөяге челпәрәмә килгән. Баязит белән бергә сикергән солдатлардан берәү исән икән, бу якка атлый. Немец карчыгалары китеп өлгермәгәннәр, исән солдатларны күреп, берсе яңадан өскә килә башлады. Ике солдат ике якка ташланды. Якында елга күренә, ләкин Баязит аңа барып җитә алмады, беренче очраган чокырга сикерде, тузан бөртегенә әйләнердәй булып, җиргә елышты. Самолет түбән үк төшеп, пулеметтан сиптерә башлады. Монысын бетердем дип уйлагандыр, икенче солдатны эзләп китте. Баязит шушы минуттан файдаланып, елгага карый чапты. Тыны кысылып, елга ярына җитсә, яр шундый биек һәм текә, сикерсәң, аяк-кулың сынуын көт тә тор. Ә карчыга кабат Баязит өстенә килә. Ул арада Баязит елгага аркылы килеп тоташкан уентык шәйләп алды. Яшен тизлеге белән шунда ыргылды, тал төбенә кереп чүмәште. Мессершмитт пулеметтан сиптерә генә... Пулялар уентыкның каршы як ярына выжлап оча, Баязит ягы ышыкта кала. Немец моны абайлап алды да. чокырның теге ягына чыкты. «Үткен күзле, ләгыйнь», дип уйлады Баязит, туп булып, каршы ярга тәгәрәде. Хәзер пуля яңгыры Баязит биш секунд элек яткан җиргә ява. Самолет янә Баязит каршысына чыга, ә Баязит икенче якка тәгәри... Тычкан белән шаярган мәче сыман шулай шактый азаплагач, соры карчыга түбән үк төште дә, коточкыч сирена сызгыртып, солдат өстенә куна башлады. Бетүем шушы, дип уйлады Баязит, бер бомба — и хуш, дөнья!
Гаҗәпкә каршы, карчыга ачыргаланып бер үкерде дә, килгән ягына очып китте. Баязит үзенең исән калуына ышанмыйча, озак кына кузгалмый утырды. «Күрәсең, патроны беткән, бомбасы да калмаган», дип уйлады немец турында, үзенең исән икәнлегенә төшенә башлап.
Өметсез күренгән Сәгыйтовка операция ясаганда Аллаяров әнә шул йөрәк өзгеч вакыйгаларны хәтерләде. Ул чакта фашист һәр совет солдатын аулады, берсен дә исән калдырмаска тырышты. Кеше гомере бик кадерле, хәзер синең кулыңда, хирург...
Хирург карайган эчәкләрне кисә торды, идәндәге таска сала торды. Элпәле олы тас туп-тулы. Каршысындагы ассистентка күз төшерсә. тегенең йөзе ап-ак, үзе исерек сыман чайкалып тора.
— Форточка янына бар, саф һава сулап кил.
Идрисов форточка янына чыгудан баш тартты. Мондый мәсхәрәгә калуын ишетсәләр, иптәшләре күз ачырмас.
— Бүген төнлә начар йоклаган идем,— дип акланып алды ул.— Операция сестрасы Фәрханә шаяртып кына кызыксынып куйды:
— Берәрегезнең туган көнен билгеләдегезме әллә?
Ассистент уфтанып алды:
— Безнең туган көннәр узды инде. Бәби алып кайттым бит, көне 6i е йоклый да, төне буе елый.
Идрисовның тәмәкене ташлап йөргән чагы. Хәзер медицина институтларына тәмәке тартучыларны алмыйлар икән, дөрес эшлиләр.
Игътибарын Фәрханә бүтән якка юнәлткәнгәме, ассистент бик тиз
элекке хәленә кайтты. Җәрәхәт эченнән карайган көпшәләр тагын-та* гын чыккач, ассистентның йөзе кабат ак кәгазь төсенә керде. Хирург, гаҗәпләнеп һәм кызганып, ярдәмчесенә карап-карап ала. Дөресен әйткәндә, Баяз-итның үзенең дә мондый хәлгә ran булганы юк. Нечкә эчәкнең исән өлеше бер метр чамасы гына. Яшәр дип ышандырып булмый, киресен әйтү җиңелрәк. Шулай да ятып калганчы, атып калу ях- ♦ шы. Кеше табигате — кара урман. Урмандагы яфракларны һәм тамыр- = ларны санап булмаган кебек, кешенең эчке тереклеген дә исәпкә алып 2 бетерү мөмкин түгел. Саламга тотыну суга батучыга ярдәм итми, ди- < ләр руслар, ә менә хирургка шундый салам кисәгенең дә файдасы ти- ч ел куя. Баязитның уйлары кырык икенең август мәхшәренә китте. Дүрт 2 санын исән алып чыга алмады ул аннан, санчастька барып эләкте, ф Бөтен орудиедән исән калган берничә бөртек кеше шундый ук югал- < тулар кичергән батальонга кушылды. Карчыгалар тын алырга ирек « бирмәделәр, әледән-әле өскә куна тордылар. Берсе утлы тырнаклары 2 белән Баязитның уң кулын эләктереп алды. Старшина белән янәшә < ауганнар. Старшина яңа гына госпитальдән чыккан егет, күкрәге ту- s лы орден-медальләр. Ядрә ярчыгы аның башына тигән. Баязитның туктаусыз кан аккан беләгенә яшь кенә кыз жгут салды, җәрәхәтен ң бәйләде. «Аягыгыз исән, авылга барып җитәргә тырышыгыз, — диде ® ул, старшинаның маңгаена бинт ураганда,— анда безнең санмашина п бар>. Кыз үзе бүтән яралылар янына йөгерде. Авылга җитәргә чакрым ч ярым чамасы гына, ләкин ачык дала дошман прнцелендә, үтүе мөм- = кин түгел. Үтә хәлсез старшинаны ияртеп, Баязит уйсулык аша урап * барырга булды. Авылга ул караңгы төшкәч, ялгызы гына барып җитә * алды. Старшина утлы көл булып далага чәчрәде. Дошманга уңай мишень ясамас өчен, алар бер-берсеннән ераклашыбрак шуышалар иде. Баязит үзенең җитезлеге аркасындамы, бәхетле очрак беләнме, тәмугтан тере чыкты. Авылда яралыларны машиналарга төяделәр дә төнлә белән госпитальгә озаттылар. Баязит ашык-пошык бәйләнгән бинт арасыннан эчәкләре асылынып чыккан солдат белән янәшә баскан. Машинада ятар урын юк. Солдатны ул сул кулы белән кочып, аның җәрәхәтен үз тәне белән каплап барды. Кан кемнән ага — күршесеннәнме, Баязитның үзеннәнме, аерырлык түгел. Машинадагы бөтен сыкраулар Баязит йөрәгенә килеп бәрелә. Арада аның җәрәхәте бү- тәннәрнекеннән җиңелрәк.
Госпиталь дигәне — брезент палаткалар. Палаткаларда җыелмалы өстәлләр. Алты-җнде өстәлгә — үсмер кызга охшаган бер хирург. Күрәсең, институт эскәмиясеннән генә килгән.
— Кисәбез,— диде кызый, Баязит үз аягы белән өстәлгә килеп яткач,— югыйсә, үзәк госпитальгә барып җиткәнче гангрена башланачак.
Баязит риза булмады. Мәктәптә укыганда очучы булырга хыяллануы исенә төште. Карышырга бер сәбәп, янәсе. Югыйсә, кул кемгә дә кирәк.
— Ул чакта көтәргә туры килә, ярчыкларны чүпләү озакка китәчәк. авыр хәлдәгеләр күп,— диде кызый кискен итеп. Баязит өстәлдән төште. Палаталар ышыгында җиргә ятып, йөзәрләгән солдат чират көтә. Баязит та үз палатасы янына бер кырыйга барып сул ягы белән ятты. Бер йоклап, бер уянып, саташу катыш озак вакыт үтте. Икенче көннең кояшы түбәнәйгәч, операция өстәле янына иң соңгы кеше булып килде.
— Чыдарыгызга ышансагыз гына алынам,— диде кырыс кызый. Анестезия дарулары беткән икән.
— Үлгәнче тырышырмын,— диде Баязит. Сүзендә нык торды. Кызыйның тамарга әзер карлыгандай күзләре бүгенгедәй хәтерендә.
Тәвәккәллеккә Баязитны фронт өйрәтте. Үзәк госпитальдә сугыш-
г «к У » J* а.
97
тагыдан да коточкычрак күренешләргә тап булды ул. Яшәү өчен көрәшнең кискенлеге монда алгы сызыктагыдан һич ким түгел иде. Сугышта— генераллар һәм солдатлар, ә госпитальдә хирруглар һәм солдатлар, һәр ике як бер максатка омтылганда гына җиңүгә ирешергә мөмкин. Баязитның кулы шулай сакланып калды. Җәрәхәтнең ни икәнен үз тәнендә татымаган врач сызлауның ни икәнен Баязит кебек үк аңлый алмыйдыр. Әллә шуны уйлап, иң авыр операцияләргә Баязит үзе алына. Позицияләрне көрәшсез бирмик әле, туганкай, дип кабатлады Баязит күңеленнән. Операция тәмамлануга таба бара. Бәлки яшәп китәр кеше. Теге чакта фашист һәр совет солдатын аулады, берсен дә исән калдырмаска тырышты. Кеше гомере бик кадерле.
Баязит операциядән соң юынып, көндәлек ак халатын кигәндә, күз бәйләнеп килә иде. Операционныйдан ул туры кабинетына узды, өстәл артына утырды, ике кулы белән күзләрен каплады. Аның хәзер берни турында да уйлыйсы килми. Хирургның теләү-теләмәвен сора- мастан, сестра чәй кертте. Аллаяров ана күтәрелеп карамый гына рәхмәт әйтте. Аның хәзер сыкраган аякларын сузып ятасы килә. Моның өчен өйгә кайтырга, Дәлиянең сытылГан чыраен күрергә (күл буена ялгызы китмәгәнен Баязит белә), нидер аңлатырга кирәк. Хәер. Дәлия күптән инде аңлатулар таләп итми, күнекте дисәң дә була. Ләкин мона карап хатынның күңеле күтәрелми. Бу хакта уйламас өчен Баязит, иреннәрен пешерә-пешерә, пыяла стаканнан кайнар чәй эчә башлады Иртәгә якшәмбе, ул-бу булмаса, Дәрья-күлгә китәргә мөмкин. Җәй узганчы бер булса да туйганчы коенырга, урман һавасын сулап кайтырга...
2
Якшәмбе көнне иртән Аллаяровлар парлап «Дәрья-күл» санато- риясенең шәһәрдә яшәүче хезмәткәрләрен йөртә торган автобусы белән юлга чыгып киттеләр. Дәлия Баязитка сыенып утырган. Дару исе сеңгән шифаханәдән аерып, ирен табигать кочагына алып чыгуына ул чиксез шат. Улларын институтка озаткач, Баязитны ул бала урынына бага. Баязит та гаилә тынычлыгының кадерен белеп яши. Кушылганчы күп хәсрәт чигәргә туры килде аларга. Яшьләргә килеп урнашкач та әле аңлашылмаучылыклар байтак булды. Бигрәк тә Баязитнең «сөекле» этләре аркасында. Дәлия шулай атый аларны. Әййе, этләр белән Аллаяров әкәмәт булып бетте. Институтта чакта ук апа фән юлы юрыйлар иде. Ә ул, иптәшләрен һәм укытучыларын гаҗәпкә калдырып, фән үзәгеннән яшь калага китеп барды. Тынгысыз хирург монда да кул кушырып утырмады, малайлар тотып китергән урам этләренә операция ясап, тәҗрибәләр үткәрде. Баштарак нейрохирургия буенча, баш миенә. Киселгән кан тамырына ■уңышсыз операциядән соң, кан тамырларын тегү буенча эзләнә башлады. Төзелештә югары катта тәрәзә пыяласы ватылып, яшь кенә егетнең беләгенә килеп төшә, зур кан юлы (вена) киселә. Хирург кан тамырын ялгап тегә. Ләкин кулның теккән җирдән түбән өлеше акрынлап күгәрә башлый, кан сүлпән килә. Хирург тәүлекләр буе больницадан чыкмый, подвалда, этләр белән кайнаша. Янача тегү инструменты уйлап, таба. Дөресрәге, элек кулланыла торган инструментка шактый җайланмалар, өстәмәләр куя. Ике атна да үтми, яңадан кан юлы киселү очрагы... Хирургиядә парлылык турында АЛлаяровнын күп ишеткәне бар. Сирәк очрый торган бер авыру килеп чыкса, тиз арада нәкъ шундый очрак буласын көт тә тор. Яшь хирург әлеге серле парлылыкка тап булды. Бу юлы ул кан тамырын үзе тапкан ысул белән текте. Яна инструментның ңң мөһим өстенлеге — тамырны теккән чакта да кан йөреше туктамый. Егетнең кулы бер дигән булып
төзәлде. Ә маэмайлар, идән астыннан чыгып, төрле якка сибелделәр. Дәлиянең: «Мендәреңне күтәреп, сөекле көчекләрең янына күченеп кит»,— дип әрләвенә түзәргә була иде әле. Больница территориясендә антисанитария үрчеткән өчен баш врач каты шелтә чәпәде. Махсус шартлар булмау сәбәпле, тәҗрибәләр катгый тыелды. Хирург кунар- ♦ га хатыны янына» кайта башлады. =
Иген басулары аша сузылган шома асфальт юл урман аланлыгы- 2 на кергәч, кырт өзелде, йөзьяшәр наратлар урман серләрен читкә < чыгармый гына, башларын бер-берсенә игәндәй итеп, үзара пышыл- ч дашалар. Кемнәр килә тагын, бүген ниләр күрәбез, диләр сыман. 2 Үзләренә күтәрелеп карасаң. үрә катып, шып булалар Урман юлына ф аркылы баскан челтәрле тимер капка янында автобус тукталды. Ян < капкадан кереп, хезмәткәрләр эш биналарына. Аллаяровлар исә күл а буена юнәлделәр. Көн иртә әле. ял итүчеләр иртәнге ашларын аша- ® маган. Күлне ураган сукмак буйлап, тәннәренә сыланган зәңгәр три- < ко кигән йөгерүчеләр күренә. Гәүдәңнең ниндилеген күрсәтер өчен s бер дигән кием, асылынкы-салынкы урыннарын яшерә алмыйсың. J= Тирләгән борынлы, сары башлы олы үрдәккә охшаган ханым йөгерер- ч гә азаплана. Зифа буйлы сылулар күз алдыннан тиз югала, карап ® калырга да өлгермисен. Наратлы яр өстеннән күл кырыена төшкәч. ° Баязит үзен төсле фильм карагандай хис итте. Күкне чагылдырган күл өсте яшькелт-зәңгәр. Биек наратлар өстеннән үрелеп, кояш апа = биниһая алтын тәңкәләр сипкән. Акрынайтылган хәрәкәт белән £ кадрны тутырып баручы теге ханым гомум күренешне шактый боза * бозуын. Суга сикерә торган басма өстендә купальниктан гына камыш сабагыдай кыз басып тора. Ул аз гына янтайган да. озын толымының очын үрә. Әйтерсең толымын кояш нуры белән аралаштыра. Кыз үз турысыннан узып баручыларга борылып карады. Аның карашы ла күл шикелле кара кучкыл-зәңгәр иде. Дәлия аның белән баш иеп исәнләште. Кыз да җавап итеп, кояш нуры кунган керфекләрен тибрәтеп алды.
— Кем бу? — дип сорады Баязит, шактый ара киткәч. Дәлия елмаеп, иренә күз төшерде. Баязитның тавышында дулкынлану сизелә иде.
— Актриса.
— Ә-ә. Танышсызмыни?
— Сәхнәдән күреп таныйм.
Менә ни өчен Баязит күл буен төсле фильм белән чагыштырган! Басма өстендә — артистка. Әлбәттә, ул үзен берәр рольдә итеп сизә. Бераз дәшми баргач, хатыныннан тагын сорап кунды
— «Яшьләр»дәнме?
— Нәрс >?
— Нәрсә» түгел, «кем». Артистканы әйтәм. «Яшьләр»дә яшиме?
— Тагын кайда булсын, мин бит театр карарга Парижга йөрмим.
Артистка турында төпченеп сорашу Дәлиягә ошамады, ахрысы, Баязит бүтән сорау бирмәде. Күл эченә кереп торган басмаларның берсе янында алар чишенделәр. Баязит күл кызы ягына күз төшерде. Артистка толымын баш түбәсенә өеп. чәчен ак резин башлык белән каплап маташа. Су коенырга җыена, димәк. Баязит ирексездән Дәлияне актриса белән чагыштырды. Яшь чагында Дәлия анардан матуррак иде, хәзер гәүдәгә аз гына калынаебрак китте, йөзенә караганда артистканы да матурлар рәтенә кертеп булмый. Әмма карашы тәэсирле. Күзе кара булса, «көйдереп ала» дияргә булыр иде .
Газеталар өстенә йомшак сөлге җәеп, бер-берсенә якын ук килеп утырдылар. Дәлиянең йөзенә киң кырлы эшләпә күләгәсе төшкән, оаязнт үзенә кәгазь калфак ясап киде. Су чупылдаган тавыш ишетелде. Актриса колач салып, күл уртасына таба йөзә. Баязитның да
каеры.тып-каерылып йөзәсе килде, әмма тыелып торырга булды. Дәлия йөзә белми, аңа танышы алдында уңайсыз булыр. Су кызы китсен инде. Күл ягыннан күтәрелгән кояшка аркасын куеп, Баязит Дәлия янәшәсенә сузылып ятты. Озын толымлы артистка аңа Казандагы бер кызыйны хәтерләтте. Баязитның беренче операциясе. Беренче мавыгуы дисәң дә була. •
Яна ел алды иде. Баязит Вишневский клиникасында практика уза. Коридорда ул елап утыручы бер кызны шәйләп алды. Янына барды, ни булуын сорады. Буйлы халат кигән кыз, яшенә төелә-төелә, үзенең хәлен сөйләп бирде.
— Аппендицит белән кергән идем... Доктор операциянең канчан буласын да әйтми. Минем елкага барасым килә...
Кыз тагы үксергә тотынды. Баязит янәшә утырды.
— Тынычланыгыз әле... Мин доктор белән сөйләшеп карармын... Яна ел бәйрәменә терелеп тә чыгарсыз...
Икенче көнне ул бу хакта үзенең укытучысы профессорга сүз катты. Операцияне миңа ясарга рөхсәт итегез, диде. Яков Свердловныкына охшаган матур сакалын сыйпаштырып, профессор аны шаяртып алды:
— Карыйк, нинди гүзәлгә күзең төште икән?
Икәүләп кыз яткан палатага киттеләр. Обход вакыты иде, бар да үз караватларында. Баязит кызның озын толымнарына, ап-ак муенына әле генә игътибар итте, профессорның сүзләрен исенә төшереп, • колагына чаклы кызарды. Палатадан чыккач, профессор һич шаярусыз әйтте:
— Зәвыгын әйбәт, егеткәем, миннән сиңа хәер-фатиха, яхшылап кис кызыйны.
Баязит тагын кызарды.
Билгеләнгән көндә операция җиренә җиткерелеп эшләнде. Гадәттә авыруларга күрсәтелә торган игътибар кызга да күрсәтелде. Авыруны больницадан чыгарыр вакыт җитте.
— Ә минем чыгасым килми,— диде кызый, сабыйларча иренен турсайтып.
— Яна ел кичәсендә катнашырга теләгән идегез бит. Берсекөнгә утыз бере... Бии алмассыз, әлбәттә, иртәрәк булыр...
Савыккан кызга кайтырга җыенудан башка эш калмады. Киенеп беткәч, коридорда сагалап торып, хирургның каршысына төште:
— Яна ел кичәсенә килерсезме безгә? Беркем дә булмаячак, әти дә әни генә... Алар да чакырулы.
Баязит бераз уйланып торды да, бәлки барып та чыгармын, диде. Ошый иде аңа кыз. Болай гына дию аз булыр, тәмам башы әйләнгән иде Баязитның. Өйләренә барса, мәңге шунда торып калыр төсле иде. Моны ул кыз больницадан чыгып киткәч сизде. Ап-ак тәнле ялангач еын төшенә керде, муенына сарылды. Үзенең дә бөтен барлыгы белән аңа тартылуын тойды. Декабрьның утыз бере җитте. Кичәгә бару- бармау хакында Баязит кызыйга шалтыратырга тиеш. Барырмы, юкмы — Баязит әле үзе дә белми. Урамда очраган телефон будкасы янында тукталып торды. Озын чират тезелгән. Ары китте. Бер генә будка да буш түгел. Моңа Баязит хәтта шатлана иде бугай. Хәзер генә трубканы күтәреп, ни дияргә белми бит әле ул. Шулай урам буйлап йөри торгач, бер будкага да кермәде. Яна елны паркта, җем-җем килгән чыршы янында, урам халкы белән бергә каршылады. Гүзәл затның ялангач тәненә орынудан туган тиле хисне практикант Аллая- ров шулай жинде.
Кояш кыздыра. Баязит, башын калкытып, тирә-якка каранды. Яр буенда бер кем калмаган.
— Су коенып чыгабызмы?
Ир белән хатын җитәкләшеп, суга керделәр. Дәлия басмага тотынып чупылдаган арада, Баязит колачлап йөзеп әйләнде, һавадан, судан, кояштан кирәкле микъдарда нур һәм дәрт алгач, урман буйларын урап килергә булдылар.
Җиләкле тау буена җиткәч, яшь егет белән кыз сыман, урман буенда җитәкләшеп йөрделәр. Бер-берсенә карашып елмаештылар, ф Баязит — сокланып, Дәлия сөенеп карады. Ирен аяк-кул сынган җир- _ дән ерак алып киткәненә сөенде. Баязит кояшта кипкән җир җиләк- < ләре белән озаграк мавыкса да, Дәлия аны икенче якка ашыктырып | әйдәде. Эзләп табарлар да, Баязитны аерып алып китәрләр кебек. кеше-кара очраса, читкәрәк качу ягын карый. Тышаудан ычкынган ® тайлар сыман болыннан болынга күчеп йөрделәр, ул-бу булмады. Имин дөнья нинди матур, нинди рәхәт. Иртән килгәндә шомлы күрен- * гән наратлар да тынычланган, җиләс кичтә оеп калганнар сыман. Бер кем авырмый, бар да сәламәт, бар да бәхетле.
' 3 г
• с
Иртән — Баязит урыныннан тормаган иде әле — телефон шылты-£ рады. Баязит ашык-пошык киенде дә, чәй дә эчми чыгып китте. Ашы- © гыч ярдәм машинасы белән алтмыш бер яшьлек картны алып килгән- ° нәр. Пульс сизелер-сизелмәс, кан басымы түбән. Йөрәге еш тибә. Борау- ™ лаучы. Моңа чаклы үзен таза дип йөргән, пенсиягә чыгып, бер атна s үтүгә, дизентерия бүлегенә барып әләккәй. Төнлә бик авыртынгач, £ иртән монда алып килгәннәр. Авыруның эчен капшап карауга, ашы- « гыч операция кирәклеге беленде.
Әзерлекне тиз тоттылар. Аллаяровның диагнозы расланды перитонит. Аны чистартуга ике-өч сәгать вакыт узды. Ашказанында һәм бүтән урыннарда рак метастазалары. Кисәсен кисеп, авыруның сул ягына торба чыгарудан гайре хирург берни эшли алмады. Кеше соң чиккәчә эшләп йөргән. Эштән бушангач кына чир үзен ныклап сиздергән. Бу чиккә җиткәч, медицина көчсез...
— Шул авыруларың дип, үзең бетәсең бит инде, иртән дә ашамый киттең...
— Рәхмәт, әни, булды.
Баштарак Баязит Дәлиянең әнисенә Кәүсәрия апа дип дәшә иде, үз анасы вафат булганнан соң <әнн»гә күчте.
— Бүген минем төнге дежурство, бераз ял итеп алам.
Шифаханәгә якынлашканда Баязит морг ягыннан килүче ике практикантны күреп алды. Тегеләр Баязитка таба йөгерә үк башладылар. Килеп җиткәч, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләп киттеләр. Иртәнге картны чыгарып куйганнар икән. Хирург китеп, ярты сәгать тә үтмәгән, дөнья белән бәхилләшкән. Баязит сәгатенә күз төшерде. Сәгать дүрт. Егетләрне тагын нидер дулкынландыра иде бугай, аяк өсте таптанып торалар.
— Тагын нинди хәбәрләр бар?
— Бер дә үлгән кешегә охшамаган ул, Баязит абый.
— Ничек охшамаган?
— йөзе алсу...
— Ә йөрәге?
— Тып-тын.
Баязит кулы белән <әйдә, алып барыгыз» дигән ишарә ясады. Егетләр алдан йөгерделәр, Баязит алар артыннан китте. Салкын таш бинага керделәр, сәкедә яткан мәет янына килделәр. Чыннан да. мәетнең төсе гадәти түгел. Сөрем белән агуланган кешеләрнең йөзе
шулай алсу була. Монда тизәк перитониты махсус агу чыгарган, күрәсең, агу табигый төсне саклап тора. Аллаяров егетләргә шуны аңлатты. Ләкин сүз белән чикләнү ярамастыр. Булачак хирурглар кисеп, тотып карарга тиешләр. Аллаяров махсус халат киде. Мәетнең сулышы барлыгы-юклыгын, пульсын тикшерделәр, йөрәген тыңладылар Тормыш әсәре юклыгына ышангач, патанатом белән бергә мәетнең күкрәк читлеген ачтылар, йөрәк хәрәкәтсез. Практикантлар аны куллары белән тотып карадылар. Шулай күрсәтеп бирмәсән, яшь хирургларда шик калуы мөмкин. _
Аллаяров тирәклектә адашып калгандай атлый. Үлем очрагы, хәтта котылгысыз икәнлеге алдан билгеле булса да, аңа һәрвакыт авыр тәэсир итә. Шимбә көн биш метр эчәгесе кисеп алынган авыруны исенә төшерде. Ул нихәлдә икән? Студентларны ияртеп, хирург реанимация бүлегенә керде. «Үлгәннәрне терелтә торган бүлмә» дип йөртәләр икән халыкта бу бүлекне.
Операциядән соң авыру өченче тәүлек яши. Температурасы югары тора, пульс ялкау. Зарланмый, үзен нык тота.
— Тереләбезме? •
Икесе бер сүздән булуларына ишарәләгәндәй, хирург авыруга күз кысты.
— Тереләбез, Баязит абый.
Авыруның тавышында киеренке көрлек.
— һичшиксез тереләсең, — диде Аллаяров, сүзенең ихлас икәнлегенә шик калдырмаслык итеп. «Менә шулай, бер-беребезнең кәефен күтәреп яшибез инде», дип уйлап куйды. Сестрага күрсәтмәләр биреп, хирург өске катка күтәрелде.
Коридорлар, палаталар буйлап эзли торгач, хирург үзәктән килгән кунакка тап булды. Аллаяров белгечнең монда киләчәген белә иде инде. Хирурглар көч сынашкандай кулларын кысышып тордылар. Баш хирургның кулы шактый нык икән, дип уйлап куйды яшь белгеч.
Кабинетка кереп, өстәл янына утырырга да өлгермәделәр, ишек шакып, рөхсәт көтмичә үк йончыган йөзле хатын килеп керде.
— Баязит Алмаснч, сез мине алыгыз инде...
Хатынның тавышы калтырап чыга.
— Мин бит баш врачка барырга куштым.
— Бардым, ул сездән рөхсәт кирәк ди.
Аллаяров, телефон трубкасын алып, номер җыйды. Теге яктан озын гудоклар ишетелде. Иңенә шактый керләнгән ак бөркәнчек салгай хатын һаман басып тора. Аллаяров аңа урын күрсәтте, тегесе ишек янындагы урындыкның читенә утыргандай итте. Аллаяров кабат номер җыйды.
— Мин кичә сезгә сөйләгән ханым турында сез беләсез инде, санитарка булып урнашырга тели. Вакытлыча. Яхшы. — Хирург трубканы элеп, хатынга әйтте — Баш врач үзендә юк, хәзер сез аның урынбасары янына керегез, бүлмәләре янәшә аларның, үтенечегезне уңай хәл итәрләр.
Хатын кабаланып чыгып киткәч, Аллаяров ни өчендер эшнең ни- дә икәнлеген аңлатып бирүне кирәк тапты.
— Өч атна элек бер егетнең аякларын кистек, бот төбеннән үк. Янган иде. Өченче стадия. Ай буе дәваладык, уңышсыз. Казаннан махсус белгеч тә чакырдык. Ахыры летальный II диде. Ампутация белән коткарып калып булмасмы дип, тәвәккәлләдек.
Бу хатын әнисеме икән, дип уйлады Гыйлфан, сүзнең аңа бәйле булуын аңлап.
II Летальный —үлем белән тәмамланачак.
Анестезия — сызлауны сиздермәү чаралары.
'Тискәре резус (отрицательный резус) — сирәк очрый торган кан.
1 Интерн — институт тәмамлаганнан соң тәжрнбә-ie белгеч кул астында эшләүче врач.
— Бу хатын аның сөйгән яры, — диде хирург, гаҗиз калгандай, башын чайкап торды. — Эшеннән чыгып, ай буе егетне карады, хәзер менә безгә санитарка булып урнашасы килә, эшләми озак яшәп булмый бит... Авыру карау шулай йончыта, — дип өстәде, кунакның нидән гаҗәпләнгәнен төшенеп.
Тагын ишек шакыдылар. Сестра керде. Ф
— Баязит Алмасич, сезне операция бүлмәсенә чакыралар. х
— Ни булган анда? ?
— Сукыр эчәген таба алмыйлар. $
Аллаяров күңелле итеп көлеп куйды: =
— Олы юлга чыгып эзләсеннәр, килгәндә төшеп калгандыр.— Җит- 2
диләнеп өстәде: — Хәзер барам. — Хирург сөйләнә-сөйләнә урыныннан ф кузгалды.— Хамелеон кебек ул сукыр эчәк, кисеп ташлауларыннан ~ куркып, нинди генә төскә керми. Сукыр эчәге кеше өчен кирәкмәгән а әгъза дип ялгышабыз без. табигать кешегә бер артык, бер ким нәрсә ° дә бирмәгән. <
Аллаяров кунакны алдан чыгарды, операция бүлмәсенә юнәлде* s ләр. Юл уңаенда ачык ишек янында тукталдылар. Палатада бер генә с карават, йөзе белән ишеккә карап яткан бөдрә чәчле егет сигарет ™ пыскыта. Гыйлфан гаҗәпләнеп, Аллаяровка карады, тегесе егеткә Ф мөрәҗәгать итте:
— Я, хәлләр ничек? £
— Сызлый. Укол рөхсәт итегез. х
— Өеңә кайткач нишләрсең? И
— Сызлый шул,— диде егет, артык хафаланмый гына.
— Алай гына булыр инде.
Коридор буйлап ары киттеләр.
— Бая сөйләгән егет шушы инде.
Гыйлфан сискәнеп куйды. Ишек артында торып, авыруның аяк очына игътибар итмәгән икән. Бөдрә чәчле егетне кызганып, җаны әрнеп куйды.
— Ничә яшьтә?
— Егерме икедә.
Авыруның хәле белән кунакның кызыксынуын күреп, хирург дәвам итте: •
— Консилиум җыйдык. Бер-ике врач ампутация ясамау ягында булды. Күзле бүкән булачак, ата-анасына гомерлек имгәк. Үзе баштарак кистерергә риза булса, түбәннәнрәк кисә идек, протез куярга була иде. Үлүем артык, диде. Үлә башлагач, мине чакырта, төн уртасында. Кисегез, яшисем килә, ди. Соңгы үтенечен кире какмадым. Өч атна яши, шулай яшәп китәчәк дигән сүз. Аллаяров соңгы җөмләсен горурлык кичереп әйтте.
Операция бүлмәсенә кергәч тә Гыйлфан егет турында уйланды. Нинди аяныч хәл. Аллаяров урынында булса, үзе дә соңгы чараны кулланмый калмаячак. Медикларның законы.
Операционныйда яшь кенә өч хирург авыру тирәсендә кайнаша, икесе кызлар. Практикантлар. Хирургның ирләр эше икәнлегенә алар әле күп тапкырлар ышанырлар. Сәгатьләр буе аяк өсте басып торуга. йокысыз төннәргә чыдаудан гайре монда беләк көче дә кирәк. Дөрес, күп очракта хатын-кыз чыдамрак була. Утыз процент кан югалтудан ирләрнең үлүе мөмкин, ә хатын-кыз илле-алтмыш процент югалтуга да түзә. Җирле анестезия1 белән ясалган операциядә ирләр чыдам. Менә, бүгенге очрак. Үсмер егет. Сукыр эчәген ни гомер эзлиләр, ә ул ыңгырашмый да. Киңәш-табыш белән генә эш чыкмасын
күргәч, Аллаяров кулын юып, үзе эшкә тотынды. Гыйлфан чит кеше, карап торудан башкага ярамый. Хирургның үз ярдәмчеләре дә күп.
Шактый вакыт эзләп, «качкын»ны эчәге ярысы эченнән таптылар.
Операционныйдан чыккач, Аллаяров сәгатенә карап, гафу үтенгәндәй Гыйлфанга аңлатты: үзәк больницага консилиумга барасы бар, капкалап алырлык та вакыт калмаган. Иртәгә очрашу турында сөйләшеп, Гыйлфан да китәргә кузгалды. Көндезгеял сәгате икән, түбәндә ишекне ачкыч белән бикләгәннәр, дежурныйлар үзләре юк. Кабул итү бүлмәсе аша чыгарга булдылар. Аллаяров кунакны озын коридор буйлап алып китте. «Мине монда тотып калмагайлары»,— дип уйлап куйды хирург. Күңеле сизгән, ишекне ачып, бүлмәгә аяк атлавы булды, плащын һәм шәл очларын җилбәгәй җибәргән тәбәнәк буйлы хатын ике кулын сузып, хирургның алдына килеп басты:
— Кызымны коткарыгыз, зинһар, ходай хакы өчен...
— Ни булды?
Хатын алгы яктагы сәкегә күрсәтте. Авыру янындагы Касыймов хәлне аңлатты: аналыктан читтә йөккә узу. Егерме бер яшь. Кан агу көчле, йөзе ап-ак. Монысын Аллаяров үзе дә күрә. Күңелсез хәл. Гинекология бүлегендә ремонт барганлыктан, мондый операцияләр вакытлыча хирургларга йөкләтелгән.
— Операцияне Касыймов ясар. Гинеколог чакырыгыз.
— Юк, юк, сез ясагыз, бары тик сез... Бердәнбер кызым.
Хирург кул сәгатенә күз төшерде дә, «хәзер минем өчен барыбер» дигәндәй әйтте:
— Ярый. Операция өстәленә.
Аллаяров кырт борылып, килгән ягына кире китте. Гыйлфан икеләнеп, баскан урынында таптанып торды да, хирург артыннан иярде. Үз бүлмәсенең ишеген ачарга тукталган Аллаяров аңа: «Син дә мои- дамени әле?» дигән караш ташлады.
— Әгәр рөхсәт итсәгез, — диде Гыйлфан, хирургның өнсез соравына җавап итеп. Хирург ниндидер ымлык әйтте. Бүлмәгә кереп, сөйләшми генә өс киемнәрен алыштырдылар, операционныйга юнәлделәр.
Мондый операцияләрдә Гыйлфанның күптән булганы юк. Мөселман илендә ирләрне хатын-кыз авырулар янына якын җибәрмиләр, ишек төбендә аталары яки җәмәгатьләре саклап тора. Яшьләргә күчеп киләме-юкмы, мондагы эшләр белән танышу Гыйлфанга зыян итмәс. Эш хакында хирургка Сүз катарга һаман җай чыкмый. Хәер, кадрлар мәсьәләсен сәламәтлек саклау бүлеге белән баш врач хәл итә. Шулай да Гыйлфанга Аллаяровның фикерен белү мөһим. Хирург озаклап кулын юа. Шул вакыттан файдаланып, эш турында сүз чыгарырга мөмкин булыр иде. Хирург хәзер операция турында гына уйлыйдыр, аның игътибарын читкә җибәрү килешмәс.
— Кан анализы килдеме?
Касыймов:
— Тискәре резус*. Бездә бер генә ампула кан бар.
Аллаяровның йөзе караңгылана. Тискәре резуслар белән бәла. Авыруның каны күп югалган, үлү мөмкинлеге йөз процент.
Герметик савытларда парландырылган чиста халатлар киеп, операция өстәле янына киләләр. Ассистент Касыймовның халаты инде канга буялып беткән. Авыруның кан басымы 40, пульсы сизелми, эче кан тутырган ялгаш кебек. Аллаяровның сузылган кулына шәфкать туташы зур гына марля салфетка салды, хирург күтәрелеп карады. Аның гаҗәпләнгән карашына Фәрханә сүз белән җавап кайтарды:
— Суырткыч кичә ватылган иде, төзәтмәгәннәр әле...
Хирург сүгенмәде, чиста савытлар сорады. Литр сыешлы банка әзер икән, салфеткага сеңдереп, хирург канны шул савытка сыга башлады. Ике литрга якын кан җыелды. Авыруның юан кан юлына үз каны кире керде. Аллаяровның үз табышы бу, үз җайланмасы. Канга кытлык чакта бер дигән ысул, юкка гына бүтән хирурглар санла- ♦ мый азапланалар. Мөгаен, инфекция кертүдән куркалар. Ләкин бит кулланыла торган бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә эшкәртелгән, стерильно-чиста: марля салфеткалар, хирургның перчаткасы. Кан үзе сөзелә, чистартыла...
Үч иткәндәй, шәһәрдә анестезиологлар калмаган, бәрхет сезонны файдаланырга ялга киткәннәр. Өченче көн Аллаяров сәламәтлек саклау бүлегенә шылтыратты:
— Нигә бөтен анестезиологларны бер юлы ялга җибәрдегез?
— Ә сез үзегезнекен нигә җибәрдегез?
— Мин приказ чыгармыйм бит.
— Аның каравы, гаризага кул куясыз.
Дөрес сүзгә җавап юк. Үз көчләре белән ерып чыгарга туры килә. Гыйлфанга да эш табылды, наркоз өрдерүче интернга' алмашка күрек янына баса.
— Пульс сизелә башлады.
Барысының да йөзләре ачылып китте.
— Касыймовның халатын алыштырыгыз.
Тынлык. Яшь балага кидергән сыман, санитарка ассистентка арттан бәйләнешле чиста халат кидерә.
Операция тәмамланып килә. Баязит чигү чиккән кебек вак-вак атлатып, операция ярасын тегә. Авыруның яшәрме-юкмы икәнлеген Фәрханә хирургның җөй тегүеннән чамалый. Мондый чигүле тән белән яшәргә дә яшәргә! Җыештыручы санитарка да моны сизми калмый, аларның уй-фикерләре бөтен больница персоналына күчә, хирург операциядән чыкканчы ук авыруның туганнарына барып ирешә. Җыештыручы хатынның юыну бүлмәсенә чыгып баш чайкавы, яисә ишектән кергән шәфкать туташына шаяртып күз кысып алуы авыру-ның язмышын алдан билгеләп куя, чөнки аның күрәзәлеге күп очракта раслана. Әгәр инде расланмый икән, моңа ул гаепле түгел, ә операциядән соң кайбер катлауланулар эшне бозган булып чыга.
Аллаяров соңгы җеп очларын төенләде. Җиңел сулап, перчаткасын салыйм дигәндә, каталка белән тәгәрәтеп, шәмәхә трусик кигән егетне керттеләр. Аппендицит. Бүген сукыр эчәкләре шартлау көне, дип уйлады Баязит. Бер башласалар, шартлыйлар да шартлыйлар алар. Кылт итеп исенә төште: ай тулган көн. Күп еллык тәҗрибәсеннән чыгыц белә: ай тулган көндә операция ясасаң, кан күбрәк югала. Андый көндә Аллаяров операцияләр планлаштырмый, үз юллары бе-лән керүчеләр дә җитәрлек була. Бүген терапия бүлегенә йөрәк белән керүчеләр күп, травматологиядә — авариягә юлыгучылар. Аппендицитлы егет кергәч, Баязит «нишлибез инде?» дигән кебек, Фәрханәгә карап алды. Тегесе гаепле сыман күзен түбән төшерде. «Сезгә ясарга туры килә, Баязит абый», диюе иде аның.
4
Шәһре Яшьләр, чыннан да, союзда иң яшь төбәкләрнең берсе икән. Кылычбаев кызыксынган фәнгә монда бәлки әллә нй җирлек тә юктыр. Теге көнне ничә операция булды, гел яшьләр... Шәһәрнең
САҖИДӘ СӨЛӘПМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
сәламәтлек саклау бүлегендә Гыйлфан шундый фикер әйткән иде, аның белән тулысынча кушылмадылар, килергә өндәделәр. Казанда Кылычбаевны авылыннан килгән телеграмма көткән. Агасы каты авырый, тиз көндә кайтуын үтенәләр. Шушы телеграмма бәлки аның Яшьләрдән ашыгып китүенә сәбәпче булгандыр да, күңел сизенү дигән нәрсә бар бит ул. Авыл халкы тиктомалга казна эшендәге кешене телеграммалар белән чакыртмый, шуны уйлап, Гыйлфан Уралга очты.
Чит илдән отпускага кайткан елны ул агасының йорт-курасын караштырган иде. Искене сипләүдән әллә ни файда тапмастай булгач, агасына Гыйлфан яна. йорт юнәтергә акча биреп калдырды. Мәһабәт агаЧ йортны тыкрык башына килеп кергәч тә күрде Гыйлфан. Койма-кап- ка, абзар-каралты да байларныкы кебек, ялт итеп тора. Бөтен авыл белән өмә ясап салганнар. Тыкрыктан менгәндә каршы як күршеләре очрап, бәйнә-бәйнә сөйләп килде. Өмә сыена да мул тотынган агалары.
— Әмма ләкин үзе өзлегеп калды. Район врачына да, шәһәрнекенә дә бардылар. Операциягә ятарга кушалар икән. Яман чир башланган ди. Америкада да төзәтәлмиләр икән аны, дәүләт секретаре Даллес булып Даллес шуның белән үлгән ди бит. Израилга барып, миллиард сум түләгән, савыктыралмаганнар.
Авыл халкының океан аръягындагы шәхси вакыйгалардан хәбәрдар булуларына хәйран калыбрак, Гыйлфан дәшми генә тыңлап барды. Яна капканы ачып кергәндә абзасының диагнозын ул белә иде инде. Кунакка шатлансалар да, өйдәгеләрнең йөзләре тиз тоныкланды. Үзләре дә беләләр, дип уйлады Гыйлфан. Агасы исә сер бирмәскә тырышты, гадәттә йомыграк кеше, өзми сөйләште. Кичке ашны ашап, тәмәке пыскытырга чыккач кына энесен чакыртып алуның сәбәбенә кагыласы итте.
— Үзеңне дә бик күрәсе килгәнне. Син бит зур доктор хәзер, синең белән кнңәшмәй хәл юк, операциягә ятарга кушалар.
Салиххан абыйсы күзгә күренеп ябыккан, йөзенә саргылт төс иңгән. Диагнозның дөреслеген шик астына алырга нигез юк хәзергә. Ашказаны рәсемнәрен авыруның кулына бирмәгәннәр икән, иртәгесен Гыйлфан үзе генә район больницасына барып кайтты да абыйсын Казанга алып китәргә булды. Операцияне аңа бер ай элек үк тәкъдим иткәннәр икән, Салиххан шәһәргә, энем янына барам дип киткән дә, районда бүтән күренмәгән. Әле хәзер дә аяк терәп каршы тора.
— Әйтмә дә. әйдәмә дә, үлсәм, ничәмә-ничә йөз чакрым хирдән алып кайтып күмәсе була, сиңа мәшәкать, гаиләмә борчу...
— Кем әйтә сине үлә дип? Бер дә мәшәкать булмас, өч атна дигәндә самолет белән очыртып кына кайтарып куярмын.
— Үләсе кнлмәй килүен... Шундай йорт салгач кына. Кыз, укып чыгып, кеше булды, малай институт бетерә. Рәхәтләрен күреп яшәр чак җиткәч кенә...
Җиңгәчәсе белән икәүләп димли торгач, өлкән Кылычбайны күндерделәр. Хәер, аның карышып маташуы боларның фикерләрен белер өчен генә булды бугай.
Профессор авыруны карагач ук, Гыйлфан аның ни әйтәчәген аңлады. Соңгарак калынган.
— Ачып карарга була. Күңел тынычлыгы өчен.
Гыйлфан үзе ачты. Соң. Бавырга ук күчкән. Кире ябып куйдылар. Наркозны күп бирмәгәннәр иде, Салиххан өстәлдә үк айныды.
— Бар да әйбәт, абзый, бераз дәваланырбыз да, Уралга.
Салихханның кәефе, чыннан да, әйбәтләнгәндәй булды, тамагына каба башлады.
— Әмма кулың алтын, энекәш, бәгъзеләргә алтышар сәгать ясыйлар.
— Ашказанына ябышкан кечтек кенә ит кисәген кисеп аттык, и вәссәләм. Кабат үсеп чыкмасын өчен бераз укол алырга кирәк булыр.
— Кабат үсәргә можетмы?
— Бәлки үсмәс тә, белеп булмый. Әмма дәвалансаң, ышанычлы- ♦
рак. х
— Озакка барырмы инде ул? 2
— Ике-өч атнадан артык сузылмас дип уйлыйм. Бераз дәвала- <
ныйк әле, анда күрербез. ч
Гыйлфан химиотерапиянекүз алдында тота иде. Вакытлыча эф- ®
фект булачак, өйгә аяк өсте кайтыр. Кайту белән урынга егылмас, > ята-тора йөрер. Химиотерапияне кабатлаганда, ел чамасы яшәве мөм- < кин, хәтта артыграк та... Организмы күпме көрәшә ала. Рак ул күзә- ® нәкләрнең чамадан тыш ишәя башлавы. Күзәнәкләр күбәеп, шешкә ° әйләнә, сәламәт күзәнәкләрне зарарлый. Башта авырту сизелми. < Авырта башласа, организм инде ана каршы тора алмый дигән сүз. s Химиотерапия — авыру күзәнәкләргә каршы юнәлдерелгән препарат белән дәвалау. Гыйлфанның фәнни эше —әлеге даруларның сәламәт ч күзәнәкләргә тәэсирен өйрәнү. Менә бит, тәҗрибә астына үз агасы ® килеп керде
Бу хәлдәрне белеп, читтән күзәтеп торган кеше «Абзыйсы шун- г» дый аяныч хәлдә, ә ул пошынмый да», дип уйлар иде. Ә пошынырга s Гыйлфанның хакы юк. Савыгуга Гыйлфан үзе дә ышанырга тиеш, * икейөзлеләнүне авыру шундук сизә. Авыруның сиземе бишләтә, ун- * лата көчәя, чөнки ул бөтен игътибарын шул бер нәрсәгә юнәлткән була. Үзең ышанмаган нәрсәгә авыруны ышандыру мөмкин түгел, аның күңеле төштеме, аягын сузудан башка берни калмый.
Дәвалау дозасын Гыйлфан көн саен арттыра барды. Көн аралаш биргән уколның уникенчесеннән соң лейкоцитлар1 кинәт азаеп, бер меңгә калды. Нормадан биш өлеш ким. Химиотерапияне туктатып, витаминнар бирә башладылар, лейкоцитлар артмады. Абзыйсына Гыйлфан Казан базарыннан күгәрчен сөте генә китерми әфлисуны, йөземе, хөрмәсе... «Мич ашы ашыйсым килә» дигәч, ашханәдән өчпочмак алып килде. Салихжан аны бер тапкыр да капмады. Кайтарып куярга кирәк, өен сагына дип уйлады Гыйлфан. Дәвалануның беренче циклын ул болай да тәмамлаган иде инде. Рентген рәсемнәре буенча, бавырындагы шеш кайта төшкәндәй. Профессор белән киңәшеп, дәвалануны ике-өч айдан кабатларга булдылар. Ул көнгәчә яшәрме— юкмы, бу хакта берсе дә сүз кузгатмады.
Республика клиникасы химиотерапия өлкәсендә шактый уңышларга иреште. Операциядән соң мондый дәвалануны үткән авыруларның яртысы диярлек өч ел инде яшәп ята. Өчтән берсе ун елдан артык гомер итә. Әле тагын әллә күпме яшәрләр. Медицина ракка актив һөҗүмгә күчте. Теге каһәре дә бирешергә теләми, күп корбаннар алып китә.
Кцлычбаев сайлаган фәндә ике юл бар кыю ачышлар белән фронт сызыгын өзү яки озын-озак көч җыю. тәжрибә туплау, дошманның яшерен серләренә төшенү. Хәзер шул ачыкланды дошманны батырлык белән түгел, сабырлык белән җиңәргә кала Лаборатория тынлыгы. Авырулар белән аралашу. Чиргә шулай якын килү.
Безнең медицинаның, безнең җәмгыятьнең әхлагы - кеше гомере өчен соң чиккәчә көрәшү. Әгәр шулай булмаса, кешенең кадере бетәр, җирдә явызлык өстен чыгар, алдагы көнгә ышаныч калмас иде. Кеше әрләп сыман үз оясына төшеп чумар, мәңгелек кышка әзерләнер,
Лейкоцитлар — ак кан шарчыклары.
әдәбият, сәнгать мәгънәсезгә әйләнер иде. Техника прогрессы да әрлән максатлары өчен кулланылыр иде. Бусы инде кешелекнең һәлакәте дигән сүз.
Кеше гомере өчен көрәш белән бергә медицина фәнен үстерү өчен көрәш бара. Гомерен фәнгә багышлаган кеше дөньяда яшәүнең мәгънәсен раслау өчен дә көрәшә.
Дөнья бу...
1
Металл инструментлар чылтырап, таш идәнгә төште.
— Тас кая, тас!..
Баязит ачуланып кычкырмакчы булды, ләкин үзенең карлыккан тавышын ишетеп, туктап калды. Дүрт-биш сәгать өнсез торып, сөйләшүеңне онытырсың. Санитарка тасны чистартып китергән иде, урынына куймаган. Фәрханә дә тас эзләп, башын игән, хирургның аңа таба сузылган кулын күрми. Кулы һаман буш торгач, Аллаяров Фәрханәгә ачулы караш ташлады. Бу карашны шәфкать туташы сизми калды, нәрсәгәдер сөенеп, кычкырып җибәрде:
— Таска үзегез кергәнсез бит, Баязит абый!
Хирургның озын алъяпкычы каплаган ак пластмасс тасны санитарка да абайлап алды.
— Таска үзегез кергәнсез бит, Баязит Алмасич,— диде ул, операция сестрасының сүзен кабатлап. Хирургның ачулы йөзенә елмаю әсәре чыкты. Иләмсез озын алъяпкыч итәген күтәреп, тас эченнән клеенка оек кигән юан аякларын алды.
— Үзем кергәнмен икән шул.
Канга буялган инструментлар бу юлы чылтырамый гына төште.
— Аю...
Фәрханәнең яратып әйткән сүзеннән көлешеп алдылар. Баш хирург белән болай шаярып сөйләшү дүртенче дистәне ваклый башласа да кияүгә чыкмаган Фәрханәгә генә рөхсәт ителә бугай. Кайчандыр аларның исемнәрен янәшә куеп сөйләгәннәр, ахрысы. Ул сүзләрнең кайтавазлары хирургия бүлегендәге яңа хезмәткәрләргә дә килеп җиткән. Кырыс, чибәр Фәрханәгә алар бераз сагаеп карыйлар. Фәрханәнең шаярып әйткән сүзеннән соң операция бүлмәсендә һава ирке- . нәеп киткәндәй булды. Фәрханә Аллаяровны, чыннан да, ак аюга ошата. Телевизордан котып патшасы турында фильм күрсәткәндә, абыйсының кызларына сөйләп утырды:
— Безнең Баязит абыйның атлап китүләрен күрсәгез! Нәкъ шушы аю. Шул чаклы авыр гәүдәне ничек шулай җиңел йөртә ул?
Операция имин узды. Авыруның хәле чыдарлык. Атна-ун көн эчендә булачак хәвеф-хәтәрләрне уздыралса... Андый хәвефләрне хирург күреп үк тора, йөрәк эшчәнлеге шәптән түгел. Аннары авыруның аягында кан юллары бүрткән. Андый күренеш бүтән җирендә дә, мәсәлән, башында булуы мөмкин. Димәк, эмболия куркынычы бар, ягъни кан оешып, баш артерияләренең юлын бикләве мөмкин. Операциядән соң берничә көн сынау үтсә, авыру исән кала.
Операцияне тәмамлап, кулын юганда, авыруның аягындагы бүрткән кан тамырлары хирургның күз алдыннан китмәде. Берничә көн элек шундый тамырларга бәйләнешле күңелсез вакыйга булган иде. Командировкага килгән грузин тромбофлебит1 белән хирургия бүлеге-
1 Тромбофлебит — веналарда кан оешу.
Й08
нә керде. Кичтән ул аякларын ышкып, канын таратырга теләгән. Төерләр кан юллары белән башына менгәннәр, кан юлын каплаганнар, баш миенә азык килү тукталган. Иртәнгә грузинның гәүдәсен моргка чыгарып салганнар. Командировкага килгән оешмасы аның табутын самолет белән иленә озатты. Ләкин аны озату белән эш бетмәде, хирургка олы мәшәкать артты. Палатада бергә яткан авырулар грузин- ♦ ның мендәр эченә кечкенә төргәк яшерүен күргәннәр. Акча булырга = тиеш диләр. Күпме икәнен белүче юк. Ни яшергәне дә тәгаен билгеле i түгел. Ләкин акча икәнлегенә берәү дә шикләнми, чөнки кем инде ерак < командировкага акчасыз йөри? Аллаяров мәетнең урын-жирен жыеш- § тырган ике санитарканы чакырып сөйләште. Шик шуларның берсенә u төште. Тетя Груня грузин үлгәннән соң ике көн эшкә чыкмады, күр- ♦ шеләре аның кәеф-сафа корып йөрүен ишеттерделәр. Санитарканың < электән дә олы бәйрәмнәрне үз белдеге белән озынайту гадәте бар ® иде. Моның өчен эштән куарга кирәк тә, жыештыручылар хәзер дефн- х цит. Аллаяров санитарканы чакыртып алды да. озын-озак сөйләшмәс- * тән, акчаны китерергә кушты. Күпме икәнен әйтми, үзең беләсең, ди. * Тегесе гаепне кире кага, хирург каты торгач, елый ук башлый. «Юкка л> рәнҗетмимме?» дигән уй Аллаяровның күңелен сыздырып үтә. Бер * дәлилрез ташланды бит кешегә, эчеп йөргән өчен генә, үзенең сизе- ® менә таянып кына. Ләкин кире чигенергә соң инде, хирург һаман акча га таләп итә. Кунакка килгән кешене талап калу була бит бу, ди, чит ч республика алдында шәһәребезнең данын сату...
Кичәгенәк тетя Груня үзенең алмашына йөз илле сум акча биреп < жибәргән. Газета кәгазенә төргән алты егерме бишлек. Үзе китерергә и оялган, күрәсең. Бөтен килеш китергәнме, беразын тотканмы — анысы санитарка вөжданында. Табылдыкны өлкән сестрага биреп, мәрхүмнең гаиләсенә жибәрергә куштылар. Хирургка, шулай итеп, Шерлок Холмс роленә дә керергә туры килә.
Икенче көнне иртә белән Аллаяровны баш врач кабинетына чакырдылар. Алкина янында Касыймов һәм местком председателе утыра иде. Сүзне Алкина башлады
— Сез, Баязит Алмасович, тәҗрибәле хирург, эрудицияле врач, шулай да этика дигән нәрсә җитеп бетми үзегезгә.
Аллаяров баш врачның үтә ягымлы да, бик мәрхәмәтсез дә була торган кыяфәтенә карап, вәгазьнең дәвамын көтеп утыра. Бераз тынлыктан соң бер яклы әңгәмә дәвам итә .
— Касыймов белән киңәшмн-нитмн, аның авыруына операция ясагансыз. Коллегагызның абруен төшерү була бит бу. Баязит Алмасович.
Аллаяров, җавап эзләгәндәй, кабинеттагыларның йөзләренә карап алды. Хөкемдар кебек утыралар. Кичәге операция турында сүз бара. Тикмәгә түгел бу, авыруның, мөгаен. Касыймовка берәр мөнәсәбәте бардыр. Бер-бер дәрәҗәле кешенең хатыны микән? Дәлия әйтә иде аны, Касыймов авыруларның дәрәҗәлерәген сайлап ала дип... Кан юллары бүрткән авыруга беренче операцияне Касыймов ясап, бөереннән таш алган иде. Касыймов үзе шимбә көнне әнисе янына, авылына кайтып китте, дүшәмбе көн өйләдән соң гына килеп җитте. Ул юкта авыруга бик каты приступ булды, операция ясалган бөер нык ялкынсынган, Аллаяров аны бөтенләй алып ташлады. Ә Касыймовка эшкә соңлап килгән өчен кисәтү ясады. Шулар ошамаган, әләкләргә кергән.
— Касыймов үзе юк иде бит, ә авыруның хәле начарланды.
Касыймовның күзләре тар гына ярыкка әверелде.
— Q сез мин киткәнне генә көтеп тордыгызмы?
Аллаяровның кинәт ачуы кузгалды. Ни сөйләп маташалар болар? Тәртипне белмиләрме? Бүлек мөдиренең үз бүлегендәге теләсә кайсы
авыруга операция ясарга хакы бар. Сәбәпләрен палата врачына анла- тып тормаса да була. Ахыр чиктә. Аллаяров Касыймовка караганда тәҗрибәлерәк врач. Ә авыруның хәле, чыннан да, мөшкел иде. иөе- рендә шеш барлыгы ачыкланды. Баш врач Касыймовны яклау юлына баскан икән. Аллаяров бу мәсьәләдә аның белән уртак суз таба алмас.
— Сезнен алдыгызда мин акланырга җыенмыйм.— диде Аллаяров. үзен тыныч тотарга тырышып,— чөнки гаебем юк. Ике якны да тигез к\реп тикшерсәгез, үзегез дә аңларсыз.
Сөйләшүнең дәвамын көтмичә, хирург үз сүзен әйтте дә чьпып ук китте. . I
Аллаяров озын коридор буйлап атлый. Гаделсезлектән аның йөрәге һәр вакыт чабыш атыныкы кебек ярсый, бүген дә шулай, һай. күп тоз салды аның канына баш врач. Тырнак арасыннан кер эзләүләр җәнҗаллы бер очрактан соң башланды бугай. Ул вакыйга уңае белән бөтен шәһәр шаулаган иде.
Алкина бер ханымга операция ясаган. Катлаулы операция. Нәтиҗә башта уңышлы сыман булган. Ләкин тиз көндә авыру яңадан хирург янына килгән, эче кисеп-кисеп сызлауга чыдар «мәле юк икән. Тикшергәннәр, рентгенга төшереп караганнар. Авыруның эчендә кискеч энә барлыгы беленгән. Операция вакытында оешкан кан эчендә калган. Бу хакта билгеле булгач та. авыруның \зенә әйтмәгәннәр. Яна операциягә алынырга Алкинанын батырлыгы җитмәгән, Чөнки энәне тартып чыгарганда күп кан китү куркынычы бар икән. Авыртулары әледән-әле кабатланганга, ханым республиканың бүтән больницаларына мөрәҗәгать иткән. Ләкин беркем дә -кеше гаебен үз өстенә алырга теләмәгән, әлеге шул кан китүдән курыкканнар. Авыруга операция ясаган хирург үзе ярдәм итә ала, дигәннәр. Көннәрдән бер көнне ханым Аллаяров янына килә. Хирург аны операциягә сала, энәне хәвеф-хәтәрсез тартып чыгара. Сызлануларыңның сәбәбе шушы дип, авыруга күрсәтә. Энәне ханым истәлек өчен үзенә сорый. Истәлек өчен икән, истәлек өчен, күп уйлап тормастан, Аллаяров энәне бирә. Ханым артык нәзакәтле кеше булмый, хәвефле энәне тотып, Алкина янына китә, сүзләрне бик сайлап тормыйча, тегене әрләп чыга. Ул гына ла түгел, бөтен шәһәр буйлап, Алкинаның яманатын сатып йөри. Бу хәлләрне белгәч, терапия бүлеге мөдире Динислам коллегасын кисәтеп куйган иде:
— Ну, Баязит, сак бул. Я моннан китеп котыласың, я судка эләгәсең. Алкина үз абруена кагылганнарны кичерә торганнардан түгел.
Динисның сүзләреннән Баязит ул чакта көлеп кенә куйды. Үз эшен намусы кушканча эшли, нәрсәдән курыксын? Ләкин юкка-барга бәйләнү Баязитның тәмам җелегенә үтте. Баштарак хирургның гаиләсе дә берегеп җитмәгән иде. авырткан җиргә кагылып әрнеттеләр. Фәрханәнең дә «ярдәме» ярыйсы гына тиде. Әнә ул үзе, икенче катның баскыч башында Аллаяровны каршылый.
— Нигә чакыртканнар. Баязит абый?
Шәфкать туташының ихлас кайгыртучанлыгыннан Баязитның кәефе күтәрелде. Хирург өчен, бигрәк тә авырулар өчен баш врач бар ни дә, юк ни. менә шушы олы җанлы туташлар үзләренең мәрхәмәтләреннән ташламасыннар. Хирург «бер ни дә юк» дигәнне аңлатып, кул селтәде дә. Фәрханә янында тукталмый ары узды. Ике кулын халат кесәсенә тыгып, баскан урыныннан кузгалмый калган сестрага аның ниндидер җылы сүз әйтәсе килсә дә, коридор ишеге турысыннан арлы- бирле узучыларны күргәч, кире уйлады. Кызның унбиш-уналты яшьлек чагын, аның беренче тапкыр шифаханә бусагасын атлап керүен күз алдына китерде, кыз баланың тиле хисләрён күңеле аша кичерде.
Хирург белән шәфкать туташы арасында тел белән әйтеп булмый торган мөнәсәбәтләрне барысы да сизә, тотып кына сөйләрлек вакый- ♦ га юк. Кайберәүләр: сТымызык күлгә җен ияләшә, белмәссен... дөнья бу> кебек сүзләр белән тыңлаучымын күнелен кытыклап куялар Чыннан да, Фәрханәнең серле тарихын Аллаяровтан да яхшырак беркем белми.
Фәрханәнең күз төбендә тумыштан ук төер бар иде. Гади төер түгел, арка мие бүсере, һәм ул бөтен халыкка күренеп торган җирдә — борын белән күз арасында. Баштарак бу алсу төер зур миңгә охшап тора иде. Фәрханә үзе үскән саен, төер дә үсте. Кызлар арасына керер вакыт җиткәндә теге хәсрәт төере урман чикләвеге кадәрле зурайды, уң күзнең шактый өлешен каплап тора башлады. Укырга сәләтле Фәрханә мәктәптән кайту белән өенә бикләнде. Сигезенчене бетергәч, Фәрханәне артабан укырга үгетләсәләр дә. кыз үз тиңдәшләре арасында калырга теләмәде. Шәһәрдә яшәүче абыйсы аны авылдан алып китеп, үз һөнәренә, электр эшенә өйрәтте, һәм Фәрханә торак идарәсендә эшли башлады. Күз төбендәге олы кызыл төер кызның кимчелеге турында әллә кайдан кычкырып торганлыктан, Фәрханә кеше белән аралашмады. Унбиш-уналты яшьлек кыз булып җиткәч, абыйсы белән җиңгәсе аны врачларга күрсәтеп карадылар, һәркайсыннан бер төрле җавап алдылар: кагылырга ярамый, бүсер арка мие сыекчасы белән тоташкан, киссәң, шул сыекча агып чыгачак һәм операция үлем белән тәмамланачак. Яшьтәшләре киенә-ясана, кино-театрларга. уан- наларга йөри, ә Фәрханәнең бөтен рәхәте өйдә китап уку Китап белән ул күз күрмәгән илләргә сәфәр кылды, китап аша ул кеше күңеленең иң тирән чоңгылларына керде. Китаптагы геройлар белән бергә ул мәхәббәтнең татлы газабын кичерде. Кызның йөрәген биләр кешесе дә аның хыялында, бары хыялында. Тормышта ул бервакытта да булмас, чөнки Фәрханәне бер егет тә сөймәс. Ул үзе дә беркемгә дә күтәрелеп карамый.
Шундый уйлар эчендә йөргәндә Фәрханәнең җиңгәсе- шәһәргә яшь хирург килгән, адәм баласын җәһәннәм эченнән тартып чыгара икән дигән хәбәр алып кайтты. Фәрханәне шул могҗиза иясенә күрсәттеләр. Хирург төерне бармагы белән баскалады. Үзе Фәрханә каршында утыра, үзе бөтенләй бүтән дөньядан килгән дә. мондагы кешеләрне танымый сыман.
— Мөмкин булыр төсле,—диде хирург. Фәрханәнең абыйсына
каран. ,
— Нәрсә мөмкин булыр?
— Кисәргә мөмкин булыр
— Куркыныч түгелме соң?
— һәр операция куркыныч, һәр операциядә көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Киңәшегез, хәл итегез.— диде хирург, бу юлы Фәрханәгә карап.
— Мин үләргә дә риза!
Уналты яшьлек кызның катгый сүзеннән моңарчы җитди кыяфәтле хирург елмаеп куйды. Фәрханә тавышын йомшартыбрак тагын кабатлады.
— Мин үләргә дә риза, доктор, кисегез генә. Бүген үк кисегез.
— Бүген үк булмас.— диде хирург, тагын ягымлы итеп елмайды. Кәгазьгә нидер язды, Фәрханәгә тоттырды.
— Шушы язу белән стационарга барыгыз, анда сезне конкага салырлар. Шунда инде ныклап уйлашырбыз.
Фәрханә, кәгазьне алып, кош тоткандай чыгып китте. Кайда барырга икәнлеген ныклап анламаса да, төпченмәде, абыйсы беләдер әле.
САҖИДӘ СӨДӘОМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
Хирург кисәргә мөмкин, диде. Бу җаваплы сүзне нигезсез генә әйтмәде. Бармагы белән баскалап караганда, бүсер эчендәге сыекчаның эчкә таба агып китмәвен тойды ул. Әгәр бүсер арка мие сыекчасы белән тоташ булса, бармак белән басканда артка чигенергә, бармакны алгач, кире кайтырга тиеш. Хәрәкәтсез, димәк, төер арка миеннән' аерылган, мөстәкыйль булып төйнәлгән, һәм хирург тәвәккәлләде.
Авыртуны нык сиздермәс өчен берничә укол бирделәр. Тирене хирург каш арасыннан кисте. Каш җөйне яшерергә тиеш. Кыз бала бит, йөзендә операция эзе беленмәсә әйбәтрәк. Бүсерне кисә башлагач, Фәрханә кинәт кычкырып җибәрде:
— Ай, күзем авырта!..
Шул чак ярадан күзнең пыяла матдәсенә охшаган сыекча ага башлады. Эш харап, дип уйлады хирург, каш ясыйм дип, күз чыгару шушы була икән... Сыекча килүне доктор бармагы белән басып туктатты, бармакны тампоннар алыштырды, бүсер алынды, җәрәхәт бик пөхтәләп, нечкә ефәк җеп белән тегелде. Җәрәхәтне кызның уң күзе белән бергә бәйләп куйдылар. Хирург бу төнне йоклый алмады. Кыз аны гомере буе каһәрләячәк. Күзсез булуга караганда, күз төбендә төер белән яшәү йөз өлеш артыграк. Иртән яктыру белән ул Фәрханә янына чапты. Бүген кызның язмышы билгеле булачак.
Вакыт бик иртә иде әле. Кызыйның уянуын көтеп, хирург коридор буйлап йөренде. Палатаның ачык ишегеннән Фәрханәнең тәрәзә каршындагы караваты коридордан күренеп тора. Уянырга уйламый да бугай, селкенми дә ята бирә. Кичә операция ясалган кызны уяну белән процедуриыйга чакырырга дежур сестрага кушып, хирург орднна- торскийга керде. Анда да үзенә эш таба алмый аптырады. Ниһаять, сестра авыруның процедурныйда хирургны көтеп утыруын хәбәр итте. Коридордан узганда хирург үзен билгесез операциягә баргандай хис итте. Ак җәймә ябылган сәкедә утыручы кызны үзенең язмышын хәл итүче итеп тойды. Ишектә доктор күренүгә кыз торып басты. Дулкынлануын тыярга тырышып, доктор Фәрханәнең хәлен белеште: «Күзең сызламыймы?»— дип сорады. «Әзрәк кенә сызлый»,— диде кыз. Хирург, үзе дә сизмәстән, кызның каршысына иелде, күзен томалаган бинтның читен бераз ачты.
— Сул күзегезне кулыгыз белән каплагыз әле. Хәзер уң күзегезне акрын гына ачыгыз. Авыртмыймы? Яхшы. Нәрсә күрәсез?
— Сезне күрәм,— диде кыз, хирургның соравын мәзәккә санап.
Хирург елмайды, кыз да елмайды.
— Ачык күрәсезме?
— Ап-ачык. Ике теш арасында бәләкәй генә ярык та күрәм.
Мондый җаваптан хирург көлеп үк җибәрде.
— Молодец, бүгенгә бу күзең ял итеп торсын, иртәгә тагын карарбыз.
Хирургның сөенече чиктән ашкан иде. Кызны ул палатасына үзе озатып куйды.
Җәрәхәте җөйләнеп, больницадан чыккач, Фәрханә үзен кая‘куярга белмәде. Ике рәт ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп торган хирург аның күз алдыннан китмәде. Аны күрмичә яшәү мәгънәсез тоела башлады. Ул аны һәр вакыт күрергә, тавышын ишетергә тиеш. Бюллетенен яптырырга барганчы алты көн вакыт бар, ул көннәр һичкайчан да узмас төсле тоелды Фәрханәгә. Алты көн үзенә урын таба алмый үр-сәләнде ул: әледән-әле көзгегә карады, күз төбенә ябыштырылган бинтны тизрәк алып ташлыйсы килде. Ишегалдында, урамда кешедән кимсенми йөрер чаклары кайчан җитәр? Бинт астында теге каһәр төер тагын үсеп чыкмады микән? Кагылырга ярамый, үләсең дип, Фәрханәнең котын алып бетерделәр. Хәзер ул күз төбенә ябыштырылган бинтка тияргә дә курка. Яшерен урында ниләр булмас... Юк, хирург 112
булмаган жирдә өмет тә, шатлык та юк икән. Бары ул, бары ул гына Фәрханәне өметләндереп, ышандырып торган.
Больницага бару көнен Фәрханә операция көткәннән дә ныграк дулкынланып көтеп алды. Ул керәсе егерме дүртенче бүлмә ишеге төбенә озын чират тезелгән. Фәрханә кем ахыргы дип сорашмады, халыктан читкәрәк бер урындыкка барып утырды. Аның нияте иң соңгы бу- ♦ лып керү. Менә, иң азактан кергән ир дә ишектән чыкты. Фәрханә дулкынланудан дерелдәгән кулы белән ишек шакыды, эчтән хатын-кыз тавышы керергә чакырды. Фәрханә ишекне ачты, изге урынга аяк баскандай, оекчан килеш бусагадан атлады. Керсә, үз күзләренә үзе ышанмады. Өстәл янында сестрадан башка какча йөзле бер ир-ат ишектән кергән кешегә күтәрелеп карамыйча нидер яза Сестра утырырга кушты. Фәрханә кадаклап куйгандай бер урында тора бирде. Язуын тәмамлап, какча йөзле врач, ниһаять, кызга күтәрелеп карады.
— Әйдә, узыгыз, ни йомыш?
Фәрханә, аксыл-зәнгәр төстәге бюллетень кәгазен тотып, ни дияргә белми басып тора.
— Ә-ә... Баязит Алмасович юкмыни?
— Ул бу бүлмәдә кабул итми. Бүген аның, гомумән, кабул итү көне түгел. Фамилиягез? Шулай, бирегез бюллетенегезне. Шулай, үзегезне ничек хис итәсез?
Какча йөзле хирург Фәрханәнең күз төбенә ябыштырылган бинтны жәһәт кенә куптарып, чүп савытына Ташлады, кыз аның кулын тота алмый да калды. Шуннан врач тагын өстәлгә иелде. Зәңгәр кәгазьгә нидер язды да Фәрханәгә сузды.
— Яхшы, эшкә чыга аласыз. Бүтән кеше юкмы анда?
Сестра ишекне ачып карады. Кеше беткәнлеген әйтте. Какча йөзле врач Фәрханәнең чыгып китмәвенә дә игътибар итмичә, әйберләрен жыя башлады. Фәрханә исә Аллаяров турында сорашырга җай көтә иде. Тегеләрнең сөйләшергә бик теләп тормаганнарын күргәч, ничек керсә, шулай чыгып китте. Менә шул гына. Каш өстенә ябыштырылган җилемле бинтны алдылар да, чүп савытына ордылар. Бар да яхшы. Фәрханә эшкә чыга ала. Әйтерсең берни дә булмаган. Әйтерсең ул гомере буена кимсенеп, хурланып яшәмәгән. Әйтерсең ул үләргә дә риза булып, пычак астына барып кермәгән. Беркем гаҗәпләнми, беркем сөенми. Фәрханә сумкасыннан чыгарган нәни көзгесенә караган хәлдә, уң кашын сыйпаштырып, аулак почмакта оекчан килеш утыра. Әнә, җыештыручы апа озын, киң коридорның аргы ягын юып, бу якка килә. Китәргә вакыт, димәк. Фәрханә резин итеген киде, пальтосын алды, күпереп торган коңгырт чәчен кулдан бәйләнгән йон башлык белән каплады. Йокыдан уянып җитмәгән кеше сыман, пальтосын кия- кия, баскычтан чайкалыбрак төшеп китте. Түбән катта тукталып, регистратурада утыручы кыздан сорарга кыюлыгы җитте
— Әйтегез әле, зинһар, Аллаяров кайчан кабул итә?
Кыз Фәрханәгә карамый гына җавап бирде
— Чәршәмбе көн сәгать өчтән бишкә чаклы.
— Рәхмәт. Ә-ә кайсы бүлмәдә?
Фәрханә икенче соравын биргәләгәнче, ак башлыклы кыз китеп барды. Аллаяровның кайсы бүлмәдә кабул итәчәге билгесез калды. Ярый, анысын чәршәмбе көнне килгәч, сорап белермен дип юатты үзен Фәрханә. Бүген дүшәмбе. Берсекөнгә эш беткәч килергә була икән Кара буяу белән саннар суккан ак ишекләргә карый-карый, Фәрханә чыгу ягына китте. Кайсы ишек булыр? Моны белмичә китә алмый ул хәзер. Регистратура ягына кире борылды. Бераз көткәннән соң баягы тәрәзә янында ак яулыклы, ак халатлы бер апа күренде.
— Әйтегез, зинһар, чәршәмбе көн Аллаяров кайсы бүлмәдә кабул итәчәк?
" «К. У.» № 2
САҖИДӘ СӨЛӘПМАНОВА ф ГӨЛБАДРАН
113
Тотлыгып тормас өчен сорауның һәр сүзен Фәрханә алдгГн әзерләп куйган иде.
— Ундүртенчедә.
— Рәхмәт!
Ундүртенче бүлмә урам ишегеннән ерак түгел. Фәрханә аны бая ук күреп киткән иде. Хәзер, әлеге бүлмәдә кем утырачагын белгәч, тылсымлы әйбер янына килгәндәй, ишек янында тукталып торды. Керергә көтүчеләр күренми, узып йөрүчеләр генә бар. Ишеккә кагылырга Фәрханә кыймады, урамга чыкты. Аллаяровны очрату хәстәре хәл ителгәч, ул үзенең күз төбендә төере юклыгын исенә төшерде. Урамнан ул беренче тапкыр башын түбән имичә үтте. Эшкә баргач. Фәрханәне танырлык түгел, матурлангансың, шәһәрнең беренче гүзәле булгансың дип мактадылар. Хатын-кыз ах-вах килде. Ир-ат шаяртып маташты. Атнаның икенче көне шулай тиз үтте. Чәршәмбе көненең яртысын Фәрханә үткәрә алмый җәфаланды. Берничә өйгә заказ алды да, аларны тиз генә йөреп чыкты. Төшке ашны ашап тормады, өч тулган* чы дип, больницага йөгерде. Аллаяровны эшкә килгәндә күреп каласы килә иде аның. Өлгерде, өч тулмаган әле. Ишек каршындагы барлык урындыклар тулы, басып торучылар да байтак. Барысы да Алла- яровка микән? Фәрханә хирургны килгән чакта күрердәй, ләкин үзе күренмәстәйрәк җиргә барып басты. Өч тулды. Хирург юк. Дүртенче китте, юк. Шулай ук бүген дә күреп булмас микән? Ашыгыч операция килеп чыккандыр. Әнә инде дүртенче ярты да булды. Килмәс, юкка гына дулкынланган, юкка гына көткән Фәрханә. Нигә генә озаграк авырып больницада ятмады? Анда көненә әллә ничә мәртәбә күрә иде. Көн саен бер тапкыр аның белән сөйләшә иде. Анда калган кешеләр бәхетлеләр... Фәрханә әллә ничә тапкыр урамга чыгып урады. Ишек яныннан ерак китмәде. Белмәссең, кайсы капкадан йөридер хирург. Ә хирург, Фәрханә аны инде күптән көтми башлагач, кинәт пәйда булды. Өстендә тезеннән югарырак күн пальто, башында тар кырыйлы эшләпә. Кулында көрән төстәге портфель. Аллаяров беркемгә дә төбәлми исәнләште дә ундүртенче сан сугылган ишектән кереп югалды. Юл өстендә торган Фәрханәне, әлбәттә, күрмәде.
Кыз ишек төбендә халык беткәнен сабырлык белән көтте. Бер заман коридор бушап калды. Соңгы авыру чыкканда ана ишекне ябарга да юл куймыйча, Фәрханә эчкә узды.
— Ә-ә, менә кем килгән безгә!— Аллаяров кызны сабый бала кар-шылагандай каршы алды.— Әнә ничек чибәрләнгәнсез.— Хирург Фәрханәнең кашын сыйпап карады.—Җөе дә сизелми диярлек. Бераз гына бар. ел тулганда ул да тигезләнәчәк.
— Чынмы?
Фәрханә куанычыннан туктаусыз елмая. Бүген ул икеләтә шатлык кичерә. Хирургны күрүенә дә сөенә, күз төбендәге җөйнең бөтенләй югалачагына да куана. Кайсы шатлыгы зуррак, үзе дә белми. Хирургның йөзендә дә елмаю сүнми.
— Чын булмыйча, хәзер иң шәбен генә сайлап, кияүгә чыга аласыз.— Фәрханә кара күзләрен түбән төшерде.— Әллә укырга уйлыйбызмы?
Кыз бераз дәшми торды. Аннары күптән уйлап йөргән карарын әйткәндәй, катгый итеп әйтте:
— Укырга уйлыйм.
Чынлыкта исә ул моны хирургның соравыннан соң гына хәл итте. Хәзер инде саубуллаш та чык. Сүз бетте, эш калмады. Монда торуны сузудан мәгънә юк. Фәрханә кискен генә саубуллашты да. күз ачып йомганчы чыгып та китте. Саташкан сыман язгы гөрләвекләр аккан урамнардан резин итеге белән су ерып йөрде. Элекке гадәте белән ул кешесез сукмакларны, аулак тыкрыкларны сайлый. Көн кичекте. Ә
нигә олы урам буйлап беркемнән дә курыкмый үтмәскә, дигән уй белән Фәрханә шәһәр үзәгенә чыкты. Кешеләрнең үзенә игътибар итүләреннән курыкмыйча, салмак кына атлый кыз. Каршы очраучыларның кайберләре аның йөзенә карый, кайсылары аягына күз сала. Электр яктысында ялт иткән урам буйлап Фәрханә ут янып бара. Пө- зенә карасалар, каш өстендәге жөйне күрәләр дип, ике бите кызыша башлый. Аякка нигә карыйлар икән дип, үз аягына күз сала. Шхнда гына ул үзәк урам тротуарларының коп-коры икәнен, бар да туфлидан, бары ул гына кызыл резин итекләрен балкытып баруын күрә. Күрүе була, эш белән барган кеше кебек кызу-кызу атлап китә. Эш кешесенә ни кисә дә гафу ителә. Язгы юл өзекләрен үтеп йөриләр бит алар. Моңарчы ул берни уйламый йөрде. Язгы табигатькә кушылып ярсыган хисләрен бер эзгә салырга тырышты. Өенә якынлашкач, хирургка әйткән жавабын исенә төшерде. Укырга уйлыйм диде бит. Ә канда укырга уйлый? Классташларының кайберсе ФАШка 1 китте. Ул да шунда барачак. Карар кабул ителгән, алгысынган күңеле басылгандай булды. Күңеленә тагын бер кыю уй килде: киңәшү өчен Аллаяров янына барырга тагын бер сәбәбе бар!
Икенче көнне үк Фәрханә, китапханәгә кереп, уку йортлары т> рында белешмә сорап алды. Бөгелмә техникумы турындагы сүзләрнең берсен дә калдырмый шакмаклы дәфтәренә күчереп язды. Өенә кайткач, документларын барлады. Мәктәп дәреслекләре эзләргә тотынды. Шулай итеп укырга китәргә әзерлек башланды. Хирург янына ул берничә атнадан, жөй тигезләнгәч барырга ниятләде. Ләкин түземе җитмәде, киләсе чәршәмбедә үк больницага таба юл тотты. Гадәтенчә, ишек төбе бушаганын көтте, соңгы пациент булып хирург кабинетына керде. Хирург, гадәтенчә, балкып елмайды. Бәлки шулай елмаешырлар да, гадәттәгечә, бер-берсенә сәламәтлек теләп аерылышырлар да иде. Ишектә бер ханым күренде. Кыз аңа нигәдер гажәпләнеп карады. Ханым ап-ак халаттан, зифа буйлы, төскә-биткә ясап куйган кебек. Озын керфекләренә кара сөрмә тарткан, иреннәрен жиләк төсенә буяган. Чибәр ханым Фәрханәгә исе китмичә генә Аллаяровка дәште.
— Бетәме әле синен?
— Хәзер кайтабыз, Дәлия, соңгысы,—диде Аллаяров. Фәрханәгә ымлап. Хирургның йөзендә елмаю сүрелә төШте.
— Хәлләр ничек соң?— Монысы Фәрханәгә төбәлгән иде. Дәшүе элеккечә, ягымлы, йөзе мөлаем.
— Әйбәт. Баязит абый,— диде Фәрханә, кинәт кызарып, Ул чибәр
' Ф A 111 — фельдшерско-акушерская школа.
ханымның хирург хатыны икәнлеген аңлады.
— Бар да әйбәт,— дип кабатлады ул. зиһенен жыеп — Болай күренергә генә килдем. Ярый, сау булыгыз!
Аллаяров нидер әйтте, Фәрханә аның тавышын ишетте, мәгънәсен аңламады. Чибәр ханымга карамаска тырышып, ашыгып чыгып китте. Коридорда урындык өстендә калган пальтосын иңенә элде, башлыгын кулына алып, йөгереп диярлек урамга чыкты. Ни булды сон әле? Ал- лаяровның хатыны, баласы барлыгын элек тә белә иде бит ул. Пөрәге нигә болай чыгарга җитешеп кага, битләре уттай яна’ Аллаяровның үзеннән нәкъ ике мәртәбә олы икәнлеген дә белә бит ул. Яратса да, атасы кебек күреп ярата бит ул аны. Бернигә дә өмет сузмый. Китәргә. онытылырга! Әйе. онытырга түгел, онытылырга. Оныта алмаячагын Фәрханә’бик яхшы белә. Әйбәт тә булды әле, укырга китү хакында да әйтмәде. Берни белдермичә кинәт югалырга!
Фәрханә кичләрен, бөтен нәрсәсен онытып, дәресләренә чумды. Хәзер аның бөтен хыялы —өч елдан фельдшер дипломы белән Аллаяров каршына килеп басу.
— Күренергә килдегезме?— дияр хирург.
— Хәл белергә килдем,— дияр Фәрханә.
— Кайда болай озак югалып тордыгыз?—дияр хирург.
Шунда Фәрханә кызыл тышлы (ә бәлки башка төследер?) кенә» гәсен чыгарып салыр. w
— Менә кайда югалгансыз икән?—дияр Аллаяров,—Безгә кайткансыздыр ите? Специалистлар бик кирәк.
Кинәт кенә ризалык бирергә ярамас.
— Калыгыз бездә, бергәләп эшләрбез,— дияр Аллаяров.
— Сезнең үтенечне аяк астына салып таптап булмас инде, иптәш Аллаяров,— дияр Фәрханә.
Шундый ашкынулы хыяллар белән керү имтиханнарына хәзерләнә Фәрханә.
Яз үтте, җәй җитте. Фәрханә документларын күрше шәһәргә илтеп кайтты. Имтиханнарны да уңышлы тапшырды. Эштән расчет алып, китәргә әзерләнәсе генә калды. Соңгы көн эшкә чыкты, соңгы заявкаларны алып, квартиралар буйлап, розеткалар төзәтеп, пробкалар тикшереп йөрде. Шул чак аның башына бер уй килде: Аллаяровлар квартирына кереп тә электрларын тикшерергә мөмкин бит! Аның кайсы урамда, хәтта кайсы йортта яшәгәнен белә инде Фәрханә. Җәй көне әллә ничә мәртәбә хирургның парк аша эштән кайтуын яшеренеп көтеп торды, үзенә күренми генә озатып барды. Подъездын да белә. Хәзер исә квартира адресын торак идарәсенә кереп белергә була. Ул йорт Фәрханә участогына карамый каравын, ләкин Аллаяров өчен моның нинди аермасы бар? Үз заявкаларын бетерү белән, электрик кыз ниятләгән йортка китте, һәр ишек янында подъездда яшәүчеләрнең исемлеге эленеп, квартир саннары язылып куелган. Үзе эзләгән фамилияне тапты, торак идарәсенә кереп тә торасы булмады. Ишек кың-гыравына барып кагылганчы каршыдагы паркка кереп йөрде. Аллая- ровның өйдә чагын туры китерергә кирәк. Бәлки юлда очрар? Мондый мөмкинлектән куркып, кыз бакчаның аргы почмагына юнәлде. Сәгать биш тулып узгач, ни үле, ни тере килеш, кыңгырауның кара сәдәфенә килеп кагылды. Бер кызның шундый кыю адымы турында ул китапта укыган идеме, кинода күрдеме. Китаптамы, кинодамы кызның гыйшкы төшкән кеше буйдак иде бугай... Өйдә хирургның хатыны да булу мөмкин дигән уй шунда гына күңеленә килде. Аяк тавышларына колак салып, Фәрханә тын алмый тора. Авыр адымнар, Аллаяровныкы. Чыннан да, ишекне чалбар өстеннән чыгарып салган буйлы күлмәк кигән хирург ачты. Башта ул Фәрханәне танымады, ни йомыш дигәндәй, тукталып калды.
— Исәнмесез! Электрик,— дип, Фәрханә эчкә узарга тиеш. Башка өйләргә ул шулай керә һәм монда да шундый әзерлек белән килде. Ләкин хирургны күрүгә коелып төште. Хирург елмайды, кыз да аңа шундый ук елмаю белән җавап бирде.
— Ә-ә, Фәрханә! Әйдәгез, рәхим итегез!
Фәрханә керде.
— Гафу итегез, мин электрик. Тикшерергә килдем...
Аллаяров кызның хәйләсен белгән сыман тоелды. Фәрханә комач кебек кызарды.
— Мин — электрик,— дип кабатлады Фәрханә, зиһенен җыярга ты-рышып.— Төзәтәсе әйберләрегез юкмы?
Шунда ук Аллаяровның җавабын көтмичә, кыска коридорны үтеп, кухняга узды. Өстәлдә чәйле стакан тора, яртысы эчелгән. Өйдә ялгызы гына, дип уйлады Фәрханә, юкса, стакан бер генә булмас иде.
— Баязит абый, мин ФАШка укырга кердем, бу юлы хушлашып та чыгыйм,дидем.
Аллаяров җитдиләнеп киткәндәй булды,
— Шулаймыни? Котлыйм, котлыйм.
Бер тел ачылганда сөйләп калыйм дигәндәй, кухня ишеген каплап баскан Аллаяровның күзенә карап, Фәрханә дәвам итте:
— Баязит абый, сез минем коткаручым. Мин сезгә бөтен гомерем
буена бурычлы. Мин ул бурычны беркайчан да түләп бетерә алмам. Сез ни боерсагыз, мин шуны үтәргә әзер!.. Ф
Фәрханәнең бит алмалары алсуланып яна, кара күзләре гүя Бая- = зит өстенә йолдызлар сибә. Кызны мондый хәлдә күреп, Баязит кур- ? кыйгандай, чигенергә әзер булып, басып тора.
— Ни сөйлисез сез, ни сөйлисез, бу — минем бурычым, һәр врач 5
эшли торган эш... ®
Кыз яшен ташы кебек Баязитка таба атылды, хирург читкә тай- ♦ пылды. Секунд эчендә Фәрханә ишек янында иде инде. <
— Хушыгыз, бәхетле булыгыз, Баязит абый!
Фәрханә биек баскычтан ничек төшкәнен, урам аша чыгып, ничек = бакчага килеп кергәнен үзе дә искәрмәде. Читтән караганда кеше аны s янгын эченнән чыккан дип уйлар. Хәтта кызның җилдә җилфердәгән с ак күлмәге дә ялкынланып яна төсле. Фәрханә бакчаның аргы ягы- ™ на җитеп, аулак урында үскән каенга барып сарылды. Каенның сал- © кын кәүсәсенә кайнар бит алмаларын алмаш-тилмәш куйды.
— Бетте,— дип уйлады ул,—укуны тәмамлап кайтканчы, мин аны™
күрергә тиеш түгел. s
Бу юлы ул сүзендә нык торды. *
Баязит Фәрханәнең үзенә булган мөнәсәбәте гади ихтирам гына түгел икәнен белә. Нигә яшерергә, беркемнең кулы тимәгән гүзәл кызның саф хисләре аның җанына рәхәтлек бирә. Янында Фәрханә торганда ул операцияләрне җиңелрәк ясый. Баштарак шулай булды. Ләкин соңга таба кызыйның язмышы Баязитны ныклап борчый башлады. Тән гариплеген бетереп, җан гариплеге ясамадымы ул яшь кызга? Бер яклы мәхәббәт рухи яктан да, матди яктан да кешенең матур-лыгын тулысынча ача алмый. Шундый язмышка дучар итәр өчен Баязит кызның йөзендәге кимчелекне бетердемени? Фәрханә үз парын табып бәхетле яшәсе, хирург та үз эшеннән канәгать булып калыр иде.
Баш врач яныннан чыгуга Аллаяров икенче катка кызулык белән генә менгән икән, үз бүлмәсенең ишегенә барып орынгач, кире борылды. Баягы урында Фәрханә юк иде инде. Хирург түбәнгә төшеп китте. Кичә бөеренә ясалган хатын реанимация бүлегендә ята, аның хәлен белергә кирәк. Баш врач чакырганчы ул шунда төшәргә җыенган иде. Авыруның хәле нормада. Туганнары, якыннары, бигрәк тә авыруның үзе өчен үтә авыр булып тоелган хәл врачлар өчен «нормада». Температурасы— 39 градус. Операциядән соң гаҗәп түгел. Авыру вакыты- вакыты белән саташа, йөрәк тибүе еш. Шулай булуы табигый. Каты сызлауны басар өчен укол бирәләр. Шулай ук табигый, тәнеңне кис- кәләсеннәр дә, бер дә сызламасынмы?
. 3
Аллаяровның мин-минлегенә кизәнеп сугар бер җай чыкты. Хирург өчен бу көтелмәгән афәт булды. Авыру хатын китерделәр. Дөресрәге, ул үз аяклары белән приемный покойга килеп керде. Ә иртән операция
встәлендә аның үле гәүдәсе ята иде. Операцияне төнге дежур Аллая- ров ясады. Касыймов ана ассистентлык итте. Кай арада белеп өлгергәндер, иртәнге жидегә хирургия бүлегенә прокурор ярдәмчесе килеп җитте. Көтелмәгән үлү очрагыннан тетрәнгән Баязит өчен бу яңа бәла булды. Бәхеткә каршы, авыру тарихын ул тутырып өлгергән һәм ассистенттан кул куйдырган иде. Прокурор ярдәмчесенә җавап биргәндә, димәк, фактларны бер таба да үзгәртеп булмаячак. Моны Касый- мовка карата уйлап куйды Баязит. Вакыйгалар төштәге сыман тиз куерып китте дә, ялыктыргыч булып бер урында әйләнә башлады. Ак халатлы. күзлекле прокурор ярдәмчесе башта Аллаяровтан сорау алды, һәр сүзен кәгазьгә теркәде. Аннары хирургның үзенә тәфсилләп аңлатма язарга кушты. Шуннан ординаторскийга бүтәннәрне чакырта башлады. Аңлатма язу өчен хирург үз кабинетына чыкты. Барысын да салкын кан белән искә төшерергә кирәк иде. Мәетне инде моргка чыгарып салдылар. Өендә дүрт яшьлек баласы калган. Ул ятим баланың анасы Аллаяров пычагы астында үлде. Ничек булды соң әле? Бары-сы да хирург күз алдында, онытырга тырышса да, оныта алмас.
Унҗиде сәгать ун минутта кабул итү бүлмәсенә олы гәүдәле юан хатын .терапевт направлениесе белән килде. Ирене куе кызылга буялган. Шик — сукыр эчәк авыртуга булган. Бит һәм тән тирәсендә үзгәрешләр юк. үпкә һәм йөрәге гадәттәгечә. Теле алсу-кызыл. Тире астында май катламы мул булганлыктан, эче ярыйсы гына калку. Каты түгел, сулыш, алуда катнаша. Кул белән баскалап караганда, туры эчәк юнәлешендә авырту сизелә. Щеткин-Блюмбер билгеләре III юк. Бавыры нормадан зураймаган. Үт куыгы һәм бөерләрне капшап булмый. Авыру үз аңында, утыра, тора, йөри ала. Күбрәк ята. Эч китү, косу булды. Анализлардан соң, авыруның әче һәм'тозлы ризык: гөмбә, тозлы кәбестә ашаганы ачыкланды. Терапиядән дежур врач чакырылды, ул беренче карауда ачык кына диагноз куя алмады. Янадан хирургны чакырдылар, бергәләп киңәштеләр. Авыруның хәле начарланмый, температура һәм пульсы гадәттәгечә. Косуы тукталды. Хатын-кыз авыруы юкмы икән, дигән шик белдерделәр. Авыруның әйтүенә караганда, шушы көннәрдә генә гинекологка күренгән, андый-мондый авыру тапмаганнар. Шулай да хирург хатын-кыз авыруы буенча шикләнде. Хатын артык симез булганлыктан, аның эчендә җыелган кан бармы- юкмы икәнлеген белерлек түгел. Ике врач киңәшеп, якынча диагноз куйдылар гастроэнтероколит — ашказаны һәм эчәк авыруы. Авыруны приемный покойный аерым бүлмәсенә салып, терапевт күзәтчеле- генә калдыралар. «Кечкенә балам ялгыз калды»,— дип, авыру үзен кайтарып җибәрүләрен сорый. Авыру кичке тугыз белән ун арасында туалетка барырга кузгала һәм шунда аңын югалта. Консультациягә яңадан хирургиянең дежур врачы Аллаяровны чакыралар. Авыруның хәле кинәт начарлана, йөзе агара, эче калкулана. Эчендә сыекча барлыгына шик туа. Уң яктан Щеткин билгесе уңай. Пульсы ешая, минутына йөз егерме. Авыру йокымсыраган хәлдә ята. Хирург хатын-кыз авыруы, ачык әйткәндә, аналык торбасы ярылудан шикләнә. Ләкин ханым бу шикне кире кага. Ире ерак командировкада булганлыктан, берничә ай бергә яшәмәүләрен әйтә. Ләкин бөтен билгеләр Аллаяров- ның шигенә туры килә: йөзенең агаруы, Щеткин билгесе, аң югалту,
III Щеткин-Блюмбер билгеләре (бу билгеләрне беренче ачкан врачлар исеме белән йөртелә) — эчке әгъзалар тишелү нәтиҗәсендә эчтә сыекча жыелу.
пульснын ешаюы. Хирург авыруга ашыгыч операция тәкъдим итә Хатын ризалык бирми. Авыруны күндерергә ышанып, Аллаяров төнге унбердә операциягә әзерләнергә боерык бирә. Сәгать уникедә авыруны ирексезләп диярлек операция өстәленә салалар. Операция мәйданын ачу белән, авыруның эченнән кан түгелә башлый. Канны, үзенә ки- ♦ ре кертү максаты белән, чиста колбаларга җыялар. Ләкин анализ х каннын артык майлы булуын күрсәтә. Эмболия куркынычыннан сак- ? ланып, авыруга үз канын бирмәскә булалар. Салфеткаларга сеңдереп, 5 канны аерым савытка җыялар. Өч литрдан артык кан җыела. Хатын- нын бөтен каны диярлек агып беткән! Авыруга донор каны бирәләр. S Эчне үргән май катламы зарарланган урынга якын килергә ирек бир- ф ми. Хирург көч-хәл белән моңа ирешә, ләкин авыруның пульсы һәм тын < алуы юк дәрәҗәсенә төшә. Авыруга кислород иснәтәләр, кардиомин « һәм башка уколлар кадыйлар. Артериягә кан җибәрәләр. Пульс на- ° чарлана, аорта кысыла. Берничә минуттан авыруның тын алуы тукта- < ла. Бер сәгать буена ясалма сулыш алдырырга тырышалар. Диафраг- s ма һәм күкрәк читлеге аша йөрәккә массаж ясыйлар Шул чаралар бе- £ лән йөрәкне туктатмый торалар. Иртәнге өч белән дүрт арасында ха- с; тын үлә. ®
Аллаяров аңлатма кәгазен язып бетергәндә, прокурор ярдәмчесе ° түбән катка, баш врач кабинетына күчкән, сорау алуны шунда дәвам итә иде. Хирургтан аңлатманы алып, бүтән кәгазьләренә теркәп кун- = ды, докторның үзен тоткарламады. Аллаяров өске катка күтәрелгән- £ дә, баскычта Фәрханә очрады. Төнлә ул дежур иде. операциягә бу- * лышты. Фәрханә Баязитка кызарган күзләре белән күтәрелеп карады да башын түбән иде. Берни дәшмичә, үз юлына китте. Сорау алырга чакырганнар. Баязит Фәрханәнең чын дөресен генә сөйләячәген белә. Бу хакта аның күңеле тыныч. Нигә соң Фәрханәне күрүгә йөрәге чымырдап куйды? Бая ул аңлатма кәгазен яз!ач, ординаторскийга сугылды. Анда Касыймов белән Фәрханә сөйләшеп торалар иде. Аллая- ровны күрүгә шып туктадылар. Касыймов буйдак кеше, Фәрханәгә күңеле төшкәнгә охшый. Әһә. Баязитның йөрәге шуңа кузгалган икән. Прокурор ярдәмчесенә ни катнашы бар сон әле моның? Бөтен хезмәткәрләр чын дөресен генә сөйләячәкләр. Касыймов операция сестрасын Аллаяровка каршы котыртыр дип уйлау гөнаһ булыр Касыймов үзе дә мондый әшәкелеккә бармас, Фәрханә турында әйтеп торасы да юк. Бернәрсәгә дә кулы бармыйча үз кабинетында утырганда, хирургны сискәндереп, телефон шалтырады. Дәлия. Иртәнге тугыз, син һаман юк, ни булды, ди. Бүген аның үзенә икенче сменага барасы. Ваклыкларына тукталмыйча, Баязит күңелсез хәл килеп чыкканын әйтте. Үзе аңа әллә ни әһәмият бирмәгән төсле кыланды. Эшкә килгәч. Дәлия, әлбәттә, барысын да беләчәк. Шулай да аллан ук кайгырып тормасын. Хирургның хатыны шушы ук медсанчастьта башка бинада эшли. Күңелсез хәлнең нидән гыйбарәт икәнен хәзер үк әйтсәң, иртәнге чәен дә эчмичә йөгереп киләчәк.
Аллаяров теге чакта Динисның «Я китеп котыласың, я судка эләгәсең» дигән сүзен исенә төшерде. Күптән булган сөйләшү, менә кайчан расланырга тора... Раслану расланмавы ничек булыр, ул хакта хирург уйламаска тырыша.
Беренче курсны бетереп кайткач. Баязит болай гына район больницасына сугылды. Нишләптер, тирәсендә егет-җилән кайнашкан регистратура тәрәзәсенә үрелеп карады. Тәрәзәчек артында яшь кенә кызый утыра. Баязит ирексездән тукталып карап торды. Яна ачылган чәчәк кебек, кыздан сафлык, самимнлек бөркелеп тора, караган саен карыйсы килә. Баязит ул җәйне, сәбәп табып, больницага тагын бер
ничә тапкыр керде. Ләкин тирәсендә егетләр уралган үсмер кыз белән чытлыклануны килештермәде. Ул бит инде фронтлардан урап кайткан ир-егет.
Икенче җәйдә Баязит җилбәзәк кызый белән танцада очрашып, бер-ике танго биеде. Дәлия исемле икән гүзәлкәй. Егет башкасын сорашмады, икенче көнне Баязитның бертуган апалары Дәлиянең тәрҗемәи хәле белән таныштырдылар. Әнисе белән читтән килеп яшиләр икән. Әнисе больницада санитарка, әтисе сугышта үлде, диләр. Хәзер килде-китте хатын-кызга җиңел, бөтенесен сугышка сылтыйлар да вәссәлам... Дәлия үзе алты класстан ары укымаган, эшкә кергән. Анасының хезмәт хакы аз, җитми, ди. Баксаң, ялкаудыр, укыйсы килмидер, бер баласын укытмаган нинди ана ди ул...
Мондый имеш-мимешләргә карап, Баязитның күңеле сүрелмәде, киресенчә, кызга аның саен көчлерәк тартыла башлады. Егетләргә хас мавыгу хисенә олыларча кайгырту, кызгану хисе өстәлде. Зифа сынлы, ак йөзле үсмер кызны үз канатына аласы, аны имеш-мимешләрдән аралыйсы килде. Ул җәйне беренче тапкыр үбештеләр. Яңгырдан соң ләмгә әйләнгән урам аркылы Баязит Дәлияне күтәреп алып чыкты. Кыз каз мамыгыдай җиңел, гомер буе күтәреп йөртсә дә, Баязит авырсынмас кебек иде.
Уку елы җитте. Баязит Казанга студент тормышында кайнарга китте. Хат алышмадылар. Сүз куешмаганнар, вәгъдәләр бирешмәгәннәр иде. Өченче курста Баязит профессор кызы белән чак кына мавыгып китмәде. Дөресрәге, кыз үзе Баязит белән нык кына мавыгып алды. Баязит курс эшләре белән профессор янына баргалый иде. Профессор Баязитка зур өметләр баглый, үзенең алмашы итеп тәрбияләү турында уйлаштыра икән. Аның йортында Баязитны үз кеше итеп каршылыйлар, җылы итеп озаталар, Баязит өчен шәп перспектива ачылды дип, иптәшләре авыз чайкый башлады. Кызның холык-фигыле дә- ярыйсы, тышкы кыяфәте дә тел тидергесез. Ләкин моңлы карашы белән Дәлия күз алдына килә дә баса. Кичер, профессор кызы, булмый... Акыллы кыз, Баязитны сүзсез аңлады.
Дүртенче жәй зилзиләле һәм Дәлиясез килде. Кызый унсигез яше тулуга хәрби хезмәтен тутырып кайткан морякка кияүгә чыгып куйган. Хат алышып торганнар икән, Баязит бит хат та язмады. Дәлияне чынлап яратканын Баязит шунда гына аңлады. Элегрәк яшь дип, җилбәзәк дип карады, әнисенең, апаларының сүзләренә колак салды, тиң булмас дип уйлады. Әйе, шулай уйлады. Алай уйламаса, кош теледәй бер хат язар иде. Күбәләктәй нәфис җанны кулыннан очырып җибәрде бит! Очраштылар. Хас авыл егетләречә, Дәлиянең су юлына- төште Баязит, судан кайтканын көтеп, тыкрык башына чыкты. Сулы чиләкләре белән йөгереп китә алмас дип исәп тотты, ахрысы. Баязитны күрүгә Дәлия башын түбән иде. Озын керфекләрен сирпеп кенә егетнең сәламен алды да, чүәк очларына карап атлый башлады. Көянтә-чиләкләре салмак кына чайкалып бара. Ни әйтсен Баязит? Нигә алдадың, вәгъдәңдә тормадың дисенме? Бәхетле бул дисенме? Хаталангансың, Дәлия, син минеке, дип кычкырасы килде Баязитның. Ул сүзләрне дә теш арасыннан чыгармады. Чирәмле тыкрык буйлап шулай сүзсез генә атлый бирделәр. Тыкрык очына җитәрәк егет телгә килде: •
— Дәлия, тукта әле.
Алгарак узган Дәлия каерылып Баязитка карады. Аның күзләрен яшь томалаган иде. Баязит озын кара керфекләрдән тәгәрәп төшкән яшь тамчыларын күреп, телсез калды. Дәлия елый... Ул бәхетсез!.. Кыз күз яшьләрен селтәп төшерергә теләгәндәй, башын кискен итеп селкеп алды да үз юлына китте. Баязит аны бүтән очратмады. Бу оч-
Казанга киткәч, Дәлия турында бер-бер артлы ике хәбәр килде. Дәлия ирен ташлап әнисе янына кайткан! Дәлия кичке мәктәпкә укырга кергән!
Күңелләрне алгысытып, очрашулар җәе җитте. Китапханәдә бергә туры килеп, кыска гына сөйләшеп алдылар.
— Сездән көнләп җанымны өтте, Баязит абый. Яшәрлегемне калдырмады. Кешеләр әллә ниләр ишеттергәннәр.
— Бала көтә, дигәннәр иде сезне?
Дәлия агарынып киткәндәй булды, керфеген аска иеп, башын чай
— Кер, бергә укырбыз,— диде Баязит, Дәлиянең сулып калган ак йөзенә кызгану катыш сөю белән карап.
— Нигә, сез укуыгызны тәмамламадыгызмынн әле?
— Мин ординатурада укыячакмын.
— Ничә ел?
— Өч.
Дәлия сөенүен яшермичә әйтеп куйды.
— Техникум дй өч еллык!
— Бик әйбәт, бергә-бергә укырбыз.
Дәлиядәге җилбәзәклекнең әсәре дә калмаган. Бу сөйләшүдән соң Баязит аны үзенә тиң түгел дип башына да китермәде. Апалары теләсә ни әйтсен, Баязит аларның бер сүзенә дә колак салмаячак.
Дәлия өченче курста укыганда аларның балалары туды. Законлы никахлары юк иде. чөнки моряк аерылышырга ризалык бирми җәфалады. Яшь бала белән торыр куыш табу гүр газабына әйләнде. Ярый әле, Баязитның иптәшләре ярдәм ите. Яшертен-качыртын яшь әти белән әнигә бер бүлмә бушаттылар. Баязит фән юлыннан китәргә, институтта калырга тиеш иде. Квартир хәсрәте һәм никахсыз яшәү тудырган борчулар аны бүтән юл сайларга мәҗбүр итте. Министрлыктан направление алып, яшь нефть шәпәренә китәргә булдылар. Анда бераз яшәгәч кенә гаиләләрен законлаштырдылар. ЗАГСка гариза китерә килгәч, күзлекле ханым юка гәүдәле, ак чырайлы Дәлиягә карап торды, аннары имән өрлектәй Баязиттан сорап куйды
— Беренче мәртәбә өйләнәсезме?
Көтелмәгән сораудан Баязитның күңеле рәнҗеде. Ул да ирексез- дән Дәлиягә күз төшерде. Янәшәсендә үсмер кыз кебек җиңел, сылу зат басып тора. Тупас, әдәпсез соравы өчен «күзлеклеэгә каты гына шелтә сүзе әйтәсе килде. Ләкин ничек әйтсәң дә, Дәлиягә кагылыр төсле. икенче тапкыр иргә чыгучы ул бит. Хәер, паспортларны актарып карагач, «күзлеклеэ үзе дә уңайсызланып китте.
Яна урында яңа тормыш башлап җибәрделәр. Әле соңыннан да Казаннан яки башка җирдән килгән коллегалары Дәлиянең яшьлегенә ишарә ясап, сорап куйгалыйл*ар иде
рашу өчен дә өйдәгеләр күз ачырмадылар: ир хатыны, бала көтә. Сонгысы Баязитның башына килмәгән икән.
кады.
Баязит урынсызрак сорау биргәнен аңлап, бу хакта башка сүз кузгатмады. Ни дисәң дә, ул врач бит әле.
— Техникумга керергә телим, Баязит абый, кайда керим икән?
Баязит үзе белгән берничә техникумны тәкъдим итеп карады.
— Юк, медицинскийга керәм,— диде Дәлия. Күрәсең, моны ул алдан хәл итеп куйган, шушы хакта Баязитның фикерен беләсе килгән.
САҖИДӘ СӨЛЭПМАНОВА ф ГӨЛ НАДРАН
— Беренче хатыныңмы?
Мондый сорау һәр вакыт Баязитның күңелен әрнетә һәм бу хакта сүз озайтмаслык итеп җавап бирә:
— Сугышта өйләнергә туры килмәде, соңлабрак өйләндем, кайтып институт тәмамлагач кына...
Дәлия бөтен тирә-якта үзенең иреннән дә әйбәтрәк хирург юк дип исәпли, шуңа бүтән врачлар белән, шул исәптән баш врач Алкина белән дә башын бик түбән иеп исәнләшми. Кичәләрдә (яшьрәк чакта йөр- гәлиләр иде) Баязит белән үзе генә бии. Алар икәү бергә сирәк булалар. Дәлия бергәлекнең кадерен бик белә. Баш врач Дәлиянең итә- гатьсезлеге өчен дә Аллаяровка ачулы түгел микән әле. Дәрәҗәле хатын-кыз үз затыннан булган икенче берәүне илтифатсызлыгы өчен генә түгел, чибәрлеге өчен дә кичерми. Әгәр инде ул затка үзенең күңеле төшкән ир-ат караса, үләр дәрәҗәгә җитеп күралмый, һәрхәлдә, Аллаяровның Дәлиягә уңайлырак эш шартлары тудыру турындагы теләкләренә Алкина игътибарсыз калды гына түгел, аяк чала килде.
Бүген Аллаяров әллә ничаклы истәлекләргә бирелеп утыра ала, аның ишеген беркем килеп шакымый. Ул үзе дә, прокурор һәм мәет турында уйламаска теләптер, бүтән кичерешләр белән мәшгуль. Кинәт ул тынлыкның озакка киткәнен чамалап алды, тик утырудан оешкан тәне салкыннан калтырап куйды.
(Дәвамы бар.)