Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

БЕР КОЙРЫК ТАРИХЫ
ӘКИЯТ
Яшәгән, ди, булган, ди, Тиктормас исемле бер маймыл. Барлык маймыллар кебек, бик тә шат күңелле икән бу. Ләкин ул заманнарны маймыл халкының койрыклары юк дәрәҗәсендә кыска булган. Бервакыт әнисе Тиктормаска шундый вакыйга сейләгән.
Филнең борыны бик бәләкәй, имеш. Көннәрдән бер көнне крокодил моның борынын тешләп тарткан һәм филнең борыны озынаеп калган. Шушы озын борыны ярдәмендә фил бик күп шатлыклы сәгатьләр кичергән.
Моны ишеткәч, Тиктормас елга буена чаба һәм крокодилдан койрыгын озынайтуын үтенә. Ләкин крокодил пырхылдап кына куя. Маймыл үзенең зарын бегемотларга, бүреләргә, юлбарысларга да сөйләп карый. Тик аннан көләләр генә.
Инде кич тә якынлаша, җирне эңгер-меңгер сарып ала. Тиктормасның ашыйсы килә башлый. Шунда ул йоклап яткан арслан янында ит кисәге күрел ала һәм аны әз генә кабып карый. Ит тәмле тоела моңа. Шулай капкалый торгач, ашал та бетерә бу итне. Нәкъ шул мизгелдә арслан уяна да, ит кисәгенең юклыгын күреп, иләмсез тавышы белән үкереп җибәрә. Коты очкан Тиктормас кача алмый кала — арслан аның койрыгыннан эләктереп ала.
Шулай итеп, маймылларның койрыклары озынаеп калган, ди.
РӨСТӘМ ТУМАКАЕ8, Казан шаһәрендаге 28 нче мәктәпнең 6 ичы класс укучысы.
«ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ» ГАЗЕТАСЫ БИТЛӘРЕННӘН
Чәчәкләр, китаплар һәм мин
Иртә-кичен сулар сибәм,
Чәчәк ата гөлләрем,
Шул гөлләрем арасында
Китапка күмеләмен.
Сулар кипкәч—гөлләр үссен,
Китап укып мин үсим.
Гөлләр үсә минем өчен, Мин үсәмен ил өчен.
РЕЗЕДА МОРТАЗИНА,
Пермь олкәсе. Октябрь районы, Енопай урта мәктәбенең VII класс укучысы.
Солдат абыем
Минем абый солдатта — Хезмәт итә еракта.
Көн дә, кайчан кайтыр, дип Карыйм ул киткән якка.
Шинель кигән һәрбер солдат
Абыем кебек көчле.
Каршы алам мин һәрберсен
Үз сеңелләре төсле.
ТАЛИЯ ФӘЕЗОВА.
Аксубай районы. Яңа Дума урта мәктәбенең VI класс укучысы.

БАКА НИГӘ СУДА ЯШИ?
ӘКИЯТ
Әүвәл заманда бака гел җирдә яшәгән, ди. Үзенең бик килешле генә койрыгы да булган. Тыныч кына үз көнен үзе күреп ята икән бу.
Бервакыт, көндәгечә, бака ауга чыгып киткән. Шулай бара торгач — син күр дә мин күр — җан-фәрман кире өенә таба чаба башлаган. Ник дисәң, иләмсез зур бер тау кисәк кенә тирә-юньгә утлы ташлар атарга тотынган. Шунда баканың койрыгына бер таш килеп төшкән дә аны көйдереп өзеп ташлаган. Ул куркуыннан шунда ук су, астына чумган. Шуннан бирле бака суда яши башлаган. Ул кайвакыт төннәрен генә җир өстенә дә чыга икән. Тик балкып кояш чыгуга, теге янартауны исенә төшереп, янә суга чума икән.
ГӨЛЗИРӘ ГАРИФҖАНОВА,
IX класс укучысы. Азнакай районы.
КЫЗЛАР ШАТЛЫГЫ
ХИКӘЯ
Зөлфия үзенә күлмәк текте. Тегеп бетергәч, ул үз эшенә байтак кына сокланып карап торды. Яңа күлмәк, чыннан да, матур килеп чыккан иде.
Кыз үзе теккән күлмәкне киеп көзге алдына килеп басты. Күлмәк аңа шул кадәр килешә ки, ул бөтенләй күбәләккә охшап калган иде. Кыз, үзе дә сизмәстән, бөтерелеп биеп китте.
Аннары ул сөенечен уртаклашыр өчен сабакташ дусты Кифаяларга чыгып йөгерде.
Шатлыктан алмадай кызарып, аларга барып кергәч, ни күрсен?! Көзге алдында өр-яңа күлмәк кигән Кифая басып тора. Күлмәге шул кадәр матур инде! Дусты канатлы коштай менә-менә очып китәр төсле.
Дуслар бермәлгә өнсез калдылар. Беренче булып Зөлфия телгә килде. Ул, соклануын яшермичә: «Килеп керүгә мин сине танымый да торам. Әллә үзең тектеңме? Болай матур итеп тегәргә әниең өйрәттеме?» — Дип, аны сорауларга күмде. «Юк, мин түгел. Авылдан әбием бүләк итеп салып җибәргән, — дип җавап кайтарды Кифая. — Синең дә күлмәгең бик матур, нинди килешле! Әллә үзең тектеңме?». «Әйе»,— дип, Зөлфия ым какты. Аның бу сүзендә чиксез горурлык та, канәгатьләнү хисе дә бар иде. һәм ул бөтерелә-бөтерелә биеп килде дә дустын ■кочаклап алды.
РУШАНИЯ СӨЛӘХОВА.
Арча районы. Иябаш авылы.

Җәйге көн
И җәй көне, гаҗәеп көн!
Киттек, дуслар, җиләккә!
Тулып-тулып кайтсын әле
Кызыл, сары чиләкләр.
Җиләкләрне өзеп алып
Салабыз чиләкләргә.
Чиләкләрне тутыргачтын,
Менәбез тирәкләргә.
Җиләк җыя беләбез! —
Инде кайтып киләбез,
Күзләр төшә гел чиләккә:
Чиләктәге җиләккә.
РУШАНИЯ СӘХӘПОВА,
Түбән Камадагы 5 нче урта мәктәпнең VII класс укучысы.
Уйлану
Йолдыз, йолдыз!
Ачык күзләремдә
Синең нурлар гына чагыла.
Нурларыңа чумып утырам мин,
Төнге күккә уйлар агыла.
Сиңа барып җитәр микән хыял:
Калдырмаска иде ялгызың.
Сиңа якын булыр җир уллары һәм кадерле булыр җир кызы. Бардыр кайнар, салкын
юлдашларың,
Тик аларда йөрәк типмидер.
Бу хыяллар кеше исеменнән Йолдызларга менгән
илчедер...
ГӨЛШАТ НОГМАНОВА,
Башкортстандагы Благовар районы, Кашкалаша урта мәктәбе укучысы,