Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺЕНРИХ ҺЕЙНЕ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Килеп кенә җитсен
Яшен булып янып суга алам, Бу — кулыннан килми кемнең дә, Дип ялгыша алар! Оран салам, Сөйли алам Зевс телендә.
Килеп кенә җитсен кирәкле көн,— Кисәтәм мин алдан үзләрен,— Көчле күкрәү булып гөрләр өнем, Яшен булып сугар сүзләрем.
Бөек давыл купкан бу сәгатьтә Йомычкага ярылыр имәннәр, Иске дивар килер һәлакәткә, Хәрабәләр җиргә иңәрләр.
Миннезингерлар
Юлга чыкты иртө таңда Миннезингерлар торып. Ярыш башларлар калада, Бер гаҗәп мәйдан корып.
Хыял алар янында гел, Ул — толпар, очар, атлан. Кылыч хезмәтен үтәр тел, Ә сәнгать булыр калкан!
Ханымнар балконга чыгар...
Ярын күрмәсә анда Ямансу булыр җырчыга, Бик моңсу булыр җанга.
Егет сынашка чыкканда Көч уйный беләгендә.
1 Урта гасырларда герман илләрендәге рыцарьлар мәхәббәтенә дан жырлау* чы шагыйрьләр.
Ә җырчы мәйдан тотканда Кан саркый йөрәгендә.
Кемнең җыры ал кан төсле Йөрәктән агып килер, Тик шуңа сылу, хуш исле Чәчәкләр таҗын бирер.
Мин ышанмыйм фәләккә, Тәуратына яки Инҗиленә,— Мин ышанам фәкать күзләреңә, Тик алардан миңа якты иңә.
Мин ышанмыйм тәңрегә, Кирәк түгел аның вәхыйләре,— Мин ышанам синең йөрәгеңә, Тик син генә минем өчен тәңре.
Мин ышанмыйм явыз рухка, Җәһәннәмдә — утта көйрәвемә,— Мин ышанам фәкать күзләреңә, Мәрхәмәтсез, усал йөрәгеңә.
Гүзәл, әйт, яшермә бер дә, Син хыял бит, пәри зат, Бөркү, эссе җәйге көндә Бер шагыйрь иткән иҗат?
Хәер, юк, мондый иреннәр, Бу тылсымлы күзләрне, Тудыралмый шагыйрь ирләр, Көчсез шагыйрь сүзләре.
Коточкыч юха, аждаһа,
Төрле албасты, кәлтә , Сурәтләрен тудыра ала Шагыйрьләр шигърияттә.
Ә синең фәрештә сынлы, Ялган астыртын бәндә, Ике йөзле сурәтеңне Ясый алмый берәү дә.
Телләрендә гайбәт ни чаклы! Зәвыксыз бит буш җаннар: Шуңа сиңа кушаматны Әхлаксыз дип кушканнар.
Телләрендә гайбәт ни чаклы! Аңлаучылар юк кына: Иреннәрең нинди татлы, Үбүләрең ут кына.
Егет бер кызны ярата, Ә кызый ятны сөя.
Ят егет бу кызны түгел, Бүтәнне «ярым» дия.
Шуннан кыз башка берәүгә Тота да иргә чыга, Ә сөйгән егет уфтана, Гомергә газап чигә.
Бу һич яңа тарих түгел, Гел кабатланган язмыш.
Тик сезгә дә җиңел булмас, Тап булса мондый сагыш.
Белә калса әгәр йөрәгемдә Авыр яра барын чәчәкләр, Юатырга теләп, шунда бергә Минем белән яшь түгәчәкләр.
Сандугачлар әгәр белсә иде Газапларда янган-көйгәнне,— Юатырлар иде сайрап мине. Яңгырап торыр иде көйләре.
Йолдызлар да төшәр иде күктән— Белсә кара бәхтем турында,— Юатыр һәм юар иде түккән Ярам канын саф яшь нурында.
Ничек белсен алар хәсрәтемне?
Белә ялгыз сылу яр гына: Йөрәгемә нәкъ ул үзе инде — Төзәлмәслек яра салды да!
Торбаларда уенчылар уйнап,
Барабан бәрәләр.
Бу бит минем кәләшемне туйлап Кияүгә бирәләр.
Оркестрда контрабас аһ ора, Литавралар чыңлый.
Моңнарыңда безнең кайгыбызга Фәрештәләр елый.
Кандала
1
Бер кандала, басып бакыр акчага, Банкир сыман болай диеп мактана: «Әгәр акчаң булса,, ди, капчык-капчык,— Кая гына барма сиңа юл ачык.
Акчаң бар — син ирнең менә дигәне, Гаҗәп гүзәл хатыннарның сөйгәне. Ханымнарның тәмам китәрә исен Бәреп керсә борыннарга хуш исем. Королева белән дә ятканым бар, Аның куенында да тәм тапканым бар: Җылы түшәктә ул тәмам шашынды — Бер туктамый төне буе кашынды».
Бү сүзләрне ишетте шаян чыпчык. Туктасын, диде, кандала мактанчык: Ул томшыгын кайраң, ачы өздереп, Мыскыл итеп бер җибәрде сызгырып. Ә кандала, кабих, үзенчә итте, Үч алды сасы ис бөркеп һәм әйтте: ♦ Бу мыскыллауга болай тап килгәнем Бары шуннан гына — акча бирмәдем».
2
Кандалалар, кая гына карама, Изге берләшмәләр төзгән үзара. Начар романслар язучылар да Төрле альянслар төзгән шуларча. (Алар шундый талантсызлар, буш миләр*. Шлизинглер сәгате күк — йөрмиләр). Бар үз Моцартлары — эстет-кандала, Аның кандалаларча манер белән, Мактау лавры алган Мейербер белән Интригасы инде ничә ел бара! Ә бөҗәктән тагын нәрсә көтәсең? Гәҗит бете яза рецензиясен.
Ә гәҗиткә үтә бары да, ялган да, И шатлана бет гонорар алганда, Тик кылана, имеш, уйчан карашлы.
Бигрәк рәнҗетәләр күк, карачы,
Ди публика, ышанып та кызганып, Йөрәкләре авырта, дип, сызланып. Болай булгач түзми хәл юк ялага. Шаулама, карышма — ул бит кандала. Сытып карарга иде дә үзен бер. Чынын әйткәндә кагылмавың хәер. Юкса андыйны сытып кына кара: Сасы исен җәер бөтен дөньяга!
Менә шуңа күрә башка бер вакыт Мәкаль серен бирермен бер аңлатып.
НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләр»