Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАРЫШ ЧИШМӘЛӘРЕ


WF V гасыр татар поэзиясенең сән- Агатьчә җитлегү һәм чәчәк агуын- ждагы үзенчәлекле этаплар әдәбият фәне тарафыннан шактый җентекле өйрәнелгән. Әйтик, гасыр башы поэзия-сенә һәм совет поэзиясенең аерым чорларына багышланган зур-зур хезмәтләр бар. Алар арасында профессор Хатип Госман каләменнән чыкканнары да аз түгел. Ләкин шигъриятнең бер дәвереннән икенчесенә күчү чоры, иске классик шигърияттән совет поэзиясенә сузылган күпер чын мәгънәсендә фәнни тирәнлек һәм колач белән яктыртылмаган иде диярлек. Шунсыз совет поэзиясендә күчемлелек һәм новаторлык мәсьәләләрен тулы ачу мөмкин түгел иде.
Бу — читен мәсьәлә. Шигърияттәге җитлеккән күренешләрне алып тикшерүгә караганда күчү чорларындагы сыйфат яралгыларын, үзенчәлекле тенденцияләрне күрел алу өчен аеруча үткен күз, таләпчән зәвык, эрудиция һәм хәзерлек кирәк. Бу проблемага нәкъ менә Хатип ага Госманның алынуы бер дә гаҗәп түгел. Татар совет поэзиясенең иң югары нокталарыннан булган Такташ иҗатын җентекләп тикшергән зур хезмәте, поэзиябезнең күп гасырлык тарихи багланыш җепләрен туплап, барлап һәм ачып биргән антологиягә кереш һәм башка мәкаләләре галимнең киң колачлы шушы тикшеренүгә килүендә зарури баскычлар булды.
XX йөз башы поэзиясеннән совет поэзиясенә чаклы аралыкта гаять катлаулы, буталчык, төрле идея һәм эстетик мәктәпләрнең килешмәүчән көрәшеннән һәм үзара бәйләнешләреннән гыйбарәт булган бер чор — беренче бөтендөнья сугышы норы ята. Ул дәвердә иҗат иткән ша-гыйрьләр аерым-аерым күпмедер тикшерелеп, мәгълүм бәясен алса да. поэтик хәрәкәтнең гомуми панорамасы ачык түгел иде
Хатип ага Госманның рус телендә 60 нчы еллар башында дөнья күреп, камилләштереп гән варианты буларак татар телендә 1978 елда басылып чыккан «Шигърият гомере» дигән хезмәте ике чор арасындагы поэтик хәрәкәтнең тарихи контекстын фәнни төгәл ачып бирүе белән кыйммәтле Галим, поэзияне татар хал-кының иҗтимагый-сәяси җитлегүе фонында карап, шагыйрьнең дөньяга карашында. эстетик идеалында булган сәламәт якларны яктырта, җитлекмәгән, кире сыйфатларны аерып күрсәтә. Аның фәнни- теоретик зирәклеге аеруча иҗат методын тикшергәндә күренә. Романтизмның прогрессив һәм реакцион агымнары яссылы-гында аерым шагыйрьләр иҗаты төгәл бәяләнә Романтизмның реализм белән аралашу моментларын күзәткәндә поэтик хәрәкәтнең перспективасы шактый анык булып күз алдына килә. Галим реакцион романтизм агымында пессимизмның кайдан килүен, бөтен эшнең шагыйрь һәм халык мөнәсәбәтенә кайтып калуын ышандырырлык итеп ача. Бер үк вакытта ул көндәлек вакытлы матбугатта чыккан, китап буларак басылган полемик чыгышларга. архив мәгълүматларына, тарихи дәлилләргә таянып эш итә. Нәтиҗәдә иҗтимагый тарих белән поэзия тарихының бер- берсенә тыгыз үрелгән тулы картинасы күз алдына килә. Бу бигрәк тә төрле социаль катлауларның империалистик сугышка мөнәсәбәтен ачканда һәм шагыйрьләр иҗатының объектив һәм субъектив рәвештә шул мөнәсәбәтне ничек гәүдәләндерүен күрсәткәндә чагыла.
Тикшеренүче ике чор арасында урын алган поэтик күренешләргә хас аерым зарарлы якларны, әйтик, ил демократик һәм социалистик революциягә юл тотканда феодаль үткәннәрне идеаллаштыру кебек реакцион романтизм күренешләрен, зур принципиальлек белән тәнкыйтьли. Ул шушындый идея буталчыклыгы хөкем сөргән бер чорда алдынгы рус иҗтимагый фикеренең һәм большевикларга якын торган революцион поэзиянең татар халкына һәм поэзиясенә сәламәт таяныч булуын, идея җитлегүенә ярдәм итүен күрсәтеп үтә. Аерым алганда, Сәгыйть Рә- миевнең Демьян Бедный мәсәлен тәрҗемә итү фактына югары бәя бирә.
Поэзияне иҗтимагый тормышка бәйләп тикшергәндә, галим иң четерекле мәсьәләләргә дә кыю үтеп керә, аларны зирәк акыл белән аңлатып бирә. Ленин хезмәтләре — аның бу эштә иң ышанычлы һәм куәтле таянычы. Россиядә ике чор арасында барган иҗтимагый һәм эстетик хәрәкәтнең бер генә зур мәсьәләсен дә аннан башка төгәл аңлату мөмкин түгел.
В. И. Ленинның илдә барган иҗтимагый хәрәкәтнең дүрт агымы хакындагы (сугышны туктату өчен гомумдемократик хәрәкәт, милли азатлык хәрәкәте, крестьяннар хәрәкәте һәм пролетариатның революцион көрәше, ягъни социалистик хәрәкәт) өйрәтмәсе поэзия тарихындагы буталчык һәм катлаулы мәсьәләләрне ачыклауда фәнни нигез булып тора. Галим шушы өйрәтмәгә таянып эш итә һәм татар поэзиясен өйрәнүдә яңа ачышлар ясый. Бу бигрәк тә Бабич иҗатындагы эволюциянең үзенчәлеген тикшергәндә әйбәт нәтиҗә биргән. Тикшеренүче татар- башкорт шагыйренең Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында буталып калуын, азатлык хәрәкәтенең демократик өч баскычын үтеп, аның шунда тоткарлануы белән аңлата. Бабичның Гафури «Кызыл байрагы»ннан соң язылган шигырендә эшче темасының яктыртылуы да шуны күрсәтә. Хатип ага Госман шагыйрь күтәргән теманың әһәмиятен күрсәтү белән генә чикләнмичә, аның аелына төшеп, мөһим кимчелеген дә ача. Мәсәлән:
Аңла. эшче. үзения. Ачып кара күзеңне. Бөтен дөнья че.ткәте Кем кулыннан тезелде?
— дигән юлларга карата галим болай ди: “..ул... эшчеләрне чорның искелекне атакалаучы беренче геройлары итеп алмый, бәлки шагыйрьнең нәсихәгенә мохтаҗ сыман катлам итеп кура- Бабич иҗатын иҗтимагый-тарихи һәм поэтик процесс белән бәйләнештә тикшерү хезмәтнең иң әһәмиятле казанышы дияр идем.
X. Госман бигрәк тә Мәҗит Гафури иҗатындагы эволюцияне күзәткәндә теоретик тирәнлек һәм эстетик нечкәлек белән эш итә. «Гафури иҗаты халыкның тарихи эшчәнлегенең көзгесендә чагылган җанлы сурәте буларак мәйданга чыкты. Шул ук вакытта бу татар социалистик реализм поэзиясенең чишмә башы да иде», — ди галим.
Хезмәттә дистәләгән һәм дистәләгән исемнәр телгә алына, моңарчы кузгә-ко- лакка чалынмаган, берәр генә әсәр белән матбугатта ялтырап алган авторлар да игътибардан читтә калмаган. Бары бөртекләп җыелган бихисап шушы фактлар нигезендә генә поэзиядәге тенденцияләр хакында сүз алып барырга, андагы яңа сыйфатларның яралгыларын барларга мөмкин. Шулар арасында галим аеруча үзенчәлекле талантлардан Ф. Бурнаш, С. Кудаш һәм яшь Такташны аерыл күр-сәтә. Бигрәк тә Ф Бурнашның «Таһир- Зөһрә» трагедиясе сюжетның башка эшкәртмәләре белән чагыштырмада кызыклы булып ачыла. Әсәрнең тууында тари- хи-иҗтимагый шартларның роле мәсьәләсен галим фәнни ышандырырлык итеп аңлата.
Социалистик революция алып килгән яңа поэзия классик шигърият традицияләре нигезендә туды һәм үсте. Аңардагы яңалык сыйфатларын тәгаен күрсәтү дә ансат түгел. Галим: «Әдәбиятны, сәнгатьне яңарта торган чишмә кайда?» — дигән сорау куеп, аңа: «...ул — тормышта искелекне таркатучы яңалык үсентеләрендә һәм кешеләр күңелендә шушы үсентеләр тәэсирендә туган яңа тойгыларда», — дип җавап бирә. Шул рәвешчә, поэзиянең яңалык сыйфатларын барлау өчен әһә-миятле, төгәл критерий билгеләнә. Галим шушындый сыйфатлардан куәтле мотив буларак «Ватан» төшенчәсенең активлашып китүен, рус революцион җырларын тәрҗемә итү нәтиҗәсендә көчәеп киткән интернационализм идеясен күрсәтә.
Поэтика өлкәсенә караган мөһим нәтиҗәләрнең берсе — Октябрь революциясе чоры поэзиясендә антитезаның активлашуын ачу. Җәмгыятьтә каршылыклар кискенләшкән чорда, чыннан да. поэзиядә контраст буяулар көчәя Беренче рус революциясе чорында да (Тукай лирикасы), социалистик революция елларымда да бу шулай булды.
Хезмәт ни чаклы гына әтрафлы башкарылмасын. анда һәр нәрсә хәл ителеп беткән һәм бәхәсләргә урын калмаган дип булмый. Мәсәлән, Ш. Бабичның:
Күктә алла, җирдә иблис, мин—мала*'
Берсе «дин» дип. берсе «мин» дип тарткала*. Белмимен.
Әллә алла, әллә иблис алдала*.
— дигән шигъри юлларын шәрехләгәндә бүтәнчәрәк нәтиҗәләр сорала кебек. Монда «ирекле рухына беркемне дә хуҗа итәргә теләмәгән горур кеше» гәүдәләнүдән бигрәк, рухани бәйсезлеккә омтылучы шәхеснең ике ут арасындагы драматик халәте чагыла, безнеңчә Шулай ук Октябрь революциясе алдыннан һәм революция елларында Нәкый Исәнбәт иҗаты да шактый үзенчәлекле, эзләнүчәм булуы белән күренекле урын тота. Хезмәттә ул тиешле бәясен алмый калган. Дөрес. 20 нче еллар поэзиясенә багышланган икенче бер хезмәтендә галим аңа лаеклы урын бирә.
Автор иҗат лабораториясенә, иҗат психологиясенә тирән үтеп керә, шигырь технологиясендә ул иң абруйлы белгечләрдән санала. Хатип ага Госман фәнни- теоретик анализда масштаблы, зирәк фикер йөртүче галим буларак ачылса, аерым әсәрнең сәнгатьчә тукымасына үтеп ке|>- гәндә үзен шушы әсәрнең иҗатчысы булган шагыйрь урынына куел карый, шигырьне язган авторның үзе булып та хөкем йөртә. Бу хәл гаять кызыклы һәм җитди фәнни-эстетик стильне барлыкка китерә. ,
Тикшеренү контекстуаль планда башкарылган. Монда X. Госманның фәнни эшчәнлегенә хас бик мөһим бер үзенчәлек — аның киң эрудициясе. поэзиянең куп гасырлык юлын тирән белүе, рус һәм Көнбатыш Европа культурасыннан зур мәгълүматка ия булуы чагыла.
Хезмәтнең әһәмияте үзәккә алынган тикшеренү чоры белән генә чикләнми, әдәбият фәненең алга таба үсеше ече* дә ул мөһим. Аңарда поэзия тарихының якты маяклары билгеләнгән. Махсус тукталып тикшермәстән, юл уңаенда әйтелгән фикерләрдә дә гаять бәрәкәтле орлыклар нәтиҗәле тикшеренү юнәлешләрен күрсәтеп кую бар.
Галим хезмәтне документаль мәгълүматлар аерым алганда, революцион дәүләт оешмаларының яңа поэзия формалашуга уңай йогынтысы хакындагы кызыклы материаллар белән ныгыткан.
Китап татар поэзиясендәге бөек яңарыш чишмәләрен ачучы хезмәт буларак кызыклы һәм әһәмиятле.