Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Песи
Тотып алса чебенне, Өстәл астына кертә, һәм шунда нишләтәдер? — Авызын чәпелдәтә.
Муены турысындагы Мамыгы ап-ак аның. Мин аны шуңа күрә «Муйнак» диеп атадым.
Бар минем бер песием — Кечкенә, йомшак үзе.
Ялт та йолт итеп тора Аның очкынлы күзе
Бер чебен күрде исә, Артыннан куып китә.
Әгәр тота алмаса, Мыекларын селкетә.
Оч син, кошчыгым!
ЗӨЛФИРӘ ТӨХФӘТУЛЛИНА. Чистай районы, Гаделша сигезьеллык мәктәбенең алтынчы класс укучысы. Тышта салкын кыш: Песнәгем кереп, Агачлар шартлый... Сары песнәгем Оясын тапмый. Канатын какты. Икмәк вакларын Бик тәмләп капты. Килде ул якын Минем яныма, Үзенчә ымлап Нидер ялына. Күп тә үтмәде, Көннәр җылынды. Минем кунагым Тәрәзгә кунды. Керергә тели Бу өебезгә. — Әйдә, алайса, Кер, — дидем, — безгә! Оч син, кошчыгым, Иркен кырларда, Аяз күкләрдә, Рәхәт дөньяда!
РӘМЗИЛ ХӨСӘЕНОВ.
Башкортстандагы Тәтешле районы. Бүлкайпак сигезьеллык мәктәбенең 4 нче класс укучысы.
Сеңлем Гөлүсә
Минем сеңлем Гөлүсә
Ел да бер яшькә үсә.
Бертуктамый сөйли ул,
Үзе бик күп белми ул.
Песи белән дә уйный,
Әлифбаны да укый.
Биеп тә ала шунда,
Мин көлсәм, көлә ул да.
Нәни генә куллары
Тик тормый һич кенә дә.
Рәсемнәр ясарга ул
Өйрәнә кечкенәдән!
ГӨЛСИРИН ИЛЬЯСОВА,
Чувашстандагы Батыр районы. Чкалов сигезьеллык мәктәбенең 3 нче класс укучысы.
Минем якын дустым
Минем бик күп дусларым Кызлардан, малайлардан. Хатлар да язар алар Миңа әллә кайлардан.
Минем тагын бер дустым —
Казан дигән җирләрдә.
Айга бер күрәм аны, Ул кунакка килгәндә.
Сез беләсездер аны,
Ул бит «Ялкын» журналы!
Матур-матур шигырьләр,
Җырлар алып килә ул.
Укып һич тә туялмыйм,
Көн дә килми нигә ул?!
ФЛЕРА ГАБДРАХМАНОВА,
Мари АССРдагы Бәрәңге районы. Куян урта мәктәбенең 4 нче класс укучысы,