Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫНДА ДӨНЬЯ ҺӘМ ТАРИХ КОНЦЕПЦИЯСЕ


ж ж жж йөз башы татар поэзиясендә Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) үзенең иҗат юнә- JL леше белән дә. иҗтимагый хәле белән дә үзенчәлекле шагыйрьләрнең жж жберсе Г. Тукай, М. Гафури, С. Рәмиев, Н. Думави, 3. Бәшириләр кебек, яңа гасыр башында азатлык өчен барган көрәшләргә таң калып һәм шуңа булган шатлыкларын шау-гөр килеп җырларга ашкынган әдипләрдән ул нык аерылып торды. Аның үз шигъри кушаматын Дәрдмәнд—«Хәсрәт чигеп яшәүче» дип алуы ук шундый давыллы чорда шактый сәер тоела иде.
Ул алтын приискалары тоткан Рәмиевләрнең берсе булып, алар «яхшы йортлар салдырганнар, яхшы атлар җиккәнәр, байлыкка, рәхәткә чумганнар» *. Шуңа күрә шагыйрь үз сыйнфый дәрәҗәсен һәм зур материаль көчкә ия булуын шактый тирән аңлап, аны шигырь белән бик төгәл итеп әйтүдән һич тә тартынмаган:
Әгәрче дәүләтем, юктыр җитәрлек.
Ишәктәй һәм йок астында түгелмен. Үзем башмын, үзем туш һәр эшемдә. Тынычлыкта торамын, хуш күңелмен .
Үзен әнә шундый югарылыкта торучы асыл зат дип хис иткән һәм яшәвеннән тәмам канәгать шагыйрьнең сәнгатькә карата да беренче таләбе — «Матур гөлләргә бул былбыл, нәзакәт багына сакчы» («Шагыйрьгә», 1907) рәвешендә булды һәм бик ачык төстә «түбән чынбарлык» белән бәйле поэзиягә каршы куелды. XIX йөзнең икенче яртысы рус поэзиясендәге шикелле (монда Тютчев, Фет һәм Некрасов иҗатлары күздә тотыла), XX йөз башы татар поэзиясендә дә «матурлык поэзия-се» (яки «саф» поэзия) һәм «тормыш (яки гражданлык) поэзиясе» концепцияләре мәйданга чыкты. Шагыйрьнең тормышка һәм халыкка мөнәсәбәте мәсьәләсе төп критерий булып әверелде.
Дәрдмәнд тормыш ваклыгыннан, аның көндәлек бурычларыннан саф һәм югары булган сәнгатьне күпме генә якламасын,—тарихка, үз заманына, тормышка һәм кешегә мөнәсәбәт күрсәтүдән читтә кала алмады. Чөнки ул да, бик күпләр шикелле үк, уз чорының гаять катлаулы, каршылыклы тарихи-иҗтимагый шартларында яшәгән һәм үз язмышы өчен көрәшкән конкрет бер сыйныф идеологы булудан ваз кичә алмый иде. Шулай итеп, татар поэзиясенә өстен сыйныфлар, аеруча
' Ф. Корями истәлегеннән. — Дәрдмәнд әсәрләре. 1928 ел, 11 бит,
’ Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр. Казан. 1959 ел, 89 бит.
буржуаз даирәләр белән турыдаи-туры һәм тыгыз бәйләнештә торган шагыйрь килде.
Нинди яңалык алып килде соң ул безнең поэзиягә? Бу сорауга жавал бирү юлында татар әдәбият белеме кайбер уңышлы тәҗрибәләр ясап карады инде. Шулай да Дәрдмәнд поэзиясенең «серләре» тулысынча ачылган һәм аларның тез ♦ системасы табылган дип булмый әле. Бу «серләрне» беренче мәртәбә күпмедер “ күләмдә кыю итеп ачарга теләгән тәнкыйтьче Г. Ибраһимов булды. Аның 1913 елда S басылган «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд кебек өч зур шагыйрьнең үзенчәлекләрен күрсәтү нияте белән кызыклы гына фикерләр әйтелгән иде. Бу әсәрнең Дәрдмәндкә караган өлешендә:
«Аның тасвиратында бәндә,—ди тәнкыйтьче, — хәят юлында үз теләгәненчә бара торган падишаһ түгел, бәлки язмыш агышының кызганыч колы...». «Дәрдмәнд хәятка авыр карый. Вакыйгъдә үлем белән хәятның һәр икесен дә эченә алган җиһан аңа бигрәк үлем ягы белән күренә, күбрәк каберстанны аңдыра»1.
Шагыйрьнең дөньяга карашын тулысынча өметсезлек караңгылыгында калган итебрәк сурәтләү белән килешү, бәлки мөмкин дә түгелдер, әмма китерелгән өзектә Г. Ибраһимовның Дәрдмәнд поэзиясе үзәгеннән үткән фәлсәфи караш һәм лирик настроениене шактый төгәл формалаштыруы бәхәссез. Бу настроение, үзенең төп юнәлеше белән, дөнья әдәбиятларында булып үткән романтизмны искә төшерә. Чыннан да, шагыйрьнең иң беренче әсәрләреннән саналган «Үткән көннәрдә» шигырендә әнә шундый настроение бар. Монда, үткәннең матурлыгын сагынып, аны бүгенгегә каршы куеп үкенү шикелле элегик мотивлар өстенлек итә. Шуңа күрә бу шигырьне романтик поэзиягә бик характерлы элегиянең бер үрнәге дип атарга мөмкин. Дәрдмәнд лирикасында элегиянең фәлсәфи һәм идиллик төрләре зур урын тота. Аның да лирик герое дөнья, тормыш, тарихи барыш һәм кеше турындагы тирән сагыш, хәсрәт тойгыларына дучар.
Заман яшәргәндә, яңарганда һәм күп әдипләр шуңа сөенгәндә, чынбарлыкны тамырыннан үзгәртүгә ышанып иҗат иткәндә, Дәрдмәнд бөтенләй киресен җырлады;
Нә алтын, бәлки балчык бу замана. Беләлмим, кемгә тансык бу замана. Уенчык, яшь иде яшьлек көнемдә, Бүген карт, бәлки карчык бу замана1.
(«Замана». 1906).
Шулай итеп, үткән заманнарның матурлыгын сагынып, яңа, яшь заманны картайган санап, шагыйрь революцион чынбарлык белән каршылыкка керде. Мондый хәлнең нигезендә, барыннан да элек, тарихи пессимизм ята иде.
Дәрдмәнд — үзенең иҗтимагый хәле белән зур тарихи катастрофалар кичергән шагыйрь. Ләкин ул үз сыйныфының сукыр колы гына түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә аңардан югары торган һәм тарихи катастрофалардан үз сыйныфының да котылгысыз икәнлеген аңлаган художник-идеолог буларак, тарихи трагедияне һәм зур чынбарлыкны аңларга теләүдә активлык күрсәтүче дә иде.
XX йөз башы татар поэзиясен кеше һәм дөнья проблемасы биләп алды. Бу проблеманы инде хәзер тарих, ил һәм халык мәсьәләләреннән читтә күз алдына китерү һич тә мөмкин түгел иде. Шул проблема һәм мәсьәләләр Дәрдмәнд иҗатының да үзәгендә. Әмма шагыйрь аларны бик үзенчәлекле һәм үтә каршылыклы хәл итте.
Иң әүвәл аның 1908 елда, ил тарихындагы һәм халык тормышындагы бик авыр бер чорда —Столыпин реакциясе котырынган вакытларда язылган «Кораб» һәм «Без» кебек шигырьләрен искә төшерик. Бу шигырьләрне кайсы гына якка борып карасаң да, аларның үзәгеннән үтә торган бер фикер— тарихны, заманны ничек аңлау, бәяләү шактый ачык. Дөрес, бигрәк тә «Кораб» шигыренә карата әдәбият белгечләре арасында терлечәрәк фикерләр күренгәләде; ихтимал тагын да күренер әле. Хәтта кайберәүләр еннан Россия өстене «якынлашып килә торган яшөи-
■ Г ИбраЬнмов Әсәрләр. сигез томда. 5 т, Казан. 1978 ел. 103. 105 битләр.
> «Вакыт». ItKMi ел. 13 апрель.
ГАЛИ ХАЛИТ ф ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫНДА ДӨНЬЯ ҺӘМ ТАРИХ КОНЦЕПЦИ
ле күкрәү» тавышын ишетергә һәм Горькийның «Давыл хәбәрчесе» белән тиңләш- терергә дә теләгәннәр иде (мәс. П. Коган мәкаләләре). Әмма шагыйрь үзе үк нәкъ 1908 елда «Бүзләрем маналмадым» шигырендә:
Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан 1 алмадым—
дип икърар иткән иде. Димәк, Россия эченнән узган революцион җил-давыллардан ул өметләнмәгән дә, ләззәтләнмәгән дә икән. Әйе, Дәрдмәнд Россияне тетрәткән иҗтимагый үзгәрешләр турында сөйли һәм революцион давылларның дәһшәтле көч икәнен бик яхшы аңлый. Әмма шуннан чыга торган нәтиҗә нидән гыйбарәт? Бу сорауга: «Ил корабын җил сөрә!.. Нинди упкын тарта безне җан сорап?!» — дигән аптыраулы җавап бирелә «Кораб» шигырендә. Җил, давыл, дул- кынланган Диңгез, әлбәттә, тарих стихиясен гәүдәләндергән һәм бигрәк тә романтик әдәбиятларда күп кулланылган шартлы-традицион сурәтләр. Алар романтик поэтиканың аерылмас атрибутлары булып килде. Дәрдмәнд тә аны шундый сыйфаты белән файдалана.
Дәрдмәнд фәлсәфәсенең сурәтле формасы — табигать символикасында. Дөнья, тарих, тормыш — бер дәрья, океан, диңгез ул. Шуның шикелле, дөнья да котырына, дулкынлана. Тарих диңгезе дә мәрхәмәтсез — беркемне дә. бернәрсәне дә кызганмый.
Әнә шул котырынган стихия корабны, илне, гомумән тарихны кая алып бара?— шагыйрьне шундый сорау борчый, «Без» шигыренә тагын да конкретрак итеп:
Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз._
Дәригъ, мәхзүн2 күңел, без дә бетәбез,
— диелә. Шулай итеп, искә алынган шигырьләрдән чыга торган төп идея — тарих барышы илләр, халыклар һәм кешеләр язмышын рәхимсезлек белән хәл итә — мәңгелек комы белән күмә диюдән гыйбарәт. Мондый караш, әлбәттә, тарихи барышка өметсезлек белдерә, язмышка каршы тору мөмкин түгеллеген раслый. Анда фатализм, язмыш, тәкъдир фәлсәфәсе өстенлек итә.
Әлбәттә, Дәрдмәнд пессимизмының аеруча кискен булып чагылышында Беренче рус революциясеннән соңгы реакция чынбарлыгының ролен дә истә тотарга кирәк. Аның әнә шулай артык куе төстә гәүдәләнешенә Россияне буйдан-буйга баскан, буган, аскан-кискән Столыпин вәхшәте үзенең билгеле тәэсирен ясамый калмагандыр. Шуңа күрә Дәрдмәнд фәлсәфәсендәге, аның тарихка мөнәсәбәтендәге өметсезлек гомумән реакция елларындагы татар әдәбиятында сизелгән төшенкелек настроениеләре белән уртак күренеш иде. Әмма Дәрдмәнд пессимизмының эчтәлеген реакция елларына мөнәсәбәт белән генә, шул җирлеккә кайтарып калдыру белән генә чикләп булмый. Тулаем алганда, бу фәлсәфәнең асыл мәгънәсе— аерым милләт, кеше, ил язмышы гына түгел, ө бөтен кешелек язмышы тарихның мәрхәмәтсез стихиясе алдында көчсез булуын күрсәтергә теләгән космик пессимизмга кайтып кала. Бу пессимизмның төп мәгънәсе — бөтен дөньяның һәм шуның белән бергә җәмгыятьнең бер һәлакәттән икенчесенә котылгысыз рәвештә барырга тиешлеге хак дип өметсезлеккә бирелүдә. Дәрдмәндкә карата үз вакытында Г. Сәгъди бу фикерне түбәндәгечә формалаштырган иде: «... Ул фикер- хисләренә, моң-зарларына гомумилек, җиһанилек сыйфатын бирергә тырыша. Гүя ул үзе өчен түгел, «милләт», «ил» һәм аннан да аша китеп, гүя ул бөтен кешелек хәяты өчен, бөтен илләрнең, бөтен кешелекнең юк булып китүе өчен әрнүче булып күренә. Аның өмидсезлеге дә — гүя бөтен җиһанның, бөтен «илнең» өмидсезле- ге»3. Шуңа күрә дә шагыйрь үзенең бүгенге тыныч, матур тормышыннан, рәхәтеннән күпме генә канәгать һәм материаль өстенлегеннән никадәр генә риза булмасын, ахыр чиктә ул үзе дә, бөтен дөнья, галәм, тарихның фаҗигале барышы белән чагыштырганда, бик мескен, кызганыч җан иясе булып калуын икърар итәргә мәҗбүр:
'Нан — икмәк, ризык. -ә
; Дәригъ. мәхзүн — аяныч, кайгылы.
• Г. Сәгъди. Татар әдәбияты тарнхы. Казан. 1926 ел. 232 бит.
Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан. Түгел бал корты мин чагып елаткан.
Галәмгә традицион-фаталистик фәлсәфә ноктасыннан караучылар гадәттә кешене бик кечерәйтеп күрсәттеләр. Кәнчыгыш әдәбиятында да бу караш гасырлардай гасырларгача кабатлана килде. Дәрдмәнднең дә кешене кырмыскага чагыштыруында шул рухтагы космизм бар: кешенең шундый дәрәҗәгә төшерелүе, әлбәттә, галәмнең зурлыгына, очсыз-кырыйсызлыгына һәм һичбер көчкә буйсынмас булуына нисбәтән күз алдына китерелә. «Галәм һәм кеше» фәлсәфәсе бер Дәрдмәнднен генә түгел, башка татар әдипләренең дә игътибарын биләде. Мәсәлән, М. Гафури- ның: «Чиге юк бу галәмнән бер кисәкмен». — диюендә шул фәлсәфә чагылды <«Кояш баеганда», 1909). Шул рәвешчә, татар поэзиясендә космик лиризм урын алды.
Дәрдмәнднең әле генә искә алынган шигырендә шагыйрь шәхесенең реаль тормыштагы хәле белән аның рухи дөньясы кичерешләре, фәлсәфәсе арасында гаять тирән чоңгыл, аралык барлыкка килә. Әнә шул чоңгылда инде котылгысыз бер каршылык та ятса кирәк. Тукай, Гафури, Рөмиевләрнең лирик геройлары белән чагыштырганда, Дәрдмәнд героеның тавышы һәм горурлыгы шактый тонык булып калачак. Беренче төркем шагыйрьләр тудырган лирик геройларның барысына да:
Баш имә, зур син. — бу әдна 1 җанлылар дөньясына: Падишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа,
|Г. Тукай. «_ гә |ядкяр]». 1908)
— кебек горурлык, ягъни кешенең явыз чынбарлыкка баш имичә яшәү һем иҗат итү хисе уртак. Димәк, алар кеше горурлыгын һәм язмышын яклап көрәшкә күтәрелгән трагик герой образын пьедесталга бастырдылар. Мәсәлән, С. Рәмиев герое ләгънәтләнгән дөнья белән котылгысыз конфликтка керә, әмма ул үзен һич тә язмыш колы итеп санамый, кечкенә бер җан иясе дәрәҗәсенә дә төшми, ә үзендә һичбер явызлыкка буйсынмас демонизм сизә. Ул кызганыч түгел, ә үз идеалы, уз азатлыгы өчен көрәш юлында һәлак булудан курыкмаган актив трагик герой. Беренчел романтик сыйфаты да аның менә шунда. Ә Дәрдмәнд лирик герое— мелодраматик герой. Аңарда явызлык белән бәрелештә туган трагизм юк. Ул пассив, ягъни язмыш каршында баш ияргә өнди. Шуңа күрә дә шәхес трагедиясенә шагыйрьнең югары бәя бирүе хакында сөйләү өчен Дәрдмәнд поэзиясеннән җирлек табу шактый читен. Тукай яки С. Рәмиев лирикасында аерым шәхес трагедиясе турында сөйләргә мөмкин. Аларның икесендә дә трагик настроение Беренче рус революциясе җиңелгәннән соңгы авыр иҗтимагый-политик шартларны газаплы кичерү белән бәйләнгән иде. Бу яктан алар икесе дә билгеле тарихи чор трагедиясен кичергән конкрет шәхес буларак алга басалар, шул яктан бер-берсенә якын торалар. Чор трагедиясен поэтик шәхес, лирик герой нинди позициядән аңлады һәм кичерде? — дигән сорауны куйганда инде. Тукай белен Рәмиев арасындагы аерма турында сейләу таләп ителәчәк, әлбәттә. Кыскача гына әйткәндә, беренче шагыйрьдә чынбарлыкны аңлау һем хис игүнең тарихи-объектие колачы киң, иҗтимагый пафосы кечле булса, икенчесендә исә чынбарлыкка субъектив мөнәсәбәт өстенлек ала. Әмма ике очракта да, әйтелгәнчә, шәхес трагизмының конкрет тарихи шартлар һем сәбәпләр белән бәйләнеше ачык иде. Ә Дәрдмәндкә карата мондый фикер бик абстракт һәм дәлилсез булып кына калачак. Әйе, кешелек кичергән һәм кичерәчәк тарихи процессның котылгысыз икәнлеген ул аңлый. Әмма аны тоташ фаҗига һәм кешедә аңа каршы торырлык көч юк дип карый.
Тормыш һәм тарих серләренең фатальлеге, халыктан, кешедән өстен һем көчле булуы! турындагы фәлсәфәнең тамырлары бик борынгы заманнарга китә. Дәрдмәнд,
• Ә л н в — түвоя
\ \.1ИТ ф ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫҢДА ДвНЬЯ ҺӘМ ТАРИХ КОҢЦ1 numb I. ф
бер яктан. Көнчыгыш әдәбиятларында күп гасырлар буе кабатланып килгән традицион фәлсәфәгә теләктәшлек итә:
Галәм өчен. әйтче, кеше, син кем генә! Синең яшәү — барлы-юклы твтен генә. Үлем һаман упкын әле, төпсез упкын, Төштең киттең һәм мәңгегә беттең генә1, |Х. Туфан тәрҗемәсе)
— дигән Урта гасыр Көнчыгышының даһи шагыйре Гөмәр Хәйям (1048—1132), һәм мондый фәлсәфә бөтен дөнья әдәбиятларында урын алган. XVIII йөз рус поэзиясе вәкиле Херасков кына түгел, аннан соң, ягъни XIX йөздә, инде Герцен, Белинский, Чернышевский кебек сугышчан материалист әдипләрнең, философларның эшчәнлекләре киң колач алган заманда, Фет һәм Тютчев кебек күренекле шагыйрьләр шул рухтагы фатализмны, язмыш фәлсәфәсен тагын да нечкәртелгән төстә җырладылар. Алар кешенең табигать һәм тарих законнары каршында көчсезлеген әйтергә теләде. Гомумән романтик әдәбиятта һәм аның геройлары тормышында язмыш зур роль уйный торган серле көч итеп каралды. Язмыш образы Лермонтов поэзиясенә Дә чит түгел. XX йөз башы татар поэзиясендә дә аның тирән эзләре калган.
Мондый фактларны истә тотканда, Дәрдмәнд җырлаган традицион-фәлсәфи идеяләр аны Көнбатыш әдәбияты, бу очракта, конкретрак алганда, Фет һәм Тютчев белән билгеле күләмдә якын куеп, чагыштырып фикер йөртергә дә мөмкинлек бирә. Дәрдмәнд белән, мәсәлән, Тютчев арасында дөньяны һәм тарихны аңлау ноктасыннан зур якынлык бар Тютчев иҗатында «гүяки тарихи акланышы булмаган котылгысызлык, язмыш, илаһи кодрәт төшенчәләре беренче планга этәрелде»2 3 4.
Тарихи фатализм концепциясе — XX йөз башында да шактый таралган күренешләрнең берсе. Шуңа күрә Дәрдмәндтә аның чагылышын тик борынгы, традицион бер идеяне кабат тергезү, яңарту дип кенә карау тулы булмас. Тарихи язмышның котылгысызлыгына ышану, әйтелгәнчә, романтизм әдәбиятында еш очрый. Бу идеяне символистлар да үзләренчә дәвам иттерделәр, аңа үз фәлсәфәләрен салдылар. Мәсәлән, Вл. Соловьев бөтен дөнья тарихының соңы турындагы теорияне тәкъдим итте. Бу төр пессимизм астында тарихны яңарта торган революцион көчләрнең килүен аңламау яки күрмәү генә түгел, бәлки инкяр итү ята иде. Символизм идеологлары трактовкасында тарихи язмыш фатализм кон-цепциясе мистик, реакцион эчтәлек алды.
Шул ук вакытта символизмның А. Блок шикелле вәкилләре, тарихи катастрофа, һәлакәт теориясен һәм пессимизмын кабул итмичә, кешелек тарихының яңадан корылачагына, моны түбәннән күтәрелүче көчләр тормышка ашырачагына һәм дөнья тарихи процессының гармониясе булуына өмет белдерделәр. Блок фике- ренчә. «тарих көчләрендә фаталь характер бар. Тарихны тыеп булмый. Тарих кешелекне яңа эпохага китереп җиткерде. Кеше инде аңа каршы торырлык хәлдә түгел...»3.
Дәрдмәнднең дә тарихи котылгысызлык концепциясендә Блок белән билгеле төстә аваздашлык, якынлык шиксез кебек. Аңарда да тарихның барышын, үзгәрешен, яңарышын инкяр итү түгел, ә зарури, котылгысыз дип ышану сизелә. Аның бигрәк тә табигать лирикасыннан шундый тойгы тибеп тора. Блоктагы кебек үк, Дәрдмәндтә дә табигать дөньясындагы гармонияне табарга омтылыш бар. Бу тен-денция исә шагыйрьнең чынбарлыкка мөнәсәбәтендә оптимистик башлангычка да юл калдыра.
Чыннан да. егерменче еллар азагында ук инде Г. Нигъмәти кебек тәнкыйтьчеләр Дәрдмәндкә гел өметсезлек кенә хас булмавын, аңарда үзенчәлекле оптимизм барлыгын да күрсәтеп киткәннәр иде : «Өмитсезлек дөньяга карашы Дәрдмәнд иҗатында беренче урынны алган мотив түгел»5, — дип расларга батырчылык итте
' -Көнчыгыш шагыйрьләре», жыентык Казая. 1959 ел. 171—172 битләр
’ Л К Долгополов Тютчев и Блох — «Русская литература». 1967. № 2. с. 68.
’Л К Долгополов. Поэмы Блока и русская поэма конца XIX — начала XX веков МЛ, 1964. ст. ПО
5 Дәрдмәнд әсәрләре. Казан. 1929 ел. 22 бит.
Г. Нигьмәти һәм шушы фикеренә дәлил итеп «Хәят» шигырен китерде. Тәнкыйтьче бу мисалда шагыйрьнең тормышка «зур мактаулар яудыруын, аны мактавын» һәм «тибеп, ашкынып торган оптимизмын» күрде. Әмма озак еллар естенлек иткән фикер Дәрдмәнд поэзиясен тоташ пессимизм итеп бәяләргә тырышудан гыйбарәт булды. Соңгы елларда исә Дәрдмәнд деньяга карашының ике ягын — аның песси- ▼ миэмын да, оптимизмын да күрергә, боларның нидән гыйбарәт икәнлеген аерып аңлатырга омтылыш алга чыкты .
Дәрдмәнднең дөньяга карашында урын алган ике капма-каршы башлангычның— пессимизм һәм оптимизмның барлыгына, аларның янәшә, бергә яшәвенә игътибар итү нигезсез булмаса кирәк. Әмма бу ике башлынгычның. идея-филосо- фик тенденцияләрнең бер-берсе белән сыешуын ничек аңларга? Әйе. Дәрдмәнд— тарихи барышка фәлсәфи карашы белән пессимист, әмма шагыйрь-художник буларак, чынбарлыкка мөнәсәбәтендә, аны хис итүендә шул фәлсәфә кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Аның реаль чынбарлыкка эстетик, сәнгатьчә мөнәсәбәте субъектив-сыйнфый аңыннан көчлерәк һәм киңрәк.
Дәрдмәнд пессимистик фәлсәфәсенең бик борынгыдан килүен һәм бөтен дөньяга билгеле икәнлеген әйткән идек инде. Тагын да борынгыны искә төшереп, башлыча оптимист, көр күңелле шагыйрь буларак дан казанган һәм шул ук вакытта дөньяның фанилыгын, язмышның мәрхәмәтсезлеген җырлаган Гомәр Хәйямга мөрәҗәгать итик:
От стрел, что мечет смерть, нам не найти щита: И с нищими и с царем она равно крута.
Чтоб с наслажденьем жить, живи для наслажденья. Все прочее — поверь! — одна лишь суета-'.
(О. Румер тәрҗемәсе.]
Әйе, Дәрдмәнд поэзиясендә дә әнә шундый ике яклы фәлсәфә — язмыш алдында барысы да көчсез, әмма шулай да яшәүнең тәмен, рәхәтен татып дөньядан китәргә кирәк дигән фәлсәфә әледәи-өле лейтмотив булып сызылып бара.
Ни гамь — бөлсәм, әгәр улсәм — ни ваем.
Эчеп дуслык шәрабыннан исерсәм. Булып дуслар белән берлектә даим . Гомернең тиз үтәр язын кичерсәм,
|«Ни гамь белсәм...»]
— ди шагыйрь һәм аңа икенче бер шигырендә («Нәсихәт») дөнья атын йөгәнләп, аңа атланып яшәү һөнәрен белергә, тапталып яшәмәскә чакыра. Әлбәттә, Г. Хей- ям фәлсәфәсе белән Дәрдмәнд фәлсәфәсе арасына туры сызык куеп кына сүз алып барырга ярамый. Чөнки Дәрдмәнд фәлсәфәсенең иҗтимагый тарихи сәбәпләре һәм идея-эстетик йөге, ихтыяҗы башка инде. Шагыйрь үз заманыннан аерылган хәлдә күктә асылынып тормый яки ал гөлләр, сөмбелләр арасында гына яшәми. Мәхәббәткә ул күпме генә мөкиббән китмәсен, мәҗнүннәр шикелле баш имәсен, барыбер аның да җирдән аерылгысыз булуын раслый һәм шуның белән тра- дицион-идеаль мәхәббәтнең иллюзия, хыял икәнлеген күрсәтә:
Йөреп, бер-бер карап чык һәр каберне.
Алып туфракны учка, иснә җирне:
Ни җирдә гыйшык вә сәүдәләр6 7 исе бар. Аның шул җирдә кабре... шунда ул яр!_
(«Хикәяи гыйшык», 1908)
Дәрдмәнд оптимизмын гомумән яшәешкә, көндәлек тормышка мөнәсәбәт яки интим хисләр кысасында гына калдыру бу мәсьәләгә берьяклы карау булыр иде. Шагыйрьнең дөньяны танып-белүдәге фәлсәфи һәм эстетик концепциясе буларак, оптимизм идеясе аның киң мәгънәсендәге деньяга һәм тарихка мөнәсәбәтен до
1 Нуруллин II. 3 Путь к зрелости Казань. 1971. с 172- ___ ________
7 Омар Хайям Четверостишия Бибтиотеьа журнала «Атия в Африка сегодня». Был II, 1971. с 6
' Дим- Һяр вакыт
‘ Сәүдә — махабОат. смешу
1 Тәхвмел — камилләшкән, җитлеккән, өлгергән
’ Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр 1959 ел. 82 бит Курсив бетнеке — Авт ’ Дәрдмәнд әсәрләре. 1929 ел. 96 бит Курсив безнеке. — Авт.
' Шунда ук. М бит Курсив безнеке — Авт.
ГАЛИ ХАЛИТ ф ШАГЫПРЬ ИҖАТЫНДА ДОНЬЯ ҺӘМ ТАРИХ КОНЦЕПЦИЯСЕ
сугара барды. Мене шул урында Дәрдманд борынгы Көнчыгыш поэзиясеннән килгән бик билгеле бер караштан — мәхәббәт һәм шәраб (мәй) дөньясында онытылып, кәеф-сафа чигеп яшәүне мактаудан югары күтәрелде дә инде. Нәкъ шул урында аның оптимизмы заманга, тарихка мөнәсәбәт шикелле әһәмиятле, актуаль, зур идеягә якын килде. Моның үзәгендә заманның тарихи логикасын, үткәннең һәм киләчәкнең табигый гәүдәләнеше булуын инкяр итүдән бигрәк, аны кабул итү тойгысы өскә чыкты.
Дәрдмәнд иҗатының традицияләр белән бәйләнешен һәм бигрәк тә- оптимизмын караганда. Көнчыгыш поэзиясендә шактый таралган пантеизм идеяләренең заман рухында яңартылып кабатлануын, дәвам иттерелүен дә истә тотарга кирәк. Пантеистик концепция XIX йөз ахырындагы рус әдәбиятында да урын алган иде. Тулаем бу концепция «дөнья серен» сизәргә, ачарга, табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне аңларга омтылды. Шушы мәгънәсендә ул Дәрдмәнд карашларында да үзенең эзен калдырды. Әгәр дә С. Рәмиевтә пантенизм кешене аллалаштырудан, шәхесне шул рухта идеаллаштырудан гыйбарәт булса, Дәрдмәндтә исә тарих беләк табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр фатальләштерелде. серле итеп каралды. Аларның икесендә дә пантеистик идеяләр «югары көч — табигать — кеше» мөнәсәбәтләре яктылыгында төрле аспектта хәл ителде. Дәрдмәндтәгө пантеизмның, характерлы бер ягы табигатьне идеаллаштыруга, табигать культына барып тоташа: «Куй, табигать хөкмен итсен — шул тәкамел . шунда ямь».— ди шагыйрь («И мөхәррир», 1908). Нәкъ шушы карашта инде аның тарихка, тормышка һәм кешегә оптимистик мөнәсәбәтенең сере дә яшеренгән шикелле. Монда сүз барысы да табигать законнарына таянып, шулар яктылыгында хөкем ителергә тиешлеге хакында бара, һәм бу идея, ышаныч — романтизмның асылташларыннан берсе булып, антропологик концепция нигезендә ята. Чыннан да, Дәрдмәнд фәлсәфи карашларының сәнгатьчә конкрет эчтәлеге бигрәк тә табигать белән бәйләнештә үзенең нечкә лирик психологик сыйфатларын күрсәтте. Татар поэзиясендә гаять үзенчәлекле булып, аның иҗатында табигать лирикасы формалашты.
Табигать пейзажына шактый игътибар иткән шагыйрьләрнең күренеклесе тагын Тукай булды. Дәрдмәнд тә, Тукай да милли лириканың бу тематикасында бик характерлы ике тенденцияне — реалистик һәм романтик тенденцияләрне башлап җибәрделәр һәм нигезләделәр.
Дәрдмәнд табигать лирикасында күзгә ташланган нәрсә — аның дөньяга карашы үзәген биләгән фәлсәфәсе, бигрәк тә пантеистик идеяләре белән бәйләнешнең калку булуы. Аның лирик герое табигатьнең ниндидер серле көчкә ия булуы, табигать стихиясенең магик, могҗиз кодрәте турында сөйли. Шагыйрь игътибары»* барыннан да бигрәк әнә шул тарта:
Ятам кайчаклары моңлап, Һаваның тынлыгын тыңлап, Килә өннәр колак чыңлап.
Диямен:
— Ни бу! Нидәндер бу! Җавап уриында гөрңи су. Тирәклек тирбәнә, шаулый-.
Тагын бер мисал:
Исәрме җил тугай буйлап, Елармы кыз моңын сөйләп. Көләрме шатланып көйләп. Агач, таш эчләре шаңрап, Киләдер бер нида яңрап г1
Бу шигырьләрдә табигать аша гомумән дөнья һәм яшәу серен аңларга, хәтта ул сернең тавышын (өнен, нидасын) ишетергә теләү бар. Шагыйрь иҗатында әле- дән-әле яңгырап торган шундый мотивларның ачыграк чагылышына мисал итеп тагын да, мәсәлән, аның бер нәсереннән өзек китерик: «Үлән өстенә сузылып яттым. Җил шаулый, колак чыңлый иде. Бу искән җилләрдә кичкән елларның моңлы агышы беленә, үткән гомерләрнең хәсрәтле сагышы тоела иде. Алда киләчәк адәмнәрнең тупарлашып баскан аяк тавышлары ишетелгәндәй була иде» . Китерелгән мисаллар Дәрдмәнднең фәлсәфи карашларына икенче бер мотивны өстиләр: шагыйрь табигать стихиясе эченнән икенче хакыйкать тавышын ишетә. Аннан «кичкән елларның моңлы агышы», «үткән гомерләрнең хәсрәтле сагышы» ■гына килми, ә алдагы тарихның да, киләчәк буыннарның да хәбәре, аяк тавышы яңгырагандай. Димәк, шагыйрь кешелек җәмгыятенең күчемлелек, дәвам итү зарурлыгын раслый, һәм бу раслауны аның пантеистик оптимизмыннан аерып булмый. Мондый оптимизм исә кешелек барышының закончалыгына, тарихның дә- вамлылыгына, гомумән табигый үсешкә һәм яшәеш матурлыгына ышанычны Дәрдмәнднең тарихи пессимизмы һич тә кире какмавы турында сөйли. Менә шуннан
инде аның поэзиясендә табигатьнең эчке рухи рәхәтен, ләззәтен һәм гүзәллеген _ сурәтләү осталыгы үсеп чыкты. Нәкь шушы моментта шагыйрь романтик идеалының к тагын бер сыйфаты ачылып китсә кирәк. Ул сыйфат романтизмның табигать куль- ~ тына һәм дөнья гармониясен белдергән музыкаль концепциягә барып тоташа. =i
Аеруча унынчы елларда, татар әдәбиятында романтизм шактый куәт алгач < һәм үзенең милли үзәненә төшкәч, күп кенә әдипләр музыка, мәхәббәт һәм таби- г гать культы белән мавыгу шаукымын кичерделәр. Гомумән алганда, бу культта яшәү- - нең рухи гармониясен эзләү сизелеп торды. Әмма Дәрдмәнд поэзиясендәге му- зыка культын туры мәгънәсендә музыканы илаһилаштырудан, аны дөньяның рухы, - җаны итеп аңлаудан гыйбарәт дип карарга кирәкми. Аңарда ул, беренчедән, поэ- зияне, шигырь сәнгатен идеаллаштыруда һәм шуңа нисбәтән шигъри сүзнең неч- С кәлеген, нәфислеген, гүзәллеген табарга тырышуда күренә; икенчедән, дөнья, та- - €игать гармониясен, аның фәлсәфи, рухи һәм шигъри серен ачарга теләү рәве- Э шендә гәүдәләнә. Шулай итеп, музыка культы Дәрдмөндтә тотрыклы идея-эстетик ф концепциягә әверелде. Бу яктан ул рус романтик поэзиясендә шактый зур урын алган музыка культына якынайды.
«Музыка дөньяны иҗат итә» дигән Блок һәм моның белән «дөнья гармониясе» концепциясенең мәгънәсен әйтергә теләгән. Тютчевның табигатькә мөнәсәбәтендә х музыка культы аерата көчле булуын күрсәтәләр. Аның поэзиясендә табигать кү- — ренешләрө хәтта «җырлый» итеп сурәтләнә8. Табигать, мәхәббәт һәм җыр әчесе бергә бер-берсеннән аерылмас, гармоник, шигъри, музыкаль дөнья тудыра дип ка- * раган Фет, Шагыйрь исә шул гармонияне, музыканы аңлау сәләтенә ия булырга тиеш. Болар һәммәсе романтик концепциядән гыйбарәт, һәм Дәрдмәнднең дә музыка культын шул мәгънәдәрәк аңлау дөрес булыр.
Аның поэзиядән башка җанрларга игътибар итмәве дә очраклы түгел, ягъни ул барыннан да бигрәк шигырь дөньясында үзенә тирән канәгатьлек, ләззәт һәм матурлык таба. Монда ул сайланма тема һәм мотивларны җырлавы белен дә аерылып тора, ягъни теләсә нинди тема һәм мотивлар белән эш итми. Тютчев һәм Фет шикелле үк, ул да поэзиягә лаек булган һәм лаек булмаган объектлар бар дип карый. Бу караш шулай ук романтизмга хас. Ә реализм әдәбияты барлык күренешләр дә поэзиядә чагылырга мөмкин дип раслый.
Романтизм пейзажга күбесенчә эмоциональ һәм психологик буяуларны салырга омтылды. Табигать күренешләренә «җан пейзажы» («Пейзаж души»), рухи тональлек итеп карады. Әйтик, табигатьтәге давыл рухи давыл белән янәшә куелды, күк күкрәүдә, диңгез дулкыннарында һ. б. шундый күренешләрдә эчкә яшерен коч бар дип саналды. Дәрдмөндтә дә табигать лирикасын «җан пейзажы» ител сурәтләү шактый сизелә, һичшиксез, аның иҗатында табигать культы һәм дөнья гармониясе кебек идеяләр күп очракта психологик аспектта булып, шагыйрьнең тарихка, дөньяга.
8 СО. «Мастерство русских классикой». М. IS
ТАРИХ КОНЦЕПЦИЯ' Е ф
кешегә булган төп фәлсәфи карашыннан аерылгысыз моң, сагыш, элегик настроение- ләр белән сугарыла:
Агышың, и агым су, туп-тулы зар. Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар!..
— дип эндәшә шагыйрь агым суга һәм үзенең моң-зарлары белән уртаклаша.
Туган-үскән җирне, аның табигатен сөю, аннан аерылып яшәүнең газабы, аны сагынуның ләззәте, анда гомер итүнең чын бәхет булуы кебек мотивлар Дәрдмәнд лирикасына бик характерлы. Ул мотивлар күп кенә очракларда туган ил табигатенең җил-яңгырларын. гөл-чәчәкләрен һәм гомумән аның жанга ягымлы бизәкләрен сурәтләү белән үрелә:
Чыкты кояш, кызарып нурлар очты.
Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте, һава тымык, шылт итми... үләннәр чык, Җым-җымылдап уйныйдыр җирнең өсте.
Менә шул дүртьюллыкта табигать сурәтләренең гаять бай бизәкләре һәм төрле күренешләре күз алдына бастырылган, аларның күп сыйдырышлы панорамасы тасвир ителгән. Г. Нигьмәти әйткәнчә, шагыйрь «аз сүз, кыска җөмләләр белән бай картина бирергә тырыша».' Дәрдмәнд лирик стилендә импрессионистик элементлар да шактый гына. Аның табигать лирикасында да шул рухтагы, эмоционапь- психологик күтәренкелек белән әйтелгән, бик үзенчәлекле, субъектив экспрессивлык белән өретүле сурәтләү еш очрый:
Бу — ул матур, бу — ул күркәм,
Бу — ул.
Бу — ул хуш исле яз!
Бу — ул хуш исле таң җиле...
Дәрдмәнд туры мәгънәсендә гражданлык поэзиясе вәкиле түгел, ө фәлсәфи- әхлакый поэзия традицияләрен дәвам иттерүче һәм яңартучы. Шушы яктан ул гаять дәрәҗәдә эзлеклелек һәм үзенчәлек күрсәтте. Дәрдмәнд поэзиясенең фәлсәфи- әхлакый характеры аңарда хикмәт традицияләренең тотрыклы булуын да таләп итте. Шул сәбәпле, ул безнең поэзиядә традицион-афористик стильне дә нык саклаучылардан һәм үстерүчеләрдән булды.
Татар поэзиясендәге хикмәт традицияләренең ике чыганагын истә тотарга кирәк: аның берсе бик борынгы язма әдәби традицияләргә барып тоташа, икенчесе халык авыз иҗатыннан азыклана. Соңгысына мисал — бигрәк тә ике гасыр аралыгында Акмулла һәм Гафури кебек шагыйрьләр иҗатында казакъ фольклорыннан килә торган традицияләрнең мул чагылышы. Бу факт хикмәт жанрында шактый гына үзгәреш барлыкка килүе хакында да сөйләргә мөмкин. Әлбәттә, хикмәт традицияләренең ике чыганагы да бер-берсе белән теге яки бу төстә үзара бәйләнештә булды.
Дәрдмәндтәге хикмәт лирикасы исә югарыда күрсәтелгән тенденциядән шактый аерыла. Аңарда Көнчыгыш поэзиясенә хас хикмәт традицияләре тотрыклырак һәм рациональ башлангыч көчлерәк. Брюсов шикелле, Дәрдмәнд «акыл-хирыс» («мысль- страсть») концепциясенә күбрәк басым ясый. Аның шигырьләрендәге эмоциональлек, хисси башлангыч сурәтләрнең шигъри нечкәлеге, пөхтәлеге, символик, аллегорик һәм афористик рәсемлелек белән тудырыла. Шагыйрь үз фәлсәфи һәм әхлакый карашларын шул рухтагы үгет-нәсихәтләрен гаять нечкәртелгән сурәтләргә, символ-кинаяләргә, афоризмнарга яшереп бирү юлын сайлый. Аңарда хикмәтле сүз, акыл, әхлак үгете шәрә дидактик шигырь булып түгел, ә «ишарә пафосы» һәм «яшерелгән лирика» кебек традицион алымнар ярдәмендә бирелә. Бу алымнарның төрләре һәм диапазоннары Дәрдмәнд поэзиясендә байтак. Шул сәбәпле андагы хикмәт мотивлары да сурәтләрнең төрле структурасында гәүдәләнә. Аларны иң гади, туры формаларыннан алып бик тирән яшеренгән символик формаларына кадәр очратырга мөмкин:
1 Дәрдмәнд әсәрләре. 32 бит.
Югарыга ташны аткан юләрләр
Үз аңкау башларын тишеп үләрләр.
Тишек тапсаң сиңа япкан ишеткән.
Үзеңнең ертык авызыңннан көләрләр.
(«Беренче апрельдә зыярәт портретын җибәргән дустыма», 1910)
Шагыйрь узе үк, бу шигырен «Аталар сүзе» дип искәртүе белән, аның халык телендәге гыйбрәтле, хикмәтле сүзләрдән — афоризмнардан торуын әйткән. Бу мисалда билгеле мәкаль-әйтемнәрне нигез итеп алган һәм үгет-нәсихәтен бик туры итеп чагылдырган хикмәт поэзиясе үрнәген күрәбез. Шул рухта шагыйрь гаять дәрәҗәдә кыска, үткен, төгәл һәм халыкчан булган шигъри афоризмнар-хик- мәтләр иҗат итте:
Куңлемнең әзрәк кенә кинәсе бар.
Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар.
Дәрдмәнд поэзиясендә бик тирәнгә, эчкә яшерелгән, ягъни символик, шартлы сурәтләр артында торган хикмәтле, гыйбрәтле фикер-киңәшләр аз түгел. Хәтта аларның кайберләрендәге символиканың нәрсәгә ишарә икәнлеген төгәл белүе дә читенләшә (мәсәлән, «Яз чәчәге», «Җәй үтте» һ. б.). Мондый очракларда шагыйрь еш кына табигать сурәтләренә мөрәҗәгать итә һәм аларга яшерелгән символикага артык субъектив төсмер бирә.
Дәрдмәнднең шәхси һәм иҗади язмышында социалистик революциягә мөнә- сәбәт — җитди мәсьәләләрнең берсе. Бу мөнәсәбәт шактый катлаулы һәм каршылыклы булды. Чөнки шагыйрьнең өстен сыйныфлар белән нык бәйләнештә булуы һәм халыктан ераклыгы Россия чынбарлыгын тамырыннан үзгәрткән тарихи боры- - лышны аңа тиз арада гына аңларга мөмкинлек бирмәде. Революциягә аның берен- =: че мөнәсәбәтен белдергән әсәрләреннән «Куанды ил...» дип башланган шигыре — х әнә шул гаять каршылыклы һәм катлаулы настроениеиең бер күрсәткече.
Шагыйрь, бер яктан, революциянең ил, халык өчен куаныч һәм тормыш туе =: икәнлеген күрә. — димәк, аның тарихи зарури хәл булуын икърар итә; әмма. икенче яктан, үзе яңа «тормыш туеның кияве» була алмавына, урыны кирәксез кешеләр арасында калганга үкенәчәген белдерә һәм шигырьнең азагын «йөз аклыгың өчен авызың йозаклы булсын» дип тәмамлый. Димәк, Дәрдмәнд. революциянең ил, халык куанычы кебек зур тарихи үзгәреш икәнлеген аңлаган хәлдә, үзенең аңа турыдан-туры хезмәт итәргә кыюлыгы, көче җитмәвен һәм шул сәбәпле битарафлык позициясендә калуын әйтергә тели. Шуңа күрә дә бу—революциягә дошманлык түгел, ә яңа тарихи шартларның мәгънәсен аңламауның бер драматик чагылышы иде. Шулай ук шагыйрьнең революцияне тарихи зарурлык, котылгысызлык дип аңлавы да көтелмәгән нәрсә булмады. Аның бу карашы — дөнья барышындагы, җәмгыять үсешендәге тарихи яңарышны, искенең юкка чыгып, үлеп, аңа алмашка яңаның килүен котылгысыз дип санаган фәлсәфи ышанычларының бер реаль гәүдәләнеше иде, Бу очракта да Дәрдмәнднең Блокка билгеле бер охшашлыгы бар шикелле: Блок дөнья музыкаль концепциясе аша революциянең тарихи зарурлык һәм пычрак чынбарлыкны сафландыра торган көч икәнлеген аңлауга килде һәм революция музыкасын тыңларга чакырды. Дәрдмәнднең дә пантеистик карашы дөнья гармониясен эзләүдән аерылгысыз иде. Ул да денья гармониясе тарихи катаклизм һәм һәлакәтләрдән азат була алмый дигән карашны алга сөрде Шуның нәтиҗәсе буларак, аерым кешеләр һәм сыйныфлар теләсә-теләмәсә дә, үзгәрешләрнең революциянең котылгысыз икәнен аңлау мәҗбүрияте, ихтыяҗы икърар ителде. Дәрдмәнднең социалистик революциягә мөнәсәбәтендә әнә шундый мәҗбүрият, ихтыяҗ, һичшиксез өстенлек алды. Бу инде аның үз сыйныфыннан аерылу юлына басуы дигән сүз иде. Шуңа күрә Дәрдмәнд үз шәхси язмышын да үзеичә хәл итте. Ул революциядән качмады. Милли буржуазиянең күп кенә идеологлары совет
IUAI blltl'l. ИҖАТЫНДА ДвНЬЯ ҺӘМ ТАРИХ КОНЦЕПЦИЯСЕ ф
дошманнары белән бер лагерьга кереп, илен, халкын ташлаганда, шагыйрь үзенең туган-үскән җирендә калды һәм аңа мәхәббәтен җырлады:
Әй, туган илнең һавасы.
Рәнҗемә, зинһар күтәр!
Рәнҗемә, зинһар күтәр!
— дип гафу үтенүе бик тә гыйбрәтле иде.
Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил тойгысы тирән драматизм белән сугарылып, үзенең лирик нечкәлеге, сагышлы моңы белән гәүдәләнеп калды. Бу нечкәлек халын поэзиясеннән килгән мотив һәм сурәтләрне искә тешерә:
Тәгәрәп, уйнап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып, Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
— шикелле юллар үзләре генә дә халык җырларына тоташкан аһәң һәм сурәтләрнең гаять тирәнгә үтеп керүләре, шагыйрь кичерешләренең тибешенә тәңгәл килүләре турында сөйләрлек дәлил, үрнәк булырлар. Шундый аһәң һәм сурәтләр арасында нечкә билле сөйгән кыз образының басып торуы туган илгә мөхәббәтн» тагын да күркәмрәк итә, аның халыкчан гүзәллеген һәм җылылыгын көчәйтеп җибәрә.
Революциягә һәм ватанга мөнәсәбәт—яңа тарихи шартларда Дәрдмәнд иҗатының бик әһәмиятле мотивы булды. Бигрәк тә туган ил темасы аша шагыйрьнең яңа чынбарлыкны аңларга омтылышындагы кискен тирбәлешләр, каршылыклы үй- тойгылар шактый сизелеп калды:
Ни газизрәк. бу Ватанмы!
Аһ, туган каумем' газиз—
(«Төрләнгән сулар...»)
дигән сорау һәм аңа җавап шагыйрьне бик борчыды. Бәлки бу хәл Дәрдмәнднең драматик кичерешләрендә, тарихи барышка мөнәсәбәтендә һәм үзенең шәхси язмышына карата да кечкенә роль уйнамагандыр. «Ләкин, шагыйрьнең бәхетенә каршы, ватан һәм милләт рәвешендәге каршылык тирәнәюгә, трагик чишелешкә таба бармый».2
Чыннан да, Дәрдмәнд иҗатында ватан белән милләт арасындагы каршылыклы мөнәсәбәт мотивы буйдан-буйга сузылып килә диярлек. Октябрьдан соң да билгеле дәрәҗәдә аның шул рухтарак дәвам итүен кире кагып булмас. Әмма, шуның белән бергә, аның бу чорда инде тирәнәюен түгел, ә ватан, милләт һәм шагыйрь арасындагы уртаклык, якынлык, тугандашлык тойгыларының бер ноктагарак килүе, өскә чыгуы турында кыюрак итеп әйтергә мөмкин.
Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен дошман түгел.
— диде шагыйрь һәм үзе белән ил арасындагы якынлыкның һич тә өзелмәс изге тойгы булуын җырлады. Тагын да:
Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида;
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.
— дигән юлларын революциядән соң язылган дип санасак, Дәрдмәнднең яңа ватанга мөнәсәбәте никадәр тирән үзгәреш алуын күрербез, гуманистик һәм халыкчан эчтәлеге киң колач белән яңгыравын ишетербез.
1 Кавем — халык, милләт мәгънәсендә.
1 Н Хнсамов. Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил мотивы. «Совет мәктәбе». 1969 ел, 2 сан, 28 бит.