Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ШАМУКОВКА 70 ЯШЬ


РСФСРның һәм Татарстанның халык. Башкортстанның атказанган артисты. СССР Язучылар союзы члены, язучы, тәрҗемәче Габдулла Рухулла улы Шаму ковка 70 яшь тулды.
Ул 1909 елның 11 декабренда хәзерге Ульяновск олкәсе Кече Кандал районы Әсән авылында туган.
Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театрында зур. җаваплы рольләр башкарып, онытылмас характерлар тудырган (Н. Погодинның •Мылтыклы кеше» әсәрендә—В. И. Ленин. Ә. Фәйзинең «Тукай» драмасында — Тукай. Гогольнең «Ревизор»ында — Хлестаков кебек үзенчәлекле образларны гына искә төшерик!) Г. Шамуков әдәби иҗат белән дә күптәннән шогыльләнә. Иң яратып язган жанры — мәсәлләр, балалар өчен әкият пьесалар. Шулай ук аның театр сәнгате һәм әдәбият, шигырь тезелеше һәм тел мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре дә укучыга яхшы таныш. Арада өлкән әдип Нәкый Исәнбәт турындагы очеркы аеруча игьтибарга лаек.
Г. Шамуковның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре дә киң билгеле Ул А. Островскийның «Котырган акчалар*. Әсхияның «Богауланган Прометей*. В. Шекспирның «Отелло». «Ромео һәм Джульетта». «Чамасына күрә чарасы» әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, милли театрыбыз репертуарын баетты. Бай сәхнә иҗаты тәҗрибәсен уртаклашып. Г. Шамуков озак еллар буе Казан театр училищесында һәм педагогия институтында лекцияләр укып, практик дәресләр алып барды.
Хөрмәтле әдипне һәм артистны зур бәйрәме белән укучыларыбыз исеменнән кайнар котлап, бу санда аның быел баеылып чыккан сайланма китабына кергән яңа мәсәлләрен тәкъдим итәбез.
Габдулла Шамуков
МӘСӘЛЛӘР
Керпе белән Куян
— Чү, аппагым, Шәм колагым!
Кая киттең чабып болай җан-фәрманга? — Дип эндәшә Керпе дусты Ак Куянга.
Кая киттең чабып болай җан-фәрманга? —
— Ни бар анда?
— Бездә расход кыскартырга керештеләр: Тикшерәләр юкны-барны;
Бөтен артык-портыкларны Ыргытабыз кисеп диләр.
— Киссәләр соң? Менә җүләр!
Син нигә дип пошынасың?
Нинди артык-портыгың бар. Әйтче, зинһар?
Койрыгың да юк бит хәтта!
Юкка чапма, Шом таратып тирә-якка.
— Кисәрләр дим тәпиләрне.
— Акыллымы син, җүләрме? Гади исәп-хисапка да Башың җитми мәллә, кода? Артык тәпи юк ич синдә, Дүртәү генә!
— Менә!
Санап торамыни алар? Кисеп алгач, эзлә син, бар!
Елан кырмыска оясында
Елан, һич көтмәгән җирдән, Кырмыскалар оясына бәреп кергән. Ә Кырмыска халкы бердәм: Чакырылмаган бу кунакны күрү белән, Кайный башлый бөтен иләү, зур казандай; Елан, янган утка китереп ташлагандай Әрнүенә чыдый алмый, Боргалана, Сыргалана, Үрле-кырлы сикерә, ауный; Ары омтыла, бире омтыла, Җәһәннәмнән чыгып ычкынмакчы була; Әмма ләкин булдыралмый, Кырмыскалар һөҗүменнән арыналмый.
Зәһәрләнеп чагуы да, һәләкәтле агуы да Бу сугышта ярдәм итми аңа һич тә. Ахыр чиктә
Кычкыра ул сорап ярдәм
Урмандагы җәнлекләрдән:
— Коткарыгыз!.. Аһ!.. Каравыл!..
Зинһар өчен куймагыз юл Җинаятькә, хаксызлыкка! Бер дә юкка
Күрәм җәбер!..
— Хаклык кирәкмени хәзер? —
Ди Бал корты. — Ләкин син бел:
Җүләрләр юк, алданмаслар. Хаклык монда Кем ягында —
Сизеп тора һәрбер күңел.
Күрәләр ич: Кырмыскалар синдә түгел, Син Кырмыска оясында.
Тәэсирле хат
Имеш, бер чак Капыл гына
Калын урман башлыгына —
Аю картка килеп төшкән шундый бер хат: «Сәлам сезгә, дигән, яшел киң тугайдан, Күк томанга төренгән Ялантаудан.
Җәелеп яткан бүз яланнан...»
Аннан
Тагын шундый сүзләр язган: «...Карурманның Сандугачы — Бар галәмгә мәгълүм җырчы. Безнең якка килеп чыгып әллә кайдан, Киң тугайны, Ялантауны, елга, күлне Бар җәнлекләр, кош-кортларны — бөтен илне Гаҗәеп җыры белән итте хәйран, Сихерләде һәр күңелне.
Җырының тәэсире шундый көчле, Тыңлагач та сихри моңын, Бу дөньяда яшәүнең бар матурлыгын Тирән итеп аңлагандай булдык төсле. Рәхмәт сезгә,
Шундый җырчы биргән өчен илебезгә!..» Шундый җылы хат укыгач,
Аю—түрә тирән уйга батты чынлап:
— Кара син, ә! Болай булгач, Чакыртып үзем дә бер карыйм тыңлап.