Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


«Тагын кич...» — диеп офтанма — иртән туар яңа таң!
Исән генә булсын сине тудырган анаң-атаң!
Афәт килеп җилгә очса тир түгеп тапкан малың — бик кайгырма. Исән булсын гомергә дигән ярың!
Кайгы килсә сыгылып төшмә! Ул — бик авыр булса да.
Исән булсын Туган илең — кайтып егылыр бусагаң!
«Гомерләр үтте...» — дип сызма, телгәләп үз-үзеңне.
Гел яшим дисәң, кан чәчеп, таркатма нигезеңне!
Дулкыннар ярсына! Котыра!
Диңгездә кайдадыр һәлакәт...
Ә ярда бер гамьсез талгынлык.
Көн — кояш. Ком җылы, һәм рәхәт!
... Бер читтә өч көчек талаша. Ырылдап тешлиләр бер-берсен. Комлыкта тәгәрәп әйләнгән очкалак каурый-йон өчен...
Чәчәккә кунды бал корты бал өчен.
Чибәрне сөйде яшь егет дан өчен.
Дошманына бал кортының ук хәтәр!
Юхалыкка эремә, егет, шул кадәр!
... Үлән арасында үле корт ята.
Башын игән ирне тик җил юата...
Иделләрдә саллар таралган...
Учак урыннарын ташу юган...
Саф хисләрне еллар талаган...
Иделләрдә саллар таралган.
Бар, син җыеп кара ярлардан!..
Дуслар тыныч: кирәктә дә дәшми. Карап тора, аңлап тора...
... Ятлар сизгер, колак шомартып, ялгышыңны аулап тора.
Ни МӘГЪНӘ?
Ни мәгънә шәп киемнән — аны кем дә күрмәсә?
Ни мәгънә сау тәнеңнән — кем дә кадрен белмәсә?
Ни мәгънә тау менүдән — кем дә сәламләмәсә?
Ни мәгънә эч сереңнән — аны кем дә белмәсә?
Август
Җәй — җәядәй киерелгән соңгы чиккә:
җирдән — күккә,
яшеллектән — зәңгәрлеккә...
Зеңли үләннәр. Дым кимегән саен — авазлар нечкә...
Иртәнге томан сарыла керфекләргә.
Чәчәкләр тулышкан. Таҗларының һәрберсендә — ким дигәндә берәр кояш!
Чалгы кискән җиләкләрдә шәфәкъләр каны.
Балыклар сикереп Иделдә салават күпере ясыйлар.
Игеннәр өстендә — рәшәләрнең саубуллашу биюләре.
... Канат ныгыткан яшь сыерчыклар очышлар ясый кыйбла ягына.
Диңгез комлыгында япа-ялгыз...
Җентекләп, озак карап тордым комның бөртекләренә.
Ә баксаң, аларны юньләп юк икән бит күргән дә!
Гүя үземне таныдым тәңре-Җирнең тәнендә.
Исемнәр генә бүтәнчә: аның — ком, минем — бәндә.
Сурәт
Яшел тугай уртасында күгәрченнәр күл кебек! Пырхылдап күтәрелделәр — ахры, миннән өркенеп. Алкаланып, дулкынланып очалар зәңгәр күктә! Каурыйлары чабак сыман калдылар чирәмлектә...
Яланнарга чыксаң, ялгыз чыкма, дус-ишләрең булсын юлдашың!
... Иптәш булып якты йолдыз янсын, япе-ялгыз калгач бер башың...
Тургай
Бак та уйла: гыйбрәт бу — шагыйрь белән җырчыга! Җыр белән күтәрә Җирне гаугасыз-даусыз гына...
Март. Урманда кыш белән хушлашу
Сау бул!
Сау бул, ак йөзле Кышым!
Каеннарның яшьле күкрәге...
Имәннәрдә ядрә бөреләр
яшел аваз белән пышылдыйлар күк:
«Очрашырбыз кипкән яфрак булгач!
Җилләр белән
карларыңа каршы барырбыз...»
Калды...
Фольклор зкспедициясе истзлеге Римза.
Әрәмәдә аланнар калды. .
Аланнарда баланнар калды. .
Баланлыкта сылу яр калды...
Киткәндә, озатып
офыкта кыр калды...
Күңелдә җыр калды:
«... Төннәр уртасында буй кыз еглый,
үткән эшләренә үкенеп!..»
Бер нәсихәт
Арсландай басып үләндә йөр! һәм лачындай оча ал җилпенеп! Нужаларны күтәр сулар кебек! Хәсрәтләрне йота ал Җир кебек!
Күпме матур яфрак агачта!
Күшеккән кошны ышыклаган яфраклар ямьлерәк!
Күпме чибәр хатын дөньяда!
Бала үстереп сулышкан хатын-кыз чибәррәк!..
Уяну
Сихри төндә йөрдек икәү ак атларда!
Ал офыктай җуйдым сине таң атканда!..
... Ярым айнып төштән, чыксам өй алдына — тышта суык яңгыр ява талгын гына.
оооооооовоооооооое