Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Иң кирәклесе
Борчу-мәшәкатьләр белән Үтеп китте бу көн дә, Тик эшнең иң кирәклесе Калды кебек бүген дә.
Эш белән үтте кебек көн, һаман ни тынгысызлый? Җирдә мин бәйләр яра бу, Күңелемә күчеп сызлый.
Шәм яктысы
Электр сүнгач
Шәм яктысы
Сары икән, тып-тын икән, Шәм яктысы — саркып торган Бер моң икән.
Җанга бакты
Шәм яктысы сагыш сыман.
Моңсу көлеп
Онытылган тавыш сыман.
Шатлык та юк, Сагыш та юк бүген, '*■ Күңелем тып-тын, Юк бер дулкын.
Моңайтмаган,
Елмайтмаган нинди көн бу? Дөньясыннан читтә торган Мин соң кем бу?
Бу дөньяның
Нишләп миндә
Бетте эше?1
Нишләдем, Мин — нинди кеше?
Мең соравы белән вөждан
Дер селкетте —
Күңелемдә — тынлык бетте.
Уятты җанны дулкынның Ярлардан ашкан чагы, Кушыласым килде давылга, Шар ачып шашкан җанны.
Кузгатты җанны камышның Күлдәге күләгәсе, И килде күңелнең тынып Шул күлгә төбәләсе.
Давылга, я бер тын моңга Җанның кушылыр чагын Уралып, уртача тормыш, Туктатмасаңчы тагын...
Балаларым,
Бу дөньяның
Салкыннарын сизмәгез дип, Куеныма алыр идем Уйнап үскән бүлмәгезне.
Бер үстерсәм,
Үзләре дә
Өреп назлы сулышларын Җылытырлар — әнкәләре Яши торган бу Җир шарын!
Еласаң, туктый белмисең, Көлсәң, яңгырый өйләр. Синең өчен чамасы юк —■ Бу, балам, дөнья диләр.
Чамасыз елап кал әйдә, Чамасыз көлрп кал бер. Тормыш чама калыбына Салачак бит барыбер.
Ясамасын балам Җирдә Ялгышын дип борчылам, Ясый алсачы дөньяда Язмышын дип борчылам.
Ялгышында язмышы да Язылыр дип борчылам. Бу— Балам баскан Җир үзе Чиксез галәмдә берүзе, Ялгызы дип борчылам...
ryZ'ZWWWW'