Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫЛЫККА- НУРГА ИЛТӘ


акланып калган игъланнарны,
вакытлар узу белән саргайган газеталарны карап утырганда, ирексездән, татар театр сәнгате узган көрәш һәм җиңүләр юлын күз алдыннан кичерәсең. Яңалык өчен, яктылык өчен көрәш юлы бу.
Билгеле булганча, яңа гасыр таңында уянып килүче татар халкының үскәннән-үсә барган культура ихтыяҗын бер «Сәйяр" труппасы гына канәгатьләндерә алмый иде. Иреккә омтылган күңелләрдә революцион рух көннән-көн күбрәк мәйдан ала барган бер чорда С. Гыйзаәтуллина- Волжская тарафыннан оештырылган икенче татар театр труппасы — «Нур- сәхнәгә күтәрелә. Үзенең истәлекләрендә С. Гыйз- зәтуллина-Волҗская бу хакта болай дип яза:
••1912 елны мин Уфада «Нур» труппасы оештыру дәрте белән янып йөри идем. Н1ул елны мин. Зөләйха Богданова, Фәхриниса Сәмитова — өч артистка «Сәйяр» дан чыктык та Уфага киттек. Булачак труппага кешеләр табарга кирәк иде. Шул чакта атаклы җырчы Фәттах Латыйпов миңа Пермь шәһәрендә һәвәскәрләр арасында театрны бик яратучы, бик сәләтле Шакир Вахитов дигән бер егет барлыгын әйтте. Егет үзе Агафуров дигән байларда приказчик булып эшли икән... Озак та үтми, Шакир, үзенең Нуретдин Хәнҗәров дигән тагын бер яшь һәвәскәр иптәшен ияртеп. Уфага килеп тә җитә, һәм «Шамилский» дигән сәхнә фамилиясе алып, ул «Нур» ның беренче спектаклендә үк уйный баш-
Уфадагы татар яшьләре «Нур» труппасы тезелгәнче үк инде театр эше белән бик кызыксыналар. Алар яңа труппа төзү максаты белән килгән артистларга оештыру һәм сәхнә эшләрендә актив ярдәм күрсәтәләр Яшьләр әледән-әле әдәби-музы- каль кичәләр һәм спектакльләр куеп торалар. Мәсәлән, Хәбибулла Әхтәмев «Бездә беренче театр, исемле мәкаләсендә: «Мәдрәсәи Госмания"Дә беренче спектакль 1901 елның 27 январенда булды. Без бу эшебезне «Галия» мәдрәсәсенә күчкәч тә дәвам иттердек-. — дип яза («Яңа юл» журналының 1923 елгы апрель саны.)
Сөрур Сүнчәләй X XI үзенең истәлекләрендә
1907— 1908 елларда рус-татар училищесында
’ В II Ленин исемендәге Үзәк китапканаиек гыйльми хезмәткәре. Хәзер пенсиядә. Мәскәүлә
XI Хәзер Уфада яши.
■ «Тормыш», 1414, 27 апрель.
• «Ак». 1916 ел. № 16—17.
’ «Ирек». 1917 ел. 30 март.
1 «Совет Башкортствны». 1957 ел, 7* мва, .•* 120, .
укучы кызларның «Кызлар шулай кызык итәләр», «Беренче театр» кебек пьесаларны куюлары турында сөйли.
Карт коммунист Нәҗип Габдрәшитов- ның - Уфада татар яшьләре тарафыннан оештырылган спектакльләр турындагы истәлеге аеруча игътибарга лаек. «Без
1908- 1909 елларны фәкать татар эшче, при-казчик һәм укучы яшьләрдән торган һәвәскәрләр оешмасы төзеп эшкә башлыйбыз, спектакльләр куябыз».— дип яза ул.
Ленинград Дәүләт архивында Н. Габдрә- шитовның матбугат эше буенча баш идарәгә язган үтенеч кәгазьләре бар. Ул аерым пьесаларны сәхнәгә кую өчен рөхсәт сораган. Әмма патша цензурасы күп вакытта аның үтенечләрен кире каккан.
«Нур» труппасы төзелгәч, Н. Габдрәшитов спектакльләрдә катнаша. Гражданнар сугышы чорында, 5 нче Армиянең полит бүлеге тарафыннан мөселман секциясенең мөдире итеп куелгач, ул Кызыл гаскәрләр өчен труппалар төзү эшендә актив булышлык күрсәтә, татар артистларына төрлечә ярдәм итә.
1911-1916 елларда Уфада эшләп килгән мөселман ханымнар җәмгыяте дә спектакльләр куюга зур әһәмият бирә һәм елына берничә әсәр күрсәтә. Уфа яшьләре бу җәмгыять файдасына 1911 елның февралендә русчадан тәрҗемә ителгән «Хатыннар эше», Г. Камалның «Беренче театр», 1913 елны Гариф Богдановның «Хуҗа һәм приказчик» исемле комедияләрен куя. Җамали Моратов, соңыннан «Нур» труппасы артисты булган Гыйлаҗ Казанский, Габдрахман Мангушев, Мөхтәр Мутин һәм башка яшьләр әлеге спектакльләрдә бик теләп катнашалар.
С. Гь-йззәтуллина-Волжская труппасы исә. үзенең тәүге чыгышлары белән үк шәһәр халкы арасында зур популярлык казана. Ул бу чорда татар-башкорт хатын- кызларының аяныч тормышын тасвирларга омтыла һәм русчадан ирекле тәрҗемә
С
ителгән «Җиңел хезмәт» исемле пьесаны куя.
С. Гыйззәтуллина Гайшә ролендә нык кимсетелгән, авыр тормыш гаҗизлегеннән котылу теләге белән яшәгән, ләкин байлар тырнагына эләгеп мәсхәрәләнгән кызганыч образны реалистик осталык белән башкара.
Бу постановка таАашачыны уз язмышы турында да тирән уйландыра.
Моннан тыш Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасын куйганнан соң, труппа гастрольгә китә. Чиләбедә 20 апрельдә «Народный дом» залында «Җиңел хезмәт» драмасы куела, һәр вакыттагы шикелле Чиләбе һәвәскәрләре ярдәмче составта актив кат-нашып, труппаның эшен шактый җиңеләйтәләр. Труппага төрле яклап ярдәм итүче һәвәскәр артист Гариф Борнаев була. Монда да «Җиңел хезмәт» тамашачыларда тирән тәэсир калдыра: «...кайбер абыстайлар күзләрен сөртә-сөртә. менә гыйбрәт, менә театрда нинди гыйбрәтләр күрсәтә-ләр икән дип сөйләшәләр. Кат-кат кул чабып алкышладылар. Безнең дә башка милләтләрдәге шикелле театрыбыз, яхшы уйнаучы артистларыбыз бар икән дип куа- ныша-куаиыша таралдылар'», — дип яза «Тормыш» газетасы хәбәрчесе.
Чиләбе гастроленнән соң «Нур» труппасы Петропавловскига барып, шул спектакльләрне куя, аннары 1914—1915 еллар сезонын уздыру максаты белән Оренбургка кайта. Алты ай эчендә 16 спектакль куя. Ул спектакльләр арасында Г. Камалның «Уйнаш», «Банкрот», «Бүләк очен», «Беренче театр», «Бәхетсез егет», «Каениш» исемле әсәрләре, С. Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», Я. Вәлинең «Ачлык кушты» һәм башка әсәрләр була.
1915 елның икенче яртысында «Нур» труппасы, «Сәйяр» дан килгән берничә артист белән берләшеп, Оренбургта «Татар драм артистлары труппасы» дигән исем белән йөри башлый. Чөнки беренче бөтендөнья сугышы башланып, труппадагы артистларның берничәсе солдатка алынгач (Ш. Шамилский һ. б.). «Нур» труппасының үз составы ярлылана төшә. «Татар драм артистлары труппасы» коллективы Моль- ерның «Саран»ын, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сен, Г. Кариевның «Артистмын һ. б. пьесларны куя.
«Хаҗи әфәнде өйләнә» постановкасын- нан соң, ноябрь аенда С. Гыйззәтуллина- Волжская һәм аның иптәшләре «Татар драм артистлары труппасы»ннан кире аерылалар.
«Нур» труппасы 1915—1916 еллар сезонын үткәрү өчен Оренбургта калса да, башка шәһәрләргә дә гастрольгә чыгып йөри. Орск шәһәрендә ул Г. Камалның «Каениш» исемле комедиясен. В Иман- скийның «Качкыннарвын куя. Труппаны Орскида эшләп килгән театр һәвәскәрләре шатланып каршы алалар. Алар арасында Мирхәйдәр Фәйзи, Бәдәр Иосыпова (соңыннан РСФСРның атказанган артисткасы), Мөхәммәт Сәлимҗанов һ. б. була.
Труппа Оренбургта бераз эшләгәннән соң, 1916 елның җәендә Уфага килеп житә. Ләкин биредә эшне башлап җибәргәнче, С. Гыйззәтуллина-Волркская. коллектив эшчәнлегендә моңа кадәр булган ялгышларны һәм кимчелекләрне исәпкә алып, труппаны ныгьгту максаты белән җитди чаралар үткәрә. Уфа шәһәрендә алдынгы яшьләр белән тыгыз элемтәләр урнаштыра. Г. Камал, Ф Әмирхан, М. Фәйзи, Н. Нариманов әсәрләре һәм дөнья классиклары әсәрләренең тәрҗемәләре хисабына труппаның репертуарын яңарта. Труппага сәләтле яшьләр Әмин Зөбәиров, Исхак Әпмәшов, Локман Аитов. Маһирә Мирвәлиева, Нәҗип Әбдрәшитов, Гата Исхаков һ. б. килә.
Сәхибҗамап ханым репетицияләрне үз» алып бара, артистларны өйрәтә һәм үзенең уены белен үрнәк күрсәтә. Кыскасы, режиссерлык эшен дә алып барганга, артистлар С. Гыйззәтуллина-Волжская белән нык хисаплашалар һәм аңа зур хөрмәт күрсәтәләр.
Ш. Шамилский үзенең остазы Сәхибҗа- мал ханым>-ың эше турында: «Репетиции вакытлары-да без уйный торган рольләрне үзе уйнап күрсәтә. Фантазиягә бай булуы аңа без күрми калган моментларны да чагылдырырга мөкинлек бирә. уенына җанлылык, театральность кертә иде .,— дип яза («Совет әдәбияты». 1941 ел, 1—2 саннар, 82—84 битләр).
Әлбәттә. С. Гыйззәтуллина-Волжская тудырган образларның барысына да тукталу мөмкин түгел. «Уйнашпта ул Сәрбиҗамап ролен башкара. Аның «финалда ире Әхмәтҗанга тилмереп караулары йөрәкне әрнетеп, бу бичара хатынның тәкъдире өчен күздән яшь агызырга һәм дулкынланырга мәҗбүр итә» .
1916 елның көзен «Нур» труппасы Иҗ заводыннан гастрольдә йөреп кайткач, киләсе ел сезоннарында да «Нураны Уфада калдыру мәсьәләсе матбугат битләрендә күтәрелә Чөнки «Нур»га мәхәббәтен баглаган Уфа тамашачысы труппа кышкы сезонны биредә үткәрер дип өмет итә. Шул уңай белән «Тормыш» газетасы: «Сә- хибҗамал ханым вә иптәшләре Уфада калсалар, Уфа халкы шаять аларга ачык йеэ күрсәтер».— дип яза -. һәм чыннан да, «Нур» труппасы үзенең Уфада калу теләген белдерү белән, труппага ярдәм итү өчен махсус театр комиссиясе тезелә. Комиссиядә шагыйрь һәм язучылардан Сәгыйть Сүнчәләй, Шәриф Сүнчәлөй һ. б. була. Ярдәмче составта Әмин (Габдулла) Зөбәиров. Гәрәй Әминов, Нәҗип Әбдрәшитов. Шәйхзадә Бабич һәм башкалар катнаша. Театр комиссиясе «Нур» труппасының көндәлек эшендә зур ярдәм күр-сәтә.
«Нур» Уфадагь сезонын (191^—1917) М. Фәйзинең «Кызганыч» драмасы белән 26 сентябрьдә ача М. Фәйзи Сөләйман бай йөзендә либераль татар сәүдә буржуа- 1 «Совет әаәбияты». 1941 ел. 1—2 саяиар,
• «Тормыш», 1916 ел. 14 август
• «Тормыш». 1916 ел. 29 сентябрь.
сыиьң түбәнлеген, аның байлык артыннан куу һәм үз нәфесләрен канәгатьләндерү эчен һәр пычраклыкны эшләргә әзер торуын чагылдыра. Драматург бу әсәрендә шулай ук бөтен омтылышын, бөтен сәләтен гади халык балаларын тәрбияләү эшенә биргән укытучы Гәүһәр образын сурәтли. Спектакльдә С. Гыйззәтуллина-Волжская— Гәүһәр. Г. Казанский Заһит рольләрен башкаралар. Гәүһәр белән Заһитның мәхәббәт драмасы тамашачыда көчле тәэсир калдыра.
1916 елны татар театрының тууына ун ел тула. Бу уңай белән кайбер шәһәрләрдә юбилей кичәләре уздырыла. Казанда юбилей тантанасы оештырылмаса да, Ф. Әмирхан «Аң» журналында «Сәхнәбезнең ун яшьлек мөнәсәбәте белән» исемле мәкалә язып чыга. Уфада да юбилей хәзерлек һәм оешканлык белән үтә. Лекцияләр укыла, бенефислар оештырыла. Шул уңайдан биредә С. Гыйззәтуллина-Волжская бенефисы үткәрелә. Бенефиска «Уйнаш» һәм «Бәхетсез егет» драмалары куела. С. Гыйззәтуллина-Волжская үзенең яраткан рольләрен — Сәрбиҗамал белән Гайнине башкара.
«Нур» труппасы февраль революциясе көннәрендә Г. Коләхметовның «Яшь гомер» исемле драмасын беренче кат сәхнәгә куя. «Ирек» газетасы: «Бу әсәр 1905 елда хөррият хәрәкәтенә катнашкан яшь вә татар эшчеләре хәятеннән алынып язылганга, сәхнәгә кую өчен элек рөхсәт ителми иде» -,— дигән хәбәр урнаштыра.
Бөек Октябрь социалистик революциясен татар артистлары зур иҗади күтәренкелек белән каршы алалар. Шул көннәрдә «Нур» труппасы сәхнәгә «Яшь гомер» драмасын икенче кат куя. Әнә шулай. «Нур» труппасының реалистик юнәлештәге эш- чәнлеге татар пролетар әдәбиятына нигез салган Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасын мәгьнөви бөтенлеге белән тамашачыга җиткерү дәрәҗәсенә кадәр үсә. Труппа кыска вакыт эчендә идея-эстетик яктан да. актерлык осталыгы ягыннан да күтәрелә бара. «Яшь гомер» лостановкасы үзенең идея эчтәлеге белән шул вакыттагы Уфа тамашачыларының иҗтимагый зә-выгына бик туры килә.
Алдынгы рус пролетариаты һәм рус әдәбияты татар хезмәт ияләреның фикер офыклары киңәюгә ярдәм итә һәм аларны революцион яңарыш хәрәкәтенә тарта. Татар халкының прогрессив интеллигенциясе исә бу хәрәкәтне әйдәп баручы була. 1917—1918 еллар сезонында «Нур» Уфа сәхнәсендә А. Островскийның «Гро- за»сын куя. Бу спектакльдә С. Гыйззәтуллина-Волжская кешенең рухын басып, горурлыгын аяк астына салып таптаган патриархаль семьяда яшәгән нечкә һәм бай тойгылы, иреккә омтылучы, эчкерсез саф күңелле хатын — Катерина образын иҗат итә. «Тоткынлыкта изелүче вә шул сәбәпле дөнья белән бәхилләшергә мәҗбүр булучы мәэлумә яшь килен Катя ролен
Волжская берәүне чынлап сөюдән башка гөнаһсы булмаган вә шул ук горефтан азап күрүче гашыйк Борис ролен Казанский чыннан Да үз рольләренең рухына кереп уйнадылар» ,— дип яза рецензент.
С. Гыйззөтуллина-^ВолжКдаяның изге эшендә аның талантлы шәкертләре һәм иптәшләре Ш. Шамилский, Г. Казанский, 3. Богданова, Ә. Зөбәиров, И. Әлмәшов, һ. б. артистлар бөтен көч һәм талантлары белән ярдәм итәләр. Гомумән, татар театрының реалистик юнәлештә үсүендә бу артистларның өлеше зур була.
Ш. Шамилскийның, мәсәлән, никадәр киң диапазонлы артист булуын күз алдына китерер өчен ул тудырган төрле характердагы образларның берничәсен генә санап үтик: Закир («Бәхетсез егет»), Миңлегали («Зәңгәр шәл»), Хәйретдин («Яшь йөрәкләр»), революцион матрослар җитәкчесе Годун («Разлом»), партоешма секретаре Кузнецов («Томан арты»), Хлестаков («Ревизор»), Кент («Король Лир»)._ һәркайсы — татар сәхнәсендә тирән эз калдыраган образлар. Мәсәлән. Камалның «Ут» драмасы сәхнәгә куелгач язган рецензиясендә Г Кутуй Рәүф ролен башкаручы Шамилскийга тукталып: «Дөресен генә әйткәндә, Шакир Шамилский спектакльнең «уты» булды».— дип язды. Бу сүзләрдә, әлбәттә, дөреслек зур. Чөнки Ш. Шамилский сәхнәдә үзе янып уйнаган шикелле партнерларга да яну дәртен бирә иде. Ул һәр образ өстендә ювелир осталыгы белән эшли, аның тирән хасиятен аңларга һәм сәхнәдә гәүдәләндерергә тырыша. Гомумән, Ш. Шамилский тормыш агымын, чор сулышын тиз сиземләп, тирәнтен аңлаган иҗат кешесе буларак, совет сәхнәсендә замандашларыбызның кызыклы образларын иҗат иткән артист.
Мин «Нур» артистларын бала чактан күреп үстем, моның белән үземне бәхетле саныйм. Гыйләҗ Казанский берничә ел бездә фатирда торды. Ул урта буйлы, саргылт чәчле, зәңгәр күзле, кызу йөрүчән чандыррак кеше иде. Аның тавышы көр, матур, дикциясе ачык. Драма артисты буларак та, музыкаль әсәрләрдә дә ул тирән реалистик сәхнә образлары иҗат итте.
Г. Казанский нинди генә труппаларда эшләмәде дә, нинди генә шәһәргә татар театр культурасын алып бармады икән! Уфада «Үрнәк» исемле труппа төзү дисеңме (1922 ел), Омск, Красноярск, Төмән, Семипалат һ. б. шәһәрләрдә труппалар оештыру дисеңме... Ул матур мәгьнәсендә артист-гастролер иде.
«Нур» труппасында баштан ук катнашкан Зөләйха Богданова (Болгарская) да 1905 елгы Беренче рус революциясе елларыннан соң сәхнәгә килгән талантлы артисткаларның берсе.
14 яшеннән Крестовников заводында эшләгән Зөләйха 1909—1910 елгы сезонда «Сәйяр» труппасы спектакльләренә актив катнаша башлый. Тагы бер елдан «Сәйяр» труппасы Мәкәрҗә ярминкәсенә барганда үз составына Зөләйха Богданоеаны да
* «Тормыш», 1918 ел, 28 февраль.
ала. 3. Богданова «Нуре труппасы белән да терле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри.
Хәзер Татарстанның халык артисткасы Мәрзия Миңлебаеваның да сәхнәгә килүе С Гыйззәтуллина-Волжская эшчәнлеге белән бәйле.
«Нуриның төрле җәмгыятьләр файдасына әледән-әле спектакльләр куеп ярдәм итеп торуын да әйтергә кирәк. Шундыйларның берсе итеп, 1918 елның 2 апрелендә Уфаның «Яңа клуб» залында татар халык шагыйре Г. Тукай хөрмәтенә Татар эшчеләре шурасы хозурындагы «Музыка вә драм җәмгыяте» тарафыннан оештырылган кичәдә труппа артистлары да катнашуын күрсәтергә була.
Беренче бүлектә «Нур» труппасы С. Сүн- чәләйиең «Музыкант» исемле бер пәрдәле драмасын куя. Икенче бүлектә Мәҗит Га- фури, Сәгыйть Сүнчәләй, Зәки Баязитский- лар Тукайның тәрҗемәи хәленә караган хатирәләрне, аның хатларын һәм шигырьләрен укыйлар. Өченче бүлектә исә яшь җырчы Әминә Бәхтизина тарафыннан милли көйләр җырланып, музыка мөгаллиме немец Вильгельм Клименц җитәкчелегендә «Саз» төркеме тарафыннан милли көйләр Һәм «Тукай маршы» башкарыла.
Уфада эшләү дәверендә «Нур» труппасы. шәһәр тамашачыларын театр сәнгатен яратырга һәм аңларга өйрәтеп кенә калмыйча, демократик тәрбия бирү буенча да зур роль уйный. «Нур» труппасы башкорт халкы тормышын чагылдырган пьесалар куярга омтыла. Шуңа да яшь драматург Сөләйманов (Тарский) тарафын-нан язылган «Ашказар» исемле драманы артистлар шатланып каршы алалар һәм сәхнәгә кую чарасына керешәләр. «Яңа клуб» залында «Нур» труппасы тарафыннан мәшһүр «Ашказар» көенең вакыйгасыннан алынып язылган «Ашказар» исемле дүрт пәрдәле драма уйнала. Кызганычка каршы, «Ашказар» пьесасы басылмаган, кулъязмасы да сакланмаган. Кыскача рецензия һәм башка чыганакларга караганда, бу спектакль этнографик планда куелган була.
Башкорт дәүләт Академия театры коллективы, Башкортстанның күренекле драматурглары. артистлары һәм җәмәгать эшлек- леләре татар сәнгать осталарының аларга күрсәткән зур ярдәмен хөрмәт белән искә алалар. Мәсәлән, РСФСР һәм Башкорт- станның халык артисты Әмин Зөбәирое С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның һәм аның иптәшләренең Уфа сәхнәсендәге хезмәтләренә бәя биреп; «Татар сәхнәсенең ка-дерле әнисе Гыйззәтуллина-Волжская, Шакир Шамилский, Маһирә Мирвәлиева, Фатыйма Ильская, Локман Аитовларның башкорт сәхңәсендә тудырган образлары безнең һәркайсыбыэга иҗат үрнәкләре булып торалар...» ',— дип язды. Шагыйребез Г. Тукайның «Театр яктылыкка — нурга илтә»-, дигән сүзләрен истә тоткан хәлдә, без бүген татар сәхнә сәнгатен оештыруда башлап йөргән, шул юлда фидакарьлек күрсәткән иҗат әһелләренең исемен чыи күңелдән ихтирам белән телгә алабыз.