Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘКЫЙ ИСӘНБӘТКӘ 80 ЯШЬ

РЕДАКЦИЯДӘН
Әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең күренекле аксакалы, армый-талмый хезмәт итүче киң карашлы, тирән мәгълүматлы галимебез Нәкый ага Исәнбәткә 80 яшь тулды.
Аның Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк бөреләнгән иҗади әшчәнлеге үзенең тамырлары белән гади халыкның өмет-теләкләренә барып тоташа, якты идеалларны раслау өчен көрәш юлына алып чыга:
Хәзер мин юлдамын — һичтөрле ар
ганлык ирендермәс,
Хәзер мин юлдамын — һичтөрле көч юлдан чигендермәс!— дип яза яшь шагыйрь 1916 елда.
Нәкый Исәнбәт әсәрләрендәге эчтәлек һәм форма бердәмлегенең, камиллегенең нигезе — халыкчанлык. еУракчы кыз», •Бормалы су* кебек җырларының чын мәгънәсендә халыкныкы булып китүе, ә күп санлы баллада, поэмаларының һәм драматик әсәрләренең халык иҗаты җәүһәрләреннән иҗади файдаланып язылуы — әнә шуңа бер дәлил.
Нәкый Исәнбәтнең Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ике мең тапкырдан да күбрәк куелган һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулаган *Хуҗа Насрет дин* комедиясе, шулай ук *Рәйхан*, *3ифа* һ. б. сәхнә әсәрләре драматургиябез хәзинәсенә зур өлеш булып керде. Совет сәнгате өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Нәкый ага Исәнбәткә РСФСРның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эш леклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде, ул хөкүмәтебезнең югары бүләгенә — Ленин орденына лаек булды.
Аның балаларга атап язылган әсәрләре, шулай ук рус һәм чит ил классик әдәбиятыннан татар теленә тәрҗемәләре дә укучыларда даими кызыксыну уятты.
Бала чактан ук әкиятләрдә, җыр-такмазаларда, мэкаль-табышмакларда халык рухының тылсымлы көчен күрергә өйрәнгән Нәкый Исәнбәт озак еллар дәвамында фольклор материаллары җыю һәм аларны гыйльми тикшерү эшенә зур көч куйды. Татар халык мәкальләрен туплаган һәм шәрехләгән өч томлык хезмәте өчен уя республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе беяэн бүләкләнде. Гомумән, тел һәм әдәбият тарихы, аеруча фольклор буенча бу киң колачлы фәнни эшчәнлек халкыбызга, фәнебез үсешенә чын күңелдән хезмәт итүнең күркәм үрнәге булып тора.
Соңгы елларда галим татар теленең фразеологик әйтемнәр сүзлеген төзү белән мәшгуль. Билгеле булганча, әйтемнәрнең тарихи шәҗәрәсе, телдә тоткан урыны һәм мәгънәви мөмкинлекләре — әлегә аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе.
Түбәндә Нәкый Исәнбәтнең шушы мәсьәләгә багышланган хезмәте тәкъдим ителә. Юбилярны журнал укучыларыбыз исеменнән кайнар котлыйбыз, һәр вакыт яшьләрчә кор күңелле булыгыз. иҗат чишмәләрегез мөлдерәп торсын. Нәкый ага!