Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛЛАРДА ХАТЫН-КЫЗЛАР ХӘРӘКӘТЕ


герменче гасыр хатын-кыз хезмәтен киңрәк файдалану белән аерылып гора. Бу эш империалистик сугыш елларында бигрәк тә алга китә—хатын-кызлар элек тыелган тармакларга, әйтик, металлургия промышленносте һәм хәрби заводларга да аяк баса. Казан губернасы цензлы промышленностенда алар 1914 елда барлык эшчеләрнең 22,0 процентын тәшкил итә, 1916 елда инде бу сан 41,3 процентка кадәр күтәрелә .
Хатын-кызларның производствода катнашуы көчәю һәм аларның политик, социаль хокуксызлыгы яңа проблема калкытып чыгара Фәнни коммунизмга нигез салучылар К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин күрсәтеп узганча, капитализм хатын- кызларны файдалы иҗтимагый хезмәткә җәлеп итеп, аның ирек өчен көрәшенә җирлек әзерли.
Элек хатын-кызлар теләсә нинди политик хокуктан мәхрүм ителү белән бергә, гражданлык хокукларыннан да шактый дәрәҗәдә чикләнгән иде. Иҗтимагый тормыштагы хокуксызлыкка гаиләдәге хокуксызлык та өстәлә килде. Россия империясе законнары җыелмасында: «Хатын гаилә башлыгы булган иренә буйсынырга, аны яратырга, хөрмәт итәргә һәм карусыз тыңларга, аңа ярарга тырышырга, бирелгән булырга тиеш». диелгән.
Хатын-кыз тигезсезлеген дин исә тагын да ныгытып куйган иде. Аларның кол хәлендә яшәвен ислам канун дәрәҗәсенә күтәрә. Шәригать, әгәр ир кеше расламаса, хатын-кыз шаһитларның сүзен дөрескә исәпләми, хөкемдә берничә хатын-кыз тавышы бер ирнекенә генә тиңләнә. Үлгәч тә хатын-кыз мәете ирнеке белән бер тирәнлектә җирләнми — аскарак төшереп куела иде... Россиядә хатын-кызларның 87 проценты укый-яза белмәгән. Изелү нәтиҗәсе булган наданлык һәм мескенлек аларның аңын богаулап тора иде.
Хатын-кызларның җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аларны азат итү юллары прогрессив эшлеклеләрнең, шул исәптән, татар укымышлыларының да игътибарын үзенә тарта. XX гасыр башындагы барлык күренекле татар язучыларының әсәрләрендә хатын-кызларның мөшкел хәле яктыртыла. Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләхметов, М. Фәйзи һ. б. хатын-кызларны яклап актив чыгыш ясый. Ф. Әмирханның «Татар кызы» нәсерендә шәригать тарафыннан тыңлаучан, күндәм җан иясенә әвереһде- релгән хатын-кызның чын мәгънәсендә нурсыз, шыксыз тормышы гәүдөләндере- лә. Әсәрдә аның язмышы кара көч, хатын-кыз үзе — Тере курчак итеп сурәтләнә.
Шул ук вакытта татар әдәбиятына хатын-кызларның иҗтимагый көрәштә катнашуын, җәмгыять тормышында мөстәкыйль роль уйнавын раслаучы фикерләр дә үтеп керә. Бу җәһәттән күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимов чыгышы аеруча игътибарга лаек. 1914 елда язылган, әмма үз вакытында патша цензурасы тыкшыну сәбәпле өлешчә генә басылган «Безнең көннәр» романында ул башка каһарманнар җөмләсеннән ирләр белән бергә революцион көрәшкә кушылучы һәм, шулай итеп, үзенең тигез хокуклылыгын даулаучы эшче Заһидәне гәүдәләндерә.
Хатын-кыз бәйсеэлеген яклап, аның җәмгыятьтә тигез хокукка ия булырга тиешлеген таләп итеп, белем алырга хакы барлыгын исбатлап мөгаллимә Толбанат, Фәхерниса Сөләймания, Зөһрә Гаспринская. Мәхбүбҗамал Акчурина, Гыйффәт туташ (Заһидә Борнашева) һ. б. хатын-кызлар үзләре мәйданга чыгу да игътибарга
Хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны хакындагы яңа карашлар мәгариф мәсьәләләрен хәл иткәндә дә мәгълүм тәэсир ясый. Татар зыялыларының алдынгы вәкилләре кыз балаларны укыту белән шөгыльләнә, алар өчен үз көчләре белән
• Труд в бывшей Казанской губершш за пять лет существования Татреспублшш Казань. 192Й. 9 бит.
Е
мәктәпләр ача. Революция алдыннан Казанда да беренче махсус татар кызлар гимназиясе барлыкка кил» (1916).
Күренекле җәмәгать эшлеклесе С. Сәетгалиев, татар хатын-кызларының хөррият даулавы бигрәк тә 1915 елдан соң көчәйде, ди: «Матбугатта, журналларда ♦ шәрык хатын-кызлары хәленә багышланган карикатуралар. Хатын-кызларның бе- “ ренче мәртәбә ирләр йөгәненнән ычкынуы. Театр, җыелышлар һәм, ниһаять, аө- £ рым мәктәп оешу». Шушы чорда ук Россиянең башка шәрык халыклары белән J чагыштырганда, татарларда хатын-кыз азатлыгы хәрәкәтенең бик күпкә алга ки- 2 түен ул басым ясап күрсәтә.
РКП(б) ҮК янындагы Шәрык халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюро 2 сы 1920 елда шәрык хатын-кыз коммунистлары конференциясен җыю мәсьәләсен күтәргәндә революция чорында хатын-кыз иреге дәрәҗәсе Татарстанда Башкорт- стан белән Төркстандагыдан шактый аерылуын шулай ук билгеләп уза. 3
Татар хатын-кызлары язмышына аларның иҗтимагый хезмәткә күпләп җәлеп < ителүе көчле йогынты ясый. Татарстан республикасы төзелгән чакта татар хатын- * кыз эшчеләре өч меңгә якын булып, аларның күпчелеге Казанның Крестовников- лар һәм Алафузовлар заводларында хезмәт итә. Болак артындагы төрле кустарь- < ларда да байтак хатын-кызлар эшли.
Хатын-кыз хезмәтенең роле һәм әһәмияте әкренләп авылда да үзгәрә. Сугыш ы елларында хатын-кыз авыл хуҗалыгында төп көчкә әверелә. «Эшче» газетасы язу- “ ынча, 1914—16 еллар татар хатын-кызларын мөстәкыйль рәвештә тормыш алып £ барырга өйрәтә.1
Хатын-кызлар хәлендә борылыш Октябрь революциясе җиңүеннән соң баш- “ лана. Пролетариат диктатурасын урнаштыру, җитештерүдә капиталистик ысулны w юкка чыгару илебез хатын-кызларын тулысынча азат итү. аларны социалистик те- ♦ зелешкә тарту өчен шартлар барлыкка китерә. 1917 елның ноябренда, совет влас- < те җиңүгә. «Россия халыклары хокуклары декларациясе» кабул кылына, 1918 ел- о иың январенда исә хатын-кызларны хокукта ирләр белән тиңли торган «Хезмәт ияләре һәм изелгән халык хокуклары декларациясе» кабул ителә. Хатын-кызларга политик, экономик, гражданлык хокуклары бирү Совет властеның байтак декрет- = ларында һөм 1918 елның июлендә Бөтенроссия советларының V съезды кабул ит» и көн Совет республикасының беренче Конституциясендә беркетелә. Политик тигез s хокуклылык хатын-кыз хезмәт ияләренә җәмгыять тормышына актив катнашырга юл ача. ►
Совет чорында хатын-кыз мәсьәләсе социалистик төзелешнең состав елөшене әйләнә. Чөнки аны хәл итмичә социализм төзү мәмкин булмый. «Совет власте тарафыннан башланган бу эш. — ди В. И. Ленин, — аңа бөтен Россиядә йөзләрчә хатын-кызлар урынына миллионнарча һәм миллионнарча хатын-кызлар катнашканда гына алга китә алачак».2
Аеруча артка калган катлауларның активлыгын уяту, аларны пролетариатка ят идеология йогынтысыннан азат итү. гаиләдә һөм көнкүрештә искечә мөнәсәбәт калдыкларын бетерү өчен партия һәм дәүләт үзалдына хатын-кызлар арасында системалы рәвештә ныклап эшләү бурычын куя. Аларны политик яктан тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Шушы юнәлештә эшләү формалары һәм алымнарын билгеләү ечен 1918 елның ноябренда эшче хатын-кызларның Бөтенроссия съезды чакы-рыла. Съезд программа кабул итә, аны тормышка ашыру ысулларын ачыклый һәм шул максатта махсус аппарат кора.
Эшче хатын-кызлар хәрәкәте күтәрелешенә коммунистлар җитәкчелек ите. Инде булдырылган милли секцияләр үрнәгендә 1919 елның апрелендә партия оешмалары составында аерым хатын-кызлар секциясе оештырыла. Казан губкомының шундый секциясе крайның барлык коммунистларын һәм аларга теләктәшләрне колачлап ала.
Тора-бара булачак республиканың барлык хатын-кызлары арасында актив эш җәелдерелә. Беренче булып, әлбәттә, коммунистлар җитәкчелегендә теп сыйныф вәкилләре оеша.
• «Эшче», 1930 ел. 5 апрель.
• В И Ленин. Эсерлар. Татарстан китап нашрияты. т. 30. 30 бит.
Татар хатын-кызлары хәрәкәтенә җитәкчелек итү ечен РКП(б) ның Казан губко- мы Мөселман секциясе Зөһрә Бәембәтованы инструктор-оештыручы итеп билгели. Шуннан соң Казанның татар хатын-кызлары күп яшәгән Пләтән һәм Берләшкән- Бистә районнарында да эшкә инструкторлар җибәрелә.
1919 елның 28 сентябрендә Дары районында татар хатын-кызларының беренче җыелышы уздырыла. 70 кеше катнашкан бу җыелышта паларның культура дәрәҗәсен һәм сыйнфый аңын күтәрү максатларында» махсус түгәрәк оештырыла. Түгәрәк президиумына Хөсниҗамал Вәлитова, Фәния Имәтева, Мәрзия һәм Фәния Ишмәтевалар. Асия Морадинова, Фәкыя Хәмидуллина һәм Разия Уаткина- лар керә, Алар җыелыш һәм митингларның регуляр үткәрелүенә булыша, лекцияләр оештыра.
Алафузовлар фабрикасында М. Җаббарова, X. Гыйльметдинова, X. Мөбәрәкши- на, Ш. Фәхретдинова. Н. Хайруллина, Г. Шәймөхәммәтевалардан гыйбарәт актив туплана * Шушы алдынгы эшчеләргә таянып, җирле партия оешмасы хатын-кыз хезмәт ияләре массасы арасында эш җәелдерә.
1919 елның Октябренда эшче хатын-кызлар хәрәкәте белән җитәкчелек итү партия комитетлары составындагы махсус хатын-кыз бүлекләренә тапшырыла. 1920 ел башында инде Үзәк комитеттан башлап барлык район (шәһәрләрдә) һәм өяз комитетларында хатын-кыз бүлекләре төзү төгәлләнә. Казан губкомының хатын-кызлар бүлегенә беренче җитәкче итеп Н. А. Ванькова билгеләнә.
Хатын-кызлар бүлекләре эшче һәм крестьяннарны партия, совет, кооператив һәм профсоюз төзелешенә җәлеп итү буенча зур оештыру һәм пропаганда эшләре алып бара.
Хатын-кыз массаларын илебезнең хуҗалык тормышына тартуда Мәскәү эшчеләре инициативасы белән оештырылган партиясезләр конференцияләре һәм җыелышлары да зур роль уйный. В. И. Ленин аларны югары бәяләп, партиянең икенче ярдәмчеләре, дип атады.
Съездлар һәм конференцияләр уздырып, хатын-кызларны оештыру татар хезмәт ияләре, шул исәптән, крестьяннары арасында эшләгәндә дә киң кулланыла. Тормыш рәвешләре һәм хезмәт шартлары аркасында үтә таркау хәлдә яшәгән крестьяннар өчен башлангыч чорда съездлар һәм конференцияләр аеруча әһәмияткә ия иде.
Казан хатын-кызларының беренче шәһәр партиясезләр конференциясе 1920 елның 8 мартында 500 кеше катнашында уздырыла. Конференциягә барлык милләтләрнең дә вәкилләре җыйнала һәм алар хатын-кыз эшчеләр алдында торган бу»- рычларны тикшерә. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе А. Безыменский пСовет власте хатын-кызларга ни бирде, бирә, һәм бирәчәк» дигән темага доклад ясый.
Бу чорда конференция һәм җыелышлар уздыру киң колач ала. Крестьян хатын-кызларны политик тормышка активрак катнаштыру өчен хатын-кызлар бүлекләре эшче һәм крестьяннарның уртак өлкә конференцияләрен дә уздыра. Аларны әзерләгәндә әһәмиятле политик һәм хуҗалык мәсьәләләрен тикшерүдә массаларның катнашуы зарурлыгын күрсәтеп, җыелышлар һәм әңгәмәләр үткәрелә. Бу эшкә партияле хатын-кызларның барысы да дип әйтерлек тартыла.
Республикабыздагы хатын-кызлар бүлекләре эшендә грамотасызлыкны бетерү һәм дини хорафатларга каршы көрәшү дә мөһим урын тота. Гражданнар сугышы чорында ук губерна хатын-кызларын укырга-язарга өйрәтү буенча беренче адымнар ясала һәм бу эш хәтта ачлык шартларында да тукталмый. Грамотасызлыкны бетерү турында 1919 елның 26 декабрендә кабул ителгән декрет хатын-кыз делегатлары җыелышларында, җирле интеллигенция, аеруча мөгаллимнәр арасында киң тикшерелә.
Өяз шәһәрләрендәге һәм бигрәк тә авыллардагы мөгаллимәләр крестьян хатын-кызлары арасында эшне җанландыруда күренекле роль уйный. Партия җитәкчелегендә Абруй Сәйфи, Зөһрә Бәембәтова шикелле яшь укытучыларның кайбер
В Смирнова. Женщины Татарин в борьбе за власть Советов. Казань. 1963 I чыгарылыш.
ләреннән талантлы оештыручылар — татар хатын-кыз хезмәт ияләре хәрәкәтенең беренче эре эшлеклеләре үсеп чыга. Зөя кантонының Норлат авылы укытучысы Азатова кантон хатын-кызлар бүлегенә инструктор итеп күчерелә. Партиянең Чис- тай өяз комитеты каршында хатын-кызлар арасында эшли башлаган укытучы Елена Павлова соңыннан Татарстан республика хатын-кызлар бүлегенә җитәкчелек итә.
Эшче хатын-кызларның укырга-язарга өйрәнүләре хезмәт квалификацияләрен күтәрү белән бергә алып барыла. Фабрика-заводларда өйрәнчеклек узу, профсоюз мәктәпләрендә уку, производствода үзлегеннән һөнәр үзләштерү кебек формалар аларны иҗтимагый хезмәткә әзерләүдә һаман киңрәк таралыш таба. Татарстанда фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәпләре беренче тапкыр 1923 елда ачыла.
Хатын-кызларны югары белем алуга җәлеп итү эше дә елдан-ел көчәя. Бөтен илдәге кебек, республикабыз югары уку йортлары каршында да рабфаклар ачыла. 1923—1924 уку елында гына да аларга 116 кыз укырга җибәрелә.
Бу чорда делегатлар җыелышы хатын-кызлар арасында эшләүнең төп формасына әйләнә. Делегатлыкка алар мәгълүм бер срокка сайлана. Бу җыелышларда системалы рәвештә РКП(б) ҮК пропаганда бүлеге һәм Үзәк хатын-кызлар бүлеге эшләгән программалар буенча политграмота дәресләре бирелә. Делегатлар җыелышлары хатын-кызларның киң массасын халык хуҗалыгын торгызу, ачлык нәтиҗәләрен бетерү, караучысыз балаларны тәрбиягә алуда республикабыз партия оешмаларының ышанычлы таянычына әверелә.
РКП(б)ның XIII съезды карарларын үтәп, республикабыз партия оешмалары советлар составына хатын-кызларны күбрәк тәкъдим итә башлыйлар. Крестьян хатын-кызларын хезмәткә тартуга аерым игътибар бирелә. Делегат җыелышлары системасында тәҗрибә туплый башлаган хатын-кызлар җәмәгать эшләрен шактый уңышлырак башкара.
Хатын-кызларның сайлауларда катнашуы тора-бара аларны политик һәм гражданлык хокуклары тиңлегенә күнектерә. Бу җәһәттән Бөгелмә кантоны Кан- дыз авылында яшәүче Мифтахетдинованың фикер йөртүе кызыклы. Авыл советына сайланганнан соң ул: «Элекке депутатлар начар эшләде, җирнең күп өлеше кысыр калды. Без бу кимчелекне төзәтергә тиеш. Авыл советында эшләгәндә мин хатын-кызларның җәберләнмәве, совет властеның бөтен декретларын белеп торуы өчен тырышачакмын»,— ди. Крестьян хатын-кызлары үзләрен тормышка һәм дәүләткә хуҗа итеп шулай тоя башлый.
Республикабызның хөкем органнарына да хатын-кызлар торган саен күбрәк сайлана. Бу чорда Әминә Мөхетдинова республика прокуроры, Ягъфарова, Акбир- дина һ. б. халык судьялары булып хезмәт итә. 1925 елда халык утырышчылары итеп 1870 хатын-кыз, шул исәптән, 598 татар сайлана. Адвокатлар коллегиясендә 9 хатын-кыз, шул исәптән, ике татар эшли.
Хатын-кызларның политик аңы үсешен республикабыз партия оешмаларында аларның саны арту да раслый. РКП(б) сафларына татар хатын-кызларын алуга аерым бер игътибар бирелә. Бу җәһәттән Бондюг заводы эшчесе Мөхәммәдиева Бәдәрнең 1923 елда партиягә кабул итүне сорап язган гаризасы кызыклы. «Мин үземне кадерле партиябезгә ихлас күңелдән теләктәш саныйм, — ди ул. — Проле-тариатның чын вәкиле гаризасын кире какмавыгызны үтенәм. Бары РКП(б) гына хатын-кызларны азат итүне хәл итә ала. мин шул гаиләнең бер әгъзасы булырга телим». 1926 елның 1 декабрена республикабызның 1273 хатын-кызы партиягә кандидат һәм член итеп кабул итрлә. Шуларның 245 е —татар хезмәт ияләре була.
Партия оешмалары хатын-кызларны интернациональ чыныктыруга да зур әһәмият бирә. Күп милләтле республика шартларында илебез халыкларына, бөтен дөнья хезмәт ияләренә хөрмәт һәм дуслык хисләре тәрбияләү гаять мөһим була. Моның өчен күп төрле чаралар тормышка ашырыла. Башка илләрнең хезмәт ияләренә теләктәшлек рухында политик компанияләр уздырыла. Хатын-кызларны революция көрәшчеләренә ярдәмләшү Халыкара оешмасы әгъзасы итеп кабул игәләр Алар халыкара пролетариатны яклап уздырылган эшләрдә катнаша, комин- тернның халыкара конгресслары, бөтен илләрнең коммунистлары халыкара конференцияләре чакыруларына кушылалар.
Г. ЬИКТИМЕРОВА ф ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛЛАРДА ХАТЫН КЫЗЛАР ХӘРӘКӘТЕ
1921 елның 7 декабренда дүртенче өлкә конференциясе делегатлары алдынде AKLU Компартиясе ҮК әгъзасы иптәш Кар Америкадагы эшчеләр хәрәкәте хакында доклад ясый. Чыгыш тәмамлангач, конференциядә катнашучылар Америка хатын-кыз эшчеләренә мөрәҗәгать кабул итәләр. «Без, Россия хатын-кызлары, — ди алар, — сезгә дусларча, иптәшләрчә сәлам җибәрәбез. Өч еллык гражданнар су-гышында ирләребезне һәм балаларыбызны Кызыл фронтларда югалтуга карамастан, Татарстан республикасында ачлык аркасында тормыш шартларыбыз авыр булуга карамастан, барыбер рухны төшермибез, кызыл әләмне алга алып барып, тормышта яхшы киләчәккә, социализмга омтылабыз.
Кадерле иптәшләр, Америка эшче хатын-кызлары| Бездән үрнәк алыгыз. Революциянең кызыл факелын үз илегездә кабызыгыз, чөнки без, эшче хатын-кызлар — бер гаилә, бер гомуми бердәмлек булып капитал изүеннән котылырга, социализм патшалыгына барып җитәргә тиешбез».
Бу мөрәҗәгатьнең эшләнеше үзе үк элек хатын-кыз эшчеләр тормышында мисалы юк бер вакыйга була: алар олы дәүләт проблемаларын тикшерә, шулерны чишүгә үзләреннән өлеш кертергә омтыла.
Октябрь революциясенең хатын-кыз язмышына үзгәреш кертүе татар әдәбиятында да чагылыш таба. А. Шамовның «Рәүфә» хикәясендә гаиләдә җәберләнгән Рәүфәгә шәһәрдән килгән «шәлле хатынвның булышуы сурәтләнә. Совет власте изелгәннәргә ярдәм кулын шулай суза. Татар кызының революциягә кадәрге һәм совет чорындагы тормышы турында егерменче елларда әдәбиятка килгән шагыйрә Зәйнәп Бәширова болай яза:
Яшьлегемдә кош кебек Читлектә тоткын иттеләр. Якты дөньяга чыгармый Күкрәгемне черттеләр.
...Ә хәзер инде азат.
Мәңге азат, мин — эшчемен. Күкрәгем гайрәтле, дәртле, Мин иманлы, кечлемен.
Татарстанның данлы кызлары шәрыктәге кардәшләрен хөррияткә чыгаруда һәм социализм төзүчеләр сафына тартуда да зур роль уйный. Татарстан вәкилләре көнчыгыш республикаларда эшләр өчен әледән-әле юнәлтеп торыла. Урта Азиягә, Әстерхан, Саратов, Оренбург губкомнарына хатын-кызлар арасында таратыр өчен татар телендәге әдәбият, методик кулланмалар даими җибәрелә. Чувашия һәм Мари өлкәләре хатын-кызлар бүлекләренә һәр вакыт практик ярдәм күрсәтелә.
Егерменче еллар — хатын-кызларны күпләп иҗтимагый хезмәткә җәлеп итү дәвере. Бер үк вакытта хатын-кыз ана, гаилә әгъзасы вазифаларын профессиональ хезмәт белән бәйләп алып барырлык социаль көнкүреш шартларын булдыру өчен күп кенә эшләр эшләнә. Бөтен илдә аналарны саклау системасы, балалар учреждениеләре челтәрләре корыла, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларына нигез салына.
Халыкара балалар елында совет властеның аналар һәм балалар турында кайгыртуы әнә шулай революциядән соң ук башлануын искәртү зарур. Хәзер бездә аналар һәм балаларга бушлай дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтелә, хатын- кыз, балалар консультацияләре һәм поликлиникалары саны Татарстанда 360 тан артыграк.
Хәзер илебездә хезмәткә яраклы хатын-кызларның туксан проценты эшли яки укый. Экономика, культура, фән өлкәләрендә бүген хатын-кыз эшләмәгән бер генә тармак та юк. Республикабыз халык хуҗалыгында югары һәм махсус урта белемле 175,6 мең хатын-кыз, шул исәптән, 60,8 мең татар эшли. Хатын-кызлар партия һәм дәүләт аппаратында да лаеклы урын алды. СССРның яңа Конституциясе алар- ның ирләр белән тигез хокуклылыгын гарантияли, бәхетле тормыш кичерергә шартлар тудыра.