Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШҮ


выл егетләренең тулысымча үз күңелләре иркендә калып, бөтенләе белән үз эчләрендәге моңга бирелеп, онытылып җырлап йөргән кичләре була. Караңгыга төренгән авыл өстендә барлык көйләрдән моңлырак, ягымлырак— тыңлап торучының җанына үтә якын, кадерле җыр яңгырый. Ул җырда — бернидән тарсынмый, кыенсынмый ачылган кеше күңеле, тирәнлек, серле аһәң. Ул җырда — кешенең тулысы белән җырга түгелүе, үзәкләрне өзәрлек моңга әверелеп яшәү хасияте була...
Бу җыр — авыл тормышының күңелебез түрендә бик озак вакытлар яңгырап торачак, гомер юлы буйлап озатып барачак кадерле Һәм сагышлы авазы. Бу җыр — безгә юлыбызда дөрес юнәлешне сиземләргә, эшләребезнең һәм омтылышларыбызның намуслыгын, ихласлыгын, турылыгын чамаларга мөмкинлек бирә торган ышанычлы аваз.
Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең «Моңнарым» исемле китабын укыганда, мин әнә шул авазны ишеттем кебек.
Поэзия илендә бүтәннәргә охшамаска, үзен башкача тотарга теләүче шәхесләр дә очрый. Алар үзләрен реаль тормыш эчендә, язмышларының катлаулы хәрәкәте эчендә итеп түгел, ә тормыштан һәм язмышларыннан өстәрәк, югарыдарак итеп тоялар Әмма шагыйрь шәхесенең әнә шундый «югарыдагы» халәте, аның тормышта табигый әгъза булмавы (яисә була алмавы) аның поэзиясен тере яшәешнең бихисап җепләре, ачык нервлары белән бәй-ләнештән мәхрүм итә. Әлеге шәхес үзенең табигый яшәешеннән ерагая ул үзенең тормышта көчле дә һәм бер үк вакытта көчсез дә икәнен, барысын да белүче дә һем шул ук вакытта бөек Чынбарлык каршында үтә беркатлы да булган Кеше икәнен, бары тик кеше генә икәнен оныта. Бу шигърият эчен — кеше күңеленең бердәнбер табигый һәм ирекле яшәеше өчен һәлакәтле хәл. Ул шагыйрьнең иҗатында тарлык, берьяклылык тудыра.
Кил. минем киләчәгем.
Син — мимем күрәчәгем;
Яначагым, кеячәгеч.
Утларга керәчәгем.
Гәрәй Рәхимнең «Кил, минем киләчәгем» шигыре аның бөтен иҗатына хас сыйфатны ача кебек. Андагы сыман, шагыйрьнең уңышлы килеп чыккан бүтән әсәрләрендә дә — эчтә, тирәндә көчле хис дәрьясы ташый. Ул һич нәрсәгә баш бирми — шаулап. ашкынып, ярсып ага. Аның хәрәкәтен, җанын шигырьнең беренче сүзеннән, интонациясеннән үк сизәсең, табасың. Ул агым укучы аркылы, рентген нурлары агышы сыман, тавышсыз-тынсыэ үтә. Әмма ул күңелеңдә җыелган, тупланган барлык кичереш, хис дулкыннарын куптарып, уз стихиясенә ияртеп, синең рухыңны, җаныңны тетрәндереп уза. Син ул агымның үз эчеңнән давыллап акканына көч-хәл белән түзеп торасың. Ул өянкеләрне күтәрел китәргә теләп дулаган җәйге җил сыман, аякларыңны җирдән аерып, үзе белән каядыр югарыга алып менеп китәр кебек...
Гәрәй Рәхим иҗатының иң яхшы әсәрләреннән сайланып тупланган «Моңнарым» китабында кеше күңеле кичергән әиә шундый рухи давылларны күп очратасың.
Мин авылга кайткач, ялгыз гына Чыгамын да ындыр артына. Каралтылар ышыгына кереп . Тынып калам.
Минем каршыга
Мия балакай чакта уйнап Йорга» Сукмак кял» нәни инештан
I >бый чаклар* Тагып сетта яплдем Яшеренеп кенә дус-иштан.
Mima монда жайты сетнек белая. Карт авылым монда, үз күтем Бер ялгытым гына, яшеренеп. Бер елармын, ахры, мин бүгеи һам елыйм мии. Ялгыт рәхәтлектән. Сабый чаклар хагирасемнәи
А
Каралтылар белән бергә елыйм. Үксеп-үксеп елыйм һәм каләм.
Безнең чорда сабыйлыкка кайту. ЕЛЫЙ белү оят санала.
Җитдилек һәм салкын канлылыкны Яратарак төшә замана.
Дусларымнан яшереп ничә еллар Җыеп Лөргән татлы күз яшен Рәхәтләнеп түгәм! һәм уйлыймын:
Елый беләм — димәк, мнн яшим!
Бу шигырь әйтерсең алда әйтелгән фи-керләрне ачыклый төшү өчен махсус язылган. Минемчә, бу шигырьдә бүгенге поэзиянең туу, шытып чыгу җирлеге ачыла. Ул җирлектә барган нечкә көрәш мизгелләре күзгә чалына...
Әлбәттә, гомумирәк алып караганда моннан мең еллар элек булган кебек, хәзер дә шигъриятнең туу җирлеге бер генә: ул тормышны гаять нечкә, тирән тоеп яшәүче шагыйрь кешенең күңеле. Шигырьләр — әнә шул үтә сизгер күңелнең дөнья тибрәнешләренә җавап реакциясе. Чын, җитди шагыйрь, ул һәрчак үз күңелендәгене җырлый, үз йөрәгендәгеме көйли. Әмма бу очракта Г. Рәхимнең әлеге шигырендә яң-гыраган бер фикер безне уйланырга мәҗбүр итә. Ул: «Үзем уйлыйм: ярый әле ди- мен, еракта мин шәһәр, дуслардан. Мескен хисләр, диеп, юкса алар көләр иде минем елаудан»,— ди. Шагыйрь шигъриятнең үсү, үсеп китү юлындагы иң беренче каршылыкны тотып алган.
Шагыйрь өчен иң мөһиме — һәр җирдә һәм һәркайда, һәркем белән чын булу, кичерешләренә тугры калу. Бу — шагыйрьнең бүгенге тормышта тапкан дөрес һәм ышанычлы юлы. Сыналган юл. Ләкин һаман да шомармаган, тигезләнмәгән, бару өчен җайлашмаган юл. Әнә шул ихласлык юлы шагыйрьне туган авылына, гомеренең гүзәл чагы үткән иң матур дөньяга алып кайткан. Ләкин хәзер инде аңа ул дөньяда бик-бик ямансу, бик-бик моңсу... Нишләп икән?.. Бәлки шагыйрь монда кайткач үзендәге әнә шул идеаль матурлык белән мәңгегә хушлашкан, аның белән мәңгегә ташлашкан булуын әрнеп кичерәдер. Бәлки аның биредә, искә төшкәч күздән яшь китерә торган хатирәләре бардыр... Әйе, барысы да мөмкин. Болар — безгә таныш тойгылар.
Шулай да төп игътибарны башка фактка юнәлтәсебез килә. Без. кадерле урыннарга кайткач, күңелебезнең үткәндәге кичерешләренә, шул нечкәргән халәтенә хәзер ни дәрәҗәдә тугры калабыз? Аңа хәзер дә якын була алу көчебездән киләме? Биредә менә шунысы мөһим. Шагыйрь күңеле бу очракта бездән әнә шул көче белән аерылып тора бугай. Ул (күрәсең, үзенең саф-лыкка, ихласлыкка якынрак булуы, яши- яши аннан ераклашмаганлыгы аркасында) дөнья белән иң якын һәм тыгыз контактка керә ала, хәзер дә үткәннәре белән бер булып яши ала. һәм шушы кадерле мизгелләрнең бөтен нечкәлеген тасвирлаган, кешеләр өчен бик кадерле булган шигырьләр туа...
Шагыйрь үз туфрагында басып тора. Ул күңеле белән, кешелеклелек дигән киң җирлек аша, укучылар күңеленә һәм шигърияткә тоташкан. Чын шигърият бары тик өнө шулай гына туа һәм яши ала!
Шагыйрь күңеле — бик нечкә, үтә дә нәзек үсенте ул. Ул һәр тибрәнешкә, һәр авазга сизгер. Әгәр дә ул үзенең төп объектын, кеше җанына игътибарын югалтма- са, шау-шулы, ыгы-зыгылы заманнарда да яши һәм җимешләр бирә. Бары тик иң төптәге катламнарга үтеп керә алуы гына кирәк икән. Әнә шул процесста үзе өчен ят, буш, ашсыз катламнарны үтеп китә алуы кирәк. Шулай булганда гына шигъри әсәр укучыны дөньяның иң тирән төпкеленнән табылган кадерле җәүһәрләре белән сокландыра аладыр. Халыкка һәм аерым кешегә кирәкле шигърият шул рәвешчә яши. һәр заманда, һәр чорда ике төр кешеләр бер-берсеннән үтә нык аерылып торган-нар. Берәүләр әзер кагыйдәләр, билгеле фикерләр һәм ачык яшәү яссылыгында тыныч кына, «йокыга талган гүзәл акыл» белән, үз фикерләрен әнә шул билгеле бер кысадан читкә чыгармыйча яшәгәннәр.
Шул ук вакытта һәр заманда кешеләрнең фикри дөньясын зурайту, кешенең яшәешен матуррак итү, аңарга күбрәк матурлык бирү, аны сокландыру өчен тырышучылар булган. Алар кешеләр ияләнгән киртәләрне җимерү яки аларны алгарак, ераккарак күчерү турында уйлаганнар. Ан- дыйлар аша кешелекнең иң тирән катламнарга киткән үзәк тамырлары үтә, алар — кешелек агачының иң саф һаваны алып бирүче беренче ботаклары. Үткән заманнардан безгә кадәр килеп җиткән олы сәнгать әсәрләре, беренче чиратта, вакланмаган, таркалмаган, шәхесен, эш юнәлешен дөньяның вакытлы җилләре уңаена борга-ламаган, үзенең кешелек үзәген кайчан да саклый һәм үстерә алган өнә шундый керсез йөрәкле кешеләрнең күңел һәм акыл җимешләре алар. Бүген без аяк астыбызда намуслы, ныклы һәм ышанычлы җирлек тоябыз икән — ул аларның гомерләре көче белән хасил ителгән бәрәкәтле туфрак, һәм анда, ул туфракны тагын да баету өчен яңа үсентеләр тагын шытып килә, борын төртеп, үсеп килә...
Әйе, һәр чор катлаулы. Ләкин безнең чор тормышы башкаларга караганда да үзгә һәм катлаулы. Андагы кискен давыллар саны гына да бүтән гасырлардагыдан чагыштыргысыз дәрәҗәдә күп һәм алар янына куеп та булмастай көчле.
Безнең чор—егерменче гасыр — иң башта үзенең төп сыйфаты: кешелек җәмгыятенең беренче мәртәбә бөтенләй яңа төрле, принципиаль рәвештә үзгә булган тормышка — озак еллар буе хыялында йөрткән социализмга аяк басуы белән башкалардан нык аерылып тора. Андый яшәүгә кешелекнең торган саен күбрәк өлеше аяк атлый бара. Бу сыйфат — безнең гасырны башка барлык чорлардан принципиаль рәвештә, чагыштыргысыз дәрәҗәдә үзгә итеп куя.
Шуңв бәйле реаештә кеше зур социаль һ»м психологик каршылыклар белән очрашты, аның шәхси яшәеше моңарчы башка чор кешеләрендә күзәтелмәгәнчә кискен катлауланды. Безнең гасырда кешелеккә никадәр сугыш, кан кою, күпме җаннарны югалту трагедиясен кичерергә туры килде. Гасырның беренче яртысында ук ике мәртәбә бөтендөнья сугышы! Кеше шәхесе өчен никадәрле тетрәнү, рухи һәлакәт һәм авыр яра! һәм хәзер кешелекнең яңадан гаять четерекле, куркыныч хәлдә калуы — җңр тарихында әле моңарчы беркайчан да булмаганча, бөтен кеше-лек тормышының язмышы кыл өстендә ropy яңадан психологик киеренкелек тудырды. Әле моңарчы, зур җимергеч көчле атом һәм башка кораллар табылганчы, кешелек үз тарихында мондый четереклелек, дөньяның кыл өстендә торуы белән очрашкан, андый олы трагедия булу мөмкинлеген кичереп караганы юк иде.
Егерменче гасырны нык үзгә иткән еченче сыйфат, шулай ук тарихта әле моңарчы күрелмәгән күренеш — фән-техника революциясе. Бу революция иң элек кешене чолгап алган тормышның барышын, аның рәвешен, тизлеген үзгәртә. Кешенең яшәү тирәнлеген бүтән төрле итә. Бу революция кешене зур мөмкинлекләре белән кызыктыра, һәм аның күп омтылышларын үзенең реаль мөмкинлекләре белән ирек сездән каршылыкка кертеп, алар арасында төрле дәрәҗәдәге килешмәүчәнлек, берберсең кире кагу көчләрен дә тудыра.
Кеше үзенең олы ышанычын табарга тели, ул үз-үзенә ныклап ышанырга тели Үзенең көченә, олылыгына, табигатьтәге чын бөеклегенә. Әнә шул ышанычка илтү юллары хәзер кешелек рухы тарафыннан ззләнелә, сынала, тикшерелә.
Шигърият, кеше күңеленең иң актив яшәеше булып, әнә шул эзләнүләрнең ал дыида атлый. Ул тормышның яңа ситуацияләрендә кешенең үз юлына, үз асылына тугры калган хәлдә яши алуын тәэмин итәргә омтыла.
Шигърият бүгенге кешегә дөрес яшәү юнәлешен ничек күрсәтә ала соң? Әнә шул «ничек»кә җавап бирү өчен шагыйрь Гәрәй Рәхимнең тагын бер шигырен укып үтик. Ул «Сабырларга» дигән әсәр.
Яратам мин сабыр кешеләрне - Зур кораблар кебек, алар һаман Тормыш давылларын ерып бара Максатлары кушкан якка табан. «Sos» Маякларын дулкын капласа да Сабырлыктан алар ялыкмыйлар Корабларын давыл сытканда дл. • Sosa бирергә артык ашыкмыйлар
Зур максатлар ачсн җаннарына Алсалар да күпме авыр яра. - Шырпы кебек чәчрәп кабынмыйлар. Алар домна кебек салмак яна
Күңелендәгене укучыга җиткерү өчен шагыйрь зур кораб образын ала. Зур кораблар, бер карауга, чыннан да, сакмак кебек, ләкин алар зур суларда, кечле да выллар кичеп йәзәләр. Кораб — ныклык. тукталмый алга бару, төп юлдан тайпылмау билгесе кебек. Кораб тышкы күренеше белән дә саф олылыкның гәүдәләнеше, символы кебек. Образның мен» шушы сыйфатлары шигырьнең укучы күңеленә үтеп керүенә ярдәм итә. Үзе бик үк сабыр булмаган кеше дә, бу шигырь тудырган поэтик һаваны сулап алгач, әйләнә-тирәсендәге андый кешеләргә дикъкать белән карый. Шигырьдәге «домна кебек салмак яна» дигән сүзләр аның хәтеренә еш төшә, шагыйрьнең ■тик битараф түгел, мәҗлесләрдә бәйрәм итсә купшы фразалар» диюе аны күп нәрсәләргә күңел күзен киңрәк ачып карарга мәҗбүр итә. Шулай итеп, шигырь аерым кешеләрнең үз-үзлөрен тотышла-ры, аларның дөньяга мөнәсәбәтләре аша зур тормышка үтеп керә. Анда кешелеклелек дигән олы байлыкка өстәлә.
Шагыйрьнең «Бәйрәм көткәндә» дигән шигыре, исеменнән үк аңлашылганча, кешенең тантана итү мизгелләре турында. Ләкин ул да җитди мәгънәгә ия. Чөнки анда да без бүгенге шигъриятнең яшәү җирлеген, аның туклану туфрагын, ягъни заман шагыйре җанының талпынышын, шагыйрь йөрәгенең тибешен тоябыз.
Шундый бәйрәм килер бүген беэгә. Бет шатлыктан җырлар җырларбыз. Тәрәзәне ачып куярбыз да. Тенге серле өнне тыңларбыз
Беренче юллар ук безне шагыйрь күңелендәге ярсулы хисләрнең көчле дулкынына китереп кертә. Соңгырак юлларда беренче дулкын биргән тәэсир тагын да үстерелә, көчәйтелә, укучы шагыйрь йө рәгенең тибешен тоя башлый. Шагыйрь йөрәге сүзләр дулкынын тудыра һәм аларны үзенең тибү ритмы белен безгә тыныч ярдагыларга җибәреп тора. Без һәр шигъри юлны, һәр яңа дулкыниы кабул иткән саен ул вулканның яшәешем ныграк аңлый барабыз, аның яңа халәтләрен күреп алабыз «Шәраб исен иснисе дә килмәс, татлы хисләр безне исертер Язгы дөнья ачык тәрәзәдән безгә җылы җилләр китерер» Шигъри юллариың һәрберсеннән беэгә шатлыклы кичереш килә. Без ирексездән шул диңгезгә кереп үк китәбез. Дөресрәге, ул безне үз зченә ала Без, бәтен барлыгыбыз белән аңа кушылып, аның яшәешен кичерә башлыйбыз
Ул дулкыннар безне ничек алай үз стихияләренә алып кереп китә алдылар соң? Бездән көчлерәк булып чыктылар? Төп хикмәт — ул дулкыннарның эчендә безгә якын һәм кадерле көч яшәүдәдер, без рухыбыз белән шуңа таба тартылганбыздыр аларга якынлашырга телибездер. Биредә ул серле көч, мөгаен, мәхәббәтнең бөеклеге, шул бееклек тәэсиредер. Тагы шунысы бар. ул юллар бик табигый, кешегә бик якын интонациядә бирелгәннәр. Шуңа күрә аларны кабул итүдә бернинди кыемлык, каршылык килеп чыкмый.
Шундый бәйрәм «илер бүген безгә —
Котылырбыт гайбәт, үчләрдән Сайкемле һәм җайлы булыр хәаья Безнеп татлы, рәхәт хисләрдән
Шигырьдә, күргәнебезчә, тасвирлау чаралары юк диярлек. Ул кешеләрнең эчкерсез, гадәти сөйләшүләре кебек — гади генә. Гәрәй Рәхим гомумән шигьрияттә тышкы элементларга, форма мәсьәләләренә артык зур игьтибар итми. Ләкин шигырь безгә зур бәхет мизгелләре алып килә Чөнки ул безне өскәрәк, яктыгарак, биеккәрәк күтәреп ала һәм дөньяның киңлеген, матурлыгын мулрак итеп күрсәтә.
Шагыйрь Гәрәй Рәхим поэзиясенә күңел киңлеге, бөтенлек, олы җан булып яшәүгә омтылу хас. Аның шигырьләрендә кеше үзен бөтен тирәнлегендә ачып, ачы- лып-түгелеп яши. Анда хис. кичереш үзенең бар реальлегендә, катлаулы чынлыгында ачыла.
Гәрәй Рәхим ижатының сыйфаты хакында уйлану уңае белән, мин күл кенә яшь шагыйрьләрнең үз әсәрләрендә тышкы факторларга шактый зур әһәмият биреп тә. тагы да кирәгрәк бер нәрсәне күздән ычкындыргалау очраклары турында әйтергә телим, һәм аны әйтү, нәкъ менә биредә. Гәрәй Рәхим иҗатындагы олы җанлылык, киң күңеллелекне билгеләгәндә урынлы булыр кебек. Бу мәсьәләгә тукталып үтү безнең язмабызның исеме белән дә — бүгенге шигъриятнең кешелеклелек өчен барган көрәшен күзәтү белән дә аклана сыман. Күп кенә яшьләрнең укучыга тәкъдим итә торган шигырьләрендә ритм-рифма да әйбәт, кызыклы һәм истә калырдай поэтик детальләр, образлар да бар. Ләкин әнә шул шигырьнең бер җан булып иркенләп яшәве сизелми. Күрәсең, бу авторлар әле дөньяны шактый өстән, җиңелче генә күрә һәм тоя. Хәзергә әле ул дөньяның кинлеген үз күңеле белән, үз тәҗрибәсе белән татый алмаган Киләчәктә язмыш аңа мондый хасиятне бирерме, юкмы? Бу — кулына каләм тоткан һәр кешенең язмышын хәл итә торган олы мәсьәлә.
Әнә шул бәхетле баскычка күтәрелгәнче күп кенә яшьләрне бер чир аптыратып ала. Аны кыскача гына' позалар белән мавыгу дияргә мөмкиндер Позалар... Шигърияттә һәм гомумән тормышта үзеңнеке булмаган ниндидер бер кыяфәт, ят рәвеш алырга тырышу.. Бәлки ул кайдадыр үзен-нән акыллырак кешенең сөйләвенә. фикерләү манерасына, үз-үзен тотышына сокланып калгандыр, үзе дә шуны кабатлый башлагандыр. Ләкин моның иҗат кешесе өчен нәтиҗәсе начар. Теге яисә бу позаны алу белән иҗат кешесе табигый үсеш юлын югалта. Шуңа күрә позалар яшь кеше өчен аеруча куркынычлы, хәтта һәлакәтле нәрсә. Ул — диңгездәге кораб өчен юнәлешне югалтып, матур, әмма сай култыкка ки-леп керү сыман.
Иҗат кешесе өчен, әлбәттә, иң ышанычлы юл ул — табигыйлегеңне, үз асылыңны югалтмау, аны саклаган хәлдә үстерү, аңа тугры булу.
Шагыйрь Гәрәй Рәхим поэзиясе, иң беренче чиратта, кешенең әнә шул сыйфатына, табигыйлегенә таянганда нинди матурлыкларга, нинди җитдилеккә ирешә алуына бик ачык мисал булып тора.
Шагыйрьнең дөнья, тормыш белән нинди мөнәсәбәттә булуын түбәндәге юллар да ачык билгели төсле:
Дөньяда ничә мизгелгә
Әҗәткә алган көем! Китәсең кире дөньяга. Сүзләрдән киеп кием.
Биредә шигъриятнең мәгънәсе дә объектив рәвештә дөрес билгеләнә — «әҗәткә алган көем!» Бу сүзләрдә иҗат өчен тормышның төп чыганак, нигез булуы да, поэзиянең реаль яшәештән килеп чыгуы да һәм иҗатның тормыш өчен бик кирәкле икәне дә чагыла. Шагыйрь җанының тормыш каршындагы олы җаваплылыгы да гап-гади һәм чын хакыйкать итеп әйтелгән. Чөнки, әҗәткә алган кеше ул җаваплы була. Шигъриятнең дөнья белән катлаулы бәйләнеше бу әсәрдә тагын да ос- тарак тотып алынган.
Гәрәй Рәхим китабында уңышлы гына кыска шигырьләр дә байтак. Ләкин үзләренең мәгънә зурлыклары, биргән тәэсирләре ягыннан алар һич тә әлеге көчле кичереш шигырьләреннән ким түгелләр. Аларда гадәттә салмаграк агыш, саллы-рак сүз, кыскарак интонация була. Ашыкмый торган, гап-гади. бераз гына кырыслана төшкән шигъри атмосфера сизелә, Менә шундыйлардан берсе:
Гг.т хлве<1> белән кетам сөюне
Хәрби аэродром һөҗүмгә киткән Самолетларын көткән шикелле.
Монда инде ярсу хис акмый, укый башлагач. безне көчле стихия үзенә суырып алмый. Бер психологик халәт кенә тасвирлана. Ул халәтнең сиңа бар нечкәлеге, чынлыгы. бөтен төсмерләре аңлашыла. Шигырьдәге «гел хәвеф», «хәрби аэродром», «һөҗүмгә киткән-, «самолетлар» дигән сүзләр һәрберсе күңелдә зур киеренкелек, психологик тыгызлык хасил итәләр. Әлеге үтә җитди сүзләр шагыйрьнең сөюгә ихлас һәм тирән өметләр белән каравыннан. Бу да шагыйрь натурасының аерылгысыз бер сыйфаты.
Кыр өстеннән көтү-көтү тузганаклар
Очып бара кошлар киткән якка таба
Дүрт юллык шигырьдән бер өзек. Ә шигырьнең исеме — «Өмет». Күрәсезме, өмет шигырьдә ничек ачыла: тузганаклар да кошлар артыннан юлга чыкмакчылар... Нинди чагыштыру — кыска гомер һәм озак яшәү матурлыгы, өмет һәм реаль чынбарлык. бер мизгел һәм алдагы киләчәк. Дүрт юллык шигырьгә барысы да сыйган. Иң әһәмиятлесе, бү күренешнең чынлыгы бөтен тамырлары белән сизелеп тора.
Гәрәй Рәхим иҗаты безгә, укучыларга, чын поэзия тамырларының тагын берсен ачып бирә. Ул — гади яшәешкә игътибарлы булу, аны тоеп һәм сизеп тору. Әнә шунда инде синең натураңның кем икәнлеге ачык сизелә. Син ул гадилектә нәрсә тоясың, нәрсә аңлыйсың? Әгәр дә син үзең бик примитив шәхес икән — синең
ечен ул термышта бер нәрсә дә булмас. Үз эчеңдә зур гарасатлар, кичереш давыллары бара икән — ул чагында син әлеге гап-гади тормыштан үэ күңелеңә килеп ялганган меңнәрчә, миллионнарча җепләр табарсың һәм язганнарыңа ирексездән шуларның авазы килеп керер — син үзең- нән-ү^ең әнә шуларның моңлы яңгырашын җырларсың. Ул җырлар — синең үз күңелеңнең ихлас тавышы булыр. Синең җырларың әнә шуларның икесен тоташтыручы моңлы бер нечкәлек, булыр.
Кыскача нәтиҗә ясап әйтергә кирәк булса, без ул иҗатның иң беренче сыйфаты итеп, мөгаен, табигыйлеккә нигезләнгән кешелеклелекне атар идек. Шуннан килеп деньяны, тормышны тою тулылыгы, тирәнлеге дияр идек. Шагыйрьнең тагын башка үзенчәлекле якларын саный башласак — шигырьләрендәге көчле хис ташуын, аның өстенлек итүен, шигъри әсәрнең укучыга шул халәт аша тәэсир итүен күрсәтер идек, һәм яңа сыйфатлар итеп, шагыйрьнең тормышны тоташтан шигърият итеп тоюын, бөтен вакыйгаларда, фактларда аның өоехя күрүен әйтер идек. Без укыган «Моңнарым» китабымдагы һәр шигырь — әнә шул җанның чагылышы һәм аның яшәү мизгеле...
Гадәттә, шагыйрь үэсиоң шигырьләрен кешеләргә юллагач — балаларын еракка озаткан ана кебек — елар өчен борчылуда, уйда кала. Ул алармы ң иисән-сау барып җиттек» дип хәбәр бирүләрен көтә. Шигърияттәге табигый моңлылык — уку-чыларга бик кадерле. Ул моңлылык — ке- шелеклелекнең аерылгысыз юлдашы. Кешенең табигыйлегенә, аның күп еллар буена тупланып килгән матурлыгына терлечә хилафлыклар ешаеп киткәндә, ул безгә тагын да кирәгрәк. Чөнки андый хәлдә табигый моңлылыкка нигезләнгән шигърият кешене яклаучы, аның өчен көрәшче бу-лып кала. Бу мактаулы вазифа — кешенең табигый асылындагы байлыкларны яклау һәм саклау миссиясе—шигъриятнең үзе өчен дә төп үсү юнәлеше, үзәк һәм иң мөһим булган, бердәнбер юл. Аңа зур перспективалар ача. олы табышлар китерә торган юл. Бу юл — кешелеклелек өчен көрәш юлы.
II.