Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБЫР КАНАТЛАРЫМ


Тешен—төшкә
Берәүгә дә багышламый гына үзем өчен язам, җан өчен. Башта уйлар, җанда көйләр чыңлый, очын очка килә ялгыйсым.
Җил иркенә чыгып, җилгәрәсем төшен —: төшкә, чүбен — кибәккә. Арыш басуының алкышлары җанга иңә, тынны киңәйтә.
Башакларның бардыр үз исәбе, табалармы берәр охшашлык? — Уңыш туе өчен җилгәрелү — ул, мөгаен, үзе бер шатлык.
Җиргә салган һәрбер бөртек тере, яшәрерләр кабат язларын. Башаклар бит алар тормыш өчен, кеше өчен сала башларын.
Битне сыйпый арыш башаклары, хатирәләр тынны киңәйтә. Эш өстендә уйлар җилгәрелә Төше — төшкә, чүбе — кибәккә.
Яшь чакларым, алтын башакларым!.. Сорамадык хәтта кем өчен — яшьтәшләрем янды яшәү өчен, яшәү биргән туган җир өчен.
Үзем өчен генә җырлый алмыйм, арышларым, сезгә багышлау. Урган, чәчкән, яуда калганнарны онытмасак, җырда ялгышмам.
Тау тарта мине, тау тарта, туган якларга кайтарта. Исәннәр әле, исәннәр кыяда янәшә исемнәр.
Су тарта мине, су тарта, җәйләрдә җирсетә, сусата. Тәгәри чуер ташлары, ярларга салып башларын.
Ай тарта мине, ай тарта, ■•укталып, тотылып торганы, безне бер янәшә күргәне туган якларга кайтарта.
Җил исте дә, очтың, яфрак атлы и, самими яшел тереклек, һәм берәүнең күкрәгенә яттың, син әсирме, әллә ирекле?
Охшагансың кеше йөрәгенә, тармак-тармак тере тамырың. Бер кыз сине үз учына салыр, бит алмасы белән кагылыр.
Аннан куяр китап арасына... Тамырың җирдә, төсең бизәктә. Күккә очтың, яфрак, җиргә төштең, җырга күчтем £иеп исәплә.
Яфрак-яфрак яшел ямьгә чумса, яшеннән соң күкрәп, һрр тараф, чыклы таңда туган моңлы җырга бер йөрәк тә калмас битараф.
Маңгай тирен сөртеп ала егет, әнисенә оек кидерә...
Улын шулай киендергән чакта ана бәхетлерәк иде лә!—
Сабыеның тәүге адымнары хәтерендә олы бәйрәмдәй... Сырхаудан соң ана җиргә басты, җир әйләнә, дөнья әйләнә...
Сирәк бәйрәм, сәер бәхетләрнең яңа аңлагандай мәгънәсен, кыенсынып кына көлемсери,— җитәкләгән улы әнкәсен.
Ана белән бала кулларының бергәлеге янә яңаргач, елмаюлар куна бар йөзләргә яз кошы белән аралаш.
Сабыр канатларым
Сабыр канатларым, сабыр канатларым... Кулым сузып калдым, чапты пар атларым! Тик ымсынып калдым, сулыгып карап калдым, Сөйгәнемнән гүя нахак талак алдым.
Ыспай кунаклармы, оста караклармы — чыбыркылап куды чаптар пар атларны. Янар инде атлар сугармаган килеш, төнгелеккә калыр тугармаган килеш.
Йөгерә-атлый китәм җәйләүләргә таба, җәяүләргә кала, җәяүләргә кала. Сыгылмагыз әле, сабыр канатларым, бер йотымга сусап торадыр атларым.
Ир канаты аттыр, кыз канаты актыр.
Ак канатка атмас, булса ул чын батыр.
Бәлки эзләп тапкан чапкын туры атларны, тугарылмый чапкан атлар яраткандыр.
Узалмыйдыр атлар камчы-авызлыксыз...
Тик ямьлерәк иде дөнья явызлыксыз.
Канга тузсын Уезләр. егыла-тора атлармын, тик сынмасын гына сабыр канатларым. Сабыр, канатларым...