Логотип Казан Утлары
Повесть

АЯЗУЧАН БОЛЫТЛЫ ҺАВА...


ТУГАН ҖИР КӨНДӘЛЕКЛӘРЕ
Узганнардан хатлар
БЕРЕНЧЕ ХАТ
Эш менә нәрсәдә, Әнис. Безнең районда шак- тыйдан инде чәрбе, сезнекечә әйтсәк, гаугалы көрәш дәвам итеп килә. Бик күптәннән инде. Үзегез дә ишетми калмагансыздыр. Аяусыз чын- калаш аркасында, менә дигән әйбәт кешеләр, үзләре дә сизмәстән, мескен, кызганыч хәлЛәрдә калалар. Шуларның берсе мина бик якын кеше, яшәү белән үлем арасына дигәндәй килеп эләкте. Ул дөреслек, гаделлек эзләп ялгышты. Шул сәбәпле, бөтен дәрәҗәсен югалтты, һәм хәзер исә, бөтенләй кешелектән үк чыгарып ташламакчылар. Күрәләтә харап була кеше. Карап торып, кулларыбызны сузып торсак та. бәлаләрдән йола алмыйбыз үзен һәм инде ярдәм итә дә алмабыз, ахрысы. Бик күп комиссияләр тикшерде, биниһая журналистлар килде — хәтта язып та чыктылар. Тик берсеннән дә мәгънә чыкмады. Хәзер бердәнбер өмет — ул сез. Дөреслекне ачсагыз, гаделлекне тапсагыз, бары тик сез генә табачаксыз. Чөнки бу эштә үз мәнфәгатен кайгыртмый, курыкмы.’ торган кеше генә файда китерә ала. Элекке танышлык буенча да, язган статьяларыгыз, брошюраларыгызны укып та шулай тоям. Хакыйкатьне ачыклап, берәр газетада бастырып чыгарсагыз, тәртип беразга гына
сәнмесез, Әнис! .
Бу хатны сезгә күптәнге танышыгыз, яшьлек дусларыгызның берсе яза. Исемемне әйтмичә торам. Әлбәттә, без күрешербез, сез мине тапмыйча калмассыз дип ышанам. Безнең ерактан өметсез кычкыруларыбызны ишетерсез дә. әгәр йөрәгегез инде ташка әйләнмәгән булса (күпме гомер үтте бит!), кайтып җитәрсез дип көтәм. Югыйсә, сез шәфкатьсез, артык каты кеше булып чыгар идегез. Электән сезне шактый белгәнгә күрә, сүзем дала- дагыдай югалмас дип ышанам.
булса да урнашачак бит һәм сез шуныи белән бөтен бер кеше гомерен саклап калган булырсыз, ә бәлки әле бер кешенекен генә дә түгелдер. Бәндәгә бер генә кабат бирелә торган нәрсәне — гомерне саклап калу хакында бара лабаса сүз! Безнең үтенеч! Шулай ук сез дә ишетмәссез микәнни? Сонга калу мисаллары инде булмады да түгел бит... Кайтсагыз, үзегез дә күрерсез, ышанырсыз...
Бүтән алай булмас дип, тиз арада безне табарсыз дип өметләнәбез. Өметләнәбез, көтәбез, ышанабыз.
Авылыбыз гозерен (бәлки әле бер авылныкы гына да түгелдер) үтәп сезгә хат язучы:
Яшьлек дустыгыз.
20 апрель. 1977 ел.
ИКЕНЧЕ ХАТ
Хат башы, яз каршы.
Исәнмесез, сезки гыйззәтле Бәдыйгин әфәнде!
Безки үзегезнең елга аръягында гына яшәүче гражданка яза бу хатны шул хакта, ягъни жәмәгать иптәшебез булган Байслам Гыйбадулласы турысынарда. Сезгә чук-чук сәлам җәмәгатемнән, үземнән, балаларымнан вә күрше-тирәдән аермаенча һәм күктәге йолдызлар, җирдәге чәчкәләр санынча. Сәлам шушының белән тәмам. Сәламнән сон аз гына булган сүзләргә күчәм. Ягъни шул хакта, җәмәгать иптәшебез Гыйбадулла хакынарда. Ягъни шул хактадыр ки, безнең җәмәгать иптәшебез бик каты чир белән түшәктә ята. Аның тәне кычыта. Бармаган, күрмәгән төбәге, духтыры калмады инде иллә дә мәгәр берәү дә ярдәм итә алмады инде. Шулай булуга да карамастан, аның тереләсе килә. Ул сезгә хат язарга кушты — ярдәм итәсе кеше ул гына. ди. Без дә шуңарга ышанабыз. Нигә дип әйткәндә, сез аны бәләкәй чагыгызда бик каты каргаган булгансыз икән. Вә шул каргыш минем җәмәгатемәргә туры төшкән, чөнки ул үзе гаепле, сезне бер дә юкка бик нык рәнҗеткән икән. Сез аны каргагансыз, елан булып шуышып, кырмыска оясында үрсәләнеп җан бирегез, дигәнсез. Сез ана. минем исемемне шунда искә алырсыз, хәтерләми калмассыз, иллә дә аллагыз да ярдәм итә алмас, шуннан кире инде ярдәмгә чакырып минем исемемне кычкырырсыз, ә мин ишетмәм, дигәнсез. Күкләр ярылганчы, сезнең өчен һәр ботагында ярты литр аракы асылынып торган калын урманнар калтыраганчы вә аяктан егылганчы акырсагыз да мин ишетмәм, и сезне бүтән беркем дә ишетмәс, ишетсә дә, ишетмәгәнгә сабышыр, килмәс, килсә дә, ярдәм итмәс, ярдәм итәргә теләмәс, теләсә дә булдыра алмас, һаман да шул аждаһадай боргаланып, бөтәрләнеп, аунап калырсыз һәм, акыра-акыра, башыгызны күккә сузган хәлдә җан бирерсез дә, гөрс итеп янә кырмыска оясына аварсыз да кырмыска оясы тирәсендә шоп-шома сөякләрегез генә ялтырап калыр, дип каргагансыз икән.
Хөрмәтле әфәнде!
Җәмәгатебез булган Гыйбадулла, чынлап та, кырмыска ояларына барып ятты, чынлап та. еландай бөтерелде-боргаланды, иллә җаны чыкмагач чыкмады. Көч-хәл белән аерып, күрше-тирә җыйнаулашып күтәреп кайттылар, рәхмәт төшкерләре. Ә Гыйбадулла исә янә шул урманга чыгып йөгермәкче, качмакчы бездән. Көчкә-көчкә тыеп калабыз. Кырмыскалар ашаса, тәненең әз генә булса да кычытуын, сызлавын киметә төшә, ашап бетерүләре яхшырак, җибәрегез, җибәрегез, дип исерек бәндәләр мисалында бәйләнә, бәргәләнә-бәргәләнә акыра, тарткалаша. Көчкә-көчкә җиңәбез. Үзебезгә берәр җиргә барырга кирәк булса, дилбегә-арканнар белән «бәйләп калдырабыз. Без күрмә
гәндә кырмыскалар, чыннан да, коры сөяккә калдырыр, дип куркабыз. Кайчакта, бик аз вакытка үзебез генә алып барып кайтабыз. Әй, анын тунда сөенүләрен, үрсәләнүләрен, уфтануларын, үкерүләрен күрсәгез! Ишетсәгез...
Шулай әкияттәге сымак интегә торгач, соңгы көннәрдә сине, синен каргышыңны хәтеренә төшерде. Сине ярдәмгә чакырып кычкырды һәм * ул бакырудан гамәлдә дә урман-күк калтырады, җимерелеп, авып кы- 4 на төшәсе калды. Иллә син ерак. Якын булсаң да, ишетер идең микән? “ Хаста җәмәгатем үзе: «Барыбер ишетмәс иде»,—ди. £
— Әфәнде! з
Бәндә бик кызганыч бит. Син аны гамәлдә коткара аласыңмы? Әл- £ лә юри генә әйткән идеңме? Шушындый да хәлдә кешене калдыру ярый ч торган эшме? Бигрәк тә сезнең кебек укыган кешеләр өчен? Бәндәне S шундый хәлдә дә кызгана алмаган кеше нинди кеше булыр икән сон? - Сезме шундый кеше? Юктыр андый адәм дөньяда, булмый торгандыр. < Йөзләрчә чакрым арадан чакыру-кычкыруларыбызны ишетмәсән, яз- ганнарыбызны укырсың. Укырсың да уйга калырсың. <
йа раббы, шул мәлдә уйларыгызга ходай җылылык иңдерсен. Ж.ы- ф лылык яралгысы җаныгызга күчсен дә, син, хөрмәтле әфәнде, безнең авылыбызга кайт. Авылыбызга кайткач, безнең өебезгә кил дә Гыйба- “ дулла абыегыз баш очынарга басып, үзең белгән доганы укы вә кар- = гышыңны анын тәненнән кире ал, чирләрен күккә очыр. “
Тәңребез, раббыбыз. ходаебыз аты белән зинаһарлап сорыйбыз: ш кайтыгыз, тизрәк кайтыгыз. Шул өметләр белән яшәп калабыз. х
Корычтай сәламәтлек телибез. »
Хатны язучы Миңлекәшифә түтәгез дип белерсез. £
Кәшифә апа әйтеп торганны язлы 5 а классы укучысы Әһлия а Мозаффарова.
2 май, 1977 ел.
ӨЧЕНЧЕ ХАТ
Исәнмесез, хөрмәтле Әнис абый!
Сезгә Җиреклекүл колхозы председателе Ильяс Жантурин яза. Борчуым өчен гафу итегез. Ләкин язмыйча да булмый, чөнки сезне бу эш белән кызыксына дип ишеттем. Минем сүздән башка дөреслек булмас дип беләм.
Уфа институтының агрономия факультетын бетергәч, егерме яшемдә мине «Партизан» колхозына баш агроном итеп кайтардылар. Авыл малаеның хыялын мөлдерәмә иткән бәхетнең үзе шушы бит инде — моннан ары миңа берни кирәкми. Басудагы һәр кыяк, һәр сабакның һәр буыны, һәр башак һәм аның һәр бөртеге — синең җаныңда шыткан, синен күңелдән ашкан. Башкарган эшләрең, уйлаган фикерләрең, кичергән тойгыларың — барысы да күз алдында: тыңла, иңлә, буйла, бәхетле бул. Ләкин бу бә.^ет кыска гомерле булып чыкты. Ике ел узгач га. миңа кирәклене уйламыйча, миннән кирәклесе хакында сорадылар. Күз алдыгызга китерегез: сырма-куфайка кигән егерме дүрт яшьлек малай матайда көзге кыр иңләп чаба. Сезнеңчәрәк әйткәндә, бәхет киплегендә оча ул. Кемнәр янындадыр тукталса да. киңәшсә, сорашса, кушса, үгетләсә, әрепләшсә-кычкырышса да. кимеми аның очышы, күзгә к\ренми җилпенгән канатлары ару дигәнне белми һәм беләчәк тә түгел Ләкин шулай тоела гына ул. Кыр бетереп җилгән мәлдә, каршысына кара машина килә. Аны күрдеңме, шып тукта. Иптәш Рамазанов абзац булыр бу. Үз алдындагы исеме шулай Ә үзе юкта — абзый, хуҗа. Күрештек, матур гына сүзләр алмаштык. Хәвефләнерлек нәрсә сизелми иде. Тик азагы ямьсезрәк бетте, чөнки иптәш Рама-
занов машина алдына сөялде дә, үзенә хас сыек бер елмаюга шактый ук хәйләкәр караш өстәп, үзенә бик үк хас булмаганча, мактау сүзлә* рен кызганмас булды:
— Әйбәт эшлисең, яратып. Кырны лабораториягә әйләндердең, молодец. — Хәерлегәме дисез шуны?
Аның әйтеп бетергәнен сагаеп көтә-көтә, үзем дә аныңчарак елмаям да (һәрхәлдә, миңа шулай тоела), сүз әйтергә өлгергәнче, мактауның нәтиҗәсен үк ишетәм:
— Безгә фән кушканча эшли торган председательләр кирәк.
Аңлашылды һәм... бетте баш.
— Юк, юк, минем өчен агроном эше җитеп арткан. Ә бүтәненә тәҗрибә җитәрлек түгел әле.
— Сиңа председатель буласың дигән кеше юк бит, кая чабасың?— Шул ук хәйләле караш, шаярта!
■ — Ә-ә, мин тагы... гафу итегез.
Ләкин, дөресен әйтим, шушында тәкъдименең чынга әйләнмәвеннән хәтта бераз гына кимсенеп тә куйдым шикелле. Менә бит ул кеше нинди— кирәкми, ә барыбер өмет итә... Яки: үзенеке булмасны да дәгъвалап яши... Аңламассың, белмәссең. Рамазанов әллә юри шул тойгы комсызлыгын уятырга тырышкан булдымы икән? Әгәр шулай булса, ул максатына ирешә дә язды, ахрысы. Шунда ук турыга китте:
— Гафу? Пожалуйста, Җиреклекүлгә председатель булып китәргә ризалык бирсәң, сүзсез гафу итәм.
Инде комсызланып та, инде елмаеп-көлеп кенә дә калу мөмкин түгел, инде дүрт аякны җиргә терәп чыгымлау фарыз. Шулай эшлим дә. Ләкин ул мине икенче көнне үк район үзәгенә чакыртып алды да (төп- төгәл ике сәгатьтән соң инде мин җиңелгән, минем җилкәләр инде паласта), шул ук көнне Җиреклекүлгә үк дөбердәп барып төштек. Ундүрт авылдан торган колхозны икегә аерганнар да, башка чыга торганына мине чакыралар, имеш. Башта зурлык белән алдырмакчы булганнар да, хәзер ул мавыгу таркалды... Сәер, шул минутларда хәтергә борын заманда бер тапкыр да чыңламыйча гөрселдәп җиргә төшкән Патша- кыңгырау килеп төште. Чамадан тыш зурдан купма, хур булуың бар— онытма, онытма. •
Клуб. Вәкилләр — булачак һәр ике колхоздан. Бүленешү әллә ни зур каршылыкка очрамады—мал мактанырлык күп түгел икән. Әмма орденнары бар — шуны кая куярга, кайсы якка бирергә белмичә аптырашка калдылар. Бәхәсне туктатырлык чишелеш табылмагач, алга мине чыгарып бастырдылар:
— Нишлибез?
— Орден дисезме? Орден? Төп йортта калсын. Без, яшьләр — башка чыккан кешеләр — орденны үзебез алырга тырышырбыз. Безгә җаваплы эшләр тапшырган югары оешмалар ышанычын акларга тырышырбыз.
Алкышлар. Бәхәс шул ысул белән хәл ителде.
Төп йорт вәкилләре белән саубуллашкач, Җиреклекүлгә кайттык. Иптәш Рамазанов авылдагы барлык коммунистлардан ике көн элек үк ризалык алган булганга, гомум җыелышка туп-туры үзе тәкъдим итте. Чынлап та, бернинди каршы сүз әйтүче булмады. Гадәттә, мондый чакта гауга куба. Залда кичәге орден турында минем сүзләрне искә алулары колакка керде... Шуның да файдасы тиде шикелле. Бер сүз. Кайчак бөтенесен шул хәл итә. һәм менә мин — Җйреклекүлдә.
Аны үз гомеремдә икенче кабат күрүем. Беренче күрешү монысына бик охшап бетмәгән...
Район үзәгендә, унынчы классны бетергән көннәрнең берсендә егерме чакрымлы шушы авылга мин бер чибәрне озата килгән идем. Велосипед белән. Хәтердә калган сурәт: өйләр иске, терәүле, гарип. 'Урамнар шәрә, чокыр-чакыр һәм бөтен нәрсә — кап-кара. Саубуллашкан чакта кызга:
— Авылыгыз бигрәк кара икән, — дигән идем, ул, исе дә китмичә:
— Ә син кил дә агарт! — дип кенә куйган иде. 4
Чукынмыш кызның юраганы юш килгәнне кара! Бу хәтле булса да < булыр икән! Хәзер мин аңа, синең сүзне тыңлап килдем, дияр идем дә, “ күптән инде кыз үз авылында юк. Мин беренче курста укыганда ук кияү- - гә элдергән дә каядыр кала ягына китеп олаккан. Ләкин сүзләре кал- t ган: «Агарт! Кил дә агарт!» Тыңламый да булмас...
«Партизан»да хатын, ике бала барып алганны көтә. Ә мин, тиле, 2 Зөлхиҗәләрнең өен барлап йөрим: капкалары тимер чыбыклар белән х чорнап бәйләнгән, тәрәзәләрне такта томалаган... Ә эчтә чибәр кызның * хатирәләре өшеп моңая... ялгызлыктан көзге жил сыман шыңшый. Me- S? нә сиңа Зөлхиҗә, менә сиңа яшьлек... Яшьлек? Әле соң мин егерме дүрт < ел эчендә картаеп та куйдыммыни? Шулай, картайдым, шулай тиеш, ф Юк нәрсәне, булырга тиеш тә булмаганны бар итәргә тырышып эзләмә, шулай тиеш. Өй сал да хатыныңны, балаларыңны барып ал һәм “ эшлә, сүз бирдеңме — үтә. Шулай тиеш. х
Порт салырга сыңар кадак та юк. Квартирант булып буйдак хәлдә ® ■яши торасың. Порт дигәнеңне оныт та зур хуҗалыкны кайгырт. Анысы ш бар, гәрчә хәле шактый ук мөшкел, башка чыгасы «малае»на өлкән = председательнең игътибары, кулы җитмәгән: техника — тимер-томыр, « исәптән төшкән соңгы трактор эскерт астында күмелеп калган. Эт бе- ~ лән дигәндәй эзләп, казып чыгардык. Ходай фәтва бирерлек итеп ре- л монтларга куштым. Артык зурдан кубу аркасында еллар буе рәтләнә, мантый алмаган ундүрт авыллы колхозны ундүрт ел иңләп-буйлап йөргән иске «Газик»—районда таркау калган бердәнбер колхозның бердәнбер автомобиле, калтыр-колтыр булса да кузгалды. Киттек. Киттек көзге пычракны ярып...
Малларны барлап куярга вакыт, ә Үрәзмәт атлы өлкән зоотехникның көзге бәйрәмнәрдә «ычкынган» чагы. Күрше авылдан әҗәткә икенче зоотехник сорап алдым. Рамил дигән яшь кенә егет 'сүз тыңлап килде. Шунысы хәтердә калган: аның килүе хөрмәтенә икенче көн таңында дуңгыз балалаткыч абзар җимерелеп төште — тыныч кына, тавышсыз-тынсыз. Гөрселдәве ишетелмәсә дә, өлкән зоотехник айнып адәм төсенә керде. Икәүләп эшкә тотындылар. Мәгәр безнең кесәләр кычкырып ук елады. Симерткеч абзарга ялгап араннар ясадык, ана дуңгызларны исән саклап чыктык. Ләкин үрчем дигәндә...
Вакыт алай ук тиз узмады. Ноябрь бит ул. Төп йорттан алган алты йөз сарыкны көтүе белән салам түбәле такта абзарга кайтарып тутырдык. Иөз процент исән чыктылар. Үрчемнең яртысы югалды, әлбәттә...
Кирпеч, цемент дигән нәрсәләр ул чакта сәер исемнәр буларак кына йөри иде бит әле. Иллә юк дип зарлана белмәдек — ике ел дигәндә, сәмәннән ясап, сарыкны абзарлы, тавыкны кетәкле иттек. Әле дә сау тора шул абзарлар. Кирпеч абзарлар юешләнә, боларының эчләре коп- коры. Нигезләре дә нык тора — бетон тасмалардан гыйбарәт.җирдән илле сантиметр калкытып салынган. Өч метр саен тимер торба утырттык. Шифер түбә. Сәмәнно-бстониый сарайлар дип йөртәбез. Ә сәрмая ягыннан карасак, аерата шәп—җиде мең тәнкә җитте. Кирпечтән салсаң, (кайчан булырын көт идең әле ничә ел!) җитмеш меңне чыгарып салырга тиеш идек. Ун мәртәбәгә кабатлап! Анысы килер көннәр купшылыгына калып торсын, дибез, малайкай
Кыш. Каладагы бөтен танышларны йөреп, горурлык дигәнне шулай ук киләчәккә калдыра төшеп, яңа чәчкечләр юлладым. Абзый бу
кыланышымны ошатып: «Сәүдәгәр, эшкуар!» — дип «мактады» һәм «Харков-46» сортлы бодай орлыгын үзе табышты. Гидросистемалы, трактордан гына идарә ителә торган дүрт яңа культиваторны исә бары тик үзе генә юллап безгә бүләк итте. Кәгазьдә менә барысы бик жиңел табылды, ә чынында күпме ут йоттык!
Былтыр участоклар тырмалап кына чәчелгән. Бик үк тиз баерга насыйп түгел ул безгә. Киләсе ел өмете белән бәхетле бул, эшкуарлыкны ары табан үстерә төш. Кичерегез, ашыгып, алга йөгерелгән. Беренче көзгә яңадан кайтыйк әле — күп нәрсә шунда төенләнгән булып чыкты. Жилне мин шунда шактый мул чәчкән икәнмен — давыл жыеп алыр өчен. •
Шул караңгы шыксыз көннәрнең берсендә минем квартирга Госман Фәсихов дигән кеше килеп керде. Озын балтырлы саз итеге, күн бүрек, кыска тун кигән кеше, яшь ягыннан минем тирәләрдә. Утырды. Мин чәй янына чакыргач, ялындырмый гына күчеп утырды һәм кесәсеннән шешә чыгарды.
Гомергә бер күргән кешегә каты бәрелү кыен бит—карышмадым Кырлы стаканның яртысын капладык та сөйләшә башладык. Ул мине авылдагы хәл-әхвәл белән, кешеләр белән таныштыра. Кемгә ничегрәк эндәшергә, кемне сыйпарга, кемне камчыларга икәнен санап *чыккач. өстәп куя:
— Сиңа әйбәт кенә, тыныч кына эшләп китәргә кирәк бит инде. Ә мин ярдәм итәрмен.
— Ярый, рәхмәт, — мин әйтәм, — үзем дә өйрәнермен, кешеләрне тиз таныйм мин.
— Дус булсак, шәбрәк килеп чыгар, кара аны, сынатма.
Аракыны калдырып чыкмакчы иде дә, аның куен кесәсенә тнз генә үзем тыктым:
— Мин моның белән дус түгел. Бигрәк тә хәзер.
— Дөрес, алай да була. Шәп. — Шулай дигәч, кулындагы сәгатен салып сузды. — Мә, алайса, монысы булсын танышу истәлеге.
— Юк, юк, рәхмәт, кирәкми.
— Сәгатең безнеңчә йөрсә, ялгышмассың. Курыкма, ал.
Монысы үзенә күрә янау микән инде? Шулай да сәгатьне кире суздым:
— Соңрак, бераз таныша төшкәч, үзем сорап алырмын. Башта минем сәгать белән йөреп карыйк. Килештекме?
— Килештек. Алай да була, шәп. Минем кулда — синең сәгать дип уйлыйк.
Фәсихов чыгып киткәч, хужабикә ападан бу кешенең кемлеген сораган идем, апа, «шуны да белмисенмени?» дигәндәйрәк, әйтеп куйды.
—• Ә? Бумы? Бу — синен булачак түрәң.
— Минем булачак түрәм? Шушы ук авылда?
—-Бу — гаделлек сакчысы. Синең бар эшеңне тикшереп торачак
— Минем эшкә бөтен авыл контрольлек нт.әр. Аның өчен тагы б\- тән оешмалар да юк түгел. Ә бу кеше...
—■ Монысы дабрабүле, бер тиен акчасыз... Күрерсең әле.
— Ә төп һөнәре?
—■ Төбе шундый инде аның.
— Ә тагы? Нинди эш белә?
— Белмәгәне юк. Киномеханик, сәгатьче, тракторист...
— Булса да була икән егетнең уңганы! ,
Мине ышанмады дип белдеме, апа сүзен ныгытырга тиеш тапты
— Әйе, сәгать төзәтә. Самурай да төзәтә.
— Самурай? Анысы кем тагы? z
— Кем дип... ни. Белерсең әле Белдерә торганнар алар.
Фасихов Госман мин килгәнче үзен председатель итеп куйдыру кампаниясен башлаган булган һәм шул эшен туктатып та өлгермәгән чагы икән. Апа әйтеп бетермәгән һөнәрләре тагы калган әле: поездда кондуктор, авылда комбайнчы, агроном... һәм... күптән түгел яна һөнәре сизелгән. Элекке председательнең каядыр киткрнен чамалаган да бу, чарлак аша өй түбәсенә үрмәләгән, чолан башына узган. Өйдә — ♦ хатын, балалар, өйдә — мылтык. Хатын ишекне ачкан да чолан тактасы аркылы шатырдаган тавышка төзәп атып җибәргән, һәм гөрселдәп £ нидер килеп төшүгә куркып: «Үлде!» — дип кычкыра-кычкыра. янгын 2 сүндерү алачыгына чапкан. Килеп карасалар, чоланда беркем юк. Ә _ шап иткән нәрсә элеп куелган ит, сыер билдәмәсе икән. Шуны алып | чыкмак булганнар, күрәсең. з
Каракның кем икәнлеге тәгаен билгесез. Иллә шул тирә көннәрдә с бәйләнгән кул белән берәү йөри... Фәсихов дус. Күзләре бик тә карак мәченекен хәтерләтә, имеш.
«Самурай» дигәне — Сәлимгәрәй Байсламов икән. Анысы баш бух-> галтер булырга хыялланган һәм хәзер дә шул теләгендә. Максаты — = якында, кеше барыбер кирәк...
Фәсихов икенче кичне тагын килде. Бу юлы күчтәнәчсез генә һәм * кыяфәте дә житди иде. Хәбәре шул
— Мин авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укыйм.
— Ничәнче курста? <
— Өченче. **
— Кара, сине агроном итеп тә куеп була икән бит, — дидем, бераз = уйлап житкермичә.
Үземне күпмедер тәҗрибәле агрономга исәпләгәнгә күрә, икенчесе ~ шул дәрәҗәдә булса да ярар, иң мөһиме кушылганны тыңлый, оешты ~ ра белсен, җоррак кеше булсын дип уйлый идем, һәм тәкъдим аны гажәпләндермһде. Алай гына түгел, зуррагыннан ук баш тартмасын сиздерде:
— Алай да була. Партком секретаре да юк бит әле безнең.
Элекке председатель белән киңәштем. Ул Фәсиховка бер генә с^з белән характеристика бирде. «Оппозиционер».
— Җаваплы эш бирсәк, оппозиционер уңай көчкә әйләнмәсме? Тарткалашны булдырмау, тыныч яшәү чарасы да шул булмасмы?
— Курыксаң, шулай эшләп кара.
Курыкмыйм, ләкин шау-шуга вакыт кызганыч, барлык көчне кәйсезлекне бетерүгә туплыйсы бар. Шулай да икеләнә идем әле. Секре тарь булырлык кешене читтән китермәсләрме дип мөрәҗәгать иткәч
— Урында табарга тырышыгыз, үзең дә читтән. Җирле патриотизмны рәнҗетә күрмик,—диде иптәш Рамазанов.
Ә Фәсихов кул арасында бутала, футбол уенындагы шикелле, ачый позициягә чыга да инде сүзсез генә һәм ярыйсы ук оста итеп, үзен тәкъдим итә. Партҗыелышта бюрога да сайланды Бюро утырышында беренче тәкъдим минеке — Госман Фәсихов. Тәкъдимнең нигезләре белән кызыксыналар.
Институтта укый, актив. Сәеррәк гадәтләре бар дип сөйлиләр Бәлки сүз геиәдер. Сынап карыйк Булса _ төзә
Ышанычны аклый алмаса. без бит әле барыбыз да шушында. күз ш- мып тормабыз.
Каршы килүләр, икеләнү, бәхәсләр булды, тик чынлап • ыналн.'н кандидатура күрмәгәч, бүтәннәрдә минем <сынап карыйк» дигән фор мулировка белән канәгатьләнеп. I осман Фәсхи \лы Фәснховны пат ком секретаре итеп сайладык. Ә аның тәкъдиме буенча Сәлимгәрәй Байсламовны баш бухгалтер нтеп куйдык.
һәр икесенең моңарчы яшерен дип исәпләнгән дәгъвалары үтәлде. Уңышлар телик. Дәвам итик. Дөньялар тыныч булсын.
Ферма. Вәҗиһә исемле чибәр кыз, мине күрепме, савымны төгәлләпме, кызыл почмакка керде. Мин, гадәтемчә, газета актарган булып, райондагы «маяк кызлар»ны аңа күрсәтәм. Вәҗиһә, ниятемне тиз аңлап, уйламыйча гына әйткәндәй тезеп китә:
— Механизация кертсәгез, тирес чыгарудан безне азат итсәгез, кул белән башак салудан коткарсагыз, сыерларның нәселен яхшыртсагыз, һич югы, нәселле өч-дүрт тана бирсәгез, үзем сава торган сыерларны арттыра алам. Биш елга билгеләнгән мең ярым центнер сөтне унбер сыердан дүрт елда савып бирәм.
Сүзләре нинди фикер кузгатканын уйламастан, чыгып та китте. Каян шундый төгәллек? Кешене вак-төяк белән генә гомер үткәрә дип йөрсәң... җайсыз хәлдә калуыңны көт тә тор. Ә ул сиңа менә нинди төгәл исәпләр китереп куя, ул синнән күбрәк уйланган булып чыга. Инде син аннан өйрән. Бер савымчы шулай эшли ала икән, башкалары нишләп булдыра алмасын? Алары ни әйтер? Председатель үзе ни әйтер? Ни? Уйла, туган, исәплә!
Ни исәпләргә белмирәк утырганда, тагын ишек ачылды да... баш күтәрсәм... Вәҗиһәдән дә ныграк каушатып, ят бер кыз килеп керде. Ят дип, үземне алдарга азапланам, әлбәттә. Нишләп ят булсын, бу авылда син үзең ят. ә ул әнә сиңа бурыч йөкли: «Агарт авылны!» — дип, зурларча хәйләкәрләнеп елмая.
— Зөлхиҗә!
—•• Исәнме, Ильяс. Нишләп болай аптырап утырасың? Ә?
— Авылыгызны ничек агартырга икәнен белмичә... Ә син?
— Мин сиңа булышырга кайттым.
— Озаккамы?
— Эш бирсәгез, озакка булуы мөмкин.
— Нинди эш кирәк сон?
—• Теләсә кайсы. Менә шушында, савымчы итсәгез дә шәп булыр ие.
— Әйбәт. Молодец. Әйдә, бергә-бергә...
Шушы сүздә кызлар килеп керде. Вәҗиһә сөйләшкәндер инде, болары да аның баягы сүзләрен кабатлыйлар.
Председатель уйлый, исәпли. Председатель риза, мәҗбүр. Күз курка, күл эшли, һәм бүгеннән сон, кызлар арасында — Зөлхиҗә... Ферманың якынлыгы, матурлыгы тагын артачак.
Партҗыелышта көн тәртибе: кызлар таләбен үти алабызмы? Алабыз. Бишьеллык задапиесен дүрт елга бүлеп, сибеп чыктык та ниятне райкомга җиткердек. Иптәш Рамазанов район буенча инициатива белән чыгарга тәкъдим итте. Безгә нәрсә — йөкләмә инде эшләнгән, шуны идарә утырышында расладык та райкомга җибәрдек. Район газетасында йөнләмә-мөрәҗәгать басылып чыкты. Тиз арада ул өлкә комитетына барып җиткән. Атна-ун көннән соң республика күләмендә чыга алмыйсызмы, дип сораганнар.
Без риза — шул ук саннар бит.
Моңарчы эмблемасы ташбака булып килгән авылларыбыз республика масштабындагы инициаторларга әйләнде. Исәпләребез олы газеталарда эре хәрефләр белән басылып чыкты. Менә нинди сүзләр:
Производство күрсәткечләре югары булу белән бергә, социаль, мораль бурычлар да үтәлергә, хәл ителә барырга тиеш. Техниканы, инвентарьларны саклау, вакытны, байлыкларны экономияләү — әхлакый бурыч. Ярыш йомгакларын тикшергәндә, бөтенесе исәптә торачак: кеше буларак үстеңме? Квалификацияңне күтәрдеңме? Өченче класслы механизатор, икенче, беренче класска күчтеңме? Читтән торып техникумга яки кичке мәктәпкә, яки институтка укырга кердеңме? һәркем үз профессиясе буенча газета-журналлар аламы? Экономик укуларга,.
җәмәгать эшенә (пропагандист, агитатор, спортчы, үзешчән сәнгать һәвәскәре һ. б. эшләргә) катнашамы? — Барысы, барысы искә алыначак.
Бу күрсәткечләр бөтен авылга һәр вакыт билгеле булып торачак. Бигрәк тә — кешенен тәртибе: штрафка тартылсаң, милициягә, ГАИга эләксәң, сурәтеңне бөтен колхоз күреп, күзеңне ачырмаячак. Алама * тойгыларыңны тыя, башыңны эшләтә бел. Буш вакытың техниканы раииональләштерүгә китсен, фикер үстерсен. ®
Бишьеллык азагында, тантана вакытында, хезмәтеңә хөрмәт бил- •= гесе булган алкышларга өстәп, беренче урынны алган савымчыга те- з левивор, икенчегә — радиола, өченчегә — транзистор, дүртенче, бишен- 5 чегә — кул сәгатьләре. Беренче механизаторга — мотоцикл, икенчегә— -3 • радиоалгыч һәм башкалар. °
Беркөнне Зөлхиҗәне фермадан кайтышлый күреп:
— Ничек, авыл яктыра түгелме? — дип сораган идем, ул да: <
— Яктыра, Ильяс, яктырачак болай булгач,— дип, күңелне кү- Z тәрмәкче иде, ләкин минем нигәдер кәеф кырылды гына. «
Нигә икәнен ул узып киткәч кенә төшендем: кайчандыр минем өчен сөекле булган бу кыз... минем бу көннәремә үзе генә түгел, ниндидер ♦ ят кеше хатирәсе, дүртме-бишме яшьлек баласы белән килеп чыккан ® икән! х
Хәлләр, тойгыларны нинди дә булса төеннәрдән, җайсызлыклардан « коткару кирәге... мине рәнҗетә.... Ник, ник болай? Тфү, шайтан, адәм * баласы үзе өчен күп чакта үзе табышмак. Ник икәнен үзе аңлата алмый ул... Факт шул. Зөлхиҗә синең өчен барыбер чит кеше түгел, нин- £ дидер мәгънәдә барыбер кадерле ул синең өчен. Ник икәнен бүтән u иркенрәк вакытта уйлап карарбыз. Синең әле башка проблемаларың £ җитәрлек. Шуның беренчесе — Фәсихов дустың...
Фәсихов фермага барган да, йөкләмәләрнең көндәлек үтәлешен сораша. Шулай мөмкин һәм тиеш. Ләкин ул ничек кылана? Салмак атлап, тамак кыра-кыра гына сөйләшкәч, олпат кешегә әйләнәм дип уйлый, бичара. Кыяфәтеннән кызлар чырык-чырык көлгәч, ачуы кузгала һәм үзенең бәләкәй нөсхәсенә кайтып, кыза-кыза кызара:
— Я, ни дип көләсең, тиле баш, чыпчык муен. Кая куйдың мескен башыңны, ник аны чүлмәккә алыштырдың? — Кызларның һәммәсенә диярлек бәйләнеп чыккач, Зөлхиҗәнең күзенә керердәй булып: — Сиңа ни җитми, ник тулмый сөт? — дип кычкыра.
—- Кая тулмый сөт. чүлмәккәме? — дип шаяртмакчы булган кызга инде чын мәгънәсендә акыра юньсез:
— Андый-мондый җиргә түгел, чиләккә тулмый сөт, бидрәгә. Кая булсын тагы?
— Чиләк булмагач, ничек тулсын? Юк бит чиләк, җитми. Кайчаннан бирле туглыйбыз, май төшми сүздән.
— Минем эшем сезгә бидрә эзләү түгел.
— Утырып саварга урындыклар сорадык. Кайчаннан бирле.
— Урындык ясау да минем шөгыль түгел. Сез миңа сөт бирегез и шуның белән вәссәләм.
Шунда үзенең бәхетсезлегенә каршы, Зөлхиҗә:
— Синең эшең нинди сон? —дип, чынлап сорыймы, әллә шаярта гына микән?
Ләкин егетнең шаярырга вакыты юк:
— Минем үз эшем, мин — парторг!
— Парторг? — Инде күрәләтә үртәп. Зөлхиҗә тагын мәзәк сорау ташлый: — Син киномеханик түгелмени?
Кызлар Госман өчен сәйлән тезә:
— Сәгать төзәтүче.
—- Сурәткә төшерүче.
— Тракторист.
— Комбайнер.
Чукмарлар белән түгәрәкнең төрле ягыннан үзенә ташланган аучыларның кайсына ыргылырга белми аптыраган ерткыч җәнлек кебек. нишләргә белмичә, бер кызарып, бер агарып озак кына интеккәч, зәһәрләнеп, Зөлхиҗәне чукырга керешә Фәсихов.
— Син үзен кем? Юньле кеше читтән бала алып кайтамы?
— Ник әллә... — шаяруы йөзеннән китеп тә өлгермәгән кызның чырае әллә ничек елмаю белән елау кыяфәтен берләштереп, кызганыч төскә керә. — Әллә кеше иреннән аерылмый торамы? Бер дә...
— Ир... Булганмы ирен, юкмы, әллә бар булганы Җантуринмы? Без аны каян белик?
Нәрсә дә булса әйтә, җаваплаша алудан узган Зөлхиҗә, үксеп, чыгып кына котыла. Үкси-үкси, урам буйлап чаба. Күргән бер кеше хәйран гына кала, тел генә шартлата. Кая, ник йөгерә ул шулай?
Ник килгәнен оныткан Фәсихов китәргә азапланса да, кызлар, аны төрле яктан урап, күз ачырмыйча тиргәргә керешә:
— Кара син аны, оятсызны, ничек рәнҗетә кешене!
— Үзе парторг, имеш!
— Парторг булсаң, син аның ире булу-булмавын әллә кайчан белгән булыр идең, булмаганын белсәң дә эндәшмәс идең.
— Пычракка бутап ташламас идең.
— Җантурин җаныңны суырып алыр әле!
Фермадагы вакыйга мина кич белән генә киле!} җитте. Идарәдә гадәттәге бер сөйләшеп, киңәшләшеп утыру гына иде. Киләсе яз хакында киңәш корабыз. Фәсихов та шунда.
Менә бервакыт каты-каты аяк тавышлары ишетелде, ишек артында «Фәсихов шундамы?» дигән сорау яңгырады, ни дә'булса уйлап өлгергәнче ишек ачылып, аннан Зөлхиҗә атылып керде һәм, туп-туры килеп, кулындагы ниндидер кәгазьне Фәсиховның битенә китереп капларга да өлгерде. Күз ачып йомган арада:
— Мә, укы, ирем булганмы-юкмы, шуннан соң белерсең, әшәке! — дип. шулай ук күз иярә алмастай тизлек белән чыгып та китте.
Язуны алып карасалар, бу, Зөлхиҗәнең судта иреннән аерылу сәбәпле, ата кешедән алимент түләтә торган карар булып чыкты Зөлхиҗә шуны бөтен кеше алдында парторг битенә ябыштырды. Болан гына кала торган нәрсә түгел иде бу. Сораштырып карасак та, Госман үзе рәтле җавап бирә алмады — ык-мык.
— Котыргандыр. Мин каян белим аның ник дулаганын? — дип.
гөнаһ белмәс кешедәй тик тора. *
Икенче көнне фермага менсәм, унбер сыер савылмаган. Сәбәп — Зөлхиҗә эшкә чыкмаган. Парторгның ташбака кабырчыгын салып кына өлгергән колхозга беренче зур «ярдәме» иде бу. Кызлардан гауганың сәбәпләрен сорыйм. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, Зөлхиҗә янына үзем киттем.
Капка төбендә ике малай үз эшләре белән мәшгуль иде. Аларга игътибар итмәдем, дөресрәге, игътибар итмәскә тырыштым. Ләкин аларның берсе, менә шушы нечкәрәк тавышлъ!. кыз балаларныкы күк нәфис, матур йөзле бала мина ни өчендер кинәт якын сыман тоелып китте. Кайчандыр үзем гашыйк булган таныш чалымнар булганга микән? Уйласаң, миңа аны якын итәрлек бер сәбәп тә юк лабаса. Бөтенләй ят кеше катнашкан...Ләкин аңлап булмаслык тойгы нәрсәдер сөйли сыман.
Капканы ачыйм дигәндә, бала телгә килде:
— Әнинең башы авырта, йоклый да алмый, эшли дә алмый. — дип куйды ул.
Бик анлашыла иде монысы.
Зөлхиҗәнең чырайдан язган кыяфәте, яшьләреннән арынып өлгермәгән күзләре бөтенесен сүзсез анлата иде. Мин килеп кергәч тә гаҗәпләнмәде һәм. тәрәзә төбенә мамык тутыруыннан тукталмыйча, кырыс кына исәнләште. Мин аның мондый салкын карашына күнекмәгән, әлбәттә, миңа кыен, мин әйтерсең гаепле. Кышкы салкыннардан котылу чарасы буларак куеласы эчке тәрәзәләре дә өйне җылытмас ши- ♦ келле тоелды. «Ничек яшәрсең икән син бу салкын өйдә кыш буе һәм бер ялгызың?» Үзем дә сизмәстән, минем Зөлхиҗәне парлы итәсем » килде шикелле. Ә ничек?
Ләкин Фәсиховның фермадагы сүзләрен ишетмәгән килеш, нәкъ ме- _ нә шушы секундта бу өйгә ялгызым гына керүемнең хата эш икәнен =-. чамалап, йомышны кыскарак тотарга тиеш таптым. Тәрәзә рамын кү- з тәреп, жай белән кадаклар кагып ныгыткач, инде гүяки мораль хокук - яулагач, хәлне сорашырга керештем. Сораша гына башлаган идем, “ яңадан еларга тотынды Зөлхижә =
— Җир күтәрмәстәй бозык кеше үзе, ни сөйләнә, ишетсәң, колак £ пәрдәләрең ярылырлык. Үзе тагы кычкыра.
— Ник кычкыра? — дип мәгънәсезрәк сорасам да, Зөлхижә йөз"
чөермәде, эшне аңлатуында булды. ♦
— Шул кечкенә нәрсәләр аркасында кем уйлаган аны дөньяга сый- а мае олы гауга куптарыр дип. Ә хәзер ул минем кеше арасына чыгар- £ лыгымны калдырмады.
— Ярый, аның әле тәҗрибәсе бик бәләкәй, ачуланмыйк
— Ә тәҗрибәсеннән үзе бәләкәй булганны ник олы урынга куясыз? а Чыпчык бөркеткә әйләнер дип беләсезме әллә?
— Бәлки үсәр, түзик, сабыр итик. — Зөлхижә шомырт күзләрендә ® ак ут уйнатып карагач, өстәргә тиеш таптым. — Ә сез әйткән чиләкләр * булачак. Тиз, шушы ике-өч көн эчендә. Я, тотындыкмы эшкә? Малларның гаебе юк бит. Минеке дә.
— Юк шул, ярый инде синең хакка..
Сүзләрен әйтеп бетермәстән. эшен ташлап, юынгыч янына ашыкты һәм тиз арада күзләрен-битләрен юып сөртенгәч, малаен җитәкләп фермага таба менеп китте. Миңа да шул-Лкка барасы иде. Ләкин, ни өчендер, түбән очка таба атладым, һәм шунда үзем дә аның һаман минем өчен куркыныч булып калганын аңладым. Димәк, бу йортка мин бүтән килмәячәкмен. Бу йортны кышка әзерләр өчен иң оста балтачыны җибәрсәм җибәрәчәкмен, ләкин . Гаҗәп инде бәндә.. Әллә нинди гөнаһсыз, чиста матурлык белән тарта Зөлхижә күңелне — һа ман укучы бала булып калды микәнни ул һәм шулай үсмер чактагыча саф матурлык булып калачак микәнни? Гомер юлына чыгып барганда очраган нәни серем минем. Шул кечкенә сер дә бикле калырга тиеш югыйсә, бер гаепсез баланы шикле нәрсәгә әйләндергән кебек, шул ук усал телләр аңа да пычрак ыргытудан җиксенмәсләр. Болай булгач алардан теләсә нинди этлек көтәргә мөмкин. Серне сакларга, сакларга кирәк — умырзаядай саф, гөнаһсыз, гаепсез хәлендә, һәм.
Ары китик.
Госман дигән Фәсихов авылда ялгыз түгел, әшнәләреннән "тыш, туганнары бар. Шуларнын берсе — әтиләре генә башка булган, бер ана дан туган энесе Рәвит урманнан күрше колхоз утынын урлап кайткач, абыйсы шуны яшерешкән вакытта, икәүләп тотылганнар. Бүтән кеше булса, шомарак хәл ителәсе нәрсә, парторг өчен тагы гафу ителмәде— бөтен тирә якка шаулап фаш ителде. Адым саен эшләгән аламалыкларын үземә дә күтәрешергә, артыннан кала торган җимерекләрен төзә тә барырга туры килә. Хикмәт, кырыкмаса-кырык эш артыннан көн төн чабудан бигрәк, шул бәндә кузгаткан шау-шулардан чирли башла дым Институттан соң өч көн дә ял итмичә эшкә тотынуым искә төште һәм алда тагы да зуррак сынаулар торганын аңлагач, язгы көрәшләр
гә үземне әзерләр өчен санаторийга китеп бардым. Кайтуыма Фәсихов бүтән кызыклы номерлар әзерләп куйган иде. һәм мин инде аларын үз жаваплылыгыма кабул итә алмадым. Якадан тиз генә санаторийга китү жае күренмәгәнлектән һәм инде дәвалану өчен теләк тә, вакыт та калмаганлыктан, егетнең «батырлыкларын» үз көчендә калдырдым. Райкомнан вәкил килеп җитте. Хисап чоры ерак дип тормыйча, жые- лышка куйдылар, секретарьлыктан азат иттеләр. Аны бу вазифага тәкъдим иткән кеше буларак, миңа кызарып кына утырырга калды, бөтенләй диярлек сүзгә катнашырга туры килмәде. Сәгатьче яки киномеханик булып яшәсә, үзенә дә, бүтәннәргә дә тынычрак, хәерлерәк булыр иде, ә дәгъвалары бүтәнчә булгач, менә нинди җайсызлыклар килеп чыкты. Табигый сәләт белән ныгытылмаган дәгъва харап итә кешене, харап итә... Җантурнн абзый шулай сөйләнә хәзер.
Авыз пешкәч, инде җитәкче эшкә якын китермәскә тиеш табылса да, иптәш Рамазановнын: «Орлыкчы агроном итеп куй инде, таш атса да, аш атып кара, бәлки сабак алгандыр»,— дигән сүзеннән соң кискен-уйдан кире кайтырга туры килде. Тик Фәсихов бу яхшылыкны да аңлап кабул итә алмады, ипидер шулай.
Яз. Агроном дигән Фәсихов орлыкны ашлама белән бутый һәм агу өстәп чәчкечләргә тутыра. Төгәл генә болгату мөмкин эш түгел — ашлама күбрәк, орлык аз, яки киресенчә. Элек шулай булган, Фәсихов шулай ук дәвам итмәкче. Эшкуарлыкны дәвам итеп, комбинирлашкан яңа чәчкеч «СУК-2-1» дигәнен кайтарткан идем. Анда орлыкка, ашламага — аерым әржәләр, икесе дә аерым, тигез коела — көйли генә бел. Шуның рәтен белмәгәнгәме, Фәсихов иске чәчкечләргә тотынган иде, бик тиз чик куйдым. Әмма яңача эшләргә өйрәткән өчен' рәхмәт әйтергә тиешле кеше, киресенчә, кара коелып йөрде, һавалыгы эшкә өйрәнергә комачау итә.
Чәчү алдыннан да, соңыннан да җирне кәтүкләүне керттем. Ә агроном исемен йөрткән кеше, жирне катырып куябыз бит, дип лаф ора. Аңлатам: «Кәтүкләгәч, орлыкны тиешле тирәнлеккә тигез төшерү җайлаша, чөнки жир тигезләнә, дым да озаграк саклана», — дим. Ә ул аңларга түгел, җиңелмәскә тырыша. Фактта үзем агроном, үзем механизатор— чәчкечләрне, культиваторларны көйләп йөрим. Каладан самолет чакыртып, бөртекле иген җиренең яртысыннан артыграгына, гектарга сиксән килограмм исәбеннән, күктән ашлама иңдердек. Әйтү ансат. Очучыларга ашламаны тизрәк сибеп бетерү дә акча алу кызык. Көз уңыш исәбен алар алмаячак. Карап тормасаң, тонна сыешлы бункерның фарсункасын теләсә нинди зурлыкта ачалар да әйләндерәләр генә. Кайчак күрше колхоз җиренә сиптерәләр. Нык тарткалашырга туры килде. Ә Госман дусның куллар кесәдә. Бөтенесенә — үзем...
Шунысын мактанып әйтә алам: самолет белән гербицит сиптерүне Фәсиховка тапшырмадым, яфраклы куак-агачларны харап иттермәдем. Җир өсте агрегатлары белән, анда да бик чүпле урыннарны гына эшкәрттек.
’ Урак. •
Урак өсте җиттеме, минем тәҗрибәсезлек өскә калкып җанны кыздыра, әйтерсең ки челлә кояшы. Колхоз аерылган чакта безгә гел иске механизмнар эләгүнең төп сәбәбе — белем җитмәүдә. Инженер төп йортта калганлыктан, без сан ягын гына кайгыртканбыз. Наданлык фаш ителгәч, яңа комбайннар алырга, ярый әле, иптәш Рамазанов белән «Сельхозтехника» ярдәм иттеләр. Анысы да булды. Инде механизаторлар җитми. Җилкә кашый торгач, тоттым да туган колхозыма — «Партизан»га чаптым:
— Агаем, зинһар ярдәм ит.
\з ураклары бетеп бара иде инде — ярдәмгә килделәр. Менә дигән эшләп, хуҗаларга сабак, һөнәр дә калдырып киттеләр. Төзергә дә ке-
шеләребезне шулай, кунаклар чакыра-чакыра өйрәттек. Хәзер аллага шөкер... Өйрәнергә теләүчеләр дә бар бит, әй генәм.
Шулай, инде мин Фәсиховнын агрономлыгына исәп тотмыйм. Аның төп эше — ведомостьларга кул куя белү һәм мотоциклда теләсә кая тыр-тыр чаба тору. Шактый чапты шулай.
Иген чәчкән көннәр. Бодайның «Саратов-33» сортын һәм «Элита»- ны кыенлык белән тапкан идем. Икесен дә аерым чәчәргә куштым. Фәсихов чәчү нормасын бутаган — шуның аркасында, җир беткән, орлык калган. Ә ул, аптырап тормыйча, калган орлыкны шул ук җирләргә аркылыга чәчтергән!
Елап-ялварып алган «Элитарны орлыкка чәчәргә кушкан идем. Унике гектар җиргә. Ә ул, ни уйлаптыр, анысын тәки белә алмадым, «Чиш- мә-210» белән кушкан. Шулай ул чәчүлек орлыкны яңадан юлларга мәҗбүр итте. Җитмәсә, шуны яшереп калмакчы. Фәрит исемле яшь механизатор килеп әйткәч, чәчләрем үрә торды. Бәлки гомеремдә беренче кабат, үземне белештермәс дәрәҗәдә ярсып бардым да чәчелеп бетә язган басу уртасында тегенең якасыннан эләктереп, җан сүрелгәнче тукмаган да булыр идем, ярый әле, Фәрит ирек куймады. Файда? Файдасы шул: икенче көнне кич Фәритне төнге сменага калырга кушкан да, тегесе көн буе эшләп алҗыган булу сәбәпле, бүтән эшли алмам. дип әйтергә өлгергәнче, монысы чынлап хәлдән тайган егетне кабинадан өстерәп тә төшергән һәм туйганчы тукмаган да. Үзенең дә күз төбендә зәңгәр мөһерләр пәйда булган, әлбәттә. Шуннан файдаланып, икенче көнне таң белән врачка, аннары халык судына тырылдап чап кан. Колхозны чәчүлек орлыксыз калдыру кебек уңышына оятсызлыкта анысыннан һич калышмаган икенче «җиңүгә» ирешкән: ^уттай эш өс4 тендә менә дигән механизаторны трактордан аерды, бәдбәхет. Унбрш көннән соң Фәрит авылдан ук китмәкче иде, сизеп калдым да, чын мәгънәсендә ялварып кына калырга күндердем. Ә Госман дигән Фәси- ховны, һәр ике батырлыгын искә алып, звеновод итеп күчердек. Акрын
IS
я о и вvn «Но о
лап төп нөсхәсенә якынлаша кеше.
Соңгы көннәрдә «Волга»лы булуыбыз сәбәпле, эшләвемнең беренче аенда ук алган «Москвич»ны алдынгы бригадирларның берсенә сатарга карар иттек. Беренче урында барган бригада җитәкчесен, Заһитов дигән кешене чакырып сөйләштек. «Бәясе өч мең тугыз йөз сум. Риза мы?» — «Риза.» — «Киләсе идарә утырышында карар чыгарырбыз».
Ике авылыбызда культура йорты булдыру мәшәкатьләре белән ка лага барырга кирәк иде. Бер атна шунда йөреп кайтуыма — тагын яңалык: амбар каршында «Москвич» юк. Фәсихов алып китте, диләр Заһитовны ничектер ахирләгән бу кеше һәм ахирәте Сәлимгәрәй аша акча да түләп өлгергән. Сәлимгәрәйне чакырдым — бәләкәй гәүдәсен бөтенләй бөрештереп, күздән үк югалмакчы иде. ләкин миннән ычкыну алай ансат кына түгел.
— Нишләп болай закон бозасыз?
— Үзләре килешкәннәр. Ә колхозга акча булгач барыбер түгел мени — советский акча бит.
— Кирәксә меңгә ярыл, тезлән, ялын, мәгәр «Москвич» үз урынын да утырсын. Булдымы?
— Ярый, карарбыз.
Аның, әлбәттә, карарга нияте дә, куәте дә юк иде. Участковый бе лән сөйләшергә туры килде. Икәүләп барсак, ихата тулы машина часть лары чәчелеп ята, теләсәң ничек җый. Оясыннан чыгарга базмыйча мотоциклы белән булашкан Фәсихов янына үзебез уздык. Безнең белән ни өчен исәнләшә алмавын майлы кулларын сөртә-сөртә аңлатмакчы иде, без шунда ук турыдан киттек
— Хәзер үк машинаны җый да амбар янына илт. Эшне катлауландырма, ялгышма. Килештекме?
— Барыбер сата идегез. Акча принято — өч мен дә тугыз йөз. Әллә берәр тиене ким чыгамы?
— Гариза язган идеңме?
— Бюрократияне женем сөйми.
— Идарә колхозның иң алдынгы кешеләрнең берсенә сатарга дигән карар чыгарды. Ә син шундый маякмы?
— Булмаса, булырбыз.
— Нишләптер, бер дә булырлыгың күренми бит әле. Ә?
— Күренер, күренми калмас.
Күпме сүз әйтелмәсен, ул аларның берсен дә колагына элмәде. Кулындагы майлы чүпрәккә ябышты да катты. Сүзләр шак-шок бәрелә дә коела тегенә. Өстәвенә, рәнжегән булып чыкты — звеновод буларак та эшен ташлады. Урынына бүтән кеше алдык.
Кыш үтте дә яз җитте. Чама белән Тынычрак бер көнне миңа, суд утырышына килүемне сорап, кәгазь килеп төшмәс диген син. Законны бозган Фәсихов үземне судка биргән: «Фәлән сумга сатып алган автомобилем белән йөрергә рөхсәт итми, алты ай буе белгечлегем буенча эш бирелмәү сәбәпле, тик яткан көннәр өчен колхоздан акча түләтүегезне. «Москвичэны законлаштырып, техник паспортын, техник талоннарын алып бирүегезне сорыйм».
Үзебезнең гаепсез икәнебезне раслау өчен шактый вакыт һәм сүз исраф итәргә туры килде!
Суд карары. «Шикаятегез нигезсез дип табылды. Эшләмәвегез бары тик үзегезгә бәйле. Колхоз автомобилен сатып алуыгыз гамәлдә законсыз. Автомобильне колхозга, аның хуҗасына кайтарып бирергә».
Шуннан соң егет бераз юашланды: «Нинди эшкә дә риза, тик автомашина гына бир — мең тәңкәлек запчасть кына алдым бит». — дип ялына башлады бу. «Карлы ихатада таралып ята торгач, тутыгып рәттән чыккандыр» дигән уй да туганлыктан, һәм шуңа «яхшылык эшләсәм. бәйләнүләреннән бәлки туктар» дигән өмет өстәлгәнлектән, идарәнең чираттагы бер утырышында үземнең шул карашымны белдердем дә, уйлаша торгач. Фәсиховның үтенечен канәгатьләндерергә тиеш таптык. Ләкин бу ташлама да аны тынычландыра алмады, ә бәлки яңа «җиңүләргә» генә рухландырган булып чыкты: кешечәнлекне ул йомшаклык белән бутый икән...
Бер көнне минем өстәлгә институт дипломын китереп салды — белгечлек буенча эш бирелмәсә. тагын судка бирәчәк, имеш. Тагын звено башлыгы вазифасын тәкъдим иттек, һәм ул тагын ризалашты. Иллә бер ай да үтмичә, бригадир белән чыя-пычак килгәннәр. «Ж,иде класслы белемең белән миңа приказ бирмә!» — дип кенә җибәрә икән. Ә үзе. нәрәтләр дә язмыйча, кемнең эшкә чыкканын-чыкмаганын белмичә. эшләмәгәннәргә хезмәт хакы язып» эшләгәннәргә язмыйча, шау-шу кузгаткан. Бригада җыелышында тикшергәннәр дә эшеннән алганнар. Инде ул комбайнчы булып калды һәм менә шунда инде күрсәтте үзенең барлык «сәләтләрен» берьюлы! Моңарчы булганнары әле гөнаһсыз шаярулар гына булган, әй генәм!
Хикмәт шунда: Фәсихов комбайнчылар ярышында икенче урында бара һәм беренчелек өчен көрәшә. Тагын да хикмәтлерәге: штурвалда үзе сирәк күренә, кайчан карама — ярдәмче егет утыра. Бәйләнү булып чыкмасын дип. игътибар итмәскә тырыштым, иллә үз араларында низаг барыбер чыккан. Минем катнашмаскарак тырышуым өчен яңа «бүләк»: штурвалдан кача торган вакытларында авылдагы «гаделсез-, лекләр» хакында төрле җирләргә хатлар тарата торган ул.
Ашыгыч эш белән калага киткән чагымны юри сайлаганнар диярсең. газетадай корреспондент килеп төшкән дә Фәсихов хатларындагы фактларны документлата тикшерү өчен баш бухгалтер Сәлимгәрәй Байсламовка кергән:
— Дөресме менә шушы саннар?
— Дөрес! — дигән Сәлимгәрәй һәм сүзләрен документлар белән раслаган.
—• Ильяс, теге котырган нинди гәзит күтәреп йөри ул?
Гаҗәпләнүемнең чиге юк:
— Нинди гәзит?
— Нинди дип инде...
— Кем котырган?
— Бездә моннан да яманы юк, шул инде. Фәсихов дигән хәсис.
— Нишләгән?
— Әллә нинди гәзит җилфердәтеп йөри, укыплар күрсәтә. Сине припискачы дип, закон бозучы дип, карак дип мыскыллаганнар
һуш җыя алмыйча интеккәнмендер, ахрысы, Зөлхиҗә читлекнен бу ягына ук чыгып, терсәгемнән тотты:
— Бар, Ильяс, бар шуның янына, тартып ал гәзитен дә ябылмас авызына тутыр — өне тыгылсын...
Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Ләкин ни икәнен тәгаен белә алмыйча, гадәти маршрутны бүлеп, кире идарә йортына, үз бүлмәмә кайтырга ашыктым. Ә басулар буйлата Фәсихов матае пырылдый калды һәм кулында гәзит — җилпенә, оча егет! Менә канчан икән аның канатла ныр чаклары!
Газета. Күзләремә ышанмыйм. Хак дөресен әйткән Зөлхиҗә...
Районга шалтыратам. Шундын-шундый хәл, нишләргә?
Алар да укыган, алар да уйлый. Нәтиҗәгә ирешә алмыйча, трубканы сак куям да... шул арада үземә звонок. Иптәш Рамазанов. Борчылмаска боера. Үзем дә шулай тиешлеген чамалыйм Ләкин әнә таныш матай инде урамнар буйлап, йорттан-йортка дигәндәй оча-ку на тырылдый, таныш кәгазь—Фәсиховнын чуар байрагы җилферди генә ләбаса иртәнге ак жилдә! Ә син борчылма, тынычлан — шундый бое рык алдың. Үтәмәскә хакың юк.
Минем мондагы бөтен тормышым—саннар рәвешенә кергән күрсәткечләрдә. Дүрт елга сибелгән бишьеллык терлекчелектә үтәлеп килә Кыр үз сүзен менә шушы көннәрдә, шушы минутларда әйтә тора. Кырга, тиз арада — кырга! Шуны, бары тик үз хезмәтеңнең кайтавазын тыңларга басуга чап. тизрәк! Колакларыңда шул бәхетең җил сыман чыңласын, алама өннәргә җай калдырмасын! Тиз, тизрәк!
Баш бухгалтер үзе чыгарып салган документка ничек ышанмасын: корреспондент мин кайтканны көтәргә вакыт тапмыйча, китеп тә бар- 1ан. Бигрәк шунысына кәеф кырылды: күп кенә кешеләр, хәтта моңарчы мин якын күргән кешеләр дә хәбәрченең шулай өстән-өстән генә сөйләшкән килеш нидер язарга алынуына гаҗәпләнмичә, кызык көтәләр. Хәтта нинди булса хилаф эш бардыр, дип шикләнүчеләр булды. Соңыннан үкенделәр үкенүен...
Җәй.
Җәй көне минем маршрут бик илтифатсыз кешеләргә генә билгеле түгелдер. Барыннан бигрәк. Фәсиховка таныш булган ул. һәм бер көнне шул маршрут белән ул йөрергә чыккан да миннән ярты сәгать чама сы алгарак чапкан. Басуларда мин аның матайда пырылдап очканын күреп куям, тик әһәмият бирмим.
Куштирәк җәйләвендәге кызлар мине ямансу каршылый. Күзләрендә әйтергә ярамаган серләре тыелып тора. Монысын бик тә юка тоемлау белән генә сизәм, иллә нинди дә булса мәгънә чыгарырлык дәрәҗәдә түгел. Гадәттәге сүзләр артык җитди һәм хәтта курку катыш әйтелделәр шикелле. Икенче җәйләүдә шундый ук хәл. Тик анысында күзне Зөлхиҗә ача төшТе:
'Әнис абый, ул елны сеһ үзегез дә күрдегез бит: басулар безне рәк- v сетмәде— төрле хатлар, <үзләр, яман кешеләргә колак салмастан, безнең хаклыгыбыз хакьИ.да шаулады.
Колхозга (эш кешеләре тырышкан бит, алар шик астына эләкмәгән) бүләк КПСС Үзәк Комитетының, СССР Верховный Советы Президиумы, СССР Мннистрлар Советы һәм ВЦСПСның Мактау грамотасы. Шул күрсәткечләргә ирешүне оештырган өчен колхоз председателенә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм... менә соңрак шуңа өстәп, исәп-хисап эшендәге кимчелекләргә юл куйган өчен, район җитәкчелегеннән каты шелтә. Монысыннан, әлбәттә, баш бухгалтер Сәлимгәрәй Байсламов үзе дә мәхрүм ителмәде.
Шулай да кем өчендер бу бик аз тоелгандырмы, яңа сигналлар булгандырмы, бездәге хәлләрне яңабаштан тикшерү өчен республика җитәкчелеге оештырган яңа комиссия килеп төште.
Калганын үзегез кайтып күрерсез дип беләм.
Сәлам белән:
Ильяс Җантурин.
10 май, 1977 ел.
Җиреклекүл.
Ачылганны кабат ачу
18 май. 1977 ел.
Авылдан киттем дип йөрисең, ә чынында син аннан беркайчан да китә алмаячаксың, ул — синең үзеңдә, уйларыңда, җаныңда, бөтен тормышыңда. Гомергә узмый торган бергәлек — телефон аша, хатлар, сәяхәтләр, сәфәрләр аша, эфир аша...
«Үткән тәүлекләрдә урыны белән яңгыр яуды, салкынча һава булды. Бүген — 18 июньдә аязучан болыт. Урыны белән яңгыр булуы мөмкин. Көньяктан уртача, вакыты белән көчле җил. Яшен булуы мөмкин...»
Әлбәттә, булмавы да бик ихтимал.
Дөреслекне һәркем үзенчә күрә, әйтерсең ул — берничә. Ләкин дөреслек бер генә. Син шуны эзләп тап. Ә гаделлек? Син анысын бәхет белән фаҗига арасыннан эзлә һәм икесен дә килештер.
Ужым буынга үрмәли, бодай кыяк суза, ә кемдер гаделлек, дөреслек эзли, синнән ярдәм көтә. Кайда ул хакыйкать, кайда, кем ягында гаделлек?
Самолеттан төшкәч һәм аннары Сөнне чыккач та, туган җир туфрагына басып, кулларны җилкәдә йозаклаган хәлдә, сусалган һаваны күкрәкләргә тулганчы сулап, күзләр яшеллек, якынлык һәм җил ләззәтеннән яшьләнгәнче карап торгач, ары атлыйсың.
Рәсми визит район үзәгеннән башлана.
Анда бүген ниндидер җыелыш.
Ике катлы таш йорт алдында машиналарның саны-нсәбе юк. Шоферлар бер төбәккә җыелганнар да, әлбәттә, һәркайсының сәләтенчә, тел чарлыйлар. Тупыллар ышыгында аларның үз пленумнары. Машиналар көтүенә безнең автомобильнең өстәлүе, ә үзебезнең алар җыенына кушылуыбыз бер дә гаҗәп тоелмады һәм сүзләре бүленмәде дә. Хәл-әхвәлләре миңа таныш булмагайлыктан, сүз мәгънәләре жилгв генә оча тордылар. Әмма кайберләре хәтердә кызыклы мәзәк сыман- рак булып калды.
Өлкән яшьтәге бер шофер үз эргәсендәге яшь егет җилкәсенә кулын куйды:
— Син, Фаяз энекәш, әйт әле дөресен генә: колхоз председателе булып эшли алыр идеңме? — Егет ни дияргә белмичәрәк торганга, аны һушына китерергә теләгәндәй, шапылдатып суккалап куйды.
— Икенче төрле әйтик, ул чакта рульдә синең председателең утырып йөрер иде. Ну, була аласыңмы председатель?
Фаяз дигәне кулбашларын уйнаткалап алганнан соң кепкасын уа-уа ♦ булса да, җавап бирде:
— Бүтән якларын булдырып та булыр иде. Бер нәрсә комачау итә. S
— Нәрсә?
— Дөресен әйтсәк, эшли алмас идем, абзый. 3
— Нишләп?
— Нишләбе шул: яртыны салганнан соң доклад сөйли алмыйм. з Шофер халкы кояшлы көн сыман итеп елмаеп куя. Кунаклар сыйла- §
ганнан соң халык алдына чыга алуның җиңел эш түгеллеген алар, чын- _ лап та, беләләр бугай. Ә мин үзем, бер мәзәк хәзергә җитеп торыр дип. < тагын да арырак киттем.
Рамазановның кабул итү бүлмәсендә озак утырырга туры килмәде. < Халык шау-гөр килеп тәнәфескә чыкты да мин аны тиз таптым. Ка- . бинетына кереп, бераз хәл алдык. Аннары — пленумның икенче өлеше. * Иптәш Рамазанов доклады — минем өчен нәкъ кирәклесе калган иде. ® Сүз кешеләр, кадрлар хакында. Бәлки мине монда чакырып кайтарган = кешеләр телгә алыныр? Кызыклы хәбәрләр ишетелер?
Дәфтәр битен ачып, беренче хәрефләрне, көн санын язып куйдым. * Ләкин көндәлеккә шул саннардан башка бүтән берни дә өстәлмәде = диярлек. Яшь колхозчыларның икмәк, ит, сөт өчен көрәштә ничек кат- ° нашулары, нинди һөнәр үзләштерүләре, үсү һәм яшәү мөмкинлекләре * шактый ук табигый төстә сурәтләнгәнгә күрә, аларпы кәгазьгә теркәү- « нең хаҗәте юк иде. Өч кенә сап язылган: 250, 300, 380. Болар *—яшь тракторчының уртача айлык хезмәт хаклары. Шул хәлдә дә әле кайбер яшь-җилкенчәк моның яртысын гына алыр өчен калага тая... Ник дигәндә, алар әле күп нәрсәне белми һәм шуңа күрә беләселәре, киңрәк дөнья белән танышасылары килә. Ә Рамазанов күпне белә, һәм аңлатырга тырыша. Ләкин үз белгәннәренең ул монда чиреген дә сөйләп өлгерми... Кызыгы шунда, мин аның әле сөйләми торган, мин югында кайчан да булса инде сөйләгән, яки кайчан да булса сөйләячәк докладын тыңлап утырам кебек. Бу минутларда минем күз алдында Рамазанов ике рәвешкә аерыла: соры кительле яшь Рамазанов һәм хәзер кара костюмлы олпат Рамазанов. Алтмышка якынайган кеше өчен төсе дә ярарлык, куелыгы да әле җитәрлек булган кара-кучкыл чәчләр. Нигәдер карарак сыман тоелган аксыл чырай. Ә-ә, табигать үзе кирәк тапкан күз сөрмәләре хикмәте икән — зәңгәр-яшькелт күзләр шуның аркасында кара сыман булып күренә. Хәзер ул калынаебрак киткән. Ә мин белгән елларда...
Хәер, яшьлектә без барыбыз да нәзек һәм төз булабыз бит — корсак һич тә комачау итми. Ул елларда — бигрәк тә...
Бер кулга китап-дәфтәр (укырга тырышу галәмәте), икенчесенә баян тотып йөргән (район культура йортында художество җитәкчесе буларак, акча эшләргә тырышу, җан саклау галәмәте), кешечә яши башларга гына әзерләнгән яшел чак иде бу минем. Яшеллеге дә базда үскән бәрәңге сабагыныкы төслерәк булгандыр. Ә Рамазанов ябык булса да, ул чакта ук мөһим кеше — райкомның пропаганда бүлеге мөдире иде. Эше буенча гына түгел, сәнгатьне яратканга күрә, ул безнең янга еш килә, карап, тыңлап утыра һәм хәтта тиңнәрчә сөйләшеп утырган чаклары еш була. Ул вакытта безнең концертларга, спектакльләргә райбашкарма комитеты председателе урынбасары булган Галибәк Хә- мәтдинов цИгән кеше дә йөрергә һәм анысы башлыча «җитәкчелек
итәргә» ярата иде. Ике кеше, ике җитәкче — икесен дә яхшы белергә туры килде. Хәзер дә беләбез, истә тотабыз...
Сугышның башыннан алып азагына хәтле чик сакчылары гаскәрендә катнашкан Рамазанов һәм бронь ярдәмендә тыныч кына мая. әллә маймы җыйган Хәмәтдинов. Төсләре, кыяфәтләре дә капма-каршы; хәрби форма, китель, галифе, .итекләр; чем-кара костюм, галстук, ялтыравыклы туфли... Шуңа өченче кыяфәтне дә өстәргә була икән әле — анысы мин үзем. Ертык чалбарны да ыргытырга мөмкинлеге булмаган һәвәскәр музыкант, берсенә үз итеп, икенчесенә капиталистка караган кебек карыйм. Ихтимал, бу карашлар аларның үзләренә дә сизелгәндер. Минме инде дипломат, минме инде күңелдәген яшерә алучы! Күп тә үтмичә дөпелдәп бәрелдем мин үземнең йомшак маңгаем белән Хәмәтдиновның какъ амбициясенә.
Зур гына концерт оештырган идек. Түләүле. Иң югары башлыкларга — чакыру кәгазьләре. Райбашкарма комитеты председателе урынбасары булуына карамастан, җаныбызга чит булуы аркасындамы, әллә икенче дәрәҗәдәге начальникларга бирү мәҗбүри түгел дип исәпләгәнгәме, Хәмәтдиновка чакыру, әлбәттә, юк. Концерт башланыр алдыннан билет тикшерү гадәте бар һәм күп чакта ул эшне үземә башкарырга туры килә. Артымнан милиционер ияреп йөри, фамилиясе дә хәтердә калган — Галимуллин. Начальство иң алгы рәттә утырган. Шул ук рәттә Рамазанов. Тикшерүне икенче рәттән башлыйм. Дивар яныннан әкренләп уртага якынлашам. Тыныч кына, мәгърур гына Хәмәтдинов утыра, үзеннән билет сорарлар дип башына да китерми, әлбәттә. Ә рәттән аңа чират:
— Сезнең билетыгыз, Хәмәтдинов абый?
— Нә-ә-әр-сә?
— Билетыгыз, дим. бармы?
— Нинди билет кирәк сиңа?
— Бүтәннәр күрсәтә бит.
— Мин сиңа билет күрсәтергә тиешме?
— Ә сезнеңчә ничек? Райбашкарма совет законын бозарга тиешмени?
— Нинди закон, нинди билет турында сөйлисез сез, әллә...
— Сезгә билет алырга туры килер, — дим. аның аптырап телсез ка-луыннан файдаланып. — Иптәш Галимуллин. монда билетсызлар бар, исегездә тотарсыз.
Милиционерга шулай кычкырып ук әйткәч кенә ары атладым. Кемнәрдер кычкырып көлә, кемнәрдер билетсызны битәрли, кемнәрдер — шундый олы кешедән билет сорарга җөрьәт иткән әдәпсез малайны. Ярый, алар бәхәсләшә торсын, ә без концертны башлыйк, һәм без аны күңелле генә аткардык та. Гөрли-гөрли кул чаба тордылар. Ләкин сәхнәдә килеш шәйлим, берәү кул чапмый, селкенеп тә карамый бер кеше, һәм ул мине иртәгә иртүк кабинетына чакырып алачак. Билет хакында— ләм-мим. «Ник сәхнәдә лампагыз берәү генә, ник ул корымлана. ник соңга таба бии башлады?..» «Сәхнәдә бөтен нәрсә шулай бии инде ул», дим һәм бу шаяртуым аны ярсыта гына. Ул инде шуннан сон әдәпле булып уйный алмыйча, үзенең чын халәтенә кереп, мине алама атын битәрләгән мужик мисалында тиргәргә керешә. Шул рәвешле мин аның үзенә үзенең чын йөзен күрсәткәч, хәзергә шул җитеп тә тора. Инде тынычланырга, баш ияргә вакыт. «Гаеп бездә, төзәлербез». Шул көннән сон башка начальниклар рәтеннән аңа да чакыру бнлетларң җибәрә башладык. Мәгәр файдасы барыбер тимәде шул...
Рамазанов бүтәнчәрәк эшли; без җәй көне агитбригада белән концерт биреп йөргән авылларда ул кыш көннәрендә дә һәр вакыт була. Ә язгы чәчү яисә урак өстендә район үзәгенә кунакка гына кайта.
Үзенең инде әллә кайчан сөйләгәне буенча хәтердә калган кышкы бер көн — сугыштан сонгы кышкы суык көн Язгы чәчүгә әзерлекне тикшерүдән бигрәк, аны оештыру өчен авылга җибәрелгән Рамазанов Көн буе колхоз һәм бригадирлар белән бәхәс-тарткалаш. Ә кич — ачлык белән. Ялгыз әби нәрсәдер әмәлләгән — мич алдыннан ул өстәлгә ♦ тәлинкә чыгарып утырта. Көнозын бер стакан судан гайре берни капмаган вәкил, көч яңартырга чамалап, кашыкка тотынса... кашык тулы йон. Әби йон теткәннән калган онны әрәм итмәс өчен, анда да кунак килсә дип саклаган ризык икән... Шушыннан да әйбәт сыйны каян алсын ул?
Изелмичә калган ике-өч бөртек бәрәңге кисәген зур тырышлык белән тапканнан сон, Рамазанов йокыга ята. Урын-жнр — какъ сәке, өстә шинель, аста шинель... нәкъ солдаттагының дәвамы. Аерма тик шунда— тамак тук түгел. Ләкин нишлисең, яшәмәк кирәк, һәм яши Рама занов. Колхоз чәчүгә мөмкин булганнан әйбәтрәк әзерләнә. Тырышлык иген дә бирер әле бәлки. Ә аңынчы аны районга чакырып кайтаралар. Рамазанов үзе җитәкләгән бүлеккә кайтып кергәч тә андагы эш
ләр белән таныша, кимчелекләр таба: стена газеталары хәтсездән бир- ♦ ле чыкмаган икән. Шул җәһәттән тәнкыйтьли башлагач, иптәшләре = ана сәер
карап тора: °
— Гәзит чыгар ул, булыр, ә менә син үзең... Нишләп әле болай ук к ябыктың? *
— Сизеләмени? х
— Тире дә сөяк. п
Шул сүзне әйтә дә урынбасары каядыр чыгып китә. Соңыннан аң- £ лашылганча, ул беренче секретарьга кереп, хәлне аңлаткан һәм рай- » союз аркылы ярты пот борчак табып килгән. Рамазанов шуның белән язгы чәчүгә хәтле гаиләсен дә исән саклаган һәм үзе дә бераз тернәкләнгән!
Чәчү алдыннан — зональный җыелыш. Монысы да шул еллар сәламе. Икенче район үзәгенә кырык чакрым. Ярты юлда машина ватыла да, Рамазанов кыр уртасында кала. Хәмәтдинов куып җитә Чиксез һәм буш аклыкта (анысы да алалы-колалы) ике шәхес очраша.
— Иптәш Хәмәтдинов, миңа сезнең машинага күчәргә туры килә инде. Бүтән җай юк, бераз кысылыйк та...
— Минем машинада урын юк бит. иптәш
Элекке пограничникны алдамакчы шулай тыл күсесе. Урын җитәрлек машинада, күңеле генә тар.
— Сыя бит тагын бер кеше.
— Минем рессор ышанычлы түгел, ярамый
Бәхәсләшүнең урынсыз икәнен аңлатып, Хәмәтдинов алгы ишекне ача да, җайлап кына, ашыкмыйча гына үз урынына, законлы урындыкка утырып алгач, ишекне шап итеп ябып та куя. Күгәрчендәй йом шак гөрләп, автомобиль ары җилдерә.
Рамазанов өлеше — саф һава, кыр чнксезлеге’. Ул егерме чакрымны җәяү уза — солдат тынычта да солдат! Итекләре, табан дигәне чак эләгеп торыр дәрәҗәгә килсә дә, җыелышның икенче өлешенә барыбер өлгерә ул. һәм әле чыгыш та ясый . Залдан аңа карап утырганда ни уйлады икән Хәмәтдинов? Оялдымы икән? Ләкин оялса, соңыннан га фу үтенгән булыр иде. Үкенә белгән кеше юлдашын кыр уртасында ташлап китә аламы? Ә трибунадан аны күргәч, Рамазанов ни уйлады икән? «Тыңла, Хәмәтдинов. тыңла, шушының өчен ашыктың бит — мине тыңламый калмас өчен! Без сине җәяү дә куып уздык, тырышып бул са да. Кеше тормыштан артта калырга тиеш түгел, ә артта калганнарны кыйныйлар. Ихтимал, синең чират җитеп тә килә торгандыр инде...» Күңеленнән генә булса да әйтте микән ул аңа бу сүзләрне?
АЯЗУ.ЧАН БОЛЫТЛЫ ҺАВА
Бүгенге Рамазанов та трибунада, тик түшендә — Социалистик Хезмәт Герое билгесе — Алтын Йолдыз яна... Ә Хәмәтдинов? Күренми.
Докладның ахыргы өлешендә минем дикъкатне менә нинди сүзләр җәлеп итте: партиягә кайбер кешеләрне ялгыш, өйрәнмичә кабул итү очраклары булгалый икән һәм Хәмәтдинов фамилиясе әйтелер дип көтсәм... ләкин бөтенләй ят фамилияләр ишетәм:
— Гыйлемханов Өлфәт Саттарович... дигән -кеше. Югары белемле укытучы иде. Район үзәгендәге мәктәптә директор булып эшләде, хәтерлисездер, иптәшләр. Мондагы зур мәктәптә эшли алмагач, кечкенәрәк мәктәпкә җибәрелгән иде, анда да шау-шу куптарды да үзе калага качты. Калада эшче яшьләр мәктәбе директоры йөген дә тарта алмаган. Егәр җитми, сәбәп шул гына. Ә гаепне бүтәннәрдән эзли — үзен партиягә алган оешмага төрле ялалар яга. Югары оешмаларга җибәргән бер хатында менә ниләр яза ул:
«Иптәш Хәмәтдинов эштән законсыз чыгарылып кына калмый, әгәр ул машинада булса, аны юкка ук чыгарыр өчен теләсә кайсы җирдә авария ясарга күрсәтмә бирелә. Районда колхоз председательләре колхоз исәбенә автомобильләр алалар да, Рамазановка кирәкле кешеләргә саталар. Зур взяткалар алалар».
Кайчан башланган, игълан ителмәгән көрәш хәзер дә тынычланмый. Бу шундый аңлаешлы, ләкин искитмәле гаҗәп! Үз колагым белән ишетмәсәм, ышанмас идем.
Хаттан аерым җөмләләр укыгач, Рамазанов дәвам итте:
— Бәхетебезгә каршы, Хәмәтдинов исән, тыныч кына яши. Без аңа озын гомерләр телибез һәм өметебезне аклар дип тә ышанабыз. Шәхси кешеләргә колхозлар саткан автомобильләр дә табылмады. Үзегез беләсез, югарыдан килгән комиссияләр дә, үзебез оештырганнары да мондый хатларны яла дип тапты. Намуслы кешеләрдән конкрет гаеп таба алмагач, алар инде гомуми фразалар белән күләгә төшерергә азаплана башладылар. Хатларның берсендә менә нәрсә яза Гыйлемханов: «Мин үзебезнең районда төрле постлар биләгән, утызар, кырыгар ел партия сафында торган коммунистларга дөреслекне ачып салуларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ләкин алар иптәш Рамазанов сүзләрен кабатлаудан уза алмыйлар. Үз фикерләре юк, үз тавышлары юк». Бу сүзләр — Гый- лемхановның үзен партиягә кабул иткән оешмага рәхмәт әйтү формасы дип аңлыйк һәм турысын әйтик—шәп форма түгел. Шунысын да өстик: бу кеше фикердәшләр таба алмавына да урынсызрак зарлана, бар аның фикердәшләре — Җиреклекүлдә Сәлимгәрәй Байсламов. Госман Фәсихов. Намуслы кешеләргә бәя бирү өчен ни әхлакый, ни политик, ни эшлеклелек сыйфатлары булмаган бу кешеләр таба алма- са да, ләкин бездә гаеп чынлап та бар: гаебебез — аларны моннан берничә ел элек партия сафына кабул итүебез.
Рамазанов фамилияләр атаганда мин дәфтәргә: «Бу кешеләр ничек берләшкәннәр, әллә туганнармы?» дигән сорау язып куйдым. Соңгы елларда партиягә алынган меңнәрчә яшьләрнең фидакарь хезмәтләре хакында сөйләгәндә, дәфтәр битләре ни өчендер чиста калды. Бер уйласаң, сәеррәк бит — яман фактлар тойгыга тизрәк үтеп керә, ә яхшылары... яхшылары безне гафу итсеннәр.
Күңелсез уйларны таратсын өчен тагын Рамазановның Алтын Пол- дызына карыйм. Дәфтәргә барлык әшәкелекләрне берьюлы күмеп китүе ихтимал булган, бөтен район игенчеләренең Рамазанов теле белән әйтелгән максатын, вәгъдәсен язып куям: гектардан утыз биш центнер!
— Утыз биш!
Сабан язгы кырда уңыш җыры яза. Озак та үтми, ул язган җырны яшел кыр күтәреп ала — һәр башакның үз тавышы бар, һәр башак игеннең яшел моңына кушыла, аннары... аннары алтынсу тавышлар, бөтен илгә ишетелерлек яңгырый башлый. Шундый тавышларга да
■’каршы көрәшеп, ят сукранулар белән ничек бу дөньяга ямьсез авазлар таратырга мөмкин икән? Ник? Нинди максат белән? Нинди бәхетсез адәмнәрдер болар — яшел моңнарны тыяр өчен кычкырган кара тавышлы кешеләр! Аларның хәтерләре инде бөтенләй саңгырау һәм инде ерак елларда калган билчәннәр, ак мамыклар шаулавын ишетмәскә, күрмәскә әйләнгәннәр микәнни? ♦
Арык еллар, сагышлы сабаклар бит хәзер дә вөҗданнарны пешерә. . хәтерләрне сызлата... Кешеләр, язмышлар бәясе, вату-сындыру, юк, бер- < се дә туктата алмады — җиңү, бары тик җиңү! Иң гүзәл максат — жн- 1 нү! Җиңү — алтын җыр! Шуның хакына багышланган усаллыкларны хәтер югалтмаса да, аларны, ничек әйтсәң дә, аңлап була. Тиргибез. ’ ләкин эчтән кичерәбез. Ә болары? Боларга ни,кирәк, нәрсә даулыйлар? § Кемнәр алар? Туганнардыр, мөгаен, якын ук туганнардыр...
Өлфәт Гыйлемханов дигәне шәһәрдә. Анда ук барып булмас һәм 2 ■бәлки әле кирәге дә чыкмас. Госман Фәсихов белән Сәлимгәрәй Байс- = ламов Җиреклекүлдә. Ә Чуаркүлдә—Гыйбадулла Байсламов... Ихти-=; ^ал, беренче хат авторы да шундадыр... Мин ачарга тиешле хакыйкать- g нең шунда яшеренгән булуы, мине көтүе бик ихтимал. *
— Утыз биш центнер! ♦
Тулган ай сыман булып бөтен илгә күренеп торган бөтен икмәк. = Аны кемдер бар иткән, ә кемнәрдер аларга бу вакытта комачау иткән, с аяк чалган да, хәзер исә түгәрәк айны кыерчыкларга бүлгәләргә, өлеш- “ кә керергә, мөмкин булса, зуррак кисәген эләктерергә азаплана. Ә ул < икмәкне изгәндә, пешергәндә катнашу өчен бер дә гауга күтәрмәгән- 10 нәр... х
— Утыз биш центнер!
' Миңа Җиреклекүлгә барырга кирәк.
Киңәшмә беткәч, Рамазанов бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Бе- л раздан Рамазанов, икенче бүлмәгә чыгып, ниндидер калын гына папка алып керде.
— Укый торыгыз. Бәлки шуннан соң тизрәк аңлашылыр кайбер нәрсәләр.
Аңа башкалар белән сөйләшергә комачау итмәс өчен, читтәрәк торган озын өстәл янына күчтем дә кәгазьләрне актарырга керештем. Кәгазьләр белән бергә — елларны.
Кәгазьдә бөтенләй әллә нинди сүзләр язылганга карамастан, беренче бит, ничек әйтсәң дә, мине җиде яшьтә әтисез калдырган, җиде баланы берьюлы ятим иткән ел. Икенче бит — үземнән ике яшькә олырак апам Әгънияне унбер яшендә дөньядан алып киткән ел... Үләсе елынын көзендә ул нигәдер ялгызлыктан курка башлады — мине гел үз янында тотмакчы иде. Минем исә аны аңларлык гамем юк, уенга чыгып таюны гына карыйм. Бигрәк тә кичкә таба — эштән кайтучы атларнын берсенә— бүз аргамакка атланып очарга талпынам. Ә апам җибәрми, елый. Бер көнне мин аңа бер шешә көнбагыш алып кайтырга вәгъдә биреп ычкындым. Ник тәгаен шешә? Чалбар кесәләрендә андый вак әйберләр тоткарлана торган түгел — тишек тә тошык.
Көнбагышны чынлап җыйдым, шешәгә дә тутырдым, шулай ук кесәгә салуымны да хәтерлим. Тик... тик аргамагыма атландыммы, минем инде аттан узып күңел җилә, чик кырыйсыз дигәндәй басу буйлата сабантуйдагы шикелле чапкан аттан алда акыл оча! Зиһен дигәненең әсәре дә калмый. Аттан җиргә төшкәч, җилкәләрдәге канатларның һаман исән икәнлеген тойган хәлдә өйгә кайтып кергәч... канатлар тиз үк са- ланып төшә төшүен. Ләкин инде бик тә соң. Әгъниягә антлар белән бер кетелгән көнбагыш... кайда соң әле? Апам бит шуны зарыгып көткән. Кесәне капшаган булып карасам, анда җил исә. Юк шешә, юк көнба гыш. һәм: «Алдакчы, алдакчы!» — дип, Әгъния апа елап, юк. елап кына түгел, үксеп тә җибәрә. Аңа кушылып, ул көннәр буе караган бала
еларга керешә. Ышандырырга, икесен берьюлы юатырга тырышып: «Кесәгә салганием, җыйганием, валлаһи-билләһи!» — дип. антлар эчеп интексәм дә, файдасы тиярлек түгел.
Апам, антларымны калдырып, өйгә үк кереп китте һәм, үзе ике ел буе биләүдән бирле карап үстергән кечкенә энебезне кочаклаган хәлдә, арыганчы елап ятты да... шул ятудан инде бүтән тора ук алмады... Дөнья катылыкларына өстәп, соңгы җәрәхәтне мин ясаган булып чыктым бугай... Алдану һәм ышанмау әчесенең никадәр дә көчле була алуын мин бит беләм...
Әйе. ул миңа ышанмады, мин аңа дөреслекне исбат итә алмадым— рәнҗеттем, яхшы нияттәге килеш, күңелен җәрәхәтләдем һәм аныкын гына түгел, үземнекен дә һәм гомерлеккә. Искә төште исә хәзер дә йөрәк сулкылдарга керешә. Менә хәзер тагын шул. шул яра, шул үкенеч сызлый.
Соңыннан минем өчен дөнья яктыра төшкән шикелле иде, хәтердә имин төсле булып калган иде. Ләкин ныклабрак карасаң, ул яңа фаҗигаләрнең башлануы булган икән. Шул елның көзендә... гаиләнең бердәнбер таянычы булган Илдархан абыебыз армиягә китте. Шул көздә район җитәкчеләре югары оешмалардан ярдәм сорый: «Терлекләр фуражсыз, кешеләр икмәксез калды — амбарлар чәчүлек орлыксыз калды, ярдәм итүегезне үтенәбез». Март аенда икенче хат: «Кешеләр, терлекләр ачлыктан авырый, язгы чәчүнең өзелү куркынычы бар, ярдәм итүегезне үтенәбез».
Ә без белмәгәнбез, сизмәгәнбез, онытканбыз.
Туган җиребезнең, ялан аяклы елларыбызиың ул чактагы серен әйтерсең кабат ачтым...
Күңелдә өзек-өзек булып калган хатирәләр берсенә-берсе ялганырга. ниндидер мәгънәләр алып, бөтенләй яңача чыңларга кереште. Шул ук вакытта колакка бүгенге сүзләр дә килеп керә «Утыз биш центнер, утыз биш центнер!» Ягымлы яктылыкны томаларга тырышкандай, элеккеләре ябырыла: «Бер гектар дигән җиргә бер центнер ярым чәчеп, шул хәтле үк уңыш җыя идек». Монысын үз күзләрем белән күреп, зар елап яшәдем. Дөресрәге болай: дәүләт биргән алтын ашлыкны җиргә чәчеп. кырда көз көне билчән мамыгы җыя идек... Тырышлыклар, ышанычлар мамыклар белән бергә җилдә туза, оча тора, һәм шул ук вакытта бүгенге трибунадан Рамазанов елмая: «Утыз биш центнер — безнең быелгы бурыч!»
~ Киләчәк җиңүләр бик якын, узган үкенечләр дә сагындыра. Гаҗәп, бер уйласаң, ә? Ник сагынырга ул елларны? Ләкин аларга кайтмыйча мин үземнең газиз апамны, Әгънияне ничек күрим? Ничек гафу үтеним?
Өч үлчәүдә берьюлы яшәргә тиеш адәм баласы: кичәгедә, бүгенгедә. иртәгәгедә. «Утыз биш центнер!» — «Ярдәм итегез, ярдәм!» — «Утыз биш...»
Өч үлчәүгә бүленеп ары киттем.
Җиреклекүлгә.
Карга егылды карга
20 май. 1977.
Идарә йортында председатель бүлмәсенә утыз-утыз бишләр тирәсендәге берәү елмаеп керде дә күзләре белән зәңгәр яктылык сирпе" исәнләште.
— Партком секретаре Гатуф Бикимов.
Сүз арасында ачыкланганы булачак агроном, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын бетерә.
— Председателегез агроном, сез дә агроном .
— Игенчеләр бит без, агрономнар күп. Тик мин саф агроном гына
түгел, ун класстан сон слесарь-монтажник булып эшләдем, аннары ♦ клуб мөдире булып... Ярым артист... .
Әңгәмә шул «ярым артист» дигәндә өзелде һәм, шуңа күрә бугай. 5 ул сүз хәтердә дә калды. Дөбердәп, председатель үзе керде. 2
— Җантурин Ильяс. 3
Авылдагы хәлләр хакында бераз сөйләшкәч, басуларга чыгып кит- £ тек. Анда бер генә төс патшалык итә: дөнья ямь-яшел сөенеч белән кү- з мелгән. Тик инде яңгыр кирәк. Бүген төнлә сибәләгәне тузанны да ба- § са алмаган әле. Җир яңгыр көтә.
Сүзне ничек дәвам итәргә белмирәк торган бер мәлдә, Ильясның = миңа жибәргән хатын искә төшердем Ә ул исә гаҗәпкә генә калды: £
— Хат? Нинди хат ул?
— Менә.
Әйләндереп карады, укып бакты, ләкин гаҗәпләнүе һич кимемәде. ♦
— Юк, минем язу түгел бу. Кызлар язуы лабаса. а
Чынлап та, кызлар язуына охшатып, үземнең дә шикләнә язган ва- о
кытларым булмады түгел, булды. Ләкин «Ильяс Җантурин» дип ачык к куелган имзаны аныкы түгел дип ничек уйлый алыйм? Шулай да хатны < җентекләбрәк укыгач, Ильяс:
— Барысы да дөрес язылган, үзем дә кул куя алыр идем. — диде.— = Ләкин авторы — бүтән кеше.
— Кем?
Җантурин уңайсызланып елмайды гына. «Әйтәсе килми, үзе, мөга ен, белә...» Тагын бер табышмак.
Басулар аша җәйләүгә килдек. Бер савымчы белән Ильяс мине аерым таныштырды. Алдынгы савымчы Вәҗиһә. Чандыр гәүдәле, утыз тирәсендәге бәләкәйрәк ханым. Басынкы, хәтта оялчан карап торган коңгырт күзләр. Тышкы яктан караганда, бүтәннәрдән берни белән дә аерылып тормый, ләкин эшләре һәм уңышлы узган сынаулары белән ул Җиреклекүлдә генә түгел, бөтен районда танылган. Шуның бөтенесенә өстәргә мөмкиндер: өченче хатның авторы шушы кыз булырга тиештер. Югыйсә, Җантурин болай аерып таныштырмас иде. һәм мин хәтердәге кайбер вакыйгаларны сайларга, Вәҗиһәне бөтен барлыгы белән аңларга тырышам.
Җәйге яшеллеккә кышкы төн, оясыннан эт тә борын сузмаслык карлы буран килеп керә. Кышкы караңгыда кемдер тәрәзә кага. Рамазанов уяна да тыңланып ята кешеме, өермәме? Кеше. Рамазанов өстенә тун салып, урамга чыга:
— Кем бар анда?
— Мин бу, Гозәер абый, Җиреклекүлдән.
— Онытмаган булсаң, исемең дә бардыр әле, ә? — Шул сүзләр бе лән Гозәер Җиһаннурович Рамазанов кунак кызга капка ача. — Нәрсә булды, ни бар?
— Бар шул, абый.
Рамазанов төнге кунакны өйгә дәшә, пальтосын салырга булыша, чөнки кызның куллары тыңламас дәрәҗәдә өшегән. Чәй җылытып биргәч кенә теле ачыла
— Җирекледән мин. абый
— Онытмаган булсаң, исемеңдә...
— Онытырсың да... Шул. Вәҗиһә инде мин. Сәфиуллина.
— Шушы күз ачкысыз буранда, төнгә каршы юл чыгарга нәрсә мәҗбүр итте?
— Мине эштән чыгардылар, абый.
’ — Ник?
— Ник була димени, булсын дип эшләгән өчен.
— Бераз чамалыйм. Шуннан?
— Мин сыерларга бөтен рационны ашата барам, шуңа күрә сөттә күбрәк бирәләр, ә бүтәннәр көн саен сыерларына дигән ризыкны әзләп- әзләп өйләренә ташый. Сөтләре аз чыга да, шуның өчен мин тагы начар. Әйбәтлек белән, дусларча аңлатып карадым — юләр дип көлделәр генә. Катырак сөйләшә башлагач хәтерләре калды, үпкәләделәр. Хәзер менә үземне мыскыл иттеләр: минем өйгә, абзарга фураж илтеп куйганнар да завферманы китереп күрсәттеләр. Телсез, аңсыз калдым. Фермада жыелыш кебек нәрсә укмаштырып, партоешма секретаре дигән Фәсиховны чакырдылар. Акыл өйрәтергә булган кызлар чатылдап кына тора, Фәсихов аларны җөпләп:
— Безнең советский сыерлар фермасында каракларга урын юк! — дип кычкыргач, бер бөтен төркем бертавыштан:
— Дөрес, дөрес!—дип кул чапты да шуның белән фермада минем өчен эш бетте.
Рамазанов бераз гына уйланып торгач («Чынлап эшләмәгән кеше болай йөрмәс!»), кызны карашы белән үк тынычландырып:
— Синең монда кунар урының бармы? — дип сорады.
— Бар, апа тиешле кешеләр.
— Шуларга бар да, тыныч кына йокла. Үзем кызыксынырмын.
Шул сүзгә дә сөенеп, (бусы да аның файдасына!) чыгып китте кыз. Онытсаң, игътибарсыз калдырсаң, иптәшләре кебек, «акылга» утырачак. Рамазанов моны белә. Шунлыктан Җантуринга икенче көнне үк эндәшә:
— Сез анда Вәҗиһәне эштән чыгаргансыз икән.
— Алама эш эшләгән диләр бит, акылга сыймаслык.
— Ә сиңа югалту кызганыч түгелме шундый савымчыны?
— Кызганыч.
— Әйбәт кешеләрне берәм-берәм югалта башласаң, кемнәр арасында калырсың? Кемнәр белән эшләрсең? Ялагайлар, караклар беләнме?
— Сезнеңчә, Гозәер Җиһаннурович, бөтен бер жыелыш карарына ышанмаскамыни?
— Син баштан, баштан башла. Әгәр ялган баштан башлана икән, ул билгеле шартларда парламент карары дәрәҗәсенә хәтле үсәргә мөмкин.— Ильяс уйлана калгач, Рамазанов инде боерык бирә, — «Ди- ләр»гә ышанма, үзең тикшер, яме? һәм миңа хәбәр ит.
Атна да узмагандыр, Җантурин Рамазановка хәбәр итә:
— Вәҗиһәне эшенә яңадан куйдык — нахак бәла якканнар.
— Молодец!
Ильяс бу «молодец»ны, беренче тапкыр ишеткәнгә күрә, хәтерендә аерым җирдә саклый. Ләкин минем өчен барыбер шунысы гажәбрәк, кешеләр турында кайгыртучанлык изгелек дәрәҗәсендә бәяләнә торган жирдә дә кемдер барыбер рәнҗетелә, кемдер гаделлекне исбат итешергә дип, читтән ярдәм сорый һәм син менә шуның өчен кайттың да. Ләкин кем, кем ул синнән ярдәм көткән кеше? Вәҗиһә? Ильясмы ярдәмгә мохтаҗ кеше? Юк, күрүемчә, һич тә алар түгел. Кемнәр соң алай булгач?
Ильяс моны чамалап та әйтә алмаганлыктан, белсә шул белер, авылның иң үткер күзле кешесе дип, Морадым картка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде дә, шул ук көнне мин карт янына ашыктым.
Аны электән бераз гына беләм күп күрә дип даны таралган бу кеше—сыңар гына күзле, бер күзен тоташ каплап ак төшкән. Сәбәбе— хикмәтле, мәхәббәт аркасында, яшьрәк чакта... җилкенчәгрәк булу аркасында.
Җилкенчәк Морадымның бер заман күзләре авырып китә дә, ул, рай-
он үзәгенә барып, чирек литрлы аракы шешәсенә салдырып, тамчылы дару алып кайта. Хатыны Миңсорур җиңгәчәйдән шул даруны бал калагы белән авырткан күзенә көн саен салдыра торган була Морадым абзан. Мәгәр бәндәгә болай гына җитми. Күршедә гажәп тә чибәр вә мәхәббәтле бер җилбәзәк хатын гомер сөрә бит—аны күрсә, теләсә генә нинди тәүфыйклы ир дә кырын күзе белән генә булса да гөнаһ ♦ кылмыйча уза алмый. Хатын үзе дә бик угры булмаса да, бик үк тугры түгел, ахрысы, чөнки дип әйтик, хатын-кыз җыелып чыр-чу килешкән а араларда: «Сирәк-мирәк тавыкларыгыз күрше әтәченә кергәләсә, тән 1 рәхәтләнеп китә ул, бик тә рәхәт нәрсә ул!» — дип сөйләнгәнен үз ко- 3 лагым белән ишеткәнем бар иде. Күзләре авырткан хәерсез көннәренең g берсендә Морадым дигән тилемсә үз хатынының түбән оч чишмәсенә з суга киткәнен шәйли Дә, тамчылы даруны маймылдай җәһәт эләкте- о реп, күрше хатын ихатасына йомыла. Чибәр җилбәзәк йомшак кулларын синең кытыршы маңгаеңнан сыйпаса, инде шуннан зуррак бәйрәм 5 була димени! Гамәлдә шулай ул. Бал калагына тамчылы даруны салып £ тоттыргач, гүзәл хатын, хәйләле һәм мең вәгъдәле күзләре белән сер- 2 ле елмаеп-көлеп кенә, Морадым бәхетленең, чынлап та, какъ маңгаен- < нан, хәтта ки битләреннән сыйпап куя лабаса! Гүзәлкәй, шул рәвешле, ♦ Морадым абзагызның күзен ачтыра да, бәхетле кытыклануларыннан а дер-дер килгән күзгә бер тамчыны тамызып та куя һәм... шар-шор акы- ° рырга да керешә әле генә чиксез бәхетле булган Морадым дивана. 2 Акыра гынамы соң, күзен тотып бакыра, үрле-кырлы сикерә, үз өенә та- < ба чаба: 10
— Күзкәем, уфф, бетте, бетте күз, бетте баш! А-а-у-ухх! Хатын дим, = син, өйдәме син?!
Ярдәмгә дигәч хаты1!! кирәк бәндәгә...
Соңыннан ачыкланганча, суга киткән хатыны кайтып җитә күрмә- Q сен дип, күршегә керә алмый калудан куркыпмы, әллә, юкса, мәхәббәтенә артык та нык ашыгу-ашкынуданмы, күз даруы урынына ул хатынының аяк бармаклары бозылгач үки торган даруын эләктереп чапкан булган икән.
Яшерен-батырын түгел, дөп-дөресе шул: Морадым абзый мәхәббәт аркасында корбан иткән иде үзенең янып торган зәңгәр күзен. Үкенәме, үкенмиме, тәки төгәл генә бер сүз әйттерә алмадылар бу хакта: сөю хакына бер күз генә корбан итү күп түгелдер инде ул. дип, хәзер дә әллә шаярта, әллә чынлап әйтә. Белмәссең, һәрхәлдә. Морадым карт бер генә күзлемен дип һич боекмады һәм хәзер дә боекмый, кимсенми, киресенчә, күп кешедән күбрәк күрә дигән даны йөри.
Менә шундый кеше янына килдем мин. Гадәтенчә, ул мине өйдән күтәрмә төбенә чыгып ук каршылады. Кем булуым, исәнлек-саулыгым белән кызыксынып алгач, мин дә, табигый, үземчә итагатьле булырга тырышып:
— Ничек, Морадым абзый, бу тирәләрдә өйдә генә ятасыңмы? — дип сораган идем, ул борын астындагы йоннарын тырпайта кунды
— һы, өйдә ятмай кайда ятаем, әллә тышта ятаеммы? Өйдә ике кат юрган ябынып та таманга килә бит әле.
Озак кына исемә килә алмый интектем. Үземнең тел чиштерә алу сәнгатемә ышанып җнтмәгәнлектән, өстәлгә самавар менеп баскач, портфельдәге запасны — Казаннан ук иярә кайткан ярты литр коньякны чыгарып утырттым һәм үкенмәдем. Ярты янында ярты сәгать тә утырмаганбыздыр, картның теле генә түгел, күңеле дә, хәтта җыр капчыгы да чишелеп китте:
Ботинкасы, ботинкасы.
Ботинкасы сакавай
Иске любовь чурту матнр. Яна любовь гатаван.
һаман мәхәббәт турында җырлый ир кеше, әгәр башын жуймаса, Бик тә картаеп, «кыз» дия алмас дәрәжәгә житкәч тә, барыбер шул сүзне онытмыйча, «гыж, гыж» дип йөриячәк. Корткасы да үпкәләми тагы, котырта гына:
— Лубуф тагы сиңа, теле булмаса карга күтәреп китәр не.
— һы. тел ул безнең заманда самый важный эш коралы, балтасыз- сәнәксез яшәп була, иллә телсез булмый. Ә син. карга, имеш.
Шулай дип зәһәрсез генә ачуланып ала да тагын жырга күчә: ,
Китте карга, очты карга. Карга егылды карга. Шул карганы карар ечен Карга жыелды карга.
«Я, ничегрәк?» дигәндәй, миңа да, корткасына да күз кысып алгач, ризыктан авыз итеп утырырга кушып, безне кыстарга кереште. Үз йомышымны мин чәй эчкәч, карт үз караватына менеп кунаклагач кына әйттем. Беренче хат эчтәлеген сөйләп биргәч, ул, шактый житди кыяфәткә кереп, чигәләрен, муеннарын угалап торды.
— һы, кем булыр икән андый яман хәлдәге бәндә? Бүгенгесе көндә? Элегрәк булса, мин сиңа сөйләп караган булыр идем.
— Соң, алайса, шунысын сөйлә. Элегрәк соң... булдымы хәл?
— Булмыйча кая китсен? Буласы килсә була инде ул, тотып тыя алмыйсың син аны.
— Менә шул тыя алмаслыкны белеп карыйк әле, ә?
— Сиңа кирәге юк аның: курыкма.
— Шулай да кызык бит.
— Анысын тыңлагач әйтерсең, ашыкма.
Барган атның башына сукма дигәндәй, бөтенләй киреләндермәс өчен, дилбегәне үз жаена куеп, тын калдым, һәм ул, чыннан да: «Узган елгы хәл генә әле бу, иске дигәч тә алай», — дип, сөйләргә керешкәч, дәфтәрне үк чыгардым. Язуым сүзгә-сүз диярлек.
...Күзеңә чалынды микән, Әнис энем, безнең өйгә чапрыш кына ихатада берсенә-берсе терәлеп диярлек ике өй утыра. Берсе өр-яңа, алты почмаклы, калай түбәле өй. Икенчесе иске генә. Икесендә ике хатын тора. Искесендә — бианай, яңасында — өч баласы белән килене. Бианасы, хәләл өемнән күчмим дип, искесен сүттермичә шунда калды. Башта яңасына аяк та басмыйм дип җибәрсә дә, оныклары янына кермичә булдыра алмады алуын. Иллә йокларга барыбер үз куышына чыга ул. Көндезләрдә балалар күбесенчә үзләре аның янында гомер кичерә. Мәрхүм улы менә дигән йорт җиткерде, әнисе бәгъзе нәрсәләрне сизгән булып чыгадыр инде, улының шул байлыгына шилә фатиха бирмәде дә, улы исә өй җиткереп ел үтте дигәндә, шушы сараен гына түгел, менә дигән шәп дөньяны ук ташлап, үз теләге белән теге алама дөньяга китеп барды. Анысы әйтерсең тагы да шәбрәк. Ник алай ашык- пошык дисеңме? Үзебез дә шулайрак әйтәбез. Шаклар катты башлар. Әйе, кем. соңыннан аңладык бугай.
Күп чакта мин үзем — ындыр табагында каравылчы. Басуда да чыпчык та очырмыйм. Күзе берәү генә моның димә, аллага шөкер, минем күздән качып, үлән арасыннан елан да уза алмый. Госманның да бер хәрәкәте дә юктыр мин күрмәгән, мин белмәгән.
Шундый бер хикмәт хәтердә. Туңга сөрә бу. тракторист булып. Көндез куәтле янгыр явып үтте. Җир йомшак, баткак. Кап-кара җир өсте. Тракторның утлары гына бара чекердәп, кыр буйлап. Сизәм, тракторы авыр тарта. Өстәвенә, алтөрәнгә еш кына салам җыелып җәфалый. Чамалыйм ки. Фәсихов дигән Госман алтөрәнне бер чистартып ала, ике. өч тә чистарта, иллә теңкәсе корыгач, бөтенләй үк алып ата. Икен
че көнне моның төрәнен табып, җыеп куйдым — басуда күмелеп югал* масын өченгә. Алты гектар жирне алтөрәнсез, сай гына ермачлаган бу. Таң белән бардым янына да күрсәтәм шул очлы тимер кыяфәтендәге гөиаһсын:
— Синекеме бу?
— Басудагы һәр тимер өчен мин җаваплы дисәң, ялгышасың.— Гос- ♦ ман тракторын сүндергәч, шулай дип тимерне үз урынына яңадан бер- j кетә-беркетә. мин диванага акыл бирергә кереште. — Артык күп күрә 2 торган күзгә — очлы тимер эләгә торган була, менә шушы төслерәк. 2 Соңгы күзнең исән-имин булуы хәерлерәктер бит. йомыбрак йөр син 3 аны. йомыбрак!
Дөресе шул, бик тә кадерле бит күз — йомдым инде. Кул селектем з дөньяның барлык гариплекләренә. Шул сәбәп белән ул жирне бригадир □ кабул иткән, хан кызында була торган хәтле дә гөнаһ әсәре тапмыйча. - Мондый жир яз көне культивацияләнсә дә, иген бердәм шытса да. ба- ; рыбер аны чүп күмә. Менә шунда инде залим кешене эзлиләр дә минем £ ярдәмнән башка гына табып та куялар. Кешесе — Фәсихов мөртәт. S Былтыр алтынчы июльдә сөргән жиренә колхозның барча механизаторлары. кырыклап кеше жыелып. алдакчыны җавапка тарта. Кыңгыр эш ♦ тугыз айны көтмичә, сигез айдан ук калкып чыга. Иллә төнәгәндер, я ант иткәндер димә. Әнис энем. Август аенда тагын шул гөнаһ — при- с цепщигын кайтарып җибәргән дә тагын алтөрәнсез йөргән. Шушысы “ да өстәлгәч, тракторист дигән исеменнән мәхрүм иттеләр. Көз вә кыш < буе сәгать төзәтеп чыкты Болай механизатордан ким акча эшләмәгән- *° дер, артыграк булмаса. Ну, авылда механизаторның базары югарырак = инде, ни әйтсәң дә. Икенче җәйдә ялынып диярлек сорап, яңа комбайн и алды. Келтерәп йөргән машинага такмаклар гына кушып-өстәп йөрмәле * иде. Иллә ул такмакларның адәм ышанмастайларын гына көйли торган бәндә шул.
Беренче көннәрдә әллә ни кыйрата алмаса да, соңынтын җырлый башлады бу. Артталыктан әкрен әкрен урталыкка, урталыктан беренчеләр рәтенә үрмәләде. Шундый да вакыт җитте ки. иң гаярь алдынгы маяк белән янәшәдәге биеклеккә менеп китте Хәзер икәү сөзешә болар, Миңләхмәт дигән Исламетдинов белән. Күчмә әләм я моның комбайнында, я тегесенекендә җилферди. Болар артыннан житәм дип. Сәр- биназ атлы кыз бала кабалана, һәр өчәвенең бункерына бер-бер артлы кызыл йолдызлар төшерелә. Болар инде — фәлән җиңүгә өлгәште дигән билгеләр. Колхоз йолдызлары, икенчеләй әйтсәк. Күпләр өчен хәзер өчесе дә кадерле, өчесе дә изге. Фәсиховка теге чакта алтөрән өчен бәйләнергә мәҗбүр иткән вакчыллыгымнан ояла ук башладым. Ә Миңләхмәт белән Сәрбиназны. көн дә бер жай табып, аркаларыннан сөеп китәм.
Миңләхмәтне биләүдән беләм мин. Мәктәптә чакта ук машина җене кагылган иде үзенә. Шундый көнен хәтерлим Сумкасын тотып кайтышлый басуга кагылып, күрше абыйсы янына килде дә тракторны йөртеп карыйм әле дип чат ябышты. Бик тә ихлас сораганлыктан, бирделәр моңа тракторны. Күз алдына китер, улым. Бәп-бәләкәй куллар рульгә чытырдап ябышкан — аларны аеру мөмкин түгелдер, руль белән ул куллар берегеп үскәндер, бер үк корычтан коелгандыр шикелле. Артын-нан тигез кара тасма сузылып кала—тнп-тнгез буразналар. Малай үз гомерендә беренче мәртәбә сузган буразналар. Исән-аман урап килгәч, күрше абыйсы аның аркасыннан какты, матур сүзләр дә гапты. Иллә малай үзенә дә аерым трактор сорагач, аптырап калды. Ул җәйне бик үтенеп сораса да. Минлегә трактор бирә алмадылар, бик яшь әле син. диделәр. Көз көне укырга җибәрделәр. Армиядән кайтканнан бирле менә берничә ел инде нн атчайный, булдыклы маяк — Миңләхмәт. Дарым үзен йөрәксез дип мыскыллыйлар. Йнчек дип. шул инде, йөрәген
тотып кара, үзең ышанырсың. Тумыштан юк йөрәк. Ышанмасаң ышан* ма, мин сине көчләп ышандырмыйм бит. Менә шулай, республикада өч кенә кеше алар, махсус исәптә торалар. Әйе. Ну, дарым што йөрәксез, үзе елның-елына сабан туе батыры. Бәхәсләшеп кара син аның белән, Фәсихов хәленә каласың килсә. Менә шундый егет ул безнең Миңләх- мәт. Яшьрәкләр йөрәксез Мини дип йөртәләр үзен. Кызыксынырсың, бик шәп. Ярый. Ә Сәрбиназ кем дисеңме? Анысы да яшьләй тотынган механизатор. Ул да өч йолдызның берсе булып ашлык суктыра. Иллә машинасы кинәт абына моның — берьюлы ике детале диме сафтан чыга. Ул комбайнын сүтәргә керешә. Соңгы шөрепне борып алганда караса, инде караңгы төшкән. Кыз басуда бер ялгызы.
Комбайн ышыгыннан бераз читкәрәк чыгып, Сәрбиназ күккә карый, бөркәү астыннан муен сузып мин карыйм: һаваны кара болыт каплаган. Сәрбиназ өчен уйлыйм: көннәр бозылуга таба бара, ашыгырга кирәк, ашыгырга, ватык тимерләрне бүген үк төзәттерергә кирәк.
Иртәгесен сораштырып белүемчә, кыз шулай ашыккан да. Иллә мастерскойда жан иясе юк. Сварщикның өенә барып, мең вәгъдәләр бирә-бирә (яртысыз да котыла алмагандыр әле), шул ук төндә төзәттереп ала да таң белән — тагын басуга.
Миңләхмәт тә чыкта эз калдыра-калдыра килде. Ә Фәсихов... Менә анысы бик тә вакытында, салмак кына кыймылдап штурвалга тотынганда, тегеләрнең комбайннары артыннан дистәгә якын тезмә сузылып калган иде инде. Бу көннең хәлиткеч көн икәнен алар түгел, мин дә сизәм. Фәсихов ташбака мисалында калачак. Монысы күзгә, инде минем күрми торган күзгә дә аермачык булып ярылып ята. Тик ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма, зиһенлерәк адәмнәр дә күрә алмаслык хикмәтләр дә юк түгел икән: кич җитәрәк тикшереп карасалар, Фәси- ховның бодае боларныкынннан ким булу түгел, киресенчә, шактый ук артык та икән ләбаса! Менә шулай, акка кара белән язып куйганнар! Сезнең тормышта да шундыйрак әкәмәтләр бар дигән хәбәрләр йөри башлады, сез ничек карын, ничек түзәсездер, Әнис энем, без исә бер мәлгә өнсез калдык. Җанып-пешеп эшләгәннәрнең бункерга сыйган ашлыгы сигез-тугыз центнер булса, Фәсиховныкы унике, хәтта ки унөчкә җиткән. Шул хәбәрне учка кысып, Миңләхмәткә чаптым. Машинасын туктаткач, тыным-көнем бетеп аңлаткан гына идем, сикереп тә төште бу, чабып та китте бу, бөркәү янына җиткәч, весовщикны селтәп тә атты. Менә сиңа йөрәксез. Дарым что. Мин барып җиткәндә, весовщик дигән Саттар көшел өстендә кыймылдарга да куркып ята иде. Ә Миңне аның өстенә барып менәрдәй, таптап кәтлит ясардай талпына:
— Сатлык җан! Син, син, син бутаган моны, и һәм юри бутаган, аракыга, илле грамм аракыга сатылган падлис, мин сиңа бушка да илле литрны куйган булыр идем нәфсеңне сиздерсәң, кабахәт танау.
Көшел өстендә ике кулына таянган Саттар калтыравын гына белә, без исә анысын да белмибез, тирә-якта кем бар, әммәсе күзләрен генә чет-чет йома. Ә Миңне шул арада Саттар абыйсын иңеченнән учлап, күтәреп алды да яңадан ашлыкка дыңкыды.
— Үтерәм, паразит, әгәр дә мәгәр дөресен генә әйтеп бирмәсәң, башыңны йолкып алам да әнә теге Өчнарат чокырына тикле тондырам. Әйтеп кал ник яздың безнең бодайны шул Фәсихов дигән хәсискә? Әйт, хәзер үк. Яздыңмы? Әйтеп котыл — яздың бит? Яздың!
Куян да куян, Саттар да куян — аның да кулга эләккәне: кая сугышу диген, бер авыз сүз әйтә алмыйча калтырап, нишләтсәләр шуңа риза булып тик ята, күп булса, ауный. Якасыннан күтәреп торгызгач кына, анда да карышмыйча гына басып калды. Ник дисәң, өстәвенә, үзеннән аракы исе чынлап та аңкый икән әле. Эш вакытында, шушындый уттай урак өстендә!
Иллә Миңләхмәт аның йотылган телен тәки тартып чыгара алмады, һич югы, бер кәррә сүзен. Котырган аюдай килсә, шул ук ярсыну белән китеп тә барды. Фәсихов сыңарыдай, матайда тырылдап килгән председатель аның шундый яман чагына туры килде. Матайга мин дә <хәлләр буласын шәйлим бит) кунаклап, Ильяска чатырдап ябыштым.
Комбайнны куып життек. Беренче урынны әле дә бирми килгән ин алдынгы Миңләхмәт Исламетдиновны күрү шатлыклы булырга тиеш «де дә бит...
— Ничек эшләр? — диде председатель барып туктауга.
— Эшләр шундыйга житте, иптәш председатель, прямы косасылар килә.
— Югыйсә, минем баш тиз генә төшенми башлады, — дип үзенең ♦ сәбәпсез тупаслыгын төзәтергә азапланды бугай Ильяс бахыр.— Эш « «әрсәдә? °
— Эш — эшссзлектә, иптәш председатель. Нишләп комбайн тикле к комбайнны бурларга ышанып тапшырасыз?
— Фәсиховиы әйтсәң, ул үзе тәртип, гаделлек сакчысы. Тел тидерәсе булма. ~
Җантурин егетне юри котыртты гына, әлбәттә. Иллә монысының и ачулы кинаяне дә аңларлык көче һәм вакыты калмаган. Ул тагын да * ярсый төшеп:
— Дөрес, тел тидерәсе калмаган, йодрык кына памагать итсә итәр ана. Ә син шуны яклап азапланасың,— дип акырды.
— Фәсихов минем иң якын әшнәм бит.
— Кирәгем исә чуртың булсын, карак икән, барыбер бур инде ул.
— Нишләгән?
— Ул минем центнерларны урлый, н минекен генә дә түгел, барлык комбайнерл арныкын.
Хәбәр мине гаҗәпләндермәде, әлбәттә. Кырдан-кырга, авылдан- авылга матайда, Ильяс үзе бүләк иткән «Москвич»та чаба-чаба. бөтен эшне ярдәмчесенә тапшыруына ис китмәсә дә. урылган гектарларының шактый ук тиз артуы шикләндерә иде бит. Ярдәмче комбайнер нихәтле уңган булмасын, аның Миңләхмәт кебек атаклы маяк белән ярышырлык түгеллеге уйлап чыгара алмаслык табышмак түгел иде.
— Шулай, шикләндек ди?
Җантурин уйлана калган арада Миңләхмәт папирос кабызган һәм шуны каты каты суырып, озын күмергә әйләндереп өлгергән, инде күмерне һаман суырырга азапланып та берни чыгара алмагач, аңа бик яман ачуланып, кат-кат төкереп, әйтерсең кемнәрнеңдер юньсезлеген, әшәкелеген бар көченә таптарга, изәргә кереште егет:
— Шик. шик! Нинди шик? Нинди шик булсын ди, бөтен дөньяга күренеп торган факты ич бу. факты!
— Соң, күрсәтеп, аңлатып кара.
— Весовшикны эчертә.
— Ә без аны каян белик?
Мини үпкәләде. Кул селтәп комбайнына менеп үк китмәкче иде дә, Ильяс аны тыя куйды
— Соң. мин сиңа ышанам. Мини. Шулай — эчертә. Ну, шуннан?
— Ә ник эчертә? Күзләре матур булганы өчен дисеңме? Алай уйласаң, бик нык ялгышасың.
АЯЗУЧАН БОЛЫТЛЫ ҺАВА..
— Нәрсә сөйлисең. Мини, көмәнең бар мәллә?—дип, әйтерсең Фә- сиховка булган ачуын моңа аударырга тырышты Ильяс. — Әллә һава житмиме? Кырда?
— Җирәндергеч кешеләрегездән, иптәш председатель. Саф һавагыз да памагать итми.
— Төш әле монда, аңлатып кара.
Миңләхмәт җиргә төште.
— Ярый, тикшерербез. Бүгеннән контроль куям. Иллә син сөйләнме
тор. Югыйсә, шушы уттай эш өстендә син мине иң алдынгы комбайне- рымнан колак кактыруың бар. Яла өчен хәзер үк судка бирәчәк ул син ачык авызны. -*
— Ну. котыңны алып бетергән икән.
— Сак булудан зыян юк, кем икәнен беләсең бит.
— Ну бетте, кабер, батты, ыһ дигәнне дә ишетмәссез.— Миңләхмәт елмая ук язды. — Шунысын абайла — үзең бүләк иткән «Москвич» белән кич саен шушы тирәдә выжылдый. Багажнигы дисәң, па-ма-ему, анысы буш ук булмый.
Контроль кую нәтижәсе көнендә үк көтелгәнчә булды — шул кичтә Фәсихов комбайны аша узган ашлык бермә-бер диярлек кимесә, икенче кичтә багажнигыннан шактый зур капчык тулы чистартылмаган арыш өстерәп чыгардылар.
— Хакыгыз юк. кешегә күрәләтә тентү кертергә хакыгыз юк!—дип кычкыра-кычкыра, Фәсихов үзе үк менә дигән шик кузгатты.
Ревком председателенә участковыйны чакырырга боерык бирелде. Ә Фәсихов капчыкны өйгә таба өстерәмәкче иткәч, Ильяс капчыкка аяк белән басты:
— Кузгаласы булма, башың ике булмаса.
Бу вакыт ул чамадан тыш кызган иде. һәм буйсынмаса эшнең ни белән бетәсен Госман карак тиз чамалады булса кирәк. Ашлыкны калдырып. машинасына утырды да каядыр тагын пырылдап китеп барды. Соңыннан ачыкланганча, участковыйга үзе чапкан икән. Имеш, председатель, газетага язган өчен үч алу нияте белән тентү кертеп, закон боза. Участковый, барын да шунда ачыкларбыз дип, вакыйга урынына ашыккан. Килеп житкәч тә. ул озак бәхәсләшмәде — бер капчык кибәкле ашлыкны конфискацияләп акт төзеде дә икенче көнне районга кит-те. Шул ук көнне Фәсихов йортына тентү керде: каян алынганы билгесез булган бер мен өч йөз сумлык дефицит төзү материалы, «ЗИД-4,5 дигән маркалы мотор, колхозларга гына сатыла торган рамлы пычкы һәм башка сирәк әйберләрдән тыш; унсигез центнер чистартылмаган ашлык килеп чыкты.
— Бу хәтле ашлык нигә кирәк сиңа? — дип сорый участковый.
— Ашлык түгел — кибәк. Кош-кортка, малга. Кыш буена житми дә ул.
— Әле яна ашлыкны колхозның бүлгәне юк. Чистартылмаган килеш гомумән бирми. Син моны каян алдың?
Фәсихов, мыгырдана-мыгырдана булса да, весовщик Саттар исемен атамыйча кала алмады. Имештер, аннан сатып алган. Участковый: «Ихтимал. Саттар өенә дә тентү керү зарурдыр». — дип фараз итсә дә... Ләкин... Ләкин тентүнең кирәге чыкмады. Иртәгесен Саттарның үз келәтендә асылынган хәлдә табылганлыгын хәбәр иттеләр.
Фәсиховның кемлеге шул рәвешле бөтен тирә-якка фаш ителүгә карамастан. Ильяс жилкәсенә өйгән нахаклары күтәрә алмаслык йөк буларак һаман кала бирде. Шул авырлык безне йончыта, хәлдән тайдыра Бер кешенен пычраклыгы икенче кешенең чисталыгын исбат итми шул... Күзгә чалынуга ук укшыта торган газетаны мең ыргытам да бер күтәреп алам. Карамаска тырышкан килеш, күзләрне авырттырыр дәрәжәдә көчәндереп чәчләрне үрә торгыза торган сүзләр укыйм. Укыйм гынамы, ятлыйм — һәр жөмләсен генә түгел, һәр сүзен, һәр хәрефен һәм өтерен Кайда нинди билге торганлыгын күз йомган хәлдә әйтә аламдыр хәзер.
«Колхоз председателе теләсә кая мал җибәрә. Ит комбинатына вак мал озатып, өч башны ике баш күрсәтеп, колхозга табышны артыграк ала».
Шулай, терлек эре булганда, дәүләттән илле процент акча артык түләнә бит. Бу җайдан файдаланмый калмагандыр дип уйлаган инде ул... Карак кайда ничек урлашу мөмкинлеген белә! һәм ары менә:
«Колхоз председателе, биш мең центнерга якын икмәкне дәүләткә бирмичә, яшереп калган... Дәүләт планын үтәгәннән соң, исәптә булмаган малларны ашату өчен...» *
Монысында да бәйләнер җай бар: ферма кешеләре, дәүләткә бире- J ләсе отчетны вакытында өлгертсеннәр дип, терлекләрне егерменче де- “ кабрьда ук саныйлар-исәплиләр һәм нәтиҗәләрне бухгалтериягә тапшы- - ралар. Ә безнең ревком аларны ай беткәндә саный. Атна-ун көн эчен- я дәтуган маллар отчетка керми кала. Сәлимгәрәй шуны Госман дусты- 5 на әйтә дә, тегесе язып җибәрә... Закон бозылган булып чыга. Ун көн эчендә туган маллар февраль отчетына керсә дә... бәйләнергә барыбер g мөмкин шул...
Тик ашлык белән булган хәлне Фәсихов бөтенләй һавадан йолкып * алган. Ләкин теләсәң, үчләшсәң шунысына да бәйләнергә була: аш- i лыкны сугу белән беррәттән, комбайннар аны теземнәргә дә салалар 5 бит. Теземгә салганда (сугу белән чагыштырганда) эш хакы аз чыга. . Шуңа күрә комбайнчылар ургыч тагарга теләмиләр, гел суктыру ягын каералар. Идарә аларның теземгә салганда да кызыксынулары киме- “ мәсен өчен шундый чара күрде: бер гектар урса, ун центнер сукканга х исәпләнә. Билгеле инде, ведомостьлар белән саф ашлык күләмен тик- ’ шерсәң, күпмедер ашлык кнм күренә... Аерма — биш мең центнер ча- я масы. ж
Корреспондент Сәлимгәрәйгә кергән дә: »
— Дөресме шушы аерма? — дип сораган. *
— Дөрес!—дип мөһер суккан баш бухгалтер һәм, әлбәттә, идарә я карарын күрсәтергә, аңлатырга азапланмаган.
Колхозда биш йөз савым сыер бар иде. Шуларның йөз иллесе бозауларга имезелә дип, Сәлимгәрәй яңа отчет әзерләгән. Ә чынлыкта барысы да савыла аның. Отчет шул килеш китсә, Фәсихов тагун язып җибәрер иде дә, тикшерү килсә, баш бухгалтердан:
— Дөресме шушы факт!—дип сорарлар иде һәм Сәлимгәрәй
— Дөрес! —дип мөһер чәпәгән булыр иде.
Ләкин инде ышанычы какшаганга күрә, отчетның һәр графасын Ильяс нык тикшереп чыккан. Сәлимгәрәй «Аһ, ялгышканмын икән!»— дип. бик тиз гафу үтенергә керешсә дә, председатель инде ана ышана алачак түгел. Шуңа күрә хәлне идарәгә, шулай ук районга җиткергән ул. Хәер, монысы артык мәшәкать кенә иде. Барыбер, бөтенесен бергә тикшерү өчен безгә район җитәкчелеге оештырган махсус комиссия килеп гөште. Иптәш Рамазанов безгә ышана, игенгә, сөткә ышана. Комиссия, әлбәттә, безнең эшкә түгел, газетага чыккан мәкаләгә бәг. бирмәк өчен җибәрелгән ул.
Морадым абзыйның Җантуринга мөнәсәбәте тәмам ачык беленгәнлектән. томандарак калганны кайтарып сорадым:
— Үлчәүчене әйтәм, Саттарны. Фәсихов аркасында дип, кистереп үк әйтергә буламыни сон?
— Иманым камил — теге тынычрак дөньяга ул тентүдән куркып качты. Фәсиховның бик нык тырышканлыгы көн кебек ачык иде. Аннан кире шунысы да мәгълүм: элегрәк ул бик тә салырга маһир, бульнис- ка барып, лнчит ителеп тә кайткан иде Фәсихов, мөртәт, ирексезләп, куркытып, иманнан кире яздырган. Ни белән беткәнен әйттем. Бетте, Әнис улым, шуның белән, бүтән юк.
Ә мин, бу «бетте»ләрнең үзләреннән бигрәк, карт әле тагын сөйлн алачак хәл-әхвәлләрнең чиксез икәненә ышанган кеше, урынымнан тиз кубарга җыенмыйм, берни көтмәгән кыяфәттә илтифатсыз утыра би-
рәм. Абзыйның бүтән эшкә кәефе дә, вакыты да юк. Хикәясен үз теләге белән дәвам итә ул.
Чын маяклар урып-суккан бодай исәбенә күкрәгенә Алтын Йолдыз тагарга иде Фәсиховның нияте, тотылып харап булды. Тотылмаса күрер идең син аны. ә? Тотылмаганнары да юк түгел дигән хәбәрләр дә ишеткәнем бар, бүтән җирләрдә ягъни. Сезнең арада да бардыр инде ул... Хикмәт, исән йөриләр. Бетте, Әнис улым, эһем, һәр һөнәрнең үз җае... Бетте.
Фәсиховка дисеңме? Җык булсынмыни аңа. Комбайннан мәхрүм калып котылды. Чуртанны диңгезгә дигәндәй — хәзер сәгатьләр төзәтә, шуның белән бергә, төп һөнәренә кереште — үзе белгән барлык эш кешеләре өстеннән югарыга, барча түрәләргә вә гәзитләргә ялган хатлар яза. Бөтен авылны дер селкетеп яши бирә, ә весаушик, мәрхүм... әнә чапрыш ихатадагы ике йорт берьюлы хуҗасыз калды. Әнисе, хатыны, ике баласы — ятимнәр. Фәсихов автомобильдә жил куа бирә. Бетте инде, улым, бүтән юк, эһем.
Саттарның хатыны бервакыт идарә йорты каршында Фәсиховны туры китергәч, бөтен мир алдында хур итте итүен:
— Син генә үтердең иремне, син генә ятим калдырдың балаларымны!— дип каргады. — Машинаң-ниең белән җир йотсын, ярдан капланып үл, хәшәрәт!—дип тә каргады һәм күз яшьләре түкте. Ә Госман тагы чиста — халык алдында яла якты дип, ятимәне судка тартты. Тегенди-мондый җәза бирдерә алмаса да, теңкәсенә шактый тиде район үзәгенә чакырттыра-чакырттыра. Шулай ул күп нәрсәдә үзе кешеләрне гаепләүче, дөреслек якчысы, әүлия шикелле йөри. Колхоз җитәкчеләрен сүгеп язган хатларында имзасын «Дөреслек корбаны», яисә «Хакыйкать якчысы» дип куя икән, имансыз. Менә, шул бар булганы, бет-те. Бетте, улым. Син якларлык кеше бар иде, весаушикны әйтәм, иллә бер генә елга соңга калгансың. Хәзер ярдәмең тимәстер, улым. Гәрчә бер кеше тагын бар, анысы да җайсызрак хәлдә. Иллә әйтү кыен — анысы лаек микән андый асубый хөрмәткә? Ниндирәк кеше? Син, ни, шулай диярсең инде ул.
Әйбәт, шәп кеше иде. Соңгы елларга тикле әйбәт кенә эшләде. Элекке баш зоотехник Үрәзмәтне әйтүем. Анысының чире — хатыны. Шуны көйли-көйли әрәм булды бахыр. Ничек дип ни — артык та нык ярату аркасында. Патшалар да яшәргә оялмаслык йорт-кураны әйтеп тә тормастан, кием-салым җәһәтеннән дә патша кәләшләренә хас затлы дәрәҗәгә үрмәләде моның бичәсе. Калага барса, безгә исемнәре үк билгеле булмаган әллә нинди җанвар тиреләреннән ясалган якалар, туннар, бүрекләр һәм итекләр, туфли вә кәчтүмнәр — гел ташый кеше сөекле хатынына, гел җыя малны әрлән мисалында. Хатын чик белә торган түгел — һаман җитми, һаман сорый. Өстәвенә, бәйрәм ярата. Үзе духтыр, башкаларны эчмәскә үгетли, ә үзе, кич җиттеме, ир белән бергә чүмерә. тутыра дөньяның ачы суын затлы корсагына. Типтереп яши торгач, корсак дигәннән, боларның да кыңгыр эшләре калкып чыкмас диген. Шулай, килеп, төртеп чыкты—шөшле түгел, без. Шулай. Әүвәлдәнрәк китереп әйтим әле. Ирнең, самый глауный зоотехник булган кешенең, арганизмасы алай ук шәп яшәрлек булмаган, күрәсең — бик тә чынлап чирли башлады. Ашаганы аш түгел, ризык яна да бетә, күпме ашаса да. тәнгә сихәте юк. Хатыны врач була торып, ирен шундый хәлгә төшерсен әле. Менә нинди тамаша бит.
Әмма кеше, чирләгән берсе, гел район үзәгенә барырга тырыша. Безнең авылдагы бу духтырга пешкән, кысылган төш белән генә киләләр. Ә баш зоотехник булган бу егетне исә калага ук алып киттеләр. Шулай булуга карамастан, хатын каушап төшми. Алай гынамы, угата ихласрак яшәргә керешә. Бер мәлне мин пожарныйга болай эш юклыктан гына кергән идем, телефон шалтырый. Ягъни, телефонның эше шул
бит инде — шалтырый бирсен. Иллә бер шалтыравында үзсүзлерәк шалтырады да, андый-мондый хәтәр нәрсә була күрмәсен дип тыңламакчы идем, исем китеп дигәндәй торам: бер дә алай ук яна торган нәрсә түгел икән. Калага бульниска киткән зоотехник Үрәзмәтнең... моңаеп калган дип уйланырга тиешле Кәримә... Ихахай да михахай. ят ир белән гәпләшә. Искитмәле кайнар, баллы сүзләр озатышалар. Кеше ф ишетер дип куркудан ук узганнар лабаса! Үрәзмәтнең өйдә түгеллеге . керде телләренә. Ахырда ят ир ниндидер үзләре белгән җиргә, төгәл- < рәк әйтә төшсәк, Өчнарат чокыры янындагы урман полосасына чакы- < ра Кәримәсен. Кәримә ялындыра:
— Белмим шул, вакыт юк бит. j=
— Син инде тагы бер кешене чиргә сабыштырма, саргайтма — әдәм £
бул. §
— Бардыр әле миннән башка да.
— Валлаһи, билләһи, беркемем дә юк. Синнән башканы яратырга, х әллә минем башка тай типкәнме? J
— Типмәсә тибәр.
— Типтермәбез, алла бирсә, үзебез типтерербез, икенче төрле. <
— Нигә өметләнәсең? Пунктта грамм спирт юк. ф
— һы, тапты суз. Спирт. Син үзең спирт, тәмам исерттең газиз башкаемны, диваналар иттең. Болай да айный алмыйм. Тамчы да ки- о рәкми. Кирәк түгел, үзем табармын. Әйе. анысы минем өстә. Син кил х генә. Булдымы? Киләсеңме? Син алай икеле-микеле сөйләшмә инде, “ теге юлы килешкән идек бит. Мин көтәм, булдымы, көтәм!
— Ярый, карарбыз әле, вакыты җитсен. х
Вакыты дигәннән, кичкә таба, бердәнбер күземне чекерәйтеп, юри ® күзәтеп тордым. Менә бит җәнлек шомасы — караңгы төшәр-төшмәстә, * энәдән-җептән чыккан матур киемнәрен киенеп, урман полосасына та- батып менеп китте Кәримә дигән кәнтәй!
Үрәзмәт дигән ир калада һңгырашып ята...
Мондый хыянәтне сез ничек бәяли торгансыз, ә минем җен ачуларым купты. Өсләренә барып чыгып, киемнәрен җыеп алып, әллә ялангач кайтарыргамы дигән уй да кузгалган иде дә. картлыгымнан оялдым. Яшьләрнекен белмәссең, бәлки үзләренчә хаклыдыр алар. Карасыннар инде, ә син күрә торган бердәнбер күзеңне йом да күрми торганын ачыбрак кара. Анысы дөресрәк мәгълүмат бирмәгәе. Аннары бит. Морадым туган, үзең дә бит мәхәббәт дигәндә бик үк тугрылардан түгел идең шикелле... югалган күзкәеңне яд ит тә. дога кыл да койрыгыңны кыс. Шулай дип. үземне тиз арада тынычландырдым Хәзер кешеләрне сафлыкка өйрәтә башлаган, имеш, әүлня-суфи. Иллә дә Үрәзмәтне барыбер кызгандым. Чирле хәлдә тилмереп, еракта ятканга күрә. Шунысын әйтим хәзер, кызгануым урынлы ук булмаган. Хатыны үзенә тәки пар икән юньсезнен, мәгънәсез җан.
Ильяс белән якын ук дуслар иде алар — бәйрәмме, туймы-тегеме — табынны гел бергә кордылар. Бигрәк тә Үрәзмәт үзе якын итә иде аны. әллә түрә булганга. Гөнаһсына кермик. Кешене ярып карап булмый. Тегеләйме, болаймы. шунысы хак: Үрәзмәт Ильясны атна саен кунакка чакыра, тегесе җавап бирергә тырыша: шундый дуслык, көнләшеп туймаслык.
Иллә бер мәл җайсызрак хәл килеп чыкты бит колхоз дәүләткә йон сату бурычын үти алмый азаплана. Бер илтә, ике илтә — тулмый төпсез кое. Аптырагач, әзерләүләр кантурына Ильяс үзе барган да шундагы кабул итүче колагына пышылдап үзенең авыр хәлен аңлата икән:
— Табып булмасмы, янәсе, сатып алырга йон?
— Табып булырга мөмкин — дус-ишкә.
— Дусың түгел, туганың булырга рнзамын. тик тап кына.
Икенче көнне Үрәзмәткә саф акча тоттырып, әзерләүләр кантуры- на, кабул итүчегә җибәрә вә шул рәвешле законга хилаф эш аркылы колхозның бурычын да, йөкләмәсен дә үти. Бурыч үтәлүен үтәлә дә. тик җанны нәрсәдер һаман кимерә тора. Уйлый торгач, менә нинди фикергә килә Ильяс дигән Җантурин: йон күп кыркылды, план үтәргә генә түгел, бүтәннәргә ярдәм итәрлек тә рәт чыгарга тиеш иде, әгәр дә мәгәр коенын төбе тишелмәгән булса. Тишелде, тәки тишелде коеның төбе. Шундый ныклы фикергә килү аркасында, планны арттырып үтә- мәк өчен дигән булып, барлы-юклы йонны кабат та жибәртмәкче була да Үрәзмәткә шул эшне тапшыра. Газизжанов Рамил дигән рядовой зоотехникны күзәтергә куша, һәм дә күзәтә тегесе: Үрәзмәт үлчи йонны, тиешле кәгазьләрен яза. Берни аңламаган яшь зоотехник күреп тора. үлчәгечтә бер сан иде. мәгәр накладнойда — икенче... Үлчәгечтә күбрәк сан иде. мәгәр кәгазьдә бәләкәйрәк... Әзерләүләр пунктында караклар жннаять өстендә тотылалар.
Шул көннәрдә Ильясның ничек тузынуын күрсәң! Үз йоныңны үзен сатып ал инде, ә! Ояты ни тора! Үрәзмәт үзенең якын дустына колхозның үз йонын, анда да закон боздырып, вөждан пычраттырып саткан бит әле! Эттән алып эткә салды председатель үзенең якын дустын — тегесе сүз дә әйтә алмый, тик тора Фәсихов аркасында Миңле кулына эләккән Саттар мисалында — әрепләшми дә. Эштән чыгардылар. Чирле булуы сәбәпле, хәзер пенсия белән генә канәгатьләнеп ята.
И мин аңладым шул мәлдә: Кәримәсе моны алдаган чагында артык олы жинаять эшләмәгән икән лә. Рас инде үзеңә ышанган дусны сата аласын икән, рас үзең кешелеккә жинаять итә аласың икән, тиешле жәза килә дә килә инде ул. Дөньяда ниндидер күзгә күренми торган гаделлек, минем уйлап йөрүемчә, тәки бар бит ул. Эчке бер көч. Сез галим икәнсез, ачыгыз шул хикмәтле законны. Карак тотылмаса. җә- засыз калу ихтимал, иллә урынсыз катылык... шуның аркасында булган рәнжеш хуҗасына барыбер кайта. Кайтмый калмый. Бүген булмаса, иртәгә. Мондый чакта хатыңның кайтарма адресын юри язмый калдырсаң да. шәфкатьсезлек дигән кара белән язган ул хат барыбер сине эзләп таба. Бүген булмаса, иртәгә.
Ныклап уйласаң. Үрәзмәтне кызганырга мөмкиндер. Хәзер бигрәк тә- үзенә-үзе укол ясап кына дөньяга эләгеп тора. Шуның өстәвенәргә, эчкечелеккә сабышты. Анысы тагы бер жәза — вөҗдан сызлавына түзә алмый бәндә Мин барыбер беткән кеше инде дип. кайчакта уколын ясамый калдыра дип тә сөйлиләр. Анысына да ышанам. Моңа хәтле әйбәт кеше булганлыктан, соңгы вакытларда гына ялгыш юлга тайпылганлыгын исәпкә алсаң, ихтимал, аңа мондый ук җәза тиеш түгелдер. Ни дисәң дә, хатын аркасындарак харап булган кеше бит. Әмма табигать, кешенең борыннан килгән табигате сәбәпләр белән исәпләшми, адбукатлар ана кирәк түгел. Күпме генә акчага да мондый чакта синең хәлне беркем җиңеләйтә алмаячак.
Менә шулай, балам, үзең кара, үзең уйла.
Бетте. Әнис улым, бүтән юк.
Бодай кыяк суза
22 май. 1977.
Гомеремнең мәгънәсез кара елларында авылда үземне рәнҗеткән, тәмәке һәм харам ризыктан саргаеп беткән тешләрен йөрәгемә батыра белгән җәнлекләрне акылга утырту, дөреслекне, хаклыгымны раслау,
хаксызларга тиешле җәзаны кайтару өчен мен планнар корып, мнн Казанга юридик институтка керермен дип киткән идем. Ләкин кала шау-шуына күмелгәч, андагы масштаблар нисбәтендә бу максат гаҗәп тә бәләкәй булып калды. Шуны бик тә тиз арада тоеп, кайтарасы үчне аймылыш калдырып, үзем өчен кадерлерәк хыялларга таба кнттем.
Чынлап та: кемнәргә үчләшергә, кемнәр каршында дөреслекне ис- 4 бат итәргә тиеш идем сон мин? һәм ни өчен тәгаен мин? Бәлки бу . эшне миннән остарак, тынычрак һәм шуна күрә дөресрәк үтәүчеләр юк < түгелдер?
Мин үчләшкән беренче адәм — Галибәк Хәмәтдинов. Культура йортында эшләгән чагымда сонгы бәрелеш... Юк, дөресрәге — аның үчлә- * шүе иде. Минеи тиешенчә хөрмәт күрсәтә белмәвем аркасында. Тагын 5 да төгәлрәк әйткәндә, районның «каймагы» җыелган залда аннан билет 5 сораган өчен. 10
Лампалар ник корымлана дип тиргәве генә ярсуын басмаган булып = чыкты. Җәмәгатьчелек каршында дәрәҗәсе какшау килеш калды, дип £ фараз итте, күрәсең. Директор укырга китеп баргач, бүтән кеше бул- £ маганлыктан, культура йорты җитәкчелеген көчләп диярлек мина йөк- < ләгәннәр иде. Җәй айлары, укуга вакыт бирми торырга мөмкин дип. ♦ ризалаштым — көзгә хәтле ходай ни бирмәс... Әйе, үзем баянчы, үзем а художество җитәкчесе, үзем директор. Чынлап эшләсәң, башың-кола- ° гың белән чумарлык, һәм мин чумдым, тик исән чыгу өчен күкрәккә “ һаваны гына азрак тутырганмын, ахрысы.
Калага барып, «Тальян гармун» дигән пьеса кулга төшердем — өр- _ яңа әсәр. Композитор аңа күп кенә көйләр язган, барлы-юклы акчага г танышлар ясап, алар аркылы композитордан ноталар сорап алдым. Ай дигәндә, агитбригада оештырып, спектакльне үзебездәге шартлар мөм кинлек биргәнчә өлгертеп, авыл сәхнәләрендә мөкәмәлләштереп, көзгә таба республика үзешчән сәнгать коллективлары смотрында беренче урынны алып кайткач, инде укуны юлга салу нияте белән культура йортында сирәгрәк күренә башлавымны (ул чакта анда көннәр бу< буталуның хаҗәте дә юк, чөнки әле яңа программага тотынылмаган) каяндыр, ничектер сизеп, Галибәк галиҗәнаб шул көннәрнең бер иртә сендә мине ниндидер утырышка чакыра, имеш. Кулга кәгазь тоттырдылар: фәлән көнгә, фәлән сәгатькә. Мин культура йортында буталган бөтен тарихта беренче очрак бу, мондый игътибарны бүтән хәтерләмим Көн тәртибе — культура йортында хезмәт һәм исәп тәртибе. Бухгалтериягә (ул бер генә кешедән тора) ревизия килгән. Гадәти эш дим, кур ка белмим әле. Хәер, курыксам, уйлана төшсәм дә, файдасы тиячәк түгел иде. Монысы бик тиз ачыкланды.
Башкарма комитет рәисе калада булганлыктан, утырышны аның урынбасары Галибәк Хәмәтдинов алып барды. Әйләнә-тирәдә мнн та нымаган жиде-снгез кеше утыра иде. Беренче сүзне ревизор алды. Сме та бозу фактлары ачкан. Шуларның беренчесе — смотрда җиңгән өчен акчалата бүләкне күчерергә мин банктагы үзебезнең төп счетны, дәү ләт акчаларын ала торган счет номерын әйткән булганмын икән —акча шәһәрдән шунда күчерелгән һәм без аны акчалата алып, кирәкле әйберләр (мебель һәм пәрдәләр) юнәтеп, закон бозганбыз. Бу хикмәтле счеттан акча бары тик күчерү юлы белән генә тотылырга мөмкин икән Икенче гөнаһ: башка җирләрдән килгән иҗат коллективлары аренда өчен түли торган акчаны кимрәк процент белән алганбыз. Ревизор ул чактагы ике мең сумлык беренче ялгыш өчен тиргәү белән котылырга мөмкин дип исәпләсә, өч йөз сумлык икенче хата бәясен түләтергә тәкъ дим итте. Бухгалтердан түгел, миннән. Яратып кына салынган шнкел ле штраф инде бу. Ләкин ертык чалбардан әле күптән түгел генә ко тылган кеше өчен сизелмәслек тә түгел иде ул. Шулай да ачуланмаска
■II
мөмкин иде. Ләкин сөйләүләр башлангач! Менә монысына түзә алмадым инде, гафу итсеннәр.
Ник дисәк, мин, беренчедән, урынбасар Галибәкнең үземнекен бер селтәнүдә бәреп еккан режиссерлык сәләтеннән көнләштем. Спектакльне менә, ичмасам, куйган иде ул! Безнең «Тальян гармун» моның янында пүчтәк кенә булып калды. Син, Әнис балам, һәвәскәр генә, ә менә Галибәк абыең Хәмәтдинов исә барлык профессионалларның да остазы була алыр. Ул актерларында шул кадәр «эреп беткән» ки, алары, минем белән моңарчы таныш та түгеллекләрен онытып, минем белән нинди генә мөнәсәбәткә кермәгәннәр дә, нинди генә эшләр башкарырга тырышып карамаганнар! Осталыкта болар безнең борынга менә дигәнчә шәп итеп чирттеләр!
Беренче герой — Карабаш МТСы директоры Хафизов дигән агай бик тырышып, үзен тормышны үгез кебек тартып баручы дип (ни өчен трактор кебек түгелдер, шунысы гына мәзәгрәк) мактаганнан соң, шуңа карамастан ихтирам юк, безне концертларга, спектакльләргә чакырмыйлар дип зарланды да, сәнгать түгәрәгенә бүләк итеп бирелгән ике мең сумны да түләтергә кирәк дип, аклы-каралы тавыш белән бик тупас акырды.
Бәхетемә каршы:
— Монысын суд хәл итәр, — дип. үзем дә шактый ук ямьсез кычкыргач, шуннан соң алар чак кына аптырап калган арада,— бүләккә бирелгән акчаны спектакльләрдә катнашкан кешеләргә таратып биргән булсам да, сез бер нишли алмас идегез, ә без, үзебездән кызганып, жиһазлар алдык, хатабыз үзебезне рәнҗетүдә, — дип өстәгәч, Хәмәтдинов хәтта гаҗәпләнде.
— Иптәш Бадигин, иптәш Бадигин, ипләп сөйләгез, кызмагыз! — дип, юаш кына итеп мине тәртипкә дә чакырырга тиеш тапты.
Юашланырга үзем дә әзер идем, ләкин аларның программасы дәвам итте. Районның сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Букштейн дигән ханым (анысын бөтенләй беренче тапкыр күрүем) мине чыгырдан ук чыгарып аткач, тагын тыпырчына башладым. Энә өстендә утырам кебек. Ләкин аңларга тырышам. Ничек ди? Ул миңа культура йортында лекция үткәрү турында үз инициативасы белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән (мин аны күрмәүгә, ишетмәүгә карамастан, ул мине күргән дә, ишеткән дә, хәтта бәхәсләшкән икән әле), ә иптәш Бадигин аудитория бирмәгән, аның лекциясен планга да кертмәгән. Хатын-кызга каты бәрелү читен, сүзләре аның вөҗданында калсын, бәлки ул бер тыныч төндә уянып, үзен дә, Хәмәтдиновны да каһәрләр һәм артык та очсыз бәягә сатылуы өчен үзеннән-үзе җирәнер... Ә менә тагын бүтәннәр дә шушындый ук уңыш казана башлагач, ымлыклардан узып, терерәк сүзләр ыргытырга җөрьәт иттем. Шунысы гаҗәп, Галибәкнең: «Иптәш Бадигин, иптәш Бадигин!» дип кычкыруыннан башка җавап-отпор ишетелмәде. Үз язмышы өчен мондый да саксыз кешене күргәннәре булмаган, күрәсең. Гогольнең телсез сәхнәсендәге шикелле өнсез калдылар. Чөнки алар тормышка миннән бер атнага ераграк карый алалар иде... Бер атнадан соң син үзең дә күрәсең: сине директорлык вазифасыннан азат итәргә һәм өч йөз сум акча түләтергә дигән язу өстәлеңдә ята. Шул вакыт мин үчне матур һәм оста ала белгәне өчен Хәмәтдиновны котларга дип кергән идем, кылган эшеннән бик тә канәгать булып, могтәбәр кешегә куелган бюст мисалында утыра — селкенми дә.
— Смотрда беренчелекне алган өчен художество җитәкчесен эшеннән алгансыз икән.
— Беренчелек? Бу адәм ышанмаслык батырлыкмы соң?
— Спектакль генә бар, батырлык юк, анысын сез эшләдегез.
— Спектакль куйдын. Син анда берәү генәмени? Писсы язылган бит, аны тагын ничек куярга мөмкин?
Үзе утырышны искиткеч шәп куйса да, сәхнәдә спектакль куюның нәрсә икәнен белми иде, бичара. Шуңа күрә икенче хезмәтемне атап карыйм:
— Композитор янына барып, кайбер расходлар белән ноталар алып ♦ кайттым, аларны бер ярдәмчесез интегеп разбирать иттем, өйрәндем, : ниһаять, сәхнә өчен музыкаль оформление ясап, баянда шуны үзем * башкардым... бөтенесе өр-яңа музыка...
— Өр-яңа? Бөтенесе иске көй. халык көйләре. Ишеттек бит.
Бер уйласаң, композитор өчен дә, башкаручы өчен дә моннан артык ? мактауның булуы мөмкин түгелдер. Әмма Галибәкнең үзе өчен мак- 5 таулы булырлык нәрсә мин күрә алмадым. Бу кешедән котылуын үзе 5 өч йөз мең тәңкәдән кыйммәтлерәк бәхет, ә син үпкәләмәкче булып 10 йөрисең. Шулай да, шулай да... күңелдә бу кешене үз урынына, ат аб- = зарына күчереп утырту теләге калган иде. Ләкин бүгенге көндә тагын ? гажәбрәк хис туды аның белән көрәшкә керү түгел, хәтта күрәсе дә j килми икән бит инде. Инде, бәс, шулай икән, соң минем кемгә әжәт ■* кайтарасым бар? ф
Кайчандыр бөтен хыялларым, киләчәк көннәремне үзенә жыйган л яшьлегем мәгънәсен, баянымны тартып алган Шәйми? Ихтимал, ми- о нем ярдәм беләндер, теге вакытта ук анысы милиционерлыктан йөк = ташучыга әйләнгән иде. Культура йорты директоры, булып утырган < көннәремнең берсендә йшек шакып, бүреген култык астына кыстырып, “ түбәнчелек белән баш иеп, ерак урманнан китергән бүрәнәсен кабул х итүемне сорап торганы хәзер дә күз алдында. Таныгач та сикереп тор- ™ дым. Артык мескенләнмәсен дип аркасыннан кактым да йөген кабул х итәргә чыгып киттем. Кәгазенә кул куйганда, гажәп тә гаепле кыяфәт п белән каушап торганы да хәтердән нишләптер чыкмый. Буш арбасына утырып, капкадан чыкканчы озата килдем, хәтта кул да болгап калдым. Ник бу хәтле нечкәрүемне хәзерге көнгә чаклы аңлап бетергәнем юк. Шунысын гына шәп тоям, бу кешегә дә минем бурычым инде юк... Дөнья, дөнья үзе бөтенесен белеп, бездән остарак, гаделрәк хәл итә.
Әйе, Шәйми дигән исем дә сызыла, ә кем кала? Акыртын гына хәтер капчыгы төбеннән Гыйбадулла Байсламов дигән кара сакаллы кеше шуышып чыга. Ул вакыттагы урман каравылчысы. Көчле, куәтле. Ләкин хәзер урын өстендә ята. Аяк өстендә йөрсә дә, белмим, аның белән дә булашыр идемме икән? Юк, булашмас идем
Моннан күп еллар элек калага кемнәр беләндер мөнәсәбәт ачыкларга, алардан жавап алырга әзерләнер өчен дип киткән кеше, мин инде менә кемнәргәдер ярдәм итәргә йөрим. Бу, ахрысы, гажәп тә түгел, киресенчә, бик табигый. Бәлки әллә ни зур файда итә дә алмам, тик булышлык күрсәтергә тырышлык мәжбүри кирәк. Минем бурыч шул. Тик минем ярдәмгә кемнең мохтаж булуы гына билгеле түгел.
Идарә йортында төрле жыелыш протоколлары карап утырганда, ишекне шакымый-нитми генә, дөбердәп, озын буйлы, кара пумала башлы бер жилбәзәк егет килеп керде дә, муенын кыйгайтып, каршыга басты.
— Син язучымы?
— Шулай дип сөйлиләр. Ә сез?
— Мин? Мин эт тә түгел.
— һич югы. исемең бардыр
— Исемем Мини-Әхмәт. Әтәй-инәй кушканы Миңләхмәт.
— Беләм. Тыңлыйм сине, Миңләхмәт.
— Тыңлыйм дип, әллә ни тыңлый алмассың —сүзем бер гена
— Булса соң. Барыбер әйтеп кара, бөртек.
— һөнәрем белән механизатор булсам да, төп шөгылем — көрәшче, разрядым бар.
— Авылда спорт түгәрәге бармыни? '
— Үзем әмәлләдем шунда, өйрәнергә тырышабыз. Персидәтел каршы килми, әле калага жибәреп семинарда укытмакчы.
— Мин дә каршы килмим. — дигән булып елмаерга тырышам.
Ә Мини каушатырлык житди.
— Син каршы әйтмә — эшлә генә, то-ес эшләмә дә. Калсын бөтенесе ничек булган килеш. Сиңа әйткәннәрдер инде, имештер, мине персидәтел кыйнаган дип. Ышанма шуңа и маташма булмаганны зурайтып. Кайберәүләр күек. Андый язучылар үзебездә дә бар, көн-төн язалар, гарык. — Егет муенын кискәндәй итеп ишарәләде. — Ә син язмаучы булып кара, шулай хәерлерәк булмасмы. Менә шул. Язсаң да. мине кыйналучы итеп күрсәтмә, и мин түгел дә ул кыйнала торган адәм. Мин үзебездә ел саен диярлек сабан туе батыры. Бер центнерлы Мини- Әхмәт. Аңлашылдымы?
— Нишләптер, йөрәксез Әхмәт дип тә йөртәләр бугай.
Ниһаять, әңгәмәдәшем шаркылдап көлде.
— һа, ансы болай гына аның, йөрәкнең үз урынында түгеллегеннән.
Шуннан сон утырып ук хәлне аңһатып бирде: аның йөрәге уң якта икән.
— Республикада өч кенә кеше без. Асубый исәптә.
— Кыен түгелме соң? Җайсыз түгелме диюем.
— Киресенчә, жайлы яклары күп. Кай адәмнәр усал сүз белән минем йөрәккә кадамакчы булса, анда — буш урын, йөрәк сау-сәламәт кала. Пытамушты ышанычлы, секретный урында.
— Ә мин хәзер беләм... юкка әйттең, ахрысы. Үкенмәссең микән?
— Шунда синең дә кемлегең сыналыр.
— Килештек. Ә шулай да... Чынлап тамы бернинди аерма юк?
— Инвалидлык бирмәкчеләр иде — алмадым, армиягә жибәрмәскә маташтылар, бирешмәдем, менә дигән хезмәт иттем илгә. Менә хәзер дә халык арасында ким-хур түгел.
— Шәп.
— Шәп шул. Нәрсә, әллә? Ну, без килештек — мин кыйналучы түгел. Булдымы?
— Булды.
— Мә бишне, ун булсын.
Кул кысышкач, кергәндәгечә үк башын бер алга, бер артка чөя-чөя атлап китте. Әлбәттә инде, бу кешене Ильяс кыйный алыр дип башка килерлек түгел, һәм бу хакта онытып, яңадан кәгазьләр актарырга керештем.
Укыйм: «Колхозда бер ел эчендә биш комиссия эшләде...»
Ак кәгазьне каралтып, чабата хәтле хәрефләр белән — изге мәктәп дәфтәре битенә! — шулай язылган.
Газета кыйтыгы: «Борчак, арыш һәм солы күптән инде урылып беткән, ә бодай урырга яңгыр комачаулый. Бер атна инде — яңгыр коя да коя».
Әллә хәтерлим, әллә укылган сүзләрдән сурәт ясарга тырышам...
Бодай сөрлеккән. Ләкин яңгыр узгач, ул яңадан торып баса. Шундый хикмәтле сорт бу. Шәп кенә тизлек белән инде торып баскан бо дайны комбайн аяктан ега. Бу очракта бигрәк тә Миңләхмәт чирак. Гезмәләрне сугарга керешкәч, бөтен халык аның артыннан иярә. Ә Мини әйтерсең беркемне күрми, тизлек жиленә йөзен куйган да дөньясын
онытып бара да бара, әйтерсен ки бәхетенә, максатына таба ашыга. Ул белә. мондый бәхеттән дә зуррак бәхет юк, гомернең менә шушындый мизгелләренә кайчак анын бөтен мәгънәсе һәм яме сыйган була. Ул — батыр, сабан туы батыры, иген туе батыры, кыр дигән чиксезлек- нең хуҗасы. Юк, ул бу хакта уйламый, бүтәннәр дә башына китерми. Ләкин бу уйлар һәркемгә җитә, һәркем аны тоя, һәркем аны кичерә, ♦ сүзсез генә, ә иң башта — Мини дигән бөек игенче! :
Ниһаять, комбайн тукталды, һәм Мини басуның бөтен киңлеген S берьюлы тутырып кычкырып җибәрде: *
— Утыз биш! Утыз биш! Утыз бишәр центнер! 3
Артыннан җитешеп җыелганнарга: 5
— Тулып та куйды бункер, тулды бункер! — дип аңлатты. 2
Кешеләр бәлки Мини дигән Әхмәтне уңыш белән тәбрикләргә, юк, с
аны гына түгел, һәркем бер-берсен котларга, һавага чөяргә, баштагы 10 эшләпә-кипкеләрне күккә ыргытырга, аунарга һәм рәхмәт әйтә белгән, = игелек күрсәтә торган җирне, шушы туфракны кочарга, үбәргә тиеш £ булгандыр. Ләкин андый кыланышлар, андый ярсынулар булмады. £ Минләхмәт штурвалдан бушаган куллары белән, әйтерсең җилне генә * кочты да, аннары, озак та мавыкмыйча, яңадан стартерга басты. Ә ♦ башкалар елмайган килеш үз шөгыльләрен дәвам иттеләр. а
Иген үстерү дигән бөек мәгънә өчен... әйе, шуның өчен туган кеше- ° ләр тыныч яшиләр, тыныч бәхетләреннән аерылмас өчен, өнсез танта- ® нада катнашу хокукы өчен дәгъвасыз көрәшәләр! Сүзсез хәрәкәтләр < һәм адымнарда яуланган хокук, бәхет, олпат тынычлык аермачык кү- “ ренә ул! 1
Ләкин икмәкне үстерә белү бәхете һәркемгә бирелмәгән, кайберәү- и ләр андый тойгы барын хәтта белмиләр, аңларга да теләмиләр, алар * өчен шул бәхет, шул абруйны бүлешкәндә өлешсез калмау көрәше п кызыйлырак һәм үзеңнең дөньяда яшәвеңне раслар өчен бердәнбер чара да шул. Иң зур кимчелек — дөньяда өлешсез калу, һәм син көрәш, үз өлешеңне (бәлки башкаларныкын — барыбер!) яулап ал, бирмәскә тырышсалар, җәдәлләшеп, сугышып ал! Әгәр кеше арасында кеше буласың, бүтәннәр синең фикер-карашларың белән исәпләшерлек кеше буласың килсә, тормышта үз урыныңны биләп торасың килсә, әгәр инде үзең иген үстерергә бик үк хирес түгелсең икән, аны үстергән кешеләр белән бәхәскә кер. Әгәр синең бу көрәшеңнән тыныч игенче рухланмаса, гаделлекне яклаучы, аларны тәртипкә чакыручы (гөнаһсыз кеше булмый ул дөньяда, гаеп табылмас дип курыкма!), дөреслек сакчысы сыйфатында дөньяны шаулат! Үзеңне кайчакта шулай да саклап, раслап була дөньяда, бәлки шулай җайлырак һәм кирәгрәктер дә әле...
Бодай кыяк суза, буынга үрелә, табигать биргән хокукы буенча үсеп, кыр һәм яшел дәрья кыяфәтенә керә... һәм тормышта шул да — позиция.
Иген алтынсу төскә керә-керә, кешеләрнең күкрәкләренә сары йолдыз булып күтәрелә... Әгәр акыллы булсаң, игеннәрнең яшел музыкасын үзең яза белмәгән килеш, шул йолдызны эләктерсәң, бу да—тормыштагы позиция...
Ә кемдер ике позиция көрәшенә бәя бирә, ләкин дөреслекне белгән килеш, эндәшмичә файда таба — өченче позиция!
Позиция — өчәү генә, ә кешеләр күп, бар син бер карау белән аңлап, аерып кара. Шуларны аера, тоя торган барометр тап!
Ләкин мин бераз чамалыйм, инде гүя ки үз күзләрем белән күреп торам: нәкъ менә шушындый уңыш шатлыгы чынлаган көннәрдә һәм шул ук киңлекләрдә ала-чуар байрак (икенче позиция!) җилферди. Әнә, кара һәм ышан: авылга колхоз председателе Ильяс Жангурин хакында мәкалә басылган газета килеп төшкән! Госман Фәсихов нсә,
ул байракны болгый-болгый, өйдән-өйгә, урамнан-урамнарга, кырдан- кырларга, җәйләүдән-җәйләүләргә чаба:
— Күрдегезме, без капчыкта ятмый, күрдегезме, күрдегезме!
Кемдер аптырап тел шартлата, кемдер сокланып бот чаба, кемдер газетаны капшап карый, әйләндерә-әйләнцерә дә кире хуҗасына бирә, кемдер исә тантана иткән Фәсиховның артыннан төкереп кала: «Бәдбәхет, кояш нурыннан мәхрүм булгыры!»
Тарткалаш, мәгънәсез кычкырышлардан котылу нияте белән идарә йортына кайтам, тик анда кәгазьләр сатулаша, кәгазьләр бәхәсләшә, кәгазьләр көрәшә, кәгазьләр сугыша, кәгазьләр кычкырыша.
Колакларга буйсынмаска тырышып, тынычрак кәгазьләр эзлим.
«Колхозда чылбырлы трактор — 25, тәгәрмәчле — 20, комбайн — 30, автомашина—30, электр двигателе—140...» һәм, иренмәсәң, ары укы. Хәзерге колхоз — сугышка хәтле еллардагы бөтен бер МТС!
Тагын саннар очрашты: тагын чагыштыру, тагын аерма, тагын үткән гомер ямансу карый башлый. Әйе, фикергә тынгылык юк — бәхәс дәвам итә. Кәгазьләр кычкырыша, тарткалаша.
Беренче позиция — кыяклар чыңы, башаклар кыштырдавы...
Икенче позиция — «без сезнең кебек үк адәм балалары, сезгә күрсәтелгән кебек үк ихтирам һәм игътибар безгә дә даешь!»
«Ныклап уйласаң, кыр ул әрләннәре белән дә матур!» — өченче позиция. Дүртенчесе юк?
Ләкин позицияләр арасына республика прокуроры авазы килеп керә: *
Беренче факт. Дәүләткә малларның санын киметеп, авырлыгын арттырып язу ысулы белән харам акча алу гаебе тикшерү барышында раслану тапмады. Баш бухгалтер Байсламов Сәлимгәрәйнең документларны яңадан тутыру, үзенә кирәкле саннар белән алыштыру очраклары исбат ителде.
Икенче факт. Комбайнчыларга эш хакы бирү хезмәткә түләү кагыйдәләренә туры килә дип табылды.
Өченче факт. Савым сыерларны киметеп, күрсәткечләрне ясалма зурайту гаебе расланмады.
Расланмады, расланмады, расланмады.
Бар икән бит дүртенче позиция!
Прокурор кул куйган урында бүтән кеше фамилиясе торса да, мин ул язмаларны кайчандыр бик кыска гына вакыт эчендә яшәп алган хыялым дөньясыннан үзем язып җибәргәндәй тойдым. Әйтерсең үз сүзләрем. Кайчандыр син алырга теләгән урын буш түгел, син әйтәсе сүзләрне барыбер әйтәләр, бәлки әле синекеннән яхшырак итеп... Бүтән фамилия, бүтән сүзләр. Ә син инде үзенә тиешлеләрен тап...
«Шушы елның ноябрь аенда амбар алдында Фәсихов Госман безне— ике савымчыны — Асылбаева Рәзиләне һәм мине, сез чистый бозыклар дип. язып булмый торган пычрак сүзләр белән мыскыл итте. Мондый сүзләр өчен чара күрелергә тиештер дип беләм.
Дөресләп имзам: Зөлхиҗә Гарифуллина.»
Укыйм да укыйм шушы кечкенә хатны — бөтен нәрсә ачык аңлашылып торган сүзләрне ни өчендер аңлаудан баш тартам, акыл карыша. һәм... тукта, язу, кич утырып, өендә ялгызы гына бәлки яшьләре» сөртә-сөртә хатлар язган Зөлхиҗәне мин яңачарак күрәм түгелме? Бу язу миңа инде таныш түгелме соң?
Казанга килгән соңгы хатны алып, мондагы язу белән янәшә куеп карыйм: бер үк кул белән язылганнар!
Көтелмәгән ачыш мине йокыдан уяткандай булды. Хәзер инде Зөлхиҗәнең үзен күреп, нәрсәләрдер сорашырга кирәк бугай.
Зөлхиҗә, Вәҗиһә. Яшьтәшләр, бер үк авылда туып үскәннәр, бер үк мәктәптә укыганнар, бер үк төрле өйләрдә яшәгәннәр, хәтта төслә
ре дә бер шикелле, мин аларнын икесен хәтта бер кеше итеп тоям. Ләкин язмышлар! Язмышлар шул кадәр аерыла, башка сыймаслык. Ник? Кечкенә генә ялгышлык аркасындамы? Ә, гомумән, бармы шундый ялгышлык? Вәҗиһәнең дә ир иләслеге аркасында җайсызрак хәлләрдә калганы бар, ләкин ана кемнәрдер ярдәм итә алган.
Җиреклекул, урам. Урамнан Вәжиһә дүрт яшьлек малаен җитәкләп өенә кайта. Алар бу көннәрдә олы бер өйдә үзләре генә торалар. Мннн- тиле адәм аңламас көнләшүләре аркасында, аларны ташлап, әниләре янына киткән. Төп йортка. Шул өйдә бүген Мини яна туй ясамакчы... Вәжиһә дөньяны онытып, мөгаен, әнә шул хакта уйланып, нәрсәнедер аңларга тырышып, ләкин бернәрсә дә аңлый алмыйча гаҗәпләнеп, улының бик тә гади сорауларына да рәтле җавап бирә белмичә атлый. Атлый. Ә урамның икенче очыннан, тузан туздырып, атлы тарантас чаба. Әкрен генә атлап килгән хатын белән малайга якынлаша. Инде узды дигәндә генә... һап! Баланың җилкәсеннән эләктерә дә очып та кача, карчыга гүяки чебеш типте.
— Иреңнең исеме ничек?
— Шул инде — Миңләхмәт. Авылча — Мини-Әхмәт.
— Теге, сабан туйда батыр кала торганмы?
— Шул үзе.
— Тагын бер батырлык эшләде.
— Хатын аеру батырлык булса...
— Ә сез ни сәбәп белән аерылыштыгыз?
— Сәбәп шул инде: авылда көнләшмәгән кешесе калмады. Соңгы вакытта теге Фәсихов бутала торгач, шуның үчен миннән алды — чык- ты-китте ташлап. Хәзер әнә өйләнә, туйлары буласы
Туй буласы дигән тиле көнендә дә малайсыз яши алмый икән, алай ук алама бәндә түгелдер, дип уйлый Рамазанов һәм хатынны ничек кирәк алай тынычландыргач та, идарә йортына барып, шунда Миңләх- мәтне чакырта. Егетнең, дөресрәге, икенче кабат туйларга җыенган карт кияүнең каушап ишек төбендә торуын. Рамазановның исә анын янына үзе кнлеп, аркасына кул куеп бераз торуын, аннары сүз эзләп шул тирәдә йөренүен күз алдына китерү кыен түгелдер. Ниһаять, сүзнең туп-турысы
— Ник баланы эләктереп чаптың?
— Үз малаем, имею права.
— Ә Вәжиһә? Ул әйтә минеке, ди. Аның өлеше дә бар булып чыга түгелме соң?
— Булдыра алса, ул да урласын.
Егет, шундый сүзләрне бик тә житди сөйләгәнгә күрә, көләсане китерә. Ләкин түзәргә кирәк.
АЯЗУЧАН БОЛЫТЛЫ ҺАВА...
Хатын аһ дияргә генә өлгерде дә, каккан казыктай катып та калды. Шушы хәл килеп чыккан урамның икенче ягыннан Рамазанов килмәгән . булса, үз эше артыннан барган Рамазанов адымнарын кинәт тизләтеп * бу якка чыкмаса, белмим, Вәжиһә кайчан һушына килә алган булыр ® иде әле. Ләкин Рамазановның тыныч елмаюы аны тормышка тиз кай- х тарды, тиз уятты. Күзләрне ачып карасаң, ышанырга кирәк икән ирен- « нән генә түгел, инде баласыннан да колак каккан хатын — Вәжиһә үзе, й ә баланы эләктереп качкан тиле кош — аның ире, Миңләхмәт. Бергә s тора башлаганнан бирле бер генә көн дә көнләшми калмаган тиле ® Мини! £
Рамазанов исенә килә алмый торган Вәҗиһәгә үзе кул сузды: ®
— Исәнме, Вәжиһә, ник болай югалып калдың әле?
— Ә-ә, Рамазанов абый, әйе.— Хатын күзләрен угалады, якаларын, яулыкларын рәтләгәндәй итте, һәм мәгънәсен үзе дә аңламастан — Әнә бит, ирем, — дип куйды.
— Бер-берегездән урлый, тарткалый торгач, ул бал/дан нәрсә ка- лыр икән сон? Чукый-чукый тәмам миндәтәсез бит сез аны.
— Бүтәнчә нишләп була? Үзе бит, юньсез хатын...
— Нишләгән үзе?
— Бер нәфсесенә баш булалмыйча...
— Дурак син!
Хатынының кем икәнен яхшы белгән һәм соңгы вакыйгалар беләя инде танышып өлгергән Рамазанов егетне аңга китерү өчен аның үзенчә тупас эндәшкәч, Миңләхмәт, чынлап та, нәрсәнедер аңларга тырышкан кыяфәт белән күзләрен түгәрәкләндерә. Рамазанов исә кискенлекне киметмәү түгел, арттыра гына төшә:
— Хәзер әйләнәм дигән хатын... анысы кем?
— Кем дип... Ике аяклы, ике куллы.
— Ләкин күзләре юктыр.
— Нишләп булмасын?
— Күзләре булса, синең кемне яратканыңны күрер иде ул һәм күрәләтә сиң юньсезгә кияүгә чыкмас иде.
— Юньсез булып, без дә әллә нишләмәгәндер.
— Яратмыйсың бит анысын, бусы кадерле, балаң анасы. Дөрес түгел дисеңме шушыны?
— Дөрес булса нишли алам? Пычрак ыштан, карыш каткан якаларны гомер буе шул картаеп беткән әниемнән юдыра, алмыйм бит инде.
— Туйга аракы алдыңмы?
— Бераз бар.
— Хәзер бер яртыны эләктер дә — төп йортыңа, үз өеңә диюем — мине кунакка чакыр.
Минн-Әхмәт кычкырып көлә генә:
— Сүләмә лә юкны, зур кешемен дигәч тә. Сезнең көч җитмәс эшләр дә бар бу дөньяда. Белеп тор.
— Нәрсә, яртыны кызганасыңмы әллә? Оялмасаң, үзем алам, мин бит бу- авылда кунак, шуңа күрә...
— Ярый, шаяртмасаң булыр. Сезнең өчен бер ярты тапмаска теге.
Мини-Әхмәт яртыны култык кесәсенә кыстырып кабат идарә йортына килүгә, машинага чыгып та утыралар. Рамазанов шофер егеткә кая юл тотарга икәнен әйткәч, Мини кыбырсына башласа да, Рамаза- новның бер сүзе җитә:
— Хуҗа — кунакның ишәге. Хуҗа була бел.
Ир белән хатын олы кунакны сыйлаган арада кайбер мәшәкатьләрне бергә, киңәшеп үткәрергә мәжбүр булганлыктан, тел яшермәс дәрәҗәгә күтәрелсәләр, шул ук кичтә малайлары үз аягы белән кайтып кергәч исә, бер-берсенә сүзсез генә булса да елмая ук башлыйлар һәм, иң мөһиме, тормышны яңадан башлап җибәрәләр. Савыт-саба бөтенләй үк шалтырамый тормаса да, инде бу араларда көйле генә гомер кичерәләр. Бу кадәресен инде мин дә беләм, шуңа күрәдер инде, бая Мини минем янга кергәч, «Тату гына яшисезме?» дип, хәл белешергә дә онытылган. Хәер, бу хакта сорашу үзе үк мыскыллау төслерәк ишетелер иде кебек. Шунысы хак, алар — бәхетлеләр. Вәҗиһә бәхетле. Вәҗиһәгә Рамазанов бик җиңел генә ярдәм итә алган. Ә менә Зөлхиҗәгә... Зөлхиҗәгә беркем дә ярдәм итә алмый. Ә бит болай карасаң, ул да Вәҗиһә кебек үк бәхетле булырга тиеш иде. Күзгә күренми, анга килеп җитми торган бик тә кечкенә, ниндидер каһәрле нәрсә ана бөтенләй икенче тормыш китергән. Хәтта Рамазанов та, көн саен бергә күрешеп яшәгән Ильяс та ана ярдәм итә алмаган. Инде килеп мин дә— кемгәдер ярдәм итәр өчен махсус кайткан кеше — кемнедер, нәрсәнедер кулдан ычкындырам, таба алмыйм. Ә ярдәм итәргә, гомумән, хакыбыз бармы? Каты кул белән ялгыш кагылып, үзең күрми торган
дәрәҗәдәге нечкә тойгы челтәрләрен коеп төшермәм дип әйтә аласынмы? Ниндирәк сорау белән кем янына барырга? Ә бармаслык булгач, ник кайтырга иде? Ялгыш булды бугай кайту, ялгыш...
Уйлый торгач, тагын да ныграк бутала гына төшәм.
Мин кайтканнан бирле генә түгел, игеннәр чәчелгәннән бирле, яңгыр яуганы юк. Күңел нидер эзләгән, көткән шикелле, басулар дымга су ♦ сый. Коргаксыган дөнья яңгыр көтә. Чак кына болытлар куера төшсә, • Рамазанов колхозларга шалтыратырга керешә: S
— Яумадымы яңгыр? *
Телефон чыбыгының икенче очындагы кеше көрсенә генә а
— Юк шул.
Рамазанов кабинет буйлап йөренә. з
Кабинетта ике барометр — икесе ике төрле күрсәтә: берсе явымга с якын, икенчесе—ераграк.
Ак барометр, кара барометр. <
— Икесенең берсе ватык, ахрысы? — дим.
— Юк, төзек.
— Кайсы әйбәтрәк?
Рамазанов ак барометрны күрсәтә: ♦
— Монысы. а
— Нишләп?
— Чөнки анысының угы яңгырга таба күбрәк авышкан, шатлыкны к якынайта.
Явым тенкәгә тигән чакта кер син аның бүлмәсенә дә кара: бүлмә- л дә ике барометр, берсе аязга якын, икенчесе — ераграк.
— Кайсы шәбрәк?
Рамазанов абыең бу юлы кара барометрны мактар. Ник?
— Кара барометр булса да, ул яктыга юрый, шатлыкны, бәйрәмнәрне якынайта.
Мин Җиреклекүлдә шушы минутларда Рамазановның ак барометрга текәлгәнен тоям. Ә минем янда бернинди барометр юк—күзне кая текәргә белмәссең.
Тышта, идарә күтәрмәсендә ирләр тәмәке тарта, дөнья хәлләре турында гәп корып утыра. Шулар янына чыгам. Зиһенне томалаган коры рәшә таралмасмы, кайбер сорауларга җавап табылмасмы дип, күтәрмә култыксасына сөялеп, мыштым гына тыңлыйм. Мавыгу сәбәпле, алар мине, чит кешене, күрмәделәр дә шикелле, талгын мәҗлесне булган көенә дәвам иттеләр.
Әңгәмәдә мин белмәгән җнде-сигез кеше һәм миңа яхшы таныш Мини-Әхмәт (әле китеп өлгермәгән икән) катнаша. Танышка күрәме, күбрәк аларның сүзләре колакка кергән икән.
Морадым, сул күзен каплап, минамы, бүтәнгәме уң күзе белән карап торды да аннары, сүз юктан гына бугай, телгә биреләсе итте:
— Шулайрак... кем дип әйтим... Миңләхмәт улым. Сиң ишеттекме икән, безнең теге якта, Әшмән урманында күңелсезрәк нәмәрсә килеп чыккан ди бит әле.
Әшмән дигәч, билгеле инде, минем колаклар торып баса. Баш күтәреп карасам, Морадым тагын сул күзен йомып бакты һәм башын ия төшеп кенә үзенең вак сәйләннәрен күзгә күренми торган җепсәгә кидереп тезәргә кереште
— Әйе. кем шулай, Әшмән урманында. Ниндидер бер кунак һуштав язып егылган ди.
— Шул хәтле эчмәсә, бирәндәй булып.
— Нинди эчкән? Кем әйтте сиңа? Тамчы да капмаган килеш. Шул. Базы буендагы пионерлар җәйләвенә табатын килгән бер автомобиль моны күреп тукталган дип сөйләделәр.
— Автомобиль ике күзле бит, күрүе дә растыр.
— Бутама, минем ун күзем синең ике күзең берьюлы күрә алмаганны күрә. Буталчыграк хәлләрдә мин шул күз белән карасам гына дөреслекне күрә алам. Шул, улым. Шул автомобильдән чыккан адәмнәр һушсыз яткан кеше янына килгәннәр дә моны уятып карыйлар икән, селкетеп, утыртып, аунатып карыйлар. Кая ул, уянмый бу кеше. Синең кебек шикләнеп, иснәп карыйлар, юк, чип-чиста. Нишләп уянмый да нишләп һушына килми дип, тәмам аптырагач, йөдәгәч, кесәсеннән дүкәмитләрен алып карасалар, кемдер берәү шатланып кычкырып та җибәргән: «Тизрәк, тизрәк автомобиль янына китерегез!»—ди икән. Шулай, күтәреп китерәләр кунакны, автомобильнең төтен вә газ чыга торган торбасы астына ук яткыралар моны китереп тә и керешмәсен- нәрме моның борыннарына төтен, газ өрдерергә. Нишли дисез кунакны? Шул газ дигән төтенне бер-ике тапкыр йоткач та. башын кинәт күтәрә дә. тимергә ялгыш бәрелүгә дә карамастан, ялт торып баса мескен кеше.
— Ә һуштан, һуштан ник язган соң?
— Менә исәр, шуны да белмәскә — кислород күплектән бит инде. Ышан.масагыз, әнә үзеннән сорагыз, — дип. Морадым төлке миңа ун күзен төкәде.— Шулай бит. Әнис улым? Булды бит шул хәл?
Карт сөйләгән әлеге мәзәкнең билгеле бер газетадан күчебрәк сипләнгәнен сизмәсәм дә, югалып калмадым шикелле. Әйтерсең ки сәхнәдә мин—торам да баш иям, имештер, алкышлар кабул итәм. Кул чабулар булмаса да, елмаю, тыныч көлүләрен җыеп алдым. Шул торудан торып, фатирга таба юл тоттым. Күп дигәндә ике-өч метр уздыммы-юк- мы, артымнан автомашина килүен шәйләп, юл читенәрәк тайпылсам, машина миңа бәрелер дәрәҗәдә якынаеп, карчыга мисалында бөтерелеп узды да. шунда чыелдап тукталды һәм аннан чыккан ят кеше берьюлы ике кулын сузды:
— Сәлам, якташ, исән генәме? Әйдә, утырыйк әле шушы машинага.
Берни аңламый тик торам: квартирым бик якын ич, җәяү дә җәһәт җитәрлек. Ә ят кеше ихлас ук кыстый:
.— Я инде, якташ, ялындырма, утыр тизрәк.
— Ник әле утырырга тиеш?
— Сиңа әйтәсе сүзләр бар. Урам уртасында җайсыз лабаса.
— Соң әйтегез, шушында гына.
— Кайткач, өйдә рәхәтләнеп сөйләшербез. Әйдә инде. Яртыны да табарбыз. Буламы шулай?
— Кем соң сез? Ник мин сезнең белән аракы эчәргә тиеш?
— Менә инде, танышып та була бит аны, курыкма, мин кала жулигы түгел.
— Ә кем сез?
— Әйтәм бит, танышырбыз да. дуслашырбыз да, китик кенә...
Без шушы рәвешле сатулашкан арада йөгерә-атлый Миңләхмәт килеп җитте дә, җитә-җитүгә кызган мунча ташыдай кайнарлык бөркеп. күз иярмәс бер җәһәт селтәнү белән әлеге бәйләнчекне бер читкә җилтерәтеп тә атты һәм, шул ук тизлеген һпч киметмәстән, иңбашыма кулын куйды:
— Маладис, абый, утырмадың.
Үз юлыбыз белән бераз баргач, мин аннан әлеге кешенең кемлеген сораган идем. Мини кул селтәде дә:
— Әшәке нәмәгә кагылма, пычрагы йогар,•«— дип кенә куйды.
Шулай да гостиницага кайтып, анда кәрт уйный-уйный сөйләшкәндә, сүз ул кешегә яңадан әйләнеп кайтты.
— Мин дурак быел кыш аңа чак кына кагылган идем, исе әле булса күңелне болгата,— дип аңлатты Мини.— Үкенеп бетмәслек. Үзен уйла, я. минме инде юк-барны бүлешеп, низаг куптарып яшәр кеше? Ә менә ул китереп кертте мине үзе изгән пычракка — шаһит буларак
кына түгел, пострадавший буларак исемем калага тикле житте дә, ярты елда жиде комиссия килеп, җинаятьтә тотылган карак диярсең, миннән сорау, дапрус алалар. Ашымның тәме китте, эшемнең яме бетте. Менә нинди адәм ул.
«Адәм» дигәннең, әлбәттә, исемен атарга чиркана иде Мини һәм, шунлыктан, мин ярдәмгә килдем: Ф
— Исеме — Госман... Фәсихов.
— Өстенә бастың, сыер икәнсең. Шул үзе. Сәгатьче, киномеханик, ә £ совместительство буенча — анонимщик. Алты да сигез... Атбуй. — Бө- 5 тен ачуын, бөтен көч-куәтен туплап, Мини кәртен өстәлгә чәпәде.— Аның белән эшең төшәргә алла күрсәтмәсен, бәхетле яшә.
Көчле-куәтле кеше белән утыра торгач, күңел шактый ук күтәрелеп з китте. Күптән түгел үзем укыган язмалар һәм кешеләр сүзен хәтерләп, 5 Морадым карт ысулы белән бер күзне йомдым да Мини өчен бераз 10 жайсызрак булган хатирәне яңарттым: =
— Син, Миңләхмәт, дөресен генә әйт әле миңа, көндәлеккә бер дә J
юкка язмагансыңдыр. Ничек шуның дөресе кыйнадымы сине Җанту- 5 рин, юкмы? — Егет чак кына елмаеп, икеләнеп торганда, ашыгыч рәвештә хәлне жиңеләйтмәк өчен: — Беркемгә дә сөйләмәскә ант итәм,— ♦ дип куйдым. — Егет сүзе. а
— һа, егет! Ант итмәсәң дә курыкмыйм, сиңа ярый ул. 2
— Рәхмәт, — дип инде мин елмаям. — Бер-ике кабат кына тамыз- «
ды бит, ә? *
— Булгач булды инде. Ну, язылганча ук та түгел — исерек килеш =
идарәдә буталган өчен төрткәләп кенә чыгарган ул мине. л
— Шулай гына? Ә үзең атна буе эшкә чыга алмагансың.
— Председательгә үч итеп, тагын бер яртыны каккач, нидер тагы өстәлгән инде, аларын хәтерләмим дә рәтләп. Соңыннан гына әкертен- ләп, берәм-берәм хәтергә төште.
Бер кызып киткәч, кәрт шапылдавы шактый озакка сузылды. Ким дигәндә сәгать уннар тцрәсе булгандыр. Мини бер-бер артлы дүртме, бишме тапкыр дурак калды. Соңгы уенда берьюлы дүрт алтылык чә- пәлгәч, телдән үк язды ул. Бала-чаганыкы кебек иреннәре дә мелт-мелт килеп торды, күзләре челт-челт йомылдылар. Шулай да киткән чакта:
— Мә бишне, ун булсын,— дип, ясалмарак булса да җорлык күрсәтә алды.
Ниндидер замыкание аркасында тоташмый интектергән телевизор белән булашканда, аныңкакъ тактасына йодрык белән юри генә бәргәлисе иткән идем, телевизорым бозык адәмнәрчә күз уйнатуыннан шып тукталды һәм күңелдә тагын Ильясның Мини-Әхмәт өлешенә тигән йодрыгы елкылдап узгач, шуның артыннан ук «Башны телевизор кебек эшләтеп җибәрергә кайчак йодрык та ярдәм итә ләбаса». — дигән уй ялтырап үтте. Ышанып әйтәм, әгәр дә мәгәр ишетсә, моны Мини үзе дә җөпли алыр иде.
Идән астында комаклар йөгерешеп кайбер вакыйгаларны хәтергә төшерә торуга карамастан, йокы ярыйсы ук тәмле булды, дөресрәге, тәмле буласы иде. Ләкин монысын Мини-юләр үзе боза куйды. Төнге сәгать икеме, өчме булгандыр, тәрәзә кага.
— Нәрсә бар? —дим, берәр хәерсез хәл чыккандыр дип уйлап.
Инде яктырып диярлек беткән тәрәзәдән Мининең чырайсыз кыяфәте карый:
— Әллә ни юк болай.
— Алайса, нишләп таңны куркытып йөрисең?
— Поклап булмый, малай, төн буе борсаланып чыктым
— Берни аңламыйм, ни сөйлисен син?
— Шул инде, баягы уен турысынарда.
— Нәрсә? Кәрт уйнаганны әйтәсеңме?
— Ну инде, өстенә бастың.
Нәрсәдер сөйләргә җыенуын сизгәч, тәрәзәне ачтым һәм ялгышмадым. Мини көттермичә үк хикәя башлады:
— Карале, кем, Әнис туган, теге уенда, соңгысын әйтәм... Вот, шул тапкырында... Әгәр дә мәгәр мин чирби кәрүлен бирсәм, син дурак каласы идең бит.
Җәйләү, үгез һәм... Агыйдел
I
23 май. 1977.
Идән асты халкы инде тынычлануга карамастан, өйгә җәйге яктылык кереп тулгангамы, Мини сүзләре колакта һаман буталып торгангамы, йокының калган өлеше рәтле була алмады. Мини әйткәндәй, сәгатьләр буе борсаланып кына ятарга туры килде, стеналар сөйләшеп бимазалады. Кыйналган кебек идем. Мини шикелле, дәфтәргә дә шул хакта язып куярмын, ахрысы...
Юынгач һәм аннары якын-тирәне җәяү әйләнеп кайтканнан соң, хуҗабикә әзерләгән чәйне каты итеп эчкәч кенә, дөньяның якты, көннең чалт аяз булуы, шактый ук куәтле эсселек вәгъдә итүе күренде. Күңел көйләнә төшеп, өстәлдә кыштан бирле яткан газета-журнал- ларны караштырган мәлдә телефон шалтырагач, күзгә күренмәгән кешеләр белән дә шаярырлык хәлгә килгән идем, әмма сүзгә катна-шырга ук җай табылмады. Тыңлап кына тордым. Кошчылык фермасын сорыйлар.
— Әй, Нәфисәме бу?
— Бә-әй, туганнан бирле Нәфисә булгач, бүген генә ничек үзгәрим тагы?
— Нәфисә булсаң менә шул. мин Сәрваров абыең булам. Биш тавыкка распоряжение алдым. Шул тавыкларны йолкып, чистартып куй әле.
— Менә тагы, тере тавыкларны ничек итеп йолкыйм, чистартыйм ди.
— Соң, суегыз.
— Шулай диген аны. Шулай диген,- мал суярга да хатын-кызлар кулына калдык диген.
— Әй, Нәфисә, чөрләгән тавык, шаяртма, кешесен тап, суйдыр.
— Бә-әй, мин тапкач та мал суярлык буламыни ул кеше? Тугач та?
— Ирләргә үләт булдымы әллә анда?
— Кырылып беттеләр, берәү дә юк.
— Су җылытып куегыз, яме. Бишәү булыр, тотып куегыз, яме.
— Я, я.
Кыңгыр эшләргә колак сагая төшкәнгә, биш тавык дигәннәре кызык тоелып, мин бу санны, Фәсихов сыңарыдай, ничектер хәтергә салып куйдым шикелле. Ләкин чама белән бер сәгатьтән соң ярты әрҗә минераль су күтәреп, уртача буйлы гына, түгәрәк гәүдәле нык бер кеше килеп кергәч һәм исәнлек-саулык сорашканнан соң: <Бу шушында торып торыр әле», — дип чыгып киткәч, тавыклар башына җитәчәк газраилнен шушы кеше икәнен, кыңгыр эшнең үземә дә тоташып килүен чамалап: «Фәсихов блокнотына үзең дә эләгәсең бит!» — дип уйлап куйдым. Ярый әле, чүп-чар уйдан арындырып Ильяс шалтыратты, минем теләсә кая барырга әзер икәнемне белгәч.
басулар карап йөрергә тәкъдим итте. Нәрсәләр күрдең, ниләр хәтерендә калды дигәндә, булган кадәресе — дәфтәрдә
Кушнарат чокыры, Ябалак тавы, Куштирәк куагы дигән җирләр— авылның көтүлекләре. Җәйләүләр, савымчы кызлар һәм хатыннар, көтүчеләр, алар ял иткән вагон-йортлар, жәйләүгә чыккач сөтнен артачагына багланган өметләр, вәгъдәләр, жәйләүгә әле генә жыеп ♦ кертелгән сыерлар, үгезләр... =
Үгез дигәннән, безне тимер чыбыктан ясалган челтәр йойма аша “ күреп, берсе яман да каты үкерә, өстебезгә ташланырга, сөзәргә, £ изәргә тырышып, жир тырнарга кереште. Җәйләү эчендә күпме ха- з тын-кыз, берсенә дә тукталмый, ә безне, чыга алса, мөгезләренә элеп 5 күккә очырасы. Гадәте шундый алама икән, ир җенесеннән булган ■= барлык халыкка жене котыра, сыерларын көнли. Бу юлы бездән шик- £ ләнә. Бер көтү сыер — берсен дә бирәсе түгел, һаман житми! Бөтен _ кыяфәт-кылынышлары белән: «Минем кебек адәмнәр дә юк түгел, < бар дөньядагы барча хатыннарны үзенеке дип исәпләүчеләр очраш- > тыргалый ул. әйтик, менә шушы тирәгә, Ябалак тавындагы урман j полосасына Үрәзмәтнең тормыш иптәше булган Кәримәне кичке эңгердә кунакка дәшкән кеше... Кичке эңгердә аның янына, басу юлын- * нан үргә менеп баручы яшь хатын... «Шундый мәгънәләр белән үке- « рә бу үгез, валлаһи, билләһи. Тфү, нинди фнкер! Ак тәүбә, кара ° тәүбә». к
Җәйләүдә — механикалаштырылган савым! Автомат-саугыч аранына сыер, завод проходноендагы шикелле, әйләнмәле капкадан керә. х Алдындагы ашаткычтан кабымлык алгалый торганда, аның сөте э саугычка һәм аннары үлчәгечкә, чиләккә, аннары савымчы кулы аша £ шундый ук ак савытларга — флягаларга күчә. Авыл кызлары һәм « хатыннарының гөнаһсыз тойгылары сыман ургылган ап-ак сөткә ка-рап, тын калам. Үгезне күрмим дә, ишетмим дә. Бу як кырыйдан өченче кеше — Вәжиһә. Хәрәкәтләре — япь-яшь кызларныкыча тыелгысыз. Мини-Әхмәтнең бу хатынны көнләве гаҗәп түгелдер шул. Ә ул унсигез-егерме яшьләрендә нинди булгандыр! Җитмәсә, даны, дәрәҗәсе! Вәжиһә егерме бер яшьтән автономияле республика күләмендәге депутат. Мини-Әхмәте аркасында шул чакта ул бигрәк тә җайсыз хәлләрдә калган. Сайлаучылар арасында үзеннән башка йөрүеннән башлап, сессиягә баруларына хәтле каршы булган Мини, һич күнегә алмаган.
Сессиягә барырга вакыт. Беренче тапкыр. Тәртип шундый шәһәргә китәр алдыннан депутатлар район үзәгенә җыелалар. Ә Вәжиһә — юк... Телефоннан дәшеп карыйлар, Вәжиһә — юк. Нишләмәк кирәк, аның янына Рамазанов үзе килә. Ишекне киң итеп ачып керә дә, елмаерга тырышып:
— Вәжиһә, сеңелем, ни булды сиңа? —дип сорый.
Вәҗиһәнең елмаерга жае юк, алсу чырае минут эчендә ак сөт төсенә керә:
— Берни дә булмады, Рамазанов абый.
Берсекөнгә сессия ачыла, хәбәр итмәделәрмени шуны?
— Мин анда бара алмыйм инде, Рамазанов абый
— Эш нәрсәдә?
— Сыерларны кешегә калдырасы килмн, көйгә китерә алмыйча диңкеп бетәм соңыннан.
Ачуланып, көйләп, ялынып карый Рамазанов — ябышып каткан урыныннан кымшанмый да кыз. Моннан соң яраткан сыерларыннан бөтенләй аерылырга туры киләчәген әйткәч, бераз йомшый төшсә дә, тик анда да алтын балык кына үти алырлык шарт куя.
— Самолет чакырсагыз барам.
Бу тилелеккә кызны Мини-дивана котыртканлыгы ул чакта чамалап та беленми әле, кызның акылына зыян килмәгәнме, дип кенә шикләнәләр. Ләкин ул үз акылында! Аэродромы ук булмаган районга АН-2 дигән бәләкәйрәк самолет булса да төшертеп утырт та, аннары пар канатлы аэропланда иптәш Рамазановның үзе- белән рәттән утырып бар әле син! Ул кем оча шулай республика башкаласына? Рамазанов белән беррәттән, республика башкаласына Мини-Әхмәт- нең сөйгән яры оча! Болай ук эшли алмаслар, мондый капризны үтәмәсләр һәм шуңа күрә хатыны үз янында калыр дип өметләнгән Ми- ни-тиленен аксылсыз ышанычы акланмады — китте хатыны, күзләрен тутырып, тәмам боегып, канатлары сынган коштай карап калды яшь баһадир күзләрен яшьләндереп... «Алып киттегез хатынны, йөрәк читлегеннән йолкып алдыгыз, күкрәкне ватып, җимереп. Ләкин шушының-белән эш бетте, Мпнидән котылдык димәгез, бик 1^ты ялгышкан булырсыз Мини дигән кешегез үзе дә төшеп калганнардан түгел ул!»
Алдынгы савымчыларның акчасы күп — калага баргач. Вәҗиһә, кеше арасында кешечә булсын дип, аякларына ялтыравыклы итальянский туфли, өстенә сары замш итәк, шул ук төстәге батник белән бельгийский кофта, ә аннары... норка тун! Тукта, чү! Кем бу?
Рамазанов бүлмәсендә нинДидер ят кыз күренде! Гозәер абыең үзе үк телдән калды: нәкъ менә кинофильмнарда гына күрергә мөмкин булган патша кәләше! Ләкин ул бераз гына таныш шикелле, кемгәдер, бик якын бер кешегә бераз гына охшаган да шикелле. Әйе, охшаган һәм алай гына да түгел, Җиреклекүлдән Вәҗиһә дигән кызны хәтерләтә ул. Күзеңне ачыбрак карап, тойгыларыңны батыррак итә алсаң, тәгаен дә әйтә алырсың: Вәҗиһә бу, синең якташың, сыер савучы маяк!
Мини-Әхмәт нишләр. Мини дигән Әхмәт! Хәзер бит бу гүзәлгә үзе кебек чибәр егет, патша малае кирәк һәм, әлегәчә дәвам итсә, тракторчы хатыны буласым килми, Каф тау артындагы әкияти илнең патша улына ярәшегез мине дип, яңа шарт та куячак ул! Көт тә тор, куячак!
Бәхеткә каршы, бу вакытта мондый эшкә аны котыртучы юк —үз башына килми, чөнки күңелендә авыл оялчанлыгы яшәп ята. Вәҗиһә тыныч кына барып, тыйнак кына утыра сессия утырышларында. Шулай да тәнәфес араларында толымнарын артка кабартып салган артык та җитди кызга карап сокланмаган кеше булдымы икән. Йөри бит. әй. йөри савымчы-аристократка! Кем уйлаган аның шушындый да кызыктыргыч була алганын! Кем? Мини-Әхмәт? Ялгышмаган, белгән!
Шәһәр кызларыннан күрмәкче тәмәке тартырга гына керешмәсен, дип шөбһәләнә Гозәер абыйсы.
Тәнәфес.
Халык, урамга чыгып, шундагы зур мәйданда театр фойесындагы рәвешле ирек ача. Шунда кайдадыр Рамазанов, кайдадыр Вәҗиһә атлы принцесса.
Сессия барган бина алдында бәйрәмнәр өчен куелган трибуна бар. Шул трибунада, бүрек колакларын җилфердәтеп, ниндидер авыл әзмәвере басып тора. Карый, күзәтә һәм кинәт кычкырып та җибәрә.
— Иптәш Рамазанов, иптәш Рамазанов!
Иптәш Рамазановның үзенә таба борылганын күргәч, баягыдан да яманрак акыра егет:
— Минем хатын, кайда минем хатын? Хатын! Вәҗиһә!
Мини!
Депутатлар аста, ул — югарыда. Аңардан да биек (һәм озын дип
тә өстик!) кеше юктыр — буйсынмыйча кара, тагын әллә нинди әкәмәтләр куптарып хур итәчәк. Шуңа күрә иптәш Рамазанов:
— Хәзер табам,— дип, үзе дә (астан булса да) шактый ук куәтле
итеп аваз салырга мәҗбүр ителә. Мини йөгереп төшкәч, бу таба килүенә үк хатын, әлбәттә, табыла. Ләкин хатынына карагач. Мини телсез кала. ф
— Бә-әй, күрешмисеңмени? Минләхмәт?—дип, ана әллә нинди .
ят, ләкин сөекле хатын аптырап карый. <'
Телгә килсә дә тынычланырга чамасы юк ирнең:
— Минем хатын... хатын... Кайда соң минем хатын?! Ник алыш- “ тырдыгыз! Миңа үз хатыным да бик җиткән, кешенеке хаҗәт түгел! — янәсе. Авылча нтәгатьсез акырган тилемсә ирне Вәҗнһә бик £ тиз хәтеренә төшкән тупаслык белән генә тынычландыра ала
— Акырма, тилебәрән орлыгы соскан нәмәрсә, тагын сиңа нинди 2
хатын кирәк? х
Әрепләшүдән коткарыр өчен звонок шалтырый — тәнәфес тәмам.? Рамазанов култыклап алып киткән чибәр хатынны тәки үзенеке дия ? алмыйча, тагын канатсыз коштай, үз канат астына чыгарган үрдәк 5 бәбкәләре суга кереп чумгач аптыраган тавык мисалында сәлперәеп, ф боегып тик кала Мини. Күзләрендә тагын яшь юк иде микән әле? * Бар иде бугай, әйе, яшьләнгән иде салпы колаклы баһадирның кеч- о кенә, елтыр күзләре. 1
Сессия тәмам булган көнне гостиницада очрашкач кына Мини бе- * лән беррәттән Рамазанов иптәш үзе дә Вәҗиһәнең патша кәләше тү- ю геллеген, элеккечә гади тракторист хатыны икәнлеген күреп ышана х ала. Бәхәссез галәмәтләр күз алдында Вәҗиһәнең бүлмәсе тулы « байлык, авылга кайтачак ике капчык күчтәнәч — клиндерлар, батон- * нар, консервалар, пальтолар, костюмнар, тагын әллә нәрсәләр. Шу- « лар арасында — затлы тун... Шыплап тутырылган киндер капчыкның берсен аркасына Мини салса, икенчесен хатын үзе күтәрергә тиеш. Принцессага андый авыр нәрсә күтәртеп булмый лабаса, иптәш Рамазанов, машинага хәтле син күтәреп чык, ә мадоннага синең кабыргалары беленеп торган арык портфелең җитеп арткан. Менә шундый- шундый хәлләр...
Хәзер ул сәер кыланмышлар артта калган калуын да, ләкин берсе дә онытылмаган һәм Вәҗиһә дә һаман мадонна, һаман япь-яшь. Чая тавышы яланны яра:
— Әй, председатель, нишләп алай, минем унсигез яшьлек чагымдай оялып торасың? Нишләп узмыйсың безнең янга?
— Үгез бит әнә, күрәсең, җир тырный.
— Безнең егетләр аннан да яманрак. Хәлебезне шуннан аңларсыз.
— Зөлхиҗәгә әйт әле шунда, берничә секундка безнең янга килсен әле.
— Зөлхиҗә, әй, кил әле бу таба. Әнә егетләр килгән синең янга.
Зөлхиҗә үлчәгеч чиләк күтәргән килеш якынлашкач. Ильяс ана мине күрсәтеп:
— Бу абыеңны таныйсыңмы? — дип сорады.
— Сурәтен күргәнем бар.
Арган елмаю. Вәҗиһә чаялыгы белән бөтенләй капма-каршы. Булса да булыр икән шушы хәтле аерма. Берсе язмыш иркәсе, икенчесе...
— Ул синең белән сөйләшмәкче була, Зөлхиҗә.
Зөлхиҗә, сөтне марля капланган ак савытка сала-сала, салкын гына итеп җавап бирде:
— Сөйләшеп ни мәгънә инде? Үзегез генә сөйләшерсез лә.
Кыз китеп тә бармакчы иде, ләкнн Ильяс вакытында өлгерде
— Я инде, тукта, ул хәтле тагы.
Инде үзем катнашырга тиеш булдым:
Сүз әллә ни күп тә түгел. Менә шушы хатны гына күрсәтмәкче идем.
Үземә шәһәргә җибәрелгән өченче хатны күрсәткән генә идем, комачның нәкъ үзедәй кызаркп, кыз битләрен каплады.
— Сезнең хат...
— Бик алама язылгандыр инде... мыскыл итәсездер.
— Юк, искиткеч шәп язылган... Монда килүем дә бары тик шул хат аркасында. Тик бераз аңлашылыц кына бетми: ник аны сез язасы иттегез һәм кеше исеменнән? Анонимка булып чыга түгелме соң?
— Менә тагы, алар яза лабаса — безгә карап торырга дигәнмени гел? — Зөлхижә Ильяска үпкәләгән кешедәй карап куйды. — Ә аның үзеннән булмый, надан.
Уңайсызланып елмаюына караганда, бу сүзләрнең искиткеч зур мактау икәнен Ильяс аңлагандыр, әлбәттә. «Без» һәм «алар». Бер якта — Зөлхижә үзе, Вәжиһә, Миңләхмәт, Ильяс, Рамазанов, ә икенче якта... Тик бүтән сүз кирәкмидер инде, Зөлхиҗәнең тиз арада үз эшенә, сыерлары янына китеп баруы — шуның билгеседер. Күңелгә кыяфәте-мәгънәсе ачык ук булмаган ниндидер тойгы салып, сүзсез генә китәргә кала, һәм без китәбез.
Басулар, тугайлар буйлата йөрибез.
Жил белән бергә яшеллек рәхәтен кочакларыбызга алагаем тутыргач, туйганчы үпкәләргә сулагач, яңадан авылга кереп, машина- трактор паркын, ындыр табагын һәм андагы яңа ашлык чистарткычларның гыйфрит сыман күккә баш терәп утыруларын, абзар-кураларны, һәр авылда яңа салынып яткан культура йортларын карап, киңлек хисенә муллык, байлык тойгысын өстәдек. Ә кояш өйләдән авышкач исә, Ильяс Агыйдел буендагы авылга, аннары елганың ярына. болынга ук китереп куйды. Монда безне бая гостиницага су китергән кеше — Сәрваров Ирек һәм Гатуф Бикимов көтеп торалар иде. Дөрләп янган учак янында.
Тагандагы шактый зур казанга күз төшкәч, иртән «суйганчы ук» чистарту хакындагы бәхәскә эләккән тавыкбикәләрнең монда килеп капканын аңладым һәм әллә ниндирәк,оялуга охшаш хис белән чит- кәрәк тайпылдым. Идел буенда, яшел болында — биек тау астында бергәләп какы өзәргә керешүебез хәерлерәктер.
Сүзләр арасына теге учактан күтәрелгән төтен белән кушылып, өзелер-өзелмәс нечкә бер шик үрелә: сиңа гына түгел, Фәсиховка да «азык» булмасмы бу биш тавык, һәм, өстәргә кирәк ки, биш савыт?
Инде колхозчыларның гомуми җыелышын ук күз алдына китерик, ревизия комиссиясенең «Казаннан килгән кунакны сыйлау өчен тотылган биш тавык һәм биш савытны... фәлән сум исәбеннән раслыйбызмы, иптәшләр?» — дигәндәйрәк сүзләрен дә ишетәм кебек. Җыелышта иң арткы урыннарның берсендә утырган Фәсихов үзе күтәрелә: «Юк, иптәшләр, расламаска кирәк, һәр килгән кунак аркасында закон боздыру күркәм эш түгел ул. Безнең сметаның бер генә статья-сында да кунак сыйлау өчен бер генә тиен акча да каралмаган. Кем бәйрәм итсә, шунын үзеннән күтәртергә кирәк».
Фәсиховны Сәлимгәрәй яклап чыгачак та, менә китәчәк яңа чәр- бе! һәм бит алар хаклы булачак! Ләкин икенче яклап карасаң, инде шушы елларда да шушы хәтле вакчыллану үзе сыямы әхлакка һәм тимиме колхозның горурлыгына? Ә эрерәктән китсәң, байлык туздыруга да юл ачыла түгелме? Әйе, кечкенә саннар турында бәхәсләшү — мескенлек, ләкин бәхәс купса, бер сүз белән аны хәл итәрмен дә димә.
Жнтте, кунак, үзен дә чама бел, вакчыллыкка буйсынып, юмартлыкны рәнҗетмә, табынга рәхим ит. Җитмәсә, тост та синен килүен хөрмәтенә һәм сина корычтай сәламәтлек теләп игълан ителә. Рәхим ит һәм үзең дә жавап әзерлә. Шулай. Киң күңелле хужалар сине тиз генә җибәрергә чамаламыйлар. Кояш баеп, яктылык кими барса да, күләгәле яман уйлар кача, хатирәләр сине шәраб белән бергәләп ♦ кабат яшәртә, онытылган җырлар яңарырга азаплана. i
Агыйделнең аръягындагы шушындый ук яшел тау һәм ышык үзән » хыял сыман куе күк төскә керә. Бер матурлык икенчесен тартып ки- х терә: шул яктагы ярга барлык утларын берьюлы балкытып, үзйөреш- а ле баржа тукталды. Мондый матурлыкны ят кешеләрнең дә тиз генә g узып китә алмавы бик тә аңлашыла. Аръяктагы пароход утлары, бу з яктагы безнең учаклар белән үз телләрендә аңлашып, яшьлекнең с үзеннән килгән сәламнәрдәй, жыр шикелле булып ишетелә башлый. Аңа кушыласы килә, чишмәгә кушылган чишмәдәй чылтырыйсы килә. < Тик безнең чамага туры килми шул инде мондый ихласлык, мондый > сафлык. Әнә, хәтта яшьрәкләр дә хатирәләрдән һәм аръяктан ише- 5 телгән моңнарга кушылып, аның сихергә якын көчен киметә генә төшә. Әйе, җырлый безнең мәҗлестәшебез, жырлый безнең ярым ар- ♦ тистыбыз Гатуф Бикимов. Тыңлый торгач нәкъ менә шул ярым ар- я тистлыгының комачау иткәнлеге, табигыйлектән тайпылган тавышның х сәнгатькә якынлашмавы гына түгел, тагын да ераклаша төшүе ише- « телеп тора шул, артистлыктан бигрәк, шешәдәге жен ихтыяры арка- 2 • сында туган кыюлык һәм көй икәнлеге ап-ачык. Теге еллардагы моң... Кая инде аны кабат ишетү! п
Шулай да боегу егет эше түгел, бүгенге көнеңнең матурлыгын ° ычкындырма, күрә бел. жиргә төш Үзең өчен ят булган аръякка Ф чыгып китә күрмә — анда сине көтмиләр һәм чыгарга жай да юк — мәҗлеснең тәнәфесе башланса да, сине үзе белән Ильяс чакыра.
Агыйделнең бирге яры буйлап китәсез. Сүз табылганчы ук Бикимов куып җитә дә. Ильясны култыклый һәм ярты сәгать буе аңа матур сүзләр бөрки. Бергә булгач, сүз мәгънәләре сиңа да сирпелми калмый, ишетәсең, тыңлыйсың. Аларнын сөземтәсе шул: Ильяс кебек чын оештыручы белән эшләү Гатуф өчен бик зур фарт килү билгесе икән. Анын белән бергә эшләү дәвере — Бикимов өчен олы мәктәп булачак.
Бәлки ихлас әйтә торгандыр, чынлап та, сабакны күп алыр әле бәлки, тик., кайбер дөрес сүзләрне әйтү дә кайчак сентименталь көч- ссзлеккә әйләнә белә бит. Кызганычка каршы, юравым шул кичтә үк юш та килә язды шикелле.
Җырлый-жырлый, тукталып йолдызлар саный-саный, Җнрекле- күлгә кайткач та бер үземне генә калдырырга теләмичә, хужалар мине гостиницага кадәр үк озата килделәр дә, мәҗлес яңадан дәвам итте. Бикимов баян алып кергәч, үзе уйнап күрсәткәннән соң миңа бирде. Музыкадан мннем хәзер дә читләшеп үк бетмәвемне, хәтта Сәрваров профессионаллык дәрәҗәсен саклавымны хуҗаларча арттырып әйтсә дә, минем инде масаерлык рәт юк — бу җәһәттән бөтен нәрсә хәл ителгән, мактаулардан һушсыз калырлык түгел. Тик бер нәрсәгә игътибар итмичә кала алмадым: музыкант буларак минем инде искергән килеш тә бүгенгесе көндә үзен баянчы дип йөргән Бн- кимовтан шактый әйбәтрәк уйнавым баян хуҗасының кәефенә (менә йөр син аны җитди кеше дип!) һич тә туры килмәде. Исереклеге ко-мачау иткәнлектән, хисләрен яшерә алмыйча, миннән, әле генә чик
сез кадерле булган кунактан, гаеп эзләп («язучының ни эше бар — уйнап тик утыра инде ул һ. б. һ. б.») азапланды һәм. билгеле инде, монысы минем башта кич буе җыелган хәмернең ким дигәндә уннан тугыз өлешен җилгә очырды. Шунда мин баянны Сәрваровка биреп, бераз гына ял итәргә диванга утырдым да хәтер мине «әһ» дигән арада туган авылга кайтарып ташлады һәм үземне генә түгел, ялгыз булмасын дип, иптәшкә Хәбир атлы дустымны да яныма китереп бастырды.
Ул чакта мин баян дигән кодрәткә бөтен яшьлегем, бөтен киләчәгемне сыйдырган тилемсә малай бит. Мавыгуларым үземнән артып, тирә-юньгә тарала, күршедә генә яшәгән Хәбиргә дә йокы бирми икән. Җайлы вакыт килдеме, тыңлап тора-тора да: «Әнис, өйрәт әле мине дә шушылай уйнарга!» — дип, соры күзләрен түгәрәкләндереп ялвара. Мондый да ихлас үтенечне ничек инде җиргә ташлыйсын. Сөйләшәбез, килешәбез дә, өйрәнгәнче дип, аңа кечкенә тальян са-тып алабыз. Буш вакыт булдымы, ул тальянын күтәрә дә безгә ашыга. яисә мин аларга керәм. Гади генә бер көй уйнап күрсәтәм: «Карап тор, бармакларның кайчан кайсы телгә басканын хәтереңә сеңдерергә тырыш».
Шулай кабат-кабат, күп мәртәбә уйнап карый, юк, көй чыкмый. Кабат күрсәтәм, тагын уйнап карый. Искитмәле гади көй булып та буйсынмый бит, үтерәсеңмени аны! Ләкин без дә бирешергә ашыга торганнардан түгел. Мин аның янына ук килеп утырам да, аның бармакларына үз бармакларымны бәйләп, тагын уйнарга керешәм... Көй әкрен-әкрен буйсына башлый — тавышлар берсе-берсенә ялганып, мәгънәлерәк ишетелә башлый. Бу вакытта үзе уйнаган шикелле итеп, чын күңелдән елмая, шатлана Хәбир. Ин-унбиш атна шулай азаплана торгач, иң хәйләсез, иң туры дигән өч-дүрт көйне тәки ота да алды ул. Хәбирләрнең өй турыннан узган чакларда мин үзем бүләк иткән көйләрне еш ишетеп шатлана идем. Ләкин кешеләр алдына, урамга чыгып, яки мәҗлесләрдә, клубларда уйнарлык хәлгә ул тәки килә алмады. Ни генә әйтсәң дә, кич җиттеме, авыл өстенә бу якларда бердәнбер булган сәер тавыш, минем кулдагы баян тавышлары сибелә...
Көй тирәсенә үзебезнең яшьтәшләр дә, зурлар да җыела һәм, әлбәттә, көй бормаларын турыданрак уза торган тавышы белән булса да, Хәбир дә кушыла. Җырлый. Ләкин мин җырлый гына дип белсәм дә, ул уйлаган да икән. Башында нинди уйлар, күңелендә нинди тойгылар көйрәгәнен мин баянымны Шәйми дигән ялган милиционер тартып алып киткәч кенә төшендем. Анда да бик тиз түгел...
Менә шуннан соң инде авылда Хәбир уйнаган гармун тавышлары музыкаль дөньябызда бердәнбер хуҗа булып калды. Хәзер якын-тирәдә ул гармунчы, хәзер инде үз тирәсенә кешеләрне ул җыярга тырыша. һәм хәтта ул инде мине көнләштерергә үк азаплана. Тик мин үземдә андый тойгының әсәрен дә сизмәгәнлектән, ул бүтәнчәрәк юл сайлый: матур-матур көннәрдә кулына айдан кыеп алгандай тәмле кыерчык ипи тотып, безнең тәрәзәгә карый-карңй, көлә-көлә, рәхәтләнеп чәйни-чәйни, урам уза. Менә, ичмасам, бу вакытта ул ирешә үзенең бөек максатына! Менә бу вакытларда мин көнләшәм! йөрәкнең. юк. йөрәкнең генәме, ашказанының кай төшләредер җыерылганчы көнләшәм. Тик башымны кискәгә куйганда да курыкмый әйтерлек дәрәҗәдә дөресен әйтәм: мондый чакта да аны кемгә дә булса әләкләргә, үч алырга й1рәк дигән уйның башыма кереп караганы булмады һәм мәңге керәчәк тә түгел. Ә ул, ул!..
Минем кулдагы баяннан таралган тавышлар бәрелүдән, һай, сулкылдаган да икән аның бәләкәч йөрәк ите! Минем күңелдән ургылган максатсыз көйләр минем теләкләрдән, минем рөхсәттән башка
ин якын дустымны интектерә торган булган. Әх, баштарак сизгән булсам! Әгәр сизгән, чамалап кына тойган булсам да, мин аны тынычландырырга, һич югы, артык ук үртәмәскә, һич югы, шунын жаен эзләргә тырышкан булыр идем. Я инде, мин гаепле идемме табигать нәрсәнедер миңа күбрәк биргәнгә? Әнә бит, аның каравы, тәкъдир аңа икенче нәрсәне жәлләмичә биргән — аталы-аналы бай гаилә улы- ♦ на ул ипи биргән! һәркемнең үз өлеше. Ә нишләп ул минем сагышлы. • жәрәхәтле бәхетемне күпсенә? Җитмәсә, максатына да ирешә, авыл и өстендә шул чакларга хас булган зәгыйфь көйләр, тычканнар вә кү- 2 селәр музыкасы чыелдап сирпелә... Ипи исе аңкыган тәрәзәләрен кие- 3 pen ачкан Хәбир дус гармун уйный... Әйтерсең ки шул көйләр бүген □ дә дәвам итә—Гатуф атлы Бикимов иске хатирәләргә охшаган көй- з ләрен бер-берсенә ялгап утыра... о
Еракта калган дустым минем. Ни дип каныкты, ни дип үчләште _ икән ул мина? һәм ник шундый хәлләр гомер буе дәвам итә — му- < зыкада, әдәбиятта, тормышта?! Табигатьтән кемгәдер моң бирелмә- * гәнгә бүтән кеше гаепле микәнни? Нәрсәдә иде соң минем гаеп? Ми- 5 нем бит үземә беркемнән бернәрсәне дә артыграк бирегез дип бернинди кодрәткә ялынганым булмады. Үземә караганда чагыштыргысыз * зуррак эш башкарган кешеләрне таларга, мыскылларга да жыенга- ® «ым юк. Ә ул — Гатуф Бикимов, ә ул — Хәбир Гыйльманов — ник рәнҗи һәм ник башкаларны рәнжетә? һәм ерак яшьлектә калган ~ Хәбир белән хәзер каршымда утыручы Гатуф инк икесе бер кеше Z булып күренә? Ул хәтта менә мәжлесне боза. Хәер, миңа түгел, бу _ юлы Ильяска бәйләнә икән.
— Дөресен «әйтсәк, син мине яратып бетермисең бит, Ильяс.
Сүзе кинәтрәк ишетелгәнгә, Ильяс шаярып котылмакчы
— Ә син яратырлык нәрсә эшләдең соң әле?
— Яратсыннар дип, чәч белә җир себерергә керешиммени?
— Себермә, тик үзеңә тапшырылган вазифаларны намус белән үтә.
— Беләм һәрсәгә ишарә иткәнеңне. Мин бу авылга килгәч тә булган әйткәләшне оныта алмыйсың.
Гатуф бу сүзләрне кәефе тәмам кырылып әйткәнлектән, мәҗлес үзенең бәйрәмчәлеген тиз үк жуя язды. Кайчандыр булган әйткәләшнең нәрсә икәнлеген икенче көнне Ильястан сорап белдем. Авылга эшкә килүенең икенче көнендә Бикимов завхозга барган да акча түләмәү шарты белән үзенә ит сораган. Уңышсызлыкка очрагач. Ильяска килгән: «Колхоз председателе белән парторг итне распоряжение белән алырга тиеш түгелдер бит инде?» — янәсе. Күз дә йоммыйча шулай ди икән кешеләрне дөрес әхлакка өйрәтү өчен махсус акча алып эшләргә тиешле кеше.
Әлеге мәҗлестә шул бәхәс дәвам иткән иде. Бикимов кулына рюмкасын аллы да, ике кул арасында шуны әвәли-әвәли. күңелендә йөргән әче нөктәсе белән бергә әйләндерергә кереште.
— Синең үзеңнең дә' булгалады бит ялгышлыклар, Ильяс, бәхәсле моментлар. Машина ваттырдың да үз кесәңнән бер тиен дә чыгармадың. Булды бит щулан?
Сизелеп торганча, Җантуринның ачуы кузгалса да. миннән, чит кешедән, уңайсызлану аркасында, бөтен гәүдәсенә таралып өлгергән ачуын ул йодрыгына җыеп кысты. Йодрык, әгәр дә мин булмасам, һич югы, өстәлгә булса да шапылдап төшәсе иде. Хаклы, законлы булыр идеме бу чакта, түгелме, әйтә алмыйм, әмма Бикимовнын асылда үзенә карата жалоба биреп утыруын сизгәнгә күрә, Җантурин эшне җитди рәвештә аңлатып бирергә мәҗбүр булды.
— Син килгәнче булган хәл. Урак вакытында, ындыр табагында, бөтен халыкның күз алдында булды ул. Ашыгычлык аркасында, ма
шинаның арты белән бетон баганага бәрелдем. Начар юлда йөрмәгәч, эш өчен чапканда килеп чыккан бәла булгач, минем өскә ташламадылар. Үзем дә шул карашта торганга күрә, алар ихтыярына буйсындым. Бердән, шулай. Ә икенчедән, кем иске усаллыкны яңартса, шуның күзен чокып чыгар, дигән халык мәкале. Ник әле син аны нәкъ менә хәзер кузгатасың? Фельетонга заказ бирәсеңме?
— Гаделлекне яратканга күрә. Үзең түләмәдең, ә миннән түләттең! Икебезнең дә бер үк «Москвич»лар иде. Ә мин кесәмнән дүрт йөз сум чыгарып салдым.
— Хәмерле баш белән машинага утырмаска кирәген аңлаттылар — сабак бирделәр. Син моның өчен рәхмәт әйтергә тиеш идең.
— Ә үзең гел читтә, гел бүтәннәр кулы белән ут тотасың. Өченче көн идарә утырышында зоотехник Рамил Газизҗановны кушып тиргәттең: имеш, мин туган авылда калган дөньямны оныта алмыйм, килмешәк хәлендә яшим, имеш, шуңа күрә монда рәтләп эшләмим, имеш, җәйләүдә таналар киреләнеп саудырмаганга мин гаепле, һичнидән курыкмыйча, шуларның бөтенесе өчен мине тирги Рамил. Ә ник ул хәтле кыюланып киткән әле ул? Аңлаттылар моны акыллы кешеләр: әгәр аю хәтле яклаучысы булса, куян да бүрене тәнкыйтьли ала.
— Әле син санаган эшләргә күзәтчелек итү, шуларны оештыру сиңа тапшырылмаган идемени? Фактта син бу эшләрне провалить иткән өчен халыктан мактау көттеңме?
— Ник аерым гына, үзең генә тәнкыйтьләмисең? Ник бөтен халыкка тапшырасың да бүтәннәр авызы белән тиргәтәсең? Син бит минекен генә түгел, партком секретареның абруен таптатасың.
— Син ул исемне ник җиргә ташлыйсың? Күтәреп ал, таптатма. Анысы да сиңа тапшырылган — сакла!
— Сакларсың синең белән... — дип, шактый ук каты кычкырган иде Бикимов, Ильяс кинәт шым калды.
Күзләр сугышы. Җайсыз көрәшнең хокуксыз шаһиты буларак, мин шулай да Ильяс ягында идем. Шуңа күрә икесе дә бер-берсенә мыскыллы караш белән кадалышкан мәлләрендә:
— Тыңламый бит, өстәл сукканны көтә ул,— дип, мөнәсәбәт белдерергә җөрьәт иттем. Җантурин: «Шулай ярыймыни», — дигәндәй сораулы карагач, — миннән рөхсәт, — дип тә куйдым.
— Ишеттеңме, Бикимов, бар, тиз генә урамга чык, суынып кер.
Бикимов мыскыллы карашын киметергә дә җыенмыйча, селкенергә дә иренеп утырганда, Ильясның таш йодрыгы какъ өстәлгә шартлап килеп төште дә, андагы вак-төяк әйберләрне ярты метр биеклеккә очырды һәм Бикимовны да аягүрә бастырды. — Бар! — Шул сүз белән Җантурин үзе дә сикереп торды.
Гатуфның якасына ук тотынырга әзер шикелле иде ул. Бикимов, күпмедер арада ярдәм сорагандай Сәрваровка текәлгәч һәм тегесе ниндидер мәгънә белән ымлагач, йомшарырга тиеш тапты:
— Син нәрсә ул хәтле, син нәрсә...
— Бар. хәзер үк! Җилләтеп кер арган миеңне!
Әгәр дә Сәрваров тиз генә Гатуфны култыклап, көчләп үк диярлек алып чыгып китмәсә, эшнең ни ч белән бетәсен чамалау җайлы түгел иде. Ярый әле, чыгып киттеләр. Без икәү бүлмәләр буйлап йөри- йөри тынычланырга тырышкан арада, Сәрваров урап та керде. Бераз гына, чынлап та, сулыш алып өлгергән Җантурин:
— Нишли? — дип кырыс тавыш белән сорады.
— Бикимов китте.
Мин: «Димәк, үзен хаклы саный», — дип уйлап өлгергәч тәг Җантурин:
— Кешенең үзен ихтирам итмәгәнен күрсәм, җенеп котыра,— дип, безне яңадан өстәл катына чакырды.
Ләкин әүвәлге уйнау-көлүләр җилсез-давылсыз да каядыр очкан, күңелдә кемгәдер, ни өчендер рәнҗү хисе урнаша башлаган иде. Саран һәм ясалмарак елмаюлар алмашканнан соң тиз үк аерылышырга туры килде.
Иртән ишекне беренче булып Бикимов ачты. Тыштагы кояш яктысын алып кергән зәңгәр карашы белән тартынулы елмаеп исәнләште ? дә, кичәге өчен гафу үтенде. Бернинди ясалмалыксыз, чын күңелдән, з Кичәге сүзләр дә чын иде. Үзен таныштырган чактагы «ярым артист» § дигәненең генә дөреслеге чамалы икән — бөтенләй уйнамый Бикимов ю һәм шуның белән ул кызганыч та. Ә болай, һич югы, кичәге шикелле х бәләкәй нөктәләрне сиздерми кала алырлык кына, андый ук ваклык- ? лардан намусны сакларлык кына булса да артист булу һәркемгә g зарури бит. Карашыннан, бөтен кыланышларыннан — һәм кичәгелә- < реннән, һәм бүгенгеләреннән — үтәли күренеп тора: холкың белән < шактый нечкә, миһербанлы кеше син, әмма көнкүрештә үзеңне ничек и тотарга икәнен әле белеп бетермисең — конституцияң эшләнмәгән, о уйланылмаган һәм шуңа күрә тәртип юнәлешең бормалы-сырмалы. ® Әгәр шуны тиз арада ачыклый, мәгънәле итә алмасаң, буталчык бә- < релешләрдән тәмам туйгач, Фәсиховлар төркеменә күчүең бик тә 10 ихтимал. Мәгънәсез катылыклардан һәм олы дәгъвалы ваклыклар- х дан башлана фәсиховщина... «Син дә алар төркеменә күчәрсең ми- • кәнни, иптәш Бикимов?!» х
Мин үзем дә мактанырлык дипломат түгел, ни уйлавымны бәлки * Бикимов ^сизгәндер дә. Зыян юк. Бәлки сиздерү бу юлы кирәгрәктер. Өметсез кеше түгеллеген истә тотып, ихтирамсызлыгы өчен ачуланмавымны мин дә елмаеп аңлатырга тырыштым. Ул баянны күтәргән килеш ишек төбендә тукталгач, кулларны шактый ук каты кысыштык. Мәгәр гостиницаның җыештыручысы һәм хуҗасы булган апа кереп бүлмәне тәртипкә китергәндә, төнге чәрбенең яңа бер шаһите тынычлыкның тиз генә урнашмаячагына, онытылып ук бетмәячәгенә иша-рәләде шикелле: апа идәннән сәгать пыяласы һәм сәгать угы күтәреп алды.
— Сәгатегез ватылган, ахрысы, — дип, ул аларны миңа сузгач, әллә, чынлап та, шулай дип сәгатемне тикшерсәм, аның бөтен җире төзек иде.
Ия чыгарына ышанганлыктан трофейларны китап шкафының аскырак киштәсенә куйдым.
Шул мизгелдә телефон шалтырады. Гостиница хуҗабикәсен, Гөлсабира апаны, Зөлхиҗә сорый: үзенең улын Гөлсабира ападан бер генә көн карап тормассыңмы дип үтенә. Җәйләүдән бүген төнлә кайта алмыйлар икән.
— Гостиница иркен бит, ал да кил шушында,— дим. гөнаһ шомлыгына каршы.
— Ярый, алайса, икәүләп йокларсыз,— ди дә Гөлсабирә апа, Зөлхиҗәгә улын барып алырга вәгъдә бирә...
Аннары иртәнге чәй. Чәйдән соң Ильяс белән Сәрваров кергәч, күзләре баягы «трофейларга» төшеп, алар да уңайсызланып елмаешалар. Кичә йодрык өстәлгә төшкәч, нәрсәдер нечкә тавыш белән чыйкылдаган иде шул—сәгать сай кырлы вазага яки өстәлнең үзенә бәрелгән булырга тиеш.
Ильяс кесәсенә кәгазь белән төреп салынган ватык сәгатен чыгарды да аны тиз арада рәтләп куйды. Ә ныклап төзәтергә дисә, Фәсихов
дигән Госманга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Шушы фикерне Ильяска әйткән идем, чын күңелдән көлде ул:
— Юк, авылда сәгать аларныкыча йөрмәячәк, һичкайчан да.
Тагын басулар әйләнеп, идарәдә күпмедер сөйләшкәннән соң тагын гостиницага кайтсам, шундагы бакчада бер малай тавыклар куып азаплана иде. Кыз балага охшашлырак бу матур малай белән көн буе бергә булачагыбызны уйлаганда, мин аны үземә тиз ияләштерергә тиеш.
— Менә молодец, — дим аның, чынлап та. куәтләргә мөмкин булган хезмәтен танып,— түтәлләрне туздырып йөрмәсеннәр. Исәнме, я, күрешик инде. Исемең ничек әле синең?
— Әнис.
— Әнис? Юк, син түгел бит Әнис, мин — Әнис. •
— Мин — Әнис.
— Син минем исемемне рөхсәтсез алгансың, үземә кире кайтар.
Әлбәттә, сүзләремнең шаярып әйтелгәнлеген бөтен торышым белән сиздерергә тырышам мин. Шулай да бала бәхәснең чын булуына шикләнмичә, исемнең кемнән кемнең алуын ахыргача ачыкламакчы:
— Мин исемне синнән алмадым, аны миңа әни бирде.
— Булды, аңлашылды. Дус булсак, икебезгә бер исем җитәр. Җитәр бит?
— Әни әйтсә, җитәр.
— Килештек.
Бәхәснең файдасы тигәндер инде, малай миңа тиз ияләште. Моның ечен яныбызда Гөлсабира апа булуы да ярдәм иткәндер, билгеле. Төшкелекне өчәүләп ашагач, кармак рәтләдек тә икәүләп балыкка киттек. Елга буенда уйный-уйный, комлыкта, яшел ярларда йөгерешә- йөгерешә аргач һәм кичен аны үз янымдагы караватка яткыргач, ул, башы мендәргә тиюгә, йокыга китте. Минем үз улым бу вакытта ерак бер ят илдә спортчы-кылыччылар ярышыннан соң шушы рәвешле арып кайткандыр, аны да тынычландырырга һәм бәлки юатырга кибәктер. Ә мин менә туган җиремдә бөтенләй ят кеше малае белән бәхетле булып йөрим...
Уйланып яткан җирдән үзем дә йоклап киткәнмен. Телефон шалтыраганнан уянып китсәм, өй эче кап-караңгы. Телефон тынар да яңадан йоклап китәрмен дип кузгалмый ятсам да, ул чылтырый. Аптырагач трубканы алам да, тагын төш бугай, дип исемә килә алмыйча торам. Әйе, Җантурин шалтырата: Зөлхиҗә, үзенең улын эзли-эзли хәлдән тайган, шашкан кеше сыман елга буйларын әйләнгән, хәзер өй борынча кереп йөри, ди!
— Малай миндә бит, миндә!
— Шулайрак әйткән идең шул. Ә Зөлхиҗә белмәгән — улым суга баткандыр, я үтергәннәрдер дип чәчләрен йолка!
— Хәзер, без шунда чаптык!
Малайны уятам да. җитәкләшкән хәлдә, хәзер үзебез дә тилергәндәй каушап йөгерәбез. Тын-көн бетеп, өйләренә җиткәндә, анда инде халык җыелган да, кайсыдыр миңа малайны рөхсәтсез алып киткән өчен бәйләнергә үк керешмәкче. Зөлхиҗә мине таныгач та, малаен кочаклаган хәлдә, үкси-үкси тагын бөтен көченә кычкырып җибәрде:
— Юк. ул түгел, улымны урлаучы ул түгел! —дип, мине якларга кереште.
Ә мин каушый-каушый иртәнге телефон турында әйткән идем, Зөлхиҗә моның нәрсә икәнен дә белми, аңламый да:
— Юк. абый, мин сезгә шалтыратмадым, Гөлсабира апага да. Ник үз улымны кешегә тагыйм ди мин?
Шулай, ышан, Гөлсабира апа белән иртән сөйләшкән кеше Зөлхи-
жә булмаган, ул булып кемдер бүтән кеше сөйләшкән... Кем? Нинди максат белән? Шушы җәйге таңны, саф дөнья ямен, тәмен бозарга нинди адәмнәрнең вөҗданы җитә? Бар бит, шундый адәмнәр дә шушы гүзәл дөньяда! Ләкин, гостиница идәне астындагы кимерүчеләр кебек, аларның исемнәре генә юк... Кемнәр, кемнәр?
Чамаларга мөмкин шикелле... Ф
... Болай хушлашу миңа да. мөгаен, хуҗалар өчен дә матур ук була алмас, нәрсәдер җитми калыр сыман тоелганлыктан, район үзә- < гендә, сабан туйда очрашырга сүз куештык. Агыйделнең Иске Аю ди- < гән пристаненнан бер авыл куеп, шул тирәдә елгадан бераз гына ~ эчкәре урнашкан Жиреклекүлдән үзебезгә, Базы буена таба, Буран- ■= лы авылы аша Әтиле авылына хәтле диярлек, мине Җантурин озата £ килде. ' 5
Ә дөнья — искиткеч иркен, ямь-яшел, япь-яшь. Игеннәр, игеннәр, 3 игеннәр. Тик яңгыр юклыгын хуҗалар гына түгел, инде кунаклар да х сизә. Барыбыздан бигрәк — басулар үзләре. Ләкин әле боекмаган- ? ндр игеннәр — кыякларын сузып, кояшка яшел шатлык сирпиләр, g тормыш өчен рәхмәт әйтәләр, ахрысы. Алар бездән, кешеләрдән, ■* мәгънәлерәк бугай. Без яшәүнең үзеннән шатлыкны сирәк алабыз, ♦ максат артыннан көн-төн иярә-иярә, мәшәкатьләр чнгә-чигә, көннәр а узганын сизмибез, аларның яңармас матурлыгын күрми, тоймый уза- о быз —таңнарны ашыктырабыз, көннәрне, кичләрне куабыз, төннәр = килсә, тизрәк йокыга, йокыга авабыз. Уйланырга, бәхетне тоярга, < кичерергә җитми вакыт. Ә ныклап уйлансаң,’ вакыттан күп нәрсә юк, а аны бары тик бер генә нәрсә — мәгънәсезлек кенә йота бара. Җит- х мәгәне — акыл һәм холык... Бер-беребезне үртәргә, рәнҗетергә дигән- ™ дә вакытны мул табабыз лабаса! х
Басу капкасы янында тукталдык. Шунда бу авыл колхозы пред- л седателе машинасы тора иде. Эчтәрәк, урман полосасы тирәсендә, гербицид сибүче механизаторлар белән кызып-кызып әрепләшкән кеше председатель Вәлнтов үзе булырга тиеш.
Аны бик кырыс кеше дигәннәре тиз арада рас килде. Күрше колхоз председателен үз җирендә күрсә дә (мине исәпкә алмаска да мөмкин, әлбәттә), ул тиз генә безнең янга ашыкмады. Гербицид сибәргә үзе рөхсәт иткән төштә гербицидны, ихтимал, саксызрак сипкән егетләрне кыздыра торуы аның өчен мөһимрәк иде. Ә без көтә дә алабыз һәм көттек тә. һәм ул, ниһаять, килде. Ләкин безнең янга түгел, үз машинасы янына. Аңа үзебез барып кул сузгач та, ул безнең кулларыбызны игътибарсыз гына кабул итте. Жантурнн белән атна буе дусларча сөйләшеп йөргәннән, шундыйга күнеккәннән соң Вәлитовка тап булу таш диварга бәрелгәннән һич ким тоелмагандыр. Ярый, кинәт күрелгән аерма дөньяны, холыкларны тану һәм яхшының кадерен шәбрәк белү өчен әйбәт чара бит. Җантуринга кул бирдем дә очрашулар, матур әңгәмәләр өчен (кичәгесен сыза төшкәндә, билгеле) рәхмәтләр әйтеп, кулын кыстым.
Аръякта —малай чагың...
26 май. 1977.
Әтиле авылына мин Базының теге ягыннан, үзебезнең авылдан карарга күнеккән. Зәңгәр өметләр ябынган өянкеләр һәм өйләр сине гомер буе шул таба дәшәләр, ниндидер очрашу, күрешүләр, көтелмәгән яңалыклар, ачышлар вәгъдә итәләр. Без, ул чактагы бәлә
кәйләр, җәйге кичләрдә зурларга ияреп, бу авылга еш килә торган идек. Олылар клубта спектакльме, концертмы, караса, без, бала-чага, этешә-төртешә үз бәйрәмебезне ясыйбыз — гадәттәгедән иртәрәк өлгерә торган Әтиле кызлары белән шаярганда, алар безгә ярыйсы ук мәгънәле кагыла, көрәшкән булып, дөньяда кочаклашу дигән хәл барлыгын җисемле аңлата иде. Сигез-тугыз яшьлек малай, ә туларны хәтеренә салган бит!..
Зурлар клубтан чыгып каядыр таралышкач та без моның да мәгънәсен чамалыйбыз һәм, әллә инде шуңа бераз курка төшү дә өстәлү аркасында, үзебез генә өйгә ашыкмыйча, атлар куелган йортка кайтабыз да печәнле арбага менеп ятабыз. Ат төн буе кетер-кетер печән ашый, лапас түбәсенә шыбыр-шыбыр яңгыр сибелә, ә син малайлык ләззәтеннән оеп, рәхәтләнеп ятасың.
Әтиле малайлары безнең белән ни өчендер сугышырга яраталар. Базы суы Агыйдел хәтле җәелгән ул елларда елганың бер ягында без. икенче ягында — алар. Рогаткалардан атышабыз, елга аша берберебезгә тидерергә тырышабыз. Ләкин елга киң, ташлар чыгып җитми. ә чагыштырсаң, аларныкы шәбрәк оча. Таш атышу еш кына очрашып тәпәләшүгә тоташа. Башлаучысы бер. күп дигәндә ике малай, әмма да соңынтын аларга зурраклар, әтәч булып җиткән егетләр кушыла. хәтта олы ирләр. Шунысын да хәтерлим, бер мәлне безнен бөтен авыл халкы атлар атланып Әтиле «дошманнарны» авылларына чаклы куып илттеләр. Тәпи баскан сабыйдан башлап, тешләре коелган картЛарга кадәр «шугышты». Сәбәбен сорагыз: әйтә алучы таба алмаячаксыз. Хәтерләүчеләр булса, хәзер дә табылмас андый кеше. Дөресен әйткәндә, сәбәпне эзләүче дә юк, анысы кирәк тә түгел. Хәзер ничек икән? Бәлки хәзер ^ә шулай дәвам итәдер? Малайлар арасында булмаса, зурлар арасында?
Шундый очрак истә: Базы аръягыннан «дошманнар» бирге якка чыгып, безне тукмарга вәгъдәләр бирә-бирә акырышалар. Үз чиратыбызда без дә яныйбыз: «Чыгып карагыз, башыгыз ике булса», янәсе. Бәхәсләшә торгач: «Әллә курка дип беләсезме, курка торганнар безме әллә!» дип, күкрәк кага-кага чишенделәр дә күлмәк-чалбарларын муеннарына бәйләп, йөзә дә башладылар. Без балчык, ком, таш ыргытабыз — чынлап та, курыкмый болар, килүләре килү. «Безнең якка аяк бассагыз, муеныгызны каз муены шикелле итеп борып кына ташлыйбыз!» дигән өркетүләребезгә каршы берсе — олырагы: «Суксагыз бер сугарсыз, аннан соң үзегездән кәтлит ясыйбыз!» дип акы- ра-акыра, башка «дошманнарны» ияртә-ияртә, чынлап та, чыгып җитте бит. Чыкты, яр читенә басты, кулларын-башларын яман да ямьсез бутый-бутый, баягыдан да хәтәр акырды, акырды да... тамагы ачытып булса кирәк, яшелле-зәңгәрле авазлар гына чәчри торганга әйләнгәч, шып тукталды. Без дә капка кадәр ачылган авызларыбызны ябарга кирәк икәнлеген дә уйлый алмастан, кагылган баганалардай тик торабыз. Мең вәгъдәләрнең берсен генә үтәп, берәрсенә бармак белән генә булса да чиртә алсак икән. Әллә без кагылмаганга инде, «дош-маннар» үзләре дә нишләргә белмичә телсез калдылар. Араларында, чынлап та, телсез бер малай — Әпә бар иде. Төскә чибәр, гел әйбәт, чиста киенеп йөри. Шул гына минем янга ук килеп, анда да авырттырмыйча гына, беләккә бәләкәй бер таш тидерде тидерүен. Бик якыннан гына. Ләкин мин җавап кайтармагач, сугыш чыкмады һәм шулай аптырашып озак кына торгач, әле берничә минут элек кенә булган шапырынулар һәр ике якка да кызык тоелып, башта күзләр белән, аннары иреннәр белән елмаеп, аннары исә шаркылдап ук көлешергә тотындык. Көлешү аркылы килгән килешү шатлыгыннан канатланып, безнең авылга менеп киттек.
Этилегә ерактан карасам да, мин әнә шул малайларны андадыр
дигән өмет белән карыйм, шул чакларны табарыма ышанам. Хәзер дә, һич югы, берсе белән күрешергә, килешергә дип барам... Малай чакның мәгънәсез бәрелешләре инде сагындырган, шул кадәр сагындырган! Әмма зурларның шул чактагыча, малайларча мәгънәсезлек- ләре генә күңелне иркәләми һәм хатирәләргә әйләнгәч тә һич тә иркәләмәс шикелле. *
Вәлитов танышканда миңа үзенең фамилиясен әйтсә дә, ул аны авыз ачмый гына әйткәнлектән, ишетми калган идем. Гербицид ар- < касында кәефе киткәнгә шулайдыр, ачылыр әле чырае да, авызы да < дип өметләнсәм, юккарак хыялланган булып чыктым,— ул гомумән авыз ачмыйча сөйләшә белә икән. Бер-берсеннән аерылырга теләмәгән иреннәр аша ычкынган сүзләргә мин әле күнекмәгәнлектән, алар- з ның кайберләрен генә, анда да уйлап торгачрак, чамалабрак аңлый § идем. и
Идарәгә кердек. Алгы кысан бүлмәдә кызгылт чырайлы кыз бала < утыра. Секретарь кыз. Председатель бүлмәсе дә шуннан иркенрәк тү- S гел. Сул яклап кечкенә өстәл, дүрт-биш урындык тезеп куелган. Уң- дарак, түр почмакта шундый ук бәләкәй өстәлдә председатель үзе < утыра икән. Ж.иреклекүлдәге иркенлеккә күнеккәнгә бугай, аптыраб- ♦ рак калдым. а
Вәлитов үзе утырды да... инде миңа урын тәкъдим итәр дип көт- 2 сәм, көтә-көтә каранып та алсам, юкка өметләнгәнемне шәйлим—« аның өстәле янына бүтән урындык куелмаган. Ни эзләвемне чамала- * гандыр, ниһаять, миңа ул үзеннән шактый ерак өстәл тирәсендәге _ урындыкларны күрсәтте: „
— Сезгә урын теге өстәл янында булыр.
Ике арада шунда ук зур гына ераклык хасил булды һәм ул кыс- £ карыр сыман да тоелмады. Бу тирәләрдә ни өчен йөрүемне истә тотып, хәл-әхвәл сораштырырга тырышу да файдасыз булып чыкты. Сөйләшеп китә алмадык. Җиреклекүлдә башланган дәфтәрләргә шушы ике-өч сүздән башкасы өстәлмәде. Кемнәрдер кереп, ниндидер күрсәтмәләр алып чыккач, гостиницага киттек.
Менә монда баягы кысанлык инде юк — искитмәле зур агач йорт. Идәннәр һәм диварлар төрле-төрле келәмнәр белән капланган. Кем әйткәндәй, патша яшәрлек затлы тормыш.
Көндезге аштан соң баягы машинада шушы колхозга караган Буранлы авылына юл тоттык. Без бәләкәй чакларда үзебезнең авылдан караганда серле булып күренә торган күк аргамак янына. Мин аны күптән инде күргәнем юк, хәтта ерактайда ничектер күз төшми башлаган икән. Хәзер шуны гаҗәпләнеп уйлап кундым. Ләкин менә искә төште һәм мин аны тиз арада яңадан күрәчәкмен — еллар буе үзенә ашкындырып, ә аннары чиксез еракларга алып китәчәк бүз аргамак белән очрашачакмын. Ләкин килеп җитсәк, аргамак дигәнемнең бары тик күп кенә өянкеләрдән укмашкан сурәт икәнлеген хәтерлим... ул өянкеләрнең дә инде күптән киселгән булуын күрәм дә... әйтеп аңлата алмаслык тирән сагышка чумам. Башта алар корыган булганнар икән...
Булмаган аргамакның югалуын исәпкә алмастан, председатель кечкенә авылда зур итеп төзелә торган клубны күрсәтте: миңа язарга материал бирмәкче, мөгаен. Әмма мин хыялымда гаярь аргамак хасил итеп, еллар буе кечкенә җанымны каядыр ашкындырып, җилкендереп. ерак юлларга һәм елларга дәшкән өянкеләр юклыгыннан һушсыз калганмын... Ансыз мине бу минутларда бүтән һичнәрсә кызыксындырмавын аңлый, сизә белгән кеше Вәлитовмы инде!
Янадан Этилегә кайтып, елга аръягына, үзебезнең яккарак чыктык. Аннан да югалган аргамагымны эзлнм —каядыр утлауда гына йөрмәгәнме дә, яңадан үз урынына кайтып басмаганмы, янәсе. Өян
келәр урынында күгелҗем кара болытлар кабарып ургылуын гына күрергә мөмкин иде. Нишлисең, бүгенгесе көндә шунысы җитеп торадыр.
Базы ярында механизаторлар җыйналган. Бүген сипкечләрне рәтли алмаганга күрә гербицид чәчү оешмаган. Кичтән әзерләп куярга һәм иртәнге биштән сибә башларга вәгъдә бирештеләр. Шактый ук кайнар речьләр булды, кирәк .мәлендә, бер атна эчендә чәчмәсән, иген орлыкланмый — кибәк җыюың бик мөмкин. Җилдә чәчсәң, агачларга чәчрәп, аларны көйдерә, юк итә... Буранлы тарафында өянкеләр югалгандай... Монда да, бу кешеләр арасында да мин эзләгән малайларга охшаганнары, миңа хат язу ихтималы булырдайлары күренми иде. Бүз аргамак артыннан алар да каядыр китеп барган, ахрысы.
Ә шул арада Буранлы тирәсен каплаган өермәле кара болытлар инде Әтиле өстенә ябырыла. Шуны күреп, Вәлитов машинасына утырырга ашыкты. Гостиницага кайтышлый давыл бөтен авылны берьюлы бөтереп алды һәм яварга да кереште. Чиләкләп койды дию киметү булыр, җил белән су «Волга»ны туктарга мәҗбүр итте. Урам елга рәвешенә кереп шаулады һәм гөрләвекләрен шул хәлдә калды*- рып. күп дигәндә ярты сәгать эчендә тынычланды да. Чуаркүл ягыннан кояш балкып күренде һәм... ышаныгыз, шушы мәлдә Вәлитов елмайды!
Шулай да, давыл афәт калдырып китмәдеме дип, басуларны карарга ары чаптык. Гарасат зыянсыз диярлек узган. Чуаркүлдә бер өйнең шифер түбәсен йолкып аткан атуын, тупылларның олы-олы ботакларын сындырып урам уртасына ыргыткан — көч-хәл белән генә үттек. Әмма Вәлитов битендәге елмаюны сүндерерлек түгел иде бу хикмәтләр.
— Табигать шулай килешмәгән яисә артык булган әйберләрне юк итә инде ул. табигый отбор, — дигән фәлсәфи нәтиҗәгә килде Вәлитов һәм... тагын елмайды.
йомгаклап әйткәндә, Әтиле авылында узганнарга бәйләнешле өметләр акланмау, беренче хат иясе табылмау сәбәплеме, шушы елмаюлардан да яктырак хәлләрне тәки күрә дә, шәйли дә алмадым. Өмет өзеп инде китәргә җыена идем.
Гостиницада радиоалгычтан музыка сайлап азапланганда, коридордагы бердәнбер телефон шалтырап сискәндерде. Мина кемнең дә шалтырату ихтималы булмаганлыктан, коридорга чыгып трубканы алмадым. Икенче бүлмәдән хужабикә апа кергәч кенә шалтыратуның үземә икәне аңлашылды.
— Анда... сезне сагынганнар, — диде апа, ничектер үз шаяртуыннан үзе оялыбрак.
— Кемнәр?—дип сорыйм, чынлап та, никтер шул ялганга ышанасы килеп.
— Нәзилә.
— Нәзилә? Нинди Нәзилә?
— Ул үзе танышбыз ди тагы. Нишләп алай әйтә икән? Менә инде, бер дә килешмәгәнне.
Хәтерләргә тырышып карыйм, юк. зиһен мондый исемне өстерәп чыгара алмый. Дөресрәге, шушындыйрак исемне ишеткәнем бар бугай, әмма бер генә конкрет кешене дә ул исем белән янәшә куя алмыйм.
— Я оныткансыздыр, бер дә алай ялганлый торган гадәте сизелми иде. укытучы кеше бит ул.
Оныткан булуың да бәхәссез үк түгелдер. Бәлки узен күргәч хәтергә төшәр. Төшмәсә тагы ни зыян?
— Ә нәрсә сөйли соң ул Нәзилә?
— Сөйләми лә. Кунагыгыз кайчан китә дип сорый. Мин бүген китми бугай әле дидем. Шулайдыр бит?
Шулаен шулай да. тик шактый ук мәзәк бит мине күрәсе килсә, сүзе, йомышы булса, телефонга үземне чакыртырга тиештер, ә ул чакырмый да, үзе дә килми, бары тик сорый гына. Эш юктан гына ф шаярта торгандыр.
Ләкин бу звонок бераз гына серле булуы белән миндә кызыксыну < тойгысын кузгатты, чөнки ул ниндидер гайре табигый нәрсә вәгъдә ® итә иде шикелле. Ахрысы, узганнардан бер әкиятнең таныш кеше кыя- “ фәтендә кайтачагына өметләнә күңел, йөрәк татлы сулкылдап куя. з кабатланмас яшь матурлык кайнар агым булып чымырдый һәм бик ± тиз шулай узып та китә. Могжиза булмаячак, син инде бу урамнар- г да ялан аяк йөри алмаячаксың һәм... тагын звонок. Бу юлы трубка- 2 ны алырга инде үзем чыгам. Ләкин... ләкин анда чамасыз тупас, ка- - лын ирләр тавышы ферманы сорап кычкыра.
Баягысын да очраклы звонокка исәпләп, тыныч кына колхоз ида- й рәсенә таба киттем. Кайбер кешеләр белән вак-төяк сүзләр. Ләкин > күңел эзләгән бер генә ым ник кенә ишетелсен икән. Төссезлектән ф качу нияте беләндер, ахрысы, урамда йөрим. Барам, барам . Бер мәлне һушыма килгәндәй карасам, авылны чыгып. Базы буена якын “ лашам икән. Ник киләм мин монда? Базының да, елга булып елганың - да төсен, көчен дә җуя. картая баруын мең дә бер кабат күрер өчен * ме? Шуннан җиңеллек табылыр дигән өмет бармы?
Тарая, тарая Базы дигән елга. Ул тарайган саен, анда без су кер- _ гән вакытлар белән бүгенге көн арасы киңәя, ерагая
Мен- мин елганың үзем өчен мәңге аръяк булып каласы төшен ~ нән үзебезнең якка карыйм. Җәяүләп кенә чыкмалы — тезләреңә ка- п дәр генә балакларыңны сызган да чык та җит бала чагыңа. Шул ел 'лардагы суларда йөз... Ләкин борынгылар бер елгада ике тапкыр су кереп булмый дигәннәр шул. Кайчандыр безне иркәләгән сулар агып беткән, дәрья кипкән Бары сагышлар гына елдан-ел арта, тирәнәя киңәя, ярсулырак була бара, бары тик сагышлар гына.
Кайчандыр Базының биленә сары каештай уралган буаның кал курак бер почмагында, яр өстендә шаулаган элекке зур куактан кал ган бердәнбер тупыл лебердәп утыра. Зәгыйфь кенә, өметсез генә.
— Таныйм, хәтерлим мин сине, син — минеке! Тамырларың җир өстенә чыккан, шулай да яшел әле син. Тик җәй башында ук саргылт ^алымнар күренә төсеңдә. Син дә элекке елларыңны сагынасыңдыр
Исә җилләр, исә җилләр
Исә җилләр файдасыз. Төнлә тешләремдә күрәм. Көндез әллә кайда сез.
— дип талпынасың-талпынасындыр да әле кайчан <ына бергә шаула ган куакташ тупылларыңны яныңда күрмичә, яңадан тынасыңдыр җилләргә баш иясендер. Яшьтәшләрең ташлап киткән сине, алар сиңа бөтен барлыкларын. барча теләк-өметләрен калдырып киткән нәр Ә син? Син үзең өчен дә рәхәтләнеп, кинәнеп шаулый алмыйсын Яфракларың инде вак-вак кына калгангадыр шау-шуларың ярсусыз, тын гына, тып-тын Исә җилләр, исә җилләр... файдасыз шул. Фай дасыз шул, тупылгынам. Җилләр синең соңгы яшеллекләренне читкә сипкәләргә тырышалар.
Синең яныңа килеп, мин дә сулары кипкән ярга аякларымны са лындырып утырам... да үзебезнең якка карыйм. Анда да ямьсез. i »p типсез булып өелеп калган ниндидер өемнәр, чүп-чар һәм мәсәрәчәк сулы вак-төяк күләвекләр. Ялан аяклы малайлар анда йөрерг ■ д. җөрьәт итмидер — күренми, күренмиләр.
Ә безнең малай чаклар йөргән юлларны сөргәннәр. Ничә кабат икән инде? Безнең сукмаклар югалган. Безнең өчен сайраган кошлар тынганнар. Сайраганда да без аңламас көйләргә җырлыйлардыр алар.
Яратмыйча гына, бары тик яратырга гына хыялланып бу җирләрдән узган кызлар... Ничек, ничек сезне әбиләр итеп күз алдына китерә алыйм? Әй, сез, йөзләре җыерчыклы кызлар! Сез идегезме ул? Сез идегезме?..
Ул чакларда без мәхәббәтне алдан, киләчәктән көттек, ул чакларда мәхәббәтне без уйнадык кына, ишетәсезме, җыерчыклы йөзләр! Без шаярдык кына, ә сез? Сез дә шулайдыр бит? Тик соңыннан чын дигәнебездән башта уен тоелганы чынрак булып чыкмадымы?
Хәзер ул чактагы уен-көлке, хәтта хыянәт тә уй җитмәслек ерак аралар артында калган. Узганбыз да киткәнбез чабыша-чабыша.
Ник сөймәдем, ник чынлап яратмадым икән сезне шунда дим дә... чын яшьләрем, сезне күрсәтмәс өчен, күзне томалый. Дөнья импрессионист рәссамнар ясаган сурәт шикелле тонык, аныксыз һәм нәкъ тормыштагыча, яңгыр чылаткан тәрәзә аша караган сыман чын. Әллә ул рәссамнар да дөньяга яшь аркылы карыйлар микән? Сулы тәрәзәләрне йодрык белән сөртсәң, чыланган кул, бармаклар белән сезнең күзләрне, йөзләрегезне сыйпасаң, еллар зәхмәтен сөртеп-сыпырып ташлап булмас микән? Әйдә, сынап карыйк — килеп чыксын берегез, килегез, кайтыгыз югалган елларыгыздан! Юри генә, әй, юри генә булса да кайтыгыз!
Тагын уйнар-шаярыр идек микән, көләр идекме, әллә елар идекме?
Танышмыйча, ят кешегә сүз катарга яхшысынмыйча, узып кына китәр идек!
Без — без түгел.
Сез — инде сез түгел.
Тойгыларның мәңгелек ызгышына шулай нокта куеп, яңадан гостиницага кайтсам, сәер звонок тагын кабатланган икән. Хуҗабикә апа бик җитди кыяфәттә хәбәр итте:
— Нәзилә сезне кунакка чакыра, бик үтенеп. Әйтәсе сүзләрем бар. ди.
Тагын табышмак.
— Таныш түгел кешегә ничек кунакка барыйм?
— Барсаң тагы. Куркыныч кеше түгел лә.
Чырайга курку галәмәте үк чыкты микәнни? Яхшы түгел, һич тә ярый торган нәрсә түгел монысы. Әйтерсең контрабандистлар белән эш итә кеше. Таныш булмаса, танышу үзе дә кыен эш түгел ләбаса. Җитмәсә, максатың шул — мөмкин кадәр күбрәк кешеләр күрү, сөйләшү, дөньяны, тормышны тирәнрәк төшенү һәм... тагын звонок.
«Хәзер» дигән сүзен әйткәч үк, ханым трубканы миңа сузды.
— Әйе, — дим бернинди тойгысыз һәм уйсыз бер хәлдә.
Ә трубкада — шактый ук ягымлы, яңгыравык һәм бераз гына тыенкы тавыш.
— Исәнмесез, хөрмәтле якташыбыз.—Мин ни дә әйтә алмыйча торган арада дәвам итте. — Сез Әнис бит?
— Әйе.
— Кайтуыгыз белән котлыйм.
— Рәхмәт, исәнмесез.
Мин сезне бик сагынган бер кеше исеменнән сөйлим, аның үтенечен тыңлап.
Әкияттәге төслерәк: агач, агач башыңда оя, оя эчендә үрдәк, үрдәк эчендә йомырка, йомырка эчендә ачкыч...
— Ул кем соң? Нишләп үзе сөйләшми?
— Артык оялчан ул, уңайсызлана.
— Менә кызык.
— Ул синең яшьлек юлдашың, син үзен эзли торган яшьлегең.
Бу сүзләрдән соң мин уңайсызланам... Алай дию ансат котылу — мин хәзер бөтенләй сүтелеп төштем, беттем, бер минутта юкка чыктым. Хәзер ул гына, телефон чыбыгының икенче башындагы тавыш кына бар: «
— Мин сезгә шул кешене күрсәтергә вәгъдә бнрәм. Сезгә калага күптән түгел хат язган кешене дә. Сез мине тыңлыйсызмы? Тыңла- < гыз, зинһар, сез... сез хатны алгансыздыр бит?
— Хатны? Әйе, алдым мин ул хатны.
— Мин сезгә әнә шул хатның авторын да күрсәтә алам. Дөресрә- з
ге, ул кеше сезне үзе күрергә тели. Сез кире какмагыз инде — алар £ өчен мин үтенеп сорыйм. 5
— Ничек табарга соң сезне? — дим мин кинәт, соңыннан үземне 2
уйсыз ризалашканга тиргәр өчен. i
— Безне табу бер дә кыен түгел, сезне монда озатып куярлар. $ Трубканы Халидәгә бирегезче.
— Халидәгә?
Халидә дигәне — хуҗабикәбез икән. Нидер сөйләшеп алгач та 4 трубканы куеп:
— Сәгать кичке бишкә сезне чәйгә чакырдылар, — диде дә,— ® үзем алып керермен, — дип елмайды. — Ерак түгел ул.
Үзем рәтле сүз әйтмәсәм дә, шул рәвешле вәгъдә бирелгән, сүз “ куешылган булып чыкты, чигенергә (бәлки монысы кирәк тә булма л гандыр) җай-әмәл инде юк. Вакыты җиткәч тә киттек. Гостиницадан ж ике-өч кенә өй аша мәктәп күршесендәге бер өй капкасыннан уздык. « Каршыбызга эт ырылдап чыкса да, җиңелчә генә куркыта алды — * бәйле иде. «Хәзерге тормыш элеккечә түгел шул» дип, эт хакында « уйны төгәлләгәнче үк, өйалдыннан гаҗәп тә якты елмаеп, ят ханым чыкты. Капкага таба килә-кнлешли:
— Ә-ә, әйдәгез, рәхим итегез! — дип һичбер тартынусыз елмайды, юан диярлек дәрәҗәдәге калын гәүдәле чибәр хатын. — Әнис булып торсын да ул, безне күрми дә китсен! Шулай була димени! — Әйтерсең без күптәнге танышлар!
Танышларча гына да түгел, хәтта дус'ларча ук кул сузды ул. Таныш? Тукта, ике-өч кенә көн элек мин аны Жнрсклекүлдә идарә йорты алдында күрдем түгелме соң? Әйе, без анда сөйләшеп торганда, ул ике тапкыр узып киткән иде. Танышлыкның бөтен булганы шул гына һәм якынлык уйнарга тырышуы да Халидә дустын гаҗәпләндермәс өчен генә булырга тиеш. Нигә дигәндә, Халидә тиз арада саубуллашып киткәч тә Нәзилә бая телефонда сөйләшкәнчәрәк, тартыныбрак сөйләшә башлады.
— Ирем әле килеп җитмәгән. Шуңа күрә өйгә чакырып тормыйм инде, гафу итәрсез. Без чыгыйк мәктәп ягына. Анда интернатның бик тыныч бүлмәсе бар — шунда кызлар белән чәй эчә торырбыз. Мин сезгә ул кызларны күрсәтәм, күрсәтми калмыйм.
Мәктәп ягына да уздык. Агач арасыннан бик тә кечкенә күренгән өй эчке яктан шактый ук иркен икән. Иркен һәм матур. Стеналар төрле сурәтләр, кинофильмнардан киселгән кадрлар белән бизәлгән.
— Монда безнең укучы кызлар яши. Хәзер алар чөгендер җире эшкәртүдә, җәйләүдә торалар. Безне беркем дә ашыктырмас, хуҗа булып урнашыгыз.
Ләкин, хикмәт, бу тыныч матур бүлмәдә без Нәзилә белән икәү генә идек.
— Ә кайда соң сез күрсәтәсе кешеләр?
— Килерләр, килерләр алар, чак кына сабыр итегез. Иркенләп сөйләшеп утырырбыз, чәй эчәрбез, вакыт җитәр дип уйлыйм.
Шулай сөйләнгәләп алды да кухня кебек җирдә кайнаша башлады Нәзилә. Мин стенадагы рәсемнәрне карый тордым. Барлык рәсемнәрнең. картиналарның темасы бер — яшьлек, мәхәббәт, аерылу, кавышу, югалту, җилкәләргә ямансу яктылык булып төшә торган хатирәләр һәм кухня кебек җирдән бу як өстәлгә ризыклар китерүче ярым таныш ханым Нәзилә. Хикмәт, нинди зур. аулак өйдә без һаман икәүдән-икәү. Киләсе кешеләр булганга күрә генә гаҗәпләнмисең. тартынмыйсың, көтәсең һәм, үзеңнән яшермичә әйткәндә, менә шушы сәер минутларның берсендә ишектән елмаеп... елмаеп... Әйе. ишектән һәм яшьлектән елмаеп ерак калган Фәһимә исемле кыз... я булмаса Лена атлы чибәр килеп керер дип көтәсең. Фәһимә? Лена? Ничек, нишләп килсен икән алар бу авылга? Юк, бераз ялгышам — ничек килгәннәр икән?! Нәзилә яшьлек дусларың диде бит. Алардан башка тагы нинди дусларым бар? Алардан якынрак? Шулай, Нәзилә вәгъдә бирде, ләкин бу — булмас хәл. Булмаслыгын үзең дә белеп торасың һәм белгән килеш көтәсең.
Шактый ук матур өстәл әзер иде инде. Хәтта эчемлекләр дә куелды. Фәһимә белән Лена кайсын эчәр икән? Юк, алар эчмәсләр, рыя- сызлык өчен генә чәкештереп куярлар да елмаерлар... Фәһимә үзенең мәңге сагышлы елмаюы белән елмаер, ә Лена саф җиз тавышы белән челтердәр дә:
— Нәрсә, әллә сагыну оялырлык эшме? — дип сорар.
Ә Фәһимә берни дә әйтмәс.
Нишләптер, авылга кайтканның икенче көнендә үк төштә ул минем янга килде. Шунда мин аннан: «Безнең бергә була алуыбыз мөмкин икәнлеге инде ачыклангач, хәзер үкенмисеңме?» — дип сорагач. ул еларга җитешеп «Сорашма, сорашма алай!» — дип ялварды.
Инде шунысы гаҗәп: менә хәзер шушы бүлмәдә алар. Лена белән Фәһимә, бер өстәл янында ничек утыра алырлар икән? Бу Нәзилә дигән яңа танышым аларга монда кем буласын әллә әйтмәдеме икән? Ачык кына итеп миңа да аңлатмады бит әнә. Ишекле-түрле йөренүен, өстәлгә һаман нидер китерүен белә.
Өстәл янына соңгы кабат килде дә тантаналы төстә мине шунда чакырды:
— Рәхим ит, Әнис. — Инде «син»гә дә күчеп алган! Кай арада?
— Ә тегеләр? — Фәһимә белән Лена исемен атаудан үземне көчкә тыеп калдым.
— Ә-ә, алар... Алар бераз гына соңга калырбыз диделәр. Үзегезнең дә сүзләрегез бардыр, серләшеп бетерегез, диделәр.
— Кызык, бик тә.
Өстәлдә — дүрт бокал, чынлап та, киләчәкләр, димәк.
— Я, Әнис, эчемлекне үз кулыңа ал инде — егет бул. Тыңлата алсаң, бәлки эчеп тә карарбыз.
Миннән егетлек көтелә? Рәхим ит — дүрт бокалның икесенә ак аракы, икесенә коры шәраб салам. Лена белән Фәһимәгә затлырак әйбер, ә безгә тупасрагы да ярар, һәм, сәбәбен үзем дә тоймастан, тагын: «Нишләп соңладылар соң?» — дип уфтанып куям. Нәзилә — сабыр:
— Алар — монда.
— Монда?
— Алай ук каушама.
— Кайда сок. ник кермиләр?
— Менә шушы бокалны бетергәнче эчкәч, күрсәтәм.
Хуҗабикә сыйлый белә! Мондый да шәп тостны беренче кабат ишетүемдер. Ялган һәм искиткеч тылсымлы ялган! Мин аны шушы бокалдагы эчемлек сыман күреп кабул нтәм. Бу көннәрдә кунак булу инде авыр эшкә әйләнсә дә, баш тартыр җай юк. Нәзилә үзе дә (кыю-
лык өчен бугай) бетереп эчте. Хатыннардан калышу ирләргә оят. Булды, киттек. Аннары бераз ризык капкалагач, инде Нәзиләгә сынагандай. тикшергәндәй итеп караганмындыр, ахрысы. Мин анын алланып киткән йөзенә һәм шактый ук калын гәүдәсенә карыйм Шактый ук юан диясе дә килә. Шул вакыт, уйларымны каян сизгән диген. Нәзилә мине: ♦
— Унсигез яшьтә чакта... хәтерлисендер, мин бит энә йоткан эт
кебек зифа идем, — дип шаккатырды. я
— Сез хәзер дә зифа, — дим ирләрчә алдашып.
— Элекке чакны оныткач ни... Ярый инде.
— Минем сез әйткән кунакларны күрәсем килә.
— Шулаймы, кара соң.
— Кая?
— Минем йөземә.
Гажәпләнүнен, йөдәүнең чамасыннан ашып, аның шактый ук та- = за йөзенә карыйм. Фәһимәнекенә һич тә охшамаган, тик әз генә, бик =; тә әз генә Лена аклыгын хәтерләткән чырай, калын гына, тулы айдай 5 чырай, кечкенәрәк соры күз, ныклап карагач күренмичә калмаслык " дәрәҗәдә генә җыерчыклана башлаган маңгай, маңгайда игътибар ♦ белән караганда шактый ачык күренгән җөй... Юк, монда Фәһимә а дә, Лена да юк — алар бу кыяфәткә керә алмыйлар. Бу — икенче 2 төрле чибәр. Шулай да өмет өзелеп үк бетмәгәнгә, шаяртуны кабул ~ итәм:
— Бу нинди җөйләр?
Нәзилә тиз генә маңгаен каплады
— Ә-ә, безнең машинабыз бар бит.
— Сон?
— Ирем... салганрак баш белән баганаларга барып менгән саен минем бер-бер төштә җәрәхәт кала, аннан кире шушындый җөйгә әйләнә.
— Кызык. Кунаклар килмәде.
— Әллә син мине чынлап та танымыйсың инде?
— Син мина хат авторын күрсәтергә дә вәгъдә нттен.
— Анысын да күреп торасын.
— Күрмим.
— Ул кеше — мин.
Рәхим ит, Әнис туган, беренче хат авторы күз алдында. Ләкин һаман ышанасы килмичә сорыйм
— Ә мине сагынучым кем? Яшьлегем, мәхәббәтем кем?
— Анысын да күрәсең.
— Анысы да син түгелдер ич?
— Нишләп мин булмаска тиеш ди?
— Син?
— Мин!
Алдануыма тәмам инанып, урынымнан сикереп үк тордым. Ни әйтсәм дә усал сүз әйтеләчәк иде. Мин инде аны тирги тирги чыгып та китәсе идем. Ләкин бер минутта Нәзилә минем кулдан эләктереп алды:
— Шул чаклы ук оныттыңмы? Шул чаклы!
— Кемне оныттым, нәрсәне? Мин бит сезне беренче мәртәбә кү- рәм — үз гомеремдә беренче мәртәбә!
— Ялгышасың! Хәтереңә төшер. Нинди хәтер ул мәхәббәтен дә онытырлык. Үзең бит мине эзлисең!
Бусы инде шантажны ук хәтерләтә иде. Ләкин бер нәрсә—анын миннән ни көтүе генә билгесез. Ни кирәк ана миннән? Миннән нинди файда көтәргә мөмкин?
— Син мине озата барган идең.
— Озата? Кая, кайдан?
— Этилегә. Районда эшләсәм дә, мин өйгә еш кайта идем.
«Мине үз гомерендә бер генә кызны озаткан дип уйлый микәнни ул? Озаткан бер кеше күңелдә калырга, онытылмаска тиеш булды микән?»
— Бер кайтуымда сез безнең авылга килгән идегез. Спектакль күрсәттегез, концерт куйдыгыз. Без шул кичтә таныштык. Сез сәхнәдә уйнаган кыяфәт-киемегез белән урамда да йөрдегез — герой егетне уйнаган идегез.
Тагын «сез!» Димәк, мин аңа шул кыяфәт белән ошаганмын да. ул мине герой буларак кабул иткән. Ихтирам да шул онытылган геройга! һәм акрын-акрын хәтер кирегә әйләнә, әйләнә-әйләнә дә, шунда нәфис кенә, нечкә генә (энә йоткан эт шикелле зифа!) кызны китереп чыгара. Тездән өстәрәк булган, бераз оялчан юка ситса күлмәк вак-вак болын чәчәкләре белән бизәлгән. Чынлап та. шул кичтә матур күренүе үзенә икенче тапкыр да чакырып ымсындырган һәм яңа бәхетләр өмете кузгатып бөтерелгән иде ул чибәр кыз. Шул кичтә без анын белән мәхәббәттә дә аңлаштык микән? Булгандыр, анысы да булгандыр — сәхнәдәге кызыктыргыч ят тормышның кичке күрешүләрдә дәвам итүе мөмкин булгандыр ул чакта.
Менә нәрсә генә гаҗәбрәк: ничәдер көннән соң без аның белән район үзәге урамында тагын очраштык та, сүз дә куешмыйча ук, мин аны, чынлап та, туган авылына хәтле озата килдем бугай. Әйе, килдем. килдем. Ләкин инде герой егет түгел, үз кыяфәтемдә идем: шактый таушалган туры чалбар һәм күк гимнастерка. Ул елларда мондый кием ят түгел, әмма инде тылсымын җуя язган, һәрхәлдә, шәп костюмны алыштыра торган түгел иде. Геройга гашыйк кыз йөрәгенең кинәт үзен алдангандай тоюын, нинди хисләр яралып өлгерүен, мин аның бер күз сирпүеннән, боегып калуыннан, әлбәттә, шунда ук сиздем. Хәтта яшерергә теләсә дә. Бәлки ул яшерергә дә тырышмагандыр әле. Шунысы хак, мин аның үземә талпынуын тоймау гына гүгел, читкә тартылуын ук аңлап атладым. Шушы ук омтылыш-тар- тылышлар хәтта кочаклашкан, хәтта үбешкән чакта да аермачык булып күнелгә шом сыман бер авырлык салды һәм яңадан очрашу хакында сүз куешу уе башка ук килмәсә дә, бер атна чамасы вакыттан соң эшләгән җиренә шалтыраткан идем, Нәзилә каядыр чыкты, диделәр. Безне очраштырган спектакльдә минем көндәшемне уйнаган дус малайга шушы сәер хәлне сөйләгән идем, ул: «Сөю сиңа не картошка. не выбросишь из окошка... тагын, тагын шалтырат», — дигәч, шалтыратсам да үзгәреш килеп чыкмады. Нәзилә тагын каядыр киткән... Сизә, сизә минем яшь һәм горур йөрәгем: Нәзилә гөнаһ кылган мәче шикелле күзен ялтыратып янда гына утыра, шунда гына. Сиземләү мине бик сирәк алдый ул.
— Мин шалтыратканда, син, чынлап та, шунда утыра идең бит? — дип сорыйм, чирек гасырны сикереп чыгып.
— Шулай шул, — дип елмая юан диярлек үк тулы ханым, җөйле маңгаен җыера төшеп.
Ә күзләре һаман ялтырый...
— Син бик дөрес эшләгәнсең, молодец! — дим чын күңелдән.
— Нишләп?
— Мине яратмыйча.
— Менә хәзер үзем эзләп таптым.
— Мәңгелек диалектика: без яратканда, безне яратмыйлар, без яратмый башласак, ярата башлыйлар.
Алай ук түгелдер лә. Синдә чак кына ерткычлык җитмәде — шул гына.
— Ә синен өчен ерткычлар герой... ихтимал, синең өчен генә дә түгелдер. Сезнең өчен безнең кебекләр — җебегәннәр. Шәхси машинабызда йөртеп, маңгайларыгызда жөй дә калдыра алмыйбыз...
— Алай да түгелдер лә ул...
Фикерен төгәлләргә сүз таба алмагандай, Нәзилә эчемлеге ике билгесез затка аталган ике бокалның берсен минем алга куеп, икен- ♦ чесен үзе тотты.
— Кемнең онытуына, кемнең онытмавына караганда, кемнең яра- 5 та белүен, кемнең белмәвен әйтү дә кыен әле. Андый озатуларның - меңнән бере генә миңа багышлангандыр ул. Хәтерегезгә төшердегез з бит, шунысы өчен дә рәхмәт. Ни булса шул. Бөтен тилелеге белән ка- н бул итик тә, жайсыз елларда да матур булып калган тойгылар өчен эчик. Булдымы?
— Булды.
Инде саубуллашырга вакыт җиткәнен тоям, тик бер нәрсәне ачык- < лый алмыйм, менә шушы сүзләрне генә сөйләшү өчен чакырмаган- >• дыр бит ул. Көчкә генә сакланырлык бәләкәй хатирә хакына да тү- « гелдер. Нидер бардыр һәм мин бераз гына сабыр итәргә тиештер. Ә-ә, хат бит әле. Шул хакта сөйләшәсе бар лабаса! *
Шул хакта сүз көтеп, инде моңая башлавым сизелгәндер, бәлки, в төп йомышын әйтергә кыенсынгангадыр, ул гайре табигый рәвештә кунагының кәефен күтәрергә чамалап, елмая, көлә, шаяра башлады. » Ә чынлап кәефләнү өчен егерме биш елны онытырга кирәк иде. Лә- * кин ничек? Минем күз алдымда чәчкәле ак күлмәк кигән зифа кыз тора — энә йоткан эттәй зифа! Ләкин шул чибәрне этә-төртә, шактый J ук калын (чак юан дип ычкындырмадым тагы!), әйе. бераз калыная >-• төшкән ханым алыштырмакчы. Юк шул, бу көлү, бу шаярулар—J кызганыч кына, бары тик шул гына. Без инде әүвәлге гөнаһсыз ел маюларны кабатлый алмыйбыз, гәрчә чынбарлыкта кабатлау гына түгел, хәтта арттырып, уздырып жибәрү мөмкинлеге булса да. Сикереп чык ярты гасырны да... һоп!
Дөресен әйткәндә, яшь чакта да сикерүләр белән бик аерылып тормыйдыр идек инде. Хәзер бигрәк тә. Бу калын битлекне йолкып ату мөмкинлеге, чәчкәле ак күлмәкле, тал чыбыгыдай знфа кызны аннан әрчеп, ярып чыгару, коткару мөмкинлеге нык диярлек үк сизелми шул инде. Шактый калын май катламы эчендә мәңге чыкмас өчен ябылып, томаланып калган ул кыз...
Мин торып баскач та ханым бөтенесен тиз үк аңлап, ике кулы белән талантлы артистларча күзләрен каплады — баягы шаярулардап оялуы булырга тиеш иде монысы.
— Ничә елдан соң... Ярый, күңелле булды, онытмаганың өчеи рәхмәт, — дим булдыра алганча итәгать сиздерергә тырышып.
— Зинһар!.. — Нәзиләнең кул ишарәләре мине кузгалмаска өнди иде.
Баскан килеш катып калдым.
Озакламый ул да торды. Коры күзләрен һәм бераз тирле битләрен сыйпаштыргач, терәлеп ук дигәндәй текәлеп калды. Бөтен чырае- кәяфәтендә: «Әллә синең жаның юкмы?» —дигән үкенечле сорау аның керфекләре төсле үк житез бии иде... Тагын бер тапкыр кызгану хисе белән инде интектермәскә тиеш таптым
— Мин сезнең калага язган хатыгызны алдым.
— Рәхмәт.
— Ни өчен?
— Ә-ә, мин болай... ялгыш кына.
Елмаюы ничектер кинәт Ленаны хәтерләткәнгә, мин аңа. чынлап та, ярдәм итәргә тырышырмын кебек:
— Сез коткарып калырга дигән кеше кем?
Нәзилә, сорау таш булып бәрелгәндәй, читкә тайпылды да минем җавап көтүемне күреп, кырыс кыяфәткә керде.
— Ул кеше — минем ирем...
— Исеме?
— Исеме... Исеме... — Әйтерсең иренең исемен әйтергә ояла.— Сез аның исемен белмисезмени?
— Каян белим?
— Ул болай исемле кеше... Госман, Фәсихов.
— Фәсихов? Шул... — Чак-чак «кляузник» дип ычкындырмадым — Син шул кешене яклыйсыңмы?
— Ә сезнеңчә, нишләргә тиешмен? Бергә яшәгәч, аның намусы — минеке...
— Мин нишли алам? Минем кулда бит бернинди власть юк.
— Язып чыксагыз... шул җитә дә торыр иде. — Шактый ук кәефсезләнүем чырайга чыккандыр, күрәсең, ул каушап, кайнарлана ук башлады. — Яшьлек хөрмәтенә, яшьлекнең тиле сафлыгы хакына. Хәзер аның кеше күзенә күренерлеге калмады... аңлап кына бетерми Аннан бигрәк — миңа... исәнләшергә дә теләмиләр, бөтен дөньяда бер ялгызым. Беребезгә беребез иптәш тә була алмыйбыз. Мин ул авыл дан киттем үк — биредә яшим. Ә ул минем ник киткәнемне белмичә йөди, тиргәшә.
— Аңа нәрсә кирәк соң? Ул нәрсәгә ирешмәкче була?
— Белми, үзе дә белми ни кирәген. Тегендә сугыла, монда... Максаты түгел, яшәү рәвеше шул аның. Үзенең кеше икәнен шул рәвешле раслый ул.
— Шундый рәвеш... Син үзең сайлаган ерткыч...
— Әнис!
— Гафу ит.
— Ә син ярдәм итә алыр идең.
— Аны үзгәртү мөмкин түгелдер инде, бер фельетон гына ярдәм итмәс.
— Ә син мактап яз, гаделлек өчен көрәшүче кеше намусын якла...
Әйе, бу сүзләрне чын ихласлык белән әйтте ул: сөекле ерткычын жил-яңгыр тидермичә саклар иде. Үтенече — изгелек, яшьлек хакына... Шулай да мин вәгъдә бирә алмадым. Яшьлегемнең онытылган бер хатирәсе хакына түгел, хәтта... хәтта, әйтик. Лена, хәтта Фәһимә үзе сораса да килешә алмаган булыр идем. Хәер, Фәһимә уена мондый йомыш бөтенләй кермәс, хәтта минем аркылы килгән сабаклардан соң Лена да. мөгаен, мине болай җайсыз хәлгә куймас иде. Ә Нәзилә?
Бер минутта башымда ватык пыялалар челтердәп коелды, бер минутта: теге чакта да. Фәсиховны яклаган мәкалә авторы белән дә шушындый мәжлес булмаган идеме? дигән сорау миемне көйдереп узды. Зөлхиҗә булып аның баласын алып китәргә гостиницага килеп җиткән тавыш та Нәзиләнеке булмаганмы?
Әйе, ул тавышны мин дә ишеттем бит, хәзерге шушы тавышка охшаган, шактый ук охшаган иде ул...
Тфу. шайтан, фаразлар белән генә кешене болай тиргәү акыллы эшме сон? Шикләнүемнең сәбәбе бер генә — Нәзиләгә минем хәтерем калды. Шуңа күрә бераз катырак та бәрелә яздым:
— Синең ирең — Җирекледә генә. Мотоциклы, машинасы бар. Хәзер дөбердәп килеп керсә?
Сорау жавапсыз кала. Җавапсызлык минем шикне арттыра гына, шуның аркасында саксызлык күрсәтеп: •
— һәм ул бу очрашуны белә! —дим.
Ләкин Нәзилә тупаслыгымнан пыр тузып ачулана, үһткәли, тирги башлар дип көтүем акланмый. Нәзилә тыныч;
— Белми.
Хушлашканда да. шул тынычлыгын саклап, мине ишеккә кадәр озата килде һәм чыгышлый
— Урамга мәктәп ягыннан узыгыз, кеше күрмәсен, — дип кисәтте.
Күрмәс! Авылны белмимме әллә мин. Мең кеше күрәчәк һәм меңе мең төрле гайбәт сөйләячәк. Үз күзләре белән күрмәгәннәре тагын да күбрәк беләчәк һәм... алар бик тә хаклы булачаклар. Ике женес ф кешесе бер тын өйдә сәгатьләр буе утырсын да... Юк, булмый ул алай, булмый, бөтенләй гайре табигый эш аның монысы!
Үземне шактый *ук пычранган хәлдә тойдым. Мондый алама киче- < реш өчен рәхмәт әйтү кыен — хәтта дөньядагы иң изге нәрсә, яшьлек " хатирәләре исеменнән эшләнсә дә! * з
Ләкин моның өчен мин аны кичерә алыр идем, моның өчен генә ± минем аңа хәтер калмаган булыр иде.
2 июнь. /977. 5
Рәттән генә диярлек, ике ояда ике каз йомырка өстендә ай буе утырдылар. Бер ояда бәбкәләр ике-өч көн иртәрәк чыкты да «Пип. ® пип, пип, пип», — пипылдарга да керештеләр. Түземлек, җитдилек = өчен бүләк булып килгән балаларын ияртеп йөргән шушы каз бәхе- * тенә, бәбкәләр матурлыгына кызыгып һәм артык сокланып, оядагы J икенче каз сикереп төште дә, аналарның ике була алмавын уйлый - белмәгәнгә күрә, шулар тирәсендә мавыгып йөри торгач, озак вакыт - әрәм итте һәм чыгарга инде бер-ике көн генә калган үз йомыркалары суынып өлгергәнлектән, алар томаланды — бәбкәләре чыкмый кал- * ды. Гәрчә соңра бик зур түзем белән утырырга тырышса да. йомырка кабыгын яшь борыннар чукымыймы дип күпме генә тыңласа, ишетергә теләсә дә, кабык эче үлем шикелле тын иде. Ашыкты, күпмегә калгач, җиңелде, югалтты — бөтен җәен, бәхетен югалтты! Көннәр шушы рәхимсез хакыйкатьне бәхәсләшә алмаслык итеп аңлаткач, каз беренче ояда чыккан бибиләр төркеменә кушылмакчы булып, шул тирәдә күпме яхшатланса да, болары аны икенче ана сыйфатында кабул итмәделәр. «Ана — берәү житә! Пип-пн-пи-пи!»
Ялгыз каз, оя-оя бәхетле казларга кызыгып, һаман каңгыра. Ә якын килсә, аталы-аналы пар казлар гына түгел, инде балалары ысыл дап каршылый һәм шулай ук озаталар да. «Җиңдек, җиңдек!» дигәндәй, бер-берсеннән сөенче алалар.
Урамда казлар...
Ник алар күңелгә шушылай рөхсәтсез килеп керделәр соң?
Минем көндәлекләремә, хатирәләремә сезнең бәйләнешегез юк бит, көш, көш!
Сабан туе
4 июнь. 1977
Бәйрәмнәр, тантаналар ае булган майның барлык шатлыкларын корбан итеп, шуларнын барысын нкеләтә-өчләтә тапкырлап, зур өмет ләр туплап, игенче сабан туена килә. Бүген шул туй — тыелгысы i дәрт һәм теләкләрнең киңлекләргә ургылган чагы Базы буендагы үзәндә, таулар үзләре стадион трибуналарына охшап торган биеклек ләрдә чуар диңгез, халык диңгезе. Уртада эстрада. Шуңа әүвәл район һәм иң алдынгы колхоз җитәкчеләре чыгып басты. Шунда —
Җантурин, күкрәге тулы орденнар, медальләр — полководец... туры мәгънәсендә шулай, чагыштыру гына дип уйламагыз. Рамазанов күкрәгендәге таныш йолдыз яктылыгын арттыра гына шикелле башкалар күкрәгендәге очкынлы-очкынлы тәңкәләр.
Сабан туйны ачкан чакта, Рамазанов район кешеләренең бәйрәмгә нинди бүләкләр, уңышлар алып килүләрен санап чыкты, эш батырларына, кайбер колхоз җитәкчеләренә сүз бирде. Шуларның берсе- Җантурин.
Композитор Бәхти Гайсин алып килгән концерт бригадасы һәм районның бөтенсоюз смотры лауреаты булган җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаганда, җилкәләрдә барлыкка килгән канатлар, аннары барлык сабан туй куанычлары: көрәш, йөгереш һәм... сабыр итик. Әнә, үз күзләрең белән кара: татарча көрәш аренасында иң зур бүләк булган телевизорны дистәләрчә кеше иярткән, Мини дигән Әхмәт күтәреп чыгып китте. Вәҗиһәсе дә шул тирәдә бөтерелә...
Ләкин күзләрне бүтән тамаша икенче якка карата: аренада ат чабышы! Ике тәгәрмәчле арбалар, атлар... Тавышлар: «Безнең авылныкы! Безнең «Гигант!», «Бөркет!», «Акканат!» һәм башкалар... Бүләкләр, сөенечләр, һәм... арбасыз атлар чабышы — малайлар!
Болары — бөтенләй бүтән исәп. Бу вакытта кайдадыр син үзең очасың, малайларның берсе —син. Тик шунысын гына ачыклыйсы кала —кайсы ул син? Кайсы? Егермедән артык ат, егермедәй ким булмаган малай... Табып кара! Ләкин бик тә җиңел эш икән бу. Әнә — теге бүз аргамакта син бит, син!
Колакка каяндыр кыңгырау тавышлары ишетелә башлый. Үзән тагын да зурая, әрәмәләр, вакытлар, урманнар исәбенә киңәя һәм ул синең авылыңны, синең бала чагыңны, синең язмышыңны, танышларың, туганнарың язмышын да сыйдыра. Басулар буйлап ат көтүләре чаба башлый. Атлар, атлар, атлар! Алар безнең авылда бигрәк тэ күп иде шул. һәм бу үзе бәхет, һәм бу үзе фаҗига иде. Фаҗига? Әйе, мәңге онытылмый торган фаҗига.
Ул чакларда атларны ниндидер корткычлар агулаган дип сөйлиләр иде. Тәгаен генә ничек булгандыр, тик шунысы хак: безнең авылга бик күп чирл.е атлар китерделәр. Күзләренә салына торган дару исеме белән аларны «Малинновый атлар» дип йөртәләр иде. Ә безнең телдә — малиновый атлар. Карап торсаң, шау таза атлар — каян сайлап китергәннәр диген, озын торыклы, жираф шикелле биек, шәп атлар. Менә без җилдерә идек тә аларда! Базыда су коендыра идек, атланып йөзә, йөздерә дә идек. Мин аларны нигәдер аеруча бер ашкыну белән яраттым.
Кыңгыраулар чыңлатып урманда, кырда йөрүләрен кичләр, төннәр буе тыңлап ятам. Безнең өйдән саз аркылы гына торган абзарларына көн саен йөз керәм, улаклардагы башакны, печәнне кетер- кетер ашауларын көннәр буе тыңлыйм. Моның өчен миңа бүләк тә тия конюх дигән абзый аларны җыеп абзарга кайтарганда, яки төнгелеккә урманга чыгарганда, иң яхшы атны, ак аргамакны миңа тоттыра һәм атландырып та җибәрә. Ә син... билгеле инде — канатсыз очасың. Чынлап уйласаң, канатлар да бар, әлбәттә.
Бер көнне эштән соң төшлеккә кайталар болар — урам тутырып, тузан кубарып Мин үзебезнең өй янында. Җаным тагын урыныннан куба да мин атлар көтүенә каршы чабам. Чабам да бөтен көченә ажгырган атлар көтүенә барып та чумам, чумам да үземнең иң яраткан бүз аргамагымның муенына асылынам да... бүтән нәрсә хәтерләмим.
Кичкә таба уянсам, өйдә бер үзем генә ятам икән. Кулларымны, битләремне карыйм кан... Торып утырам, авырту сизелми, аякка басам —бар җирем төзек. Биттән генә кан һаман саркый. Көзгедән 76
карыйм — бармак сыерлык җәрәхәт. Бит — тишек. Бармакны ни өчендер яра эченә тыгып карыйм, тамчы да авыртмый! Урамга чыгып, малайларга да күрсәтәм шулай итеп, алар исә йөзләрен генә җыералар да бер сүз әйтмиләр.
Ике-өч көн авырган сыман йөргәч, бөтенләй ук савыктым. Биттә генә жөй калды гомерлек хатирә булып. Ышанмасагыз, үзегез кара- ♦ гыз, бу — сөекле ат хатирәсе булыр. Муенына юләрдәй ташланган өчен бер теш эзен генә калдырып киткән — таптамаган, измәгән, мә- £ хөббәт бәясен генә түләткән! 5
Менә шундый атлар — акыллы атлар. Утарга җыеп, еш кына күзләренә бая әйткән даруны салалар — югыйсә, котыралар, имеш. Елы- ? на бер тапкыр арт аякларындагы номерларны .утлы тимер кыздырып г басып яңарталар — көек исләре хәтердә... Минем биттә ядкаре кал-§ ган атның номеры — 213 иде. Менә шулай еллар буе үз матурлыкла- 13 ры — шәплекләре белән безнең гомерләрне бизәп киттеләр алар. Ә = шул ук вакытта үзләренең, докторлар кисәткәнчә, котырып үләр - вакытлары җитте. Икенче Елан тавы дип аталган җирдә күп итеп g кабер казыдылар да... безнең сөекле атларыбызны шунда алып кит- < теләр. Карыйсыбыз килсә дә, без анда озак тора алмадык... Сәгать- ф ләр буе ат кешнәвен, дөпелдәп ат егылуын, шак-шок сугулар гына ш үзебез кыйналганнан мең мәртәбә артык булып тәнне дә, җанны да 2 сулкылдатып тордылар һәм хәзер дә шул авырту сүрелми. Буып, к егып, кыйнап үтерделәр мескеннәрне. Ләкин берсе... качып котыла < алган! Берсе муенына дилбегә уралгач та кешеләрне өстерәп барган да һәм, өстерәлгән кеше ычкынып калгач, ары чапкан. Базы аша = узып, аръякка, безнең авылдан гел зәңгәр булып күренә торган о хыяллы якка чапкан ул! Нинди ат! Ике йөз дә унөч номерлы бүз * аргамак!
Аңа шул зәңгәр дөньяларда мәңге-мәңге чабып йөрисе дә бит, тик кешене генә түгел, атны да сагыну харап итә икән. Буп-буш калган абзарга кайткан бу — берүзе шунда шым гына тора...
Бу хәбәр авылга тиз таралса да, аны фаш итүче, икенче кабат муенына дилбегә салучы тиз табылмады, ләкин бер атна чамасы вакыттан соң андый кеше килеп чыкты бит. Каян? Минем хыялларым яшәп яткан, аргамагым качып йөргән шу-л ук зәңгәр дөньядан!
Гыйбадулла абзый бу —әле күптән түгел генә урман каравылчысы булып кергән, тик явызлыгы белән инде күптән атаклы булган адәм. Бөтен тирә-як белә: явызлыгы чит-ятларга гына түгел, үз балаларына да мирас итеп бирелгән, бигрәк тә улы Сәлимгәрәйнең күңелендә, тәнендә, бөтен кыяфәтендә калган. Ачыграк әйтсәк, бо- лай. Гыйбадулланың матча ярыгында һәр вакыт пеше таллар тезелеп торыр. Балалар чак кына ярамаганны кылса, талларга — эш, чаж, чож. Сәлимгәрәй бер мәлне шкафтан ипи алганда ялгыш савыт-сабаны коеп төшергән икән дә, сөекле әтисе янда гына булганлыктан, имеш, тиз арада чыгып чапмакчы. Әмма бик ашыкма, ата кешенең куллары талны кайчан йолкырга икәнен шәп белә ул. Йолкып та ала талларның берсен, улына сәке читенә сузылып ятарга боерык та ,бирә. Сәлимгәрәй әүвәлге тәҗрибәләрен онытмаганлыктан, һаман чыгу юлын эзли, анда чаба, монда йөгерә. Ә әтисе өй бетереп куа. Өй бетереп шулай чабыша торгач, малай лакан янындагы чиләк өстенә егылып төшә һәм кычкырып та җибәрә. Тал чыбыгы бәлки андый ук яман эз калдырмаган булыр иде, ә тимер чиләкнең очлы колагы Сәлимгәрәй дигән малайның котын гомерлеккә ала шул — борын сөяге сынып, төзәлгәч тә эчкә баткан килеш кала. Кыйналып үсүе аркасында, буе да метр да илле сантиметрда тукталган аның. Кыска буй л 1 редис борынлы, кечерәк күзле булганга, Сәлимгәрәй дөньяга «Самурай» дигән кушамат белән чыгып китә. Ата кеше үзе
исә жир селкетеп, халык куркытып, шуннан олы тәм табып яшв бирә.
Менә шул кеше.
Кулбашында — мылтыгы. Бүз аргамакны йөгәнләп алды, менеп атланды да. урам буйлата чатыр-чотыр чабып та китте. Нияте ни — шайтан белсен. Хәер, тиз беленде моның барлык уй-гамәле— соңгы тапкыр бөтен көченә куган бу атны, тизлек рәхәтен канатлар итеп, туйганчы бер очып калган. Ә аннары әйләнеп килде бу безнең янга, буш абзар янына. Менә шунда без күрдек мәңге кабатланмас бердәнбер хәлне!
Абзарны узып. Елан тауларына таба чыкмакчы иде Гыйбадулла абзый, ләкин шунда бүз ат карышырга, киреләнергә, бер урында таптанырга. бөтерелергә кереште. Ул да аңлады, без дә төшендек — теге көнге фажнга урынына барасы килми атның һәм сизенә бичара. Гыйбадулла ерткычның шунда үзен мәңгелеккә иптәшләре белән теге дөньяда кавыштырачагын тоя. Без дә тоябыз. Ат бер төбәктән узмый, Гыйбад тезгенне нихәтле каты тотса, борырга азапланса да. бирешми. Шулай азаплана торгач, жайдак яман да каты ярсыну белән тезгенне тарткан иде, аргамак ике аякка төп-төз басып, кешни-кеш- ни биергә тотынды. Сикерә мескенең, ыргый һәм менә максатына да иреште ул: ат’өстендә аркылы торып озак түзә алмыйча, салынкы йомшак капчыктай җиргә лапылдап төште аның палачы! Төште һәм сикереп тә торды, торды да мәгънәсез акыра-акыра мылтыгын эләктереп күз ачып өлгермәс бер мәлдә... атып та җибәрде. Аргамак баягыдан катырак кешни, юк. кешнәми, ярасыннан чыдый алмыйча ыңгыраша. ярдәм, шәфкать көтә. Ләкин кая ул шәфкать! Менә ул Гыйбад үзе! Хәлдән таеп башын жиргә төрткән атның янына ук килде дә аның нәкъ колак төбенә тагын бер патронын бушатты...
Ат берничә көн буе шунда ак жирафка охшап ятса да, аннары аны авыл абзыйлары берничә ат белән өстерәтеп. Елан тавына илтеп күмсәләр дә, мин аның үлгәнлегенә барыбер ышана алмадым Шушы хәтле дә матур, гөнаһсыз җан иясен үтерә алырлык ке'ше юк сыман иде.
Күпмедер вакыттан соң, иске-москы җыючы карт соравы буенча, без ул атларның сөякләрен авылга күтәреп кайтып, аларны чарылдап торган сыбызгыларга алыштырдык... Кыңгыраулар чыңын ачы сыбызгылар алыштырды. Ләкин, шулай булса да. мин бүз аргамакның исән түгеллегенә күңелне барыбер күндерә алмадым. Ул исән, тик инде үзен тотмаслар дип ышанмыйча, инде кайтмый гына, елганың теге ягында, зәңгәр илдә чабып йөри-йөри дә, әнә тегендә, Буранлы дигән авыл эргәсендә, офык белән күк очрашкан җирдә басып, тын кала. Өянкеләр укмашуыннан хасил булган сурәт кенә түгел бу — ә тере ат. бүз аргамак!
Мин аны гомер буе шул кыяфәттә күз алдына китердем.
Инде менә бүген, шушы сабан туйда атлар... малайлар .. чабыштылар. кемнәрдер нидер кычкырды, акырыштылар, кайсы ат җиңгәнен тәгаен итеп тә әйттеләр. Ләкин мин аларны ишетмим, мин беләм: жингән ат — бүз аргамак!
Шулай булмаса, кичә туган бәби дә, иртәгә үләсе бабай да юкка гына килгәнмени бу сабан туена! һәм мин юкка гына йөрдеммени әле Базы аръягындагы авылларда? Шул аргамакны да эзләп түгелмени?
Картаеп түшәккә егылган хәлдә булса да, аргамакка мылтык күтәргән Гыйбадулла картны, теләгем зур булса, мин инде берничә кабат күрә алган булыр идем. Ләкин үземне мәҗбүр итә алмыйча йөрдем. Менә хәзер исә. күрми калмагаем дип. курка куйдым шикелле... һәм мин аны күрәчәкмен — бик тиздән.
Җантурин белән сөйләшеп. Чуаркүл аша кайтырга инде җыенып беткәч, машина ишеген ачарга торганда, Ильяс янына миңа таныш ♦ булмаган бер кеше килде. Алар кырыс кына бер-ике сүз алмашкач : та, Җантурин миңа борылды: 2
— Үзең чакырсаң, әйбәтрәк булыр.—диде дә әлеге кешегә мине
күрсәтте. — вакыт таба алса... барырбыз да. — һәм аннары миңа ул _ кешене тәкъдим итте. — Бу — Сәлимгәрәй, безнең элекке баш бу.х ? галтер. Хәзер үз авылларында Чуаркүлдә тора, шунда безне кунакка 5 чакыра. ' 5
Җантуриннын үзебез барасы килгән Жиргә үзебезне кунакка ча- 13 кыруларына ирешкәнлеген (сүз тыңлап, изгелек кылу шәбрәк бит!) = мин тиз чамаладым да. Сәлимгәрәй хакында белгәннәрем, ишеткән- г нәремне һәм үзенә булган карашымны сиздермичә, ачык кына күре- g шергә тырыштым. Хәзер аның кем икәнен белмәгән булсам, әлбәттә. " таный да алмаган булыр идем. Сәлимгәрәйнең күзләре генә элекке ♦ үткенлекне саклаган иде. Ә ят мыеклар өстеннән оялыбрак караган е бәләкәй һәм билле борын инде юк — төп-төз. тәкәбберрәк борын с алыштырган аны. Шулай да тавышын, хәрәкәтләрен таныдым, һәм = әтисен күрмәгән хәлдә дә аның үзе белән кайбер нәрсәләрне ачык- < ларга, кайбер нәрсәләргә мөнәсәбәтле фикерен аның үзеннән ише- - тергә дә кирәк булганлыгын, вөҗданны тынычландыру өчен хәтта - зарур икәнлеген шул минутта ук төшендем. Ә болан үзе чакырып тор- ® гач. бигрәк тә җайлы килеп чыкты. Җантурин шактый хәйләкәр!.. >
Шул рәвешле, гөрләп торган сабан туйны калдырып киттек, Сә- п лимгәрәй үз машинасы белән алдан, без Җантурин белән — аның артыннан.
Үзем үк оештырган дигәндәй хәлне аңлый алмыйча юл буе йөдәдем Сәлимгәрәйне мәңге күрми дә түзә алырлык Җантурин һәм Гыйбадулла Байсламовны дошман дәрәҗәсендә күрәлмаган мин . аларга кунакка барабыз. Кире уйларга вакыт юк. бәлки әле нәфрәт тә инде кискен үк түгелдер. Өстәвенә, без килеп тә җиттек. Башкалардан артык аерылмый торган йөзләрчә өйләрнең берсенә тукталдык Күтәрмәгә үк чыгып, безне ниндидер әби. бик тиз билгеле булганча. Сәлимгәрәйнең әнисе, каршылады. Ихатада һава сулап, бераз җилләнеп алгач һәм кулларны югалагач, өйгә уздык. Түрдә — безнеме, түгелме—шаулап самавар көтә һәм без аңа каршы да түгелбез — мәйдан карап өсте ябулы трибунада гына утыруга карамастан, эссе көн барыбер хәлне алган һәм үтереп эчәсе килә. Сүзгә дә әйләнгән теләкләребезне аяк астына ташламыйча. Сәлимгәрәй үз кулы белән ясаган чәйне матур гына берәр чынаяк чөмергәч, телевизор астындагы комодтан ярты литр коньяк белән ярты литр ак килеп чыкты. Хуҗа коньяктан башлады һәм без дә. кунакка тиешле тыйнаклыкны саклап, шуны сайладык һәм бераз ирнәп куйдык.
Сәлимгәрәйнең бала чак кыяфәтен хәтергә китерәм Ул чакта аның төсе, чырае икенче иде. Хәер, монысын инде без беләбез.
— Әй. Самурай. Хәсән күленә дип килдеңме? Әй. адашкансың бит. Самурай, үз илеңә кит давай!
Егет булып җиткәндә, хәл кыенлашты гәүдәсе кечкенәрәк хатын- кыз буеннан биегрәк калыкмагач, кушаматына килешсез аергыч өстәлде. күп чакта, бигрәк тә үзе юкта, аны Бүтәкә Самурай дип тә атын башладылар. Ишетми дисәң дә ишетеп кала инде ул моны. Кайчакта күрмәгәнгә са'лышып, юри кычкыралар Аның белән дуслыктан күпләр кимсенә. Берәр кызга үчләштеләрме. «Кара, сине Самурай белән йөри диләр, дөресме шул?» дип сорыйлар, тенкәсен корытып үртиләр, ко-тырталар.
Сәлимгәрәй — егет кеше, аның да адәм рәтендә уйныйсы, көләсе, сөясе, сөеләсе килгәндер. Ләкин... ул якынлашса да кызлар читкә
тайпыла, кайчак исә чарылдап та куя, соңыннан, үзен бүтәннәр мыскылламасын өчен, бер дә юктан бер гаепсез кешене тирги: «Китсәнә, Самурай башың белән!» Вакыты иркенрәк чагы булса, тагын өсти, сүзләр жәл түгел, беткеле дә түгел. Шундыйрак мәлләре була Сәлимгәрәйнең: үзенә яман сүз әйтсәләр дә, артык та нык гашыйк булганга күрә, ул кайбер чибәрләр нәрсә әйтсә, ничаклы рәнҗетсә дә, үпкәләми башлый, әрсезләнә, күңелдәге изге тойгыларыннан җиңелеп, кызның гүзәллеген җырлардагы әйләнмәләр белән мактарга керешә. Ә мәгъшука юньсез аны аңлау кая:
— Абау җирәнгеч, адәм төсле булса ни сөйләмәс иде!—ди дә кычкырып ихахайлый.
Сәлимгәрәй шунда гына кызның артык ук гүзәл түгеллеген аңлый һәм кәгазьгә язарга ярамаган сүз әйтеп кул селти.
— Самурай, Самурай, үз илеңә кач давай!
Япон башкисәренә ни хәтле нәфрәт булса, шуның эчмүхәсе дә кимемичә Сәлимгәрәй бахыр өстенә түгелә — пычрак, кайнар су шикелле. Ә ни өчен? Ә ни гаебе бар Сәлимгәрәй атлы елтыр күзле малайның? Аның бит үзе теләп, ялынып алган кыяфәте түгел. Ник ата ялгышын аннан түләтәләр? Ник?
Хаксызлык салган, энә очы хәтле вак-вак җәрәхәтләр, әрнеп торган җәрәхәтләр, бергә җыелып, бөтен йөрәкне, бөтен күкрәкне, баш түбәсеннән алып аяк табанына кадәр булган бөтен тәнне каплый. Чак кына кагылсаң, дертләп китә, кызарып кабына Сәлимгәрәй һәм турымы, кыекмы, тиешме, тиешсезме, хаклымы, хаксызмы тәкъдир яудырган нәфрәтләрен учлап-учлап дөньяга, кешеләргә сибә. Әйе, үзе дөнья бәясе күреп гашыйк булган кызлар да шәфкать көтмәсен, Сәлимгәрәй хәзер акыллы, яра да сала ул иң кирәклесен генә:
— Карале, кара, синең тәпиләрең таяк шикелле ләбаса! Кемнең күзе төшәр икән сиңа? Кияүгә чыга алмассың син, апаем.
Кичә генә кычкырып көлгән гүзәл бүген кычкырып-кычкырып еларга керешә!
Ләкин үчләшеп, әрепләшеп кенә бөтен дөньяны җиңү җайлы түгел, анда бит әле яшисе бар һәм яшәргә кирәк, гәрчә исемең Сәлимгәрәй, юк ла, Самурай булса да. Иң әүвәл кеше кыяфәтенә керү хәерле, ни дисәң дә, алама булсалар да, шулар белән яшисе. Әйе, шуның кәсебенә керә дә Сәлимгәрәй. Теге калага, бу оешмага яза, редакцияләргә яза — ярдәм сорый. Ниһаять, озак еллар яза торгач, мең- мең хатның берсе максатка барып җитә: аны Ватаныбыз башкаласы Мәскәүнең үзенә чакырып хат килә! Сәлимгәрәй һич ышанмаса да, бәхетен сынамак өчен генә китсә дә, кайткач исә күр, ышан: абзаңда — төп-төз борын! Күпләр көнләшерлек! Ләкин...
Ләкин Сәлимгәрәй буен, гәүдәсен, кечкенәрәк күзләрен һичничек тә алыштыра алмый — моңа инде Мәскәү булып Мәскәү доктбрла- рының да кодрәте җитми. Шуңа күрә Самурай кушаматы да, гәрчә сирәгәйсә дә, бетмичә, кара сакалдай арттан еллар буе иярә килә.
Шулай да дөньяда тотып тора алырлык кына уңышка ирешкән ул. Ераграк авылдан кәләш тапкан кордашыбыз Сәлимгәрәй тормыш корып җибәрә. Бәхетенә каршы, нык холыклы хатынга тап була — ирен кимсетүләр аны җәрәхәтлй алмый икән. Әлбәттә,соңгы көннәрне исәпләмәгәндә. Ә хәзер хатынының да, балаларының да буйлары бәләкәйләнде, чырайларында елмаю күптән яктырмый, онытылды шатлык. Менә монысында Сәлимгәрәйне гаепләргә мөмкин!
Үзенең шактый ук гаепле икәнен ул, әлбәттә, тоя, ләкин эчендәге кемгә икәне ачык та булмаган үртәлү, үчләшү кемнедер рәнҗетеп кенә җиңеләергә, шактый ук тулы чуан эчендә җыелган әшәке явызлык һәм ваклык махсус бушатмыйча, сытмыйча бетә торган түгел — адәм баласының бүтән хаҗәтләре шикелле үк. Әйе, ныклап уйласаң,
тагын гаебе юк Сәлимгәрәйнең — әй, син, сөекле ата, әй, тәкъдир, Самурай исеме таккан кешеләр! Үзегез ижат иткән Сәлимгәрәй Байс- ламов сезгә тиешле җавапны гына кайтара лабаса! Лаеклы җавапны гына бирә! Ә бүтәнчә яши аламыни ул?
Яхшылыктан баш тарту кая, ул үзенең чын исеменә лаек булырга, кешечә яшәргә күпме тырышты: мәктәптә гел бишлегә генә укып, ф аннары калада финанс-экономик институтын читтән торып булса да бетерде, хисапчы, экономист, хәтта баш' бухгалтерлыкка үрләде. Ке- - шеләр аның хезмәт хакын буш итмәделәр, түләделәр, кызганмады- ° лар, ләкин Самурай кушаматы барыбер тәнгә бетмәс кара белән языл- “ ган татуировка шикелле, тоныкланмады, төсен җуймады. Кешеләр = белән бертөсле булу бәхетен менә шунда аңлады ул!
— Самурай, үз илеңә кит давай!
йодрыклар үзләреннән-үзләре төйнәлеп буш һаваны кыйный. Лә- « кин бик тиз тынычлана Сәлимгәрәй, әрепләшеп вакыт әрәм итми = хәзер...
Дөрес формага кертелгәч, борын бераз өскәрәк күтәрелде инде, g Ләкин әүвәлге җәберләрен олы дөньядан түләтү тойгысы башта гы- < на тынган шикелле тоелды. Юк, ул бөтенләй үк тынычланмады — ♦ башта инкубацион чор гына кичерде. Элек кеше арасына керә алма- а ганлыктан, әллә ни зыян китерә алмаса, хәзер кайбер нәрсәләр баш- о кара алырлык хәлгә килгәч, ул инде нишләргә икәнен белә! Үзе генә ~ җитмәсә, хәзер дуслар да юк түгел. Шуларның иң шәбе—Галибәк < Хәмәтдинов... а
һәм менә мин — Сәлимгәрәйнең кунагы. Гаҗәп, бер уйласаң. = Бигрәк тә Ильясның бу өйдә утыруына ышану кыен.
Сизелә ки, өчәү булсак та, таган була алмабыз. Сәлимгәрәйнең * миңа гына әйтәсе сүзе бар, ә мине Гыйбад абзый белән очрашу көтә. Беребез дә җитди сүз башлый алмаганлыктан, сабан туен, аннары өстәлдәге ризыкларны мактап утырган бер мәлдә... өй алдыннан җиңел генә кыштырдау ишетелде дә, күтәрелеп карасак... Карачкы! Нәкъ үзе карачкының! һич киметү, арттырусыз! Сакал-мыек баскан кара йөз, тырналып, суелып беткән бит, муен... һәм күкрәк. Изүе ертык, әле генә бик каты сугышкан вәхши диярсең, һәм шул кыяфәтнең йөзләтә тапкырланышын җыеп, аларып торган күзләр. Бу кыяфәт, бу күренешкә ышаныргамы, ышанмаскамы дип торганда, Сәлимгәрәй, әлеге тавышсыз-нисез кереп бусагада тукталган җеннең нәкъ үзенчә мыштым гына барды да, аның янына ук басып, бераз гына бөкрәя төшеп пышылдады:
— Ни бар, әткәй?
Өй эчендә ничә күз булса, аларның барысы да шул карачкыга текәлгән һәм барча башлар һәм муеннар аңа таба сузылган иде. Б\ тәннәр ни кичергәндер, әйтү кыен, ә мин үзем, ачуданмы, чиркануданмы, әллә, кинәт карачкыны таныгач, эһ дигән арада яман хатирәләр салкын шикелле булып өскә бөркелгәнгәме, калтырый, өши башлаганымны тойдым. Күз алдымда, колак эчендә мылтык тавышы шартлап алгач, бүз аргамагым җиргә башын төртә дә, яңадан мылтык шартлагач, үзенең гүзәл гәүдәсе белән җиргә сузылып ята... Аннары кышкы караңгы урман шауларга, ыжылдарга керешә.
Тишек чабаталы, ертык чалбарлы елларда, бөтен дөньяны котып салкыны чолгап алган хәерсез дәвердә җылы табу бер кабымлык ризык сыман ук кыен, эш булган чакта, суыклык афәтләрен җиңәргә азапланып узган вакытларда да безне шушы карачкы сагалый иде. Сугышка хәтле елларда урман каравылчысы безнең үз авылыбызныкы булып, көз көннәрендә урманны чистарту йөзеннән һәр өйгә кышка җитәрлек утын әзерләргә җай бирсә, ул сугышка киткәч, менә шушы Гыйбадулла дигән адәм калды аның урынына Карачкы. Әйе,
в «К У» а.
81
ул чакта хәзергедән дә куркыныч, җан өшеткеч адәм иде ул — ялкын һәм салкын чәчеп аларган рәхимсез күзләре, киноларда гына, борынгы кыргыйларда гына була торган, үткен ук сыман мыек һәм чак кына сине мыскыллап елмайган кыек иреннәр бер карауда җанга шом тутыра һәм боларыннан да бигрәк яман гамәлләре атаклы иде анын. Элекке каравылчы утынны йорт башыннан бүлсә, монысы ничек булса да үзенең күңелен күргән кешеләргә генә бирә башлады. Билгеле инде, безнең кебек атасыз, ишле гаиләләр андыйга җөрьәт тә итә алмый, ә җөрьәт итсә, ул дуңгызны туендыру түгел, көн туса үзләренең ач тамакларын тынычландыру хакында хыяллана. Шулай килеп чыкты ки: ул сыйланып, мунчалар кереп, аракылар эчеп, яки ирсез солдаткалар кбчып яткан өйләрдә ихата тулы утын була, алар- нын морҗа торбаларыннан төтен явар болыт шикелле куе чыга. Ә андыйга бара алмаган мескен хатыннар һәм безнең кебек ятимнәр төн җиттеме, нкешәр-өчәр таяк күтәреп, бот төбеннән кар яра-яра. Гыйбад тотса нишләрбез дип, куяндай калтырый. Агачы янып беткәнче йөрәге яфрак мисалында шыбырдый мескеннең. Бер үк вакытта авылдан-авылга Гыйбадулланың шул суыклардан өшеткечрәк мәкале сәяхәт итә: «Урмандагы һәр агачның һәр ботагы саен ярты литр аракы эленеп тора!»
Әйе. безнең яртылар юк һәм төннәрен кар диңгезендә йөзәбез. Бер эләкмисең, ике ычкынасың, өч тә, дүрт тә котыласың, тик йөзнең берсендә барыбер тотыласың. Кышларның кара төннәре алардан да күбрәк бит. Мин дә эләктем аның тозагына Беләк юанлыгы икеме, өчме агач кискән идем, юлдан аваз килә: «Чын монда, әй!» — исемем белән эндәшә. Чыктым янына. «Ничә агач кистең?» — «Өч». — «Әйдә минем белән». •
Кеше белән тарткалашырга күнекмәгән бит — киттем. Үзе юкта безне күзәтү эшен ул безнең авылның Фазыл картка калдыра торган иде. Шуның өенә алып барып, нәрсәдер язды, кул да куйдырды. Олы башы белән томшык сарысы кипмәгән малайны алдамас дип, карап- нитеп тормыйча кул да куйганым хәтеремдә. Эшне зурга җибәртмәү уе белән дә ни кушса шуны үтәргә тырышканмындыр инде. Кәгазьгә кул куеп кайткач та хәлне әнигә сөйләгән идем, ул тиз арада күршеләргә аракы эзләргә чыгып китте, ә мине Гыйбадулланы чакырырга кире аның янына җибәрде. Бүтәннәрчә эшлибез, янәсе. Гыйбад, әл-бәттә. килде, соңгы акчаны, авызыбыздан өзеп саткан май акчасын эчеп тә китте. Ләкин бездән чыккач та «Без кешенең аракысын да эчәбез, аны судка да бирәбез!» — дип мактана йөргән бу. Чынлап та. вәгъдәсендә торган булып чыкты. Ярый әле судта секретарь булып минем дус малай эшли иде «Бер сыер бәясе штраф салырлык агач язган ул синең өскә», — ди. Юл буенда тырпаеп торган барлык агач төпләрен мина сылтаган, күрәсең. Судья акыллы кеше иде. яхшылап аңлаткач, дөреслекне таба алды һәм тиешлесен генә түләп котылдым. Монысы бер. Ләкин ул мине икенче тапкыр да алдады. Хәтта өченче тапкыр.
Ул чакта дәүләткә тапшыру өчен зелпе тамыры җыю җитди эш санала иде. Шуны җыярга чыккан һәр кешегә көн саен яртышар кило он бирәм, халыкны оештырып чык әле, дигәч, бу адәм уз гаебен йомшартырга тырыша, ахрысы дип, кешеләргә өй борынча кереп чыктым да берничә көн бергәләп җыйдык зелпе тамырын һәм тапшырдык та. Бер көнне он белән килгән бу. Мина үлчәп торырга кушты. Анысын да тыңладым. Онга карагач яшь тамарга торган чак бит — үлчим кешеләргә, үлчим, он кими, он кимегән саен Гыйбадның күзенә карап, сүзсез генә «Ә миңа кайчан?» дип сорыйм. Ул сизә, сизә, ләкин ал дими. Ә минем үзем эшләп алганны ялынып аласым килми һәм он... Бәлки зыянлы горурлык булгандыр бу. ләкин бүтәнчә булдыра ал
мыйм. Ул исә, минем онга нинди тойгылар белән караганымны сизеп, үзенә хас елмаю белән елмаеп, мыегын гына сыпырып торды һәм соңыннан рәхмәт тә әйтмичә, китеп барды.
Өченче тапкыр... Юк, анысында мин инде сөйләшә белдем шикелле.
Чалгы белән урманга рөхсәтсез кертмәгәнлектән, район үзәгенә ♦ барып, печән чабарга билет алып кайттым да Гыйбадка тоттырдым— язылган төштә печән чабуыма сүз әйтә алмады. Ләкин икенче көнне 3 килеп житкән: бу аланны сиңа ялгыш биргәннәр, бу минем алан дип, 2 мине куарга чамалый. Бүтән җир дә күрсәтми. Сатулашып инде чы- _ ныга төшкәйгә, бу юлы курыкмаска булдым «Менә нәрсә. Гыйбад, г син адәм түгел, аждаһа бит, әйе, еланның иң зурысы. — (Ул чакларда з безнең урман тулы елан, тауларыбыз да шуңа күрә — беренче, икен- с че, өченче Елан таулары. Шуңа күрә телгә дә елан сүзе еш керә торган “ иде.) — Әйе, иң агулы елан син! Көнең җитәр, кырмыска оясына ыр- = гытырлар яки үзең килеп аунарсың. Кырмыскалар әшәке тәнеңне J ашаганда, нәкъ еландай боргаланырсың, ләкин сиңа беркем дә ярдәм “ итәргә килмәс!»—дип кычкырдым. Якын килеп, мине кыйнау, куу* белән өркетә башлагач, чалгыны күккә күтәрдем дә: «Кил. агулы ♦ башыңны хәзер кисеп ташлатасың килсә, кил!» дип, инде ярсып ук а акырдым. Шуннан соң гына тынычланды.
Менә шушы кеше инде бу карачкы һәм ул минем сүзләрне күне- ~ лендә саклаган икән, онытмаган: чынлап та, кырмыска ояларына ятып -аунаган, еландай бөтерелгән, тик аннан файда, жиңеллек кенә таба ~ алмаган. Каргышын кире алмасмы дип. үземне чакырткан
Авырту әчесеннән инде аны да томалана башлаган—больницадан үләр өчен генә, үзе сорап кайткан, имеш. Уколлар килеп кадасалар * да авырту, авыртудан бигрәк — кычыту һич кимеми икән. Теге дөнья- ° ны күзләре хәзер күреп торганлыгы үзенә бер карау белән аңлашы ла... һәм ул мине танымады...
Базы буена барып, көн саен пеше тал чыбык алып кайта да. яшь рәк чагын, балалар тәрбияләгән вакытларын исенә төшереп булса кирәк, ул талларны матча ярыгына кыстыра икән дә көн саен диярлек үзенең караватын, урын-жирен чыбыклый икән. Кайбер көннәрдә хатынына, малаена килә дә: «Мә әле, шушы чыбык белән аркамны кыйна»., дип тә ялвара икән. Болар тыңламагач, шул үтенече белән урамга чыга һәм күргән бер кешесенә, мине кыйна, кыйна, үтенеп сорыйм, үтенеп! дип ялына. Тик сүзен чынга алучы юк. Чыбык белән кыйнасалар, тәнендәге коточкыч кычыту кимер дип уйлый ул мескен. Менә тагын үз алдындагы барлык кешеләргә шул үтенече — әйтерсең ки борынгы саилчы хәер сорый
— Зинһар өчен, кызганыгыз, хәлем авыр бит. менә шушы чыбык белән туйганчы бер кыйнагыз ла! Зинһар өчен! — дип, күзләрен га- жәп тә кызганыч итеп ялварырга кереште ул.
Матчадагы чыбыкларның берсен алды да чиратлап башта Ильяска, аннары миңа, аннары хатынына, улына сузды. Бүтән чакта сүз булганга күрәме, әтисенә Сәлимгәрәй минем кемлегемне әйткән иде. карачкының ничек шатланганын күрсәгез! Тиз арада яныма ук килеп бераз кашынды да менә шул рәвешле тезеп китте:
— Мин сине, улым, бәләкәй чакларыңда, яшь вакытларыңда бер лә юкка бик каты рәнҗеткән нем бит. Син мине каргаган иең. Ятим баланың каргышы төшми калмый диләр ие — раска чыкты шул. Син мине каргагансың да. сихерләгәнсең дә. Ал кире каргышыңны, кан тар сихереңне дә — укы догаңны, күп укып йөргәнсең диделәр. Коткар, коткар, алла хакы өчен, улым, балам! Ярлыка дивана чактагы гө наһларымны, укы, әйдә, укы догаңны!
Шулай диде дә тынып калды — мине хәзер ул кайчандыр үзе бел
гән муллалары шикелле укынырга тотыныр дип көтә. Ләкин ни әйтергә дә белмичә каушап калуымны сизеп тагын да рухланыбрак тезә бирә:
— Яттым исә баш очымда җепкә тезелеп ниндидер агач түмәрләре эленеп тора. Түмәрләр арасында ярты литрлы шешәләр чайкала, шул түмәрләр, аракылар бер-берсенә бәрелә-бәрелә шак-шок итәләр дә шулай шак-шок бәрелешә торгач, пыялалар чабырдап ватылалар да күземә, битемә чәчри, түгеләләр... Ә мин куркам, сикереп торам, кычкырам, ә күзләремне ачсам, ачы чыелдау белән шуа, кача баш-лыйлар. Күзне йомдым исә яңадан тиз җыелып, тагын чайкала, шакылдый, шалтырый башлыйлар. Йокласам да, йокламасам да шакылдыйлар. Ятарга куркып ятам. Әнис улым, син икәнсең бит бу. Синме бу? Чынлап та син булсаң, оныт бөтен рәнҗешләреңне. Оныт та гафу ит—ал сихереңне, кайтар кире сәламәт тәнемне — җаның теләгән бөтен байлыгымны алып кит, тик саулыгымны кире бир. Укы, укы, балам, дога, дога, дога! — Укынырга җыенмавымны тагын күргәч тагын дәвам итә.— Оныта алмасаң, дога укырга иренсәң, күпсенсәң, алайса, мә, үч ал — барлык үчләреңне берьюлы кайтар, мә чыбык, кыйна күңелең булганчы — минем өчен хәзер шул да бик олы ярдәм бит, сук, мә, кыйна! Ал үчләреңне! Я инде, зинһар, зинһарлап сорыйм лабаса. Курыкма дим, үлсәм дә син гаепле булмассың, үзем зинһарлап сорыйм — бөтен авыл белә, күреп тора!
— Юк. Гыйбадулла абый мин сиңа суга алмыйм, син болай да артыгы белән кыйналасың... — һәм аның аһ-зарларын колагым ишетсә. һич югы, күзләрем күрмәсен өчен, дөресрәге, шушы хәтле дә чирканыч күренешкә түзә алмыйча, читкә тайпылам да тын почмакка текәләм. Колак һаман ишетә:
— Шулаймыни? Син мине кыйный алмыйсыңмы? Шундый да шәфкатьсез кешемени син? — һәм ул инде тагын кашына-кашына ямьсез елау белән ялваруын белә. — Кырмыскаларың да басмый тәнемә салган кычыту, сызлату зәхмәтләреңне. Басмый бит, ашый гына комсызлар. Менә күпме генә итем калды тәндә.— Шул сүзләрдән соң чүпрәк шатырдап умырылуы ишетелде.
— Мә, кара, үз эшеңне күр, менә нишләттең, менә нинди кыяфәткә керттең син мине!
— Әткәй, нишлисең, әткәй!
Сәлимгәрәй әтисе кебек үк үрсәләнеп кычкыра, ләкин тыңлата, җиңә алмый. Борылып карасам, чынлап та, күгәрмәгән җире юк Гыйбад аркасының һәм ул тагы шуны чыбык белән кыйнатмакчы. Мин инде нәрсә булса да әйтер, хәтта урынымнан кузгалыр дәрәҗәдә түгел идем. Хәлемне аңлапмы, ялварып туйгангамы, Гыйбад улына гына ялына иде инде:
— Улым, актык өметем — син, инде син дә кире какма, мә талны, ал аны, кыйна бер. — Шулай дип, ул чыбыкны улына тоттырды.
Сәлимгәрәй чыбык тоткан кулы белән үк күзләрен угалады да:
— Ярый, әткәй, бар чык үз бүлмәңә, пажалый мин сине тыңлармын,— диде.
Ләкин әтисен рәнҗетте димәгез. Әтисенең күзләрендә — әйтеп аңлата алмаслык шатлык, сөенеч, яктылык.
— Рәхмәт, улым, оҗмахлы булырсың, алла бирса. Ата-ана рәхмәтен алуың әйбәт. Рәхмәт. Тик син тыңла сүземне — башта караватка бәйләп куй мине, югыйсә, сикереп торуым бар. Кычкырсам да кыйна, кыйнама дип ялынсам да сугуыңны бел. Шунда гына тияргә мужыт аның сихәте. Белдеңме? Башта бәйләп куй.
— Ярый, әткәй, башта бәйләп куярмын. Атла.
Улы иярерме, юкмы дигәндәй шикләнеп, Гыйбад артына карый- карый, аю шикелле йомшак һәм ипсез баса-баеа, кәкре аяклары бе
лән әкрен генә атлап китте. Улы да сүзендә торды — иярә китте. Өй алдына узып, икенче өйгә кереп югалдылар.
һушыбызга килеп дигәндәй, без дә үз юлыбызны дәвам итәр өчен ишеккә таба юнәлдек. Без чыга гына башлагач та Гыйбадулланың хатыны дөп итеп идәнгә ауды —аны тиз генә икәүләп караватка яткырып, сулышын тыңладык — исән, һуштан гына язган иде. Шулай ♦ да врачка хәбәр итәргә кирәк. Шул ният белән без күтәрмәдән төшеп барганда, икенче як өйдән тал чыбык чыжылдавы һәм аркада шарт- S лавы, Гыйбадулла картның исә: 2
— Җитәр, җитәр, улым, авырта, алла хакы өчен!—дип, дөнья 3 тутырып кычкыруы ишетелә иде.
Үзем күрмәсәм, мондый хәлне хәтта күз алдыма да мәңге китерә з алмаган булыр идем.
— Җитәр, авырта бит, үтерәсең, улым, җитәр! 13
һәм чаж-чож иткән тавыш... =
Әти кеше улын кайчандыр үзе дә шулай кыйный торган вакытла- =;
рын хәтеренә китерде микән? Талларның чак кына гаеп өчен дә мат- £ ча ярыгыннан чыгарга һәм Гыйбадулла кулына шуып керергә ашык- < каны өчен үкенеп сызландымы? Әйтә алмыйм. Юктыр. Ә таллар элек- ♦ <ке вазифаларын һаман башкаралар... а
7 июнь, 1977. X
®
Күрәсем килгән авылларда булып чыкканнан соң, юлым тагын * <шушы Чуаркүл авылы аша үтә. Урамнан узганда, ничектер халык ° төркеменә тап булдым. Җеназа... Төркемгә таба йөгерүче бер малайны туктатып:
— Кем вафат булган икән, энем, әйтә алмыйсыңмы? — дип сорыйм.
— Бумы? Бу Гыйбад бабайны зиратка алып баралар.
Шулай диде дә малай чабып китте һәм аның артыннан минем уй иярде: «Бу малай кемне алыштырыр да кем тормышын дәвам итәр икән?»
■ 8 июнь. 1977.
Яше тулгач та райбашкарма советы председателе урынбасары Галибәк Хәмәтдиновны пенсиягә озаттылар. Ләкин аны лаеклы ялга озату тантанасында Рамазанов катнашмады, рәхмәт әйтеп кулын кысмады.
Моның сәбәпләрен кешеләр белә иде.
Чираттагы бәрелеш менә ничек килеп чыкты. Ул чакта Хәмәтдинов өченче секретарь, ә Рамазанов — аның кул астында бүлек мөдире. Сугыш елларында иң алдынгы булып саналган бер колхоз, дөнья рәтләнеп барганда таркалу хәленнән чыга алмаганлыктан һәм өмет тә багларлык булмаганлыктан, авыл кешеләре колхоз председателен алыштырырга кирәк дигән фикергә килгәч, райком да шул карашны куәтләп, яңа председатель сайлауда катнашу өчен Хәмәтдиновны җибәрергә булган. Ә Хәмәтдинов баш тарта. Аның урынына Рамазанов бара.
Электән дә кайбер нәрсәләр сизенгән Рамазанов җыелышны формаль үткәрмичә, авылдагы хәл белән ныклап танышкач, менә нәрсә
ачыла элекке председатель бәләкәй оештыручы булса да. зур гына масштаблы карак икән, һәм ул чорналган җепнең бер очы ләмәтди- новка да барып тоташа. Райком атлары өчен үз җирендә солы чәчәм днгән булып, иске председатель бодай да чәчә торган булган. . һәм солысы райкомга китсә, бодае үзенә һәм Хәмәтдиновка китә торган, ягъни мәсәлән, акчага әйләнгән дә аннары инде мәжлесләр. бергәләп күңел ачулар башланган.
Яна председатель сайлап, искесенең эшен Беренчегә жнткергәнче, Рамазанов, яхшылап аңлашып булмасмы дип, әүвәл Хәмәтдиновка кергән. Ә юк, Хәмәтдинов аны үзе чакырткан бит әле. Нинди күрсәтмәләр, янаулар һәм, ихтимал, ялварулар булгандыр, анысы безнең өчен сер һәм ныклабрак уйлый төшкәндә, аларны чамаларга мөмкин. Шушы көнгәчә һәркемгә билгеле: үзенең начальнигыннан \зып, Рамазанов Беренчегә бөтен хәлне барыбер сурәтләп биргән.
Мәңгелек закон: хыянәтче һәркемдә хыянәтче күрә, ә карак һәркемдә карак эзли. Бу юлы да шулай булып чыкты.
Райком абруе хакына Хәмәтдинов эшенең зур яңгыраш алмаганын хәтерлим. Райбашкарма председателе урынбасары итеп, элеккеге үз урынына күчерелгәч, нигездә аны акладылар, тиешле сабакны алыр дип өметләнделәр, дигән фикер туа. Ләкин әнә пенсиягә озатканда, ихтирам бик үк мактанырлык булмаганы ачыкланды.
Коридор. Рамазановның кабул итү бүлмәсенә кергәлн-чыккалый торганда, коридорда... кемгә дисез? Әйе, Хәмәтдиновка чак бәрелмәдем. Хәерлегә каршы, ул мине танымады. Бәлки таныса да исәнләшмәс иде. Шунысына гажәпләндем: булган барлык хәлләрдән соң, бу йортта аның эше төшәрлек, сүзе үтәрлек кеше калды микәнни? Тик минем өчен шунысы ачык, ул һичкайчан Рамазанов ишеген шакымаячак.
Бирешмәскә тырышты Хәмәтдинов һәм бирешмәде. Үзенә тапшырылган бурычлардан бигрәк тормыштагы үзе чатырдап ябышкан урыннан кубарга пенсия алдыннан да ашыкмады. Ләкин, абруй бәләкәйләнү сәбәпле, үзенә йөкләнгән эшләрне гамәлгә ашыра алмый, еш кына Рамазановның үзеннән ярдәм сорый, елмая, хәтта кунакка да чакыра. Ләкин, бармый Рамазанов. Җитмәсә, якын көннәрдә районда юллар төзүнең барышын тикшерү буенча бюро жыелды да, шунда ачыкланганча, бу тармакны житәкләүче Хәмәтдинов төзелешне таркаткан булып чыкты. Дөресен әйткәндә, таркаулыклар юлларда гына түгел, тиресеннән чыгардай тырышса да, Галибәк Хәмәтдинов абзагыз инде кешеләр акылына житәкчелек итү түгел, хәтта хуҗалыкны оештыру өчен дә көчсез икәнен аңлый. Шулай да пенсия белән шөгыльләнеп ятканда, үзен ашыгып җибәрделәр дип. барыбер үртәлә... Шул тискәре тойгы нишләптер Сәлимгәрәй Фәсихов язган хатларда аңкып тора... һәр хатта шәп кеше буларак — Хәмәтдинов фамилиясе язылган, начар буларак — Җантурин, Рамазанов. Хатлар, жалобалар—төрле авыллардан, төрле шәһәрләрдән. Ләкин а.Тариың барысы да Хәмәтдиновны белә... Хатларны укый торгач, әллә болар туганнармы дип уйлыйсың, һич югы, кияүләр, баҗайлар? Юк, берсе дә түгел, ләкин, ничектер, алар туганнар, бик тә якын туганнар...
Сабан туе көнне уен-көлке арасында ачыграк чырайлы булырга тырышып. Фәсиховка янәсе сүзне дусларча эчкерсезлеккә көйләп, сорау бирдем:
— Әйт әле, дус кеше, бары тик үзем өчен генә ачыклыйсым килә, еллар буена сузылган низаг туйдырмыймы? Болай яшәү кыендыр бит?
Фәсихов һич хәтере калмыйча ихлас елмайды гына һәм. сизүемчә, хак дөресен әйтте:
— Салкын суга бер төшкәнче генә ул... Чирканчык алгач, рәхәтләнеп йөзәсен.
һәм йөзәләр дә...
Рамазановка кергәч беренче соравым
— Күпме комиссияләрне бушка эшләткән, күпме кешене төп
эшеннән аерган өчен, күпме кешеләрнең теңкәсенә тигән өчен, ниһаять. 4 тормышларын бозган өчен бу адәмнәргә җәза бирергә уйламады- < гызмы? J
— Явызлыкны явызлык тудыра, җәзасын 41а үзенә-үзе бирә. -
Рамазанов миңа газета подшнвкасы тәкъдим итте: а
Укыйм, бу кешеләрне хөкемгә тартмаганнар. Артык бәләкәй җан- |
лы кешеләр дип исәпләгәнгә күрә бу сугышчан әшәкеләр белән була- § шып торасылары килмәгән. Ләкин аларга партия билетлары белән 5 хушлашырга туры килгән. • _
— Фәсихов белән Байсламовка, шулай. Ә Хәмәтдиновка5
— Анысы да җәзасын көн саен ала.
— Аңламадым. =
— Үзен белгән барлык кешеләр алдында ихтирам югалтты. Шул
кешеләр арасында, аларның карашын көн саен тоеп, яшәп кара. Күз 4 алдына китерә аласыңмы? ®
— Рәхмәт, аңладым. 2
Җиңүчеләр фәлсәфәсе—кызык. Ә тегеләр җиңсә? Ә бит аларның - да җиңүгә бик якын мәлләре булгалаган. Ә җиңсәләр? Аларның * Җантуринны хәтта төрмәгә утыртырга да җыенган вакытлары бул- _ ган... Ә җиңсәләр?
Фаразларны сорауга әйләндергәнче, телефон шалтырады. Югары - оешмалардан булса кирәк. Рамазановның әлеге сөйләшүенә илтифат * итмичә, мин бераз элегрәк булган сөйләшүне тыңлап утырам.
Республика җитәкчеләренең иң зурысыннан кала икенче зурлыкта гысы эндәшә: басылып чыккан тәнкыйтькә карата газетага нинди җавап бирелү белән кызыксына Рамазанов исә җавапны ашыктырмаган икән. Исәп эшләрен төгәл алып бармаганнары өчен колхоз председателе иптәш Җантуринга шелтә бирелгән, ә баш бухгалтер Сәлимгәрәй Байсламов эшеннән алынган. Шул хакта хәбәр итәчәкләр, имеш.
Икенче. Формулировка дөрес түгел һәм шуннан ялгыш карар килеп чыккан.
Рамазанов. Без вакыйгаларны якыннан күргән кешеләр, үзебезчә...
Икенче. Өстәп язулар белән шөгыльләнү, дәүләтне алдау. Менә нинди формулировка сорала. Тамбов өлкәсендәге өстәп язуларга карата. \зегез беләсез, иң югары директив оешмаларның карары чыкты һәм анда барлык өлкәләр һәм республикаларда бу зарарлы күренешкә каршы ныклы көрәш алып барырга кирәклеге әйтелгән. Ә сез көрәшмәскә уйлыйсызмы? Әйдәгез, алдынгы район бу яклап та үрнәк күрсәтсен әле. КурыкмагЫз, сезнең үзегезгә күләгә төшертмәбез. сизгерлек өчен мактарбыз гына. Газетага да ихтирам күрсәтү булыр. Аңлашылдымы?
Рамазанов. Кампаниягә кушылсак, макталачакбыз. Әмма мина мондый эштә инициативасызлык ошый төшә Газета мәкаләсе нигезе белән коныонктураны аңламыйча язылган. Безнең принципиаль караш шушындый.
Икенче. Мәсьәләне болан зурайту — акыллы тоелмый, сезгә хас түгел бу, иптәш Рамазанов. Бер кеше, бер генә кеше турында ба- p. I сүз. Шул хәтле зур корбанмыни бу?
Кызык, Рамазанов шушы «бер кешеже. Жантурннны Фәсихов* ларга биргән булса5 Рамазанов күкрәгендәге геройлык билгесе ни*
чегрәк балкыр иде икән? Әгәр ул шунда ук бәхәсне туктатып, Беренчегә юл тотмаган булса? Аның автомобиле авыл урамнарында тавыклар кыраклата-кыраклата, юлларда тузан туздыра-туздыра калага чапмаган булса? Авыллардагы кешеләр хәзер нәрсә уйлар нде икән? Сабан туйлары хәзергечә күңелле була алыр идеме? Тормыш һәм язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кешеләр үзләре дә сизмәстән бәлки хәзер дә берләшә торырлар? Тагын «берәү» корбан ителергә тиеш?
Аларның бәлки дөресен әйткән чаклары була торгандыр, ләкин алар иген үстермиләр. Ә тик геройлар кулындагы түгәрәк ай һәм кояш кушып пешерелгән икмәкне кыерчыкларга кискәләргә, бүлешергә генә тырышалар. Тормышлары шуңа багышланган!..
Гомер буе гаделлек, дөреслек эзли кеше. Эзли, таба, югалта, тагын таба. Ә мин? Минем өчен ул кайда? Нәрсәдә?
Минем өчен гаделлек яшел төстә, һәр яфрак, кыяк бары тик дөреслек дигән туфракта гына үсә ала. Ә ялганнан бары тик ялган ярала.
Икмәк үстергән кеше — хаклы. Ә сүзләре, теләкләре нихәтле матур һәм изге тоелмасын, аңа комачау иткән кеше чиста була алмый. Тормышны иҗат итүче хаклы, ә иҗат ителгәнне тартып алырга, шөһрәт казанырга тырышучы түгел. Үзе үстергән игеннең буынга сикергәндәге чыңын ишетә алган кешеләр генә чын игенчеләр һәм бәхет- леләр. Баланы тудыруда ярдәм итүче, орлыкка шытып чыгарга, тагын да ишәергә ярдәм итүче — гадел, ә комачау итүче түгел.
Бала дигәннән, Зөлхиҗә һәм аның улы хәтергә килде. Сабантуйлары шаулап узгач та, ни өчендер, Зөлхиҗә, улын алып, яңадан ниндидер калага китеп барган. Сәбәбе һичкемгә билгесез. Усал кешеләрнең тынычлануына ышанып бетмәгәнме, улы белән тагын ул-бу эшли күрмәсеннәр дип курыкканмы, әллә юкса үз язмышын үзе дә таба алмагангамы, дип сорарга мөмкин. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул тагын бераз ашыккандыр дип уйлыйм. Ә Җантурин авылдан кемдер китә ала икән, мин гаепле дип, нәрсәнедер күреп, тоеп бетермәдем, дип саный... Зөлхиҗә киткәч, Җнреклекүлдә ничектер шатлЫк, ямь, мәгънә дә кимегәндер сыман. Шулай да зәңгәр ераклыкларда калган аргамаклар Зөлхиҗә улының да хәтеренә төшми калмас әле дип ышанасы килә. Әгәр күргән булса, сагынмыйча, күрмичә булдыра алмас кебек.
Бала белән икмәк авыр килә дөньяга.
Гаделлек һәм дөреслек — икмәктә, балада.
Рамазанов бүлмәсендәге ак һәм кара барометрларны күз алдына китерәм: кайсы аязга якынрак икән, кайсы болытка? Кайсы ягымлырак икән аңа бу минутта? Җиреклекүлдәге Морадым карт кайсы күзе белән карый икән бүген бу дөньяга?
Иртәләр саен тормышыма радио тавышы керә: «Бүген төнлә җылы һава сакланды. Көндез — аязучан болытлы һава. Урыны-урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы мөмкин. Җил, яшен вакытында бик көчле җил...» — Синоптиклар ялгышмыйлар!
Радионы, мөгаен, бу вакытта Рамазанов та, Җантурин да ишетәләрдер. Аралар ерак булса да, синоптиклар һич ялгышмый хәбәр итеп торган һава торышын без бергә тыңлыйбыз, бер көнне дә ишетми калмыйбыз.
Мин моны белеп яшим.
1977—1978.