Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Казаннан китәр алдыннан
Самотлорда туй
Түгәрәк күл тирәли юл, Тимер бетон җилкәсе. Оператор кызга бүген Балдак биргән иркәсе.
Була ул һәрбер сөюнең Уңышы, алкышлары.
Самотлорда кунак түгел Яшьлекнең аккошлары.
Киләчәккә кемнең барыр Уллары, оныклары?! — Себере булган халыкның Киң, иркен офыклары.
Әкиятләрнең чынбарлыгын Сөйли заман, сөйләсен!
Самотлорны әйләнәләр — Хет кем кенә өйләнсен.
Чаптар атлар кебек җилгер ««Жигули» дә «Волга»лар. Ялларында төрле тасма һәм антенна-колгалар.
Заманача, чорга тиңдәш Яшьлек бизи юлларын. Самотлорны түгел, гүя Әйләнәләр җир шарын...
Түгәрәк күл тирәли юл, Тимер бетон җилкәсе. Әйтерсең лә Самотлорга Балдак биргән иркәсе.
rzzzzzzzzzzz.
... Үпкәләрсең дип уйламыйм. Йөрәгеңә барсы сыяр.
Идел, Кабан буйларында Төннәремнең яктысы бар.
Сүз кирәкми, бар да калсын Үткән көннәр файдасына. Китәм сабый җаным алып Ялгызлыкның тайгасына.
Казандагы топольләргә Себер җиле хәбәр иткән: Мин утырткан каенкаем Мине сагынып җырлый икән.
Бәлки әле сүнмәгәндер Ягып киткән учагым да, Атлар кешни төшләремдә. Төнге болын кочагында.
Рәшә түгел, мираж түгел, Әллә минем Сопра микән? Иртеш ага күзләремдә. Тел төбемдә суы кипкән.
Ак нурлары юлларымда, Анда мине көтә таңнар... Саубуллашмый китәм, Казан, Җырларымның киләсе бар.