Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕРАКТАМЫ, ЯКЫНДАМЫ?


ллө кайчаннан бирле эленеп тора инде сыңар бияләй өрәңге ботагында. Юл буйларын көрт күмгән көннәрдә узгынчыларның иңбашларына тияр-ти- мәс тирбәлеп кала иде ул. Хәзер урамнар кардан арчылды. Бияләй күзгә күренеп биегәйде.
Тәрәзәдән карап утыра торгач, үзе өчен кызыклы бер яңалык ачты Илгиз: агач, ботагындагы бияләйгә бала-чагалар, кызлар, егетләр һәм әти кешеләр бөтенләй диярлек игътибар итмиләр. Әниләр генә... Кызларын яисә улларын җитәкләп, биек йортлар эргәсеннән салмак кына атлаучы әниләр генә... өрәңге төбенә килеп туктыйлар да теге яктан карыйлар бияләйгә, бу яктан... Мондый чакларда һәр әни янындагы баласыннан: «Синеке түгелме?!» —дип сорый сыман тоела Илгизгә.
Ә бит өрәңге ботагындагы бияләй Илгизнеке. Моны берәү дә белми. Илгизнең әтисе дә, әбисе дә белми. Илгиз хәтта үзеннән дә яшерергә тырыша бияләйнең үзенеке икәнен.
Шулай бер вакыт чана шуганда Фирүзәнең елап торганын күрде малай. Күрде дә юату нияте белән баштанаяк карга буялган Фирүзәгә якынрак елышты. Ә-ә-ә! Әнә эш нәрсәдә: әнисе орыша икән Фирүзәне. Фәлән дә фәсмәтән, ачык авыз, ди, кулайсыз, җебегән, ди. Борынын тарткалап, Фирүзәне кызганып торганда, төшенеп алды Илгиз: сыңар бияләен җуйган икән Фирүзә. Шуның өчен дөнья бетереп битәрли икән аны әнисе.
Фирүзәләр кайтып киткәч, кар өемнәренә типкәләп, югалган бияләй табылмасмы дип, байтак өметләнеп йөргән иде Илгиз ул чакта. Әмма бияләй табылмады. Шунда өметле уй янына сөенечле уй да килеп өстәлде: кара, Илгизнең үз бияләйләре дә нәкъ Фирүзәнеке төсле ләбаса. Аннан соң Илгизнең күн бияләйләре дә бар. Кыскасы, әтисе белән дә, әбисе белән дә киңәшмәде Илгиз — мәсьәләне үз белдеге белән хәл итте дә куйды.
Илгиз чыгарып ташлаган сыңар бияләй берничә көн Фирүзәләр тәрәзәсе каршындагы сукмак буенда яртылаш карга күмелеп ятты. Ләкин аңа караучы №. орынучы да булмады.
Бер көнне кичкырын Илгиз бәхетсез бияләйне Фирүзә йөри торган сукмакка куеп калдырды — иртәнгә кадәр, аннары иртәдән кичкә кадәр яткан урынында ята бирде бияләй. Берничә көннән Илгизгә үз бияләе бик кызганыч булып тоелды. Карга катып, бозланып беткән бияләне ул өйгә алып кереп җылытты, киптерде дә Фирүзәләр йорты каршындагы өрәңге ботагына чыгарып элде.
Әнә шул көннән бирле ботакта тирбәлә дә тирбәлә сыңар бияләй.
Дөрес, апрель урталарында — күләгәле урыннарда кар атаулары агарып ята иде әле — Фирүзә дә тотып карады бияләйне. Әнисе алып бирде аны Фирүзәгә. Илгиз, тәрәзә рамына ябышкан көе «нәрсә була инде?» дип уйлый гына башлаган иде — Фирүзә нидер әйтте дә, тегеләр бияләйне үз урынына элеп, ипи кибетенә таба киттеләр. Бер-бер- сенә карап, сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә киттеләр. Илгиз, тырнак очын тешли-тешли, алар кибет артына кереп күздән югалганчы, артларыннан карап калды.
Әллә үзен, әллә бияләен кызганып елады инде Илгиз ул көнне. Үзе, еламый.м-еламыйм, дип уйласа да, яңаклары буйлап тәгәрәгән кайнар тамчылар, елыйсың-елыйсың, дип үртәделәр аны һәм тагын да ныграк елыйсын китерделәр.
Илгизләр дә шулай җитәкләшеп йөрерләр иде микән әнисе исән булса. Илгиз әнисен бөтенләй хәтерләми. Үлгән Илгизнең әнисе. Авырган да үлгән. Әбисе дә, әтисе дә әйбәт инде әйбәтен Илгизнең. Беркайчан да нахакка рәнҗетмиләр аны, җил-яңгыр тидермиләр. Аннан соң «үлгән» дигән салкын сүз белән ахырынача килешеп җиткәне дә юк әле Илгизнең. Ничек инде «үлгән?» Олы кешеләрнең әниләре үлә. Ә Илгиз бөтенләй кечкенә бит әле. Юк, үләргә тиеш түгел аның әнисе!
Янында әнисе булса, бияләй турында әйтер иде микән Илгиз аңа? Әйтмәс иде, мөгаен. Әниләр алар усал була торганнардыр, ахры. Әнә бит теге чакта бияләен югалткач, Фирүзәне ничек орышып ташлады әнисе. Аннары урамга уйнарга чыккан саен күрә Илгиз: иң шаян, иң шук малайлар да әниләре килгәч, шым булалар. Әниләр янында малайлар басынкыланалар, юашланалар. Аларның ^әзләренә кызлар кыяфәте чыга.
Фирүзәгә дә әнисе рөхсәт итмәгәндер әле, мөгаен, агач ботагындагы бияләйне алырга. Әгәр дә Фирүзәнең үз кулына тапшырса Илгиз бияләйне? Синең бияләең югалган иде кыш көне. Синең бияләең бу,
млн табып элгән идем агачка дияргә. Хәзер көннәр җылы, хәзер бия- ләи киеп йөрмиләр инде йөрүен. Шулай да кызганыч бияләй. Өр-яңа бит әле ул. Аннары бик йомшак та. Нигә генә ошатмады икән соң Фирүзәнең әнисе? Бик тә, бик тә Фирүзә кулында күрергә теләгән иде Илгиз бияләйне. Теләге кабул булмады, ахры.
Ә бүген бияләен өйгә алып керү нияте белән чыккан иде Илгиз урамга. Тегеләй әйләнде өрәнт тирәсендә, болай әйләнде һәм һич көтмәгәндә Фирүзә белән очрашты. Фирүзә бер кулы белән яшел башлык аскарак иде.
— Минем бияләйнең сулы югалган иде шул. ә бу уң бияләй, — диде очлы күзләрен һаман да Илгизгә текәгән килеш. — Ә синең кайсы бияләең югалган, Илгиз?
— Минемме? Минем югалмаган...
Менә эш нәрсәдә икән? Их, тиле Илгиз, тиле Илгиз!..
Бияләйнең уңы һәм сулы булуын бөтенләй исеңнән чыгаргансың бит син! Менә шулдыр инде — сукыр тавыкка бар да бодай...
— Кем бияләе икән соң, алайса?.. Мондый бияләйләр синең белән миндә генә дип уйлаган идем мин тагын.
— Белмим...
— Синекедер, Илгиз. Син оныткансың гынадыр. Әниең булса, исеңә төшергән булыр иде. Бәхетең, әниең юк...
Кинәт кенә Илгизнең бөтен тәненә ут капты. Яңаклары гына түгел, колаклары, маңгае, күкрәкләре дә яна иде аның хәзер. Шулай да телен көчкә әйләндереп:
— Минем яңа бияләйләрем бар, — дип әйгә алды.
— Әниең булса, күрсәтер иде сиңа яңа бияләй. Әниең булмаганга күрә иркенләп йөрисең син. Өеңә караңгы төшкәч кенә кайтсаң да, орышучы юк сине, бияләй югалтсаң да, сүз әйтүче юк.
Илгиз сискәнеп китте, капылт кына башын күтәрде, тырнакларын уч төбенә батырып, Фирүзәгә таба атлады. Кызның ваемсыз-матур күзләрен үпкә катыш нәфрәт уты беләң көйдерде. Аннары, кисәк кенә борылып, яфракка бөреләнгән өрәңгеләп арасыннан юлсыз-нисез йөгереп китте.
Сулышы кабып, әлсерәп, шәһәр читенә килеп чыккач кына туктады Илгиз. Әле һаман да язылмаган йодрыклары белән дымлы керфекләрен сыпырып алды. Күз карашы талганчы офыклардан офыкларга җәелеп, изрәп яткан язгы серле киңлекләргә сихерләнеп карап торды.
Булырга тиеш лә Илгизнең әнисе, булырга тиеш!..
Битләрне йомшак җил сыйпый, күзләргә саф садә яшеллек агып керә, күңелне тып-тын күгелҗем ераклыклар ымсындыра...
Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәр даим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртаклашып, аңа яхшылык теләп тора. Тик ерактамы ул, якындамы — шунысын гына тәгаен белми Илгиз.